Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛЬБЕҢДӘ НИ СЕР БАР...

Ә дәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Вәширнен «Сөйлә, каләм!* (Казан. 2001) китабына тупланган фәннн-публицистик мәкаләләре һәм рецензияләре Заман һәм Кеше турында уйланулардан тора. Автор үз хезмәтендә XX йөз әдәби процессын, аның тарихы - нын байтак чалымнарын күз алдына китереп бастыра Китапка кергән «Исә җилләр» мәкаләсендә үк ул: «Бу язмамда мин фикеремне Заман һәм Кеше мөнәсәбәтенә юнәлтергә ниятләдем»,—дип. позициясен билгеләүне кулай күрә. Һәрхәлдә, китапның композициясе шуны ачуга нигезләнгән Мәсәлән, автор «Исә җилләр*. «Моңнары кала икән ...», «Тургайсыз яшәп буламы?» мәкаләсендә кешелекне борчыган мәңгелек проблемалар яшәү һәм үлем, чын һәм ялган, тормыш—кеше — галәм, табигать—кеше—әхлак мәсьәләләрен күтәрә, кайнар йөрәктән язылган шигъри телле публицистик фикерләрен укучы белән уртаклаша Ф Бәширне татар шигъриятенең үткәне Һәм киләчәк язмышы уйландыра • Шигърият язмышы—халык язмышы». •Хушлашырга ашыкма'*, «Бер шигырь*. «Бул яхшы, рәнҗетмә .». «Халык җанына мәңге береккән» мәкаләләрендә XX йөз башыннан башлап туксанынчы елларга кадәрге татар поэзиясснсн торышы. шагыйрь—укучы—шигырь проблемаларын бар яктан яктыртырга омтыла Чыннан да, монда уйланырлык нәрсәләр бар Күп кенә очракларда шигырь дә бар. укучысы гына юк Шагыйрьнен китабы кибет киштәләрендә тузан җыеп ятарга мәжбүр Сан артыннан куа-куа, татар шигъриятендә урта кул шагыйрьләр шактый артып китүе күренә. Сиксәнснчетуксанынчы елларда тәнкыйтьнең кыюланып китүе нәтиҗәсендә, бу соры массаның галим язганча, «принципиаль рәвештә аларны камчылый башлагач, шактый ук зур булуы ачылды» Шундый ук хәлне XX йөз башы шигъриятендә дә. 20—30 еллар һәм аннан соңгы уньеллыкларда да күзәтергә мөмкин. Бик сирәкләр генә халык күңелен яулап, чын халык шагыйре дәрәҗәсенә лаек булды. Шагыйрь булу өчен иң беренче чи рагта шигърияттә үз стилеңне, үз тавышыңны булдыру кирәк. Ә андыйлар сирәк шул. Ләкин тәнкыйтьченең гадел фикеренә алар да мохтаҗ бит Халык—халык, ә әдәби процессны тирәннән аңлаган, шигъриятнең нәрсә икәнен белгән тәнкыйтъче-галим сүзе дә кирәк Алар якларга тиеш чын шигъриятне Галимне татар китабының таралыш географиясе, милли мәктәпләр мәсьәләсе дә борчый Әлеге мәкалә 1988 елда, ягъни үзгәртеп корунын кызган чорында язылса да. бу проблема бүген дә актуальлеген югалтмады, Татар китабы Казаннан ары чыгып китә алмый, татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып калыккан, бәген тамырлары белән Казан шәһәренә береккән Ф Әмирхан. Г Камал, Ж Гәржеманов, Ә Исхак, М Садриларны бүген инде шәһәр тудыра алмый Авторнын «бүген шәһәр—шагыйрьләрне җыючы үзәк кенә» дигән фикере белән килешергә кирәктер Хәзер татар әдәбиятының киләчәге, бар өмете—авылда. Авыл татар халкының милли гореф-гадәтләре, рухи Фәриз Бәшир Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр Казан Татар кит нәшр . 2001 —143 б. ' берлеген, милли моннарын, милли төсләрен саклап калучы мәдәни үзәк тә ул. һәрхәлдә, бу мәкаләдә галим күгәргән проблемалар еллар узган саен, буыннар алмашынган саен кабатланып тора Ф Бәшир тәнкыйть мәкаләләрендә булсын, яисә фәнни публицистик язмаларында. рецензияләрендә булсын, үз оппонентларына һәрвакыт объектив бәя бирергә тырыша. Сүз шигърият турында барганга, яшъләй гомере өзелгән шагыйрь Фәннур Сафиннын «Чәчәк гомере» (1988) китабына язган рецензиясе игътибарны җәлеп итте Ф Сафин лирик шагыйрь, мәхәббәт шагыйре иде Халык тарафыннан шигырьләре яратып укылды, күңелгә кереп урнашырлык жырлар авторы да иде ул. Дөрес, тәнкыйтьче аларны инкяр итми Әмма, шулай да шагыйрьнен кимчелекләрен күрсәтүне кирәк таба. Каты бәрелми, бары кайбер тапталган гыйбарәләрдән, фикерләрдән качарга гына өнди. Автор, каршылыклы заман булуга карамастан, татар поэзиясендә үз биеклеген саклап кала алган Мөдәррис Әгьлә- мовнын шигъриятенә аеруча игътибарлы, анын яна табышларына сөенә, шуны күрә һәм күрсәтә белә. «Бер шигырь» мәкаләсендә шагыйрьнен «Бердәнбер» балладасында «Кыз язмышы—Хатын язмышы— Ана язмьш1ы»н шигъри бөеклеккә җиткереп тасвирлый алуының сәбәпләрен аңлата. Тәнкыйтьче шагыйрьнен таланты- ■ на югары бәя бирә «Әгәр ул,—дип яза галим,—«Бердәнбер»дән башка бер генә нәрсә язмаса да, мин аны барыбер татар шагыйрьләренең ин көчлеләреннән санар идем». Татар поэзиясе турында сүз бара икән, автор кайбер шагыйрьләрнең шигърият мәйданыннан төшә баруларына да ачына. Бу халәтне бер тәнкыйтьче дә, шагыйрь үзе дә аңлата алмас, мөгаен. Монда тормышнын бер туктаусыз һәм тиз ритмда үсеп, үзгәреп торуы, вакыйгаларның, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы алмашынып торуы да әдәбиятка, гомумән. шигърияткә тәэсир итә. Әдип һәм шагыйрь заман белән бергә үсә һәм үзгәрешләрне. алмашынуларны кабул итә алмаса—юкка да чыга Чор тудырган шәһәр, производство, экология, әхлак экологиясе, этно- экология проблемалары әдәбиятта кин чагылыш тапты Әлеге мәсьәләләр бар тирәнлеге белән прозада яктыртылды, үтемле яңгыраш алды Ф Бәшир «Тургайсыз яшәп буламы'’» дигән мәкаләсен югарыда атап үткән проблемаларның татар әдәбиятында гәүдәләнешенә багышлый. Үткен һәм шул ук вакытта мавыктыргыч шигъри тел белән язылган әдәби- публицистик мәкаләдә автор XX йөзнең 30—40 елларыннан башланган процесс: табигатьне пычрату хисабына корылган зур-зур промышленность үзәкләре, авыл кешесен туган туфрагыннан аерып ясалма рәвештә шәһәрләштерү, авылларны үзәкләштерү сәясәте, гомумән, М Горь- кий сүзләре белән әйткәндә, экспериментка корылган совет җәмгыяте, кешелекне фаҗигагә тарткан экология, этно- экология проблемалары турында уйлана. Галим бу хакта нык борчыла, ярсый, куйган сорауларга җавап эзли. Дөрес, тәнкыйтьче әдәбиятка яңа темалар килү белән горурлана, химия, нефть промышленностының үсүенә теләктәш кала, җәмгыятьнең югары темплар белән үсүен хуплый.. Ләкин.. Табигатьне пычратуга, бетерүгә юнәлтелгән промышленностьның кешелеккә коточкыч зарар салуын истә тотып, галим чан кага. XX йөзнең 60—70 елларында ук шагыйрьләр экология проблемасын тиз тотып алды һәм шигъри әсәрләрендә читләтеп кенә булса әйтергә тырышты. Әмма нефтьчеләр тормышына багышлап язылган Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» дилогиясендә. Ш Бикчурин- нын «Каты гокым» романында табигатьне яклап бер фикер дә әйтелмәде. Бу хәл алардан сон нәшер ителгән III Бикчу- риннын «Тирән катлам» (1987), Ж. Рәхи- мовнын «Кыядагы чәчәкләр» (1988) романнарында да дәвам итте. Инде заманалар үзгәреп тә бу проблеманың әсәрләрдә урын табылмавына бимазаланган автор: «Шул чорнын атмосферасы да, яшәү һәм иҗат итү алымнары да бүгенгедән үзгәрәк булды дип таныйк, ди. Ә менә аннан сон дөньяга килгән әсәрләрдә бар кискенлеге белән куркынычлы ноктасына якынлашып килүче табигать һәлакәтен «күрми калырга» нәрсә комачаулык итте?»—дигән сорау бирә. Мәкаләдә икенче юнәлеш—авыл һәм табигать проблемасы. Үзе дә авыл баласы булган тәнкыйтьче аеруча әһәмиятле бу мәсьәләне читтән генә күзәтеп тора алмый, әлбәттә. Ул мәкаләдә авылнын табигатьтән аерылгысыз бер өлеш булуын ассызыклый Анын «Авыл—ул табигать һәм кешенең аерылгысыз бергәлеген гәүдәләндерүче бердәнбер һәм абсолют күрсәткеч булып тора. Башка альтернатив төшенчәләрне мин атый алмыйм»,— дигән афоризмга тин фикере белән килешмичә мөмкин түгел. Әйе. авыл баласын җирдән, нигездән, буыннардан-буыннарга тапшырыла килгән әхлагыннан аердылар Табыну ноктасы—Ислам диненә таш аттылар: аны гаделсезгә рәнҗеттеләр. Бүген дә аңа төрле яла ягулар һәм кизәнү дәвам итә. Галим язганча, «кизәнергә генә маһир осталар булып чыктык бугай без...» Кеше гә генә түгел, кешелеккә олы бәхетләр вәгъдә итеп тә. төбе комга терәлгән корабны хәтерләткән жәмгыятъ миллионлаган корбаннар, нигезләрен чүп үләне каплаган авыллар, имансыз буын гына калдырды Шул рәвешле, жәмгыятьтә. әдәбиятта әхлак экологиясе проблемасы өскә калыкты Ф Бәшир бу терминны беренчеләрдән булып 1989 елда ук файдаланса. 90 еллар ахырында инде тирәнрәк һәм киңрәк мәгънәдә йөргән этно-экология мәсьәләсе дә кешелекне борчу га салды Гуманистик принципларны бер читкә алып ташлаган жәмгыятьтә кешелек сыйфатлары һәм милләтләр юкка чыгу дәрәжәсенә житге. 1996—1997 елларда «Идел» журналында милли-мәдәни цивилизация проблемаларын яктырткан материаллар басылган иде һәм. ниһаять. 1999 елда Татарстан Фәннәр академиясе катнашында этно-экологиягә карата зур конференция уздырылды. Чыннан да. безнен хәлләр чиктән тыш аяныч шул Себер тайгаларында утсыз һәм сусыз, дөнья цивилизациясеннән аерылган татар авылы да бар икән Ә андыйлар жир шарында күпме? Телләре бетеп баручы, мәдәниятләре жимерелгән милләтләр күпме? Тәнкыйтьче беренчеләрдән кулланган әхлак экологиясе бүген хәл ителдеме? Кызганыч ки, юк дип әйтергә туры килә Шулай да алар әдәби әсәрләрдә тасвир ителде. Бар иле андый әдипләр Мәсәлән. Әмирхан Еники Галим аның сонгы өч томлы «Әсәрләр»е дөнья күргәч язган бик саллы, күләмле «Моңнары кала икән -дигән мәкаләсендә әдип ижатына югары бәһасен бирә. Мәкаләдән аңлашылганча. матурлык җырчысы Әмирхан ага Еники әсәрләрендә авьы—табигать, буыннар бәйләнешен укучыга вәгазь рәвешендә түгел, аны олы таланты белән тасвирлап һәм ышандырып сеңдерә алган Кеше матурлыгын сурәтләгәндә дә шундый ук юлны сайлый әдип. Ксшенен эчке матурлыгын тышкы гүзәллегенә караганда югарырак куя Матурлык дигәч, ин элек хатын-кызнын гүзәллеге, анын эчке кичерешләре күз алдына килеп баса. Еники ижатында ул аеруча калку бирелә «Әйтелмәгән васыять»тәге Акъәбн. «Рәшә» повестендагы Рәшидә. «Гөләндәм туташ хатирәсе-ндә Гөләндәм. «Матурлык» исемле хикәядәге Ана образы үзләре генә ни тора! Тәнкыйтьче үз каләмдәшләренең иҗатларын да читтә калдырмый Күренекле тәнкыйтьче Фәрваз Миннуллин- нын «Затлылык» дигән китабына карата язылган «Жанда борчу барда » мәкаләсендә һәм Н Вәлиевнен Ф Әмирхан иҗатындагы эстетик карашларны чагыл дырган «В мире нравственных исканий» китабына язган «Әхлакый эзләнүләр дөньясында» язмасында Ф Бәшир әдәби тәнкыйтькә аеруча таләпчәнлек күрсәтә Килешмәгән фикерләрен кистереп әйтә, үзенен объектив бәясен бирү белән киңәшләрен дә тәкъдим итә. Ә менә XX гасыр башы әдәбияты кайсы яклары белән әһәмиятле, әдип һәм шагыйрьләрне нинди проблемалар борчыган, аларнын бүгенге көн мәсьәләләреннән аермалары бармы? Заман һәм кеше мөнәсәбәте ни рәвешле ачылган"* Галим XX йөз башы әдәбиятын әйдәп баручылар Г Тукай. Ф Әмирхан, Г Ибраһимов. К Тинчуринга багышланган мәкаләләрендә шул сорауларга жавап эзли. Г Тукай ижатына карата язылган «Бул яхшы, рәнҗетмә. ». «Халык жанына мәңге береккән* һәм Ф Әмирхан шәхесе турында язган «Аяклары бәйле Про- метей» мәкаләләрендә Ф Бәшир бу ике бөек шәхеснен язмыш фаҗигасенә буйсынмыйча гасыр башы әдәбиятында якты эз калдыруларына, шул чорнын төп проблемалары булган «урталыкта» һәм «артык кеше» мәсьәләләрен, заман кимчелекләрен әдәби әсәр югарылыгында тасвирлауларына, һәм революцион күтәрелеш, реакция елларында да әдәби процессны билгеле бер биеклектә саклап бара алуларына, иҗат дәртләре сүнмәвенә соклануын белдерә. Үз шигъриятендә дөньядан ваз кичү мотивлары көчәя барган реакция чорында Тукай балалар поэзиясендә эшчәнлеген активлаштыра, дәреслекләр төзи Ф Әмирхан исә. 1907 елнын августында үзен паралич сугуга карамастан. «Әльислах». -Кояш». «Ялт- йолт». «Ан» газета-журналларында эшләвен дәвам иттерә, бер үк вакытта әдәби эшчәнлеген дә җәелдереп җибәрә. Галим билгеләп үткәнчә, әдип шәхси бәхетсезлеген, авыру халәтен һичкайчан әдәби әсәрләрендә сиздерми Моны фәкать көчле һәм зыялы зат кына эшли ала торгандыр Автор язучы батырлыгы хакында менә ничек яза «Анын әсәрләрендә матурлыкка соклану, гүзәллеккә мәдхия бар («Хәят». «Кадерле минутлар »). патриархаль тормышка протест, иске типлардан ачы көлү бар («Фәтхулла хәзрәт»),буш хыяллар, вак-төяк мәшәкатьләр белән иза килгән кешеләрне ирония белән тәнкыйтьләү бар («Габделбасыйр гыйшкы». «Сәмигулла абзый») Әмма язмыштан зарлану юк. каргыш юк. •ачы хәсрәт көен- көйләү юк- Г Тукай һәм Ф Әмирхан ижат гомерләрендә үз язмышларына караганда бөегрәк булып кала алганнар Мәкаләләрдән шул аңлашыла XX йөз башы прозасын Г Ибраһимов иҗатыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ул татар прозасына яна сулыш өрде, яңа аһәң өстәде Сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан, образлы сурәтләү чараларын мулдан файдалануы белән Европа һәм рус әдәбиятынын классик әсәрләренә гиң торырлык әсәрләр иҗат итә әдип Ләкин бөтен Идел буенда 1921- 22 елларда булып узган ачлык афәтенең дәһшәтле картиналарын тасвирлаган, кеше акылына барып җитмәслек куркыныч вакыйгаларны кырыс чынбарлык итеп сурәтләгән «Адәмнәр» повесте революциягә кадәр язылган романтик рухтагы прозаларыннан нык аерыла (Ф Бәшир «Адәмнәр» повестен 1990 елда «Идел» журналында кириллицага күчереп бастырды) һәрхәлдә. 1923 елгы басмасы шундый Бу әсәр егерменче еллар әдәби тәнкыйтендә каршылыкларга очрауга карамастан. 1931 елда кабат дөнья күрә. Галим бу ике басманы чагыштырып өйрәнеп, повестьның шактый үзгәртелеп, кайбер өстәмәләр белән басылуына игътибар итә. Шул үзгәртүләр һәм өстәмәләрдә дә. Г.Ибраһимов, автор язганча, " . талантлы каләме белән шул кисәктә дә ачлыкның тетрәндергеч картиналарын тагын да калкурак итеп сурәтли алган» Татар әдәбиятында драматург буларак танылган К Тинчуриннын хәзергә мәгълүм 30 хикәясе һәм новеллалар тезмәсеннән торган «Мәрҗәннәр» исемле күләмле әсәре бар Галим билгеләп узганча, әдипнен хикәя жанрында актив эшчәнлеге 1914—1918 елларга туры килә һәркемгә билгеле. Беренче Бөтендөнья сугышы һәм Россия тарихында «яңа этап» башлануын хәбәр иткән революция дулкыннарының каршылыклы һәм кискен вакыйгалары Тинчурин иҗатында гәүдатәнеш алмый калмады Алай гына түгел, бер үк вакытта анын хикәяләреннән трагик тоннар белән янәшәдә комик, сатирик мотивлар үрелеп баруын һәм аларда заманның төп проблемалары сурәтләнешен лә күрми мөмкин түгел. Автор фикерен әдипнен хикәяләренә анализ бирү аркылы ныгытып куеп, кыска гына вакыт арасында язылган иҗат җимешләрендә, тәнкыитьче-галим күрсәтеп үткәнчә, ул үзен «оста сюжетчы, телнең чиксез байлыгыннан файдаланып. кабатланмас образлар тудырган үзенчәлекле художник итеп танытты». Ф Бәширнен «Контрастлар художнигы» мәкаләсендә язучы тудырган хикәяләргә шул чор таләпләре ничек чагылыш табуыннан чыгып объектив бәһа бирелә. Галим-тәнкыйтьченен «Сөйлә, каләм!» китабын күңелем аша үткәргәндә бүгенге татар әдәбиятында тәнкыйтьнең торышы, анын үткән юлы һәм киләчәге турында да уйламыйча булдыра алмадым Жәмгыятьнең үсешен, прогрессив юнәлешен тәэмин итү очен. аны торгынлыктан тартып алу өчен ниндидер катализатор кирәк булган кебек, әдәбиятта халыкка барып ирешерлек әсәрләр тууга этәргеч ясауда юл күрсәтүче фәнни нигездә язылган тәнкыйть сүзе булырга тиештер Әдәбиятның камилләшүен, алга китешен тәнкыйтьтән башка күз алдына китереп тә булмый. Әмма ул һәрвакыт гадел һәм гәпле, нигезле языламы сон? Әдип һәм шагыйрь иҗатларына карата фикер әйткәндә күбрәк шәхси мөнәсәбәтләр өстенлек итмиме? XX йөзнең җитмешенче—сиксәненче елларында тәнкыйтьчеләр Г Халит, И Нуруллин, Ф Миннуллин, Р.Моста- фин, Т Галиуллин, А. Әхмәдуллин, Ф Галимуллин, Н. Юзиев, Ф Мусин, Ф Хатипов, М. Вәлиев, Ф. Зөлкарнәев- ләр актив ижат иттеләр... Гали Халит турында сүз чыккан икән, галим «Остаз* мәкаләсендә аны аеруча тирән ихтирам белән искә ала. Гомумән, XX йөз әдәби процессын Г. Халитның фәнни-теоретик хезмәтләреннән, тәнкыйть мәкаләләреннән башка күз алдына китереп булмый Туксанынчы елларда әдәби тәнкыйтьтә пассивлык башланды. Бу, күрәсең. тәнкыйтьчеләр сафының сирәгәеп калуына да бәйледер Монда икенче сәбәп тә бар: җәмгыятькә кыргый капитализм элементларының көнләп түгел сәгатьләп үтеп керүе нәтиҗәсендә әдәбиятка, гомумән тәнкыйтькә мөнәсәбәт үзгәрү. Өченчесе дә күренә, монысы ин куркынычы—туган-тумачалык, әшнәлек белән бер-берсен макташу, күккә чөю Хәтта татар әдәбиятын пропагандалауда төп урынны алып торган «Казан утлары» журналында басылган тәнкыйть мәкаләләре дә әдәби әсәрләргә унай фикер әйтеп, аларгь мактау яудыру белән генә чикләнә кебек тоела. Ф Бәширнен «Сөйлә, каләм!» китабы күңелгә килгән күп кенә шикле уйларны алып ташлады. Әдәби тәнкыйтькә үзгәртеп кору җилләре белән килеп кергән бу галим-тәнкыйтьченен 1986—1996 еллар эчендә ижат ителгән язмаларында бүгенге заман сулышы чагылыш таба