Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ЮБИЛЕЙ ЯКЫНЛАША Сентябрь аенда Казанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, финанс министры Алексей Кудрнн килеп китте Ул башкалабыз белән танышты «Суконная Бистәсе» метро станциясенең жир асты тоннелен А Кудрин үзенең урынбасарлары белән бергә карап чыкты Аннары кунаклар Баскет-холлда, фитнес клубта, М Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, Казансу аша салынган йөзмә күпердә булды Шулай ук Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды Анын эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Алексей Кудрин билгеләп узганча, бүген өстенлек бирелә торган объектларны, ничек кенә булмасын, 2005 елгы бәйрәмгә тапшырырга кирәк Вице-премьер Дәүләт комиссиясе җитәкчесе Россия Президенты Владимир Пу- тиннын сүзләрен искә төшерде Президент олуг бәйрәмнен максаты юбилейны матур итеп билгеләп узу гына түгел, барыннан да элек, шәһәр халкына социаль проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирү, аларның яшәү шартларын унайлырак итү дә дип әйткән иде Тантана исә татарстанлылар өчен дә, россия- леләр өчен дә, дөнья җәмәгатьчелеге өчен дә лаеклы булырга тиеш Шәһәрне төзекләндерү программасының финанс күләме чама белән 53 миллиард сум тәшкил итә. Бәйрәмгә һичшиксез тапшырылырга тиешле өстенлекле объектлар арасында А Кудрин ин әүвәл Казан метрополитенын атады Казан дәүләт университетына—халыкара фәнни үзәккә реконструкция ясау да өстенлекле объектлар исәбендә Татарстан Президенты М Шәймиев шушы көннән башлап олуг юбилейга әзерлекнең финиш юлына чыкканлыгын әйтте УКРАИНАДА ТАТАРСТАН КӨННӘРЕ Киев шәһәрендә 24-26 сентябрьләрдә «Татарстан Республикасы көннәре» узды Әлеге чараларда Премьер-министр Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә хөкүмәт делегациясе катнашты Делегация составында Премьер-минисгрнын беренче урынбасары Равил Моратов, сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, мәдәният министры Илдус Тарханов, Татарстан Президенты каршында халыкара мәсьәләләрдә дәүләт киңәшчесе—Татарстан Презикита# шәсЬш г 1огт1ф|Ь|/с1ап [җтимагый-мәдәни тормышыбыздан дентынын тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан Президенты каршында социаль-икътисади мәсьәләләрдә дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, предприятиеләр, ведомстволар җитәкчеләре, эшкуарлар, сәнгать осталары бар иде Киевта «Украинаның күргәзмәләр үзәге»ндә Татарстаннын икътисади куәтләрен чагылдырган зур күргәзмә оештырылды, «түгәрәк өстәл»ләр үткәрү, Киевның Сәүдә- сәнәгать палатасында эшкуарлар белән очрашулар булды. Шулай ук Премьер-министр Рөстәм Миннехановнын Украина Премьер-министры Анатолий Кинах белән очрашты Украина—Татарстаннын төп тышкы сәүдә хезмәттәшләреннән берсе Ике республика арасында сәүдә әйләнеше 2001 елда 321,0 млн. доллар тәшкил иткән булса, 2002 елда әлеге сан 546,3 млн долларга җитте. Татарстан Украинага КамАЗ. «Вакуум- маш», «Казанкомпрессормаш», -КМИЗ». «Алнас», «Татэлектромаш» акционерлык җәмгыятьләре продукциясен сатуны тагын ла үстерүне, Украинада Татарстан нефтен эшкәртү күләмнәрен арттыруны күздә тота. Республикалар җитәкчеләрен авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү буенча уртак предприятиеләр төзү дә кызыксындыра НЕФТЬ ТӨБӘГЕНДӘ ТАНТАНАЛАР Бәйрәм тантанасы 5 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә «Татнефтегеофизика» берләшмәсенең 50 еллыгын бәйрәм итү һәм Спорт сараен ачу белән башланып китте Аларда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мохәммәтшин, жырчы Алсу, Россия Дәүләт спорт комитеты рәисе Вячеслав Фетисов, Россия теннис федерациясе рәисе Шамил Тарпишев катнаштылар Аннары тантаналар Әлмәт шәһәрендә дәвам итте. Кунаклар биредә берничә социаль объектны, аерым алганда Яшьләр үзәген, фитнес-үзәкне, шәһәрнең ял һәм мәдәният паркын, музейны, «Елховнефть» идарәсенең шифаханәсен, күлләр комплексын ачуда катнаштылар «Әлмәтне бүген танырлык түгел,—диде Татарстан Республикасы Президенты,—хәзер ул чын мәгънәсендә нефтьчеләр башкаласы Дөресен генә әйткәндә, ул республикабызда заманча төзелеш стандартлары буенча үсүче беренче шәһәр.» Татарстан нефтенең 60 еллыгы уңаеннан нефтьчеләргә Россия Президенты Владимир Путин да котлау телеграммасы җибәрде Анда аерым алганда «Татарстан нефтьчеләре халык улалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр Миллиардларча тонна нефть артында—кешеләрнен фидакарь хезмәте, гүзәл һөнәри традицияләр, дәүләтлек икътисади куәте*.—диелә ӘСӘДУЛЛАЕВ ЙОРТЫ КАЙТАРЫЛДЫ 19 сентябрьдә Мәскәүнен Кече Татар тыкрыгында зур бәйрәм татарларның миллитарихи ядкарен—сәүдәгәр Шәмси Әсәдуллаев йортын башкаланын татар жәмгыятенә тантаналы төстә тапшыру булды Бу чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев. Мәскәү мэры Юрий Лужков. ТРнын РФдәгс Вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов. Бөтендонья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты Алар бинаны караганнан сон анын мәһабәт залында Мәскәүнен татар жәмгыятс вәкилләре белән очрашты Мәскәүнен татар жәмгыятс Әсәдуллаев йортын үзенә тапшыруны анын халыкка кире кайтуы дип бәяли Көнчыгыш стилендә— татар орнаменты, гарәп язулары белән бизәлгән дүрг катлы әлеге искиткеч матур бина инде 1914 елла ук танылган мультимиллионер—нефть промышленнигы. Мәскәүнен бик зур күчемсез милек хужасы Шәмси Әсә- дулласв акчасына төзелгән Башкалада яшәүче мөселманнар гаиләләренең мәгърифәттә, балаларга белем бирүдәге, мәдәни үсештәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен мәдәни үзәкләрен булдыруга сәүдәгәр 500 мен сум акчасын жәлләмәгән Боек Ватан сугышы чорында бина СССРнын тышкы эшләр Наркоматы карамагына тапшырылган һәм моиа кадәр биредә Тышкы эшләр министрлыгы колледжы эшләп килгән Мәскәү җәмәгатьчелеге дистәләрчә еллар дәвамында Әсәдуллаев йортын татар жәмгыятенә кире кайтару һәм анда мәктәп, мәдәни- агарту үзәге ачу турындагы мәсьәләне күтәреп килде Һәм, Мәскәүнен татар милли-мәдәни автономиясе президенты Рәсим Акчурин әйтүенчә, Минтимер Шәймиев һәм Юрий Лужков тырышлыгы белән Мәскәү татарларының хыялы тормышка ашты Россия Мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин барлык татарлар исеменнән изге эштә ярдәм итүләре өчен Татарстан һәм Мәскәү хөкүмәтләренә рәхмәт белдерде Очрашуда күп кенә күренекле татар эшлеклеләре чыгыш ясады Ул чыгышларда татар халкынын рухи үсеше өчен әһәмиятле булган мәсьәләләр (Мәскәүдә татар театрын янадан булдыру, татар мәктәпләрен ачу. чыгып килә торган татар басмаларына ярдәм итү һ б) күтәрелде М Шәймиев «Мәскәүдә милли мәдәниятнең янарышы өчен яхшы шартлар тудыру мине бик сөендерә Башкала халыкларны бер- берсенә якынайту, азар белән үзара аклашу табу үрнәген күрсәтә».—диде БЕРЛИНДА ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ 30 августта Берлиннын Европа мәдәниятләре музеенда Татар мәдәнияте көннәре ачылды Ачылу тантанасына Берлин. Веймар. Гамбург. Бранденбург һ б шәһәрләрдән татарлар килгән иде. шулай ук. жыелган халык арасында алманнар (немеилар) да күп нде. Тантана «Туган тел» жыры белән башланды Аннан котлау сүзләре яңгырады Музей директоры Конрад Вани. Берлин төрек институты лекторы Барбара Кслнер- Һайнкелс, Берлиндагы Татар-башкорт мәдәнияте үзәге вәкнле Венера Вәгыйзова чыгышлары зур игътибар белән тыңланды Россия Федерациясе илчелеге атташесы Дмитрий Баландин чыгышы да тынлаучы- ларнын күнеленә ятышлы булды Ул татар халкы мәдәниятенең Россия мәдәниятеннән асрылмаслыгын һәм Россия мәдәниятенең, әгәр дә ул гасырлар буена тагар халкы белән бәйләнмәгән булса, болай ук зур тарихы булмаслыгын ассызыклады Пианист Сөембикә ӘлибаЙ башкаруында Рөстәм Яхин әсәрләре янгыраганнан соң, алкышлар озак тынмады Филологлар Эльмира Мифтахова һәм Әлиф Дилмач Татарстанның атаклы хатын-кызларына багышланган • 1001 йөз* дигән чыгыш ясадылар Рафаэль Абдразаков башкаруында флейтада татар композиторларының әсәрләре, башкорт биюләрен биегән алманлы Ева-Мария Фласхар һ б. чыгышлары тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде Музейның кино залыңда Казанда төшерелгән фильм күрсәтелде Германиядә яшәүче үзебезнең рәссамнар Нури Налисв. Ренат Тумаров. Жәмил Хсргсндср рәсемнәре тамашачыда зур кызыксыну уязты «Татарлар— Берлинда* дип аталган күргәзмәнең башка экспонатлары да күз явын алырлык иде Чиккән сөлгеләр, түбәтәй һәм калфаклар, хатын-кыз камзулы, болгар чорынын пычак тоткасы, кулъязма жыр дәфтәре—бу кыйммәтле әйберләрмен барысы да гаиләләрдә кадерләп саклана 31 августта Татар мәдәнияте көннәре •Оазис* милләтара мәдәният үзәгендә дәвам итте. Аңда филолог Азия Тайсина «Алман беллетристикасында татарлар һәм башкортлар образы- темасына нотык укыды Баксан. татарлар һәм башкортлар урта гасырлардан бирле алман телендәге әсәрләрнең каһарманнары булган икән Милләтгәшләребез һәм ватандашларыбыздан башка, бирегә алманнар үзләре дә кызыклы чыгышларны тыңларга күпләп килде. Берлинда үткәрелә торган Татар мәдәнияте көннәре 14 сентябрьгә кадәр дәвам итте КАЗАННЫҢ ДАНЫ АРТА Грециянең Родос шәһәрендә Ботенлонья мирасы шәһәрләре оешмасының (БМШО) VII нчс халыкара симпозиумы булды. Анда дөньямын 92 шәһәреннән, 81 дәүләтеннән 1600 вәкил катнашты Симпозиум барышында Казан каласын тәкъдим итү булды һәм «Казанга—1000 ел» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына 10 ел тулу уңаеннан аның үсешенә ярдәм иткәне һәм бөтендөнья мирасын саклау зшенә зур өлеш керткәне өчен Казан шәһәренә махсус диплом тапшырылды Әлеге симпозиумда Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков БМШО директорларының Генераль советына әгьза итеп алынды һәм шушы оешманын вице- президенты итеп сайланды Ул шулай ук БМШОнын Европа-Азия төбәк бүлеге президенты итеп расланды Бу бүлек Генераль советның Толедо каласында (Испания) бысл- нын апрелендә үткәрелгән утырышында кабул изелгән карары нигезендә оештырылган иде Европа-Азия төбәк бүлегенен штаб-фатнры Казанда булачак Симпозиум кысаларында Европа-Азия төбәк бүлегенең беренче утырышы уздырылды 2004 елнын июнендә Казанда БМО бүлегенен төбәк конференциясе үткәреләчәк. ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ Рәис Ф Галимуллин җитәкчелегендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда иҗат оста- ханатәренен яна сезонга эш планнары тикшерелде 3. Мансуров М Вәлиев. Ж. Дәрзаман, К Минлебаев. В Корчагин үзләре җитәкләгән остаханатәрнен алдагы айларда нинди чаралар үткәрәчәге, утырышларда әдәби тормышның кайсы мәсьәләләрен үзәккә алып тикшерергә җыенулары хакында сөйләде Утырышта Чаллыда чыгып килүче «Мәйдан» журналының эшчәнлеге турында баш мөхәррир Факил Сафиннын доклады тыңланды Журналның ике ел эчендә үз укучыларын табуы, аның әдәби тормышыбызга зур өлеш кертүе канәгатьлек белән билгеләп үтелде. Шул ук вакытта басманын матди яктан кыенлыклар кичерүе турында да сүз булды. Идарә утырышында Әлмәт төбәгендә яшәп ижат итүче Вәсимә Хәйруллина, Зөфәр Дәүләтов Татарстан Язучылар берлегенә әгьза итеп алынды. Танылган мөгаллимә Илсөяр Сөнкишева. шагыйрь һәм драматург Рафис Корбанов идарә карары белән Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге бүләгенә лаек булдылар. Утырышта рус әдәбияты остаханәсенен яна җитәкчесе дә расланды. Әлеге җаваплы вазифа иларә әгъзасы—танылган шагыйрә Лилия Газизовага йөкләнде ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ БӘЙРӘМЕ Дагыстаннын халык шагыйре. СССРнын дәүләт бүләге лауреаты. Дагыстан Язучылар берлеге рәисе Рәсүл Гамзатовка 80 яшь тулды Шул унайдан Мәскәүнең «Россия» дәүләт концерт залында юбилей кичәсе уздырылды. Аны Россиянен Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов ачып җибәрде Шагыйрьне котлаучылар арасында үз республикасы җитәкчеләреннән тыш, Тажикстан, Торек мәнстан һәм Белоруссиядән килгән дәрәҗәле кунаклар да бар иде Безнең республикадан әлеге тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, күренекле шагыйрь Роберт Микнуллин, Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре докторы Фоа1 Галимуллин катнашты Алар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнен котлавын укыдылар, истәлеккә бүләк тапшырдылар Соныннан шагыйрь әсәрләреннән төзелгән зур кониерг булды. Анда Татарстанның һәм Россиянен халык артисты Ринат Ибраһимов та чыгыш ясады. БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ ХӨРМӘТЕНӘ 18 сентябрьдә ТРнын Милли музеенда, Гавриил Державинның 260 еллыгына багышлап, «Мин үземә гаҗәеп, мәңгелек һәйкәл ачтым» дигән күргәзмә эшли башлады. Күренекле шагыйрь һәм XVIII—XIX гасырларның танылган дәүләт эшлеклесе, якташыбыз Державиннын тормыш һәм ижат юлын яктыручы әлеге күргәзмәгә Татарстанның Милли музее, архивы, КДУның Н Лоба- чевский исемендәге фәнни китапханәсеннән алынган документларның төп нөсхәләре тәкъдим ителә Бу күренекле шәхеснең башкалабызда үткән елларына караган ядкарьләре казанлы- ларда аеруча кызыксыну уятты Аның Казан ирләр гимназиясендә укуы, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян бунты вакыйгаларына катнашуы мәгълүм Күргәзмәгә килүчеләр анын шәхси әйберләре белән дә таныштылар. Язу өстәле, кәнәфие. алтын сәгате, автографлы китаплары, хагыны Дарья Алексеевнаның арфасы—әнә шундыйлардан Мәшһүр якташыбызнын истәлеген мәңгеләштерүгә бәйле бүтән экспонатлар да кызыксыну уятырлык МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ ХӘРӘКӘТТӘ 17 сентябрьдә Санкт-Петербургта җәйге яллардан соң Татар милли-мәдәни автономиясе үзенен эшчәнлеген яңартып җибәрде Быел сезон башлану. Татар автономиясенең башка чаралары кебек үк, күренекле юбилейлар—Саша-Петербургка 300 ел һәм шәһәрнен татар җәмгыяте юбилеена бәйле рәвештә аеруча тантаналы төстә билгеләп үтелде. Татар милли-мәдәни автономиясе сезонын ачуга Санкт-Петербург губернаторына кандидат (октябрь аенда ул губернатор булып сайланды) Валентина Матвиенко да килгән идс Очрашуда шулай ук Санкт-Петербургның вице-губернаторы А Вахмистров һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р Закиров катнашты. Тантананын рәсми өлешеннән сон Татарстанның сәнгать осталары концерты булды Анда «Казан» бию ансамбле. «Казан нуры» халык кораллары оркестры. Россиянен халык артисты Әлфия Авзалова һ б. катнашты. Татарстан Рәссамнар берлегенсн күргәзмазәр илыняа «Казан сәнгать мәктәбенә 100 ел» дигән экспозиция оештырылды Ул сәнгать мәктәбе бинасынын юбилеена багышлана. Биредә казандылар игътибарына азеге уку йортында белем азган танылган рәссамнарның сын. нәкыш, графика, театрлль-лекора- гив сәнгать әсәрләре куелган Үз вакытында Казан сәнгать мәктәбендә Н Фешин. Б Ур- манче X Якупов. Л Фәггахов. А. Абзгиль- дин, И. Зарипов кебек күренекле рәссамнар укыган Бүген дә Казан сәнгать училищесын тәмамлаган яшьләр Мәскәү һәм Санкт- Петербургнын югары сәнгать уку йортларында белем ала. ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЕ УҢЫШЫ Әстерхан шәһәрендә Идел буенда яшәүче халыкларнын «Голоса золотой степи—2003» дигән фольклор фестивале >зды Анда жюри төркемендә торле шәһәрләрнсн музыка белгечләре җыелды Фестиваль икс турда үтте Татарстан фольклор дәүләт коллективы башка халыкларда зур кызыксыну уятты Алар үхзәренен милли киемнәренең матурлыгы, сәхнәдә югары профессиональ дәрәжәдә булулары белән аерылып торды Коллектив анда «Сабантуй» бәйрәменнән күренеш, торле уен коралларында уйнап күрсәтте Шунысы куанычлы, әле оч ел элек кенә оешкан Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль ләрәжазе фестивальдә беренче урын һәм лауреат исемен алып кайтты Без да аларны укышлары белән котлыйбыз. ФӘЛСӘФӘЧЕЛӘР КҮРГӘЗМӘСЕ 17 сентябрьдә Каюм Насыйри музеенда «Шиһабетдин Мәржани һәм Каюм Насыйри» дигән күргәзмә ачылды Күргәзмәдә атаклы татар фәлсәфәчесе, дин галиме, тарихчысы һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәржани хезмәтләренең чын нөсхәләре, шулай ук дини һәм тикшеренүләр өлкәсендә анын эшчәнлеге белән таныштыручы документлар тәкьдим ителгән Биредә танылган каллиграф Нәжип Нәккаш эшләгән шәмаилләрне, Татарстан рәссамнары Равил Заһидуллин һәм Фиринат Халиковларнын телче галим, язучы тарихчы этнограф Каюм Насыйрига багышланган эшләрен күрергә мөмкин 25 сентябрьдә Салих Сәйдәшев музеенда Россиянен халык артисты. Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, режиссер, педагог Нияз Дауговнын тууына 90 ел тулуга багышланган музыкаль кичә булды Кичәдә анын туганы Әлфия Даутова, Екатеринбург киностудиясе режиссеры Ирина Михайлова, артистнын шәкертләреМ Җәлил исемендәге Тагар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары, шулай ук театрнын дирижеры Тәлгать Әхмәтов катнаша Даутов турындагы истәлекләре белән медицина фәннәре докторы Үзбәк Әхмәров, Россия Федерациясенең халык артисты Айрат Арсланов уртаклашты МӨХӘММӘТ САДРИНЫ ИСКӘ АЛЫП... 25 сентябрьдә Шәриф Камалнын музейфатирынла «Бәхет турында җыр» дигән адөбимуэыкаль кичә булды. Ул шагыйрь, РСФСР нын атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт Садринын тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылды Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең замандашлары, бер төркем язучылар, сәнгать әһелләре катнашты Шагыйрьнең әсәрләренә күренекле композиторларыбыз тарафыннан язылган жырлар Казан музыка училишесы шәкертләре башкаруында яңгырады Музейда М Садринын тормыш юлы һәм ижаты турында сөйләүче күргәзмә эшли. Биредә анын кулъязмалары, фотолары, китаплары куелган иде. МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗГӘ БҮЛӘККӘ Казан шәһәре Аксакаллар шурасы чит олкәләрдә яшәүче милләттәшләребезнен татар басмаларына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү йөзеннән халыктан китаплар һәм дәреслекләр жыюны оештырды Китапларны һәр атнаның пәнҗешәмбесендә иртәнге сәгать 10 нан көндезге 12 гә кадәр түбәндәге адрес буенча китерергә мөмкин Казан. Чистай урамы, 5 нче йорт, 2 нче подъезд, 9 нчы бүлмә. Татарстан Республикасында милли сәхнә сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен нәфис сүз остасы Арсланов Айрат Гәрәй улы Татарстан Республикасы Президентынын Рәхмәт хаты белән бүләкләнде