ДИПЛОМАТ ЯЗМАЛАРЫ
Институтта һәм академиядә Тырышкан табар, ташка кадак кагар Татар халык мәкале Кыенлыклар аша МӘСКӘҮ безне төксе каршы алды, купмиллионлы башкалада безне беркем дә көтеп тормый иде Безнең алда катлаулы бурыч тора тиз генә ияләшеп, башкала тормышына күнегергә кирәк, юкса ярык тагарак хәлендә калуың да бар бит Вокзалдан туп-туры институтка киттек, аның бинасында бернинди язу-фәләнле тактасы да юк икән. Икенче каттагы кабул иту комиссиясе сәркатибенә барып кердек Анда утыручы кыз өстебезгә салкын су койгандай итте «Документларыгызны кире алырга теләмисезме?—диде ул Үтәрегезгә ышаныч бик аз Быел көтелмәгәнчә зур конкурс бер урынга унсигез кеше туры килә, һәр өченчесе солдат киеменнән. КПСС Үзәк Комитеты карары белән институтка беренче тапкыр гел хәрбиләрне генә алырга кушылды, элек андый хәл бик сирәк була торган иде» Тулай торакка юллама алып, шунда киттек Килеп туган хәл турында уйлаша башладык, солдат паегының ярлы гына соңгы өлешен ашап утырганда да телебездә шул булды чынлап та, бәлки, документларыбызны кире алып, керергә теләүчеләр азрак булган башка берәр институтка барып караргадыр Ләкин һәркайда да инша язарга туры киләчәк Иң начар очракта беренче имтихан ук безгә чын сынау булырга мөмкин Әмма Саша белән миңа бәхет елмайды чит телдән имтихан иң соңгы итеп куелган иде Рус классик әдәбиятын яхшы белгән Саша өч көндә программадагы барлык сорауларны да карап чыкты Минем алай «колач җитмәслекне кочакларга» бер дә теләгем юк иде, шунлыктан тәвәккәлләргә булдым: өч көн буена В В Маяковскийның иҗатын өйрәндем дә өйрәндем Гомеремдә беренче тапкыр мин аның күбесенчә сәясәткә кагылышлы атаклы поэмаларын укып Дәвамы Башы журналыбызның 10 нчы санында чыктым Исәбем гади иде мондый сәяси институтта революция һәм совет хакимияте шагыйре, әлбәттә, хөрмәтле урында булырга тиеш Мин аның әсәрләреннән дистәгә якын өзек ятлап куйдым, алардагы тыныш билгеләрен дә истә калдырырга тырыштым, каршылыклы һәм фаҗигале тормыш юлын өйрәндем Менә беренче имтихан көне җитте Тәкъдим ителгән иншаларның темалары кара тактага язып куелган иде инде Йә Аллам, сизенүем дөрескә чыкты Башкалары арасында «В В Маяковский иҗатында патриотизмның шигъри мотивлары» дигән темада бар иде Мин иншамны билгеләнгән вакыттан да алда язып бетердем Инша имтиханын бирә алмаганнарның бик зур исемлеген икенче көнне үк чыгарып элгән иделәр Анда безнең фамилияләр юк иде. Шулай итеп, беренче билгеләребез куелган имтихан кәгазен кулыбызга алдык Левинның икенче имтиханы француз теленнән иде, үз теле белән әйткәндә, ул аны «шатырдатып бирә алмаган» Шуннан ул Майкобына кайтып китте Без Саша белән өч көн-өч төн эчендә илебез тарихы буенча өч китап укып чыктык та имтиханны <отлично»га тапшырдык. СССРның экономик географиясе дәреслеге калын түгел иде. аны җиңел генә укып ыргытып, имтиханында тагын икебез дә «отлично» билгесе алдык Соңгы имтихан чит телдән иде Саша имтиханга иртән керде, мин аның чыкканын түземсезлек белән көтеп калдым Саша кызарынып-бүртенеп килеп чыкты, сәер генә елмайгандай итеп: ««Бетте Мин ул каһәр телне «сикереп» үтә алмадым. Бәлки, син үтәрсең, көтәм»,- диде Мин имтихан бүлмәсенә барып кердем дә, үземчә сихерле тоелган сүзләр белән «Гутен таг!» дидем. Чагыштырмача әле яшь булган, бик нык бизәнгән ике дама сәламемә җавап кайтармадылар Мин сәламемне икенче төрле итеп кабатладым: «Гутен абенд!» дидем Кыллары да селкенмәде тегеләрнең Ниһаять, берсе мине кул изәп кенә имтихан билетлары яткан өстәл янына чакырды. «М 22» сугылган билетны суырып алам да, гел Райкинча тантаналы тавыш белән ярып салам «Цвайунд цванциг дим Буш өстәл янына барып утырам, беренче сорауны укыйм—бирелгән текстны рус теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Үземә таныш түгел унлап сүзне күреп, котым оча. Өстәлдә калын гына бер китап ята, ул Мюллер сүзлеге икән Моңа кадәр бер дә күрмәгән китапны гаҗәпләнеп кулыма алам. Күп уйланып торырга вакыт юк, эшләргә кирәк. Үземә кирәкле сүзләрне бик тиз генә шул сүзлектән эзләп табам да беренче җөмләләрне тәрҗемә итеп язып куям. Әмма вакыт бик тиз үтә. Әле унлап җөмлә бар. һәммәсен дә тәрҗемәләп бетереп булмастыр. Нишләргә? Башымны тизрәк эшләтә башлыйм: соңгы бер-ике җөмләне тәрҗемә итәргә кирәк Мөгаен, бу ике фрау минем тулы текстны укып чыкканымны тикшерергә теләр Соңгы җөмләне «герр Мюллер» ярдәменнән башка да җиңеп чыктым Үземнең фамилиямне ишетеп, сискәнеп киттем Текстның беренче абзацын кычкырып укып бирәм Фрауларның өлкәнрәге мине чыгырдан чыгарырга уйлый булса кирәк. —Сезнең немецчә сөйләмегез бер тиенгә яраксыз, сүзләр төркеменең мәгънәсен аңламыйсыз,—ди. —Шул ук җөмләләрне тагын бер кат укырга мөмкинме?—дип сорыйм. Моның кирәге юк, безгә барысы да ачык. Үзегез укыган җөмләне тәрҗемә итәргә тырышып карагыз әле. Мин аны шатырдатып тәрҗемә итеп бирдем Тегеләр бер-берләренә карашып алдылар, яшьрәк фрау елмаеп сихерле сүз әйтте: «Гут». Шул мизгелдә бу бизәнгән дама күземә бик чибәр булып күренде. Әмма өлкәне тагын тиз генә арага кысылды, аның һаман да мине каушатасы килә иде шикелле —Инде соңгы җөмләләрне укып, тәрҗемәләп бирегез, диде ул. Әйтерсең, мин гомерем буе тәрҗемә белән шөгыльләнгәнмен, тегеләрнең исләрен китәреп, тыныч кына укыйм да төгәл генә тәрҗемәсен ясыйм Чибәр дама, йомшак кына елмая-елмая. минем бик бай булмаган биографиямне сораштыра башлады авыл—техникум—армия Шунда мин боларның икенче сорауга күчкәннәрен аңлап алдым Немецчәне вата-сындыра үзем турында сөйли башладым. Тагын бер-ике сораудан соң үзләре дә мине газаплаудан туйдылар булса кирәк Алар өченче сорауга күчүемне теләделәр Анысында миңа капкын әзерләнгән икән: бик катлаулы җөмләләрне русчадан немецчәгә тәрҗемә итәргә кирәк Бик тырыша-тырыша. бар көчемне җыеп, бу җөмләләрдә «плюсквамперфект» кулланырга кирәклеген әйтәм Әмма ул каһәр суккан «плюс-ны кайда кыстырырга икәнлеген белмим —Безгә сезнең кычкырып фикер йөртүләрегез кирәкми Бу җөмләне гади генә итеп немецчә әйтеп бирегез.—дип боера өлкән фрау Чибәре миңа булышырга тырышып карый әмма нәтиҗәсе юк. минем бар белгәнем әйтелеп беткән иде инде Өлкән фрау миңа «хөкем- чыгара —Беренче сорау өчен -яхшы-, икенче өчен -уртача ә өченчесе өчен «начарбилгесе куябыз. Шуннан соң ул катгый кисәтә Әгәр дә конкурстан үтсәгез, без сезгә чит тел итеп немец телен сайламаска киңәш итәбез, чөнки сезгә аны әлифтән үк башларга кирәк булачак. Коридорда мине Саша көтеп тора иде. Ул мине кочаклап алды да котлады «Беребез булса да үтә алды бит!»—диде Саша Рудь шул 1958 елны ук Мәскәү Дәүләт Университетының тарих факультетына укырга керде, аны тәмамлагач, аспирантурада Россиянең революциягә кадәрге чоры тарихы буенча диссертация яклады, дистәләрчә фәнни хезмәтләр бастырып чыгарды Хәзер ул танылган галим, профессор, тарих фәннәре докторы. Мәскәүнең бик күп югары уку йортларында, шул исәптән МГИМО һәм МГУда да укытты Без аның белән элекке кебек үк еш очрашабыз, чәйләп утырганда бүгенге тормышның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышабыз МГИМОга әйләнеп кайтыйк әле. Егерме мөмкинлектән унҗиде балл җыйган идем Конкурстан үткәч, мин мандат комиссиясе каршысына килеп бастым Анда МГИМО. тышкы эшләр министрлыгы, тышкы сәүдә министрлыгы һәм тагын башка ведомстволарның җитәкчеләреннән егермеләп кеше бар иде Төрле сораулар арасында -Әти-әниләрегез кемнәр?-—дигәне дә булды Мин горурланып, әтиемнең Ватан сугышында катнашканын, тракторчы булганын, әниемнең сыер савучы икәнен, алар хәзер дә туган авылымда яшәгәнлекләрен сөйләп бирдем Әмма комиссия әгъзаларының бер дә исләре китмәде Юкса мин үземне эшче-крестьяннар дәүләтенең тере вәкиле дип санап йөри идем бит' Миңа бары тик комиссиянең карарын әйтәчәкләрен генә белдерделәр Мин әле ул чакта андый элитар институтта элитар. сайланган кешеләрнең балалары гына укырга тиеш икәнлеген аңламый идем. Беренчедән, институтның абруе өчен партия һәм дәүләт башындагы түрәләр белән элемтәдә булу кирәк икән Икенчедән, андый гаиләләрнең балалары биредә укырга сәләтле, бигрәк тә чит телләрдән яхшы әзерлекле була икән Алар, кагыйдә буларак. Мәскәүнең чит телләр укытыла торган иң яхшы махсус мәктәпләрендә укып чыгалар икән Шактый вакытлар үткәч, мин күп кенә түрәләрнең балалары МГИМО аша үткәнлекләрен белдем Биредә һәр урын алтын бәясе, шунлыктан мандат комиссиясенең гамәлләрен дә аңларга була Дөрес. МГИМО студентлары арасында, сирәк-мирәк кенә булса да минем ише авыл мокытлары да күрен- гәли Чөнки уен кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмау ярамый, андый институтларда да югарыга хисап бирү һәм рәсми статистика формалары бар Ничек кенә булмасын. МГИМОга -йонлач куллар- ярдәменнән башка гына тагын бер авыл егете килеп керде: мин студент булдым. Безнең институт ГАДӘТИ булмаган бу уку йортының барлыкка килү тарихы һәм бүгенге дәрәҗәсе турында кыскача гына мәгълүмат бирмәсәм. язмаларым тулы булмас шикелле Безнең институт Мәскәү университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультеты җирлегендә 1944 елның көзендә оештырылган Ул башта ук СССР тышкы эшләр министрлыгының ябык оешмалары исәбенә кертелә Аның төп бурычы сугыштан соңгы яңа шартларда илебез мәнфәгатьләрен дөнья мәйданында якларга сәләтле, тышкы сәясәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча югары сыйфатлы белгечләр әзерләү була. Соңрак МГИМОга тагын ике институтны кушалар 1954 елда Мәскәүнең иң күптәнге уку йортларыннан берсе булган Шәрекъне өйрәнү институтын әле 1815 елда ук оештырылган атаклы Лазарев шәрекъ телләре училищесының дәвамчысын өстиләр Ә 1958 елда Тышкы сәудә институтын да китереп кушудан соң. МГИМО үзгәртеп корыла Ике факультет -көнчыгыш һәм көнбатыш бүлекләре булган халыкара мөнәсәбәтләр факультеты белән халыкара икътисади мөнәсәбәтләр факультеты барлыкка килә Тагын да соңрак халыкара хокук һәм халыкара журналистика факультетлары да пәйда була Илленче-алтмышынчы елларда институтның ректоры КПСС Үзәк Комитетының ждваплы хезмәткәре, кырыс холыклы, әмма гадел Федор Рыженко иде Ул тел кафедраларына танылган галимнәрне һәм тәҗрибәле башка белгечләрне ж,әлеп итүгә зур игътибар бирде МГИМО студентлары арасында «эшче- крестьян балаларымның да күпмедер өлешен саклап калуга да ул ярдәм итте дип уйлыйм Бераздан Ф Рыженконы чит ил партия хезмәткәрләре өчен булган ябык институтка директор итеп билгеләделәр Аннары Л Кутахов белән Б Мирошниченкога алмашка ректор булып ниндидер Н Лебедев килә. Ул үзен унбиш ел буе институтның патшасы да. алласы да итеп тоя, ул вакыттагы абруйлы партия эшлеклеләренең балаларын һәм оныкларын «арткы ишектән генә» институтка урнаштыра бара. Һәрнәрсәне ачыктан-ачык сөйли башлаган хәбәрдарлык елларында аны. «бөек махинатор», намуссыз кеше дип тәнкыйтьләп. партиядән чыгаралар, барлык вазифаларыннан азат итәләр Безнең институт белән күп кенә танылган шәхесләрнең исемнәре бәйле Шуларның берсенә- «гомерлек министр» А А. Громыкого гына тукталам Аның улы белән кызы, аннары оныклары да МГИМОда укып чыга. Һәм озак вакытлар СССР тышкы эшләр министрлыгы системасында нигездә иң яхшы шартлар тудырылган чит илләр вәкиллекләрендә эшлиләр. Әлбәттә, аларны тропик бизгәкле Азия һәм Африка илләренә ж,ибәрмиләр Министрның улы Анатолий Громыко башта СССРның Вашингтондагы илчелегендә киңәшче була Аннары аны Варшавага күчерәләр Министр үзе сәяси эшләрдә бик сак һәм абруен- дәрәжәсен саклауда да бик нәзберек була. Шуңа күрә дә улын, никадәр теләсә дә, кая да булса илче итеп ж,ибәрә алмый, юкса аның өчен һич кыен эш булмас иде ул Ул кадрлар алмаштыру юлы белән улын ж,ылы урынга урнаштырырга карар кыла СССР Фәннәр Академиясенең Африка институты директоры Африкадагы бер илгә илче итеп билгеләнә, аның урынына моңа кадәр Африка мәсьәләләре белән беркайчан да шөгыльләнмәгән Громыко улы менеп утыра Институтыбызга керү руслардан кала башка милләт вәкилләренә бик четерекле мәсьәлә иде Ул чорда институт ябык уку йорты, аның барлыгын Мәскәүдәге партия-дәүләт түрәләре һәм урыннардагы партия өлкә комитеты кешеләренең дә тар даирәсе белсә белгәндер Хәзер дә, инде институт дистә елдан артык ачык саналса да, анда кереп уку бик авыр Хәзер анда укыр өчен ике төрле түләү оештырылган федераль бюджет хисабына һәм коммерция- килешү нигезендә түләү. Соңгысы уртача хәлле гаиләләр өчен дә хыял гына булып кала, башкалар турында әйткән дә юк инде Мин белгән соңгы елларда анда уку өчен елына биш мең доллар түләргә кирәк иде, хәзер инде ул бәя ел саен арта тора Әмма шунысы бар—элек МГИМО партия-дәүләт түрәләре өчен булса, хәзер ул финанс-сәнәгать һәм сәүдәгәрләр олигархиясе өчен генә булып калды Ә бит аның бюджетының күп өлеше дәүләт казнасыннан, ягъни салым түләүче гади халык хисабыннан алына! Безнең заманнарда МГИМО Мәскәү елгасы буендагы элекке Катков лицее бинасына урнашкан иде Институт Вернадский проспектындагы яңа бинага күчкәч тегесе Дипломатик академиягә тапшырылды МГИМОның хәзерге комплексы—Мәскәүдәге университетлар арасында иң яхшысы Ул үзе дә хәзер—университет Чит телләр өйрәнү өчен 140 аудитория бүлмәләре, зур- зур лекция заллары бар. Университетның студентлары арасында Бәйсез Дәүләтләр Илләреннән (элекке СССР «кыйпылчыкпарыннан»), Европа дәүләтләреннән, Азия, Африка һәм Америкадан килгәннәрен дә очратырга була Ярты гасыр дәвамында МГИМОны биш мең чит ил кешесе тәмамлап чыга (тәмамлаучыларның гомуми саны егерме биш меңгә ж,итә). Халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укып чыкканымнан соң өч дистә ярымнан артык ел үтеп киткән. Ул факультет һаман да тышкы сәяси мөнәсәбәтләр өчен кадрлар әзерләүче төп факультет булып кала килә Аны тәмамлаучылар арасында берничә тышкы эшләр министры (А. Бессмертных. А Козырев) утызлап министр урынбасарлары, йөздән артык илче. Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Илләренең дипломатик корпусында киңәшче яки беренче секретарь булып эшләүче меңләгән кеше бар Егерме беренче гасырда да МГИМО берьюлы иллегә якын чит тел укытыла торган бердәнбер гуманитар университет булып калыр, шәт Биредә хәзер алты факультет бар. Әйдәп баручы халыкара мөнәсәбәтләр белән халыкара икътисади мөнәсәбәтләр факультетларына янә дүртәү өстәлгән халыкара хокук, халыкара мәгълүмат, халыкара бизнес һәм халыкара икътисади мөнәсәбәтләрнең кичке факультеты. Университетның 40 кафедрасында 100 гә якын профессор, 400 доцент һәм 500 югары тәҗрибәле укытучы эшли. Бергә укыган сабакташларым ИНСТИТУТТА укыган елларыбыз минем өчен дә. сабакташ дусларым өчен дә һәм матди, һәм психологик яктан шактый кыен булды. Безнең студентларның шактый өлеше Мәскәүнең хәлле гаиләләреннән, махсус мәктәпләрдә укып чыккан, чит телләрдән җитди әзерлекле кешеләр. Аларның тулы канлы үз студент тормышлары Ә бездә исә башка кайгы: ике стипендия арасын ничек очын-очка ялгарга да шул ук вакытта ничек итеп укуда - байбәтчәләрдән- калышмаска Беренче курста укыганда миңа үземнең иске һөнәрем буенча эшкә урнашырга туры килде Һәркөнне сәгать кичке 4 тән 11 гә кадәр тулай торагыбыздан ерак булмаган электр подстанциясендә электромонтер булып дежур тора башладым Бу гамәлемне беркемгә дә белдермәскә кирәк иде Эш шунда ки, институтта бу һич ярамый, ул ярлы гаилә балалары өчен генә тормыш мәҗбүрияте булып кала Ким дигәндә ике чит тел өйрәнү һәр көнне зур тырышлык сорый Бер ике-өч көн генә өйрәнми-укымый барсаң да. артка калуыңны көт тә тор Икенче курста мин «Белем - җәмгыяте әгъзасы булдым. Кышкы һәм җәйге каникулларда ил буйлап йөреп. СССРның эчке сәясәте һәм халыкара хәлләр турында лекцияләр сөйли идем Матди ягым да шактый әйбәтләнде Студент өчен ярыйсы гына акча керә башлады, чөнки көненә 5-6 лекция сөйләргә өйрәндем Соңга табарак эш тагын да җайлана төште: бер өлеш лекцияләремә шунда ук тулы хак түли башладылар Үземә җыйнак-тыйнак кына кием-салым алганнан соң да авылдагы туган-тумачага бүләклек акча кала бара иде Институтыбызда укыту эшләре башка югары уку йортларындагыдан шактый аерылып тора Бездә -шәрекъчеләр- һәм «көнбатышчылар- белән бергә гомуми лекцияләр була, аннары алар үзләренә кирәкле башка лекцияләргә йөргәндә бездә курс эшләре була Лекцияләрнең соңгы махсус курсы аерым ил-төбәкләргә багышлана Бу курслардагы лекция һәм семинарлар, шулай ук имтиханнар да теге яки бу чит тел буенча 10-15 студент өчен генә үткәрелә МГИМОда төп чит тел итеп кайсысын сайлап алу студентның алдагы язмышында зур әһәмияткә ия Шәрекъ илләре факультетына гариза биргәндә, мин бу хакта юньләп белми идем әле Мандат комиссиясендә гарәп телен өйрәнергә теләк белдердем, ә миңа төрек телен тәкъдим иттеләр Әлбәттә, бу очракта Тышкы эшләр министрлыгының теге яки бу илләр буенча халыкара белгечләргә мохтаҗлыгы искә алынмый калмый. Шуңа күрәдер, беренче уку көнемнән үк мине һинд академтөркеменә күчереп куйдылар Миңа урду телен өйрәнергә тәкъдим ителде Безгә иң элек урду теле язуында егерменче гасыр урталарыннан хөкем иткән гарәп әлифбасының катлаулы төрләрен өйрәнә башларга кирәк булды. МГИМОда тел буенча әйдәп баручы төркем ул 4-5 кешедән артмаган кечкенә бер төркем Бер үк төркемдәге студентлар көн саен бергәләшеп ике-өч сәгатьтән дә ким шөгыльләнми шәрекъ телләренең үзеңә билгеләнгән төп теленнән тыш икенче тел—көнбатыш теле, кайсы төбәккә бәйле булуга карап, инглиз яки француз теле иде. Безнең төркемдә нибары дүрт кеше: Юра Байсаров, Нина ^ромеева, Володя Перов һәм мин Академик группабыз исә 15 кешедән тора һәм һинд, бенгали, урду телләрен берләштерә иде Минем сабакташларым МГИМОны 1964 елда тәмамлап чыгучылар. Халыкара мөнәсәбәтләр факультетына 1958 елда 200 кеше кабул ителгән идек, алты ел уку дәвамында, киеренке уку шартларына түзә алмыйча, 50 кеше институтны ташлап китәргә мәҗбүр булды. Укып чыккан 150 кеше арасыннан да СССР Тышкы эшләр министрлыгына бары тик 30 кеше генә җибәрелде. Ул төркемнән министрлык системасында өч дистә ел ярым эшләүчеләр дә өчтән бер генә калды. Ул сабакташларым Җир шарының төрле почмакларында әле дә булса хезмәт итә Шулардан берничәсен санап үтәм: Коля Гаевой Киотода, Лотфулла Исмаилходжаев Алжирда, Женя Иванов Даккада, Костя Мозель Вильнюста. Витя Чуков Констанцада эшләп ята. Кайбер курсташларым Мәскәү- дә—министрлыкның үзендә, алар: Слава Жарков, Миша Романов, Вальтер Шония. Коля Луценко. Ни өчендер, һинд телләрен өйрәнүчеләрнең берсен дә, бик теләсәләр дә. СССР Тышкы эшләр министрлыгы системасына җибәрмәделәр Укыганда ук «алты еллык сынауны» үтә алмаганнардыр дип уйларга гына кала. Әмма ул вакытта без боларны белми идек әле Чирек гасыр үткәч, без очрашуга җыелдык. Шунда Вася Хмыз, шаярткандай итеп кенә, теге чакта курс партбюро секретаре буларак, безнең һәркайсыбызга характеристик белешмәләр язып биргәнлеген сөйләде. Егетләрдән кемдер аның шул заманда ук КГБ хезмәткәре—сексот (секретный сотрудник, ягъни яшерен хезмәткәр) булганлыгына ишарә ясады Барыбыз да көлеп җибәрдек. Ә Вася кызарынып-уңайсызланып куйды «Егетләр, мин сезнең хакта бары тик әйбәт яктан гына яздым»,—дип акланып маташты Монысы да МГИМОда уку елларындагы кырыс хакыйкать иде, әлбәттә. Шулай итеп, күп кенә сабакташларымны төрле җирләргә таратып бетерделәр Жора Ванецов СССР радиокомитетына җибәрелде. Соңгы елларда ул анда Һиндстанга тапшырулар бүлегендә эшләгән иде Гена Жижин Совет дуслык җәмгыятьләре союзында —Шри-Ланка һәм Малайзиядәге вәкиллеклә- рендә эшли башлады Марк Куньщиков (Мәскәү яһүде бит!) Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни хезмәткәре булды, шунда кандидатлык диссертациясен яклады Роальд Савадян, Тышкы сәүдә министрлыгына юллама алып, Карачида (Пакистан) совет сәүдә вәкиллегендә, аннары Коломбода шул ук вазифаны башкарды Соңрак мин аның, дәүләт хезмәтеннән китеп, үз сәүдә фирмасын ачканын һәм гөрләтеп яшәп ятканын ишеттем Бенгаль теле төркемендә гел минем якын дусларым иде: Алексей Кондратьев. Женя Иванов, Иван Смирнов, Мирзо Ахиев Соңгы икесе хәзер инде вафат, юкса һәркайсысы миннән 3-4 яшькә яшьрәк иделәр Суворов училищесын тәмамлап килгән Иван Смирнов бик тыйнак, оялчан егет иде Ул чит телләрне үзләштерүдә гаҗәеп талантлы булды, бенгаль һәм инглиз телләре өстенә үзлегеннән немец һәм һинд телләрен дә өйрәнде Ике ел чамасы Калькуттада (Һиндстан) СССРның генераль консуллыгында секретарь вазифасын үтәде, аннары егерме елдан артык РСФСР Тышкы эшләр министрлыгында гади хезмәткәр булды Ул үз эченә бикләнеп яшәде, дуслары белән аралашудан кача килде Иван гаилә дә кора алмыйча, илле биш яшен дә тутырмыйча, япа-ялгыз хәлдә бу якты дөньядан китеп барды Таҗик егете Мирзо Ахиев гап-гади Дүшәмбе эшчесенең күп балалы гаиләсендә туып-үскән егет иде Ул бик тиз аралашучан, шат күңелле булды. Институтны тәмамлаганчы ук, курсташыбыз—Балтыйк буеның сары гәрәбә чәчле Регинасына өйләнде дә куйды. Аннары алар икесе дә СССР радиоко- митетының чит илләргә тапшыру идарәсендә эшләде Мирзо бенгаль телен бик яхшы белә, хәтта тәрҗемә белән дә шөгыльләнә иде Соңгы елларда ул һиндстан якларында бенгаль телендә тапшырулар алып барды. Әмма ул да, илле яшен дә тутырмыйча, йөрәк авыруыннан вафат булды Элекке диңгезче Алексей Кондратьев тумышы белән Воронеж якла рыннан иде Ул бер ун еллап Көньяк Азиядә (Катманду. Калькутта. Коломбода) эшләде Аннары, СССРга кайткач, радиокомитетның чит илләр тапшырулары бүлегендә булды Сәламәтлеге какшау сәбәпле, пенсиягә иртәрәк китте Женя Иванов исә Ржев якларыннан булып тел һәм академик группаларның танылган әйдәп баручысы иде Курсыбызның соңгы елларында ул институтның комсомол комитетын җитәкләде Укып чыккач. СССРның Һиндстандагы илчесе Пеговның ярдәмчесе булып эшләде Бер биш-алты ел эчендә атташе дәрәҗәсеннән икенче секретарьлыкка күтәрелде Аның шефы, Пегов Тышкы эшләр министрының кадрлар буенча урынбасары булып алуга, Ивановны СССРның Вашингтондагы илчелегенә беренче секретарь итеп билгеләделәр Аннары ул күпмедер вакыт министрлыкның бер бүлегендә киңәшче иде һәм көтмәгәндә СССРның Калькуттадагы генераль консуллыгында зур гына дәрәҗәгә лаек булды Аннан кайткач, сиксәненче еллар азагында. Женя министрлыкта бүлек мөдире иде инде Әмма ГКЧП (татарчасы Гадәттән тыш хәлләрнең Дәүләт Комитеты була бугай) көннәрендә ул СССРның шул чактагы вице-президенты, иске дусты Янаевны ашыгып яклап янды Тышкы эшләр министры Бессмертных белән бергә ул да эшен ташлап китәргә мәҗбүр булды Шуннан соң бер биш еллап Женя Иванов Тышкы сәясәт ассоциациясе җәмгыятенең башкаручы директоры хезмәтендә иде Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министры булып академик Е. Примаков килгәч. Женяга Тышкы эшләр разведкасы хезмәте директоры генерал В Трубников ярдәм игте Женя Иванов безнең ведомствода яңадан өлкән киңәшче булып алды Ә бер елдан соң ул Россиянең Бангладештагы илчесе итеп тәгаенләнде Профессорларыбыз ИНСТИТУТТА югары әзерлекле өлкән һәм яшь буын укытучылар укыта иде Алар арасында исемнәре дөньяга танылган күренекле шәхесләр дә бар иде, әлбәттә Аерым алганда, халыкара хокук кафедрасында профессорлар Крылов, Кожевников, Тункин кебек төрле вакытларда Гаагадагы Халыкара Судта яки башка халыкара хокук оешмаларында Россия вәкилләре булган кешеләр эшләде Халыкара икътисади мөнәсәбәтләр буенча профессор Н Н Любимов укытты. Ул яшь Совет республикасы делегациясен Г В Чичерин җитәкләгән чорда ук атаклы Генуя конференциясендә катнашкан Бу фәннән имтиханны миннән профессор В Масленников алды анысы Ерак Көнчыгыш республикасының элекке Тышкы эшләр министры булган Рус әдәбиятыннан профессор В Сидоровның, төрки телләрдән профессор В. Насиловның. гарәп теленнән профессор X Барановның кызыклы лекцияләре дә истә калган Һиндстан әдәбияты һәм мәдәнияте буенча лекцияләрне киләчәктә академик һәм Неру премиясе лауреаты булачак Е Челышев укыды Ул Һинд телләре кафедрасы мөдире дә иде Көньяк Азия икътисады географиясен профессор Н Соловьева. Һиндстан белән Пакистан икътисадын профессор А. Медовой. Пакистанның яңа тарихы һәм тышкы сәясәтен профессор Ю Ганковскийлар укытты Өлкән курсларда урду теленең әдәби һәм җанлы сөйләмен профессор Зоэ Ансаридан өйрәндек, ул үзе Һиндстаннан. танылган әдәбият галиме һәм шагыйрь иде “Прогресс- нәшриятында да эшләп, марксизм классиклары һәм В И Ленинның 55 томлы тулы әсәрләр җыелмасын урду теленә тәрҗемә итү белән мәшгуль булды. Дипломатик академиядә исә һинд һәм урду телләрен филология фәннәре докторы, профессор С Дымшиц укытты. Үзенең докторлык диссертациясен Һиндстанга барып һинд телендә яклаган, соңрак Неру премиясен алган кеше иде ул Институтыбызда философия кафедрасы бик көчле булды Аның горурлыгы яшь доцентлар Д Ермоленко. Н Замошкин Ю Семеновлар иде Алар хәзерге социаль-сәяси тормышны һәм фәндәге яңалыкларны бик тиз тотып ала килделәр Профессор Н Замошкин соңрак советларның сәяси социология үзәгенә нигез салды Ю Семенов исә атаклы химия галиме академик Н Н Семеновның улы иде Гыйльми даирәләрдә элемтәләре булганлыктан Ю Семенов безгә совет һәм дөнья фәненең билгеле вәкилләре белән очраштырулар оештырып торды Академиклардан Капица, Ландау, Семенов, әле ул чакта бик яшь фәннәр докторы В Гольданский белән очрашулар һаман да онытылмый Байтак еллар үткәч, Мәскәү тирәләрендәге бер санаторийда миңа академик Гольданский белән якыннанрак танышырга туры килде. Ул мине үзе җитәкләгән химия-физика институтына да чакырган иде әле 1991 елда мин СССРның Непалдагы вакытлы ышанычлысы эшләрен башкарганда. Берләшкән Милләтләр Оешмасы үткәргән халыкара конференциягә совет галимнәренең дә кайберләрен чакырырга мөмкинлек туды. Үзем шәхсән белгән галимнәрдән академик В Гольданскийны. Шәрекъ иллләрен өйрәнү институты директоры М Капицаны һәм «Педагоглар иминлек өчен» ассоциациясе рәисе В Кабатченконы чакырырга булдым Алар арасыннан бары тик В. Кабатченко гына килә алды, ул Непалда булуыннан бик канәгать калган иде Соңрак В Гольданский, үзенең Мәскәүдән читтә ялда булуы сәбәпле, килә алмаганын хәбәр итте Профессор М Капица да, бик җылы телеграмма җибәреп, телеграммасын шундый сүзләр белән тәмамлаган иде: «Дустым, больницадан чыгу белән бер җай табып, сине Эверест таулары итәгендә күрермен һәм без әле берәр чәркә «\Л/Һ11е Ноиозе»не дә Һимапай таулары хөрмәтенә күтәреп куярбыз»,—дигән Мин. МГИМОда һәм Дипломатик академиядә аның лекцияләрен тыңласам да. үземне турыдан-туры Капица шәкерте дип әйтә алмыйм Аның кул астында бары тик бер ел чамасы гына эшләп алдым, ул мине хәтерләп тә калмагандыр әле. Минем өчен бик авыр булган 1966 ел иде ул. Калимантан атавында (Индонезия) ике мәртәбә көчле тропик бизгәк белән авырып, Мәскәү- гә кайтырга мәҗбүр булган идем. Терелгәч, үзебезнең системада башка эшкә күчәргә теләк белдердем Әмма түрәләрем яңадан Калимантанга китәргә теләмәгәнем өчен мине «өйрәтергә» карар кылдылар булса кирәк. Яңа эшкә билгеләмичә теңкәгә тиделәр, хәтта, сәламәтлегем начарлану сәбәпле, дигән сылтау белән тышкы сәяси системадан куу белән үк яный башладылар Менә шул чагында М. Капица миңа ярдәм кулын сузды СССР Тышкы эшләр министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш бүлеге җитәкчесе буларак, ул мине үз бүлегенә урнаштырды Аның дәрәҗәсендәге түрәләр андый мәрхәмәтлелекне бик сирәк очракта гына эшли иделәр Мин остазыма чиксез рәхмәтлемен! Укытучым Рерих БЕЗНЕҢ иң кызыклы һәм иң белемле укытучыбыз, һичшиксез, профессор Юрий Николаевич Рерих—атаклы рәссам һәм фикер иясе Н. К Рерихның өлкән улы булды Ул Мәскәү дә даими яшәр өчен бары тик илленче еллар азагында гына күчеп килгән иде XX гасыр уртасының Тибет белгечлеге буенча иң зур галиме, дөньяга исеме танылган тарихчы шәрекъ илләре белгече безгә Һиндстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихы буенча лекцияләр укыды Юрий Николаевич уртача гәүдәле, тыгыз бәдәнле, пөхтә итеп кыркылган чал сакаллы кеше иде Аның лекцияләре семинар дәресләре белән аралаштырып алып барыла Ул дәресләрдә без Һиндстан тарихының теге яки бу өлкәләре турында үз фикерләребезне сөйләп бирергә тиеш булабыз «Үз фикерләребез» дигәне Рәсәйнең шул вакыттагы рәсми чыганакларыннан гына алына иде. Әмма аларда күбесенчә шул чорның социаль-сәяси хәлләренә марксистик фикер йөртү хас булып, андый бәяләргә күнекмәгән профессорыбыз бераз уңайсызлана да иде шикелле Студент аның сорауларына җавап бирә алмаса, ул тагын да ныграк уңайсызлана, кызарына һәм гафу үтенә башлый Аннары үзе студент өчен җавап бирергә тотына әмма студентның күзенә карамый Ә теге юньсезе ник шунда бер оялсын! Ю Н Рерих үз ватанында бик аз, нибары ике ел чамасы гына яшәп калды. Юрий Николаевич гадәттә лекция башланырга 10-15 минут алданрак килә иде Бервакыт без аның килгәнен көтеп озаграк утырдык Шул вакытта ишектән пооФессор С Дымщиц килеп керде дә берничә сәгать элек кенә Ю Н. Рерихның йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булганын белдерде. 1960 елның 22 маенда 9. .к.У.ми Укытучыбызны соңгы юлына озаттык, аңа әле алтмыш яшь тә тулмаган иде Ю Н Рерихны Мәскәүнең Новодевичье зиратына җирләделәр. Кабер тактасына “Дөнья байрагы» символы төшерелгән иде ак тактадагы зур түгәрәк уртасына өч кечкенә кызыл түгәрәк ясалган зур түгәрәк исә «Тормыш синтезы» Н К. Рерих бу символны болай аңлата торган булган: Мәңгелек (зур түгәрәк), ул Үткәнне. Бүгенгене һәм Киләчәкне чагылдыра (өч кечкенә түгәрәк) Бу символ Рерихлар гаиләсенең тормыш кагыйдәсе булып хезмәт иткән. Без үзебездәге милли байлыкларны, илнең рухи кыйммәтләрен саклый белмибез Бөекләрнең бөеклеген дә бик соңлап аңлыйбыз. Без ничектер һәрнәрсәне кешеләрчә һәм дәүләтчә итеп эшли алмыйбыз. Дөньяның иң бөек гуманисты һәм бөек рәссамы Н. К Рерих картлыгында тарихи ватанына кайтырга хыялланган. Ул бөтен дөньяга танылган рәсемнәренең зур өлешен иленә васыять итеп калдырган. Аның улы Ю Н. Рерих Россиягә кайткан, әмма без аны да лаеклы каршы ала белмәгәнбез, фәнни эшчәнлеген дәвам итү өчен тиешле шартларны да тудыра алмаганбыз. Юрий Николаевичның бертуганы С Н Рерих та үзен Россиядә күмүләрен үтенгән Рәсемнәренең күбесен Мәскәүдәге Рерих үзәгенә тапшыруларын сораган Ләкин Россия аның бу теләкләрен вакытында һәм тулысынча үти алмаган Мәскәүдәге Рерих үзәге бик соңлап төзелгән, ул әле хәзер дә эшләнеп бетмәгән хәлдә С. Н Рерихны Һиндстанда җирләгәннәр Россиягә васыять итеп калдырган күп санлы рәсемнәре дә чит-ят кулларга таралып беткән Аталы-уллы рәссам Рерихларның рәсемнәре дә, Ю. Рерихның фәнни хезмәтләре дә дөнья буйлап таралган. Егерменче еллар ахырында Н К. Рерих Кашмирда Һималай институты »Урусвати»ны («Иртәнге йолдыз яктысы»н) төзегән Рерихларның васыяте буенча, ул институт Россиянең милкенә әверелгән, әмма, акча булмау сәбәпле, ул хәзер ташландык хәлдә икән Әле рәссам исән чакта ук, егерменче-утызынчы елларда бөтен дөньяда Н К. Рерих җәмгыятьләре һәм берләшмәләре оеша Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр илләренең кайберләрендә (мәсәлән, Казакь- станда) Рерих җәмгыятьләре тулысынча бары тик аларга табынучылар хисабына гына яши һәм эшләп килә. 1997 елда мине Россиянең Алма-Атадагы илчелегенә эшкә җибәрделәр. Мин анда Рерих җәмгыятенә әгъза булып кердем һәм зур теләк белән аның эшенә катнашып киттем Без. нигездә Рерихлар гаиләсенең истәлекле көннәренә багышлап, һәр ай саен җыелышлар үткәрә килдек Моның өчен җәмгыять әгъзалары үзләре теләп биргән акчаларга бер залны арендага алдык. Шундый җыелышларның берсендә мин дә чыгыш ясадым, Ю Н Рерих турында истәлекләрем белән уртаклаштым Алма-Атадагы студентлар сарае янында Рерихлар аллеясе булдырдык Анда мин утырткан нарат агачы да үсеп килә Квартирым шунда якын гына иде, ял көннәремдә еш кына шул аллеядә йөри идем Шунда ерак калган алтмышынчы еллардагы студент тормышымны, Ю Н Рерихның лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирешеп, ул бөек шәхес белән аралашкан чакларымны исемә төшерә идем Дипломатик академия МИҢА абруе белән МГИМОдан һич калышмаган, әмма гади халыкка аз таныш булган уку йортында да ике тапкыр укырга насыйп булды Ул Тышкы эшләр министрлыгына караган Дипломатик академия иде Дистә ярым еллар чамасы тегеләйме-болаймы мин шул уку йорты белән бәйле булдым. 1976 1978 елларда академиянең дипломатлар әзерләү факультетында тыңлаучы, ә инде 1986—1987 елларда СССР Тышкы эшләр министрлыгының җитәкче кадрларын әзерләү буенча югары курсларда укыдым, 1978 -1980 елларда ук читтән торып аспирантура тәмамлаган идем Академиянең ике факультеты бар берсе номенклатур партия хезмәткәрләреннән торган, алардан дипломатлар әзерләү өчен өчьеллык, икенчесе «үсештәге дипломатларның» урта буыны өчен икееллык факультетлар иде Соңгысына МГИМОда укып чыгып, чит илләрдә унар ел чамасы эшләгәннәрне ала иделәр Кабул итү конкурс буенча биш имтихан нәтиҗәләренә карап башкарыла «Үсештәге дипломатларның» урта буыны өчен анда укып чыгу өлкән дипломатлар беренче секретарьлар һәм киңәшчеләр дәрәҗәсенә күчү мөмкинлеге бирә Дипломатик академиядә уку елларым, мөгаен, тормышымның иң матур чоры булгандыр Чит телләрнең әлифбасын, халыкара хокук һәм тарих фәннәрен авыр үзләштерүче партия кадрларыннан аермалы буларак, безгә уку җиңел бирелә иде Мин биредә инглиз, урду һәм һинд телләремне тагын да камилләштердем, алар өстенә бераз француз телен дә өйрәнеп, имтихан тапшырдым Ике ел уку дәверемдә мин биредә утызлап имтихан бирдем! Укыту программасына күп төрле фәннәр керә Илнең эчке тормышына кагылышлы мәсьәләләр буенча бары тик СССР хөкүмәтенең министр урынбасарлары гына чыгыш ясый Җәй көне безне Тула өлкәсенең эше белән танышырга алып бардылар. Өлкәнең беренче секретаре Юнак үзе каршы алды, чөнки аның улы да академиядә укый иде. Бер көнебезне Ленин исемендәге үрнәк колхозда үткәрдек Колхоз рәисе Социалистик Хезмәт Герое. Югары Совет депутаты В Стародубцев иде Ул хәзер Тула өлкәсенең губернаторы Энесе исә бер совхоз директоры иде Тула өлкәсендә без ярты ай булдык Моны безнең өчен чит илләрдә озак еллар эшләгәндә -өйдәге хәлләрне^ онытмаска, совет чынбарлыгына -чумарга» кирәкле чара итеп эшләделәр Академияне тәмамлап чыкканнан соң. безне Себергә дә алып бардылар Гаҗәеп матур, дөньяда бердәнбер Байкал күле тирәсендә без шулай ук ике атна чамасы булдык. Дипломатик академияне 1978 елда тәмамлап чыккач, мине кадрлар идарәсе өченче тапкыр Пакистанга яки Һиндстанга җибәрмәкче булды Мин бу тәкъдимне бик авырлык белән генә кире кага алдым Ул илләрдәге СССР илчелекләрендә урта мәктәп юк. ә кызым Гөлнара инде алтынчы сыйныф укучысы иде. Минем аны Тышкы эшләр министрлыгының шәһәрдән читтәге интернатында калдырасым килми, аның әбиләре үз әнием 1973 елда, ә хатынымның әнисе аннан да иртәрәк вафат булган иде Шуннан мине Тышкы эшләр министрлыгының бер бүлегенә сектор җитәкчесе итеп билгеләделәр. Мин СССРның Көньяк Азия дәүләтләре Шри-Ланка белән Мальдив Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләре өчен тулысынча җаваплы булдым Күптән түгел генә үзем өчен истәлекле ул бинада яңадан бер атна булырга туры килде 1997 елда мин анда дәүләт имтиханнары комиссиясе әгъзасы сыйфатында эшләдем Без Дипломатик академияне тәмамлап чыгучылардан «Хәзерге халыкара мөнәсәбәтләр тарихы» дигән төп фән буенча имтихан алдык Студентларның, бигрәк тә Бәйсез дәүләт илләреннән килгәннәренең гомуми әзерлеге бөтенләй булмаганга исем китте Дәүләт имтиханнарында һич булмаган хәл килеп чыкты Грузиянең ике студентына комиссия начар билгеләр куйды Асылда аларның бу фәннән хәбәрдәр түгеллекләре күренде Бу вакыйга чүт кенә халыкара скандал китереп чыгармый калды. Икенче көнне үк академия ректоры янына җилләнеп Г рузиянең Россиядәге илчесе Лордкипанидзе килеп җиткән. Ул «дусларча ил студентларына дискриминацион караш» булганлыгына телдән протест белдергән. Имеш. Грузия дусларча чит ил! Ректор әлеге надан студентларга берничә көннән үк яңадан имтихан тапшыру билгеләгән Мин бу ямьсез спектакльдә катнашудан катгый рәвештә баш тарттым Минем «Пакистанның икътисади дипломатиясе (1960- 1970 еллар)» дигән хезмәтем Дипломатик академиянең 1979 елгы ябык җыентыгында басылып чыкты Ул икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация хезмәтен дә үтәде. Бу инде дипломатның камилләшү һәм әзерлеге юлында барлык төр баскычларны үтүе дигән сүз иде Алда Тышкы эшләр министрлыгының Смоленск мәйданындагы бинасында үзәк аппаратның өлкән дипломатик хезмәткәре киңәшче булып, аннары дөньяның төрле почмакларында Бухарестта. Катмандуда. Коломбода, Бишкекта һәм Алма-Атада егерме ел эшләү көтә иде мине