Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺАМАН КҮКЛӘР ЯКЛАМАС. ҖИРДӘ ҮЗЕҢ ЙОКЛАМА

Мәңгелек Мәңгелеккә үтеп баруынча Бер гомергә генә тукталдым. Җирнең мәхәббәтле җаннарыннан Йөрәгемә сүнмәс ут алдым. Бер гомергә генә тукталдым да, Мәңгелеккә калдым монда мин. Сөю канатлары талу белми— Җырлар моңы дәшкән юлда мин. Җирнең мәхәббәтле җаннарыннан Йолдызлар да күктә кабына. Чит туфракта шәһит калганнары Чулпан булып калка таңында. Йөрәгемә сүнмәс ут алдым мин, Варислар да яшәр мәл белеп, Гомерләрнең генә чиге була. Омтылыш ул уттай мәңгелек. Ашыктыкмы әллә Бүгеннәрне Киләчәккә һаман алмашып - Истәлекләр күпереннән күңел Ике арада йөри адашып. Шәүкәт ГАЛИЕВ (1928) — Татарстанның халык шагыйре: лирика, балалар өчен һәм юмор- сатира өлкәсенә караган әсәрләрен туплаган щпсанлы шигырь китаплары. 2002 елда дөнья кцргән биш томлык Сайланма әсәрләр авторы. Г. Тукай исемендәге Дщләт премиясе лауреаты. Казанда яши. Офык түрләрендә иде бәхет. Артта калган якты офыклар - Хәзергенең эңгер-меңгеренә Үткән таңнарыңны кушып бар. һәр заманның яңа мәхәббәте. Без ятсынган үзгә җыры да. ...Артта калган офыкларга каран Кайнар йөрәкләрдә җылынам... Суындылар язлар... Ромашкалар быел үпкәләгән. Башны чайкап чнткә карыйлар. Язлардан да соңга калын килдем. Мин гаепле бугай, җаныйлар. Сез һаман саф. сез һаман да яна. Сез һаман да күңел түрендә. Мәхәббәтнең кайнар төсе сүнми. Еллар, еллар гына сүрелә. Исәнлэшү-хушлашулар бергә. Җәй кояшы бара шул баен. Яшьлегемнән килгән сөенечләр Ромашкалар калды моңаеп... Зәңгәр күкләр офык тулы. Ак болытлар ту ктан калган. Иркенлекне иңләп гизгән Җилләр ахры арган-талган. Җанга якын тын манзара... Үткәннәрме? Бүгенме бу? Бездән соң да җәйрәп ятыр Килер дәвер түгелме бу? Офыкларның чиген узып Уйнар иген дулкыннары. Минем күзләр белән сыйпар Кемнәр килен шул кырларны. Тып-тын бер көн Карт өянкеләр Оеп торалар. Тыныч тынлыкны Тоеп торалар. Әткәң кайтыр дип. Әнкәй көтәдер, Юатып кына Еллар үтәдер. Офыклар йоткан Бөтен тавышны. Яңгыр томаны Моңсу, сагышлы. Юллар китте дә. Кире кайтмады. Өметләремне Томан каплады. Бала чагыммы. Төшемме, өнме. Өркетмәче, җил. Серле бу көнне. Ә бүген никтер Күңелем тула. Мина кушылып. Яңгыр, бер җыла. Бәпкә үләнле Чирәмнәрем бу. Тәпи йөрергә Өйрәнгәнем бу. Тик шушы көндәй Бул син шым гына. Үксез үксүе һәрчак тын гына... Әрнүләр Мохтаҗлык белән Язмышын иңгә Алды ятимнәр. Тылда җиңгәнгә Ямаулы еллар. Явызлык белән Янаулы еллар— Бармы йә. тиңнәр? Безнең яшьлекнең Юллар дәшә дә. Юк сиңа урын. ...Тынычта туар Язмышы булды. Киртәле булды, Юлларны буды. Тук һәм муг буын. Күпме хыяллар Имгәнеп калды. Күпме омтылыш Имәнеп калды. «Без—менә кем!» дип. Өстән карарлар. Күңелдә сызлар Иске яралар. Корбаннар җиңгән Ертык бәхеткә Ямаулы еллар— Тагын безгә ул Янаулы еллар... Ватан сугышы— Күмелгән җиргә Атам сулышы... Шулайрак шул Берәүләр барыр заман, Берәүләр калыр заман. Кемнәрдер елар заман, Интегеп түзәр заман. Кемгәдер җүлэр заман. Кемгәдер кызык заман. Сырхаулы, бозык заман. Уңга-сулга карамый, Үзен-үзе аңламый. Тәгәри... артка табан. Ничек әйтсәң дә таман. Хәлләр яхшы ук яман. Менә шундый бу заман! Мөмкинлек Бер тарлыкка—бер киңлек. Ходай бирде мөмкинлек. Дәртләндек тә җилкендек. Бер зарландык, бер көлдек. Булмас микән бәхетләр Кояш чыккан бер көнлек? һаман күкләр якламас. Җирдә үзең йоклама! Яши татар Урам—урланган. Тыкрыгы тан-тар, Үткән-сүткәннәр Сүгәр дә таптар. Эредән кубып Вак-төяк сатар. Бирешмәс татар! Базарны мактарБаш сау булсын дип. Үзен юатыр. Күзләрен йомса. Телен югалтыр. Кыйбласы аның Н.жъ дүрт тарафтыр. Без до кимсетсәк. Аны кем мактар? Тарихын саклар Яшәсен татар! Үзем дә татар. Чит кавемнәргә Нәсел таратыр. Сөйләп торам бит Ак сакал, ах, сакал! Былтыр күрдем яшьтәшемне. Сүрелгән, сүнеп бара. Картлык шатлык түгел, днеп, Бөкрәеп, сеңеп бара. Кул селтәгән дөньясына. Кырынуын ташлаган. Узды гомер калды күмер. Диеп йөри башлаган. Быел күргәч, танымыйча Яныннан ук узганмын. Күрәм. ак сакаллы берәү Елмаеп кул сузганын. Нинди кыланчык агай. лнм. Күзләрендә мутлык бар. Хәрәкәте, көлүендә Ташып торган шуклык бар. Әллә танымый инде, днп. Үз итеп миңа дәште. Күзлегем алламый инде Бу бит былтыр! ы яшьтн! Сакал сине яшәрткән! дип. Карадым гаҗәп итеп. Зарланып туйдым да, менә Үстердем мәзәк итеп! Язмыш кара сакал булса. Без акка алмаштырып. Яшик яшьлекне яшерен Картлыкны алдаштырып! Әтисе сакалын тарта Елыйсы килгән малай. Үз сакалы белән уйный Картлыктан көлгән бабай. «Татар тангосы» Сара апа Садыйкова иҗагы 1942 елны (бОел элек) •Кетам сине* тангосы белән башлана Музыка ул күнелләрнен Илһамлы серләшүе, Мон телендә, сүзсез генә Татарча сөйләшүе. Кайгы-сагыштан юатып Көй туа. күнел булгач. Йөрәге булганнар аңлар— Кирәкми аңа тылмач. Туган телем, бәгырькәем, Син сандугач оясы, Сараларны сайлап кына Кочагыңа җыясың. Милли моңнар күңелләрнең Сайрашып сөйләшүе. Үлемсез җаннар телендә Сагынып серләшүе... Төш юрау Ак аргамак җиктем мин төшемдә. Барам печән салган арбада. Бала чактагыдай сөенечем Тугарылган соң кай арада,— Куып тотыйм дисәм, уйнап качар. Мин яратып аңа карадым. Көтеп алды үзе, ялын сыйпап, Тән җылысын тоеп барамын. Йөгәне юк икән, кирәкми дә, Болай барулары уңай ла. Безнең шушы якынлыкны күреп Ап-ак чәчле агай елмая... ...Көнем үткән иде бик талчыгып— Әйтерсеңлә тәмам арган ат. Төшкә иңеп җанга канат бирде «Илһам» атлы ап-ак аргамак! Өсте һәм Йә чәчү өсте. Йә печән өсте. Йә урак өсте... Өсте-өстенә Эш тә эш кенә! Берсе-берсенә һаман ялгана. Авыл халкына Кайчан ял аңа? Әһә, кыш килер. Кышын ял туар— Аюдай йоклап Чыкса мал-туар? Итен дә үстер. Иген ик. Авыл, Бөтен ил көтә— Кирәк бит, Авыл! Эшләгән өчен Түләү дисеңме? Нәрсә булганын Күрдең ич инде— асты Тырышу ахры Катырак булды. Икмәк ахрысы Артыграк уңды. Кая куярга— Күп булгач, арзан, Хәзер дөньяга Хуҗа бит базар. Техника кыйммәт. Тишек шул кесә, Ах. комбайн да Шул кырда үссә... Карама инде Хезмәт хакына, Эшли генә күр Алла хакына: Чәчү өсте дә. Печән өсте дә. Урак өсте дә Килеп тора бит Өсте-өстенә. Нинди ял снна. Нинди аш өсте? һәрвакыт әзер. Син бит баш өсте! Сынатмый иле Безнен татарлар. Әзергә хәзер Алып-сатарлар. Менә кемнәргә Гел сөтнең өсте! Өсте дә өсте. Үсте дә үсте... Өсте әйбәт тә. Нншләр сон асты? Шул сорау өскә Чыкты да басты! Бәхет кайда? Снн карыйсын Үткәннәрдән, Күптәннәрдән. Киләчәкне Көткәннәрдән. Снн торасын Сөенешкән. Сыенышкан. Сөеп дәшкән Ак чәчәкләр Арасында. Син сыныйсын Айлы төннәр. Нурлы көннәр. Моңлы өннәр Тарафыннан. Син сорыйсын: Ничек эшен? Мин әйтәмен: Үзең төшен Яңа юллар Түшәп яшим; Бик шәп яшнм Үткәннәрне Күшәп яшим... Бәхетле без. Бәхет өмет Иткән чакта. Шунда ул, дип. Киләчәктән Көткән чакта. 2001 2003