Логотип Казан Утлары
Публицистика

Юк, өметләр өзелмәсен иде шул!

М ин хатын-кыз әдибәләребезнең әсәрләрен кызыксынып укып барам. Уңышларына сөенәм, кимчелекләренә көенәм. Аларның әсәрләрендә үзләренә хас мөлаемлык, йөрәкләрне тетрәндерә торган тирән хисләр сине биләп ала. «Казан утлары»нын быелгы 5 нче санында Гөлчәчәк ханым Галиеванын «Өзелгән өмет» исемле повесте басылды. Мин аны йотлыгып, бер сулышта укып чыктым. Аның темасы да, язылыш стиле дә, теле дә мөлаем, матур. Әсәрнең героинясы Талия чын матур, нәфис зат, ләкин язмышын уйлап җиткермичә, ялгышкан кыз булып, шуның белән өмете өзелгән нәфис ханым булып күз алдына килеп баса. Әлбәттә, хатын-кыз тирән хислерәк була һәм сөйгәненең ялгышын, кылган хыянәтен гафу итә. Ә нигә Ахиярны да, Талиянең үзен дә башкачарак итеп бирмәскә иде, нигә баланын да, ананың да өметен өзмичә, аларны саклап калмаска иде авторга? Бу әсәрне укыгач, тормышында ялгышуга юл куйган, ә аннары нык үкенгән җилбәзәгрәк хатын-кызда да өмет уяныр иде. Уйланыгыз әле, Гөлчәчәк ханым, бәлки Ахиярның гафу итүе Талиягә дә сабак булыр, гаилә тормышының матур дәвам итүенә өмет уятыр, киләчәктә ул Ахиярның саф мәхәббәте алдында баш ияр, алай гына да түгел, ул аны яңадан тугандай итәр. Укучыда исә: карале, ә бит болай булып китүе дә мөмкин, дигән уй туар иде. Укыганда күңелдә җылы хисләр уяткан Ахияр белән Талиянең бәхетенә куандырыр, үзенен тормышында да сабак булыр иде кебек. Шулай бит? Сындырып ташлавы бик җиңел, ялгавы, эзсез ялгануга ирешүе бик катлаулы. Моның өчен зур рухи көч кирәк. Ә бит безнең бүгенге чорда җимерелгән гаиләләр күбәя бара, аны туктату, һич югында киметү зарур гамәлдер. Күпме ятим балалар, ялгыз аналар йөрәкләрне телгәли? Уйлап җиткермичә, бик җиңел генә өйләнеп, шулай җинел генә аерылышуларны чикли торган, яшьләребезне ныграк уйланырга этәрүче, кабаланып, җимереп ташлаулардан сакларга өндәүче әсәрләр кирәк безгә. Гөлчәчәк ханым тетрәндергеч күренешләрне оста тасвирлый. Мәсәлән, анын «Барсам» («К.У'.» 2002 ел, 12 сан) хикәясе моның ачык мисалы. Хисләрне тирән итеп бирә белү зур осталык таләп итә бит. Мин бу әдибә ханымга киләчәктә дә тирән хисләрдән качмыйча, аларны тетрәндергеч итеп бирә алуын, күңелләрдә тетрәндергеч хисләр уятуын, кыенлыкларны җинеп чыгучы әдипләр кебек иҗат итү сукмагыннан тайпылмавын телим. Уңышлар сезгә, Гөлчәчәк ханым! Мине сезнең кебек әдибәләрнен татарыбызда туа торуы куандыра. Фирдәвес БОЛГАРСКАЯ, Казан.