Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫЛСЫМЛЫ АЧКЫЧ

С оңгы елларда Татарстан һәм. гомумән, татар халкы тарихын күпьяклы фәнни өйрәнү, кин колачлы гыйльми һәм археологик эзләнүләр тормышка ашырыла, мона кадәр тупланган фәнни мәгълүматны системалаштыруга омтылыш ясала башлады “Татар энциклопедик сүзлеге”, биш томлы “Татар энциклопедиясе”нен беренче томы басылып чыгу әнә шул гаять кин колачлы эшчәнлекнен гамәли чагылышы ул. Татар һәм урыс телләрендә зур тиражлар белән фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслекләр. уку ярдәмлекләре зур тиражлар белән чыгарыла. Югары академик кимәлдә. дөнья фәне казанышларына таянып башкарылган бу хезмәтләр халкыбызның бик борынгы заманнардагы. урта гасырлардагы яшәү рәвешен, татар халкының формалашуын, милләт буларак оешуын һәм. ниһаять, татарларның дөнья тарихында тоткан ролен анык күзалларга мөмкинлек бирә. Ул китапларга аерым тукталып тормастан. бу юнәлештә башкарылып килгән икенче бер мөһим юнәлешкә дә игътибарны юнәлтәсе килә. Анысы—аерым төбәкләр. районнар һәм шәһәрләр, һәм хәтта тарихыбызда сизелерлек урын тоткан аерым авыллар тарихын жентекләп өйрәнү. Бу эшкә, гадәттә, туган якларына жаны-тәне белән гашыйк жанатар-энтузиастлар. һәвәскәр тарихчылар. язучылар һәм журналистлар алына. Аерым кимчелекләре дә булуга карамастан, ул китаплар тулаем халкыбыз. дәүләтчелегебез тарихын өйрәнүгә билгеле бер өлеш кертәләр һәм. табигый ки. үсеп килүче яшь буында туган жиргә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз зур роль уйныйлар. Моннан берничә еллар элек туган як тарихы белән кызыксынучылар кулына Апае. Әлки. Зәй. Алексеевск. Саба. Актаныш һәм башка районнар тарихын чагылдырган саллы-саллы китаплар килеп кергән иде инде. Аларнын кайберләре районның үткәненә һәм бүгенгесенә кагылышлы мәкаләләр, фәнни язмалардан тупланган жыентыктан гыйбарәт булса, кайберләре колачлаган мәгълүматларының тулылыгы, аларны билгеле бер системага салырга омтылу жәһәтеннән чын мәгънәсендә энциклопедик төсмер ала. Соңгылары рәтендә мин әле күптән түгел генә басылып чыккан “Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр” жыентыгын да күрсәтер идем. Кайсы ягы белән белән игътибарны жәлеп итә сон бу хезмәт? Беренчедән. китапта районның гомуми физик-географик характеристикасы кин чагылыш таба. Икенчедән. "Чал тарих ниләр сөйли". “Районның археологик истәлекләре”. “XVI-XVII гасырларда демографик процесслар". Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы. 2003. 232 бит "Мөслим һәм башка кайбер авылларның барлыкка килүе". "Халыкның шөгыле, төбәкнең икътисади хәле" кебек бүлекләрдә төбәк халкының тарихы борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстанда яшәгән халыкларның уртак язмышы фонында һәм азар белән тыгыз бәйләнештә яктыртыла Шунын белән бергә, китапта мәгърифәт һәм мәдәният үсешенен төрле этаплары, халыкның көнкүреше, районда туып- үскән күренекле шәхесләр, житәкче кадрлар, авыллар, предприятиеләр һәм оешмалар турында да тулы мәгълүмат табарга мөмкин. "Һәр төбәкнен үзенә генә хас кабатланмас табигате, тарихы, халкынын матур традиция-йолалары, күркәм шәхесләре була,—дип яза китапнын кереш сүзендә район хакимияте башлыгы Ришат Хәбипов. —Күптәннән сыналган чынбарлык-тарихын белмәгән халыкмын киләчәге юк, үткәнне белмичә торып, киләчәкне корып булмый Алдагы тормышыбыз өметле, киләчәк буын ышанычлы булып үссен дисәк, без халкыбыз үткән юлны тирәнтен өйрәнергә бурычлы Гасырлар буена тупланган бай мирасны һәм тәҗрибәне үзләштереп без асылыбызга кайтачакбыз. Әлеге байлыкны халкыбызга, балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшыру-безнен изге вазифа. Менә шул зарурияттән чыгып, районыбыз тарихына караган хезмәтне халыкка җиткерүне кирәк дип таптык” Нинди байлык, нинди мирас һәм нинди тәҗрибә турында сүз бара сон? Мина калса, беренче чиратта сүз рухи мирас, рухи байлык турында. Чонки кешеләрдән, алар тудырган әнә шул байлыктан башка бернинди иҗтимагый тарих була алмый Беренче карашка Мөслим районы әлләни зур да түгел. Татарстанмын ерак көнчыгышында 1466,2 квадрат км җир биләгән төбәктә бүгенге көндә 23,2 мен чамасы халык, нигездә, татар милләте вәкилләре яши Гомумтатар халкынын аерылгысыз бер өлеше булган мөслимлеләр уртак татар мәдәниятенә, әдәбиятына, фәненә, икътисадына кемнәрне биргән? Мөслимлеләр бүген кемнәр белән горурлана, кемнәрне яд итә? Мөслим дигәч тә, нишләптер, минем колагымда халкыбызның сөекле җырчысы, Мөслим кызы Зифа Басыйрованын кабатланмас монлы, бер үк вакытта дәртле һәм яшерен сагыш сизелеп торган үзенчатекле тавышы, ул гына җиренә җиткереп башкара белгән • Мөслим җыры янгырый башлый, күз алдыма Г Камал исемендәге Тагар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган "Зәңгәр шәл" спектаклендә якташыбыз Наил Әюпов тудырган онытылмас Булат образы килеп баса, күңелем төпкелләрендә Яна Сәет егете шагыйрь Зөлфәтнең шигъри юллары уяна. Тел ачылгач әйтә алсан: “Әни!"—дип. Тел ачылгач әйтә алсан. "Әти!"—дип,— Күзләренә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Сон минутта әйтә алсаң: "Әни!”—дип. Сон минутта әйтә алсаң: “Әти!"—дип,— Күзләренә яшьләр тыгылыр. Туган телен әнә шул булыр. Ә мөслимлеләрнен чыннан да горурланыр якташлары күп, бик күп икән бит! Аларнын барысын да саный китсәң гаять озын бер исемлек хасил булыр иде. “Советлар Союзы Каһарманнары Илдар Маннанов, ПетрДнспров, Гый- мазетдин Вәжетдинов, Дан орденнарының тулы кавалеры Бадыйк Салихов, Социалистик Хезмәт Каһарманнары Зәкәрия Кашапов. Лотфулла Мусин, фән һәм сәнгать эшлеклеләреннән фән докторлары Марсель Вәлитов, Васыйл Гайфуллин, Гегель Гәрәев, Марсель Бакиров, Хатмулла Габдуллин, Флүн Мусин, Борис Тимеркәсв. Равил Шәй- мәрдәнов, Альберт Галләмов, Дания Заһидуллина кебек галимнәр, шагыйрь һәм язучылардан Зөлфәт. Фоат Сад- риев, Флүс Латыйфи, Харрас Әюпов, Факил Сафин, Наис Гамбәр, Шәмсия Жиһангирова, спортчылардан СССР чемпионнары Виктор Шадрин, Фәиз Хужин һәм башка күренекле якташлары белән мөслимлеләр хаклы рәвештә горурлана”,—дип яза район хакиме Ришат Хәбипов. Китапта күпләр өчен ачыш булып яңгырарлык сәхифәләр байтак. Мәсәлән. 1938 елның сентябрендә Ка- енсаз авылы кешеләре басуда эшләгәндә коточкыч күкрәү һәм шартлау белән жиргә метеорит төшү күренешенең шаһитлары булалар Бу метеорит СССР Фәннәр Академиясе тарафыннан махсус хисапка алына һәм ана "Касн- саз" исеме бирелә. Фән очен гаять кыйммәтле бу табылдык дөньяда иң сирәк очрый торган метеоритлардан санала икән. Ык буенда табылган мамонт сөякләре, борынгы гигант мөгезборынның баш сөяге һәм башка сирәк табылдыклар да Мөслим музеенда кадерләп сакланалар Мөслим якларындагы халыкның чал тарихын раслаучы телсез шаһитлар да байтак. Ык елгасының ун як ярындагы калкулыкларда урнашкан Иске Вәрәш авылында XIII гасырга нисбәт ителгән борынгы каберлекләр. Шуган авылы янындагы калкулыкларда табылган Пьянобор һәм Кушнаренко чорына караган чакма, бронза һәм тимер эшләнмәләр, Иске Чакмак авылы янындагы борынгы каберлек әнә шундыйлардан Шөкер, болары сакланып калган. Ә бит күпме тарихи мирас, матди һәм рухи истәлекләр юкка чыга бара. Әйтик. Катмыш авылы янындагы борынгы зиратта бик матур язулы, зәвык белән эшләнгән кабер ташлары бар иде. Алар әле узган гасырның 70-80 елларына кадәр исән иде. Хәзер алар- нын эзе дә калмаган, юкка чыккан, таралган. Менә шундый истәлекләргә кадерле мөнәсәбәт булдыру, тарихның һәр сәхифәсенә изгеләрчә караш булдыру өчен дә кирәк бу китап. Һәм ахыр чиктә, киләчәк буыннар өчен дә кирәк бу китап! Кыскасы, хезмәтнең авторы— тарихчы энтузиаст Әхмәдулла Әхмәтгалиев гаять тә кирәкле һәм мөһим эш башкарган. Әлбәттә, ана һәвәскәр тарихчылар, укытучылар, музей хезмәткәрләре һәм район хакимиятенең дә зур һәм эшлекле ярдәме тигәндер. Шулай булмаса, бу кадәр саллы эшне башкарып чыгу өчен бер кеше гомере генә дә житмәс иде. Ләкин, ничек кенә булмасын. дистә еллар буе бөртекләп җыелган кадерле ядкарьләр, ниһаять, бер түбә астына тупланып, кызыксынучан һәм зирәк укучы кулына барып иреште. Туган якларына—Мөслим төбәгенә битараф булмаган һәр кеше бу хезмәтне үзендә булдырырга тиеш дип саныйм мин. Китап яхшы кәгазьдә, югары полиграфик эшләнеш белән "Чаллы типографиясе” дәүләт унитар предприятиесе басмаханәсендә нәшер ителгән. Төсле рәсемнәрдә бирелгән Мөслим ягынып кабатланмас матурлыгы, табигать күренешләре китапны тагын да тәэсирлерәк, затлырак итә. Аның тиражы 3000 данә. Редакторы күренекле язучы, Мөслимдә яшәп ижат итүче Фоат Садриев. Дөрес, беренче коймак төерле була, дигәндәй, әлегә хезмәттә кайбер төгәлсезлекләр, булган кадәр мәгълүматның тулаем ачылып җитмәве, тел кытыршылыклары кебек кайбер житешсезлекләр дә юк түгел. Әмма алар гына гажәеп зур энциклопедик бу хезмәтнең тулаем кыйммәтен киметә алмый. Бусы—беренче чирканчык алу гына дип беләм. Киләчәктә исә ул тагын да баетылып, төзәтелеп, эшкәртелеп кабат басылачак. Монысына иманым камил. Чөнки мөслимлеләр үз якларына гашыйкларча мөкиббән киткән затлардан. Туган якларына багышлап ижат ителгән йөзләрчә жырлар, шигырьләр, хикәяләр һәм зур күләмле әдәби әсәрләр дә шуны раслый. Зөлфәтнең мәгълүм шигырен аз гына үзгәртеп (монын өчен мине шагыйрь гафу итәр дип уйлыйм) болай дип язар идем мин: Чит җирләрдә мактаналсаң: “Мөслим!”— дип, Соң сулышта әйтә алсаң. "Мөслим!”— дип,— Күзләренә яшьләр тыгылыр. Туган илен әнә шул булыр. Татар халкының уртак язмышына дучар ителгән мөслимлеләр дә иксез-чиксез Рәсәйнең, БДБ нлләренен төрле якларына сибелгән бит. Бу китап аларны бер-берсенә якынайтучы, туганлык җепләрен яңартучы, тоташтыручы тылсымлы ачкыч та булып тоела миңа. Хәер, гомумән, Татарстан тарихы, анын географиясе белән кызыксынучылар өчен дә “Мөслим төбәге” китабы файдалы һәм кызыклы кулланма була ала. Флүс