Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТНЕҢ ТИРӘН ТАМЫРЛАРЫ

үптән түгел фольклорчы галим Фатих Урманченың "Борынгы миф һәм бүгенге шигырь" дигән гаять кызыклы тикшеренүе дөнья күрде.1 Китапның исеме үк кызыксыну уята Чыннан да, бик борынгы ыруглык җәмгыятенең тулы бер идеологик системасын тәшкил иткән мифология белән бүгенге зур үсеш-күтәрелешкә ирешкән татар шигърияте арасында нинди мөнәсәбәт-багланышлар булырга мөмкин соң? Китабыньщ "Мәсьәләнең асылы. Төп мәсьәлә” дигән бүлегендә автор бу сорауга методологик яктан ачык һәм төгәл итеп җавап бирә. Билгеле булганча, сәнгатьнең барлык 'Фатих Урманче. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш.—Казан: Школа, 2002, 260 бит. тирләре, шул жөмладан тел-сүз иҗаты да. борынгы мифология жиртегендо яралалар. Шигьрн әсәрләр иң әүвал телдән ижат ителеп, күп гасырлар дәвамында халык хәтерендә сакланып киләләр, яттан сөйләү, җырлау юлы белән башкарылалар Ягъни, поэзиянең күп кенә сәнгатьчә үзенчатекларе, сю&кегмсггивлары. сурәт-образлары. символлары. янәшәлекләре нәкъ менә халык авыз иҗатында формалаша. Алар соңрак фольклордан үсеп чыккан язма шигырьнең дәтогрыклы сыйфатлары, традицияләре булып әвереләләр. Шул рәвешчә, профессиональ поэзиянең тамырлары халык иҗаты аша борынгы мифологиягә барып тоташа Дөрес, кырыс совет чынбарлыгы, социалистик реализм кысалары шагыйрьләргә але күрсәтеп үтелгән традицияләрдән файдалану мом ки илекләрен бик нык чикләде Узган йознең алтмышынчы елларында “Хрущев җепшеге" белән үзен сиздерә башлаган һәм сиксәненче егларнын икенче яртысында, бигрәк тә туксанынчы елларда нык үсеп киткән үзгәртеп кору, сүз һәм вөҗдан иреге туу гына безнең шагыйрьләребезгә борынгы мәҗүсилек һәм ислам мифологиясенең поэтик арсеналыннан ктщфагтдалануга юл ачты. Димәк, күзәтелә торган китапның төп проблемасын язма шигъриятнең халык иҗаты белән бәйләнешен өйрәнү тәшкил итә. Ләкин моны ничек эшләргә? Кол Галидан алып санаганда, поэзиябезнең тарихы сигез гасырын тутырып килә ләбаса! Шуңа күрә дә автор тикшерү материалын бүгенге шигърият белән чикли. Ләкин аның талантлы вәкилләре дә шактыйга җыела бит. Бер китапка һич сыйдырырлык түгел Ф Урманче монда да отышлы юл сайлый: ул үзәккә бер зур фигураны куеп, эзләнүләрен шуның иҗаты буенча алып бара. Китапка "Татарстанның Халык шагыйре Равиз Фәйзуллин иҗатына бер караш" дигән өстәмә исем бирелү башта ук әнә шуны искәртеп куя. Әйе. бу күренекле шагыйрьнең иҗаты—хәзерге татар милли шигъриятенең иң бай һәм җитди бер өлеше. Аның кырыклап китабы дөнья күргән! Хикмәт саннарда гына да түгел. Шагыйрь иҗатынын җитлеккән дәвере җәмгыятебездәге яңарыш чорына туры килде, алай гына да түгел, ул бу чорның туасын алдан тоеп, көтеп алды, аның хәбәрчесе булды "Равил Фәйзуллин иҗатын өйрәнү—бүгенге татар поэзиясенен асылын аңлау юнәлешендә җитди адым ясау дигән сүз .—дип. Ф Урманче үзе дә моңа басым ясап күрсәтә. Әлбәттә, конкрет күзәтүләр алып барганда, ул Гамил Афзал. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев. Роберт Миниуллин. Ренат Харис. Лена Шагыйрьҗан. Зөлфәт, Родиф Гаташ. Мадәррис Әгъләм һ. б. зур шагыйрьләрнең иҗатларына да мөрәҗәгать ил ә. Китабының инде атап үтелгән беренче бүлег ендә үк автор теоретик һәм методологик мәсьәләләрдән конкрет анализга күчә: анда “Җил тамырын кисәр кылыч юк" һәм "Вакыт кына мәңге тантанада' дип исемләнгән ике бүлекчә урын БОРЫНГЫ МИФ ҺӘМ БҮГЕНГЕ ШИГЫРЬ ышандыргыч мисаллар белән күрсәтеп бара (битараф Вакыт, Вакыт—тарих, Вакыт— фаҗига. Вакыт—Алла, Вакыт—чукмар. Вакыт—ашыктыручы, мәңгелек Вакыт һ. б.) Равил Фәйзуллин шигърият е башлангыч чорыннан ук халык иҗатының борынгы мифология, әкият, дастан кебек җитди традицияләренә таянып үсте. Шуңа күрә дә Фатих Урманче үзенең монографиясендә бу проблемага "Экият-дастаннардан килгән могҗиза" исемле махсус бүлек багышлый. Автор бик хаклы раслаганча, гөрле әкияти-дастани- мифологик сюжетларга, мотивларга, образларга мөрәҗәгать иткәндә шагыйрь беркайчан да аларны кабатлап чыгу белән чикләнми, бәлки һәркайсының серле-сихри мәгънәсен тагын да киңәйтә, тирәнәйтә. Шушы фикерне дәлилләү өчен автор Р. Фәйзуллинньш “Карт һай Шагыйрь" әсәренә аеруча җентекле анализ ясаган. Мәсәлән, шунда (яраучы “Билгесезлек илендә” тәгъбиренә кагылып, автор бозай яза: “Биредә сүз “теге дөнья”, соңгырак чорлар карашлары буенча—Җир асты патшалыгы турында баруы үэеннән-үзе аңлашыла булса кирәк. Тик. безгә билгеле булган фәнни мәгълүматлар буенча, бер генә халыкта да “теге дөньяны Билгесезлек Иле дип атау юк. Бу—шагыйрь Равил Фәйзуллин үэе уйлап тапкан һәм һичшиксез уңышлы әкияти-мифологик гыйбарә”. Ыруглык җәмгыяте мифологиясендә, төгәлрәге шул борынгы чорларның халык авыз иҗатында Җиһан, Күк, Кояш, Җир, Ай, Йолдызлар кебек образлар һәм аларда бәйле күзаллаулар киң кулланылган булырга тиешлеге ишк-бәхәс уятмыйдыр. Әлбәттә, аларның әдәби-эстетик функцияләрендә җитди генә үзгәрешләр дә булгандыр, хәлбүки әлеге космогоник образлар бүгенге шигъриятебезнең дә сәнгати арсеналында зур урын альт торалар. Р Фәйзуллин иҗатында исә андыйлар аеруча күп. һич очраклы хәл түгел, Ф Урманче үз монографиясендә әлеге мәсьәләне яктыртуга “Илаһи Күк белән киңәшеп", "һәркемнең үз Кояшы”, "Ай янында якты Йолдыз" дип аталган өч бүлек багышлый. Бу бүлекләрдә галим уннарча мифологик сурәтләргә, төшенчәләргә, афористик тәгъбирләргә, исем-атамаларга шагыйрь тарафыннан нинди мәгънә-эчталек салынган булуы хакында нечкә һәм тирән анализ бирә, еш кына аларның этимологиясенә, килеп чыгышына караган экскурслар ясап бара, моның өчен төрки-татар чыганакларына гына түгел, ә борынгы Шәрекъ. Европа халыклары мифологиясенә һәм .этнографиясенә дә мөрәҗәгать итә. Бу урында, озынгарак сузылса да, бер мисал китереп үтү кызыклы булыр. Ф. Урманче тикшеренүләре күрсәткәнчә, Р Фәйзуллин шигъриятендә Кояш образлы күп төрле хәтта капма-каршы вазифалар башкара. Ул, беренчедән, яз, мәхәббәт, якты, бәхетле, шатлыклы тормыш, нлаһильгк символы булып килсә, икенчедән, кайгы- хәсрәгне. фаҗигане гәүдаләндерә: күз яшендә Кояш нурының чагылуы, канлы Кояш, кара Кояш... Планета—Җирнең карыны— Ут аясы, тәмуг, җәһәннәмI Кара Кояш анда/ Кара Кояш образының килеп чыгышы борынгы Шәрекъ мифологиясенә барып тоташа Индуизмның кайбер мифларына нигезләнгән әсәрләрдә Кояш караңгы, кара, хәтта кап-кара төстә гәүдаләндерелгән Бу образ зур бәхетсезлек, еш кына үлем белән рәттән куелган. Мондый карашлар борынгы Вавилонда. Анатолиядә, Мисырда, грек мифологиясендә дә таралган була Билгеле, хәзерге шагыйрьләрнең мондый мифларны белүләре мәҗбүри түгелдер. Алар әлеге образларны традициягә таянып кулланалар. Кара төс кайгы символы буларак язма әдәбият әсәрләрендә дә бик күптәннән очрый. Инде мифологик образньщ чыганагы, йола-ригуалы, легендасы белән таныш булу иҗатчыга да, укучыга да аны тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ф Урманче монографиясенең мондый чыганакларга гаҗәп бай булуын, галимнең киң эрудициясен, чын шигъриятне нечкә сиземләү сәләтен канәгатьләнү белән билгеләп китәсе килә. Табигать һәм шигърият хакында сөйләгәндә, аңлашыла ки, кошлар дөньясыннан алынган сурәтләмәләргә һәм персонажларга тукталмау мөмкин түгел. Күзәтелә торган китапта да “Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың” дигән кызыклы бүлек бар. Анда Р. Фәйзуллин иҗатында һәм гомумән бүгенге татар поэзиясендә еш очрый торган Сәмруг, һомай. Феникс кебек мифик кошлар яки Аккош, Кәккүк, Козгын һ. б. ш. реаль кошларның мәҗүсилек карашлары белән өретелгән образлары җентекләп анализлана. Татар мифологиясе төп ике өлештән тора Аларның беренчесен—мәҗүсилек карашлары, икенчесен—Ислам мифологиясе тәшкил итә. Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә вөҗдан иреге торгызылгач. халкыбызга үз динен тоту өчен мөмкинлекләр тудырылгач, бу рухи яңарыш шигъриятебезгә көчле ташкын булып килеп керде Монографиясенең “Иман нуры белән рухланып дигән бүлегендә Ф Урманче соңгы егларца иҗат ителгән һәм Ислам тәгълиматы, мифологиясе белән сугарылган күп санлы шигъри әсәрләргә тукта лып үтә Монда да иң зур акцент хәзерге татар поэзиясенең төп тенденцияләрен чагылдыручы р фәйзуллин иҗатына ясала. Китаптагы бүлекләрне күзәткәндә без аларның һәркайсы нигездә конкрет бер мифологик персонажга (категориягә, мсггивка һ. 6.) багышлануын, ә анализ өчен тәреле алларда язылган төрле-төрле шигырьләр файдаланылуын күрдек Сигезенче бүлектә исә эш башкачарак тора. Анда бары тик бер әсәрнең—зур күләмле, тирән мәгънәле “Сәйдәш" поэмасының мифологик нигезләрен барлык аспект лардан карап ачыклау максаты куела. Табигый ки. без биредә алдагы бүлекләрдә карап үтелгән мифологик меллаларның шактый күбесе белән яңадан очрашабыз (туу—үлем) үлемсезлек, рух. җан. җил. вакыт, кояш. ай. йолдызлар, кара урман, ак күгәрчен, әҗал. сират күпере, фәрештә һ. б.. һ. 6.). Хәлбуки, бу гади кабатлат түгел. Бөек композиторның олы. катлаулы, каршылыклы, бәхетле һәм фаҗигале тормыш-ижат юлын тасвирлау, бәяләү фонында алеге мифологик сурәт-образлар бөтенләй яңа мәгьналәр хасил нталәр. фәлсәфи яңгыраш алалар Ф Урманче моның бик агышлы мисалларын еш китереп бара Илаһи зур талант остәөенә сирпеп торган аннан затлылык! Кцңечеңдә Кояш булса гына, «ачеп буча иш яктычык. Яки: Кичәчәккә таба ага Вакыт. Туу-Үлемнәрең ни аңа! Яшәц—Мәгънә диеп 1/и.чана тик Кеше (һиәннәре дтьяда. Равил Фәйзуллин олы шагыйрь геиәтүгел. ул абруйлы әдәбият белгече, тәнкыйтьче, үз шигъри мәктәбен тудырган остаз. Аның теоретик фикерләре, башка әдипләр иҗаты турындагы уйлану .лары, мәкал ^рецензияләре матбугатта махсус томнар булып дөнья күрделәр. Ф Урманче үзенең китабын IV томга язылган киң планлы рецензия белән тәмамлый. "Борынгы миф һәм бүгенге шигырь" монографиясен автор үзе "фәнни-популяр очерклар" дип тәкъдим итә Әдәби осталык җәһәтеннән аңа “Шигърият дәресләре" яисә "Шагыйрьнең иҗат лабораториясенә сәяхәт” кебек исемнәр дә ятышып торыр иде. Хезмәтнең тол кыйммәте шунда галим я зма поэзия һәм халык авыз иҗаты (төгалрәге- аның борынгы мифологик катламы) арасындагы багланышлармы чын фәнни теоретик нигездә һәм .заманыбызның зур шагыйре иҗаты өстендә җентекләп тикшереп чыккан Әйе. шигъриятебезнең ин тиран тамырлары мәҗүсилек һәм Ислам мифологияләреннән үк килә, сүз сәнгатенең гаять бай хәзинәләре мифологиядә, туган телебездә саклана. Шаг ыйрьләргә, калам әһелләренә аларны эзли, таба һәм файдалана белергә генә кирәк. Бу хакта халык үзе дә ачык әйтә: Те.ч диген дәрья бар. Тибендә энҗе-мәрҗән бар. Белгәннәр чумын алыр. Белмәгәннәр кары калыр