ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА-ЗАМАНДАШЛАРЫМ
Соңгы бер ел эчснаә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллнн иҗатына багышланган зур күләмле ике китап дөнья күрде. Алар, нигездә. шагыйрь әсәрләре турында булса да, бу китапларда бүгенге әдәби хәрәкәт, бигрәк тә татар шигыре турында күпмедер дәрәҗәдә кызыклы фикерләр әйтелә, шагыйрьгә замандаш әдипләрнен иҗатлары анализлана, татар әдәбиятының үсеш перспективалары бәян ителә. Равил Фәйзүллинның 60 яшьлек юбилее уңае белән без бу сайда шагыйрь Рәдиф ГАТА111 һәм галим Хуҗи МӘХМҮТОВЛАРНЫҢ әлеге китаплар турында язылган рецензияләрен урнаштырабыз. ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА—ЗАМАНДАШЛАРЫ Й Л / Г әгарнф" нәшриятында дөнья күргән бу китап үзенең полиграфик яктан матур I ү' I эшләнеше белән дикъкатне. аннары күңелне җәлеп итә. Әйе. зур форматтагы калын басманың тышлыгы бетон үк: ак. каты бу тышлык өстендә китап исеме уелган булса, сулда—астан өскә язылып, зуррак шрифтта бу исем русча да биретгән (“Равиль Файзуллин. Современность. Творчество Личность"). Димәк, ике тетлелек принцибы бу китапта, андагы материалларда—мәкалатәр, эсселарда. Алар барлыгы алты бүлеккә аерып урнаштырылган, ләкин язылу-басылу хронологиясе буенча түгел!—укучы китапны тетасә кайсы бүлектән укый башласа да, шагыйрь дөньясына мөкиббән китмичә, аны бөтенләе белән күзалламыйча калмаячак—моңа иманыбыз камил. Үзенең кереш сүзендә бу китапны төзүче шагыйрь Зиннур Мансуров искәрткәнчә, “басмада заман фонында олуг Шагыйрьнең, кызыклы шәхеснең зур бер коллектив—җитмешләп автор тудырган җыйнама образы, иҗади портреты". Бик күп материалдан—тау кадәр мәкал ат әрдән, иҗади портретлардан, эссе-уйланулардан һ. 6. нык сайлап кына төзелгән китап икән бу ... һәм, Зиннур Мансуре® язганча, ул—“ешуг Шагыйрьнең коллектив иҗат портреты булу белән бергә, шагыйрь яшәгән заман, замандашлары, шул чор рухы, шул чор фикер ияләренең уңышлары, ялгышулары, хыял омтылышлары Мәкалатәрдә—үткән гасырның икенче яртысындагы татар әдәбияты, татар шигыре һәм тәнкыйте үсешенең үзгә бер кардиограммасы. . .” Китапны игътибар белән укыган һәркем үзе дә шагыйранә күңел белән яңарып, пакьләнәчәк һәм аның моңарчы күрелмәгән бер вакыйга-күренеш, кадерле басма булуына ышаначак. Чынлап та, булдымы безнең әдәбиятта, яки китап, басмачылык тарихында—татарда!—моңа охшаш бер вакыйга? Ерак гасырларны— китапсыз чорларны әйтеп тә тормыйбыз, ә узган егерменче йөздә? 1915 елда, бөек галимнең 100 еллыгына дип. бер төркем зыялылар каләме һәм байлар ярдәме белән дөнья күргән калын “Мәрҗани" мәҗмугасеме? Ул. әлбәттә, бик кадерле, кирәк басма... Әмма, бетнең “кириллицага гашыйк" күзләр өчен түгел шул!—аны гарәп язуын камил белгән бәхетлеләребез генә укьш (атегә!)... Йә “Тукай турында замандашлары” кебек тансык Кешлектив. Равил Фөйзуллин Заман. Иҗат. Шәхес.—Казан Мәгариф. 2002-4956ит китапларны искә алыйкмы? Фатих Әмирхан. Такташ. Кутуй турындагыларны? Без аларныц нинди купюрлар—төшереп калдырылган битләр, юллар. исемнәр белән “төзәтелеп" чыгуын бик яхшы беләбез—ул елларда мондый кнтапларнын уртак я.)мышы шундый иде. Туксанынчы елларга кадәр Тукай. Җәлил кебек биекләребез фпюальбпмнары да политик яктан ' нык әзерлекле" материаллардан гына тора бит Гасыр ахырында дөнья күргән X. Туфан, һ Такташ. С Хакимнәрнен инде яңача төзелгән алъбом-китаплары (Рабгт Батуллага ннчек рәхмәт әйтми кальш була бггредә?'). әлбәттә. шагыйрь һәм шәхесне тулырак ачкан кадерле басмалар булып санала аладыр Инде Җатилебезнең до бөтен дөреслегендә тормышын. үз чорына бәйле җан эзләнүләрен чагылдырган шундый китабын күрсәк иде. нншалла! Әйтик, "Яшьлек мәхәббәтемә хатлар"ы да кергән итеп! Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашылса кирәк: мондый ха|иктердагы китаплар мәрхүм классикларыбыз йә башка—политик бөекләребез турында гына була ата иде әүвал Алар яшәгән заман, әдәбият, шигърият дуслары, мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр дә шул олуг шәхесләр тирәсендә фон буларак чагылмый катмый иде. атбептә. Ә инде дөнья әдәбиятында бу—киңрәк, тулырак ачылган бай панорама! Алтмышынчы елларда патяк язучысы Ю Харгвигнын “Аполлинер" исемле биографик романын ничек шашынып укыганым хәтердә але! Анда- егерменче йөз багны француз әдәбияты, сәнгате тормышы, эзләнүләр. Аполлинер башлаган авангардлык поэзиясе. Пикассо кебек рәссамнар белән бәйләнеш. төрле агымнар, беренче бөтендөнья сугышы чоры атмосферасы, шул чорда мәхәббәт һәм көчле лирика үсеше Гаҗәеп картиналар1 Аннары укыган китапларда—бераз соң|)ак чор—шул ук илдәге сюрреализм. Брегон, Элюар, Арагоггнар. аларныц үзара мөнәсәбәтләре. мәхәббәтләре (Гала, Эльзалар!), яки—Лорка. Нерудалар белән . сугыш алды Ауропа шигыре. Туксанынчы елларда—“көмеш гасыр” чоры шагыйрьләре Блок. Цвегаева. Есенин һ. 6. турында искиткеч бай мәгълүматлы, мавыктыргыч китаплар да донья күрде. Унтугызынчы йот бөекләре турынд а А Моруа язг ан атаклы кешеләр тормышыннан китапларны—Байрон һ. б. турында биографик романнарны әйтеп та тормыйм инде! Ә иң соңгы укыган китабым “Хемингуэй һәм ул сөйг ән хатын-кызлар" дип атала. Шулай да. әйткәнебезчә, исәннәр турында, бигрәк тә шагыйрьләр турында мондый китаплар аз. бик аз. йә—бөтенләй юк Ә бит “үлеп үлемсезлек яулау—бердәнбер юл түгел тормышта"' Заманы башка, мөмкинлекләре зур, эшләгән эшне күрсәтү, томнар чыгару, исән чакта танылу, укучыларның, халкыңның яратуын да тою бәхетен биргән дәвер бу! Менә шуңа күрә дә Татарстанның халык шагыйре, инде кырык елдан артык шигырьдә "ат уйнаткан" каләмдәшебез, исеме инде күп халыкларга да танылган күренекле замандашыбыз турында бу китап ана шул яктан да кадерле әйе, исән шагыйрь турында замандашлары язган җыелма мозаик “роман" Шагыйрь турында й!Бббйбб“ 1 урында нәни бер энциклопедия тәэсире калдыра дисәк тә ялгышмабыздыр, һәм бу "энциклопедия" авторларының һәркайсынын үз алымы, үз стиле, рухы да чагыла—алар һәрберсе шагыйрь образын тудыруда үз сурәт-буяуларын, сүз-акылын, симпатия һәм каршылыкларын тулы гәүдәләндерә Беренче бүлектәге мәкаләләр бу яктан аеруча характерлы: әйтик, мәрхүм Гариф ага Ахуновның “Яңарыш” исемле, эчтәлекле, шигырьне шрж тоеп аңлау, кайгыргучанлык, объективлык белән аерылып торган мәкаләсе юкка гына иң алга куелмагандыр: шигырь үсеше юлындагы һәр үзгәрешне, “Р. Фәйзуллин һәм аның буыны китергән яңалыкны йөрәк белән кичереп, акыл белән үлчәп, еллар дәвамында язылган бер матур сәхифә ул! Принципиаль карашлар, шуңа тугрылык чагыла анда. Нәкъ менә I ариф ага язганнарда Шагыйрь образы—чор, шәхес төшенчәләреннән аерылгысыз: бу турыда \ т каета-кайта әйтә (1981,1999 еллар). Өлкән әдипнең бу ышанычын “Сокланам" исемле мәкаләсендә тагын бер халык язучысы—Аяз Гыйләжев тә үстерә, әйе. башкаларга васыять итә кебек. Аны бигрәк тә шаг ыйрьнең шәхесе, максатчанлыгы, уңганлыгы, чын булдыклы ир—ил агасы булуы сокландыра Ә инде әйбәт шагыйрь дә булган тәнкыйтьче, мөхәррир Наис Гамбәрнең "Шигъри дөньяга сәяхәт. яки 3 томлык фонында иҗади портретка штрихлар" исемле, үзе үк—китап эчендәге нәни бер китап булырлык, чын мәгънәсендә әдәби трактат-эссе саналырга лаек күләмле язмасында шагыйрь үзенчәлекләрен ачуда бик күп кызыклы эзләнүләр, фәнни гомумиләштерүләргә юлыгасың "Шигъри дөньяларэзлим!" дип белдерә ул һәм шул юлдагы азимутын билгеләүдә ярдәм итүче “Казык йолдызлыгы"—Равил Фәйзуллин шигърияте булуын әйтә. Ә ни ул—Олуг Шигърият? Ул “шагыйрьнең чынбарлыкка үз мөнәсәбәтен белдерү җирлегеңдә туа; һәр олуг иҗат—шагыйрь җанының уй-кичерешләренең, яшәү рәвешенең, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләренең ак кәгазьгә күчкән моделе, сүз-образлар ярдәмендә ясалган ихлас сурәте һәм җанга үзгәреп күчкән, хыялый тирәнлекләрдә яшәүче чынбарлыкны да чагылдырырга тиеш”,—ди Н. Гамбәр. Бездә бу юлларны курсив белән язу теләге туа—өстәп ни әйтәсең мода! Тәнкыйтьче исә Н. Гумилев сүзләрен дә китерә: “реаль чынбарлык—Күк булса, шагьшрь күңеле—шуны чагылдыручы Күл өсте"—дигән икән атаклы рус шагыйре, бер мәкаләсендә. Р Фәйзуллин—әнә шул үз дөньясын тудырган иии ыйрь, дип раслый Н. Гамбәр һәм әдәбиятка җиңүче булып керде, тикшеренүче-ззләнүче булып, иманын раслап яшәде һәм яши" дияргә дә тулы җаваплылык ала. Мәкалә 1993-1995 елларда язылган. Шундый ук бик үзенчәлекле, кызыклы караш-билгеләмәләр—һәр язганында оригиналь, туры сүзле, хис-фикердә шәрран-яра. хәтта дуамалрак Айдар Хәлимнең "Хакыйкатькә шагыйрь туры керә" исемле мәкаләсендә (шунсы кызыклы: һәркем шагыйрь турында язганында үз л шарына, үз "декларация-манифест"ларына да җирлек таба, жавап эзли!). Айдарча катгый һәм экспрессив фикерләр, күзәтүләр . Шагыйрьнең башлангыч, яшьлек чоры иҗатына карата әйткәннәре дә кызыклы—әйе, “Көрәшчеләр", “Гадиләргә гимн" чорына карата үз фикерләре аның "Чакырулы-кычкырулы шигырьләребез булды... Күрәсең, бу вакыттагы казабыз милли юлдагы чалулавыбыздан киладер... Фәйзуллин “кычкыруында да ул кичергән планетар эзләнүнең чагылышы иде ул. Такташның Фәйзуллин үрнәгендә икенче кабатланышы иде Яки " үзенең ачьппларын традицион шигырьдә ясады халыкчанлык- ның нечкә, оста сәясәтчесе (моны Айдар гына әйтә ала! Р. Г.) булып калды. Равил безнең барыбызны да “шулай мөмкин икән" дигән фикергә ышандырды Аның җиңел кулы белән гипотеза еш кына аксиомага әйләнде... аның шигъриятен, башка дистәләгән шагыйрьлә- ребезнең иҗатын тәфсилләп ачып салган тәнкыйть китаплары, монографияләр булмавына бик тә үкенәм Аһ. күпме сер аларда, аһ, күпме сер бездә!" (1996 елда язылган бу мәкалә безнең буынның—үз “лидер"ына, бәлки, соңлабрак бирелгән бәяседер? Мондый сүзләр язарлык “тел ачкычлары” бездә юк иде әле яшь чакта Үз вакытында мондый сүзләрне беребез дә. хәтта Айдар Хәлим үзе дә язмады шикелле... Хәер, ул чакта Айдар чиггәрәк— Уфада яши иде шул!) Ә менә бездән егермеләп елга соңрак туган, яңа буын нинди сүзләр таба алды икән? Равилнең әлеге Айдардан аңлаучысы, ихлас, талантлы энесе Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең "Сайланматар”ына язган кереш сүзендә “Идел бит ул, киң бит ул” дигән җыр-гыйбарәне кулланып. Р Фәйзуллинның иҗат дөньясын, аның тирәнлеген яңача үлчи, халыкчан сурәтләргә таяна: “Бу юл—халык бәгыренә таба юнәлгән... Егерменче еллардан соң татар шигърияте, үзенең табигый агышыннан бүленеп, ялгыш юлга кереп киткән иде. Хәрби терм, | ццар политика ...ӘР Фәйзуллин халыкның мод-сагышына уранып, дөньяга чыга. "Минем тормышым нәрсә соң ул?"—дип сорый һәм; Боекса, бөек халкымның кцңе.лен юатумы?— дип. жавабын да әйтә. "Идел—шагыйрьне халык белән бәйли", ди Р Зәйдулла Р Фәйзуллинда “Идел атрибутлары"н да күрсәтә "пристань, паром. нәни утраулар, акчарлаклар килүе" “Идел ат а Бергә агабыз"—дип. фәлсәфи, шигъри тонда тамаклый ул. Әйе. торле буыннар, төрле уй-агымнар' Снзам Китапта шактый саллы сүзне шигырьдә бездән соңрак килгән, безне өйрәнгән, күзәткән “энекәшләр"—хәзер инде илленең теге ягындагы талантлы каләмдәш ләребез әГгтмадеме икән? Нанс Гамбәр дә—шул буыннан иде. ә аның шәриктәше Марсель Галиен янә бер “китап эчендә китап’—“кысалы кыйсса романы" тудырган! Әйе. аның язмасында—бөтен бер буынның шигъри легендасы, Равил Фәйзуллинның исә беллет ристика катыш кабатланмас бер портреты Эссе остасы булган Марсель үзенә хас бер юмор аралаш ярату хисе белән яза. ләкин анда сентиментальлек юк. куе шигъри буяулар, үтемле чаралар астында бик җитди фикерләр, гыйбрәтләр җыйнамагы бу! Ә ишгый])ь сурәте—калку, рельефлы, хәтта кимчелекләре белән дә ягымлы, кызыклы. хәрәкәгтә.спор>тчы.лар омтылышы кебек дәрг-чам белән, ярышта, беркадәр американча, әлеге Хемингуэйлар яшәешенә якын халәттә, суперменчарак бирелә . Роберт Миннуллиннын кыска гына мәкаләсе дә шагыйрьнең олылыгына ышанып, аның үсеш этапларын тоеп. ихтирам белән язылган үзе дә ил агасы бу лып үскән депутат-шагыйребез киң уйлый, иңләп, үлчәп сөйли—халык мөнбәрендәге колоритлы сирәк шәхесләрне барлап. байлыгыбызга сөенә ул. Ә мәрхүм Тәүфикъ Әйди, бетен гомере буе татарның олуг кешеләрен дөнья буйлап эзләп, табып, барлап яшәгән адип, Равилгә карата уен да нәкъ үзенчә сүлләр белән әйтә белгән “ Равил әсәрләрен татар шигърияте үрнәге итеп, теләсә кайсы милләт вәкиленә тәкл>дим итәргә, шул әсәрләр аша аларга фаҗигале үсеш юлы узган халкыбыз рухын танытырга мөмкин"—дигән ул. Ә алкәнрәк замандашы Рахмай Хисмәтулланың “Мин Равилне татарның иң батыр рухлы кешеләренең берсе дип саныйм" дигәне? Ул. хәтта, шагыйрь турында “атаклы кешеләр тормышы" сериясеннән китап язарга да ясканып йөргән" икән Икенче бүлек исә шагыйрьнең китаплары басылып чыгу уңае белән вакытында дөнья күргән- каләмдәшләре, тәнкыйтьчелең) һәм галимнәрнең матбугатта басылган мәкаләләреннән тупланган. Еллар узгач, аларны искә төшереп, янәдән уку шулай ук кызыклы, гыйбрәтле Әйтик, беренче китабы "Аҗаган"га дусты Ренат Харис рецензиясе (1966 елда "Казан утларьГнда басылган). Акыл белән, чама белен, профессиональ югары лыкта язы.лган мәкалә ул Ренатча рациональлек. үз сүзенә ышанып, дәлилләп сөйләү Артык нык бәяләү. тңлереп хуплау да сизелми—беэ-яшьләрдә шундый халәт иде ул чорда яшьлекнең үз кануннары, үз хисе! Ә менә аксакалыбыз Фатих ага Хөсни, күбебезне Казанда һам үзәк матбугатта хуплап, янып, сөенеп кычкырып белдерүдән тайчанмаган яшь йөрәкле әдип. Мәрмәр" китабы басылгач. "М, иҗатына хуплау фикерләрен торле—1973. 1976. 1978 елларда язган әтрафты мәкал&ләрендә чагылдырып, ана зурбая бирә—шигърият үсеше юлларын алдан күреп, тоеп, аңлап, хәерхаһлык белән язылган алар! Ул да. арл ык хискә бирелмичә, саран гына т.гъбирлартә уен ача. әмма фикере-симпатнясе анык, остазларча Мөхәммәт Мәһдиев һәм Равил Фәйзуллин мөнәсәбәтләре дә баштан ук берберен яхшы аңлап. иҗатын-талантын хөрмәт итеп яшәүнең бер мисалыдыр. Әйтик: шул ук “Мәрмәр" чорында ук үз карашы, симпатиясе, шагыйрь талантына мшашлчы булуын раслаган мәкаләсе. Туфан Мнннуллин һәм Мансур Валиев та. “Наз" китабы дөнья күргәч, үз сүзләрен "югары трибунадан" әйтәләр: беренчесе сөенеп. хуплап язылган әдип фикере— хисси огклик булса, икенчесе яшьрәкләр исеменнән, мөгаен, тәүге әтрафлы зур мәкалә, 60 еллар шигыренә карата кызыклы күзәтүләрен заманча проблемалар белән бәйләп, яна буын шагыйре Равил Фәйзуллин поэтикасын, фикри һәм иҗтимагый яңалыгын ачу, аңлату тәҗрибәсе булды (“Безгә ак болыт булу язмаган шул". 1973 ) Ринат Мөхәммадиев. Рамил Валиев. Равил Рахманилар да—әнә шул юлда, төрлесе төрле елларда, төрле китапларга карата һам гомум иҗат юлын анлап. җитди хушлау сүзләрен әйтәләр: күренә ки. яшьрәк буында да—яна шигърият барышы турыңда фикер үзәгендә—Фәйзуллин югарылыгы, анын эволюциясе. Бу бүлеккә—шагыйрьнен “Сәйдәш" поэмасына карата үзенең акыллы сүзләрен язган музыка белгече Зәйнәп ханым Хәйруллина мәкаләсе һәм атаклы рәссам Әхсән Фәгхегдннонның матур фикерләре, күзәтүләре белән кызыклы язмасы да кергән Бер сүз белән аларны Музалартуганлыгы чагылышы дияр идек. Әхсәннең быел "Мәйдан" журналында шагыйрьт ә язган кайбер хатлары басыла башлау да—шуның бер күренеше. Ауропа шагыйрьләренең рәссамнар, композиторлар белән олуг дуслыгы кебек ич бу! Шагыйрь Марс Шабаев—безне өлкәннәр һәм үзенең буыны белән ялгап, хәтта ки килештереп, яшьләрне, бигрәк тә Равилне беренче адымнарыннан ук хуплап, остазлык дәресләре биргән шагыйрь. Ул үзенең халкына, симпатияләренә, яңа шигырь очен көрәш дәртенә, гомумән, шигъриятнең төрле стильләрен аңлый, яклый торган ззләнүчән яшьле ген ә тугры калган: “Шагыйрь гаме—ил бет»»" исемле, Р Фәйзуллин “СайланмаларьГныи вч томлыгын укыгач язган мәкаләсендә «тә шул елларга янә кайтып, ул—шагыйрьнең үсеш юлларын, этапларын билгели, сөенеч-горурлыгы белән уртаклаша. Олуг галимнәребез Миркасыйм Госманов, Нурмөхәммәт Хисамов, Фатих Урманче, тәнкыйтьче-әдип Тәлгат Галиуллиннар да шагыйрь иҗатына һәрчак игътибарлы булдылар, табигый, бу китапта да аларның мөбарәк куллары язган җитди хезмәтләре— язмалар бар. Н. Хисамов, мәсәлән, борынгы шигырь белгече күзлегеннән шагыйрьнең ерак бабаларын—шигъри геннар белән килгән рухи тамырларын табып, барлап, анда Сәйф Саран. Дәрдмәнддәр дәвамын күреп. Шәрекъ һәм Гаребнең синтезын тоеп сөенсә, фатьклорчы галим Ф. Урманче бу зәминне, илаһи кылларны шагыйрьнең иҗатында халык иҗаты һәм дини мифлар, мәңгелек сурәтләр коды аша билгели, миллилек дәвамын, шуннан килгән олуг сыйфатларын ача. М. Госманов шагыйрьнең “сайланма"сыннан публицистика томнарына тукталып, милләт үсеше, дәүләтчелек, китапчылык, рухи мәдәният һәм химаячелек, бүгенге вәзгыять һәм әдәбият мәсьәләләрен күтәрә. Т. Галиуллин исә шулай ук шагыйрьнең публицистикасына анализ ясап, бу иҗатның киңлеген, заман белән нык бәйләнгәнлеген яза. шагыйрь интересларының, зур әдип-шәхесләргә хас булганча, киң һәм тирән булуын раслый. Галимнәр һәм шагыйрьләр... Үзе үк уйландыра торган янәшәлек бу—бигрәк тә милли мираска, әнкә телебез шигърияткә уртак караш та, мәхәббәт тә, аның борынгылыгы һәм үлемсезлеге турында ышаныч та ул! Өченче бүлек—бөтенләй башка фикерләр, хәтта контрастлар белән аерылып тора шикелле: көрәшле дөнья хатирәсе дияр идек без аны. Башында шагыйрьнең бер шигыреннән алынган юллар: Балачактан туры без көрәшкә кердек. Бездән көлделәр, без кайтарып көлдек. Әйе. бу бүлектә—яңа шигырь, ирекле шигырь һәм Равил Фәйзуллин тирәсендә бәхәсләр, дискуссияләр (60 елларда узган ул полемиканы күпләр хәтерлидер!), төрле каршылыклы фикерләр, шигырьнең яңарыш һәм шуны аңлау ютында сүз көрәштерүләр, хәтта "аталар һәм балалар" проблемасы—кыскасы, кызыклы бер шигъри чор елъязмалары' Бу бүлек Хәсән Туфанның—Равилнең 1965 елда дөнья күргән 'Нюанслар иле” исемле атаклы төрле шау-шуларга сәбәпче булган мәгълүм циклы турындагы мәкаләсе белән башлануы да үзенчәлекле. Әйе, аксакал шагыйрь, үзе дә чын новатор булып башлап, Такташ белән бергә яңа шигырь тудыручы, тормышта һәм иҗат эволюциясендә күп үзгәрешләр, төрле мәктәпләр йогынтысы кичергән Туфан ул чакта безнең буынның "яңа шигыре"н танымады. "Юкны эзләмәскә, барны үстерергә!" дип язып чыкты. Хәер, аңа кадәр әле әдип Нурихан Фәттахның 1965 елның язында ирекле шигырь турында мәкаләсе—"бомба" булып шартлады, аннан шагыйрь Әнвәр Давыдовның җавабы чыкты, һәм китте, китте... _ . Зәет Мәжитов кушылды бу бәхәскә, янә Марс Шабаев. Хатип ага Госман. Флүн МУОШ ҺӘМ башкалар Дискуссия.киңәеп. нке-өч елга сузылды, ул инде "ШигырьдәТукай, Җатил традицияләре н үстерү яссылыгына күчте шикелле; берара Равил үзе онытылып га куйды кебек Әмма бу бәхәсләр, иҗаты тирәсендә барган сүэ-патемика яшь шагыйрьне чыныктырды гына хәтта чын шагыйрь, житди ир итте! “Аҗаган" китабыннан соң дөнья күргән "Монатоглар һәм диалоглар” (1967) һәм "Мәрмәр” (1969) китапларында, мөгаен, яңача атгергән шагыйрь Равил Фәйзуллин иде инде—моны яшьтәшләреннән, һаман "әтәчләнгән" үзем кебек' Дон Кихстг”лардан бигрәк, өлкәннәр һәм тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре тиз сизеп алды. (Беренче урында минем дә үз күзәтүләрем белән уртаклашасым килә. Әйе. бу елларда зур шагыйрь б\ ирак. Равил. аның шәхесе, иҗтимагый йозе. характеры-халкы. яшәү рәвеше, максатлары тәмам ачыкланды шикелле Башта глобаль мәсьәләләргә керен, донкявн һәм мәңгелек сурәтләр белән эш иткән шагыйрь (бу урында аның 1966 елда ялган "Карт һәм шагыйр|> исемле кызыклы шигыре искә төшә), без кетмагәндәрәк, үзенең милли тамырларьш ачл ы үзебезнең төрки-татар шигыренең чын традицияләре, хәтта формалары да мулдан икән бит аңарда һәм фольклор нигезе дә нык икән! һәм бик актив, хәтта фанатикларча үл талына. максатына бирелгән, шул талга шигъри җанын гына түгел, физик ганен дә (Рахметовтан') әзерләп ныгыткан көчле шәхес тә! Мөмкинлекләреңне белү, барлау, "барлыгынмы раслау" омтылышлары Бу—безнең карашка чамасыз үсеп, каймакта эгоцентризм кебетрак тә тоелмады микән? Дусларына да бу халыкка, бу темаларга, ярыш дәртенә, җиңүгә омтылышка көйлән ган яшәүгә, гел актив иҗатка күнегү кыенрак булмады микән башта? Бу бит. дөресе» әйткәндә, татарла без укып, белеп, күреп өйрәнгән шагыйрь сурәте түгел иде. Монда роман тикага. ниндидер фаталь шагыйрь язмышына, хәгга "пәйгамбәрлек "кә дә урын калмый иде кебек! Каләмдәшләренең—дусларының—сәерсенеп караулары булмады түгел, бәхәсләр дә, чәкәләшүләр дә ят түгел иде яшьлеккә Роберт Әхмәтҗанның бу китапка кергән "Әгәр без дә эндәшмәсәк ' исемле мәкаләсе дә нәкъ шул чорла. шул нагтроениеләр белән атылмадымы икән ("Гадиләргә гимн" китабына (1972) рецензия дип басылса да)? Ләкин инде шагыйрьнең буыны ныгыган, ул—Җәлил премиясе лауреаты, нңяшь шагыйрь бу тарак төрле съедлларла катнашу. СССР буйлап сәяхәт, делегат тия җитәкчесе сыйфатында чит илләргә чыгу. язучыларның Ә.лмәг бүлеген җитәкләү, Татарстан Язучылар берлегенең рәисе урынбасары булып эшләү, Мәскаүдә һәм башка республикаларда, чит телләрдә китаплар, публикацияләр; 200 томлык "Бөтендөнья әдәбияты китапханәсеТтдәшшъфьләрг басылган ин “яшь бәхетле" булу һ. 6.—кыскасы, бүген без белгән шагыйрь һәм жәмэгаль эшлеклесе тормышының тулы канлы үсеше—инде аның “пигы" иде бу еллар! Аннан инде- 35 яшьтә Г Тукай премиясенә лаек булу, бераз соңрак (1999 елда) Татарстанның халык шагыйре исеме бирелү шатлыгын кичерүгә таза-сау йөрәк, бәдән кирәктер шул. Шуңа да бу чор иҗатында тан саулыг ы турында шигырьләре күп аның! Әйе, "таза-сау тәндә тир, мунча түшәмендә—пар тамчылары" сурәте якын аңа Ләкин. Фатих Урманче яратып кулланганча. "Равил моны яхшы белә" дип. өстисебез килә борынгылар, бигрәк тә безнен төрки-татар бабайлар 'Чан үстерү" кебек шөгыльне генә дә бик хупламаганнар, ә рух. җанны үстерү—иң зур хыял булган! Шулай шагыйрьлекнең, жан эзләнүләренең, халыкка юлның да төрлесе бар. мөгаен... Әлеге, "бердәнбер юл түгел тормышта" дип ял ан Равилне дә җан, рух эзләнүләре һич тә читләп үтми, әлбәттә Халык гаме. Дәрдмәндчә моң. тарихи сурәт-сүаләр, борынгылар акылына таяну—алар да Равил шигыренең икенче канаты, “җилпешләре авыр" очышы Җитмешенче еллар ахырында—инде алай шау-шулы резонанс алмаса да!—яңа шигырь һам Равил Фәйзуллин паззиясе тирәсендә дә яңа бер пилемика-бәхәс туып алды, дөресрәге, тәнкыйтьче, галим Ибраһим Нуруллин белән шигърият турында әңгәмәсендә Равил үзе аны. башкаларны бәхәскә тартты бугай. Бу—Мехтай Кәримнең татар шигырендә "икенче шартлау”ны ачкан фикерләре белән Р. Фәйзуллин турында язмасыннан моңа карата Нил Юзиев мәкаләсеннән сон булды шикелле. Аннан Хатип Госман мәкаләсе басылды, башкаларныкы Кыска шигырьләр турында бәхәс ачылды. Инде Фәйзуллин буыны шагыйрьләрен укын, аны "дәррәү таныган" яңа буын—Зиннур Мансур. Фәиз Заткарнәй. Газинур Морат. Мөдәррис Валиевләр до үсеп, ныгып җитте- кыскасы шагыйрьнең олпат урыны аныкланган, ул—үсештә иде. Күршеләрг ә дә безнен бу дискуссияле-шаулы шигърият тормышы яхшы таныш бу ттан икән әнә Башкортсганнын халык шагыйре Равил Бикбаев болардан хәбәрдар июнен күрсәтеп, түбәндәгеләрне әйтә; “Әгәр дә туктаусыз янару әдәбият үсешенең тон ихтыяҗы икән, бу ихтыяҗ көчле талантлар таләп итә икән, алтмышынчы-җитмешенче еллардан башлап, татар шигъриятендә бу тарихи бурычны башкару күп яктан Равил Фәйзуллин алешенә төште".—ди ул. “Януыңны халыкларның күмәк тануы кирәк" дип язган шагыйрь бу бәягә риза-мамнүндер. шаять Ә китаптагы дүртенче бүлек—тоташы белән!—шул тануга, шагыйрьнең илнең могьтәбәр сүз осталары мәҗлесендә -лаек урынын билгеләүгә дәлил була аладыр Русча язылган мәкаләләр, монография саналырлык хезмәтләрдән өзекләр, хәтта китаплардан аерым өлешләр тупланып бирелгән анда. Арадан—татар шигърияте үсешенә үтә игьти барлы. безнен буынга гел җылы, аталарча мөнәсәбәттә булган Мостай Кәрим мәкаләсен рахмаг хисләре белән аерым искә альт китәсе килә. Шуны да әйтергә тиеш саныйм: яшь Равилнең (20-22 яшьлек, Маяковскийча әйтсәк, яшь "матур чагьГнда!) ижатын, зурлыгьш башта русча язучы әдипләр, шагыйрьләр күреп алып, әүвәл Мәскәүдә, үзәк газеталарда "сүз-ут җибәреп", аннан Казанда таныттылар. Бу сүзем ялгыш булмас, чонки ул еллардан Р Мостафин, Р. Кутуй, Ф Хөсни, Ә. Бикчән- таев, Р. Солнцев мәкаләләре бүгенгедәй истә. Бу затлардан кайберләре берничә мәкалә язып, төрле елларда үз фикерен белдереп торган икән. Ә инде русның үзеннән Н Беляев, В. Солоухин, О Шестинский, Вад. Дементьев мәкаләләре шагыйрьне үз вакытында тирән аңлап, киң масса укучыга тәкъдим итүләре белән әһәмиятле. Чуваш А. Хузангай, удмурт Ф Васильев, латыш А. Веян, украин А. Губарьлар язган мәкаләләр дә тугандаш әдәбият вәкилләренең татар шигъриятенең күренекле шәхесләрен нәкъ үз күреп, аңлап язулары белән кадерле. Шуны ук инглиз, төрек телләрендә дөнья күр ән антологияләрдә дә тоеп, сөенеч кичерәсең. Ә инде олуг галимә, әдәбиятларны, сәнгатьләрне, жанрларны комплекслы өйрәнүче әдәбият белгече Й. Г. Нигьмәтуллинаның "Запоздалын модернизм в татарской литературе и изобразигельном искусстве” китабыньщ бер бүлеге—бүгенге шигърият турындагы өлеше—И Юзеев, Р. Гаташ һәм Р. Фәйзуллин иҗатларына багьиилана. Шуннан алынган. Равил турындагы зур, бик кызыклы концепцияле өзекне (Мәңгелек һәм Тынлык фонында лирик герой халәте!) бу китаптан да укып сөендек (Ә хезмәт элегрәк кытайча, алманча да басылган иде). . Бишенче бүлектә—шагыйрьгә багышланган шигырьләр (Н. Нәҗми, Р. Харис, Р.Мннгалим, М. Әгъләм, Ә. Рэшитов, Р. Миңнуллин, 3. Мансуров һ. 6.)—барлыгы 26 тезмә һәм 6 үргәмеш-парОДИЯ кертелгән. Бу да китапта шагыйрь хакында яна бер сүз! Алтынчы бүлектә исә шагыйрьнең өч графикада (гарәп, латин, рус имлясында) басылган кредо-шигыре; конкрет даталар белән бирелгән “тормыш һәм иҗат юлы сәхифәләре". басылып чыккан китаплары (татар һәм рус телләрендә басмалар) исемлеге; "Шагыйрьнең иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дип аталган үзе үк бер китап булырдай библиографик хроника һәм авторлар турында белешмә дә урын алган. Болар бар да— фәннилек, югары китап культурасы, үзе үк бер шигърият күренеше. Әле күңел "исемнәр күрсәткече" булуын да тели: йә. нинди генә исемнәр, шәхесләр искә алынмый бу китапта! Хәтта фоторәсемнәр дә күбрәк булса, нур өстенә нур булыр иде. Сирәк китап бит бу, уникаль басма Соңгысы булмасын дип телик аны—милләт тормышында яна сәхифәләр ачыла торсын, яңача, оригиналь басмалар мәйданга килсен— ә шан-шәрәфкә лаек шагыйрьләребез дә. сәнгать, фән, мәдәният әһелләре дә бар безнең Шул горурлык хисе белән. Такташ әйтмешли, “хисләремнең тиле дулавы”н, ниһаять, туктатырга тиеш табам. Бигайбә!