Логотип Казан Утлары
Мәзәк

САБА МӘЗӘКЛӘРЕ

САБА МӘЗӘКЛӘРЕ Кач, тотам бит! Шәмәрдәндә бүрек тегеп сатунын «чәчәк аткан» заманында тимер юл линиясе милиционеры булып Галәветдин Саләхетдинов эшләгән Ул елларда станциядә бик күп поездлар туктаган, вокзалда ресторан гөрләп эшләп торган Бүрекне вагоннар тирәсендә тышта да, эчкә дә кереп сатканнар. Милиция бу спекулянтларны (ул чорда алар шулай санала иде) тотарга тиеш булган. Ничек тотасын инде0 ' Бөтенесе дә таныш, бер бистәдә яши торган кешеләр бит Әле. юк-юк та, бүрек әйбәт сатылганы ресторанга «ым» каккалый. Галәветдин ага бүрекчеләрне бөтен көченә кугандай итә икән. Тегесе әкрен чапса, каты итеп арт ягына тибә дә, шыпырт кына: —Чап инде, тотам бит,—дип әйтә торган булган ди... Планлаштырып тибү Рәис Миннеханов район хакимияте башлыгы булып эшли башлагач, Сабада спортка караш үзгәрде. Барлык клублар, мәктәпләр, спорт заллары ныклы контрольгә алынды, инвентарьлар бирелде, инструктор штатлары артты, стадион, ял паркы танымаслык янартылды. Район җитәкчеләре белән планлаштыру сишәмбе көнгә—кичке сәгать алтыга күчерелде. Узган атнага анализ ясап, алдагысына бурычлар куйгач, барыбыз да спорт костюмнарын киеп, хакимият бинасы каршысында гына урнашкан мәдәният йортынын спорт залына керәбез... Анда мәхшәр Яу кыры, дип уйларсың. Чынлап уйныйлар... Күзлекләр очып-очып китә. Кайберәүләр аны дүрт-биш тапкыр төзәттерделәр... Аксаклап йөрүчеләр дә булды. Кая тибәселәрен чамалап бетереп булмый.. Дөрес, кайбер шома егетләр дә юк түгел. Эш дәверендә бик ачулары килгән нәчәльствоны чамалап, алдан планлаштырып тибүчеләр дә булды бугай. Исемләп язмыйм. Гөнаһысы кирәк түгел. Шулай жәй көне үзара сөйләшеп утырабыз. Беренче урынбасар Таһир Шәрәфиевнен сүзе, ничектер, шул футболга барып тоташты. —Фәлән-фәләнечнен ике аяк арасына типкәннәр иде, сыны каткан. Мин дә быел әбизәтельно уенга керәм, әйбәтләп әйтеп тә аңламый торган ике-өч кешенен.. арт ягына тибәсем бар... Ашауга карап Атагаем зур икән ул «Пирамида» дигән мәдәни-күнел ачу үзәге. «Служба безопасности» «капка»сын үттем генә дигәндә, сызгырган тавыш ишетеп, өндәү билгесе кебек үрә баскан егетләр кире чыгып керергә мәжбүр иттеләр Кесәмдәге ачкыч бәйләмен күрсәтергә туры килде, җыелган һәр кешене бүләк тә көтә икән. «Барс-Медиа* фирмасы чыгарган кассеталарны бушка тараттылар. Безнен халык бушлай дигәндә мәтәлеп китә бит инде ул Ике-өч тапкыр барып алучылар да булды бугай Залга үтәбез. Утлар-лазерлар күз явын ала. Йомшак утыргычлар, ике якта да зур экран. «Бөтен юллар Римга илтә* дигәндәй, кай якка атласан да буфетларга килеп төртеләсең. Андагы бәяләргә кесән генә чыдасын! Бер шешә су 67 сум тора. 25 сумга бер стакан сок та эчә аласын. Бушаган стаканны кулыңнан алып китү өчен дә махсус егетләр басып тора Концерты шәп узды. Сәхнәдәге артистларның йөзе начар күренсә, экраннан карый аласын. Тәнәфестә атаклы баянчылар Кирам Сатиев белән Рөстәм Вәлиев халыкны ут чыгарып биеттеләр Кыскасы, бик җылы тәэсирләр белән кайттык без «Пирамида»дан ..Икенче көнне каләмдәшем. Балык Бистәсендә чыга торган «Авыл офыктары» газетасы редакторы, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов шылтыратты. —Хәлләр ничек7—ди бу —«Пирамида»да булдык бит әле... —Ничек сон анда? —Шәп. Ашау-эчү ягы гына кыйммәтрәк. —Буфетка кердегезме? -Юк! —Нәрсә ашадыгыз сон? —Сабадан күкәй пешереп алып барган идек. Шуны әрчеп ашадык. Олы хәсрәт Куйбышев исемендәге колхозны байтак еллар җырчы Сөләйман Йосыповнын бертуган энесе Фәрит Даутович җитәкләде Шул чорда дуңгыз фермасының мөдире Мәхмүт абый була. Коты алынып, Фәрит Даутович фатирына шылтырата: —Эшләр харап безнен. иптәш прсидәтел. Мин юри-мырый гына түгел, чынлап торып, җанымны кая куярга урын таба алмаганга, аптыраганнан шылтыратам җиде төн уртасында. Райкомдагылар сизсә, безнен икебезне дә асып куячаклар! Выгобыр бирәчәкләр. Үләсемне белсәм дә мондый хәл күрермен дип башыма китермәгән идем. Беттек, кычкырып яндык, адәм хурлыгына калдык. Фәрит Даутович. хет каравыл кычкыр! —Әйтсән әйт инде. Нәрсә булды?—дип кайтарып сорый йокысыннан айнып бетә алмаган рәис —Нәрсә булсын?! Бер дә чамаламыйсынмыни? Кичә синең белән сокланып карап киткән идек бит әле, шул—тупырдап торган күп балалы ана дуңгызыбызга күз тидергәнбез—егылып үлгән бит! Тозлы кыяр суы Гомер буе Тукай исемендәге колхоз фермасында терлекче булып эшләүче Хаҗинур атлы кешене КПСС членлыгына кандидат итеп алу мәсьәләсе көн үзәгенә килеп баса. Авылдагы коммунистлар гомуми җыелышта үзен «поддержать» итәләр. Әллә ни сораулар биреп тормыйлар, чөнки файдасыз икәнен беләләр. Ә менә парткомиссия дигән җирдә—җиз иләктән үткәргән кебек итәләр үзен. Сорау өстенә сорау яудыралар. Хаҗинурның бик исе китми үзе. Җилкәсен җыерып, ыңгырашкан шикелле генә итеп куя. Бик аптырагач, берсе: —Һиндстаннан нәрсә кертәләр?—дип сорый. Шуны да әйтә алмый бит. Партком секретаре Илдар Низамов (хәзер Теләче районы хакимияте башлыгы) бик уңайсызлана. Ул бит аны яхшылап, лаек итеп әзерләп алып килергә тиеш иде. Бераз сорауга якынрак китерү өчен: «Иртә белән нәрсә эчәсен сон?»—дип пышылдый Илдар Мөхәммэтович. Чәй дип әйттерәсе килә. —Тозлы кыяр суы түгелме?—дип, Хаҗинур парткомиссия әгъзаларыннан үзе сорап куя. Беткәнмени... Язучы Вахит Имамов Балык Бистәсе районы редакциясендә эшләгәндә, дәрте котырып торган егерме ике яшь вакытта, бик чибәр кыз белән таныша Бервакыт редакциягә терәлеп торган гүзәл Чулман елгасы буенда—Совет урамы буйлап йөргәндә, әллә каян килеп чыккан бияләй кадәр генә болыт лачма итеп китә боларны. Кыз дер-дер килә, очкылык тота башлый. Нишләсеннәр инде, эш бүлмәсенә керәләр Юеш күлмәк ачык төстәге чүпрәк белән тышланган урындыкны пычратмасын өчен, утырыр алдыннан аска гәзит төпләме куялар. Әмма, газетада кыз баланың утырган эзе төшеп кала бит. Җитмәсә, бер куштаны шуны ул еллардагы редактор—юморга бай, Харис Әшрәфҗановка житкерә. Редактор мәһабәт гәүдәле бүлек мөдирен кабинетка чакыра һәм салмак кына, бик житди итеп сүз башлый: —Вахит, моннан сон, эш сәгате беткәч, бүлмәгә кызлар алып керсәң, астына «Правда» газетасы салма Беткәнмени сина «Азат хатын» йә «Крестъянка* журналы! Бөкмеш Каюм Байлар Сабасының ин өлкән картларының берсе—Габделкаюм ага Нәҗметдинов Әлмәндәр яшенә якынлашып вафат булды. Ул—бөтен гомерен кооперация эшенә багышлаган кеше Әле без белгәндә дә кибетләрдә ревизия ясап йөрде, ягъни «лавочная комиссия* әгъзасы иде. 1930 еллар башында япь-яшь Каюмны Казанга—белем күтәрә торган курсларга җибәрәләр. Шунда иптәшләре арасындагы бер әнгәмә вакытында ул: — Безлә Бөкмеш дигән авыл бар. Исеме каптырма бөгүче һөнәрчеләр хөрмәтенә кушылган, тарихи чыганакларда волость буларак искә алына,—дип ычкындырган һәм соңыннан ник әйткәненә бик үкенгән Чөнки курслар тәмамлаганчы ана үз исеме белән эндәшүче булмаган... Тоз Һәм кул Илһам Шакиров Саратов шәһәрендә бик яхшы концерт бирә. Кем әйтмешли, җырлый-жырлый хәлдән тая Ул алкышлар... Соңыннан миллимәдәни мохтарият әһелләре бик яхшылап банкет оештырып, сыйлап тан алдыннан гына поездга озаталар. Икенче көнне халык җырчысынын йөрәге чәнчи, күңеле сыкрый, башы гөжли. 1 к -Бер-бер төрле нәрсән юкмы?—дип Бәдертдиновтан. сорый ул якташ баянчыбыз Нәҗип -Бар,—дип бер яртыны суза Нәҗип. Шуннан Илһам Шакиров —Син. туган, ачып та бир инде. Бүген бит,—ди. минем кул тоз сибәргә генә ярый