Логотип Казан Утлары
Повесть

МЕНДЕМ БИЕК ТАУЛАРГА

С икер! Сике-ер! Кинәт яңгыраган бу тавыш кичке тынлыкны бозып, Идел киңлеген сискәндереп җибәрде. Шәфәкъ нурларында кургаш кебек тонык ялтырап яткан елга уртасында, әллә ишкәк белән әкрен генә йөзеп барган, әллә бөтенләй туктап калган кечкенә көймәдә берәү тураеп баскан да, ике учын авыз тирәсенә куеп, ярга карап кычкыра: —Сике-ер-р! Су читеннән күренеп җитми, алай да яшь егет булса кирәк, көчле, чиста тавышында малайларча үчекләү һәм шаярту сизелә. —Сикер-р! Рәшидә комлык белән су очрашкан сызыкта басып тора. Кояшта янган тыгыз тәне коену киеменен дымыннан, елгадан килгән җиләслектән кызыша, тынгысыз, ашкынулы дәрт белән яна. Ул әле генә әнә шул киңлектән. баеп килгән кояшнын алтынсу-кызгылт нуры сузган юл буйлап йөзеп килде Әле генә анын баш очында үрсәләнеп акчарлаклар чәрелдәште. Бик түбәннән очтылар, әйләнеп килгән саен, үткен канатлары белән телеп алырга теләгәндәй, ана атылдылар. Рәшидә судан чак кына калкып торган озын агач кәүсәсенә якынлашкан иде шул, ә анда канат ярган кош балалары тезелеп утырган Акчарлаклар шуларны саклый, якын килгән һәр жан иясенә ярсып һөҗүм итә... Рәшидә көлә-көлә аларга кизәнде: “Нәрсә, балалар Мәдинә МАЛИКОВА—язучы. «Кар сулары». «Янар таулар яктысында». «Басып сайрар талы бар». «Шәфкать». «Алтын ятьмә» Һ.6. китаплар авторы. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши. газизме? Алар дигәндә үз башыгызны кызганмыйсызмы? Тотып ашыйм бит хәзер!" Яр буена чыгып баскач та. ул ате һаман Идел өстендә ыгы-зыгы килеп, тавышланып очкан кошларга карап тора иде. Һәм менә кинәт сискәндереп яшь тавыш өн салды. Рәшидә башта моны үзенә дип кабул итте Аны күргәннәр, шул ераклыктан да дәрте н - тал п ы н у ы н атаганнар! Үз итәләр, шаяртып үчеклиләр! Бу чакыруны җавапсыз калдырып булмый Сикерергә кирәк. Ләкин яр ягасында, комлыкта су бик саИ. теләсәң дә сикерерлек түгел. Тик нигә сон але бу дәртле тавыш, бу үчекләү аны ашкындыра гына түгел, җанны кузгата, бәгырьне кисә? Ул каерылып артына борылып карады. Анда, сулга таба, тар комлыктан арырак, яр текә булып өскә күтәрелә. Су агымы аны астан уеп кергән, үр битеннән умырылып төшкән таш түмәрләрен агартып юган. Кыянын иң өсте—мангае алга чыгып калган, ул ниндидер кодрәт белән генә алегә ишелеп төшмәгән Түбәсендә каралып күренгән нарат кына аны тамырлары белән беркетеп торадыр, мөгаен Ләкин озакка түгел, чөнки анда, биектә, агачнын тамырлары елга ягыннан шәрәләнгән, җил-яңгыр аларнын туфрагын сыдырып алган, әнә. шәфәкъ нурыннан кызарган болыт фонында тырпаешып торалар Жил көчлерәк исеп куйса, давыл бәрсә, кәкрәеп, уралып үскән бу нарат урыныннан кубарылып авар, ярның чыгынкы мангае белән бергә аска, ташлар өстенә убылып төшәр Моның өчен, бәлки. Идел өстендә янгыраган шушы көчле, хисле тавышнын тибрәнүе дә җитәр. —Сике-ер! Жылы. тыныч, рәхәт җәйге кичтә йөрәкне җилкендереп тә. әрнетеп тә янгыраган бу өндәү Рәшидәгә түгел икән бит Әнә. кыя өегендә. ялгыз нарат янәшәсендә бер кара шәүлә калкына башлады. Әллә бөркет инде? Юк икән лә... Әнә ул күтәрелә, биегәя Менә, нарат янында егет сыны пәйда булды. Нечкә билле, киң җилкәле. Кулларын кин җәеп өскә күтәргән Менә-менә талпыныр да. аякларын кыя түбәсеннән аерып, өскә, утта янган болытларга омтылыр шикелле —Сикер!—диләр көймәдән Әллә чыннан да сикермәкчеме? Ләкин аста, кыя итәгендә, су тирәнлеге түгел, таш түмәрләре! Бу уй Рәшидәнен йөрәген өтеп алгандай итте Кыя түбәсендә, кулларын алга сузып, анын ин газиз кешесе басып тора иде Идел яры—тау кыясы түгел, ләкин астан караганда ул. ярты күкне каплап, биниһая биек булып күренә, анын өстендә шәфәкъ угыннан кызарган болытлар дәһшәтле яна иде... Рәшидәнен сулышы киселде, тез буыннары йомшарды, зиһене чуалды Таныш, бик таныш иде бу биеклек, бу чакыру, бу курку. Җир шарынын икенче ягында. Кариб диңгезе буенда, текә таш кыянын түбәсендә, кистереп. бәреп искән, тыгыз, кайнар гропик җилендә бер тапкыр кичергән иде Рәшидә бу хисне. Анда да нәкъ менә шулай ерактан, шушындый ук көләч, гамьсез тавыш шаярып, чакырып, үчекләп кычкырган иде: —Сике-ер! Пры-ыга-ай! Кыя түбәсендә басып торган егет, шул чакыруга җавапсыз кала алмас, саксызланып алга атлар да. упкынга атылыр, дип курыккан иде Рәшидә. Дәшсәм, сискәнер, җайсыз борылып, җилдән авышып китәр, дигән уйдан авыз суы кибеп, орынсам, тайпылыр да авар, дип шомланудан чарасыз калып, һушын җуяр дәрәҗәгә җиткән иде... Тагын, менә тагын шундый ук хәл кабатлана түгелме? Әллә бу—шул хәлләрнең дәвамымы? Нигә менде Рәшидә ул биек тауның башына, никләр генә басты ул кыянын ташына? Сөю. мәхәббәт алып менде аны чит җирнең ят тауларына, каршы куйды тропикларның көчле, утлы җилләренә. М КИД ЕМ Б НКК ТАУ ЛАРГ. _65 Ә бит барысы да бик гади, табигый башланган иде. Жир шарының теге ягына барып чыгу да ул чакта да әлләни шаккатарлык хәл түгел иде. Егерменче гасырның сиксәненче елларында Куба белән СССР дус ил булып сан&юпар, "Куба—минем мәхәббәтем”—“Куба—любовьмоя” дигән жырны ишетмәгән кеше. Фидель Кастроның гайрәтенә сокланмаган, аңа охшарга тырышмаган егет булмагандыр. Башка илләрне карап кайтырга теләүчеләргә күп чикләүләр куелган ул заманда, Кубага бару шактый җиңел булды. Чөнки, ерак һәм ят җир булуына карамастан, ана кызыгучы аз иде Ник дисәң, Куба, барлык социалистик мәмләкәтләр кебек үк, хәерче ил. барлы-юклы акчаңа тауар алып кайтып, юл чыгымнарын аклап булмый. Шулай булгач, океаннар кичеп, болганып йөрүдән ни мәгънә? Күпчелекнең фикере шундый иде. Ләкин менә сәясәт күзлегеннән караганда, ул ил белән багланышларны ныгытырга кирәк, дип саналды. Шуны күздә тотып, хөкүмәт күпләрне анда бушлай йөртеп кайтара иде. Барсыннар гына. Кариб диңгезенең теге ягындагы Сэм агайга йодрык селкеп, үртәп-үчекләп торган сакаллы батыр Фидель Кастроның СССР белән дуслыгын тагын бер тапкыр раслап кына кайтсыннар. Шушы максаттан чыгып, хезмәт алдынгыларына бу илгә бару өчен түләүсез юлламалар бирелә иде. Шундый бер юлламаны яшьләр гәзитенә дә тәкъдим иттеләр. Баш редактор, барлык хезмәткәрләрне үз бүлмәсенә чакырып, жирәбә салырга кинәш бирде. Кәгазь битен ваклап кискәләделәр , берсенә “Куба” дип яздылар һәм һәр кисәкне аерым бөтереп, редакторның кара бүрегенә салдылар. —Андыйга минем бәхет юк инде... Күпме лотерей билеты алып, бер тапкыр да отканым булмады,—дип сөйләнде Рәшидә үз чиратында бүректән кәгазь бөтеркесен капшап алганда. Шырпы хәтле генә бөтерке эчендә өзелеп сөю, мизгелләр белән саналган бәхет һәм озак елларга, бөтен гомергә сузылачак сагыну, сагышлану ятканын кем белгән соң ул чакта? Өлешенә тигән кәгазь кисәген турайтканда, Рәшидә бер дә дулкынланмады. Шәмәхә белән язылган “Куба” сүзен күргәч тә битараф калды. Башкалар кызыгып һәм көнләшеп аны аркасыннан какканда, кулын кысканда да очынып куанмады. Чөнки бара алмый иде ул анда. Хаста ирен ташлап кая китсен? Аннан соң хикмәт юлламада гына түгел бит әле, такыр кесә белән ерак юлга барыбер кузгалып булмый, ә ире чирләп яткан соңгы айлар гаиләне тәмам такка таяндырган иде. Ләкин тәкъдирдә язылган юлдан киртәләр ансат алына икән. —Редакторга гариза яз син, матди ярдәм сора,—диде Зилә. Атар икесе бер бүлмәдә утыралар, бер-берсенең хәлен бик аңлыйлар иде. —Кит инде! Чит илгә барырга нинди матди ярдәм ул? —Ә син чит илгә дип сорама. Иреңнен авырганын, үзеңнен күпме вакыт хаста карап, түләүсез ялда утырганыңны яз. Профсоюз кул куя, бирми кала алмый. Зилә моны ышанып әйтте, чөнки редакциянең профсоюз җитәкчесе ул үзе иде. —Яхшы булыр микән?—диде Рәшидә.—Миннән мохтаҗраклар бар... —Акчаның яхшысы-яманы булмый, йә бар ул, йә юк, фәкать шул гына. Мә кәгазь, мә ручка, яз!—диде Зилә. Шулай итеп, сәгать эчендә диярлек акча мәсьәләсе дә хәл ителде. —О-о, Рашель иркәм, бик әйбәт булган бит бу!—диде Рәшидәнең ире Евгений бу хакта ишеткәч. Аннары, хатыны кичке аш хәстәрләп йөргән арада, киштәдән “Зур совет энциклопедиясе”нен кызыл тышлы, калын, авыр китаплары арасыннан сыртына “14 нче том” дип язылганын алды да, “Куба” дигән битне ачып укыды. —Ерагын ерак инде,—диде.—Мондагы масштабка караганда, ун мен з. .к. у • ю чакрым чамасы. Кызыклы ил дә түгел, бернинди тарихи урыннар юк,- дип нәтижә ясады аннары —Крокодиллар белән фахишәләр карап кайтсаң гына инде, иркәм. Барсыннан да зуррак экспонат—Фидель Кастро үзе бар барын Ләкин син аны күрә азмассың, мөгаен. Әнә, гәзиттән укыдым узган митингка да сонарып. ялындырып кына килгән Тропик кояшы астында, ачык мәйданда басып торган йоз меңләгән халыкны өч сәгать көттергән! Син инде аны күрәм дип ашкынмассың. Димәк, анда-монда чабарга туры килмәячәк Бигрәк әйбәт Океан ярында, мәшһүр Варадеро курортының назлы комында бер ваемсыз, гамьсез ягарга була Ял кирәк сина. —Ә син, Женечка?! Нишләрсең берүзен? —Ашарга пешерермен Кибеткә чыгармын. Әллә булдыра алмас, дисеңме’’ Врачлар айдан артык ни өчен тырышты, мине шуна да яраклы итмәгәч’ Әллә син совет медицинасына ышанмыйсынмы? Ә әни? Мине ялгыз калдырамы соң ул! Рәшидә ирен шаярадыр дип уйлады, ышанып җитмәде. Ышанырлыкмыни? Атна буе хастаханәдән чыкмый ире янында утыру, аннары ай буе иртә-кич. эшкә барганчы һәм кайтканда авыру янына чабулар тәмам Рәшидәнен көчен алган, үз-үзен карау-кайгыртудан биздергән, теләкләрен сүрелдергән иде Һәм менә иренен сүзләре әкренләп күңелнен кыршавын бушандыргандай изге, алгысытып җибәрде. Куба! Тропиклар! Хыялый дөнья! Ничек инде ул кызык булмасын9 Океаннар өстеннән очып, Бермуд өчпочмагын кичеп, кыш уртасыннан эссе җәйгә барып төшү! Ләкин мөмкинме бу? Тиешле кәгазьләрне язып, кирәкле урыннарга барганда, башын томан саргандаи. әйле-шәйле йөрде Рәшидә Хастаханә юлларыннан, дару исеннән, иренен саргайган ябык йөзеннән, нурсызланган күзләренең гаҗиз карашыннан котылып торырмы ул? Әйе-әйе, кайчандыр Рәшидәнен хален алган, тәкатьсез иткән, үзләренә буйсындырган көчле куллар инде хәлсез, аны нурга коендырган, янлырган-көйдергән зәңгәр күзләрнең карашы тонык, керфекләре коелган, күз төпләренә шәмәхә капчыклар бүлтәеп чыккан Иреннәре нечкәреп, күгәреп эчкә баткан. Биз очыңларындагы сөйкемле уемнарны, гомер сулары юып, озын, тирән буразналарга әверелдергән Йомшак сары чәчләре химиотерапиядән сон коелып, шома башы электр уты яктысында елтырый. Элегрәк чәч астында күренми иде. баш сөяге берничә урыннан кантарланып чыгып тора икән... Бала чакта, авылда. Рәшидәнен "җен алыштырган” дигәнне күп ишеткәне булды Гадәттә моны ямьсез, көйсез балалар турында әйтәләр иде—ягъни ул әйбәт булган үзе. ләкин аны. өлкәннәр күрмәгәндә, җен алып киткән, урынына үзенен хәшәрәт баласын утыртып калдырган... Хәзер бу әкият бик еш искә төшә торган булды: карасана, балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җен алыштыра икән бит! Авыл әкиятләре игелек белән сугарылган: аларда кешеләрнең пәри балаларын үзләренекеннән дә кадерләбрәк карау-тәрбияләүләре хакында сөйләнә. Чөнки гарипләрне ныграк кызганалар бит. Рәшидә дә шулай. Ирен терелтү өчен әллә ниләр эшләргә әзер, әгәр мөмкин булса, чирен урталай бүлеп, яртысын үзенә алырга риза иде. Кызгана иде ул аны Евгенийның исә күзләре нурсызланса да үткенлеген саклаган иде. Ул хатынының кичерешләрен сизә-тоя, хәлсез-көчсез калып, анык остенә йөк булып төшүенә йөрәге әрни иде. Менә хәзер чын ир-егет икәнлеген яхшылык белән исбатлыйсы килде, сүзен өзеп әИтте: — Карышып торма. Рашель. Барасын булгач, барасын Ял итеп кайтасын. Дәшмә, иркәм Юлга җыен. Рәшидә каршы әйтмәде. Эчтән исә чыгып кизәренә һаман ышанып бетә алмады Иренен хәле начараер яисә җибәрәсе килмәс, кире уйлар, дип икеле-микеле йөрде. Ә бер кичне, ул аш бүлмәсеннән тәлинкәләр тотып чыгып килгәндә, Евгений диванда юка гына бер китапчык тотып утыра иде — Рашель! Кил әле. Кара, монда ни язганнар,—диде елмаеп һәм шаяргандай итеп. —Нәрсә? —Хатыннар кырыкка житкәч чыннан да өр-яңадан яшәреп китәләр икән ләбаса. Мәкаль бар бит әле: "В сорок пять баба ягодка опять” Халык белми әйтмәс! Инде фән дә шуны раслаган. —Каян алдын әле аны? —Синең китаплар арасыннан килеп чыкты! Рәшидә гәзитгә медицина һәм әхлак бүлеген алып бара, шул хактагы китапларны шактый җыйган иде. — Ну. Женчик, тапкансың,—диде ул кашын җыерып —Бозык ирләр сүзен сөйләп утыру килешми сиңа. —Билгеле бер яшьтәге хатыннар яшь егетләргә гашыйк булучан, дигәннәр монда. — Ирләрнең шул булыр инде, башларында һаман бер уй, авызларында һаман шул бер сүз. Аша әнә, ашын суына. Үзе эчтән куырылып килде: "Менә сылтау тапты. Кире уйлар, мөгаен. Җибәрмәс. Каян күреп алган китабын да!” Евгений исә аның ачуын әллә сизмәде, әллә сизмәмешкә салышты, кулына кашыгын алды да. үзалдына карап, шаярткандай: —Син кара аңда, Рашель, сак бул! Онытма дөньяда мин барын. Башын әйләнеп китмәсен!—дип куйды. —Шунын кайгысы гына, ди, монда! Әйе. яшьләр җиткәч кырыкка бетә икән кызыклар, дип үзен дә, ирен дә ышандырырга тырыша иде Рәшидә. Тормыш иптәше бар, ә менә чын- чынлап ир дигәне., анысы инде байтактан юк, дияргә була. Ләкин өлкәнәеп килгәндә яшьләрчә сөешеп - назланышып яшәүче парлар күпме генә икән соң алар? Ансыз-акылсыз хатын түгел, дөнья хәлләрен бик белә... Шуңа күрә, тыштан караганда ирле булып, чын мәгънәсендә исә ярым тол хәлеңдә яшәргә үзен күнектергән иде инде. Калган гомерем дә шулай узар, дип исәпли иде Ә иренең бүтәнчә уйлавы дә ихтимал бит. Көнләшә башласа? Бер сәбәпсез бәйләнә торган булып китсә?! Әнә. китабын да табып алган бит! Шул көннән сон, эштән кайтканда Рәшидәнең күнелен курку баса иде: иренен хале авырайгандыр йә юри хастага сабышкандыр да, аны ташлап чыгып китеп булмас, дип хафалана иде ул. Ләкин вакыт үтә торды, тиешле кәгазьләр тутырылды, китәр көн килеп җитте—Евгенийның хәле начарланмады. Ир ирлеген итте, сүзендә торды, әйткәненнән кире кайтмады. Саубуллашып, ишектән чыккач, инглиз йозагының чык иткәнен ишеткәч тә әле Рәшидә туктап, тыңланып торды: ишек артыннан тавыш ишетелер, ире кире чакырыр кебек тоелды. Ләкин юк. тын иде, гөрс-гөрс итеп күкрәк куышында йөрәк кенә бәргәләнде. Ул кулындагы чемоданының авырлыгын, кышкы пальтосының чабулары тубыгына бәрелеп җайсызлаганны да тоймыйча, сигезенче каттан баскыч буйлап аска томырылды, тышка, саф һавага, гыйнвар суыгына ашкынды. Унбиш яше тулар-тулмас Рәшидә авылыннан, аркасына биштәр асып, җитмеш чакрым ераклыктагы калага тузанлы-чокырлы юл буйлап җәяү чыгып киткән иде Шуннан сон нинди генә юллар үтелмәде. Машиналарда, пароходларда, очкычларның ин кечкенәсеннән алып ин зурысына кадәр. Студент чакта авыл белән шәһәр арасында, аннары, журналист булып эшләгәндә—илнең төрле тарафларына. Ләкин бу юлы биниһая зур, ике катлы очкыч-аэробус аны җир шарынын икенче ягына гына түгел, язмышының кискен борылышына илтә, дип кем уйлаган? Очкыч Ирландиядә төшеп утырды, анда аэропортта әфлисун суы белән сыйладылар. Казанда чатнама суык, ә биредәге аэропорт тирәсендә болыннар хәтфә булып җәйрәп яталар. Канадада тагын бер тукталыш булды, очкычның канаты астыннан яфракларын коеп бетермәгән агачлар, вак күлләр белән чуарланган сазлыклар шуып үтте. Кыш бабай безнен якларда гына иркенләп, хужа булып йөри икән. Гәзитләрдә шомлы дип язылган атаклы Бермуд өчпочмагын узганны сизми калдылар—төн иде. Гавананың аэропорты кара тәнле кешеләре, анлаешсыз теле, сулышка кабар дәрәжәдә эссе һавасы, утлар яктысында тастымал-яфракларын салындырып утырган пальмалары белән каршы алды. Ят дөнья, чит кешеләр, бөтенләй икенче яшәеш. Гадәттә туристлар төркемендә егерме-утыз кеше була. Ләкин Казаннан унлапны гына җибәргәннәр, арада Рәшидәнең күз күргәне юк иде Мәскәүдә аларны Үзбәкстаннан килгән төркем белән берләштерделәр. Ни хикмәттер, Казаннан да. Үзбәкстаннан да берәр генә хатын-кыз булып чыкты. Кунакханәләрдә бүлмәләр икешәр кешелек бит инде—ике хатын-кызга бергә яшәргә, гел бергә йөрергә туры килде Бәхеткә, утыз биштән узган тулы гәүдәле әрмән хатыны Зара ачык, җайлы кеше булып чыкты. Кыскасы, гамьсез ял итү өчен шартлар бик әйбәт иде. Ял итү дигәннән, анын да үз җае бар. Мул тормышта рәхәт яшәүчеләр монын рәтен бик белә. Бушка вакыт уздыруны шундый итеп кора ки, кинәнә, ләззәтләнә. Ә менә безнен татар хатыннары бу мәсьәләдә шыр надан. Эшсез-шөгыльсез тора белмиләр. Авылда чакта Рәшидә күреп тора иде апалар, ат арбасына утырып басуга уракка барганда да кулларын тик тотмыйлар, оекбаш-бияләй бәйлиләр, бармак араларында биш инәләре елык-елык итеп биешә. Шул арада җырлап та алалар монысы шул күңел ачу, ял итү була инде. Рәшидә шундый мохитта үсте һәм шәһәрдә дә шул рух. тәртип белән яшәде. Көндез редакциядә эш, кичен гаилә, ир. бала. Анын өстенә журналистның эше үзеннән калмый, ияреп кайта—иң уңышлы язмаларын аулакта, тынычта, ягъни өендә иҗат итә ул. Рәшидә кебекләр өчен андый вакыт—төн уртасы, андый урын—аш өстәле. Эшсез торырга күнекмәгән кеше өчен вакытны бушка уздыру—үзе бер җәза. Гаванада узган беренче көннәрдә Евгенийның, Кубада карар нәрсә юк икән, дигән сүзләре искә төшкәләде, вакытны кая куярга белмичә эч пошкан чаклар да булгалады. Калай яфраклы пальмаларга, кара-чутыр мулатларга бер карыйсың, ун карыйсын, унберенчесендә туйдыра да башлый. Экскурсияләргә аз йөрттеләр, биредә Европадагы кебек тарихи шәһәрләр, чиркәү-соборлар да, борынгы хәзинәләр белән шыплап тутырылган музейларда юк икән Дөрес, бер көнне автобус белән Гавананы күрсәтеп йөрделәр Тәэсире әлләни булмады: шәһәрнең уртасы гына төзек, читрәк урамнары Казандагы Нариман урамы кебегрәк икән: йортлар иске, караусыз, күрексез, һәркайда фәкыйрьлек, күңел төшенкелеге хөкем сөрә. Инде килеп, туристларның хөкүмәт рөхсәте белән иленнән алып килгән утыз доллар акчасы бар бит әле. Чит илләргә чыкканда, ин нык баш катырган нәрсә шул утыз доллар була: аңа мөмкин кадәр күбрәк нәрсә юнәтергә кирәк. Үзенә күлмәк-туфли алырга да җитсен, кайткач туган- тумача, дус-ишнен күңелен күрерлек тә булсын. Әмма биредәге кибетләрдә, СССР дагы кебек үк, социалистик бушлык хөкем сөрә икән. Акчаны сон кая куярга? Монын җаен шулай тапканнар: туристлар килеп төшүгә, варьетеларга билет тәкъдим итәләр. Берсе-берсе унар доллар. Совет кешесенең үз илендә андый нәрсә күргәне юк бит инде, татарлар да, үзбәкләр дә икешәр билет сатып алдылар. Беренчесенә, даны дөньяга таралган “Тропикана”га бергәләшеп бардылар. Һәм моңарчы күз алларына да китермәгән хикмәтләрне күрделәр. Варьетега керү юлы зур бакча аша уза, андагы пальмалар яңа ел чыршылары сыман төрле төстәге ут тезмәләренә уралган иде. Мәйдандай иркен залда рәт-рәт утыргычлар түгел, ресторандагы кебек өстәл-урындыклар куелган Иркен сәхнә алга таба ярым түгәрәк ясап чыгып тора Ике як диварлар киртләп-киртләп, баскычлар рәвешендә ясалган. Озатып Йөрүче гид—Рауль исемле мулат, туры муенлы, серле карашлы егет, залдагы ак костюмлы берәү белән сөйләште дә, татар-үзбәк төркемен иң арыга, сәхнәнең артына ук диярлек, иң кырыйдагы өстәлләр янына илтеп утыртты. Шундук һәр кешенең алдына биек стаканнар китереп куйдылар. аларга аз гына ром салып, эре-эре боз шакмаклары тутырылган иде. Ш\ннан башланды.. Күңелне җилкендерә торган хисле музыка уйнап җибәрде, сәхнәгә, дулкын-дулкын булып, бер-бер артлы торкем-торкем сылу кызлар агылды... Алар күз күрмәгәнчә болгана-боргалана, эчләренә сөяк урынына шарнир куйганнармыни. Баш түбәләрендә тавис койрыгы кебек каурыйлар җилпенә, тубыкларына-беләзекләренә эленгән озын-озын ялтыравык тукымалар җирдән сөйрәлә. Ә гәүдәләренең өч ноктасы гына капланган. Рәшидәне шунысы гаҗәпләндерде: бу шәрә кызлар көтүе һәм алар янындагы ак чалбарлы биюче егетләр арасына ара-тирә ак чәчле абзыйлар да чыгып баса. Болар инде дипломатлар кебек киенгәннәр: ап-ак күлмәк, ка^а костюм. Ә кызарынган чырайларында шул кадәр очыну, рухлану, дәрт! "На алла, бу бабайлар сон нишләп иори монда?”—дип аларны кызганып куйды Рәшидә. Хәер, моның бит үзенә бер мәгънәсе бар! Картлачлар тамашачыларга, узган гомерләрегезне санап, кимсенеп, кыенсынып утырмагыз. күзләрегез күргәндә, тез буыннарыгыз тотканда, ләззәт алып калырга тырышыгыз, дигәнне аңлаталар иде. Ара-тирә ике яктагы кин баскычларга да кызлар чыгып тезелә, анда да боргапана-сыргапаналар. Шунысы гаҗәпләндерә иде: нәрсәгә бу хәтле шәрә биюче'’ Аларнын барысын да күреп булмый бит! Башыңны кайсы якка борырга, кайсын карарга белмисен. Гомерләрендә андыйны күрмәгән социалистик хезмәт алдынгылары хәйран да вәйран... Алар инде үзләрен оҗмахка кергәндәй, һәрберсе җитмешәр хур кызына ия булгандай хис иткәннәрдер Кул гына сузасы. Эчләрендә ниләр кайныйдыр, тән тамырларын кыздырып нинди утлар йогереп узадыр да ничек чыдап утыралардыр. .. Әнә бит. сәхнәдәге ак башлы бабайлар гүзәлләр арасында йөзеп йөри, димәк, безгә, корсагы мендәрдәй күпергән абзыйларга да фарыз! Алай да ошбу урын—җәннәт түгел, җир бит әле. Ә бу җиһанда беркайчан да. беркайда да дөньяның түгәрәк булганы юк. Биредәге рәхәтнен дә китек җире табылды: урыннарның иң кадерсез, караңгы төштә икәнлеге анга килеп иреште. Тамаша сәхнәнең алгы өлешендә бара, хур кызлары сәвит кешеләренә арт якларын куеп, залның уртасына карап, шундагыларга елмаеп бии .Анда исә өстәлләр буш диярлек, тамашачы берән-сәрән генә. Безнекеләр баштарак унны-сулны абайламыйчарак, дигәндәй, миңгерәп утырдылар. Бераздан, стаканнардагы бозлар эреп, ром исе килгән салкын суны эчеп куйгач, муеннар турайды, башлар күтәрелде. Ирләр, бигрәк тә үзбәкләр шаулаша башладылар. Нишләп болай? Нигә безне, санга сукмыйча, бу төшкә китереп тыктылар? Әйбәт урыннар буш торганда! Биш-алты кеше урыннарыннан сикереп торды, Раульне уратып алдылар, күчереп утыртуны таләп итә башладылар. Арада иң яше, моңарчы бер дә тавыш-тыны ишетелмәгән бер чандыр егет бигрәк тә нык кызган иде. Башы артка чөелгән, иреннәре кысылган, йодрыклары йомарланып, беләкләрендә кан тамырлары бүртеп чыккан. Анын кыяфәтен күреп, Рәшидә көлеп җибәрде. —Нәрсәсе көлке?—дип сорады аның янәшәсендә утырган Зара кашын җыерып —Алар хаклы. Зал буш була торып, безне монда китереп тыктылар. Гарьлеге ни тора! —Гарьлеге шул без түләгән ун доллар тора. Гарьлек булмастай урыннар, мөгаен, иллешәр доллардан да ким түгелдер,—диде Рәшидә.—Аннары ул урыннар занятый бит. —Ничек занятый? Кем занимать иткән? —Әмрикәннәр урыны ул! —Кая нинди әмрикән булсын монда?! Кастро аларны Кубага утыз ел инде якын китерми ләбаса! —Нәрсә Кастро. Анын да власте чикле,—диде Рәшидә.—Ил-җиренә кертмәс кертүен. Ә менә халыкның күңел түреннән әмрикәннәрне беркайчан мздинә млликоа* да куып чыгара алмаячак. Кастро белән бер-бер чал булса, икенче көнне үк бу зал шыгрым тулыр. Бу варьетеның хуҗалары да. биючеләр дә өмрикәннәрнё сагына, алар килгәнне көтә, шул көннәргә әзерләнеп бии. репетиция ясый —Әйлтен сүз! Бу кыаларнын күбесенә егерме биш тә юк. Алар әмрикән күргәнме! —Долларлы кесаләрне сагыну ана сөте белән сенә ул. —Әмма Куба безнен белән. СССР белән дус! Без бирегә шул дуслыкны ныгытыр өчен килдек. Юллама бирер алдыннан сезгә моны аңлатканнардыр бит? —Аңлаттылар Ләкин сүз нәрсә? Дуслыкны байлык, акча ныгыта. Әйтегез егетләрегезгә, өсталләрен буш тотмасыннар, егермешәр долларлык кына булса ла закускага заказ бирсеннәр Минутында СССР белән Кубанын дуслыгы ныгып китәчәк, үзбәкләрегез сәхнәнең каршына ук барып урнашачак. Шулай түгелме? Зара кара йөзем төсле күзләре белән Рәшидәгә текәлеп, сынап карады да елмаеп башын чайкады. —Кая инде! Ләкин син уйлама, үз илләрендә такыр кесә белән йөрүчеләр түгел болар. —Беләм инде, беләм. Барысы да хезмәт алдынгылары, рационализаторлар. абруйлы кешеләр. Орден-медальләре бар. җыелыш саен макталалар. Бәйрәм демонстрацияләрендә бәгьзеләренен портретларын күтәреп йөриләрдер әле? —Апай да булгалый. — Биредә дә күтәреп алырлар, дип уйлаганнардыр. Чит илләргә беренче тапкыр чыгуларыдыр шул Күнекмәгәннәр әле. Моннан ары белерләр: хәерченең урыны—бусага төбендә. Ә сәвит кешесе—дөнья йорты- нын ишек төбендә таптанучы фәкыйрь ул. — Кубада безгә мөнәсәбәт шушындыйдыр дип. башыма да китермәгән идем.—диде Зара,—Күпме ярдәм итәбез без аларга! —Әйе Бомбалар, танклар бирәбез, нефть ташыйбыз. Ягъни, кулына күсәк тоттырабыз. Ин якын күршесе белән кара дошманлыгын арттырырга тырышабыз Ә аларнын әмрикәннәр белән дус яшисе килә Ял итәргә күпләп-күпләп килсеннәр, долларларын унга-сулга туздырсыннар. Ул чакта монда кон саен бәйрәм булыр, кибетләр мал белән тулыр... Син кара әле. кара уртадагы кызг а! Ах. шайтан! Тәне бии генә түгел, җырлый! Адәм баласы түгел, еландыр бу' Әйдәгез, алга барабыз да аягурә басып карыйбыз! — Юк.—диде Зара —Кая билет алсам, шунда утырам. Йә куып җибәрерләр! —Әрле-әрле әрләнгәнче әрсез ашап бетергән, диләр бездә. Минем бирегә бүтән киләсем юк. жай чыкканда бөтен тәмен татып калыйм әле. Яратам балетны! Ул арада өч-дүрт официант дәгьвәче егетләрне кире үз урыннарына китереп урнаштырганнар иде инде Кызарынган-бүртенгәннәр мескеннәр, варьете тамашасының бер рәхәтен тоймас дәрәҗәгә җитеп ярсыганнар. Рәшидә кузгалды да. алар турыннан узып, залнын уртасына таба китте Ул уртада, ин якты урынга, буш өстәл-урындыклар арасына барып басты да. сәхнәгә текәлде Ыспай гәүдәсенә сыланып торган, киң бапаитәкле. вак чәчәкле, билле ак күлмәге, шома мангаенын ун ягын дулкын булып каплаган кара чәче, барыннан да бигрәк түгәрәк ак йөзендә балкыган соклану катыш елмаю бу минутларда аны бик яшь итеп күрсәтә иде. Әгәр күләгәдә калган юлдашларына күз сирпегән булса, ул теге чандыр егетнен үзенә текәлгән утлы карашын сизми калмас иде. Егет кузгалып, ана таба юнәлгән иде инде Ләкин Рауль аркылы төште, кулларын болгап, тәртип сакларга өнди башлады. Ул арада Зара. дәгьвәнен зурга китүеннән куркып, урыныннан сикереп торды да. егетнен кулыннан эләктереп. урынына илтеп утыртты Рәшидә исә боларнын берсен дә күрмәде, ул сәхнәдәге тамаша белән сихерләнгән иде. Икс көннән төркемне җирнең оҗмахына, элек-электән әмрикәннәр- нең ин яратып ял итә торган урынына—Варадерога илтеп урнаштырдылар. Ил башына Фидель Кастро менгәннән соң, бу курорт та бушап калган, шул сәбәпле совет кешеләренә килергә мөмкинлек туган икән Рәшидәне диңгез бик сагындырган иде. Евгений авырып киткәнче, көньякка ялга баргалыйлар иде. Ләкин соңгы елларда андый момкинлек бетте Ул кайчандыр Кара диңгез суларында юылып, яшел тосс уңып киткән, аякка кия торган арзанлы пластик йөзгечләрен үзе белән алып килгән иде. Инде менә Атлантик океанга шуларны киеп кереп китә дә сәгатьләр буе йөзә торган булды. Комлык тирәсендә, биек корылмалардан күзәтеп торучы коткаручылар күренми, берәү дә мегафоннан: “Әй, яшел башлык! Кире борыл'"—дип кычкырмый Читгәрәк. яр кырыенда берничә ак көймә тора торуын, ләкин алар коткару Вазыйфасын үтәмиләр, ахрысы, кем кая йөзеп китсә дә кузгалмыйлар. Ярдан караганда океан суы эчкә таба биегәебрәк киткән кебек тоела. Ул киң тасмаларга аерылган сыман зәңгәрсу, яшькелт, тагын зәңгәрсу булып күренә... Шуларны аркылы кисеп үтә-үгә, эчкә үк кереп киткәнеңне сизми дә каласын. Рәшидә белән янәшә ике-өч ир кеше генә шулай ерак йөзеп керәләр иде Монда су бигрәк назлы, йомшак, җылы, ышанычлы, ул сине бишектәге кебек тибрәтә... Шулай гамьсез йөргәндә, өченчеме-дүртенчеме көнне, комлык артындагы пальмаларга карап яткан Зара, судан чыккан Рәшидәгә: —Кеше куркытып йөрисен,—диде. —Кая. кем курыккан? —Әнә, безнең Аззян, әллә ничә тапкыр килде инде, синең өчен борчыла, батарсын дип курка. Рәшидә комлыктан китеп барган егеткә, аның калак сөякләре беленеп торган кара-кучкыл какча җилкәсенә, чем-кара чәчле арт чүмеченә гаҗәпләнеп карады —Кем дисен? —Аззян. Рәшидә бу егет белән танышып өлгермәгән иде әле. Зара да әрмән өчен сәер исемне бозып, авыз эчендә әвәләп әйтә, шунлыктан кат-кат сорарга туры килде: —Аңламыйм. —А-зи-зян, дим бит. —Ә-ә, Газизҗан!.. Исеме шулаймыни ул малайның9 —Булыр сиңа малай. Ике баласы бар инде. —Ничә яшьтә соң ул? Зара үз группасында җитәкченең ярдәмчесе булып йөри, мөгаен, КГБ дан да шактый нәрсәләрне өйрәтеп-аңлатып җибәргәннәрдер, һәр кешенең анкеталарын җентекләп укыган, кемнең кемлеген бик яхшы белә иде. Шуңа күрә шартлатып җавап бирде. —Егерме алтыда. —Шул яшендә ике бала булдырганмы? —Син аның яшенә карама, алар бездә иртә җитлегә. Чәченә, әнә, чал кергән инде. —Ә нишләп минем өчен борчыла ул? Зара гамьсез көлеп куйды: —Шундый сәер бит инде ул безнең Аззяныбыз... —һөнәре буенча суда батучыларны коткаручымы әллә ул? —Каян килеп тагын! Үзбәк судан курка ул! Заводта мастер булып эшли. —Кара син аны! Коллектив әгъзасы дип әйтмәссең дә үзен. Бер дә кеше белән аралашмый шикелле. Чыннан да татар-үзбәктән укмашкан чуар төркемдә бу кеше чит сыман, үзенә бер аерым булып тоела иде. Яше кырыктан узып, тәненә шактый май-мая җыйган башка ир-атлар арасында ыспай-җыйнак гәүдәсе белән генә түгел, табигате белән башка иде ул. Гел арттан йөри, сүзгә кушылмый, чырае житди. Рәшидә исә. журналистларга хас гадәт буенча, алда, җитәкченең, экскурсоводның авызына гына карап тора. Хәер, теге көнне. "Тропикана”да. тавышы бик чыкмаса да. ярсу кыяфәте күзгә ташланган иде һәм көлке тоелган иде. Ул егетнең Рәшидәдә ни эше дә. ни гаме бар сон'1 "Нечкә күңелле, беркатлы малай, күрәсен",—дип эчтән генә үзенчә нәтижә чыгарып куйды Рәшидә һәм. зур йөнтәс сөлгесен жәеп. Зара белән башын-башка куеп ятты Сүз икенчегә күчте. Аззян-Газизҗан шундук онытылды. Икенче тапкыр, бусында инде Варадерода. варьетега барганда, төркем икегә бүленде; татарлар "Пиратлар апачыгы” дигәненә, үзбәкләр "Нацио- наль"гә билет алдылар Арадан берсе сырхаулап киткән дә. Зара Рәшидәне шунын урынына үзләре белән барырга күндерде... Кешенең язмышы күп очракта менә шундый юк-бардан тора бит ул—бер үзбәкнең пылауга күнеккән корсагына Кубаның банан боламыгы килешмәгән, имеш. Рәшидәнең исә кич буе бүлмәдә ялгызы каңгырап утырасы килми иде. Зарага иярергә булды. "Националь" дигәне "Тропикана"га җитми иде җитүен, алай да эчтәлеге шул ук; өстәлләрдә һәркемгә берәр стакан бозлы ром. сәхнәдә— тәненең өч төшенә матур каплавычлар ябыштырган озын торыклы кызлар. Ләкин мондагының үзенә бер кызык ягы бар икән: тамаша тәмамланганнан сон. залдагы лампаларны сүндерделәр, бер кабынып, бер сүнеп, озын тасмалар булып, шуып-узып торган төрле төстәге утларны кабыздылар һәм теләгәннәрне сәхнәгә менеп биергә чакырдылар. Дәртле-ярсу латин амсрикасы көйләреннән, ромнан, ярым-шәрә кызларның ымсындыргыч биюләрен күзәтүдән тәмам кызган ир-егетләр хатын-кызларны әйдәкләп кузгата башладылар Рәшидә янәшәсендә утырган юан корсаклы Абдрахман да торып басты Биергә чакырды. Ә нигә биемәскә? Мондый кич гомердә бер була! Алар җитәкләшеп сәхнәгә күтәрелделәр. Абдрахман аны биленнән тотып үзенә таба тарткан иде. корсагы Рәшидәгә килеп терәлде Рәшидә нишләгәнен аңлап га җиткермичә, анын кулыннан ычкынды да, бөтерелә башлады... Куба биюләренең шәригате кин: телисен икән, егетеңә тотынып йә бөтенләй сарылып, анын ихтыярына буйсынып хәрәкәтләнәсең, телисен икән, аңа бөтенләй орынмыйча, каршысында гына боргаланып сикергәлиссн. Әнә, анда, сәхнәдә, ни генә кыланмыйлар! Һәм Рәшидә, үзе теләгәнчә биеде __ Заманында бию кичәләрендә аны уздырган булды микән?! Ин оста биюче егетләр белән дәртле көйгә әле уңга, әле сулга бөтен залны иңләп бөтерелгәндә, танго, вальс-бостон ритмына басканда, күпләр ана сокланып һәм кызыгып карап тора иде. Ул чорда хәрәкәтләрне ипле-салмак, матур ясатып, сынны сылу күрсәтә торган зыялы биюләр онытылмаган иде әле. Шул ук вакытта, буги-вуги. рок-н-ролл да модага кергән иде инде, адарын да Рәшидә ин беренчеләрдән булып өйрәнде... Биюдән гомер буе туймас, туктамас кебек иде ул. Ләкин... Ләкин... Аның инде күптәннән дәртле музыка уйнаган, гамьсезлек һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөргән залларга кергәне юк. __ Менә кинәт ул яшьлегенә кайтып, андагы кичәгә барып кергәндәй булды. Талпынып, очынып, кулларын әле жәеп җибәреп, әле баш очына чөеп, үз тирәсендә бөтерелде. Анын бөтен барлыгын яшәү куанычы биләп алган иде Кеше ихтыярына буйсынмый торган, үз вакыты белән кабына торган тормыш тантанасы, барча тереклек ияләрендә, гомернен бер чорында кузгала торган ургу иде бу. Мондый дәрт, тыелгысыз көч яшь боланнарны яшел дала буйлап уйнаклатып чаптыра, гөлләрне чәчәк аттыра, кошларны сайрата. Шул ук вакытта монда тәннең, һәр хәрәкәттән ләззәт алып. Б ИЕК ТАУ _73 талпынып яңаруы, күңелнең ашкынуы гына түгел, үзенә бер ачы-татлы \ис тә бар иде. Ул—нидер көтү, зарыгу иде. һәм бу тойгы үзәкне сызландырып, сызып-сызып алды. Әлбәттә инде, сәхнәдәге һәркем шушындый хыялый бер халәттә дип әйтү дөрес булмас иде. Кояшлы, җылы көннәр күп, әмма һәр гөл үз вакытында гына чәчкә ата. Күңел чәчкәләре керфекләрен ачып, җанында былбыллар сайраган, шушы минутларда Рәшидә, бәлки, бердәнбер булгандыр Ә башкалар жинелчә күңел ачу, бер җилләнеп, гамьнәрне таратып, ял итеп алу минутларын гына кичергәндер... Дөньясын онытып шулай күпме биегәндер Рәшидә. Берзаман күзен ачкан иде. ни күрсен: ул ялгызы калган лабаса! Әйе, биючеләр һәммәсе парлы-парлы, ул гына бер сынар. Әле генә каршысында таптанган Абдрах- ман юкка чыккан. Һәм башкалар да. юри кылангандай, аннан читләшкәннәр. әйләнәсендә бушлык хасил иткәннәр. Нишләргә инде хәзер? Ялт- йолт килеп торган биек сәхнәдән ялгызы төшеп китәргәме? Өч-дүрт баскыч аска атлыйсы Өстәл артыннан күзәтеп утыручыларның, Заранын карашы астында. Оят. валлаһи! Аннары ул биеп туймады, дәрте почмакланмады бит әле! Анын биисе килә! Шунда читтәрәк, парлар арасында берәү күренде. Ул да парын югалткан, ялгызы таптана... Үзбәкләрнең берсе.. Теге арттан йөри торган малай... АззянГазизҗан...Уйлап тора торган җир түгел, бөтенесе шуклык-шаяру белән эшләнә—Рәшидә әйләнеп-бөтерелеп анын каршына барып басты. Утлар алар өстеннән шуып узды да. караңгыда калдырды. Алар тагын шуып килгәндә Рәшидә аның кочагында иде инде. Егет тә онытылып очыну, җилкенү кичерә, анын да бәгырь түрендә нидер көтү, сызлану, зарыгу бар иде, күрәсен. Икесенең күңелендә күтәрелгән дулкын аларны бер-берсенә ташлаган иде. Егетнең тәненнән ялкын бөркелгәндәй булды, нык, көчле куллары Рәшидәне үзенә буйсындыргандай итте. Сулышы белән битне өтеп азды һәм шашып-шашып үбәргә кереште Нәрсә бу?! Ничек алай? Дөрес, башка кайбер парларның да ут сүнеп торган арада үбешкәне сизелгән иде инде... Ләкин Рәшидә... Анын беркайчан да болай кыланганы юк! Әмма бу минутта ул үз ихтыярында түгел иде... Ниндидер өермә аны бөтереп алган, сулышын кыскан, хәлен бетергән иде. Һәм бу көчсезлек, буйсыну татльщан-татлы, ләззәтледән-ләззәтле иде... Утлар аларнын өстеннән шуа да уза, шуа да уза, дәртле көй яңгырый да яңгырый, Рәшидәнең аягы җиргә тими дә тими иде... ... Иртәгесен ул, әлбәттә, айныган иде инде. Ашханәгә барганда, кеше күзенә ничек күренермен, дип пошаманга төште. Алар Зара белән алдан рак кереп, гадәттәге урыннарына утырдылар Менә ишектән үзбәкләр керә башлады. Ашханәдә туристлар гадәттә күнегелгән тәртип белән утыралар. Рәшидәнең сулында Зара, унында Абдрахман була торган иде. Әмма бу юлы абзый өлгерә алмый калды, алданрак Газизҗан килеп керде. Рәшидәне ялкын теле өтеп алгандай булды. Егет туп-туры ана таба юнәлде. —Хәерле иртәләр. Ничек ял иттегез? Башын ия төшеп, кечелек күрсәтеп, нәзакәтле итеп әйтте ул моны. Кичәге хәлләргә ым белән дә, кыска, куе керфекләрен тибрәндереп тә ишарә ясамады. Һәм ышанычлы, салмак хәрәкәт белән янәшә урындыкка утырды. Әйтерсең лә, аның моңа тулы хокукы бар, әйтерсең лә, анын гадәтләнгән урыны шушы иде Рәшидә, башын күтәрми генә, сиздермәскә тырышып, каршысында утырган ирләрне күздән кичерде. Беркем дә ана карамады, кинаяле көлемсерәмәде. Егетләрнең һәркөн кабатлана торган бер борчуы бар: монда авыз тутырып ашарга ипи җитми, булганы да саргылт күбек кебек бәрәкәтсез иде. Үзбәк абзыкайлар ак яльяпкычлы мулат кызларының игътибарын бушап калган ипи савытына җәлеп итү җаен эзлиләр иде. Рәшидәнең исә ашауда гаме юк. Анын җаны уң ягыннан килгән җылы, йомшак, тылсымлы бер дулкында тирбәлә иде. Бу агым—яшь, сәламәт тәннең күзгә күренмәс, хуш исле, көчле нурланышы, аурасы иде. Рәши- 74 мадина млликовл дәнен күптән инде мондый нурланышны тойганы, доресрәге бөтен тән күзәнәкләре, жаны белән теләп, көтеп кабул иткәне юк иде Хаста иренен тәненнән килгән ис. аннан саркыган күнелне изгеч хис бөтенләй башка- бүтән төрле шул! Рәшидә башын бормыйча, астан гына Газизжаннын кул хәрәкәтләрен күзәтте. Егет зәңгәр спорт күлмәгенең жинен терсәккәчә сызганып куйган. Кояшта янган беләкләре шома, чиста, башка күп ирләрнеке кебек төкле түгел. Юка тиресе астында мускуллары уйнаганы сизелеп тора. Ул кыска саплы пычак белән әфлисунны шундый жайлы әрчи, теге үзе чишенә шикелле. Озын, сизгер бармакларының очлары, балаларныкы кебек, арткарак каерылып тора, тырнаклары ахактай алсу-ак, ювелир ясагандай пөхтә, матур. Кинәт бәгырьне яндырып: “Бу бармакларның һәркайсын аерым-аерым үпсән иде..."—дигән теләк туды, һәм Рәшидә, ике битенең угтай янып чыкканын тоеп, башын тагын да түбәнрәк иде —Рәхим итегез. Газизҗан сузган кызгылт-сары әфлисун бүлемтеләренә кабыгыннан калган нәзек-нәфис атгынсу ефәк җепселләр сарылган иде. —Минамы?! —Сезгә, сезгә. Алыгыз! Рәшидәнең тамагына нәрсәдер төелгәндәй булды, керфек очларына тамчылар эленде Ул. борыны ^мышкылдаганны сиздермәскә тырышып, тешләрен әфлисунга батырды. Йа алла, дөньяда мондый да татлы җимеш булыр икән! Аларга күз салучы булмады кебек югыйсә, әмма кайберәүләр һәммәсен күреп кемнең ни уйлаганына-кнчергәненә кадәр сизеп-белеп тора икән. Ашханәдән чыгып, тук корсакка атлар-атламас торак бинага таба барганда, Абдрахман Рәшидәне туры китереп: —Сина ничә яшь?—дип сорады. Тозсыз һәм урынсыз сорау иде бу Астыртын мәгънә белән әйтелгән иде Янәсе, кемлегеңне бел. яшьләргә темиенне сузма. Кирәк икән, үз ишләрен җитәрлек Рәшидә бер мизгелгә генә югалып торды. Борылып, кап корсаклы абзыйнын йөзенә туп-туры карады да: —Утызны тутырдым быел,—диде —Ала-ай икә-ән,—диде абзыкаи сузып —Безнең Зара утыз алтыда, димәк, син аннан алты яшькә кечерәк буласын инде? —Димәк, шулай булам инде,—дип көлеп куйды Рәшидә. Көлү ана килешә, чыннан да бер ун яшькә яшәртеп җибәрә. Тагын шунысы да бар эре сөякле, авыр бәдәнле, киң чырайлы Зара янында ул чыннан да бөтенләй башка. Дөрес, буйга алар бер чамадыр, йөз алтмыш сантиметр тирәсе. Тик Рәшидә нечкә сөякле, җыйнак Балачакта анын кушаматы ла 'Чыпчык'' иде. Тыйгысызлыгы, гел биеп-сикергәләп йөргәне өчен шулай үртәделәр Турист походзарында, ипле басып, җитез атлап, армый йөргәне өчен "Монгол аты" дип тә атаганнары булды. “Шешә муен", 'башын кечкенә синен" дигәннәрен дә ишеткәләргә гуры килде. Ләкин инде болары якын итеп, яратып, жинелчә үчекләп яисә бераз көнләшеп әйтелгән сүзләр Анын гәүдәсе борынгы грекларның мәрмәр сыннарын хәтерләтә Тәне ак. ләкин кояшта тиз янып карала. Дөрес, иоз чалымнарын бик үк камил дип әйтеп булмый Борын киңчәрәк, иреннәр калынрак. Эскәк тимәгән куе кара кашлары астында якты яшькелт күзләр. Туп-туры карасан. түгәрәк битендә бераз тәңгәл- сезлек—ассиметрия барлыгы сизелә: юка борын яфракларының уны сулыннан кинрәк. маңгай сызыгы ун якта таррак. Ияге дә унгарак авышкан кебек Әмма болар аны бозмый, киресенчә иозен хисле, ачык, мөлаем итә иде Игътибар белән карасан. ун колак яфрагында нәни генә кирт барын да күрәсен Гадәттә анын колакларын чәче каплаган була, тик юлга чыгар алдыннан ул чәчен кыскарак итеп кистерде, колак яфраклары күренеп тора Башы ике түбәле, ягъни, чәче түбә остендә генә түгел, ун як мангай остендә дә бетерелеп үсә, шунлыктан тыңлаусыз, эре дулкын ясап, унга төшә. Судан чыккач га, Рәшидә башын селкеп кенә җибәрә, чәче шундук күпереп үз көенә урнаша. "Кечкенә эт—үлгәнче көчек”,—ди урыс мәкале. Билен югалткан, көньяк хатын-кызларына хас булганча, авыз читендә сырлар уела башлаган Зара янында Рәшидә һич тә өлкәнрәк булып күренми иде. Дөрес, ул беркайчан да үзен әлләни матурдан санамады, шул ук вакытта төс-битеннән гаеп табып кимсенмәде, чибәрләрдән көнләшмәде. Аның тышкы кыяфәте, килешле, уңайлы кием кебек, холык-табигатенә, үз-үзен тотышына бик ярашып тора һәм шуңа күрә бу хакта бөтенләй уйламаска була иде. Сонгы елларда исә моның кайгысы бөтенләй юкка чыккан иде Ләкин менә хәзер, ашханәдән кайткач, Зара ваннада юынган арада, ул стенага эленгән көзге каршына урындык китереп куйды да, шуңа менеп басып, үзен карады Вак бизәкле, киң балаитәкле, аклы күлмәгенең билен кысып буып куйды. Кин кырлы эшләпәләр ана килешми, шуна күрә ул тропик эсседән башын күлмәгенә иш кыекча белән генә каплый. Бу ана яшьлек мөлаемлыгы өсти иде. "Ә нәрсә, мина утыздан артык түгел лә!”—дип уйлады ул. Ул үзендә гаҗәеп бер җиңеллек, очыну сизде. Унөч-ундүрт яшьләрендә ул. карангы төшкәч, шомырт чәчәгенең аклыгына һәм исенә күмелгән аулак авыл урамында берүзе биеп йөри торган иде. Хәзер дә шулай рәхәт иде ана. тизрәк диңгез буена барасы, йөзгечләрне болгап, йомшак ком өстеннән йөгерәсе, океан суында дельфиндай йөзәсе килә иде. Шул ук вакытта бу ашкыну-талпыну унөч яшьлек кыз баланын очынуы кебек кенә түгел иде. Кызган комлыктан йөгергәндә дә, сунын яшел-зәнгәр тасмаларын аркылыга кисеп, ярсып-ярсып, янәшә йөзеп барган ир-егетләр белән узышканда да, судан чыккач, иелеп йөзгечләрен салганда да ул Газизҗанның карашын тоя иде шикелле. Зур йөнтәс сөлгене юеш тәненә борынгы грекларның туникасына охшатып ураганда да, башын унга янтайтып, артка каерылыбрак кыска чәчләреннән океан тамчыларын аксыл-саргылт комга сыпырып төшергәндә дә—ул боларнын һәммәсен анын өчен эшли иде. Әмма ул никадәр генә еракка йөзеп китеп, суда күпме генә булса да, егетнен теге көндәге кебек борчылганы сизелмәде. Комлыкта да ул шактый читтә, башка абзыйлар белән янәшә ята, хатыннар тарафына башын борып бер күз сирпегәне дә сизелми иде. Ник алай? Ниләр уйлый ул? Теге кичтә, варьетеда булганнар өчен Рәшидәне гаеплиме, җиңел акыллыга саныймы? Әллә башка берәр сәбәп бармы? Бу сорауларның берсенә дә җавап юк һәм мондый аңлашылмаучылык бәгырьне талый иде. Алай да көндез, әле океан суында суынып, әле кояш астында кызып, онытылып торасын. Йөрәкнен бер өметләнеп җилкенүе, бер гаҗизләнеп сыглануы бигрәк тә кичләрен, кояш баеп, тирә-юньне караңгылык баскач көчәя иде. ..Кубада йөрәкләр көчле янса да, электр көчсез икән. Океан ярындагы комлык читендә басып торган дүрт катлы бинаны кичләрен ямансулык аралаш караңгылык төреп ала. Сирәк-мирәк сураеп утырган пальмалар да. тастымал яфракларын татчыккан куллар кебек салындырып, каралып- монсуланып басып торалар. СССРдан килгән туристлар яши торган бу бина, канадалылар яши торганнан аермалы буларак, койма белән уратылып алынган Капкадан кергән-чыкканны күзәтеп-тикшереп кенә торалар. Куба кызларына кичләрен бирегә керергә рөхсәт юк. Хәер, алар үзләре дә бу тирәне читләтеп уза, чөнки Фидель абзагыз, чит ил кешеләре белән бәйләнгән өчен өч ел төрмәгә ябарга, дип закон чыгарггырган. “Куба— мәхәббәтем!” дип, сәхнәләрдә, мәйданнарда бугазыңны киереп теләсә күпме җырлый аласын, ә “Куба кызы—минем сөйгәнем!” дия алмыйсын. Гыйшык- мыйшык хәлләре СССРдан килгәннәрнең үз арасында гына булуы мөмкин. 76. мздинэ млликоал Бу нисбәттән Евгенийның сүзе расланмады—фахишәләрне күрергә туры килмәде. Ярый әле. кон аралаш диярлек туристлар өчен бию кичәләре оештыралар Алар торак бинасыннан бераз читгәрәк урнашкан ашханәнең аскы катында, яртылаш диярлек жир астына кертеп эшләнгән кечерәк кенә залда үтә Залга керә торган ишек төбендә, чирәмлектә, кечкенә генә бетон мәйданчыкта бер әкәмәт сын бар. Дон Кихот Ламанчскийнын нәкъ кеше зурлыгында итеп, атка атландырып ясалган сыны бу. Әкәмәтлеге шунда— абзыкай үзе дә, арык алашасы да сүс баудан ишеп ясалган. Әлбәттә инде эченә агач куелгандыр, анысы күренми Ә менә Дон Кихотнын өстендә берни дә юк. бик тәфсилләп укмаштырылган ирлек бизәгенә кадәр күз алдында. Әмма рьшарь ялангачлыгын сизми, күнеле күктә: башын югары чөйгән, сүс өзәнгегә басып, коргаксыган озын, нечкә гәүдәсе белән алга, биеккә омтылган, агач сөңгесе белән ниндидер явызлыкка кизәнгән... Кыяфәтеннән көлми түзәрлек түгел. Испан язучысы Сервантесның героен биредә бик яраталар, күрәсен. Хәер. Куба халкы үзен испаннар белән бертуган дип санын һәм испаннар аларны шулай ук бик якын күрәләр. Бу нәрсә сирәк кенә булса да сәвит гәзитләрендә дә чагылып уза. "Испан телен белсән иде дә рәхәтләнеп сөйләшсәң иде,—дип уйлады Рәшидә бу сынны беренче күргәч үк.—Нинди голләр чәчәк ата икән мондагы халыкнын күнел түрендә- ’.. Бу рәвешле шаяра белгән кешеләр гади булмас Монын янында карточкага төшәргә кирәк әле. Кайткач. Женяга күрсәтеп, менә бит. истәлекле урыннар бар анда, дип мактанырга”. Ләкин, эчкә кергәч, йөздәге елмаю ирексездән сүрелә. Залны, берберенә абынмаслык итеп, тычкан күзе кебек утлар белән генә яктырталар. Электрга экономия ясыйлармы, әллә инде биючеләр җаннары теләгәнне кылансын дип шулай эшлиләрме, алла белсен. Дүрт яктагы ачык ишекләр баз авызлары шикелле каралып тора Бинада үтәли җил йөрсен өчен махсус шулай ясыйлар Дәртле музыка уйнап торуга да карамастан, күңелгә кереп оялаган ямансулык хисе кечерәйми дә. таралмый да. Хәер щысы иңде Рәшидә өчен генә шулайдыр, бәлки. Чөнки ул музыканы ишетми, биючеләрне күрми дә кебек. Аны карашы каралып торган ишекләрнең берсеннән икенчесенә күчеп йөри Ул спорт костюмы кигән, аякларын иләшә беркетеп баса торган берәүне көтә Тик Газизҗан нишләптер ашыкмый. Рәшидәнен кичергәннәре анын очен читтер, күрәсең. Инде бөтенләй өмет өзелеп, йөрәкнең сыкрануы сулышка каба башлагач кына, караңгылыкның үзеннән аерылып чыккандай, килеп керде ул. Һәм әкрен атлап, зал аркылы килә башлады. Ана, Рәшидәгә таба. Монда инде халык безненчә. сәвитчә. әдәп саклап бии. Газизҗан дә үзен зыялы кавалер кебек, сакланып кына, ике арада бушлык калдырып тота. Ә биюен яхшы бии—адымнары музыка коенә коеп куйгандай сызылып бара, тәненсн һәр хәрәкәте анык, җайлы, ипле, җәнлек хәрәкәте шикелле. Биергә дә биергә иде... Ләкин хуҗаларның үз гаме—алар башка бүтән җиргә, акчалырак кешеләр янына ашыга. Куба кешесе тонлә йоклап ятмый, төнлә бии-бии яши ул' Ә йокыны, әнә. урыслар симертсен. Һәм сәгать ун тулганчы ук музыка тынып кала, залдагы тычкан утлары берәм-берәм сүнә башлый. Газизҗан да. баш иеп. Рәшидә яныннан китә, аргы ишекнен караңгылыгында эреп юкка чыга... Бүлмәдә дә ярымкараңгы—түшәмнән асылынган тимер абажурдагы кырыклы лампочканың яктысы түгәрәк өстәлдән читкә төшми диярлек. Тын Монда океан бик ипле икән, атлә елнын бу фасылында гына шулаймы, дулкыннарның ярга бәргәне дә ишетелми. Хатыннар төнге күлмәкләрен кигән, урыннарын җәйгән. Рәшидә караваты кырыенда утыра, анын күзеннән йокы качкан. —Зара!—дип урыныннан торып басты ул кинәт.—Мин харап булдым, Зара! —Ни булды ул кадәр? —Никләр мин монда килдем? Никләр генә аны күрдем? Эчем тулы ут! Гашыйк булдым мин, Зара! Уйларымда да, күз алдымда гел ул гына! Ул гына! Ә ул миңа борылып та карамый! —Ничек карамый9 Әле генә бергә биедегез бит! —Син күрдеңме? —Абдрахман мине йокы алдыннан һава сулап керергә чакырган иде. Узып барышлый залга күз салып чыктык. Биеп азаплана идегез. —Хак дөрес әйттең, Зара. Азаплана иде. Әйе, ул минем белән азапланып кына биеде! Кызганудан гына! Рәшидә читлеккә эләккән җәнлектәй ишекле-түрле йөри башлады. —Иа раббым! Ничек бу газаптан котылыйм? Әллә ни булды мина! Андый кешене очратканым юк иде минем! —Нинди кешене?!—дип чиктән тыш хәйран калып сорады Зара.— Тапкансын! Кем әле ул шулхәтле! —Аһ, Зара, син ана игътибар белән карамыйсындыр! Ул бит. . ул бит Бик сизгер, нечкә күңелле . Ләкин мин аңа лаек түгел, Зара! Кызганып кына берәр җылы сүз әйтсә инде.. Яшь аермасы гына ни тора... —Анысына бер дә исең китмәсен. Тыштан караганда ул синнән яшь күренми Тумас борын картайган нәмәрсә. Урыслар да кайчакта бик дөрес әйтә шул,—диде Зара үзалдына сөйләнгәндәй.—Чыннан да: любовь зла, полюбишь козла. Козел диярлеге дә юк бит ичмасам үзенең. Шул йолкышка күнел җәүһәрләреңне түгәргә! Ләкин Рәшидә аны рәтләп тыңламый иде. —Ә беләсеңме, башкаларның мондый хәле минем үземә дә көлке тоела иде,—дип сөйләнде ул —Безнең авылда күрше апабыз үзеннән егерме яшьләргә кече егеткә гашыйк булган иде. Авыл башында нефтяниклар вышка куярга килделәр, теге егет шулар белән иде. Менә шул апабыз, кичкырын төенчек күтәреп гел шул вышкага таба йөри торган булды. Авылда сүз тиз тарала, артыннан да чыш-пыш сөйләп йөриләр, чыраена карап та әйтәләр. Ә ана сүз керми. Кич саен әрәмәлек арасыннан вышкага таба илтә торган сукмакта аның ак яулыгы чагылып үтә, күрше-күлән, “тагын китте, тилергән тәмам", дип карап кала торганнар иде. —Ирле хатын идеме? —Юк, күптән тол иде. Уллары үсеп җиткән иде инде. Аның кыланмышлары мина да көлке тоела иде. Ә менә хәзер минем хакта ни сөйлиләр икән9 Башка үзбәкләр, Абдрахман ни әйтә? Карт түтәйнен бер малайга гыйшкы кабынган, диләрме? Син үзен дә шулай уйлыйсыңмы? —Гел сине генә күзәтеп йөрмиләр инде анысы,—дип сузыбрак, икеле- микеле җавап бирде Зара.—Үз гамьнәре дә җитәрлек. Рәшидә аны әллә ишетте, әллә юк. Янә үз сүзен дәвам итте —Беләсеңме, юлга чыгар алдыннан ирем әйткән иде миңа. Олыгая башлаган хатыннарның кайсылары яшь егетләргә гашыйк була икән, дигән иде. Китапта да шулай язганнар —Ирен ниндирәк кеше соң синең?—дип уйланып сорап куйды Зара.— Сиңа иркәләү-наз җитмидер. Ничегрәк яшисез? —Ярата ул мине,—диде Рәшидә бераз тынып торганнан соң. —Ә син? —Мин дә... ана яратып чыктым... —Анысы ул чакта. Ә хәзер соң ничек? “Абый белән сенел кебек",—дип җавап бирәсе иде. Ләкин ул бу сүзләрне кычкырып әйтмәде. Акланырга маташу шикелле булыр, дип уйлады. Сүз җебе өзелеп китте, Рәшидә ятагын рәтләштергәндәй итте. Зара торып, лампочканы сүндерде. Караватын каты шыгырдатты, күрәсең, җайлабрак ятты. Рәшидә дөм караңгылыкта, тынлыкта калды. Күңелен шом басты. Ул бу караңгыда уй-кичерешләре белән ялгыз калырга теләми, аның сөйләшәсе килә иде —Зара. сөйлә ате. ирен белән ничек таныштыгыз, ничек кавыштыгыз.—диде ул. Заранын да йокысы качкан иде бугай, бүлмәдәшенә таба борылып ятты. —Гадәттәгечә инде,—диде. —Ә ничек ул—гадәттәгечә? Сезнен янарда әле хәзер дә кызларны кияүгә димләп-кодалап бирәләр, дип сөйлиләр. Дөресме шул? Зара көлеп куйды. —Дөп -дөрес. —диде. —Сине дә димләп бирделәрме әллә? —Ә нишләп димләмәсеннәр'’ Кешедән ким түгел лә мин! Зара моны ничектер күтәренке тавыш, эчке бер куаныч белән әйтте Кызларнын ин асылларын кияүгә димләп бирәләр, дигән кебек иде бу. Рәшидә исә югалып калды. Ничек була инде бу? Кызларнын рәтлесе димче килгәнне көтеп утыра димени? Үзенә парны үзе таба ул! Әгәр яр таба алмаган икән, димәк, ана егетләр карамаган Кешедән ким. дигән сүз. Башыннан чагылып узган уйларын Рәшидә йомшартып әйтергә тиеш тапты—бүлмәдәшенең хәтерен калдырудан сакланды. —Безнсн якта хәзер димләп кавышучы парлар сирәк бугай,—диде — Һәрхәлдә, минем ишеткәнем юк. Шуна әйтүем Аннары замана егетләренең кайсы тына ата-анасынын авызына карап тора икән? Алар үзләре баш. үзләре түш. үзләренә үзләре димче Сез дә. мөгаен, алдан үзара анлашып- килешеп куйгансыздыр да. ата-анлзарыгызнын күңеле булсын өчен генә димләү йоласын үтәгәнсездер. Бездә дә кайберәүләр шулай итә. —Кая' Минем аны күргәнем дә юк иде. Егетне чит шәһәрдән димләделәр мина Без яшәгән җирләрдә әрмәннәр сирәк бит. —Ничек азай? Сиңа ничә яшь иде сон? —Егерме бер тулган, институтны тәмамлап килә идем инде. — һәм шуңарчы гашыйк булмадын. бер егет белән дә йөрмәдеңме? —Эчемдә җаным юкмы әллә минем? Йөрдем, ник йөрмәсен. —Әрмән егете булгандыр инде'.’ —Урыс иде. Курсташым —Син әрмән, ул урыс... Яратыша идегезме? —Ансыз була димени... —Яратышкач Вакыты да җиткән булгач Өйләнешү турында хыялланмый булмагандыр бит? — Бер-беребездән башка яши атмас кебек идек. Күзләрне күзләрдән аташын. к>лларны куллардан аера алмый торган кичләр бар иде.. Ул инде диплом алуга ойләнешәчәгебезгә тәмам ышанган иде. —Ә син? —Ә мин әти-әнинен риза булмасын белә идем бит. Алар мине фәкать әрмән егетенә генә бирәчәкләр иде Егетем, өйләнешеп кайтып, икәү бергә аякларына егылсак гафу итәрләр, дип кенә җибәрә иде. ә мин аларнын һичкайчан фатиха бирмәсен яхшы анлый идем. —Ләкин бу—синен тормышын! Син хәл итәргә тиеш мәсьәлә. Шулай түгелмени? —Шулай түгел. Рәшидә. Һич тә шулай түгел. Тормыш кору, нәселне дәвам итү хис белән генә хат кылына торган мәсьәлә түгел ул. Монысы Рәшидәгә бөтенләй аңлашылмый иде. Мәхәббәт турында күп китаплар укыды ул. шигырьләр ятлады, җырлар тынлады һәм үзе дә җырлады Аларнын һәммәсендә сөю-сәгадәт, ә сөйгәненнән аерылу олы бәхетсезлек, фаҗига, диелә. Әйе. “Галиябану"да да. "Ромео белән Джульетта "да да. “Ләйлә белән Мәжнүн"дә дә—мәхәббәт кыиссатарынын бик күбесендә ата-баба йоласы, борынгыдан килгән кагыйдәләр, олкәннәрнен фикере яшьләрнсн саф мәхәббәтенә каршы чыта. Сөю утында янган йөрәкне—богауларга, хыялларны— тышауларга, киртә белмәгән күңелне читлеккә бикләргә кушалар алар. Әгәр буйсынмасаң, мәҗбүри аералар, кара бәхетсез итәләр, каймакта һәлакәткә китереп җиткерәләр. Аларга каршы торып, баш бирмәү, үз мәхәббәтеңне яклау, саклау, сөйгәнеңә туфы калу—үзе бер батырлык, бәхеткә ирешү түгелмени? Бу дөньяда саф сөюдән, мәхәббәтенә тугры булудан югарырак бер нәрсә дә юк. Рәшидәнең белүенчә, яшьләрнең һәммәсе дә шулай уйлый, шуңа омтыла. Бигрәк тә кызлар... Зара да, Рәшидә кебек үк, сәвит мәктәбендә белем-тәрбия алган, шундый ук китаплар укып, шул ук киноларны карап үскән кеше. Ничек соң әле ул, сөйгәненнән аерылып, башка-бүтән белән тормыш коруы хакында болан җиңел генә сөйли ала?! —Ярыңны ташлап, димләгәнгә чыгу турында бездә менә болай җырлыйлар: Рәшидә кыска көйгә әкрен тавыш белән җырлап алды: Агыйделне кин диләр, Аны диңгез димиләр. Сөйгәнен кала, димиләр, Сөймәгәнгә димлиләр... Аннары җырнын мәгънәсен урысчага авыштырып бирде дә: —Бик ямансу җыр бу,—диде.—Синен ничек булды соң? Мәҗбүр иткәннәрдер инде —Беркем дә мәҗбүр итмәде. Үзем хәл кылдым. —Сөюен чын булмаган, димәк... —Мәхәббәтнең чынлыгын нинди бизмән белән үлчиләр сон? Күпме төннәрем йокысыз үтте, күпме кайнар яшем түгелде Үзем генә белдем. Ләкин мин әти-әниемне дә яратам шул. Аларны кара кайгыга салып, үзем ничек бәхетле булыйм? Ике ут арасында калдым шулай. —Сөйгәненә чыксаң, бәхетле булыр идең. Әти-әниен синен бәхетеңне күреп юанырлар иде. —Тин түгелгә чыгып, ничек гомер буе бәхетле булып бетим инде мин? —Ничек тин түгел? —Әйттем ич инде, урыс иде ул. Урыс әрмәнгә тиң була димени? Мона инде ни дияргә дә белгән юк иде Без бит туганнан бирле, адәм балалары һәммәсе бертигез, дип, кешене кешедән милләтенә карап аеру тиеш түгел, дип өйрәндек ләбаса! Азмыни, бер-берсен сөешкән, кавышкан, гомере буе тигез-бәхетле гомер кичергән төрле милләт кешеләре! Мәхәббәтне саклый белергә генә кирәк! Шулай уйлады Рәшидә, ләкин тагын дәшмәде. Ул әйтергә теләгәнне, әлбәттә, Заранын мен тапкыр ишеткәне, укыганы бар, кабатлап торуның бернинди хажәте юк. Әнгәмәдәше аны сүзсез дә анлады булса кирәк, бераз тынып торды да, дәвам итте: — Берзаман мине туйга чакырдылар. Шунда кече җиңги минем игътибарны Давид исемле егеткә юнәлтте. Бер ел элек кенә институт тәмамлаган икән. Өйләнмәгән. Мин шундук сиздем инде туган-тумачанын ниятен. —Ә егет чибәр идеме? —Башта анын чибәрлеге дә күзгә күренмәде.—дип куйды Зара көлеп — Сөйгәнемнән бүтәнгә күз дә саласы килми иде, алтынга манчылган булса да. Ләкин кардәш-ыру алдында тәртәгә тибеп булмый, әти-әнинен күнелен кырмас өчен генә дә теге егет белән кашны-күзне җыермыйча сөйләшергә, парлашып биергә туры килде. Сизеп торам: ул да мине күрүгә егылып китмәде, хәле шулай ук шәптән түгел. Аны мина димләгән кебек мине дә ана димлиләр. Алай да өлкәннәрнең сүзен орып-бәреп аяк астына салып булмый, әдәп сакларга туры килә. Сабыр итәргә. Сонрак, ипләп кенә үз фикеребезне әйтербез. Димләү бар нәрсә, әмма көчләп кияүгә бирү юк бездә. Күзләребезгә туры карадык та бер-беребезнен хәлен акладык. —Алай да... тиз аңлаша башлагансыз икән... —Аны гына аңлашмаска! Икебез дә әрмәннәр ич без!—диде кинәт нык 80 мндинө млликоал итеп Зара Анын монарчы йомшак, ямансу яңгыраган тавышында кискенлек, какшамас бер ышаныч ишетелде Ул. шиксез, үз милләте белән горурлана һәм гомумән әрмәннәрне башкалардан аерым, биегрәк урынга куя иде. Зарага әрмәнлеге белән горурлану рәхәт. Әрмән нен союздаш республикасы бар. азар турында борынгы, данлы, мәдәниятлы халык дип язып, тукып торазар Атаклы китаатарны туплаган Матенадараны бар аларның. дан казанган коньягы, гомере буе СССР нын иң зур җитәкчеләреннән саналган Микояны, шахматчы Петросяны. маршаз Абрамяны бар Ахыр чиктә мәзәкләре белән танылган "әрмән радиосы" гына ни тора. Боларны СССР нын һәр кешесе бик яхшы белә. Ә менә татарны Зара кем дип. нинди дип белә'* Күп китапларда язылганча. "басурман" дип. "поганый татарин" дипме? Берәр кайда “мин татар" дип мактанып буламы? Тамырларга әйләнеп карасаң, татарның мактанырлыгы баштин ашкан югыйсә. Атаклы галим Лев Гумилев әйтүенчә, "дөньяны тетрәндергән төркиләр" кавеме бит без. Безнен бабабыз Атилла Европаны тезләндергән, халкын чалбар кияргә өйрәткән, коллыктан ваз кичтергән. Татарларның бабалары Европаны тан калдырырлык гүзәл шәһәрләр төзегәннәр, берен- челәрдән булып корыч койганнар, күн эшкәртеп, итек киеп йөргәннәр, үз язуларын булдырганнар. Хәер, нигә ерак китәргә икенче бөтендөнья сугышында Герой исемен алучылар, халык саны белән чагыштырганда, татарлар арасында барысыннан да күбрәк булган. Тик боларны Зара да, башкалар да белми шул Чөнки ул хакта дәреслекләрдә язылмаган, телгә кертеп тә сөйләнми. Бу уйлар Рәшидәнең уенда мизгел эчендә чагылып узды, ләкин аларны кычкырып әйтеп булмый, жае ул түгел иде. — Мәсьәлә жинел хәл ителгән алай булса,—диде ул салкын гына. -Кая жинел булсын! Йөрәк бит ул законнарга буйсынмый! Яна да яна! Тик анын ялкынын тышка чыгарырга ярамый иде. Без, Давид белән шулай сүзсез килешеп, туган-тумача каршында, артистлар кебек, спектакль уйнарга мәҗбүр булдык Безне әле тегеләргә, әле боларга кунакка чакырып очраштыралар, театр-концертларга алып баралар. Ул арада каникул җитте, яраткан егетем төзелеш бригадасына ялланып, акча эшләргә читкә чыгып китте Ә бу Давид һаман күз алдында. Уенга тәмам кереп бетте бу. очрашуга чәчәк тотып килә башлады Елмаешып күрешәбез, ачылып сөйләшәбез. Шулай күрешә-сөйләшә торгач, эчемне бик пошырмый торган булды. Яхшы кеше бит. туганнар мина яманны сайламас. — Шулай булмый ни,—диде Рәшидә ачы көлемсерәп —Тыштан кыланган әкренләп эчкә үтеп керә бит ул. Син яраткан булып кыланасын гына шикелле. Ләкин шулай уйный торгач, тора-бара чынлап ярата башлаганыңны сизми дә каласын... —Алай җиңел генә булса икән,—диде Зара уйланып —Инде ярәшү турында сүз кузгалды, ә минем күңел риза түгел!.. —Ә сон теге сөйгән егетен? Вәгъдә бирешмәгән идегезмени? —Кем ярәштерсен мине аның белән... —Үзегез... —Ничек үзебез? Ярәшү өчен ике яктан кардәш-ыруны җыеп, зур табын корып, балдаклар алышып... —Сон алайса ярәшмичә генә өйләнешергә... Зара хәтта яткан җиреннән калкынып, торып басарга омтылгандай итте. Караңгыда күзләре очкынланып киткәндәй булды. —Әрмән кызы ярәшмәгән кешегә кияүгә чыкмый,—диде ул, “кеше җиргә ике аягы белән басып йөри”, дигән сыман итеп. —Ләкин башкалар чыга. Загска барып язылышалар да бетте китте Дөрес, анда уйларга бер ай вакыт бирәләр бирүен Шул ярәшү була инде —Бер ай аз Безнен туй сигез айдан булды Анда бит егет белән кызнын бер-берсен белүе генә җитми. Кардәш-ырунын. нәсел-нәсәпнсн кемлеген, ниндилеген ныклап белешергә кирәк. "Бу ничек килеп чыга инде? Селекция, ягъни, нәсел яңарту дигән сүз түгелме? Терлек-туарның токымын яхшырту турында сүз барамыни! Моңа мәхәббәтнең ни катышы бар?” Ләкин Рәшидә монысын да теленнән ычкындырмады Заранын хәтерен саклаганнан гына түгел, сәбәбе бар иде. Аның үз тормышын фаҗигагә китергән сорау иде бу Зара аның уйларын анлады, ахрысы. Гомумән, Рәшидәдән шактый яшь булуына карамастан, бу сойләшүдә ул фикеренең ныклыгы, үз дигәненә ышанычы белән күпкә өлкәнрәк, акыллырак тоела иде. Хәер, укытучы бит ул. дип үз-үзенә аңлатты моны Рәшидә. Укытучылар үзләрен, балаларга гына түгел, гомумән халыкка бердәнбер, катгый, мәнгелек хакыйкатьләрне алып килүче дип саныйлар. Бу аларның һөнәренә хас сыйфат. Ә журналист... ул һәрвакыт төрле фикерләрне, капма-каршы якларны тынлый, икеләнә, эзләнә, уйлана... —Кече җиңгигә серемне сөйләдем,—дип дәвам итте Зара.—Йөрәк түремдә башка-бүтән, Давидка күңелем тартмый, дип зарланып еладым. Сөйгәнем белән кавышырга хокукым юкмыни минем, дидем. Кемне сөйсәм, шуныкы булам, үз тәнемә үзем хуҗа, дидем... Ә ул болай диде: "Мәхәббәт— тансыклаган ризыкны ашау дигән сүз генә түгел. Әгәр син ашнын мондыен түгел, тегендиен теләсәң, мин үзем сиңа пешереп бирер идем. Ләкин монда бөтенләй башка бит. Кара син үзенә. . Нинди чибәр син, нинди акыллы, нинди хисле. . Бу буй-сын, бу нурлы йөз, якты күзләр, бу акыл, зиһен, ялкынлы йөрәк каян килгән сиңа? Аларны сиңа ата-бабаларыбыз әллә ничә буыннан саклап, кадерләп, кайгыртып алып килгән. Син шуларнын һәммәсен, зәгыйфьлек, гариплек кертмичә, нык-таза килеш балаларына бирергә бурычлы Аларнын язмышы синнән тора. Нинди кавем-ырунын уллары-кызлары булырлар... ни төсле.. Сәламәт булырлармы? Озак яшәрләрме? Һәммәсе нәселгә бәкле. Син соң сөйгән егетеннен кайдан, кем баласы икәнен беләсеңме?” Бу сорауга мин җавап бирә алмадым. Чөнки егетемнең әти-әнисен дә. туганнарын да белми идем. —Аларын тикшерә башлагач, сөю буламыни ул?—диде Рәшидә. —Җиңги мина тагын болай диде: "Ышанычлы, күркәм бер әрмән егете тапмаслыкмыни син? Давид ошамый икән, башкасы очрар. Күнеленә хуш килгәне табылыр. Тик шуны онытма. Язмышыңны башка берәү белән бәйләгәндә, киләчәктән мөлдерәп карап торган сабыйларның бәхетен җимертә торган булмасын .. Алар үз-үзләрен яклый алмый.. Син якларга тиеш...” Бу сүзләрдән Рәшидәнең күз алдында яшен уйнап узгандай булды. Әллә. . Зара анын башыннан узганнарны белеп сөйлиме?. Каян белгән? Кешенен уйлаганын уку сәләте бармы әллә анда? Әйе. алар бер-берсенең гаилә хәлләрен сорашканнар иде инде Зараны өендә ире, улы-кызы көтеп калган, Рәшидәне—ире. . Ә балалар турында сораганны яратмый ул. Андый очракта йә “юк” дип кенә куя, яки унҗиде яшьлек улыбыз бар, дип җавап бирә. Урынына, сораучысына карап Тик, җавабы ничек кенә булса да, үзәген өзеп, бозлы җил исеп үткәндәй була. Гаилә хакында сөйләшкәндә анын эчтән тартышып куйганын Зара тоеп алды, күрәсең, артык сорау бирмәгән иде Хәзер менә, бер-берсенен йөзен- күзен күрмәгәндә, юри сөйли, ахры, ул бу бәгырьне телә торган сүзләрне... Рәшидә сулышы кысылганын сиздермәскә тырышып, тыныч тавыш белән: —Барыбер дә яшьли сөйгән ярын искә төшеп, үзәкләрен өзелгән чаклар буладыр?—диде. —Булмый димени... Андый вакытта балаларга карарга кирәк. Балан килеп бер сарылса, сагышлар шундук басыла... Аннары Давидны сынадым. Ялгышмадым. Алай да туйга кадәр күнелем белән ныклап хәл кылып бетермәгән идем әле. Менә-менә нидер булыр, туйга әзерләнү ыгы-зыгылары тукталыр кебек иде. Тик һәммәсе үз чираты белән эшләнде. Көне килеп җитте, ике яктан да кунаклар җыелды... Һәм ул туенын ике каланы иңләгән бәйрәмгә әверелүе, кунакларның очкычлар, машиналар белән килүе, кәләш күлмәгенең затлылыгы, бүләккә бирелгән бриллиант кашлы нөзек-алкаларнын күплеге, яшь гаилә өчен аллан әзерләнеп куелган йортнын яме турында сөйли башлады. Ә Рәшидә каршылыклы хисләр өермәсендә чайкала, бүлмәдәшенең тавышы ана томан аша килеп ирешкәндәй генә тоела иде Якут ташлар, бриллиантлар.. Шушы яшенә җитеп Рәшидәнең бриллиант атка да, йозек тә кия алганы юк әле... Ә Зара сөйли дә сөйли Тавышы йомшак, ягымлы. Шул ук вакытта анда олы апа өстенлеге, горурлык сизелеп гора. Ләкин аның үзен өстен куярга бернинди нигезе юк! Үз мәхәббәте өчен көрәшмәгән, димәк, чынлап сөя белмәгән кеше бит ул. Язмышын үзе чат итәргә көче җитмәгән, тормышын борынгы кануннар буенча картлар кушканча корган. Шул булдымы горурланыр нәрсә! Яшьрәк чакта Евгений белән Рәшидә андыйларга, ягъни гаиләсен саф мәхәббәткә нигезләп түгел, акыл белән чамалап, аркылысын-буен үлчәп, нәсел- нәсәбен тикшереп корган кызларга, "самка" дин кенә карый торганнар иде.. —Ә сездә ничек ярәшәләр? Туйларны ничек үткәрәләр?—дип сорады Зара — Кешенен гомерендә оч туе була, диләр. Тугач, өйләнешкәндә һәм үлгәч—җеназасы. Беренчесе белән соңгысын кеше үзе белми дә кала. Никах туенда гына табын түрендә үзен утырасын. Кызык бит бу. ә? —Кызык —диде Рәшидә —Ләкин минем башкача булды... —Ничек ул башкача? — Минем янда туган-тумача юк иде... —Ничек алай? Син Татарстанда яшәмәдеңмени? —Татарстанда. — Шулай булгач, кардәш-ыруың күптер бит. Безгә менә кыен ул. Үзбәкстанда, чит халык арасында яшибез. — Мина өйдән иртә чыгып китәргә туры килде. Унбишем тулмаган иде әле. —Унбиш яшьтәнме.’ Нишләп алай? Ятимәме әллә син? — Ничек дип әйтим. Авыл халкы, крестьяннар Русиядә тулаем ятим алар. Зара. —Бөтен халыкмы? —Әйе, бөтен халык ятим. Моннан утыз ел элек Русия авылларында халыкның ничек яшәгәнен күз алдына китерәсеңме син? —Бик томанлы,—диде Зара. —Син, мөгаен, ул еллардагы колхоз тәртипләрен белмисендер? Авыл халкынын хәле мәктәп дәреслекләрендәге крепостнойлар кебек иде. Аларга хәтта паспорт та бирмәгәннәр. Шәһәры чыгып качмасыннар өчен. Бушка диярлек эшләткәннәр, шуна өстәп бик күп салымнар түләткәннәр. —Эш хакы булмагач, нинди салым сон ул? —Хуҗалыктан. Сөттапшыртканнар, ит. ион. йомырка... Әтием сугышта булып, ике аягы да яраланган иде. әнием колхоз эшендә сәламәтлеген җуйган. Мин сугыштан сон өченче, төпчек бала булып туганмын. Дүрт почмаклы бүрәнә өйдә яшәдек без. Түрдә сәке, бер якта зур мич. казан Электр юк та юк инде, радио да юк хәтта. Лампага керосин табу мен бәла. Кышларын мич арасында бозау, сарык бәрәннәре үсә, каты салкыннарда шул ук өйгә буаз сыерны кертеп, җылытып чыгарабыз. Язга таба сәке астына бәбкә чыгарырга каз кереп утыра. Ягарга угын юк. Авыл тирәсендә кайчандыр урманнар булган диләр, ләкин аларны күптән кырып бетергәннәр иде инде. Кышка ягулыкны тирестән әзерли торган идек, елгадан су ташып, чылатып, яланаяк белән басабыз да калыплап чирәмгә тезеп, кояшта киптереп, ишек алдына оеп куябыз. Тирес кирпечләрнең җылысы аз. төтене ачы була. —Безнен якларда шулай итеп саман кирпечләр ясыйлар,—диде Зара. —Без үскән заманда авылда балалар аз. элекке җидееллык мәктәпне башлангычка калдырганнар иде. ун яше тулган балалар күрше авылга йөреп укырга тиеш иделәр. Өч чакрымга Язын саз ерым, кышын буран кичеп. Анын киеме рәтле булса иде ичмасам' Тишек итекләр, ямаулы бишмәтләр —Ай-яй. ничек чыдап бетә алдыгыз,—диде Зара. —Чыдап бетә алмаганга чыгып киттем дә инде. Училищеда стипендия түлиләр иде. Үз тамагымны үзем туйдырырмын дип уйладым. —Стипендиягә яшәп була димени! — Гаиләгә җиңелрәк бит инде барыбер. Безнен авыл шәһәрләрдән дә, тимер юллардан да бик ерак. Сигезьеллыкны тәмамлагач, җитмеш чакрым ераклыктагы шәһәргә барып училищегә кердем. Рәшидә боларны иң беренче чиратта үзе өчен сөйли иде кебек. Ул үзенең үткәннәрендә-кичергәннәрендә тормыш фаҗигасенең чыганакларын, сәбәпләрен эзли иде —Мин китап укырга бик ярата идем,—дип дәвам итте ул.—Аларда тасвирланган тормышка хәйран кала идем. Безнен кебек хәерчелектә, тирес арасында тырмашып җан асрау беркайда сурәтләнмәгән. Жирдә бөтенләй башкача яшәү рәвеше бар. Анда зур. мәһабәт, якты заллар, матур киемнәр, тәмле ризык Музейлар, театрлар... Күңел шунда ашкына, кош кебек, канат ярып, еракларга очасы килә иде. Өстемә әни тегеп биргән бишмәтне кидем дә. аркама биштәр асып чыгып киттем шулай. Бишмәт кесәсендә стипендиягә хәтле яшәр өчен җитмеш тәңкә акча—аны әни күршеләрдән әҗәткә алып бирде. Биштәрдә өч ипи, каты пешкән йомыркалар, бер оек борчак. —Шуның белән укыдыңмы? —Иң читене акча белән ризык кытлыгында түгел иде. Иң кыены урыс телен начар белүдә булып чыкты. Укытучылар минем белән аерым шөгыльләнделәр хәтта. Училищедан каникулга кайткан чакларымда әнинең тезенә ятып:"Их, әни. урысларның узләре кебек итеп урысча сөйләшергә өйрәнсән иде1—дип уфтана торган идем. “Син тотынсаң булдырырсың, кызым”,—дип башымны сыйпый иде әни. —Булдыргансың да.—диде Зара,—Мин сине башта урыс хатыны дип уйлаган идем. Исемеңне ишеткәч аптырап киттем әле. —Училищены тәмамлагач, тагын да ераккарак киттем. Башкалабыз Казанга. Анда институтның рус теле факультетына кердем. Студент чакта урыс гәзитләре белән языша башладым. Тик менә ничектер шулай килеп чыкты, укуны тәмамлаганнан сон, татар гәзитендә эшләп киттем. —Үз канын тарта шул ул!—диде Зара ышаныч белән,—Ә ничек кияүгә чыктың? —Гадәттәгечә. Сөештек. Кавыштык. —Кайда таныштыгыз? Ничек кавыштыгыз? —Студент чакта. Икебез дә үзешчәннәр идек. Сәхнә артында таныштык. —Татардыр бит? —Урыс. Зара югалып калды бугай. Тынлык урнашты. —Затлы, нык нәселдәндер, шуңа кызыккансыңдыр инде,—диде. Мохтаҗлыкта үскән кешенең байлыкка кызыгуы, анынча, табигый хәл иде, күрәсең.—Ә туйны кайсы якта үткәрдегез? Нинди йола буенча: урысчамы, татарчамы? —Сәвитчә,— диде Рәшидә.—Загска бардык та язылышып кайттык. —Ничек бардыгыз? Кая кайттыгыз? —Тәпи-тәпи бардык,—диде Рәшидә. Аннары тавышланып иснәп куйгандай итте.—Арылган бүген. Озаграк йөзгәнмен, ахры. —Сон шул инде. Тыныч йокы!—диде дә Зара тынып калды. Ә Рәшидәнең шар ачык күзләре тәрәзәдәге тасмалы пәрдә—жалюзи аркылы чак кына саркыган аксыл яктылыкка төбәлгән иде. Туй? Чын туе булдымы соң аның?! Әгәр дә ул, ачылып китеп, үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләсә, Зара аның хакында “самка” дип уйламас идеме? Хәер, нәрсәгә чагыштырырга! Алар икесе ике бакчада үскәннәр. Зара— тау битендәге бакчада, эссе кояшта кызынып үскән мандарин агачыдыр... II мадпнә млликовл Ә Рәшидә юл читендә, давылларда-бураннарда бәргәләнгән миләштер... Дөрес, гомерлек юлдаш сайлар чакта атар охшаш хатдә булганнар— икесенең дә сөйгән яры чит милләт кешесе, икесенең дә ата-аналары моңа каршы. Ләкин, йөрәк әти-әни кушканча гына тибәмени0 ! Евгенийны беренче күргәч үк Рәшидәнең йөрәге сулкылдап куйды. Егетне тулай торакка бүлмәдәш кыз Рита атып килгән иде. Бик матур җырлый иде ул, концертта чыгыш ясар өчен үзенә шәп аккордеончы тапкан, имеш Рәшидә шул ук концертта украин биюен башкарырга әзерләнгән иде Аккордеончы аңа да уйнарга тиеш булды. Сәхнә артындагы бер бүлмәгә кереп, икәүдән-икәү генә ашык-пошык репетиция ясап алдылар Тиз аңлаштылар Уенчының көе белән биюченең сикергәләве бик ярашты, килеште Йөрәкләргә үк барып иреште дә, ике арага ефәк җеп сузып куйгандай итте. Эчендә жаны булган кыз андый егеткә битараф кала аламы? Бер килмәгән җире дә юк иде шул Евгенийның Шәһәр егете, музыка училищесында укый, тәрбияле, ипле, тора салып ябыша торган түгел. Буй-сын, кыяфәт ягыннан анын белән ярышырлык егет сирәк—бию кичәләренә барып керүгә, озынча, ак йөзе, барсының өстеннән калкып, әллә каян күренеп тора. Рәшидәне күрүгә, чыраендагы битарафлык галәмәтләре юкка чыгып, күзләрендә, иреннәрендә сөенеч чаткысы кабына торган иде. Мондый егетнен мәхәббәтен яулау, әлбәттә, зур горурлык иде Ә милләтләр төрле булуга килсән, урыс татардан кимме әллә? Тулай торак бүлмәсендә бәйрәм кичәләре үткәргәндә, Рәшидәне музыкаль өлеш өчен җаваплы итеп куялар. Евгений елкылдап торган аккордеонын алып килә Аһ, ул аккордеон! Килешә дә иде инде егеткә! Аның янында Рәшидә үзенең дә бер матур бизәк икәнен белә, чөнки аккордеончы әледән- әле аңа таба борылып, зәңгәр күзләрен бәхетле кыса төшеп, елмаеп куя торган иде Егет уйный, кыз җырлый, кушымталарында икс тавыш бергә үрелә, бераздан кызларнын да йөрәге түзми, алар да кушыла. Бер җырны бигрәк яратып, йөрәк түреннән озеп, олы бер мәгънә салып җырлыйлар иде Рәшидә аны татарчага да тәрҗемә итеп куйды: ул үз телендә, егет үзенчә аралаштырып җырлаганда, карап торучыларның күнеленә бигрәк тә хуш килә иде. Үтсен еллар, гасырлар, Жирдә бөек бер көч бар. Океаннардай даулы ул. Йөрәкләрне яулый ул. Шәрабләрдән татлы ул, Якутлардан затлы ул. Бар нәрсәдән бөек ул, Мәхәббәт ул, сөю ул. Бу җырны алар үзләренең сөю гимны дип атадылар . Андый кичатәрдән сон, Рәшидә егетен тышкы ишектән озатып кергәч, табын җыештырып йөрүче кызлар дәррәү борылып ана карыйлар иде —Монын ахыры ни белән бетәр икән инде?—дип куя шунда берәр кыюрагы. Рәшидә сорауның ни хакта икәнен анлый. Елмаеп, шаярган сыманрак итеп: —Йә Евгенийга барам, йә бөтенләй кияүгә чыкмыйм,—ди торган иде. Мондый чакта күңеленнән ул үзен Ләйләгә, Джульеттага тинли, мәхәббәт өчен көрәштә, алар кебек үк, жанын фида кылырга әзер кебек иде! Ләкин нинди генә җырлар җырланып, нинди генә вәгъдәләр бирелсә дә. әти-әни фикере белән исәпләшми булмый иде. Ә алар кияүләре урыс булуны күз атдына да китерә алмыйлар иде. һәммәсен бер мизгел хәл итте Дөресрәге карлы яңгыр сибәләгән күнелсез. шыксыз көзге көн иде бу. Ул кич хәтергә бөтен төсмерләре белән сенеп калды, гүяки Рәшидәнең туе шундый төсләргә манылган иде Сәгать өчләрдә үк шәһәрне күшектергеч, сыланчык, салкын томан каплады. Кала үзәгендәге калкулыкта биегәеп утырган финанс интитутының аксыл-саргылт бинасы түбәсе белән болытларга тоташкан иде. Пычракка баткан машиналар фараларын кабызганнар, өскә шакшы су сибеп узып китәләр. Рәшидә, нишләргә белмичә, Кольцо дигән җирдә туктап, бөрешеп басты да, үксеп елап җибәрде Кереп кунар урыны юк иде аның. Институт тәмамлагач, редакциягә эшкә алдылар, ләкин торак бирмәделәр. Көзгә кадәр ул, элекке гадәт буенча, с тудентларның тулай торагында яшәп торды. Хәзер инде аннан да чыгарганнар иде Бар милке редакциянең өстәл тартмасында, ә үзе кичләрен урамда. Кая барып баш төртергә, ничек төн уздырырга? Шулкадәр ялгыз, беркемгә кирәксез дип хис итте ул үзен! Ә бит сөйгән яры янында, янәшәсендә биегәеп басып тора иде! Егет, нишләргә белми таптангалады да, иелеп кулъяулыгы белән анын битен сөртте: —Ник без үзебезне үзебез шушы хәтле газаплыйбыз?—диде. Әйе, “син” димәде, “без” диде. Рәшидә кичергәннәрне ул үз йөрәге аша уздыра иде —Әйдә безгә кайтабыз,—дип аның салкын бармакларын кайнар учына алып кысты аннары. Рәшидә карышмакчы булды, ләкин Евгенийның учыннан килгән җылы, йөрәк аша саркып, телдән өзелеп төшәргә торган сүзләрне эретеп юкка чыгарды. Көзге томан, чарасызлык, үзенең күз яшьләре ихтыярны йомшарткан иде. Евгений анын кулыннан кысып тоткан килеш, үзәк урамдагы капкаларның берсеннән сасы ишегалдына, кыйшайган, ямьсез өйнен ишегенә таба алып китте. Ул шунда, хан заманыннан бирле кеше кулы тимәгән йортта туып үскән, шунда яши иде... Бер атлагач, кире борыльт булмый торган чаклар бар. Биек кыядан сикергән кебек... Тәбәнәк түшәменнән керле шәрә лампочка асылынып торган өйалдына барып кергәч, Рәшидә шундый хис кичерде. —Әни, киленеңне кабул ит,—диде Евгений эчке ишектән чыккан, таушалган чырайлы, юан гәүдәле, чуар халатлы хатынга. Түтәйнең йөзендәге ризасызлык чалымнарын күргәч: “Юк!”—дип каршы төшәргә, кире атларга була иде әле. Ләкин әниләр ерак, көзнең яңгырлы шыксыз киче ишек артында сагалап катды, ә янәшәдә күптән кадерлегә әйләнгән сөйгән кешесе тора иде. Егет зур, нык, кайнар учына кызнын тетрәнгән салкын бармакларын йомарлап тоткан, анын кулыннан бөтен тәнгә рәхәт җылы белән бергә жан тынычлыгы, ышаныч та агыла иде. Болар Рәшидәне тәмам эретте. Хәер, милләтләр төрле дип артык хафаланырлык та түгел иде кебек. Катнаш никахлар шәһәр тулы Бик гадәти күренеш ләбаса ул. Инде гомерен авылда уздырып, заманнан артта калган ата-анага да күзләрен ачып тирә- якка карамый, дөнья хәлләре белән килешми булмас. Күнелне тырнап узган шик-шөбһәне менә шундый уйлар куды да җанны тәмам тынычландырды. . Зара белән Рәшидәнең тормышын башлап җибәрүе арасында нинди зур аерма! Аларны алда көткән язмышнын, аларга төшкән йөкнен төрлечә булуы бер дә гаҗәп түгел шул. Шулай итеп, Рәшидә, туйлар ясамый гына, ата-анасын, нәсел- ыруын мәшәкатьләми генә килен булып төште. Ул барып кергән гаилә, башка милләттән булуы өстенә, бик фәкыйрь дә булып чыкты. Евгений үзе музыка училищесының сонгы курсында укый, сенлесе— мәктәп укучысы, әниләре җыештыручы булып эшли, әтиләре вафат иде. Рәшидәнең хезмәт хакы казанга салган тоз кебек эреп юкка чыга барды. Хәер, хөкүмәт иҗат әһелләренә беркайчан да кешечә яшәрлек хак түләмәде Бер язучының көлеп әйткәне да бар: “Каләм ияләрен күп ашатырга ярамый. Симерсәләр язмый башлый алар”. Рәшидә башка гәзит-журнал- ларга да мәкаләләр яза. вак-төяк тәржемәгә дә алына иде. Ләкин җитми, җитми. Ай саен бурычка керергә туры килә. Ул үскәндә, авылда ир-ат аз. сугыш чорында тол калган хатыннар тормыш йөген уртага җигелеп тарталар иде. Мәктәпләрдә дә. хатын-кызлар бар яктан да ирләр белән бертигез, атар хезмәттә ирешкән уңышлары белән мактата, дип туктаусыз тәкърарлап тордылар. Шундый мохитта тәрбияләнгән кызнын кемгә дә булса сатыныргл уенда да юк. үзе җан-фәрман тырыша иде. Әмма барыбер, эчке бер сиземләү белән, хатын-кыз буларак үзенен көче чамалы икәнлекне анлыи. гаилә арбасын бер ялгызы өстерәп бара алмаячагын белә иде. Иренен бик тә ярдәм итәсе килә иде үзе. Ләкин студент нишли ала сон9 Йөрәк кушуы буенча, саф мәхәббәт белән башланган тормыш менә шундый булып чыкты Җитәкләшеп урамнарда йөргәндә, музыка, китап турында бик мәгънәле сүзләр сөйләгәндә, аулак урынга посып кочаклашып үбешкәндә, акча турында, кышка җылы итек, җәйгә яна күлмәк кирәклеге хакында кем уйлаган? Ләкин уйламаганы бу гына булса икән! Аннан мөһиме, аннан аянычы бөтенләй исәпкә алынмаган, башка килмәгән икән... Баштарак, әкренләп кенә, тормыш җайлануга таба барды. Евгений укуын тәмамлап, пионерлар сараена эшкә керде Бала туар чак җиткәч, редакциядән бер бүлмәле фатир бирделәр. Эре панельле йортнын беренче катыннан. Соңрак мондый йортларны мыскыллап, "хрущовка" дип атадылар атавын, әмма үз вакытында аларга күчү бик күпләр өчен оҗмахка керүгә тин иде. Рәшидәнең әнисе дә: "Дүрт бүлмәле бит бу! Дүрт бүлмәле! "—дип. ванна бүлмәсеннән аш бүлмәсенә кереп, аннары колач җәйсәң ике кулын диварга терәлә торган алгы бүлмәгә чыгып, куанып йөрде. Алдан хәбәр бирми-нитми. һич көтмәгәндә килеп төшкән иде ул. Евгений эштә иде. бусагада әнисен күргәч, Рәшидә бер мизгел үз күзләренә үзе ышанмыйча, зиһенен туплый атмыйча торды. — Исәнме, кызым! Әллә танымадың инде?! Бала туганын ишеткәч, җаным түзмәде, авылдашларга ияреп килдем менә,—диде Мәрхәбә. Рәшидә исә куанычыннан телсез калган иде: "Килгән! Димәк, ачу сакламый, гафу иткән!” Мәрхәбә, ваннада озаклап тәһарәт алып, догалар укыганнан сон гына сабый янына килде. —Сөбханалла, күз тимәсен! Борыны да. авызы да гел синеке төсле икән!— диде.—Үзебезнең нәсел! Исем куштыгызмы инде? Соңгысын әйткәндә, тавышы дулкынланудан нечкәреп киткәндәй булды. —Марат дип торабыз.—диде Рәшидә. —Әлхәмделиллаһ. татар исеме икән! Безнен авылда да Маратлар бар. Рәхмәт инде кияүгә. Хакмыдыр инде, кияүнен үз исеме бик үк матур түгел, диючеләр бар. "Евгенин'"ны бәләкәй чакта Женә диләр, ә "жснә" сүзе арт санны да аңлата, диләр. —Затсыз бәндәләр сүзнен ин матурын да пычратырга җай таба,— диде мона каршы Рәшидә —"Ана" сүзен, әнә. нишләтеп кенә бетермәгәннәр. Урысы-татары бер иш. — Безнен авылга Әндриләр. Василиләр килеп эшләделәр. Исемнәреннән көлүче булмады... Фамилиясе ничек сон баланын? —Горюхин. —Горүхин "—Мәрхәбә каушап диванга утырды, башы белән бәйләнгән ак яулыгынын читен алга тартып, битен-күзен сөртте —Хәсрәт дигән сүздән түгелме сон ул. кызым9 Хәсрәтов буламыни инде безнен балабыз?! Мәрхәбә урысча бөтенләй диярлек белми иде. ләкин, ни хикмәттер, бу сүзнен мәгънәсен шундук тотып алды. Үзе ничектер шомланып киткәндәй булды. Ләкин нигә? Бу нинди хорафат тагын? Кайгы-хәсрәт фамилиягә карап килә димени? Син дә Горүхина инде алайса, —диде Мәрхәбә төшенке тавыш белән. —Юк, мин Галимова булып калдым Фамилиямне алыштырмадым. Әмма бу да ананы юатмады —Батаң белән икең ике фамилиядә булу яхшы түгел ул,—дип куйды моңаеп.—Чит-ят кешеләр булып йөрерсезмени? —Дипломнарны, бөтен документларны алыштырып азапланасы килмәде, дип акланды Рәшидә.—Аннары гәзит-журналларда да шактый мәкаләләрем чыкты бит инде. Мине Галимова дип белүчеләр күп. —Ул Гөрүхиннарның нәсел-нәсәбе ниндирәк сон? Туган-тумачасы белән йөрешәсездер, хәлләрен белешеп торасыздыр бит? Буыннары нык микән? Чәрексез нәсел түгелдер бит?—дип сорады Мәрхәбә бик мәгънәле итеп. —Бик аралаша алмыйбыз. Вакыт та җитми, хәлдән дә килми әле...— дип җавап бирде Рәшидә. —Маратыбыз исән-сау була күрсен, бәхете-тәүфигы белән үссен, йа раббым!— диде дә, учларын кушырып дога укырга кереште Мәрхәбә. Шулай итеп, кызына ризалыгын, балага фатихасын бирде. —Бала хәсрәте күрергә язмасын, кызым!—диде ахырда.—Аннан да авыры юк. Ходай тәгалә шунысыннан сакласын! Әйе, монысын ин тирәннән суырып алып әйтте Мәрхәбә. Сугышка хәтле туган дүрт баласын бер-бер артлы җирләгән ана иде шул ул. Ул чорларда авылларда балаларны рәтләп дәвалаучы булганмыни сон! Әле кызамыктан кырылганнар, әле чәчәк чиреннән. Шуңа күрә әнисенең бу сүзләрен Рәшидә карт кешенең бер да дә юкка хафалануы диебрәк кабул итте. —Хәзер медицина көчле бит, әни,—диде —Балаларны бик карыйлар, саклыйлар —Алла диген, кызым. Алла, диген! Рәшидә “алла" димәде, елый башлаган баласын кулына алды. Әлегә үзенен Хәсрәтов икәнен белмәгән, аннан бернинди хәбәре булмаган Мараг Евгеньевич Горюхин, рәхәтләнеп, кинәнеп, иреннәрен чупылдатып имәргә кереште. ...Рәшидәнең әтисе оныгын күрә алмады, бала туган елны вафат булды. Евгений белән бергәләп, Маратны күтәреп, авылга кайтып, башларны иеп, ата кешенең бәхиллеген дә, сабыйга фатихасын да алырга өлгермәделәр. Бусы йөрәккә тагын бер яра салып калдырды Дөрес, еллар узгач бу яралар төзәлер, үкенечләр бетәр, җан тынар иде. Әгәр һәммәсе дә теләгәнчә генә барса, яралар өсте-өстенә тырналып, канап тормаса. ...Марат Евгеньевич Горюхин алты яшенәчә бик матур булып үсте. Ул чакта балаларны музыкага укыту модада иде, безнеке кешедән ким булмасын дип, тотылган пианино алып куйдылар. Алтынсу ефәк чәчле малай, ин беренче эш итеп, шул пианино өстенә менеп, өстәлгә сикерергә өйрәнде. Шундый да тере, бер минут тик тормас, шук бала иде. Көннәрнең берендә баланын күзе кылыйланганын сизделәр. Шуннан китте болгану, хәсрәт касәсенен ачысыннан ачысын эчү. Сырхауханәдән клиникага, бер табибтан икенчесенә, аннары профессорга, Казаннан Мәс- кәүгә. Үлемгә хөкем итү кебек сүзне Мәскәү врачлары әйтте дә инде. Сабыйның баш миенә яман чир ябышкан булып чыкты Күңел монын белән ризалаша алмады. Суга батучы саламга тотына, Рәшидә дә аз гына юаныч бирерлек сүзләрне, имеш-мимешләрне йотлыгып тынлый торган булды. Берәүнен таныш умартачысы, шифалы үсемлекләрне балда-майда кайнатып, бик шәп дару ясый икән. Даны еракка таралган, чөнки күпләргә файдасы тигән, хәзер инде Германия хәтле җирдән килеп алучылар бар икән... Кемнеңдер таныш шоферы, ашказанына рак ябышканны белгәч, әжәл көтеп ятканчы, тизрәк үлим ичмасам, дип, ярты стакан “тормоз сыекчасы” эчкән дә, сузылып урын өстенә яткан. Бераздан уянып китсә, үтереп карыны ачканны сизгән бу! Шуннан торып киткән, рак чире бөтен ләй юкка чыккан!.. Берәүләр “болиголов" дигән агулы үләнне аракыда төнәтеп эчкән, шуннан файда тапкан, имеш Мондый кыйссалар кул кушырып утырырга ирек бирми, каядыр барырга, ниндидер үләннәр җыярга, кем белән булса да киңәшергә ашкындыра иде ' Болиголов" дигән үләнне озак эхтәде Рәшидә. Авыл хужалыгы институтының шәһәр читендәге “Икенче ферма" дигән бүлегенә барып, андагы галимнәрдән шул үләнне күрсәтүләрен ялынып сорады. Каяндыр табып, корыган сабаклар күрсәттеләр, фәнни белешмә китабын ачып укып бирделәр Шунда бер нәрсә ачыкланды: болиголов—сазламыкта үсә торган ифрат агулы үсемлек булып, аннан тычкан исе килә икән. Рәшидә аны шәһәрдән унбиш чакрымдагы бер авыл янындагы сазлыктан эзләп тапты. Төнәтмәсен ясап, башта үзе эчеп карады, аннары тамчылап сабый авызына салды. Ана өстәп умартачы бабай ясаган шифалы майны эчерде... Әмма бала шәм кебек эри иде.. Гәзитгә “Өметләр өзелмәсен" дигән мәкалә күзгә чалынды. Төмәндә бер халык табибы эрбет ылысы белән себер үләннәре катнашмасыннан дару ясый, шунын белән яман чирне дәвалый, врачлар тәмам кул селтәгән хасталарны да аякка бастыра, дип язылган иде анда Рәшидә шундук акча юнәтә башлады Юлга чыгар алдыннан гәзитне табиб Николай Михайловичка да күрсәтте Анын белән сөйләшү ничектер хәтергә аеруча нык уелып калды. Алар зур тәрәзәләрдән җәйге кояш тулган якты, чиста бүлмәдә кара- каршы утырып торалар иде. Табиб гәзитне тезенә жәеп салды да башын игән хәлдә шактый вакытка сүзсез-хәрәкәтсез калды. Әллә укыды, әллә юатырлык сүхләр эзләп, үзалдына уйланды. Олы гәүдәле, ак халатлы, ак йөзле, ак бүрек кигәндәй күперенке чәчле табиб бу минутларда балачак хикәятләрендәге әүлияга охшап калган иде. Хәсрәтләре баштин ашкан чакларда адәм баласына табигать—болын, урман, бакча—жинеллек. ял бирә Күрәсен. бу кешедә дә табигатьнең шундый тылсымы бар иде. Юк. ул кемнедер юатам дип. буш сүзләр сөйләми, дөресен әйтә, тик тавышында, үзен тотышында шундый нечкәлек, хәлгә керү бар ки. анын теленнән өзелеп төшкән аяусыз хакыйкать бәгырьгә таш булып ятмый, монсулык булып ягыла иде. —Мондыйлар Казанда да шактый.—диде ул гәзитгән баш күтәрми генә —Бу арада бездәге бер монах турында да гәзитләрдә күп яздылар. Күрми генә калгансыздыр Көнбагыш маена спирт кушып эчерәм дә. рактан үләргә яткан хасталарны бер ай эчендә аякка бастырам, дип мактана. —Ә бәлки, шундый очраклар булгандыр?—дип калкынып куйды Рәшидә —Күпмегәдер дәртсенеп китүләре дә ихтимал.—дип. маңгай астыннан аксыл кашларын сирпеп. күз атып алды табиб —Үсемлек мае белән спирт катнашмасы наркоз кебегрәк тәэсир итә. сызлануны киметә Ә авырунын терелүгә ышанасы килә Тик ахыр чиктә барыбер безгә килеп егылалар.. Фәннен көче җитмәгән һәр өлкәгә шарлатаннар ияләнә шул инде, нишләтәсең Безнен илдә генә түгел, бөтен дөньяда шулай. Яман чирне дәвалый торган яна дарулар исемлеген туплап. Америкада ел саен калын бер китап бастырып чыгаралар Ләкин озак та үтми, ул даруларның берсе лә шифа бирмәгәнлеге ачыклана... Сез акыллы хатын, югары белемле Иормәгез монын ишеләр тирәсендә.—Ул ак. юан бармагы белән гәзиткә төртте — Вакытыгызны да. акчагызны да әрәм генә итәчәксез. Кешеләрнен бәхетсезлегеннән файдаланып, баеп ятучы мошенниклар алар. Акланмас өмет белән сату итәләр. Һәм бик кыйбат сорыйлар! —Аларга бармас идем дә, сез сон анын урынына нәрсә тәкъдим итәсез?..—диде Рәшидә сыхтанып —Сез мине каты күнелле. шәфкатьсез дип уйлыйсыздыр, бәлки, мина үпкәлисездер —диде табиб куе. йомшак тавышын гадәттәгедән дә әкренәйтеп Һәм тирән итеп көрсенде —Минем дә күнелем таш түгел, яхшы буласым, сезне өметләндерәсем бик килә Ләкин ялганлый алмыйм Соныннан сез мине каһәрләячәксез Без әлегә көчсез Монда хикмәт геннарда, нәселдә Фән исә хәзергә геннарны төзәтү ысулларын тапмады әле. —Ә бәлки... тагын беразга гына сузсак... Бик зур ачышлар кайчак көтелмәгәндә ясала —дип буталып сөйләнде Рәшидә —Илнең бөтен көч-куәте бомбалар да ракеталар ясауга китә бит, фәнгә акча кашый,—диде табиб башын чайкап.—Бәс шулай булгач, безгә кирәк дарулар тиз генә табылмас шул әле. Ә хәзергә күп язмышларны табигать хәл кыла. Нихәл итәсең, сезнең улыгыз нәсел чылбырының иң йомшак божрасына туры килгән шул... Безгә, врачларга, газапларны киметергә тырышу гына кала. Ә яшьләргә, яна тормыш башлаганда, бераз гына булса да бер-берсенең нәсел тамырларын искә алырга, булачак баталар турында уйларга. —Аның өчен шпион булырга кирәк! Сөйгән кешен артыннан шпионить итәргә.. Рәшидә, нишләгәнен аңлап җиткермичә, гасабидан ы п кеткелдәп куйды. —Нәрсәгә шпион булырга? Күзне ачыбрак карау да җитә. Колакны бераз торгызу да зыян итми. Мәгъшугыңның сөю җыры гына түгел, халык сүзе дә керсен. —Гавам гайбәтен җыеп йөрергәме?!—дип бик гаҗәпләнде Рәшидә. —Кирәклесе үзе чынлап тора. Әйтик, менә фамилия. Ул бит күп очракларда кушаматтан алынган. Ә кушаматны халык тага. Кавемнен төп сыйфатын белеп тага. Әтәчләнүче нәселгә— Петухов, кире кавемгә—Козлов.. “һәм... һәм., хәсрәт эчендә гомер кичергән кавемгә— Горюхин... Хәсрәтов. .”—дип табибның сүзен үз эченнән тәмамлап куйды Рәшидә. —Игътибар иткәнегез юкмы әллә?—дип дәвам итте Николай Михайлович,—Хәер. сез бу хакта уйламагансыздыр, бәлки. Татар фамилияләре, кагыйдә буларак, кеше исеменнән алынган. Габдуллиннар, Бариеатар, Саби- ровлар... Ни дигән сүз дип сораша башласаң, йә атасының йә бабасының исеме булып чыга. Шуңа күрә нәсел сыйфатын белдермиләр. Ә бездә, русларда, башкачарак. Армиядә безнең белән бергә хезмәт иткән татар егетләре бик гаҗәпләнә торганнар иде: "Карале, кара,—диләр,—сафнын башында Большаков тора, ә иң ахырдагысынын фамилиясе—Меньшов. Ничек алай туры килгән ул9 ” Ә Рәшидәнең хәтерендә яп-якты булып әнисенең мөлдерәгән карашы һәм ничектер эчке бер сагаю белән хафаланып сораганы күз алдына килде: "Нәсел-нәсәпләре ниндирәк икән Гөрүхиннарнын? Чәрексез түгелдер бит?.. Туган-тумачасынын хәлен белешеп торасызмы?” Татар авылында гомере үткән авыл карчыгы белән урыс милләтеннән булган тәҗрибәле галим- табибнын фикер-теләкләре бер иде!.. Әйе. Горюхиннарнын хәлен белде Рәшидә. Баласы чирләгәч... Баксан да күрсәң, бу ыруда иллегә җиткән ир-атлар бөтенләй юк икән. Һәммәсе яман чирдән китеп баралар. Евгенийнең әтисе дә. ике ел буе җәфаланганнан сон, бик интегеп, тәмам кеше кыяфәтен югалтып, кырык дүртен дә тутырмыйча гүр иясе булган. Ләкин алты яшьлек бала... Ни өчен бер гөнаһсыз сабый шушындый газапларга дучар ителде? Халыкта, кылган явызлыкның жәзасы кешенең үзенә булмаса, балаларына килә, дигән сүз бар. Әллә бу җәза балага Рәшидәнең кылган гөнаһлары өчен бирелдеме?! ..Еллар буе газаплаган бу сорау менә хәзер, җир шарының икенче ягында, ике кешелек тын бүлмәдә, төн караңгылыгында, күзгә күренмәс кайнар бавы белән сулышны бугандай итте. Сикереп торасы, Зараны төрткәләп уятасы, аның янына башны куеп, сулкылдап елыйсы һәм барысын- барысын да сөйләп, эчне бушатасы килде. Монда күңелне ахырынача ачып була. Зара бит ул очраклы юлдаш. Атна-ун көннән, Мәскәүдән юллар аларнын икесен ике якка алып китәчәк һәм беркайчан да бүтән очраштырмаячак. Мондый кешегә сернең һәммәсе сыя, беркайчан да чәчелми! Ләкин Рәшидә андый юанычтан да мәхрүм иде. Чөнки, алдан ук белеп тора: бүлмәдәше аны аңламаячак, ә бәлки, гаепләячәк тә әле. Әйе, баласының үлемендә гаепләячәк аны Зара. Рәшидә чалкан ятты да. карашын чак кына агарып торган түшәмгә текәде, үз-үзенә читтән, очраклы юлдаш булган шушы әрмән хатыны күзеннән карагандай булды. Тормышын элек-электән куелган тәртип буенча, атлан уйлап, ата-ана, нәсел-ыру белән санашып, күңелле бәйрәм итеп башлаган, ипле, тәртипле яшәүче һәм таза-сау балалар үстерүче хатын күзе белән карады ул үзенен үткәннәренә Анынча уйласан. Рәшидә—зиначы! Гадәт-йолалар белән исәпләшмичә. өлкәннәрнең фатихасын атмыйча, матур итеп туйлар ясамыйча, никах укытмыйча, "син сөясен, мин дә сөям, мин синеке, син минеке, бүтәннәрнең бездә эше юк", дип кенә кавышучылар әдәп-әхлак ияләренә, мөгаен, шундый—зина кылучы булып күренәдер Гәрчә паспортларына загс мөһере суктырган булсалар да... Барча диннәрнен нигезендә катгый тыюлар ята: урлама, алдама, кеше үтермә, зина кылма. . Тукта, тукта.. Урласан, алдасаң, кеше үтерсәң башкаларга авыр зыян сатасын. Ләкин “зина кылма”! Ник? Икәү кавыша икән, аннан кемгә зыян9 Кем аннан нинди каза күрә? Адәм баласы үз тәненә үзе хужа түгелмени?! Әгәр хисләргә бирелеп, онытылып китеп, җан сөйгәнен белән яшерен рәвештә генә кавышкансың икән, шәригать кануннары буенча яшәүче илләрдә монын өчен нигә үлем җәзасы бирелә?! Жәзанын да аяусызы. газаплысы. бөтен нәсел-ыру өчен хурлыклысы... Бар гавамнын күз алдында таш бәреп үтерәләр... Ни өчен ул мәмләкәтләрдә зина кылучыларга бернинди рәхим-шәфкать. кызгану юк?! Хәзер инде Рәшидә бу сорауга җавапны белә. Бу аяусызлыкка олы бер ншез бар. Ул да булса—икәү кылган зина өченче берәүгә зур зыян сала. Ул өченче—шушы кавышудан яралачак, дөньяга киләчәк җан иясе... Бер гаепсез сабый... Менә ни өчен каты борынгыдан килгән кануннар! Алар туачак җанны кайгырталар... Әйе. Рәшидә моны белә хәзер. Ләкин яшьлегендә, теге чакта, Евгений аның кулыннан кысып алып: "Әйдә, кайтабыз!”—дигән көнне ул моны белми иде шул. Хәер, белми дип әйтү дөресме? Балачакта гаиләсе, әнкәсе иман-әхлак, әдәп кагыйдәләрен сеңдермәдемени аңа? Авылда яшьләрнең ничек гаилә корганын, туйларнын ничек узганын күреп үсмәдемени ул? Әйе, болар һәммәсе анын күнел төбенә салынган иде. Тик алар өстенә бик күп яна катламнар өстәлде шул. Мәктәптә, китаплардан, кинолардан... Дөрес, алар да начарлыкка өйрәтмиләр иде. Кеше кешегә дус, туган илен өчен яшәргә кирәк, кебек хакыйкатьләр күп тукылды Шул ук вакытта элеккедән калган гореф-гадәтләр, Аллага ышану—бик начар нәрсәләр, аларга каршы аяусыз көрәшергә кирәк, дигән фикер дә нык сеңдерелде. Әйе, сәвит мәктәбе, коммунистик тәрбия комганны, сөннәтне, намазны, никахны, иманны салып таптады гына түгел, яшь буыннан таптатты. Ишеткән-укыганнарны тормыш мисаллары да раслап тора иде Ходайга ышанып, намуслы, ипле яшәгән кешеләр, әнә, авылда, тирес арасында, таш гасыр шартларында михнәттә гомер сөрә. Дингә ышанмаучылар өскә калка, рәхәт яши Көн саен күзгә кереп торган чынбарлык шуны раслый иде: иманны белү алга илтми, урыс телен белергә кирәк. Үзен урыс булсан тагын да яхшырак Зур шәһәрләрдә татар булу кимлек саналды. Күп кенә кызлар- егетләр үзләренен исемнәрен русчага көйләп үзгәрттеләр. Туган йортыннан буыны да, рухы да ныгып җитмичә чыгып киткән үсмернең шушындый тәрбия тәэсиренә бирелүе гаҗәпмени? Бер дә гаҗәп түгел. Рәшидәне бик тә аңлап буладыр. Ләкин аклап була микән9 Тулай торакта анын белән бер бүлмәдә яшәгән кызларның икәве генә урыска кияүгә чыкты Калганнар, үз тиңнәрен табып, туйлар ясап кавыштылар. Әгәр дә теге салкын, шыксыз кичтә әнисенен сүзләрен исенә төшергән булса, нишләр иде ул? Ничек кенә булса да, ашыкмас иде. Икенен берсен сайларга кирәклеген белеп, төптән уйланыр иде: яки син мәхәббәтеңне яклап, сөйгәнен белән кичекмичә кавышасын, яки кавышуны чигереп, озаклап, җентекләп, туачак балаларын турында уйлыйсың. Рәшидә бу хакта уйламады. Шул рәвешле үзен олы бер хокуктан—икенең берсен сайлау хокукыннан мәхрүм итте. Әгәр моның өчен анын үзен таш бәреп үтергән булсалар, гаделрәк җәза булыр иде.. Ләкин ник бер гөнаһсыз сабый җәзалана?! Шундый үкенечле уйлар талады Рәшидәнең бәгырен. Сабыеның әкренләп сукырайганын, аннары кибеп корыганын күреп торган анага, бала хәсрәте остенә. вөҗдан газаплары да өстәлде. Шушы көннәрне күрмәс өчен, шушы хәсрәтләргә дучар ителмәс өчен, үз гомерендә булган барча шатлык-куанычларны, бәхетле минутларны бирмәс идемени ул? Кешелекнең мен еллардан килгән үгет-нәсихәтен санга сукмаган замана баласы, башына кайгы төшкәч, томана, надан сихерче-тылсымчы- ларнын быдырдавын мөкиббән китеп тынлады, тырнак асларына кер каткан куллардан “гаҗәеп шифалы дарулар” алып, сонгы сумнарын сонды. Төмәнгә дә барды Рәшидә, аннан алып кайтканнарны балага эчерде, тәненә сылады, башына сөртте, урын-җиренә сипте... “Әнә бит. ишек төпләренә күпме халык тезелеп чиратка баскан,— дип юанды —Күбесенең кыяфәтеннән зыялы, белемле икәнлекләре күренеп тора. Бик ераклардан килүчеләр бар. Бер дә юкка йөрмиләрдер, кемнәрдер шифа алып, сихәтләнгәндер... Меңнән берсе булса да терелгәндер. Ә бәлки, шул меннән-миллионнан бер бәхетле язмыш минем балам өлешенә тияр...” ..Вакыт җәрәхәтләрне, шул исәптән күңел яраларын да дәвалый, диләр. Тик Рәшидә өчен алай булып чыкмады. Баланы җирләп, бер ел узуга, Евгенийда шеш таптылар. Дөрес, бу юлы чирне вакытында белеп алдылар, операция уңышлы узды. Дәвалаучы врач, Рәшидәгә шыпырт кына: “Тагын биш ел тыныч яши аласыз”,— диде. Бервакыт шеш икенче җирдән килеп чыгачак, дигән сүз иде бу. һәртөрле чирнен нервыдан килгәнен исәптә тотып, Рәшидә ирен мөмкин кадәр яхшырак тәрбияләргә тырышты. Аларнын өендә теге “мәхәббәт гимны” сирәк булса да, җырлана әле: “Үтсен еллар, гасырлар... Жирдә бетмәс бер көч бар...Бар нәрсәдән бөек ул... Мәхәббәт ул, сөю ул...” “Рашель иркәм!”—дип дәшә ана Евгений. “Женчик-Женечка, золотое темечко!”—ди Рәшидә аның алтынсу чәчен сыйпап. Дөресрәге, ди иде. Хәзер сыйпарга алтынсу чәчләр юк инде. ЖенчикЖенечка дигәндә тавыш йомшак ишетелсен өчен дә нык тырышырга туры килә... Яман чир янадан җиде елдан соң килеп чыкты. Тагын операция ясадылар. Бусы да уңышлы узды. —Мондый авырулар шактый озак яши,—диде врач Рәшидәгә.—Әзер торыгыз, сезгә көч күп кирәк булачак әле. —Озак дигәнегез... күпме була инде ул?.. —Ел ярым-ике ел. Хәер, сезнен тәрбия белән озагракка сузылуы да бик мөмкин. Алда Рәшидәне олы хәсрәт көтә. Елларга сузьшган мәшәкать һәм кайгы. Ире белән бу хакта ачыктан-ачык сөйләшмиләр—йөрәк яраларын актарырга ярамый. Евгений үз хәлен чамалый, хатынына көч күп кирәк буласын белә. Шуна күрә аны ял итәргә җибәрде дә. Ә Рәшидә анын көннәрен озайту өчен һәммәсен эшләячәк. Ә аннары? Аннары—ялгызлык һәм бушлык. Табигать тарафыннан һәр хатын-кызга бирелгән ин зур бәхеттән—балалар үстереп, шуларга куанып яшәү бәхетеннән ул мәхрүм. Ахыр чиктә җирдә бернинди эз калдырмыйча китеп барачак. Ничек диде әле Зара? Тәнебез, җаныбыз безгә узган буыннардан килгән. Киләчәк буынга без аларны зәгыйфьлек кертмичә тапшырырга тиеш. Ә менә Рәшидә зур хата ясады, шуның аркасында нәсел чылбырының ана тоташкан тармагы өзелде. Бу хатасы өчен бирелгән җәза Рәшидәнен бөтен гомеренә җитәчәк. Ләкин нишлисен Башны ташка орып булмый . Нәрсәнедер үзгәртергә сон инде. Тик нигә сон күңел ашкына? Ни өчен язмыш аны Газизҗан белән очраштырды0 Ярачы йөрәккә ник ут сачды? Бер чаткыдан авыллар, шәһәрләр, яхшы атлар белән кичеп булмаслык урманнар янып кач була, диләр. Әгәр ачар корьшыкган кипкән булсалар Әгәр очкын төшкән минутта җил купса... Ә Рәшидәнен җанына күптән, шактый еллар буе шифачы яңгырлар яу ганы юк иде шул инде Кечкенә генә очкыннан янгын чыгуы гаҗәпмени? Аһ. моны гыйшык хәлләрен үз башыннан кичергән кешеләр генә анлар' Күпме риваятьләрдә сөйләнгән, җырларда җырланган анын татлылыгы һәм аянычлыгы. Әйтик, шәригать кануннары хөкем сөргән илләрдә яшьләр гыйшык сөременнән исереп башны югалтырга, ата-баба йоласын ташларга ярамаганын кечкенәдән белеп үсә, зина кылунын ин зур җинаять икәнлеген, анын өчен дөньялыкта бөтен халык каршында гаш бәреп үтерәчәкләрен. бакыйлыкта мәнге тәмуг утында яндырачакларын яхшы андый. Әмма шуны белә торып та. нигә сон кайберәүләр мона бара?! Чөнки гашыйк кеше акыл белән эш итә алмый. Ә инде кеше үз акылына буйсынмаса, башкаларның киңәшенә колак салмаса. әгәр ул фәкать хисләр кушуына гына бирелсә... бу—акылдан шашу бит инде Борынгы греклар акылдан шашуны ничек бәяләгән?! "Әгәр Аллалар адәм батасын җәзаларга теләсәләр, алар анын акылын алалар... ” Иң каты җәза— акылдан язу. Хисләр шаукымына бирелеп, зиһене томаланган адәм баласының рухи бизмәне бозыла. Ул нәрсә өчен ни хак түләячәген чамалый алмый Ул бер көнлек бәхет өчен үз-үзенә гомерлек газап, нәсел-ыруына хурлык, газиз баласына иртә үлем китерәчәген уйлый алмый. Тик нигә сон адәм баласына, анын һәр күзәнәгендә ялкын булып үрләрлек итеп, сөю сачәте бирелгән? Акылын томаларлык итеп, үз-үзен, алдагысын онытырлык итеп? Бер минут ләззәт очен дөньялыктагы иминлеген. ахирәттәге оҗмах рәхәтен бирерлек итеп? Монын ярамаганлыгын аңлаган хәлдә, нигә шул шашкын хисне җинәрлек ихтыяр көче табалмый үзендә адәм баласы?! "Мин үземдә бу көчне табарга тиеш!—дип тәкърарлады Рәшидә үз- үзенә —Хискә артык бирелүем аркасында болай да бик күпне күрдем бит инде. Күп газапландым... Тыелырга кирәк.. Уйламаска..." Рәшидә бию запынын почмагында, башкалардан артта басып тора иде Карангылык бөркелгән ишекләрнен берәрсеннән Газизҗан килеп кергәнне көтте ул. Тик егет күренмәде. Биюләр ныклап кызып китәргә дә өлгермәде, музыканы туктаттылар. Халык тарала башлады. Рәшидә монаеп кына торак бинага таба китте. Кинәт анын янында Газизҗан пәида булды, гүяки караңгылыктан куеланып укмашты. Алар бераз сүзсез генә янәшә бардылар. Ишеккә житәрәк: —Яр буеннан әйләнеп килергә теләмисезме?—дип сорады егет. — Була ул,—диде Рәшидә шаяргандай, битараф күренергә тырышып Алар капкадан чыгып, бер ягына пальмалар тезелеп баскан сукмак буйлап киттеләр. —Бүген кичәне иртә тәмамладылар,—диде егет. —Ике көннән карнавал булачак бит. шуна әзерләнәселәре бардыр. Канада туристларының күңелен күрергә. —Нишләп канадаларның гына? Ә без? — Безнен акча калмады бит инде Карнавалга барып булмас Ә канадаларның кесәсе калын Әмрикәннәр килмәгәч, мондагыларның бөтен өмете шуларда. Бу сүхчәр егетнен авырткан җиренә тиде бугай—ризасызлыгы, хэтта ачуы кабарганы сулыш алуыннан ук сизелгәндәй булды. Кешедән ким булып йөрисе килми иде аның. Рәшидәгә исә, ни сәбәптәндер, аны чеметтереп алу рәхәт иде. Комлык аша узып, океан ярына барып бастылар. Тропикларда эңгер- меңгер бөтенләй диярлек булмый. Кояш баюга, гүяки, күк гөмбәзеннән җиргә катлы-катлы кара өрфия пәрдә ишелеп төшеп, бар дөньяны урап- төреп куя Шул пәрдәне тишкән кадаклар кебек, нурын тирә-якка чәчмичә, туп-туры төбәп, эреле-ваклы, саргылт, зәңгәрсу, яшькелт йолдызлар күзгә төртелә. Океан шуларга карап юашланып калган, кара юрган астында тып- тын ята. Яр кырындагы су гына күкселләнеп күренә, сизелер-сизелмәс шуышып, комны ялаштырып ала. Һава рәхәт җылы, тыныч. Каяндыр, ерактан оркестрның, ә бәлки магнитофонныңдыр, дәртле көй уйнаганы ишетелә. Бу тынлыкта, караңгыда, вакыт агышы туктаган мәлдә ниндидер бик мөһим, зур мәгънәле сүзләр әйтелергә тиеш иде. Әмма Газизҗанның соравы гади булды: —Сез язучымы? —Журналист мин. Гәзиттә эшлим. —Нинди гәзиттә? —Яшьләр гәзитендә. Безнең һәр сан ярты миллион тарала,—диде Рәшидә ихгыярсыздан горурланып. —Ярты миллион! Андый бүтән юктыр да. —Бүтән юк. Без татар телендә бердәнбер яшьләр гәзите. —Сезнең кебекләр ничәү анда? —Бүлек мөдирләреме? Бишәү. —Бөтен халыкка бишәү... Анлашыла-а,—дип сузды Газизҗан. —Нәрсә анлашыла? —Сез шәһәр кызы бит. Күренеп тора: затлы гаиләдә үскәнсез. Зур урыннарда таныш-белешләрегез күптер... Рәшидә көлеп җибәрде. —Армиядә разведчик булып хезмәт иттеңме әллә син? —Ә нигә? —Минем бөтен биографиямне белеп алгансың. —Нәрсәгә разведчик? Десантник мин. Ә сезнең кемлегегез маңгаегызга язылган. —Шәһәр кызы икәнлегемме? Газизҗан дәшмәде. —Әгәр беләсең килсә, шәһәрне мин мәктәпне тәмамлагач кына күрдем. Синен янында гап-гади авыл кызы басып тора. Караңгыда ачык кына күренми иде, әмма Газизҗанның иреннәре кысылып, кашлары җыерылганын тоеп алды Рәшидә. —Кем урнаштырды соң сезне андый эшкә?—диде егет аптырагандай. Рәшидә тагын көлде. —Редакциягә кешене урнаштыралар димени? Иҗат эше бит ул. Яза белгәннәрне үзләре чакырып алалар. —Сезне дә чакырдылармы? —Әлбәттә. Мин студент чакта ук яза идем. —Сез—гениальный кеше!—диде кинәт Газизҗан әкрен тавыш белән, әмма бик нык итеп. Рәшидә хәтта югалып калды. —Бернинди терәксез, ярдәмчесез шундый югары җиргә урнашкансыз,—дип дәвам итте егет — һәр сүзегезне ярты миллион кеше көтеп ала... —Укучыларыбыз миллионнан артадыр, китапханәләрдә гәзитләрне теткәләп бетерәләр. —Миллион кеше укырлык итеп язар өчен, бик талантлы, акыллы, белемле булырга кирәк. Зур кеше сез! Моңарчы да мактаганнары бар Рәшидәне, әмма мондый ук татлысын ишеткәне юк иде. Эченә җылы дулкын бәреп кергәндәй, үсеп киткәндәй булды ул. Газизҗан тирән итеп сулыш алды да: —Минем хакта хикәя языгыз сез,—диде. " Аһ, нинди беркатлы сабый икәнсең син!"—дигән уй чагылып узды Рәшидәнен башыннан. —Ләкин мин синен хакта берни дә белмим бит Сөйлә алайса, ничек яшәден, катарда йөрден. ниләр күрден —диде ул, көлемсерәгәнен сиздермәскә тырышып. Газизжаннын тавышы күнелнен иң түреннән чыккандай ихлас, бераз саңгыраурак, куе. Урыс сүзләрен ул, ялгышудан курыккандай, сагаебрак, сайлабрак әйтә. Башыннан узганнары исә бик гадәти икән: мәктәптән сон -техникум, аннары армия. Кайткач, классташына өйләнгән. Бик тәртипле тормыш иде бу, ир кеше нәкъ шулай яшәргә тиеш тә Һөнәр алырга, армиядә хезмәт итәргә, эшләргә, өйләнергә, балалар үстерергә. Әлбәттә, һәркем тормышында үзенә генә хас вакыйгалар, ниндидер нечкалекләр була, әмма аларын егет әйтмәде. Шулай да, сүзләре дә, аларнын мәгънәсе дә бик гади булуга карамастан, тавышында эчке бер дулкынлану сизелә һәм аны тынлау искиткеч рәхәт иде. Кызганычка каршы, егетнен кыйссасы, эш урыныннан алынган автобиография кебек, бик кыска булды. —Син нәкъ тиешенчә яшисен икән бит,—диде Рәшидә сөекле энесе белән СӨЙЛӘШКӘНДӘЙ якын итеп —Ходай сине бәла-казадан саклаган, җил бәреп екмаган, су агызып китмәгән. Үзен дә башкигәрлек хаталар ясамагансың. Закон бозмагансың, нәсел-ыруыннын гадәт-йолаларына каршы чыгып, тәртәгә типмәгәнсең. Ә хикәяләр, кагыйдә буларак, гадәттән тыш хәлләр турында языла. Ни дә булса гажәпләндерсә, тетрәндерсә, дулкынландырса. Тынлык урнашты. Суның комны ялмап шуышканы гына аермачык ишетелеп торды Әллә үпкәләде инде егет? —Әдәби әсәр язылсын өчен, иң элек сюжет кирәк, вакыйга,—дип дәвам итте Рәшидә.— Әйтик, безнең зур язучыбыз Галимҗан Ибраһимов романнарынын берсен, "Фәхрине үтереп ташладылар", дип башлый. Яки менә Гогольнен “Ревизор"ыннан беренче җөмлә: “Мин сезне, әфәнделәр, бик күңелсез хәбәр әйтергә чакырдым: безгә ревизор килә". Бу әсәрне мәктәптә өйрәтәләр, беләсеңдер. Соңгысы ничектер наданлыкта гаепләү кебегрәк яңгырады. “Алай ук кирәкми иде. ялгыш ычкынды”,—дип уйлап куйды Рәшидә. Аларнын икесен дә каршылыклы хисләр биләп алган иде. Бер-бсрсен аңлыйлар, уй- кичерешләренен уртаклыгын тоялар, шул ук вакытта тартыну, сагаю да бар Океанда йөгерәсе дулкыннар алар күңелендә айкала иде кебек. —Үзегез турында яздыгызмы соң?—дип сорады Газизҗан. —Юк Минем язмыш та бик гадәти бит. Үстем, укыдым, эшлим... Безнен редакциягә күпме кеше килеп үткәннәрен сөйли, минем башымнан узганнар бер китапка сыймаслык, диләр Бигрәк тә өлкәннәр, шулай ди. Ә тыңлый башласаң, һәммәсендә бер үк сүз: авыр хезмәт, хокуксызлык, сугыш, ачлык, ялангачлык. Тагын тынлык урнашты. —Димәк, минем тормышым бер хикәя язарлык та түгел икән,—диде бераздан Газизҗан уйланып,—Шулай булгач... җирдә яшәвемдә ни мәгънә сон? Ник яшим мин? Рәшидәнен күңеленә кинәт кенә салкын җил өреп кергәндәй булды. Ул ышыкланырга теләгәндәй, ашыгып: —Яшәүнең мәгънәсе хикәя герое булудамыни?!—диде. —Ә нәрсәдә0 Хәер, хикәя генә түгел, роман герое булсаң да... Аннан ни мәгънә0 Китаплар да юкка чыга. Җир йөзендә бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Жирдә генәме але° Әнә, йолдызлар... Миллионлаган еллар буе яналар. Йолдыз үзе сүнгәч тә яктылыгы галәм буйлап меңләгән еллар буе оча, диләр. Ләкин ахыр чыкта ул да сүрелә. Ә аннары нәрсә01 Ни була аннан сон?! Егетнен әкрен әйтелгән сүзләре шулкадәр бәгырь гүреннән актарылып чыкты, алар гүяки галәмнең салкынлыгын, аяусызлыгын, анын каршында адәм баласының чарасызлыгын сыйдырган кебек иде. — Галәм каршында кеше нәрсә сон ул?—дип дәвам итте Газизжан.— Миллиардлаган күк җисемнәренең берсенә ябышкан тузан бөртегеннән ни аермасы бар анын?! Рәшидә кинәт упкын каршына килеп баскандай булды. Менә ничек. Бу егет гомернең бер чорында һәркем кичерә торган кризис—тормышның мәгьнәсезлеге зурында уйланулардан күңел төшенкелеге кичерә икән бит... Мондый кичерешләрне иң якын кешеләрен белән дә уртаклашу авыр. Чонки синдә—кризис, ә кешенең гаме бөтенләй башкада... —Мин бу хакта беренче тапкыр җиденче класста укыганда уйлана башладым,— диде Рәшидә —Антон Чеховның “Алтынчы палата” исемле хикәясен укыгач. Шул хәтле олы кайгыга салды ул мине, гомергә онытасым юк. Менә нәрсә ди бит ул: “Аһ, ник кеше үлемсез түгел икән? Нигә аңа баш мие, күрү сәләте, сөйләү куәсе, күңел нечкәлеге, гакыл? Ахыр чиктә һәммәсе дә жиргә күмелергә, туфракка әверелергә һәм, ниһаять, жир шарының кабыгы белән бергә боздай суынып, миллион еллар буена бер мәгънәсез һәм максатсыз кояш тирәли әйләнеп-тулганып йөрергә тиеш булгач, нәрсәгә алар?” —Әйе. нәкъ шулай,—диде Газизҗан,—Бик дөрес язган. —Боларны укыгач, минем күңелне коточкыч курку биләп алды. Мин дә үләрменме9 Балчыкка әверелерменме? Аннары ни булыр?.. Мин бөтен серләремне әниемә сөйли торган идем. Бусын да сөйләргә тырышып карадым. “Адәм баласынын башы җитә торган түгел бу, кызым,—диде — Ходай кушкан булыр. Тәкъдирендә ни язылса, шул килә кешегә” —Өлкәннәрнең сүзе кайда да бер,—диде Газизҗан —Минем әби дә шулай. Үзен әйләндереп алып, сызык сызып куя да, шул түгәрәкнен уртасына утырып, догалар укый —Аятелкөрси укый,—диде Рәшидә —Янына шайтаннар кермәсен өчен. —Ә минемчә, түгәрәкне ул үзе өчен сызып куя, үзен шулай чикли. Сызыкнын тышкы ягына карамас өчен һәм андагыларны уйламас өчен. Шулай итеп, дөнья хәлләрен, үзенен бүгенгесен, киләчәген Ходай кулына тапшыра да шунын белән җанын тынычландыра. Ә мин уйларымны алай гына чикли алмый. Минем ерактагыларны күрәсем килә —Ә еракка карау җан тынычлыгын ала... Әниемнең сүзләре ул чакта мина юаныч бирмәде. Коточкыч бер уй зиһенемне чуалтты: ул да үләчәк, гүргә керәчәк' Моннан һичкем котьша алмый! Чеховның хикәясен ахыры- нача укып бетерә алмадым, киштәгә кыстырып куйдым. Ләкин ул күзгә чалынган саен, бәгыремне ялкын өтеп алгандай итә иде. Әйтерсен лә, күзгә күренмәс радиация чыга иде аннан.. Рәшидә, тавышы киселеп, тынып калды. Әйе. яшәүнең мәгънәсе, мәнгелек турындагы караңгы уйлар кешенен ихтыярын сындыра, кулыннан эшен төшерә... Газизжанны бөтен йөрәге белән анлый иде Рәшидә, аның төшенке уйларын таратасы, күнелен күтәрәсе килә иде. —Бу—галәмнен дә, яшәешнен дә нигезен тәшкил иткән иң зур сер шул әлегә,—дип дәвам итте ул.—Бер гәзиттә атаклы академикның каравыл кычкыргандай өзгәләнеп язган мәкаләсен укыган идем. Ул да шушы сорауга җавап эзли: “Ни өчен кешелек үлем белән ризалашып яши? Бөтен көчне әҗәлгә каршы көрәшкә салырга кирәк! Бу эштә бар халыклар, илләр берләшергә тиеш...” —Бик дөрес!—диде тавышын күтәрә төшеп Газизҗан. Зур галим белән фикер уртаклыгы анын уйларын жинеләйтеп җибәргәндәй итте —Шулай эшләргә кирәк тә! —Галимнәрнең әйтүенә караганда, адәм баласы җирдә йөз илле ел яши ала,—дип дәвам итте Рәшидә.—Кешелекнең тәҗрибәсе, фән казанышлары моңа мөмкинлек бирә. Киләсе гасырда фән, бәлки, гомерне тагын да озайту чараларын табар иде... Ләкин бу булмаячак. —Нишләп?! —Беләсеңме, жирдә күпме генә кеше әҗәлне чигендерү өчен тырыша, ә күпмесе, киресенчә, Газраилгә хезмәт итә? Газизждн югалып калды бугай, дәшмәде. —Газраилнен хезмәтчеләре күп төрле шул алар,—дип дәвам итте Рәшидә — Кемнәрдер тамак хакына танк ясый, пуля коя. Икенчеләре кешеләрне күпләп-күпләп үтерә торган агулар, зарарлы микроблар булдыра Өченчеләре сугышуны гомерлек һонәре итеп сайлый. Дөньяда болай да афәтләр баштан ашкан бит югыйсә! Көннен көнендә але анда, әле монда туфан купкан, җир тетрәгән, янгын чыккан, дип ишетеп торабыз. Миллионлаган адәм базалары чир-чордан вакытсыз китеп бара. Күпме сабыйлар һазак була, үлә! Шуларны коткару чаразарын эзләү урынына, кешеләр бер-берсен үтерүнең көннән-көн хәтәррәк ысулларын уйлап чыгаралар. Бер бомба белән зур шәһәрне юк итеп була! —Бомбаларны да наданнар түгел, академиклар уйлап чыгара...—диде Рәшидәнен сүзен дәвам иткәндәй Газизҗан. —Әйе шул. Газимнәрнең иң тазантлылары сугыш кораллары ясый. Әгәр дә азар яман чирдән дәва табу өчен генә тырышсалар да. күпме гомерләрне озайтырлар иде!..—Рәшидәнен тавышында өзгәләнү ишетелде. Ул чайкалып китте. —Ни булды сезгә? Газизҗан Рәшидәгә таба атлап, терәлеп диярлек басты да. кулын тотып азды. Күзләренең яктысы, галәм карасын тишкән тропик йолдызлардай. зиһенне чорнаган томан аша үтеп керде. Нык кулы, чаманы онытып. Рәшидәнен бармакларын артык нык кыскан иде. никах балдагы уелып кереп, каты авырттырды Тик бу әрнү ләззәтле иде. айнытып җибәрде, тәнгә хәл кертте. Алар борылдылар да. яфракларын салындырып, каралып, оеп угырган пальмаларга таба киттеләр. —Мин үзем өчен нәтижә чыгардым инде.—диде Рәшидә. —Нинди нәтиҗә? —Мин теге академикның чакыруына кушылам. Бар булган көчемне үлемгә каршы көрәшкә бирәм. —Ничек итеп?—Газизҗанның тавышында гаҗәпләнү чагылды. “Үз урынында зур кеше булса да. үлем хәтле үлем белән көрәшерлек нинди көче, чарасы булсын бу кечкенә хатынның?"—дип уйлады, күрәсең. —Язганнарымны укыган һәркемдә матур хисләр тудырырга, игелек кылу теләге уятырга тырышам Минем укучыларымнең берсе дә Газраилга хезмәт итмәсен иде! —Сез идеалист икәнсез,—диде Газизҗан. —Ләкин, минемчә, башка юл юк. Явызлык өстенлек алса, кешелек үзен үзе юкка чыгарачак. . Әллә син башкача уйлыйсынмы? Егет моңа җавап бирмәде. Көннәрнең берендә аларны Куба утравынын икенче ягына. Плая- Хирон дигән җиргә алып киттеләр. Алтмыш беренче елны бирегә Америка ягыннан кораллы отрядлар һөҗүм иткән, өч көн дәвам иткән сугышта Куба гаскәрләре җинүгә ирешкән икән. Кариб диңгезе култыгының куаклы яр буйларын, камышлы сукмакларны күрсәтеп, кайда нинди бәрелешләр булганын, күпме дошман үтерелгәнен сөйләп йөрделәр. Аннары музейга алып керделәр Бер катлы, тәрәзәсез музей залларының стеналарына бик нык турайтылган фоторәсемнәр ябыштырылган иде Аларда автоматлар тоткан, берет кигән, сакаллы гайяр егетләр сурәтләнгән, ин алда, әлбәттә инде. Фидель Кастро. Озатып йөрүче мулат Рауль. урыс сүзләрен вата-сындыра. ахак тырнаклы карасу кулы белән фотоларга ишарәләп. Кастроның батырлыклары хакында сөйләде. Ничек итеп ул кечкенә генә отряды белән хөкүмәт гаскәрләренә һөҗүм иткән. Жинелгәч. кулга алынгач та бирешмәгән. Хәрби трибунал каршына баскач, диктатор Батистаны. аның хөкүмәтен гаепләп: “Тарих мине аклаячак",—дип ялкынлы чыгыш ясаган Бөтен халыкнын аны яклавы нәтиҗәсендә, төрмәдән азат ителгән, корәшен дәвам иткән, ахыр чиктә җиңгән, дәүләт җитәкчесе булган Хәзергә тикле Америка хәтле Америкага каршы тора Музей үзбәкләрдә әлләни кызыксыну уятмады, алар тизрәк чыгу ягын карадылар Зара да алардан калмады, ишегалдындагы агач күләгәсенә басып, сатам эшләпәсе белән җилпенергә тотынды Рәшидә музейга кире керде. Газизҗан анда, озын киштәләргә, өстәлләргә тезеп куелган сугыш кораллары янында басып тора иде. —Болар СССР дан китерелгән кораллардыр инде,—диде Рәшидә. — Менә болары безнеке, болары Американыкы,—диде Газизҗан салмак хәрәкәт белән кулын кин җәеп.—Трофейга алынганнар. Рәшидә аларнын кайсы револьвер, кайсы пистолет, кайсы автомат, кайсы пулемет икәнен дә аермый. Томаналыгыннан түгел, бу нәрсәләр анын күнелендә һәрчак чиркану, курку, шом тудыра, шуна күрә беләсе дә килми. Газизҗан исә, киресенчә, үсеп, ныгып киткәндәй иде. —Менә бусы—кул гранатометы, аны менә болай итеп инбашыңа куясын да. менә шушылай атасын...—дип аңлатырга кереште ул. Рәшидә исә өстәлдә сузылып яткан озын, юан тимер көпшәгә коты очып карады. Я хода. Газраил бу тимердән ничә тапкыр очып чыгып, күпме кешенен җанын алды икән9 Әллә хәзер дә шунда посып ятамы9 —Бу сон эшкә ярыймы?—дип сорады ул. —Нигә ярамасын9 Берни булмаган ич ана. Карарга, тазартырга да заряжать итәргә була. Әнә ничек ансат икән. Тазартырга да заряжать итәргә. Аннары инбашына куясын да. Газраилны очырып җибәрәсең.. Күп музейларда булды Рәшидә, кеше үтерү өчен ясалган җайланмаларның төрлеләрен күрде. Аларга караган саен, күнелендә ризасызлык кабынды Кешелекнен талантлы, зирәк, уңган уллары корал ясаудан ничек тәм таба икән? Әйе, ләззәт алалар, чөнки бик нәфис сырлар уелган, алтын- көмеш, асылташлар белән бизәлгән кылычлар, мылтыклар зур музейларның мактанычы санала. Жаннарны сафландырырга, чистартырга, игелек тәрбияләргә тиешле музейларның! Әлбәттә. Рәшидә тарихнын канлы икәнен дә, илне саклау тиешлеген дә белә. Әмма кеше үтерү чараларының матурлыгын күрә белми, аңлый алмый. Көндез чыра яндырып дигәндәй, электр лампочкалары белән генә яктыртылган, җанны изә торган заллардан чыккач, зур тәрәзәле, якты бүлмәдә аларга үз фикерләрен журналга язарга тәкъдим иттеләр Газизҗан өстәл янына утырды да зур, калын кенәгәне үзенә таба тартты. Аннары борылып, астан өскә Рәшидәнең йөзенә текәлеп карады. Аның күзләрендә ризасызлык чагылды. Ләкин нигә? Мондый журналларга гадәттә хуплау-мактау сүзләрен бөтен төркем исеменнән язалар һәм бу эшне, кагыйдә буларак, каләмле кеше, әйтик Рәшидә кебек журналист башкара. Чөнки кыска булса да оста итеп язарга кирәк. Башкалар ахырдан имзасын гына сала. Ләкин нишләп сон әле бу эшкә Газизҗан үзе теләп алынды? Юлдашлары белән кинәшеп тормады, кул куярга да чакырмады. Ул гына да түгел, Рәшидәгә дә “кит” дигән сыман бик салкын карап тора. Әһә, хикмәт менә нәрсәдә: егет Фидель Кастрога гашыйк, йөрәге түреннән өзеп, аны олылау, соклану сүзләрен язарга җыенган. Һәм моны берәүгә дә күрсәтәсе килми. Сөйгәненә хат язучы Мәгъшукмыни! Рәшидә ана комачауламаска кирәген аңлады. Ишегалдына чыгып, алсу чәчкәләргә төренгән куакларга карагач, тирән итеп сулыш алды. Әйе, матурлык белән дәһшәт һәрчак янәшә шул! Бераздан анын янына Газизҗан чыгып басты. —Кастронын үзе белән очрашырбыз, дип уйлаган идем мин,—диде.— Кубага килүемнең төп максаты да шул иде. Рәшидә аптырап китте. —Аны бер күрер өчен океан кичтем, дисен инде алайса. Тәмам мөкиббән икәнсең! —Мин генә түгел. Аны миллионнар ярата,—диде Газизҗан —Миллионнардан сорап булмый, син менә нәрсә өчен яратасын? —Егерме биш яшендә халыкны диктаторга каршы кораллы көрәшкә күтәргән кем бар тагын0 Көрәшкән, жингән һәм хәзер дә илнен башында тора. Ул бердәнбер! Сүз шунда өзелде, автобуска утырырга чакырдылар. Кайтыр юлда дингез ярындагы бик матур урында, голбакча уртасындагы җыйнак бинада төшке ашка туктадылар. Биредә Канададан килгән туристлар ял итә икән Яр буенда ак көймәләр, комлыкта ипле ятаклар... Бина янында зәп-зәңгәр сулы мәрмәр бассейн, ана торбадан шарлавык булып су коя Тирәсендә иркен кәнәфиләр, шунда ук эчемлек-кабымлык тезелгән өстал. Урыс туристлары яши торган җирдә боларнын берсе дә юк. билгеле. Рәшидәне иң шаккатырганы—бакча уртасындагы мәйданчыкта уйнал утырган биш-алты кешелек оркестр булды. Тынлаучы гына түгел, күз салган кеше дә юк. Ләкин мулатлар туктамый уйнавын дәвам итә. чөнки бай туристлардан, мөгаен, акчасы алдан алып куелган. А\, доллар-доллар! Адәм баласын ниләр генә эшләтмисен син! Кайткан уңайда тагын да бер тукталыш ясап алдылар. Сөзәк калкулыкның чирәм баскан күкрәгендә рәт-рәт итеп ак мәрмәр ташлар бастырып куелган Һәркайсына бертөсле итеп сары язу уелган Урыс хәрефләре белән. Исем-фамилия һәм туган-үлгән вакыты. Алтмыш беренче елны һәлак булган совет солдатларының каберлеге булып чыкты бу. Югыйсә, экскурсиядә дә, музейда да совет солдатларын телгә алмаганнар иде. Хәер, анысы аңлашыла: аларнын сугышта катнашуын әмрикәннәр бик яхшы белсә дә, СССРның үз халкыннан сер итеп саклана. Хәлбуки, Кастроны яклап кан күп коелган—зират шактый зур. калкулык итәгеннән караганда, аргы чиге күренми... Рәшидә, татар фамилияләре юкмы икән дип. рәт араларыннан китте. Кайткач, гәзиткә язарга кирәк булыр. Хәтәр бар җирдә татарсыз булмый— монда да берничәү табылды. Унсигез дә унтугыз яшьлекләр. Автобуста алар янәшә утырганнар иде. Кузгалып киткәч, Рәшидә тирән итеп көрсенде дә: — Нинди кызганыч!—диде. —Нәрсәне әйтәсез? —Биредә яткан солдатларны әйтәм. Туган илләренә дә кайтармаганнар ичмасам, монда гына күмеп куйганнар. —Мәетләрне самолет белән ташу артык кыйммәткә төшә. —Аның бәясен кем билгели сон? Ага-аналарыннан сорап карарга иде! —При чем ата-ана? Солдат—хөкүмәт кешесе! Бу шундый катгый әйтелде, Рәшидә хәтта югалып калды. — Шулаймыни-и?—диде — Ә мин тагын хөкүмәт беренче чиратта халыкны якларга, үз иленен һәр кешесен кайгыртырга тиеш, дип уйлый идем. Ә солдатлар үз илен сакларга тиеш, дип. Тагын тынып тордылар. —Син аларнын кайсы елгылар икәненә игътибар иттеңме?—дип сорады Рәшидә мөмкин кадәр йомшак итеп. —Ә нәрсәгә? — Кырык икенче, кырык өченче елгылар ята монда. Ул чорда балалар бик аз туган, чөнки әтиләр сугышта булган. Тол калган әниләр улларын җир тырмашып үстергәннәр. Бөтен ил өчен, халык өчен бәһасез егетләр атар, беләсең килсә! Менә шуларны, буй җитүгә, монда китереп, ут эченә тыкканнар Теге, музейда яткан кара тимер көпшәләрдән аттырып үтертер очен Бер карчыкның шәһәр уртасындагы бетон һәйкәлне кочаклап елаганын күргән идем мин. Гомер онытасым юк. һәйкәл ватан сугышында һатак булганнарга куелган, ана йөзләрчә исем язылган. Күрәсен. шуларнын берсе—анын улыдыр. Утыз ел узган, ә карчыкның хәсрәте кимемәгән, ачыргаланып елый да елый. Күз яшьләрен газиз улынын каберенә түгәргә дә мөмкиңтеге юк мескеннең Биредә яткан солдатларның аналары нинди ташларны кочаклап яшь түгә икән’ Ни хакына түгелгән кан бу? Ни очен түгелә аналарның яше? Бу утрауга Кастро хужа булсын дипме? —Америка хужа булмасын очен.— диде Газизҗан бераз гына уйланып торгач. — Кариб кризисы турында ишеткәнең бармы? Алтмыш икенче елда безнекеләр Кубага атом бомбалары китереп куйдылар Шуның аркасында Америка белән сугыш башлана язды. Соңгы сәгатьтә акылларына килеп, ракеталарны кире алып китмәгән булсалар, без бүген биредә йөрмәс идек, Кубада гына түгел, үз җиребездә дә тереклек бөтенләй калмаган булыр нде, мөгаен Минем өчен Кастро—Газраил хезмәтчесе ул!—дип кинәт ачу белән тәмамлады Рәшидә — Нихәтле көчле, талантлы булса, шулхәтле куркынычрак! Безнең халык ана күп корбаннар китерде инде. Аның аркасында үз илебездәдә күпме кеше вакытсыз үлгәндер, беркем санамаган! —Ничек безнең илдә? —Безнең күпме көч, күпме байлык китә монда? Шуларны үз халкыбызга бирсәләр!.. Күпме хасталарны дәвалап, күпме кешенең гомерен озайтып булыр иде! Мондагы халык безне барыбер кешегә санамый. Әнә, канадалар өчен тырыша, шул ук әмрикәннәрнен килгәнен көтә! Газизжан өчен нәкъ менә соңгысы үтемле булды. Ул иреннәрен кысып, башын тәрәзәгә борды. Бу илдә үзенә кимсетеп карауны һич кенә дә кабул итә алмый иде егет Кастроның үзе белән күрешеп сөйләшергә өметләнгән, ә биредә аны карнавалга да чакырмыйлар! Анысы шулай шулаен. Ләкин ир кеше бит әле ул! Хатын-кыз сүзенә карап, моңарчы бөек дип санаган Фидельгә аркасы белән борылсынмы? Ир-ат гадәттә хатын-кызнын өстенлеген кичерми һәм гафу итми. Рәшидәнең нотыгын яратмаганы Газизҗанның бөтен кыяфәтенә чыккан иде. “Синен белән сүз көрәштереп, вакланып торасым да килми!”—ди иде аның салкын карашы. Алай да ул үзен тәрбияле тотарга тиеш тапты. Автобус капкадан кереп туктагач, алдан сикереп төште дә, ярдәм тәкъдим итеп, Рәшидәгә кулын сузды. ...Социалистик илләрдән килгән туристларны дөньяның ин матур курортларыннан берсе булган Варадерода бер атнадан артык тотмадылар. Утрауңын икенче очына, Кариб диңгезе буена озатачакларын әйттеләр. Йокы бүлмәсеннән чемоданын күтәреп чыккач, Рәшидә баудан ишелгән атлы рыцарь сынына карап, көрсенеп куйды. “Моның янында карточкага төшми калынды инде”,—дип уйлады Китүчеләр ашханәнең болдырына чыгып басканнар, чемодан-сумкала- рын бер урынга тезеп куйганнар Газизжан читгәрәк тора, ул гадәттәгечә зәңгәр спорт костюмын кигән, уйчан кыяфәттә. Аяклар ничектер үзеннән- үзе ана таба атлады. Чемоданны куярга җайлы урын аның янында, имеш. —Хәерле иртә. —Хәерле иртә,—диде Рәшидә.—Кәефләр ничек сон? Ямансу түгелме? —Ә нәрсәгә? Илне күбрәк күрербез. —Ә миңа ямансу. Чөнки минем бер теләгем үтәлми кала. Рәшидәнең егет белән мөнәсәбәтләрне жайлыйсы килә иде. —Ничек алай?—диде Газизжан салкын гына. —Шулай. Үзем генә булдыра алмыйм. Менә син ярдәм итсәң...—Бу сүзләрне әйткәндә, Рәшидә шаярып елмайды. —Автобус килгәнче өлгерсәк...—диде егет икеләнеп. —Безне калдырып китмәс әле. —Ярый,—диде егет бик җитди кыяфәт белән.—Әйдәгез, үтик теләгегезне. Һәм гадәттәгечә сыгылмалы, ипле адымнар белән торак бинага таба атлады. Рәшидәнең ин яшерен теләген белә иде ул, бик белә иде. Шуңа күрә һич икеләнмичә бара иде. Ләкин арттарак калган Рәшидә, баудан үргән Дон Кихот янында туктады да: — Монда, монда!— диде. Һәм сумкасыннан фотоаппаратын алды— Шушынын янында фотога төшәсем килә. Рәшидә аны. шаркылдап көлеп җибәрер, дип көткән иде. Ләкин Газизҗан башын игән килеш фотоаппаратны аоды да көйли башлады. Дәшмәде, шаяруны кабул итмәде Баласыту дип анлады, ошатмады. Аларны “Ту-114" очкычына утыртып, илнен көнчыгышындагы Сантьяго-де-Куба шәһәренә, аннан “ЛАЗ" автобусы белән Кариб диңгезе буена алып киттеләр. Биредә. Даикири дигән җирдә, социалистик илләрдән килгән туристларның хәерче акчасына арзанлы ял итү урыны булдырганнар икән. Асфальт юлнын бер ягында, диңгез яры буйлап, беркатлы такта бараклар тезелеп тора Юлнын икенче ягында—куак үскән үр. Бу сәер урам шактый озын булып, анын бире башында ашханә, икенче очында— коену урыны икән. Ана шактый барасы һәм үрдән аска төшәсе. Биредә, ике тау арасындагы кин генә аралыкта, су төбе керпе-кабырчыклардан махсус тазартылган, шунда гына коеныгыз, дип баруга кисәтеп куйдылар. Тору урыны комлык янында булган Варадеродан сон бу шактый уңайсыз булып тоелды Шунын аркасында беренче көнне үк күңелсезлек булып алды: берничә егет, барак янындагы ташлы ярдан диңгезгә төшеп, су кермәкче булганнар Берсенен табанына су керпесе кадалган. Ә анын энәләре орынган саен сынып тора, тартып алып та булмый икән. Ахыргача аксап йөрде бичаракай. Шуннан сон тәртипкә керделәр, комлыкка йөри башладылар. Яр буенда халык шактый, Украинадан, Чехословакиядән килгәннәр Арада хатын-кызлар да җитәрлек, танышып алдылар, сөйләшәләр, җырлашалар Тик үзбәкләр генә, иртәнге якта килеп, яр эргәсендә бераз пычтырдап алалар да кире китеп баралар Рәшидә гадәтенчә йөзгечләрен киеп ала да икешәр сәгать судан чыкмый. Йөзгән көйгә кычкырып җырлап җибәрә. “Авыл" көен дә, “Шахта’’ны да. Кичке якта, кояш Америка ягына таба батып барган чакта, су буенда хатын-кызлар гына кала Форсаттан файдаланып, ялангач коеналар Аннары судан чыккач, яр буен Яңгыратып, җырлап кайталар. Украин хатыннары җор күңелле, ачык, җырга оста. Берничә тавышка сузалар. Рәшидә сүзләрне үз җаена, татарчага авыштырып җырлый: Оча казлар, китә казлар еракларга, А-ай. жан сөйгәнем, бәгырькәем, син кайларда9 Китте ярым, китте парым Бохарага. А-ай. авыр икән, читтә булгач сөйгән ярлар. Иртәсен дә, кичләрен дә көтәм һаман, А-ай. өзелә үзәк, яна йөрәк, яшем тама... Зураеп, кызарып баеп барган кояш нурларында алтынланып ялтырап яткан су буеннан, юеш комлыкка яланаяк басып, бергәләп җырлап кайтканда рәхәт анысы. Кичләрен читен. Монда биюләр оештыру юк. Бик иртә йокыга ятарга туры килә. Бүлмәдә һава тынчу, ят исле. Әле дивардан, әле түшәмнән шыбырдау ишетелә. Озын койрыклы, бүлтәйгән корсаклы вак кәлтәгә охшаган җанварлар—игуаналар шулай чабыша. Зарарсыз диделәр үзләрен, көндез, кояш яктысында аларны кызыксынып күзәтәсең генә Ә менә төнлә аларнын шыбырдашуы шомландыра, күзләр зур булып ачыла, йокы кача Хәер, игуаналар сылтау гына, йөрәге тынгы бирми Рәшидәгә. Менә өч көн узды инде, аның Газизжан белән икәүдән-икәү калып, иркенләп сөйләшә алганы юк. Нигә читләшә ул'.’ Кастро турында әйткән сүзләрен гафу итмиме? Әллә теге "Куба сурәте янында шаяртканы өчен үпкәләгәнме? Серкәсе су күтәрмәгәне сизелгән иде бит инде, уйлап сөйләшергә кирәк иде. Их, белсән иде, нинди уйлар кайный икән егетнен күнелендә! Нишләргә? Нишләргә? "Тыелырга кирәк! Сер бирмәскә! Эчтәгене тышка чыгармаска!”—дип кат-кат ант итә, үз-үзенә әмер бирә Рәшидә. Ярый әле, монда да анда-санда экскурсияләргә алып баралар икән. Менә Рәшидә кояшка күмелгән яшел чирәмдә, ун-унбиш адым ераклыктагы пальмага карап тора. Агачка яланбашлы егет менеп бара. Зәңгәр костюмының җиңнәрен дә, балакларын да сызганып куйган, кроссов- каларын салган. Күксел киезгә төрелгәндәй кытыршы кәүсәне сыгылмалы беләкләре, нык аяклары белән кысып кочаклаган, талпынып-талпынып, җитез хәрәкәтләр белән өскә үрмәли Газизҗан бу. Кокос пальмасының чикләвеген алырга менә. Әнә, тастымал яфраклар турына ук менеп җитте, ачар төбендә эленеп торган йомры кабак хәтле чикләвеккә үрелде, бәреп төшерде Аннары тагын берне.. Иртәнге якта алар крокодил фермасына килгәннәр иде. Зур, иркен читлекләр эчендәге имәнеч, чирканыч җанварларга озак-озак карап тордылар. Бер дә куркыныч кебек түгел үзләре, черек агач кәүсәләремени, өнсез- тынсыз яталар Алай да рәшәткә аша кул сузарга яисә башкача борчырга ярамый икән. Рауль әле күптән түгел генә булган вакыйганы сөйләп алды: бер турист, тере түгелдер бу хәшәрәт, катыргыдан укмаштырып куйган карачкы гынадыр, дип шикләнгән һәм тикшереп карарга ниятләгән: озын баулы фотоаппаратын читлекнең өстеннән болгап, крокодил сыртына тондырган Шул минутта фотоаппаратыннан колак каккан—теге хәшәрәт аны һап итеп йотып та куйган. Ярый әле ахмак турист фотоаппаратының бавын кулыннан ычкындырып өлгергән, юкса бау белән тартылып, үзе дә крокодилның авызына убылыр иде. Анын урынына бу җанварларның балалары бик елгыр икән. Камышлы суда күз иярмәс тизлек белән бөтереләләр, бер-берсенә ташланалар. “Менә, Евгенийның тагын бер сүзе расланды,—дип уйлады Рәшидә —Крокодилларны да күрдем. Өч фаразның берсен үтәп булмый, икенчесе үтәлде. Тагын берсе бар бит әле..." Төшке ашны шул ук фермада, чыбыктан кораштырган алачыкта көйләгәннәр иде. Алачык янында пальмалар үсә, аларда вак кабак зурлыгындагы чикләвекләр салынып тора. Түзмәде егет, менеп китте... Төшкәч, чикләвекләрне чирәмнән алды да, туп-туры Рәшидә янына килде һәм бер сүз дә әйтмичә берсен ана сузды. Дайкирига килгәннән бирле аның сүз кушканы да юк иде әле. Рәшидә кызарынып чыкты. Алар ашханәгә барып кергәндә, башкалар бер-берсенә терәп куелган өстәлләр янына тезелеп утырганнар иде инде Зара Рәшидәгә урын алып калган икән, үз янына чакырды, Газизҗан аргы башка китте. Ризык гадәттәгедән мул, төйгән бәрәңге янындагы карасу сум ит калҗасы алагаем зур иде. Хәер, Рәшидәгә ни булса да барыбер , ашады— тәмен тоймады. Соңыннан гына Заранын кул тимәгән тәлинкәсенә сәерсенеп күз салып алды алуын, тик монын хикмәтен аңламады. Автобуста кире кайтканда Зара көлеп сорап куйды: —Крокодил итеннән фотоаппарат тәме килмәдеме? Рәшидә сискәнеп китте: —Ничек, крокодил ите идемени ул? —Рауль әйтеп куйды бит. —Мин ишетми калдым...—диде Рәшидә.—Сонарып кердем бит. “ Ник аны мина әйтмәдең?”—дип тә сорамакчы иде дә, тыелды. Болай да анлашыпа: кәмит ясамакчы булган аннан Зара! Укшыр, косар, дип уйлагандыр. Рәхәтләнеп көләрмен, дип өметләнгәндер. Әнә, каршы рәттәге утыргычта Абдрахман да бу тарафка борылган, авызы ерык, күзләре кысык. Рәшидәнең хәшәрәт ите ашаганын күзәтүчеләр тагын булгандыр... Ләкин юкка кәмит көтәләр... Аны фәкать берәүнен генә фикере борчый. . Рәшидә башын каерып, артта утырган Газизҗанга күз салды. Егет тәрәзәгә караган да үз уйларына чумган. Көлгәне сизелми... Туристлар монда да вакыт уздыруның җаен алганнар иде инде. Караңгы төшкәч, болдырдагы утны кабызып, кечкенә өстәлдә кәрт сугалар. Абдрахман думбрасын алып килгән, шуны чиртә, алар ягыннан вакыт- вакыт “Ялла-ялла, ялла-ялла",—дип җырлаганнары ишетелә. Зара ир-егетләрне кайгырта—чәй кайнатып бирә. Электрның көчәнеше 127 вольт икән, урыс кайнаткычлары исә 220 вольтлы. Ярты литрлы банкага берьюлы ике кайнаткыч тыгып куйсаң да, озак көтәргә туры килә. —Быкырдап кайнап чыкканын көтмәсәң дә була, күбекләнсә җиткән,—диде Рәшидә —Җитмеш градуста микроблар үлеп бетә. Затлы шәрабларны да шуңа кадәр генә җылыталар да бөкеләп куялар. Гасырлар буе саклыйлар, берни булмый. Һәм өстенә вак күбекләр чыга башлаган суга учлап Зараның яшел чәен салды. Чәйне алырга ирләр ин яшь кеше буларак Газизҗанны җибәргәннәр иде. —Сез һаман бүлмәдә дә болдырда,—диде ана Рәшидә.—Ничек туймыйсыз? —Ә нишлик сон? —Әнә. тауга менәр идегез ичмасам Заманында, партизан чагында, Фидель Кастро качып яткан таулар бит ул. Землянкасы да, бәлки, шушында гынадыр әле. Кастро дигәнне ишетүгә, егетнең йөзе үзгәреп китте.. —Әйдәгез, иртәнге якта тауга экскурсия ясыйбыз,—диде Рәшидә,— Иптәшләренә әйт анда. Иртәгесен Зара. Рәшидәнең күксел чалбар белән ак кофта киеп, крос- совка бауларын ныклап бәйләгәнен күзәтеп торды да: —Курыкмыйсыңмы?—дип сорады. —Нәрсәдән куркыйм? Крокодил ашаган кеше лә мин. —Тагын кемнәр менә? —Газизҗан барам диде. Бәлки, тагын берәрсе иярер. —Иярер, дисенме? Зараның ирен читендәге җыерчыкларыннан астыртын көлемсерәү чагылып узды. Бик яхшы белә ул. мондый эсседә үз теләге белән үргә үрмәли торган ахмак үзбәк дөньяга тумаган әле. Аннары сон икәү янына өченче булып кем тагылсын? Бер ир белән бер хатынның куаклы тауга ник менгәнен белмиләрме әллә?.. Әйе. Зара өчен монын җавабы көн кебек ачык иде.. Рәшидә анын ни уйлаганын аңлады, әмма ниятеннән кире кайтмады. Җирнең аръягына чыгып, урманын күрми каламы соң! Ә инде икәүдән- икәү генә булуга килсән, андый хәлләр журналист өчен бик табигыи. Чөнки анын хезмәте табиб хезмәтенә охшаш. Аерма шунда: табиб үзенә килгән кешенең киемен чишендереп, тәнен ялангачландырып карый. Ә журналистның эше—адәм баласының җанын чишендереп, күңел түрен ачып карау. Ә мондый эшләр гавам алдында эшләнми, күлмәгеңне салу өчен дә. күңелеңне ачу өчен дә икәүдән-икәү генә булу кирәк Рәшидәнен бик күп тапкырлар ирләр белән аулакта күзгә-күз калганы бар: өйләрдә, фатирларда, кунакханә бүлмәләрендә. капка төпләрендә, урман эчләрендә, куышларда. Моны читтән карап торган кеше ни әйтер иде, ләкин беркайчан да андый очрашулар вакытында, бозык кешеләр күз алдына китергәнчә, кем беләндер артык якынаеп китү булмады, мөнәсәбәтләр бер-беренне ихтирам итүдән узмады Шуңа күрә бу юлы да ул Зараның кинаясен сүзсез генә үткәреп җибәрде. Асфальт читеннән тауга бормалы агач баскыч алып менә икән. Илле метрлап күтәрелгәч, ул култыксалы мәйданчык белән тәмамланды. Анда басып, ялтырап яткан диңгезгә карап, беркатлы биналарның яссы түбәләрен күреп була иде. Алар бераз тын алдылар да, өч тарафка бормаланып куаклар арасына кереп киткән сукмактарнын берсеннән өскә атладылар Зәңгәр спорт костюмы, ипле кроссовкалар кигән Газизҗан, тау кәжәсе кебек елгыр һәм җитез иде. Өскәрәк менгән саен, куаклар тәбәнәгрәк, чәнечкелерәк, сукмаклар ташлырак була барды. Сулыш алу авырайды Урыны-урыны белән тау бите шундый текә, дүрт аяклап үрмәләргә туры килә иде Шунысы гаҗәпләндерде: куаклар арасында жәнлек-мазар, кош-корт, \әтга божәкләр дә очрамады. Астан караганда бик матур күренгән, яшеллеккә төренеп, үзенә чакыргандай ымсындырып торган бу таулар асылда шыксыз, кырыс булып чыкты. Монда партизаннар кая поса алдылар икән дә ничек яшәделәр икән? Бичара Кастро! Әйтәм аны, бөтен халкы хәерчелеккә калган Ожмахка тиң дип саналган, кышны-карны белми торган мәңге җылы бу илнең табигате ярлы, туфрагы игелексез икән лә! Безнең чыршы- нарат урманнары, каенлыклар белән чагыштырырлык та түгел! Хәер, бу хакта уйларга вакыт юк, Рәшидәгә җәлт-жәлт атлаган юлдашы артыннан калышмаска кирәк иде. Ул, сулышына кабып, йөрәгенең дөпелдәвең тыярга тырышып, куллары белән чәнечкеле ботакларга ябышып, өскә үрмәләвендә булды. Ниһаять, тауның аргы ягы күренде. Анда авыл, кишәрлекләргә бүлгәләнгән басулар икән. Тау түбәсенең читендә кечкенә өстәл кебек яссы таш булып, аның кырыйларында кәкре-бөкре кәүсәле, исемнәре Рәшидәгә билгесез агачлар тырпаеп тора. Әле генә бөркү иде, эссе мунчадагы кебек тыгыз һава сулышка каба, тын юлларыннан авырлык белән генә үтә иде. Бирегә менеп, сынын турайтуга исә Рәшидә егыла язды—монда көчле җил икән. Агачларның тырпаешкан кыска ботакларында вак яфраклар сибелеп бәргәләнә. Газизҗан яссы ташка басып, күкрәген җилгә каршы куйган, зәңгәр костюмы аның тыгыз тәненә сыланган. Бөтен торышында кинәнү, омтылу, талпыну сизелә. Кыядагы бөркетләр, канат жәяр алдыннан, шулай алга тартылалардыр. Ә алда, ике адымда—бушлык. Тау биниһая зур балта белән чапкандай киселгән, аста уйсулык, агачлык, унда, диңгез ярында туристлар коена торган иркен комлык. Кинәт астан: —Сике-ер!—дигән тавыш яңгырады. Комлыкта кызынып яткан украин туристлары тау башындагыларны күреп алганнар. Берсе үчекләп кычкыра Газизжан кулларын баш очына күтәреп болгады, тагын бер адым алга атларга омтылыш ясады. Шунда Рәшидәнең бөтен тәне тартышып килде. Чөнки белә бит: диңгез ягыннан бу тау текә кыя булып күренә— анын асты киселеп эчкә уелып кергән. Ялгыш атлап куйсаң, бу ташнын, кыр-кырыена ябышкан кәрлә агачлар белән бергә, аска убылуын көт тә тор. Жил ныграк бәреп куйса, атларга да кирәк булмас... Рәшидәнең күз аллары томаланды, тезләре йомшап сыгылды. Куркаклардан түгел югыйсә Турист походларында, аркасына биштәр асып, Каф тауларын кичкәне бар. “СССР туристы” дигән значогы бер генә түгел, ике. Парашют белән дә сикерде. Ләкин кыя читендә, жил иркендәге ташта газиз кешеннен басып торганын күрү, анын очарга җыенган бөркет кебек, бөтен тәне тартылып алга омтылганын тою—бөтенләй башка икән... Менә-менә Газизжан чайкалып китәр йә, чыннан да, алга атлар, аны туктатып та, тотып калып та булмас. Орынсаң, ябышсаң, тайпылып куюы бар... Очам дигән кошны тотып калырга маташсаң, ни була... Рәшидә хәтта дәшәргә дә курыкты, тавыш дулкыны кылдай тартылган гәүдәне этеп җибәрер кебек иде. Ә астан кычкыралар: —Сикер-р! Ә егет кычкыручыны үчекли кебек, ташнын кырыена ук басмакчы... Йа алла, тауларда саксызлык аркасында күпме турист-альпинистлар һәлак була бит! Әле күптән түгел генә гәзитгә яздылар: бик тәҗрибәле альпинист, сөзәк тауда болай гына ял итеп йөргәндә, упкынга егылып һәлак булган. Аяк астындагы зур таш убылган... Рәшидә егетне күз каршы белән, бөтен күнеле белән тартып алырдай булды. Чигенсен генә иде... Бер-ике генә адымга... Газизҗан ана күз салганчы күпме вакыт узгандыр, Рәшидә ничек һушыннан язмый калгандыр. Ниһаять борылып карагач, егетнең йөзе үзгәреп китте —Ни булды? Башыгыз әйләнәме әллә? —Ә нәрсә'’ Берни юк!—диде Рәшидә елмаерга тырышып.—Эссе бит Аннары җил... һәм башын иеп, кыекчасын рәтләп бәйләгәндәй илте. Бармаклары бит очына тигән иде, пешеп киткәндәй булдылар Аска төшкәндә. Газизҗан шулай ук бик җитез атлады Рәшидә анын артыннан калышмаска бөтен көченә тырышты Әйе, тау—дингез түгел, монда егет хуҗа, көчле, гайрәтле иде. Агач баскычтан төшкәч, икесе ике якка килтеләр—Газизҗан туп- туры баракка таба борылды. —Коенырга бармыйсынмыни?—дип аптырап сорады Рәшидә. —Юк, душта юынып алам да ял итәм але —Су керергә яратмыйсын, ахры, син. —Мин үзебезнең күлләрне яратам. —Күлне дингез белән чагыштырып буламыни? —Булмый. Бездәге Шаһимәрдән күлләре мондагыдан мен мәртәбә яхшырак. Берсе салкын, икенчесе кайнар, теләгәнеңә чумасын... Һәм ул житез атлап китеп барды. Рәшидә дингезгә юнәлде —Ни булды сиңа'1—диде анын чөгендердәй кызарган битенә карап Зара. —Өскә үк мендек... —Ай-яй чаптырган сине бу маңка! Ат булсан янып үләр идең! Рәшидә тизрәк суга керергә ашыкты. ..Иртәнге аштан соң Зара: —Бүген дельфиннар карарга барабыз,—диде —Автобусның кечкенәсен биргәннәр Уникешәр кеше генә сыя. Икегә бүленергә туры килә. Без иртәнге якта барырга булдык. “Без" дигәне үзбәкләр иде —Газизжан дамы?—дип сорады Рәшидә. —Ул да безнеке бит —Алайса мин төштән соңга калам. —Аннан качмакчы буласыңмы? Ну-ну! Әйе. Газизҗаннан ераграк йөрергә кирәк Рәшидәгә. Алдагы көнне тауга менгәненә дә үкенә иде ул Нинди хәлдә калды бит. Жебеп төште, егет артыннан өстерәлеп йөрде. Моннан ары үзен андый хәлгә куймас! Шулай уйлады да, коенырга төште. Әмма бу юлы йөзүнен рәхәтен тапмады Кире кайтты. Бараклар янында ак чәчле арык негр иелеп, җайсыз итеп, чирәм кыркып азаплана иде Рәшидә анын кулындагы урак кебек кәкре, балтадай авыр сәер коралга гаҗәпләнеп карады. Мачете бит бу! Шикәр камышын чаба торган пычак-балта!” Ишарәләр белән абзыйдан сорап алып, сирәк-мирәк тырпаеп торган нечкә үлән сабакларына селтәнде Урмый да, кисми дә, каты үләнгә теше үтми икән мачетеның. Йа хода! Мондый да мәгънәсез эш белән шөгыльләнүчеләр да булыр икән! Кара чыраенда аерата ак күренгән тешләрен балкытып елмаеп торган абзыйга бәләкәй генә күчтәнәч бирергә кирәк иде дә бит, әмма илдән алып килгән вак-төяк кәнфитләр атәшенеп беткән иде шул инде. Рәшидә бүлмәсенә кереп, аклы күлмәген киде дә, урамнын икенче очына китте, алсу чәчкәгә күмелгән хуш исле зур агач төбендәге эскәмиягә утырды. Каршыда иксез-чиксез диңгез ялтырап ята. Әнә, эчтәрәк су астыннан, карасу сыртларын чак кына калкытып, ниндидер җан ияләре йөзеп бара. Баштарак туристлар аларны акуламы әллә дип уйлаганнар иде. Юк икән, су төбеннән матур кабырчыклар эзләүче егетләр икән. Ике негр егете ашханә тирәсен җыештырып йөри. Әнә берсе, елтырап торган шәрә иңбашына телем-телем уелган пальма яфрагын салып, ары китеп бард. Аның артыннан, шактый ара калдырып, икенчесе, шундый ук &ер яфракны күтәреп, салмак кына атлый. Ашыгыр җирләре юк, күрәсең. Безнең урыс илендәге кебек, җеннәре ертылганчы тартышмыйлар. “Дөнья матур, яшәү рәхәт. Мин бәхетле, мин ял итәм”,—дип тәкьрар- лады Рәшидә үз-үзенә. Оҗмах, мөгаен, шушындыйдыр. Бәхет өчен ни кирәк тагын?! Әмма кеше дигәнен оҗмахка тиң җирдә дә үзен бәхетсез итә белә... Шушы гүзәллектә, гамьсезлектә мәнге түгел, бер сәгать тә утырасы килми иде Рәшидәнең! "Оныт син аны. уйлама!—дип үз-үзенә тәкърарлады ул.—Гашыйк булу—үз-үзеңне икенче бер адәм баласына коллыкка бирү, дигән сүз бит ул! Ирекле баштан! Гел аны уйлыйсың, аңа ярарга тырышасың, аның күзенә генә карап торасың! Аны алла урынына күрәсең!.. Рухи коллык бит бу! Ник син үзенне үзең шундый хәлгә куясың, ә?” Ләкин җан тынмый, йөрәк әйткәнне тыңламый, сыкрый да сыкрый, һич туктамый! Уйда гел ул гына, ул гына... Көн уртасы җитеп, автобусның кайтканын көчкә көтеп алды ул. Төшке аш вакытында Рәшидәнең уң ягына тагын Абдрахман килеп утырды. Хатне бик яхшы белә—юри шулай кылана. Ә Газизҗан арырак, каршы якта. Ул көнне бер вакыйга булып алды: ашау вакытында аларга концерт куйдылар. Мулат егет ишек янындагы пианинода уйнады, кызыл күлмәкле, кап-кара тәнле хатын, бик мул арт санын боргалап, дәртләнеп җырлады. Рәшидә чәнечке белән банан боламыгын тырнаштырып, каш астыннан Газизҗанны күзәтте. Дөресрәге, аның музыка көенә өстәл өстендә тыпырдаган бармакларына текәлде. Шундый сизгер, матур иде аның куллары... Жыр тәмамлангач, Абдрахман бушап калган тәлинкәсен Газизҗанга таба этеп җибәрде. —Нишлисез сез? Хезмәтчеме әллә ул ?!—диде нишләгәнен үзе дә аллап җиткермичә Рәшидә.—Сезнен артыгыздан шакшы җыярга! Абдрахман борылды да, көлеп җибәрде: —Нәрсә, кызганасынмыни? Аны кызганырга кирәкми! Басмач бит ул. Басмач! Аллыйсынмы! Басмач? Мәктәп дәреслекләрендә бу сүз бандит дигәнне аңлата иде бит! Шуннан артыгын Рәшидә белми дә, чөнки алар хакында бүтәнчә сүзне ишеткәне дә. укыганы да юк. Ул Газизҗанга борылды. Ә егет карашын читкә төбәгән, дәшми. Ашханәдән алар ничектер бергә чыктылар. —Хәзер без дельфиннар карарга барабыз,—диде Рәшидә.—Автобуста буш урыннар бар. Әйдә безнең белән! Туктале. Ул бит иртәнге якта гына үз-үзенә ант иткән иде... Алай гына түгел, Зарага да әйткән иде... Газизҗаннан читгәрәк булырга.. Хәзер сон ник чакыра?.. Бу сүзләрне, аны тыңламыйча, аның ихтыярына буйсынмыйча, теле әйтте!. Рәшидә бурлаттай кызарып чыкканын тоеп, башын иде. —Ярый,—диде егет тыныч кына. Дельфиннарны диңгездән бүлеп алынган зур-зур сулыкларда асрыйлар икән. Су өстеннән озын-озын басмалар салынган. Аңдагы хезмәткәрләр, Газизҗанны күрүгә, кул болгап, үзләре янына чакырып алдылар. Егет чыннан да Куба кешесенә охшаган, аны якын итәләр иде. Ул, мөгаен, шуңа күрә икенче тапкыр әйләнеп килгәндер дә... Кичен Газизҗан, гадәттәгечә, алар болдырына чәй алырга килде. Кружка бер генә иде, егет ике барак арасын кат-кат әйләнде. Суның кайнап чыкканын да көтәсе булды. Ахырда үзеннән-үзе шулай килеп чыкты—алар икесе урам якка чыктылар, караңгы урам буйлап комлыкка таба киттеләр. —Әйт әле, Газизҗан. Абдрахман нишләп сине басмач ди ул? —Аны тынласаң... Теленә салына шунда. —Ләкин син ана каршы әйтмәдең. —Ахмак белән сүз көрәштермиләр. —Сезнен якта ничектер, бездә басмач сүзе бик начар бит. —Мин үзем дә белмим але: яхшы кешеме мин. начармы Газизжан моны бик тыныч тавыш белән, бер дә исе китмәгәндәй әйтте Рәшидәнен исә башына китереп ордылармыни. —Әллә син үтерер дә идеңме? —Кирәк булса, нигә үтермәскә? —Ничек алай?! —Мина күсәк белән кизәнгәндә, мә. сук. дип. башымны иеп торыйммы9 Нәрсәгә андыйны кызганырга? Алар комлыкка төшә торган сукмак янына килеп җиткәннәрен сизми дә калганнар икән. Туктадылар. —Кешеләр бер-берсенә күсәк күтәрергә тиеш түгел,—диде Рәшидә —Сез хатын-кызларча сөйлисез.—диде Газизжан. Аның тавышында өстенлек сизелде. —Минем фикер түгел бу,—диде Рәшидә — Антуан де Сент-Экзюпери дигән язучыны укыганын бармы? Жавап булмады. Ләкин егетнең кызыксынганы сизелде. —Аны берничек тә йомшак, җебегән дип булмый.—дип дәвам итте Рәшидә —Хәрби очучы Африкада. Латин Америкасында очкан, фашистларга каршы сугышкан, һәм кырык дүртенче елны һәлак булган. Аның "Кешеләр планетасы” исемле әсәрендә шундый бер вакыйга тасвирлана Самолет ватылып, чүлгә барып төшә. Очучылар исән кала. Алар кояш чыгышына таба җәяү китәләр Атнадан артык баралар Бер тамчы сулары калмый, сусап үләр дәрәҗәгә җитәләр Инде бөтенләй өметләре өзелгәндә, кәрван күренә Кемнәр алар, дусмы, дошманмы, очучылар бу хакта уйламыйлар да Кешеләр белән очрашу бу минутта алар өчен әҗәлдән котылуны аңлата. Һәм шулай булып чыга да Ком гарәпләре бу французларны күреп алалар, яннарына киләләр, су бирәләр, дөягә утыртып, үзләре белән алып китәләр. Газраил кулыннан тартып алалар, дияргә була. —Бу шундый бер очрак инде,—диде Газизҗан. —Ә минемчә, кагыйдә һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Барлык халыкларның даһилары меңнәрчә еллар буе тукып тора моны. Кеше кешегә кешелекле булырга тиеш. Үтермәскә! Үтермәскә! Бик аңлаешлы, гади бит югыйсә. —Артык беркатлы уйласан гына шулай гади тоела ул. —диде Газизҗан Монын белән килешми мөмкин түгел иде. —Син хаклы,—диде Рәшидә.—Бу канунны адәм балаларының һәммәсенә сеңдерү—бик авыр мәсьәлә. Мин болай дип күз алдына китерәм: яшәеш үлчәвенең бер як тәлинкәсенә яхшылык, икенче ягына яманлык салынган Ике якка да кешеләрнен гамәлләре өстәлеп тора. Берәүләр ана игелеген куя. икенчеләр явыхлыгын сала. Явызлык торган саен кимрәк салынсын— фәкать шул гына. —Үгет-нәсихәт белән генә мона ирешеп булмый. Явызларны юк итү өчен шул ук күсәк кирәк. Бомба,—диде Газизжан. — Махатма Гандины беләсеңме син? Ул һәртөрле көч куллануга каршы булган, әмма шуна карамастан илен азат итүгә ирешкән!.. Корал тотып түгел, сугышып түгел. Тыныч юл белән! Рәшидә ерак һиндстан вакыйгаларын сөйли башлады —Син Нерунын “Бөтендөнья тарихына бер караш" дигән китабын укып кара... Ул очынып-очынып сөйли, чөнки Газизҗанның суга сусаган гөл кебек йотылып тыңлаганын сизә иле Күп уйлана, күпне белергә тели егет, тик иркенләп, ачылып сөйләшергә дуслары, тынгы бирмәгән сорауларына җавап алырлык мөмкинлекләре юк иде. күрәсең Аннан сон да алар берничә кич очраштылар. Рәшидә, мен дә бер кичәдәге Шәһризадә кебек, сөйләде дә сөйләде. Илләрдән-илләргә, романнардан картиналарга һәм сыннарга, аннары симфонияләргә, балетларга күчте ул Эзлекле бер тәртип сакламады, әмма төрле төстәге пыяла кыйпыл- чыкларыннан зур бер картина ясап булган кебек, аның кыйссаларыннан да яшәешнен кин манзарасы хасил була иде. Дөньяның, тормышның үзе кебек чуп-чуар һәм һәрчак үзгәрүчән бу манзараның дулкынланып караучысы. тамашачысы бар—ул Газизҗан иде. Китапларда, картиналарда, сыннарда кеше язмышы, анын күнелендә шаулаган давыллар чагыла. Ул давылларны янар тауларга тин сихри, кодрәтле коч—мәхәббәт кузгата. Рәшидәнең хикәятләре дә әледән-әле мәхәббәткә барып тоташты. Ах. ул романнарда, җырларда тасвирланган сою хәлләре! Күп очракта фаҗигале тәмамлана шул алар! —Менә, мәсәлән, адмирал Колчакның мәхәббәте шундый. —Адмирал Колчак?—дип гаҗәпләнеп сорады Газизҗан. —Әйе шул. адмирал Колчак. Бездән сон аны белүче сирәк булыр. Ул онытылыр. Ә менә саф сөюе калыр. —Ничек алай? —‘ Горн, горн, моя звезда" дигән җырны ишеткәнен бармы синен? —Урыс халык җыры бит ул. —Юк шул. халык җыры түгел. Аның сүзләрен адмирал Колчак язган. Нәкъ менә Себердә советларга каршы сугышып йөргән елларында. Көчле шәхес булган ул Белсән, син ана сокланыр идең, мөгаен. Кызылларга каршы сугышып. Казанга бәреп кергән, андагы банктан тугыз мен пот алтын төяп алып киткән. Шул алтынга алынган корал белән сугышып, уннарча мен кешенең һәлакәтенә сәбәпче булган. Ахырда җинелгән, большевиклар кулына төшкән һәм атылган. Мәктәптә безгә Колчакны надан, канлы дошман дип сөйлиләр иде. Ә менә анын җыры чын сөюнен бөеклеге турында сөйли. Ул большевиклар төрмәсенә ябылгач, сөйгәне аны бер күрү өчен үз ихтыяры белән төрмәгә кереп утырган. —Ничек алай? —Килгән дә, мине дә ябыгыз, дип таләп иткән. Шундый мәхәббәт... Алар күптән дөньяда юк инде, ә җыр яши. Мәхәббәт йолдызы турында... Күрәсең, һәркемнең үз йолдызы буладыр... Булырга тиештер... Гори. гори. моя звезда. звезда любви приветная. Ты у меня одна заветная. другой не будет никогда...— дип әкрен генә тавыш белән җырлап та бирде Рәшидә. Кояш баеган, урамда карангы Үрдән түбәнгә, ашханәгә берәү төшеп бара. Атлап түгел, йөгереп түгел, тротуардан юлга, юлдан кире тротуарга кушаякзап сикергәләп. Рәшидә әллә каян таный—Газизҗан бу. “Әллә мин булдыра алмыйммы? Көч җитәрлек әле!" Шактый ара калдырып. Рәшидә дә нәкъ шулай сикергәләп китте. Караңгыда күрүче юк. ә аңа үзен сынарга кирәк, берәүгә тиң икәнен үз-үзенә исбат итәргә. Һәм ул моны булдыра да! Бүген туристларның соңгы көне, шуны истә тотып, ашханәнең өске катындагы ачык верандада бию кичәсе оештырганнар. Караңгыда танып бетереп булмый, килгәннәрнең күпчелеге чехлар, украиннар иде бугай. Менә бер почмакта гына лампочка кабызып куйдылар да, магнитоланы уйнатып җибәрделәр. Рәшидә, әлбәттә. Газизҗан белән биюне өмет итә иде. Соңгы кич бит бу, сонгы сәгатьләр! Ләкин менә бер көй озак кына уйнап туктады, аны икенчесе, “Муча- ме" алыштырды. Ә Газизҗан күренмәде. Әле генә сикергәли-сикергәли шушы тарафка киткән иде бит югыйсә! Рәшидәнең каршына ак күлмәкле берәү килеп башын иде. Теге көнне яр буеннан тауга карап: “Сикер!”—дип кычкырган украин егете иде бу. Рәшидә баш тартмады. Бәлки, Газизҗан аны күрми генәдер, дип уйлады. Уртага чыккач, күрми калмас. Икенче биюгә чакырыр... Ләкин менә салмак биеделәр, аннары кызу көйгә тыпырдадылар, ә Газизҗан юк та юк.. Кичәнең кызыгы бетте. Музыка туктап торган арада Рәшидә кинәт кенә борылды да. баскычтан аска томырылды, йөгереп бүлмәсенә кайтып китте. —Йә. ничек анда0—диде Зара. —Бииләр ате. Кеше күп түгел, озакка сузмаслар. Әйдә, йөреп киләбезме? Музыка тавышы ишетелеп тора, ләкин халык тарала иде булса кирәк, каршыга көлешеп-шаулашып килгән төркемнәр очрады. Бию залы ерактан ук яктырып күренде, анда өске утларны кабызганнар иде. Бер егет кырыйдагы өстәлләрне җыештыргалый. уртада исә икәү—биленә алъяпкыч бәйләгән мулат кыз белән бер егет бииләр иде. Рәшидә барган җиреннән сөртенеп туктап калды: биюче егет Газизҗан иде Рәшидәнен башын утлы томан басты, иреннәре кипшенде. —Нишли ул? Бу ни дигән сүз?—дип сөйләнде ул үзалдына.—Юри кылана. Мина үч итә... Минем йөрәккә ут салуы... Зара анын беләген сыйпады, кызганды, күрәсен. —Ташла! Берни уйламый ул! Кубача биергә өйрәнә, бары шул гына. Исең киткән икән! Әйдә, китик моннан. Ләкин Рәшидә баскан урыныннан кузгала алмады. —Әйдә инде!—дип анын беләгеннән тартты Зара —Төкер! Бала-чага булма. Кире кайтканда Рәшидә бертуктаусыз сөйләнде. — Нинди бәхет: иртәгә без китәбез. Котылам бу газаптан! — Гашыйклар шундый була шул: бер-берсен чеметтереп алырга ярага,—диде Зара —Сез дә әнә. әле бер-берегезне яклашасыз, әле үртәшәсез. Ни кыланганыгызны үзегез дә белмисез —Ул дамы? —Икегез бер иш! —Ә син каян беләсең?! —Аны да күрмәскә, фил булырга кирәк! — Иртәгә хәтле генә түзәсе Таң атканчы гына, —дип сөйләнде Рәшидә. Бүлмәгә кергәч, ул әрле-бирле йөренде дә. коену киеме өстеннән халатын киде, йөзгечләрен алды. —Син кая?—дип сорады мендәрен кабартып азапланган Зара. —Диңгез белән саубуллашып киләм. — Акылдан шаштыңмы әллә?—дип башын чайкады Зара —Бу караңгыда диңгезгә керәләр димени? Анда хәзер эт тә юк! — Кичен диңгездә коенуым беренче генә түгел —Төнлә акулалар ярга якын килә, дип кат-кат кисәткәннәрен оныттыңмы әллә? —Юри генә әйтәләр. —Үзеңне генә җибәрмим,—диде Зара һәм яланаягына сандалларын элде. Алар якты болдырдан урам караңгысына чыктылар. Зара кинәт туктап калды да: —Сөлгемне алмадым бит.—диде —Минем дә чыланып аласы килер. Чыннан ла сонгы тапкыр бит, Кариб диңгезен бүтән күреп булмас. Бер генә минут көтеп тор, хәзер әйләнеп чыгам. Һәм барак почмагыннан борылып, кире кереп китте. Шактый гына көттерде. Коену киемен кия торгандыр, дип уйлады Рәшидә. Ниһаять чыкканда, Зара ялгызы түгел, Газизжан белән иде. — Мин барып йөрмәм инде. Әйбер-карам да җыелып бетмәгән.. Хәерле кичләр. Шулай диде да борылып кереп китте. Рәшидә белән Газизжан кара- каршы басып калдылар. —Коенасыгыз килә икән,—диде егет сузыбрак.—Әйдәгез сон. Алар озын урам буйлап сүзсез бардылар. Аяк асты бөтенләй күренми, ә үрдән комлыкка төшә торган сукмак тигезле-тигезсез, чокыр-чакырлы аде. Рәшидә абынып китте Газизжан аны беләгеннән нык итеп тотып алды. Яр тирәсендә беркем юк, тәрәзәләреннән саран яктылык сирпелгән бараклар да өстә калды, түбәннән караганда күренмиләр. Озын дулкын салмак хәрәкәт белән шаулап ярга ишелә дә, аксыл күбеген комга жәеп, кире чигенә. Яр буеннан суга керә торган урынның комлысы бар, ташлысы бар. Рәшидә караңгыда чамалап бетермәде, ташлы урынга эләкте. Салмак, көчле дулкын—накат аны эләктереп алды да, эчкә сөйрәде, аннары төпкә китереп бәрде Рәшидә яр читендә каралып басып торган юлдашы янына чыкты. —Монда ташлы, уңайсыз,—диде,—Арырак керергә кирәк. Эчтә дулкын каты бәрми, тирбәтә генә. Син борчылма, озак йөзмәм. Егет аны анлап җиткермәде, йөзен якын ук китереп: —Нәрсә дисез?—дип сорады. —Эчкәрәк керәм, дим. Күренми торсам, борчылма. Газизҗан каты итеп анын кулыннан тотып алды. —Юк. Беркая да кермисез. Мин сезне җибәрмим. —Ничек инде... ничек син мине тыя аласын? —Тыям. Җибәрмим. Бу шундый нык итеп әйтелде, егетнең үз сүзен итәчәге көн кебек ачык иде. Анын белән сугышып булмый бит инде! Хәер, әдәп саклау тиешлеге генә туктатмас иде Рәшидәне. Егетнең ныклы сүзен ишетү, анын ихтыярына буйсыну рәхәт иде аңа —Җибәр, халатны киим... Егет шаулап ярга бәрелгән озын дулкыннарга караган килеш басып торды, Рәшидә коену киемен салып, халатын киде Алар кире үргә менделәр дә, бер ягында бараклар тезелгән, икенче ягында тау каралып торган урам буйлап киттеләр. Менә унда өскә менә торган баскыч шәйләнде. Газизҗан туктады да: —Әйдәгез, тауга менәбез,—диде. Рәшидәнең йөрәге кысылды. Дингез аңа үз, якын, төнлә коенуы да беренче тапкыр түгел. Чит җирнең төнге тавы исә шомландыра, куркыта иде. Ләкин... Газизжан белән бит! Ул, суга чумарга әзерләнгәндәй тирән итеп сулыш алды да, баскычның беренче басмасына басты. Алар өске мәйданчыкка менделәр дә, култыксага тотынып, диңгез ягына борылып бастылар. Төннен кара пәрдәсе җиһанның һәммә ваклыкларын—баракларны, комлыкны, куакларны, ашханә өстендәге веранданы—яшергән. Алда төрле төстәге , меңләгән, миллионлаган очлы күзләре белән караңгылыкны тишеп, керфек тә какмыйча, кыймшанмыйча, туп-туры аларга Галәм үзе карап тора иде. Нинди хәбәр китерәләр, нәрсә турында сөйлиләр ул йолдызлар? Кайларга әйдиләр алар безнең күңелләрне? Тәнгә көч-кодрәт иңгәндәй булды. Син галәмне күрәсең, аның галилеген тоясың. Үзенне дә шушы йолдызлардай итеп тоясын. Бу караңгылык артында диңгезләр, таулар, чүлләр, далалар, урманнар, зур калалар, авыллар барлыгын сизәсең Күпме сер, гаҗәеп могҗизалар җирдә һәм галәмдә! Бар, күр, соклан, үзгәрт! Рәшидә Газизҗан турында уйлады. Ул тынгысыз җанлы, көчле, тәвәккәл. Бик күпне беләсе, күп нәрсәне аңлыйсы, колач җәеп, очынып-талпы- нып яшисе килә. Һәм анын мона мөмкинлеге дә бар: гомере алда әле. Ә адәм баласы теләсә, тырышса, омтылса, күпкә ирешә ала. Рәшидә кулы белән кин хәрәкәт ясап: —Болар һәммәсе сезнеке, хуҗа булыгыз!—диде. —Нигә без генә? Ә сез?! Менә ничек! Рәшидә үзен аннан аерып куйганын сизми калган икән. “Тормыш ярминкәсеннән кайтып килеш шул инде безнең. Ә сез барып ятасыз Шул юлда кара-каршы очрашуыбыз гына бу безнен".—дип шаяртып жавап бирәсе килде Рәшидәнең Тик ул тел очына килгән бу сүхтәрне йотты, кыска гына итеп, сагышлы көлеп куйды. —Мин мондагы йолдызларның берсен дә танымыйм,—диде, сүзне икенчегә борып —Болар, күрәсен. безнең яктан күренмидер. —Ә мина кайберләре таныш.—диде Газизжан —Әнә, тегендә "Җиде бертуган" дигән ЙОЛДЫЗЛЫК. Менә болай карагыз әле. Ул Рәшидәне иненнән кочып алды да. битен-биткә терәп, сул кулын йолдыхтарга сузды... Теге чакта. "Националь"дәге кебек. Рәшидә битен ике кулы белән каплады да: — Күптәннән сорыйсым килә.—диде—“Националь”дә.. син мине гаепләдеңме? —Нәрсә өчен? —Беләсен бит инде... —Ә сез “Тропикана"ны хәтерлисезме? —Ләкин монда “Тропикана"нын ни катышы бар? —Сез бит анда бездән көлдегез. Аерата миннән... —Ничек?! Син каян белден? —Безнен яннан узып киткәндә нинди караш ташлаганыгызны оныттыгызмыни.’ Без утырып калдык, ә сез сәхнә каршына барып бастыгыз. Бөтен тамаша гүяки бер сезнен өчен барды Ә безгә барыннан да ачыграк булып, яктырып сезнен йөзегез генә күренә иде. —Һәм шуннан сон миннән үч алырга ниятләдеңме? —Үч? Мин сезгә сокландым. Ә инде "Националь"дә... —Әллә ни булды мина,—диде Рәшидә —Күптән инде җырлаганым юк иде. Сонгы вакытта җырлыйм да җырлыйм. Җырлыйм да җырлыйм... —Синен кебек минем тормышымда башка-бүтән булмаячак,—диде Газизҗан —Син бердәнбер. Синдәй юк бүтән... —Синең янда гына шулай мин,—дип пышылдады Рәшидә. Анын куллары егетнен муенына сарыла, иреннәре анын йөзен пешерә, ләкин ул үзе моны аңлап җиткерми, тик бөтен тәнен сарган эсселек зиһенен көйдергән иде —Синен өчен генә... Синең белән генә... Үткәнне-киләчәкне. булганны-булачакны—һәммәсен галәм караңгысы йотып алган, мәнгелек каршында, йолдызлар яктысында, кыргый тау башында алар икәү, фәкать икәү генә иде. Һәм бу икәү шушы минутларда үзләрен бер җан. бер тән. мәңгелеккә бара торган бер йолдыз дип хис итәләр иде. Иртәгесен көн яктырганчы ук. татарларны аерым, үзбәкләрне аерым автобусларга утыртып, аэропортка алып киттеләр. Анда таможняга чират торганда да. паспорт контролен узганда да Рәшидә белән Газизҗан бср- берсенә якын килмәделәр Ниндидер оялу, кыенсыну тыйды Самолетка Газизҗан алдан кереп китте. Рәшидә анын артыннан барырга кыймады, алгы утыргычларның берсенә утырды... Мәскәү аэропортындагы ыгы-зыгыны тасвирлап торунын кирәге бар микән9 Кырмыска оясындагы кебек халык арасында озак болгандылар, чөнки киткәндә кышкы киемнәрне, капчыкларга тутырып, сакларга куйганнар иде. шуларны алырга да чират торасы булды. Аэропорттан чыгып, автобуска утырганда, карангы төшкән иде инде Шофер эчтә утларны кабызмаган. Рәшидә керде дә, артка узды. Газизжан анын янына килергә тиеш иде. һәм ул килде. Күнелдәгене әйтеп булмый, юк-барны сөйләшәсе килми иде. Рәшидә юл буе Газизжан ишетерлек кенә итеп, әкрен тавыш белән җырлап кайтты. Дәртле пионер җырларын җырлады ул. "Яшь бөркет". "Юллар буйлап. Үрләр буйлап" Яле. шаулап, җырлап җибәр, шаян җилкәй..." Студент чакларында пионер лагерьларында шактый эшләде, андый җырларны күп белә Ә менә Газизжан белми икән... Кунакханәгә урнашу гадәттәгечә матавыклы булды: кемдер нәрсәнедер исәпкә алмаган, күпмедер урын бушамаган, фәлән сәгать көтәсе. . Инде, ниһаять, бүлмәләргә таралышканда Газизжан —Сез ничәнчедә буласыз? Мин иртән сәгать алтыда керермен,—диде. Шулай килештеләр Кунакханә бүлмәсе ике урынлы, Рашидә барып кергәндә, түр караватта берәү йоклый иде инде Ул Газизҗанның килгәнен алдан ук сизде. Әмма йөгереп барып ишекне ачмады. Кат-кат шакыганнан соң, күрше кузгалды. Утны яндырмыйча гына ишекне ачты. Аннары кире керде дә, йокыдан карлыккан тавыш белән Рәшидәгә: —Сезне сорыйлар,—диде. Рәшидә ванна бүлмәсенә кереп китте. Юынырга кереште. Газизҗанга ямьсез күренәсе килми иде. Бер ышкып юды тешен, аннары тагын бер тапкыр... Чәчен тарады Инде чыгам дигәндә генә, күлмәгенең сул ягын кигәнен сизеп алды... Озак көттергәнен дә анлый, тик артык каушаган, ашыга алмый... Мәскәү иртәсенен саран яктылыгында анын күзенә туры караудан нигә шулай курыкты икән ул?.. Ниһаять, ул ишекне ачканда, коридор буш иде... Баскычтан аска карады... Тынлык, бушлык. Кизү хатын да каядыр киткән, эчке бүлмәсенә кереп, черем итәдер... Анын каршына үтүк тотып бер ир кеше килеп чыкты. Рәшидә пальтосының капчыкта ятып бөгәрләнгән икәнен исенә төшерде. —Үтүк кирәкмисе сезгә бүтән?—диде —Биреп торыгыз миңа. Дежур- ныйга үзем тапшырырмын Кулы калтырап, зиһене чуалып, озак азапланды. Ниһаять очына чыгып, үтүкне илтеп тапшырганда, кизү хатын, нидер исенә төшкәндәй: —Ә-ә, сезмени әле ул егерме алтынчы бүлмәдән,—диде.—Бая сезне бер кеше сорап килгән иде. Аска төшсен, мин администратор тәрәзәсе янында көтеп торырмын, дип әйтергә кушты. Рәшидә пальтосын кулына тоткан килеш сигезенче каттан аска томырылды. Администратор тәрәзәсе каршына чират тезелгән, ләкин Газизжан юк иде. Ул кире йөгереп бүлмәсенә керде, ашыгып телефонны алды, Зарадан Газизжаннын бүлмәсен белеште, шылтыратырга кереште. Ләкин трубкадан жавап ишетелмәде. Йөрәктә нәрсәдер өзелде... ... Казан вокзалында башкаларны кочак җәеп каршы алдылар. Рәшидә башын иеп, күңелле гөрләшкән төркемне әйләнеп узды да, ялгызы трамвайга таба китте. Анын йөзенә туган якнын карлы җиле бәрде. —Нигә шылтыратып хәбәр итмәдең? Каршы алган булыр идем!— диде Евгений — Син кайтуга чәч үстереп куйдым әле менә. Һәм хатынының кулын алып, баш түбәсенә куйды. Чыннан да, язын тишелгән үлән шикелле йомшак булып, чәче үсә башлаган икән. Әмма иренен йөзе тагын да арыграк, күзләре элеккедән дә сагышлырак булып күренде, тавышы хәлсез, бөтен кыяфәте кызганыч тоелды. Рәшидә өстен алыштырып кухняга кереп китте. Өстәл юылмаган савыт-саба белән тулган. Кранны ачты. Алюмин кастрюльгә, суга кушылып, кайнар яшьләр тамды, үксү тавышын су шавы басты.. “Син кайларда, газизем, җаным? Бу минутларда ниләр эшлисен икән? Заводларның төрлесендә булганым бар. Сине шундый цехларның берсендә, тимер чыны янгыраган, очкыннар чәчрәп торган биек, котсыз бинада, комбинезон кигән кешеләр арасында күз алдыма китерәм дә, йөрәгем кысылып куя. Мин редакциядә, ишекнен тышкы ягына "Борчымагыз, корректура укыйбыз1 "—дип игълан элеп куйдым да, хат язарга утырдым Син яшәгән шәһәр турында берни дә белми идем. Энциклопедияне ачып укыдым. Сездә мамык игәләр, ефәк кортлары үстерәләр, цемент җитештерәләр икән. Театр бар. музей һәм Шаһимәрдан күлләре—берсе кайнар, икенчесе салкын. Синен өчен Атлантик океаннан һәм Кариб диңгезеннән матуррак күлләр... Бу урында мине бүлдерделәр, ишекне ачтырдылар. Редактор керде. Кичә язган зур гына мәкаләмне укып чыккан, бик ошаткан. Язу—минем һөнәрем Мин җиргә орлык сипкән бакчачы кебек: ак кәгазьгә орлык итеп хәрефләр тезәм. укыган кешенен күңелеңдә тамыр җәеп тишелерләр, гол булып үсәрләр һәм чәчкәгә күмелерләр, дип өметләнәм. Минем җанымда балкыган асыл гөлләр шикелле. Ул гөлләр шушы хатыма сибелгән хәреф-орлыклардан тишелеп, синен күңелендә дә гөл булып үссен иде... Уйлап карасаң, искитәрлек: безнең арада меңнәрчә чакрымнар, безнен тирәдә меңнәрчә кешеләр... Чакрымнар гына куркыныч та булмас иде—безне вакыт—яшәгән елларыбыз аера. Аһ. нигә без бер чорда, бер авылда тумадык икән! Тик мин чакрымнарны сизмим, арабыздагы кешеләрне күрмим, икс арада яткан елларны тоймыйм. Бу җиһанда минем өчен син генә, тик син генә! Әйе, мин мәхәббәт турында гәзитләрдә күп мәкаләләр яздым. Кемне нәрсә өчен ничек яратырга икәнен өйрәттем, чөнки әхлак бүлеген җитәклим. Бер галимә белән икәүләшеп бу хакта брошюра да язып чыгардык хәтта. Ләкин менә хәзер, үзем сөю дигән җәннәт бакчасына барып кергәч, сукмак табалмыйм. Гөлләр арасында адаштым. Тормыш менә нинди икән һәм сөю менә нинди икән бит'" —Син анын белән хат алышмакчы буласынмыни?—дип башын күтәреп. коңгырт күзләре белән Рәшидәгә текәлде Зилә һәм өстәлендә яткан кәгазь битен сыйпап куйды Ярый але, ул бар. һәммәсен сөйләп, серләшеп, юаныч табып була. Менә, язган хатларын да ана укыта Рәшидә. —Их. аңламыйсын!—диде ул.—Мин язмый булдыра алмыйм шул! —Ләкин анын гаиләсе бар. Синең хатын аркасында дәгъва чыкса? Мин. мәсатән. Фәритемә мондый хатлар килүен бер дә теләмәс идем. —Дәгъва чыкмас.—диде Рәшидә —Мин анын адресын белмим бит. Сөйләдем ич инде, без иртәнге якта очрашырга тиеш идек, аймылыш булдык, дип Их. Зилә, шунда йөгереп чыккан булсам, күзләренә соңгы тапкыр тутырып караган булсам! һәм ул. күз яшьләрен тыярга тырышып, йөзен читкә борды. —Өстәл тартмаңа салып куяр өчен язасынмыни? —Жибәрәм мин аны. -Кая9 —Ферганәнең үзәк почтасына. Хатларны сорап алучылар бүлегенә. —Сез шулай сөйләшкән идегезме? —Өлгермәдек дим бит —Каян белеп почтага барыр сон ул? Рәшидә бүлмәдә ишекле-түрле йөренде. —Минем хат язасымны белә бит ул. —Каян белә? — Ничек белмәсен инде? Менә мин үзем үзәк почтага баргалыйм. Мина хат юкмы, дип сорыйм Ул да минем хакта уйлыйдыр. —Бер кешенен башы икенчесенеке кебек эшләми, Рәшидә. Зилә бүлмәдәшенә кызганып карады. —Әйе. ул. бәлки, теге иртәне мине юри чыкмады, дип уйлагандыр,— диде Рәшидә — Үпкәләгәндер. Ләкин тора-бара барыбер аңлар, кичерер Уйлар- уйлар да почтага барыр Мин конвертка кире адресны да язмыйм. —Ник* Барып җитүен-җитмәвен белеп торыр иден ичмасам. Почтада аларны бер аи гына саклыйлар Килеп алучы булмаса. кире җибәрәләр. —Жибәрмәсеннәр! Калсын шунда! Анын шәһәрендә, ана якынрак булырлар! Их. Зилә! Җырларга гына калды инде мина, җырларга! һәм ул җырлап җибәрде: Мендем биек тауларга. Бөркетләрне карарга. Бөркет булып очар идем Ярым йөргән якларга. Мендем тауның башына, Бастым җилләр каршына. Җилләр, дип, сәлам әйтегез Жанкаем-жанашыма... Зилә карашын читкә алып, башын чайкап куйды. Аннары: —Өстәлендә тагын бер конверт бар, берьюлы ике хат җибәрәсеңмени?—дип сорады. —Анысы Зарага, бергә төшкән фотоларны салдым. —Каяле, ничек чыккансыз икән! Конверты белән генә бир, үзем алып карармын! "Менә бит, Заранын адресы,—дип уйлады Зилә.— Язып алырга кирәк... Кирәге чыгар, бәлки...” "Менә тагын... Тагын мин мәкалә язасы урынга хат язам. Соңгы көннәрдә үзем яраткан язучыларның мәхәббәт турындагы хикәяләрен кабат алып укыдым әле. Куприннын "Гранат кашлы беләзег”ен, Толстойнын "Крейцер сонатасьГн, Лесковнын “Мценск өязендәге леди Макбет”ын Һәм берсе белән дә ризалашмадым. Бу әсәрләрдә чын сөю—фаҗига итеп, күп очракта һәлакәткә китерә дип тасвирлана. Йөгәнсез хисләр адәм баласын яхшыга илтми, дип раслый алар. Атаклы язучылар белән бәхәскә керергә элегрәк минем башыма да килми иде. Ләкин менә хәзер алар белән килешмәдем. Чөнки сөеп куанам. Нинди зур бәхет, дөньяда син бар бит, син бар! Шушы хис белән очынып яшим, һәммәсен бик тиз эшлим, очраган бер кешегә елмаям, алар да миңа елмаеп карыйлар. Исән генә була күр һәм шатлык белән яшә! Әйе, миннән син ерак, “Җиде туган” исемле йолдыз кебек. Төнге күк йөзеннән мин шул йолдызлыкны эзлим, табалмыйм... Галәмгә туктаусыз сигналлар җибәреп, ерак планеталарда яшәүче билгесез җан ияләреннән җавап көтүче сәер адәм кебек тоям үземне. Ни тели, нәрсәгә өметләнә ул? Жавап юк. Минем хисләрем синен барыр юлларына нур булып сибелсен иде " —Рәшидә! Син тагын бикләнеп утырасың, ә! Телеграмма бар сиңа! Кулыңны куеп ал! —Телеграмма?! —Бие! Бие! Ләкин Рәшидәнен биер хәле юк, тез буыннары йомшап төшкән. Алтын шарчыкларга охшаган мимоза чәчәкләре төшерелгән зур, елтыр катыргыга гади генә сузләр язылган: "Бәйрәм белән котлыйм. Бәхетле булыгыз! Куанып яшәгез! Газизҗан.” —Мөмкинме?—дип кулын сузды Зилә —Карыйм әле. Аннары открыткага тиз генә күз йөгертеп алды да: —Менә күрдеңме,—диде.—Жавап биргән! —Минем хатларны алгандыр, дип уйлыйсыңмы? —Мөгаен, алгандыр. Почтага барган бит, телеграмма салган. Анда хатларны сорап ала торган тәрәзә янәшә генә... Зилә өстәлдәге кәгазь битен күреп алды: —Ә син тагын хат яздыңмы? —Яздым. Укыйсынмы? Беразга тынлык урнашты. —Бу китаплар турында язмаска иде,—диде Зилә. —Мин яхшыларын гына санадым әле. —Тагын да начаррагы бармы әллә? —"С>тышчы хатын" дигән хикәясендә Лесков бер апанын егерме ике яшьлек егеткә гыйшкын язган. Көлеп, мыскыллап! Менә карале син, укып кара!—Рәшидә сумкасыннан кызыл тышлы китап чыгарды — Теге малай монын акчасын эчеп бетергән, үзен тотып-тотып тукмый икән. Ахыр чиктә, кеше әйберсен урлап, төрмәгә кереп утырган. Б\ хатын, бичара, гыйшык зәхмәтеннән тәмам кибеп корыган! Тәрәзә төбенә башын бәрә-бәрә, нишләдең син бәгырем, нишләдең, дип үкерә. Көлке түгелмени? —Ташла син монын ишене!—дип китапны читкә этәрде Зилә.—Тапкансың. Йосыф-Зөләйха кыйссасын укы әнә! Анда нәрсә диелгән? Зөләйханы мәхәббәт яшәртә' Ана икенче тапкыр яшьлек килә. Алар кавышалар, озак еллар бәхетле яшиләр һәм гөл кебек балалар үстерәләр. Алар да икесе ике ил кешесе югыйсә! Менә кайда ул мәхәббәт! Чын, саф хисләр бәхет китерә Сина да язмыш биргән зур бәхет бу! Кара үзенә, кара йөзеңә! Кубага киткәндә сулып барган олы апа илен! Ә хәзер чәчрәп торган яшь хатын. Теге егет тә өр-янадан туган кебек булгандыр, иманым камил. Син беркемгә дә зыян салмадың, беркемнең күңелен китмәдең. Син фәкать үзен бәхетле көннәр кичерлен һәм тагын берәүнең тормышын яктырттың. —Минем дә балам булачак бит... Мин буйга уздым. Зилә! Зилә гажәпләнергә тиеш иде. Ләкин ул елмаеп кына җибәрде. —Шулай буласы көн кебек ачык иде,—диде —Хәзер инде хатларыңны болай килделе-киттеле теләсә кая җибәреп утыра алмассың. Нәкъ кешесенә барып ирешерлек итеп язарга кирәк. — Ни сөйлисен син, Зилә0 ! Аңа бу хакта язып булмый Башына әллә нинди уй килер.. Үзен дә әйтәсен бит, һәр кеше үзенчә уйлый, дип Ирем бар бит минем —Ләкин бала үз атасын белергә тиеш! — Бәлки, кайчан да булса. . Соңыннан... —Болай булгач, мин ышанам сез очрашачаксыз әле. Менә күрерсең: ул сине эзләп табачак. —Ләкин безгә очрашырга ярамый! Ярамый... —Бусы инде синен эшен генә түгел Монда башка берәүнең хокуклары булачак. —Бу дөньяга яңа бер җанны чакырып китергәнче, төптән уйларга, һәммәсен үлчәргә тиеш идем. Бер абынган идем бит инде! —Беләсеңме, мондый очракларда минем әни нәрсә ди? Ул әйтә, туачак җан булгандыр, ди Сөен! Бик зур бәхет бит бу! Бераз тынып тордылар. —Тагын шунысы Бала атасыз түгел Законлы ирең бар... Монысын Зилә авырлык беләнрәк әйтте. Чыннан да. катлаулы мәсьәлә иде бу, бик тә четерекле. —Әйе. мин ана әйттем.—диде Рәшидә. -Ә ул? —Ул миңа, бик яхшы, ялгыз калмассың, диде. — Андый иргә һәйкәл куярга кирәк!—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Зилә. — Көннәре санаулы икәнен белеп, әкрен-әкрен якынлашып килгән Газраилнен күзенә карап яткан кешенең эчендә ни кайнаганын кем белеп бетерсен’ Кабер эргәсендә үлчәүләр бөтенләй башкадыр, мөгаен,—дип жа- вап бирде Рәшидә —Мин аңа бөтен көчемне бирәм. ә ул мине гаепләми —Ә Газизҗан? Анын белән булганда син бала туарын уйлаган идеңме? —Юк, мин берни дә уйларга өлгермәдем Берни дә гүяки минем Кариб дингезенең озын дулкыны эләктереп алды да, эчкә алып кереп китте — Шул-шул менә, акылны йөрәккә баш итеп куеп булмый, дип күптән әйтелгән инде! Шулай диде Зилә, ә үзе эчтән генә уйланды: Зарага хат язып. Газизҗаннын телефонын сорап алганымны әйтим микән әллә Юк. алай яхшы булмас. Икәү арасына кысылырга ярамый Газизҗанга үзем шалтыратыйм да. почтага барырга кинәш итим Шулай яхшырак булыр. Үзләре аңлашырлар ” "Бүген беренче тапкыр бакчабызда булдым. Яз соңарып килде быел, пароходлар әле генә йөри башлады. Мин сиңа узган елларны язган идем инде: бакчабыз Идел аръягында безнең. Синнән аерылганнан соң дүрт тапкыр язлар килеп гөлләр чәчәк атты, дүрт мәртәбә чия-алмалар пеште. Дүрт тапкыр яфраклар саргаеп коелды, җирне кар юрганы каплады Менә инде бишенче тапкыр ул бакчабызда карлар эреде. Ә минем күңелем түрендә гөлләр беркайчан да чәчәген коймый, анда кояш баемый торган бер оҗмах почмагы бар. Ачы тормыш җилләре кайсы яктан гына иссә дә, мин шул җәннәтемә кереп, ял алам. Бу юлы да, һәр яздагыча, Иделнең салкын суына карадым—Кариб диңгезенең күбекле озын дулкынын күреп, төнге шавын ишеткәндәй булдым Синең кулың җылысын "Беркая да җибәрмим!”—дигән сүзләреңне әйткәндәге татлы, кайнар сулышыңны тойдым. Дулкыннарга пышылдадым: “Мин аны яратам, яратам, яратам!” Бакчабыздан ерак түгел, яр буеңда текә кыя бар. түбәсендә ялгыз нарат җилләрдә бәргәләнеп >тыра. Нәкъ без менгән кыя шикелле. Шул тау түбәсендә синең сынын чагылып үткәндәй булды. Тагын тәкьрарладым: “Мин сине яратам, яратам, сагынам!” Соңгы вакытта дөньялар шундый тынгысыз. Илнең әле теге, әле бу тарафыннан хәвефле хәбәрләр килеп тора. Инде безнең арада да илләр чиге пәйда булды. СССР таркалгач, элек тыныч җирләрдә утлы-канлы давыллар купты, алар сине кайсы якка тартырлар икән? Син гомереңнең иң матур чагына аяк басып киләсең. Мин синнән шулхәтле көнләшәм һәм синен өчен шулхәтле куркам. Тик ниләр көтә сине? Иң гүзәл сәнгать әсәрләреннән дә камилрәк, матуррак, сизгеррәк кулларың кайчан да булса кемгә дә булса зыян салырга күтәрелсә, мин моны мен чакрымнардан сизәрмен һәм йөрәгемә кан савар! Синең һәр бармагыннан нур коела кебек тоела миңа һәм шулай булсын иде! Минем бер танышым, атаклы табиб болай ди. “Кешеләрнең кылган изге гамәлләре матур җырга, гүзәл картиналарга тин- Андый гамәлләр башкаларның күңеленә—ләззәт, тәненә сихәт бирә. Изге гамәлләргә соклану, алардан тәм таба белү—бик яхшы дару ул”. Шундый гамәлләр генә кылырга насыйп булсын сина. Минем бу хатымны учына алып кыс. Кулларыңа битемне куеп, бармакларыңны аерым-аерым үбә, дип күз алдына китер!” —һаман язасың, ә?—диде Зилә өстәлдә яткан хаттан башын калкытып.—Бишенче ел китте бит инде. Ниләр генә булмады. Ә син улыгыз туганын яздыңмы сон? Иреннен үлеп киткәнен? —Тол калуымны белгертәсем килми. Ә улыбыз турында башта язарга сүз таба алмадым Нәрсә дип языйм? Синен улын Горюхин Газизҗан Евгеньевич фәлән-фәләнчә үсә, дипме? —Өч яшьлек сабыйга кем инде Евгеньевич дип дәшә. Чын дөресе малаеннын чыраена язылган. Менә очрашырсыз, күрешерсез... Бер күрүдә танып алачак... “Улы үсеп килгәнен әллә үзем язып җибәрим микән?—дип уйланды Зилә.—Яхшы булыр микән?..” Коридорнын аргы башыннан каршыга аның килгәнен күргәч, Рәшидәнең күнеле жу итте, тез буыннары йомшап китте. Ник алай? Редакцияләргә халык күп йөри, коридор буш тормый. Кара чәчле, кара свитер кигән ыспай гәүдәле бу ир кеше нәрсәсе белән сискәндерде сон аны? Менә алар якынлаштылар... Чит-ят бер адәм. Рәшидә анын йөзенә туры карамый гына, керфекләрен аска төшереп, узып китте. —Рашида ханум!.. Ул тукталып калды. Башын борып карарга куркып басып торды —Рашида ханум! Бу сез бит, әйеме? Ул әкрен генә борылды. —Әйе Б\ мин Ләкин, без таныш түгел бит Мин сезне хәтерләмим. —Мин Ферганәдән. Сезгә тапшырасы әманәтем бар... Рәшидә кулларын кая куярга белми угалады. Әманәт Ләкин нигә бу адәмиен бераз карлыккан тавышы шушы хәтле төшенке0 Шомлы хәтта! —Әйдәгез, бүлмәгә керик. Рәшидә ишекне ачты Түр өстәлдән Зилә башын күтәрде, ишектән кергән кешене күрүгә, анын да йөзе үзгәреп китте —Узыгыз, утырыгыз,—диде Рәшидә —Танышыйк. —Мин Фархад Башкасы мөһим түгел. Егетнен үткен карашы өстатдәге фоторәсемгә төбәлде Кара чәчле малай сурәте иде бу Фархаднын күзләрендә сорау галәмәте чагылып узды Рәшидә кабатанып рәсемне алып кәгазьләр арасына төрпе. Егет сумкасыннан ак бау белән бәйләнгән төргәк чыгарды. Рәшидәнең башы әйләнеп китте. Бу— анын хатлары иде. Зилә урыныннан кузгалып, дәшми-тынмый гына бүлмәдән чыгып китте. Рәшидә өстәлгә куелган төргәккә кагылырга куркып, хәрәкәтсез утыра иде. Ниһаять ул телен әйләндереп: —Моны мина тапшырырга ул үзе куштымы?—дип сорады. Фархад, сумкасын рәтләштергәндәй, аска ук иелде Пышылдап диярлек: —Юк,—диде.—Үзе түгел... Ул өлгермәде —Ничек? . —Әйтәсен әйтергә өлгермәде... Бу төргәк аның биштәреннән чыкты. —Сез ни димәкче буласыз? Бу ни дигән сүз? Рәшидә анын кара свитерыннан тотып алып селкергә теләгәндәй, урыннан торып, өстәл аша кулларын сузды. Фархад та торып басты. —Әйе. ул юк инде Мин сезгә анын соңгы сәламен китердем. —Ничек алай? —Ул минада шартлады. —Нинди мина0 Ферганәдә. . —Анда түгел. Без сугыш узган урыннарны минадан тазарта идек. —Нинди сугыш? Кайда0 Фархад анын күхтәренә туры карады, йөзе кырыс, хәтта каты иде. Сугыш бәрелешләрен узган, дусларынын теткәләнеп, парә-парә булып тирә- якка сибелүләрен үз күзләре белән күреп бәгыре таш булып каткан ирләрнең карашына шундый тимер салкыны чыгадыр. —Сезнен очен шунысы мөһимме0 Без җирне миналардан тазарта идек, аңлыйсызмы0 Ул бик оста минер иде. Куллары алтын иде. —Миналардан... —Әйе. җирне сөрергә кирәк бит Урынсыз сораулар биргәнен, моның Фархадка ошамаганын Рәшидә бик сизә, ләкин зиһене таралган, фикере чуалган, ул фәкать бу егетне янында озаграк тотарга тели, шуна күрә генә теленә беренче килгән сүзләр ычкына иде Ниһаять, анын бәгырен бер нәрсә сызып узды: —Ул бик газапландымы0 —Юк. ул берни сизми калды.. Шартлау гына... Гаиләсенә кайтарып тапшырыр алдыннан, без анын әйберләрен карап чыктык Һәм менә бу төргәкне алып калдык. Ул сезнеке. —Ул сезгә минем хакта., сөйләдеме? — Мин сезне ничек эзләп таптым сон°—Фархад өстәлдәге төргәкне икенче ягы белән әйләндерде.—Менә, монда адресыгызны да язып куйган. Чыннан да. төргәкнең икенче ягында ят кәгазь бите кыстырылган, ана “Казан, яшьләр газетасы” дип язылган иде. — Бурычымны үтәдем, әманәтне тапшырдым,—дип, сыгылмалы хәрәкәт белән тураеп басты Фархад — Шунын белән минем эш бетте. —Туктагыз. Мин сезне каян таба алам0 —Ә нәрсәгә0 Мин биредә үтеп барышлый гына. Шактый зур әйләнеш ясап кердем Ә ул гаиләсенеке, балаларыныкы.. Хушыгыз. Күренеп тора иде, бу егеткә Рәшидә ошамады Газизжаннын сойләве буенча, ул бөтенләй башка берәүне, гүзәл затны күз алдына китергән булгандыр. Рәшидә урыныннан кузгала алмады. Куллары гына анын ихтыярын нан башка хәрәкәт иткәндәй, төргәкне чиште, өстә яткан кәгазьне алды. Анын эчке ягы язып тутырылган иде Хәрефләрнең һәркайсы жиренә җиткерелеп, тигез, пөхтә итеп язылган. Рәшидә ручка тоткан кулны, алсу ахак тырнаклы, озын, сыгылмалы, кайнар, көчле бармакларны күз алдына китерде. “Син мина беренче күрүдә үк күптән, бик күптән таныш кебек тоелдын. Әйтерсең лә. моннан мен еллар элек үк без бер-беребезгә бик якын, бик кадерле булганбыз, тик шушы гомер эчендә, бик кыска вакытка гына онытып җибәргәнбез. Менә хәзер очрашкач, һәммәсе хәтер түрендә яңарды Нигә мин шуларны сиңа әйтә алмадым икән? Әгәр дә без тагын теге кыя түбәсенә менә атсак, мин сине аның иң биек ташына утыртыр идем дә, үзем синең аяк очыңа сузылып ятар идем. Син Мисыр падишасы Клеопатра кебек, гүзәллеген һәм бөеклегең белән кояшлы күккә ашып күренер идең. Учыңны минем баш түбәмә куяр идең. Һәм минем бөтен гамьнәрем тау җиленә очып, күңелем мәңге бетмәс яшәү бәхете белән тулыр иде. Син елмаеп минем күзләремә карар идең. Елмайганда синең йөзен тан аткандагы кебек, әкренләп яктыра. Иң элек иреннәрең нурлана, аннары керфекләреннән дәртле якты сибелә, шуннан соң гына күз бәбәкләрендә очкыннар уйный башлый. Шул чакта синең йөзеңә караудан да зуррак ләззәт юктыр һәм мин беркайчан да карап туя алмас идем Синнән тау җилләренең, ташны ярып чыккан миндаль агачының исе аңкый шикелле Тауларда үткән балачагымның хушисен сеңдергәнсең кебек. Син минем җанымны актарып ташладын Анын ин тирән җирләреннән мин аңарчы белмәгән яктылык калкып чыкты. Һәм шул ук вакытта күкрәгемә көч-гайрәт. үз-үземә ышаныч инде. Бир кулыңны, наным! Синең кулын, затлы Димәшкъ кылычының тоткасы кебек уңайлы. Ул оясына кайтып кунган карлыгач кебек, учка очып керә шикелле. Син һәрчак янымда минем, җанымда. Төннәрен ташлы, салкын җирдә ятканда, мин сине күз алдыма китерәм. Теге соңгы кичтәге кебек итеп кенә дә түгел, бөтен төрле рәвешләрдә һәм кыяфәтләрдә. Аннары бөтенләй хәлсезләнеп, көчсезләнеп, минем күкрәгемә башын салырсын кебек. Ә мин синен янында зур, ышанычлы, һәм көчле-гайрәтле. . Ә тан атып, кояш күтәрелә башлагач, үлән сабакларында чык тамчылары янә сиңа охшап җемелди. Шундый ак, пакь, чиста һәм сискәндергеч салкынча. Һәм шулай ук дөньянын яктысын үзләренә җыйганнар.” Хат язылып бетмәгән иде. Күрәсен, аны бүлдереп, кайсыдыр кырны миналардан тазартырга алып чыгып киткәннәрдер. Кемнәрнең туган җире булды икән ул?! Кемнәр туфрагына соңгы тапкыр куллары орынып, каны акты икән? Бүлмәдә һава бетте, сулыш кысыла башлады Рәшидә урыныннан кузгалып, коридорга, аннан лифт туктый торган мәйданчыкка чыкты, бер як стенаны биләп торган тоташ тәрәзә янына барып басты. Унынчы каттан караганда, шәһәр урамнары артында, урманлы ярлар арасында җәелеп яткан Идел күренә. Елга аръягындагы сөзәк таулар өстенә сирпелеп, шәфәкъ уты яна. Өзек-төтек болытлар карасу-кызгылт төсләргә манчылган. Офык сызыгы тирәсендә күк гөмбәзе ярылган кебек. . “Дөнья яраланган... Жәрәхәте ай-һай зур... дип уйлады Рәшидә. ЭПИЛОГ Әнә ул, бөркет кебек, кыя түбәсенә менеп баскан. Нәрсә күрмәкче, ни эзли ул аннан—елга аръягындагы томан өртелгән яшел урманнар артыннан? Нигә аяк астына карамый? —Сике-ер-р!—дип кычкыралар Идел уртасыннан. “Тукта! Чиген!”—дияргә тели Рәшидә. Ләкин тавышы җил булып бәрелер дә, аны этәрер дип. сулыш алырга да куркып, тынсыз басып тора. Аһ, күпме тапкырлар шушылай өнсез итте инде бу бала! Кечкенәдән җитәкләп урамга чыксан, кулдан ычкынып кая да булса югалу ягын гына карый иде. Эзләп җаннар чыга торган иде. Мәктәптә һаман әйтеп киләләр: —Рәшидә ханым, бу сезнен малай түгел,—диләр.—Кешелек баласы ул. галәм кешесе Күрегез дә торыгыз, сезнен янда утырмаячак, сәяхәтме булачак. Күз төпләрендә чагылган тынгысыз ут. эчендә кайнаган хисләр аны һаман каядыр еракка, офыклар артына чакыра. Тауны әйләнеп менә торган сөзәк сукмак бар. Ләкин аннан озак барасы Рәшидә ташларга абына-сөртенә үргә таба йөгерде. Куллары белән кызыл балчык кантарларына ябышып, өскә үрмәли башлады. Үр текә, батчык тотрыксыз иде. ул бераз менә дә беләкләрен, тезләрен сыдырып, кире шуып төшә. Шундук торып баса да. тагын үргә үрмәли: —Балам. Бердәнберем.. Газизем... Ә дәртле тавыш Иделне иңләп, кыянын текә күкрәгенә бәргәләнеп, тагын-гагын кайтаваз булып яңгырый: —Сике-е-ер! 2002-2003 еллар. КИЛӘСЕ ЕЛДА ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР "Асаф Зәкневнен комсомол өлкә комитетына килеп эшли башлаган елы гына иде әле Шәһәр яшелчә базасына кәбестә бушатырга барган җирдән кайтканда. Һич көтмәгәндә, Суфия уснын-чынын бергә кушып «Бик ту ңдык, әллә безгә кереп чәй >чеп алабызмы?» .тигән тәкъдим кертте Өч егет, ике кыз бу тәкъдимне «ур-ра'» кычкырып каршылады Бер кергәч җәелеп кенә чәй дә эчтеләр. Фаэынла апаларының бөркет күзе астында кайнар аш та ашадылар Фазыйла өч егетнең өчесен дә бөртекләп, тикшереп утырды һәм иптәшләре таралгач Суфияга болай диде: —Син бу Асаф дигән егетне күптәннән беләсеңме? Анасының юкка гына сорамавын чамалаган кыз кызарынып һәй, авыл мокыты ич ул! Җитмәсә миннән дүрт яшькә кечерәк тә әле. Әткәңнең миннән атты яшькә икәнен онытма! Менә сина шул: ипләп кенә ул малайны кулга ияләштер Аннан күз күрер. Бер ел дигәндә Асаф Суфияга өйләнеп, атаклы Кәримҗанның кияве булып бабай йортында яши башлады Кәримҗан Сәфәргалнмовнын өлкә комитетында эшләгән бик абруйлы чагы, биш баланын кайсы кайда, төшемле, матур урыннарга урнашкан, аралашкан, йорешкән кешеләре дә менә дигән, сирәк кенә булса да мәҗлестә Үзе белән очрашкалыйлар. Асаф Сөхипович шомарды, кашык-чәнечке тотарга өйрәнде. Кәримҗан ярдәме белән елдан-ел позициясен ныгытып, өскә үрли барды Бәйрәмнәрнең берсендә, аерата тантаналысында, Суфия белән Асаф җизнәләре аркасында бик сирәк кешеләр генә эләгә торган, мөһим бер мәҗлескә эләктеләр Мәҗлескә Үзе дә килг ән иде Шунда Үзе Асафка карап-карап торганнан соң йорт хуҗасыннан «Бу кем?» дип сорады Ана ■•Бүлектә инструктор булып эшли» диделәр Үзенең кашы җыерылды «Нигә инструктор гына 0 Куегыз Курамшннның урынбасары итеп!» диде. «Аның болай да урынбасарлары биш» диделәр ана -Яңа штат табыгыз, мин инструктор белән бер мәҗлестә утыра алмыйм ич'» диде катгый итеп Үзе... Асаф Зәкиев министр урынбасары булды” БУ өзек күренекле әдип. Татарстанның халык я зучысы Аяз Гыйләҗевпың “Кылдан нәзек, кылычтан үткен” исемле язылып бетмәгән романыннан алынды Аны редакциябезгә мәрхүмнең хәләл җефете Нәкыя апа нәни генә кереш сүз дә язын китерде Анда мондый ю ыар бар Карчык, мин бу әсәрне бик тирән мәгънәле әсәр булыр дип о иегпләнәм савыгып җитү белән язып бетерермен ", —ди торган иде Ая з Эмма ул я зылып бетмәгән көйгә калды Соңгы айларда аның бу кулъязмасын алып елый-елый укып утырдым да Никадәрле гыйбрәтле вакыйгалар, мәгънәле фикерләр бар бу әсәрдә",— дип Казан утлары журналына тәкъдим итәргә булдым Журнал укучылар да бик яратыр дип уйлыйм.