Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАНЛЫК ЧОРЫНДА КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ ФОРТИФИКАЦИЯСЕ

Б у тема тарих фәнендә өйрәнелмәгән диярлек. Урыс елъязмаларында «гажәеп* һәм «һичкем ала алмаслык» дип күрсәтелгән урта гасыр болгар-татар башкаласының уникаль ныгытмалары, һичшиксез, төрле яклап җитди тикшеренүләргә лаек. Каланың диварларын, машларын. капкаларын һәм табигый киртәләрен хәтердә яңарту Казанмын ул чагындагы мәйданын һәм топографиясен күз алдына китерергә мөмкинлек бирер иде Кызганычка каршы. XVI гасыр Казанынын ныгытмалары турында хәбәрләр күп түгел—болар урыс елъязмалары һәм шул чорда яшәгән. Казанны күргән кешеләрнең язма истәлекләре Шулар арасыннан—«Казанны буйсындыру гурында хикәят- (авторы—1552 елда Казанны штурмлауда катнашкан, алдынгы бер цивилизацияне вәхшиләрчә юкка чыгарган канлы-фажигале вакыйгаларны үз күтләре белән күргән урыс хәрби башлыгы Андрей Курбский) исемле чыганак тикшеренүче өчен аеруча кыйммәтле һәм ышанычлы булып тора. Ханлык башкаласының топографиясен сурәтләүдә абруйлы мәгълүматлары һәм урта гасыр шәһәренен фортификациясен өйрәнү өчен әһәмиятле ориентир булуын искә алып, без бу мәкаләбездә шушы чыганактан ярыйсы ук күләмле цитата китерәбез: - Дүртенче көнне без Казан крепостена, зур. киң, тигез һәм бик матур болыннарга чыктык һәм шунда гаскәр белән Идел елгасы буена урнаштык, һәм бу болыннар шәһәргә кадәр бер мильдән артыграк арага сузыла, тик крепость һәм шәһәр Иделдә тормыйлар: алар астында Казан исемле елга, шуның исеменнән шәһәр дә аталган. Әгәр Иделдән карасан. ул зур тауга урнашкан, ә ногай ягыннан. Кама елгасы һәм Арча кыры дип аталган яктан ана тигез җирдән киләсең... Һәм менә без Казанга килеп җиттек, ул һичкем ала алмаслык урынга урнашкан: аннан көнчыгыштарак Казан елгасы ага. көнбатышта—бик сазлыклы һәм үтеп чыга алмаслык Болак елгасы. Ул шәһәр яныннан ук агып, почмактагы маш яныннан Казан елгасына коя. Ә үзе Кабан дип аталган ярыйсы ук дәү күлдән агып чыга, бу күл белән шәһәр арасы ярты чакрым. Әгәр кичү өчен яраксыз булган бу елганы үтсән. күл һәм шәһәр арасында Арча кыры ягыннан бик текә һәм менү өчен җайсыз булган тау торыр Һәм шәһәр тирәли, шушы елгадан алып Казан елгасы янында ук урнашкан Черек күлгә кадәр тирән чокыр казылган. Ә Казан елгасы ягыннан тау шундый биек, ана күз салуы да кыен Шунда крепость, патша сарае һәм бик биек таш мәчетләр тора... (Курбский А. Казанны буйсындыру турында князь Курбскийнын хикәяте // Казанны буйсындырунын 350 еллыгына карата. —122 бит.) X—XIII гасырларда ук Казан, Идел Болгариясенең төньяк-көнбатыш җирләренең илбасар урыс князьләренә каршы форпосты буларак, уникаль саклану корылмалары системасын булдырган Борынгы ныгытмалар чокырлардан, туфрак өемнәре-ваглардан. вал өстендәге таш диварлардан, күпер алды корылмаларыннан торганнар Чокырларның киңлеге якынча 14 метрга, тирәнлеге 4-4.5 метрга җиткән (Калинин Н Ф Борынгы заманнардан алып XVII гасыргача Казан тарихы Докторлык диссертациясенең кулъязмасы // ТФАнын Г Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ архивы Фонд X. оп 1. сак бер 202). Валлар да ярыйсы ук биек булып (туфрак өемнәренең нигез кинлеге 12 метр, биеклеге 2 метр), ишелмәсен өчен, шәһәр ягыннан агач беркеткечләр белән ныгытылган булган Валлар өстендә ак таштан эшләнгән дивар торган Балчык-известь измәсендә күтәрелгән, үлчәмнәре 50x30x30 һәм 60x30x30 см.лы тупас блоклардан торган диварларның киңлеге 4.5 метрдан да ким булмаган. Мондый таш стеналар Идел Болгариясе шәһәрләрендә билгеле түгел. Алтын Урда чорында Казанның таш диварлары җимерелә, валлар жир белән тигезләнә (жучи ханнары, билгеле булганча, үзләренә буйсынган илләрдә крепостьлар төзүне тыйганнар) булып җитешә М Худяков. Казан белән Болгарны геостратегик яктан чагыштырып, бодай дип яза: «Казанның урыны. Идел һәм Кама елгаларының кугһылган җирендә үк яткан Болгарга караганда, җайсызрак, әмма табигый яктан Казан ныграк ныгытылган Болгар кебек үк. ул Иделдән ярыйсы ук еракта, елганын сул. болынлы ярында урнашкан Шәһәрнең болай урнашуы аның оборонасы өчен гадәттән тыш файдалы шартлар барлыкка китерә, бигрәк тә урыслар килә торган яктан, дошманга Иделне кичәргә һәм сапыклы тигезлек буйлап биек тауда урнашкан крепостька килеп җитәргә кирәк булган Шәһәрнең табигать тарафыннан иң ныгытылган өлеше нәкъ урыслар ягына карап тора •• (Худяков М Г Казан ханлыгы тарихыннан очерклар—Казан. 1990 —25 бит) Әйе. табигый-топографик шартлар Казаннын оборонасын көчәйтүдә зур роль уйныйлар Идел елгасының сул яры үзәнендәге Казансу тамагында биек террасада урнашкан ул болгар-татар башкаласы Казан. Бу террасанын өчпочмаклы калкулыгы көньяк-көнчыгышка таба күтәрелә һәм кинәя бара, шунда Кремль урнашкан һәм посад башланган Урыс тарихчысы К Воронцов. «Яна Казанны төзүче, татарларның, бу илгә юлны бик борынгыдан белгән урыслар белән бәрелешүләре котылгысыз икәнен алдан күреп, шушы нигездә Казан өчен каты каршылык күрсәтеп була торган бик тә уңайлы урынны сайлаган», дип язды < Ворониов К > рыслар яу лап .пыр а ңыннан Казаннын тарихи - топозрафик очеркы — Казан, 1890 —2 бит) Шәһәр урнашкан бу калкулык чокырлар, сызалар, кинәт өзелгән текә ярлар, төшеп-төшеп киткән җирләр һәм тирән тарлавыклар белән киселеп беткән булган Бу турыда П Заринский болай дип язды « Казаннын тау чылбыры һәр язда эрегән кар һәм янгыр сулары агымы тәэсирендә төрен һәм юнәлешен үзгәртә торган чокырлар белән киселеп беткән» (Заринский П Борынгы Казан очерклары, кубесенчә XVI гасырныкы -Казан. 1877 — 7бит). Кремль калкулыгындагы табигый чокырлар шәһәрнсн ныгытмалары системасында (тулыландыручы) өлешләр булганнар Чыганакларда еш телгә алынган чокыр—Таҗик чокыры—Кремль урнашкан борынны хәзерге Кремль урамы урнашкан калкулыктан аерып торган. А. Курбскнй, 1552 елда Казанны оч алешкә бүлеп «шәһәрнсн ике өлеше, тигезлектәге кебек, тауда урнашкан, ә өченче өлеше, упкындагы кебек, түбәнлектә. Ә Болак стенасыннан алып якынча шәһәр уртасына һәм шәһәрнен түбәнге өлешенә кадәр аркылы шактый ук зур чокыр ята» ди. Таҗик чокыры Болак тамагыннан башланып, крепостьның көньяк-көнбатыш ягыннан төньяк-көнчыгышка. Кара күл батынкылыгына барып тоташа язган. Бу ясалма канау 15 гасырда Казан лосадыиын чиге булып торган, шуннан агач ныгытма үткән (Курбскнй А Бөек Мәскәу князе тарихы — СПб. 1842 —38 бит). Таҗик чокырынын 1552 елнын 2 октябрендә. Ватан өчен барган сугышның сонгы стадиясендә оборона әһәмияте яхшы билгеле: урыс гаскәрләренең Хан сараена бару юлында киртә булып, шундагы кан коюлы тигезсез сугышта татар халкының иң зыялы егетләре—Кол Шәриф һәм анын шәкертләре берсе дә калмыйча шәһит китәләр Икенче зур чокыр хәзерге Ирек мәйданыннан башланып, Пушкин һәмТатарстанурамнарыбуйлапТукаймәйданынакадәрҗиткәнБучокырмынсулК а з а н д а саклану ныгытмалары кору эшләре интенсив Казан XVI гасырның I яртысында Н Ф Калинин реконструкциясе. темплар белән XIV гасырнын ахырында, әле башкала булганчы ук. башлана һәм XVI гасыр урталарына ул куәтле крепость чокыр турында 1565—1568 еллардагы язу-теркәү кенәгәсе хәбәр итә « остроггагы иске татар каберлегендә кече капкалар торган яр буенда, чокырнын Болакка караган ике ягы да укчыларга су өчен бирелде» (Татарстан АССР тарихы буенча материаллар 1565—1568 еллардагы Казан шәһәренең язу кенәгәләре — Л, 1932 —45 бит) Бу чокырга карап бистә ныгытмасы һәм Ногаи капкасы торган Югары террасанын төньяк-көнчыгыш сөзәклегендә тагын бер зур чокыр башланган, ул, көньякка таба күтәрелеп. Кремльнең көнчыгыш читен әйләнеп, көнчыгышка борылган. Бу чокыр Кремль калкулыгын Арча кырыннан аерып торган, монда елъязмаларда еш телгә алынган Ак, Черек. Мунча һәм Кара исемле ясалма күлләр жәелеп яткан. Урыс гаскәрләренең бу яктан Казанга (бер генә тапкыр) һөжүм итүләре уңышсыз була— күлләрдә һәм сазлыклы җирләрдә сугышчыларның күпчелеге батып үлә. Хәзерге Чернышевский. Бауман, К Нәҗми, Астрономическая, 3. Космодемьянская, Жуковский һ б. урамнарда. К. Фукс бакчасы җирендә. Горысий исемендәге паркта. Арча зиратында шәһәр оборонасы өчен әһәмиятле булган чокыр-канаулар булган һәм алар шәһәрнең катлаулы фортификацион системасының кирәкле элементлары булып торганнар. Төньяктан шәһәр дошман һөҗүменә бирешмәс булган: мул сулы Казансу үзенен тирән сөзәк чокырлары, чоңгыллары һәм упкын-баткаклыклары белән крепостьның текә сөзәклеген чикләгән. Елганың унъяк яр буйлары төньякка таба дистәләрчә чакрымнарга сузылган ерып чыга алмаслык куе кара урманнар белән капланган булган Язгы ташкыннарда Казансуның сулары Кремль калкулыгының итәгенә хәтле менгәннәр, су киткәч, монда күп санлы күлләр, агым-кушылдыклар һәм тиз генә кипми торган сазлыклар барлыкка килгән. Урта гасыр сугышлары чорында мондый сахтьгклы-баткак урыннар дошманның хәрәкәт итүенә нык комачаулык иткән. Казанны камаганда полкы белән Казансунын артында (хәзерге Яңа Савин районының көньяк җирләре—элеккеге Гривка һәм Кәҗә бистәләре) торган А. Курбский болай дигән: «Безгә тигез урында, зур сазлыклар эчендәге болыннарда торырга туры килде Алдыбызда биек тау башында крепость торганлыктан, андагы туплардан без бик кыенлыклар күрдек. Беренче яңгырдан соң ук бу түбәнлектәге коры җирләр сазлыкка әйләнде һәм дымлылык белән тулды » Шунысын да өстәп әйтергә кирәк. Кремльнең төньяк текә сөзәклеге Казансудан 20-24 метр югарыда тора. Бу елга Федосеев һәм Батурин урамнары тирәсендә Кара күл системасына кергән озын култыклар һәм кече күлләр хасил иткән. Шәһәрдән 6-7 чакрымда җәелеп яткан Иделнең сазлыклы болынлы тугае һәм боргаланып аккан Болак елгасы Казанны көнбатыштан саклаганнар. «Ләмле һәм кичеп чыга алмаслык» Болакның озынлыгы 2,25 чакрым булып, ул шәһәр урнашкан яссы калкулыкларның көньяк һәм көньяк-көнбатыш итәкләрен юган. Түбәнге Кабан белән Казансуны тоташтырган. Болак озынча күл булып, казанлыларнын фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә кечкенә суднолар йөзә торган елгага әйләндерелгән Анын урта агымында 2 метр тирәнлектә су торган, балык йөзгән (Мингазова Н М . Котов Ю С. Казан күлләре (тарихи очерк) —Казан, 1989—48 бит) Ел ганы н ике яры буйларында чишмәләр күп булган. Габделлатыйф һәм Мөхәммәд Әмин ханнар чорында Болакның фортификация әһәмиятенә нык игътибар бирелә анын үзәне тирәнәйтелә һәм тигезтәнә. яр буйлары чистартыла һәм ныгытыла. Елганың крепость янындагы агымының ләмле халәте, безнеңчә, ясалма рәвештә, фортификация максатында булдырыла (Черек Болак) Н. Калинин Болакның Казан өчен икътисади һәм хәрби әһәмияте турында болай дигән: «Константинопольдәге Алтын Мөгез—Пера һәм Галат өчен: Сити һәм Лондон өчен Темза. Гудзон елгасы Бруклин һәм Йорк очен. (Болак— Р С.) елгасы ярларының Казан өчен әһәмияте шундый ук түгелме сон9» (Калинин Н Ф XVIII гасыр Казаны —Казан, 1929—9 бит). Уңайлы коры жир юлларының аз булуы аркасында Идел-Казансу-Болак су маршруты ханлык башкаласы өчен төп хәрби һәм сәүдә артериясен үтәгән. Кечкенә судноларның Болактан Кабанга менү ихтималы булуын да истә тотарга кирәк Болак артында Патша болыны дип аталган, язгы ташуларда су астында кала торган болын җәелгән, ул сазлыклар, дистәләгән елгалар һәм күлләр белән тулган булган. Эчке Казан елгасы (урыс документларында ул «Ичка* дип бирелгән). Патша, Чыпта (хәзерге тимер юл вокзалы скверы), Саф, Прилуцкое күлләре шактый ук мул сулы һәм зур булганнар Эчке Казан елгасы белән Кабан күлләре арасында куе. кара урман башланган, ул Түбән Кабан күленен каршы як ярыннан барып. Арча урманына кушылган (Трофимов В Казанга поход, аны камау һәм алу —Казан, 1890) Арча кыры ягыннан шәһәр табигать тарафыннан йомшак ныгытылган булган Бу кыр хәзерге Ирек мәйданы тирәсендә тигезлек булып, көнчыгышка таба төрле формадагы һәм тирәнлектәге чокырлар белән ергаланган булган. Арча каласына таба кара урман башланган • посадка көнчыгыштан Арча исемле кыр килеп кушыла, ул зур һәм матур, аны буйлап шәһәр астына Казан елгасы ага. шул ук кырда Кабан исемле күл боргаланып ята» (Казан тарих һәм мәдәният һәйкәлләрендә - Казан. 1982 —186 бит). Бу кырга каршы шәһәр ныгытмаларының ин биек һәм калын диварлары, тирән чокырлы һәм күперле нык капкалары куелган булган, алар турында сүз түбәндә дәвам итәр Казан ханлыгы башкаласының үзәге булып Кремль торган. Ул шәһәр ландшафтының баш доминантасы саналган Монда идарә, гореф-йола. сәүдә үзәкләре формалашкан. административ учрежденияләр һәм монументаль төзелешләр-сарайлар. мәчетләр һ б. тупланган. Күп гасыр буена ул барлык тнрә-якны үзенә тартып торган Биек, текә тау башында урнашкан Казан кремле дәүләт хакимиятен гәүдәләндергән, үзенен төс-кыяфәте белән тирә-яктагы халыкта, аның дусларында һәм дошман нарында билгеле бер социаль-психнк караш формалаштырган, ү зе белән исәпләшергә мәҗбүр иткән Кремльнен нык ныгытмалары-диварлары һәм машлары Казанның архитектура силуэтын барлыкка китергән, посадта. бистәләрдә һәм авылларда яшәүчеләргә илаһи абруй һәм хакимият белән йогынты ясап торган Фортификацион корылмаларның көчен һәм матурлыгын күзәтү машлары һәм мәчетләрнең биек манаралары тулыландырган Куәтле, йөз һәм нык диварлар, табигать үзенчәлекләрен исәпкә алып басу ягына чыгарып төзелгән матлар һәм капкалар, андагы бруствер тишекләре, төрле биеклектә урнашкан бойницалар якын һәм ерак араларда төрле юнәлештә дошманга каршы сугыш алып барырга мөмкинлек биргәннәр Кремль һәм посадларнын оборона системасы элементларының зирәк рәвештә бер-берсс белән бәйләнгән булуы шәһәрне периметры буенча актив саклауны булдырган, аны көчле дошман явы ала алмаслык крепость иткән Урыс тарихчысы М Богданоиский язганча. XVI гасыр уртасында Казан эченә вак таш. елга комы һәм ләм тутырылган имән бүрәнәләрдән эшләнгән кура белән уратып алынган булган: «Татар Казанынын стеналары—шәһәрнеке һәм поездныкы— имәннән эшләнгән, тарас итеп үрелгән һәм анын эченә елга комы, таш һәм балчыклы ләм тутырылган, бу тышкы һәм эчке ягы агач стена каркасы эчендә бетон корылма кебек булган, артиллерия снарядлары бу корылманы берничек тә үтәли тишеп чыга алмый иделәр» (Богдановекий М 7060—7061 е. парда (1552) Казанны камауның инженер-тарихи очеркы —СПб. 1898.—10 бит). Ныгытмалар шахмат тәртибендә торле биеклектә, урыны белән аркылы бәйләнгән тышкы һәм эчке стеналардан корылганнар Стеналарның өске өлеше крепость алдында яткан урынны саклау максатында эшләнгән булган—анда ыргытучылар һәм укчылар урнашкан. Аларны дошман утыннан ышыклау өчен 140 см биеклектә юка агач стена куелган. Стена ларнын һәм машларнын ин өске өлешендә укчылар һәм сакчылар ике яки дүрт сөзәкле түбәләр белән ябылган мәйданнарда урнашканнар Кремль стеналарының биеклеге кайсыбер урыннарда 8.5 метрга җиткән, ә калынлыгы 4 белән 9 метр арасында тирбәлгән Арча кыры ягындагы диварнын калынлыгы 15 метрга җиткән Крепость стеналары алдында (кайсы очракта артында) 8 метрдан алып 21 метрга кадәр биеклектә жир валлары өелгән, шунда шәһәрне саклаучыларның блиндажлары корылган булган Блиндажлар алдында тирәнлеге 15 метр киплеге 6 метрлы чокырлар казылган булган. Стенанын эчке ягыннан чокырларга «Патша китабы»нда «оялар» дип йөртелгән потерннар чыккан, казандылар чигенгәндә шушы ояларга—тишекләргә кереп юкка чыкканнар Стеналар өстендә урысча «облам» дип йөртелгән брустверлар урнашкан, алар түбә астында булып, шунда һөжүм итүче дошманга ыргыту өчен бүрәнәләр сакланган Өске стеналарда шәһәрне саклаучыларның туплары урнаштырылган булган (бу урыннарда стенанын киңлеге 19 футтан (5 м 80 см.) ким булмаган. Кремль стеналары ту рыңда аерым әйтергә кирәк Казан тарихчысы М Рыбуш кин, урта гасыр Казанынын ныгытмалары турында түбәндәгеләрне искәрткән иде «Крепость стеналарының нигезе кыргый таштан булуы аларнын табигый булуыннан битәр ясалма икәнлеген исбатлый* (Рыбушкин М Казан шәһәрснсн кыс кача тарихы -Казан. 1849—70 бит) Урыс чорындагы -таш стена татарларның элеккеге таш стенасы урынында күтәрелгән», дип күрсәтә С. Шпилевский. Археолог Ф Хужин. XIII гасырда монголлар тарафыннан җимерелгән таш ныгытмалар XIV гасырнын икенче яртысында янадан тергезелгән һәм Казан ханлыгы чорында үз функцияләрен үтәгәннәр, дип раслый Кремль калкулыгының көнчыгыш битендәге гаш дивар известь эретмәсе белән кушылган ташлардан һәм эре кирпечтән торган. Стенаның киңлеге 250 см.. биеклеге 320 см. калкулыкка таба бераз (40-50 см.) авышып тора. Бу диварның XVIII гасыр урталарына кадәр үз функциясен саклавы билгеле Археологлар фикеренчә. хәзерге кремль стеналарының чынлап торып өйрәнелмәве аркасында бу корылмаларның Иван IV чорында төзетелүе аксиома булып кала. Диварларның ханлык чорыннан ук килүе, ә урыс патшасының соңгы сугышта җимерелгән урыннарны гына төзәттерүе турында яңадан-яңа фактлар барлыкка килә. Дөрес, Н Калинин тарафыннан беренче булып әйтелгән бу гипотеза тикшеренүләрне таләп итә (Шпилевский С М Казан губернасынын борынгы шәһәрләре һәм башка болгар-татар истәлекләре —Казан. 1877 —461 бит. Болгар шәһәрләрен археологик өйрәнү Җыентык // редколл Ф Ш Хуҗин һ. б—Казан. 1999 —18 бит; Ситдиков А Г. Борынгы Казаннын саклану корылмалары // Урта гасырлар Казаны: барлыкка килүе һәм үсеше Халыкара фәнни конференция материаллары —Казан, 1997-22- 33 битләр, Хуҗин Ф Ш һ б Борынгы Казан: археологик тикшеренүләрнең кайсыбер нәтиҗәләре һәм перспективалары // Тарихчылар һәм замандашлары карашларында борынгы Казан —Казан, 1996 -423-424 битләр) Безнең уйлавыбызча, 1552 елда 22 яшьтәге Иван патшанын Кремль стеналарын күреп гаҗәпкә калуы беренче чиратта Казан крепостеның таш стеналары белән бәйле. XVI гасырнын урталарында урыс шәһәрләренең күпчелеге агач ныгытмалардан торган, ә «ярым күчмә-ярым кыргый татарларның» крепосте ак таштан эшләнгән булсын әле! Оборона системасында аеруча әһәмиятле рольне посад стенасындагы керүчыгу юлы булган 9 маш-башня һәм берничә күзәтү (дозор) машлары уйный (Казан тарихы 1 нче китап —Казан. 1988 —31 бит). Шәһәр урнашкан урынның катлаулы топотрафиясеннән чыгып машлар бер-берсеннән 70 м.дан алып 240 м.га кадәрге арада урнаштырылганнар. -Алар стена алдын һәм өстен буйга утка тоту өчен эшләнгәннәр Машлар дүртпочмаклы буралар булып, стена өстеннән берничә метр югарырак һәм берничә каттан торганнар. Түбәнге этаж тар крепость капкасы булып хезмәт иткән, кайсыбер очракларда шунда кораллар, тормыш өчен кирәк-яракларны саклаганнар; уртанчысы сугыш барышында крепость стенасының оборонасын ныгыту өчен файдаланылган; ин югарыгы кат сакчылар өчен торак хезмәтен үтәгән һәм 4 сөзәкле түбә белән ябылган Машлар алдындагы чокырлар өстендә күперләр яткан, аларнын күтәрелмәле булулары турында хәбәрләр юк Машларнын эчке капкалары тышкыларына карап тормаган, аларнын буталчык итеп урнаштырылуы тышкы капкадан бәреп кергән дошманны авыр хәлгә куйган Капкалар борыслар белән тышланган булган. Посад ныгытмаларының калдыклары КДУ нын физика корпусы һәм Дәүләт архивы бинасы арасында табылган Болар—киңлеге 15-20 м. һәм биеклеге 3-4 м. чамасындагы туфрак өемнәре—валлар. Чокыр һәм вал формасындагы ныгытмалар Лобачевский, Дзержинский урамнарында һәм Пассаж бинасы тирәсендә өйрәнелгән Шәһәр оборонасының тышкы сызыгы буларак, посад дошманнын һөҗүмен беренче булып кабул иткән, анын кысрыклавын тоткарлаган һәм Кремльгә сугышка хәзерләнергә мөмкинлек биргән Казан ханнары XVI гасырның беренче яртысында посадны ныгытуга игътибарны көчәйткәннәр. Габделлатыйф хан 1500 елда шәһәр тирәли ныгытма—отрог төзетә, 1530 елда, Казанга урысларның зур һөҗүме янагач. Сафагәрәй хан әмере белән шәһәр периметры буенча тирән һәм кин чокыр—канаулар казыла, биек итеп валлар өелә. Озын һәм калын имән бүрәнәләрдән торган посад стенасы «таулар, чокырлар һәм текә урыннар буйлап» Кремльнең көнбатыш стенасыннан алып, Болакның ун ягы буенча Университет урамына кадәр, аннан К. Маркс урамы белән барып Кремльгә тоташкан (XVI гасыр Казаны чикләренең, стеналарының, машларының һәм капкаларының урыннарын билгеләү шартлы рәвештә генә бирелүен искәртәбез) « Казан шәһәре бигрәк тә нык, ике елга—Казан һәм Болак арасындагы биек урынга урнашкан, озын һәм юан имән бүрәнәләрдән торган жиде кат стена белән уратып алынган: стена эченә елга ләме, вак таш салынган, стенаның Казан һәм Болак елгалары ягыннан калынлыгы өч сажин, бу урыннардан шәһәрне алып булмаслык барлык яктан да шәһәр нык стеналар һәм су белән чолганган, бары Арча кырыннан гына ана үтеп була, тик ул яктагы стенаның калынлыгы 7 сажинга житә һәм анын алдында бик тирән һәм кнн канау казылган » (ПСРЛ. т XIX —119-120 битләр). Дөрестән дә, посад стенасын 7 буын-звенога—урысча »прясло»га бүлеп була (ике маш арасындагы агач стена «прясло» дип аталган). Беренче буын—крепостьның көнбатыш апешендә урнашкан Төмән капкасыннан (бу капкадан Түбәнге посадка ин кыска юл булган) көньяк-көнбатыш юнәлештә Болакка кадәр. Аталык капкасына чыккан (Аталык капкасының урыны 1 Май мәйданыннан төшкән юлнын Бауман урамы белән кисешкән ноктасы дип санала Бу капкадан юл Болак тамагындагы пристаньнарга юнәлгән ) Икенче буын Болакнын ун як яры буйлап Кырым капкасына кадәр дәвам иткән (К. Нәҗми һәм Островский урамнары кисешкән урын). Бу капка Кырымга карап торган, аннан башланган юл Болак артына. Кораеш бистәсенә. Иделгә илткән Өченче буын көньяк-көнчыгыш юнәлешкә борылып. Бауман урамын кисеп үткән һәм Түбән Ногай капкасына килеп терәлгән (Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урында) Бу капкадан Ногай юлы башланган, ул юл Кабан күле буйлап хәзерге Спартак, Һади Такташ урамнары белән көньякка. Ногай жиренә юнәлгән Астрономическая һәм Профсоюз урамнары чатындагы Тукай чокыры өстендә Югары Ногай капкасы торган Бу буын Университет тавына әле генә югарыда күрсәтелгән тирән һәм кин Тукай чокыры буйлап күтәрелеп. Хан капкасына барып туктаган (Лобачевский һәм Кремль урамнары чаты. Университет тавыннан Ленин бакчасына төшә торган сөзәклек башы) Дүртенче буын төньяккөнчыгышка таба барып (Ленин бакчасының түбәнге өлешеннән. Пушкин һәм Галактионов урамнары кисешкән районда) Пушкин урамы буйлап Ирек мәйданына менгән Бу мәйданда. Пушкин һәм Маркс урамнары чатында, хәзерге М. Жәлил исемендәге опера һәм балет театры районында Арча капкасы торган, бу капкадан юл шәһәрне Арча юлы. Арча шәһәре һәм Себер белән бәйләгән Арча юлы ике олы чокыр арасындагы тнгехлектән барган Бишенче буын Тельман һәм 3, Космолемьянская урамнары буйлап барган. Тельман урамы уртасындарак Кәбәк (Кабак. Кайбат) капкасы торган Н Калинин капканын урынын Касаткин урамындагы чокыр тирәсендә дип. анын посаднын төньяк-көнчыгыш өлешенен Казансу яр буйлары белән элемтәсе өчен әһәмиятле булуын күрсәтә Алтынчы буын Нагорный урамы буйлап барган Җиденче буын, төньяк-көнчыгышка таба борылып. Сбойливый капкасына килеп төртелгән Бу капканын төгәл урыны турында тарихчыларның фикерләре төрле С Шпилевский. 1565—1568 еллардагы язу-теркәү кенәгәләренә таянып, анын урынын Никольский (Пятниикий) чиркәвенә каршы, дип яза. Н. Калинин капканы Таҗик чокырындагы Дмитриев капкасы белән тәңгәлләштерә һәм бу капканын Кремльдән Казансуга чыгу өчен җайлы булуына басым ясый •Алабуга капкасыннан чыгу юлы. беренчедән, бик текә, икенчедән. Хан сарае яныннан үткәнгә, моннан кереп-чыгу юлы тыелган да булуы бик мөмкин Бу урында чокыр буйлап сөзәк юл үткәнен дә әйтергә кирәк, мондый хәл дә хәрәкәтне, билгеле, тоткарлаган.» Шулай итеп. Н Калинин Сбойливый капкасын Кремльнең тоньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш белән элемтәсе өчен «ин шәп капка», дип саный. П Заринский бу капканы Черек (Поганый) күлләр инкүлегендәдип күрсәтә. С Алишен та капканын шушы күлләр районында булуын әйтеп, ханлык Казаны капкаларының урыны турында карашларның бәхәсле икәнен искәртә (Алишев С X Казан шәһәре нсториографиясе буенча чыганаклар —Казан. 2001 —50 бит). Кремль стенасындагы капкалар—Алабуга (Елбугины. Ильбугины—Елга буйга капка түгелме икән9 )—Казансуга каршы төньяк-көнчыгыш диварда, дүртпочмаклы Воскрссенскос машына туры килә: Нургали капкасы—хәзерге Тайниикие дип аталган капкадан ерак булмаган, крепостьны Болак тамагындагы пристаньнар белән тоташтырган. шуннан Мәскәүгә юл тотканнар. Олы капка (Большие)—хәзерге Спасск капкасыннан ерак булмаган: Төмән һәм Сбойлы капкалары турында югарыда әйтеп үтелде («Сбойливые» исеме бу капканын Черек күлләр суы буенда урнашканга татарнын «Су буйлы» атамасыннан алынган булуы ихтимал) Кремль һәм посад стеналарындагы капкалардан олы юллар—урамнар башланган Беренче магистраль юл—крепость һәм Югары посадны тоташтырган. Хан һәм Ногай капкаларына барган юл Бу юлдан ике якка—Кара күл чокырына һәм Болакка таба тыкрыклар төшеп киткән Икенче Магистраль юл—Кара күлләр чокыры буйлап Казансу ягына барган урамнар—юллар, ал ар дан тыкрыклар көнчыгышка. Арча (К Маркс) урамына күтәрелгән Өченче олы юл Аталык капкасыннан Ногай капкасына барган (хәзерге Бауман урамы), андагы тыкрыклар Югары посадка һәм Болакка илткәннәр Н. Калинин XVI гасыр уртасындагы Казанның Кремль мәйданын 29127 кв м, поездларныкын 1074456 кв. м. итеп күрсәтә. Шәһәрнен гомуми мәйданы 1103583 кв. м. килеп чыга Посаднын мәйданы крепостьныкыннан 37 тапкырга зуррак булган Шушы саннар ул чорда Казанның Көнчыгыш Европада ин әре шәһәрләрнең берсе булуын исбатлый. Табигать тарафыннан һәм казанлыларнын осталыгы белән ныгытылган татар башкаласы хәтта Явыз Иванның да гажәпләнү катыш мактаулы бәяләмәсенә лаек булган. Казан диварларын карап йөргән урыс патшасы «Стеналарның биеклеген, ныклыгын һәм гадәти булмаган матурлыгын күреп гажәпкә калды» (ПСРЛ, т. XIX.—119 бит). Билгеле, Европа шәһәрләренә (шул исәптән урыс калаларына да) хас булмаган Көнчыгыш стилендәге таш мәчетләрнең күккә омтылган биек манаралары, хан һәм аксөякләрнең сарайлары, «хәйран калган күп кеше капкалары», мавзолейлары Казанга кабатланмас үзенчәлекле төс биреп торган. Казанның фортификация системасында аерым урынны тайниклар—жир асты юллары алып тора. Бу юллар турында беренче булып А. Курбский һәм «Патша китабы»нда искә алына «Биек маш һәм жир асты юллары астына казылды, алар (казандылар—Р. С.) шуннан бөтен шәһәргә су алалар иде, шунда йөгерме дәү мичкәләрдә дары куеп шартлаттылар» «Патша китабы» татарларның Казан елгасыннан Нургали капкасы янында «тайник»лары бар, ана жир асты юлыннан йөриләр», дип хәбәр ителә. Урыс тарихчысы Н Спасский түбәндәгеләрне язган: «Сөембикә манарасы астындагы яшерен жир асты юлыннан башка 1872 елда Спасс монастыре белән хәрби училище арасында яшерен чишмәгә алып баручы икенче бер юл табылды. Шундый ук жир асты юлы император Александр II һәйкәле өчен нигез казыганда крепостьтан Кунак йорты юнәлешендә табылды Жир асты юллары 3 ирләр гимназиясе бакчасыннан Кабан күленә барган юлда, төрмә замогы бинасыннан (элек анда татар посадынын машы торган) Казансуга барган җирдә беленде. Аларнын барысының да чыгышы—XVI гасыр татарныкы* (Спасский Н Тутан илне өйрәнү буенча очерклар —Казан. 1913.—245 бит). Кремль тавындагы жир асты юлларының күплеге турында урындагы риваятьләргә таянып, Н. Загоскин шәһәрнен бу өлеше ханлык чорында жир асты юллары белән киселеп беткән, дип ассызыклап үтә. Бу жир асты юллары, күрәсең, крепостьтан якын-тирәдәге капкаларга, чокыр-канауларга. сулыкларга чыккан XVI гасыр ханлык Казанының реаль силуэтын тулы итеп күзалларга тарихи чыганакларның бик аз булуы киртә булып тора Шәһәрнең ул чордагы фортификациясе турында язма, картографик, рәсем һәм башка чыганаклар сакланмаган. Шушы эпохада язылып, безнең көннәргә кадәр килеп житкән аз санлы төрки-татар әдәби әсәрләрендә Казан турында, анын топографиясе һәм фортификациясе турында мәгълүматлар юк диярлек. Бу чордагы шәһәр, анын ныгытмалары турындагы мәгълүматны күпчелеге тенденциоз булган урыс елъязмаларыннан һәм тарихи әдәбиятыннан алабыз Башкалабызнын меңъеллыгын каршылаганда урта гасыр шәһәрен һәм анын тирә-ягын өйрәнү өчен кин масштаблы һәм төрле яклы (беренче нәүбәттә тарихи