Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РЕСПУБЛИКА КӨНЕ-ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ 30 август Тарихи көн—Республика көне Тагар халкынын Сабантуй шикелле, иң төп бәйрәмнәренең берсе Бу бәйрәмне башкалабыз. республика халкы белән бергәләп, югары ләрәжәдә билгеләп үтте Татарстанга бик күп кунаклар—чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, журналистлар килгән иде Алар да шушы матур тантаналарның шәһитләре булды, бәйрәм чаралары арасында төрле эшлекле очрашулар, сөйләшүләр узды Бәйрәм республиканың һәм Казаннын төрле мәйданнарында барды Төп вакыйгаларның кайберләре турында мәгълүматлар Казанда узган тантаналарның ии мөһиме Үзәк стадионда иле Россия укучыларынын I жәйге спартакиадасында катнашкан һәм финалга узган яшүсмерләрне Татарстан Президенты М Шәймиев котлады Россия Президенты В Путиннын Татарстан халкына бәйрәм котлавын ирештерде Ү зәк стадиондагы тантанада М Шәймиев Халыкара Олимпия комитетыннан Хуан Антонио Самаранч котлау телеграммасын укыды Тантанада Татарстан халкын һәм кунакларны Россия Федерациясе Дәүләт спорт комитеты рәисе В Фетисов бәйрәм белән котлады Укучыларның I жайге спартакиадасын оештыруда башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде Президент М Шаймиевне махсус медаль белән бүләкләде Г Камал исемеңдәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданга меңнәрчә кеше җыйналган иде Монда иртәдән үк бәйрәм тантанасы башланды Республикабызның танылган сәнгать әһелләре чыгыш ясады, аларны яшь һәм өлкән яшьтәге һәвәскәрләр алыштырды Бу тантананы Казакъстаннын Кормангазый исемендәге дәүләт халык уен кораллары академия оркестры ачып җибәрде, мәйданга җыелган тамашачыларга казакъ һәм татар ионнарын ирештерде «Уйнагыз гармуннар'» дип аталган республика фестивале дә шушы мәйданда дәвам Г Камал театры янындагы мәйданда Татарстан Президенты М Шәймиев җыелган халыкны Республика һәм Шәһәр көне белән котлады. Россия Президенты котлавын һәм Россия төбәкләре җитәкчеләренең бәйрәм уңаеннан җибәрелгән котлауларын ирештерде Татарстанга күпсанлы илләрнең Россиядәге дипломатик вәкилләре килүен әйтеп, монын республикабызга зур хөрмәт күрсәтү факты икәнлеген Президент горурлык хисе белән билгеләп үтте. Дипломатик вәкиллекләр исеменнән Швеция Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Хенрик Свен Хирдман Татарстан халкын бәйрәм белән котлады. Аннары Президент М Шәймиев «1_а Рпгтшхега» оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязовка һәм язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинга 2003 ел өчен Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе дипломнарын тапшырды Казаннын үзәгендә урнашкан Тукай һәйкәле янында «Бу юлларны сина багышлыйм, соскле Казан'» дигән шигъри бәйрәм узды Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин ачып җибәрде Шигъри бәйрәмдә шагыйрьләр Модәррис Әгъләм. Лена Шлгыйрьжан. Флера Тарханова, Галимҗан Гыйльман. Рәмие Аймәт. Әхмәт Рәшит һ б. катнашты, күренекле артистлар чыгыш ясады Баянда танылган артистларыбыз Кирам Са- тисв һәм Фәрит Хатыйпов уйнады Республика бәйрәмендә Татарстанда Чиләбе өлкәсе көннәре дә мәгълүм әһәмияткә ия вакыйга булды Бәйрәмгә Чиләбе өлкәсе губернаторы П Сумин җитәкчелегендә зур делегация килде Аның составында олкә җыены рәисе В Давыдов Чиләбе шәһәре башлыгы В Тарасов. Көньяк Урал сәүдәсәнәгать палатасы президенты Ф Деггяров, Көньяк Уралнын зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре. Чиләбе өлкәсснсн Татар конгрессы рәисе Р Гыйбадуллин. Чиләбе һәм Курган мөфтие Г Шакасв. җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде Шушы унайдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты «Татарстан Республикасында. Чиләбе өлкәсендә милли- мәдәни сәясәт» дигән темага «түгәрәк өстәл* оештырды ҖӘЛИЛЧЕЛӘРНЕ ИСКӘ АЛУ Мәгълүм булганча, 1944 елның 25 августында Германиянең Плетцензее төрмәсендә халкыбызның каһарман уллары—унбер жәлилченен гомерләре өзелә Һәр елнын шушы көнендә 12 сәгатьтә башкалабызның 1 Май мәйданында патриот-шагыйрь Муса Жәлил һәйкәле һәм жәлилчеләрнен барельефлары алдында хәтер җыены үткәрелә. Искә алу тантанасынын быелгысы да мемориалга чәчәкләр кую һәм бер минут тын торудан башланды Хәтер җыенын кереш сүз белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галммуллин ачты һәм алып барды. Тантанада шагыйрьләр, эзтабар-әдипләр. музей хезмәткәрләре. М Жәлил исемендәге республика бүләгенең быелгы лауреатлары һәм, әлбәттә, сәнгать осталары—Рафаэль Мостафин, Лена Шагыйрьжан, Мөдәррис Вәлиев, Чулпан Зариф (Төркия) Римма Казакова (Мәскәү), .Айрат Арсланов, Рабига Сибгатуллина, Бакый Зыятдинов. Илсөяр Сөнкишева һ. б чыгыш ясады. Хәтер җыенында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Премьер-министр урынбасары Зилә Валиева, Мәдәният министры Илдус Тарханов катнашты. ДУМА БИНАСЫ ТӨЗЕЛӘ Казанда тиздән Шәһәр Думасы ишекләре ачылачак Хәзер Батурин урамы ягыннан мэриягә янәшә тагын бер йорт төзелә. Ул Шәһәр Думасы бинасынын беренче чираты булачак Төзүчеләрнең документларында әлеге корылма әнә шулай атала. Аны быел көз тапшыру планлаштырылган Шәһәр Думасы йортыньш икенче чиратын торгызуга төзүчеләр 2004 елда керешергә ниятли Бинанын өченче чиратын төзү дә каралган Киләчәктә Батурин урамындагы йортлар да төзекләндереләчәк Нәтиҗәдә шәһәр хакимияте комплексы Кремль скверыннан башланып, Миславский урамында төгәлләнәчәк ТАГЫН БЕР КҮПЕР БУЛАЧАК Казан төзүчеләре Казансу елгасы аша дүртенче күпер төзүгә кереште Әлеге күпер хәзерге йөзмә күпердән 500 метр ераклыкта (компрессор заводы ягына таба) салыначак Ул асылма күпер булачак. Татар-Информ агентлыгына шәһәрнен транспорт һәм элемтә комитетыннан хәбәр ителгәнчә, күпер чит илләр технологиясе белән салыначак. Объектны төзүгә средстволар федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк Корылманы Казаннын 1000 еллыгына файдалануга тапшыру планлаштырыла. ЮБИЛЕЙЛАРГА БАГЫШЛАНГАН КИТАП Санкт-Петербургның «Славия* нәшриятында тарих фәннәре докторы Е Рсзван җитәкчелегендә «Тагарлар Санкт-Петербургта 300 еллык тарих* («Татары в Санкт-Петербурге. 300 лет истории») исемле китап басылып чыкты. Ул ике юбилейга—Санкт-Петербургның 300 һәм Казаннын 1000 еллыгына баг ышлана. Китап профессорлар Т Смирнов, 3 Сикевич, журналистлар Р Тсләшов һәм Ә Гафурова, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Ш Әхмәтшин, татар җәмгыяте активистлары Ф Нәжмиева, Т Тайсин, Ф Тәһаветдинов һәм Петербург музейлары хезмәткәрләреннән торган авторлар коллективы тарафыннан язылган. Китап Казан шәһәре хакимияте башлыгы К. Исхаковнын укучыларга мөрәҗәгате белән башланып китә һәм бик бай бизәлгән Анын бик күп рәсемнәре һәм фотодокументлары Дәүләт Эрмитажы, Россиянен этнография һәм Казандагы дәүләт музейларыннан, СанктПетербургнын үзәк архивыннан алынган. ҮЗӘК УРАМДА «ЙОЛДЫЗЛАР АЛЛЕЯСЕ» Казаннын Бауман урамында монарчы күрелмәгән истәлекле вакыйга булды анда «Йолдызлар аллеясе» барлыкка килде. Күренекле җырчылар Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова тантана кунаклары иде. Матбугат йорты каршында аларнын исемнәре язылган йолдызлы мәрмәр плитә куелды Тантанага Премьер-министр урынбасары 3. Вәлиева, Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Ә Тутаева килде Зилә Валиева «Татар җырларын саклап килгән, аны яна баскычка күтәргән Илһам абый белән Әлфия апа мона бик тә лаек»,—дип билгеләп үтте. Ул ике күренекле җырчыга «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен данлыклы йолдыз» дипломнары тапшырды. И Шакиров, Ә. Афзалованы сәхнәдәшләре—Р Ибраһимова. М Сөнгатуллин, М Галиев. 3. Фәрхетдинова, 3. Билалов, А. Галимов, И. Сафин һ. б. котлады. ЯМЬЛЕ ҖӘЙ ХАТИРӘСЕ XIVТатар яшьләре көннәре «Борис Поле- вой» теплоходында үткәрелде 150 дән артык делегат бөтен Россия киңлекләреннән җыелган иде. Фестивальдә катнашучыларның маршруты Болгар һәм Алабуга, Чаллы һәм Чистай шәһәрләре аша узды Яшьләр көннәрен ТР Яшьләр һәм спорт министрлыгы һәм «Идел» Яшьләр үзәге оештырды Программа шактый кин колачлы һәм төрле иде: шагыйрьләр, язучылар, Татарстандагы газета-журнал редакторлары, дин— һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, татарлармын тарихы һәм мәдәнияте белән якыннан танышу Әлеге көннәрнен максаты ла тарихны, мәләннятне тирәнтен өйрәнүгә, регионара элемтәләрне ныгытуга юнатгелгән иде •СӘЙДӘШ АЛАНЫ»НДА БӘЙРӘМ Мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевнен якты истәлеге халык күнелендә җуелмас хатирә булып саклана Анын ижатын тәкъдир итү максатыннан менә инде дүртенче ел рәттән Сәйдәш ял итәргә яраткан Югары Ослан районынын Кызыл Байрак авылында җыр бәйрәме уздырыла Быелгы бәйрәмне мәдәният министры Илдус Тарханов һәм районмын хакимият башлыгы В Г Осянин ачып жибәрле Татарстан халык депутаты, драматург Туфан Миннуллин. Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. һәм башка бик күп татар зыялыларының композиторны җылы итеп искә алулары. Әлфия Афзалова. Зилә Сонгату глина, Хәмдүнә Тимергалиева кебек талантларыбызныи чыгышлары тамашачылар күнслен яулады Г Камал театры директоры Шамил Закиров оештырган концерт Сәйдәшнең гүзәл ижлт үрнәкләре музыкаль драмаларыннан өзекләр, инструменталь әсәрләре, романс һәм җырлары, шулай ук ана багышланган шигырьләр белән бизәлгән иде Әдәби-музыкаль бәйрәмне танылган журналист. шагыйрә Флюра Низамова алып барды ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР Август ахырында Татарстан Ксмерово ол- касе җитәкчеләрен кабул иткән иде Рәсми сөйләшүләр барышында фән һәм сәнәгать өлкәсендә генә түгс.л. ә бәлки мәдәни багланышларны да үстерү буенча даими эш алып барырга карар кылынды Шунын нәтиҗәсе буларак, сентябрь башында Ксмерово өлкәсендә күренекле рус шагыйре Василий Федоровка багышлап уздырылган Ботен- россня әдәби бәйрәменә Татарстан Ятучылар берлеге делегациясе дә чакырылды Ксмеровода һәм В Федоров туып-үскән Марьевка авылында үткән бу әдәби бәйрәмдә Татарстан вәкиле булып шагыйрә. Г Державин исемендәге премия лауреаты Лидия Газизова катнашты КАЗАН МУЗЕЕНА БҮЛӘК Санкт-Петербургның танылган рәссамнары Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музеена рәсемнәрен бүләк итте Шул унайдан. 10 сентябрьдә музейда тәкъдир итү кичәсе үтте Күргәзмәдә 29 рәссамнын 200 лән артык нәкыш, графика, сынлы сәнгать хезмәтләре урын алган иде Бу акция Санкт-Петер- бургнын 300 еллыгына багышланды Әлеге рәссамнар 1994 елда Санкт-Петербургта заманча сәнгать академиясе оештырган иде Алга таба бу хәйрия акциясендә тагын бик күп танылган рәссамнар катнашырга тиеш. Б\ вакыйга элемтәләрне ныгытырга һәм кечкенә шәһәр музейларында заманча сәнгать коллекцияләрен булдырырга ярдәм итәчәк. ТАТАРСТАН КИТАПЛАРЫ - МӘСКӘҮДӘ Мәскәүнен «Пролетарская» метро станциясе янындагы «Библиосфера» кибетендә Татарстан китапларын сату буенча стенд ачылды. Хәзер Мәскәү татарларына һәм Татарстанда нәшер ителгән китаплар белән кызыксынучы һәркемгә биредә күнелләре теләгән басманы—матур әдәбият, сүзлек һәм белешмәләр, уку әсбаплары сатып алу мөмкин булачак ҮЗ РЕЖИССЕРЛАРЫБЫЗ БУЛЫР Быел «Яна гасыр» теле канал ы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты белән берлекгә •Телевидение һәм кино режиссерлары» әзерли башлаячак. Әлеге яна бүлек житәкчеләренен берсе— • Яна гасыр» теле компаниясенең иҗади мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары Миләүшә Айгуганова Булачак режиссерлар теоретик белемнәрне университетта алачак, ә практиканы «Татарстан—Яна гасыр» нын студияләрендә һәм монтажлау бүлмәләрендә узачаклар Әлеге белгечлек буенча беренче төркем стулснтларынын җитәкчесе— танылган телережиссср Дания Гаязова. МУЗЕЙГА-10 ЕЛ Арчанын әләбияг һәм сәнгать музеена нигез салынуына 1 августта 10 ел тулды Арча ягы республикага күп танылган шәхесләр үстерде Музей I Курсави. Г Тукай. Ш Күлтәси. М Галәү. Г Ьәширов. М Мәһдисв, I Ахунов. Ә Галиен кебек язмышлары Арча белән бәйләнгән дистәләгән күренекле әдәбнят-сәнгать, фән лштсклеләрснә багышланган XVIII —XX гасырларга караган экспонатлар арасында Г Камал һәм Г Тукайның шәхси әйберләре, документлары. Ш Күлтасинсн кул гаягы. Ш Мәржанинен язу әйберләре һәм башка кыйммәтле ядкярләр бар ИҖАТ ЙОРТЫ ЯҢАРТЫЛДЫ Сентябрь башында Мәдәният министрлыгы. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчелеге инициативасы белән Васильеве санаториясснлә иҗат йорты ачылды Әлеге бина XIX гасыр ахырында танылган әдипләр, татар матбугаты нәширләре Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хөсәниләрнен җәйге ял йоргы буларак төзелгән Бинага куелган тактада • 1900-1916 елларда бирелә күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре Г Тукай Ф Әмирхан. Г Клрнсв. С. ГыйззәтуллннаВолжская. Г Коләхмәтен Г Бол гаре кая, В Мортазнн Иманский. Н Слкасв. К Тинчу- рнн булды һәм ижат итте», диелгән Олеге янартылган ижат йортында беренчелөрдән булып ветеран-аргистлар Ш Биктимерен. В Минкина. Р Хәйретдинова. А Галиева, Ә ГобәПдуллин һәм башкалар ил нтә башлааы ТАРИХЫБЫЗ ХАКЫНДА Сөембикә ханбикә турында байтак әдәби әсәрләр язылды Анын исеме белән бәйле атаклы манара да язучылар һәм галимнәр гарафыннан игътибардан читтә калмый Габбас Мөхәммәтшиннен (ул озак еллар Татарстан мәдәният министрлыгында эшләде) «Сөембикә манарасынын жидс баскычы» дигән китабы нәкъ шул хакта. Әлеге китапта Сөембикә манарасы тарихы һәм гатарнын колчыктан чыга алмавының төп сәбәпләре яктыртыла Автор үзе аны Казан тарихына гына түгел, рус дәүләтенең барлыкка килүеннән алып бүгенгесенә кадәрге чорны колачлаган күп кенә чыганакларны өйрәнү, эзләнүләр нәтижәсендә туган тарнхи- публицистик очерк дип атый ИГЕЛЕК ГАМӘЛ Язучы Кояш Тимбикова якташларына кыйммәтле бүләк—дөнья әдәбияты классик әдипләре, татар һәм рус язучылары әсәрләреннән торган китаплар җыелмасын тапшырды Шулай итеп. Чистай районының үзәк китапханә фонды меннән артык китапка ишәеп, тагын да байый төште РӘССАМ МИРАСЫ «Казан» милли-мәдәни үзәгендә милләттәшебез. Казакьстаннын атказанган сәнгать эшлсклссе. Париждагы Халыкара сәнгать үзәге әгъзасы Бәхтияр Табисвнын шәхси күргәзмәсе булып үггс Рухы белән чын татар булып калса да, рәссамнын картиналарында казакъ табигате өстенлек итә. ул таулар мзтурлыгын һәм далалар кинлеген нечкә зәвык белән тасвирлаган Бәхтиярны юкка гына дала җырчысы лип атамаганнар Анын картиналары табигатькә, кешеләргә, бәген тереклеккә рәхим-шәфкать хисләре белән өртелгән. Кайбер тәнкыйтьчеләр аны Ван Гог белән чагыштыра. Рәссамнын картиналары Третьяков галереясында үзенен лаеклы урынын алган, аны Австралиядә. Франциядә, АКШ һ, б. илләрдә дә беләләр Кызганычка каршы, у т киләчәккә корган иждди планнарын тормышка ашыра алмыйча, кырык дүрт яшендә вафат була. ПРЕЗИДЕНТ РӘХМӘТЕ Күп еллар намус белән эшләгән һәм Татарстанда журналистиканы үстерүгә лаеклы өлеш керткән өчен: «Сөембикә» журналының элеккеге баш редакторы. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Ихсанова Венера Фәиз кызы «Казан утлары» журналының элеккеге җаваплы секретаре. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Ихсанова Ләбибә Фәиз кызы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр Авгу ст аенда шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Әхмәт улы Шиһанов 66 яшендә вафат булды.