И ЗАМАН!..
Каршылау идиллиясе Тып-тын әле һава аланы— Очкычлар һәм боргалаклар тын, Офык буйлап сыза таң—нурын; Йә. мәрхәбә, яңа көн таңы Тып-тын әле һава аланы. Очкычлар һәм боргалаклар тын. Таң рәсемен ясыйм—ул гүзәл; Катыштырмый гына чит сүзләр, Әйт сурәтнең сихри чынлыгын. Очкычлар һәм боргалаклар тын. Офык буйлап сыза таң—нурын, Көн туар да, гүләр бар алан— Ярым кайтыр ерак юллардан, Ярларыннан ташыр шатлыгым,— Офык буйлап сыза таң—нурын. Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы, Күңелләрнең сүндер сагышын— Татлы булсын безнең кавышу, Мәхәббәтен сөйлә син аның— Йә. мәрхәбә, яңа көн таңы. Тып-тын әле һава аланы— Очкычлар һәм боргалаклар тын, Офык буйлап сыза таң—нурын; Йә. мәрхәбә, яңа көн таңы— Тып-тын эле һава аланы. Әхмәт РӘШИТ (1936)— шагыйрь, публицист: "Таң илчесе"Ике гасыр аясында". "Фидаиләр" һ. 6. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать .шлеклесе, Г. Исхакый премиясе лауреаты. Казанда яши. Кошлардан көнләшәм Ак болытлар оча. Безнең дә бит Болытлардан өстә бар очкан. Ләкин хыял чикле: бу җиһанда Җир белән Күк сирәк кавышкан. Очар кошлар бездән бәхетлерәк: Күкләр канат биргән, көч биргән Җитәкләшеп җитез җилләр белән, II! тәм таба алар очудан. Аэродинамика дигән фәнне Үзләштергән алар гомерлек. Ә без исә. уздырмакчы булып. Әллә кордык, әллә җимердек. Без очкычлар уйлап тапкан булдык. Ракеталар менде галәмгә. Тик металлга сеңгән энергия Бик аз ярдәм итте адәмгә. Без Кояшка Нкар булып очсак. Балавыз күк хыял эреде; Әле ярый, егылып төшкән чакта Сөякләрне җыйган җир иде. Без—табигать падншасы, диеп Мактанудан юктыр файда да. Мин карлыгач булып, лачын булып Очар идем әллә кайларга. Кошлар оча. Оча бар тарафка. Язын төньяк, көзен көньякка: Кошлар нреклеләр. Тукталу юк. Чикләр буйлап читән корсак та. Ак болытлар оча. Кошлар оча. Кешеләр дә кайчак еш оча. Тик нигә соң. менгезмәскә телән. Күк Җир белән һаман тартыша? Чнксезлекнең чиген эзләр өчен Җирдән Күккә юкса кем дәшә?! Кимсетүем түгел кешеләрне. Мин кошлардан фәкать көнләшәм. Паровозлар белән хушлашу Кыр казлары кебек тезелгәннәр. Кыр казлары кебек моңсулар... Хәтерләтеп ерак яшьлегемне. Ник кузгалды әле ымсулар? Ник кузгалды иске сөенечләр. Ник яңарды иске яралар? Кая әле болай, кая әле Тезелешеп китеп баралар? Көпчәкләрнең тигез тыкылдавын Соңгы тапкыр тоеп тимердә, Паровозлар белән тимер юллар Саубуллаша бакый гомергә. Казаннарда инде пар көче юк. Мартеннарга соңгы юл озын. Ишетәм күк тимер чапкыннарның Тәннәремә сеңгән ым-сүзен. Себер якларыннан Төркестанга, Төркестаннан кабат Себертә Каршысына авыр сынауларның Минем ашкын яшьлек йөгергән. Бу замана өчен без дә ннде Иске паровоз күк искедер Ә күңелгә һәммә хатирәләр Ямансу хис бары өстидер. Юл читенә басып карап торам. Ә күңелдә шундый моң, сагыш. Таныш паровоз күк сузыл-сузып. Ерак калган яшьлек, бир тавыш. 11 ЗЛМ. Туплар тынып торганда Таң эленгән каен башларына. Яңгыратмый бүген туп җирне; Тнк былбыллар сайрый үзәк өзеп. Тик кәккүкләр саный гомерне. Тынлык кирәк чнңа. тынлык кирәк— Уйлар кочагында калыйм бер. Ерактагы газиз туганнарны Сагынып ла искә алыйм бер. Яу кырында дуслар ятып калды Әле кичә генә, таң тугач; Йөрәгемдә әллә ничә яра Юат мине. юат. сандугач! Суеыш ветераннары истолегвно Тынлык кирәк миңа, тынлык кирәк- Тынлык тансык шомлы юлларда. Сана, кәккүк, сана гомеремне, Тик кайгылы хәбәр юрама! Кайтасым бар туган якларыма— Көтә мине газиз кырларым; Исән калсам, илдәшләрем белән Шатлык көен генә җырлармын. Тынлык кирәк миңа, тынлык кирәк Җиңү көнен күрер җир кайда? Сагынадыр мине, сагынадыр Кырлар алиһәсе тургай да. Соңгы юлга озатканда Үзәннәрдән ирләр уч алмый Рәшит Әхмәтҗанов Ул көлми дә. еламый да инде— Чыраенда салкын битарафлык; Китеп бара теге дөньяларга, Бу дөньядан инде тәмам арып. Ул утлар һәм сулар кичкән иде, Байтак иде орден-медальләре— Мендәрчекләр ягына карый-карый Күккә чөеп мактадылар аны. Рәнҗеткәндер бәлки кемнәрнедер, Кемнәргәдер гадел булмагандыр— Изге гамәлен дә, гөнаһын да Нәнкнр белән Мөнкир язып алыр. Тормыш юлын искә төшерәләр. Табут тирәсендә тып-тын калып; “Яхшы кешеме?..”—дип сорадылар, "Яхшы иде...”—диде килгән халык. Безнең хөкем—безнең хөкем инде,— Үлгәннәргә бәя һәрчак уңай. Онытабыз кайчак бер чынлыкны: Соңгы сүзне әйтә фәкать Ходай. И заман! Заманы шундый (Нишлисен?!), Шәрехләп ниләр языйм?! Шулай да ахмакны “ахмак" Дип тукый тору лязем. Син “ак” дисең, ул “кара” дип Гел үзенчә сукалар; Дәлилләрме? Фәнниләрме?— Аның өчен юк алар. Ахмакка тинтәк ияргән, Тинтәккә тиле-миле; Әйтегезче: кай тарафтан Исә бу афәт җиле?! Монафыйклар басты илне— Тыярмын, димә һич тә; Бер үк бизмәндә үлчәнә Фәрештә дә, иблис тә. Язганда “Локман Хәким”ен Исхакый атлы даһи. Шундый көн килер заманны Күздә тоткан, билләһи. Без күрәсен, йә, кем күрсенХодай, дибез, язгандыр; Бу—кылынган гөнаһларга Тарихи бер җәзадыр. Заманга сылтарсың да бит— Аны да фашлыйсы бар. Намусың ваклап сатмыйча Шул җирдә яшисе бар
Э л ь м и р а Ш ә р и ф у л л и н а ЕЛ ӘЙЛӘНӘ ГҮЗӘЛ БУЛУ Читтә яшәүче татарлар җыры Ерак илләрдән. Торган җирләрдән Кайтабыз сиңа . и гүзәл Казан! Сагыну хисе. Тартылу көче Кузгата юлга, и гү-зәл Казан! Әллә язмышлар. Әллә ялгышлар Иленә илткән безне ятларның... Әмма син. Казан. Гел нурлы Казан Изге Ватаны һәммә татарның. Ана телебез. Тамыр җебебез Безне бер итә. безне зур итә. Зирәк кызларың. Гаярь улларын Дан-дәрәҗәңне еракка илтә. Күңел күзебез. Дога-сүзебез Төбәлгән сиңа, и гүзәл Казан! Кайтып күрешсәк. Сәлам бирешсәк. Көч-дәрт алабыз, и гүзәл Казан! Мәхәббәтем чәчәк атты Үләннәрдә чык тамчысы. Үләннәрдә чык тамчысы Таң кызының күз яшьләре. Төн егете, ннк елаттың? Төн егете, ник агыздың Таң кызының күз яшьләрен? Сорау бирә сердәшләре Ник коела күз яшьләре? Гөлдә энҗе бөртекләре. Гөлдә энҗе бөртекләре Таң кызының күз яшьләре. Төн караңгы, уйлар якты, Төн караңгы, уйлар якты. Хәйран калды сердәшләре Алар шатлык күз яшьләре. Алар шатлык күз яшьләре. Төн караңгы, уйлар якты. Төн караңгы, уйлар якты Мәхәббәтем, сөю хисем Таң гөлендә чәчәк аггы! ^^ГИФУЛЛИНЛ-™**** -яҢшРҖ,шг Кил, офык Мин җирдә бары кунак... Җитәрмен, дип. йөгерәмен, Офык, син нигә ерак? Дәүләтем—ку ыш-торак. Ымсындыра зәңгәр җилең, Офык, син нигә ерак? Йөрәгем тора тырнап... Колачымны җәеп чабам. Кил, офык, үзең зурлап! Нурчишмәм Карап торам, хәйран калам. Суларына тәңкә салам. Тәңкәле су—сучишмәм. Көмеш суда чагыла нур. Көмеш суда агыла җыр— Җырчншмәм син. җырчишмәм. Салкын суың кулга алам, Тып-тып тамчың телгә тама— Балчншмәм син. батчншмәм. Тәннәргә сихәтең сеңә, Җаннарга җылын йөгерә— Җанчишмәм син. җанчишмәм. Җирнең җәйге кочагында. Кызның моңсу курчагыдай, Чүгәлим, тик җир ишмәм. Моңлансам да синең кебек. Горур калам дәртең күреп. Сүз тишсәм дә. сер чишмәм. Көч-гайрәтең, кара, нинди. Миндә дә ут. ялкын көйри— Туган чишмәм, җирчишмәм. Тибеп, бәреп чыгасың ич. Актарылгач тонасың ич— Сафчншмәм син. сафчишмәм. Уйлап торам, хәйран калам. Суларыңа тәңкә салам, Тәңкәле су—сучишмәм. Көмеш суда агыла җыр. Көмеш суда чагыла нур— Нурчишмәм син, нурчишмәм! Сөйгәненнән Сөйгән яры белән кеше Кыя-тауга тиң булыр. Сөйгән ярсыз калган кеше Моңсу булыр, ким булыр. киткән ярлар... Сөйгәнеңнең сулышы да Сихәт булыр, им булыр. Сөйгәненнән киткән ярлар... Фәхешләргә җим булыр. Бурыч Ап-ак дөнья. Яшел бизәк... Кар түбәле тау—яшьлектә Була сөзәк. Кыш та кирәк, Җәй дә кирәк: Картлыгында яшел калу— Ай-Һай сирәк. Зәмһәрир кыш. Яшел—ылыс: Ел әйләнә гүзәл булу Синең бурыч!