АВЫЛДАШ
ашлангыч сыйныфларда укыганда ук безнен авылдан Зәйнәп Бәшнрова дигән шагыйрә чыкканлыгын ишетеп белә илем. 1956 елда "Татар поэзиясе антологиясе"ндә аның шигырьләре басылып, безнең Балтач (сәвит чорында Юлсубино булып киткән) авылында туып-үсүе турында язылганын күргәч, тагын да горурланыбрак киттем " Исеме әнә нинди заглы. калын китапларга кергән кешеләр дә күктә яралмаганнар икән лә бит. тырышсам, мин дә шагыйрь була алачакмын' дигән ышаныч тагын да ныгый төште. Кызыксына торгач, аның исәнсау икәнлеген, заманында Казан рабфагын. Мәскәү университетының журналистика факультетын тәмамлап. "Эшче" газетасында эшләвен. нәшриятта һәм шәһәр китапханаләрендә җаваплы вазифалар башкаруын белдем 30 елларда Нижгар мишәрләре ягында чыккан "Октябрь коммунасы" газетасының редакторы да булып эшләгән ул Еллар үткән саен исеме антологияләргә кергән шагыйрәне күрәсе килү кочәйде генә Ни әйтсән дә. авылдашлар бит Житмәсә. әтисен—Хужа мулла бабайны күреп тә беләм әле—безнен өйдә әллә ничә кат булганы да бар—ә менә атаклы кызын һаман күрә алган юк! 1 Исәя төшеп, Казан университетында укый башлагач. Зәйнәп апа турында мәгълүматым, әлбәттә, күпкә арггы Профессор Хатип Госман да үз лекцияләрендә анын исемен телгә алгалый иде 30 елларда Г Кутуй. Такташлар белән якын аралашып йөргән, революция "казанышларын" күпләргә караганда ныграк аңлаган “авангард яшьләр "нсн берсе булган, гаилә һәм әхлак мәсьәләләрендә гасырлар буе килгән кануннарга төкереп (исегезгә тошерегез: "өйкибарм"чылар. ягъни— өйләнмәүчеләр, кияүгә бармаучылар хәрәкәтләре булган "эбиезм" заманнары бу!), “долой стыд!" төркемнәрендә актив йөргән Менә бит кем булып чыккан безнен Хужа мулла кызы Зәйнәп Бәширова!Шаярма, безнекеләр бер тотынсалармы 1965 елда үземнен дә нәниләр өчен рәсемле беренче китабым чыкты. Мин моны Зәйнәп апа Бәшировага—Жуковскии урамындагы фатирына да юлладым Танышуны китаптан башлау хәерле булыр дип уйлаганмындыр инде. Янәсе, яшь авылдашыгыз ла. тегенди-мондый гына малай түгел, студент булса да,—инде китап авторы' Озакламый бер-ике жөмләдән торган жавап хаты да алдым. Әмма иркенләп күзгә-күз карашып очрашуга һаман жай чыкмады Өйләнеп җибәрдем, ел төшке ашка сирәк булса да мин дә йөргәли идем. Шулай бер көн йөэгә-йөз дигәндәй очраштык без Зәйнәп апа белән. Кул биреп күрештек. Ул да мине, теге бүләк китаптан тыш. бераз ишеткаләп белә булып чыкты. Беркапым әңгәмәләшеп тордык. Сүзне туган авыл турында, анын балачагы хатирәләренә борыбрак сөйләшеп карадым Чөнки туган авыл—дөньяның иң гүзәл җире иде әле минем өчен (кайбер төсләр тоныкланып, хисләр бераз тупасланса да,—хәзер дә шулай). Әмма ул минем сүзләргә бер дә кабынып китмәде. Йөзендә дә хисләнү, дулкынлану әсәре юк, ниндидер салкын битарафлык. Сүземне дәвам итеп, мин ана конкрет тәкъдим ясадым — Зәйнәп апа. Сезнең авылга кырык еллап инде кайтканыгыз юк икән. Әйдәгез, бергәләп кайтып кзшәбез—авылдаш ике шагыйрь кайта, янәсе!—Кул астында ялтырап торган кара “Волга" да бар. (Мин ул вакытта, әйткәнемчә. Язучылар берлегенең жаваплы секретаре булып эшли идем.) Жилтерәтеп кенә кайтып киләбез? — Юк! Кайтмыйм!— диде ул кистереп. —Нигә? Сез шунда туган, авылыбыз чишмәләренең суын эчкән, чыклы чирәмнәрендә тәпиләп чабып йөргән. Әти-әниегез шунда күмелгән Кем белә, көне килгәч. Сезне дә шул туфрак тартыр, бәлки? —Юк. энекәш! Әйткәннәрен сентиментальлек кенә. Без—атеистлар. Без— коммунистлар. Чын коммунистка Жир шарының теләсә нинди ноктасында күмелсә дә, ана барыбер! Менә сина вәт җәме! Дөресен әйтим, бу минутта мин, өнсез үк димәсәм дә, шактый ук югалып калдым. Ул үз сүзләрен шактый көчле тавыш һәм ниндидер бер эчке инану белән әйтте Хөкем карарын игълан итүчеләрдә, кайбер лекторларда була шундый тавыш, һаман күз алдымда: ап-ак чәчле, йомры гәүдәле, юантык аяклы 70 яшьләрдәге бер татар карчыгы. Кайчандыр исеме мәгълүм шагыйрә! (Соңрак белдем: Зәйнәп апа заманында Гадел Кутуйнын хатыны да булган икән 1928 елда Гөлшат исемле кызлары да туа. Ул әле бүген дә исән-сау, гомере буе диярлек экономист булып эшләгән. Шулай итеп, атаклы Гадел Кутуй безнең авылнын кияве булып чыга бит әле!) Алдагы елларда ара-тирә, әйле-шәйле генә очрашып, баш кагып дигәндәй сәламләшсәк тә. бүтән әңгәмә корып сөйләшергә насыйп булмады. Дөресрәге, теләк тә булмады. Ә баштарак теләк-ниятләр бик зурдан иде. Ул яшәгән заман рухын күбрәк беләсе, шул чор шәхесенең эчке дөньясын андыйсы, табынган идеалларының безгә яраклыларын күңелгә күчерәсе, үстерәсе килгән иде!.. Татар акылы төштән сон дигәндәй, хәзер сон инде. Без сонарырга ияләнгән халык шул Зәйнәп апа Бәширова 1984 елның жәендә вафат булды. Аны Яңа Бистәдәге татар зиратына җирләделәр. Менә бу язмамны язып утырам да уйлап куям: хурлап язмадыммы авылдашымны? Мин аны, асылда, белмәдем дә бит Чынында кем булган ул? Үз заманының каһарманымы, әллә бер корбанымы9 Ходайның бәхетлесеме, әллә үги бәндәсеме9 Мулла баласы булуыннан ваз кичкән бер гыйсъянчымы? Соңгы сәгатьләрендә иреннәрендә нинди сүзләр тибрәнгән икән? Авыр туфрагы җиңел булсын! Ә 1986 елда чыккан “Совет Татарстаны язучылары" дигән белешмә китапта (төзүчесе Рәис Даутов) анын тормышына һәм иҗатына билгеләмә рәвештә язылган мондый юллар бар: “Азатлыкка чыккан халыкның бәхетле киләчәге хакына яшьләрне ижади хезмәткә, көрәшкә чакыру, ленинизм идеяләренең мәңгелек булуын раслау, шуңа тирән ышаныч—3. Бәширова шигырьләренең төп пафосын, рухын билгели". Яки, әдәбият галиме М Гайнуллиннын анын турында әйткән сүзләрен искә төшерик: “Зәйнәп Бәширова иҗатында социалистик революция азат иткән хатын-кызларнын горур тавышы яңгырый" (‘'Совет әдәбияты". 1963, 8 сан). Әйе, совет хакимияте һәм партия идеологиясе чоры бәяләмәләре бу. Ә без, иманнар яңартыл, социаль тетрәнүләр кичереп, XXI гасырга кергән буын (һәм бездән соң килүчеләр) XX гасыр башында шагыйрә дип телгә кергән 3. Бәшированын ижади-ижтимагый эшчәнлеген ничек дип бәяләргә тиеш булабыз сон? Алдымда Зәйнәп апа Бәшированын гарәп имласында чыккан бәләкәй күләмле шигырь китаплары "Очкыннар" (1921). “Көрәш җырлары" (1923). "Яшь инкыйлабчы җырлары" (1923) Монысына шул заманда популяр булган рус жырыары- "Молодая гвардия”. "Кузнецы". “Мы поколснне живое" һ б жырларнын тәрҗемәләре тупланган) Авылдашым ктапларыннан җаныма ятышлы, рухыма иш шигырь юллары эзлим. Таптым дип авыз тутырып әйтә алмыйм, бар булган язмхларыннан кайбер мисаллар китерик: Яшьлегемдә кош кебек читлектә тоткын иттеләр. Якты дөньяга чыгармый күкрәгемне череттеләр Ә хәзер инде азат, мәнге азат мин эшчемен. Күкрәгем гайрәтле, дәртле, мин нманты көч.1емен. (“Татар кызы")Әнә. анда ерак түгел, к]рәссзме Балкып юра нурга чумган кызыл байрак Әнә. чиксез халык агыла шунда таба— Ил яктырткан кызыл нурга таба. (“Кызыл байракка таба”) Көйлә Туган илнен шатлыкларын. Алла якты көннәр көткәнен. Әкрсн-әкрен шулай ярлы илдән Ямьсез, карангы көннәр үткәнен. (“Көзге җил".) Ленин үлмәде. Ул мәнгегә—“безГ "Без” белән бергә яши' Мәңгегә үлмәс. Ленин бүген, Ленин иртәгә! (“Үлем юк Ленинга") Мисалларны күбрәк тә китерергә мөмкин Ләкин мона ихтыяҗ юк. Китерелгән шигырь юлларына комментарий да кирәкми Аңлашыла. Гомумән, шул чорда нжаты тур шагыйрәләр дип кемнәрне атый алабыз ’ Гыйффәт туташ? Маһруй һәм Мәхмүдә Мозаффарияләр’’ Яки Заһидә Байчурина? Ижатынын ихласлыгы, элгәррәк булуы белән аерылып торган Газизә Сәмитова? Тагым ла ераккарак китеп уйланып карыйк без белгән күп гасырлы татар шигърияте тарихында шагыйрә-алиһә дип санарлык берәр зур шәхес бармы’ Булганнардыр алар, фаҗигале тарихыбыз аркасында гына онытылганнардыр дип уйлыйсы килә. Әгәр булмаганнар икән, ерак бабаларыбызга, буыннарыбызга оят. Куелган четерекле сорауның икенче ягы да бар Хатын-кыз кайсы заманда да хатын-кыз инде ул! Табигатьнен төп миссиясе анарда—шагыйрьне дә, батырны да, хакимне дә ул тудыра Хатын-кыз үзенең кемлеген онытса, гомеренсн финалы үкенү белән томалана Шагыйрьләр язмышы да чыгарма була алмый. Хәзер татар шигъриятендә беренче адымнарын ясаучы кыз балалар шактый Алар да уйлансыннар иде шигырь-синең язмышымны, әллә үзеңнең яшьлегеңне, дәртемне, хислегеңне күрсәтеп алу гынамы’’ Икенчссе-үтәр ә беренчесе—язмышын булса, нишләрсең9 .. Күптән түгел генә 85 яшьлек әтием—Габдрахман Фәйзуллин авыл зиратында зәйнәп Бәшированын әтисе Хужахан Габдрахманов каберен тәртипкә китереп язулы такта куйды Савап өмет итеп түгел, күңелемә тынычлык өчен тәртипләдем УЛ каберне, лиле әтием. Безгә дә, бүген исән язучы-шагыйрьләргә дә гыйбрәт өчен әдәбият әһелләренең каберләрен ешрак яд итү савап булыр иде Шул исәптән игеп заманмын символы һәм корбаны булган шагыйрә Зәйнәп Бәширона клбеге>на па Беренче чиратта, мин моны үземә әйтәм.