Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ДУЛКЫНДА

атар әдәбиятында сонгы ун-егерме ел эчендә пәйда булган әсәрләрнен күбесе модернизм элементларын үзенә туплаган яна дулкында язылган. Аңа кадәрге 1970—1980 еллар әдәбияты янартылган реализммын (модерннстик реализм) «авыл прозасы» дигән төрен формалаштырган һәм М. Мәһдиев, А. Гыйләжев. Р Төхфәтуллин һ б ижатында шунын гүзәл үрнәкләрен биргән булса. 1980—1990 еллар чигендә исә Ф Бәйрәмова психологик реализм агымына нигез салды. Үзәккә татарлар өчен хас проблемалар куеп (Ф Садриев. Ф Латыйфи һ б.). милли реализм аваз бирде. Сонгы елларда ялгызлык фәлсәфәсен күрсәтүче, яшәеш кануннарын анализлап тормыш хакыйкатен тапкан әсәрләр (Р Сибат) интеллектуаль реализм үрнәкләре—күренә башлады. Татар әдәбиятында төрле мәдәни юнәлешләргә, иҗат типларына, методларга хас алымнарнын. күренешләрнең бергә, янәшә урнашуы, керешеп-үрелеп китүе күзәтелә. Хәтта постмодернизм алымнарына мөрәжәгать итү үзен нык сиздерә. Яна дулкында язылган әсәрләр арасында Н Гыйматдннова иҗаты ла бар һәм ул аерым бер урын тота. Чөнки автор кулланган ижат методы да. анын сәнгати алымнар бөтенлегендә чагылышы да үзенчәлекле Сүзне ижат ысулыннан башлыйк Нәбирә әсәрләрендә кеше ике яссылыкта реаль-гадәти тормышта да, аңлап-танып бетереп булмый торган серле-сихерле дөньяда да яши Табигый һәм гадәти булмаган, гаҗәеп вакыйгаларның кушылуына нигезләнгән әсәрләрне, сонгы елларда дөнья әдәбият белемендәгечә. магик (сихри, тылсымлы, хыялый) реализм методы белән язылган дип карау дөрес булыр. Магик реализм ияләнгән һәм сәер хәлләрнең, төрле вакыт (бигрәк тә үткән һәм бүгенге), яшәү рәвеше, язмышларның кушылмасын бирә. Н. Гыйматдннова исә шушы өлкәләрне аерым сюжет сызыклары итеп үрә. аннары апарны бик оста ялгап җибәрә. Әсәрләргә мөрәжәгать итик. «Ак торна каргышы»—авторнын ин матур һәм фаҗигале әсәрләреннән берсе. Төп—реатисгик сюжет сызыгы—Арыслан. Сара һәм авыл кешеләре мөнәсәбәтләре аша үсә. Авылда аяксыз калган музыка укытучысы Сара көн күрә. Янгында Саранын хәлен, ана карата авылдашларының битарафлыгын кү-ргән Арыслан ярдәм итәргә, күңелендә өмет уятырга, җылы ризык һәм теләктәшлек бирергә тели. Әле Сара йөрәгендә дә терелүтә ышаныч сүнеп бетмәгән.. Ләкин Арыслан. Сара һәм авылдашлары каршылыгы—битарафлык һәм мәрхәмәт бәрелеше—аяныч тәмамлана. Сарага аякка басарга, музыка ижат итәргә көч биргән торналарның берсен авыл хатыннары кыйнап үтерә, укытучы хатын юкка чыга, күрәсен үлә. Реалистик сюжет сызыгы күп каршылыклар ярдәмендә 1980—1990 еллар авылындагы проблемаларны ача Битарафлык (Сара—авылдашлары), эчкечелек, комсызлык (Сара—Сәрия), азгынлык (Сара—Фәрдәнә. Сәрия—Фәрдәнә). эчкечелек (Арыслан—Шәһиәхмәт малае. Арыслан—Шаһиәхмәт). әхлакый кыйммәтләрнең Т 153 үзгәрүе—азышынуы (Арыслан—әнисе), җәмгыятьтәге бозыклык (мулла—авылдашлары. Арыслан—авылдашлары), башкаларга иярү (Сара—мәктәп коллективы) алар Проблемалар аша автор авыл тәнендәге яман чирләргә, тискәре гадәтләргә әрнүле сатирик бәя бирә, укучыны да борчылырга мәжбүр итә. Беренчесе белән янәшә башланган, аннан сонрак тәмамланучы икенче, мифологик сюжет сызыгы—кешеләр һәм торналар арасындагы мөнәсәбәтләр үсү тарихы Гүзәллек һәм сафлык символы пар торналар, тәрәзәдән күренүтә үк. Сара күнелен җилкендерә, сонрак аны яшәүгә кайтара, аякка бастыра Ләкин авыл кешеләре, алындык мәгънәсе салып, аларнын берсен кыйнап үтерә Бу фаҗигагә таби1ать көчле давыл белән җавап бирә гөнаһ кылган авыл жәза ала Икенче сюжет сызыгы беренчесен көчәйтеп, үстереп килә Шунын ярдәмендә авгор үз фикерен әйтә, битарафлык, явыхтык-кансыхтык җәзасыз калмый, үлем һәм фаҗиГаларга китерә, мәрхәмәтле булырга кирәк, ди һәм давыл авылны— Нәбирә Гыйматлинова уйлап тапкан һәм тергезгән яшәү моделен—җимереп кенә калмый, ул мондый көнитешнен. усаллык, эчкечелек, битарафлык, кансызлык белән тулы тормышнын яшәештә булырга гиешме-түгелме икәнлеген хат итә. опакалипсиска әверелә. Бер үк вакытта җимерелеп баручы, пычракка баткан дөньянын яңадан тергезеләчәгенә, тереләчәгенә, башка юл сайлаячагына ышаныч, өмет булып янгырый Биредә табигать биргән давыл XX гасыр ахырындагы татар авылын гына түгел, тулаем кешелекне кисәтә.- юкка чыгу. бетү, ахырзаман. ана китерергә мөмкин сәбәпләр билгеләнә Шулай итеп мифологик сюжет сызыгы реаль, иҗтимагый проблемалар белән кушыла, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенә әверелә. Синтезга омтылу сюжет сызыкларында төгәлләнми Автор реалистик сюжетта романтик геройлар—Сара белән Арысланны үзәккә куя Ләкин гомуми әсәр тукымасында алар ят күзәнәк, ясалма сурәт булып тоелмый Авылга кайтып урнашкан музыка укытучысы Саранын язмышындагы реалистик детальләр ышандыру көченә ия булса. Арыслан авылдан читтә, консервациядә яшәп, үзен тәрбияләп үстергән тирәлектәге ин яхшы сыйфатларны саклап калган («Вагыйзә балалары алар һәммәсе дә гарип-горабаны кызгана» дип әйттерә автор Фәрдәнәлән). күнеленләге романтиканы җуймаган (кечкенә чакта Шаһиәхмәтнен Сабиржан мүлла түләячәк акча урынына дога кылдыру тәкъдимен Арысланнын исенә төшереп, элек авылдашларының да башка кыйммәтләргә табынуын читтән кайткан ирдән үк хәтерләтү бик огышды) булып аңлашыла Әлеге геройларны укучыга «тәкъдим итү» вакытында ачкыч-сүз кулланыла: канат Шаһиәхмәтнен «хыял канатларын кем көйдерде- дисә дә, бу сорауга җавап ачык Саранын «сынган канатлары» белән янәшә, «канатлар үссә» гыйбарәсе китерелә Романтик геройлар, һичшиксез, автор мөнәсәбәтен күрсәтү, җиткерү өчен кирәк Язучы аларны «чистарта», рухи доньн кайгысы белән генә яшәүче, матди ваклыклардан өстен, саф һәм изге җаннар дәрәҗәсенә күтәрә Чөнки Арысланга йөкләнгән миссияне, авыл һәм җәмгыятьне гөнаһ баткагыннан тартып алуны, реалистик геройлар башкарып чыга алмаячак Мулла тарафыннан «мөгаллим» дип әйттереп, гөнаһына күрә жәза алган, давыл кичергән кешеләрне, авылны яна кануннар мәрхәмәтлелек нигезендә яшәргә өйрәтү эшен Арыслан җилкәсенә сатуын автор тагын бер кат ассызыклый Сюжетлар ягыннан охшаш: реалистик һәм романтик сюжет сызыгына сорыкай һәм ак бүре турындагы мифологик сызык кушылган «Пәри утарында* повестеның герое Рөстәмне карасак, ангор аны реалист-герой нтеп тасвирлый Чөнки Рөстәмгә хезмәттәшләр әшнәләр белән мөнәсәбәтне я надан бер кат карыйсы, дуслык— хыянәт яссылыгында уйланасы бар Монын белән янәшә куйганда. Арысланга иҗтимагый вазифа йокләтслә: ул җәмгыятьтәге бозылган-үзгәргән кануннарны кире кайтарасы шәхес «Пәри утарында» повестендагы реатистик һәм романтик сюжет сызыклары бер ноктада төенләнә: яныгы гына урманда яшәүче Хаятнын өенә, үлгән дип санап. Рөстәмне кертен ташлыйлар Рөстәм — Хаят каршылыгы, романтик мөнәсәбәтләр мәхәббәткә кадәр үсә һәм югалту белән төгәлләнә Ростәмнен хезмәттәшләре белән каршылыгы хыянәт, шулай ук дуслыкны югалту белән бетә Сорыкай һәм ак бүре мифологик сызыгы да шушы ук схеманы кабатлый Өч очракта да ннәцгәләгсләр. якыннар хыянәте нлгыхзыккл. бәхстсс хтеккә китерә 1 НА Д УЛ КЫ НД А Повесть проблемалар ягыннан да беренчесенә охшаш. Тигезсез мәхәббәт (Рөстәм—Хаят). җавапсызлык (Искәндәр—Хаят). азгынлык (Рөстәм—Җемжемия). куркаклык (Рөстәм—Искәндәр), көнчелек, усаллык (Хаят—Искәндәрнең туганнары), комсызлык, жавапсьтык. битарафлык (Рөстәм—Фәрит Садриевнч. Рөстәм—Хөсни. Рөстәм—Хасибулла), табигатькә сак караш (Рөстәм—бүреләр) мәсьәләләре кеше белән кеше, кеше белән табигать, кеше белән җәмгыять арасындагы конфликтларда ачыла, шулай ук заман кешеләренә һәм җәмгыятькә бәя бирүгә хезмәт итә Мәхәббәткә, дуслыкка җавапсыз карау, әхлакый кыйммәтләрнең җуелуы югалтуларга, фаҗигагә китерә дигән шушы фикер-идеясен автор өч төрле сюжет сызыгында кабатлап, көчәйтеп куюга ирешә. Кайбер очракларда Н. Гыйматдинова мифологик сюжетның үзен башка төрле эчтәлек белән катлауландыра. Мәсәлән, «Болан» повестенда ике сюжет сызыгы бар. Акчәч һәм Рыскол мөнәсәбәтләре тарихы ярыммифологик. ярымромантик кушылма тәшкил итә. Акчәчнен үз эчендәге: жан һәм тән. яки Акчәч һәм болан каршылыгы барлыкка китергән ярдәмче сюжег сызыгы исә тулысы белән мифологик характерда. Шулай ук синтезга нигезләнгән булса да. бу әсәр бөтенләй бүтәнчә кабул ителә. Төп сюжет сызыгында каршылыклар (Сузгын—авыл кешеләре. Сузгын— Мәүли. Акчәч—Рыскол. Сузгын—Рыскол. Сузгын—Акчәч. Рыскол—әнисе. Гатаулла— Рыскол) бер проблеманы—табигатькә, кешегә, үзенә охшамаган нарга мәрхәмәт күрсәтү мәсьәләсен төрле яклап ача. Аяклары яраланган Акчәч һәм Рысколның тау буенда очрашу вакытында төенләнгән сюжет сызыгы азар арасында мәхәббәт кабынуга кадәр үсә һәм Акчәчнен. Рыскол гомерен саклап казу өчен боланга әверелеп, үзен корбан итүе белән чишелә. Башка жәнлек-жанварнын аучыны каргап үләчәген белгән кыз яраткан кешесен коткарып кала. Ләкин Рыскол язмышы ла матур булыр төсле тоелмый антын бозган ир йә акылдан шашар, йә чынлап та тере мәеткә әверелер! Бу сюжет сызыгындагы табигатькә каршы бармаска чакыру идеясе ярдәмче сызыкта да кабатлана Боланга сокланып, канун бозган өчен җәза алып, үзе дә ике тормыш белән яшәгән Акчәч, Рысколны коткарырга омтылып, табигатькә каршы чыга Әлеге адым кыз гомере өзелү белән төгәлләнә. Рыскол язмышында канун бозу явызлык, тереклеккә зыян салу булып аңлашылса. Акчәчнен мәхәббәтен яклап канун бозуы соклангыч һәм бөек соклангыч һәм бөек сурәтләнә, саф хисләргә мәдхия булып тоела. Н Гыйматдинова повестьларында реазистик сюжет төп. әйдәп баручы булганда, ямьсезлекне кире кагу үзәккә куелса, романтик сюжетлар өстенлек алганда, матурлыкны раслау алга чыга. Шундый әсәрләрнең берсе—«Китәм. димә». Повестьтагы төп сюжет сызыгы—Камилла белән Сәйдәш мәхәббәте тарихы, романтик тарих янәшәсендә Камилла һәм Шарлотта мөнәсәбәтләрен сурәтләүче романтик сюжет жебе сузыла. Ярыммифологик. ярымромантик тагын бер юнәлеш— Шәнгәрәй белән Шамилә тарихы исә беренче карашка лирик чигенеш, сюжеттан тыш элемент кебек башланып китсә дә. Шәнкәле-Камилә. Шарлотта мөнәсәбәтләренә әверелеп, мөстәкыйль сюжет сызыгы барлыкка китерә Ерак Париждагы очраклы күрешүдән сон Каратау авылына килеп чыккан биюче, танылган балерина Камилла Байчура биредә мәхәббәт, үз нәсел тармагын—бабасын таба һәм югалта. Романтик сюжетлар фонында фәлсәфи проблемалар күтәрү белән чикләнмичә (Сәйдәш — Гөлчәчәк. Сәйдәш—Камилла каршылыгы, чын мәхәббәткә хыянәт итәргә ярамау ), урын-вакытны төгәлләштерү. кеше образларын сурәтләүгә бәйләп иҗтимагый мәсьәләләр дә куела (Камилла—Нурмиев. Рәсимә—Хәнифә. Әнисә—Сәйдәш каршылыкларында намуссызлык, азгынлык, байлык артыннан куу кебек сыйфатларга игътибар ителә) Шулай итеп, сюжет бирелеше ягыннан автор синтезга омтылса да. аерым әсәрләрдә янәшә урнашкан, кисешеп киткән жепләрнен характеры төрлечә. Мифологик яки романтик, мифологик яки реалистик, ярымромантик-реалистик жепләр төрлечә уратып биреләләр. Чынбарлык һәм легенданы тоташтырып, автор легенда-хыялны. мифны чынбарлыкка әйләндерә. Акчәчнен урманда боланга әверелеп йөрүенә дә. Шәнгәрәй һәм Шамиләләр өе артындагы сукмакны берәүнен дә белмәвенә дә чынтап ышана башлыйсын Автор уйлап табылган, хыялый-фантастик хәл-вакыйгаларны шулкадәр тормышчан детальләр белән бирә һәм тормыш кануннары белән аңлата ки, әлеге мифологик катлам без белгән тормыш-чынбарлыкка. анда урнашкан тәртипләргә, тирә-юнебезгә, хәтта үзебсзнен яшәү рәвешебезгә бәя бирә башлый Н Гыиматлинова повестьларын (без югарыла телгә азганнарын гына түгел) берләштерә торган, азар өчен уртак булган бер сыйфат, элемент бар: ул—үзәк герой сурәтләнеше, анын характеры Камилла яки Хаят. Акчәч яки Сара. Сәвилә яки Җәмилә. Мөнәвәрә яки Галия—әсәрлән-әсәргә күчүче бер тип геройлар. Башкаларга охшамаган, доньяга үзенчә генә карый торган, изге-олы күнелле. чибәр һәм мәрхәмәтле, мәхәббәт хакына барысын да эшләргә әзер, корбанчылык сыйфаты ла ят булмаган, әсәрләрдә сурәтләнгән тормышта бәхеткә ирешә алмаган бу хатын- кыз әсәрдәге башка геройларга замандаш түгел кебек тоела Әитерсен. Камилла— Шамилә һәм Шәнгәрәйләр яшь булган вакыттагы кеше тибы. Хаят—кайчандыр бик ерак заманнарда гына яшәгән хатын-кыз кабатланышы. Сара—хыял дөньясыннан төшкән «ак торна». Акчәч—борынгы мифлардан күчкән болан-кыз Тәнкыйтьчеләр бу тип геройларны «жирдән аерылганнар», «табигать белән кеше арасында арадашчылар» дип тә атаган иде Инде Н Гыйматлинованын бүгенге ижат байлыгы ноктасыннан торып, анын үткән заман хатын-кыз архетнбын тудыруын, татар әдәбиятына үзгә бер хатын-кыз алып килүен күрсәтер чак жнтте кебек. Бу урынла әдәбият белемендә билгеле «архетип» төшенчәсе хакында берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр Мәгълүм ки. әдәбиятта кабатланып торучы, төрле чор язучылар ижагынла күренеп ала торган образлар була. Галимнәр фикеренчә. мондый образлар борынгы кешеләрнен психологик тәҗрибәсе нәтижәсе булган кеше моделен тергезәләр. Гадирәк әйтсәк, бик борынгы заманнарда у'к аерым сыйфатлары калку күренеп торган кеше типлары билгеләнгән, бәяләнгән. Мондый мәгълүмат аннан тыш (подеознание) тирәнлекләрдә буыннан-буынга тапшырып киленгән Әдәби әсәрләрдә әлеге мәгълүмат, язучының таланты белән бизәлеп, якадан мәйданга чыга. Милли әдәбиятлар да үт архетипларын бирә Тагар әдәбиятында ин билгеле архетип булып Акьәбиләр образы—аклык, сафлык, корбанчылык сыйфатын калку гәүдәләндергән өлкән буын хатын-кызы һәм «ил анасы» архетибы—Саҗидәләр (М Галәү). Нәфисәләр (Г Бәширов) кебек ил. милләт мәнфәгатьләре белән яшәгән хатын-кыз санала дисәк, ялгышмабыз. Н I ыйматлинова ижат иткән архетип—без үткән заман хатын-кызы дип атаган образ да берничә әһәмиятле сыйфатны үзенә җыйган Башкаларга охшамаган булу, табигать һәм йөрәк-хис кушканча яшәү, үзен мәхәббәг. башкалар бәхете хакына корбан итү—шундыйлардан Әсәрләрдә ул берничә вазифа башкара Беренчедән, романтик, нечкә табигатьле, хис-кичерсшкә бай. рухи саф герой Матурлык. Мәрхәмәтлелек, Сафлык үрнәгенә—идеалга әверелә Шушы образ укучыга нык тәэсир итеп, аны герой язмышы өчен борчылырга этәрә, әсәр белән мавыктыра Әлеге төркем Кешеләрнен югары уй-хыяллары, якты тсләк-өметләре. тормышка гажәпләнүле— сагышлы карашлары, тирән хисләре хакында күбрәк беләсе килә. Бу. үз чиратында, психологик анализ (ешрак үзанализ) алымына мөрәҗәгать итеп, кызыклы һәм сәер кеше образын тулы һәм җентекле тергезүгә юл ача Икенчедән, үткән заман хатын-кызы хәзерге заман кешеләре тирәсендә, шулар фонында сурәтләнә. Заман кешесендәге тискәре сыйфатларга, иман гадөт- чнрләргә анын сыйфатлары каршы куела Бу авторга ике төрле яшәү моделен, рәвешен янәшә чагыштырырга, берсен кире кагарга мөмкинлек бирә Нәгиҗәаә әсәрләр икс вакытка: үткәнгә һәм бүгенгегә бүленә Кешенсн табигатьтән аерылуы, нәфес колына әверелүе, тупаслануы һәм явызланчы, монын гадәти кабул ителүе бүгенге тормышның төп афәт чыганагы буларак аңлатыла Әсәрләрдә вакыт спираль буенча бара һәм аерым бер борылышларга кирегә, артка йөгерә башлый Вакыт белән уйнау ярдәмендә хәзерге жәчггыигьнен ялгыш юлдан кереп китүе далилләнә Ьш кына әсәр ахырында автор төзегән вакыт шартлый өзелә, туктала давыл авылны юк итә. пәри утары жмр белән тигезләнә, болан-кыз юкка чыга һ б Автор сурәтләгән урыннан, сер-хыялдан башка, ансыз яшәү вакыты килә. Архетип табигатькә һәм кешегә зыян салмыйча, үз күмелеп саф-чиста тотып яшәргә омтылуның киләчәк фаҗигаләрдән котылу юлы икәнлеген ассызыклыи Алай гына да түгел, кешемен дөньяга килү максатын, яшәү мәгънәсен табу-күрсәтү баскычына күтәрелә -Кеше дөньяга ижат итәргә, чапрлык тудырырга (Сара Камилла), башкаларга ярдәм итәр, яшәү көче бирер өчен килә «Акчәч. Хаят) Шуны онытмасак иде» ли сыман автор. Н Гыйматдинова нжатындагы архетип гуманистик, гомумкешелек идеясен белдерү мөмкинлегенә дә ия. Аның әсәрләрендә үткән заман хатын-кызлары ялгыз Шушы ялгызлык, теләктәшләр яки аңлаучылар булмау—фаҗигагә китергән сәбәпләрнең берсе Кешеләрнен аклашып, берләшеп, ярдәмләшеп яшәү зарурияте укучы тарафыннан нәтиҗә кебек ясала. Әсәрләрдә әлеге хатын-кыз белән каршылыкка кергән ир-ат төрле Арыслан яки Рөстәм. Сәйдәш яки Рыскол—характерлары, язмышлары барысын да үткән заман хатын-кызы белән очраштырып сыный Ир-егетләр дә сынауны һәрберсе үзенчә уза. Көрәшчегә әйләнгәннәре дә (Арыслан), юл чатында, сайлау алдында калганнары да (Сәйдәш. Рөстәм), сынган-сыгылганнары да бар (Рыскол). Җир йөзендәге борынгы кешеләргә хас асыл сыйфатларны исә автор нәкъ менә хатын- кызда тергезә һәм аны матурлык-изгелек сакчысы, яшәү көче бирүче итеп күтәрә. Архетип хатын-кыз янында заман хатын-кызлары да күп. Алар арасында күнеле белән Камиллага якын Рәсимәләр дә. капма-каршы бирелгән Сәрия яки Гөлчәчәкләр дә бар Бу геройлар, нигездә, әсәрдә сурәтләнгән заманга, җәмгыятькә бәя бирү өчен хезмәт итәләр. Төп геройларын яратып, символлар һәм мифологик катламнар янәшәсендә сурәтли Н Гыиматдинова Хаят образын гына алыйк. Аңа бәйләп, өч символик образ тудырыла: пәри утары, лампа уты һәм шәл Пәри утары—Хаяткә күчмәләрдән нәзер булып калган, ачкычын тапшырганчы вакытлыча тору урыны гына түгел. Ул—табигатьтән аерылып, үзе язган кануннар белән яшәүче авыллагыга охшамаган, үзгә дөнья Бу көнитештә һәр тереклек иясе—кешегә ярдәмче һәм дус. Бу дөньяда кеше—табигатьнең, тирәлекнең бер кисәге, чылбырдагы буын. Димәк, пәри утары— яшәү моделе, кешенең табигать белән кушылып көн итә алу үрнәге дә булып чыга. Ут символы, һәркөн Хаят тәрәзә төбенә яндырып куя торган лампа яктысы— Искәндәрне көтү газабы да. Ләкин аның чын мәгънәсе тирәндә: бу ут адашкан һәр кешегә юл күрсәтүче, маяк ролен үти Шул ут кемнәрнедер үлемнән йолып кала. Ул—кеше күңелендәге изгелек, башкалардан әжерен көтмичә эшләнә торган мәрхәмәт Өченчесе—шәл образы да кызыклы. Гаять чибәр Хаят йөзен шәл белән томалап йөри, шуна күрә кешеләр аны ямьсез, чәчсез, пәри төсле дип уйлыйлар. Ләкин шәл—матурлыкны яшерү чарасы. Ул. шулай ук, яман күздән, явыз эшләрдән саклаучы да. Рөстәм дусларына күрсәткән мәлдә шәлен югалткан Хаят шундый саксызлык кыла. Образны н өченче мәгънәсе дә бар. Хаятне шәлен югалтырга, матурлыгын күрсәтергә мәжбүр итүче, фаҗигагә китерүче—мәхәббәт. Шәл мәхәббәтне күнелгә үткәрмәү, үзенне сөюдән мәхрүм итеп яшәү, аскетлык билгесе кебек тә тасвирлана. Үзәк геройлар мифологик катламнар янәшәсендә сурәтләнә. Рөстәм һәм Хаят язмышы ак бүре һәм сорыкай мәхәббәте тарихына тәңгәл. Урмандагы соры бүреләр ыруыннан берсе Хаят туып-үскән яклардан ак бүре алып кайта. Ләкин соры бүреләр аны кабул итми: өзгәләп ташлый. Соры бүре ялгыз кала. Хаят тә үз тирәсендә, җәмгыятьтә ак бүре булып яши. Бу янәшәлек үз җиренә Хаятне алып кайтып, ташлап кигкән Искәндәрне гаепләргә дә, Хаяткә соры бүре булып ташланган башкаларны: Рөстәмнең әшнәләрен. Искәндәрнең туганнарын, авыл кешеләрен— шулар аша тулаем җәмгыятьне тәнкыйтьләргә дә ярдәм итә. Төп герой хатын-кыз һәм ана каршы куелган ир-ат образларына карата гына психологик анализ алымы кулланып, автор алар күңелендә барган уй-фикер эволюциясен, хис-тойгы каршылыгын шәрехләп, күрсәтеп бара. Башка геройларның эчке дөньясын күрмәү, аларны сүзләр-аралашу, эш- гамәл, үзләрен тотыш кимәлендә тасвирлау үзәк кеше образларын югарырак күтәрә, тирә-яктагылардан аерып куя. Әйтерсен нәкъ менә алар—шәхси фикер-хыялга. уйомтылышка ия кешеләр Бу дәрәҗәдә хис-кичереш байлыгы башкаларга хас булырга мөмкин түгел. Гадәттә, автор ике юнәлешне: төп герой булган ир-ат һәм хатынкызнын фикер, кичереш үсешен үреп алып бара, һәрберсенең үз уйлау рәвешен, үз сөйләшү манерасын таба алу—авторнын унышы. Кайбер әсәрләрдә хатын-кыз уйлары, сөйләшү борынгылык белән өретелгән (Акчәч), каиберләрендә югары романтика, зыялылык күзгә ташлана (Камилла). Ир-ат уйлары һәм сүзләре исә тупасрак һәм аларда һәрнәрсәнең логик сәбәбен аңлатырга омтылу үзен нык сиздерә Ләкин биредә дә шәхси үзенчәлекләр шактый көчле. Шуның белән бергә, капма-каршы кеше типларының бер-берсенә охшамаган уйлау. тоемлау. кичерү сөйләшү рәвеше гадәти булмаган синтез хасил итә. Ләкин урыны белән и»шрнын идеалга омтылган геройлары да шактый ук тупас сөйләшәләр, уй-хисләр нечкәлеге-югарылыгы аралашу дәрәҗәсендә кискенлек һәм катылык белән алышына. һәм авторга каршы төшеп, уй-кичерешләре самими булган геройларнын сөйләшүен үзгәртәсе килеп куя. Нәбирә ижатында әсәрдән-әсәргә күчеп килүче, ләкин төрле модификацияләрдә бирелә торган карчык образлары да татар әдәбияты өчен хас булмаган, үзенчәлекле дип бәяләнерлек. Сихерче карчык Акъәби яки Сузгын («Болан». «Күке төкереге»), үз күнеленә. рухына якын күреп, ярдәмгә килгән, төп геройны саклап яшәгән Шарлотта яки Камәр карчык («Китәм. димә». -Пәри учары»)—төрле кешеләр Акъәби һәм Сузгын—мәҗүсиләр, табигать һәм кеше туганлыгына ышанып, шуны саклап яшәүчеләр булса. Шарлотта яки Камәр ышанулары ягыннан түгел, холыкфигыльләре белән ярдәмчел һәм изге Ләкин беренче карашка төрле бу геройларны да бер сыйфат берләштерә алар—архетипларнын гомер кичкән, картайган кабатланышы. Тормышлары башка әздән китсә, язмыш юллары башкача сызылса. 30-40 елдан Камилла— Шарлотта га. Акчәч—Сузгынга. Хаят—Камәр карчыкка әверелгән булыр иде Болар—бер чылбыр буыннары, ләкин автор тудырган дөньяда яшь героинялар язмышына мәхәббәт керә, алар үзләре өчен билгеләнгән юлдан читкә атларга жөръәт итәләр Шулай итем дәвамчыларнын көчле характерлы, көрәшче, үзсүзле, максатчан икәнлеге ачыклана Н Гыйматдинова повестьларында геройлар бирелеше тагын бер-фәлсәфи катлам хасил итә. Ул дөньяны, кешеләрне икегә бүлеп, берәүләрне-җиргә табигать баласы булып килгән, ирек яратучы, рухи хөрлеккә омтылып яшәүчеләр дип. икенчеләрне—табигать кануннарыннан баш тартып, җәмгыять законнарына сукырларча иярүчеләр лип аңлатудан башлана Кайбер тәнкыйтьчеләрдән, беренче төркем геройларны тулысы белән мәҗүсилек баскычына куеп, әсәрләрнен ислам линенә каршына килүе хакында да фикерләр ишетергә туры килә Ләкин авторнын фәлсәфәсе ислам дине өйрәтүләренә каршы килми. Повестьларда гөп героиня белән каршылыкка керүче өлкән чатын-кызтар (Сузгын. Убыр һ. б.) дөньяны—тәмуг, кешене—аждаһа итеп күрәләр. Ләкин шушы карашка үзәк герой фикере каршы куела, анын кешене һәм дөньяны матур, саф итеп күрүе, үзгәртә, камилләштерә алырлык көчле сурәтләнеше автор фәлсәфәсенең ниндилеген ассызыклый. Тискәре хәлләрнен. күренешләрнең, сынфатларнын вакытлы, узгынчы булуына ышаныч һәрвакыт үзен сиздерә Дөрес, кара һәм караңгы яклар әсәрләрдә җеге буяулар белән сурәтләнә, тирән фаҗигаләргә китерә Шул фаҗигаләрдә кешеләрне гаепләгән. «Әй. кешеләр’ Әй. кансызтар’ Әй-й-й!» дигән Сәрия артыннан автор—хикәяләүчемен дә «Әй-й-й. • дип уйлануы («Ак торна каргышы») анын чарасыхтык чшенә җитүе хакында сөйли Ләкин давылдан сон авылның да. кешеләрнең дә үзгәрәчәге ачык күренгән кебек (Сәрия лә үзгәрде бит), башка әсәрләрдә дә юрмьгшнын дөрес эзгә борылачагына өмет тосмлана Вакыйгалар эчендә дөньяны икегә: чынбарлык һәм хыял катламнарына аерганнан, чынбарлыкка караган күренешләрне материализм ноктасыннан аңлатып булмый торган эпизодлар—детальләр белән баетканнан соң (Камилланын интуитив төстә авылны табуы, яки балаларынын алты тәрәзәле өен. сукмакны төшләрендә күрүе. Хаятнен бүреләр белән дуслашуы. Акчәчнен боланга әверелеп яшәве. Хаятнен үлгән Рөстәмне терелтүе. Саранын аякка басчы шундыйлардан), фәлсәфи яктан да ике чик билгеләнә. Автор яшәешне капма-каршы көчләр бүленеше итеп күзаллый Матурлык һәм Яхшылык—табигатьтә, кеше күне.тендә. җанында Явызтыкка җәза бирерлек көч тә. ямьсезлек һәм усаллык та табигатьтә һәм Кеше җанында яши Усаллык. Явызлык ягы баса башладымы, афәг. фаҗига, югалтулар килә Акчәчләр һәм Саралар, үз гомерләрен корбан итү хакына булса да. шуна каршы чыгалар Ләкин автор Ак һәм караны гигезтәнгән үлчәү тәлинкәләре кебек карамый Яхшылык һәм Явызтыкнын. Ак һәм Кара көчләрнен тигезлеге—ислам диненә каршы килүче тәгълиматтан. Автор караны юк итү. бетерү хакында уйлана. Анын үткән заман хатын-кызлары Явысгыкка җәза бирерлек, аны җир йөзеннән юк итәрлек көчкә ия түгел. Шулай булса, әсәр ышандырмас та иде Алар—жемгыятьнен ялгыш юлдан китүе хакында хәбәр итүчеләр, өн салучылар, кисәтүчеләр Әсәрде тагын бер каршылык табигыАлек һәм ясалмалылык фәлсәфи планла чәл ителә Беренче карашка зететик мәсьәлә кебек тоелса да (королева бакчасыннан күчерелгән роза чәчәге һәм гәзнич янәшәлеге), һәр әсәр кысасында ана кат-кат әйләнеп кайтып, автор ясатма нәрсәләрнең еш кына табигынлекне юкка чыгаруын нәтижә кебек тәкъдим итә. кешелекнен киләчәккә юлын табигыйлектә күрә. Кайбер әсәрләрдә ясалмалылык җәмгыятьнең аерым бер баскычларына бәя бирү дәрәжәсенә житә. Мәсәлән. «Китәм. димә» повестенда дингә каршы көрәш (ясалма кануннар урнаштыру) Шәнгәрәй гаиләсен, яки анын кебекләр тормышын гына җимереп калмый, бәлки гомумән яшәү рәвешен юк итә, анын нигез баганаларын аудара Сәйдәшнең Шәнгәрәй йортын тергезүе—гасырлар буе формалашкан яшәеш юлын кайтару омтылышы, табигый, әхлак кануннарын иҗтимагый кагыйдәләрдән алга чыгару теләге ул. Автор табигыйлекне дә бик кин аңлата, кешенен кешелеклелек юлы белән үсү-үзгәрүе кебек бирә Ясалмалылыкны камилләштерүнең табигыйлеккә кире кайту булмыйча, бәлки аннан ераклаша бару сукмагы икәненә басым ясый Н Гыйматдинова әсәрләренә хас булган аерым бер сыйфатлар, автор файдаланган әдәби алымнар хакында күп сөйләргә булыр иде. Ләкин без анын ижат юлын билгеләү максатын куйдык. Авторның 1980 еллар ахырыннан алып 1990 еллар уртасына кадәр язылган күп кенә әсәрләренә (югарыла аталганнарыннан тыш «Сихерче» «Сәвилә». «Күке төкереге». «Каракош»ларны да кертеп) уртак сыйфатлар хас Реаль һәм хыялый, мифологик башлангычларның бербөтенгә әверелүе хикәяләүне күпкатламлы итеп оештырырга ярдәм итә. Татар кешесенең милли фикерләве, дөньяга карашы, тормышны аңлатуы, кабул итүе, барыннан да элек. Нәбирә ижат иткән архетип—үткән заман хатын-кызы белән бәйле. Образлар бирелешендәге уртаклыклар, автор фәлсәфәсенең әсәрдән-әсәргә күчеп, баеп- тулыланып баруын да—кабатлану түгел, бәлки язучының унышы дияр идек. Дөнья әдәбиятында Маркес, рус әдәбиятында Л. Леонов исемнәре белән билгеле магик реализм методын Н. Гыйматдинова милли сыйфатлар белән тулыландыра, төрле характердагы сюжет сызыкларын тоташтыра, татар җәмгыятенә реалистик бәя бирә һәм рухы белән бу җәмгыять вәкиле булмаган шәхесләргә карата психологик анализ анымы куллана, милли образ-сурәтләр, символлар, детальләр белән уйный. Жыеп кына әйткәндә. Нәбирә Гыйматдинова бу ижат методы белән татар әдәбиятында үзенчәлекле, укучы тарафыннан яратып кабул ителә торган юлны тапкан. Магик реализмны икенче төрле реализм һәм сюрреализм арасында торучы баскыч дип тә атыйлар Н Гыйматдинованың ин сонгы басылып чыккан әсәрләрендә лә сюрреалистик элементларның күбәюе үзен нык сиздерә. «Аргы очта, бирге очта». -Тан ата да кич була». «Елан» повестьлары авторның элеккегеләреннән үзгәрәк, янарак ижат сукмагы тапканлыгы хакында сөйли Бу сукмакта инде мифологик һәм реалистик яки романтик сюжет сызыклары тоташу күзәтелми. Киресенчә, сюрреалистик сюжет шундый ук ярдәмче сюжет сызыклары белән көчәйтелә Ике хатын белән яшәү мәҗбүрияте алдында калган Мөнир тарихы («Тан ата да кич була»), чит кеше баласы үстереп, килен булып килгән үз кызын байлыкка алыштырырга омтылган Фәймә тарихы («Елан») яки яшьлек хатасына жәза алып, базаларын азмашып яшәргә риза булган Гөлнур белән Равия тарихы («Аргы очта, бирге очта...») Болар, беренче карашка, тормыштан ук күчереп азынган, ул геройлар янәшәбездә генә яшәп ятазар төсле тоела. Ләкин реальлек эффекты тудырылса да. тарихлардагы сюжет барлыкка китергән каршылык, ситуация кешелеклелек кысаларыннан читкә чыга Магик реализм дулкынында язылган әсәрләрдән аермалы буларак, биредә уйлап табылган хәлләр түгел, бәлки кеше җанындагы түбәнлек шаккаттыра. Табигатькә яки үзләренә охшамаган нарга усаллык кылган Рыскол яки Фәрит Садриевич кебекләр белән чагыштырганда, сонгы повестьлар геройларының якыннарына күрсәткән явыз гамәлләре—кеше ышанмаслык. Вакыйгалар ярдәмендә автор кешенен. беренче чиратта, үз-үзен харап итүен, үзенә явызлык кылуын раслый Мондый кисәтү' вазифасы тискәре образзарга йөкләтелә. Н Гыйматдинованың язучылык тәҗрибәсе, осталыгы сонгы повестьларда да үзенчазекле дөнья тудырырга, төгәл, урынлы кулланылган алымнар белән мәгънә көчәйтергә ярдәм иткән Алыйк «Елан» повестен. Бакчасында тапкан елан кабыгын бала табарга жыенган күршесенә ташлау вакыйгасы—шушындый метафора ярдәмендә әсәрнен башында ук Фәймәгә бәя бирелә: үз кайгысын, үз -'йөген» башкалардан күтәрүче, жинел яшәргә омтылучы ул. Ләкин әсәр ахырына метафораның икенче мәгънәсе дә ачыла. Фәймә үзгәрде, «елан- кабыгын салды. Хәтта гомер буе төшләрендә, уйларында үчекләшеп яшәгән Хәтимә карчыкка сонгы монологта «Хәтимә сеңел» дип. ул теләгәнчә эндәште Кабыгын саллы—үкенү баскычына килде. Автор исә укучыны тискәре яссылыкта ижат иткән героин—Фәнмәне кызгануга кадәр кигереп житкерә Үзе яхшы яктан тасвирламаган, бер-бер артлы усаллыгын, мәкерен, көнчелеген, байлыкка табынуын, кешелексепеген күрсәтеп барган «елан-ны анларга. жәлләргә чакыра автор: кичерешләрен, уйларын күрсәтеп, психологик анализ ярдәмендә эчке дөньясына алып керә. Әсәрнен башында ук Хәтимәнен »Олинынны ике кат югалтырсын» дигән юравын китереп, вакыйгалар барышында аны берничә кат кабатлап узу алымы да уңышлы Фәймәнен өметләре акланмаячагын. Мәрвиянен әнисен кичермәячәген белгән укучы базарга мөнәсәбәтен үзгәртә, аларны кире кагу, йөз чөерү баскычыннан анларга тырышу дәрәжәсенә күчерә Соңгы повестьлардагы каршылыклар да кеше—кеше арасында туып, иҗтимагый түгел, бәлки шәхси сыйфатларга бәя бирү өчен хезмәт итә. Автор исә ниндидер урын-вакыт белән төгәлләштерелгән мәсьәләләрдән гомумән кешегә хас проблемалар күтәрүгә таба борыла. Ләкин әсәрләр тәмамланганда аларнын күбесе чишелеш тапмый, укучыга «уйлап бетерү» өчен кала. Төп героиларнын киләчәк тормышы ла билгесезлек эчендә өзелә, автор укучысын уенга чакыра, әйдә, үзен күзаллап кара— балаларын алмашкан Гөлнур-Равияләр, кызын тапкан Фәймә. ике хатыннан еракка качкан Мөнир һәм Нурбикә белән Әминә алга таба үз язмышларын ничек корыр— боларны үз идеалын яктысында уйлап бетер, ди сыман Нәкъ менә үз идеалын—укучы идеалы, чөнки сонгы повестьларда язучы идеалы—үткәй заман хатын-кызы архитибы юк Анын белән бергә сагышлы-хыялый, тылсымлы—ак дөнья ла югала Әйтерсен лә бу әсәрләрдә Акчәч һәм Саралар фани дөньяны кичкәннән. Хаят һәм Камиллалар таеп булганнан сон. атарсыз гына ага башлаган тормыш сурәтләнә, һәм бу тормыш Н Гыйматдинова иҗатындагы асыл матурлык—шул Хаятләр Һәм Акчәчләр жаны. рухи байлыгы икәнен тагын бер кат искәртеп тора. Укучы буларак, сонгы повестьлар белән танышканда да әлеге сәеррәк һәм самими затларны эзлисен, аларсыз сурәтләнгән яшәеш исә гади-гадәтм. буш һәм жансьп булып тоела Әсәрләрлә автормын фәлсәфи фикере дә үзгәреш кичергән. Сонгы повестьларда кешенен кешелеклелеккә кайтуы, явызлыктан баш тартып, яхшылыкка омтылу мөмкинлеген язучы тулысы белән анын үзенә бәйли. Елан кабыгын салган кебек, шәхес тә йөзен, битлеген үзгәртә ала. хаталарын анлап. үкенеп, башкача яшн башларга ана беркайчан ла сон гүгел. ди сыман автор Сонгы повестьлар. Н Гыйматдинованын бөтен иҗаты фонында караганда эзләнү төсендәге әсәрләр кебек тәэсир калдыра Дөрес, талантлы яэучынын идән үл эрелә кызыклы, алар ла татар әдәбиятында яна сүз. яшәешкә яна караш кебек килеп чыккан Яна дулкында ижат итүче, тагар укучысын әдәби табышлары белән сөендерүче Н Гыйматдинова иртәгә кайсы сукмакны сайлар—монысы билгесез Ләкин ул сукмакнын укучыны мона кадәр таныш булмаган, тошләрлә-хыялларда күрмәгән |цжәсп урыннарга ияртеп китәчәге, мавыктыра-мавыктыра уйга салачагы шиксез