Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

"Казан утлары" журналынын узган елгы 8.9 саннарында И Таһиров. Ф Гарипова. А. Хәлим мәкаләләре басылып чыккан иде Халык санын алуга әзерлек унаеннан дөнья күргән бу язмалар кызыклы, бай мәгълүматлы иде А. Хәлимнеке бигрәк тә эмоциональ көче белән аерылып тора Бу хәлләр анын йөрәге аша үткәне күренеп тора. Шул мәкаләләр унаеннан минем бер сорау бирәсем килә кем ул "Казан утларьГн алдыручы? Аны татар булырга үгетләргә кирәкме’’ Минемчә юктыр кебек Хәер, мәсьәлә, беренче карашка гына бик гади күренә Чынлыкта исә ул катлаулы, үтә катлаулы Мин үзем, мәсәлән, тумышым белән Илеш татары Әткәй мәрхүм “без припушенный башкортлар" ди торган иле Сонрак. кызыксына торгач белдем: "припущенниклар" башкорт җирләрен озак вакытка арендага алган татар һәм башка милләт кешеләре булган икән Бабаларыбыз Татарстанның Салатыш якларыннан икән дигән истәлекләр дә бар Аннан килгән өч гаилә авылнын типтәр ягына (Көрпә елгасынын ун ягы) нигез салган, сул якта башкортлар Патша заманында "башкорт" дип язылганнар билгеле бер ташламалар һәм өстенлекләрдән файдаланган Совет чорында исә алар бетерелде Бер үк тел. бер үк мәктәп, бер мәчет, бер кибет, бер колхоз Укыту татарча, китаплар Казаннан кайта Авыл халкы кол Паспорты юк Авыл советы китабына секретарь малай нәрсә яза. шул закон Безнен гаиләдә, мәсәлән, бер ата-анадан аягы бала. Шуларнын өчесе татар, калган өчесе башкорт дип язылган М Шакиров заманына кадәр бу беркемгә дә бернинди дә зыян китермәде Анын заманында жиде ел балалар "сакауланып" алды, аннан сон барысы да үз урынына кайтты Хәзер исә бу мәсьәлә тагын калкып чыккан Баштарак А. Хәлим язганнарга ышанасым килмәгән иде Үз башыма төшкәч белдем Минем кече энем Үзбәкстаннан кайтмакчы иде Уфага. Урнаша алмады, чөнки татар Кызганычка каршы, татарга каршылык югары эшелонда гына түгел, ул хакимиятнен барлык баскычларына диярлек үтеп кергән Башкортлаштыру-татарларга каршы тискәре караш-сонгы еллар күренеше генә түгел Бу сонгы гасырлар буена татарнын урыс кулында корал булып йөргәне өчен Алланын җәзасыдыр (каһәре) дип тә уйлап куям Менә хәзер башкортлар Мәскәү кулында уенчык, алар кулы белән Мәскәү татарны талата, ботарларга тырыша Бу каһәр оларга да төшмәсме ” Татарстанның байлыгы Башкортстанныкыннан ким түгел Милли сәясәткә башкортлар акча-көч жәлләми Мәсәлән, безнен якларда башкорт журналына язылу ике-өч мәртәбәгә арзанрак Бусы сүз унаеннан гына Татарнын Мәккәсендә-Казанда булганым юк Ишеткәнемчә, анда да татар теле бик үк почетта түгел икән Уфада исә үз телендә чегән яки кавказчылар гына сөйләшә Бүтәннәр ватып-жимерсп булса да "урысча" гына жиффәрәләр Хәзер эш татарнын санында гына да түгел Сүз татарнын калуы яисә бетүе турында бара Латин алфавиты белән дә суздыгыз да суздыгыз. Җәһәтрәк эшлисе иде Бүген татарнын менталитеты-төшенкелек. үз көченә ышанмау Ә тарих безгә шанс биргән иде Файдаланып кала алмадык Андый мөмкинлек тиз генә кабатланмастыр. Үзебезнең тар карашлы дин әһелләре Русия исламын бүлгәләп, һәрберсенә үз мөфтиятләре төзеп, үзләрен көлкегә калдырып йөргән арада Русия мәгариф министры мәктәпләрдә "православие культурасы" дәресләре кертү турында кәгазь җибәргән Мона хәтта урыслар үзләре дә каршы чыкмакчы Шикләнмим, моны беренче булып татар чиновниклары эшкә ашыра башламагайлары Чөнки ни Казан, ни Уфа тарафларыннан ник бер протест ишетелсен?! Ирекссздән Г Тукай шигыре искә төште Безнен Гали бигрәк тату Кәжә белән. Менә Кәжә карап юра тәрәзәдән Гали аны чирәм белән кунак итә. Кәҗә рәхмәт укый сакалын селкетә Бу шшырьнсн ашы юк бит Вакытлар узгач Гали үэснен “дустын”-кәҗәне суеп ашаячак Бу кәҗә татарга, йә булмаса бүгенге башкортка охшамаганмыни ” Гали дус чакта бу “дуслык"ка ләббәйкә дип торыйк микәнни’’ Менә шундый сәер уйлар килде алс башка Эшегездә уңышлар, барчагызга саулык-саламәтлскләр телим
Н.НОГМАНОВ