Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОТАЛИТАРИЗМ ШӘҮЛӘСЕ

Егерменче гасыр башында мәшһүребез Габдулла Тукай "Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр" дип язган иде. һәм менә тагын йөз елдан сон Русиянен кара көчләре татар халкын тагын бер кат тәклиф иттеләр, ягъни Екөчләделәр, үзе теләмәгәнне эшләргә мәжбүр иттеләр. Русия Дәүләт Думасынын һәм бераз сонрак Федерация Советының Русия халыклары телләре турындагы законга өстәмә кертүен башкача бәяләп булмый. Шунысы игътибарга лаек, моңарчы “латин керсә ярый, кермәсә ярый” дибрәк йөргән кайбер кемсәләр дә латинчылар ягына басты Моны редакциягә килгән байтак хатлар һәм үзара аралашканда кычынган мөсәхәбәләр бик ачык күрсәтә. Рәсәи хакимиятенең бу гамәленнән егерменче гасырда үзенен канлы азау тешләрен күрсәткән, күрсәтү генөме, канлы тешләрен халыклар бугазына батырган дәһшәтле тоталитаризм исе килә. «Коммунистлар партиясе манифесты-нда язылганча. “Европада шәүлә йөри, коммунизм шәүләсе" дигәндәй. Русия өстендә тоталитаризмның килбәтсез шәүләсе торган саен аныграк тосмланмыймы’! Күз алдына хәтердә мәңгелеккә уелган шомлы еллар килә, күңелдә шик дигән жирәнгеч хис баш калкыта Бүген кайсы халыкка нинди хәреф белән язарга кирәклеген өйрәтеп утырган түрәләр иртәгә синен кайда һәм ничек яшәргә, нәрсә укырга тиешлегеңне, нәрсә хакында сөйләшергә яраганлыгын, нәрсәләрнең ярамагднлыгын да билгеле бер закон кысалары арасына кертеп утыртмаслармы?! Матбугат чаралары турындагы законның Дума коридорларында кат-кат әйләнүе, утырышларда чәйнәлүе дә күңелгә өмет, яктылык өсти горган гамәл түгел. Закон һәм хокук, юриспруденциянең чытырманлыклары ай-һай катлаулы, анлап бетерерлек кенә түгел. Хәер, юстиция дигән сүз татарчага турыдан-туры тәржемә иткәндә “гаделлек” дигән төшенчәне а ялага. Хокук һәм закон һәркайда һәм һәркемгә карата гадел булырга тиеш дигән мәгънә салган ана борынгы римлеләр. Егерменче, утызынчы елларда, мәсәлән. Татарстан АССРнын юстиция министрлыгы үтебезчә "Гаделия министрлыгы" дип атала иде Дәкин. Нишлисен. Руснядә татар халкына карага гаделлек булмады һәм була да алмый торгандыр инде ул. Инде хәзер үзебез теләгән хәрефләр белән язарга да хокукыбыз калмадымыни?! Юриспруденциядә “закон не имеет обратнои сил ы" дигән, ягъни, бүген кабул ителгән закон кайчандыр кылынган гамә:гләргә карата кулланылмый дигән, аксиомага тиң тәгъбир дә бар. Гадирәк, аңлаешлырак итеп әйткәндә, ягъни мәсәлән, поезд инде кигкән Шулап булгач. Татарстан Президенты тарафыннан әле 1999 елның 15 сентябрендә үк кул куелган “Лагин алфавиты нигезендә татар алфавитын торгызу турында"гы закон бүген кемнәрдер тарафыннан үзгәртелә дә. юкка чыгарыла да алмый. Чөнки инде ул үзенең эшен эшләгән Дисгә меңнәрчә балалар латин имласында уку-язу күнекмәләрен үзләштерде, яна латин имласында дистәләрчә исемдә яна китаплар басылып чыкты. "Әлифба" Һәм уку ярдәмлекләре, дәресчекләр дөнья күрде Ул 1ынп да түгел, татар укучылары латин имласының телебезгә никадәр якын икәикчен. аңа ябышып юрганлыгын күрделәр Бу имлада урыс хәрефләре белән язылганча укыганда килеп чыга торган сәгать, канәгать. Рифгать кебек, урыс теленен "что делать" соравына җавап булып яңгыраучы мәгьнәсезтекләр. урыс мохитендә яшәүче шәһәр балаларының башын катырган авыл, тавык, матавык кебек анлаешсыпыклар бетте, барысы да үз урынына утырды. Телебездән утызынчы елларда сөрелгән (?. С. XV авазларын белдерүче хәрефләр әйләнеп кайтты, машинка яисә компьютерның татарча клавиатурасында кирәксез урын алып торган Ь. Ъ. Ц. Щ. Я. Ю. Е. Э хәрефләре белән дә җиңел генә хушлаштык. Шулай итеп, ниһаять, телебезнең барлык үзенчәлекләренә, фонетик төзелешенә җавап бирүче, бар яктан камил алфавит булдыруга ирештек. Хәрефләр саны шактый кимеп, нибарысы 33 кә калды. Ирексездән бер усал анекдот искә төште әле. "Ни хикмәт белөндер. ком чүлендә американ, урыс һәм француз очрашканнар. Су чыкмасмы дип казынганда комнан балчык чүлмәк табып алганнар болар. Чүлмәктән ажгырып җен килеп чыккан. Әйткән: —Коткарганыгыз өчен һәрберегезнең берәр теләген үтим. Теләгез.— дигән. Француз теләген әйткән: —Хәзер үк менә шушында өч йөз бүлмәле, өч катлы вилла булсын, һәр бүлмәдә мине бер чибәр көтеп утырсын! Күз ачып йомганчы алларында яшеллекә чумган вилла пәйда булган. Американ исә туган шәһәренә хәтле асфальт юл һәм алты йөзенче "мерседес” сораган. Чират урыска җиткән. Башын кашып торган-торган да ди бу. әйткән: -Шиш!-дигән.—Алар гына рәхәтләнмәсен әле. Вилласы да, "мерседес"ы да кирәкми, алдыбызда бер яшнек аракы булсын! __ Күз ачып йомганчы вилла да. «мерседес» та юкка чыккан. Күктән дөмбердәп бер әрҗә аракы килеп төшкән, ди”. Мина, нишләптер. Русия Думасының тел мәсьәләсендәге бу гамәле шушы анекдот героен хәтерләтте дә куйды. Татарга гына әйбәт булмасын әле. дип. юри. үчләшеп кабул ителгән законга охшый ул. Камил гакыл кысаларына сыймаган әлеге закон хәтта чит ил белгечләрендә дә гаҗәпсенү уятты. Татарстан Дәүләт Советы РФ Президенты В. В Путинга мөрәҗәгать кабул итте. "Бу законны кабул итү РФ субъектлары карамагындагы мәсьәләләргә тыкшыну булып тора һәм Русия тарафыннан танылган халыкара хокукый актларга туры килми".- диелә анда. Әмма ничек кенә булмасын, латин имласының уңайлыкларын татып өлгергән укучыларыбыз бездән латин хәрефләре белән язмалар урнаштыруны дәвам итүебезне сорап мөрәҗәгать итә торалар. Укучылар сүзе безнең өчен канун. “Казан утлары" журналы киләчәктә дә латин имласында классик мирасыбыз үрнәкләрен һәм бүгенге язучыларның әсәрләрен бирүне дәвам иттерәчәк. Тукайча әйткәндә: “Тиз генә кузгалмыйбыз без. и гөруһе ру сияһ!1”