Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУЛМАС ГӨЛЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

КОТБНЫҢ «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН. ӘСӘРЕ ЯЗЫЛУГА 660 ЕЛ

Олуг талантлар тудырган сәнгать әсәрләре гасырлар агышына, рәхимсез Вакытнын көз һәм кышларына да карамастан, картаймыйча, һаман да яшь булып калуын дәвам итәләр. Әйтерсең лә, бу ядкярләргә мәңге төкәнмәс жегәр. очкын, хуш ис салынган. Һәр олуг әсәрнен укучысы, яна буын вәкиле белән очрашуы, гүя ки, ике арала бәйләнеш, үзара хәрәкәт, диалог тудыра. Котбнын «Хөсрәү вә Ширин» әсәре дә (1342) һәр чор укучысының күнелен кузгатырлык, жанын хушландырырлык әнә шундый ядкярләрнен берсе Кара язмыш, көнләшкәндәй, бу хуш исле гөлне үз җиреннән, үз халкыннан аерырга, вакыт туфрагына күмеп калдырырга тырышты. Гәрчә ул өлешчә үз максатына ирешсә дә. ахыр чиктә барыбер жинелеп калды: «Хөсрәү вә Ширин» XX гасыр урталарында янә үз җирлегенә, үзенең газиз укучысына кабат кайтты, һәм хәзер инде ул татар рухи тормышының аерылгысыз бер өлешенә, күп төрле гөлләрне берләштергән татар әдәбияты букетының гүзәл бер чәчәгенә әверелде. Котб хакында мәгълүматлар сакланмаган диярлек. Хәзерге фәндә аның туу вакыты якынча 1297 елның сентябренә, ә үлеме XIV гасырның урталарына нисбәт ителә. Кайбер хезмәтләрдә авторның исемен Котби, Котб Харәзми дип язу очрый Әмма мондый бирелеш нигезсез. Әсәрендә автор үзен бары тик Котб рәвешендә генә яза. Ә инде Харәзми кушаматы—тәхәллүсе—бер генә чыганакта да очрамый. Бу—аерым галимнәрнең, аеруча кайбер үзбәк филологларының үзләре күрергә теләгәнне бар дип тәкъдим изү нәтиҗәсе генә. Котб сүзен Когбеддин исеменнән кыскартып ясалган дип тә уйларга мөмкин. Әмма чынлыкта исә ул исем түгел, кушамат, әдәби тәхәллүс булса кирәк. Аны фәндә берничә төрле анлату очрый. Мөселман дөньясында, шул исәптән төрки-татарларда элек остазларны, күренекле затларны, мәшһүр фикер ияләрен һәм суфиларны, диннен күренекле әһелләрен «котб» дип тә атап йөрткәннәр. Әмма тарихта бу сүзне тәхәллүс итеп алу бик күзгә ташланмый. Алтын Урда чорында Урта Иделнең унъягындарак Котб исемле шәһәр дә булган Итальян сәүдәгәрләре бертуган Пициганолар төзегән картада (1367)' бу кала Котоба рәвешендә теркәлгән. Әдип-галимнәр төбәк, авыл яисә шәһәр исемен үзләренә кушамат итеп алганда, тәхәллүс, кагыйдә буларак, нисбилек кушымчасы ярдәмендә белдерелә: әйтик, Баласагун—Баласагуни—Баласагунлы; Болгар—Болгари: Утыз Имән—Утыз Имәни Биредә исә. әйткәнебезчә. «Хөсрәү вә Ширин» авторы үзен Котб рәвешендә яза. Кушамат Котби шәкелендә теркәлгән булса, бу мәсьәлә тәмам хәл ителгән булыр иде. Шулай да Котб тәхәллүсенен Идел-йорттагы шәһәргә нисбәтән алынуы хакыйкатькә ныграк якын тора. Әсәр телендәге аерым сүзләр һәм формалар ла (төн ката: сала, камгак; баргым, кайтмага һ. б.) бу карашны куәтли. Аерым галимнәр фикеренчә. «Хөсрәү вә Ширинчдә татар теленен хәзерге Пенза. Мордовия төбәгенә хас шивә элементлары ныграк гәүдәләнеш тапкан. «Котоба» каласы да нәкъ әнә шул җирләргә нисбәт ителә. 'Франциско һәм Доминико Пициганолар төзегән бу карта «Фән һәм тел» журналында да басылып чыкты (2002. N2). Алтын Урданын Харәзми. Мәхмүт Болгари. Мәхмүд Сарай Гөлестани. Сәйф Сарай һәм кайбер башка әдипләре кебек. Котб та бер урында гына яшәмәгән: сәяхәт кылган, төрле авыл-калаларда булган, белем алган, төрле шөгыль ияләре белән очрашкан Бу хакта анын әсәрендә дә кайбер факт-мәгълүматлар бар: «Сәфәр рәнжен күрдем үзем кач әииам (күп көннәр) . «Ничә кем килдем ирсә мән. вәләкин Төгәл килдем, төгәллек яхшы уш чын» (1. 30 б ) «Хөсрәү вә Ширин»нен кайчан, кайда язылуы төгәл күрсәтелмәгән Әсәр О шактый күләмле, житди. Авторнын аны язарга ниятләве генә дә «берничә ел»ны үз эченә ала: Ничә ел булды—жаным үскәр (кузгалган,) ирле. Күнелдә ошбу әндишә (уи-ният. те.юк) бар ирле )■ 11.5166). анда хисләр, бер-беренә ихласи бирелгәнлек, инсанлылык, гаделлек кенә хокем сөрә Автор кешеләрдә мәхәббәт хисләрен кузгатып, үстереп, җәмгыятьне сафландырырга, ижтимагый-социаль мөнәсәбәтләрне мәхәббәт кануннарына нигезләргә омтыла Нәкъ менә шуна күрә лә ул мәхәббәт темасына мөрәжәгатъ итә. кешеләрне, җиһанны гыйшыкка өнди («Бу гыйшксыэ өрмәгел зинһар, бер дәм (сулыш)»—II, 2586.) Ширин образында Котб хатын-кызны олылый, ана дан җырлый Мөһин Бану да үзенең кешелеклеге. кыюлыгы, ижтимагый эшчәнлеге белән у най тәэсир калдыра. Бу зат сенлесе Ширин турында аналарча кайгырта. Шунысы мөһим һәм Мөһин Бану, һәм Ширин—гадәти хатын-кызлар гына түгел, ә хөкемдарлар ла Димәк, хатын-кыз теләсә нинди эшне башкарырга сәләтле Тәлим (куп) хатун кем ирдин артукы бар Йирсн табса. Йөз нрнсн лиен эшләр (II. 4246.) «Хөсрәү вә Ширпн*дә. мәхәббәт темасына бәйле рәвештә, башка мөһим мәсьәләләрдә гәүдәләнеш тапкан Шундыйларның берсе—Урта гасырмын күп кенә әдипләрен борчыган гадел хөкемдар проблемасы Автор халык (рәгыять) турында кайгыртучы, көчле, укымышлы, гадел патша идеясен алга сөрә Теләсәк гыйззәт илгә, барча (барчага) бул яр. Спкынгыл (уйла), кылма күб ил күнлен азар (ранҗет.т) Кешеләр кем синен хөкемендә булгай. Аларны куйма һич кем көч кылтай (I, 1966.). Чөн баш булдын. тәпугчы (хезмәтче. буйсынган кеше) ил-азак (кул-аяк) ул, Анлар гаибенә даим күз-колак бул. Күр үл гаибен, азиндин (үзгәдән) эзләмәгел. Кеше гайбен катигьлап (каты) күзләмәгел (I. 1976.). Үкеш (кү'п) ил кайгысын алма, сакынгыл. Рәгыять асрамак яхшы ирср. бел (11.3976). Кайу хандин рәг ыять булса азар (җәфа чиксә). Тимешләр кем калыр ялгыз булыб карагыз. түбән калыр,—дип әйтерләр» (11.3976.) Котб бер урында «җиһан халкын» «тән», ә шаһны шуның «жаны» белән тиңли (11. 4026.) «Хөсрәү вә Ширин» авторы мәхәббәт һәм хакимият төшенчәләрен үзара яраклаштырырга, алар арасында инсани гармония булдырырга да тырыша. Шагыйрь уйлавынча, күңелен изге сөю хисләре биләгән Ширин һәм әсәр санындагы Хөсрәү кебек инсаннар гына чын, гадел хөкемдар була алалар Кызганыч ки, андыйларнын шаһлык гомере кыска. Әсәрнең сюжеты бозык, мәкерле, явыз Шируянын тәхеткә килүе белән төгәлләнә. Мондый бетем, бер яктан, авторнын кырыс чынбарлык белән исәпләшүен күрсәтсә, икенче яктан, гадел хөкемдар идеясенең чагыштырмача утопик характерда булуы хакында да сөйли Урыны белән әсәрдә мәхәббәт һәм хакимият төшенчәләренең үзара яраша алмавы да искәртелә. «Хөсрәү вә Ширин»—синкретик табигатьле ядкяр. Анда вакыт агышы, яшәү мәгънәсе, галәмнен чиксезлеге, тән һәм җан берлеге, хис һәм акыл нисбәте, шигъри сүз һәм башка төрле проблемалар хакында гаҗәеп кызыклы күренешләр һәм уйланулар бар. Автор вакыт агышын объектив проиесс рәвешендә күзаллый Шуна мөнәсәбәттә инсаннын тууы, яшәве һәм үлеме дә табигый хәл итеп карала: «Бу төн, көн ала ат тик йөгрер, калмаз». «Ага үлде, угыл калтаймы һәргиз?» (I. 1866.)', «һич эш бу адәм углыдин котыл маз. Мәгәр үлмәк кем анда чара булмаз» (11,2266.)', «Ажун (дөнья) жәүрендин ике ир кортылды (котылды): Бере ул—кем тугмады, бер ул—кем үлде» (II. 4116 ). Дөнья кеше өчен, кеше дөнья өчен яратылган. «Сәнен өчен ирер бу барча галәм, Кечекләп күрмәгел үзенне сән кәм» (11. 4136.). Инсан—галәмнең олуг заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел. Кеше, дөньяга килгән икән, гыйлем тупларга, һөнәр үзләштерергә, игелекле гамәлләр кылырга, холкын пакьләргә, адәм балаларына шатлык-куаныч китерергә, сөяргә һәм сөелергә, кыскасы, тулы канлы итеп яшәргә бурычлы Бары шунда гына инсан, гәрчә жир йөзеннән китеп барса да. буыннар хәтеренә, җәмгыять зиһененә «игү ат» (игелекле исем) белән кереп кала. Әдип фикеренчә. чын кешеләр нур чыганагы, шәм кебек булалар, гомерләрен янып, үзгәләргә яктылык биреп уздыралар. Алар—Фәрһад, Ширин кебек затлар. Шуна күрә дә андыйлар онытылмый. Әсәрдә шәраб тематикасы, күңел ачу күренешләре шактый зур урынны алып тора. Бу берничә сәбәп белән анлатыла. Беренчедән, әсәрдә исламга кадәрге борынгы Иран. Куһистан тормышы сурәтләнә Мәгълүм ки. Хөсрәү Мөхәммәд пәйгамбәрнең мөрәҗәгатен кире кага. Әсәрдә шаһ гомеренең аянычлы төгәлләнеше билгеле бер дәрәҗәдә шунын белән дә анлатыла. Икенчедән, мәҗлес, шәраб, җыр. музыка— элеккеге әдәбиятта яшәешне, тулы канлы тереклекне гәүдәләндерү чаралары да. Әмма автор эчеп акыл җуюга, әдәпсез гамәлләр кылуга каршы «Булыр исрекдә (исерек чакта) ничә билгә (акыл иясе) уссыз (акылсыз). Аңар аш анда ни тозлы, ни тозсыз» (11.3846). Хөсрәү зөфаф кичәсендә, исереп, кем белән ятканын да белми һәм оятка кала. Роман авторы, гомумән, гыйффәтлелекне яклый, азып-тузып йөрүне, зина кылуны гаепли: «Ирәнләргә зина кылмак хәрам ул. Зинака (зина кылуга) һич милләтдә юк ул юл» (11.2896) Хөсрәү, өйләнгәч, үзенен сарайдагы жария хатын- кызларын башкаларга өләшә. Ширин белән генә гомер кичерә башлый. «Котадгу белек» (1069), «Нәһжел-фәрадис» (1358), «Гөлестан бит-төрки» (1391), •Төхфәи мэрдан» (1539). «Нуры содур» (1542). «Мәжмәгыл-әдәб» (1839) ядкярләрендәге кебек. «Хөсрәү вә Ширин»дә үз-үзеңне тоту, сохбәтләшү. гомумән, әдәп-әхлак мәсьәләләренә зур урын бирелә, Автор тугрылыкны, юмартлыкны, тыйнаклыкны. кин күнеллелекне. ихласлылыкны һәм башка шундый уңай сыйфатларны. >ш-гамәлләрне мактый, аларнын капма-каршыларын антитеза ысулы белән тәнкыйтьли: Бу дөньяга «мәгьрүр булма» (/. 195 6), «Камут эш эчрә сән әндазә (үлчәү, чама) сакла* (I, 1956.) Шагыйрь сүзне уйлап сөйләргә, яман сүзне әйтмичә калдырырга, сереңне тышка чыгармаска чакыра, яман холыклы берлә улгырмаска өнди Ин мөһиме: үз-үзенне саклап, үзенә дошман күзе белән кара. «Сакынгыл, зинһар, үзендин саклан». «Бакыб дошман күзе берлә йөзенгә. Бел үз гайбенне. көлдермә үзенгә» (П. 2906.) «Хөсрәү вә Ширин»дә сабырлык ике төрлерәк гәүдәләндерелә Бер яктан, автор бу төшенчәне мактый, түзем, сабыр булырга чакыра Икенче яктан, шагыйрь бу сыйфатка тәнкыйди мөнәсәбәтен дә белдерә. Ялгызлыктан, сагынудан жәфа чиккән Ширин, үз-үзен битәрләп, сабырлык белән гомер кичерүнең кыенлыгын, «аксак» аяк белән калу кебек булуын искәртә (1.2146.). «Дөньяда тереклек кылган һәр нәрсәдә һәлакәт билгесе ята».—ди мәшһүр философ Гегель. «Хөсрәү вә Ширин»дә дә бу хакыйкать ачык гәүдатәнә Андагы геройлар да туа. яши. үлә. Гомер ага. Яшәү никадәр татлы булса да. ахыры—үлем. Әсәрнен азагына таба автор дөньяның вафасыхзыгы. гомернен чикләнгәнлеге хакында ешрак уйлана башлый, бар булганына канәгать булырга кирәклекне искәртә «Кеше кем кылды дөньяда канәгать, һәм ул табды бу ажун эчрә (доньяда) рахәт» (II. 4126 ). «Хөсрәү вә Ширин*—сурәтлелек, тел байлыгы, стиль нәфислеге белән искиткеч әсәр Романда кулланылган образлар, шигъри чаралар, поэтик легальләр, ничектер, табигый агып, сурәтле фикерләү белән органик кушылып тора Автор хикәяләү һәм тасвирлау. төш күрү, әңгәмә, лирик чигенеш, фәлсәфи уйлану, антитеза һәм башка ысуллардан һәм чаралардан иркен файдалана Пейзаж, нигездә, вакыт агышын белдерүгә, геройларның рухи халәтен, үзара мөнәсәбәтләрен ачуга хезмәт итә Әсәрнен тәэсир көчен арттыру, укучынын зиһенен баету юнәтешендә автор кулланган төрле чаралар арасында традицион обрахтар да. мона кадәр бик күзгә ташланмаган сурәтләр дә бар «Хөсрәү вә Ширин»дә. рухи халәтләренә карап, геройлар Ягькуб. Йосыф белән чагыштырыла Мәсәлән. Иранга баргач. Ширинне тау-таш арасына урнаштыралар Бу урынла шагыйрь болай ди: «Йосыф тик казгу козыгынга (коесына) атылмыш» (I. 114 6) Фәрһад Шириннең сөйләмен ишетү белән сабырсыз кала Чөнки кызнын сүзе Әфлэтүн кебек акыл ияләрен дә зиһенсез калдырырлык (II. 2246.) Урта гасыр язма әдәбиятында төркиләр еш кына Әфрасияб образы аркылы да бирелә «Хөсрәү вә Ширин»дә дә бу очрый Мөһин Бану. Ширингә үгет биреп. Хөсрәү хакында болай ди «Әгәр (ул) Кәйхосрәү ирсә, без Әфрасияббсз» (1. 132). Куһнстан патшасы үзен дә. сенлесен дә төрки кешесе дип саный Мөселман дөньясында гарәп хәрефләренең язылу рәвеше сәнгати чара рәвешендә дә файдаланыла «Хөсрәү вә Ширин*дә дә без моның аерым үрнәкләрен күрәбез. Мәсәлән, мәхәббәттән Шириннең әлиф кебек зифа, гөз буе тям хәрефе кебек бөгелеп төшә: «Әлиф тик бузым (буем) уш булды лям* (1,676) Хөсрәү белән Шириннең кавышу кичәсен автор әлиф һәм лям хәрефләренең язылу рәвеше белән бирә -Кочышмб лям-алиф тик ул ике йар . • (11.3916.) Урта гасырның күп кенә әдипләре кебек. «Хөсрәү вә Ширин» авторы да тәрбияви, әхлакый тормыш тәҗрибәсе бирү ягын күздә тотып, үз әсәрендә кызыклы, тирән фикерле мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләр китерә «Казгу козгусына (коесына) төштем» (II. 4086.). -Ук нишанга (мишеньгә) атылыр» (II. 4106). Җил иссә, яшь үләнгә (•утка») рәхәт, кипариска кыен булыр (II. 410 6.). «Белек берлә күнелдин казгу китәр» (II. 4116). «Карын теш ите берлә туймаз* (I. 2086) һ б Әсәрдәге күп кенә юллар афоризмдай, мәгънәле яңгырый Борынгы зәүкь һич сонра габылмаз. Карыйлыкда егетлек кыПлса булмас (I. 144 6.) Ничә таглигь терелсәң (яшвеәң)—ачигь үлгү (үлем ачы) (I. 1876 I Вәли лонья өчен кылма күңел тар. Күңел тарлыгы казгу китерер, әй Пар 11. 1866) Эчем—сув нрсә. ялгыз эчмә, зннһар. Кем ул ялгыз йийган (ашаган) ялгыз үләр зар (II. 2746.) Йир орлык алмаснча бирмәз ашлык. һава ләрьялин алса—сон бирер чык (11.3796). Угыл изгү-яманны кылса, анлин Кире үз утлы яндыргай жәзасын (I. 416 ). Котб үз әсәренен кыйммәтен үзе дә яхшы тойган Романнын ахырында ул бу ядкярен «Каләмнең күзенлин бәгърем канын» агызып яздым ли: бу төр «кынссалар»нын күп булуын искәртә. Әмма.—ди шагыйрь.—«аларнын катында бу— жәүһәр* кебек (II. 434 6 ). Котб әсәре үзеннән сонгы төрки-татар сүз сәнгате үсешенә зур йогынты ясады (X Миңнегулов. «Ни белгәйләр сине сузләтмәсәң тел»: Аипын Урда әдәби традицияләре //Мирас —1996 -.ХЬ5-6 -202-2156.6) Харәзми, Сәйф Сарай. Мөхәммәдьяр. Әбелмәних Каргалый кебек әдипләр, мәсәлән, гарәгт-фарсы әдәби казанышларын үзләштерүдә Котбка хас ижат приниипларын да (тәржемә. нәзыйрә. ялгау ) иркен файдаландылар «Хөсрәү вә Ширин» Алтын Урда әдәби теле үсешендә мөһим роль уйнады. Котб әсәренә хас идея-тематика, сурәтләү һәм тасвир чаралары, шигъри детальләр һәм поэтик фигуралар төрле дәвер татар әдипләре тарафыннан эшкәртелде, иҗади рәвештә кулланылды. «Хөсрәү вә Ширин-дә еш кына «золымдин монлыны азад кылу», халыкка «йар булу», «ил күнлен рәнҗетмәү» хакында сүз бара Бу мотив Сәйф Сарай. Мөхәммәдьяр һәм Тукай әсәрләрендә дә бар Котб болай ди: Кеше ни кем кылыр булса кешегә. Килер бер көн һәм ул аның башынга (41, 2606.). Шушыңа охшаш фикер «Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» поэмаларында да очрый «Үзенә ни теләсән. үзгәгә аны сакын (телә)». «Коюг казып, үзе төшкәй» һ. б. Ш Бабичнын «Зәнгәр күк—таҗым, чуар жир—тәхтем!» юлы күпләргә таныш Шуна тартым чагыштыру «Хөсрәү вә Ширин»дә дә бар: Әгәр булсан бу тәхте таҗга мохтаж, Сәна йир тәхет ирер. юкары күк—таж (П. 4146.). Дөнья хакында уйланып. Котб болай ди: Карый хатын тик ул бу лөнья мәккар (мәкерле). Сөчүклек берлә ул сине алдар (II. 2426). Дөньяны яшь. назлы күренергә теләгән карчык белән чагыштыру Мәүла Колый. Шәмсетдин Зәки һәм кайбер башка шагыйрьләрдә очрый. Романнын бер бүлекчәсендә картлык (карышын) хакында нәни генә хикәят бар (11.3946.) Бер егет карт кешедән (пирдән) . Әгәр дә син карт диеп, ярың качса нишләрсең?»—дип сорый. Карт ана «Ул качмаса. син аннан үзен -борынраккачарсын».—дип җавап бирә Моңа охшаша мотив Сәгъди һәм Сараинын «Гөлестан-ында да күзгә гашлана. Котб кешеләрдә булырга тиешле сыйфатлардан аеруча тугрылыкка (вафага) игътибар итә: Вафа ирлек нишаны (билгесе) ул. бел. әй йар. Тәлим ирдә ма чыкмаз бер вафалар (Күп ир арасында, бер тугрылык иясе до чыкмас.)—(I. 203 6.). Шагыйрь тугрылыкта, гайрәтчелектә хәтта хатын-кызларга өстенлек тә бирә. Галиәсгар Гафуров-Чыгтайнын (1867—1942) ■Тутам» повестенда да нәкъ шушы мәсьәлә үзәккә куела. Анда без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Яхшы тикшерелсә, вафасызлык бәлки ирләрдә күбрәк булыр —Ирләрдә булган истигьдад (сәләт, булдыктлык) вә кабилиятнең барчасы ла хатын-кыз таифәсендә бардыр һәр нәрсәне эшләргә кулларыннан киләдер. .' Татар мәгърифәтчелек әдәбияты —Казан: Таткитнашср.. 1979 —357. 379 б. Табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге һәр нәрсә кебек тел лә. вакыт агышына нисбәтән, теге яки бу ләрәжәлә үзгәреп тора Шулай ла XX йөз башына каләрге тазар әдәби телендә чагыштырмача тотрыклылык, традиционлык өстенлек юә Мәсәлән. Кол Гали. Мәхмүд Болгари. Мөхәммаипяр. Утыз Имәни. Шәмсетдин Зәки. Гали Чокрый әсәрләрснен телендә житди аермалар юк Аларнын шигырь һәм хикәятләрен гадәти татар укучысы да бернинди тәрҗемәсез укыган, аңлаган Кызганыч ки. Октябрь инкыйлабыннан соң халкыбыз үзенен күпгасырлык рухи тамырларыннан, мәдәни мирасыннан шактый аерыла Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен өйрәнү тәмам диярлек туктатылды. Атеистик пропаганда, искелеккә, «милләтчелеккә» каршы көрәш, ясалма бәйнәлмиләлчелек (интернационализм), бердәм совет халкы булдыру сәясәте хәтер, традицияләр дәвамчанлыгына. милли мәдәни үсешкә шактый тискәре йогынты ясады Монын аяныч нәтиҗәләрен без телебездә дә ачык күрәбез. Сөйләм һәм язма телебез шактый ярлыланды. Гасырлар буе кулланылган сүз-гыйбарәләрне, шәкелләрне онытып, сөйләмебезне урынлы-урынсыз алынмалар белән чуарлап бетердек Шүнын нәтиҗәсендә хәзерге укучы белән элеккеге яркярләр арасы ерагайды Хәтта күп кенә татарлар Тукай әсәрләренсн телен дә тиешенчә ашламый. Мондый шартларда Октябрьгәчә чор әдәби мирасны бүгенге укучыга житкерү мөһим бурычларның берсе булып тора Биредә элеккеге әсәрләрне, аеруча шигъри текстларны сүэлск-анлатмалар ярдәмендә оригиналда житкерү—нәтиҗәле, ышанычлы юл Бу очракта укучы әдәби ядкяр белән бернинди арадашчысыз, үзе очраша, анын идея-эстетик зчтәлеген. тел-өслүбен турыданлуры үзләштерү мөмкинчелеге ала Шунын белән бергә, киңрәк катлам укучыларны күздә тотып, элеккеге текстларнын хәзерге телгә әдәби тәрҗемәләрен бирү дә гамәлдә очрый Мәсәлән, Кол Гали. Сәйф Сарай. Мөхәммәдьяр. Утыз Имәни әсәрләренсн бу төр тәрҗемәләре бар. Әмма бу очракта зарури бер таләпнен кал гый үтәлүе мәҗбүри ул да булса—оригиналга тугрылык, мөмкин кадәр анын байлыгын, лөгаги үзенчәлеген, чор. җирлек колоритын саклау Дөрес, тәрҗемә дә нжалилыкны сорый Әмма бирелә сүз бер тел эчендәге тәрҗемә хакында бара Ике теллелек белән бәйләнешле тәрҗемә принциплары монда бик үк уңышлы түгел Әгәр дә оригинал хезмәтен үтәүче текст үзе дә башка телдән тәрҗемә булса, эш тагын ла катлаулана Чөнки бу очракта тел- стиль, шәкел, фикер үзенчәлеген саклау, азарга тугры калу аеруча мөһим Авыр аңлаешлы элеккеге текстларны хәзерге укучыга җиткерүнең аеруча үтемле фәнни бер юлы бар; ул—оригиналны һәм тәрҗемәне янәшә бирү «Кыйссам Йосыф»нын Ф Фәсиев әзерләгән 1983 елгы басмасы—монын күркәм бер мисалы Рифкать Әхмәтжанов—тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Ул лексика, гел тарихы, чагыштырмалы лингвистика буенча хезмәтләре белән мәгълүм Әдәбияттан да хәбәрдар Ул Котбнын «Хөсрәү вә Ширин» әсәрен хәзерге телгә тәрҗемә итеп. «Мирас» журналынын 1992-1993 елгы саннарында (5-12. 1-5саннар) инде бастырган иде Гөржемә укучылар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан, гомумән, уңай кабул изелде Аннан аерым өзекләр төрле дәреслек-хрестоматияләргә, әсбапларга да урнаштырышлы Р Әхмәтжанов. гәрчә гәржемә өлкәсендә тәҗрибәсе аз булса да. Котб әсәрснсн идоя-сәнглли байлыгын бүгенге укучыга житкерү юнәлешендә уңышлы адымнар ясый Романнын интонацион яңгырашы, нитешә, сакланган Чор, җирлек белән бәйләнешле төшенчәләр дә ярыйсы гына горгызыла. Кыскартулар да чагыштырмача аэ Хәзерге телгә аударылган текст, гомумән, үзбашка әйбәт. Әмма аны оригинал белән чалыштырганда, бәхәсле яклар ла гуа. Гөп нөсхәнең күнчелек сүзләре, сурәтләре, шәкеле бүгенге укучы өчен аңлаешлы Тәрҗемәче исә. ни сәбәптәндер, (әйтерсең, гәржемә әсәре белән түгел, ә башка телдәге текст белән зш итә) ижали якны көчәйтеп җибәрә; еш кына оригиналдагы таныш сүзләрне һәм формаларны да якалары белән алыштыра. Мона мисаллар бик күп булса да. бирелә шулармын бер- нксссн генә китерәбез: Гашыйклык берлә шаһлык раст килмәI. Кеше кем гыИшкы юк бу серне белмәз (11.3166 > Р Әхмәтжанов бу юлларны болай «тәрҗемәли» Гашыйклык һәм до шаһлык төрле-төрле. ГыПшыксьл жлн гына белмәс бу серне тАллмхма. 20?6 > Элеккеге текстагы *Ни йирдин без, янә канда (кая барырбыз'*» мнсрагы (11,3996.) хәзерге телгә «Каян килдек һәм алда ни күрербез?» рәвешендә бирелгән (Мирас — 1993 —№5—156.) Р. Әхмәтжанов тәржемәсендәге аерым юллар оригиналдан шактый ерагаеп та киткән. Төп тексг. «һавада тикмә зәррә кем очар, бел» (11,257 6.) Биредәге зәррә сүзе тузан, ком бөртеге, атом мәгънәсен белдерә. Тәрҗемә «Чырак тотма һавада—сүндерер жил» (Мирас —1992.—N 12.—226.) Төп нөсхә: Бу мәнзилдин ушал галәм ерак ул. Рәва юк сүзләмәк сүз күрмәдин юл (11,3996.) Биредәге мәнзил сүзе тора торган урын, бу очракта җир мәгънәсен белдерә. Ушал—шул, теге, башка, ә рәва юк мөмкин түгел төшенчәләрен аңлата. Тәржемә: Мәкаль бар: Шам (Сүрия, Дәмәшекь —Х М. ) ерак бу Минзәләдән, Сөйләр юкны, барып кайтса бер адәм' Тәрҗемәдә оригиналнын стиле, эчтәлеге, мәгънәсе белән бик үк ярашмаган башка төр «иҗади» моментлар, артык «заманчалаштырулар» да очрый: «Ирер ай берлә хатынлар эше бер» (11,3456.)—«Кәҗәлектә хатын да, ай да—бер ул» (Мирас — 1993 —№ 3 —28 6.): «Булаен мән битәррәк (начаррак) йөз гәз (тапкыр) этдин» (11,3726.)—«Булыйм дуңгыз, тәмам эт булыйм актык» (Мирас.—1993.—№4.-176.); «Никаб (пәрдә: бөркәнчек)алса йөзендин ул тулун ай» (11,2796.)—*Вуален алса йөздин ул матур ай» (куляьзма, 182 6.) һ. б. Гомумән, тәрҗемәдәге букет, хор. пикник, нектар, пахут (поход), парад, октава, кисть, император кебек сүзләр текстнын рухына, стиленә бик үк туры килеп бетмиләр. Бозорг Өмид атамасын Бөек Мобед дип алу да бәхәсле. Кыскасы, «Хөсрәү вә Ширин»нен хәзерге телгә тәрҗемәсе, гәрчә фәнни максатларга тулысынча җавап бирмәсә дә, әсәрнең эчтәлеген, идея- эстетик байлыгын бүгенге укучыга ирештерүдә билгеле бер мөһим роль уйный. Журналда басылган текстка Р. Әхмәтжанов аерым өстәмә-төзәтмәләр керткән. Әмма әле тәрҗемәне тагын да камилләштерү сорала. Котб—Алтын Урда җирлегенең һәм чорының күренекле вәкиле. Мәгълүм сәбәпләр аркасында бу кодрәтле дәүләт рәсми тарих китапларында, аеруча дәреслекләрдә төрлечә хурланды, аны милләтебез тарихыннан аерып кую өчен «күп эш» башкарылды Әмма хакыйкатьне томалап булмый. Аккан су юлын табар дигәндәй, ул да ачыла, ул да иртәме-соңмы адәм балаларына мәгълүм була. Татарстан президентының Икенче Бөтендөнья татар конгрессында һәм Мөхәммәдьяр кичәсендә ясаган (28—29.08.1997) докладларында Алтын Урданың татар тарихында һәм мәдәниятендә тоткан урыны рәсми рәвештә югары бәяләнде: «Татарларның Алтын Урда дәүләте-бөтендөнья тарихында тирән эз калдырган дәүләт»,—диде Президент һәм ул Кол Гали. Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Тукай, Дәрдмәнд кебек бөек шагыйрьләр белән янәшә хаклы рәвештә Котб исемен дә атады «Хөсрәү вә Ширин» авторы мәхәббәтне җәмгыятьнең юлдашы, кешелек яшәешенең асылы дип саный: Гыйшк берлә терек ошбу галәм. Әгәр гыйшк булмаса, булмаз ирде адәм. Әйе. моннан җиде гасырлар элегрәк якты дөньяга килгән Котб хаклы. Мәхәббәт кенә кешене яшәтә; гаделлеккә, инсанияткә корылган мәхәббәт кенә җәмгыятьне үстерә.