Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ СӘНГАТЕНӘ БЕР КАРАШ

Татар профессиональ театрынын мәйланга килүе Оренбург труппасының эшчәнлеге һәм татар сәхнәсенен беренче артисткасы Сәхибжамал Гыйззәтуллина-Волжская ижаты белән нык бәйле. Оренбургта милли театр оештыру эше 1905 елда ук башланса да. бу хәрәкәт зур каршылыкларга очрап, тукталып кала Аннан сон. елдан артык вакыт узып. Ильяс Кудашев-Ашказарский Санкт-Петербургка барып рөхсәт алып кайтканнан сон гына, театр хәрәкәте янадан күтәрелеп китә Мәгълүм булганча. 1907 елнын 10 февралендә Халык йортында мәдәни кичә оештырыла Бу кичәгә урысча афиша да чыгарыла Аны биредә төп нөсхәдә басылганча китерү мөһим Менә ул: «Программа Народный дом В субботу 10 февраля 1907 г труппою драматических артистов. при участии любителя мусульманина Ильяз Бека Ашкадарского дан будет спектакль с отчислением 10 % чистого дохода в пользу голодаюших; поставлено будет ■Женитьба» (...) «Ары таба уйнаучылар исемлегендә бишенче булып -Кочкарев ...—Ильяз Бек Ашкадарский ( |«. диеп күрсәтелгән Кичәнен икенче бүлегендә шәрекь моңнары яңгыраячагы хәбәр ителә Ин соныннан. кичәне оештыручылар хакында ••Администратор—А Юдин, режиссер—И Ашкадарский». диелгән (Татарстан милли музее И Кудашев Ашкаэарский фонды. №119—760) Бу афишадан күренүенчә. Аш каза рс кий урысча уйналган спектакльдә урыс телендә чыгыш ясаган Сонрак. апрель аенда да тагын шундый берничә кичә оештырыла Озакламый Тирәк бакчасының жәйге театрында. 1907 елнын 19 маенда, янәдән спектакль уйнала Ана да урысча афиша чыга Анын эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: «Летний театр Тополевый сад 1907 г 19 мая Труппою мусульманских драматических артистов и любителей с участием Ильяс Бека Ашкадарского дан будет благотворительный спектакль на усиление средств Оренбургского санитарно-благотворительного попечительства Поставлена будет пьеса местного автора Ильяс Бека Кудашева «Свет и тъма» Комедия в двух действиях [. |«. Кичә өч бүлектән гыйбарәт булып, анын икенче бүлегендә урыс артистлары тарафыннан урыс мөхәррире әсәре уйналачагы, оченче бүлекнең тулаем шәрекь моңнарыннан гыйбарәт булуы белдерелә Бу кичәнен дә режиссеры Т итеп И Кудашев Ашкаэарский күрсәтелә (Татарстан милли музее. И. Кудашев-Ашказарский фонды № 119—760) Афишадагы мәгълүматның ин мөһиме шул кичәнен «Ильяс Бәк Ашкаэарский катнашында мөселман драма артистлары труппасы һәм һәвәслелэр катнашында була* диеп күрсәтелүе Аннан сон труппа май азагында Оренбургтан гастрольгә чыгып китә Сембердә уйналган спектакльнең афишасына игътибар иткәндә, ул да урысча чыгарылган «г Симбирск. В летнем театре В воскресенье 24 июня 1907 г Первою в России труппою Мусульманских драматических артистов под управлением Ильяс Бека Кудашева Ашкадарского дан будет спектакль на татарском и русском языках Представлены булут на татарском языке: «Свет и тьма» или -Наданлар иля галимләр-. комедия в двух действиях. переводная переделка Ильяс Бека Кудашева-Ашкадарского (...]». Кичәнен икенче һәм өченче бүлекләрендә А Чеховның кече күләмле әсәрләренең урыс телендә уйналачагы игълан ителә. Афишаның азагында: "Дирекция Ильяс Бека Кудашев-Ашкадарского»,—диелгән. Шушы 1907 елның 24 июнендә куелачак спектакльгә чыгарылган афишада И Кудашев-Ашказарский соныннан зур ыгы-зыгыга сәбәп булган хата ясый, ул «Первою в России труппою мусульманских драматических артистов под управлением Ильяс Бека Кудашева-Ашкадарского дан будет спектакль [ .)»,—диеп. Оренбурглылар труппасын халыкка үз исеме белән тәкъдим итә Казанда 13 июльдә уйналачак спектакльнең афишасында да труппа шул исем белән атала Бу—хата була. Труппа җитәкчесе Ильяс Кудашев-Ашказарскийнын яшьлеге аркасында үз шәхесе белән артык мавыгуыннан туган хата. Труппа Казаннан сон Чистайда бер спектакль уйнап. Түбән Новгородка китә. Анда да спектакльләр күрсәтелә. Чираттагы 24 августта уйналачак спектакльгә дә урысча афиша чыга, анда «Восточный вечер. Вторая гастроль 24 августа 1907 г Нижегородская ярмарка. Первой в России передвижной труппой мусульманских драматических артистов. под управлением Ильяс Бека Кудашева-Ашкадарского дан будет второй спектакль на татарском языке. представлено будет »Оят яки күз яше« («Уят яки кюз яши») «Стыд или слезы», драма в 4-х действиях, сочинение А. Вали 11».—диелгән. Мөгаллим Хәбибрахман Зэбиринен 26 августта уйналган «Указ бәласе» спектакленә дә урысча афиша чыгарылып, труппа яңадан шул исем астында тәкъдим ителә. Ә инде шуннан сон чыккан афишаларда труппаның исеме бөтенләй төшерелеп калдырылып, күрсәтелми башлый. Моннан шул ачыклана. И. Кудашев-Ашказарский беренче профессиональ татар театр труппасын оештырып, аны җитәкләп, спектакльләрен башка төбәкләрдә яшәүче халыкларга да күрсәтүче, труппа эшчәнлеген шәфкатьлелек юнәлешенә кертеп җибәргән мөхтәрәм шәхес. Бу эштә аның беренчел урыны бәхәссез. Урыс телендә уйный башлап, әкренләп үз халкына мәдәни хезмәт итүгә керешүе дә, анын эшчәнлегенен гүзәл бер сыйфаты. Әмма шуны да әйтеп китми булмый, яшьлеккә хас ашкынуы белән ул ялгышуга да дучар була. Монсы—анын төрки халыклар мәдәниятеннән мәгълүматы җитенкерәмәүдән килә Үзе җитәкләгән труппаны, дүрт-биш спектакль куйгач та. аны «Русиянен беренче мөселман драма артистлары труппасы» дип атавы шунын ачык дәлиле Чөнки бу вакытта төрки халыклар арасында күптән эшләп килгән профессиональ труппа булуы мәгълүм Әйтик. Әзэрбайжан халкының Гасанбәк Мөлеков-Зәрдәби җитәкләгән профессиональ театр труппасы 1873 елдан ук яшәп килә. Барлык торки зыялыларга, укымышлы кешеләргә бу билгеле вакыйга Шул вакыттагы матбугат—Кырымда 1883 елдан чыгып килгән «Тәрҗеман» гәзитәсе бу хакта тәфсилле мәгълүмат биреп килгән. Шуна карамастан, Ашказарский алда күрсәтелгән эчтәлекле афишалар чыгарып, барлык төрки дөньясын гажәпкә калдырган. Аны труппадан китәргә мэжбүр иткән төп сәбәп тә шушы Башка каршылыклар барысы да тормыш-көнкүреш белән бәйле вак-тояк кенә. Менә шушындый катлаулы вазгыятьтә труппага Сэхибжамал Г ыйззәтуллина килә Әлбәттә, бу гайрәтле, фидакарь сәнгатькяр Сахибҗамал Гыйззәтумина, Габду.ь Кариев 1908 елның көзе. шундый тәвәккәл һәм кыю адымны үз рухиятенен кушуы һәм күнел омтылышы белән ясый Ул—Казан кызы. Анын ятимлек ачысы белән тулы үсмер еллары да шул шәһәрдә уза Драматик артистка буларак, ул сәхнәдә үзешчәнлек чорын узмыйча, турыдан- туры профессиональлектән башлый Бу—сәхнә хакында анын ботенләй хәбәре булмаган, дигән сүз түгел Анын үсмер вакытында ук дус кызлары белән урыс театры спектакльләренә шактый еш баруы билгеле Профессиональ сәнгатьнең хореография торе аша махсус мәктәп узып Европа биюләрен үзләштерүе дә мәгълүм Сәхибжамалнын әтисе Гыйззәтулла Хәмидуллин чыгышы белән Идел аръягынын (хәзерге Яшел Үзән районы) Әрә авылы кешесе булып. Казанда аларнын йортлары Яна бистәдә (кызганычка каршы, ул урам хәзер сакланмаган) Фатих Әмирханнар йорты белән янәшәдә торган Ильяс Кудашев-Ашказарский труппасының 1907 елны Казанга килеп 13 июльдә куйган -Галимнәр һәм наданнар- спектаклен карарга да ул дус кызлары һәм Фатих Әмирхан белән бергәләп бара (Ул вакытта эле булачак әдип авыру түгел, анын аяклары шул елның августыннан йормәс була.) Фатих Әмирхан тәкъдиме белән диеп уйларга кирәк, алар спектакль тәмамлангач та. таралып, ойләренә кайтып китмиләр, труппа житәкчесе Ашказарскийнын чыкканын котеп алалар һәм ана үзлэренен дәгъваларын да белдерәләр ни очен сәхнәдә хатын-кыз рольләрендә ир-егетләр уйный? Үз чиратында, Ашказарский хәлне һич яшерми аңлата һәм шунда ук тәкъдим дә ясый менә сезнен кебек туташларыбыз сәхнәдә уйнарга риза булса, без бу унайсыз хәлдән чыгар идек, ди Фатих Әмирхан исә. анын бу фикерен күтәреп үк ала һәм куәтләп, бер дә икеләнергә урын калдырмыйча. Сәхибжамалны артистка булырга онди Менә шушы ике кешенен алдан сүз берләштермичә, бер авыздан сәхнәгә димләүләре, Сәхибжамалнын киләчәген хәл итә Лорес. башта ана үзен тәрбиягә алган кешеләрнен каршылыгын жинәргә. аннан әтисенен ризалыгын алу очен дә күп коч куярга туры килә. Соныннан. өйләренә Ашказарскийнын килеп, берничә кабат үгетләүләреннән сон. Сәхибжамал иптәш кызы белән бергә труппага керергә ризалык бирә. Казаннан китеп. Чистайда бер спектакль куйганнан сон. труппа Түбән Новгородка юнәлә. Оренбургта оешкан труппада бары биш кеше була Хатын-кыздан берәү дә булмый Бу хакта Казан матбугатында ачыктан-ачык языла -Дүрт ир-егет, бер үсмер бала*.—диелә анда. Ә афишаларда исә дистәләрчә кеше күрсәтелә Шулар арасында дүрт-биш хатын-кыз фамилиясе дә бар Моңа гаҗәпләнергә туры килми Мондый •шагыйранә ялган* труппанын эшен жинеләйтү. шәһәр түрәләреннән спектакльләргә рохсәтне тизрәк алу очен эшләнә Гамәлдә исә. алда әйтелгәнчә, труппада бары биш кеше, барысы да Оренбургтан барысы да ир-егетләр була Сонгы вакытта С. Гыйззәтуллинанын Ашказарский труппасына килүе, гомумән, анын ижатына бәйле торле язмалар лонья күрде. Бу шатлыклы күренеш Беренче артистканың ижаты һәм тормыш юлы күпләрне кызыксындыра Арада күнелне рәнҗеткәннәр» дә юк түгел. Объектив булмаган бәяләмәләрне язма авторларының үз намусларына калдырып, кайберлэренә генә тукталып, моһим моментларны ачыклап Ү'\ ■ - Мисал очен, «Октябрьгә кадәрге татар театры- китабында С Гыиззэтуллинаны беренче мәртәбә сәхнәгә 1907 елнын 2 сентябрендә уйналган -Өч хатын белән тормыш» спектаклендә Мәрьям ролендә чыга, диеп фаразлана (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1988. 54 б ) Бу—ботенләй сафсата Шунда ук -Галимнар һәм наданнар* спектаклендә Ә. Кулалаев башкарып килгән Шәмсекамәр рюленэ чая гына бер татар карчыгын табып, әзерләп кертү дә. уеннын табигыйрэк чыгуына ярдәм игә* —диелә Бу рәвешле фикер йөртү балалар очен язылган әкиятләрдә бәлки ярыйдыр ла. ә житди язмалар очен һич урынлы була алмый 1907 елда кем. нинди карчык шундый -денсезлекка* риза булсын ? Аны шул көнне үк мәхәллә мулласы бәддогага дучар тттэчэк Туганнары, таныш-белешләре аннан йөз чоерәчэк Ул вакытта, европалашкан гаиләләрнең япь-яшь гимназистка кызлары да һәвәскәр спектакльләрдә тәхәллүс (псевдоним) белән чыгыш ясаганда, татар карчыкларыннан мондый адымны көтү—бу мөмкин булмаган хәл Мондый төгәлсезлекләрне ачыкларга шул чорнын матбугаты ярдәм итә Бер үк вакытта истәлекләрне дә күз унаенда тотарга туры килә. Труппа Түбән Новгородка килеп, беренче спектаклен уйнагач. Казанда •Йолдыз" гэзитәсендә бу хакта мәкалә басылып чыга 26 август санында донья күргән бу мәкаләдә -Узган сишәмбе көн 14 августта. Макарьяда Фоли-бержер бакчасында Ильяс бәк Кудашев-Ашказарский риәсәтендә татарча театр уйналды Бунда да Ашкадарский Казанда бер мәртәбә мөвакыйг тамашага куелган уенлардан -Галимләр илә наданлар* комедиясене тамашага куйды*.—диелә анда. Бу мәкалә Ашказарский труппасынын Түбән Новгородтагы беренче гастроль спектакленең кайсы көнне куелуы, нинди әсәр уйналуы хакында төгәл мәгълүмат бирүе белән мөһим Шушы мәкаләдә спектакльдә карчык ролендә ниндидер карчык уйнавы хакында языла Бу чынлап та шулаймы? Мәсьәләне ачыклау өчен шул вакытта труппада уйнаган артистларның истәлек язмаларына мөрәжәгать итәргә туры килә Труппадагы биш кешедән Ашказарский язмалар калдырмый. Н. Гайнуллин. Ә Кулалаев (Ишморатов) Н Ахундов (Хәйретдинов)ларнын да нинди дә булса язмалары билгеле түгел Ә менә В Мортазин-Иманскийнын язмалары билгеле Анда В Мортазин 1907 елда Түбән Новгородта куелган «Галимнәр һәм наданнар»нын татар театры тарихында хатын-кыз катнашыңда куелган беренче профессиональ спектакль булуы хакында яза Шушы спектакльдә Сәхибжамал Гыйззәтуллинанын тәү башлап профессиональ сәхнәгә аяк басуын күрсәтә Бары спектакльнең уйналу көнен генә ике көнгә алга күчереп. 12 август диеп яза (В Мортазин. Т Ченэкэй Татар театры тарихыннан—Мәскәү. 1926. 44 6.) -Йолдыз" гәзитәсенен үз вакытында ук спектакльнең төгәл уйналу көнен теркәп калдыруы инде мәгълүм Шушы ике чыганакны чагыштыру беренче артистканың тәү башлап сәхнәгә чыгу көнен төгәл ачыкларга ярдәм итә Бу—1907 елнын 14 августы (хәзерге стиль белән 27 август) Инде янадан -Йолдыз-да басылган мәкаләгә мөрәжәгать итик. Анда •'(. ) сонра да Казанда уйналганда нә дә рус вә нә дә татар карчыгына охшамаган бер кыяфәт бу уенда юк иде. Бу уенда, кыз ролене (кыз), карчык ролене карчык уйнаганлыктан, бик табигый сурәттә чыкты*, диелә Күренә ки. кыз сүзе клишеда махсус төшерелеп калдырылган. Октябрь инкыйлабына кадәрге мөхәррирләр бу моһим фактны тарихта теркәп калдыру очен бик сак эш итәргә мәжбүр булганнар Бердән, матбугатны һәртөрле урынсыз бәйләнүдән сакларга кирәк булса, икенчедән, яна оешкан труппага килгән беренче татар артисткасының язмышын кыл өстенә куймау очен дә кирәк була бу Ничек итсә иткәннәр, барыбер юлын тапканнар Алдагы сүз төшерелеп калдырылгач, карчыкны карчык уйнаган булып чыга. Бу очракта труппа җитәкчесе Ашказарский да сокланырлык тапкырлык белән эш иткән Бер үк көнне, бер үк спектакльдә яшь артистканы бер-берсенә капма- каршы характердагы, яшь аермасы бик зур булган ике рольдә сәхнәгә чыгарган: мөгаллим Моратовнын яшь кызы Әминә ролендә һәм Моратовларнын фатир хужасы Шәмсекамәр карчык ролендә Ашказарский мона мәжбүр була, чөнки труппа урыс театрларыннан аермалы буларак, дәүләт яклавыннан тыш. яшь һәвәслеләр тырышлыгы белән генә мәйданга килә. Ни өчен С. Гыйззәтуллина үзенен истәлекләрендә бу рольләрне искә алмый, беренче сәхнәгә чыгып уйнаган образы итеп башка рольне күрсәтә, дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Бердән, анын истәлекләре беренче гастрольдән сон утыз елга якын вакыт узгач языла. Хәтергә килмәве мөмкин Икенчедән төп сәбәп шул диеп уйларга кирәк, ана кадәр бу рольләрне Әхмәт Кулалаев һәм Нурулла Гайнуллин уйнап киләләр. С. Гыйззәтуллина өчен бу рольләр кердеш рольләр (хәзерге профессиональ артистлар “ввод" диеп йөртәләр). Мәгълүм булганча, артистлар үзләренен беренче сәхнәгә чыккан рольләре турында искә алганда танылган әсәрләрдә, мөһим образларда чыгыш ясауларын күрсәтергә тырышалар Бу эмоииональ хәтернең бер үзенчәлеге. Ә матбугатка килсәк, ана фактны тарих өчен теркәп калдыру мөһим Шуннан С Гыйззәтуллинанын үз истәлекләрендә һәм галим Гази Кашшафка сөйләгәндә ни өчен беренче уйнаган образы итеп Нәмыйкъ Кәмалның -Кызганыч балафажигасендэ Шәфыйка образын атаганы аңлашыла Әмма бу ялгыш Хәтер ялгышы. Ашказарский труппасынын Түбән Новгородтагы икенче спектакле—Ярулла Вәлинен -Оят яки күз яше- 24 августта (хәзерге стильдә 7 сентябрьдә) уйнала Бу спектакльгә дә махсус афиша чыгарыла Анда уйнаучылар арасында бишенче булып: ■•( ) Магрифа. молодая девииа. горничная у купиа Ильяса—госпожа Иззатуллина (- • >. диеп күрсәтелгән (Татарстан милли музее. И Кулашева-Ашказарский фонлы. N 119—760) Афишада беренче артистканың фамилиясе Иззатуллина диеп. -И- аша язылган Бу анын рәсми афишада беренче күренүе Анда анын Мәгърифәне уйнаячагы игълан ителсә дә. 24 августта куелган спектакльдә бу рольне ул уйнамый Тәнкыйтьче Габдрахман Кәрам -Макарьядан мәктүб» мәкаләсендә (щЙолдыз* 1907.12сентябрь)спектакльдә чыгыш ясаган һәр артистнын уенына аерым тукталып, тулы анализ ясый «(...) Бән беренче уенда, мәгаттәәссеф (үкенечкә—Ф К.) булунмадым Шунын өчен «Наданлар илә галимнәр- пьесасы хакында бер хөкем вирмәем Ләкин бу икенче уен зарарсыз, вә. гэдатэ. бәгъзе бер ерләре маһирәнэ уйналды (...). Лраманын каһарманы улан Мәгърифәне уйнаган егет беренче пәрдәдә гүзәл бер сурәттә уйнады исә дә. актык пәрдәсендә дикъкатьне җәлеп итә алмады (...)",—диелә анда Өзектән күренүенчә. 24 август спектаклендә Мәгърифәне егет кеше уйный. Ашказарский труппасында амплуа бүленеше була Ул вакытта хатын-кыз рольләрендә күбрәк Әхмәт Кулалаев чыгыш ясый Димәк. Мәгърифәне дә ул уйнаган булырга кирәк. Труппа Түбән Новгородта барлыгы дүрт спектакль уйный. Уйналган спектакльләр Шәрекъ кичәләре исеме астында бер шәлкем тәшкил иткәннәр Өченче шәрекь кичәсе 26 августта булып, тамашага мөгаллим Хәбибрахман Зәбиринен -Указ бәласе- уйнала Афишада С Гыйззәтуллина исеме юк. чонки әсәрдә хатын-кыз рольләре юк. Дүртенче кичәгә дә афиша чыга 31 августта Г Камалның -Бәхетсез егет* әсәре куелырга тиеш була Афиша чыгарылса да, бу әсәр уйналмый Дүртенче, саубуллашу кичәсе диеп янадан афиша чыга Бу кичәнен икенче сентябрьгә тәгаенләнгәне, тамашага -Өч хатын белән тормыш» исемле биш пәрдәле драма куелачагы хәбәр ителә Пьеса авторынын исеме үзгәртелеп. Мухаммедгазиз Исхаков диеп басылган. Бу аңлашыла, чонки әдип Гаяз Исхакый ул чакта иректә түгел Афишада рольләр бүленеше тогәл күрсәтелмәгән. Шуна күрә, кайсы артист нинди рольдә чыгыш ясаганын белүе авыр Бары шуны төгәл күрсәтергә момкин беренче артистканың фамилиясе уенда катнашучылар арасында 12 булып, бу очракта урысча төгәл итеп. Гиззатуллина диеп басылган Бу анын рәсми афишада икенче күренүе (Татарстан милли музее. И Кулашев-Ашказарскин фонлы. № 119—760). Алда әйтелгәнчә. Ашказарский труппасы Түбән Новгородта барлыгы дүрт спектакль күрсәтә Бу спектакльләрнең тәүге өчесе—труппаның әүвәлге репертуарында булган әсәрләр Ә сонгысы. икенче сентябрьдә куелганы, бенефис иясе Ильяс Кудашев Ашказарский шәрәфенә багышланып яна премьера буларак тәкъдим ителә. Түбән Новгородта башка бер әсәр дә уйналмый -Бәхетсез егет> тә. «Кызганыч бала» да. труппа репертуарыңда булмаганлыктан 1907 елгы гастроль вакытында уйналмыйлар Гәрчә »Иолдыз»да 26 августта -Кызганыч балауйналды, диеп игълан ителсә лэ спектакль булмый һәм. шулай ук. -Бәхетсез егет-кэ афиша чыкса да 31 августта бу спектакль дә куелмый Түбән Новгородтан сон Ашказарский труппасы гастролен дәвам итеп. Касыйм шәһәренә килә Биредә ике спектакль куела -Галимнәр һәм наданнар-нын Шәһәр манежы театрында 14 сентябрьдә уйналуы шул спектакльгә чыгарылган афишадан билгеле Кичәнен татарча уйналган беренче өлешеннән сон. икенче бүлегендә урысча А Чеховнын -Хирургия*- һәм -Касдъ» («Злоумышленник») исемендәге кече күләмле әсәрләре уйнала Бу хакта вакытлы матбугатта үз вакытында язган Алда күрсәтелгән афишада анонс белән мондый игълан бирелә -В воскресенье 16 сентября последний спектакль. Представлено будет -Оят яки күз яше» («Стыд или слезы») Лрама в 4-х действиях Яруллы Вали (Татарстан милли музее, И Кудашев-Ашказарскнй фонды. № 119—760). Касыйм шәһәрендә башка спектакль уйналмый. "Октябрьгә кадәрге татар театры-нда Кызганыч бала-ны шул шәһәрдә куелган диеп күрсәтү (-Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1988. 56 б.) дә хата Рязаньдә бер спектакльгә дә рөхсәт бирелми. Мәскәүдә Аквариум театры сәхнәсендә «Өч хатын белән тормыш» һәм икенче бүлектә урыс телендә -Гашыйклар» (■Влюбленная парочка*) белән "Касдъ» (-Злоумышленник-) уйналганы мәгълүм Кызганычка каршы. Мәскәүдә унынчы ноябрьдә уйналган бу спектакль труппаның 1907 елны куйган сонгы спектакле булып тарихка керә Күренә ки. Ашказарский труппасының репертуарында -Кызганыч бала* әсәре булмый. Бу труппа ул әсәрне һичкайда уйнамый Димәк. Д. Гыймранова язганча. С. Гыйззәтуллина беренче тапкыр 1907 елда -Кызганыч бала»да Шәфыйка ролендә чыгыш ясый диеп күрсәтү (Татар календаре. 2002ел. 14 май бите) дә хата фикер. Сәхибжамал Гыйззәтуллина Ашказарский труппасында тәү башлап 1907 ел 14 август (27 августта) Түбән Новгородта уйналган -Галимнәр һәм наданнарспектаклендә яшь кыз Әминә һәм Шәмсекамәр карчык образларында сәхнәгә чыга Ары таба икенче сентябрьдә куелган -Өч хатын белән тормышспектаклендә дә хатын-кыз рольләренең берсен уйнап катнаша. Касыйм һәм Мэскәү шәһәрләрендә кабаттан куелган шушы спектакльләрдә янәдән шул образларда һәм кече күләмле сәхнә әсәрләрендә чыгышлар ясый. Оренбургта 1907 елда И Кудашев-Ашказарский оештырган труппаның, билгеле сәбәпләр аркасында, гомере озын булмый Әмма бу мөхтәрәм шәхеснен татар профессиональ театр сәнгате үсешендә алтын багана булып урын алуы бәхәссез. Аның эшчәнлегенен һичкем тарафыннан инкарь ителә алмый торган асыл һәм мөһим сыйфаты бар. Ул беренче татар артисткасы Сәхибжамал Гыйззәтуллинаны сәхнәгә күтәргән фидакарь сәнгатькяр. Труппаның алга таба гамәлендә һәртөрле кыенлыклар өстәлә генә барып. Мәскәү шәһәрендә матди кыенлыкларның үтә кискенләшүе аркасында. Ашказарский труппасын жуярга мэжбүр була. Оештыручысыз калган труппаны Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин үз канаты астына ала. Юллык акча жибәреп. аларны Җаекка чакыра Жаекка алар 16 декабрьләрдән сон. Ашказарскийдан кала, жиде кеше киләләр. 1907 елда Җаекта бер спектакльдә куелмый. Бары 1908 елның гыйнварыннан гына яңадан спектакльләр уйнала башлый. Җаекта уйный башлаган труппаның исеме дә башка Мөсафир артистлар җәмгыяте- Җаекта 1908 елнын 12 гыйнварында беренче мәртәбә Г. Камалның - Бәхетсез егет» драмасының яна варианты куела Шулай ук шәһәрдә Сәхибжамал Гыйззәтуллинанын беренче бенефисы була. Гаяз Исхакыйнын 31 гыйнварда куелган яна әсәре—«Алдым-бирдем* спектаклендә артистка Галия образын ижат итә. Татар драматургиясендә хатын-кыз образларының ин тәүге җәүһәрләреннән булган бу гүзәл образны артистка шул спектакльдә кабатланмас итеп уйнап, труппа репертуарының да кыйммәтле энжесенә әверелдерә Жаек каласындагы унышлы чыгышлардан сон. озакламый труппа Кырымга юл ала. Кырымда алар Керчь. Феодосия шәһәрләрендә булып. Карасубазар (Белогорск)да берәр спектакль уйнап. Ак мәчеттән (Симферополь) сон. Кырымның йөрәге булган Бакчасарайга киләләр Анда аларны Зөһрә Акчура һәм Исмәгыйль бәк Гаспралы каршы алалар. Исмәгыйль бәк артистларның эшен жинеләйтүгэ куп тырышлык куя Шәһәр башлыгыннан спектакльгә рөхсәт алып бирү, бушлай афишалар бастыру белән генә чикләнмичә, труппаның алга таба хәрәкәт итүе өчен лә ин кирәкле ярләмне ул күрсәтә Үч гәзитендэ 31 мартта уйналачак «Бәхетсез егет» хакында берничә мәртәбә тәфсилләп Исмәгыйль бәк Гаспралы үз вакытында Париж. Вена Берлин. Истанбул. Петербург. Мәскэү театрларының спектакльләрен күп тамаша кылган зыялы шәхес буларак, труппага алга таба дөрес юнәлеш алырга ярдәм иткән киңәшләр бирә. Труппадагы С. Гыйззәтуллина. Ф Шәһи- мәрданова, Барый Болгарскийларның Казаннан булуларына аеруча игътибар иткән Исмәгыйль бәк Гаспралы труппаны «Казаннан килгән мөселман театр һэйәте». дип атап, анын киләчәген милли мәдәни мәркәз—Казан белән бәйли Бу—Казанда профессиональ татар театрынын беренче нигез ташын куюга тин адым була. Казан милли профессиональ театрлы шәһәр булсын өчен, шул артистларга әле бик күп коч куярга, фидакарь хезмәт белән күп тир түгәргә, чын осталык мәктәбен үтү кирәк була Осталык мәктәбенә ирешү юлын аларга шушы ике зыялы зат—Зөһрә Акчура һәм Исмәгыйль бәк Ильяс Кудашев-Ашказарский Гаспралылар күрсәтәләр Шул рәвешле труппа ҮЛ . асырның утызынчы е. нарында Кавказга сәяхәт итәргә ният итә Труппа Ялтадан Батумга. аннан Тифлиска юл ала. Бу калада горжиләр белән бергә әүвәлгедән анын шактый зур өлешендә азәрбайҗаннар һәм башка төрки халыклар яшәгән Анда татар мәхәлләсе булуы да мәгълүм Каланын исеме дә төрки сүз «тыйблы (дәвалы, шифалы) су» дан хасил булган Әзәрбайжан артистлары биредә еш булганнар Җәйлеккә бу шәһәргә килеп спектакльләр куюны алар гадәт итеп алганнар Сәяхәт итүче татар артистлары белән әзәрбайжан артистларының тарихи очрашуы да шул калада була 1883 елдан ук чыга башлаган «Тәрҗеман» гэзитәсе ул вакытта бик зур абруйга ия була 1908 елнын беренче апрелендә чыккан мәкаләдә труппаны «Казаннан килгән мөселман театр һэйәте» исеме белән үз укучыларына тәкъдим итеп, бу матбага әлеге труппаны барлык төрки дөньяга яна бер сыйфатта таныта Чынында труппа Жаектан килә, анын төп көчләре дә Оренбургта оешкан әүвәлге труппа артистларыннан гыйбарәт була Абыз кешедән гыйлем йогар, дигән борынгылар Бу очракта да нәкъ шулай.