Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӘККҮККӘ ГОМЕРЛӘР ЮРЫЙМЫН

 

Әче җил. Күкри, дөберди Түбәдә өй калае. Йоклый алмый газаплана Шәһрн Казан малае. Хәлләремне аңлагандай, Өйгә килә төн җиле: «Юк әниең, юк әтиең. Син—бер Казан ятиме...* Янда гына Пделсуның Ярсулы гөрелтесе: Бар җиһанда кызу агыш, Йоклама, дигән төсле. Алкын дулкыннар чакыра Еракка—дингезләргә: «Әйдә, Алып бабаңнарның Йөргән юлын эзләргә! Кыргый кыпчак даласында Уйнаган ком бураны... Чыгар башыңны юрганнан, Алтын Урда торыны!» Йөрәкне кага дулкыннар, Тәрәзәне җил кага: «Аһ. кызганыч, үзең түгел, Уйларын гына ага. Уяныгыз, йокламагыз, Әй. Казан ятимнәре, Бабагыз язган язмышның Булыгыз хакимнәре!» щ6 Шиг Килдем кырык чакрым ерактан... Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алгач, татарларга Иделдән кырык чакрым ераклыкта гына яшәргә рөхсәт ителә Адәм үтәлмәслек сукмаклардан Төнге карурманнан ат менеп. Иделкәем. Күрешергә килдем атлыгып. Тыныч агышымны будылар. Кырык чакрым читкә кудылар. Кара йөрәк патша синнән аерын Кырык якка сибен таратты. Иделкәем. Акчарлагың—сынар канамы. Килдем кырык чакрым ерактан. Иделкәем ага йөрәктән. Безне дә бер тирбәтерсең әле. Агышларын калмас тукталып. Иделкәем Аңлагандай ага уфтанып. Гел-гел кара еллар булмаслар. Безнең агышларны бумаслар... Кайчандыр әбнләр-бабайлар Казансу көзгегә караган. Тын елга янына утырып. Сылулар толымын тара(ан. Тылсымлы ул нурлы көзгене Илбасар .галимнәр ватканнар. Кырганнар, асканнар, атканнар. Су булын ал каннар акканнар. Казансу өсләре ал-кызыл. Талларда җемелди алсу чык. Татарның язмышы шикелле Су тулы кыйпылчык-кыйпылчык. Шул ватык көзгене бергәләп. Бер булып жыясы иде дә... Көзгедә бәхетле елмаеп Яшисе нле үз илеңдә. Базар эчендә—баянчы Базар эчендә баянчы. Кайчандыр булган моряк. Җырлый ярсын, кызгандырып: «Враг\ не сдается наш юрдый «Варш!». Кайберәүләр үз хәлләрен Аңлагандай үтәләр. Салган икәнен дә белен. Акча салын китәләр. Ертык тельняшка. Алдында Бескозыркасы ята. Россия дигән крейсер Җырлап, исереп... бата. Базарда—шашкан музыка. Ишетелә матәм кебек. Шул крейсерга эләккән Үзем дә—батам кебек... Сизәләрдер... Синең татлы'-баллы икәнеңне Шөпшәләр дә. ахры, беләләр. Әллә нигә мине ят итәләр. Бик яратып сиңа киләләр. Чәчәкләрдән чәчәкләргә күчеп. Тәмле иренеңә куналар. Иң ләззәтле гүзәл гөлчәчәкнең Син икәнен белә шул алар. Сизәләрдер шәраб ачыларын, Берни юктыр миндә—эчәрлек. Берсе, каһәр, шундый чагып китте. Хәл калмады сине кочарлык... Булгандыр инде... Булгандыр инде мине дә Үпкәләткән чакларың. ... Кызып китеп авыр-авыр Сүзләр әйткән чакларым. Булгандыр инде, булгандыр Соңга калып кайтканым... «Дусларың белән яшә!» дип, Ишегеңне япканың. Хәзер инде бер-беребезне «Рәхмәт» әйтеп кочарлык. Мәхәббәтне саклап калган Икебезнең усаллык. Ялгышлар да, хаталар да булды. Тик дөньяга юктыр бер кинә. Үзем генә беләм: йөрәгемдә Авырттырып йөри бер энә. Гомерлеккә, ахры, кадалгандыр. Мин бәхеткә лаек җан ласа... Их. шул энә. җан табибы булып, Йөрәк яраларын ямаса... ' ’ Кызлар уйный Ике кызый гыйнвар урамында Бер-беренә уйнап кар ата. Минем дә бит уйнак табигатем Йомшак җылы кышны ярата. Җирнен өсте ап-ак болын төсле. Яланаяк йөгереп китәсе. Кар-чәчәктән такыялар үреп. Шул кызларга бүләк итәсе! Шушы көннән башлап күңелләргә Гүя кара керләр кунмастыр. Бер-берсенә пычрак атучылар. Пычак атучылар булмастыр... Язмыш жиле кая алып китәр Табигатьнең ике аккошын? Елый-елый сагынмаска язсын Яшьлек болынының саф кышын. Җирнең өсте ап-ак болын төсле. Яланаяк йөгереп китәсе. Кар-чәчәктән такыялар үреп. Шул кызларга бүләк итәсе!.. Соңгы сорау Туры юлда йөреп бөкерәйдем. Турайта алмады «Бәкер*е. Сез аңларсыз, инде тындым диеп. Яткан җирем булса бөкере. Сорау билгесенә охшап китәм. Соңгы сорау белән багамын: Бөкерәйми-кәкерәймн генә Табарсызмы берәр җавабын?.. Җимерүче мәлгуньнәргә каршы Сүзләр язган чакта, каһәрең... Җимергәнмен нәни оныгымның Бик тырышып корган шәһәрен... Торьжнарым мине укысалар. Әйтә алсын иде: «Кол Юан...* Кол Галиләр. Кол Шәрифләр кебек. Изгелекләр генә кыл. Юам. Кол Җәлилдәй кыю бул. Юзн! Таң кошларын юлдаш итәрмен Иртә таңда мннс уяталар Табигатьнең серле көчләре. Кәккүк булып үзенә чакыралар Әкиятн урман эчләре. Озын-озын гомер юрый-юрый, Кәккүкләре рәхәт алдыйлар, Аңлыйм инде, гомерең бигрәк кыска. Мәңгелектә яшәп кал, диләр. Урман эчләренә керермен дә Таң кошларын юлдаш итәрмен. Корган агачларны терелтерлек Тылсымлы җыр җырлап үтәрмен. Җитәрлек яшәдем, гомерем Заяга үтте дип еламыйм. Комсыз да түгелмен, яңадан Шул кадәр яшәүне сорамыйм. Берничә ел өстә, кәккүгем, Җыр табыйм урманнар тыңларлык, Бик иртә китте дип, чишмәләр, Былбыллар сагынып җырларлык. Үзем дә кәккүктәй моңаеп Карурман эчендә йөримен. Табигать шагыйре кәккүккә Мәңгелек гомерләр юрыймын. Җитмеш яшьтә шаяру Яшьлегем минем—бер түгел, Яшьлегем минем—җитмеш... Картлыкка сәлам бирмичә, Сиксәнгә таба китмеш. Миңа һаман килми диеп, Картлыгым көтә торсын. Үзе килә күрмәсен дип, Яшьлегем киртә корсын. Йоклап яткан картлыгымны Тибеп уятмый булмас. Әҗәл алдында уңайсыз, Чәчне буятмый булмас. «Әҗәл белән шаярмыйлар», — Икәнне күптән беләм. Мин шаярмыйм, Әҗәл үзе Уйный бит минем белән... Яшьлегем минем—бер түгел, Яшьлегем минем—җитмеш, Картаеп яткан Әҗәлнең Хәлен белергә китмеш...

2000-2002