Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИЧКЕ ҖАЙДАК

Ат чаба. Дүрт тоя1ыннан Дүрт давыл күтәрелә. Давылларда йолдызланып Яна күзләре генә. Аргамакның колаклары Тырнаешкан чук сыман. Ялына сыланган җайдак Җәядән чыгар ук сыман. Дүрт давылдан дүрт арканга Уралып алын җайдак. Камчылый атын һәм үзен һич кенә тормый сайлап. Ат керфегеннән тәгәри Ямь-яшел күз яшьләре. Тояктан оча очкынның Тәлгәшле миләшләре... Төнгә каршы кем ашыга? Нигә ашыга икән? Дуслары каршылар микән? Дошман камчылар микән? Шундый мизгел, йөрәк сизгер! Көндез, йә тонлә түгел. Кичке шәфәкьтә шартларга Җилкенә гашыйк күңел. Гөлемгэ—үргә чаба ул, Түбәннән Кәркәледән. Йөрәге тарихка керә Чак-чак түзә әлегә. Аргамак канатларында Хөрмәтле вә гыйззәтле Йок бар - ул йөк гыйшык хаты. Озә торган үзәкне. Хатта шул: «Мин хисләремне Тел белән әйтә алмыйм. Мин сннсез ятим, Хәмдиям, Мнн сннсез яши алмыйм. Бүген миңа йөрәк әйтте: Барып кнл аңа. диде. Анын да һушы сәламәт. Йөрәге яна. диде. Өйләнә калсаң, аңардан Башканы алма. диде. Эшкә калсаң кал. сөюдә Син соңга калма, диде...» ... Дүрт давылдан дүрт арканга Уралып алын җайдак. Камчылап чаба... Таулардан Ай чыгын килә җайлап... Васыять Илсөяр. Зөлфия. Кадрия кызларыма Минем язмыш гаҗәп булып чыкты: Өчегез өч анадан тудыгыз. Өч сеңлекәш! - Гүя бер анадан Туган кебек туган булдыгыз. Әнә. Әниләрнең ак яулыгы— Ак болытлар күкне биләгән. Ходай берәү. Әмма Бер Ходай да Газизә бер була димәгән. Сөю берәү Ул тормышны сөю! — Газизәләр унау булса да. Балаларга Ата Йолдызлыкта Тез очларын ертып юл саба... Мин рәхмәтле Сезгә биргән өчен Бертуганлык дигән сәнгатьне. - Аналарыгызга Кан ертылган Тезем чәнчеп әйтәм рәхмәтне... Хатын-кыз ул Бөек мәшәкатьче. Кырмыскадай йөксез йөреми. Мин аңарга һәйкәл куяр идем, һәйкәл Аннан матур күренми... Аның хәтта Атка менәр өчен. Сез беләсез, җиткән баскычы. Бавында нотадай эленеп тора Кер каптыра торган кыскычы... Мин сезләрне сөйдем, шундый сөйдем! Бәби дип юрганга көч төрдем. Күкрәгемне чана итеп, сезне Аркамда өстерәп үстердем. Мин байлыкны башыма җыйдым. Сезгә Калдырмадым лимузин, дачалар. Җырда сак юк Җырлар алар сиңа Үзләре ишек ачалар... Васыятым шул: Яшәсәгез иде. Бер булып ялкында вә туңда. Бердәмнәргә җылынырга җитә Кышкы карурманда бер тун да. Бер-берегезне сагынып яшәгез, Булыгыз башкага үрнәкле. Баш очымда һава тетрәтмәгез. Берүк шау-шу. низаг Кирәкми! Күктән аерылмагыз. Җирлән өч тиен Күтәргәндә күккә карагыз. Мөслимә булыгыз. Тигез калсын Җир белән Күктәге арагыз. Мин ни әйтсәм, шулай кала күрсен. Ата сүзе—гомер нәзере. Мин сезләргә Җиһан бүләк итәм. Белен тотсагызчы кадерен. Мәхәббәтне сезгә тигез бүлдем. Шигырем дә тигез бүленә. Сезнең хакка шигьрн сука тартып. Җырлап кереп кнләм үлемгә. ... Мин киткәндә Ай сөрмәле иде. Җирдә иде сөрмә рәшәсе. Бер-берегезне ташламагыз, диеп. Гүремнән дә килә дәшәсем... Әнкәм каберендә И. газиз әнкәм, ул скнең гәлсәрдәй күз яшьләрең Нур чәчә күкләрдән гүя ак йолдыз тәлгәшләре. Хәтта фаҗигаи яшең иур сипкәч төнгә каран. Биргәнсең мине дөньяга әнә күзендә сайлап. Кайчак бу моңсыз тормышта мин өшим, бозга калам; Ятсам кабреңә, и. анам, кузыңда кайныйм, янам! Тыңлыйм кабреңие... Ншетәм: бүген һәм киләчәктә Җир йөрәге синдә тибә һәм мәңге тибәчәк тә. V Кистем дә тырнакларымны, җылы тынымны өрдем. Соңгы тапкыр хушлаштым да. кәфен кәгазьгә төрдем. Укын дога, тоттым амин, чөен к\ л-беләкләрсм. Аерылыр әгъзаларыма теләдем теләкләрем: Читләрдә дә бер-берегездән аерыл.чагагыз иде! 11я хуҗасыз каралып, каерылмасагыз иде! Мин сездән риза, сез миннән рнза булсагыз иде! Гәлсәр савытка әйләнеп, гөлгә тулсагыз нде! Монкнр Нәнкнр әхнрәттә алганда сездән сорау. Тотыгыз сүзне бик кыска, йөртмәгез артык урау. Әһлебез Айдар бии Хәлим бирергә кушты җавап: «Җирдә .галимнәрдән суглын. милләттән алдык савап»... Оҗмахка, кирәк тәмугька бергә керсәгез иде! Чергәндә дә туган якка кайтып черсәгез иде!— Дип мин хак өлешләремне агыздым агымсуга. Аннан шул суларга карап, еладым ямансуга. Тамак ялгый кызлар •Уңлап кына ла суллап кашым тарта. Ниләр булыр икән иртәгә?- •Биеш* Башкорт халык жыры Кызсыз Йортга үсеп, мин кызларның Ашаганын күргән булмагач, Күзәтмәкче булдым, печән чабып, Төшке ашка—ялга туктагач. Күренделәр, әнә... Чырык-чырык Кояшлы табырга' керделәр. Җил уятып, әнә, тырмаларын Элмә ботагына элделәр; Аннан—йәнә чырык-чырык килеп, Бер сәбәпсез йәнә көлешеп, Чишмәгә төштеләр, Чайкандылар... Тәңкә-тәңкә сулар сибешеп; Аннан—гөрләп торган акланнарга Чәчкәләрдәй ипле сипләнеп, Читкә алан-ялан каранмыйча, (Күрмиләр микән, дип, шикләнеп!), Кашавар Сруттәй1дән, зур казаннан Итле тукмач ашы бүлдереп, Апкиггеләр калай тустагьларын Алъяпкыч астына яшереп; Аннан—элмәлектә чырык-чырык, Җәмәгать күзеннән читтәрәк. Утырыштылар кызлар, ир-егеткә Арка белән юлны киртәләп... Йә, илаһым, нәрсә күрдем шул чак! Алар ашап... ашамый иде! Без, егетләр сыман, гаптыр-гоптыр, Ашны ашый башламый иде!.. Алар, гүя чигү чиккән сыман, Чемтеп кенә кабып, ашыкмый, Тәмләп, илне ямьләп, ирен бөреп. Йөрткәлиләр иде кашыкны!.. Ашамыйлар тамак ялгыйлар! Чемтеп капкан саен балкыйлар! Ашамыйлар—туклык итәләр! Матур булсын кичләр-иртәләр! Ашамыйлар—азык ейәләр1 , Гүя яңа күлмәк кияләр! Ашамыйлар—сөю көтәләр! Сөю берлә туклык итәләр!.. Ышаныгыз, кичә генә сугыш Үткән илнең кыз балаларын Яшьләренә төелеп күзәтә иде Акланның бар кузгалаклары... Ышаныгыз, абага, сарутлар, Кызгылт-зәңгәр мәтрүшкәләрдән Зәңгәр күзле бәби карый иде— Хәтта көрән мәтрүшкәләрдән... Сорасалар бүген, бу хәлләргә Ярты гасыр (II!) тулган көннәрдә: —Шушы чорда иң изге нн нәрсә Югалттың? дип, туган илләрдә. Ике дә уйламый әйтер идем: —Элмәлеккә тырмаларын элгән, Шатлыгында чырык-чырык көлгән. Кайгысында тынсыз кала белгән. Печән өсләрендә кибән койган, Ир-егеттән читтә табын корган, Иренен бөреп кенә аш тәмләгән, Чемтеп кенә кабын, ил ямьлә! ән, Ашамаган тик тамак ялгаган, Милләтне һич ялгамый калмаган. Ашамаган - сөю генә көткән. Сөю белән генә гомер иткән. Керфек очларыннан нур тараткан, Тыйнакльп ы дөньяны караткан Татар кызын, дуслар, югалттым!.. Милләт катламнарын тарайттым!.. Минем шушы Бөек Сырхавымны XXI гасыр өшкертсен: Хатын-кызны ир-ат харап иткәч. Ир-егетне кем соң үстерсен?!

2001