Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЕ БАРНЫҢ—ТЕЛЕ БАР

Тел дигән Бөек Хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән? Чиген эш. Ә әйтергә кирәк. Бүген әитмәсәк, иртәгә соң булуы бар. Сүзнең атасы—акыл, анасы—тел. дигәннәр борынгылар Бар булган акыл белән, киңәш-табыш итеп уйлану-фикерләшү өчен әнә шул Ана дигәннәренә, баш иеп дигәндәй, якынрак килеп карыйк әле

Әйе, телне бөек хәзинә, байлык диләр Ә Табигатьтәге һәр нәрсә уз урынында, үзенчә байлык түгелмени? һәркаисының үз улчәү-бәяләү берәмлеге Тауларның биеклеге, җимешнең тәме, диңгезләрнең тирәнлеге, йолдызларның яктылыгы, далаларның киңлеге... Ә тел байлыгын гел кыйммәтен ничек бәяләргә? Сүзләрнең күплеге, сөйләшүчеләриең ишлеге беләнме? Озак яшәүчәнлеге. кешелек гәрәккыя генә керткән өлеше беләкме? Бу әйтелгәннәр тел зурлыгын дәлили тасвирласалар да, барыбер төгәл билгеләмә үк түгел, һәр тел—үзенчә бөек Җәмгыятьтә урын тоткан һәр гел турында бәлки гади генә болайрак әйтеп буладыр гел ул—иксез-чиксез, төпсез-кырыйсыз, хисаисыз-бәясез

Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр Бер иш галимнәр алты мең ярым гел бар дип исәплиләр Бар миллиардлап кеше сөйләшкән кытай, инглиз телләре, бар берничә мең хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре Мисалга ерак барасы түгел, үзебезнең Казаныбызда борынгы ассирия телендә сөйләшүче берничә дистә гаилә бар

Торкем-төркем кошлар һавада!

Шуларның берәрсе

минем телдә сөйләшәдер күк

Ә үзебезнең—татар теле дин йөртелгән Туган Телебез ни хәлдә соң бүген? Заманында халыкара телләрнең берсе булган хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер очен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байчыгы булган Ана телебезнең бүгенгесе ничек гә. киләчәге ничегрәк булырга ошый? Сораулар катлаулы һәм авыр Әнә шул билгесез авырлык каләм алырга мәҗбүр итә дә инде Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсеалеге. бердәнберлеге, көч кодрәте, тылсымы                    турында абстракт фәлсәфә, рәхәт оета горган

вәгазьләр чоры үгге Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төи күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык 1-үгел Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул—тулы милләт, яртысы СӨЙЛӘШӘ икән—ярым йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә Безгә хәзер чаң сугып. «Уян. тагар!» дип кенә түгел. «Тел сагына бас, Татар» дияр чак җитте Телебез аңлауга, ярдәмгә, яклауга мохтаҗ

Коела утларда сандалларда таптала.

ярыла сәяси тегермән-ташларда... Имгәнә, сызлана, көрәшә, яңгырый алыр хокук өчен.

Хакыйкатьнең күзенә карау җиңел түгел. Күп нәрсәләрне танып, тәкрарлау авыр булса да, моннан күп еллар элек бер студент шәриктәшемә хатта әйткәндәй «Ирләр булыйк!», реалист булыйк, дөресен әйтик. Дөньялыкта глобаль процесслар бара. Кеше дигән зат, Бөек Табигатькә зыян салып, яшәү сутын җимереп (иң аянычы—бер аңда яралган адәми кардәшләрен үтереп), экологик фаҗигагә—ахырзаманга барса—анологик процесс Рух Дөньясында бигрәк тә кызу бара. Гамьсез, ваемсыз җаннарыбыз әлегә артык сизми аны, яки сизмәмешкә салыша. Сер түгел: үзләрен дөнья тоткасы санаган илләр, аз санлы халыклар телен үз «тегермәннәре» аша («мы на русской мельнице перемололи заезжий татарский язык») үткәреп, бөтенләй таптап, бетереп бара. Кайбер «табышка» әверелгән фактларны (үзебезгә инъекция рәвешендә!) искәртеп үтик: ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тойган, кабатланмас аваз аһәңе белән ләззәтләнгән укучылар катламы бик юкарды; чын әдәби китапларны (китап рәвешендә дөнья күргән чүп-чарны әйтмим) укучылар нык кимеде: милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдән әдәбият-сәнгатебезгә килгән яшь талантлар ифрат сирәгәйде...

Үткән егерменче гасыр, тел җәһәтеннән (бөтентатар җәһәтеннән түгел микән?) безнең файдага булмады. Элегрәк заманнарны никадәр генә караңгы итеп күрергә тырышмыйк, кайтып булса да таныйк: милли тамырлар ул чак ныграк, саурак булган (Ерак Көнчыгыш, Кытай, Япон илләрендә яки Төркестан, Кавказ якларында үзенең икътисади базасы, мәдәни учагы, басма китабы, театры, мәхәлләсе булган тулы канлы татар даирәсен күреп буламы соң хәзер?). Татар Конгрессларында, төрле милли

Т

ел дигән Бөек Хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән? Чиген эш. Ә әйтергә кирәк. Бүген әитмәсәк, иртәгә соң булуы бар. Сүзнең атасы—акыл, анасы—тел. дигәннәр борынгылар Бар булган акыл белән, киңәш-табыш итеп уйлану-фикерләшү өчен әнә шул Ана дигәннәренә, баш иеп дигәндәй, якынрак килеп карыйк әле

җыеннарда берәм-сәрәм шытым-«курпылар» күренгәләп, чыгышлар ясаштыргаласалар да, чынында, тамыр-зәмин, нигездә, корыган. Гомумтатар әдәби теленең барлык этник төбәкләрдәге үзенчәлекләрен бар тирәнлеге һәм байлыгы белән Идел-Урал, Казан төбәге тирәсендә генә саклау кыен Соңгы елларда, бар булган дәрман белән Казаннан читтә яшәүче кардәшләребезгә игътибар (шәмдәлләргә соңгы май тамызу булмаса ла!) артты артуын Әмма бу бөек миссиягә тартым хәрәкәт мәгълүм бер кампания уңаеннан гына булып, даими, эзлекле гамәл булмаса, уңай нәтиҗәләр бик булмас.

Ананың балага биргән иң зур бүләге—тел. Шуңа да ул—байлык, ә санала Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләп саклый алу, тә-ишәитә алл/ V-*» йог,                                                     ^ .                    1

катламнары сөйләшә: ил башы да,                 бомж        да, сырхау кеше     дә мәхбүс

тә. шагыйрь дә            Тел үзенең иҗтимагый функциясен тулы ки мәлдә

башкара       алганда   гына мөмкин хәл бу Әгәр        тел кешенең тормыш

иҗтыяҗларын тулысыңча канәгатьләндерә алмый икән, ул аны кирәксенми, яхшы дигәндә дә. аңа битараф кала (Аяныч булса да искә төшерик авылдан                      шәһәргә           килгән сәләтле күпме татар     яшьләре           тел «казасы»

аркасында югары уку йортларына керә алмый калды заманында!) Рухи байлык (бу очракта тел) матди байлык тупларга булышырга тиеш булып чыга. Бу процесс тормышта шул хәтле бер-берсенә керешеп беткән ки. кайчак кайсысының беренчел икәнлеге дә онытылып китә. Бу очракның мисалы шул. яһүдләр кешелек матди байлыгының иң күп өлешен үз кулларына җыйгач, онытылып бетә            язган                «үле тел»не—ивритны           тергезә

алдылар, егерменче гасырга аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрделәр Үзаң дигән төшенчәне аңлар өчен   бик                  тә гыйбрәтле хәл                    бу

Тел—диңгез Бер ясканып кына          аның   тирәнлегенә төшеп,      киңлекләрен

иңләп бетереп булмас. Күңелдә сызланып йөргән уй-зарларны бер читкәрәк   куеп,          «ниләр эшләргә, ни гамәлләр кылып             була» дигән

сорауларга җавап эзләп карау дөресрәк булыр Телебез халәтенә дөрес диагноз куярга сәләтле без бүген Димәк аны савыктыру өчен дәвасын да бергәләп табу ихтималыбыз бар. Фикри һәм гамәли хәрәкәтләр фарыз. Әлбәттә, уй-фикернең иң беренчесе һәм зурысы—Дәүләтчелек идеясеннән баш тартмыйча, республика статусын саклап калу. Тел язмышы       шушы              статуска бәйләнгән. Моның    шулай              икәнен үткән

егерменче гасырның соңгы ун елындагы милли күтәрелеш бик ачык күрсәтте Кыска гына вакыт эчендә тарихи геннар яңарып, байтак күркәм гамәлләр кылынды Шул исәптән тел үсеше ягыннан да Милли идеянең максаты һәм асылы булган Дәүләтчелекнең ышанычлы нигезе ул. шиксез, мәгариф системасы. «Мәгърифәт»—азатлык юлында беренче адым» дип тикмәгә әйтмәгән бөек әдибебез Гаяз Исхакый Мәгърифәт— киләчәккә күпер ул. дип өстәргә генә кала Мәгърифәт белән һәрчак бергә үрелеп баручы дин тәгълиматыбыз да бар бит әле Дин—гомер бакый әхлакны һәм телне саклап килде Соңгы вакытта диннең көчәюе, һичшиксез, телебез үсешенә дә уңай йогынты ясый ала Мәгърифәт, гомумән, тәрбия турында сөйләгәндә халкыбыз тарихында төп рухи роль уйнаган китап—Галиҗәнаб Китап турында аерым әйтеп китү кирәк. Мең еллар буена безнең рухны китап яшәтеп килгән (күпләр өчен заман үрнәге саналган, тарихы нибары ике йөз ел исәпләнгән, җирле халыкны кылыч һәм туп белән кырган Америка җәмгыяте өчен китап нинди роль уйнагандыр, әйтү кыен—гәрчә бөек язучыларын таныган хәлдә дә—алар инде тарихи мәгънәдәге китахттан җиңел генә ваз да кичеп киләләр шикелле) Китапта безнең тарих, безнең тел. безнең язмыш. Китап—татар өчен яшәү символы ул' Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыэ моны яхшы аңлыйлар Халык язучысы Нурихан Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә. нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар китаплар язарга? Икенең берсе—йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә1 Мин көрәшергә булдым» Мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә булырга тиеш

Киләчәкнең башы бүгенгедә Нинди шатлык картлык көнендә— оныкларын сиңа рәхмәт әйтсә, матур итеп туган телеңдә1