Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕРНЕҢ ҖӘЙГЕ ЧАГЫ

Шагыйрьләрне гел яшьләрдән—яшьлектән эзләдек. Бу хикмәт баштан ук. электән ук диюем, остагюрыбыздан килә сыман. Азар гел яшьләрне—шагыйрьләрне эзләде. Сибгат ага Хәким «Тукайларны эзлим* дип. оран сазды. Ул аларны—Равилләрдән (Фәйзуллин), Рәдифләрдән (Гаташ). Рөстәмнәрдән (Мингалим). Гәрәиюрдән (Рәхим), Зөлфәтюрдән (Мизиков) эзләде Алар турында—яратып, тиң күреп мәкаләләр язды. Зурлады, олылады, кирәк урыннарда тәкъдим итте. Үстерер өчен, тәнкыйть тә иткәләде хәтта Бу—безгә дә өлге, бер үрнәк булып калды ахры Шуңа да күзгә күренгән өмепие яшьләр безнең өчен һәрчак әдәби киючәк булды—сөенеп каршыладык. Ркаил Зәйдулланы, мәсәлән. Мәктәптән килде. Кызыклы шигырыюр. хәтта поэма белән кизде. һәйбәт шагыйрь булып җиткән иде. Ә ул ... тотты да прозага—чәчмәгә күчте Әйбәт чәччә әсәр—«Ил» китабын язды; бу—проза гына түгел, шигъри чәчмә дә... Заман болганды. Заман үзгәрде. Заман акчалы шөгьиь сорый баииады. Ркаил моңа әзерлекле иде—һәр жанрда шагыйрьлек ята! Шуңа да ул «Саташкан сандугач■> исемле сәхнә әсәре белән Камал театры сәхнәсенә күтәрелде Әмма мин аны шигырьдән китте дип санамыйм... ЛәбибЛерон үзенчә юл алды: базшзар әдәбияты да кадерле ... бик кадерле Ләис Зөлкарнәй—хәзер шигырь язмый шикелле Шигырьгә тугры булып, ул буыннан Газинур Морат кына калды. Әнә шул буын бүленешеп беткәндә шигырьгә ир уртасы яшьләр килеп керде Шу зарның берсе— Мөхәммәт Мирза Язганнары буенча мин аны зуррак яшьтәдер дип шәйләгән идем Имән кебек ир-егет икән Аның безән Рөстәм Мингалим таныштырды —Шагыйрь!—диде. Сүзне аның үзенә дә бирик: « Без кемгәдер кирәк Шул сәбәпле дөньяга кизгәнбез. Берәүгә дә кирәгебез киьчаса. китәрбез Китә торалар бит әле. без кемнән ким Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елда Актаныш районы Чалманарат авылында дөньяга кинән . Үскән Казан дәүләт культура институтының режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмам, юган Мөхәммәт Мирзаның көтмәгәндә зур әдәбият мәйданына ныклап аяк басуына сөенәм...» Яшь шагыйрьнең «Кәккүк тавышын санадым» исемле беренче китабына кереш сүзендә шагыйрь әнә шундый юллама бирә. « Турайгыр» исемле икенче китабына карата да әйтә алыр идек бу сүззәрне: Мөхәммәт Мирза безне дә. шигырь сөючеләрне дә гел сөендерә кию. Аның соңгы е.иарда язган, төрле шәке.ыәрне иҗади үстергән (бигрәк тә. п& *Ши г кыска шигырыәр. дүртьюллыклар, газә.иәр һ. 6.) шигырьләре чыннан да сөендерерлек Эзләнә ул. Язганнарында туган ягы Актаныш, ачын кешеләре, табигате, моң урыннары Гамил Афзалга хас уйчанлык, фәлсәфи лириканың нигезе—шуннан Жырга тартып да Әле бит ул сәхнә кешесе, шигырь сөйщ остасы да. оештыручы да районның мәдәният бүлегендә һәм яшьләр белән озак е.ыар эииэгән шагыйрь -Агыйдез дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен дә җитәкли, күмәк китаплар төзеп чыгара Бүген аның Татарстан мәдәният министры урынбасары булып эшләве дә. Наҗар ага Нәҗми әйтмешли. «юкка түгел, юкка түгелдерҮзенең бер шигырендә М Мирза болай яза: Гомерләрнен көзе түгел. Жәйге чагы Дөнья йөге арбасына Бәйле чагы. Үргә менеп, каерылып бер карагач —Сөбханалла, иншалла!—дип Әйтер чагы Име яшьлек каләмдәшемнең нәкь шундый чагы Ә иҗатының му л төсмерләре турында миннән дә тулырак итеп, шигырыәре сөйләр.

Мөддәрис Әгъләм

 КИЕК КАЗ ЮЛЫНДА

 Ук алмаслык арала зәңгәр күк ник карала? ... Кый1 ак-кыйгак тавышлары бар доньига тарала. Йөрәгемне телеп-телеи, уеп-үеп ала ла. Күкне дерелдәткән тавыш бар гамәлгә тарала: Килүләр бар кыйгак. кыйгак. китүләр бар кьннак. кыйгак. Кал\ лар юк. калулар юк дөньяда кыйгак. кыйган... кыйгак. Ялган сүз Яман сезнең күңелдән һич заты китмәс Акмулла Ялган сүз—арттан атылган агулы уктыр. Зәһәрен йолын алырлык дәвасы юктыр. Ялган сүз—җанга кадалган тутыккан кадак: тартып алсаң-алмасаң да эш үткән—харап... Ялган сүз—оныкларыңа күчеп барачак яманат булып, ыруда мәңге калачак... Хыянәтне кичермимен, дидең Туйлар көттек—туйлар булмый калды. ...Язмыш мине синнән тартын алды. Шәрабенә салып агу бирде: —Минеке йә һичкемнеке,—диде. Исердемме, әллә тилердемме, ихтыярым бетеп, чигендемме? ...Тезгә төшеп, үксеп ялварсам да: Хыянәтен кичермимен,—дидең. Туйлар көттек, туйлар булмый калды. Гомер буе җаннар газапланды. Хыянәтең кичермимен,—дидең. ...Син шул үзеңнән дә горур идең. Сиңа кайтыр юлым Сиңа кайтыр юлым ерак— тауларны бар кичәсе... Бүген айның ничәсе? Сиңа кайтыр юлым озак— үткелләрне үтәсе, үткәннәрне сүтәсе. Сиңа кайтыр юлым урау— карурманнар узасы; кыры, кы.тган-курасы... Сиңа кайтыр юлым диңгез: яр белән яр арасын дулкыннардай ярасы... Сиңа кайтыр юлым—күктә, хыялым, уйларымда— киек каз юлларында. Болыт куерып каралды. Томан куерып агарды...— Болытлы томанлы иртә... Каеннар тора караеп, Күңелем калды сагаеп,— Күк, адаштырып, Кояшны Кайларда йөртә?... * Агыйделне боз тоткандыр, йокыга талгандыр яры... тал-курасын сы.п ырткандыр кышның беренче бураны... ...Ялгызым калган бу төндә, бәсле тәрәзәмә багып, уйлап утырам шуларны... * - Шигырь—шөгылеңме?—дисең, Шөгыль бит ул—кул эше. Шигырь, дустым, Млаһынын Җанга өргән сулышы! Чиксезлекнең аһәңе ул. Мәңгелекнең агышы! Шигырь шөгылеңме?—дисең. Бу — гөнаһсыз ялгышың... V Ак болыт кичте Иделне табанын да чылатмый. Йомшак җил үтте йөгереп, бер дулкын да чыгартмый. Торналар очып үттеләр, аккошлар, кыр казлары: Хәтеренә чорный Идел төсләрен, авазларын... * Кемнән кем туеп ялыккан вакыг күрсәтер ачык... Килер кон: ташлан барысын, кем китәр кемнән качып?! * Заманына каран туа Әйтер сүз. җырлар җыры. . «Ни чәчсәң шуны урырсың!* Фәлсәфи Я1 ы шулдыр: Исән чакта ниләр кылсаң, Раббың каршысына басын. Әйтәсең булыр туры!.. * һәр исемдә шигырь бар... Шигырь—җисем бизмәне: Кемдер—дөнья бизәге... Кемдер—дөнья бизгәге... * Мине хәзер никтер күкләр тарта. К үктә әллә күңеллерәкме? Ф Яруллин Фәрештәләр хозуры бит ул күк. Ничек анда булсын күңелсез. Изгеләрне чакырып тора Гарше: Шунда Менәлмәслек шәхес түгел Сез... Ахырзаман Ана сөте белән керә, диләр, бала күңеленә иман нуры... Соңгы чиккә илтеп терәлдекме: ата—кызны белми, ана—улны... * Бизмә, шигырь, ятим итмә колыңны. Алма җаннан йомшак җылы кулыңны. Балкыт Илаһыдан килгән нурыңны. Яктырт мәңгелеккә күчәр юлымны! * Мәңгелек—акыл җитмәслек еракта, Сере җитмеш җиде мең бер йозакта... Киек каз юлында казлар тавышы... Кемнәр китә... кемнәр кемне озата?.. * Үзенә дәште кыйблам—Казаным. Чакырды гел шигъри азаны... Тик. Нөркәмдә калын язармын Гомер китабымның азагын... * Сиңа килдем утлар-сулар кичеп. Өметемне кысып учларыма... Ялкыныңа сулар сибим ничек, Ут тергезим ничек учагыңа?! Көннен кашын сызган кара күмер, Сөрмәсен дә тарткан карадан Көн белән төн арасында гомер. Иә, кем чыгалган шул арадан?... Тәүбә ит, бәндә, бер Ходам каршында. Туар кон җавап тотарсың каршында... Кылган бар гамәлең, хәтта уйларың Сурәттә күренер—үз күз каршыңда... * Көл. куңел. дөньяның моңы бер безгә генәмени? Р Ф Көл инде, күңел, кол инде дөнья ямьсез түгел лә?! ...Бер чеметем куаныч та, шөкер итсәң жнтәр иде мең тулып түгелергә... * Г Афзалга ияреп Рәсәй һәрчак супер булды. Тик халкына сукыр булды; Талан алды бар җирен. Тиенләп бирде әҗерен... * Ни кадәрле кирәк шулай чыда, тик таштай катмасын күңелен... Таш күзеннән дә яшь бәреп чыга, төпсез күле тулса түгелеп... *• Җилләр исә. тарый еллар толымын. Буразналы йөздә язмыш корымы... Алын ал. гөлен юл иткән чак булды: һәр мизгеле бер гомергә торырлык!.. * Янып бетеп бара гомер тоямын. Сүрелгән көлләрен җанның коямын. ...Фатихасын алырмын шәт дөньяның: Дүрт ягын да тигез күрдем мин аның!