ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Җирләгәч омерем буена: «үләсем килә»—дип яшәгән идем. Үлгән чакта гына: «яшисем килә»—дип әйтә алмадым. Ә яшәргә дә, үләргә дә сон иде инде. Үләчәгемнән сон, мине татар зиратына күмәргә теләмәүчеләр булган икән. Мин—чуаш хатыны Василиса гына шул. Югыиса. бу татар авылында даным да. шөһрәтем дә бар иде бугай. Мине Василиса Павловна дип Йөрттеләр. Ә мина әбиләрнен. бабайларның, балаларнын—һәммәсенең Вәсилә дип дәшүләре, эндәшүләре үз иде. Мал докторы булсам да. Тик минем хакта ат духтыры дип һичкем әйтмәгән. Берзаманны мине Кәримулла абый чакырткан. Урамыбыздан безнен өебезгә ике генә ой үткәч торалар. Анын үгез бозавы бар иде. Шуны печәр чак җиткән. Эшемнән бушагач, авыл көтүе кайтканчы шуларга бардым. Кәримулла агай капка төпләренә тирә- күршедәге тимерчеләрне, пенсиядәге укытучы. Госман абыйны—биш-алты ир-атны жыеп куйган. Әлеге малнын аякларын тышаулап, бар көч белән җиргә егып салырга дип инде. Килеп җиттем дә. җирдәге бауны алып, теге үтезне юмалый- юмалый аякларын урап алгач, бер генә тарттым Мин кызу эшләргә күнеккән. Шуннан сон абзарга кертеп япкач, утлыктагы үләнне чемченергә дә керешкән. Мин өйгә кайтып киттем, теге ирләр карап калды. Иртәгесен аларнын тан атканга хәтле мине сөйләп утырганнарын җиткерделәр. Әллә тагын. Белгәнемне, кулымнан килгәнне генә эшләдем. Билгечлегемә укытканнарынча. өйрәткәннәрснчә. күнеккәнемчә. Эшләргә гадәтләнеп була инде ул анысы. Яшәргә дә. Үләргә гадәтләнү генә юк бугай Хәер, бөтен нәрсәгә өйрәтәләр, өйрәнәләр. Сонгы сулышынны ничек сулыйсын гына әйтмиләр. Аны үзен генә аласын. Бусы—беренче дә, сонгы тапкыр гына. Анаң кендегеннән аерылгандагыча. Югыйсә, ана карыныннан Ә хат ГАФФАР (1949)—язучы, драматург, публицист, •Әлкрт», -Яшиселәр алда иде-. -Богау һ.б. китапшр авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши Г төшү, кендек киселү, имчәктән аерылу—сизмәвен, белмәвен аркасында жип-жинел ул. Сизә, белә, анлый торып, туган жиреннән аералар икән, монысына түзәргә ярый Ин газабы—чит-ят туфракта сине гүргә кидерүләре икән Әби белән бабайны, атар белән бергә буласы әтиемне өй түбәләре такта белән ябылганы өчен чуаш иленнән Себергә сөргәннәр. Әитерсен лә ул сөрүчеләрнең табутлары, ләхетләре, баш казыклары такта булмаган. Ярый инде, агач яручы ирем мина ниятләнгән ләхет такталарын ла җеген- жеккә китереп эшләгән. Анын соңгы тапкыр иренемә тидергәннән сон калган бер тамчы су да үтмәслек, сеңмәслек, кермәслек итеп Шулайга күрә, рәхмәтем йөзеннән, ахыргы сулышымда мин. Ләәәә Иләәһә Илләллаһү Мүхәммәдррасүлүллаһ*,— дип катырга өлгердем Югыйсә, мине күрше урыс авылына илтеп жирләсеннәрмени0 Ирем саф мөселман, кызым мөэминә. ә минем чукынганым, тәре тагып йөргәнем юк Мин— чуаш кызы. Безнен Себердәге авылга ни чиркәү, ни мәчет саиырмаганнар Кемдер Инжил, кемдер Коръән яшерсә дә. барлыгын һәммәсе белә иде анысы Баракта торган чагында ирле-хатынлы Исмәгыйль абый белән Мария апа сәкесе астындагы сандыкта шул китаплар аслы-өсле тора иле Безгә әле бусын, әле тегесен укыдылар Исмәгыйль абый бөти тагып йөрде Аны күмәргә алып киткәндә Мария апа ана үзенең алтын тәресен тагып җибәрде үзенә шул бөтине киеп калды. Укыдым инде. Институтта аспирантурага калдырабыз, дигән көннәрдә концертка барган идем Шунда бер татар егете үз гармунында уйнап, гел мина карап кына җырлады Өйләнештек. Анын Татариядәге әнисе вафат булгач, шунда кайтып төпләндек. Мин үлгән көнне ул авылдагы бер абзый мине мондагы зиратка җирләргә ярамый дип йөргән. Ә мин яшь кенә муллага: «Ләәәә Иләәһә Илләллаһү»ны әйткән идем инде Мин булып мин дә яткан мөэмин-мөселман зираты очсыз-кырыисыз булыр. Алла боерса. Монда гүр кысан-кысанын. Тик туфрак авыр түгел -Яшәгәндә күк иркен. Үлгәч йолдызлар да жинелая,—дигәч. Вәсилә ак яулыгының ун очы белән ин соңгы тамчы күз яшен сөртеп алырга өлгерде. Әллә кайда аҗаган уйнап алды Тулган ай зәңгәрләгән зират астындагы тугайда карт бия әле генә үз карыныннан төшкән колынын ялый башлады Себер карурманында табылган бер мәхбүс мәетмен алтын тәресе рухына кадильянын төче төтене инде Ә Татария авылындагы агач йортның мич авызы каршында күрек элмәге ычкындырылмаган тальян гармун и* иәренлә Вәсиләнең ире буыннары каткан бармаклары белән ниндидер көй мләп интегә иде. Янындагы ак эткә ул: -Кушыл, Акбар.—диде 3 бәрәннәр урнаштырылган, тавык-чебеш үз урынында, үрдәк бәбкәләре тук, Акбар атлы эт тыныч кына ята. ике мәче кайда йөри икән—йөрсеннәр Кызлары Хәдичә телевизор карыйдыр инде. Ә уллары Гаденән мотоциклын төзәтте дә кая барасын үзе чамалыйдыр тагын. Иртәгә аның сонгы имтиханы—унынчыны тәмамлый. Әсхап шуларны уйлый-уйлый да, уйламыйча да, болай гына—бәрәңге белән карлыган арасындагы сажин аркылыйга, сигез сажин буйлыйга утыртылып хәстәрләнгән яшелчә бакчасын караштыра иде. Болай... тишеләсе әйбәт тишелгән, борнаган, яфрак җибәргән анысы. Тик иртәләрен түтәлләргә үз тавыкларыннан битәр күршедәге Гөлбаһар тавыклары, өстәп, кара каргалар төшеп актарынмасынга куркытыр өчен әнә нинди карачкы ясап куйды бит әле! Хәйран—тамаша! Нәкъ үзе. — Бу ни бу9—дигәнгә ул борылып та карамады Ире инде—Сәгыйт. Кайткан. Әсхап юеш, балчыклы кулын күлмәк итәгенә сөртеп куйган булды. Белеп инде. Ире кайтканда кулын итәгенә ничек итеп сөртәсен чамалый ул. Редисканың җирдән калыккан кызыл өлеше сыман, кояшка янган сыйракларыннан тез югартын шалкандай ак төшен чак-чак кына күрсәткәндәй итеп. Сәгыйт үзенен солдат киемен элеп ясалган карачкыга ымлап: —Бу ни бу?—дип сорады. —Син,—диде Әсхап —Күрәм. Ә бу киемнең эшкә җарарлыгы да барые ич әле. —Жарар сина, бар! Эретеп жабыштырасын да җабыштырасын. Утында иләк булып беткән ич инде. — Бетсә сун. Монынчы ул тишекләрдән төшереп калдырган нәрсәм жутые ич әле. —Тишәргә сина бир инде анысы. Сәгыйт хатынының күлмәк изүендәге төрән шикелле күгәреп күренгән төшкә кырын гына карап куйды да: —Анысы ярый инде,—диде. — Нәрсә анысы? Ни җитмәгән?—диде Әсхап. —Җитүе җитеп бара бугай инде анысы,—диде Сәгыйт. Әсхап, күлмәк итәген югарырак күтәреп, кулын сөртте дә: —Таньшынмы сун?—диде. —Нәрсәне?—дип сорады Сәгыйт.—Бу ни бу дидем ич! —Син,—диде Әсхап. —Минем гвардия сержанты киемемнән башкасын тапмадыңмыни? —Шушысы әйбәт,—диде Әсхап —Сун? —Син әрмиедән кайткач, мин синнән курыкканыем. —Сун?—дип кабатлады Сәгыйт — Менәтерә, хәзер тавык, каргалар курыксын инде. — Курыксын?—диде Сәгыйт.—Бәлки алар мине ни... яратып кунакларлардыр. —И, и, и!—диде Әсхап. Сәгыйт түзмәде: су сипкечне мичкәгә чумылдырып алды да, шуннан сарымсак түтәле буйлата сиптереп узгач, кырыс төстә: —Аш пешкәнме?—дип сорады. Әсхап тыныч, сабыр, ягымлы гына итеп: —Мунча да әзер инде,—дип җавап бирде. Кичке тузан басылган, тулган Ай калыккан, шомырт, чия, алмагачларның ботаклары төнгә каршы турайган иделәр. Сәгытдин, сонгы тапкыр шикелле итеп, сигарет суыра-тарта яшелчә бакчасына чыгып басты Яланаяклап Ак күлмәк-ыштанлы килеш. Рәхәт иде. Шомырт, канәфер чәчәге, инеш суы исе килә Абзардан тирән итеп сыер сулаганы ишетелә. Ә кысыр җирдәге кыргый чиялектә бетеп-бетеп сандугач сайрый. Тын Тып-тын Мунчала күлендә бер-берсен бүлдерми генә бакалар сайраганын тынламасан. Әйбәт Әнә, карачкы да ап-ачык шәйләнә. Шәп Солдат киемле карачкы Аныкы Торсын Яхшы Шәлперәек тугел ич. Асылынып, хәлсезәхвәлсез тормый Сак тора һәрвакыт әзер булып Мунчала күленә салып казыклаган юкә кабыклары шикелле жебергә. аннан ары таралырга, сүтелергә дигәнмени9 Бигрәк гә мунча кереп чыкканнан сон Әнә ич- аи ничек тулган. Әйе. тын Улы Гаденәннен капка төбендәге мотоиклы сүнгәч бигрәк тә. «Иеме. Ай?»—дип уйлады ул. Ай • Ие* дисенмени инде91 Ул дәшми Эндәшми Тәгәри шунда. Май ае себеркесе белән изеп, таптап Аһ' Аһ!» дидертә-дидертә чапканыннан сун. Әсхапнен ләүкәдән әллә ишелеп төшүе, әллә күтәрелеп китүе шикелле Сәгыйт сигаретын актык мәртәбә суырды да. анда-санда борнаган бәрәңгеләргә таба чиертеп җибәрде Күрде: утлы төпчек тулган Айга җиткән бер мәлне әйе. күрде күршесе Вәдүтнен хатыны Гөлбаһар да үзләренен яшелчә бакчаларына карачкы куйган икән Зәнгәр күлмәк кидертеп Сәгыйтнен солдат киемен көтсп-көтеп тә киелмәгән, тузмаган-туздырылмаган крепдешин күлмәген Тулган Ай нуры шул күлмәктәге түм-түгәрәк ак борчакларга үтәли төште дә эреде дә бетте Сәгыйтнен кырыс кына саркып чыккан ике бөртек күз яше сыман Ул йокларга кереп китте Ай тәмам калыккан, шомырт, чия. канәфер, алмагачларнын ботаклары кояш чыкканчыга хәтле шәлперәйгән иде әле Зират каеннарындагы кара каргалар әледән-әле бер-берсен бимазалаштыргалап йоклый ла йоклый Авылда бер араны сандугач та тынып торды Шул чакта солдат киемле карачкы —Нихәлләрен бар сун?—дип эндәште Зәнгәр крепдешин күлмәкле карачкы — Менә. жуып. үтүкләп чыгарганнарые әле диде —Син һаман әүвәлгечә икәнсең диде солдат киемле карачкы —Син дә шундый,—диде зәнгәр күлмәкле карачкы — Нинди? —Мин сине өзелеп көткән, ә син кайткан көндәге шикелле —Нинди? —Үпкәләмә инде Ике карачкының бер-берсенә ниһаять якынаюын кочаклашуын г> нан 2002 ел. 22 октябрь
Кылчык
Капка төбенә бер йөк салам китереп аудардылар. Көн авыр, салкынча, болытлы, аяк асты пычрак. Тундырган да иде инде. Аннары жебетте. Алай да рәшәткә буйларында, өй, абзар түбәләренең яссырак төшләрендә, агач араларында кар эреми калган. Ул тагын атна-ун көннәрдән сон декабрь башларында гына ятар ахрысы. Шуна күрә сугымга да керешмәгәннәр иде әле. Абзар-курада мал-туар, ишегалдында кош-корт. Тан күзеннән алып, энгер-менгер төшкәнче карыйсы, ашатасы, сугарасы Кул бушамый. Ә жан тыныч- монысы яхшы. Жәй коры килсә дә, янгырлар да куандырып киткән иде. Печән күп, Аллага шөкер. Ике баздагы бәрәнге белән мал чөгендере дә житәрлек. Келәттәге ашлык та шактый мул. Кибет хәлләре генә мөшкел дип… Аллага шөкер, жаның теләгән бар да бар. Уч
төпләрен кычыттырырдай акчасы гына артык юмартланып китәргә ирек бирми. Монысы бөтененә тигез инде. Мирдән узып булмый. Тиз көндә
жайланыр да шикелле түгел. Телевизор әйтеп торган хәвеф-хәтәрләрне генә күрергә, кичерергә язмасын. Ул кара-каршы атыш, жимерү, кан кою,җан кыю өннәрне алып бетерде. Ил кырыкмаса-кырыкка таркалды, бөлде. Саулык бирсен дә иорт-жирен бөтен торсын инде Калганын күз күрер тагын Хәер, кичермәделәрме сон’’ Кичертгерделәр! Менә бүген хужалык өстәмә салам бүлде дә бер трактор арбасы кадәрлесен аударып киттеләр ич әле. Анысы печәне тезмәләргә дә шыплап тутырылган, лапаска да өелгән, бер чүмәләсе бәрәнге бакчасы башына да очлап куелган. Иншалла. күз тимәсен. Саламы да әйбәт. Сап-сары, төп бушлары алланып тора, эт эчәгеле, зәңгәр чәчәкле, билчәнле, коры. Бер- ике күтәрәм кадәресен янгыр каралтканы, салкын катырганы да эләккән- эләгүен. Зыянлы түгел. Маллар астына түшәргә ярап куя ул. Саламсыз тирес була димени. Йөкчеләр риза-канәгать калды бугай. Саламны бушаткач, өйгә керделәр. Акча-фәлән бирү бетте бит инде. Лотфия апалары итле аш сосканда тамак кырырга да өлгермәделәр, алларына тып итеп кызыл чөгендер белән алсуланылган әче бал банкасы килеп кунды. Аларга тагын ни кирәк? Бер- ике кашык аш кабып куюга, чынаякларын күтәрделәр. Шуннан сон, чүпрәсенә төшеп җиткәнче, тозлы кәбестә генә шыгырдаудан туктамады. Сүз өчен шул саламны мактадылар инде. Дөнья хәлләренә кереп тормадылар. Жае ул түгел. Бүтәннәргә дә кайтарасылары бар әле. Әйтмәделәр димәсеннәр өчен генә шикелле, аларнын быел язын Әзәрбәйжанда үтерелеп кайтарылган полковник Минзөфәрләрен искә алдылар да кузгалдылар. Болдырда тәмәке кабызып тарткан арада -Лотфия апагыздан яшереп кенә тотылган нәрсә» дигәнне бик анлаган кыяфәттә бер литрлы банканы кабымлыксыз гына өстәделәр дә тагын кырга чыгып киттеләр. Сәнәк сабы очын иягенә терәп. Расих салам өеме янында ялгызы басып калды Бераздан ярдәмгә Лотфиясе чыгып житәр. Ян бакчанын рәшәткәсе өсли генә атып, саламны чүмәләгә куясы. Куелыр. Кайткан ич әле. Бар. Менә. И. әүвәл! Шуны үзең ашардайга җитеп, бер учына тилмергән заманнар! Кар явып торамы, җирдән себертәме—кышкы кичләрдә генә чанада тартып, язгы болытлы төннәрдә генә күтәреп алып кайткан чаклар Рөхсәтсез генә инде. Йөрәге җитеп, сина кем рөхсәт итсен'.’ Богыл төбендә калган карлы-бозлысын бит әле ул. Үз йөрәгеңне төн җәтмәсендә чабак балыгыдай чәбәләндерә-чәбәләндерә урлаудан кала бүтән чарасы юк иде ич аның. Урлау иде микән соң әле ул? Атаң шул бер чаналык, йә күтәрә алганчыдан да авыррак итеп бәйләнгән бер көлтәлек салам хакын да хаклап, сугышта башын салмаганмыни? Айсыз, болытлы төннәрне сайлап кына, жан тирен чыгара-чыгара алып кайтырга яраган ул салам урлаганга санала икән, анын гомере өзелү урлауның иң зурысы булмаганмыни? Атны дилбегә белән тыйгандай, йөрәгеңнең ярсып тибүен арка бавы белән тыя-тыя кайтып кергәннең соңында әнкәң тамак ялгарга тәгәрәткән бәрәңгедән гайре ризык заты тапмый икән, ул әнкәңнең шуңа оялуы әлеге урлау оятыннан кечерәк идеме әллә? Сәкедәге ике кызыңның, бишектә яткан улыңның тәмле йокысын тоя-тоя. беләкләрен талганчы, маңгай тирең чишмәдәй ургып чыкканчы хатыныңны яратасы урынга икәүләп әллә кайдагы көртләр баскан салам богылына таба чыгып китәсең икән, синең ул беләк талуыңны, тир тамчыларыннын кайнарлыгын югалтуын кайсы ягы белән бер күтәрәм салам урлаудан кечерәк иде. йә? Әй! Нинди урлау ди инде тагын? Дөньяның өзелеп төшкән керфегенә дә тимичә яшәделәр ләбаса! Шулай, колхоз авылдан ике чакрым ераклыктагы Ялпы тавы каршындагы салам богылын ташытып бетергән иде. Кул чанасы тартып. Расих белән Лотфия төнлә шунын калдык-постыгына дип киттеләр. Сәнәк сабын тилгән канатыдай талгын гына айкый-айкый. кар баскан тун саламны каерганда Расих нигәдер аркан борылып карады. Әллә ничек—янында хатыны юк шикелле тоелып китте. Ә ул шунда икән. Каерып чыгарган саламны чанага төявеннән туктаган да. төягән кадәресенә аркасын терәп, кинәт аязып киткән кара күктәге айга карап тора. Ә ай тулган, якты иде. Шунын фаш итеренә өркеп киткәнме соң дип уйласа, юк икән, тәмам онытылган, ай нурына йотылган, монда түгел.—әллә кайда. Шунда—айда иде. ахрысы. Расих сәнәген кадады да. төнге авыл урамына кергән чакта карны шыгырдатмый йөрергә күнеккән гадәтенчә, сак кына аңа таба атлады. Янына житте, ай нуры зәнгәрсу-алтын төскә манчыган йөзенә карады Күрде, тойды Лотфиясенен япан кырдай чиксез мон. ниндидер үкенеч, рәнжеш белән тулы битендә, бәләкәй-бәләкәй айлар булып, күз яшьләре ялтыраша иде Фәкать ин беренчеләре генә ирен почмагында туктаган да мәржәндәй агарып калган Мыегындагы боз сөнгеләре белән чәнчеләсен дә онытып, ул иренен башта бер. аннары икенче мәржәнгә тидереп-тидереп алды Әлеге бөртекләрнең тозлы боз салкынын тояр шикелле иде дә—юк. эретелгән ике тамчы кургаш йотып җибәргән сыман булды Ә аннары алтынланып яткан саламның салкын кочагында әллә тычкан чыелдады, әллә тыенкы гына итеп Лотфиясе көлеп куйды. Расих үзе моны ишетмәде дә кебек. Ә менә ялгыз ай күргәндер. Бәлки көнләшкәндер үк. Шушы тау итәгендәге түгәрәк күл буенда үсә торган алпут гөлләренең ал чәчәкләре ачылып киттемени! Анын көлүе шулай тоелды Анысы Лотфиясен аннары сон да шулайрак көлдергәләгәне булгандыр инде ул Тормыш ич бу Тик нәкъ шул чактагы ишесен бүтән ишетмәде бугай дисә ничек инлс Ис И. дөнья диген! Нечкә генә алтын сабакта тибрәлгән ач башаклы гомер Юк. юк. ни генә дисән дә,—тук башаклы, тук. Бугай Шуларны уйлый-уйлыймы, искә төшерә-төшерә. хисләнә-хисләнәме, хәзер ул капка төбендәге саламнын бер күтәрәмен алдына жайлап куйды ана ипләп кенә сәнәген батырды. Нәкъ элеп алам да рәшәткә башыннан бакчага атам дигәндә генә ниндидер бер саламнын шартлап сынганын ишетеп алды. Әллә сәнәк сабымы'’ Йөрәгенә башта энә очы тилеме сон. аннары күгәрек кадак килеп кердеме, анысы урынына очында бер тамчы су тамам-тамам дип торган сырлы-сырлы боз сөңгесе кадалдымы Күз алмасын башак кылчыгы чәнечкән шикелле генә булды Ара ерылышканнар иде инде Жәйге челләдән сонгы энгер-менгер узып, караңгы төшкәч, бер хатын зират каршындагы өйнен бикләнмәгән капкасын ачып узды да болдыр ишеге төбендә тукталып калды Ул һәрвакыттагыча зәһәр итеп: —М иргазыян!—диде Шуны гына көткәндәй, өй ишегенен тупсалары шыгырдады да бер ирнен йомшак тавышы ишетелде: —Әү. әү Синме, Зөләйха? — Мин ием әле. — Берәр хәл чыкты мәллә'* -Жук — Балаларыбыз ни хәлдә? —Җахшы! -Сун? А —Ни... мунча ждкканыем —Әйбәт булган — Кайт, кереп чык —Мин чыктым инде —Каян? — Мунчадан. —Кемдә’ -Кемдә булсын—үземдә. —Җангызынмы? -Жангыэынмы. дип... Синен белән түгел нч инде —Кем белән сун? —Үзем -Әйдә. кайт. Арканны уармын —Удылар да. —Кем? —Син түгел ич. —Кем? —Әйтәм ич—син түгел инде. —Сабын... мунчала... —Шәп булды, шәп. —Чәченне жуарга... кычыткан суы барыемы соң? —Жук. Ул моны белми әле. —Кем? —Син түгел ич инде —Кем сун? —Белмисен әле. —Кемне, Миргазыян? —Аны инде. Кемне булсын тагын? —Кемне? —Жарар. Ниттем инде... беренчесенә баштанаяк жуындырып чыгардым. Аңынчы шәпләп чабындырдым. —Мине шикелле мени? —Сине шикелле шул. Бүтәнчә нишлим суң? —Әйбәт булдымы? —Әлбәттә." Әнә. жоклап ята. Эреп. Синең шикелле... Исеңдәме? — Исемдә. —Бар, өйгә кайт инде. —Кайтмыенча кая барыйм суң? . Ә син? —Мин калыйм инде. —Җалгызыңмы? —Нигә ялгызым булыйм ди? Әйттем ич: эреп жоклый әнәтерә. —Кем? Кем? —Син түгел шул инде, Зөләйха. —Әй! —Жахшы, жәме? Бар. өйгә кайт. Балалар көтәдер. —Алар сине көтә. —Ярар... жарар, көтмә инде. Булды-бетте, жәме? Шул чакны өйдән берәүнең: —Миргазыян,—дигәне бу хатын белән ирнен арасын төнге ярканаттай ярып узды. —Әнәтерә, дәшә,—диде Миргазыян. Шуннан сон Зөләйха айлы төнне сагайтып, каршысына өреп чыккан этләргә һичнинди илтифат итмәстән, өенә кайтып керде дә... яккан мунчасына кереп, баштанаяк юынды. Каен себеркесе белән бетенгәнче чабынмакчы иде дә мунчасының пары сүрелгән икән шул инде. Чүмеч белән селтәп торып су жилпесә дә, мунча ташлары әллә «пыш», әллә «сез» дигән шикелле генә чыжылдады Ә каен себеркесенең уртасына кушып бәйләнгән зәңгәр мәтрүшкәләрдән аның Миргазыяны исе килә иде шикелле. —Әй!—дип Зөләйха шул ис белән әллә наз тансыклаган имчәкләрен уды, әллә шунда мунчаның бәләкәй тәрәзәсеннән ургып кергән тулган Айнын сары йөзен юды. Шунда аның Миргазыяны булсамы? Зөләйха: Алым жәл түгел сина, Гөлем жәл түгел сина,— димәс идеме дә, Миргазыяны: Әллә ниләр бирер идем «Аһ» дигән сүзләреңә,— дип әйтмәс идемени? Зөләйха бу мәлдә зират турысындагы өй болдырының биек ишеге төбендә тәмәке тартып утырган иргә өй түреннән берәүнең: —Ни Нитмә инде Кил, ят,—дигәненә Миргазыянынын: —Мин нитәм әле... монда гына җатып торыйм булмаса,—дигәнен каян ишетсен сон? Ерак ич. Дүрт өй аркылы Яшәү белән зират арасы. Аяк арасы гына түгел.