Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН КЕШЕСЕ

Мосафир кем җиһанга басты ботны.
Ажгырып биетте аны замана
Дәрдмөнд.
әшриятта редактор булып эшләгән елларымда, көннәрдән бер көнне өстәлемә
«Яшьлек яме» дигән кулъязма китереп куйдылар. Гариф Ахуновнын беренче зур әсәре
икән ул. Бераздан Гариф үзе дә күренде. Дулкынланып торган кара чәч, текә маңгай,
көләч йөз, чыгынкы күзләр, таза гәүдә, нурланы п торган ачык чырай. Пулеметтан
аткандай тиз-тиз сөйләшә. Ул бу повестеның «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»)
журналында басылып чыгуын, әмма үзе белән укыган бер яшь язучының әсәргә карата
дәгъвалар белдереп йөрүен сөйләп алды, өлкән язучылар тегене бик тиз артына утырттылар,
ди.
Китап басылып чыкты. Ләкин Гариф Ахунов үзе никтер күренмәде. Соңрак кына мин
аның гаиләсе белән Әлмәткә—нефть чыккан якларга күчеп киткәнен ишеттем. Татарстан
Язучылар оешмасы аны шундагы язучылар белән эшләргә җибәргән икән.
Әлмәт төбәгендә бик зур нефть ятмалары табылуы хакында газетлар көн-төн язып
торалар. Җәй көне мин дә Әлмәткә якын гына булган туган авылыма кайттым Ис китәрлек
хәлләргә тап булдым. Урам тулы зур йөк машиналары, иләмсез мөгезборыннар шикелле, үкерә
Авылның дүрт ягына да озын-озын нефть вышкалары утырталар икән Нефть көнкүрешкә дә
керә башлаган. Аш пешерү өчен казан астына ягу беткән. Ике керосинка янып тора. Бензинга
тоз кушып та керәчингә экономия ясыйлар икән.
Төңлә ишек алды яп-якты. Буровой утлары яктырта Безнең бакча артындагы үр өстенә
өч манара тезеп, җирне тишә башлаганнар. Иртән мин тизрәк шунда ашыктым Йа, Хода, нинди
могҗиза бу' Бер скважинадан нефть бәреп тә чыккан. Нефтькә ияреп менгән газы йөз метр
арырак зур ут-ялкын чүмәләсе булып янып тора Күрергә килгән хатын-кыз. карчык-корчык,
иреннәрен кыймыл-кыймыл китереп, белгән догаларын укый. «Әстәгьфирулла, тәмуг утымы
әллә бу?»—диләр. Мин тимер баскычлы озын манара астындагы буровойга таң калып карап
торганда, кемдер исемемне әйтеп дәште Борылып карасам, буровой ишек төбендә Газизов
Галим басып тора Яшьтәш. Без аны «карачутыр» дип йөртә идек Ул ком гарәбе төсле кара-
кучкыл чырайлы, гажәп ипле, җайлы егет «Помбур булып эшлим»,— диде Рөхсәт ителмәсә дә,
ул мине буровойга алып керде. Әле измә килеп житмәү сәбәпле, бораулау туктаган чак икән.
Галим мина биредәге төрле инструмент, приборлар турында сөйли.
Икенче көнне килгәндә буровой ишеге төбендә саргылт курзкалы бер кеше чалкан
егылып ята иде Нәрсә бу? Анын башы-чырае тирәсендә берәү нәрсәдер эшли Борынына
нашатыр спирты иснәтә, учы белән колакларын уа Шунда «Ашыгыч ярдәм» машинасы килде.
Анын җуйган бурильшикны носилкага салып алып та киттеләр Сөйләделәр, бораулау
вакытында скважинадан газ чыгып, аны агулаган икән Измә куучы насосларның нинди басым
белән эшләвен дә шул вакытта күрергә туры килде Кыскасы, тау токымнарын бораулау бик
катлаулы, хәвефле эш икән.
Күпмедер вакыттан соң, мина Гариф Ахуновнын «Хәзинә» дигән романын
редакцияләргә куштылар. Ул әсәр нефтьчеләр тормышы турында булып чыкты Минем нефть
эшләре буенча бераз «ликбез» үтүем ярап куйды тагын. Гадәттә, кулъязманы эчке реиензия-
бәяләмә белән бирәләр Әмма рецензия юк иде. Монын хикмәте бераз сонрак беленде
Н
Әсәр кул тимәгән өр-яна тормыш чынбарлыгы турында икән. Бездә сәнәгать темасы
бөтенләй юк диярлек. Анын үзенә хас тәгъбирләре, сәнәгатькә кагылышлы татарча исем -
терминнары да ташка үлчим генә. Шуна күрә автор барча сүрәтләү тәгъбирләрен, үзенчәлекле
бирә торган сүзләрнен татарча әйтелешләрен тулысынча үзе ижат итә Әсәр тукымасында бу
яңалыкларга образ-характерларнын бик үк гадәти булмаган төсмерләрдә янача. тотылмаган
итеп тасвирлаулар өстәлә.
Әсәрнең үзәгендә бурильшик Кәрим Тимбиков. Киң җилкәле, таза, гөрес- мәрес гәүдәле,
төксе чырайлы, кырыс холыклы туры кеше Җайлашуны белми. Эштә үзенә дә. иптәшләренә дә
бик таләпчән. Бу вакытларда тау токымнарын бораулау эшендә рекордлар кую модага кереп
бара иде Башлыклар ашыктыра. Йөз миллион тонна нефть чыгару өчен бораулау бригадалары
ярыша. Тимбиков иптәшләре
Анын вак-төяк гөнаһларына да күз йомалар Чөнки ул эшне тиешле темплар белән алып барырга
сәләтле Аны газетларга мактап язалар. Радиодан да хуплау сүзләре яңгырап тора. Башлыклар
Тимбиковны герой булырга лаек дип саныйлар, һәм бу бик нигезле, урынлы. Чөнки анын
бригадасы токым бораулау буенча рекорд арты рекорд куя Ана юл ачып торалар. Чыннан да
Тимбиков эш процессыннан дәртләнеп көч-илһам ала. Бу халәт аны бар көчен беткәнче эшкә
бирергә рухландыра. Юк. бу башны җуеп, дан-шөһрәт артыннан куу түгел. Ник дигәндә.
Тимбиков ихластан һәр эшне булсынга эшли. Хәйләсез, арткы исәпсез. Эчкерсез хезмәт белән
тормышны яхшыртырга, тәрәккый иттерергә омтылыш булуына ышанасын Биредә эш ул—көч
һәм тир түгү генә түгел, авыр эшне яратып эшләүдән кеше канәгатьлек таба Зур осталык,
виртуозлык эшне җинеләйтә Эш авырлык чыганагы гына түгел, ә шатлык, күтәренкелек
чыганагы да Шулай хезмәт поэзиясе төсмерләнә. Гадәттә эс тетиканы сүз нәфислеге, табигать
күрснешләренен матур сүрәтләнүендә күрәләр. Әмма бу әсәрдә автор хезмәт процессы
эстетикасын тудыруга ирешә
Буровойда таза, көчле кешеләр эшли. Алар арасында ихлас, чын кешеләрчә иптәшлек
яши. Авыр эштә кешелеклелек бик мөһим Бер-берсенә салынмыйлар, берсе хисабына икенчесе
җиңелрәк яшәү турында уйларына да килми Шәхси мәнфәгатьләрен берсе лә алга чыгармый
Мастер Тимбиков аларны авыр хезмәт кимәленлә сынаган, тәрбияләгән. Бер -берсенә ипләнеп
эшлиләр. Шул сәбәпле, эш көйле тәгәри. Әмма табигать сюрпризлар ясарга һәвәс Турбобур
каты токымны жай гына тишеп барганда, кинәт токым ишелә һәм инструментны кыса, сыта
Күпме генә тартсалар да җибәрми. Моны нефтьчеләр телендә «прихват» диләр Кыскасы,
авария Бу аварияне төзәтү бик мәшәкатьле, айга сузылуы мөмкин Өмет иткән
Лггы /мтто һлчдан уңга) Ш Маннур. М Әмир. Г Ахунов. Л. Ихсанова.Ә Еники Икен" р,>тто /’
Нофиков, А Расих. Ш Галисв. Р Мктафин. Г Халит. 1970 елмр
белән карусыз эшләп җиңүләр яулый Анын булдыклы, эшчән һәм омтылышлы холыклы
булуын тиз чамалап алалар. Бурилыциклыктан мастер итеп күтәрәләр
рекордларын—тү-тү! Нишләргә? Бер әмәл кулланып карыйлар, юк. токым инструментны
ычкындырмый Икенче ысулны худка куеп сыныйлар, әмма нәтижә юк. Өченче, дүртенче
әмәлләр дә берни бирми Тимбиков тәвәккәллеккә барырга карар кыла. Батыр йөрәкле булуы,
җаваплылык хисе аны шуна этәрә Барча иптәшләрен буровойдан чыгара. Идарә пульт-тормоз
рычагы артында үзе генә кала. Дизель -моторларны соңгы чиккә хәтле эшләтеп, бер ыргым
ясап инструментны тартып алырга итә. Юк. Аннары барча мотор көчләрен бергә кушып,
тарттыра... Вышка. станоклар дыр-дыр килеп тора. Тимбиков үзе турында уйламый, бары эш.
рекорд турында борчыла. Бу югары әхлаклылык билгесе түгелмени? Үзеннән-үзе хәтергә килә:
дошман доты ут бөркеп һөҗүмне туктата. Шунда бер тәвәккәл йөрәклесе, алга ыргылып, ут
ноктасын күкрәге белән каплый, һөжүм дәвам итә. Тимбиков батырлыгы да шуна т иң бит!
Тимбиков тагын бер омтылыш ясый. Артык көч килүдән корыч га чыдамый. Бер инструмент
детале өзелеп, тормоз рычагы артына баскан Тимбиковның башына килеп төшә һәм
Әмма Тимбиковны корбан дип әйтергә тел әйләнми Юк, ул авария корбаны түгел. Чөнки
бу адымга намус кушуы буенча, иптәшләренә җиңеллек китерү өчен аек ан белән бара Ил-халык
алдында изге бурычын үтәр өчен бара Иҗтимагый мәнфәгатьне үзенен һәлак булу
ихтималыннан өстен куя Бу—физик батырлык белән бергә бөек әхлакый фидакарьлек,
кешелеклелек! Бу—заман образы, шул билгеле заманнын үзенчәлекләрен үзендә туплаган,
заманны аңлатучы образ иде.
Андый хәлләр аз булмады. Катлаулы хезмәт, яңа техника. Ә жир асты каты токымнары,
жир асты дөньясы көтелмәгән хәлләр тудырып кына тора. Шушы куркыныч эштә кешеләрнен
үзләрен ничек тотуларын, нинди булып ачылуларын тасвирлаганда язучынын эчке рухы,
күренеп тормый торган дөньясы да чагыла Чөнки кеше икенче кеше турында фәкать үзеннән
чыгып кына фикер йөртә. Үзеннән чыгып кына икенче кешегә бәя куя. Гариф үзе кыю. батыр,
тәвәккәл кеше булганга күрә генә Тимбиковнын халәтен аңлаган һәм жете итеп тасвирлаган. Ә
үзе куян йөрәкле, сакчыл, ваганпәрвәр булмаган кеше Тимбиковның тәвәккәллеген бары ахмак
тәвәккәллек, кирәксез эш дип карар иде һәм, язучы буларак, бу һәлакәт ле хәлне тасвирларга
алынмас иде. Алынган очракта да бары факт буларак теркәп кенә үтәр иде. Үзе батыр, кыю
булмаган язучы батырлыкның, тәвәккәллекнең эчке рухын аңлый алмый Андый нәрсә аңа
бирелмәгән Ни хәл итәсең... һәр авария әлбәттә эшчеләргә сабак була. Алда ялгышлар
ясамаска кисәтә. Әмма тәвәккәл таш яра, дигәндәй эштә кыю, зиһенле булу лазем һәр эштә
кыюлык, тәвәккәллек булмаса, ачышлар булмас иде, прогресс туктар иде. Патриотлык ул тыныч
тормышта да бик кирәк сыйфат. Гариф, язучы буларак, шуны дәгъва итә. Анын эчке рухы кыю,
һәрчак прогресска омтылучан. Шушы теләк-идеясен ул ышандырырлык, жанлы образлар аша
тасвирлап бирә.
Гариф Ахунов беркемнен кулы тимәгән яңа сәнәгатьнен нигезләрен ижат итә. Күпме өр -
яна тәгъбирләр, сүзләрне әдәби әйләнешкә кертә. Яна эшче образлары тудыра. Үзләренең эчке
рухлары, кайгы-шатлыклары белән Авторның ихлас тәвәккәллеге, бөтен жанын биреп эшләү
нәтиҗәсе бу! Моны ничек җиңү, димисен? Мин. «Хәзинә* романы турындагы бәямне «Гариф,
син жинүче!»—дип язып җибәргәнмен Гариф мона бик сөенгән, чөнки романга эчке рецензия
язган бер өлкән язучыбыз әсәрне тар-мар иткән булган. Бу хакта Гариф «Йолдызлар калка»
дигән әсәрендә дә телгә алып үтә.
•Хәзинә» Гарифнын бик бәхетле әсәре булды. Эчтәлеге, язылышы белән заман рухына
туры килде. Кимчелекләрне куертмавы, образлар психологиясен заман таләп иткән шәкел
буенча сурәтләве, барча дикъкатьне хезмәт ярышына юнәлтүе заманга аваздаш иде Хәер,
әтисенен кулаклар тарафыннан үтерелүе аны бала чагыннан ук үзенә хас холык-табигатьле
итеп формалаштыргандыр Бу—язмыш гамәле. Моны беркем дә җайлашу, карьера өчен
кызылрак холыклы булгандыр, дип гаепли алмый Билгеле инде, әсәр язу—намус эше. Ләкин
заманга яраклашу-ипләшү өчен Гарифка шәхси намусын богауларга туры килмәгәндер Чөнки
анын эчке рухы, шат-күтәренке характеры заманга бик туры килә иде. Бу җәһәттән, анын холык-
фигылендә бернинди каршылык юк. Гарифнын һәр эштә һәркем белән ярышучан һәм узучан
табигате һәм иҗтимагый шартлар аны әдәбиятта каршылыксыз сукмактан китәргә этәргәндер.
Ул юл әдәби уңышка һәм дәрәжәгә китерә Гарифнын якты акылы моны дөрес чамалаган
булырга тиеш
Шушы юлдан читкә тайпылмаганнар гына иҗтимагый ләрәжә -бәхеткә ирешә Гариф
башта ук заман кешесе иде «Хәзинә» романы белән ул заман кешесе
булуын тагын бер кат раслады. Ул ижтимагыи дәрәжәләрне дә җитәрлек татыды СССР Югары
советына депутат булды. Бер мөддәте тулгач икенче мөддәткә сайланды Әлбәттә, мондый дан-
дәрәҗә ана үтен һич аямый көн-төн язучылык эше һәм ижтимагыи эшләрдә кайнаганга бирелде
Гариф дан-дәрәжәдән төшмәде, бәхетле мул тормыш белән яшәде. Бик популяр булды Ничә
еллар буе президиумнарда утырды, чәче дә шунда агарды.
Нинди югары дан-дәрәжәгә ирешсә дә. Гариф иптәшләренә, каләмдәшләренә, таныш
булмаган гади кешеләргә булышудан туктамады Киресенчә, депутатлыгын да шул эшкә җикте
Судларга барды, инстанцияләр ишеген какты Анын бүтәннәргә ярдәм кулы сузарга әзер торган
юмарт холкы үзгәрмәде Кимсетелгәннәргә булышудан жан азыгы таба, эчке канәгатьлек кичерә
үзен чын кеше итеп тоя иде. Берәрсен бәладән йола алса, шуңа балаларча сөенә, чыраенда
бәхет нурлары балкый иде
Ул үз каләмдәшләрен, язучыларны авыр хәлләрдә коткара иле Чөнки язучы, күлме генә
сәләтле булмасын, ул яклауга мохтаж була. Хикмәт идеологик четереклектә генә түгел. Күп
каршылыклар шунардан килсә дә, хикмәт шунда, ижат әсәре—ул ин яклаучысыз әйбер. Аны
теләсә кем бетереп ташлый ала Моңа белем дә. хәбәрларлек тә кирәк түгел. Ә физика, химиядә
андый иркенлек юк. Анда катгый формула, кагыйдәләр. Нәфис сүз продуктын ышыклаучы,
аралаучы кагыйдә-тәртип эшләнмәгән. Теләсә ничек анда, теләсә ничек фикер йөрт Хәреф
таный торган, бүтән бернинди белеме булмаган кеше әсәрне укый да пыр туздыра Анын сүзенә
колак салучылар табыла. Мондый ситуация өстән әдәбиятка басым арткан, фикерле сүзне
кыскан вакытларда килеп туа... Җитмешенче елларда сталинизмны тергезү көчәйде, кайбер
яшь. кыю язучыларны, дөреслекне әйтергә маташучыларны, диссидент дип атап, аларга халык
нәфрәтен төбәлдерүләр китте Бездә дә шул шаукымга бирелеп, кулъязмаларны тоткарлый
башладылар. Аерым язучыларны идарә утырышында тикшерү, талку ешайды. Әдәбият күгендә
болытлар куеруын шуннан чамалыйсын, яшь язучы әсәрләре өчен Гариф күп көрәште
Язучылар арасында төрле кеше бар. Әнә, берсе күзлек артына посып, зәһәр елмаеп,
кемнәр беләндер чышын-пышын килгән була Әләк язарга да шул этәргеч суз әйткәндер
Көнчелеге йөзенә чыккан. Анын да президиумда гүрдә утырасы килә. Берәүләр өчен ул ярыйсы
кеше, икенчеләр өчен—хыянәтчел зат Әмма яраклаша, жор сүзләр әйтеп көлдерә. Рәхәтләнеп
яши Астыртын эшләрен күпләр белә, әмма фаш итә алмыйлар Чөнки гөп йорт белән тыгыз
элемтәдә ул
Менә чираттагы корбан Бер язучыны, әсәренә сюжетны фәләннән алгансың, дип
талкыйлар. Иптәшен батырырга дигәндә. татар инде ударник Монын сере нәрсәдә сон1’ Бер
сере шунда, татарга өстән басым бик көчле Аны кысалар, үткәне белән котын алалар һәм
каләмдәшенә ташланырга мәҗбүр итәләр. Биредә зур язучылар ла төймәдән дөя ясыйлар,
тегене әллә нинди гөнаһларда гаеплиләр Язучыны кичәге дуслары да якламый, куркып,
авылларына су капкандай утыралар «Язучылар союзыннан чыгарырга* дигән сүзләр яңгырагач,
монарчы чыдап торган Гариф күтәрелә «Мин судта утыраммы, әллә язучыларның ижади
утырышындамы9»—дип башлый ул сүзен каты итен Хөкемчеләрнең сабын куыгы кебек
«дәлилләрен» берсе аргы берсен юкка чыгарып ташлый Охшаш сюжетлар була ул Ләкин шул
сюжетмы язучы ничек үзенчә җанлы образлар белән баета, тәэсир итәрлек художество ,»сәре
тудыра Бетен хикмәт шунда Сюжетларның кабатлану теориясе бар С южегга охшашлык гаеп
санала алмый «Анна Каренина» романының сюжет сызыгы «KpicHoe и черное» романында
шәйләнә Икесе ике төрле, бер-берсеннән нык аерылып торган классик әсәрләр
Гариф тагы бик күп мисаллар китерә Язучының бер гаебе булмавын исбат итә.
Өстәгеләр!ә ялагайланып, кайберәүләрнен вакчыллануын. 1ариф йөзләренә бәреп әйтә.
Тегеләр шым була. Язучы өстенә өелгән нахак гаеп алып ташлана
Каләм ияләре нәзберек халык Индивидуалистлар. Бик тиз хәтерләре калучан. сүз күгәрә
алмаучан Лениногорск шәһәрендә яшәп ижат игүче яшь язучы үз әсәренә бер өлкән язучының
начар бәяләмәсен алгач, бик нык ачуы килә, күтәрелеп бәрелә Тегене сүгеп, хурлап язып
жибәрә. Моны идарәдә тикшерәләр Өлкән язучы үзен мәсхәрәләгән яшь әтәчкә җәза бирүне
таләп игә Бу инде яшь язучыга киләчәктә юллар бикләнә дигән сүз Әмма һәрчак ярдәмгә
ташлана горган. кыю Гариф бар. Ул тора да «Мин ул яшь язучыны белом, бик өметле ул.
шахтада эшләгән күпне күргән Моны ул ачулы минутта белештерми язып ташлаган Мин
яшьязучы өчен рецензенттан түбәнчелек белән гафу үтенәм...»-.ли-ли. ихлас күңелдән
сөйли. Гарифның эчкерсез сүзләрен кем аяк астына сала алсын9 Өлкән язучы да йомшый,
тегене гафу итә Кем шулай, барча гаепне үз өстенә ала-ала. кешене бәладән йола алыр иде9
Гариф Ахуновнын хатыны Шәһидә ханым әйтер иде •Андый дурак бер Гариф кына!»—дип.
Чөнки безнен тигез булмаган тормышта яхшы кеше булу—кимчелек. Берәрсенә яхшылык
эшләсән. үзенә бәла булып төшә Мондый хәлләрне Гариф күп кичерде Ләкин анын һәркемгә
игелекчән холкы һаман яхшылык эшләргә омтылып торды Әйтерсең лә. анын эчендә якты кояш,
ул шуның нурын бүтәннәргә өләшергә ашыга иле
Мине дә язмыш тарафыннан кыерсытылган санады ул. һаман кагып-сугып йөрткәннәрен
күреп, мине үзенең химаясенә алды Сугыш турында язган әсәрләремне чыгарырга булышты
Түрәләр алдында үзенең ныклы сүзе белән яклады Идеологик киртәләрне үтү җайларын тапты
Язганнарыма шикләнеп карап, энә күзеннән үткәрәләр иде Әйткәнемчә, әдәби әсәр—иң
яклаучысыз җисем, җирдә үсеп утырган үлән кебек. Теләсә ничек тапта! Күпләр минем белән
сөйләшергә, минем янга утырырга курыкканда, Гариф искиткеч кешелеклелек күрсәтте, минем
әсәрләргә уңай бәя бирде Бу зур батырлыкка тиң чыгыш иде
Без күп аралашмадык. Жәйләрен бакчада йортларыбыз янәшә генә, шунда бер -ике
тапкыр утырыш уены уйнап ала идек. Гариф кайчак ихласланып «Син киребеткән, җайлаша
алмыйсын, шуна бәхетен юк»,—дип ачуланып та ташлый иде Мин каршы бер сүз әйтә алмыйм.
Чөнки дөрес әйтә, шайтан алгыры!
Без үзара мөнәсәбәтләрдә артык тирәнгә үтүдән сагая идек шикелле. Чөнки кешене
төбенә чаклы белсәң, анардан суына башлыйсың. Сыналган нәрсә. Кәефләнеп утырганда кан
кайнарлана, тел чишелә, баштагы фикерләр тышаудан ычкына, ничектер яшьлек дәрте кайткан
күк була.
Гарифнын шундый дәрәҗәләргә ирешүендә Шәһидә ханымның да тырышлыгы зур
булырга тиеш Гариф исә бик еш «Шәһидәдә тимер логика, ул хәлләрнең астарын аллан күрә
белә!»—дип сөйли иле. Шәһидәне гел мактый иде.
Бакчада ауган койманы рәтләгәндә, такта-токта калаклап маташканда, Гариф шунда ук
булышырга кереп җитә. Ул безгә генә түгел бөтен күрше тирәгә булыша иле Анын кулы тимәгән
йорт, каралты калмагандыр. Дөнья булгач, арада кайвакыт төрле каршылыклар ла килеп чыга
иде. Ләкин без аны озакка сузмыйбыз, берни дә юк кебек, тагын табындаш уенына керешәбез.
Тагын тирәнгә кермәскә тырышып сөйләшәбез Сүз четерекле чытырманнарга юнәлмәсен өчен
Гарифнын сыналган әмәле бар Ул җыр суза «Көмеш тояк тулпар атым»ны һәрчак яратып
жырлый Ана ярдәмгә Шәһидә кушыла Аннары «Хан кызы, ишеген ач!» китә. Яки шаяруга күчеп
«Минем әти төлкече, төлке аулап йөрүче . »не сыздыра Ул да түгел рус халык җырларының
кылын тарта «Миленкий ты мой, возьми меня с собой, там в краю далеком назовешь меня женой
Милая моя, взял бы я тебя, в том краю далеком есть у меня жена...» Жырнын азагы фажигалы,
ләкин аһәне белән өмет уята.
Сонгы вакытларда Гариф, авыру булуга карамастан, язды да язды Әллә ничә
документаль повесть бастырып чыгарды Анын эшчәнлегенә гаҗәпләнмәгән кеше юк иде. Андый
карусыз эшчән кешене: эштә янды, диләр.
Утыргычта утырганда, мамык төргәгедәй ап-ак чәчле башын ике учына алып, тын гына
уйга кала Тирән, авыр итеп сулап куя, уфтана Шул минутларда үзенә якынлашып килгән
Газраилнен аяк тавышы колагына ишетелде микән әллә? Бу пошаманлы кыяфәте белән ул
дөнья кайгысын үзе белән алып китәргә торган ниндидер әүлияне хәтергә китерә иде.
Бер тымызык иртәдә дөньядан әүлия кебек тын гына китеп тә барды ул.
Анын вафатыннан сон ачык тойдым күңелемдә ниндидер бушлык хасыйл булды. Нидер
җитми, ниндидер үкенеч сава эчемне Барып житге Гариф үзснен кешелеклеге. жан юмартлыгы,
эчкерсезлеге белән күңелдә урын алган икән Менә шул эчтә, үзәктә сулкылдап тора икән...
Алыштыргысыз кеше булмый, диләр Юк. дөрес түгел' Мәрхүм Гарифны беркем дә
алыштыра алмый инде Гариф кебек, һәркемгә яшәү өмете өстәп торучы әүлия зат бүтән
булмас, юк булмас! Андый затлар кабатланмыйлар
P.S. Мин, билгеле, барысын да яза алмадым, язган кадәресендә ялган юк!