Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯҢА САГЫШ КИТАБЫ»


Л үпме алтын калды саф алтында ’ Күпме атом бар соң атомда?
Күпме дус бар дуслар арасында7 Күпме халкың калды халкыңда?
Кереш сүз урынына
КАЙЧАНДЫР гасыр башында бөек Тукай үзенең -Китмибез!- дигән атаклы шигырендә «Кара көчләр безне булмас эшкә төклиф иттеләр» дип язган иде Беренче карашка бик тө гади бу сүзләрнең мәгънәсен татар-башкорт мөнәсәбәтләренә күчергән хәлдә, аларның канатлы әйтемгә өйләнәчәкләрен ул күз алдына да китермәгән булгандыр «Төклиф итү— гарәпчәдән -мәҗбүр итү, көчләү» дигән сүз.
Әйе. бөтенрөсөй. хәтта ки бөтендөнья масштабында кабатланмас күренешкә әйләнгән башкорт шовинизмы тугандаш татар милләтенә, димәк, аның аша барлык төрки милләтләргә тарихта күрелмәгән тәклифлек, көчләү алып килде
Бүгенге татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында язу—ул йөрәгеңне кулыңа йомарлап күзләреңне йомып сыктау, йөрәкләргә төшеп чеңләү Татар-башкорт туганлыгын югалту—туган Илне, хәтта туган милләтне югалтуга тиң югалту ул.
Шулай итеп, без бүген, башкорт хакимияте тудырган чынбарлыктан чыгып элек үзебезнең кальбебездә тышаулап, арканлап килгән уй фикерләребезне иреккә җибәрергә әйтми килгән шик шөбһәләребезне чәчрәтеп әйтергә мәҗбүр ителдек Мондый әйтми калып килүнең безне нинди тупикка куып кертүен татар милләтенә татар зыялылары аңлатырга тиеш Моны, беренче чиратта, әле һаман да татар-башкорт мөнәсәбәтләренең алсу хыяллар томанында йөзгән, бу мәсьәләләрдә өле һаман да
Айдар ХӘЛИМ < 1942)—шагыйрь, прозаик, публицист, татар, башкорт, рус телләрендә күпсанлы китаплар <• Беренчеләр-. -Гомеремнең ун көне-. -Биктырыш-. -Минем түгәрәк Имәнем- һб) авторы Чаыыда яши
Айдар Хәлим
иҗтимагый йокыдан уянмаган татар җәмәгатьчелеге һәм ялган пропаганда белән алданган гади башкорт мәнфәгатьләрендә эшләргә бурыч. ... без.
Минемчә, татар җәмәгатьчелеген генә түгел, бу төбәктәге барлык милләтләр җәмәгатьчелеген моңардан да ныграк кызыксындырган мәсьәлә булмаска тиеш кебек. Безнең милләтебезнең киләчәктә булу-булмавы нәкъ менә бүген без кабул итәргә тиеш булган дөрес карарларга бәйле
Бәла узган елның җөй башында килде Дөресрәге. Башкортстанда татарларның милләтен үзгәртүнең, мәктәпләрдә татар теле дәресе урынына башкорт теле кертүнең яңа кампаниясе турында май-июнь айларында мәгълүм булды. Яңавыл районындагы татар авылларына Мәскөү һәм Уфа антропологлары килеп, халыкны клубка җыеп, шунда килгән адәми затларның баш сөякләрен, күз-колак тишекләрен үлчәп, анализга кан алуның кагыйдә буенча бары тик медпунктларда, шифаханәләрдә генә оештырылырга тиешлегенә карамастан, шунда ук кан алып, кул- бармак эзләрен тикшереп мәш килгәннәр. Тән төзелешен тикшерү генә җитмәгәч, авыл кешеләренең күңел һәм зиһен төпкелләренә дә кагылып караганнар. Тау, дала, урман, елга рәсемнәрен күрсәтеп «Сезгә нинди табигать күренешләре якынрак?»—дип сорашканнар Авыл кешеләренең сары чәчлеләрнеме. әллә кап-кара чәч үстерүчеләрнеме үз итүләре бигрәк тә кызыксындырган. Антропологиядә мондый тикшерүләр була, диләр. Әмма авыл кешеләре фәндә әллә ни алга киткән халык түгел, шунлыктан кайберәүләр. «Бу адәмнәр безгә СПИД йоктырырга килмәдеме икән?»—дип шикләнгән. Нинди максат белән һәм нинди тикшерү алып барганнар соң Яңавылда? Ни өчен Россия Фәннәр Академиясенең Н Н Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты һәм Башкорт дәүләт университеты, педагогия институты галимнәре Башкортстанның көньягындагы Хәйбулла яки Бөрьян районына түгел, ө нәкъ менә Яңавыл- Төтешле якларына килгәннәр? Татар халкының күренекле әдипләре Нил һәм Илдар Юзөевлар, Нурихан Фәттах. Хәсән Сарьян. Риза Ишморат. Саҗидә Сөлөйманова. Әдип Маликов, Әнгам Атнабаев. танылган җырчылар Салават. Хәния Фәрхи һәм башка бик күп күренекле татарлар туган авылларның этник тарихын, раса үзенчәлеген өйрәнү нинди нәтиҗә биргән соң? Хәзергә бу хакта галимнәр бернинди мәгълүмат таратмады Күрәсең, бу якларда чыннан да татарлар яшәве раслангандыр. Башкача булса, әллә кайчан кычкырып әйтерләр иде Галимнәр килгән дә киткән, аларны Башкортстан хөкүмәтенең һәм Фәннәр Академиясенең заказын үтәгән өчен гаепләп булмый Әмма кеше канын һәм төнен, җанын тикшерүчеләр киткәч озак та тормый. Уфадан мәгариф вәкилләре килгән Яңа уку елында мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук башкорт теле кертелергә тиешлеген аңлатканнар. Район түрәләре, мәктәп директорлары, укытучылар күрсәтмәнең каян килгәнен һәм ничек үтәлергә тиешлеген яхшы беләләр
Ни өчен бәла дип атадым мин бу гамәлләрне? Көнбатыш Башкортстандагы татарларны башкорт телен өйрәтү белән куркыта алмыйсың Кирәк икән, бу яктагы татарлар башкортча гөзитен, журналын, китабын укып, тиешле урында, башкортның үзеннән һич калмыйча, бу төлдө сөйләшә алалар Туган телеңнән биш-алты процентка гына аерылган телне бөлү зур бәла да. җәза да түгел. Бәла башкада кардәш халыкның телен,—ә бәлки, диалектныдыр?—туган тел итеп кабул итәргә мәҗбүр итүдә Мин татар икән, димәк бу минем язмыш һәм Аллаһы Тәгалә карары Мин француз да. урыс та. швед та. бурят та булырга теләмим Минем бердәнбер гомеремдә үзем булып яшәргә дөньяны үзем аңлаганча кабул итәргә хакым бар Кешегә бернинди дини яки милли ярлык тагу мөмкин түгел. Шуңа күрә дәүләт һәр ватандашка намус иреге гарантияли Нинди Аллага табыну, нәрсәне өзөлеп ярату—бу аның үз эше Шуңа күрә үзаң дигән бөек төшенчә белән санлашалар. Үз аңың, үз аңлавың, кайда, ничек, кем белән яшәвеңне үзең хәл итү—ул синең ирегең дигән сүз Син үзеңә үзең хуҗа, үзең теләгәнчә сулыш аласың, булдыра алган кадәр хәрәкәт итәсең, җаның кушкан һәм язмыш мөмкинлек биргән кадәр дөньяны, кешеләрне күреп йөрисең, туган ягың өянкеләрен, яшел күбек кебек тауларын
карыйсың, җәйге яңгыр тамчыларының күктән җиргә акканын карап сокланасың, буран, җил тавышын тыңлыйсың, янган яфрак төтенен иснәп, мең ел элек шушы җирдә синең ата-бабаң ниләр эшләп йөргәнен күзаллыйсың. Бәхетең дә үзеңнеке, кайгың да. Әти-әниең дә, балаң да. хатының да. ирең дә үзеңнеке. Алар ничек, шулай кабул итәсең. Алар сине үз итә. кичерә, син дә аларны гафу итәсең Шуннан башка кешенең иң беренче һәм иң соңгы иреге буламы? Бу бит аның тормышы. Аңа беркем дә ниндидер сәяси-милли күсәк белән кагылырга тиеш түгел.
Әгәр дә Миякәдө. Туймазыда, Чакмагышта, Илештә. Дүртөйледө яшәгән татарларга: -Синең тарихың башкача, милләтең башка, үзең ялгыш юлга баскансың, сине татарлаштырганнар, туган телеңнән аерганнар»,— дип бертуктаусыз тукый башласалар, бу инде ирекле тормыш түгел Татар кешесе: -Бәлки шулайдыр»,—дияргә мөмкин. Ул кесәсендә -башкорт» дип язылган паспорт йөртергә, анкетасының бишенче графасына шуны яздырып, берәр җиргә укырга, эшкә керергә мөмкин. Ләкин ул үзенең кем икәнлеген белә, туган телен һәм милли тәрбиясен үз вакытында алган булса, ул бервакытта да үзлеген онытмый.
Шулай итеп, 2001 елның көзендә мәктәп директорларын РОНОга җыеп, башкорт телен өйрәнүнең нормаларын аңлатып, зур кечлөү кампаниясе башлап җибәргәннәр. Башкорт телен дәүләт теле буларак кына өйрәнсәләр, бер хәл. Бу дәүләт телен урыслар, чувашлар, мордвалар дашул ук дәрәҗәдә белергә тиештер бит Димәк, татарның
җаны тыныч булырга тиеш. Ул болай да «дәүләт теле» имтиханын
җиңел үтәчәк. Ләкин юк шул, башка милләтләргә түгел, бары тик
татарларга гына бәйләнәләр. Һәм башкорт теле дәүләт теле буларак кына түгел, ә нәкъ менә туган тел буларак беренче класстан ук
өйрәнелергә тиеш. имеш.
Шул рәвешле, «көнбатыш Башкортстанда тарихны төзәтергә» дигән булып, татарларның үзаңына тәэсир итү. аларны башкорт халкын татарлаштыруда гаепләү көн аралаш яңгырый башлады. Имештер, хәтта Татарстанның Актаныш. Минзәлә, Мөслим районнарында да кешеләрнең милләтләре дөрес түгел. Аларны көчләп татарлаштырганнар, имеш. Бусы инде территориаль дәгъва белдерүгә охшап тора. Бәла дими, ничек атыйсың бу хәлне? Мондый уеннар Брежнев заманнарында булган иде Яңа түгел алар. Әмма хәзер бернинди чамасыз, ачыктан-ачык дау күтәрелә
Кызганыч, татар галимнәре бу мәсьәләләргә -сәяси» итеп карап, күрәсең, бәхәскә керүдән тартына. Болар бит өрлөш-талаш объекты түгел, ә фәнни аңлашу зарурияты. Болар бит. беренче чиратта, бу телләрнең хуҗалары булган милләт вәкилләренә кирәк.
Әйе, үземә килгәндә, мин үземне татар-типтөр итеп тойсам һәм тәрбияләнгән булсам да. әти ягыннан ерак әбием башкорт булган. Димәк, миндә башкорт каны да ага. Тагын шунысын да өстим, үземнең башкортлыкка катнашым булу сәбәбеннән, күрәсең, мин үземне һәрвакытта да. татар белән беррәттән. башкорт милләтенең дә бәхете һәм сәгадәте өчен көрәшчесе итеп тойдым Тойдым гына түгел, җитәрлек өлеш тә керттем.
Шушы татар-башкорт бердәмлеген табу тойгысы мине җитмешенче еллар башында Уфага кайтарды, гомеремдә башкорт теленнән бер генә дөрес алмасам да. республиканың үзәк башкорт газетасы «Совет Башкорстаны-на урнаштырды, шул тойгы мине шул елларда ук башкортның танылган публицистларыннан берсе итте. Мин Уфада татар телендә язып, татар шагыйре дә була алган булыр идем Әмма андый мөмкинлекләрдән мәхрүм ителгән кеше буларак, мин татарча уйлап, татарча язсам да, беренче китапларымны рәсми рәвештә башкорт телендә чыгарырга мәҗбүр булдым һәм СССР Язучылар Союзына башкорт шагыйре буларак кабул ителдем Бу шул заманнарда рәсми идеологиянең миңа таккан мәҗбүрияте иде Минем язмыш бер миңа гына хас язмыш түгел иде Милләте татар булган йөзләгән «башкорт» шагыйренең язмышы иде бу Әмма бу халәт безнең беребезне дә татар яки башкорт милләте алдында гаепле хәлгә куймады Без беребез дә. шул исәптән мин да.
«ЛИЛ САГЫШ КИТАБЫ.1Q1 беркемне дә. бернәрсәне дә сатмадык Без бары тик үзебезгә тагылган шартлардан чыгып, гомумән алганда «бер әдәбият» булган уртак (төрки) «татар-башкорт» әдәбиятына хезмәт итәргә тырыштык
Үткән гасырның сиксәненче еллары уртасында мин. җитмешенче еллар азагында башланган «башкортлаштыру» процессының ике милләткә никадәр зыян салачагын алдан күреп, беренче чиратта, башкорт милләтенең бәхетле киләчәген—аның мәктәбен, газета-журнал ларын, телевидение, киностудияләрен яклап, урыс телендә «Книга печали» дигән китабымны яздым Аның «Язык мой—друг мой...» дип исемләнгән өзекләре «Дружба народов» дигән бөтенсоюз журналында чыкканнан соң. башкортның иң кара көчләре тарафыннан кыйналдым һәм бүген дә кыйналуымны дәвам итәм
Мин анда «персона нон грата» Менә ун ел инде Башкортстанда бер әсәрем дә басылганы юк Исемемнең күренгәне юк. Бер генә дә иҗади кичәм, укучыларым белән очрашуларым оештырылганы юк Мин анда «тыелган» шәхес
Узган ел Татарстан Дәүләт Советының милли комиссиясе рәисе шагыйрь Разил Вөлиев. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Индус Таһиров Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовка хат яздылар Шулай-шулай. Мортаза агай, татар һәм башкорт әдәбиятларына хезмәт иткән якташыбыз Айдар Хәлимнең алтмыш еллык юбилеен туган районында һәм Уфаның берәр мәдәният йортында үткәрергә ярдәм итә алмассызмы? Җавапны премьер-министр урынбасары Хәлиф Ишморатов бирде Айдар Хәлим Башкортстан Язучылар союзыннан учеттан әллә кайчан төшкән, ул Татарстанда яши. гомумән, бездә 50 яшьлек. 75 яшьлек һәм 100 еллык юбилейлар гына үткәрелә. Шуңа күрә
Җырдан алып җырга салганда да
Җырдан туймас халык—башкорт бар—
дип язган идем заманында. Ул халык белән уртак тел табып була. Чиновниклар белән аңлашу гына кыенрак «Алар әллә үз халыкларының башын катыру, тормышын катлауландыру өчен генә яши микән9»—дип уйларга туры килә.
Милләтебез икеме—әллә телебез берме?
«КӨЧЛӘП башкорт телен укыту» дибез -Башкортлаштыру» дибез Бик сәер, нормаль кешегә аңлашылмаган күренеш бу Чөнки татар телен белгән кеше башкортча аңлый, укый, кирәк булса, сөйләшә Һәм киресенчә—башкортлар татарны аңлый Ягъни, татарлар җыелган җирдә башкортларга туган телдән башка телгә күчәргә кирәкми Без бит әле. егерме татар яки башкорт янына бер-ике рус кешесе килсә, аны рәнҗетмәс өчен, барыбыз да аның теленә күчәбез Бигрәк тә элек бу шулай булды. Башкортстанда әле дә бу күренеш табигый Татар белән бергә яшәү башкортның дәрәҗәсен төшерми, аның мохитен һич тарайтмый Син башкорт икән, сөйләш матур итеп үз телеңдә Минем җавабымны тылмачсыз аңлап, үз фикереңне әйт Якташым Айдар Галимовның концертларында гадәттә бер алып баручы татарча, икенчесе башкортча сөйли Һәр ике телнең үзенчәлеген, аермасын һәм охшашлыгын тыңлавы кызык Мин башкорт авылларына татар муллалары килеп, җирле халыкның телен үзгәрткән, аны татарлаштырган дигән әкияткә ышанмыйм Дим буйларында бер берсеннөн дүрт биш чакрымда татар авыллары белән башкорт авыллары аралашып утыра Гасырлар буе бергә яшәп, хәтта бер колхозга берләшеп тә. кыз биреп, килен алып та. бу авылларның теле үзгерми Татар авылы татар булып кала, башкорт авылында башкортлар яши. Ә еш кына һәр авылда да ике телне яхшы беләләр Шунда ук чуваш авылы булса, анда да тугандаш татар-башкорт телен беләләр Безнекеләр дә чувашча ару гына сукалый Гасырлар буе килгән табигый күптеллелек тәҗрибәсен өйрәнергә галимнәр табылмый шул. Татар һәм
башкорт телләрен берьюлы белү, куллану методикасын шул ук Башкорт дәүләт университеты педагогия институты профессорлары булдыра алмас идемени9 Юк шул. хәзер алар антропология һәм сәясәт белән мавыгалар
Башкорт телендә татар аңламаган белмәгән сүзләр юк диярлек Әйе. башкорт теле, әгәр ул бар икән, шул ук татар теле ул. Әйе, без бер үк вакытта татар телен дә башкорт теле дип атый алабыз. Бер тел булгач! Шулай бит инде! Әгәр башкорт галимнәре безнең халык авыз иҗатыбыз. барлык борынгы мирасыбыз бер. уртак дип баралар икән нишләп соң әле безнең телебез икәү булырга тиеш?! Монда алогизм килеп чыга түгелме?
Җәмәгатьчелеккә шундый сорау бирер көннәр җитте: башкорт теле менә мең ел инде халыкара аңлашу, Рәсәй империясенең, аннан СССРның рәсми булмаган дәүләт телләре ролен үтәгән. Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан дөньядагы ундүрт халыкара телнең берсе итеп танылган татар теленең аерым бер тел статусына күтәрелгән диалекталь бер сөйләме, тармагы түгелме? Әйдә, барлык Җир шары алдында башкорт галимнәре расласыннар: бәлки татар теле үзе башкорт теленең бер диалектыдыр? Чынлап та. ө? Әмма нигездә болгар-татар теле яткан мең еллык дәүләтчелеге, составына башкорт кабиләләре дә кергән Болгар. Казан. Алтын Урда дигән дөүлөт-империялөре. Алтайлардагы балбалларга Күлтәгин биләр яздырган Таш Хатлар. «Кыйссаи Йосыф-лар, «Нуры содур-лар иҗат ителгән бөек татар теле булган бит әле!
... Бүген бер башкорт мең татар яшәгән авылны, ун мең татар яшәгән район үзәген, йөз мең татар яшәгән шәһәрне көчләп башкортча укытып маташа Татарны болай итеп башкортча укыту татарны татарча укытуга тиң булырмы? Болай итеп куркытып укыту баланың аңын гарипләтмөсме. иманын качырмасмы? Болай итеп укыту татар баласына үз телендә бирелгән интеллектуаль байлыкны—аңны, зирәклекне бирә алырмы?
Әгәр тарихи җирлектә татар теле булмаган булса, милләтләре белән татар булган, бары тик татарча сөйләшкән һәм язган Зәки Вөлиди. Шәехзадә Бабичлар, алар гына да түгел, хәтта милләтләр атасы Сталин, егерменче еллар уртасында ашык-пошык рәвештә «башкорт әдәби теле»н барлыкка китергәндә, аны кайдан һәм нинди җирлектән алган булырлар иде икән? Төрек, өзәри, үзбәк һәм башка телләрдәнме? Алар да -уртак төрки тел- бит югыйсә9 Нигә алардан алмаганнар башкорт телен? Нигә татардан алганнар? Нигә шул ук елларда дәүләт статусы алган ул төрки телләр дә үз телләрен мең еллык тарихи, дәүлөти кануны булган төрки татар теленнән алганнар? Әмма ләкин бу сораулар арасында иң кызыгы шул ничек итеп ул безнең телләребез, башкорт галимнәре раславынча, шулкадәр аерым, шулкадәр төрле булгач, мең еллык мирасыбыз нишләп уртак була икән? Ул ничек итеп йөз-ике йөз ел буе татар шагыйрьләре, татар галимнәре булып йөргән Риза Фәхретдин. Мифтахетдин Акмулла. Гали Мокрый Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафуриләр кинәттән генә башкортка әвереләләр һәм башкорт шигърияте антологиясен бизәп торалар икән?
Әйе. башкорт -әдәби теле»нең аваз-хөрефлөрен, ягъни әлифбасын, югарыдагы хакимият фәрман төшергәч, шул ук татар Сөгыйть Рәмиләр корыштырып биргән.
Моннан нинди хакыйкать килеп чыга. Татар теле—башкорт телен бар итүче түгел. Ул аның нигезе. Башкорт теле,—әгәр ул бар икән,—татар теленнән башка туа алмый иде Татар теле -прото-тел». ягъни, тудыручы ата-ана теле буларак, башкорт теленнән башка мөстәкыйль яши алса да. башкорт теле исә әле бүген дә татар теленнән башка яши алмый
Әле егерменче еллар азагында гына яралуга «дучар ителеп- маташкан башкорт милли-өдөби телен татардан мөмкин кадәр аеру өчен. Мөскәү телчеләре башкорт орфографиясен «ничек ишетелсә, шулай язу- принцибына күчерә алдылар Беренчедән, хәзерге имляда каты «г«-сы да. нечкә -Г--СЫ да бер төрле булган татар баласы көчәнө-көчөнө хаталар ясый-ясый дистә еллар буе «мәнфәгать, табигать- дип язарга мәҗбүр булса, каты һәм нечкә «г»лары аерым булган башкорт баласы һич тә көчәнмичә «мәнфәгәт. тәбигәт» дип кенә язып килде Бу башкорт әдәби
телен үзләштерүне бик җиңелләштерде Икенчедән, татарның барлык архаик, диалекталь, кулланудан төшеп калган җирле сөйләм сүзләре башкорт сүзләре дип игълан ителде һәм тавышсыз-тынсыз гына куллануга кертелде Өченчедән, татар телендә сирәк кулланылган сүзләр башкортта •башкорт сүзләре» буларак тормышка җигелде Артык «татарча» була дип «сугышчы»ны «һугышсы». «бүләк»не «бүләк», «кибет-не «кибет» дип алырга тартынгач, бу сүзләрне «воин», 'награда», «магазин- дип язып килделәр Никадәр «башкортча-, әйеме' Ә менә гарәптән саф төркигә әйләнгән •мөстәкыйльлек» дигән сүзне, «татарча» булганы өчен исеннән үк яратмыйча һәм алырга теләмичә, бер-ике ел элек кенә аны «үзаллылык- белән алыштырдылар
Шулай итеп, барлык дөнья интеграциягә—берләшүгә тартылганда, башкорт зиһене генә татар белән интеграциягә-берләшүгә керергә тырышмады Киресенчә. Мөскәүнең даими котыртып торуы нәтиҗәсендә сепарация, аерылу, бүленү, ничек кенә булса да татарга охшарга тырышмау, хәтта урлашып үзләштерү максаты белән яшәде Мөскәү мондый карашны үтереп мактады һәм ярдәм күрсәтте Мондый ярдәм белән рухланган «башкортчылар» барлык -гомумтөрки» генә түгел, барлык гомумтатар Колгали. Мөхәммәдьяр. Акмулла. Чокрый. Гафури, Тукай һәм Ризаэтдин Фәхретдиннәрне җиңел генә «башкорт» дип игълан итте һәм итә килә Мин инде Сәйфи Кудаш. Мостай Кәрим. Наҗар Нәҗмиләр турында сөйләп тә тормыйм Бу хакта заманында мәрхүм галимебез Альберт Фәтхи, язучыбыз Нурихан Фәттах тетрәткеч мәкаләләр язганнар иде
Башкортстан Тел, әдәбият институтының бармаемкаитмаем формасының бары тик башкортныкы гына булуы турында чүбек чәйнәгән -акыл ияләренә- шуны әйтәсе килә Татар арасында ата татар булган, аның яңа мәгърифәтенә, яңа әдәби теленә нигез салган, әле дә тиешле бәясен алмаган, Казанда һәйкәл куелырга лаеклы бөек мәгърифәтчебез, галимебез, тел остабыз мәшһүр Каюм Насыйрине укысыннар иде алар
Хәзер Яшел Үзән районына кергән Шырдан авылы татары Каюм баба әсәрләренең телендә башкортлар үзләренеке генә санаган -белмэем< «мәргән-, -алые-, «уксадак- сүзләре актив кулланылган Алар барысы да борынгы төрки татар сүзлеге байлыгы Хәзер Актаныш. Мөслим. Минзәлө якларында һәм Башкортстанның кайбер районнарында татарлар «үдебеднең кыдыл бодау-, «бармаем кайтмаем». -бер алманы бишкә бүләек- дип сөйли икән, бу аларның башкорт булуын күрсәтми, киресенчә, татар теленең борынгы һәм диалект формаларына бай булуын гына раслый -Йыл». «йәшлек». «кайтайык» дип -е», -я-.»ю- хәрефләрен ишетелгәнчә язганда, татарча да дөресрәк яңгырар иде Бу башкорт орфографиясенең түгел, ә хакыйкатьнең җиңүе булыр иде Һәрхәлдә телнең шушы элементлары татар белән башкортны аера алмый
Менә бер өр-яңа мисал
Былтыр октябрь аенда Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты утырышы булып үтте Анда чыгыш ясап, Башкарма комитетның рәисе тарихчы-археолог Нияз Мөҗитов менә болай дип белдерде (Комитетның органы «Ватандаш- журналының 2002 елның гыйнвар санында урыс телендә басылган бу чыгыштан өзекләрне без шулай ук урысча кигерергә тиеш таптык. Бер уңайдан шунысын да әйтеп китик Бөтендөнья башкортлары корылтае бары тик башкорт милли горурлыгын күтәрүгә багышланган -Ватандаш» дигән гадәттән тыш экспрессив вә агрессив журнал чыгарып ятканда, безнең Бөтендөнья татарлары Конгрессының исә бу хакта уйлап та караганы юк бугай) -Перед нами стоит ответственная задача содержательно провести подготовительную работу к предстоящей переписи При формировании ответа о своей национальности на сознание человека будут влиять следующие факторы кто лидеры этого народа, престижна ли его малая и большая Родина Наш народ подарил миру таких талантливых и выдающихся людей, как Батыршин. Салават Юлаев Гали Сокорой. Ахметзаки Валиди. Шаихзада Бабич. Назар Наджми. Мустай Карим и многих других-
Күрәсез, «Чокрый»ны «Сокорой» дип күпме кирәк, шул кадәр бозып язсаң, ул «башкортча» була инде Урыста, теләсә нинди башка милләттә, бер үк сүз төрлечә кулланылган, төрлечә әйтелгән кавемнәр, ырулар, кабиләләр азмыни? Урыс бер дә аларны «кривич теле» дими бит «Урыс теле», ди. Ә менә монда татар теле «башкорт теле», «мишәр теле», типтәр теле», «көнбатыш башкортлар теле», «себер татарлары теле-. «Әстерхан татарлары теле», хәтта ки «керәшен татарлары тел»енә дә әйләнә икән бит әле Татарны ничек кенә булса да таркатырга, аңардан мөмкин кадәр күбрәк милләт ясарга кирәк икән...
Мәҗитов исемлегендә бер генә этник башкорт та юк диярлек Әгәр Салават Юлаевны исәпкә алмасак. Хәер. Салават Юлаев турында романының сугышка кадәр чыккан беренче басмасында Степан Злобин аның да әнисе ягыннан типтәр-татар булуын язган булган дип сөйлиләр сөйлөвен...
Корыч арканга әйләнгән ефәк җепләр
ӘЙЕ. мин чиста күңелле, тырыш, җырлы-моңлы, теле шаян мәзәкләр генә ыргытып торган гади башкорт халкын, аның күңелен бозып, гафу итегез, -кортлатып торган» башкорт шовинистларыннан аера белом. Алар күп түгел, әмма соңгы вакытта күбәяләр. Кызганыч, никадәр кызганыч, егерменче гасыр башында «татар-башкорт туганлыгы җырчысы» Шаһит Ходайбирдиннәр кулында булган татар-башкорт бертуганлыгы әләме безнең көннәрдә «татар-башкорт дошманлыгы җырчылары»—язучы, галим исемен йөрткән, Башкорт энциклопедиясенең баш мөхәррире Рәшит Шәкүр. Газыйм Шафиков. Җиһат Солтан, Нияз Мәҗитов. Гайса Хөсәенов. Марат Колшәрипоә, Дамир Вәлиев, Айтуган һәм Ирек Акмановлар, Рим Янгузин. Роза Буканова. Әнвәр Әсфәндияров кебек кешеләр кулына күчте. Кызганыч, шуларның «үгет-нәсихәте» нәтиҗәсендә милләт кадәр милләтнең табигате дә үзгәрә, хәтта кире якка—гаделсезлеккә таба тәгәри икән. Без моңа кадәр һәрвакыт милләткә бер мәңгелек гаделлек чыганагы, безне бар итү чишмәсе итеп карап өйрәнгән идек. Милләтне шәхесне бозу, черетү, юк итү чыганагы итеп карауны без күз алдына да китерә алмый идек. Әмма заманалар үзгәрә, заманалар белән иң бөек, иң изге төшенчәләр дә үзгәрә икән. Нәкъ җырдагыча -Замананы авыр диләр, кем күтәреп караган?»
Безгә бер җитди нәтиҗә ясарга вакыт: радио-телевидение, үгет нәсихәтнең гамәли чаралары барлыкка килгән чорда адәм баласын милләт түгел, күбрәк адәм баласы үзе милләтне тәрбияли икән.
Әйе, милләт кадәр милләтнең рухи сыйфатлары да йә яхшыра, йө начарая икән.
Шунысы факт: башкорт милләте кичәге башкорт милләте түгел. Аның бертуганы булган татарга карашы кискен үзгәрде. Дөресрәге, үзгөрттерделәр. Шунысы факт, күп туганнарыбыз туган булудан туктадылар. Башкорт туганнар дигән туганнарыбыз арасында туганнарыбыз калдымы әле? Бармы әле алар? Нәкъ моннан утыз ел элек язылган шигырьдәгечә:
Күпме алтын калды саф алтында?
Күпме атом бар соң атомда?
Күпме дус бар дуслар арасында?
Күпме халкың калды халкыңда?
Бардыр әле алар, туганнар арасында, сирәк булса да. туганнар калган булырга тиеш. Шайтан гына өметсез, диләр бит Алар турында ике тугандаш милләтебезгә туктаусыз сөйләргә, аңлатырга кирәк. Мәсьәләне татар белән башкорт арасына күчергән хәлдә, беренче чиратта шунысын әйтү мөһим: безгә—галимнәргә, язучыларга, сәнгать кешеләренә һөм башка барлык зыялыларга ике милләтнең исән калган туганлыгын күз карасы кебек сакларга кирәк.
Миңа бу язмаларны язуы җиңел түгел. Бу язмалар шунысы белән үзенчәлекле: алар башкорт милләтчелеге турында гына түгел, ә безнең
кебек «вак» милләтләргә яңа күренеш булган башкорт шовинизмы турында «Вак» милләтнең үзе кебек, үзеннән да нык изелгән милләттәшенә булган агрессиясе турында. Татар әле мондый кыргый шовинизмны күз алдына да китерә алмый, аның җанында мондый зөм юк. ул моның өчен •үсеп җитмәгән» Әйе. башкорт милләтчелеге күптән инде нибары «туган тел, мәктәп» өчен генә көрәшкән гади милләтчелек булудан туктады Ул милләтчелекнең иң агрессив, иң югары ноктасы булган этник шовинизм формасына күчте. Туган тел туган телдәге мәктәпләр хакына башланган, «ефәк җепле» милләтчелек башкортчылык идеологиясе нигезендә корыч арканлы шовинизмга әверелде Милләтчелекне без элегрәк шовинизмлы зур милләтләр агрессиясе белән генә бәйләргә өйрәнгән идек Имештер ки. милләтчелек булса да, ул «вак» милләтләрдә генә була, ө менә шовинизм дигәне бары тик зур, барлык башка милләтләрне «йотарга теләгән» супермиллөтләргө—әйтик, урысларга гына хас. Әмма кайбер «вак» милләтләр дә шовинизм белән чирли һәм үзеннән күпкә зур булган милләтләрне йотарга хыяллана, хәтта ки. бугазы аша үтә алса, бугазына тормаса. йотарга да керешә икән Әйе. бу күренеш милләтнең санына бәйле түгел икән Башкорт татар мөнәсәбәтләрендә соңгы елларда нөкь менә шундый вәзгыять барлыкка килде: башкортның шовинистик монстры (гыйфрите) сан ягыннан үзеннән ун мәртәбәләр зур булган татар милләтен йоту өчен җирлек әзерләде һәм Мәскөү биргән шартлар нигезендә шуны тормышка ашырырга тотынды.
Татарда шовинизм юк. Һәм ул безгә кирәкми дә Башкортстан халкының ун гына процент чамасын алып торган этник башкорт телен дәүләт теле итеп игълан итү. ө республика халкының яртысын дип әйтерлек тәшкил иткән татарның телен рәсми исемлектән сызып ташлау нәрсә соң ул? Шовинизм! Җиде миллион татар моны -күрмичөнитмичә- йотып җибәрде
Үзгәртеп кору башланганда татар җәмәгатьчелеге, бик зур шау-шу куптарып, элеке Кушнаренко татар педагогия училищесын аякка бастырган иде Бүген исә бер генә этник башкорт та булмаган бу төбәктәге ошбу уку йорты башкорт педагогия училищесына әйләндерелде Безнең күз алдында Без аны күрмибез дә. ишетмибез дә. Йөз елга якын тарихы булган атаклы татар Бөләбөй педагогия училищесы инде күптән татар мәгърифәте үзәге булудан туктады Кайчандыр Фатих Кәрим. Гази Кашшаф. Таһир Таһировларны. шул исәптән, минем әти кебек меңәрләгән татар укытучыларын әзерләгән бу атаклы татар педагогия учагын искә төшереп елыйсы гына калды хәзер Кайчандыр анда алты-җиде. хәтта унар татар группасы эшләп килгән булса, бүген анда нибары бер-ике татар группасы «бүген үләм иртәгә үлем- дип тын алып маташа Ә менә кабатлап әйтсәк, бер генә этник башкорт та яшәмәгән булганы да «импортный» булган төбәк шартларында, биредә берничә «башкорт һәм чуваш группалар»ы эшли башлаган. Юк эшләсеннәр, без аңа куанабыз гына. Тик нигә татарны кысрыклау исәбенә? Үзгәртеп кору башлангач, татар җәмәгатьчелеге көч-хәл белән киртәләрне җимерә-җимерә Бөлөбөйдө татар гимназиясе оештыра алды Анда бүген нибары ике йөзләп бала белем ала. Хәерче хәлендә яши. Утка, суга, коммуналь хезмәткә акча бүленми, анда бер электр шөмөн сатып алу өчен дә ата-аналардан акча җыярга кирәк Китаплар, дәфтәрләр, барлык уку-укыту әсбаплары һәм башка кирәк яракларга тиешле акча бүленми, барысы да ата-аналар җилкәсендә Этник башкортлар бөтенләй яшәмәгән шул ук Бөләбөй төбәгендә моннан берничә ел элек күз явын алырлык, ялт итеп торган бинада башкорт гимназиясе ачылды Анда, мисал өчен әйтик, ун башкорт, җиде йөз татар баласы белем ала. Теге татар гимназиясендә ярлылык хөкем сөрсә, биредә байлык вә барлык хөкем сөрә Егерме татар укытучысына бер башкорт укытучысы Әмма укыту башкортча һәм башкорт рухиятөндө алып барыла «Китаплар Өфөнән китереп бушатылган Финанс мәсьәләләре хәл ителгән Акса бар Ут бар Һыу бар»
Күптән түгел мин Уфадагы бердәнбер татар гимназиясендә булдым Гимназия директоры Рәшидә ханым Харитонова, үз эшенә мөкиббән китеп бирелгән кешө. мәктәптәге тәрбия эшен татар әхлагына якынайту өчен
барысын да эшләргә тырыша Әмма, әмма. Анда дүрт йөз меңләп Уфа татарының нибары ике йөзләп баласы... урысча укый! Татар теле предмет буларак кына керә Татар китаплары җитми. Казанның бер тиенлек ярдәме юк «Без Казанга ышанмыйбыз да. аңа ярдәм сорал бармыйбыз да’ —диләр укытучылар бертавыштан Башкортстан хөкүмәте башкортлар яшәгән төбәкләрне бушка уку-укыту әсбаплары, әдәби китаплар белән күмгән чакта (бу юнәлештә елына 100 миллион сумга якын акча тотыла), Казанның Татарстан мәктәпләрен дә тәэмин итә алмавы сәер булса да, гадәти хәлгә өйләнгән. Әлбәттә. Уфадагы бу мәктәп өлегә күбрәк исем өчен генә «татар мәктәбе» дип атала. Уфада яңа татар мәктәбенең ачылу мөмкинлеге бөтенләй күз уңында тотылмый Уфаның Киров районы хезмәтчәннәре менә ничә дистә еллар инде татар мәктәбе ачтыру өчен көрәшә. Әмма—юк. Күптән түгел район хакиме Марс Рәхмәтулла угылы Кәлметов, «үз татарымыз»,—татар милли хәрәкәте активистлары белән очрашканда: «Татар мәктәбе турында авызыгызны да ачмагыз, иначе моя встреча с вами өзелгән будет»,—дип белдергән
Мин Уфаның Рәми Гарипов исемен йөрткән, махсус төзелгән асаба-элиталы башкорт гимназиясендә булдым. Анда, ярымхөрби тәртип нигезендә, меңгә якын бала башкортча белем ала. Ул бүген башкортның урыслардагы элекке Царское Село лицее вазифасын үти. Ул—алтын- көмеш белән йөгертелгән милли белем сарае Казанда андый бинасы булган татар гимназиясе юк. Анда һәр квадрат сантиметр башкорт милли горурлыгына эшли Мин Татарстан укытучыларын бирегә алып килеп, бер генә тапкыр булса да күрсәтер һәм лекция укытыр идем
Мин шулай ук Уфаның «Дан» бульварында урнашкан башкорт икътисади көллиятендә булдым Мондый көллиятлөр Уфада берничә Башкортстанда исә алар шәһәр саен. Ятим балалар урам буйлап тырай типми биредә Башкорт милләтенә хезмәт итә. Мондый лицей-интернатлар ир һәм кыз балалар өчен аерым оештырылган. Биредә ашау, яшәү һәм кием-салым бушка бирелә. Яшәү тәртибе—устав буенча, ярымхөрби Аларга ел саен районнардан меңгә якын укучы кабул ителә. Берничә елдан Башкортстан икътисады белән җитәкчелек итү алар кулына күчәчәк.
Башкортстан хөкүмәте шушы ысул белән соңгы ун елда башкорт теле һәм әдәбияты буенча меңнәрчә укытучы әзерләп өлгерде.
Бүген Башкортстанда кырыкка якын башкорт гимназиясе һәм лицее бар. Мәктәпләрдә йөз меңгә якын татар баласы үз теле, әдәбияты урынына башкорт телен һәм әдәбиятын өйрәнә һәм, әйтергә кирәк, өйрәнгән булып надан кала.
Бүген Бәләбәй мәктәпләрендә укучы меңләгән татар баласыннан бары тик җитмешләп бала гына туган телен өйрәнә Калганнары башкорт теленә җәлеп ителгән Куаныргамы моңа, әллә үкенергәме? Әллә, гафу итегез, мөнкортлар кебек, «чукынып китмәсләрме шунда» дип игътибар да итмәскәме9
Хәзер бу «рухият»ның Татарстан чигенә килеп җитүе хыял түгел, ө чынбарлык Көнбатыш Башкортстанның Дүртөйле, Кушнаренко, Илеш, Краснокам. Яңавыл кебек утызлап районында һәм Нефтекамск, Бөре шәһәрләрендә. Бөлөбәйдәге кебек үк, башкорт гимназияләре ачылырга әзерләнә Анда унбиш этник башкорт белән бергә меңләгән татар баласы «башкортса укыясак».
Ә менә башкорт шовинизмы этник башкортны татарга «бирүне» (татарча укытуны) күз алдына да китерә алмый. Ул аны урысча укытса укыта, әмма татарча укытмый.
Әйе, бу юлларны укыганда мәсьәләнең никадәр тирәнгә китүен белмәгән беркатлы татар укучысы сискәнеп куярга мөмкин Ничек кенә шомартырга тырышсак та. факт: милләтчелекнең башкортчыл төре яшәешен бары тик икенче милләт исәбенә яшәү белән генә аклый торган шовинизмга әйләнде Бу Рәсәйнең «вак» халыклары тарихында өлегәчө күрелмәгән күренеш. «Шовинизм» сәяси сүзлектә «милләтчелекнең гадәттән тыш агрессив формасы» дигәнне аңлата Башкорт шовинизмы өчен ул гына аз. Аңа милләтчелекнең геноцид сыйфатлары хас Шуңа күрә, бу язмалар башкорт шовинизмының өлегәчө яктыртылмаган ягы—аның эчке
анатомиясен сурөтлүгө дө багышлана Бәлки, бу хакта миңа да язмаскадыр9 Нигә үземнең һәм башкаларның йөрәген өзгәләргә9 Җитәкчеләребезгә ямьсез күренергә? Әнә. Уфада китап чыгарган дистәләгән авторларыбыз бу хакта язмыйлар һәм язмаячаклар, шулай бит9
Сез карагыз әле. Өченче мең ел башында әле моннан сиксән ел элек кенә татар Уфасыннан оештырылып бирелгән Башкортстан хөкүмәте кушуы буенча, аның матбугаты (хәер, ул күптәннән килә инде!) Татарстанның Азнакай. Актаныш. Мөслим, гомумән алганда, элеккеге Минзөлө өязе территориясенә дәгъва белдерә Татарстанга гынамы?! Башкорт корылтае рәисе Нияз Мөжлтовның югарыда китерелгән чыгышында шушы хакта ачык әйтелә һәм бу җирләрне кайтарыл алу бурычы Башкарма комитет резолюциясенә кертелә. «За пределами Башкортстана самая большая группа башкир живет в Челябинской области—около 250 тысяч, в Оренбургской области—около 70 тыс в Свердловской области— более 60 тыс., в Пермской области—более 60 тыс., в Курганской—около 20 тыс., в Республике Татарстан—около 30 тыс, в Самарской области— около 10 тысяч-ди ул,—Как историк, особо хочу подчеркнуть, что вся названная агромная территория есть территория исторического Башкортстана где башкиры, как коренное население, живут примерно с IX—X вв н. э В состав исторического Башкортстана до начала XX века входила территория восточного Татарстана, всем известный Мензелинский уезд, где проживало около 200 тысяч башкир (по итогам переписи 1897 года). В 1920 году Мензелинский край передали Татарстану Мензелинские башкиры затем подверглись сильнейшей татарской ассимиляции но башкирское самосознание еще живо у многих мензелинцев- Шушы “Мәгълүматны» ул «Агыйдел» журналының быелгы 4 нче санындагы «Тарихи язмышыбыз хәл ителә» дигән язмасында да китерә «Башкортстандан читтә башкорттар күпләп йөшәгән иң зур төбәк—Силәбе өлкәһе. унда 250 мең самаһы башкорт бар Ырымбур өлкөһендә—70 мең самаһы, Свердлов өлкәсендә—60 меңдөн ашыу. Пермь өлкәһендә—60 меңдөн ашыу Курган өлкөһендө-20 мең самаһы. Татарстан Республикаһында—30 мең, Һамар өлкөһендә 10 мең башкорт көн күрә Атап кителгән гәйәт зур территория Тарихи Башкортстан тип атала
Башкорттар. төп халык буларак, был ерзөрзө якынса безнең эраның IXX быуагтарыннан бирле йөшөи XX быуат баштарына тиклем Көнсыгыш Татарстан да Тарихи Башкортостан составына ингөн 1897 елгы халык исәбен алыу йомгактары буйынса Минзөлө өйөзендө. мәсәлән 200 мең самаһы башкорт йөшөй 1920 елда Минзөлө тирөһен Башкортостандан тартып алып. Татарстанга бирү асылда унда яшәгән башкорттарга хыянәт игәү булды Артабан Минзөлө башкорттары үтә кәслә татар ассимилияцияһына дусар ителде, ләкин Минзөлө халкының байтагы әле булһа башкорт үзаңын югалтмаган",—дип яза ул. Йә. «Минзөлө халкы», сөз үзегез бу хакта нәрсә диярсез икән91
Алтын Урда кебек бөек дәүләтләр тоткан татар милләте бу җирләрдән кая гына китөп югалды икән соң? Ничөк килеп чыга икән бу? Урыс тарихы башкорт кавеме гомере буе Болгар. Казан ханлыклары. Алтын Урда дәүләте составында вассал булып яшәгәннәр дип раслап килде Бу хакта Рөсөйгә ярамсакланган башкорт галимнәре аеруча яратып язды -Изеүсе татарзарзы» ничек кенә сүкмәделәр Казан Иван Грозный камалышында кансырап ятканда, башкортларның Казан кальгөсен калдырып чыгулары белән ничек кенә горурланмадылар' Башкортны урыс алдында мескен күрсәтергә, аны татар белән чәкештереп. Мәскөүдөн зуррак бюджет алуга ирешкәндә татар «изүче милләт» булып сурәтләнеп килсә, бүгөн, татарны башкортлаштыру өчен, алар уйлавынча, барлык алшартлар тудырылгач. Башкортстанда тагар -кичә генә килеп басып алган оккупант, килмешәк» элемент икән! Кая монда логика9
Бәй, татарлар «Башкортстанда» бөтенләй булмаган икән' Татарлар Агыйдел Урал буйларында бөтенләй бер дө күренмәгөнЪеленмөгөн кавем икән! Алар «Башкортостанлы кисә генә килеп басып алгандар» икән'
•Тарихчы» МӨЖ.ИТОВ 1922 елда Сталин тарафыннан «Бәләкәй Башкортстан»га куып кертелгән нөтиж,әдө бу гаделсезлеккә каршы баш
күгәрергә мәҗбүр булган Бөре. Бәләбәй, Уфа өязләре—бүген шул территориядәге утызлап районда яшәгән ике миллионга якын татар халкы турында да ләм-мим -Миндале башкорттары-ның никадәр башкорт булулары турында аларның үзләреннән сорау кирәклеге турында да эндәшми ул.
Аныңча, мишәрләр һәм типтәрләр татар милләтенә катнашы булмаган «аерым милләт» кенә түгел, җитмәсә алар башкорт милләтенең аерылгысыз өлешләре дә икән "Мишари—самостоятельный тюркский народ С момента прихода на территорию Башкортстана мишари входят в активный контакт с местным башкирским населением, часто образуя единые деревни Вместе с башкирами они составляли сословие служилых людей... Уже в середине XIX в. мишари, равно как и тептяре и бобыли, в этнокультурном плане вместе с башкирами представляли однородную, те. близкую, родственную массу ,дип яза ул. Һәм, бу мәсьәләдә артык тирәнгә керми, әлеге телгә алган журналда «... мишөрзөрзең төп өлеше үзен узаллы халык тип исөплөй» дип кенә узып китә Нияз Мәҗитовның калган «ачышларына» кереп тормыйбыз Һәр аңлы татар вә башкорт кешесе үзе аңлар, дип уйлыйк.
Кызык килеп чыга бит мишәрләр дә башкорт, типтәрләр дө башкорт булгач, татар халкы кайда булып чыга икән соң?
Башкортстанда «Тарихи Башкортстан» бармы?
Милли Мәждеснең «Идел-Урал штаты» проектына альтернатив рәвештә татар большевиклары һәм социалистлары тәкъдим иткән, Ленин һәм Сталин тарафыннан яклау табып, бу хактагы документка Владимир Ленин һәм Мулланур Вахитов кул куйган «Татар-Башкорт республикасы», кызганыч ки, тормышка ашырылмый калган. Бу хата, күрәбез, менә йөз елга якын инде, татар-башкорт халыкларының бәхетсезлек чыганагы булып тора Бүгенге башкортчылык котыруы да шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан чираттагы бәла. Татар-Башкорт республикасының тормышка ашырылмавында аңа каты каршылык күрсәткән өч шәхесне атап китәргә
Комиссариат үткәргән өч көнлек киңәшмәдә чыгышлар ясап, Зәки Вөлидинең ул чактагы урынбасары, башкорт социалисты Шәриф Манатов Сталинның Татар-Башкорт республикасына карата мөнәсәбәтен кире якка үзгәртүгә ирешә Сталин РСФСР уртасында «татар экспансиясенең территориаль көчәюенә» каршы чыгарга кирәк дигән карарга килә. Аның милли мәсьәләдә атаклы татар большевигы Мирсәет Солтангалиевкө
ӘҮВӘЛ ТАТАР БАШКОРТ республикасы турында берничә генә сүз
кирәк: алар билгеле башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләре Зәки Вөлиди белән Шәриф Манатов һәм Милләтләр Эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин 1918 елның март уртасында Татар-Башкорт республикасы буенча РКП(б) Үзәк Комитеты белән берлектә Милләтләр Эшләре буенча
көнләшеп каравы, аңа каршы егерме еллык көрәше менә шул көннәрдән чыганак ала.
Менә укучы игътибарына Ленин һәм Вахитов кул куйган Татар-башкорт республикасы проекты буенча тәкъдим ителгән территориаль харитө (карта)
Аны соңгы дистә елларда татар-башкорт милләтенең күргәне дә юк иңде Харитө белән танышканнан соң, күңелне горур-
лык хисләре биләп ала. Их, борынгы бабаларыбыз яшәгән җирләрнең уннан берен генә биләгән булса да, нинди зур, бай буласы булган икән безнең уртак республикабыз! Беткән, татар арасында «эрегән» булыр идеме башкорт халкы, әгәр бу дәүләт аякка бастырылган булса? Юк. әлбәттә! Башкортның милли холкын-табигатен. аңын, сәнгатен, фәнен кадерләп, ватмый-җимерми үстергән булыр иде дә бит татар халкы! Мең ел мөселман булган татарның тугандаш төркиләргә генә түгел, чит. башка милләтләргә карата булган бер генә вәхшилеген тарихтан табып карагыз! Юк, табып булмый Әмма нишләтәсең, Татар-Башкорт җөмһүрияте юлына киртәләр салына Һәм аны башкорт милләтчесе булып йөргән ике татар типтәре—Зәки Вәлиди белән Шәриф Манатов сала. Их!—дип үкенергә генә һәм. уфырып, борынгы бабаларымызның -Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»,—дигән тарихи гыйбарәләрен кабатлыйсы гына кала.
Төзелә алмый кала бу ирекле җөмһүрият
Инде килеп...
«IX гасырда Башкортостанда...» Башкорт тарихчысы бүген шулай яза Димәк, аларча шулай килеп чыга: IX гасырда ук Башкортстан дигән дәүләт булган икән Фәннән ерак кешегә, гади гавамга шушы фикер сеңдерелә
«IX гасырда Башкортстанда...» Татарстан тарихчысы да шулай яза Кызганыч ки. бу аңлашылмый Ул чорда Башкортстан, башкорт дәүләте булганмы соң? Юк, булмаган андый дәүләт Була да алмаган ул. Башкорт тарихчысы бу төшенчәгә сәяси, геосөяси мәгънә бирсә, татар тарихчысы аңа бары тик географик, төбәк-территория мәгънәсен генә бирә Әмма шунысы кызык: шул ук татар тарихчысы, гәрчә ул заманда татар-болгар дәүләтчелеге булса да. нишләптер «IX гасырда Татарстанда - дип язмый. Үзебез теләп эшлибезме без бу хатаны, әллә бездән кемдер эшләтәме? Әллә татар башына урыс кидергән кыршау ирек бирмиме9 Татар тарихчысы татар дәүләте турында язарга курыкканда, башкорт тарихчысы авыз тутырып булмаган «Башкортостан дәүләте» турында кычкыра. Менә сезгә татар белән башкорт арасындагы фикерләү аермасы' Казанда университетның «Казанский» дип. Уфадагы университетның «башкирский» дип. Казандагы авыл хуҗалыгы институтының «Казанский» дип, Уфадагыныкы «Башкирский» дип аталуының һәм һәрнәрсәнең шулай тамгалануының арасында татар башына Мөскөүдөн киертелгән кыршау һәм бернинди кыршаусыз башкорт башы ята
Сүз дә юк, башкорт автономиясе, башкорт иреге тарихы—канлы тарих.
Әмма бу шарт куелырга тиешле сораудан азат итми. Рөсәйнең кайсы изелгән милләтенең тарихы канга манчылмаган9 Бүгенге Башкортстанда тарихи башкорт җирләре, «тарихи Башкортстан» бармы9
Сүз дә юк—бар Һөм ул башкортның тарихи җирләре саналган -Урал арты», шуннан алып Тубыл, Иртешлөргө кадәр сузылган җөйләүләре саналган җирләр Башкорт кабиләләренең борын-борынгыдан Болгар патшалыгы. Казан ханлыгы. Алтын Урда берләшмәсе кул астында гомер кичерүе, урыс агрессиясе вакытында Казан камавы эчендә оборона тотуы һөм бу фактның донья тарихына кереп калуы күптән билгеле нәрсә. Әлбәттә, башкорт кабиләләре көнбатыш тарафларга да җәйләүгә чыкканнар Ләкин кеше тыгыз утырган, урыс басып ала килгән көнбатышка мал белән сәяхәт итү индө ул заманнарда ук куркыныч шөгыль булган Шуңа күрә башкортлар үз көтүлекләрен урыс көнбатышына караганда татар көнчыгышы—Себертә таба киңәйткәннәр Бу аңлашыла да Бүген башкортларның Курган өлкәсендә сакланып калулары, әмма шуннан ары китә алмаулары фәнгә мәгълүм нәрсә Эзләнергә кирәк' Бәлки киткәннәрдер дә Бәлки әле Тын океан ярларына, Курил, Шикотан утрауларына кадәр барыл җиткәннәрдер Тумышы белән Дүртөйлө татары булган Башкортстан халык шагыйре Наҗар Нәҗми бу тарафларда озак еллар «башкорт бугазын» эзләп, табалмагач, Сахалинга кадәр барып җитеп, үзенең атаклы «Татар бугазы» дигән шигъри китабын да язган иде бит
Ленин һөм Сталин тарафыннан Башкортстан оештырылганнан соң.
калдык-постык кисәкләрдән корыштырылган бүгенге Татарстан территориясенә кергән чиктәш Азнакай, Актаныш—ягъни элеккеге Минзәлө өязенең археологик-мәдөни катламнарында башкорт катламнарын табу бик шикле шөгыльдер
Әйо, ул тарихи Башкортстан бар һәм ул мотлакан «Бәләкәй Башкортстан- Менә аның—Зәки Вәлиди үзе шәхсән кул куеп төзеген, оештырган һәм соңыннан көчләп РСФСР составына кертелгән беренче башкорт дәүләтенең харитөсе. Харитө башкортның атаклы тарихчысы, әйтергә кирәк, чын тарихчысы, тарих фәннәре докторы Билал Юлдашбаев редакциясендә әле ерак 1959 елда чыккан «Образование Башкирской советской социалистической республики» дигән бер мең битлек документлар җыентыгыннан алынды.
авылы Бу территориядә тимер юл да, су юлы да, телефон-телеграф та, хәтта бер генә шәһәр дә булмый Әүвөлдө «Бәләкәй Башкортстанга» Уфа да, Стөрлетамак та керми.
Ленин белән Сталинның яңа гына оешкан «Бәләкәй Башкортстан» дәүләтен курчак урынына уйнатып, РСФСРга куып кертүе һәм башка бик күп «федераль» гаделсезлекләр белән килешмәгән Зәки Вәлиди РСФСР белән килешү нигезендә төзелгән башкорт гаскәрләрен (якынча саны 15 мең—ике дивизия штык һәм атлы гаскәр, штаб начальнигы һөм асылында командующие—күренекле татар милләтчесе И Алкин) Колчак ягына алып чыга. Әмма, составына башкорт гаскәрләре кергән генерал Дутовның да башкортка мөстәкыйль дәүләт бирергә теләмәүләрен күргәч, киресенчә, башкорт гаскәрләрен коралсызландыра башлагач, Колчакка протест рәвешендә, 3. Вәлиди 1919 елның май-август айларында гаскәрләрен совет ягына алып чыга.
Менә 1922 елның 14 июнь килешүе нигезендә, ягъни «Бәләкәй Башкортстан»га кушылачак һөм, ниһаять, кушылган Уфа губернасын да кертеп төзелгән харитө
Ленин һөм Сталин белән берничә тапкыр күзгә-күз очрашканнан соң, аларның милли сәясәтенең нинди икәнлеген һөм нинди булачаклыгын аңлаган, җитмәсә, берничә тапкыр кулга да алынган Зәки Вәлиди үзенә хас гасабилык белән мондый уеннан чыга һөм бер төркем фикердәшләре белән таҗиклар иле аша Персиягә, аннан Төркиягө юл ала—кача
Ленин—урын өстендә Булачак диктатор Сталин РСФСРда «беренче булып- оешкан «юлсыз-телефонсыз» Башкортстан автономиясен урыска лояль рәвештә саклап калырга тырыша. Моның бердәнбер юлы—1920 елда тегеннән-моннан корыштырылган, үз тарихи җирләренең биш процентын да алмаган Татар һөм үз тарихи җирләрендә оешкан Башкорт республикалары арасында «хуҗасыз яткан» Уфа губернасын «Бәләкәй Башкортстан»га кушу Һөм ул шулай килеп тә чыга.
Ленин һәм Вәлиди җитәкләгән Башревком белән 1919 ел 20 март килешүе нигезеңдә барлык ка килгән, өстәргә кирәк, урыс империясе, аның колониаль милләтләре тарихында беренче булып төзелгән бу беренче мил ли дәүләтчелек өч ел да өч ай—1922 елның 14 июнендә РКП(б) Үзәк Комитеты һәм ВЦИК карары белән Уфа губернасы исәбенә киңәйтелгәненә кадәр яши. Башкаласы башкортның тарихи Ватаны—Урал артыңда1ы Баймак калачыгыннан ерак булмаган вулыс үзәге Тәмәе
Иң элек -Бәләкәй Башкортстан»ны -телефонлы һәм су юллы» итәбез дип, аңа 1919 елның сентябрендә Стәрлетамакны кушалар һәм ул Башревкомның яңа үзәге дип игълан ителә 1920 елның 12 августында ВЦИК Стөрлетамак шәһәрен һәм өязен «Бәләкәй Башкортстанга кушу турында- декрет чыгара. (399—409 документлар)
Юк, биредә беркем дә тоташ татар яшәгән Бөре. Бәләбәй. Уфа өязләрен Башкортстанга кушу турында сүз алып тормый Чөнки Уфа губернасының бар киләчәген бары тик татар язмышы яңа оешкан Татарстан белән генә бәйләгән миллион ярым татар крестьяны һәм ике миллионга якын урыс халкы аларны уптым илаһым -башкортка бирүләрен» күз алдына да китерә алмый
Менә шуннан соң башлана да инде Сталин җитәкчелегендә шыпырт кына Уфа губернасын «Бәләкәй Башкортстан» кесәсенә салу эпопеясы «Образование Большой Башкирии в корне изменяет адми нистративные и экономические условия Башреспублики. которая получит свыше миллиона башкир, в настоящее время оторванных от нее. крупный культурно-административный центр—Уфу. большую железнодорожную и водную базу, довольно цельную в промышленно-экономическом отношении территорию (запад—сельскохозяйственный, восток—промышленно-лесной) позволяющую планомерно развивать органическую работу Башреспублики и скоро изжить экономическую разруху —диелә БашЦИК ның 1921 елның март уртасында ВЦИК-ка суккан телеграммасында
Күрәсез, телеграмманың теле Мәскөүнеке. Анда этник татарлар •сословный башкорт» буларак күрсәтелә. Дзержинский лар рухы сизелеп тора.
«Олы Башкортстан» оешу авыр сәяси һәм икътисади шартларда дәвам иткән. Юлдашбаев хезмәтендәге 410-420 421-460 санлы документлар күрсәтүенчә, эш бик шома гына бармаган Нинди документны карама, анда «Нет мнения Уфимского губкома- (416 документ) -Нет мнения • ■Нет мнения » Ө югарыдан күрсәтмә «завершить до распутицы - (414 документ) Документларда, бигрәк тә халык күңелендә шул уңайдан булып үткән канлы сәнәк чуалышлары турында риваятьләр сакланган Менә бу документ нинди вакыйгалар турында сөйли икән9 «Нужно отметить, что некоторая часть населения вновь отходящей территории не понимает этого шага Советской власти, а обывательщина даже склонна рассматривать его как новый шаг осгупления » (418 документ)
Бүгенге башкорт шовинистлары, татарны нәкъ менә шул милләтнең хөлсезлегөннөн, бөлгенлегеннән, яклаучысыз калганлыгыннан файдаланып, башкортлаштырырга тырышкан кебек, ул чактагы сталинчылар да татарга каршы көрәштә, татар автономиясен ж^рсез һәм милләтсез калдырганда халыкның авыр хәленнән шулай оста файдаланганнар Илдә әле генә гражданнар сугышы беткән Кая карама, ачлык Бөлгенлек Җимереклек Проект буенча «Олы Башкортстан »га Златоуст тау районы. Ырымбур губернасы. Минзәлә өязе кушылырга тиеш була Менә империя тек. империя' Әмма, урындагы хакимиятләр каршы булганлыктан, бу проект төшеп кала.
Үзәк хакимият белән килешү буенча. -Бәләкәй Башкорстан-га кушылу, гадәттәгечә, бөтенхалык референдумына чыгарылырга тиеш була. Әмма ул референдум булмый кала Халык чуалышлары ГПУ тарафыннан тиз генә бастырыла Шулай итеп, «башкорт татар туганлыгы- нигезендә «Олы Башкортстан» төзелә
Кыскасы бүгенге Башкортстан һич кенә дә -Башкортстан республикасы- дип атала алмый Ул татар, урыс һәм башка милләтләрнең җан әзерлеге, рухи рөхсәтеннән башка, мондый чакларда үткәрелергә тиешле халыкара хокукый референдум—халык фикерен исәпкә алмыйча, ихтыярый юл белән төзелгән җирле идарә генә Татар милләте моның белән беркайчан да килешмәде һәм килешмәячәк
Әйе. бүген Башкортстан. татар милләте мәсьәләсеннән чыгып караганда, ике референдум алдында тора Беренчесе—территориаль мәсләк -Сез 1922 елда миллион я(,ым татарның, киңәшсез нисез -Зур Башкортстанга- куып кертелүе белән килешәсезме9 Сөз, «телсез татар» булып, бүгенге
Башкортстан республикасындамы, өллө. «телле татар» булып, иске Уфа губернасында яшәр идегезме?»
Икенче—тел мәсьәләсе. Билгеле булганча, моннан ике ел элек Башкортстан Дәүләт Корылтаеның йөзгә якын депутаты, милләтнең үзе белән киңәшеп тә тормыйча, рәсми расланганынча гына да республика халкының өчтән бер өлешен алып торган татар телен дәүләт теле хокукыннан мәхрүм иткән иде. Бу—сәяси яктан дөрес булмаган адым буларак бәяләнде Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюцияләре, халыкара хокук оешмалары кабул иткән документлар дәүләт теле мәсьәләсен бары тик бөтенхалык референдумының гына хөл итә алуын раслый Димәк, бүгеннән башлап Башкортстан җәмәгатьчелеге республика Дәүләт корылтае кабул иткән «тел турындагы закон»га бойкот игълан итәргә һәм татар теленә дәүләт теле статусы бирү буенча референдумга әзерлек башларга тиеш
Татар милләте бу көрәшкә Идел-Урал төбәгенең барлык милләттәшләрен, барлык зыялы көчләрен җәлеп итәргә бурычлы. Безнең көрәш телләр турындагы бу дискриминацией законны юкка чыгармыйча, татар теленә тигез хокук яуламыйча туктамаска тиеш.
Республиканың сәяси статусы, исеме—«Татар-Башкорт республикасы» итеп үзгәртелүен тормышка ашыру буенча референдум һәм татар теленең статусы буенча референдумнар икесе бер юлы үткәрелә ала.
Башкорт ягы безне шундый көрәшкә китереп бәйләде Без егерменче гасыр башында җибәргән ялгышларыбызны төзәтү юлында тарих үзе биргән форсаттан файдаланып калырга тиешбез
Без ничәү, йәгъни кисекбаш Сәлимхан закуннары
БЕР КАРАГАНДА, «татар-башкорт мөнәсәбәтләре» дигән тәгъбир бик сәер яңгырый, чөнки бу мәсьәләдән, көндәлек хакыйкатьтән ерак торган беркатлы гавамга, мондый «мөнәсәбәтләрнең булуы мөмкин түгел, татар белән башкорт «ике игезәк кавем булганлыктан», биредә аерымлык, дошманлык өчен бернинди «җирлек юк»
Әмма, әмма...
Хәзерге яшьләр һәм бу мәсьәләдән ерак торуны акыллылык санаган өлкән яшьтәге татар объективистлары да. үткән гасырның соңгы утыз елында Башкортстанда булып үткән фаҗигале вакыйгалар турында белмиләр дә, әлбәттә Андыйларның исләренә төшереп китү һич тә зыянга булмас кебек Моңа керешер алдыннан Башкортстандагы этник халәтне әйтеп китү дә урынлы булыр
1979 елдагы халык санын алу татарны башкортлаштыру кәсафатының котырган чорында һәм басым астында үткәрелгән иде Көнбатыш Башкортстанның йөзләгән татар авыллары башкорт булып язылган, бер гаиләдә, бер ата-анадан туган балаларның, яшәгән җирләренә карап, берсе татар, берсе башкорт булып теркәлгән очраклары халыкта мәзәк итеп сөйләнелә иде 1989 елдагы халык санын алу, Горбачев башлаган үзгәртеп кору елларына туры килгәнлектән. Башкортстанда микроимператор Мидхәт Шакиров хакимияте хөкем сөрсә дә. шактый заманча барды Нәтиҗәдә үткән халык санын алуда җибәрелгән хаталарның күпмедер өлеше төзәтелде, татар милләте ясалма тагылган башкортлыктан кире үз милләтенә кайта алды Шунысы ачыкланды республикадагы халыкның 39 проценты (1 млн 548 мең) урыслар. 28.4 проценты (1 млн, 207 мең) татарлар. 21.9 проценты (863,8 мең) башкортлар. Мин моны якынча гына объектив әмма анык булмаган күрсәткечләр дип саныйм. Минем уемча, Башкортстанда урыслар 1 миллионнан артмый, артса да, бер миллионга плюс 100-200 меңнән артмый Минем кебек башкорт ител язылган кешеләр башкортның кимендә өчтән берен алып торуын исәпләсәк, Башкортстанда иң күп халык—татарлар. Аларның саны ике миллионнан да ким түгелдер. Этник (асаба) башкортларның саны, минемчә. Башкортстанда 300-400 меңнән дә артмыйдыр кебек
Башкортстанда бүген, соңгы ун елда читтән кайтучыларны да
.ЯКА САГЫШ КИТАВЫ.ЦЗ исәпкә алып. 4 миллион 101.7 мең кеше яши икән Статистик мегьлүматлар идарәсе хәбәр иткәнчә, соңгы ун елда Башкортстанга 160 мең кеше кайта һәм шул чама китә дә. Кайтучыларның яртысы диярлек этник һәм кайчандыр башкорт язылган татарлар.
Башкортстанда халык санын алу гел генә дә сәяси уенга әйләндерелгәнлектән, анда татарларның һәм башкортларның фәнни-объектив санын ачыклау мөмкин түгел Бер караганда, халыкның санын алу белән объектив статист-хисапчылар гына шөгыльләнергә тиеш Башкортстанда халык санын алу ул һәрвакытта да халык санын арттыру шигаре астында бара һәм.—көлсәң-көл. еласаң-ела.—мондый «арттыру»ны башкортчы -тарихчы галим-нәр алып бара Бүген халык санын алу уңаеннан Башкортстан матбугатында башланып киткән язмалар ташкынын укыганда, ихтыярсыздан елмаеп куясың. Петр патша заманнарыннан ук башкортны үзләренә күпме кирәк шулай язалар һәм. бу саннарга тәмам ышанып, үзләренә үзләре кул чаба башлыйлар.
Монда юл уңаенда әйтеп китәсе тагын бер фикер бар. Кешелек тарихында милләтләр чәчәк атсын өчен идеаль чорлар булган кебек, милләтнең тарих аренасыннан юкка чыгуы өчен дә идеаль чорлар була XX гасырның башы (Октябрь түнкәрелешенә кадәр), мәсәлән, татарның чәчәк атуы өчен идеаль ЗАМАН. АЛТЫН ЗАМАН булды XXI гасыр башын мин. киресенчә, татарга уңай килгән чор дип атамас идем Барлык факторлар әлегө татарга каршы эшли Идеаль кире шартлар Әмма бу милләт бетә дигән сүз түгел. Кем белә, бәлки бу экстремаль шартлар моңа кадәр кәлҗемә кебек таркалып барган татар кавемен берләштерер яңа пьедесталга бастырыр? Амин, шулай була күрсен иде Ничек кенә булмасын, татар милләте без кергән XXI гасырның беренче чирегендә үзенә карата бик сак. таләпчән булырга тиеш Әгәр гасырның беренче егерме биш елын хәвефсез үткәреп җибәрсә, алдагы тарихы чагыштырмача куркыныч булмас кебек
Соңгы ун елда Башкортстанга кайткан (исәпкә алынган һем алынмаган) ике йөз меңләп кешенең өчтән икесе татар йә башкорт булып яздырылган татар булганлыктан, андагы татар милләтенең бүгенге саны шактый артты, ул һич кенә дө ике миллионнан ким түгел һәм ул республиканың этник харитөсенең яртысын алып тора, дип ышаныч белән әйтергә мөмкинлек бар. Шуннан чыгып Мөскөүнең кайбер даирәләренә татарны башкортлаштыру исәбенә башкортның санын арттыру, аңа үзәктән киткән малны, җан башына карап, мулрак бүлү, бертуган татар белән башкортны чәкештерү, дошманлаштыру, шулай итеп, «бүлгәләп хакимлек итү», башкортны көчәйткән булып, татарны көчсезләндерү аны катнаш никахлар аша башкорттан да. урыстан да талату, аларны ишәйтү сәясәтенең никадәр мөһим икәнлеге. 2002 елда үткәреләчәк халык санын алу кампаниясенең Үзәк тарафыннан гаделсез чарага әйләндереләчәге көн кебек ачык.
Хәзер Башкортстанның илле дүрт районыннан тулаем татар районы дип әйтергә мөмкин булган утызлап районында.—алар арасында башкортчылык афәтенең иң авыр өянәген кабул итәчәк Туймазы. Кушнарен Бүздәк Илеш, Дүртөйле. Чакмагыш. Чишмә. Бакалы. Борай. Благовар Бөре Тәтешле Учалы, Шаран. Яңавыл. Бөләбәи. Миякө Федоровка Стәрлебаш Ярмәкөи Әлшөй. Авыргазы. Краснокама районнарын күрсәтеп үтик—татарларны ничек башкорт итеп яздыруга әзерлек бара Уфадан һәр районга һәр авылга андагы халыкның «башкорт булуын раслау» өчен упалнамуч тылмачлар, «галимдар» билгеләнгән Бүген бу якларның һәр урамы һәр почмагында халык санын алу буенча инструкторлар эшли Башкортстанның татар районнары җитәкчеләренә (бригадирга кадәр') телефоннан шалтыратып булмый «Барысы да перепись» буенча киңәшмәдә Мин менә ничә көн инде. Кушнарен районындагы бер колхоз рәисенә шалтыратам Хатыны мескен «Ул бер атналык азык алып китеп, унбиш чакрымдагы Кушнаренда куна ятып, мишәрләрне ничек итеп «башкорт мишәре- итеп язарга өйрәнә»,—ди Өйрәнмөсө—капут Астыннан рәислек урындыгы китәчәк Балаларына да юл ябылачак
Мин элегрәк Кушнарен районындагы юллар буйлап үткән идем
Анда, район үзәгенә кергәндә, Тукайның «Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем- дигән сүзләре таштактадан яктырып, бар дөньяга күренә иде Хәзер юк ул. Бетон хәрефләрне ватып, таштактаны кыргычлап юганнар Кушнарен районының һәр юл почмагындагыча. анда «Йөшө, Кушнаренко. «Һинең һәркайза дустарың күп!- кебегрәк мәгънәсез шигарь уеп язылган Аны саклап, янында алтатарлы милиционер тора. Гомумән, туксан процент мишәр яшәгән Кушнаренның һәр адымы -Йөшәһен Башкортстан» диеп кычкыра Шунысын белергә иде: юл чатларындагы шундый язуларны бүген Башкортстан милициясенең ничә оперы саклый икән?
Шунысы да игътибарга лаек: башкорт -зиһене» республиканы Мәскәү йөрәгенә бал булып яткан шигарьләр белән ялмап алган. Кая карама, чакырулар: "Мы за демократический Башкортстан в составе великой России!»
Бүгенге Башкортстанның никадәр «демократик» икәнлеген сүрәтлөү өчен безнең сәләт кенә җитәрлек түгел.
Һәр районда. Баймак. Зилаер якларыннан башкортлар китертеп, «Шәҗәрә- бәйрәмнәре, -Озынкөй- конкурслары. «Башкортлыгыңда белөһеңме?» дигән викториналар үткәрәләр. Районнар арасында татарларны башкорт итеп кем күпме яза алу буенча ярыш ачылган. Ярыш ялкыны көчөйгөннән- көчөя. Җитәкчеләр, әле эшләнгән постларын саклап калу, нәселләре өчен асаба башкортлык льготалары алу максатында, үзләрен, гаиләләрен, нәселләрен башкорт итеп яздырып та куйганнар инде. Татарларны башкорт итеп язу буенча район җитәкчеләре арасында күләме миллион сумнан да ким булмаган махсус премияләр булдырылган. Шул ук вакытта. «Башкортстан» газеты язуынча, башкорт авылларында эчкечелек һәм наркомания чәчәк ата. анда җирләрнең илле проценттан артыгы бөтенләй чәчелми кала. Кышка керсәләр, ачка үлмәс өчен, игенне һаман да шул «яман- татар районнарыннан ташыйлар.
Мәскәү татарга каршы булырга дигәндә проблеманы һәм уенга кертерлек «кадрларын» табып кына тора! Рәхимов «эсеп яткан» башкорт вилаятлөренә игенне татар районнарыннан ташыса, Мәскәү Кремле хакимияте татарга каршы татарларны барлык ил буйлап Кремльгә ташый. Хәтерегездәме, имлябызны күчерү мәсьәләсендә ул татарча сөйләшә дө белмәгән, моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән ниндидер Эмма Володарскаяларны эзләп тапты? Хәтерегездәме, Уфа татары Роберт Нигъмәтуллин кебек атаклы популист—Дума депутаты булган татар мөнкортларын ничегрәк татарга каршы өстерде, ө?! Сасы аракы сатып, шуның хакына ике тапкыр Дәүләт Думасы депутаты катыргысын сатып алган һәм Татарстаннан икенче бер депутат Шашурин, ата коммунист Салий белән бергә кичәге колхоз председателе Сәлимхан Әхмәтханов Татарстан суверенитетына, татар теленә, аның язмышы булган имлясына ничегрәк өрде, ә?! Татар милләте боларга исәп алып барырга тиеш! Бервакыт миңа аларны бергә күрергә насыйп булды. Мин ул чакта татардан шундый Дума депутаты булганы өчен түгел, ө Сәлимхан белән бер милләттән булганым өчен үкендем Хәер, ул бәлки татар түгелдер? Самогонны чөгендердән куа башлап, саф бодайдан кууга кадәр килеп җиткән эволюция юлында татар булып калып булмыйдыр ул?
Ярый. Сәлимхан—сәяси яктан надан булсын, ди Мин аның хакында исем-фамилиясен бераз гына үзгәртеп, -Депутат Тычканов» дигән хикәя дә язып маташам әле. Роберт Нигъмәтуллин бит самогонщик Сәлимхан түгел, академик, атаклы галим, атаклы популист, кием калыбы кебек матур адәм, шулай да аның да үз милләтенә Дума исеменнән нинди имляда язарга боерык бирергә хокукы юк. шулай да. татарын сатып, барыбер үзеннән дә матур күренә алмас кебек.
Мин бу документлар белән танышканнан соң Сәлимханга хат яздым Ул җавап бирмәде.
Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Сәлимхан Әхмөтхановка 2001 елның 5 ноябрендә язылган хатымнан:
"Мин бу хатымны сезнең, аракы сатып баеган надан бер татар баеның, ничек итеп, нинди очраклы, нинди юллар белән депутат булуыгыз һәм үзегезне, халык сөйләвенчә. Чаллыга кайтканда киткәндә исерек оргиялар
оештыруыгызны, ничек итеп әдәпсез тотуыгызны күрсәтү һәм киләчәктә сезнең бу әшәкелекләрегез бәясез калмаячак дип кисәтү өчен генә язам Сез онытмагыз гомер буе депутат булып утыра алмассыз Сез дә бер килеп безнең туган тарафларыбызга кайтырсыз Сезгә дә бәлки безнең жылы сүз. ярдәм кирәк булыр. Без бит татар балалары. Сез онытмагыз кичә генә отставкага киткән һәм бары тик сезнең акчагыз өчен генә сезне уратып алган ФСБ генераллары, марҗа, яһүдө кочагында йоклап генерал һәм адмирал булган «коры җир диңгезчеләре-нә ул чакта сез кирәк булмассыз, алар сезне коткара да алмас. Сез өстегездә Ходай Тәгалә һәм Коръән барлыгын онытмасагыз иде •
Милләт караклары, яки мишәр дә башкорт икән...
БИЛГЕЛЕ БУЛГАНЧА, җитмешенче еллар азагында КЛССның Башкортстан өлкә комитеты, халыкның үзе белән киңәшеп-нитеп тормыйча, кайчандыр билгеле бер сәяси шартларда башкорт булып яздырылган этник татар районнарындагы һәм авылларындагы меңгә якын (аларның анык санын беркем белми) мәктәпне, бернинди әзерлексез-нисез, башкорт теленә укытуга күчерткән иде Чынлыкта ул болайрак килеп чыкты татар авылларына Уфа педагогик уку йортларыннан берән-сәрән башкорт телен белгән укытучылар җибөргөләштерелде. укытучыларның җитмәгән күпчелеге авылларда кичә генә татар теле һәм әдәбияты укыткан -иске» укытучыларга йөкләнде. Укытучыларның август киңәшмәләре алдыннан курслар оештырылды, кичә генә укучылары белән исәнмесез!- дип исәнләшкән Габдулла абзыйга иртәгә инде туган татар авылындагы туган мәктәбендә «һаумыһыгыд!- дип исәнләшергә, ө укучы балаларга анасы белән -өсөй» дип сөйләшергә кушылды
Башкортстанның яртыдан артык байлыгын бар иткән, үз нефте өстендә утырган, иң югары иген уңышы алган, иң югары савым сауган, эшчән, тырыш, әмма рухи түбәнсенү кичергән татар атаанасы үз баласының йөзенә, күзенә карарга оялды Ун ел тукмалды безнең халык. Ун ел буе надан калдырылды. Ата-аналар. үзләре дә сизмәстән «Татары да кирәкми, башкорты да кирәкми, баламны бары тик урысча гына укытам!»—дип. үз теленнән дүндерелгөн отышлы юлга бастылар Башкорт хакимиятенең татар баласын башкортча укытып маташуы бары тик провокация һәм бары тик Мөскәү кушкан заказ гына икәнлеге яхшы аңлашыладыр.
Бу хакта миңа күптән түгел бер хат килде Ул Чаллыда яшәүче якташым Наил Гомәровтан иде Баксаң, кайчандыр барлык Башкортстанга билгеле зур татар урта мәктәбе булган Балтай мәктәбен дә башкортча укытуга күчереп азапланганнар икән Мин моны белми идем әле Хәзер ул мәктәп юк икән инде Аны. минем туган Миякө район урта мәктәбе кебек үк. төбе-тамыры белән йолыкканнар
Наил Гомеров хатыннан берничә юл. -Ана телемә булган мәхәббәтне үзем укыган сигезеллык мәктәптә дәреслекләрдән бөек Габдулла Тукай. Һади Такташ. Мәҗит Гафури. Фатих Көрим Муса Җәлил һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнгәндә күңелемә салдым Кешене ана теленнән аерудан да зур җинаять буламы соң, бу бит яңа туган баланы ана сөтеннән аерып, ясалма сөт белән тукландыруга тиң!. -
Сабый башкортча укырга, ата-анасы һәм укытучысы башкортча укытырга теләмәде, татарча укытырга ярамады татарча укытырга теләгән өчен йөзлөрчо. хәтта меңнәрчә атааналар. педагоглар, җитәкчеләр эшеннән очырылды. иң мөһиме—балаларын бөтенләй надан калдырмас, аларны һәм үзлөрөн чиргә сабыштырмас өчен, аптыраган үрдәк кебек, «сиңа да булмасын, миңа да булмасын» дип, балаларын бары тик урысча укытуга күчерү белән килеште Нәтиҗәдә гасырлар буе урыслашудан саклана алган татар мәктәбе, «тугандаш башкорт- хакимияте ярдәме белән урыслаштырылды да куелды
Мөскәү нөкь менә шуны тели дә иде
в*
Мәскөү әле дә шуны тели һәм эшли
Биредә урыс империясе белән башкорт микроимпериясенең максатлары уртак. Татар никадәр аз. кыска гомер яшәсә, тегеләр үзләрен шулкадәр озак яшәячәк дип уйлыйлар. Әмма ялгышалар. Империяләр, бер килеп, барыбер җимерелә
Кызганыч һәм шунысы фаҗига Татарстан җәмәгатьчелеге Уфа татарын яклый алмады. Сиксәненче еллар азагы, туксанынчы еллар башында булып алган болганышта Уфа татарларына карата булган теләктәшлектә Казан галим-голамәсе бик соңлап уянды. Аларның беренчеләре Казаннан—тарихчы, әдәбиятчы галимнәр Марат Мөлеков. Дамир Исхаков. Марсель Әхмәтҗанов. һәнүз Мөхмүтов. Мәхмүт Әхмәтҗанов. Чаллыдан язучы Вахит Имамов булды. Уфа татары аларның хезмәтләрен мәңге онытмас дип уйлыйм.
Әгәренки Казан һәм Уфа татарларының бердәм фронты оештырылган булса, без элек тә һәм әле дә мондый кыен хәлләргә тарымаган булыр идек Татар бу юнәлештә хәзер өлгереп җитте, ягъни пешеп өлгерде. Шуңа күрә яңа. хәзер башланган икенче глобаль башкортлаштыру барышында татарларның бердәм фронт булып хәрәкәт итәчәкләре кирәктер
Бүген Уфа-Агыйдел буйлары татарларын тәмам башкортлаштыру мөмкинлеге теге заманнарга караганда күпкә киңрәк Соңгы ун елда моның өчен барлык алшартлар тудырылды Башкортстан хакимиятенә җитәкчелеккә идеологиясе башка милләтләрне күрә алмаучылык рухы, милли-этник асаба башкортчылыкка нигезләнгән этнократия килде Гади башкорт малайлары һәм кызлары бүген, кыска вакыт эчендә, башкортчыл милли шовинистик элитага әйләнеп, дәүләт бюджеты, татар түләгән салымныр исәбенә төзелгән коттеджларга күченде, аттан, черек үрәчәле арбадан джипларга менеп атланды Башкортстанның бар байлыгы, финанс ресурсы шушы аз санлы -яңа башкорттар» кулына эләкте һәм бу байлыклар башка милләтләрне, беренче чиратта, татарны йотуга хезмәткә куелды Юк. без байлыкларның хезмәт кешесе, хезмәтчел милләт кулына төшкәненә үкенмибез, тар күңеллек күрсәтмибез. Киресенчә, куанабыз гына. Әмма сорау куябыз: нигә моңа татар исәбенә ирешелө? Һәм мондый процесс озакка барырмы? Башкортстанда хәзер югары һәм урта урындагы җитәкчеләрне башкортлаштыру процессы тәмамланды. Хәзер иң түбән алыштыру бара
2002 елда халык санын алу буенча Башкортстан хөкүмәте берничә карар кабул итте Бу мәсьәлә, ягъни татар исәбенә башкортны үрчетү буенча башкорт матбугатында, радио телевидениесендә көне төне туктамый торган пропагандистик өмә башланды. Татарлар күпләп яшәгән районнарда Бөтендөнья башкортлары корылтаеның җирле башкарма комитетлары төзелде Этник (асаба) башкортлар аз булганлыктан, аларның күбесе аумакай сатлык татарлардан оештырылды. Үзләре яшәгән район халыкларының «татар түгел, башкорт- булганлыкларын раслап мәкаләләр чыгару, чыгышлар ясау, күренеп алу өчен җитәкчеләр башкорт газеталарына, радио- телевидениесенә чиратка басты. Башкортстандагы башкортчыл пресс астында татарча чыгып килгән -Кызыл таң-, «Өмет* газеталарының. «Тулпар- журналының авызларына су каптырылды. Татарны йоту, татар исәбенә башкортны арттыру кампаниясенең башында тарихчыархеолог. тарих фәннәре докторы Нияз Мәҗитов тора. Бүгенге башкорт матбугаты аның чыгышлары, интервьюлары, мәкаләләре белән тулган
Башкорт милли корылтае Башкарма комитетының утырышында тоткан нотыгында ул татарны башкортлаштыруның иң нечкә, иң үтемле рецептларын биргән. Аныңча, әйткән идек, мишәрләр, типтәрләр—татар түгел Алар башкортлар Көнбатыш Башкортстан татарлары—алар башкортлар «Шәҗәрәләр шуны раслый», имеш. -Наукой доказано, что тептяре—особая группа башкирского народа' дип кенә еффәрә ул. «Язык северо западных башкир (татарлар дип аңларга кирәк—А X.) башкирскими и татарскими лингвистами рассматривается как особый диалект башкирского языка».— дип тә көчәнә -Мы не боимся открытого обсуждения результатов всех переписей, в том числе переписи 1989 г. так как опираемся на тысячи документов, свидетельствующих, что подавляющее большинство населения
северных и северозападных районов Башкортстана являются башкирами »— ди ул. Ә «меңләгән документларын» нигәдер күрсәтми Чөнки юк алар'
Мишәрне татардан аерырга тырышу ак тукымада кара җеп булып ярылып ята. Шул ук «Ватандаш» журналының быелгы февраль санында үзенең хезмәттәше Назыйр Кулбахтин белән берлектә язылган «История башкирских населенных пунктов» дигән мәкаләсендә менә нинди ачышлар ясый ул
«... Есть один бесспорный момент В XIV-XIX веках даже в первой половине XX века мишари как самостоятельный народ, жили в Среднем Поволжье. Западнее территории Татарстана-
Ул бер милләт булган «мишәр» белән «татар»ны ничек кенә булса да чәкештерү өчен барлык көчен куя, әмма бу омтылышлар провокация булудан ары уза алмыйлар: «Мишари и тептяри Башкортстана уже более двух веков(???) стали неделимой частью башкирского народа- —дип тэ яза ул.
Әле ул гына жятми: «Нам ученым Башкортстана пора осознать, что широкие массы мишарей, тептярей Пермской, Свердловской Челябинской Курганской. Оренбургской областей и современного Башкортстана давно стали себя считать башкирами и непризнание этого очевидного факта есть искажение объективной истории-
Сорау туа: мең еллап Касыйм. Мөскөү тирәсе. Ука. Идел буйларында яшәгән мишәр белән шулай ук мең еллап көньяк Уралда яшәгән башкорт ничек ике-өч мең чакрым аша бер халык була алганнар һәм. әгәр булган хәлдә, нигә ике генә гасыр бер милләт булып исәпләнәләр икән? Аңарчы мишәр аерым милләт булган да ике гасыр элек кенә башкорт белән кушылганмы? Мондый коткы гына җитмәгәч, татарга булган дошманлык күкрәкләренә сыеша алмагач, алар, үзләре дә сизмичә янәсе, «үзләренең милләттәшләре» булган барлык мишәр кавемен татарга каршы көрәштә мактаган булып, гамәлдә исә мишәр кавемен хыянәтче булуда гаепли, аның тарихи дөрәҗө-абруен төшерә «Обращает на себя внимание то. что мишари не входили в состав Казанского ханства, и они одними из первых приняли русское подданство и активно участвовали в наступлении русских против Казанского ханства и взятии Казани в 1552 году С этого момента мишари становятся опорой Российского государства при проведении восточной политики, —дип язалар
Мәҗитов ишелөр үзенең мең еллык тарихында бөтендөнья сәнгатенә бөек җәүһәрләр биргән, биш гасырга якын империаль коллыкта яшәсә дә үзеннән дә якын күргән башкорт туганнарына дин. әхлак, әлифба, әдәбият сәнгать биргән татар түганнарын -изүчеләр» итеп хурларга таптарга тотына. Сез игътибар гына итегез. Мөҗитовлар менә нәрсә яза «Башкиры, кипчаки, булгары, финно-угорские народы Урало Поволжья испытывали на себя общий гнет Золотой Орды Казанского ханства. Ногайской Орды - Бәй, шул ук «башкортлар, кыпчаклар, болгарлар» шул ук Алтын Урда халкы—әле күпмилләтле милләт булып яралып килгән төрки тамырлар—уртак генезис булмадылармы икәнни9 «Народы Башкортстана в течение веков вместе боролись против панисламизма и пантюркизма • «В течение многих веков народы Башкортстана испытывали на себе политику натравливания друг на друга со стороны золотоордынских и казанских ханов, ногайских мурз —дип тә өстиләр еле
Үзләренә кирәктә башкортны Казанга буйсынган татарны үзләренә изүче итеп, кирәкмәгәндә исә шул ук башкортны Казанга буйсынмаган, татарга бөтенләй катнашы булмаган гына түгел, ө бәлки аңа каршы көрәшкән, татарларны Башкортстанга бары тик урыс чукындыра башлагач кына килгән килмешәкләр итеп күрсәткән башкорт галимнәре публицистлары нәрсә уйлый икән9 Бер генә мисал Салават Хөмидуллин дигән галимнәре күптән түгел генә менә нәрсә язып чыкты -Башкорт ырузарының Рөсөй составына инеү процессы акрынлап барган Безэең карашка, батша власын төүгелөрзөн булып Кама йылгаһының Казан өлешендә йөшеусе башкорттар танырга мәжбур булган Могайын Казан воеводаһы П Шуйскийзың 1557 йылда язып калдырган мөгълүмате уларга кагылгандыр «Башкорттар килде ясак ту пене- 1552 йылда Казан
аугандан һуң, Волга буйында 5 йыл буйы «Казан һугышы» дөрлөй Казан ханлыгы гәскөрзәренең исән калган өләшә урыстарга каршы һугыша 1557 йылда һугыш тәмамлана һәм Казан өйөзендә йәшәүсе башкорттар батша властен таный Шуга күрә ошо йыл Башкортстандың Рәсөйгө «ирекле рәвештә- кушылуының рәсми датаһы һанала башлый- (С. Хәмидуллин Башкорттар Мәскәүгә кушылганмы?—-Азна».—Өфө—7 апрель 2002 ел).
«Татарстан яшьләре» газетасында Рәиф Усмановның Нияз Мәҗитов белән әңгәмәсе басылды Шуннан кечкенә өзек китерик әле. «—1892 елда Минзәлө өязендә генә дө 200.000 башкорт булган. 1921 елда алар Татарстанга кушылган, ө 1926 елда үзләрен 100 процент татар дип күрсәткән,—ди Мәҗитов.
—Аларны да башкортчага өйрәтәчәксезме?
—Башкорт теленә өйрәтергә уебыз юк. ләкин башкорт итәргә уебыз бар Тел бит ул мөһим түгел, иң мөһиме—рухың белән башкорт булу.
—Кыен булачак бит бу.
—Кыен булачак. Ләкин безнең тукталырга исәп юк. Без аларга объектив мәгълүмат, архив документлары бирергә телибез. Фәлән авыл, фәлән ел. сезнең өби-бабаларыгыз башкорт булган...»
Үзенең көчәнүләрендә ул хәтта көлке хәлгә дө төшеп куйгалый.
Менә ул. мәсәлән. Башкортстан хөкүмәте чыгарган һәм түләүсез таратылган пропагандистик әдәбиятның никадәр -үтемле- булуын романтик буяуларда расларга тырыша. «Согласно историческим документам, основным населением южных районов Свердловской области являются башкиры, но под влиянием агитации татар значительная их часть в ходе переписи 19Ө9 года записалась татарами Мы им подарили несколько книг профессора Анвара Асфандиярова «История башкирских населенных пунктов Пермской и Свердловской областей-, где излагаются архивные материалы XVIII—XX веков. Активисты Свердловского областного курултая рассказали нам. что люди, прочитав книгу и узнав, кем же они на самом деле являются, плакали от радости-
Безнең бөтенләй диярлек татарча да. башкортча да укый вә яза белмәгән тәмам урыслашкан. Казаннан һәм Уфадан бер газет-журнал алмаган, еш кына эчкечелектән арына алмаган кешеләр. Әнвәр Әсфәндияр китабын укый да. үзенең татар түгел, башкорт икәнлеген белеп, шатлыктан елый башлый, янәсе
Күрәләтә ялган, аз да түгел, күп тә түгел, милләт кадәр милләтләрне урлау, үзләштерү максатларына нигезләнеп. СССР. Рәсәй тарихында булмаган, ә бәлки дөнья тарихында да сирәк очраган мондый авантюрага барган адымнарның артында нәрсә ята соң? Беренчедән Мөҗитовлар белә, зур урыс неоимпериализмы шартларында «урысның мәңгелек» дошманы итеп каралган татарның хокуксыз, яклаучысыз калуын аңлагач, моның өчен тарихта иң кулай көннәр килүен сизенеп, туган татарын талый. Әмма алар ялгыша Татар милләте бүген Брежнев заманындагы татар түгел. Ул да демократиянең тәмен белде һәм милләтен алай гына сатмаячак. Шул ук «Ватандаш» журналының 2002 ел гыйнвар санында сәяси фәннәр докторы (башкортта хәзер гел доктор да, гел академик!) Илдус Илишеө «Предстоящая перепись населения: политический аспект» дигән язмасында менә нәрсәләр бәян итә «С морально-психологической точки зрения, уменьшение численности башкирского народа или даже его сохранение на прежнем уровне (Отсутствие прогресса равносильно в данных условиях регрессу) может окончательно деморализовать коренное автохтонное население (III), объективно заинтересованное в укреплении государственности Башкортстана. и в итоге лишит руководство республики надежной социально-политической опоры-
Күрәсезме, аларга бары «артырга» гына кирәк! Дөньяның бер генә милләте дә «артуның», гафу итегез, көн-төн йокламыйча бала үстерүдән башка юлын белми Әмма башкортлар курай уйнап, кымыз эчеп яткан арада, милләтне кесәгә салып та арттыралар икән! Күрәсез, милләт аларга хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы уртак мәхәббәт нигезендә табигый. Аллаһы Тәгалә рәхмәте нәтиҗәсендә арту түгел, ә башка милләтләр исәбенә—аларны телефон күрсәтмәсе, келәмгә бастырып сүгү,
рухи кыйнау-камчылау. кимсетү, куркыту юлы белән арттыру объекты икән' Хәзер Башкортстанда татарларның -татар түгел, башкорт булулары* турыңда дистә меңләгән тиражлар белән китаплар, калын-калын монографияләр (мәсәлән, “Законы Российской империи о башкирах», -Атайсал*. «Западные башкиры», «История сел и деревень Башкортостана- һәм башкалар) чыга алар бушка таратыла Радио-телевидение, ике миллион татарга ярты сәгать вакыт бирмөсә дә, аның татарлыгын инкярь итеп кимсетүгә көненә 18 сәгать вакыт бүлә Башкорт газета-журналлары берсеннән берсе уздырып, татарга «Һед башкорт! Һед башкорт!- дип төкрекләрен чәчә Алар белән җитәкчелек итү өчен республикада фактик яктан яп-яңа министрлык—милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәният (?) министрлыгы төзелде
«Халык исәбен алыуза... өсөнсө—сәйөси бурые —дип яза Миңзифа Илтенбаева дигән автор -Башкортостан» газетының 2002 елгы 15 март санында чыккан мәкаләсендә — республикабыззың, бигрәк тә көнбатыш төбөктең үзенсөлегенә бәйле, шуга күрә уга айырыуса нескә караш таләп итөлө. Был тарихи газеллекте тергөзеү мәсьәләләрен дә үз эсенө ала Фундаменталь эш башланды инде.»
«Мин—Илеш башкорто!» дип кычкыра шул ук газет битеннән җирендә бер генә дә этник башкорт булмаган Иләш районының Этәй авылыннан татар кызы Зөлфия Габидуллина Аңа. бер этник башкорты булмаган Нефтекама шәһәрендә ачылган башкорт педагогия училищесы укучысына, укып чыккач, башкорт хакимиятеннән мәктәп директоры посты кирәк булган («Башкортостан», 7 02. 2002) «Мин—Сакмагош башкорто'* дип кычкыра газет битеннән бер этник башкорты булмаган Чакмагыш татары—милиция майоры Мозаһит Диләвөров Ул Башкортстан Эчке Эшләр Министрлыгының Баш тикшерү идарәсендә эшли Тизрәк полковник буласы килә Әле шигырьләр дә язып азаплана икән. Әмма чыгара алмый, ди. Башкортстан язучылар берлегенә әгъза булып керәсе килә •Мин—башкорт!» дип кычкыргач, аңа редакция урынны да мул биргән' («Башкортостан», 29 март. 2002 ел).
«Мин—Яңауыл башкорто!» дип кычкыра газет битеннән татар миллионеры, Яңавыл хакиме Зыязов «туган» («Башкортостан* 29 март 2002 ел). Ул районда, йөз процент этник татар яшәгән төбәктә татар мәктәпләре, татар радиосы-телевидениесе булмаса да. менә, шөкер, башкорт газеты, башкорт телевидениесе эшли башлаган Мәктәпләрне алдагы ике елда башкорт телендә укуга күчүне тәмамларга дип йөкләмә дә алганнар
Мондмй мисаллар һәр татар районында җитәрлек. Менә тагын берсе
Татарның бөек Батыршасы чыккан мишәр төбәге Балтач районыннан яңа хәбәр бар. Район хакиме Мөгьзүмов Айрат Муллый угылы күптән түгел район җитәкчеләренең семинарын үткәргән Мәгъзүмов кардәшемез барлык районга яңгыратырга мәҗбүр иткән -Безнең Балтачта сиксән процент башкорт! Безнең Балтачта сиксән процент башкорт'-
Хәзер Балтач районы газеты-радиосы шуны гына тәкърарлый ди Бер үк вакытта башкорт эмиссарлары авылдан-авылга. районнан районга халыкны куркытып, куып йөри Җыялар районнарда ата-аналар конгрессын. «Карагыз аны,—диләр.—Әгәр башкорт дип язылмасагыз. бүген мәктәптә укып йөргән балаларыгыз Башкортстан вузларына керә алмаячак' Менә безнең кулда Уфа вузларында укучы сезнең район студентлары исемлеге. Сезнең балаларыгыз Карагыз аны, әгәр башкорт дип язылмасагыз, алар вузлардан куылачак!»
Бер гаепсез ата-ана зар җылый Авылдан кая качарга белми
«Это. безусловно, результат мудрой национальной политики которую проводит руководство суверенной республики в последние 10 лет-.—,дип яза мондый адымнар турында шул ук телгә алынган Нияз Мөҗитов белән Нәзир Кулбахтин («История башкирских населенных пунктов* •Ватандаш», 1. 2002)
-Ватандаш- журналы быелның беренче саныңда Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты утырышының резолюциясен бастырыл чыгарды
Сез андагы «геополитик глобальлеккә» игътибар итегез:
"... Разработать комплексный план подготовки к предстоящей в 2002 году переписи населения РФ и добиться его претворения в жизнь, предусмотрев
широкую пропаганду среди населения об общественно-политическом значении этой кампании;
необходимость массовой разъяснительной работы итогов состоявшихся в XVIII—XX веках переписей населения, отражающих этнокультурную историю Башкирского народа, а также методов и критериев определения национальной принадлежности:
рекомендации в этих целях: повсеместно провести районные, городские, областные курултаи, конференции, вечера, праздники "Шөҗере- и другие мероприятия;
публикацию в районных и городских газетах, а также в виде брошюр, материалов об итогах переписей населения XVIII-XX вв по башкирским деревням:
сбор и публикацию материалов по этнической истории башкир Мензелинского края. Пермской, Свердловской. Челябинской. Курганской. Оренбургской. Самарской. Саратовской областей...»
Һем шунда ук: приостановить бесконтрольную миграцию в РБ
жителей из стран ближнего зарубежья...»
Монысы инде якындагы илләрдән кайтучы татарларны, әгәр алар башкорт булып язылмыйлар икән, андый «манкортларны» кертмәскә дигән сүз...
Башкортстанның ярты халкын алып торган, төп табигый байлыкларының, бу җирләрнең—Днепр ярларыннан Алтайларга кадәр—һун бабайлар заманнарыннан, Болгар. Казан патшалыклары. Алтын Урда чорларыннан алып чын тарих хуҗасы булган һәм республиканың 100 процент нефтен чыгарган, 80 процент игенен, маен, итен җитештергән. Уфа. Стәрлетамак, Салават, Ишембай. Нефтекам, Октябрьский. Дүртөйле һ. б. калаларның төп халкын тәшкил иткән, андагы барлык милли байлыкларны бар иткән, әмма хәзер телсез, мәктәпсез, сәнгатьсез калдырылган татарлар бүген бары тик ишәк шикелле эшләргә һәм эшләргә генә тиешме икән?!
Үзәккә куелган темаларны тикшергәндә тагын бер ачыклап китәсе нәрсә бар. Ул да булса, ике арадагы «мөнәсәбәтләр- Бар идеме татар белән башкорт арасында мондый -мөнәсәбәтләр?»
Юк иде Чөнки аның өчен татар халкы башкорт халкына бернинди җирлек тә бирмәде. Киресенчә, башкортны үзенә иң якын кавем санап, ул аны үз бишегендә тирбәтеп үстерде һәм укытты. Татар бер генә кавемгә дә башкортка ярдәм иткән кебек ярдәм итмәде Ул аны дәүләтле, әлифбалы итте, сәхнәгә күтәрде, кулына каләм белән китап тоттырды Бүгенге башкорт яңарышының, тормыш ихтыяҗының кайсы гына тармакларын алсаң да, анда уңышларның хәлиткеч өлеше татар илтифаты белән барлыкка китерелүен тану авыр түгел. Бүген башкорт халкы, әгәр ул тарихи дөреслеккә тугры икән, үзен аякка бастыручы татарга һәр шәһәрендә һәйкәл куярга тиеш
Башкортларның Болгар. Казан ханлыклары заманнарыннан татар биләмәләре эчендә протекторат рәвешендә яшәгән чорлардан ук башкорт халык телендә дө. татар халык телендә дә. авыз иҗатында да татар- башкорт дошманлыгы турында бер генә кәлимә сүз дә сакланмаган
Сорау туа: әгәр башкорт кабиләләре татар ханлыклары кул астында яшәмәгән булса, алар Болгар. Казаннарны яклап сугышкан булырлар идеме? Әгәр Казан татарлары Агыйдел-Урал буйларында бары тик XVII-XVIII гасырларда, ягъни чукындыру чәчәк аткан чорларда гына күренә башлаган булсалар, башкортлар 1552 елгы һәлакәттә Казанны якларга килгән булыр иде микән?
Бүген исә. Мәҗитов кебек тарихчылар Мәскәүдөн күбрәк ирек яулау хисабына татарны хурлый. 1552 елда башкортларның Казан кремлен татарлар белән бергә саклаудан баш тартып, аны калдырып чыгып китүләре белән горурлана... Кан эчендә яткан бертуганнарыңа, үзеңә әлифба һәм Коръән биргән кардәшеңә хыянәт итү белән
горурлану һәм барлык милләтне—яшь буынны шул рухта тәрбияләү Нәрсә соң бу9!
Кабатлап әйтөм. булмаган мондый дошманлык мөнәсәбәтләре Татарның башкорт өстеннән протектораты да формаль төстә генә булган. Җаек белән Иртеш арасында җәйлөгөн-кышлаган. -үз боеручысы” татарга караганда, казакъны һөм калмыкны күбрәк белгән, күбрәк алар белән мәш килгән башкортка караганда, Казан татары Мөскәү урысларын күбрәк белгән һәм шуны мөһимрәк санаган. Идел төркие—болгар- татарның XXX гасырлар арасында барлык төрки мөселман дөньясы алдында зур казанышы бар гәрчә бүген кайбер башкорт галимнәре моны «татар гаепләре» исемлегенә кертсә дә ул—мәҗүси башкортларны мөселман диненә күндерү
Алда әйткәнебезчә, Башкортстан дигән дәүләт бары тик 1919 елда гына барлыкка килә XX гасырда 1919 елдан «Бәләкәй Башкортстан республикасы», 1922 елдан Сталин аңа Уфа губернасын да кушканнан соң. «Олы Башкортстан республикасы» дип атала башлаган бу Урал алды- Агыйдел буе төбәкләрендәге башкорт милләтчелеге өч чор үтә беренче чор—1917—1930; икенче чор—1953—1988. өченче чор исә бүгенге көнгә кадәр елларны тәшкил итә.
Әлеге Башкортстан сос газына кертелгән, гомерномердән Уфа губернасында яшәгән саны ике миллионга җиткән татар милләтен соңгы утыз елда инде икенче тапкыр башкортлаштырырга омтылу ифрат дәрәҗәдә фаҗигале хәл.
Беренче башкортлаштыру чорында җибәрелгән хаталарны һич кенә дә кабатларга теләмәгән яңа башкорт түрәлеге, хакимияткә килгәч, мондый кара эшкә керешер алдыннан тирө-ягына каранды Әйе. теге чорлардан аермалы буларак, бүген байтак хәлиткеч алшартлар бар иде
Хәзер шул алшартларга тәфсилләбрәк тукталып китик.
Игълан ителгән Конституция һөм суверенитет нигезендә, барлык җир асты һөм җир өсте байлыклары урындагы хакимият, «халык кулында», ягъни, титуллы башкорт кулында дип игълан ителде.
Башкортстан суверенитеты үзенең беренче көннәреннән үк этнократик хакимият төзүгә юнәлеш алды Башкорт милли хәрәкәте белән башкортның хакими элитасы бербөтен симбиоз булып укмашты Аның нигезенә төп идеологик өскорма булып иҗтимагый паразитаризм идеясе ятты.
Башкорт милли хәрәкәте, «татарның урыска гел гамәли каршылыкта булуы, шуңа күрә урысның Казанны җимерүе, ә менә башкортның урыска үз теләге белән кушылуы» дигән сүзләрне оста файдаланып. Ельциннан Башкортстан Рәсөй Килешүенә өстәмә рәвештә «Башкортстанның төп байлыгы—башкорт халкы. Башкортстанда яшәгән барча милләтләрнең бурычы—арыган, таушалган башкорт милләтен аякка бастырырга ярдәм итү» дип язылган документларга кул куйдыра алды Туксанынчы еллар башында Башкортстан Президенты Мортаза Рөхимовның, Федератив Килешүгә кул куймыйча тарткалашып йөргәннән соң. бу тантаналы процедурага нибары җиде минут калгач. Ельцин кабинетыннан елмаеп чыгып, башка автономия җитәкчеләре белән бергә Килешүгә кул куюының төп сере менә шунда иде
Уфада узган гасырның туксанынчы елларында ук башланган яңа башкортлаштыруга Казан җәмәгатьчелеге, татар интеллигенциясе күз йомды Авызына су капты
Казан татарларын йоклатыр өчен. Уфа хакимияте Башкортстан белән Татарстан арасында мәдәният, мәгърифәт мәсьәләләре буенча 1996 елда Яңавылда кул куелган рөспубликаара Килешүдә тагын бер җиңүгә иреште Анда ике якның да матбугатында милли мәсьәләләрне яктыртуга рәсми булмаган тыю салынды Имеш Әмма ул Уфа өчен генә «имеш» иде Казан өчен мотлак, ягъни -обязательный- булып чыкты Әйтик. Уфада синең милләтеңне изәләр, әмма Казан түзә. син. җаның әрнеп, мәкаләләр язган буласың, әмма -интернациональлеккә тугры- Казан аны бастырмый чөнки Килешү буенча ярамый Уфа исе. Тукайның таз малае кебек, бернигә карамый үзенекен итә—радиодан телевидениедән.
газет журналлардан көне буе сеңдерәләр «Һин башкорт, башкорт, башкорт Татар тегеләй, татар былай...»
Татарлар исәбенә баю. ныгу, чәчәк ату һ. 6 теләкләргә нигезләнгән этнократик Башкорт дәүләтен төзү алшартларының берсе—фәнни галимнәр армиясен булдыру иде. Бу профессиональ алдакчылар милләт кадәр милләтне татарга каршы котыртып, татарның милләт буларак «юклыгын, беткәнлеген» раслап, барлык төрки-татар мирасын башкортныкы дип игълан итеп кенә калмады. Башкорт милли горурлыгын дәүләт дәрәҗәсендәге ихтыяҗга күтәреп, шумер, грек, юнан мәдәниятләрен дә үзләре нигезләгән мирас итеп игълан кылдылар Кыскасы—Атилла (Ат иле)—Башкорт булган’ Башкортлар—һуннар алар! Көлмәгез, Башкорт Академия театры «Атилла» дигән спектакль дә куячак икән!
Милләт кадәр милләтне яңадан башкортлаштыруга керешү өчен иң элек үзәктәге һәм урыннардагы хакимиятне башкортлаштырырга кирәк иде.
Димәк, алда «кадрлар» мәсьәләсен хәл итү бурычы тора иде Бездә, беләсез. -Кадрлар барысын да хәл итә-
Сталин бабайның диктаторларга калдырган иң бөек васыятьләреннән берсе бу.
Совет властенең СССР таркалганчы сиксән өч елы эчендә Башкортстанда партия, дәүләт һәм хөкүмәт башында, алтмышынчы җитмешенче елларда Министрлар Советы рәисе булып эшләгән Акназаровны исәпләмәгәндә, бер генә тапкыр да саф башкорт кешесе утыра алмады Бу хәл. әлбәттә, башкорт зыялыларын бик тә борчыды һәм бу борчылу бер яктан караганда аңлашыла да иде. Ниһаять. Башкортстан тарихында беренче тапкыр аның җитәкчелегенә милләте ягыннан саф. этник башкорт килде һәм ул шулай ук тарихта беренче тапкыр республикадагы югары, урта, түбән урындагы хакимиятне, ул төбәкләрдә нинди милләт яшәвенә карамастан, башкортның туган-тумачалык этнократиясе—«агайлык- принцибына күчерүне бурыч итеп куйды 1919 елдан башлап, башкортлар Башкортстандагы гомум халык санының биштән берен дә алып тормавы һәм. халыкның социаль-мәдөни әзерлеге түбән булганга күрә, җитәкчелектә башкортлар азчылыкны тәшкил итеп килде
Башкортстанда әлеге этнократик җитәкчелек, хакимияткә килү белән, урындагы җитәкчелекне миллөтчел рухта башкортлаштыра башлады
Әйе, Башкортстанда кадрларны милли принциптан торып чистарту һәм башкортлаштыру—алда торган иң зур һәм иң беренче проблема иде Әгәр сиксәненче елларда эре җитәкче кадрлар арасында өч татар, бер-ике урыс аша бер башкорт булса, туксанынчы елларда ул биш башкорт, бер урыс аша бер татар, хәзер инде, урынына карап, ун башкорт, ике урыс аша бер татар нисбәтендә тора
Кадрларны татарлар һәм башка милләтләр исәбенә башкортлаштыру, яисә аларны башкортчылык идеясенә тугры булырга ант эчкән татар һәм урыслар белән алыштыру ун елга исәпләнгән булса да. бу бурыч өченче мең еллык башына тәмамланып өлгермәде -Процесс» әле дәвам итә Хәзер башкортлаштыруның башка рычаглары да хәрәкәткә китерелеп, моның өчен иң уңай шартлар барлыкка килде Туксанынчы еллар башында бу нәрсә җәмәгатьчелекне бик тә борчый иде Хәзер инде җәмәгатьчелек -арыды». Урта баскычтагы татар җитәкчелеге башкортлаштыру белән -килеште» һәркемгә эш урыны, гаиләсенең, балаларының киләчәге кадерле.
Татар милләтен икенче тапкыр глобаль башкортлаштырырга омтылып караучылар беренче омтылыштагы ялгышларын кабатламаска тырышалар Әгәр алар беренче омтылышларында татар мәктәпләрен башкорт телендә укытуга үз укытучыларын әзерләмәгән килеш тотынган һәм «ашыгып, ашка пешкән» булсалар, бу юлы алар 1991 елдан башлап, университетның һәм педагогия университетының филология факультетларын киңәйтеп, шуларга өстәп берничә яңа педагогия университеты һәм училищесы ачып, татар авылларына якындагы елларда «десант» төшерү өчен меңләгән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп өлгерделәр.
Татар авылларындагы, шәһәр, район үзәкләре, поселок, бистә
мәктәпләрендә әле исем өчен генә татар телен, әдәбиятын өйрәнеп маташкан сыйныфларны тулы циклдагы башкорт сыйныфлары, мәктәпләре йә булмаса башкорт теле һәм әдәбиятын өйрәнүче сыйныфлар мәктәпләр итег үзгәртеп җибәрү бүген Уфа номенклатурасы өчен берни дә тормый.
Моның өчен аларга барлык шартлар да бар Башкортстан җитәкчелеге бүген Казанны йоклату өчен зур саннар куллана Имеш. Башкортстанда бүген мең чамасы татар мәктәбе бар икән Алданмыйк Бүген Башкортстанда укыту беренче сыйныфтан унынчыга кадәр түгел, хәтта беренчедән бишенче сыйныфларга кадәр дә туган телендә алып барылган бер генә татар милли мәктәбе дә юк. Әйтик, татар авылындагы мәктәпнең өч сыйныфы иң җылы бүлмәләрдә, «кызык өчен генә» башкорт теле өйрәнә Калган сыйныфлар салкын, түшәменнән су үткән бүлмәләрдә татар теле өйрәнә Башкортстан Мәгариф министрлыгындагы исемлектә мондый мәктәпләр «татар мәктәбе» дип аталса да алар барысы да диярлек Гогольнең «үле җаннарын» хәтерләтә Татарстан Мәгариф министрлыгы, татар халкының киләчәге белән бераз гына булса да кызыксынса. Рәсәй Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә Башкортстандагы «татар мәктәпләренең' милли мәктәпләр статусына туры килүен ачыкларга тиеш
«Демократия »нең ун елында башкорт этнократиясе башкорт балалары өчен йөзгә якын сигезьеллык һәм урта мәктәп, гимназия ачса, республика халкының яртысын алып торган татарга бер генә яңа мәктәп тә ачмады һәм яңа бина да төземәде. Уфа мәсьәләләреннән бераз гына хәбәрдар кеше, бәлки, татар гимназиясе Уфаның Черниковка өлешендә һәм Бәләбөйдө бар бит. дияр Шәһәр читендә, тиешле шартлары, әсбаплары булмаган, татар төле уен өчен бары тик «компонент» булып кына кергән, нибары ике йөз чамасы бала укып азапланган, асылында исә урыс мәктәбе булып калуын дәвам иткән мәктәпне без татар мәктәбе дип әйтә алмыйбыз Бәлөбәйгө килсәк, анда Башкортстан мәгариф министрлыгының беркайчан да татар гимназиясе ачканы булмады Татар милләте татар милли хәрәкәте мәгърифәтчесе Н Хөсөенов җитәкчелегендәге бер төркем педагогларның ничә ел көрәшеп куйган тырышлыклары. Бәләбәй шәһәр советы күргән кайгырту нәтиҗәсендә ачылган мәктәпне Башкортстан Мәгариф министрлыгы бары тик фактик күзәтү астына гына алды һәм беренче көненнән үк аны яптыру өчен хезмәт күрсәтә башлады Инде ун елга якын уңышлы эшләп килүенә карамастан, аңа министрлык иҗади ирек бирми, туктаусыз тикшерүләр, төрле жалулар оештыртып. мәктәп директорын хөкем юлыннан кайтармый
Моннан ун ел чамасы элек яңадан ачылган Кушнарен татар педагогия училищесы белән дә шулай булган иде Ябу белән куркытып, жалу арты жалу өлгертеп, бер этник башкорт та булмаган Көнбатыш Башкортстан районнары очен укытучылар әзерләгән Кушнарен педагогия училищесында, көчәнә көчәнә булса да. башкорт бүлекләре ачтырдылар Соңгы елларда, мин бер-ике тапкыр кереп чыкканнан соң. бер дә тавыш тыны юк. әллә яптырдылар инде9
Укучы дөрес аңласын, башкорт бүлекләренә без һич кенә дә каршы түгел, алар хөт Америкада ачылсын, без аңа куанабыз гына—сүз биредә килешеп, сыешып тыныч яшисе урында милләтара психоз куптару, шом белән куркытып яшәтү турында гына бара
Бәлки, безгә татар баласын башкортча укытканга борчылмаска куанырга гына кирәктер9 Ни өчен дигәндә, шактый факторлар уңай кебек беренчедән, Казанның башка республика, өлкә губерналардагы татар балаларын туган теленде укытуны юлга салу өчен башкорттагы кебек теләге дә. ярдәм күрсәтерлек финансы да юк кадрлары да җитешми икенчедән, башкорт теле шул ук төрки тел татар баласын төрки телдән бөтенләй мәхрүм калдырганчы, аларны Башкортстан биргән финанс кадрлар мәктәп биналары һ 6 матди байлыкларын файдаланып, башкорт телендә укыту яхшырактыр өченчедән, бәлки, башкортча укыган бу балаларны өйдә без-aiaаналар татар телендә, татар әдәбияты, мәдәнияте рухында тәрбияләп әхлаксызлык сазлыгыннан коткарып калырга кирәктер9
Әмма сорау туа: күпме татар ата-анасы моңа әзер? Бик азлар гына әзер.
Егерменче гасырда «туксан җиде» процентын татар Шәехзадә Бабич. Мәҗит Гафури. Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр, Имай Насыйри. Мостай Кәрим. Диние Исламоө. Наҗар Нәҗми. Әнгам Атнабаев һөм башкалар тудырган башкорт әдәбияты хәзер кабатланмас биеклекләр булып калды
Әмма балаларыбыз, башкорт телендә укыган хәлдә, бозылып, гарипләнеп булса да. ата-анасы белән туган телендә китап укый, хат яза, сәнгатьне аңлый алачак.
Галимҗанга бер тиен дә, Килдеголга биш тиен
КАДРЛАРНЫ башкортлаштыру үзеннөн-үзе финанс агымының үзгәрүе белән янәшә алып барылды
Татар районннары белән башкорт районнарын капма-каршы чәкештереп, булмаганны бар итеп, коткы тарату, халыкның иҗтимагый аңына агу салу һәм шуның нәтиҗәсендә икътисади потенциалны бүлешүдә бер генә якка чалышаю өчен нигез сиксәненче еллар уртасында ук салынган иде Ягъни мәсәлән, үзгәреш җилләре исә башлагач та. сиксәненче еллар уртасында башкорт газетлары, имештер ки. «җитәкчелектә татарлар гына утырганлыктан, татар районнарына акча күп бүленде, шуның нәтиҗәсендә алар алга китте, башкорт районнары исә артка калды- дигән коткыны очырып җибәрде Аннан бу коткыны радио телевидение күтәреп алды, аннан аны рәсми җитәкчеләр халык теленә күчерделәр
Туксанынчы еллар башыннан, башкорт районнарын социаль тернәкләндерү турында махсус карарлар кабул ителеп, финанс агымы башкорт районнарына бермә-бер арттырылып, татар районнарына бермә-бер киметелде, йөки иске дәрәҗәдә калды Бер караганда, монда бернинди үкенерлек нәрсә юк кебек Башкорт туганнарыбызның яхшы яшәвенә кем куанмый?! Тик ул башкалар исәбенә, башканың тиене, бәхетсезлеге исәбенә генә булмасын.
Башкортстанның башкортлар яшәгән тау районнарындагы уңай үзгәрешләрне күреп, күңел куана Башкортстанның татар районнарындагы ташланганлыкны, ал арның башкалар белән тигез яшәмәвен, рәнҗетелүен күреп, күңел әрни
Ике төп милләтнең болай капма-каршы куелуы яхшыга китерми һәм китермәячәк
Финанс агымын милләтенә карап бүлүдәге тигезсезлек дәвам итә Моны тикшереп, хөкемгә тапшырыр егетләребез, кызларыбыз бар микән, булмаса, кайчан туарлар икән, әгәр татар мәктәпләре булдырмасак, алар, гомумән, бер килеп туар микән?
Без—Мумулар күпме?
БАШКОРТСТАН парламенты тарафыннан кабул ителгән -Дәүләт телләре турындагы Закон»га да тукталып узыйк әле.
Башкортстандагы өч иң зур халыкның—сан ягыннан караганда иң күбе булган татар, урыс, башкортларның бары тик икесе—башкорт һөм урыс теле генә дәүләт теле итеп кабул ителде.
Ул «закон» законлы, ягъни легитим түгел. Сез. бәлки, ни өчен законсыз диеп әйтерсез9 Ә менә ни өчен Халыкара хокуклар нигезендә тел мәсьәләсе, бигрәк тә Башкортстанда күпчелекне, халыкның утыз процентын, чынында исә аңардан да артыгын алып торган татар халкының тел статусын бары тик халык референдумы гына хәл итә ала Сез карагыз ике миллион халык!
Менә шул «закон» нигезендә ике миллион татарны Муму ясадылар Хәтерлисезме урыслашкан татар Тургеневның «Муму» повестен9 Мескен
Герасимны9 Ике миллион Башкортстан татары нәкъ менә шул Муму— Герасим булып телсез калды
Демократия этнократия белән алыштырылган. коллектив җитәкчелек дигән нәрсә бер кеше диктатурасына әйләнгән һәркем үз тәне эш урыны өчен калтыранып торган бу шартларда милләт беркемдә дә ышаныч күрми Безгә аның канатын сындырмаска иде Милләт—барлык байлыкның иҗатчысы Милләтнең авызына гына карап торырга кирәк—ул бервакытта да гаделсезне якламый Әмма гаделлекне яклау бу заманда бик авыр.
Кадрларны башкортлаштырып, милли-социаль климатны яклаучысыз итү. мәктәпләрне башкортча укытуга күчерү, радио-телевидениене бары тик башкорт телендә һәм башкорт бөеклеге турында гына сөйләтү башкорт телен дәүләт теле итеп кабул итү. татар телен икенче сортлы тел итеп, кулланудан чыгарып ыргыту һәм башкалар—болар барысы да татар кешесенең миллилек канатын сындыралар Татар коралсызландырыла Ул төшенкелеккә бирелә. Төшенкелек җәмгыятьне, әгәр ул үзен тотып торучы ислам диненә кире кайтып өлгермәгән, үзен яклау нормативын тудырып өлгермәгән булса, эчкечелек, наркомания һәм башка төрле чирләргә китерә
Димәк, Башкортстан татарының телен саклау, ул аның үз телендә сөйләшү аңлашу, сәнгать аша аралашу һ. б. хокукы гына түгел, ө бәлки милләтнең физиологик тазалыгын, биологик фактурасын саклау хокукы да
Бүген Башкортстандагы татар халкына карата бөяләп бетергесез дәрәҗәдә мораль, психологик яра салына, физиологик, матди һәм икътисади зыян китерелә.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының халыкара топонимия һәм картография нормаларын бозуны алдан кисәтү һәм моның өчен җавапка тарттыру турындагы резолюциясе нигезендә кайсыдыр милләтнең җирле тарихи топонимиясен беркем дә, берничек тә үзгәртә алмый Моны бары тик халыкара оешмалар гына эшли ала Рөхсәтсез эшләгән хәлдә бу канунны бозган көчләр миллион долларлар күләмендә штраф түләргә тиеш Әйтик, әгәр дә син ниндидер һәм кем өчендер «әйтүе уңайсыз булган» Мбабетанаририве исемен -Зәңгәр кыя»га үзгәртәсең килә икән башта БМО ның халыкара картография комитетына мөрәҗәгать ит миллион долларлар түлә, әгәр рөхсәт булса—үзгәрт Ә безнең папуаслар беркемнән бернинди рөхсәт сорап тормыйлар, птамушты—позади Москва-
Менә сез Татарстан ягыннан Башкортстанга кереп киләсез Кайсы яктан гына керсәгез дә, монда сез барлык Башкортстан буенча үтсәгез дө. мең татар авылы аша үтеп, бер башкорт авылын очратмаячаксыз Чөнки ул юк Әмма Башкортстан ягына каратып, орденнар да төшереп, яңа буяуларга буятып, унар метрлы баганаларга язып куелган -Башкортостан республикаһы»
Мин быел да Башкортстанда булып килдем Андагы үзгәрешләргә таңнар калдым Әле күптән түгел генә Кушнарен. Дүртөйле Чакмагыш якларында, берен сөрән булса да. исән-сау торган татарча язулар, күрсәткечләр, чакыруларның берсе дә юк Барысы да башкортча
Актаныш ягыннан керәсеңме Бакалы ягыннанмы әллә Яңавыл Октябрьский тарафыннанмы, һөркайда-татар татар тормышы татар теле татар авыллары Әмма ул кинәттән генә Башкортстанда ниндидер •итальян»га әйләнә дө куя Безнең Президентыбыз Минтимер Шаймиев, күрше Актаныш егете, безнең Парламентыбыз рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрше Әлмөт егете, алар бу тамашаларны карап туймадылар микәнни9
Менә бәз Актаныш ягыннан -Башкортстан- дип аталган сәер республиканың халкы йөз процент татар булган Илеш районына килеп керәбез Андагы башкортча һәм урысча язылган шигарьлөр шаккатыра •һаумы. Иләшем, тыуган якка кайтып килешем1- -Да здравствует Россия- великая держава1 • Менә тагын бөр шигарь -Яшөһен үзаллы Башкортостан республикаһы'» -Үзаллы- дигән тәгъбирне укып, мин елмаеп куям Юк башкортта андый сүз -Үзаллы- дигән ясалма сүз Уфада чагымда минем күз алдымда ясалды «Мөстәкыйльлек» татарча була дип урысның •самостоятельный» сүзеннән үлек калька итеп тәрҗемә иттеләр аны
Илешкә без беренче татар авылы Җөйләү аша керәбез. Нинди гүзәл, нинди сөйкемле авыл ул Җөйләү! Исеме генә дө җырлап тора. Җәйләү кешесе үзен татар итеп саклап калу өчен ни эшли ала икән’ Сез үзегезне аның урынына куярга тырышыгыз әле Тирә-якта татар табигате Татар нефтен суырган урыс һәм башкорт мәтәлчекләре. Татар авылы Татар кешеләре Татар балалары. Алар өйдө «өти-әни» ди, мәктәптә кем өчендер «атай-өсәй» ди. Юл аша гына татарның үзәге— Татарстан...
Юл буе атамалары башкортлаштырылганнан соң мин инде Башкортстанны ничә тапкыр аркылы-буйга гизеп чыктым икән Башкортстанны кичеп, Свердлауга кадәр дә үттем. Мондагы әкәмәтләрне сөйләп аңлатырлык кына түгел. Шундый фикер туа биредә юл топонимиясен үзгәртү комиссиясенә кергән башкорт телчеләренең -Теләсә нәрсә язарга ярый, тик татарса гына булмаһын» дип эшлөгәнлеклөре көн кебек ачык. Атаклы «Атсөяр» биредә «Атһуар—Атхуяр»га өйләнгән.
Мондый көлке һәм фаҗигале мисалларны йөзләрчә китерергә мөмкин
1912 елның җөендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай Уфага киле Үзенең көндәлекләрендә язуынча, ул Уфада бер чын башкортны күрә алмавына үкенә, башкорт җыруларының аһәңе киләчәктә олугъ милли сәнгатькә алып килсен иде дигән ышаныч белдерә Ул Мәҗит Гафури белән очрашуны көтеп, -Сабах» китап кибетенең складында бераз -черем итеп» тә ала.
1996 ел. Уфа. Башкортстанның, Уфаның татар җәмәгатьчелеге Тукайның тууына 110 еллык уңаеннан (моның өчен дистә еллар көрәшкәннән соң), ниһаять, «Сабах» китап кибете бинасының диварына Тукайның 1912 елда Уфада булуы хөрмәтенә истәлекле таштакта куйдыруга иреште. Уфада ул чакта хакимияттә «үз татарларымыз» иде Күпме генә тырышсак та. барыбер безгә таштактага текстны татарча язарга рөхсәт итмәделәр Сез күз алдыгызга гына китерегез, өгер китерә алсагыз 400 мең татар яшәгән Уфада... ике миллион татар яшәгән «республиканың» башкаласында. хакимияттә «үз татарларымыз* утырган заманнарда..
Юк, бу вакыйга шулай тавышсыз-тынсыз гына үтеп китте Әйе, подумаешь. Уфада Тукай таштактасына татарча язарга рөхсәт итмиләр, Казан өчен вакыйгамыни бу?! Имеш, анда «Башкортостан» бит!
Их, ул чактагы әрнүләр! Уфада бу турыда сүз кузгатсаң. «Ярар инде, куан, хет таштакта куйдылар»,—диләр, Казанда бу турыда сүз катсаң -Без Башкортстанның эчке эшенә кысылмыйбыз!»—диләр.
Ә быел исә... Тукай туган көнгә—26 апрельгә атна-ун көн генә калгач, бу истәлекле таштакта төбе-тамыры белән суырылып алынган һәм каядыр олактырылган Мондый вәхшилек турында белеп алганнан соң, Уфаның бер төркем татар зыялылары борынгы китап кибете бинасының таштактасы алып ташланган дивары каршында пикет та оештырганнар Транспарантта «Тукай, гафу ит! Татарны телсез иттеләр! Сиңа куелган тактаны да юк иттеләр!»—дип язылган иде
Башкортстанда башкорттан кала нинди дө булса милләтнең туган телен өйрәнгән мәктәпләрдә яхшы укучы балаларны башкортча укытуга, башкорт телен өйрәнүгә күчерү бара. Мин үзем Башкортстанның Авыргазы, Миякә районнарындагы (ул тулысы белән диярлек татар районы) берничә урыс мәктәбендә булдым Анда моңа кадәр татар телен өйрәнгән татар балалары (алар анда туксан процент) «яхшы укучылар» буларак, кинәт кенә, башкорт телен өйрәнүгә күчерелгәннәр Минем «Ни өчен алай иттегез?— дип соравыма алтынчы сыйныф балалары, ике дө уйламыйча: «Без бит яхшы укыйбыз, яхшы укучылар башкорт телен өйрәнергә тиеш Башкорт теле, татар теленә караганда, өйрәнү өчен җиңелрәк»,—дип җавап бирделәр
Менә халык санын алуның яңа кампаниясе килеп җитте. Башкортстан хөкүмәте моның буенча махсус комиссия төзеп, берничә карарлар кабул иткән Хәзер Уфа эмиссарлары, районнан районга чабып, татар халкын эшкәртәләр Имеш. алар, татарлар, татар түгел, ө башкортлар икән, алар тарих алдында үзләренең гаепләрен танып, киләсе «переписьтө» башкорт
булып язылырга тиешләр икән Башкорт радиосы һәм телевидениесе хәтта төн йокламый шушы хакта башны болгата Газет-журналлар шушы хакта гына яза Татар районнарындагы җитәкчеләрнең үз постларында утырып калуы-калмавы -шушы әзерлекнең» барышына бәйләнгән
Кайчандыр Николай Чернышевский куйган үлемсез сорау бар нәрсә эшләргә?
Әгәр татар милләте халык санын алу буенча бу кампаниядә оттырса, тарихи хата ясаячак.
Быел көз үтәчәк халык санын алу бөтенләй яңа шартларда барачак Тарихта беренче тапкыр Федераль үзәк статистика органнары алдында татарны ваклау, аны Рөсәйдә сан ягыннан икенче милләт булудан артка тәгәрәтү бурычын куйды Татарга каршы беренче санлы уенчы булып башкорт факторы кертелә Моны Рөсәй үзе кертә Бюджет исәбенә Әстерхан. Себер татарлары, инде килеп керәшеннәрне -үз теле мәдәнияте булган аерым милләт итеп» танырга тырышу алар белән уйнау шуны күрсәтә Әгәр теләсәләр типтәрләр белән мишәрләр дә үзләрен «аерым халык» итеп күрсәтә ала Башкортстандагы массакүләм пропаганда чаралары менә ничә ел инде «мишәрләр татар түгел, алар башкорт!» дип кычкыра Татарның халык санын алуда өч зур куркыныч бар әле Алар белән ничек көрәшергә? Тагын да шул сорау нәрсә эшләргә?
Татарның беренче дошманы—татар үзе! Халык санын алуда татар үзен бердәм этнос итеп күрсәтү өчен аңардан тирән милли аң сорала. Бу исә иң кирәкле сыйфатларның берсе Җир йөзендә татар кебек талана торган тагын да берәр милләт бар микән? Ул үзен-үзе талый Бу бер Аны урыс талый. Бу ике. Урыс талау белән ул инде килешкән, ул аңа игътибар да итми Хәзер инде башкорт талый Алар барысы да татарның төп дошманы—татарның үзендәге ихтыяр көченең җитешмәве белән бәйләнгән
Мин моны ни өчен сөйлим? Татар милләте киләчәктәге халык санын алуда үзен бердәм милләт итеп күрсәтергә тиеш Моның өчен массакүләм пропаганда чаралары, радио телевидение даими рәвештә аңлату эшләре алып барырга тиеш. Бу бик катлаулы эш Әңгәмәләр бик эчтәлекле, фәлсәфи яктан тирән, ышандыру көченә ия булырга тиеш Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институты, Тарих институты, башка уку йортлары галимнәре, язучылар, политологлар, журналистлар бүгеннән башлап татар яшәгән төбәкләргә сәфәрдән кайтып кермәскә тиешләр.
Башкортстанга игътибар беренче урында булырга тиеш
Моның өчен Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институтында башкорт экстремизмы буенча аерым галимнәр төркеме булдырылырга тиеш Алар Рөсәй неоимпериализмы карынында яралган -вак милләтләр», бу җәһәттән, башкорт экстремизмы турындагы яңа фәнни эзләнүләре белән Европа Советы, Милләтләрнең Европа Ассамблеясы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының Г енераль Ассамблеясын һәм аның региональ структураларын таныштырып барырга, алар белән бергә фәннигамөли конференцияләр, симпозиумнар үткәрергә бурычлы Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты Идел буе республикалары һәм регионнарының фәнни җәмәгатьчелекләре белән бергә якын киләчәктә «Башкортчыл экстремизм һәм Идел Урал регионында милләтара тотрыклылык» дигән темага халыкара симпозиум үткәрергә тиеш
Бөзнөң Казан даирәләренә соңгы вакытта тәвәккәллек җитми Казан Уфа белән эш иткәндә оялчан кызны хәтерләтә Уфа исә үзе белән шактый тупас, шактый дорфа һәм көч күрсәтеп сөйләшкәнне ярата Шуңа күрә. Казан, әгәр Уфада аның белән исәпләшсеннәр дисә иркен хәрәкәт итәргә тиеш
Әйтегез әле, сез берәр Казан татар галиме, академикның, үткәреләчәк халык санын алу уңаеннан башкорт этносын төрле ыруларга бүлеп, әйтик, гөйнә башкортларын башкорт дип түгел, ө -төйнә ыруы- дип мең башкортларын -мең ыруы» дип язарга чакырып тазетларда мәкаләләр бастыруын күз алдына китерә аласызмы*’ Юк. китерә алмыйсыз, шулай
бит? Татарның башына килүе мөмкин булмаган нәрсә бу. Ә менә Рәсәйнең социаль фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы. Башкорт дәүләт университеты профессоры Рим Янгузин “Башкортостан» газетының 2001 ел. 11 май санында мишәрләрнең, типтәрләрнең, керәшеннәрнең һәм башка бик күп татар кавемнәренең татар булмавын расларга тырышып, аларны халык санын алганда аерым халык булып теркәлергә чакыра.
Татар белән башкортны чәкештереп, башкортка бөеклек яулап булмаячак. Аны бетереп кенә булачак.
Башкортчыл экстремистлар менә утыз ел инде мишәрне татардан аеру өчен тырышалар Татарны башкорт итә алмагач, алар татарны эчтән таркату эшенә керештеләр. Ни өчен? Бер караганда, барыбыз да бер төрки тамыр бит! Юк икән шул. Мондый хезмәт өчен Мөскәү яхшы түли. Күптән түгел Башкортстан Татар иҗтимагый Үзәгенең Бәлөбөй бүлекчәсе (җитәкчесе М Керимов) бу хакта Белдерү кабул итте Анда болай диелә «Башкорт милләтчеләренең татар милләтен бүлгәләп таркатырга тырышуы бер бүгенге яңалык түгел. Бу юнәлештә эшне алар планлы рәвештә һәм күптән алып баралар. Алар, мәсәлән. Башкортстанның көнбатыш районнарындагы һәм Татарстанның Минэөлә районына кадәр урнашкан районнардагы татарларның башкорт булуын расларга тырышып. ж,ирле башкорт телендә- китаплар чыгарырга >кыеналар Без барлык татар калкын бу провокацияләргә бирелмәскә һәм алдагы калык санын алу кампаниясендә бердәм рәвештә татар булып язылырга чакырабыз -
Менә без шуларны эшләргә тиеш.
Шовинизм бер милләтнең икенче милләттән өстен булуын раслый торган ялган тәгълимат Ул тупас көчкә нигезләнгән. Шовинизм ялган тарихка нигезләнә Башкорт шовинизмының фәлсәфәсе черек, аның фәнни нигезе юк. Аның барлык фәне төшенчәләрне, фактларны алыштыру, ягъни, урысча әйткәндә, «подтасовка фактов» була.
Башкорт милләтчелегенең феноменаль сурәте менә шулар белән гәүдәләнә.
Башкортның бүгенге шовинистик төре милләтнең үзеннән түгел, ө бер төркем профессура милләтчеләреннөн үсеп чыкты Милләтчелек алар тарафыннан студентлар арасына сеңдерелде (Бу күренешне, бәлки, бүгенге Әфганстандагы талибаннар» (шөкерт-студентлар) хәрәкәте белән тәңгәл китереп булыр иде.) Аннан аны халыкка сеңдереп, бүгенге шовинизм «дәрәҗәсенә күтәрде»
Башкортның бүгенге шовинизмы үткән гасырның илленчө-алтмышынчы елларында, беренче чиратта. Башкорт дәүләт университетының тарих филология факультеты. Башкорт дәүләт медицина институты. Уфа сәнгать институты факультетларында һәм кафедраларында яралды. Мин. мәсәлән, университетта укырга керү имтиханнары вакытында, фән-гыилем сорашыр урында: «Йәле. кустым, татарлар турында мәзәк белөһеңме9»—дип анекдот сөйләтеп, университетка укырга кабул иткән һәм әле булса исән-сау шулай имтихан алып утырган -прафисырларны» белөм.
Кабатлап әйтәм. башкорт милләте түгел, аның бер төркем адәмчекләре безне, ике милләтне упкынга алып бармасын өчен без кулдан килгән чараларны күрергә тиешбез.
Беренче итеп Татарстан җитәкчелеге Башкортстан җитәкчелеге белән хөкүмәтара сөйләшүләрне башларга тиеш. Делегация составына иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре, белгечләр, тарихчылар да кертелергә тиеш Моннан тыш. халык дипломатиясен, халыкның җан табиблыгын тулы куәткә эшкә җигәргә кирәктер Гади башкорт халкы эчкерсез, кунакчыл, киң күңелле, татарны борынгыдан бертуганы итеп караган халык. Әмма соңгы елларда башкорт халкы, әйткәнемчә, татар милләтеннән читләштерелде Башкортның шовинист даирәләре тарафыннан татар белән очраштырудан ерак тотылган татар турында төрле уйдырмалар белән туендырылган башкорт җәмәгатьчелеге белән якыннан очрашырга, ике милләтнең туганлыгыннан бары тик һәр ике якның да отачагыбызны тирәннән аңлатырга, дошманлык юлыннан киткән хәлдә икебезнең дә юкка чыганагыбызны тарихи, икътисади һ. б дәлилләр белән расларга кирәк
Бу юнәлештән чыгып караганда Татарстан белән Башкортстан районнарының, шәһәрләренең, уку йортларының, предприятиеләренең, хәтта авылларының дуслык күперләрен төзү, җөмһүриятләребез арасында мәдәният, мәгърифәт һәм әдәбият көннәрен даими үткәрү бик тә отышлы булыр иде. Башкортстандагы татар мәктәпләре өчен китапларны Уфаның үзендә татар түләгән салымнар исәбенә бастырып чыгару яхшы нәтиҗәләргә китерер иде. Менә без шуларны эшләргә тиеш
Ике бертуган милләт арасына аерым «каһарманнар» өйгән чүпне читкә чыгару яхшы түгел. Морадыбызга ирешү өчен без иң элек үзебезнең эчке мөмкинлекләрне файдаланырга тиешбез. Без, беренче чиратта, милләтләребезне элекке якынлыкка кайтару өчен татар һәм башкорт гаиләсенең мөмкинлекләрен киң файдаланырга бурычлыбыз Биредә гаилә, фән, милли көрәш көннәре һ б. ш. чаралар үткәрү бик тә урынлы булыр иде.
Башкорт этнократиясенең, кызганыч ки, җинаятьчел адымнарыннан туктарга нияте юк. Иртәме-соңмы, аларның исемнәрен атап, дөнья җәмәгатьчелегенә фаш итәргә кирәк булачак Моның өчен Кеше хокукларының халыкара Хельсинки оешмасына, Европа Советына. Балтыйк илләре берләшмәсенә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының дөньядагы барлык структураларына, халыкара матбугат чараларына пресс-релизлар, аналитик материаллар таратырга кирәк. Татар милли хәрәкәте бу юнәлештә Рәсәйнең Дәүләт Думасы. Федерация Советы, урыс-америка матбугат үзәге белән хезмәттәшлек итсә һәм аларны Рәсөй масштабындагы национал шовинизмның башкортчыл формасы белән даими таныштырып бара алса, яхшы булыр иде Болар барысы да киләчәктә милли- прогрессив демократиянең тупас милли шовинизм белән бәрелешендәге көрәшен яктыртуда фәнни-гамөли әһәмияткә ия булачак.
Татар матбугаты, милли матбугат булып каласы килә икән ул үз милләтеннән читләшмәскә, киресенчә, халыкара масштабта милләт быргысы бурычын үти башларга тиеш
Бүген Башкортстанда татар милләтенә карата геноцид үткәрелә дип әйтергә безнең тулы хокукыбыз бар. Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1948 елның декабрендә кабул ителгән «Геноцид җинаятен алдан кисәтү һәм аның өчен җәзалар тәгаенләү турындагы Конвенция» резолюциясенең II маддөсендө болай язылган:
«а) бер кавем балаларын икенче кавемгә көчләп яздыру.
б) аларны икенче телдә көчләп укытып, надан калдыру,
в) шуның нәтиҗәсендә ата-ананы. сабый балаларны психологик шаукымга, чирләргә дучар итү;
г) шундый юллар белән аларның кавем буларак артуын, үрчемен чикләү һәм башкалар барысы да геноцид дип аталган җинаятьне тәшкил итә.»
Белсеннәр, күрсеннәр дип. без ул документтан урысча да өзек бастырабыз
Конвенция о предупреждении преступления геноцида и наказания за него
Принята и предложена для подписания, ратификации или присоединения резолюцией 260 А (111) Генеральной Ассамблеи от 9 декабря 1948 года
Вступление в силу: 12 января 1961 года в соответствии со статьей XIII.
Договаривающиеся стороны.
принимая во внимание, что Генеральная Ассамблея Организации Объединенных Наций в своей резолюции 96 (I) от И декабря 1946 |х>да объявила, что геноцид является преступлением, нарушающим нормы международного права и противоречащим духу и целям
Организации Объединенных Наций, и что цивилизованный мир осуждает его признавая что на протяжении всей истории геноцид приносил большие потери человечеству и будучи убежденными, что для избавления человечества от этого отвратительного бедствия необходимо международное сотрудничество, соглашаются, как это предусмотрено ниже:
Статья I
Договаривающиеся стороны подтверждают, что геноцид независимо от того, совершается ли он в мирное или военное время, является преступлением, которое нарушает нормы международного права и против которого они обязуются принимать меры предупреждения и карать за его совершение.
Статья II
В настоящей Конвенции под геноцидом понимаются следующие действия, совершаемые с намерением уничтожить, полностью или частично, какую-либо национальную, этническую, расовую или религиозную группу как таковую:
а) убийство членов такой группы;
в) причинение серьезных телесных повреждений или умственного расстройства членам такой группы,
с) предумышленное создание для какой-либо группы таких жизненных условий, которые рассчитаны на полное или частичное физическое уничтожение ее;
д) меры, рассчитанные на предотвращение деторождения в среде такой группы;
е) насильственная передача детей из одной человеческой группы в другую.
Башкортстан җөмһүриятендә соңгы елларда башкортчылык басымыннан рухи, мәдәни, икътисади, шәхсөни һәм башка зыян күргән һәр кеше, милләтенә, дини инаниятенә карамастан. Башкортстан хакимиятенең кайбер шовинистик җитәкчеләрен Халыкара хөкемгә тапшыра ала дигән сүз бу Димәк, әгәр без үзебезне үзебез ихтирам иттертөсебез килә икән, киләчәктә бер генә Мәҗит Гафури, бер генә Габдрахман Кадыйров, бер генә Фәйзи Гаскәров. бер генә Габдрахман Хәбибуллин, бер генә Фәридә Кудашева, бер генә Бәхти Гайсиныбызны да башкаларга бирергә тиеш түгелбез. Кем әйтмешли, алар бит урамда аунап ятмый Аларны бит әле шул ук «булмаган» татар үстерә.
Башкортлар, телне белсә дә, татар белән татарча сөйләшергә яратмый. Урысча гына сөйләшә Минем дә Уфадагы «дусларыбызга», Мөскәү теле белән әйткәндә, «давайте жить дружно, ребята» дип әйтәсем килә.
Март—май 2002 ел