ҮРТӘМЕШЛӘР
Синең исем
Мин тоярмын шунда сөю хисен. Миңа
бәхет—
Иснәу синең исең-
Марс Шабаев
Чыгып киттем урманнарга...
Шуңарга китте исем: Бәхет миңа тәтемәде— Анда юк синең исең.
Хатынны да иснәп карыйм
Кая сиңа җитәргә!— Синең исне табар очен Инде кая китәргә?!
Чыгып киттем комлыкларга...
Бөтенләй китте исем:
Бәхет миннән баш чөерде Юк анда синең исең!
Кереп киттем трамвайга Җәй көне... Китте исем! Менә бит минем
бәхетем.
Менә бит Синең исең!
Күзләрем
Аптырадым, аптырадым Ннпыәде бу
күлләрем?— Чиста гына тәрәзәдә
Күрәм... чебен эзләрен!
Туган якка ялга кайттым. Рәхәт, юк ла
һич эшем! Ни күрим кибән төбендә
Ята... сыер «бәлеше*.
Кышкы тәрәзәдә кыш бизәге Кышкы
озын юлда ат тизәге-
Салиса Гарөева
Кышлар җитте. Табигатьнең Иң чиста
вә пакь чагы. Чыгып киттем урманнарга.
Анда... куян «борчагы*!
Аптырадым, таңнар калдым Нн күрә бу
күзләрем? Югыйсә мнн бу дөнь яда Гел
матурлык эзләдем!
Син кирәк
И бәгърем! Сиңа ашкынуым Ташып
югалырмы гарешларга?
Юк. оҗмахта кирәкмисең миңа!— Син
кирәксең монда, шушы җирдә!
Зөлфәт
Он илә, симез ит тура— Булсын бәлеш табында. Син
оҗмахта кирәкмисен. Син кирәк миңа монда.
Утын ташы, мунчага як Кайнасын су казанда. Син оҗмахта
кирәкмисең, Син кирәк миңа монда.
Прастинаны үтүклә дә
Бер ятып ал янымда. ...Син оҗмахта кирәкмисең, Снн кирәк
миңа монда!
Кайтаваз
Тау өстеннән—йолдызлар да якын,
егылсаң да. кеше күзендә
Таулар—гадел. Ни дип кычкырсаң да.
кайтавазы кайта үзеңә/
Равил Фәйзуллин
Тауга карап кычкырдым мнн бүген!
«СИН биек* дип Тауның үзенә.
Таулар—гадел икән:
«Син бөек!* дин
Кайтавазы кайтты үземә.
Тамыр
Әй шатланам! Кара җирне ярып Татлы
матдә эзлим алар өчен.
Мин бит тамыр! Миңа бар дөньяга
Күрсәтергә кирәк чәчәк көчен
Гәрәй Рәхим.
Кара җнрне ярып төшәм...
Өскә түгел! Гел аска!
Бу эш белән шөгыльләнми Беркем дә миннән башка!
Тынгы бирми бер мәсьәлә,
Кемнән белешим икән?—
Мин гади тамыр гынамы, Әллә соң жень -шень микән?!.