ҺӘРНӘРСӘГӘ—АКЧАЛАТА
РОМАН
«Граверлар» аулаучы
I
арлен Татлян әкренлән Мәскәүне аерым бер ярату белән ярата башлады Россия башкаласын шулай сөя башлавынын сәбәбе бик гади иде- Лондондагы «Лейнсборо* отелендә үтерелгән чечен егетләренең саквояжындагы акчалар америка журналистының, бер уңайдан ЦРУның Норман кушаматлы агентының дип тә өстик, тормышын кискен генә үзгәртте дә куйды.
Ниһаять. Карлен Мәскәүдә бер кыз белән дә ныклап танышты Билгеле, төрле премьераларда, презентацияләрдә һәм яшьләр җыела торган башка урыннарда (аларны хәзер «тусовка* дип кенә йөртәләр) даими булып торгач, чибәр хатын кызлар элек тә ана игътибар итми калмый иде Кайбер кызлар исә ана башка сәбәпләр белән дә сылана: «чит ил кешесе, американ, җитди газетта эшли, димәк, бай кеше, өйләнеп, хыялындагы Америкага да алып китәргә мөмкин Ләкин Карлен андый- ларны бик тиз танып ала һәм үзеннән биздерә белә иде. Аннары, моңарчы ул, финанс ягы такыр булганлыктан да, сөяркә-пассияләр эзлән йөрмәде Мәскәүдә тормыш бик кыйммәт икәүләп берәр жиргә барып утырырга йә йөреп кайтырга уйласан берничә йөз долларын очты дигән сүз Ә хәзер алай кысынкы яшәу мәҗбүрилеге юк һәм ул гөрләп торган плейбой ир-егетләрчә яши ала. Шулай игеп, вакыты да. акча ягы да Татлянның җитәрлек иде хәзер, урыс башкаласының мәдәни тормышы ана хезмәт итәргә генә тора аны һәркайда теләп кабул итәләр, ул һәр жиргә чакырулы. хәтта кайсысына барырга, кайсысыннан баш тартырга дип сайланырга да була.
Ул әкренләп «Золотой петушок* ресторанына ияләште Анда аны тәүге мәртәбә Абрек белән Крис алып килгән булгач, димәк, үз кешегә әверелде Әгәр дә анын өстәле янына килеп утырмаса да. Карлен үзенен
Дәвамы Башы 7-8 саннарда
К
24.
яна танышы Оля белән яки ялгызы гына булганда да, Хавтан үтеп барышлый гына ана сәлам биреп китә: берәр ягымлы сүз кыстыра яки ара-тирә берәр шешә яхшы шампан шәрабе дә җибәртә—мондый хөрмәткә һәр кереп йөрүче дә лаек була алмый. Аннары Карлен әкренләп кенә официантларны да үзенә ияләштерә башлады, әле мул гына «чәйлек» төртә, әле, зур булмаса да, зәвыклырак сайланган берәр бүләк бирә— киләчәктә бу «баш өсте, әфәндем!» дип торучы ялагайларның һәрвакыт кирәге чыгарга мөмкин Разведчиклар мәктәбендә аны юкка гына: официант—мәгълүматлар алу өчен иң яхшы чыганак, дип өйрәтмәделәр. Кыскасы. «Золотой петушок» Карлен Татлян өчен бар яклап күңелле дә, кирәкле дә урын булып чыкты, бер уйлаганда, ул анда кәеф-сафа корып утыра, шул ук вакытта үз эше белән дә мәшгуль—бик сирәк тәңгәллек бу. Карлен очрашып йөри торган кыз, Оля Харитонова, Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап йөри, күршедә генә, шул ук Ямской кыры урамында яши иде. Оля әллә инде егерменче буын нәселдән бирле килгән бик борынгы мәскәүле гаиләдән бер профессор кызы иде Үзгәртеп кору дигән афәт нәкъ менә шушы катлам кешеләрнең һәм социаль, һәм матди хәлен кискен үзгәртте дә куйды—алар яна тормышның читендә торып калды. Профессор Харитоновны реформаларның беренче елында ук, юк кына пенсия билгеләп, «лаеклы ялга» озаттылар, үзенең беркемгә дә кирәге калмаганлыгын аңлагач, ул моны бик авыр кичерде.
Оля. Карлен кебек үк, театр яратучы булып чыкты, икесе бергә караган һәр спектакльне, концертны, балетны ул шатланып кабул итә иде. Тумыштан Мәскәү кызы булган Оляга башкаланың әйтеп-сөйләп бетермәслек гаҗәеп кичке-төнге тормышын да Карлен ачып бирде. Әтисе шикелле үк, бөтен дөньянын асты өскә килде, барысы да җимерелде, дип уйлап йөргән кыз андый тормыш та бардыр дип башына да китерми иде, баксан, янәшәдә генә тулы канлы, кызык тормыш кайнап-гөрләп тора икән. Карленны ни өчен нәкъ менә шушы ресторан үзенә тартып торганын аңлап бетермәсә дә,—юкса Мәскәүдә моннан да күңеллерәк урыннар да бар,—Оляга «Золотой петушок»та бик ошый иде. Карлен аны «Золотой петушок»ка чакырганда, ул һич каршы килми, егетнең, өстәлгә нинди генә ризык китереп куйсалар да, тәмләп ашаганын карап утыра, ә Карлен Россиядә сый-нигьмәтне Петровичтан та оста әзерләүче юктыр, дип ышандырмакчы була.
Хәзер инде, кирәк булганда, үзенен «Золотой петушок»ка еш йөрүен Карлен рус ризык-ашларын яратуы белән дә аңлата ала иде. Бирегә ашарга даими килеп йөрүчеләр шактый күп, ресторанның «үз кешеләре» булып беткән бу катлам күптәннән оешкан, кемнәрдер көндезге ашны ашарга да һәр көнне диярлек шунда бара, кемнәрдер исә кич кенә килеп керә—концерт программаларын һәм музыкантларны Хавтан меню белән эчемлекләр ассортиментына караганда да ешрак алыштырып тора иде.
Менә шундый кичләрнең берсендә, Карлен Хавтанда Оля белән ашап-эчеп утырганда, «Трефовый туз» казиносына беренче барып кергәч танып калган Картьены күреп алды. Картье да ялгызы гына килмәгән, яртысы кызлардан торган кечкенәрәк бер төркем белән иде. Анын тирәсендә метрдотель һәм официантлар йөгерешеп йөри башлагач, Карлен монда да Картьенын очраклы кеше генә түгеллеген аңлап алды. Ә анын турындагы мәгълүматларны Карленга үзәктән дүрт айдан сон гына җибәрделәр, анын оешмасы өчен артык озак вакыт иде бу, әмма, күрәсең, очрагы шундый мөһим-әһәмиятле булгандыр Вячеслав Михайлович Неделин ике ел Ерак Көнчыгышта десант гаскәрләрендә хезмәт иткән икән, ә соңрак, икенче елында аны махсус бурычлар үтәргә тиешле гаскәрләргә күчергәннәр, анда исә теләсә кемне алмыйлар, бик сайлап, җиде кат иләктән үткәреп кенә алалар Анда Неделин диверсион һәм диверсияләргә каршы тору мәктәбен үткән, чит телләр өйрәнгән радиотапшыруларны тотып алу һәм эфирда эшләү серләренә төшенгән
аннан тыш та байтак кына яшерен фәннәрне үзләштергән. Үзе Мәскәүдәге зыялы бер гаиләдән икән. Үзгәртеп кору елларында унышлы гына итеп бизнес белән шөгыльләнә башлаган, үз эшен оештырган: Россиядә күпләп туа башлаган банклар, бигрәк тә Мәскәү банклары өчен зур-зур партия компьютерлар һәм оргтехника сатудан башлап җибәргән Билгеле бер инглиз фирмасы белән хезмәттәшлек иткән, түлиселәрен вакытында түләп барган, ул фирма белән әле хәзер дә элемтә тота. Көнбатышта сирәк була, нигездә Лондонда гына. Җинаятьчел элемтәләре турында—ләм- мим! Бер сүз дә юк.
Мәгьлүматнын ахырында Карленнан Картье Неделиннын КГБ белән бәйләнеше юкмы икәнлеген ачыклауны сораганнар, анын эзләре бигрәк тә ярылып, ачык булып өстә ята. һич тотынырлык урыны,юк. әмма артык исрафчыл булып акча туздыруы шикләндерә дә. дигәннәр.
Карлен үзәккә җавабында соңгы вакытларда Картье турында кайбер нәрсәләрне ачыклавын әйтеп язды. Үзе тикшергән һәм әле тикшерелмәгән белешмәләргә караганда, Неделин «яна руслар» төркеменә керә, җинаятьчел дөнья белән дә тыгыз бәйләнештә, хәер, әлегә сул жаваплылыгына тартылганы, хөкем ителгәне юк. Үзенен әлеге нәтиҗәсен раслау өчен Карлен үзәккә Картьенын «Пекин» ресторанында икенче мәртәбә төшереп алынган фоторәсемен җибәрде, аның янәшәсендә Мәскәүнен җинаятьчел «генералитеты»—Шаман. Дантес һәм әлегә шәхесен ачыклап булмаган ниндидер чандыр гәүдәле бер әфәнде утыра, анысы купшы-көяз твид тройка костюмнан икәнлеген дә әйтергә онытмады. Ә менә Неделиннын ялган долларлар ясауга яки аларны таратуга мөнәсәбәте булу бик мөмкин. Карлен бу вариантны ныклап өйрәнәчәк әле Үз чиратында Норман үзәктәге коллегаларыннан. Картье-Неделин Көнбатышта булганда, анын һәр адымын микроскоп астына алгандай күзәтергә, бигрәк тә кайда гына, нәрсә генә сатып алмасын, ул биргән долларларга җентекле тикшерү үткәрергә, ул сатып алган югары сыйфатлы төсле ксероксларны һәм башка катлаулы аппаратураларны махсус исәпкә алырга кирәк, дип үтенде Чөнки андый аппаратуралар яшерен акча сугу урыннарында файдаланылырга бик мөмкиннәр
Отчетының азагында Карлен, инде Мәскәү тормышына күнеккән кеше буларак. Россиядәге җинаятьчел дөнья, бигрәк тә анын җитәкче даирәләре, фикерләү үзәге, башка илләрдәгеләрдән аермалы буларак, үзенә генә хас сыйфатларга ия. алар тулысы белән югары белемле- зыялы, имин-мул тормышлы һәм хәтта элита саналган гаиләләрдән чыккан, армиядә махсус өйрәнүләр-күне гүләр үткән яки спортчылар арасында танылган шәхесләр икәнлеген раслап язды
Россиядәге бу яна җинаятьчел дөнья. Норман фикеренчә. ашыгыч һәм житди фәнни тикшерүне-өйрәнүне сорый, чөнки җинаятьчел элементлар турында мона кадәр ЦРУда булган катып калган стереотиплар руслар мәсьәләсендә җитди хаталарга китерергә мөмкин Шунысы сәер, үзәккә Картье турында шундый тулы мәгълүмат бирсә дә. Норман Лондондагы «Лейнсборо» отелендәге үтерүләрне яшереп калдырган шикелле. Неделиннын өй телефонын тыңларга берничә мәргәбә махсус аппаратура куйса да, бернәрсә дә барып чыкмаганын хәбәр итмәде Картье-Неделин өеннән бик сирәк чылтырата, гомумән. Кутузов проспектындагы квартирасында аз була. Хәзер, үзәктән Картье турында шундый тулы мәгълүмат алгач, ул Неделиннын алдан саклану чаралары күрүен аның махсус бурычлар үтәргә әзерли торган гаскәрләрдә өйрәнүе белән бәйле икәнен аңлады, әгәр дә Картье-Неделин радиотапшыруларны тотып алырга, эфирда эшләргә өйрәнгән икән. анын. әлбәттә, башка ышанычлырак элемтә чыганаклары да бар. димәк. «Россия бандитлары да хәзер гади генә түгел икән, аларга хәтта ЦРУ агентларының да теше үтми»,—дип үз-үзенә елмаеп куйды Карлен Татлян.
2
улай итеп, Карлен белән Ольга залнын сул ягындагы калын мәрмәр багана артында утыра, аларны ишек ягыннан да, Неделиннар утырышкан урыннан да күрерлек түгел иде Карлен: «Бу кичтә өстенлек минем якта»,—дип уйлап алды. Картье да «Золотой петушок»та булгалый, әмма, биредәге аш-суларнын тәмлелеге хакында, билгеле, ишеткәне булса да, сирәк—анда-санда бер генә кергәләп чыга иле. Неделинны Хавтан белән Дантес таныштырды, Картьенын Лондонга китәргә җыенып йөргән көннәренең берсендә, алар өчәүләп «Метрополь» дә әбәт ашап утырганда булган иде бу хәл Кунакханәдән алар икәүләп китеп барган иде. Хавтаннын «Золотой петушок»ны тәртипкә китереп, җиһазлап-ремонтлап йөргән чагы булгач, ул Неделиннан үз бухгалтериясе өчен ышанычлырак берәр компьютер алып кайтуын үтенде Хавтан ул көнне машинасыз гына булганга күрә. Картье аны ресторанына илтеп куйды. Машинада тегесен-монысын сөйләшеп бара торгач, зиһенле Хавтан Неделиннын техника белгече икәнен аңлап алды һәм. ыкы- мыкы килмичә генә, туп-туры сорады:
—Ә син мина берәр телевизорны шундый итеп көйләп бирмәссеңме икән: анын аша. үз кабинетымнан чыкмый гына, залны да күзәтеп торырлык булсын, ә кайбер өстәлләрне тынлап-ишетеп торырлык та булсын иде Безнең тормыш куркыныч бит. кемнен синең хакта ни- нәрсә сөйләгәнен белеп тору комачауламас иде, ә?
Бу фикер Неделиннын күңеленә дә хуш килде: Хавтанга шундый система ясап бирсә, ресторандагы хәлләрне ул үзе дә белеп тора ала. моны хуҗанын үзенә әйтеп маташмыйча һәм рөхсәт сорап тормыйча гына да эшләп була ич! Ике арага тагын бер компьютер куясың да, ресторандагы сөйләшүләрне һәм күренешләрне шуның дисплеена күчереп бара торган өстәмә тапшыргыч җайланма гына ясыйсың.
Алар, бу эшне озын-озакка сузып тормыйча, Хавтаннын кабинетын һәм залны карап чыктылар, ресторан директорының уйлаганын гамәлгә ашыру җинел генә эшләнә иде. Неделин бу хикмәтне әмәлләп бирү өчен кирәк булачак саллы гына сумманы әйтте дә. Англиядән аппаратураны алып кайткач, беркемгә дә белдермичә генә, өч-дүрт төндә үзе көйләп бирергә дә булды Шулай килешеп, кулга-кул сугышып алдылар..
Шуна күрә, «Золотой петушок»та үткәргән әлеге кичтә, Картье иптәшләренә ашау-эчү ягын кайгыртуны карый торырга кушып, үзе Хавтан бүлмәсенә кереп китте, хуҗа белән килешү буенча ул анда рөхсәтсез-нисез кереп йөри ала иде. керде дә утыз ике дюймлы гап-гади япон телевизоры «Сони»ны кабызып та куйды. Аннары, ерактан идарә итү пультының Хавтан белән үзе генә белгән кнопкаларына баскалап, экранга ресторан залы күренешен китереп чыгарды. Экрандагы сурәтләрне пульт ярдәмендә бер өстәлдән икенчесенә җинел генә күчереп була һәм, үзеңне кызыксындырган өстәл очраса, шунда тукталып та калдырасын Картьенын иң әүвәл залны карап алуы саклык йөзеннән эшләнде: ресторанда ул бүген очратырга теләмәгән «авторитетлар» да булырга мөмкин иде Әгәр дә алар Хавтанда кәеф-сафа корып утырсалар, Картье үз төркеме белән башка берәр ресторанга да китеп бара ала бит Әмма кунаклар шау-гөр килеп кәефләнеп утырган матур залда анын өчен куркыныч кешеләр күренмәде, шулай да Картьены «кавказ милләтеннән булган» бер зат сагаерга мәҗбүр итте Игътибар беләнрәк карагач, Картье «Пекин» ресторанында үткәрелгән туган көн мәҗлесендә үзен фотога төшереп алган егетне таныды Әйе. бу нәкъ шул үзе. Мәскәүдә «Лос- Анджелес тайме» газеты хәбәрчесе булып саналучы ЦРУ агенты Карлен Татлян иде. Бу хакта Неделинга аны КГБ белән яшерен хезмәттәшлеккә кодалаган Виктор Королев сөйләгән иде инде.
«Димәк, бу кош та Хавтаннын «Золотой петушок» ресторанына сукмак салган икән»,—дип күнелле генә уйлап алды Неделин. Виктор
Ш
Степановичның Лубянкада алтынчы катта эшләп утыручы коллегалары әйткән фараз раслана: Мәскәүдә инде елдан артык яшәүче Карлен Татлян даими рәвештә башкаланың җинаятьчел элементларын эзли һәм алар белән бәйләнешкә керергә тырыша. Күрәсен. анын максаты Россиядәге җинаятьчелекнең шундый зур тихлек белән үсә-күтәрелә баруын җентекләп өйрәнү һәм шулар ярдәме белән, билгеле бер вакытта, көтмәгәндә генә илдәге вәзгыятьне тотрыксыхтандыру мөмкинлеген чамалап караудыр Әллә сон американнар җинаятьчел братванын миллиардлары дөнья бумлап таралып бетмәсен, бары тик АКШка гына аксын дигән бурыч куеп, шуны аулауларымы икән? Безнен аналитиклар хаклы булып чыга Татлян бик җитди рәвештә бандитлар белән кызыксына. «Золотой петушок»— башкалада братванын ин яраткан урыннарыннан берсе бит Кыскасы. Хавтаннын рестораны Америка шпионына үз алдына куйган бурычны үтәр өчен ин унайлы урын булып чыга Әгәр дә. әлбәттә, ЦРУдагы хужалары ана шундый максат куйган булсалар
Бүген Карлен Татлян гадәттәге арзанлы пинжәген киеп түгел, ә көяз-купшы кыйммәтле костюмнан килгән иде. кулында да саллы гына алтын сәгате ялтырап китте Картье шундук уйлап алды, мондый үзгәреш нәрсә белән булса да бәйләнгән булырга тиеш, каяндыр американга акчалар килеп кергән. Журналист янында утырган чибәр кыз да төнге клуб һәм рестораннарда -яна руслар» белән еш типтерүче тәтәйләргә охшамаган, йөзендә зыялылык, ягымлылык, нәзакәтлелек чагыла. Неделин хәтта бер мизгелгә генә американга көнләшеп карап куйды
Бу кичне «Золотой петушок»та үткәрергә дигән тәкъдимне дусларына көтмәгәндә генә Неделин үзе ясады, анын якын киләчәктәге уй-ниятләрен беркем дә белми иде. хәер, андый уйлары юк та иде шикелле. Димәк, бу американ Хавтан ресторанына аны эзләп килмәгән, юллары очраклы гына кисешкән, чөнки аларнын уртак мәнфәгатьләре дә аз түгел икән ич Аннары, журналист үзе дә бирегә бүген анык бер максат белән килмәгәндер: җинаятьчел дөнья, аларнын максатлары, алдагы перспективалары, финанс мөмкинлекләре турында тулырак һәм дөрес мәгълүмат җыю—озакка сузыла торган, четерекле эш. Монын өчен «Золотой пету- шок»ка даими килеп йөрү генә җитми, ә бик эредән кубып, зур суммалар «тәгәрәтүче» кәрт уенчыларының нинди дә булса бер ябык катран ында үз кеше булырга, танылган казиноларга йөрергә кирәк—анда ла кайчакта бер кичтә берәр «лимон» бакс шудыралар Виктор Степанович бу журна листнын Мәскәүләге «майлы-жаилы • урыннарны яхшы белүе, һәркайда булуы һәм аны башкаланын күп кенә яшерен ишекләрен ачтыра ала торган кемсәләрнен озата йөрүе турында да сөйләгән иде
«Ничектер сак кына, куркытмыйча гына Хавтанга шундый фикерне сеңдерергә кирәк—ул американның килгән-киткәннәрен исәпкә алып барсын,—Картье көтмәгәндә генә шундый уйга килде —Кемнәр белән биредә була ул. кемнәр белән аралаша, ул барында залда «авторитетлардан- кемнәр була9 Бәлки нинди дә булса берәр әһәмиятле нәрсә калкып чыгар Хәер, полковник Королев журналистның бик чиста эшләвен әйтә, бәйләнерлек, казынырлык жире күренми, ди».
Картье әле үзенең бизнесын башлан кына җибәреп, әти әниләре белән бергә яши. әле үз офисы да юк чак иде Көннәрнең берсендә ул универсам кибетендә очрамы гына үзенең сыйныфташы булган бер кызны очратты Аларнын күрешмәгәненә алты еллап булган икән инде, кызлар өчен, бигрәк тә мәктәп тәмамлаганнан соң. бик озын гомер инде бу Нәкъ шул арада алар тормышында зур үзгэрешләр була биз Татьяна белән дә шулай килеп чыккан Институтка укырга кергән, өченче курстан ук бик яратып кияүлә чыккан, биш айдан баласы туган, академик яллан сон ук укуын ташлаган, тагын бер ел ярымнан иреннән аерылган, ә тегесе, алимент фәләннәр гүләп тормыйча гына, жинел кулдан икенче каг өйләнгән лә. яна хатынының әти әниләре белән бергә Америкага китеп олаккан Нәтиҗәдә Татьяна ялгызы калган-ни акчасы, ни эше.
ни белеме, ни киләчәге юк—әти-әнисе җилкәсендә утырган көне. Ул вакытта әле Неделин үз эшенен ничек җайланып китәрен дә белми, артык байлыгы да юк иде. әмма сыйныфташ кызын да шундый өметсез хәлдә ялгызын ташлап калдыра алмый иде ул—холкы-табигате андый түгел. Шуңа күрә ул тотты да Татьянага өйдә утырып эшләргә—үзенен секретаре булырга тәкъдим итте: «Әлегә телефон төбендә утырырсың, аннары соңрак факс куярбыз»,—диде.
Беренче уе шул иде: Кутузов проспектындагы өй телефонын бераз бушатырга кирәк, һәр шылтыраган саен карт әтисе сикереп тормасын, ә ин мөһиме—картларны төнлә шылтыратып бимазаламасыннар. Россиядә туып килгән яңа бизнесның үзенчәлеге запас телефон һәм факснын да булунын уңайлы якларын бик тиз төшендерде. Беренче зур уңышлы эшен майтаруга ук, Неделин, әлбәттә, пейджерлы да булды, спутник элемтәле кесә телефоны да алды, секретаршалары, референтлары, ярдәмчеләре, эш телефоннары, факслары да озак көттермәде—барысы да җайланды. Баштарак ул Татьянаны да штатка хезмәткәр итеп алмакчы иде, һәрхәлдә ышанычлы, үз кеше бит, ләкин эчке тоемы-интуициясе: ашыкма, анысы кайчан да сон булмас, диде.
Беренче финанс унышларыннан соң ук Неделин Татьянаның хезмәт хакын арттырды, хатынга да тормыш ул кадәр үк өметсез күренми башлады Билгеле. Цветной бульварда Татьяна торган йорттагы телефон яшерен иде, Неделин анын номерын теләсә кемгә биреп тә йөрмәде. Ин элек бу адресны ул үзенен чит илдәге партнерларына һәм банкирларга, чит шәһәрләрдән заказ бирүчеләргә аңлатты, ә телефон номерын исә бары тик бик ышанычлы кешеләре генә белә иде. Бик ашыгыч очракларда, Неделинга кем белән булса да кичекмәстән элемтәгә керергә кирәк булганда, Татьяна аны тиз генә пейджер яки кесә телефоны буенча эзләп табып тоташтыра, сөйләшүчеләрнен берсендә дә шик тумый, алар эше гөрләп барган бизнесмен Неделин белән үзләрен анын рәсми кабул итү бүлмәсеннән тоташтырдылар дип кенә уйлый. Эшлекле элемтә- бәзыәнешләр кинәя-үсә барган саен мәшәкатьләр дә арта торды, шуңа күрә Картье Цветной бульвардагы йортка компьютер да куйдырды, Татьяна кирәкле мәгълүмат-белешмәләрне шунда терки барды. Хәзер инде үзе өчен әһәмиятле һәр яңалыкны Неделин ана кереп тормыйча гына, йә офисындагы компьютерыннан, йә өендәгесеннән укып белә ала иде Үзенен бу яшерен элемтә чараларының әһәмиятен ул, КГБ шефы полковник Королев кавказлыларга охшаган кыяфәтле егетнен Картьены «Пекин» ресторанында фотога төшереп алганын белгәч һәм ул егетнен ЦРУ агенты икәнлеген әйткәч кенә, чын мәгънәсендә аңлады. Күрәсең, ни сәбәпледер. Картье-Неделин белән Америка разведкасы да кызыксына икән Ләкин Карлен Татлян, Картьенын Кутузов проспектындагы йорт адресын һәм телефон номерын белеп алса да, ул телефоннан ара-тирә генә сөйләшкәләгән сүзләрдән бер генә җитди-юньле нәрсә дә тота алмады. Шул ук вакытта, ЦРУнын Картье-Неделин белән ныклап кызыксына башлауларын төшенгән Королев ана ышанычлы ышыклау-яклау чараларын да күрде: икенче очрашуда ук ул аңа берничә чит ил паспорты да алып килде Болар йә хезмәт буенча, йә дипломатик паспортлар һәм, үзеннән-үзе билгеле, чит фамилияләргә тутырылган иде. Алар, чит илгә чыккач, аэропортта ук Картьенын койрыгына утырмасыннар өчен эшләнде. Шуна күрә дә Неделин турында шактый соңлап килгән белешмәдән Карлен-Норман бары тик анын Көнбатышта сирәк, нигезлә Лондонда гына булганлыгын белә алды. Юк, Картье Көнбатышта еш була иде, тик полковник Королев бу юлы үзенен американ коллегаларын алдан ук адаштырды—Неделин Лубянкадагылар өчен бик кирәкле агент иде, шуна күрә нык сакладылар да үзен.
«Золотой петушок»та утырган кичтә Картьенын кәефе әйбәт иде, Хавтаннын серле телевизорын сүндергәч, ул күңеленнән генә шаяртып та алды «Без сина, кадерле журналист, үзебезнен миллиардлы братвабызны
алай бик жинел генә бирмәбез әле. Шаярма! Без әле көрәшеп карарбыз Ни генә дисәң дә. ул җинаятьчел акчалар да безнеке, Россиянеке, каныбыз- тиребсзне түгеп тапкан акчалар бит!»
Әмма, үз иптәшләре янына килеп утыргач, Картье яңадан Карлен- Норман турында уйлана башлады «Ә бәлки, үзен шпионнарча тотмавы белән бер елдан артык инде Лубянкадагы безнен кешеләрнең башын әйләндереп, аптырашта калдыручы бу егетнен башка берәр җитдирәк максаты бардыр? Ә братва, тамырдаш-корешлар бары тик игътибарны читкә юнәлтү, ышыклану өчен генә кирәктер ана? Юк, барыбер аны үземнең дә күз уңымнан ычкындырмау хәерле, полковник Королевнын хезмәттәшләренә генә ышанып торып булмас, бу журналист кисәге бигрәк еш минем юлда очраштыра башлады бит әле •
3
ля белән бергә «Золотой петушок»та утырганда. Картьены да очраткач. Норман ул киченнән канәгать калды Карлен Татлян Неделин белән чынлап торып җитди шөгыльләнергә кирәклегенә көннән-көн ныграк ышана барды. Ул нәкъ менә ана кирәкле кеше булырга тиеш. Әйе. Картье саф бандитларның берсенә дә—ни төрмәләрдә утырып, тәннәрен татуировкалар белән сырлап-бизәп бетергән «күкселләргә» дә, ни хәзерге рәхим-шәфкатьсез, чиген-чамасын белмәс башкисәрләргә дә охшамаган. Андыйлардан булса, анын Норманга кирәге дә юк—үз башкисәрләре кул астында гына, дүртенче катка гына төш Сөйләп тә торасы юк. ЦРУдагы шефлары Неделиннын КГБ белән бәйләнеше булу мөмкинлеген аңлатырга тырышуларыннан башка да. Татлян үзе интуитив тоеп тора. Картьенын үзен тотышында ниндидер сер бар, әлбәттә Ләкин Норман ул сер. ул табышмак барыннан да бигрәк ялган долларларга бәйле дип ышана, кемнәрдер ялган долларларны Россиягә тутыра тора бит. Ә бәлки, Неделин Россиядәге бихисап алдашу- афсралардан сон җыелган астрономик суммаларны Көнбатышка, беренче чиратта Израильгә, Швейцариягә. Германиягә. Кипрга озатып торучы бер «шүре» генәдер, ул акчаларның бөтенләй калдык-постыклары гына АКШка барып ирешәдер'’ Бу очракта да. әгәр дә Неделин Россиянен үз «граверларын* яки Көнбатыштан китерелгәннәрен һәм аларнын югары сыйфатлы ялган долларларын үз күзәтүе астында тотмаса да. ул барыбер кызыксыну тудыра. Көнбатыш белгечләре бәяләгәнчә булса, бөлгенлеккә төшеп килгән Россиядән ел саен егерме-утыз миллиард доллар суырып алыну турында сүз бара Мондый фантастик суммалар ни ЦРУны. ни АКШнын үзен битараф калдыра алмый, әлбәттә.
Карлен белән Оля ул кичтә «Золотой петушок*тан иртә киттеләр, әле ресторанда чынлап торып типтерү башланып кына килә иде Ә Неделин, сизелеп тора, нык сыйланды ул кичне, алар өстәле мәрмәр багана артыннан әйбәт күренә иде: ул өстәл янына әледән-әле ниндидер яшьләр килеп утыра, ә Картье исә һәрвакыт игътибар үзәгендә, артында, бер дә китмичә, кырык яшьләрдәге җитди ике ир дә басып тора иде Карлен Ямской кыры урамындагы йортына ничек кенә соңлап кайтса да. ул һәрвакыт факстагы хәбәрләрне, телефон язып алган язуларны караштырып чыга, шуннан сон инде үзенен махсус ясалган «шпион» компьютерында ныклап эшкә керешә. Күләме белән әйтеп-сөйләп бетермәслек, дөньяда әле мона кадәр күрелмәгән галәмәт мәгълүмат революциясе булды, ул кешеләр тормышының һәр тармагына кагылды һәм. әлбәттә, разведка эшен дә бик җиңеләйтте. Россия бу революциядә йоклап калса да, ул теләсә кайсы көнбатыш илләреннән дә иркен иреклерәк ил булып чыкты төсле принтерлы ин катлаулы компьютерларны да исәпкә алып теркәп куймый ичмаса Ә бит ул аппаратураларда паспорттан башлап шофер таныклыгына кадәр теләсә нинди дәүләт документын, акцияләрдән башлап дәүләт займы облигацияләрен—теләсә
О
нинди эш кәгазьләрен жинел генә эшләп алып була. Шул исәптән, долларларны да. Таможняда ачыктан-ачык шпион кирәк-яракларын, төнлә күрә торган приборларны, теләсә нинди телефоннарны тыңлый ала торган «жучок»ларны—кыскасы, берсен дә теркәп тормыйлар. Моны Карлен Татлян үз тәҗрибәсеннән чыгып та әйтә ала: аның гаять куәтле компьютерын да дипломатик каналлар аша яшереп алып кермәделәр, ул аны бер тикшерүсез-тоткарлыксыз үзе алып килде. Мондый әйберләрне АКШка иркен алып керү һич мөмкин булмаган хәл, шунда ук эш судка кадәр барып җитәчәк: кайдан, ни өчен, нинди максат белән9 Көнбатыш үзенең финанс мәнфәгатьләрен яклый һәм иленең куркынычсызлыгын да саклый белә шул ул.
Ул кичтә компьютер искитәрдәй әһәмиятле бер яңалык та бирмәде. Гадәттәге эчпошыргыч көндәлек мәгълүмат: кайчан, кайсы илдәге бер «гравер» төрмәдән чыга, камерасына утырткан безнең кешегә киләчәктәге уй-ниятләрен сөйләгәнме9 Инде утырып иреккә чыкканнарына аерым игътибар ителгән, аларнын профиль һәм анфас алынган фоторәсемнәре теркәлгән, чөнки ул чукынчыклар, иреккә чыккач, хирурглардан бик оста файдаланып, пластик операция ясата—төс-кыяфәтен үзгәртә. Кайбер гомере буе пеләш берәрсе, башына парик-фәлән киеп җибәрсә, кем әйтмешли, үз әнисе дә танымаслык затка әйләнә. Бер мәртәбә «янган» һәм утырып чыккан «гравер» америка долларлары йөрештә булган барлык илләрдә дә үзен исәпкә алып, теркәп куйганнарын да бик яхшы белә,— ә долларлар йөрмәгән илләр юк диярлек,—шуңа күрә мондый кемсә бик сак һәм сизгер була.
Бик үк гадәти булмаган бер яңалык та бар иде: Аргентина төрмәләренең берсендә ялган долларлар ясаучы атаклы оста испанлы Сесар Ди Стефано үлеп киткән Норман шәп мыеклы, аристократларча тәкәллефле бу әфәндене шундук күз алдына китерде—гадәттә дон Сесар үзе ясаган долларларны кыимәтле казиноларда шудыра торган булган. Анын фоторәсемнәрен Карлен әле разведмәктәптән үк хәтерендә яхшы калдырган иде. Дон Сесар Ди Стефано 1986 елда үзе яраткан Буэнос-Айрес шәһәрендә эзенә басканчы американ агентларының канына аз тоз салмаган. Мөгаен, дуслары һәм көрәштәшләре бу испанлыга бик күркәм итеп җирләү-озату оештырыр, яңгыравык фамилияле маэстро үз эшендә бик талантлы булган—типтерергә һәм хатын-кызлар артыннан сөйрәлергә яратучы бу донжуан тирәсендә бик күп кешеләр дистә еллар буе юмарт туенып яшәп килгән бит.
Аннары кайда һәм кайчан зур суммада кулда йөргән долларлар турындагы хәбәрләр китә. Соңгы бер-ике ел эчендә мондый хәлләр, элекке шикелле, гарәпләр белән бәйләнмәгән, ә «яңа руслар» белән бәйләнгән була башлады. Бу әфәнделәр әле саллы-саллы кредит карточкаларына күнегеп җитмәгән, чөнки үзләрендә ашык-пошык оештырылган банкларга ышанычлары юк. Үз янында, кейсында яки «дипло-матында булган акча ничектер ышанычлырак һәм гадәтләнелгәнрәк тоела. Аларнын жинел кулыннан килеп кергән «кеш» (русларда «нал» гына диләр) Көнбатышны да кызыктыра башлады, бу хакта ни генә сөйләмәсеннәр һәм язмасыннар, кулдан-кулга турыдан-туры кергән акчага салым түләп торасы юк бит. Кайбер очракларда компьютерда чит илгә чыгып зур сумма исраф иткән россиялеләрнен паспорт мәгълүматлары күренә. Нигездә, болар кыйммәтле ювелир кибетләрендә яки югары мода йортларында түләнгән счет-квитаннияләр була, андый чакларда Россия гражданнары кием-салымны берьюлы бөтен гаиләсенә һәм елнын һәр дүрт фасылына яраклы итеп тектерә, акчасын да шунда ук чыгарып түли—биш-алтышар нульле суммалар һушларыңны алырлык була шул, Карлен беренче мәртәбә уйлап куйды әле: казнага салым түләмичә генә шулай акча туздыручы урыс нуворишлары—яна байларның бәйнә-бәйнә исемлеген төзеп куйсан да комачауламастыр. Кирәге чыга-нитә калуы бар. Хәер, мондый исемлек, мөгаен, дәүләт өчен генә түгел, анын дүртенче
катта яшәүче дуслары өчен дә кызыклы булыр иде Бу белешмә бай Неделинны да кызыксындырмый калмас, ә алмашка анардан үзенә кирәкле тагын да кызыклырак мәгълүматлар алырга була. Көтелмәгән бу авантюристик фикер Татлянны үсендереп җибәрде кара әле. һөнәри серләрне шәхси файдана да юнәлтеп була икән бит. менә монысына аларны Иллинойста өйрәтмәгән иделәр шул
Ә кайчагында нинди таныш фамилияләр очрап куя иде. бигрәк тә Париждан алынган белешмәләрдә1 Биредә хәтта җитди тикшеренүләрсез дә ачык ярылып ята: ин зур акчалар сарыф итүчеләр эшмәкәрләр яки банкирлар түгел, шоу-бизнес иолдыхтары яки законлы караклар да түгел, ә министрлык һәм төрле ведомстволарнын түрә-чиновниклары. дәүләт аппараты хезмәткәрләре, лоббист депутатлар. Кыскасы, рәсми оклады айга өч йөз-дүрт йөз доллардан артмаган кешеләр, менә шулар үзләре яки хатыннары һәм бала-чагалары бер булып кайтканда да йөзләрчә мен бакс туздырып кайта да инде. Карлен тагын шунысын да юк мыегына чорнап куйды: әгәр дә Мәскәүдә анын үзе белән кинәт кенә ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыкса да. мондый исемлекнең бик файдасы тияргә мөмкин ич. Ул аз-маз окладта утыручы түрә кисәкләре, үзләренең тынычлыгына һәм имин-мул тормышына кагылсан. күп нәрсәләр майтара ала.
Әмма ин гаҗәбе шул иде. Россиядән акчалата теге якка чыгып киткән зур суммалар арасында бу юлы бер генә ялган банкнотлар булуы теркәлмәгән, юкса, аларнын кайдан алынганлыгы бик тә шикле иде Ләкин Көнбатышка тәшвишкә-вәсвәсәгә төшәрлек яки декларациядә теркәлмәгән валюталар кертүне тыю өчен сәбәп тә түгел иле бу Россиядә бу уңай белән борынгы рим мәкале йөри: акчанын исе юк—Көнбатыштагы талымчан бәндәләр дә. эш үз мәнфәгатьләренә килеп терәлгәч, шулай уйлаганга охшый.
Компьютер ялган валюталар тотылган илләр турында да белешмә бирде Алар барысы да өч илдә: Гарәп Әмирлекләрендә. Кытайда һәм Төркиядә теркәлгән икән. Ләкин шунысы бар—сонгы елларда бу илләргә, элекке СССР дәүләтендә яшәп, хәзер бәйсез дәүләтләргә әверелгән төбәкләрдән ташкын-ташкын вак алыпсатарлар ябырылды Аларны Россиядә «челноклар» дип кенә йөртә башладылар, ягъни әрле-бирле йөрен торучы «шүреләр-сосалар». Алар югарыда санап кителгән илләрдән арзан хакка күпләп-күпләп товар сатып алып кайта да. кайткач, шуны табышлы хакка сата—шуның белән тамак туйдырып яши Яна бәйсез дәүләтләр: Литва, Белоруссия. Казакъстан. Молдова. Грузия. Әзербәйжан. Төрекмәнстан гражданнарыннан алынган ул ялган долларларның тарихы Американың ялган акча ясаучылар белән көрәшү үзәген.» яхшы билгеле була. 1991 елны Польшадагы Вроцлав шәһәрендә ФБР хезмәткәрләре яхшы оештырылган цех-лаборатория-типографиянең өстенә баса Әмма анда инде, янәсе. 1990 елда чыккан долларларның бер сериясеннән берничә миллион ялганын бастырып өлгергән булалар Ә ул 1990 елгы йөз долларлык акчаларда, саклану чарасы буларак, беренче мәртәбә металл тасма кулланыла. Ялган долларларны Польшада бастырып чыгарырга бик ашыгалар, чөнки аны әле моңа кадәр долларларның ни тасмалысын. ни тасмасызын юньләп күрмәгән Россиянен иксез-чиксез киңлекләренә кертеп өлгерергә кирәк була Бу уй-ният дөп-дөрес булып чыга чөнки дөньядагы бер генә илдә дә өр-яна долларларга. СССРдагы шикелле, ышанып карамыйлар Польшадагы «граверлар-га Франклин сурәте төшерелгән үз «долларларын» тулысымча камилләштереп бетерергә ярты ел вакыт җитми кала. Алар хәтта уртача гына сыйфатлы детекторда тикшергәндә лә сизелә торган магнитлы каранын серен ачып бетерә алмыйлар, әмма ул чорда әле СССРда ни яхшысы, ни начары, дигәндәй, бертөрле дә тикшерү детекторы булмый Берничә миллион ялган банкнотны шулай да Россиягә озатып, уңышлы гына таратып өлгерәләр Акчаларның калган өлешен, акча басу җиһаз-корылмаларын һәм бер төркем «граверларны»,—алар арасында бер итальян, бер француз, бер
ливанлы да була,— тотып алалар. Менә бу юлы теге таралып өлгергән беренче партия ялган долларларның калдык-постыкларын җыеп алганнар икән. Ул акчалар барысы да бай Американын финанс куәтенә зыян китерергә уйлары да булмаган әлеге дә баягы шул мескен «челнок»- «шүре»-«сосалар» кулында гына булган. Вроцлавта басылган ялган долларлар турында Карлен-Норман белә иде, Мәскәүдәге валюта алмаштыру пунктларында алар әле дә очраштыргалый. ләкин аларны беркем дә конфискацияләп тормый—иясенә кайтарып бирәләр дә—шуның белән вәссәлам! һәм ул акчалар, яңадан Көнбатышка барып эләккәнче, Россия киңлекләрендә әйләнештә йөри тора, ә тегендә барып чыксалар, аларны шунда ук каптырып та алалар.
Татлян хәтерли әле: разведка мәктәбендә укыганда бер курсант лекция вакытында укытучыдан кызыксынып: «Барлык ялган акча ясаучыларны тотып бетерү бурычы кайсы елга куелган?»—дип сораган иде Күрәсең, ул бичара үз өлешенә эш калмас дип борчылгандыр инде...
Укытучы ана уфтанып жавап биргән иде.
— Без долларның сыйфатын никадәр генә яхшыртсак та, фән һәм производствоның ин яхшы, ин соңгы казанышларын файдалансак та, кәгазь һәм полиграфия буяуларын әзерләгәндә нинди генә яшерен технологик алымнар куллансак та, тикшергәндә тоту өчен нинди генә хәйләкәр-серле элементлар өстәсәк тә, ялган долларлар елдан-ел арта гына барачак Кайбер пессимистлар аларнын саны геометрик прогрессия белән үсә барачак дип саный, ә безне ин борчыганы шул—без күзәтеп, үз кул астыбызда тотарга тырышкан ялган доллар ясау үзәкләре жир шарынын ин ерак почмакларында, без бер дә көтмәгән төбәкләрдә калкып чыгачак. Болай фараз кылу өчен төп ике нигез бар: беренчесе— фәнни-техник прогресс, алга китеш, һәркемнең кулына керерлек югары технология; икенчесе—доллар планетада төп акча берәмлегенә әверелеп бара. Хәтта дөньянын алтыдан бер өлешен биләп, кайчандыр СССР дип йөртелгән һәм әле күптән түгел генә анда безнең валютанын хужа булу мөмкинлеген күз алдына китерүе дә кыен булган ил-дәүләт тә хәзер тулысынча АКШнын финанс йогынтысы үтеп кергән зонага әверелде, «агач рубль» дип йөртелгән валютасының конверсияләнү сәләтен— проценты киметелү, түләү вакыты озайтылу кебек башка төрле шартларын бөтенләй югалтты шикелле инде. Менә шуна күрә дә бу афәт белән көрәшү өчен оештырылган безнен разведка мәктәбебез эшләп тора, әле бик күп укып чыгучыларга, шул исәптән, сезгә дә, эш муеннан булыр һәм ул озак елларга җитәчәк,— дип, нотыгын ниндидер гажизлек- өметсезлек белән төгәлләгән иде педагогик эшчәнлеккә күчкән карт шпион.
һәркөнне мәжбүри эшләнергә тиешле компьютер яңалыкларын карап-укып бетергәннән сон гына Карлен үзенең яшерен тынлый торган җайланмаларын эшкә жикте. Неделин-Картьеның Кутузов проспектында өй телефоныннан автомат кына жавап кайтарды: «Хуҗа өйдә юк, хужа өйдә юк...» Шулай булырга тиеш тә—хужа «Золотой петушок»та кәеф- сафа корып, типтереп калды бит. Әле янарак кына Карлен үзе дә Хавтан ресторанында Оля белән күнелле генә утырып, Лайма Вайкуле концертын тынлап кайткан иде. Хавтаннын телефонында, хуҗага авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмичә, ниндидер бер мужик катлы-катлы сүгенеп тора иде. Бу ямьсез кычкырыну нәрсәдән башланып киткәндер, Хавтаннын ни өчен шулай тетмәсен тетәләрдер—Норман тәки андый алмады, югыйсә язып алганын ике мәртәбә тынлап караган иде. Телефон шылтыратуларга атаклы кәрт уены шулеры Городенкий-Аргентинлы ешрак жавап биреп утыра, ләкин анын әллә телефоны төзек түгел, әллә Норманның тынлый торган җайланмасы көйсезләнә башлады—язып алганы сыйфатсыз булып чыкты, Карленнын кәефе китте. Соңгы вакытта ул Абректан Городецкий- Аргентинлынын Мәскәүдәге җинаятьчеләр арасында ин карт «авторитет-лардан» берсе һәм яшерен дөньянын тере энциклопедиясе икәнен ишеткән
иде инде Менә ул карт башкалада зур-зур акчаларның кайларда. кемнәр кулында икәнлеген белә дә белә, әлбәттә.
Төнге эшенә йомгак ясагач. Карлен шундый фикергә килде: Неделиннын өйдәге телефоныннан башка тагын нинди элемтә чаралары бар икән—шуларны эзләп табарга кирәк, ә Аргентинлынын телефонын тикшертмичә-рәтләмичә булмас. Мәскәүнен бөтен җинаятьчел дөньясын биш бармагы кебек белгән бу чыганакны һич югалтырга ярамый
4
рис белән Абрек Лондоннан кайтканнан сон, алардан алып менгән акча эреде дә бетте, анын бетеп киткәнен Карлен сизми дә калды. Хәер, соңгы айларда кайларда һәм нәрсәләргә туздырганын санап карагач, Карлен акчасынын шулай тиз бетүе бик урынлы икәнен аңлады, әлбәттә.
Хәзер анын Мәскәүдә үзенчә яшәү рәвеше барлыкка килде дип әйтергә була, элек булмаган гадәтләре калкып чыкты—тәмле һәм сыйфатлы ризыклар ашый, сонгы мода белән киенә, комфортлы яшәргә өйрәнде, кызларга чәчәкләр-бүләкләр ташый—болар һәммәсе дә акча сарыф итүне сорый, әйтергә кирәк, зур акчалар.. Карлен инде күптән инанды, мондый иркен тормыш алып бару өчен Россия башкаласы Мәскәү—дөньядагы иң кыйммәтле шәһәр.
Ереванлы дуслары кабат кунакка чакыргач, анын чытык йөзен күреп, американ журналистының ни өчен кәефе юклыгын шундук анлал алды. Гадәтенчә, башы белән гардероб ягына ымлап. Армен иптәшенә күз кысты да:
—Ашыга төш. Каро кадерлем, юкса без тиздән саквояжларны бушатып бетерәчәкбез. Әллә нинди бик тиз эри торган акча булды ла. күз алдында эри дә тора,—диде Аннары алар шаркылдап көлеп җибәрделәр
Карлен, уңайсызланып кына, гардеробка таба атлады Ике саквояж да элеккечә янәшә тора иде. әмма анын берсе, башта кул тыкканы буш булып чыкты, аңа «Шлезингер» теннис туплары тутырып куелган иде. икенче саквояж да сизелерлек «ябыккан» Хәзер инде Карлен Арменнын «бик тиз эри торган акчалар, таңдагы томан кебек оча да бетә» дигән сүзләренең мәгънәсен бар тирәнлеге белән аңлады Күренеп тора. Карленга ин кыю хыялларын һәм теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм иткән тылсымлы сумканың монысы да икенче кергәндә бушап калган булачак— ул дусларынын нинди колач белән яшәгәнлекләрен белә, аннары, алар Англиядән әйләнеп кайткач, тирәләрендә әрәмтамаклар да сизелерлек арткан иде, юкса Лондондагы «Лейнсборо» отелендә булган хәлне кемгә булса да тишеп йөрмәгәннәрдер инде
Шунысы сәер, дүртенче каттагы акча чишмәсе көннән-көн корый- кибә барганын белеп торса да. Карлен сонгы айларда күнеккән гадәтләреннән аерыла алмалы Аналитик акылга ия. Американың булдыклы эшлекле- лсген татыган егет үзен-үзе танымый башлады, зиһене аңының икегә аерыла баруын тойды, хәер, разведка мәктәбендә укыганда ук ул үзе сайлап алган бу четерекле-куркыныч һөнәрнсн кеше шәхесенен бөтенлеген вату мөмкинлеге барлыгын аңлаган иде инде.
Даими куркып һәм икейөзлеләнеп яшәү аркасында шпионнын психикасында кире кайтарып ала алмаслык үзгәрешләр барлыкка килә һәм алар актерларда була торган үзгәрешләрдән шактый тирәнрәк, һәлакәтлерәк була бара. Актерлар да гел уенда, әмма ин мөһиме шул— аларнын тормышларына куркыныч янамый Карлен, әлбәггә. үзенен икегә аерыла баруын эшенә бәйләп карамый—әле монын өчен бик аз IMM.II үтте бит. куркыныч тәвәккәллеккә тару мөмкинлеге дә бик чикле Алай-болай тота калсалар, ин начар дигәне шул булыр-аны Россиядән сөрерләр Ул бит дәүләт серләрен ауларга, яшерен галимне урлап алып
3. .К V . N> V
К
китәргә яки Тын океан флотындагы корал складларын шартлатырга килмәде—алар болай да анык бер эзлеклелек белән шартлап кына тора.
Карленнын үз шәхесе икегә аерыла баруын тоя башлавыннан соң бер атна, ике атна үтте, холык-табигатендәге бу үзгәрешкә ул күңеленнән генә мондый бәя бирде: бер үк вакытта үзен ул шымчы да. бандит та итеп тоя башлады шикелле. Сәер, бер-берсе белән һич яраша алмаслык бу ике төшенчә-сыйфат анарда бик яраша, эшләргә һәм хәтта тормыштан тәм табып яшәргә дә комачауламый. Ул атнага ике тапкыр бик төгәл рәвештә «Лос-Анджелес таймс»ка гына түгел, планетанын мәдәни тормышын яктырта юрган башка журналларга да хәбәрләрен-мәкаләләрен җибәреп тора. Журналларга ул заказ булганда гына яза, мәсәлән. Юрий Башметнын камера оркестры турындагы мәкаләсе шулай язылды, андый мәкаләләр өчен каләмхак-гонорар да кайвакытларда газетган алган айлык хезмәт хакыннан артып китә иде. Ул ниндидер эчке бер тоем белән акча эшләп алунын яна чыганакларын капшап таба, дүртенче каттагы акча чишмәсе кипсә яки юмарт дуслары белән бер-бер хәл була калса, үзенең яшәү шартларын начарайтмас өчен юллар эзли.
Дөньяви тормыш, бигрәк тә Оля белән торган саен ешая һәм озакка сузыла башлаган очрашулар аның бик күп вакытын ала һәм көннәрдән бер көнне ул үз газетына материалларны вакытында җибәреп өлгерә алмавын, заказга алган мәкаләләрен дә озакка сузуын, гадәтенчә, спецкомпьютеры янында да кич саен утыра алмый башлавын танырга мәҗбүр булды Ә ин мөһиме, нинди техник төгәлсезлек-җимереклекләр аркасында Городепкии-Аргентинлынын телефоннан сөйләшүләрен тынлый алмаганын ачыклап бетермәде. Шуннан соң Карлен, үзен төп башына утыртмау, аптырап калмаунын бер әмәлен тапты...
Тотты да бер көнне туп-туры плагиатлык белән шөгыльләнә башлады Карлен, ягъни башка газет-журналларда бер үк темага яки бер үк вакыйгага багышланган материалларны бергә җыеп, шулардан күчереп үз материалын әвәләргә тотынды Ни сәер, мондый «винегрет» яңа булып күренә, ә кайчакларда чәйнәлмәгән фикерләр дә чагылып китә, бәлки, шунлыктандыр. анын язганнары Америкада уңыш казана иде. Шул рәвешле, ул, бик җилле шәхси тормыш алып баруы аркасында, Мәскәүдәге үзе күрә алмый калган мәдәни вакыйгалар турындагы материаллары белән «Лос- Анджелес тайме» сәхифәләрендәге үз урынын тутырып тора иде әле.
Калын музыкаль һәм театраль журналлардан заказлар алып эшләү тагын да гадирәк булып чыкты Ул үз мәкаләләрен башкалада танылган башка журналистлар белән соавторлыкта, ягъни ике фамилия белән бастыра башлады, ул аларнын кайберләрең төрле очрашуларда күреп шәхси белә, икенчеләрен Россия матбугатында басылып чыккан җитди мәкаләләре буенча сайлап ала иде. Андыйлары янына ул американнарча ап-ак тешләрен балкытып килә, бик ягымлы гына итеп туп-туры сөйләшә, менә шундый театр яки симфоник оркестр турында материал әзерли башлавын әйтә, әмма эш дәвамында ул шуны аңлаган—аларнын элекке репертуарларын, чишмә башларын, тамырларын, беренче состав артистларын. ижат принципларын һәм башкаларын, һәм башкаларын аз белә икән,—мондый сәбәпләрне күптән табарга була һәм барысы да ышандырырлык килеп чыга «Бәлки, икәү бергә эшләрбез, тәрҗемә итеп, көнбатыштагы калын журналга урнаштыруны үз өстемә алам»,—ди Карлен. Ул мәкаләгә Көнбатышта түләнәсе каләмхак-гонорарның күләмен биш мәртәбә киметеп күрсәтсә дә. Россиядә андый акчага да чиксез шатланалар, ә инде Америкада танылган журналда басылып чыгу—үзе зур дәрәжә. Озакламый ана соавторлар эзләп йөрергә дә туры килми башлады: юмарт американ журналисты турында кайдандыр ишетеп, исемле сәнгать белгечләре, ана үз хезмәтләрен тәкъдим итеп кенә калмыйча, бик кызыклы темалар да әйтә иделәр. Бу тәкъдимнәр шул кадәр мавыктыргыч һәм көтелмәгән булып чыкты ки, Карлен, андый авторларга акчаны үз кесәсеннән түләп, мәкаләләрен җыя барырга карар кылды Еллар буе
тикшереп-өйрәнеп язылган ул мәкаләләр Карленга чын-чынлап танылу китерер!ә. Көнбатышта исемен яңгыратырга мөмкин, чөнки анда доктор, профессор дәрәҗәләре—буш сүз генә түгел.
Шулай итеп. Россиядәге мәдәни тормыш турындагы мәгълүматларны бер даими агымга салгач. Карленнын күңеле күтәрелеп китте. ЦРУдагы хужалары, әлбәттә, анын «Лос-Анджелес таймс»тагы язмаларын игътибар белән карап бара, мәкаләләренең һәрберсен компьютер хәтеренә салып куя. анализлый һәм вакыт-вакыт белгечләргә биреп бәяләтә дә иде. Дөньяви хроника репортерның «түбәсе» саф-чиста булырга, журналистлыгы турында шик тудырмаска тиеш—бу хакта аны катгый кисәтеп куйган иделәр инде.
Әмма Мәскәү тормышы Карленны. рус мәкалендәгечә. уттан алып суга салырга әзерләнеп кенә торган, диярсен. Бервакыт. Оляны озатып куйгач, төн уртасында бик әйбәт кәеф белән өенә кайтып керде ул. Күңеленнән ташып чыккан матур-татлы хисләреннән квартирасында үзенә урын таба алмый, әрле-бирле йөренә башлады, юкса «ябалак»—төн кошы да түгел үзе. Әмма йокысы килми иде. Бурыч үтәү өчен дип түгел, вакытын бушка уздырмас өчен генә, инде өч көн янына да килеп карамаган компьютерын кабызып җибәрде Карлен, һәм. инде моннан ике тәүлек диярлек элек килгән беренче хәбәр үк анын кәефен шундук кырды да төшерде. Үзен аңгырайткан мәгълүматтан айный алмыйча, урынына барып ггса да. күзенә йокы кермәде. Бу гадәттән тыш сенсацияле хәбәр, әйтерсең лә, нәкъ менә Норман-Карленга турыдан-туры адресланган шикелле булды— юкса, һич алай түгел иде. Бу мәгълүмат бөтен кыйтгалардагы «граверлар»ны аулаучы яшерен агентларның меңнәрчә компьютерларына барып ирешкән. Гадәттән тыш зур текст белән әле тулысынча танышып чыкмаса да. Карлен сүзнең нәрсә турында барганын анлап алган иде инде
Хәбәр мондый иде: берничә ай элек Лондонның зиннәтле-купшы «Лейнсборо» отелендә ике чечен егете агалы-энеле Цуцаевлар, генерал Дудаевның ышанычлы кешеләре үтерелгән. Бу чеченнәрнен Лондонга беренче генә килүләре булмаган, хосусый фирмалардан яшерен рәвештә корал сатып алып, җирдән дә. һава транспорты белән дә шуларны үз ватаннарына. Ичкериягә ташып торганнар.
Таулы кечкенә генә республика өчен зур күләмдә корал сатып алулар шактый сәер күренә. Мондый запаслар бары тик сугыш була-нитә калган очракта гына эшләнә. Англиядән ин камил кораллар, мәсәлән, «стингер» ракеталары, космик элемтә чаралары алынган. Тикшерү барышында шунысы да ачыкланды, агалы-энеле Цуцаевлар исеменә Лондондагы билгеле банкларда зур-зур суммаларда валюта счетлары ачылган булган, коралга исәп-хисап шул суммалардан алып барылган. Белгечләр миллионлаган суммалар акчалага кулдан гына түләнгән булырга да мөмкин дип исәплиләр.
Генерал Дудаев эмиссарлары яшәгән номердан алай күп акчалар табылмаган, ләкин һәр икесенең дә кесәләрендә, берничә йөз долларлык банкнотлардан гыш. ботен дөньяга билгеле банкларның әллә ничәшәр йөз мең долларлык кредит карточкалары булган.
Алга таба язылганнары турыдан-туры Карлен Татлянга да кагыла иде.
...Эш шунда ки. үтерелгән чеченнәрнен бумажникларыннан табылган долларларны, берничә ай җентекләп тикшергәннән сон. аларнын ялган икәнлекләре ачыкланды. Моны бары тик ялган акча ясаучылар белән көрәшү фәнни үзәгендә, тәҗрибәле белгечләр, лаборантлар катнашында, йөзләрчә структур һәм химик анализлар үткәргәннән соң гына белә алдылар. Лондонда җинаять булган урында—банкларда, кибетләрдә, полициядә барлык детекторлар да акналар чын дип күрсәтеп килде Агалы- знеле Цуцаевларның долларлары, кайчандыр Татлян үзе чеченнәрнен акчаларын тикшереп торырга кинәш биргәнгә күрә, тикшерү үзәгенә китерелгән иделәр. Детекторларда тикшерү уңай нәтиҗә биреп торуга карамастан, ул банкнотларның чит-ят икәнен бары тик белгечләрнең 3*
интуиииясе-эчке тоемы аркасында гына белә алдылар. Бу ялган акчалар супербанкнотлар дип танылды, чөнки моңа кадәр әле беркайчан һәм беркайда да андый югары сыйфатлы долларлар очрамый иде. Кемдер АКШнын милли валютасындагы өч дәрәҗәдәге саклану чараларының өчесен дә кабатлый алган—җитмеш биш проценты мамык һәм егерме биш проценты җитеннән булган чын долларлар басыла торган кәгазь файдаланылган, шундый ук магнитлы каралар уйлап табылган, кәгазьләргә бары тик ультрашәмәхә яктылыкта гына күренерлек ефәк жепнен дә шул ук структуралысы кушылган. Бу супербанкнотнын чын банкнотлардан бөтенләй юк дәрәҗәсендәге микроскопик аерымлыгы бик нык сер итеп саклана. Шул унайдан, ЦРУнын дәлилләп соравын искә алып. АКШ хөкүмәте бөтен дөньяда әйләнештә йөри торган иске йөз долларлык купюраларны ин якын арада җыеп алу һәм аларны. Америка валютасын киләчәктә ялган итеп ясамаслык итү өчен, тагын да ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк саклану чаралары белән баетылган яна долларларга алыштыру турында карар кабул итәчәк.
Әлеге супербанкнотларнын килеп чыгуы, аларнын номерлары һәм серияләре хакында Американын Федераль резерв банкы мәгълүмат таратмаска дигән карарга килде. Аны бары тик дәүләтнең иң югары берничә җитәкчесе, кайбер ышанычлы шәхесләр һәм шулай ук үзәкнең «граверлар» аулаучы Татлян кебек кешеләре генә белә. Юкса, дөньяда көчле ыгы- зыгы башланачак, һәркайда тизрәк долларларын алмаштырып, алардан котылу юлын эзләүчеләр булачак һәм нәтиҗәсе ничек булып бетәсен әйтеп булмый торган гомумпланетар күләмдәге финанс коллапсы—димәк, үлем белән бер диярлек хәл килеп чыгачак Андый хәл була калса, доллар икенче мәртәбә бервакытта да дөнья валютасы дәрәҗәсенә менә алмаячак. Дәүләтнең югары мәнфәгатьләре бу мәгълүматларны бик яшерен итеп саный һәм танышып чыгу белән үк юк итәргә кирәклеген искәртә.
Шуннан сон текстта агалы-энеле Цуцаевлардан табылган ялган банкнотларның номерлары һәм серияләре китерелә. Долларлардагы номерларның сигез урынлы саннарын ахырына кадәр укып тормыйча да. Карлен Татлян аларнын Мәскәүдә үзе шулай юмарт туздырган акчалар икәнен аңлады. Ул шулар белән түләп «Мерседес» вәкиллегеннән машина. «Обвиос» һәм «Дормей» кибетләреннән менә дигән кыйммәтле кием- салым. «Ягуар-стиль» салоныннан да кайбер нәрсәләр алды, ул акчаларны Хавтаннын «Золотой петушок»ында да һәм башкаланың атаклы башка рестораннарында да күп туздырды. Әле күптән түгел генә Карлен «Пурпурный легион» музыкаль кибете аша француз фирмасы «Мутон Ротшильд»тан заказ белән «хай-энд» класслы аудиоаппаратура комплекты кайтартты, ул инде ин бай, ин югары зәвыклы меломан нар-музыка сөючеләр өчен генә эшләнә. «Хай-энд» авазы—чын коллекцион шәрабләр тәменә тиң, дип юкка гына сөйләнмиләр шул. Бу аппаратурасы өчен дә ул шул ук ялган акчалары белән түләгән иде.
Карлен өчен күңелсез мәгълүматлар болар белән генә бетмәде әле. Чечен егетләренең бумажникларыннан табылган долларларның ялган икәнен үзәк ачыклагач, Лондонда шундый ук серияле шактый суммаларны сөзеп алганнар икән Хәтта кайсы сәүдә ноктасыннан банкка шундый зур күләмдә акчалата долларлар килеп кергәнен дә ачыклаганнар. Даунинг- стриттагы ювелир кибетеннән инглизчә начар сөйләшүче ике егетнен Швейцария фирмасы «Франк Мюллер»нын бик кыйммәтле өч сәгатен һәм шунда ук «Шопард» фирмасының алсу һәм ак алтыннан ирләр өчен эшләнгән ике авыр чылбырын да сатып алганлыгы беленгән. Кибетчеләргә үтерелгән агалы-энеле Цуцаевларнын фоторәсемнәрен күрсәткәннәр, ул егетләрнең дә кулларында, күрәсең, очраклыдыр инде, шул ук «Франк Мюллер» сәгатьләре булган, сатучылар бу егетләрне үзләренә кергән бай сатучылар итеп танымаган. Бары тик тегеләрнең инглиз дә, европалы да түгел икәнлекләрен генә әйткәннәр Бу хәбәр, ниһаять, Карленны чыгырыннан чыгарып, алга таба компьютер дөньяда яна ялган супербанк-
йотлар килеп чыгу унае белән ниндидер кирәкмәс кинәшләр бирә башлады, «ул ялган долларлар барыннан да битәр һич аңлап бетереп булмаслык Россиянен берәр почмагында сугылып ятмыйлармы икән9-»— дигән шик тә белдерде. Карлен артык түзеп тора алмады, компьютерын сүндерде. Сәгатенә карап алды да. кинәт куркынып, затлы сәгатен салып ташларга ашыкты. Батып баручы саламга да ябыша, дигәндәи. ул да язу өстәле тартмасыннан төргәге белән долларларын алып карады, котылыр мөмкинлек калмаган—акчаларның номер һәм сериясе теге ялган долларларныкы шикелле үк иде. Хәер, Татлян ул саннарны Лондон отеле •Лейнсборо»да булган хәлләрне ишеткән кичтә үк үзеннән-үзе ятлап алган иде инде.
Башына килгән ин беренче уе шул булды инде төн танга авышып баруга да карамастан, дүртенче катка йөгереп төшеп, әрмән дусларында жәнжал чыгарырга кирәк Ялган долларлары өчен, юмартлыклары белән анын үзен дә бу пычрак эшкә тартып керткәннәре өчен—ул үзен-үзе белештермәслек ярсу хәлгә килгән иде Ләкин бер-ике минуттан ул үзен кулга алды, разведка мәктәбендәге педагогларының киңәшләрен исенә төшерде, боз кебек салкын сулы душта юынып чыкты, су кушып нитеп тормыйча гына бер рюмка «Баллантайн» вискиен эчеп куйды. Шуннан сон анын үлеп ашыйсы килә башлады,—ярсыган мизгелләрдә андый хәлләр була,—һәм ул. төн-тан дип тормыйча, үзенә ашарга әзерләргә чыгып китте. «Золотой петушок»тан китеп барганда, үзенә берәр тартмага азык-төлек салып бирүләрен дә үтенгән иде—анысы хәзер бик ярап куйды әле. Ашап утырганда Петровичтан алган яхшы аракыны Карлен тагын бер рюмка җибәреп куйды, шуннан сон тормыш ул кадәр үк өметсез булып күренми башлады
Ашап туйгач. Карлен үзенен бая салып ыргыткан яраткан сәгате «Франк Мюллер»ны кулына киеп куйды, аннары тагын бер рюмка Петрович аракысын түнтәрде Тәмам акылы ачыклангач, ул теге мәгълүмат ларны, танышып чыгу белән юк итәргә, дигән фәрманны исенә төшерде Ихтимал. ЦРУдагы компьютер белгечләре үтә яшерен текстларның юк ителүен үзәккә шунда ук хәбәр итә торган берәр хәйлә уйлап тапканнардыр әле. шуңа күрә. Карлен, текстны укып бетерде дә. Америка Федераль резерв банкының серен, инструкциядә әйтелгәнчә, юкка чыгарды, сөртеп ташлады. Бу фәрманны үтәмәү үзәктә борчылу тудырырга да мөмкин иде. ул бит компьютеры янына берничә көн килеп тә карамаган иле Йокысы бөтенләй качты анын. үзе дә тынычланды, залга чыгып, хан энд стилендәге «Мутон Ротшильд» аудиосистемасын әкрен генә кабызып җибәрде, төн таңга авышканда «әрмән» йортынын соңгы катында Владимир Спиваков оркестры башкаруында Вивальдиның гүзәл музыкасы яңгырый башлады. Парижда яздырып алган яна компакт-дискын маэстро ана култамга-автограф белән үзе бүләк иткән иде Юк. ничек кенә әйтмә, тормыш матур1
һәм кинәт кенә Карленнын йомшап киткән миеннән бер уй йөгереп үтте, ул шундук айнып китте. Бу бары тик ЦРУнын өметле агенты Нормаң башына гына килә алырлык уй иде. әйтерсең лә. аны Мәскәү үзгәртә дә башламаган, шәхесенең бернинди икегә аерылуы да юк. Ул әлеге искиткеч супербанкнотларнын кайда басылганнарын кинәт аңлап алды шикелле. Болай көтмәгәндә зиһене ачылып китүе янә дә Иллинойстагы разведка мәктәбен исенә төшерүгә бәйле иде Анда бер бик карт һәм хөрмәтле остаз укыта иде. элек үзе дә «граверлар» аулаучы булган, планетаның ялган долларлар басыла торган барлык кайнар нокталарын диярлек йөреп чыккан Ул үзе әле полиглот га иде-әллә егерме бер. әллә егерме икеме чит тел белә, кытай, япон телләре өстенә хинди теленең бик күп диалектларын су кебек эчә иде Нәкъ менә шул карт бервакыт пошынып: «Чын-чынлап сыйфатлы долларлар бары тик Америкага ачыктан-ач ы к яки яшерен каршы торучы илдә генә ясалырга мөмкин. Хакимият институтларының ярдәменнән тыш. безнен милли
валютабызны аерып ала алмаслык охшаш һәм күп күләмдә бастырып чыгарып булмый»,—дигән иде.
Ләкин бу элекке тәжрибәле агентның шәхси фикере генә иде. курсантлар әле соңыннан бу уңайдан озак бәхәсләштеләр һәм бер уртак фикергә килә алмадылар, күпчелек картның сөйләгәне белән килешә алмый, бу мәсьәләдә алга этәрүче көч дәүләт түгел, ә шәхси инициатива- теләк кенә була ала, ди. Әмма менә хәзер генә, берничә ел үткәч, Мәскәү үзәгендә утырган Норман остазының хаклылыгын аңлады, ул аңа акылы белән барып җитмәде, ә бөтен җаны-тәне белән сизенде- тойды шикелле. Бу ышаныч шуннан да килә иде. ул бит хәзер Россиядә яши, бала чагыннан ук Чечнянын нинди җир икәнен дә, чеченнәрнең кемнәр икәнен дә күреп-белеп үсте...
Әле иске Россиядә губернаторлар идарә иткән чорда ук Кавказда рус патшасының наместнигы—үзенә күрә вәкиле утырган, шул чакта ук инде тау халыклары арасында чеченнәрнекеннән дә биегрәк папаха киюче булмаган, алар беркем алдында да бил бөкмәгән, тирә-яктагы күршеләре аларның баскынчылык һөҗүмнәреннән җәфа чиккән—бу әле ерак булмаган тарих Мөгаен, шундый горур-көчле булуларына таяныптыр, алар Россия белән йөз ел буена сугыш алып барганнар. Юкса Россиянен дә көчле чагы булган, урыс гаскәрләре французларны, төрекләрне тар-мар иткән, дөньяда җинелмәс куркыныч көч булып саналган. Октябрь революциясе чеченнәрнең хокукларын күршеләре белән генә тигезләп калмаган, ә горур Чечнягә дә Россия Федерациясе составында автономия статусы гына биреп, аларны түбәнсеткән. Чөнки Ленин һәм анын көрәштәшләре союздаш республика булу өчен күрше чит дәүләтләр белән чиктәш булу кирәк дип санаганнар Большевиклар юлбашчысының менә шундый нигезсез фикерләве алга таба бик күп халыкларның язмышын хәл иткән: чеченнар, татарлар, башкортлар. Идел буе немецләре һәм башкалар, бер сәгать эчендә дигәндәй, икенче сортлы кешеләр булганнар да калганнар, аларнын барысын түбәнсетеп рәнҗетә торган бер өердәге «милли азчылык» дигән рәсми атама белән генә атап йөртә башлаганнар. Әмма чеченнәр бервакытта да үзләрен икенче сортлы халык дип танымаган, борынгы ата-бабаларыннан калган җирләрендә яшәгән хәлдә, алар үз хокукларын кисү белән һич тә килешергә теләмәгән. Шулай итеп, ленинчыл большевиклар салып калдырган бомба сиксән ел буе пыскып яткан- яткан да, беренче мөмкинлек чыгу белән Чечня баш күтәргән. Россия кул астыннан ычкынырга тырыша башлаган.
Кремльдәге кайбер кешеләр Чечняне котыртып, сугышка этәреп торганнар. Советлар Союзы таркала башлагач, 1991 елда анда тау-тау корал калдырганнар. СССРны таркаткач. Кремльнең ул «Геростратлары» шундый ук үрнәктә Россиянен үзен дә җимерергә, бүлгәләп бетерергә хыялланганнар, һәм менә хәзер Чечня инде ничә ел үзен суверен бәйсез дәүләт дип игълан итеп, Россия белән ачыктан-ачык сугыш алып бара.
Чечнянең бәйсезлек сәясәтен алып баручылар үз уй-ниятләрендә ялгыштылар: алар Ичкериянең Россиядән аерылып чыгуын Көнбатыш хуплар дип уйлаган иде. Зур сәясәттә һәм дипломатиядә артык тәҗрибәләре булмаган чечен җитәкчеләре бөек дәүләтләр арасында кайда, ничек үз йогынтыларын үткәрү турында тавыш-тынсыз гына килешүләр барлыгын белеп тә бетермәгәннәрдер, бәлки Бер генә зур дәүләт тә Чечня аркасында Россия белән арасын бозмаячак. Жыелышкан-шаулашкан булырлар, гаепләп, төрле белдерүләр ясаячаклар, әмма эш шуннан ары узмаячак. Россиянен, сәбәбен бик анлатып-нитеп тормыйча гына, һәрвакыт теләсә кайсы илнен койрыгына басарлык мөмкинлеге бар. Чечен җитәкчеләре хәтта шуны да исәпкә алмады Америка, Англия, Франция кебек дәүләтләр белән дустанә мөнәсәбәттә булган бик бай һәм абруйлы Япония дә ил үзәгеннән әллә кайда-еракта. Тын Океанда Россия флагы астында калган кечкенә генә дүрт утравын да кайтарып ала алмый. Ә болар Россиянен үз җиреннән,— әле кайдан диген?—Кавказдан бер өлешен кисеп алмакчы булалар.
Беркем, беркайчан һәм бер генә режим да Россия империясендә мона юл куймаячак.
Шушы вәзгыятьне сонга калыбрак аңлагач, кире-үжәт Чечня Россия белән сугышырга кирәк дигән ин начар юлны сайлады, бер очтан, (ечнянен бәйсезлеген рәсми рәвештә танымыйча, гомер б\е астыртын гына котыртып-өстереп торучы Американы да күрәлмәс булды
Әюр дә Чечня, хет хәзер, хет йөз ел элек булсын, беркайчан да I оссия алдында кан калтырап тормаган икән. Америкага төкереп кенә карый да карый инде ул.
Карлснга хәзер барысы да ачыкланды: Американы дошман санаган көчле-куәтлерәк һәм хак бәйсез дәүләтләрнең берсе дә эшләргә кыймаган гамәлгә—гасырның ин зур авантюрасына—АКШка каршы тәвәккәл этлек эшләргә Чечня нәкъ менә шул сәбәптән алынган да инде Анда үзен бөтен дөньяның хуҗасы итеп тойган Американын ялган долларларын суга башлаганнар, берочтан беркем танымаган кечкенә ил —Ичкериянең финанс куәтен дә күтәрергә уйлаганнар. Чечнянең язмышына битараф булганы өчен Америкадан үч алу иде бу. Шуны да әйтергә кирәк, бик үткен-хәйләкәр, икеләтә үч бу—анын икенче башы бер үк вакытта Россиягә дә суга. Ялган долларлар кайда сугыла? Россия биләмәләрендә Иртәме- сонмы. бу хәл Американын ачуын китерәчәк, ә ул үз мәнфәгатьләрен яклый белә торган ил Россия исә чеченнәрнен бу финанс диверсиясенең тискәре йогынтысын Америкадан алданрак сизәчәк әле. чөнки бүген анын киңлекләрендә «рубль» түгел, ә доллар бәйрәм итә
Көтмәгәндә башына килгән бу фикерләр Карлсннын анын яктыртып җибәрде, хәзер инде аны беркем дә ялган супербанкнот лар кайла да булса башка җирдә басыладыр, дип ышандыра алмый иле Хәзер анын иманы камил: яшерен валюта цехы Терек елгасының аръягында— Ичкериядә! Кечкенә халыкнын залим һәм битараф бар дөньяга даһиларча үче бу! Карлен кайсыдыр бер мизгелдә чеченнәргә хәтта сокланып га
куйды...
Әлбәттә, ул ялган акча басуны нәкъ менә берәр чечен үзе оештыргандыр, дип бәхәсләшә алмый, гел әле киресенчәдер. әмма һичшиксез, алар күзәтүе астында, алар акчасына эшләнә бу эш. Чечнядәге «граверларның» Ливаннан. Иорданиядән. С үриядән. Төркиядән килгән кешеләр булуы да ихтимал, ләкин барыннан да ышанычлырагы алар үзебезнең берәр рус даһиен эзләп тапкан булырга тиеш, азмыни бу илдә танылмаган талантлар!
Карлен, мәсәлән, белә, әле күптән түгел генә Әзәрбайжан наркома- фиясе наркотик матдәләр әзерләүдә революция ясаган Казандагы талантлы студент химикларны эзләп табып, аларга шундый бурыч куйганнар тиз әзерләнә торган, арзанлы һәм моңа кадәр билге ie булган наркотиклардан да куәтлерәк өр-яна прспарат-лару ясарга кирәк. Бу җәһәттән мәгълүматы булмаган кешеләр, әлбәттә, дөньяда инде дистәләрчә ел меңләгән яшерен экстра лабораторияләр барын, алардагы катлаулы аппаратларда ин талантлы. әмма намуссыз галимнәр эшләгәнлеген белмиләр дә. Казан студентлары үз максатларына билгеләнгән вакыттан алданрак га ирешә—дөньяның иң күренекле белгеч-химиклары да. мондый препаратны, гомумән, ясап булмый дип раслап торганда, ясап та куялар Кешелек дөньясының бәхетенәдер инде. КГБ хезмәткәрләре тырышлыгы белән яшь даһиларны тотып алалар, тегеләр зур-зур галимнәргә үз ачышларының серен сөйләп бирергә мәҗбүр була Әгәр лә егетләрнең бу ачышы башка максатлар өчен ясалган булса. Нобель премиясен.» лаек булыр иделәр, ә болан аларга наркомафия нибарысы ике мен доллар чамасы акча бирә дә. аннары ашатулары бар инде
Менә шундый ул Россия, атлаган саен даһилар анда . Чеченнәр лә, үз заманында байлыкларын нан симергән американнарның борынына чиртер!ә хыялланган Левша шикеллерәк. берәр яңа останы табып алган булырга мөмкин Урысларның холык-табигатен аллан һич әйтеп бетереп.
аңлатып булмый аларнын. монысын Карлен Мәскәүдә аңлады инде.
Шушы уй-фикерләреннән соң, Карлен, «граверлар» аулаучы башкалардан аермалы буларак, яшерен ялган акча сугу цехына үзенен бик нык якынайганын төшенде, әле супербанкнотлар турындагы хәбәрне алганчы ук дөрес юл сайлавын, эзләүне җинаятьчел дөнья аша башларга кирәклеген эчке бер сиземләү белән сизенүе өчен сөенеп тә куйды Чечнягә юлны ул биредә. Мәскәүдә дә эзләп тапкан булыр иде. ул чеченнәрнең банк һәм нефть бизнесын, автомобильләр базарын, бигрәк тә Көньяк портта автомашиналарны сату-алуны үз кулларында тотуын белә иде Чит ил машиналарына сервис хезмәте күрсәтә торган үзәкнен хуҗасы да Хоза кушаматлы Николай Сөләйманов иде. ул исә чечен мафиясенең Мәскәүдәге лидерларыннан берсе. Карлен аңа ниндидер йомыш белән үзенен • мерседес->ында сугылып та чыккан иде әле.
Дүртенче каттагы дуслары сөйләвеннән белә. Чечнянең җинаятьчел дөньясы караклар законына буйсынмый икән. Чечен яшьләре төрмә һәм лагерьлар аша менәрләп үтеп торсалар да, Абрек сүзләренә караганда, алар анда да караклар гореф-гадәтен санга сукмый, ә яхшылык белән яманлык төшенчәсен үзләренчә, тау халыклары аңлаганча, анлап яши икән. Мәскәүдә дә чечен җинаятьчеләре башкалардан аерылып тора: кыланмый-кәперәйми. юкка акча туздырмый, шау-шулы җәнҗаллар оештырмый, ләкин бик кыю. үтә тәвәккәл, яшен кебек җитез, кансыз- мәрхәмәтсез һәм һәрвакыт беренче булып һөҗүм итә. Чеченнәрнең тагын бер мөһим сыйфаты, аларнын. хәзергечә әйтсәк, аерым менталитету бар. анысын Карлен башкаланын мәдәни элитасы белән аралашканда белде Анда да мәскәүле чеченнәрнең танылганнары—мәсәлән, халык артисты биюче Мәхмүт Әсанбаев, шагыйрь һәм философ Вахит Итаев. академик Айдашев кебекләр үз куышын алып тора. Туган көненнән алып чеченнын гомере, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә кулында, аннары халкыныкы. бары тик шуннан соң гына тудырган ата-анасыныкы һәм үзенеке исәпләнә икән. Бу һәр балага ана сөте белән керә, шунлыктан аларда ишетелмәгән-күрелмәгән бердәмлек, милләте, ватаны хакына һәрвакыт үзен корбан итәргә әзер тору бар. Рухани-дини шәех сүзе, аксакаллар шурасы сүзе—закон һәм аны тикшереп, бәя бирергә ярамый Кызганыч ки. бик күп халыкларга җитенкерәмәгән асыл сыйфатлар болар.
Әмма, теләгәндә, әгәр максатың һәм үҗәтлегең-ныклыгың булса, чеченнәр күңеленә дә юл салып була. Автосервис хуҗасы Хозанын Крис һәм Абрек белән ничек итагатьле сөйләшкәнен Карлен үзе күреп торды. Үз вакытында легендар Сво агай яраткан бу энекәшләрен Хоза белән үзе таныштырып калдырган, әйтерсең лә. чечен мафиясенең Мәскәүдә тиздән бик югары күгәреләсен алдан сизенгән, диярсең.
Ләкин Карлен Татлян. Хозага яки башка чеченнәргә якыная алса да. Чечняга юл әлегә барыбер ябык булачак, чеченнәрдән бер көч белән генә бернәрсә дә алу мөмкин түгел, моны ничектер башкача эшләргә кирәк. Сугыш юлы белән, әйтик. Россия белән арасын бөтенләй өзгән һәм катгый каршылыкка кергән хәзерге шартларда, анда башкача берничек тә керә алмыйсың, чит-ятларны анда бер чакрымнан күреп торалар. Карлен уйлаган максат-миссия белән Ичкериягә барып тыгылсаң, исән әйләнеп кайтуына өметенне өз...
Вакытнын ничек узганын да сизмичә, Карлен фетнәле Чечнягә үтеп керү юлларын озак эзләде, анда үткәч, ялган долларлар суга торган яшерен цехны да эзләп табасы бар бит әле. һәм шунысы сәер, үзенен ялган акча сугучыларның кайда икәнлеген ачуы, әгәр барыр юлын табып булса, анда ничек үтеп керергә кирәклеге турында ЦРУдагы шефларына хәбәр итүне Норман уйлап та карамады. Мондый уй анын башына да кереп чыкмады. Ул бу цехны, андагы Левшаны бары үзе өчен генә эзләп табарга тели, чөнки ялган супер-банкнотларны бернинди хәвефсез туздырырга мөмкинлекне язмыш ана үзе бирде, ул Американын Федераль резерв банкы серен белгән бик аз кешеләрнең берсе булып чыкты.
ьэрнерсеге-лкчАллтА _______________________ __________________
Хәзер анын уңышы бары тик үзеннән генә тора, ә ярдәмгә ул дүртенче катта яшәүче дусларын теләсә кайчан чакыра ала—кулга төшергән акчалар барысына да гомер буена житәрлек булырга тиеш.
Кутузов проспектындагы дәрт теләкләр
I
ариждан әйләнеп кайткач, Мәскәү кышы Тогларга элекке елларын хәтерләтте. Гыйнвар карлы һәм салкын, көтелмәгән җепшетү* тамчыларсыз, тигез-тыныч кына булды. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең «гөнаһларын» кар көртләре каплап киткәч, шәһәр матурланып, ничектер яшәреп калды шикелле. Ул бигрәк тә иртәләрен, төнлә кар явып үткәннән соң, саф һәм ак булып кала иде.
Кутузов проспектындагы ремонт, бүлмәләрне үзгәртеп кору. Георгий- Эйнштейн фаразлаганча, шактый озакка сузылды. Сузылуының сәбәбе— галәмәт зур «сталинка»нын баскыч алды мәйданчыгында өчтән ике өлешен ныклап торып яңадан эшләргә кирәк булудан килеп чыкты.
Шулай да Константин Николаевич мона борчылмады «Булгач, булсын инде ..»—дип кенә фикер йөртте Анын Кутузов проспектына күчәргә ашыкмавы, ремонтка да тыныч мөнәсәбәте шуннан да килә иде ул «Метрополь»дә менә дигән итеп оялады, рәхәтләнеп яшәп ята. Мәскәүнен ин яхшы отеленен икенче катындагы номеры Тоглар өчен оҗмах кебек иде инде. Бай кунакларга тәгаенләп эшләнгән биш йолдызлы отельләрдә тормыш бик тиз халыкара стандартларга яракзаштырылган иде. Бәлки әле, Парижга сәяхәтләре дә. Тогларга тормышнын яна офыкларын ачып, ремонт һәм күченүне бик ашыктырмаска этәреш биргәндер. Ул бит Натальясы белән тагын кая да булса очып барып кайта ала—дөнья, баксаң, шулкадәр гүзәл һәм төрледән-төрле икән, ана юллар да хәзер бик жинел ачыла, Константин Николаевич 6} кадәресенә хәтта берара күнегеп бетә алмый да торды Әмма Парижда үткәргән көннәрен. «Леди-Астор»дагы кичәне исенә төшерә дә. алда нинди гүзәллекләр ачарга мөмкинлеген күреп, куана—акчан гына булсын! Хәзер ул, мәсәлән, белеп тора, әйтик, бүген, февраль ае башында. Россиядәге кышның әле очы-кырые күренмәгән бер мәлдә, тотасын да Тын Океандагы берәр утрауга яки һинд Океаны ягына—ел буе жәй булган экваторга очасын Әлеге дә баягы, бөтен совет халкы бары тик телевизордан Юрий Сенкевичның «Сәяхәтчеләр клубы» тапшыруында гына күреп белгән, яки, күп дигәндә, диңгез сәяхәтләре һәм пиратлар турындагы китаплардан гына укыган һәм исемнәре үк колакны иркәли торган утрауларга. Фиджи. Таити. Тасмания. Сейшель. Мальдив.. Океаниянең дистәләрчә эреле- ваклы утрауларына барып чыгасын. Болар һәммәсе дә күңелдә матур бер көй булып яңгырый, әмма хәзер инде гомергә дә анда аяк басып булмас әкият булып күренми. Әлбәттә, гашыйк Тоыарнын бу гүзәл дөнья читләрен үзенең мәгъшукасына күрсәтәсе, ул җирләргә рәссам күзе белән карыйсы килә, анда бит бөтенләй башка төс-буяулар. башка яктылык, башкача чынбарлык! Ләкин Наталья. Тоглар белән көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп торса да. Ростовын бер атнага да ташлап, авыру әнисен ялгыз калдырып китә алмый шул Аннары, үз сүзләренә караганда, эшендә дә мәшәкатьләр житәрлек икән Мода—бик иркә- каприз нәрсә бит ул: февральдә аларнын кибет-салон ы на тикшерү өчен янә Париждан Робер Платт килүен көтәләр, ул яна кием үрнәкләре дә алып киләчәк, имеш Кыскасы, түземсехзек белән көтәргә дә көтәргә генә кала Юкса. Тоглар Натальяга Кристиан Лакруа фирмасындагы эшен ташлап кит, дип берничә мәртәбә әйтеп карады Кайбер көннәрдә, бигрәк тә сагыш-мон баскан мәлләрдә. Тоглар узе генә Ростовка барып кайтырга талпына, әмма Наталья аны тыеп кала, унайлырак вакытларны
П
көтик инде. ди. Константин Николаевичның бер генә юанычы бар Париждан кайтып, Натальяны Ростов рейсына утыртып җибәргәндә, ул аның яраткан сумочкасына, үзенә сиздерми генә, шактый саллы долларлар төргәге салган иде—алар, мөгаен, әнисе авырып ятканда, хәзер бик тә ярап куйгандыр әле
Парижда йөреп кайтканнан соң, Тоглар иске тамырдаш-корешлары белән бик аз очраша башлады, хажәте дә чыкмый иде. Дөрес, ничектер бер мәртәбә ул шунда. «Метрополь»дә үк үзеннән ике кат өстәрәк яшәп яткан Дантеска сугылып чыкты. Париж өчен рәхмәтен дә әйтте һәм. әгәр мөмкин булса, Наталья белән үзе өчен чит илләргә эш белән чыгып йөрерлек хезмәт паспортларын да булдыруын үтенде. Андый ксива- ларнын чит илләргә еш йөрүче кешеләр өчен нинди өстенлекләр бирүен ул бик тиз анлап алган иде инде. Кутузов проспектындагы квартирасына күчеп. Натальяга өйләнеп тә җибәрсә, дөнья белән ныклап танышырга кирәк дигән ныклы карарга килгән иде ул. Бу фикере бигрәк тә Франциядән соң ныгыды.
Тоглар шактый еш, даими дип әйтергә дә була, бары тик Городецкий белән генә очрашып тора. Аргентинлы да «Метрополь»гә Дантес янына еш килә, алар шунда кунакханәнең берәр номерында яки Дантеснын үз апартаментларында тәүлекләр буе кәрт сугалар. Кайвакытларда Аргентинлы. көтмәгәндә генә ишелеп килеп керә—анысы үзенең даһи компаньоны Эйнштейнны эзләгән чакларында була. Городецкий Тогларны өенә дә еш чакыра: ул кунаклар җыярга ярата, үзе әйтмешли, бер компания булып, бәйрәмчә матур итеп кәеф-сафа корып утыруга ни җитә! Нәрсә әйтмәк кирәк, тынгысыз Аргентинлы, дөньяның артына тибеп яшәүче шат күнелле кеше күз алдында картаеп килә шул, еллар хәзер аны тыныч, жайлы-унайлы йортына күбрәк тарта, ә үз йортын һәм гаиләсен бик тә ярата иде ул.
Городецкий Тогларнын ремонтланып-үзгәртелеп яткан квартирасын да карап чыкты, дустынын колачына хәйран калды, әмма көнләшми- нитми генә әйтеп куйды:
—Әйе. туган, зурдан купкансың син! Минем мактаулы квартирам синеке янында мескен алачык шикелле генә булып кала инде. Сизенәм, «чехларны» төп башына бик каты утыртып киткәнсен, молодец!
Ул күреп-белеп тора иде. Тоглар Кавказ әсирлегеннән сон үзенен иске һөнәрен ташлады, кем әйтмешли, аны «бәйләп-төйнэп» куйды. Шушындый зур ремонтка тотынган икән, димәк, җитәрлек байлыгы бар. аннары күнелендә дә рәсем-картиналар һәм күргәзмәләрдән башка нәрсә юк шикелле Хәер, Городецкий моның шулай булуына куана гына, ул үзе дә хәзер һәртөрле уйлап җиткерелмәгән авантюраларга тармагасм дип курка, саклана Картлык көненә кадәр тыныч кына яшәренә ышанып, ул хәзер зурдан кубып кәрт уйнарга бик бай томана мокытларны гына сайлый, андыйларны аңа ышанычлы кешеләре,—яңадан гомергә лә кулларына кәрт алмаска ант иткән элекке картежниклар табып бирә, бушлай түгел, билгеле, өлеш чыгарырга туры килә аларга да.
Бервакыт зур гына отыш китергән шундый уеннарның берсеннән сон. төшенкелеккә бирелүне белмәс Аргентинлы көтмәгәндә генә көрсенеп:
— Их. кызганыч, юләр мин, тормышта берәр түрә-чиновник булып утырасы урында, шушы кәрт уйнау белән мавыгып киткәнмен, ә мин бит чит телләр институтын тәмамлаган кеше...—диде.
Тоглар гаҗәпләнеп кашларын җыерды. Аргентинлыга кызык булып китте бу.
-Әйе, әйе, нәкъ шулай! Дәүләт хезмәте буенча китәргә кирәк иде мина. Акча дип әйтерлек акчалар шунда гына әйләнә, ә чын чиновниклар миллиардларны көрәп ала Син ничек уйлыйсың, бюджеттан яки президент указы белән бүлеп бирелгән акчаны алу бик җиңелдер, дипме^ Менә белмәдең. Сина тиеш дигәне—ул әле буш сүз. Бүлеп бирелгән сумманын унбиш-егерме процентын түрәләргә кире кайтарып бирмәдеңме син үт
акчаларыңны беркайчан да ала алмаячаксын. Хәтта синен аткәндә. төбәгендә шунын аркасында заводларын туктасын, эш хакы ала алмыйча, кешеләрен ач утырсын—барыбер. Алларына сораганнарын китереп салсан—алырсың, ә инде тибенергә итенсән. хакым бар. фәлән-төгән, дисәң, яки Сораганнарыннан бер генә тиен аз бирсән—үзеңне юләргә чыгарып куячаклар. бөтен халык алдында бюджеттан бүлеп бирелгән акчаны да ала алмыйсын бит. диячәкләр Ә триллионнардан алынгач унбиш-егерме процент. Тоглар кадерлсм. миллионнар гына түгел ул. ә миллиардлар! Россиядәге бүгенге демократик түрә-чиновник менә кем ул. менә нинди ул!
—Шундый хәлләр чынлап та буламы?—Тоглар яна тормышнын андый кискен борылышларына һаман да гажәпләнүеннән арына алмый иде әле. Ләкин Городецкий да юкны сөйләмәс Чынлап та. шулайдыр шул, хәзерге тормыш—анасын ормыш!
—Әйе, туган, тормыштан бик нык артка калгансың син —Городецкий, бокалындагы очкынланып торган шәрабне учларында жылыта- жылыта, кәнәфиенә жәелеп утырды —Син минем кемнәр белән карт тәгәрәткәнемне беләсенме? Банкирлар, эшмәкәрләр, нефть магнатлары, сәүдәгәрләр, законлы караклар, аферистлар яки ювелирлар беләнме? Юк. ялгышасың... Андыйлар җитди уеннардан төшеп калдылар, алар белән мин ике-өч ел уйнамыйм инде. Мин хәзер бары тик дәүләт чиновниклары белән генә тәгәрәтәм-шудырам. Хәер, минем үземне дә шундый чиновник дип таныштыралар,—Ул канәгатьлек белән көлеп җибәрде —Мин бюджетны ягу-энергия ресурслары хисабыннан суырам— казнадан иң симез калжа шунда төшә хәзер, шуңа күрә дә мин алар компаниясендә көтелгән кунак саналам. Дөрес, моның өчен мина вакыт- вакыт акыллы кыяфәт белән тиешле министрлыкларда бул галарга. иртәгә уйныйсы кешеләремнең күзләренә чалынып калырга туры килә Бу эштә минем спектакль куючы режиссерларым Мейерхольд белән Таиров ишеләр генә түгел... ассистентларым да даһилар Син күрсәң икән, иң кирәкле мизгелдә бер хезмәткәр пәйда була да. бар кварталга ишетелерлек итеп пышылдап, миңа хәбәр итә: сезне ярты сәгатьтән министр көтә яки сезгә «Инкомбанк»тан Владимир Виноградов очрашу билгеләде, яки «Кредобанк»тан Юрий Агапов, ди Мондый сүзләрнең тәэсире, мин сиңа әйтим, кирәгеннән дә артык була, бигрәк тә чиновниклар арасында- алар дәрәжәле кешеләрне хөрмәт итә. алар өчен кәнәфи—акча синонимы ул. Мин үземнен режиссер һәм ассистентларыма да һәр отышымнан егерме процентны чыгарып салам, нәрсәдер яшереп калдырудан яки онытудан Аллам сакласын* Икенче уенны күзләрең күгәргәнче көтәрсең әле. җитмәсә, үзеңнән штраф түләтергә дә мөмкиннәр. Ай кыенга китә башлады бу кәрт уеннары, тизрәк пенсиягә чыгып, процентларга гына яши баШЛЫЙСЫ иде.—дип хыялланып. көрсенеп алды Аргепiпн.n.i ЛӘКИН тиздән, эшемне һәм бер сынык икмәгемне югалтмас өчен мина чит илдә йорт сатып алырга туры киләчәк—Кипрдамы. Англиядәме яки Болар, кабахәтләр, шул якларга күче-күче белән күченергә җыенып, йорт-җир алалар инде, оешып-укмашып утыралар, ул-бу була калса, бер- берсенә тотыныр-ышыкланыр жай эзлиләр, аннары аракыны да бергәләп эчү күңеллерәк бит Алар мине дә үзләре яныннан урын эзләргә өндиләр, үз итеп инде—чыгымнар тотмый булмас шул. Син күз алдына китерә аласыңмы аларнын анда нинди акчалар күчергәннәрен”
—Сиңа ярап булмас: урлашмасалар—уйнар кешең юк Урлашсалар— Россияне талыйлар, дисен.—дип шаяртты Тоглар һәм икесе дә чын күңелдән кычкырып көлеп җибәрде
Тоглар көн саен диярлек Георгий Эйнштейн белән дә очрашып тора Парижга фестивальгә барып кайткач һәм бигрәк тә Георгии узенен балет белән мавыгуларын ла сөйләгәч, алар бик якынаеп киттеләр, юкса Константин Николаевич ана үзенең элекке тормышы турында—ләм-мим' бернәрсә дә сөйләгәне юк Аларнын аннан башка да сөйләшер сүзләре күп иде
Кайвакытларда Фешинны табигать тарта, кышкы урман-кырларны күрәсе килә анын. Һәм ул йә ялгызы гына, йә шул ук Георгий белән Переделкинодагы йортына китеп бара. Переделкинодагы ул аерым йортлар кайчандыр Сталин приказы белән язучылар өчен салынган, алар әйбәт итеп, яхшы архитекторлар проекты буенча эшләнгән. Тоглар сатып алган йорт күренекле архитектор Шехтельнен яраткан укучысы Курбатов проекты буенча төзелгән, диләр.
Язучылар шәһәрчеге тирәсенә зур-зур хәрби начальниклар, маршаллар. адмиралларның да дачалары урнашкан, шуна күрәдерме, шәһәрчек үзәктән җылытыла һәм анда ел дәвамында яшәргә була иде. Ул кышын да. яз-җәй-көз айларындагы кебек үк. гүзәл-матур иде. Тоглар. икенче катнын почмак бүлмәсендәге каминны ягып җибәреп, учактагы биешкән ялкыннарга карап, энгер-менгердә озаклап утырырга ярата—бу җанга рәхәт сәгатьләрдә, сумалалы нарат утыннарның күңелле четердәп януын күзәтеп утырганда башка шундый җиңел һәм якты уйлар килә. Кышкы урманның берәр борылыш чатыннан көтмәгәндә генә әкрен атлап поши килеп чыгар төсле тоела. Әтисенең әллә кайчан инде район Пионерлар йортында биргән дәресләреннән сон. шушы Переделкинода Тоглар беренче мәртәбә майлы буяу белән язып карарга тырышты. Ләкин саф һавада, карлы урманда этюдлар язу ана бик авыр бирелә иде. мөгаен, күз алдында һәрвакыт бабасының картиналары торганга күрәдер инде. Бабасы бит кышкы табигать күренешләрен киндергә төшерүдә беркем кабатлый алмаслык оста булган Нәкъ менә шунысы Тогларга шатлык китерми дә акылы-зәвыгы белән ул бабасының иҗатын аңлар дәрәҗәгә барып җитте җитүен, әмма ничәмә еллар буе кулына пумала тотып карамаган килеш, үз эшләрендә камил уңышка ирешү мөмкин түгел иде. билгеле. Шулай да ул тоя-сизә: анын уңышлары алда әле...
Булачак гаилә оясын рәткә кертеп бетерү мәшәкатьләре, ыгы- зыгылар. кар күмеп киткән Переделкинога барып кайтулар, һәр кич саен диярлек телефоннан Натальяга шылтыратып сөйләшүләр белән февраль ае да үтеп китте, һәм көннәрдән бер көнне ашыкмас дизайнер Виленкин. Сигезенче Март бәйрәменә йорт әзер булачак, дип белдерде Ә сөйләшенгәнчә, мебель, савыт-саба тезеп, тәрәзәгә ак ефәк ламбрекеннар элеп, бөтенләй җиһазлап-бизәп бетерү өчен ана әле тагын бер ай кирәк булачак икән, чөнки бар кирәк-яракны әзерләү төрле фирмаларга бирелгән иле. Әзер әйберләр килә, урыннарына урнаша тора торгач, квартиралар бөтенләй башкача сулыш ала башлады Итальяннар ике квартирада да искиткеч матур яктырткычлар көйләп куйды, немеплар ике кухняны җиһазлады, финнар исә ванна бүлмәләрен һәм санузелларны... Кыскасы, йорт хәзер хужабикәсен генә көтеп калды...
Шул көнне үк Тоглар Натальяны Мәскәүгә өч кенә көнгә булса да килеп китәргә килештерде, аны зур сюрприз көтә дип вәгъдә бирде. Наталья өч көнгә килеп китәргә риза булды—әнисе әлс һаман да хастаханәдә ята иде.
2
ул кичтә, мәгъшукасы белән сөйләшкәннән соң. Фешин. шатланып кулларын уа-уа, бүлмәсендә әрле-бирле йөренеп, бу озак көтелгән вакыйганы ничектер билгеләп үтәргә кирәк, дип баш ватып торганда, телефон шылтырады. Гыйнвар аенда Фешин Мәскәү елгасы аръягындагы бер кечкенә антиквар кибетенә кереп чыккан иде һәм кибет хуҗасына: «Николай Иванович Фешин картиналарын таба алмассызмы?»— дип. үтенеч калдырган иде.
Шул кибет хуҗасы шылтырата икән.ул ышанмаслык хәбәр әйтте: Бүген —диде.—бер үк көнне Идел буендагы дүрт шәһәрдән, шул исәптән. Казаннан да. дүрт кеше академик Фешинның картиналарын китерде Ике ай элек салынган ау юмарт табышлы булды»,—диде.
Ш
Тыныч холыклы, үзен һәрвакыт кулда тота ала торган Константин Николаевич дулкынлануыннан хәтта лып итеп кәнәфигә утырды, телдән калды, аннары, һушына килеп, антиквар карттан, сон булута да карамастан, анын өенә хәзер үк барырга рөхсәт сорады. Тоглар Фешиннар өчен тарихи булачак бу төндә барыбер йоклый алмаячагын белде. Антиквар карт шул үз кибетенең бишенче катында гына яши икән: «Инде түземегез төкәнсә, берәр сәгатьтән килегез»,—диде
Билгеләнгән вакытта, минутка-минут. Тоглар каралмаган, ташландык йортның әллә нинди сасы исләр килеп торган бишенче катындагы карангы һәм пычрак баскыч мәйданчыгына күтәрелде һәм кыршылып беткән ишекнең кынгырау төймәсенә дулкынланып басты. Әгәр дә Тоглар инде ярты еллап «Метрополь»дә яшәмәсә һәм Аргентинлыныкы ише зиннәтле- матур квартираларда булгаламаса. ул мондагы пычракка да. сасы исләргә дә игътибар итмәс иде: кеше яхшыга да. начарга да бик тиз күнегә— Фешин моны үз тәжрибәсеннән чыгып белә иде инде.
Картның квартирасы кибетенең дәвамы шикеллерәк. төгәлрәк әйткәндә, экспонатлары ара-тирә бер киштәдән икенчесенә күчерелеп йөргән музейны хәтерләтә икән Башка вакыт, башка шартларда килгән чагы булса. Константин Николаевич антикварнын бу хәзинәләрен, һичшиксез. игътибар беләнрәк карап та чыккан булыр иде. ләкин бүген аны тик бер нәрсә генә—бабасының картиналары гына кызыксындыра Кунагының Казан рәссамы картиналарын тизрәк күрергә ашкынганын тоеп, хужа аны яп-якты зур гына залга алып кереп китте Тәрәзә пәрдәләре ябык, шунда—арадагы биек диван аркасына ике картина сөяп куелган, тагын икесе сул як дивар буендагы сырлап ясалган зур комод шкафы янында тора иде. Дүртесе дә—иске рамнарда үзләре
Константин Николаевич башта кайсысына барын тотынырга белмәде, аяклары аны алга да. сулга да тарткандай, бераз таптанып торгач, кинәг куанып китеп, ул тәрәзә буена атлады. Күзләре картиналарның берсендә сурәтләнгән чибәр яшь хатын йөзенә текәлде, бу хатын, ихтимал, очрашуга яки кунакка барырга әзерләнәдер, ә бәлки, сөйгәнен көтеп бизәнә- ясанадыр. Гасыр башында еш кына шундый алым кулланылган бит: рәссам сурәтне көзгедә күренә торган итеп язган, яки көзге аша гөп сурәт артында тагын ни-нәрсәләр барын да күрсәтергә теләгән. Фешин шундук Эдуард Маненын «Фоли-Бержердагы кафе-бар» дигән атаклы картинасын исенә төшерде Биредә дә рәссам шул ук алымны файдаланган. Константин Николаевич бай. үз гореф-йолалары белән яшәгән йортнын ерак калган тыныч еллары сулышын тойган кебек булды Үзенең тойгыларын раслагандай, ул авторның иркен, ачык итеп язылган фа мидиясе янында картинаның язылган елын да укыды—1913 Картинадан сизелер- сизелмәс кенә импрессионистлар йогынтысы күренеп тора, анысы гажәп тә түгел: ул елларда аларнын ин дан тоткан, төрле фикерләр уяткан заманнары, әмма игътибар беләнрәк караганда, төсләрдә булсын, композициядә булсын, шулай ук язу техникасында булсын, урыс мәктәбе традициясе тоела, ә сизелер-сизелмәс кенә француз серлелеге рәсемгә тагын да сокландыргыч төсмер өсти иде
Икенче картина Константин Николаевичка танышрак-гадәтләнел- гәнрәк күренешне сурәтли, мона охшаш эшләрне ул Казан музееның Николай Фе шинга багышланган залында күргән иде инде Матур кышкы табигать, ялган классик стильдәге багана-колонналары булган сәүдәгәр йорты, каралты-куралары белән мәңгеләштерелгән. Йортнын калай түбәсе кызгылт төстә, түбә кыекларыннан яңгыр сулары агып төшәргә куелган нәфис торбалар һәм очып китәрдәй жинел челтәрле болдыр баскычлары авыр тимер капка, өстенә бераз гына кар яуган зур чыршы Якындагы киртәгә ике ат бәйләнгән—мәңгелеккә югалган, әмма рәссамнен ышаныч лы буяу пумаласы белән гасырларга сурәтләп калдырган заман Мондый картина-рәсемнәр бер үк вакытта куандыра да. мон-сагышка да сала Мөгаен, натурадан күчереп алынган шушы сурәт-күренешме без. яратып.
туган ил. Ватан. Россия дип атыйбыздыр да...
Калган ике картина уеп-сырлап эшләнгән кара комод янында, идәндә иде Константин Николаевич аларны күтәреп, диванга күчереп куйды—анда яктылык әйбәтрәк, отышлырак иде Бер рәсемдә ялангач яшь хатын сурәтләнгән, сәнгатькярләр теле белән әйткәндә—«ню» Монысы шундук Ренуарнын французларга хас булмаган тулы, хәтта безнең хәзерге зәвык өчен дә артык юан гәүдәле хатын-кыз сурәтләрен хәтерләтә Әмма жәиге жете кояш яктысы белән балкытылган мунча алдында басып торган бу хатыннан яшьлек дәрте ташый, рәссам анын тышкы төс- кыяфәтенә артык тукталмаган да. ә сыгылмалы матур гәүдәсен, бераз кыланчыкландырып. баш түбәсенә саксыз гына төйнәп куйган куе матур конгырт чәчләрен, баш артына күтәргән, очып китәрдәй жинел кулларын тәфсилләп сурәтләгән. Картинадан гажәеп сафлык-тотнаклылык бөркелеп торуы танга калдыра, хәер, гасыр башында хәтта шушындый тыйнак кына рәсем дә артык кыю булып тоелырга һәм сәнгатькә ортодоксаль бәя бирүче кемсәләр тарафыннан тәнкыйть утына тотылырга мөмкин булган бит Рәссам Фешин һәрвакыт алсу-сирень һәм ак төсләрне сизгер тойган, шуна күрә гүзәл хатыннын яшь-таза тәне төсен ул бик оста язган, ә гүзәл исә рәсемне тутырып тора, мөгаен, шунлыктан картина чн.пп.1 ы килеп чыккандыр да.
Константин Николаевич карый башлаган соңгы картинада шулай ук гасыр башында бик модада булган һәм Россиягә Европадан импрессионистлар тарафыннан кертелгән шәһәр күренеше иде. Казан, бигрәк тә анын үзәге, тарихи өлеше. Рим шикелле үк. калкулыкларга урнашкан бит. Бу юлы рәссам бик үзенчәлекле алым сайлаган. Шәһәр күренеше югарыга—тауга табан күтәрелеп менгән йортлар-биналарны сурәтләмәгән, ә киресенчә, үзәк урамнан аска, чокырлыкка төшеп киткән ноктадан алып эшләгән, түбәндә—ин төптә дә. тау битләрендә дә искиткеч архитектуралы йортлар, төрле төстәге түбәле корылмалар бакчаларга күме леп утыра—мәнгелеккә китеп югалган тормышның күңелне айкап ала торган күренеше...
Бу рәсемнәрнең дә авторның ачык имзасы янында язылган еллары бар 1912 һәм 1911 еллар. Дүрт картина да кешелекне көткән гарасатлы вакыйгалар алдыннан, әмма әле Россиядә дә тыныч заманнарда, беркем дә беренче бөтендөнья сугышын, революцияләрне, гражданнар сугышын көтмәгән чорда ижат ителгән. Николай Иванович Фешин үзе дә ул чакларда гомере чит-ят илдә үтәр һәм шунда үлеп калырмын дип күз алдына китерә алмагандыр. Константин Николаевич, карашын бер картинадан икенчесенә күчерә-күчерә, диваннын әле бер башына, әле икенче башына таба атлап йөри дә йөри иде. ниһаять, хужа карт ана утырырга бик яхшы сакланган венский урындык тәкъдим итте Хәзер инде ул бабасынын картиналары алдында, анын теге яки бу рәсемне язган чагында күңелендә туган тойгыларын чамаларга тырышып угыра. Көтмәгәндә башында шундый уй туды: рәссам Фешин ул вакытта, беренче бөтендөнья сугышы башланганчы. Костянын әбисе Елизавета Матвеевна белән таныш булдымы икән инде, елларны исәпләп карагач, юктыр дигән фикергә килде—ул вакытта анын әбисе әле консерватория студенткасы булган Константин Николаевич тагын шунысын да уйлап утырды: Елизавета Матвеевна бу хезмәтләрне күрдеме икән, ул аларны ошаттымы икән? Кайсыдыр мизгелләрдә Константин Николаевич үзенен кайда һәм ни өчен утырганын да онытты, вакытның үткәнен дә сизмәде. Шулай онытылып утыруыннан аны картнын тавышы айнытып жибәрде— кара, ул бик озак утырган ич. тышта төн уртасы, март башы булуга карамастан, ябалак-ябалак кар ява.
— Йә ничек, ошадылармы бу эшләр сезгә?—Картнын соравында борчылу да. өмет тә бар иде Күрәсен. ул бу картиналарны эзләүчеләрнең барысына да клиент житди кеше: алдамас, дип вәгъдә биргән булгандыр
— Рәхмәт.—диде Тоглар дулкынланган тавыш белән —Бик-бик
ошадылар Сезгә нинди рәхмәтләр әйтергә дә белмим. Кузьма Митрофанович Гомерем буе сезгә бурычлы булырмын —Ул кесәсеннән -Картье» фирмасына визиткалар белән бергә заказ биреп, алтыннан монограммасын сугып ясаткан портмонесын чыгарды —Сезнен мәшәкатьләрегез һәм хезмәтләрегез өчен күпме түләргә тиешмен?
Антиквар карт, каушый-курка гына үз бәясен әйткәч. Тоглар ана тагын шактый гына акча өстәде дә:
—Ә монысы миннән шәхсән үзегезгә рәхмәт йөзеннән,—диде. Гадәттә акчаларны санап ала торган карт. 6v юлы санарга да кыймыйча, сорап куйды:
—Әгәр дә бу рәссамнен тагын башка хезмәтләре табылса, нишләргә, сезне эзләргәме?
—Әлбәттә, Кузьма Митрофанович. Бабамнын күпме генә картиналары табылса да,—мин хәзер бу хакта әйтә алам инде.—мин бик шатланып сезгә бурычлы булыр идем.
Шулай килешеп, алар төн уртасы авышкач кына аерылыштылар
Константин Николаевич ул төннен калган өлешен дә йоклап үткәрә алмады. Үзе әйтмешли, Ходай Тәгаләдән ингән бу картиналарны номерына алып кайткач, ул аларны үзенен өч бүлмәле люксынын әле бер бүлмәсенә, әле икенчесенә элеп куя-куя, аларга сокланып карап йөрде Иртә таңнан, инде уятырга вакыттыр дип, Эйнштейнга һәм дизайнер Виленкинга чылтыратты, аларны тиз генә үзенә килергә чакырды Тоглар алар белән шатлыгын уртаклашырга ашкына иде. ана нәселдән мирас булып калган картиналар Фешиннын яна йортына туплана башлады бит
3
аталья хатын-кызлар бәйрәме көнендә беренче рейс белән үк килеп төште. Сигезенче Март алдыннан аларның кибетендә төнгә кадәр Кристиан Лакруанын сәүдә портыннан Робер Платт алып килгән соңгы мода язгы кием-салым сатканнар, халык кырылып алган. Французлар урысларның бер мәкален яхшы үзләштергән икән: кашык әбәт вакытында кыйммәт. Сәүдәдә моны белеп эш итү. әлбәттә, төшемле, уңышлы була. Тоглар үзенен сөйгәнен Георгий белән бергәләп аэропортта каршылады Голландиядән махсус кайтарткан зур матур чәчәк бәйләме Домоледовадагы һәркемнең күзенә бәрелеп тора иде, юкса ул көнне бик күпләр үз якыннарын каршыларга чәчәкләр тотып килгән—ни әйтсәң дә. хатын-кызлар көне, бәйрәм ич' Бу юлы багажларны гадәттәгедән шактый озаграк көттергән аэропорттан туп- гуры «Метрополь»гә кайтып керделәр, анда озак юанмыйча. -Наталья төзәтенсп-бизәнеп. үзен рәткә китергәнче генә!—Городецкийларга көндезге ашка киттеләр—анда аларны бәйрәмчә бизәлгән табын көтеп тора иде инде.
Аргентинлыны Константин Николаевич Натальяга элекке дусты һәм бизнес буенча кулдашы дип тәкъдим итте, ә хужянын йорты исә кышын һушын китәрде Ул мондый күркәмлек-зиннәтлелекне күрергә һич өмет итмәгән иде: иркенлек, квартираның бүленеше, аның җиһазлары, камин залы, верандадагы кышкы чәчәк-гөлләр бакчасы—оранжерея— барысы да әкияттәгечә иде Йорт хуҗасы
—Йә, ничек? Кунакка минем бунгалом ошыймы’—дип сорагач. Наталья шулай җавап бирде дә:
Нәкъ әкияттәгечә!—диде.
Аргснтинлы канәгатьләнеп елмайды, әмма, шулай да Тогларга күз кырые белән генә карап алса да. аның иске дусты үзенен сөеклесенә нинди апартаментлар әзерләгәнен әйтми калдырды.
Городе ик нйл арда озаклап, иркенләп кәеф-сафа корып утырдылар - җылы, рәхәт, Константин Николаевичның дуслары Натальяны чын күңелдән үз-якын итеп кабул иткәне тоела. Тәкәллефле һәм сүзгә бер дә
Н
кесәгә кермәс үткен телле йорт хуҗасының Тоглар белән дуслыгының кадерен белүе, аны бәяләве сизелеп тора, шушы хәл Натальяның да күңелен горурлык белән тулыландыра, ана, үзен килеп керә-керешкә үк, Мәскәүдә бик югары абруй-дәрәҗәле кешеләр арасына алдылар кебек тоела иде. Аргентинлы яшәгән төбәк тә, аның квартирасы да, дөньяда андый квартиралар барын ишетеп-күреп белмәгән Натальяга, болар һәммәсе дә бары тик күктәге фәрештәләр өчен генә булырга тиештер шикелле тоела иде.
Городецкийларга килеп җитәрәк, Константин Николаевич күршедәге шундый ук. әмма бинаның алгы өлешенә истәлекле такта кадакланган йортка күрсәтеп, әйтеп куйган иде: «Биредә Брежнев яшәгән. Ә аның янәшәсендәге йортта Андропов вафат булган...» Городецкий яшәгән йортның алгы өлешендә дә Наталья граниттан һәм авыр бронзадан коелган берничә такта күреп узды: аларга да кемнәрнеңдер исем-фамилияләрен һәм туган-үлгән елларын язып куйганнар, ләкин кыз: «Монда кемнәр яшәгән?»—дип сорарга уңайсызланды, соңгы мәртәбә килүләре булмас, әле сорарга өлгерермен, дип уйлады. Аларны менә шундый атаклы- абруйлы йортта кунак иттеләр.
Алар «Метрополь»гә бик сонлап кайтты һәм бу кичтә башка бер җиргә дә бармады, юкса, Натальяны каршы алган чакта Константин Николаевич Городецкийлардан сон берәр төнге клубка да кереп чыгу турында уйланган иде—аның мәгъшукасы биергә бик ярата икән бит, анысын Тоглар үзе өчен әле Парижда ук ачып кайткан иде. Кунакханәгә кайтып, бәйрәм концертын телевизордан карар өчен, икәүләп диванга җайлап утыргач, Наталья, мөгаен, кунакчыл Городецкийлар йортында күргәннәре тәэсиреннән арынып җитмичәдер, бер үк вакытта көнләшеп тә, моңсуланып та, һәрхәлдә Тоглар өчен һич көтелмәгәндә әйтеп куйды
—Синен дусларында миңа нинди рәхәт булганын белсәң иде... Ул йортлары, дисеңме, ул гаиләләре... Алар ничек матур итеп бер-берсен сөя...
—Чык мина кияүгә, без дә шулай яшәячәкбез. Уйлавымча, безнең балаларыбыз да начар булмас, әниләре коеп куйган бер гүзәл бит,—дип. Тоглар аны кысып коча төште.
Ләкин, күрәсең, Городецкийлардагы рәхәт-бәхетле тормыш яшь кызга шул кадәр тәэсир иткән иде, ахрысы, ул, яшерми-нитми, ачынып әйтеп ташлады:
—Ә без синең белән кайда яшәрбез сон?.. «Метрополь»нен шушы номерындамы? Минем үз йортымны булдырасым, шунда кунаклар кабул итәсем килә... Мин бит бер тапкыр кияүдә булган идем инде, чит-ят фатирларда яшәп изаланган идем Шуннан соң йорт-җирсез кешегә гомергә дә кияүгә чыкмам, дип ант иттем, гомер бит бер генә, анысы да аккан су кебек ага да китә...
—Соң, без бу мәсьәләне, мөгаен, ничек тә булса чишәрбез. Беләсеңме, бу очракта икебезнең дә уй-ниятләребез, Аллага шөкер, бер икән Минем дә үз йортымда гаиләм белән яшисем, кунаклар кабул итәсем, балалар үстерәсем килә...—дип җавап бирде Константин Николаевич һәм шул ук вакытта беренче мәртәбә Натальяның йөзендә ниндидер ерткычлык, усаллык, гел үз мәнфәгатен акыл белән генә башкарасы килү теләге чагылып киткәнен тойды. Бу хис-уйлар аның сөйгәне турында инде күз алдына китереп уйлаганнарыннан шактый аерылып тора иде шикелле. Ләкин башында туган бу уе тамыр җибәреп өлгерә алмый калды, чөнки шул мизгелдә мәгъшукасы, аны иркә кочаклап, тәкъдимнәре өчен рәхмәт әйтә-әйтә, үбә башлады. Бу гамәл Тогларнын күңелендә туган шикле уйларын куып та җибәрде. Шулай да Константин Николаевич Кутузов проспектындагы әзер апартаментларының серен ул көнне тәки ачмады, юкса берничә мәртәбә,—аэропорттан кайтканда да, Городецкийларда кунакта утырганда да,—шуны әйтеп ычкындырырга теле бик кычытып торса да, ниндидер үзенә буйсынмас эчке бер тыю туктатып калды шикелле.
Иртә белән ресторанга төшеп ашап-эчеп утырганда, Тоглар күнелле генә итеп:
—Ә мин бит сине Ростовыннан Мәскәүгә ымсындырып чакырганда, бер сюрприз-бүләк вәгъдә иткән идем, ә син шуны искә дә төшермәден,— дигән булды.
— Мин исә синен дустын Городеикийларда кунак булуны шул сюрприз дип уйлаган идем,—дип. җ ил кәсен генә сикертеп куйды Наталья —Мин аларда үткәргән кичебездән бик канәгатьмен. рәхмәт сина. Әгәр дә мине бүген дә шундыйрак берәр шатлык көтә икән, димәк, син мина икеләтә сюрприз әзерләдем, дип уйла.
—Ну, анысын үзең хөкем итәрсен инде,—дип бераз томанлы гына җавап бирде Тоглар.—Әгәр ошаса, шул сиңа ин төп сюрприз булыр, һәрхәлдә, тырышмадым түгел, тырышкан идем...
Кунакханә каршысындагы автомобильләр арасыннан үзенең «пор- ше»сын кузгатып, Константин Николаевич Натальяны янә Кутузов проспектына алып китте. Городепкийлар яши торган йортка бик охшаш икенче йортка килеп җиткәндә, Наталья бу йортнын да алгы ягыңда кара һәм соры граниттан куелган ике барельеф һәм тагын вакытлар узу белән яшелләнә төшкән өч бронза истәлекле такта барлыгын искәртеп, ясалма соклану белән:
—Димәк, без янә кунакка киләбез?—дигән булды. Үзенең күзе биек парадный баскычта униформадан басып торган сакчыда иде
—Сюрприз кунакта гына да булмаска мөмкин, түз бераз,—дип көлемсерәде Тоглар һәм тиз йөрешле лифтның чакыру төймәсенә басты.
Алар алтынчы катнын иркен баскыч алдына чыктылар Анда бары тик ике генә квартира ишеге бар һәм икесе дә Константин Николаевичныкы булганга күрә, дизайнер Виленкин аны бик әйбәтләп тәртипкә китереп куйган иде инде. Тәртип дигәнен катгый-нәзәкатле, озак елларга җитәрлек итеп эшләнгән: ин сирәк очрый торган кара мәрмәр төсендәге эре шакмак плиткәләр түшәмгә кадәр ябыштырылган, диварлары менә дигән итеп шомартылган имән такталардан, идәннәре мәңге купмаслык- кипмәслек тыгыз паркеттан Ике квартира да Тогларныкы булса да, аларга керү ишекләре килеш-килбәте белән дә, йөзлекләренен төсе белән дә, бигрәк тә шомартылган-ялтыратылган тотка-фәләннәре, йозак тишекләре белән дә аерылып тора иде. Салон-ашханәгә керәсе ишек калын гына чикләвек агачыннан ясалган булса да, анын өсте түгәрәкләндереп пыяла белән капланган, көн яктысында ут яндырмыйча да квартираны танымаслык итеп яктыртып тора һәм ул остаханә-салоннын шулай булуы рәссам өчен бик тә кирәк иде
Әлбәттә, Городенкийларнын да баскыч алды мәйданчыгы да. ишек төпләре дә бик чиста һәм пөхтә, ләкин Тогларныкы белән барыбер чагыштырырлык түгел, халык әйтмешли, җир белән күк арасы иде инде Мәйданчыкка чыгып баскач. Константин Николаевич әүвәл кайсы ишекне ачып. Натальяны кайсы квартирага алып керергә белмичә, бер мәлгә аптырап калды Ниһаять, ул остаханә-салонга керә торган ишеккә караганда тыйнаграк күренгән, әмма барыбер ике якка ачыла торган итен, тоташ имәннән ясалган һәм эре калибрлы пулеметтан да агып тишмәслек сигез миллиметрлы калын корыч каплама куелган ишек янына килде—бу ишекне Англиядә ясатып кайтарганнар иде Ишекне ачкач. Тоглар киң күңеллелек белән Натальяны өйгә чакырды
— Кем сарае бу?—дип югалыбрак һәм нәрсәгәдер куркып сорап куйды Наталья Аны’ шундый күркәм зиннәтлелек чорнап алган ки. ул. нәрсәне булса да бәрелеп ватармын дигәндәй, кая басарга да белмичә аптырап тора иде.
Анын югалып калуын күргәч. Константин Николаевич күнелле генә итеп:
Син кичә үз өен. үз кухнян турында нидер сөйләнгән иден бугай Менә, мина шушындый квартира тәкъдим итәләр, ә мин синен
ризалыгыннан башка ничек жавап бирергә дә белмим,—диде.—Карап чык әле, зинһар, кухнясын гына булса да. бәлки, берәр жирен үзгәртергә, нәрсәләрдер өстәргә кирәктер, ә?
Иркен алгы бүлмәдә чишендергәч, ул аны кулыннан тотып, ялтырап торган паркет идәннән атлата-атлата. кухня дип аталган егерме биш квадрат метрлы бүлмәгә җитәкләп алып керде. Наталья болай жиһазлан- дырылган кухнялар булганлыгын хәтта күз алдына да китерә алмый иле—зур гына чит ил суыткычы, микродулкынлы электр миче, сигез комфоркалы һәм табалар тыгып пешерешле газ плитәсе—ул әле, житмәсә, хром-никелле әллә ничәмә төрле кнопка-фәләннәр белән эшләнгән!— шуңа күрә космик аппаратларга охшашы булган мондый әкәмәтләрне гомергә дә күргәне булмаганлыктан. кыз бөтенләй югалып кала язды Әле тагын шунда ук савыт-саба юк машинасы һәм ни өчен куелганлыгын әлеге Тоглар үзе дә белмәгән әллә нинди башка нәмәрсәкәйләр дә бар иде. Наталья бары тик бер нәрсәгә генә игътибар итә алды—боларнын һәммәсендә дә бер фирма—«Сименс» тамгасы тора иде. Константин Николаевич теге зур суыткыч янына килде дә. аны ачып җибәреп:
—Сина азык-төлегеңне сакларга җитәрдер бу,—диде. Аннары газ плитәсенен кабызгычына бер генә басты, плитә үзеннән-үзе кабынып китте. Әмма кызнын андый пьезоэлементлар куеп эшләнгән газ плитәләре турында ишеткәне бар иде инде.
Наталья кыюлана төште, хромланган боргычлы югыч янына килеп, аның ике боргычын да ачып карады—гөжләп салкын һәм кайнар су ага башлады.
Константин Николаевич биек аркалы авыр дүрт урындыкның берсен тартыбрак куйды да:
— Менә бу урындык минеке булыр, каршы килмисенме?—диде.
—Ә мин, сине яхшырак күрер һәм плитә янына якынрак булыр өчен, менә монысына утырырмын,—дип шукланып жавап бирде Наталья Ул инде Тогларнын күңелле кәефен абайлап, уенга кушылып киткән иде.
Аннары алар залны, камин мичле бүлмәне карап чыктылар. Соңгысы кызга бигрәк тә ошады: хатын-кызга һәрвакыт нәрсә җитми?—Җылы! Тән һәм җан җылысы кирәк аларга. Ана бигрәк тә төсле венециан пыяласыннан әкияти кошка охшатып эшләнгән люстра, бүлмә почмакларына шуңа ук яраштырып куелган торшер—кыскасы, итальян дизайнерлары югары зәвык белән җиһазлаган бу бүлмә тулысы белән ошаган иде һәм йортның булачак хуҗабикәсе боларнын барысын да сокланып кабул итте— сокланып тан калуларын күзәтеп торган Константин Николаевичка да бу үзенчә бер рәхәтлек бирә иде. Камин мичле бу залдан, әле тулысынча җиһазланып бетмәгән булса да, Натальяның һич тә тиз генә чыгып китәсе килмәде. Ләкин Константин Николаевич: «Әле бу йортта син күрәсе шактый нәрсәләр бар»,—дип. аны икенче бүлмәгә алып чыгып китте Анысы исә китапханә—эш бүлмәсе булып чыкты Бу бүлмә башкаларына караганда күбрәк жиһазландырылган булса да. Тоглар монда әле ике бүлекле авыр язу өстәле, утырып эшләрлек кәнәфи һәм күн диванлы, журнал өстәлле тулы бер җиһаз куелып җитмәгәнен әйтеп узды.
Завод микрорайонындагы эшче гаиләсендә туып үскән Наталья Зиминаның ни үзләрендә, ни дус кызларында бу кадәр күп китаплы бүлмәне күргәне юк иде әле. Авыл китапханәләрен әйткән дә юк инде, шәһәр китапханәләренен дә һәрберсе мондый байлык белән мактана алмас иде. Сүз хәтта бик сайлап җыелган сирәк китаплар—раритетлар турында ла бармый, гап-гади сан ягыннан да бу китапханә таңга калды-рырлык иде. Шул кадәр күп фолиантлы китапханәдә ни өчендер Натальяга күңелсез-уңаисызрак булып китте һәм. түшәмгә кадәр китап киштәләре арасындагы бер бушрак диварны, андагы өсте түгәрәкләнеп килгән ишекне күреп, кыз сорап куярга ашыкты:
—Ә бу ишек кая алып чыга? Тагын бер бүлмә бармыни әле?—диде
Ул инде ал бүлмәләр, кунак бүлмәләре һәм башка бүлмәләрнең санын югалткан иде.
—Ә без хәзер кереп карарбыз,—дигән булды Константин Николаевич, серле генә итеп һәм кызны култыклап алып шул яшерен ишеккә таба алып китте—яшерен булса да. кызыксынучан һәм бар нәрсәне күрүчән хатын-кыз халкыннан нәрсәне яшереп калып була сон? Алдагы бүлмәнен тавыш-тынсыз гына ачыла торган ишеген ачып килеп кергәч, алар тагын бер тылсымлы, камин мичле бүлмәгә барып чыктылар Ләкин бу камин миче кечкенәрәк тә һәм гадирәк тә иде. күренеп тора: ул кунаклар чакырып, гәпләшеп утырыр өчен түгел, ә ялгызын гына калып, сәгатьләр буе уйланып утырыр өчен ясалган иде
— Без тагын бер квартирага барып кердек, дип уйлыйм мин Шулай түгелме’’—дип. Наталья Константин Николаевичка сорау бирергә дә өлгермәде, тегесе аны алгы бүлмәгә чакыра иде инде —Йә, Ходаем'—дип аһылдап куйды Наталья, алгы бүлмәгә кереп, андагы бөтен диварны ине-буе белән каплап торган бер рәсем-картинаны күргәч Ул исә Эдуард Шаһиевнын Константин Николаевич сатып алган «Эстет төше» дигән эше иде
Рәсем чынлап та игътибарны үзенә тарта—бик зур зәвык белән рамланган, менә дигән итеп яктыртып куелган бу әсәр искиткеч гүзәл булып күренеп тора иде.
Ишек алдына карап торган тәрәзәне дүрт мәртәбә кинәйткәннәр һәм бөтен кырый дивар тоташ тәрәзә булып калган тәрәзә рамнарын шундый игеп үреп ясаганнар ки, алар кояш әйләнеше буенча һәр сәгатьтә остаханәне тигез яктыртып тора иле. Шуна күрә, бу бүлмәнен галәти яшәү бүлмәсе түгел икәнлеген Наталья да аңлап алды һәм үзенен рәссам остаханәсенә килеп кергәнлеген төшенде Мәскәүдә яшәүче атаклы тагар сюрреалисты Эдуард Шаһиев картинасыннан көч-хәл белән аерылып, Наталья кинәт кенә әле мольбертка беркетеп кенә куелган ялангач хатын- кыз сурәтен күрде һәм ирексездән шунда таба атлады, аннары барып җиткәч кенә, анда тагын жәйге вә кышкы табигать күренешләрен абайлап алды Рәсемнәр кызга бик ошады, әмма ниндидер эчке бер тойгы белән картиналарның остаханәгә юкка гына эленеп куелмаган икәнлеген аңлады, ал арның шулай икәнлеге әллә кайдан күренеп тора, бирелә һәр калак уйлап кагылган—һәм кыз, дәшми-тынмый гына, башка картиналарны карарга кереште, бәлки, алары мондагы серләрне ачар дип уйлады булса кирәк Ул күргән бу борынгы рәсем-картиналарның әлеге йорт хужасына ничектер берәр катнашы-мөнәсәбәтс бардыр дип уйларга анын башына да килмәде Шулай ла рәсемнәрне карап йөргәндә, ул бер үк останын кулы икәнлеген тойды, әйтергә кирәк, Наталья, рәсем сәнгатен бик үк аңлап бетермәсә лә, Константин Николаевичның да рәссам булганлыгын сизенә башлаган иде инде Карап йөргән рәсемнәрнең читенә язып куелган «Фешин» сүзен укыгач, кинәт кенә кызнын башына барып житге Константин Николаевичның да фамилиясе Фешин бит' Наталья «Н И Фешин» дип имзаланган бер рәсем каршысында тукталып калды -Фешин Фешин Фешин Россиядә сирәк очрый торган фамилия бу» Шуннан сон Наталья ин башта караган рәсем янына яңадан әйләнеп килде лә, тын гына үзен күзәтеп торган Константин Николаевичка борылды
—Синен әтиең шушындый матур рәсемнәр ясый алганмы?—дип сорамыйча булдыра алмады ул
— Юк,—диде кызны кочагына алган Тоглар тыныч кына итеп - Болар—минем бабамнын иҗаты, академик рәссам Николай Иванович Фешин эшләре. Ә рәсемне ясамыйлар—язалар' Исеңдә калдыр я-за- лар Рәссамнар телендә һәм рәсем сәнгатеңдә ул шулай әйтелә
Уңай вакыттан файдаланып
—Ә синен әтнен кем булган’—дип сорады Наталья
—Ул да рәссам булган Чын рәссам,—дип жавап бирде Константин Николаевич —Ул безне, рәсемнәрен базарга чыгарып сатып, ашатып-
туендырып торды Сугыштан сонгы бик авыр еллар иде бит. Бик кызганыч, ул нибары кырык яшендә үлеп китте. . Сугышта алган яраларыннан мантый алмады...
—Син миңа бу хакта бер дә сөйләмәгән идеи,—дип. ризасызлык белдереп. Наталья инсәләрен сикертте дә, анын кочагыннан чыкты.
—Сөйләргә сәбәбе чыкмый торды бит. Үпкәләмә Бүген менә җае чыкты Мин сина кичә өйләнергә тәкъдим ясаганымны онытмадыңмы?
—Сина элек бабаңнарныкы булган квартираны кайтарып бирделәрмени?—дип. Тогларнын соравын читләп үтмәкче булды Наталья. Аның өчен барысы да бик көтелмәгәндә килеп чыкты бит бу йорт та. рәсем- картиналар да. зәвыклы һәм бай итеп эшләнгән ремонт та. әле куеласы хиһазлар да—карап йөргән уңайга Константин Николаевич кайда нәрсәләр куеласын сөйләп барды ич.
—Алай түгел. Наташа,—дип башын чайкап алды Тоглар—Кутузов проспектындагы бу йортлар Сталин заманнарыннан калган, ул чорда шулай иркенләп, гомерлек итеп төзегәннәр. Ә Фешиннар тумышлары белән Казанныкы булган, шунда минем бабам да, әбием дә, әтием дә туган. Шунда үскәннәр, яшәгәннәр. Хәзер Казанда исән-сау калган беркемем дә юк инде... Әмма Казандагы Татарстан дәүләт музеенда махсус Фешин залы бар! Без ничек тә бер анда икәүләп барырбыз әле. яме9 Ә мин Казакъстаннын көнбатышында. Мартук дигән бер ерак шәһәрчектә туып үскәнмен. Әтием белән әниемнең дә каберләре шунда... Менә минем бөтен шәҗәрәм шул,—дип. көрсенеп куйды ул. —Бөтенесен дә яңадан башларбыз. Мин ышанам, синең белән бергә икәүләп кайчандыр Россиядә атаклы булган Фешиннар токымын яңадан аякка бастырырбыз әле без: әлбәттә син риза булсаң гына...
— Мин әле Ростовта чакта ук синен тормышыңда ниндидер сер барын тойган идем, әмма анын фамилияңә, шәҗәрәңә кагылышы бардыр дип уйламадым,—дип, күңел төбендәгесен әйтеп бирде Наталья. Константин Николаевичка сарыла төшеп.
—Әйе, шулайдыр шул. Мин дә үземдә рәсем сәнгатенә омтылыш сизәм, рәсемнәр язасым килә. Элекке тормышым башкачарак булды шул, киндерләр, мольбертлар кайгысы юк иде анда. Хәзер менә үз мөмкинлекләремне сынап карыйсым килә, бәлки, берәр юнь килеп чыгар, ә? Син каршы түгелме?—дип шаяртып куйды Тоглар соңыннан.
—Юк. әлбәттә,—дип җитди җавап бирде Наталья, болар анын өчен бөтенләй көтелмәгән хәлләр иде.—Күңелен ята икән, рәхәтләнеп яса-яз! Шундый нәселдән килгән сәләтен булгач, нигә аны сынап карамаска, ди?—Ул тирә-ягына күз йөгертте — Остаханән дә мина бик ошый, биредә шундый уңайлы, матур, яп-якты!
—Алайса, квартираны карап бетерик инде, ошармы-юкмы—син хәл итәсе бит.—дип шаярткан булды Тоглар мәгъшукасына.—Күп калмады инде, хәер, биредә дә кухнясы, ваннасы, йокларга калырга теләсәләр, кунаклар өчен йокы бүлмәсе дә бар Кем белә, көтмәстән синен туганнарын килеп төшәргә мөмкин. Ә минем американ туганнарны, әгәр дә алар була калса, эзләп табасы бар әле...—дип, сүзен моңаеп кына йомгаклап куйды Константин Николаевич.
—Кухня—минем яраткан урыным инде,—дип кабынып китте бу зиннәтле-гүзәл йортнын булачак хужабикәсе —Әйдә, күрсәт!—дип, күңелле генә итеп боерып та куйды әле хәтта.
Студия-остаханәнен кухнясы теге бүлмәдәгенекеннән шактый кай- тышрак—ни бары уналты-унҗиде генә квадрат метрлы булса да, Натальяның әле мона кадәр күреп үскән кухня бүлмәләреннән ике мәртәбә зуррак иде Ванна бүлмәсе дә, кухнясы да. кунаклар кабул итү бүлмәсенә дә бу якта башка төрле төсләргә буялган һәм башкача җиһазландырып, яктыртылган икән. Мәсәлән, кухнясы немей фирмасы «Бош» җиһазларыннан тора. Константин Николаевич Германия техникасына, Италия мебельләренә, Англия савыт-сабаларына, Швейцария сәгатьләренә,
Франция шәрабләренә һәрвакыт өстенлек бирә һәм булачак хужабикә Наталья моны исендә тотарга тиеш иде.
Натальяга бигрәк тә матур итеп яктыртылган алгы бүлмә ошады, яктылык бирегә өсте түгәрәкләнеп ясалган ишек өстеннән төшә, архитек- тор-дизайнернын шулай уйлап эшләве нәтижәсендә, квартира һава һәм яктылык белән тулып тора иде. Һәм, әлбәттә, әле кичә генә үзенен исен-акылын китәргән Городепкийлар квартирасы монын белән чагыштырырлык та түгел иде. Константин Николаевич аны нәкъ шулай булсын дип уйлаган да иде Наталья, ниһаять, соңлап булса да. һаман-һаман сюрприз турында ни өчен шулай сөйләнгәнен анлады шикелле мондый сюрпризлар кызыйның хыялында да тумас, төшенә дә кермәс иде Ә биредә—барысы да күз алдында. Кайсыдыр бер мизгелдә Наталья үзен шушы йортта кунаклар, үзенең дусларын, туган-тумачаларын кабул итүче буларак хис итте. Үзенен туачак балаларын да шушы йортта тәрбияләп үстерәчәген күз алдына китерде. Ана Константин Николаевич юкка гына:
— Борынгы Фешиннар нәселен без икәү дәвам итәчәкбез,—дип әйтмәде ич.
Ул исә, шунда ук куанып, хәйләсез-нисез генә әйтеп ташлады:
—Эш миннән генә тора икән, биредә барысы да мина бик ошый, бер генә нәрсәне дә алыштырасым, урыныннан кузгатасым килми Рәхмәт, кадерлем, минем өчен бу, чынлап та, көтелмәгән искиткеч сюрприз булды, моңа кадәр мине әле берәүнең дә бу кадәр куандыра алганы юк иде,—диде.
— Бәйрәм көнегездә күнеленне күтәрә алганым белән мин бик бәхетле, минем бүләгем сина хуш килгән икән—мин бик шатмын —дип, Константин Николаевич, картларча итеп, анын алдында тәкәллефле генә башын иеп куйды,—Әйдә, кунакханәгә кайтыйк та. машинаны шунда калдырып, жәяүләп кенә Мәскәү буйлап йөрик әле. Мин сина бер гажәеп антиквар кибетен күрсәтермен, анын хужасы Кузьма Митрофанович белән таныштырырмын, аннары без бер испан ресторанында ашап чыгар быз, син ничектер бервакыт Ростовта, Испания нәрсәсе беләнлер үзенә тарта, дип сөйләгән идең шикелле.
Алар тагын бүлмәләр буйлап китте. Наталья янә үзенә ошаган картиналар, гравюралар каршысында озаклап тукталып торды, камин мичле зур залның галәмәт тәрәзәсе янына барып, биек түшәмдәге искитәрлек люстраларын бер кабызып-бер сүндереп дигәндәй, урам һәм ишегалдын күзәтеп торды, тагын бер мәртәбә кухняга кереп чыкты—дөресен әйткәндә, аның моннан һич чыгып китәсе килми иде әле Кайсыдыр мизгелләрдә анын «Бу минем йортым! Бу минем йортым!»—дип. буш бүлмәләрдәге тынлыкны бозып, куанып-сөенеп кычкырып куясы да килде
Ишек төбендәге бүлмә алдында, Парижда французларны тан калдырган алтынсу манто тунын кигезгәндә. Тоглар аны кочаклап аллы ла, колагыннан үбеп сорап куйды:
—Йә, әйт, мина кияүгә чыгасыңмы'’ Үзен күрден. квартира мәсьәләсе хәл ителгән...—диде.
Наталья ана бәхетле елмаеп борылды да, оялып кына
Әйе. сөеклем, мин Фешиннар нәселен дәвам итәргә ризамын диде.
Испан рестораны «Реал»да сонлап башлаган әбәт ашлары әкренләп кичке ашка әйләнде, әмма Тоглар белән Наталья вакытнын узганын ла. урамда караңгы төшеп, юеш кар ява башлаганын да сизмәделәр—алар икесе дә бәхетле, чөнки Натальяның туган көненә—егерменче апрельгә гуй көнен дә билгеләп куйган иделәр
Ырым-шырымнарга ышанучан Наталья кайсыдыр гороскоптан укып белгән киленнең туган көненә билгеләнгән туйлар әкәмәт бәхетле була икән, имеш Ул бит инде бер мәртәбә май аенда кияүгә чыгып караган да. шул ышануларга фараз кылсаң, бәхетле була алмаган—аерылышканнар. Хәзер инде ул икенче мәртәбә уйламыйча гына, андый башсызлыкка
бармаячак. Константин Николаевич аның бу дәлилләрен елмаеп кына тыңлап торды һәм Наталья кайсы вакытка билгеләсә дә, шуңа риза икәнлеген белдерде.
4
әммәсе дә булачак киленкәйнең уйлаганынча барып чыкты, тик вакыты һәм купшы-бай туй үткәрү уй-ниятләре генә шактый үзгәрде. Март ае азагында, Наталья «Астория» кибетендәге эшләрен тапшырып йөргәндә, табиблар авыру рәтләнү ягында, дип ышандыруларына карамастан, әнисе шул хастаханәдә үлеп китте. Константин Николаевичка да ашыгыч кына очып барырга—кайнана була алмый калган карчыкка матур гына күмү һәм искә алу үткәрергә туры килде—носари динендәге гадәтләрне ул гына боза алмый иде бит инде. Хәзер мәрхүмнең кырыгы тулмыйча һәм шул көнне искә алу мәждесе үткәрмичә торып, туй турында авыз ачып сүз дә әйтергә ярамый, бу гамәл һәр икесенә дә гөнаһлы булып күренәсе көн кебек ачык иде. Хәер, бик ул кадәр ашыгырлык эш тә күренми: бергә ашый-эчәләр, бергә йоклыйлар—тагын нәрсә кирәк? Шулай итеп, Наталья Кутузов проспектындагы йортына, алдан уйланганга каршы килеп булса да, никахлашмыйча гына килен булып төште. Әнисенең өчесе, жидесе, кырыгын да Ростовта, үзләре яшәгән «Редиссон-Ростов» кунакханәсендә, үзләре тәүге бәхетле көннәрен- төннәрен үткәргән бүлмәдә уздырдылар, нәкъ шул бүлмәгә, чечен әсирлегеннән бик ансат котылып, Тоглар кайтып төшкән иде бит.
Үзе туып үскән, шунда егерме тугыз елын яшәгән Ростовыннан Наталья кызгану-офтанусыз гына аерылды. Әнисе дә үлеп киткәч, аны бу шәһәр белән бәйләп торган соңгы җеп өзелгән иде инде. «Без хәзер синең белән икебез дә ятимнәр. ».—дигән иде Наталья Тогларга, әнисен жирләп кайткан көнне.
Апрельгә билгеләнгән туй көнен, әнисен җирләгәннән сон, кырыгы якынлашкан май аен да үткәреп җибәрә башлагач, алар икесе дә ныклап уйга калды. Бетеп килә торган май аена булачак килен кеше теше- тырнагы белән каршы төште, чөнки нәкъ май аенда чыгып, аның бер мәртәбә авызы пешкән иде бит инде. Җәйге айлар исә үзеннән-үзе төшеп кала, чөнки, Наталья уйлавынча, җәйге айлар һәрвакыт бәхетсез була икән. Шулай итеп, алар өйләнешүне августның икенче яртысына, көзгә табарак күчерергә булдылар. Анда инде кешеләр дә ял итеп, янып- пешеп, каралып, җегәр җыеп кайткан чак була. Бу юлы да Эйнштейн- Георгий үзенең акыллы кинәше белән бик үзенчәлекле юл тапты: туй сәяхәтен киресенчә эшләргә—башта дөнья күреп, кайда булса да, диңгез буенда ял итәргә, аннары берәр чиркәүгә кереп, Ростов килене теләгәнчә, никахлашып чыгарга, дигән фикер әйтте. Бу көтелмәгән уй-фикер булачак килен белән кияүнен һәр икесенең дә йөрәгенә май булып якты. Алар, бергәләшеп, рәхәтлекне файдалы итеп үткәрерлек сәяхәт кылырдай урыннарны өйрәнә башладылар.
Ике атна дигәндә, кая барасыларын тәгаенләп, виза-билет мәсьәләләрен. барып төшкәч, кайсы кунакханәгә урнашасыларын да хәл иткәч, июнь башларында Тоглар белән Наталья Испаниягә китеп бардылар. Кутузов проспектындагы квартираларында вакытлыча Эйнштейнны калдырдылар—ул, чираттагы аерылышуыннан соң, йорт-жирсез калган һәм, кайда туры килсә, шунда кунып йөри, адресын алмаштырырга җыенган чагы иде. Үз квартирасының ачкычларын биргәндә, Тогларның бердәнбер үтенече генә булды: бу йортта беркайчан да кәрт уйнамыйсын, диде. Баксаң, шундый ырым бар икән—акча-фәләнгә кәрт уйнаган йорт бәхетсез була, анда кайгы-хәсрәт, күз яшьләре килеп тула икән.
Испаниядән башланган ике айлык сәяхәтләре, нәкъ үзләре Мәскәүдә уйлаганча ук, Фиджи утравында тәмамланды. Анда аларга шул тиклем ошады ки, һичшиксез, бирегә кышын—гыйнвар аенда да килергә кирәк
Һ
икән, дигән карарга килделәр һәм таш кал а-баш калага Дакар аша түгел. Париждан кайтырга булдылар.
Килен буласы Наталья барыбер үзенен элекке фирмасы Кристиан Лакруала туй күлмәге тектерәсе һәм тагын хатын-кыхтар өчен кирәкле ниндидер вак-төякләр аласы итте. Сәяхәт-сәфәр вакытында ул төрле хатын-кызларнын ничек киенеп йөргәнлеген күргәндер дә. үз кием- салымын да янартасы килгәндер—хатын-кыз күнелендә ни-нәрсә барлыгын ир-ат гомергә дә анлап бетерәсе түгел. Парижда да алар шул элек килеп төшкән кунакханәдә тукталдылар, аннары, телефоннан чылтыратып, мсье Жак белән сөйләшеп алдылар, тегесе, үз туганнарын күреп сөйләшкәндәй, бик шатланды, билгеле Парижда Яна ел кичен матур итеп үткәргәннәрен исләренә төшереп, янадан шул «Леди Астор» ресторанына барып чыкмакчы булдылар. Натальянын чәчәк аткандагы болындай балкып китүен күргәч, үзе дә бәхетле Константин Николаевич, булачак хатынын тагын ни белән дә шатландырырга белмичә.
—Әгәр сина Париж бик ошый икән—без биредә дә абруйлы берәр районда квартира сатып ала алабыз бит,—алар биредә Мәскәүдәгеләрдән шактый арзанрак та,—дип әйтеп салды —Теләгәндә, кил дә тор шунда
Анын бу сүзләрен көтмәгән Наталья, ашыгып һәм курку беләнрәк. Тоглар көтмәгәнчәрәк жавап бирде
—Юк. Парижда гына була күрмәсен, мин Францияне яратмыйм,— диде.
Константин Николаевичның йөзендә гажәпләнү билгеләре күргәч, ул аңлатырга ашыкты — Париж елдан-ел Мәскәүнен өч вокзалы мәйданына әйләнә бара—кемнәрдер килә-китә, узып барышлый, тукталып кына ала шикелле Аннары, Парижнын үзендә чын французлар да кими бара төсле, гел негрлар да гарәпләр, африканлылар да марокканлылар. фил- липинлылар да вьетнамлылар, ә хәзер исә безнең Рәсәй фәхишәләре меңләгән бандитлар белән бирегә ябырылды. Кайдадыр Испаниядә, мисалга. Марабельеда йорт сатып алсак, ул мина куаныч булыр иде һавасы менә дигән, диңгезе аяк астында, меңләгән яшеллек һәм тирә-юнендә гел байлар гына. юк. кадерлем. Парижда безгә квартира да. йорт та кирәкми. Бирегә йөреп кайтырга, музей-күргәзмәләрен карап чыгарга, яки. менә хәзерге шикелле, кайдандыр ерак сәяхәтләрдән кайтып барышлый, кибетләренә кереп чыгарга ярыйдыр
Соңыннан бу сөйләшүне Тоглар еш исенә төшерәчәк Ләкин сон булыр. Ә ул чагында Тоглар кызнын ышанычлы дәлилләре белән килешкән һәм Европа үзәгендә лә бер квартира сатып алу уеннан кире кайткан иде инде...
5
лар Мәскәүнен ин матур һәм халык ин күп йөри торган Елоховский чиркәвендә никахлаштылар, бирелә хәтта еш кына дәүләтнең ин абруй-дәрәжәле зур түрәләре дә. ә пасха һәм раштуа көннәрендә Президент үзе дә бул талый икән
Булачак никахлашу һәм туйны оештыру мәшәкатьләре Эйнштейнга йөкләнгән булса да. башкаланың шундый атаклы чиркәвендә шундый гантана башкаруны ул. әлбәттә, Аргентинлы ярдәменнән башка бер үзе генә ерып чыга алмас иде Тамырдаш-кореш һәм братва сонгы елларда руханиларга да юл таба алды, юккамыни күренекле чиркәүләрдә аларны иң яхшы поплар чиркәү хоры җырлатып соңгы юлга озата, ә шәһәр исә гади мәетләрне жирләү өчен күптән ябык, бары тик Россиянен ин күренекле шәхесләре өчен генә калдырылган зиратларда аларга ин хөрмәт ie урыннарны бирә. О б\ юлы. сүз легендар Гоглар никахы һәм туе турында барганда, братва, әлбәттә’. инде бик тырышты
Тоглар туй мәжлесен. артык зурдан купмыйча, тыйнак кына игеп дуслар белән генә үткәрик, дип ничек кенә карышмасын, ни Арген
А
тинлыны, ни Дантесны, ни башкаларны күндерә алмады.
һәммәсе бер авыздан:
—Син бит, братан, беренче мәртәбә өйләнәсең, беренче туең бу синен Хатынын да гүзәлләрнең гүзәле, нигә качып-посып кына, тыйнакланып маташырга, ди? Яратышып никахлашасыз ич!—диде.
Туйны «Пекин» ресторанында үткәрергә булдылар—күнегелгән урын, заллары зур-иркен—ду китереп биергә дә. җырлашырга да була, кунакханәнең машиналар куя торган урыны да үзенеке, автомобильләр белән шыплап тутырылган шәһәрдә монысы да бик җитди дәлил.
Шуннан соң Тоглар, һич кирәкмәгән бу бәхетле купшы-бай мәжлесне «Пекин»да өч йөз кунак чакырып үткәрү бик кыйммәткә төшәчәк, дигән сылтау белән финанс ягына да басым ясап карады.
Бу юлы да ана:
—Курыкма, анысына тыкшынып та торма—законлы никахына гына җитәрлек акча табылыр,—диделәр.
Яшьрәк «яңалардан» кайсысыдыр, ресторанны ике көнгә арендага алып, хакын алдан ук түләп куйды. Дантес табындагы сый-нигьмәт бәясен үз кесәсеннән каплады. Хавтан үзенең өйрәтелгән иң яхшы официантларын мондагыларына ярдәмгә өстәде, чөнки аныкылар килгән кунакларның барысын да таный, кемнен кем икәнлеген белә иде. Туй мәҗлесенә ин кадерле кунак итеп чакырылган Виленкин Константин Николаевичка үзенен бер дизайнер иптәшен тәкъдим итте, анысы бик тантаналы-купшы мәжлесләр үткәргәндә залларны бизәү-җиһазлау белгече икән—хәзер шундыйлар да бар, имеш. «Пекин» ресторанының болай да зиннәтле залын ул шундый тырышып бизәде ки. бирегә көн дә килеп кунаклар да залны башта таный алмый тордылар. Ә ресторан хуҗалары дизайнер егет белән шундук «Пекин»ны Яна елга һәм Сигезенче март бәйрәмнәренә бизәү өчен килешү дә төзергә ашыктылар, чөнки ул көннәргә өстәл алырга теләүчеләр бихисап була һәм өстәлләр инде бер ай алдан сатылып та бетә.
Иркен-зур зал чәчәкләргә күмелгән, өстәлләр шундый оста куелган: кунаклар, бер-берләренә комачауламыйча, утыручыларга бәрелмичә, залда иркен йөри ала. Биегәндә дә, бер тирәгә өелешмичә, һәр җирдә биеп була, музыка залнын ин аргы почмакларына кадәр ачык ишетелеп тора.
Ресторанны юкка гына ике көнгә алмаганнар: икенче көннең урталарына кунаклар янә бай табын артына җыелыштылар, борынгы урыс йоласы буенча «баш төзәттеләр», кияү белән киленгә сәламәтлек һәм озын гомер теләп, янә туйганчь] ашап-эчтеләр.
Эйнштейн «Мосфильм»нын танылган, әмма хәзер эшсез калган өч операторын яллаган икән Менә дигән кино төшергәннәр тегеләр! Тоглар, үз туенын шулай шаулап-гөрләп үтүенә сокланып-куанып утыра-утыра, «тыйнак туй» дигән сүзләрен дә оныткан иде инде. Ә килен! Анардан да бәхетле кеше булдымы икән ул көнне? Ә бит Наталья туй алдыннан борч ылды - гасабыйл анды:
—Туй ничек булса, тормышын да шулай узачак, дип сөйлиләр...— диде. Шуны кат-кат тукып торды.
Шушындый менә дигән туй мәҗлесеннән соң, димәк, аларны киләчәктә дә гел бәйрәмчә күнелле көннәр, елмаю-көлүләр, чәчәкләр һәм бүләкләр көтә булып чыга...
Париж серләре
I
арлен Татлянның Оля Харитоновага булган мәхәббәте көннән- көн көчәя, аралары якынайганнан-якыная бара, егетне инде атаклы профессор өендә бары тик кияү генә дип кабул итә башлаган иделәр. Шымчынын үзенә дә бу хәл бик ошый. Бу гаиләнен гореф-
К
һернерсәге-АКЧАЛАТА 57 гадәтләре, йолаларыннан ук зыялы икәнлеге сизелеп тора, сонгы елларда фәнни-гыйльми хезмәткәрләрнең бик авыр хатдә калуларын күрсә дә. Карлен бу гаилә белән танышлыгыннан бик канәгать иде. Аннары шунысы да бар: булачак кайнатасы Олег Даниловичнын элек телдән-телгә тар даирәләр арасында чыштын-пыштын гына укылып йөргән, цензура тыеп килгән лекция-мәкаләләрен дә Карлен, курыкмыйча. Көнбатыш журналларында бастырып чыгара алды бит. Аларда югыйсә бернинди сер-фәлән дә юк. шул замандагы совет хакимиятенең куркуы-шикләнүе генә бар иде Үзенен бер-ике мәкаләсе көнбатыш журналларында басылып чыккач, илендә күптән онытылган вә ярым хәерче хәлендә яшәп яткан профессорыбыз ул мәкаләләре өчен саллы гына каләмхаклар алып, фәннәр докторы Харитонов үзе белгән мәсьәләләр турында тагын да яза алмасмы, яки үзенә уңайлы вакытта Американын берәр абруйлы университетына килеп, лекцияләр укып китә алмасмы, дигән тәкъдимнәр дә килгәләгәч. Харитоновларның өметсехтек-хәерчелеккә төшеп барган гаиләләрендә яңадан өмет уты кабынды, ягымлы-мөлаем американ егетен хужабикә карчык, яратып-үз итеп. Каро дип кенә йөртә башлады һәм ул киләсе көннәрдә анын яраткан ризыкларын—гөмбәле кәбестә пирог-фәләннәрен пешереп куя иде. Шымчы Карлен Норман. Россиядә өйләнә-нитә калса, ул бу хакта, әлбәттә, ЦРУ җитәкчелегенә хәбәр итәргә тиеш була. Өйләнү башка ил кызы белән булган очракта—бигрәк тә Америка разведкасы гына түгел, башка илләр—итальян, немец, яһүд разведкалары ла бик яхшы белә: көч-куәтле, хәйләкәр КГБ. аларнын шымчыларын чибәр маржа кызларына өйләндереп, үз якларына аударып куйган очраклар да булгалый иде Америка президенты Джон Кеннедины үтерүче Харви Освальднын хатыны. Минск шәһәре кызы Марина КГБ шымчысымы-юкмы. дигән бәхәсләрнең әле һаман да тынганы юк ич. Дөньядагы ин көчле-куәтле ил булган Америка президентын көпә-көндез, урам тулы халык басып торганда, атып үтерсеннәр дә—ничек ис-акылын китмәсен, ди?
Шуңа күрә. Карлен Норман да ЦРУ дагы хуҗаларына профессор Харитоновның гаиләсе һәм үзе өйләнергә теләгән Оленькасы турында бик тәфсилле хат язып җибәрде. Үзәккә ул булачак кайнатасының Америка журналларында мәкаләләре басылып чыкканын, аны АКШнын элекке берничә президенты тәмамлаган абруйлы университеты студентларга лекцияләр укырга чакырганын хәбәр итәргә дә онытмады Шулай ук ул Харитоновлар гаиләсенең өйдә, дачаларында, театрда төшереп алынган бер дистәләп фоторәсемнәрен дә озатты—анысы да Карлен Татлян кул куйган килешүдә мәҗбүри пункт итеп күрсәтелгән иде
Ждвапны озак көтәргә туры килмәде, ул Карлен уйлаганнан да тизрәк килеп җитте Әле шунысы да бар: ана разведканың ин югары җитәкчесе кул куйган, димәк, шымчының өйләнергә җыенуы ЦРУ хезмәткәрләрендә зур кызыксыну уяткан, дигән сүз. Баксан. Америка разведкасы профессор Олег Данилович Харитонов белән күптәннән, җитмешенче еллар башыннан ук кызыксына икән, шул чорда ук фәнни каналлар аша ЦРУ га профессорның химия өлкәсендәге ачышлары турында хәбәрләр барып ирешкән булган, ә ул ачышлар җитештерүдә югары технологияләр кулланырга файдалану өчен яраклы икән Ләкин ул ачышларның кыйммәтле икәнлеген белеп алуга. КГБ атарны үтә яшерен иткән, профессорның үзен дә чит-ят күхзәрдән яшергәннәр һәм ЦРУнын сузылган җепләре профессорның фәнни карьерасы башында ук өзелеп калган һәм менә—шундый көтелмәгән күнелле хәл' Профессорның гаиләсе түренә үк үз шымчыңны кертеп утырту мөмкинлеге туа. мондый уныш бик сирәк була ул' Җитәкчелек, үзенен яшь һәм талантлы шымчысын алдан ук котлап, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмавын үтенгән, ана тиешле чыгымнар күләмен арттырырга да вәгъдә иткән Америка кияве башкалардан ким-хур булмаска тиеш!
Карлен Татлян. үзәктән килгән бу күперенке стильдәге язманы укыганда, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды—АКШ мәнфәгатьләре.
патриотизм һәм йолдызлар чәпәгән буйлы-буйлы флагка мәхәббәт хисләре аны хәзер аз дулкынландыра иде инде. Мәскәү анын яшьлек һәм шымчылык романтикасын бик тиз суытты. Ольгага ул. әлбәттә, чынлап өйләнергә тели, бу гамәлдә чит күзләрдән бик тирән ишерелгән шәхси файда һәм нечкә исәп-хисап чагыл галап китсә дә. Карлен кызны яратам дип уйлый иде. Үзәккә үзенең башлы-күзле булырга җыенуын хәбәр иткәндә үк. ул хуҗаларына нинди тәэсир ясаячагын чамалаган иде инде. Ул моны Олег Даниловичның Америка журналларында басылып чыккан мәкаләләрен укыгач, алар йортында инглиз телендә сөйләшкән әңгәмәләрдән соң аңлады: анын булачак кайнатасы гаять талантлы галим бит Нәкъ менә профессор Харитонов кебек кешеләр анын яңа ватанының бүгенге байлыгын һәм көч-куәтен тәшкил итә дә: Америка һәрвакыт дөньяның төрле якларыннан җыелган шундый талантлар хисабына яшәп килә. Карлен тагын шунысын да яхшы белә: хәзер АКШта яшәүче утыз Нобель премиясе лауреатларының дүрттән өчесе чыгышлары белән Кытайдан. Һиндстаннан, Пакьстаннан, Израильдән. Россиядән, латин Америкасыннан иде. Хәтта зур сәясәттә дә, кемгә төртсәң дә. безнен төшенчәләр буенча—чит ил кешесе: Генри Киссинджер—немец. Збигнев Бжезинский—поляк, Спиро Агню—грек. Маллен Олбрайт—яһүдә. Әлбәттә, күп еллар буе ана ачкыч таба алмаганда, бигрәк тә профессор Харитоновлар кебек шәхесләр Америка разведкасын бик кызыксындыра иле. Ләкин Карлен, яшь булуына да карамастан, үз уенын җитди уйный башлаган иде инде. Харитонов турындагы хәбәре белән ул үзенә Мәскәүдә бик озакка, әгәр дә гомерлеккә булмаса әле, ышанычлы урын тәэмин итеп куйды, ә ташкала-башкаладан анын беркая да китәсе килми иде. Икенчедән. хәзер «граверлар» аулауда әлләни зур нәтиҗәләргә ирешмәгәндә дә. анын тору урынын алмаштырмаячаклар—профессор Харитонов үз янында даими шымчы тотарга лаек шәхес бит Дөньяви хәбәрләр язгалап торучы журналистның өйләнергә җыенуын белдерүе, беренче карашка, гөнаһсыз тоелса да, аңарда әле тагын бер мәкерле хәйлә яшеренгән иде. Кияүләп йөрү, табигый ки, вакыт таләп итә һәм Карлен ярты ел-бер елга чагыштырмача иркенлек ала—шул вакытын ул ныклап торып «гра- вер»ны эзләүгә сарыф итәчәк. Карлен Татлян сизенә: теге оста кайдадыр янәшәдә—Россиядә, башкаланың үзендә яшәмәсә дә, һичшиксез, Мәскәүдә сш була, өлешчә барлык билгеләр шуна ишарәли. Әгәр дә «гравер»ны эзләп тапса, Карлен гомерлеккә башкалада торып калачак, әкренләп елдан-ел шымчылык шөгылен киметә барачак һәм үзенен өметләрен акламаган, бу өлкәдә киләчәге күренмәгән бер файдасыз кеше рәвешендә отставкага чыгачак.
Ничектер җәй ахырында, август аенда, ул үзенен ак «мерседес»ына Олясын да утыртып. «Пекин» ресторанына барып чыгарга ниятләде. Исәпләре—ашап-эчеп, биеп-күнел ачып кайту иде. Карленга да. Оляга да кытай рестораны бик ошый, аларны биредә беләләр һәм даими кунаклар буларак кабул итә иделәр.
Тверской урамыннан унга, «Ханжонков йорты» (элек ул «Москва» дип атала иде) кинотеатры каршындагы автомобильләр туктый торган якка борылуга, Карлен бихисап чит ил маркалы автомашиналар күрде, аларның һәммәсе дә «Пекин» рестораны каршындагы мәйданчыкка кереп туктарга тырышканын ул тиз генә абайлап та бетерә алмады. Мәйданчыкка керү юлында горур гына кыяфәтле бер кемсә, житез-оста гына итеп, һәр машинага кай урынга туктарга икәнлеген күрсәтеп тора иде; Карленнын ак «мерседес»ын да ул тоткарлыксыз үткәрде, күрәсең, аны да бүгенге мәҗлескә чакырылган кунакларның берседер дип уйлады булса кирәк Карлен белән Оля машиналарыннан чыгуга ук, каршы алучыларның тантаналы тавышларына күмелеп, туй машиналары төркеме килеп керде, аларнын берсенә дә зәвыксыз кабартылган төсле шарлар һәм пластмасс курчак бәбиләр куелмаган, һәммәсе дә матур чәчәкләр белән бизәлгән иде. Егет белән кыз кемнеңдер «Пекин» залын туй мәҗлесе үткәрү өчен
алганлыгын аңлады. Ин алдагы зур кара «кадиллак» эчендә кияү белән кәләш утыра иде, каршы алучы кунаклар чәчәкләрен тотып аларга ташланды Ольга ла Карленны шул якка таба өстерәде—анын катәш өстендәге тун күлмәген күрәсе килә, сонгы вакытларда Карлен белән алар да бит еш кына булачак туй. чиркәүдә никахлашу турында сөйләшәләр иде Беренче кочаклашу-күрешүләр, котлау сүхтәреннән сон. «кадиллак» тирәсенә өелешкән кунаклар читкәрәк тайпылды һәм. кияү белән каләшкә ресторанга керү юлын ачып, аларның аяк асларына роза чәчәкләре ыргыта башлады—Россиядәге бай туйларның яна йоласы иде бу.
—Энекәй генәм! Күлмәге нинди матур!—дип сокланып пышылдады Ольга.—Мөгаен. Парижга заказ биреп тектергәннәрдер Матур да. сөйрәлеп килә торган шлейфы—озын итәк очы да юк. биергә дә жайлы.—дип. ул дәртләнә-дәртләнә кәләшне тикшерергә тотынды
Ләкин Карлен кәләшнен кием-салымнарын да. үзен дә күрмәде, дисән дә була, анын бар игътибары кияү егете вазифасын үтәп озата килүчеләрдә иде—һәр икесе дә тазара төшкән тулы гәүдазәренә ятышлы, күкрәк турысы кин ачылып торган күркәм кара смокинг пинжәктән. борынгы урыс йоласы буенча икесе дә күкрәк аша кыйгачлатып кин ак атлас тасмалар бәйләгән. Ничектер, байтактан инде, әле Оля белән танышканчы ук. Крис һәм Абрек белән бергәләп «Пекин»да кәеф-сафа корып утырганда, Карлен бу мәгърур әфәнделәрне үзләреннән ерак түгел бер күрше табын тирәсендә күргән һәм кушаматларын да исендә калдырган иде берсе—Дантес, икенчесе—Шаман Ул аларнын якындагы сайлауларда үз кандидатураларын президентлык постына куярга җыенуларын да белә, ә Дәүләт думасы депутатлары мандаты ул вакытта ук аларнын кесәсендә иле инде. Аларлан аз гына арткарак калып, тән сакчысы урынында •Золотой петушок» рестораны хужасы Хавтан атлый. Карленга бары тик кияү генә таныш түгел, аны беркайчан һәм беркайда да очратканы булмады, югыйсә кияү белән кәләшне чолгап алган кешеләрне ул казинода. Хавтан ресторанында, ат чабышларында, чит ил машиналары автосервис үзәгендә, төнге клубларда, ниһаять, шушы ук «Пекин»да еш күреп йөри иде Күрәсең. чәчләренә чал керә башлаган, яшьлеге үтеп баручы бу кияү бик абруйлы заттыр, туенда анын кияү егетләре вазифасын үтәүче ышанычлылары да әнә нинди әфәнделәр бит
— Менә бу күлмәкне фоторәсемгә төшереп алсан иде!—дип. һаман да сокланып хыяллануыннан туктый алмалы Олыа, кәләшнен купшы- нәфис киемнәреннән ул бөтенләй сихерләнеп калган иде
Әмма Карленнын пинжәк кайтармасына яшерелгән микрокамерасы һәрвакыт әзер тора һәм ул хәзер бер-бер артлы кияү белән кәләшне дә. аларны урап алган кунакларны да. яна гына килеп өстәлә барганнарның һәммәсен дә туктаусыз рәсемгә ала бара—Карлен бу рәсемнәрнең ана кайчан да булса бер бик кирәк буласыларын сизенә иле Инде мәйданчык автомобильләр белән тулы булса да. машиналарның һаман килеп торуына караганда. 6v туй мәжлесе гаять зур һәм бай булырга охшый иде Кияү белән кәләш инде «Пекин» ресторанының киереп ачып куелган биек ишекләре янына килеп җиткәндә генә, бераз сонга калган Аргентинлы күренде, ул үзе ак смокинг пинжәктән. янәшәсеннән кулларына бик нәфис-купшы чәчәкләр тоткан хатыны белән кызлары килә. «Димәк, һәркайда борынын тыга торган Аргентинлы кияүне яхшы белә».-дип нәтиҗә ясады Карлен Городецкийнын телефонын Карлен күптәннән тынлап бара иле инде, бер-ике көннән соң анын кемнәр белән, нәрсәләр гурында сөйләшкәнен язып алган язмаларны яхшылап өйрәнергә кирәк булыр әле. кем белән булса да ул бу туй турында сөйләшми кала алмас, кытай ресторанында мондый бай туй мәжлесе еш булып тормый бит
Башка таныш белешләре күренмәгәч. Карлен Татлян үзе чакырылмаган туй мәжлесе белән артык кызыксынып торуны яхшысынмады. «Пекин» рестораны яныннан әкрен генә китеп барды
Ул кичне Карлен белән Оля да «Хавтан» ресторанында. Петрович
сый-нигьмәтләрен ашап-эчеп, күңелле генә үткәрде Анда ул көнне берьюлы өч туган көн мәжлесе уздырыла иде: шампан шәрабе елга булып акты, оркестр бер генә минутка да тынып тормады. «Ромэн» театрыннан махсус чакырылган чегәннәр бу бәйрәмгә аерым бер төсмер өстәп, урысларга хас жилле-чая тәэсир калдырды. Карленга монысы бигрәк тә ошады.
Чит кешеләрнең туй мәжлесе аркасында «Пекин» ресторанына керә алмау вакыйгасы тиздән онытылды, Карлен белән Оля ул вакыйганы янадан телгә дә алмады. Шулай да Карлен Татлян анда төшереп алынган фоторәсемнәрне дүртенче каттагы дусларына күрсәтергә булды, кемнәрнең кем икәнлеген ачыклап бетерергә кирәк иде бит, ни өчен шундый абруйлы Дантес белән Шаман күпләр өчен таныш та булмаган кияү кешенең ышанычлылары—кияү егете вазифасын башкардылар икән’’ Һәм ни өчен ул туй шундый тантана-купшылык белән үткәрелгән? Кияү сәясәтче дә. банкир да. эшмәкәр-бизнесмен да. эстрада йолдызы да түгел ич Крис белән Абрек, рәсемнәрне карап, туй тантанасында катнашкан барлык кешеләрне дә диярлек таныды Шуннан Абрек дәртләнеп китеп акыл сата башлады:
— Кадерле Каро, бу дөньяда бернәрсә дә очраклы булмый. Әгәр дә инде шундый бай туй үткәргән икән, димәк, кияү ана лаек кеше Син хаклы, дәүләттә ин абруйлы саналган Дантес белән Шаман теләсә кемнең туена барып йөрмәс. Ә синең карашыңча, тыйнак кына күренгән бу кияү картаеп баручы буынның ин легендар шәхесләреннән берсе Мәсәлән, аны безнең Рафик Сво абзабыз да яхшы белгән. Ул. ничектер, бу кешене телгә алып - Бөек кеше, алтын куллы кеше!»—дигән иде. Әмма бу бөек шәхеснен нәрсә белән шөгыльләнгәнен сөйләргә өлгерә алмый калды, ни өчендер сүз икенче юнәлеш алды, ә бездә, үзең беләсең, төпченү- сораштыру әдәпсезлек санала, кирәк булса, вакыты житкәч. үзе әйтер иде әле «Алтын куллы*—осталарның да остасы дигән сүз. Җитмешенче еллар башында кайбер рәссам-ювелирлар патша заманындагы иске алтын акчаларны сугу ысулын тапканнар бит—биш. ун сумлык алтын тәңкәләр ул елларда акчаны «тозлап» тотарга яратучылар өчен менә дигән товар булган инде, андый саран гобсеклар хәзер дә буа буарлык. Бәлки, кияү дә шундый сирәк оста ювелирларның берседер—кем белә? Алар суккан алтын акчаларның ялган икәнлеген. СССР Гохранынын Пробирная палатасыннан башка, бер генә тикшерү экспертизасы да белә алмаган. Чөнки барысы да төп-төгәл туры килә: үлчәме, дисенме, алтын чыны, дисенме—кыскасы, койган да куйган саф алтын инде! Ә алтын дигәнен ул тәңкәләрдә уннан бер өлеш кенә булган. Менә шундый осталар инде ул алтын куллы хөрмәтле кешеләр! Ничек кенә булмасын, бу кияү бик тә абруйлы кеше, башымны кисәргә бирәм. Ул. күрәсен, әле без Мәскәүгә килгәнче үк, үз шөгылен ташлаган булгандыр, юкса без аның кем икәнлеген, нәрсә белән шөгыльләнгәнлеген төгәл белгән булыр идек. Ә хәзер, мөгаен, рәхәтләнеп, дөньянын артына тибеп яшидер, күрәсен бит—гаилә корырга уйлаган, димәк, элек башка канун-йолалар буенча яшәгән элек бит андыйлар гаиләле, шәхси милекле була алмаганнар- ярамаган. Бүген андый кешенең абруйлы сүзе алтыннардан, бриллиантлардан да кыйммәтрәк. Берәр төрле мөһимрәк бәхәс чыга, үзара андашу кирәк була икән—ана мөрәжәгать итәчәкләр Кемгә булса да ошыймы- юкмы, ул ничек әйтсә, шулай булачак. Юристлар әйтмешли, хөкем карарынын соңгысы шул һәм аны кире кагып булмый. Ләкин, әгәр дә ул ялгышса, бәхәсләшүчеләрнен берәрсе ягына авышса—ана бүтән мөрәжәгать итмәячәкләр. Бәйсез һәм сатылмас хөкемдар зат гражданнар җәмгыятендә генә түгел, җинаятьчел дөньяда да бик кирәк, юкса, хаос— ата улны, ана кызны белми башлаячак.
-Әйе, безнең ул туйга чакырулы булмавыбыз кызганыч,—дип сүзгә кушылды Крис,—шундый күренекле затлар белән бер типтереп калыр идек. Тагын да кызганычрагы шул: теге чакта безгә Сво абзый әйткән
иде дә бит кушаматын анын. онытылган инде. Ярар, кадерле Каро, без үз дигәнебезне эшләрбез әле. бу алтын куллы останы үзебезнен туебызга чакырырбыз, әгәр дә андый көннәргә кадәр яши алсак, әлбәттә
“Пекин» ресторанында үткәрелгән туй турында Карлен менә шундый көтелмәгән фикерләр ишетте.
2
вгустта шаулап үткән ул туйдан сон, өч ай гына узган иде. Карлен белән Оля аны янадан исләренә төшерде Ләкин бу юлы «Лос-Анджелес тайме» журналисты туйнын төп хуҗаларына бик зур кызыксыну күрсәтте
Ноябрь азакларында. Мәскәү көзенен. инде беренче кар төшеп, эреп бетәр-бетмәстән, кыш киләсен хәбәр иткән шыксыз юеш-салкын бер көнендә. Карлен Ольга янына барып керде, кызны бик сагынган, күрәсе килгән чагы, аннары Олег Данилович өчен дә күңелле янапык бар иле Ул киләсен алдан хәбәр итеп тормалы—музыка белгечләре: «Давид Ойстрах. хәтта Иегуда Менухин даны көтә бу егетне!»—дип сокланып йөргән бер талантлы яшь скрипачтан интервью-әнгәмә алганнан сон. килде дә керде. Керсә—өстәлдә табын әзер Ольга ярты сәгать элек кенә институтыннан кайткан икән, әзер табын өстенә кунак килеп керү һәр халыкта да бәхетле фал санала, моны Карленнын да исенә төшереп аллылар Шундый күңелле ыгы-зыгыдан сон. Карлен әйткән яңалыкны Олег Данилович Алланың бирмешедер дип кабул итте Америка развед- касынын еракка төбәлгән, оста уйлап эшләнгән гамәлен профессор каян белсен, ди инде? Вашингтондагы бөтен дөньяга билгеле бер университет (Колумбия округы) Олег Данилович Харитоновның СССР югары уку йортлары студентлары өчен моннан унбиш еллар элек язылган химия дәреслеген бастырып чыгарырга җыена икән Бүгенге тормышны ничек аңларга ла белмәгән профессор өчен американнар вәгъдә иткән каләмхак алга таба бөтен финанс мәсьәләләрен дә хәл итәрдәй зур булып тоелды
Табын яныннан кузгалгач. Карлен белән Оля. бәхетле карт-карчыкны аш бүлмәсендә калдырып, гадәттәгечә, кыз бүлмәсенә кереп киттеләр. Карлен кызны кочагына кысарга да өлгермәде. Оля. язу өстәленнән тышлыгы күзгә бик бәрелеп торган бер журнал алып, аны егеткә сузды. Журналның исеме Карленга таныш түгел иде.
Менә,—диде Оля. хәйләкәр елмаеп кына, кулыннан журналны әле ычкындырмыйча.—миндә синен өчен сюрприз бар. «Пекин» ресторанында үткән туйны хәтерлисеңме, анда мина кәләшнең туй күлмәге бик тә ошаган иде Мадам бик бай булып чыга шул. кара әле. ул үзенә нинди кыйммәтле әйберләр алган!
Кушбитнен астагы ике рәсеме Карленнын колагын шундук торгызды, үзенең дулкынлануын кызга күрсәтмәскә тырышты ул.
Беренче рәсем Париждагы атаклы «Себастьян» автосалонында төшереп алынган. Ул салонда бик кыйммәтле, еш кына алдан бирелгән заказ буенча эшләнгән сирәк машиналарның бердәнберен генә саталар Туй күлмәге белән Олыанын һушын алган әлеге кәләш әнә шунда бик килешле генә басып тора. Бу юлы да ул бик күркәм-бай һәм зәвык белән киенгән, әмма Татляннын игътибары анын киемнәрендә түгел иде Мадам очраклы гына янәшә туры килгәнме, атлә андый кибеттә байларны махсус сагалап торучы фоторепортер аны үзе «эләктереп» алганмы әйтүе кыен Әмма мадам, балдаклар, кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән, иөзек-беләзекләр тезелгән сул кулын банк төргәкләре - ачылмаган долларлар өеменә куйган да. бәхетле елмаеп тора, ә аның алдына өелгән долларларның икенче ягында кибетнен әллә хужасы, әллә берәр менеджеры ике бармагы арасына шул ук өемнән алынган, әмма әле ачылмаган бер төргәк долларларны кыстырган Рәсем ачыктан ачык «яңа урыс байларының» чит илләрдә ни рәвешле кыланганлыкларын
А
сурәтли Һәм аларнын девизына ишарәли «Һәрнәрсә!ә—акчалата!»
Аскарах урнаштырылган икенче фоторәсемдә шул ук мадам искиткеч бай «мазерати» кабриолетының рулен тотып утыра: күзләрне камаштырырлык ханым, акылдан яздырырлык машина! Өсте ачылышлы итеп эшләнгән «мазерати»нын мондыйлары, Карлен уйлавынча, өч йөз мең доллардан да ким тормыйдыр Әгәр фотожурналист халыкны «аһ!» иттерергә теләгән булса, ул үз максатына тулысынча ирешкән! Ханым белән янәшә алгы утыргычта бер ир кеше дә шәйләнә, ләкин фотограф өчен кадрда аның булу-булмавы шул кадәр генә һәм ул бик томанлы чыккан. Шулай да Карлен ачык күреп алды, бу ир кеше кәләшен култыклап «Пекин» ресторанына кереп баручы чәчләре чалара башлаган кияү әфәнде түгел—ул шактый биегрәк һәм горуррак кыяфәтле иде.
Карлен журналны Ольгага кайтарып бирергә жыенган иде инде, ләкин кинәт аның күз карашы алтынсу төстәге купшы «мазерати»дан беренче рәсемдәге «Себастьян» кибетенең күрексез генә кыяфәтле менеджерына—төгәлрәге, анын кулындагы долларларга күчте. Менеджер ул акчаларны битенә үк диярлек күтәреп тоткан. Шунда гына Карлен фотожурналистның уй-ниятен аңлап алды: кадрда иң төп нәрсә акча төргәкләре—акча пирамидасы фотографның төп фикерен ачып сала һәм ул көнбатышның тар карашлы обывательләренә анлашыла да. Журналдагы рәсемнәргә инде бер өч минутлап текәлеп карап утырган Карлен шул мизгелдә долларлардагы номер һәм серияләрне күреп алды—болар нәкъ шул ЦРУ һәм Американын Федераль резерв банкы кисәткән ялган супербанкнотлар иде...
Көтелмәгән бу ачыштан Карлен чак кычкырып жибәрмәде. ләкин вакытында үзен тыеп кала алды. Ольга егетнен кәефе үзгәргәнен сизде, аның гадәттән тыш агарынып киткән йөзен, бер мизгелдә күзләренең ялтыравын күреп, аны иркә генә кочып алды да, хәленә керергә теләп сорады:
—Әллә берәр хәл булдымы, Каро? Бу рәсемнәр белән кәефеңне җибәрдемме әллә?
Карлен, үзенең хәлен яшерергә теләп, урыныннан күтәрелде һәм кызны кочаклап, битен битенә куйды:
— Мин сина мондый шәп машина яки бик кыйммәтле әйберләр бүләк итә алмам—анысы кызганыч, әлбәттә, ләкин мин сине бик яратам һәм кадерле бүләкләр алып бирә алырмын дип уйлыйм...—дигән булды.
—Рәхмәт, сөеклем! Ләкин мин аның ни машинасына, ни кием- салымына, ни йөзек-беләзекләренә һич кенә дә кызыкмыйм. Шунысы гына сәер, ул хәзер безгә икенче тапкыр очрады инде..
—Әйе. син хаклыдыр, мөгаен, монда ниндидер мистик сер бар шикелле Ун миллион халыклы шәһәрдә бу ниндидер могҗизага охшый, әмма, сезнен Россиядә әйтмешли: нәрсә булса да, тик яхшыга гына булыр Без дә шулай дип уйлыйк...
Профессор Харитоновлардан чыгып киткәндә, Карлен Олядан әлеге журналны сорап алды:
—Машина җене кагылган дусларым Крис белән Абрекка бу «мазерати» рәсемен күрсәтим әле,—диде.
Үзләренең «әрмәннәр йортына» Карлен кәефе бозылып кайтып керде, дөресен генә әйткәндә, ул болай тиз уңышка ирешергә әзер түгел иде Ул әлеге «граверны» эзләү елларга сузылыр дип уйлаган, үзе шул ук вакытта бөтенесе дә бер тирәдәрәк, анын янәшәсендә генә бөтерелгәнен тоя, бу вакыйгага катнашы булган байтак кешеләрне, мөгаен, күреп тә беләдер шикелле иде. Кыш алдыннан була торган бу шыксыз, караңгыланып килгән эңгер-менгердә аның башка беркая да барасы килми, шуңа күрә Карлен Мәскәүдә ияләшеп киткән «Баллантайн» вискиен урысларча тутырып салды да каплап та куйды
Аннары ул кичкелеккә табын әзерләде, Петрович тәкъдим иткән яңа сорт урыс аракысын тагын бер чәркә җибәреп, аны гөмбә һәм тел
казылыгы белән бастырып, тәмләп ашарга тотынды
Карлен Татлян шундый сирәк очрый торган кешеләрдән иде. аны спиртлы эчемлекләр йомшатмый, ә киресенчә, эшчәнлеген генә арттыра. Гадәттә, ике-өч чәркә каты гына спиртлы эчемлек эчкәннән сон, анын уйлары ачыграк, күп төрлерәк була бара, ул моны инде күптәннән, студент чакларыннан ук сизеп алган иде. Бүген ана акылынын бигрәк тә саф булуы кирәк: үзенен очраклы гына рәвештә урыс «граверына* яки ялган долларларны бик оста шудырып торучы берәрсенә барып чыкканлыгына һич кенә дә шикләнмәде. Тегеләй дә, бодай да—ул финиш алдында хәзер Ул үзенен бу мөмкинлеген ычкындырмаячак, ничек кенә булса да. «кияүне» сындырачак һәм ялган долларлар сугучы яшерен үзәккә барып чыгачак. Әгәр кирәк булса. Карлен дүртенче каттагы бандит дусларын ярдәмгә чакырачак. Бүгенге ачыш тиз хәрәкәт итүне сорый иде. шундук Карлен, һәрвакыт кул астында яткан кесә телефонын алып, дүртенче катка шылтыратты, әмма ана ждвап бирүче булмады. Шуннан сон ул туп-туры егетләрнең машинасына шылтыратты шундук жавап та алды
Абрек,—диде Карлен, исәнләшеп тә тормыйча,—мина бик тиз генә берәр атнага Парижга барып кайтырга кирәк. Сез мина паспорт табуда ярдәм итә алмассызмы икән? Мин анда инкогнито—беркемгә белгертмичә генә барып килергә телим..
-Каро, кадерлем. скрэмблерсыз телефоннан андый эшләр турында сөйләшү ярамастыр, безнең бит «тегсләр»нен кармагында булуыбы з бар. ә бу синең абруена зыян китерергә мөмкин, белеп тор дип кенә әйтүем, үпкәләмә,—дип. Абрек аны бераз шелтәләп тә алды Татлян риза булып баш какты, әйтерсең, дуслары аны күреп тора иде. -Теге элемтәләр сакланып калды әле... Тынла. без кичне өйдә уздырырга булдык, салкын да. кар да ява башлады әнә. Димәк, безне кунакка көтәсең, бүре кебек ашарбыз
Кич белән дусларча ашап- эчеп утырганда яшел тынмы дипломатик паспорт мәсьәләсе бик гиз хәл ителде Карлен аңлатып бирде анын тиз генә Парижга барып кайтуы хуҗаларына сизелмәскә тиеш, ә башкача ул Франциягә баруын бары гик Америка илчелеге аша гына эшли ала Париждан йөреп кайту хажәтен ул шәхси мәсьәләләр белән бәйләде кәләшенә туй күлмәге һәм башка кирәк-яраклар аласы бар бит—анын Олыа белән эшләре никахлашуга таба барганын Абрек белән Крис яхшы белә иде.
3
арижга Карлен Татлян иртән-иртүк, «Эйр-Франс» авиакомпа- иясенен беренче рейсы белән, үзенә электән ганыш булган Орли аэропортына килеп төште Парижда да, әле Франциядә кар күрснмәсә дә. шулай ук юеш-шыксыз һава гора иде
Парижга ул жинелчә генә, ярым буш «дипломат» тотып кына килде, әгәр нәрсәдер кирәк була-нитә калса, биредә сатып алырга була - Карлен акчаны җитәрлек алып килгән иде Дүртенче каттагы дуслары ана янә бер мәртәбә Лондонның «Лейнсборо» отеленнән аттан чечен саквояжыннан файдаланырга мөмкинлек бирде Сүз унаеннан әйтеп китик, саквояждагы акчалар сонгы ике ай эчендә бер лә кимемәгән булып чыкты. Карлен моңа бик нык гаҗәпләнде, юкса Крис белән Абрек акчаны ифрат күп туздыра иде. димәк, алар тагын кайдандыр шәп кенә зур сумма эләктергән, дигән сүз.
Аэропортта Карлен Татлян такси алды һәм Елисей кырларындагы иң кыйммәтле кунакханәләрнең берсенә »Палас-отель»гә илтергә кушты— кайчандыр ул шунда Парижга гастрольгә килгән Элтон Джоннан интервью алган һәм андагы апартаментларның зиннәтлелегенә исе-акылы киткән иде Ул вакытта Карленнын «Франс суар» газетасында стажировка үтеп Йөргән чагы иде
Яшьлегеңдә үзе мөкиббән җырчы яшәгән каттагы бер номерга
П
урнашкач, Карлен ресторанга төште, урысларча шәпләп кенә иртәнге ашны ашап алды, хәтта ике чәркә яхшы француз коньягы «Реми-Мартэн» да эчеп куеп, абруйлы тыныч официантларны да шаккатырды. Ашал утырганда ул үзенен бүгенге эш көнен ничек үткәрергә. «Себастьян» кибетенә барып, сүзне кайданрак башларга, дип уйланып утырды, чөнки бүген ин беренче мөһим эш шул иде. аннары тиз генә уйларыннан арынып, урыныннан күтәрелде—вакыйгаларга карап хәрәкәт итәргә кирәк иде.
«Палас отель» ишеге төбендә бай кунакханәдән чыгучыларны көтеп торучы таксилар тезелеп киткән. Карлен күңеленнән генә чукынып алды да, үзен елмаеп кул изәп чакыручы беренче автомобильнең җылы утыргычына кереп чумды. Шымчылык гадәтләре, дөресрәге, шулай өйрәтелгән булуы бу юлы да үзен сиздерде: ул арттагы утыргычка утырды һәм «Себастьян» кибетенең үзенә түгел, ә аның янындагы кафега илтергә кушты. Ул: «Сакланганны саклармын»,—дигән мәкальне исенә төшерде Бер дигән әйбәт итальян кафесы «Верона» автосалонга юл аша бераз кыйгачлап каршы якка урнашкан. Шофер килеп житәрәк кайтарып сорады «Верона»га дидегезме әле? Карлен: «Әйе»,—дигәнне белдереп, баш кына какты.
«Верона»да ул ярты сәгатьләп утырды, ике чынаяк куе кофе эчеп, артыннан бер чәркә коньяк өстәде. Жылы, рәхәт иде биредә, әмма эш дигәне дә бар бит әле һәм. Карлен, үзенен «Франк Мюллер» сәгатенә карап алгач, теләр-теләмәс кенә кафедан чыкты. Ишек төбендә бер-ике минут басып торды—янәсе, такси көтә. Аннары урамны тиз генә аркылы кисеп чыкты да тәвәккәл кыяфәт белән «Себастьян» кибетенә юнәлде
Әле иртә булганлыктан, кешеләр күренми иде. Хәтта автосалон хезмәткәрләренең дә барысы да килеп бетмәгән иде бугай әле. «Се- бастьян»ның зәңгәр униформасын кигән ялгыз бер кеше генә ак «порше» автомобиленең алгы тәрәзә пыяласын сөрткәләп тора. Карлен ишекне ачып җибәрүгә, кибетнең аргы башында ук матур тавышлы кыңгырау чынлап куйды, залда клиент галижәнапләре күренде, дип сигнал бирү инде бу. Униформа кигән кеше «порше» яныннан кузгалып, тәрәзә сөртеп торган перчаткаларын салып куйды һәм, йөзенә елмаю кундырып, Карленга таба атлады. Димәк, эшне бусага төбеннән үк башларга туры килә.
Исәнләшкәч, сатучы, Карленны бай клиентка санап, ихтирам белән генә сорады:
—Сезгә нинди ярдәм күрсәтим? Нинди машина кирәк. Европаныкымы, Американыкымы. Япониянекеме? Бездә һәммәсе дә бар. Подиум- га—машиналар куела торган мәйданчыкка игътибар итмәгез, кибетебез кечкенәрәк булганлыктан, хәтта ин сонгы супермодель үрнәкләрен лә күрсәтеп бетерә алмыйбыз.
—Әйе. «Себастьян» рекламага мохтаҗ түгел,—дип елмаеп җавап бирде Татлян.—Тик мин бүген машина алыр өчен килмәдем. Мин башка эш белән, зинһар, ярдәм итегез әле...—ул куен кесәсеннән алдан әзерләп куелган журналны тартып чыгарды һәм, кирәкле битен ачып, аны хезмәткәргә сузды.
Тегесе, Карленга илтифатын шундук югалтып, теләр-теләмәс кенә журнал битенә бакты, рәсемдә шефының таныш йөзен һәм кибет эчен күргәч, янадан йөзенә елмаю кунды.
—Әйе, бу безнен кибет, ә рәсемдә «Себастьян»нын баш менеджеры сурәтләнгән,—диде ул һәм, юк-бар сөйләшеп торырга вакыты юк икәнлекне белдереп, Карленга сораулы караш ташлады.
—Мин журналист,—дип анлата башлады Карлен, анын ризасыз карашын абайлап —Европа белән Американы, гомумән, бөтен дөньяны тутырган «яна урыслар» турында язам. Язмаларым укучыларда зур кызыксыну тудырды Шушы бик кыйммәтле «мазерати» кабриолетын сатып алган мадамнын адресын әйтә алмассызмы икән миңа? Бернинди мәкалә-
фәләнсез рәсеме басылып чыккан бу чибәр хатыннан беренче булып интервью аласым килә иде Бигрәк гүзәл һәм нәзакәтле утырып тора инде ул үзе шикелле үк гүзәл «■мазерати* эчендә—машинаны да ул, мөгаен, үзенен алтынсу-сары сокландыргыч чәчләре төсенә килештереп сайлагандыр
Анын сонгы сүзләреннән сатучы бераз көлемсерәп куйды, ләкин ул кинәт, мөгаен, үзенен вазифаларын исенә төшереп булса кирәк, кырыс кына итеп:
—Гафу итегез, мсье, үз клиентларыбыз турында нинди дә булса мәгълүмат бирергә безнен хакыбыз юк, бигрәк тә мондый байлары турында,—диде һәм. сөйләшүне беткәнгә санап, «порше* ягына таба атлады.
—Ләкин мин бит журналист, менә таныклыгым,—дип, Карлен янадан анын игътибарын үзенә жәлеп итмәкче булып карады. Юкса, жавапнын шундый буласын алдан ук белеп тора иде инде
Әмма вакыйгаларны ашыктырырга ярамый. Әгәр дә сатучы ана ышанмаса. куркып калса,—Россиядәге кебек үк. Парижда да аферист алдакчылар житәрлек,—ул Карленга ярдәм итү урынына, киресенчә, кибет җитәкчелегенә матбугат әһеленең үзенә бәйләнеп торуын җиткерәчәк. Ә җитәкчеләр әлеге мадамга шылтыратып, кисәтеп куярга да мөмкиннәр— андый бай клиентлар белән Көнбатышта илтифатсыз кыланмыйлар, ә ана ярарга, ышанычын казанырга тырышалар: бер көн белән генә яшәгән кеше сирәк ота.
Униформалы кеше, әдәп саклау йөзеннән генә, үзе каршысында. чынлап та. «Лос-Анджелес тайме» газетасы хәбәрчесе басып торганын раслаучы таныклыкка күз ташлады Татлян шунда ук аллан уйлап куелганча, бераз каушагандай, үтенгәндәй булып:
—Зинһар, ярдәм итегез инде, минем бик кирәкле репортажым яна Анын уңышына минем дә алдагы уңышларым бәйле —диде һәм сатучыга өч йөзлек долларлар сузды
Сатучы, ничектер тиз генә як-ягына каракларча карангалап. үзенә сузылган долларларны күкрәк кесәсенә яшерде һәм аталарча йомшак кына:
—Башта ук шулай диләр аны...—дигән булды —Яшь кешегә эшендә үсәргә ярдәм итү—изге гамәл. Ләкин сез дә минем хәлемә керергә тиешсез Ярамый икән—ярамый инде ул Әгәр алай-болай берәр хәл килеп чыкса, мин сезгә бер сүз лә сөйләмәдем дип белею < һәм шуны исегездә тотыгыз...—Бу үҗәт журналистны шулай кисәткәннән сон ул, хезмәтчеләр басып тора торган сату өстәле ягындагы сейфтан калын бухгалтер кенәгәсе тартып чыгарды Ана. мөгаен, төрле исәп язулары языладыр Аннары ул, ишек ягына карангалый-карангалыи. -мазерати- сатып алган мадамның адресын һәм телефонын тиз генә Карленга әйтте Карлен шундук «Себастьян»нан чыгып сызды—ана да артык шаһитләрнен кирәге юк иде.
Адресы күрсәтелгән йорт янына барып җиткәч. Карлен үзе утырып килгән таксины җибәрде Жылы машина зченнән чыгуга, аны сизелерлек салкын төньяк җилле шыксыз дымлы һава чорнап алды. Эчлеге жылы мех булган пәлтә белән дә туңдыра иде. Биредә озак торып булмаячагын Карлен тиз аңлады. Унтугызынчы гасыр башында, бароккодан да өлеш чыгарып, готик стильдә салынган җиле катлы йорт бик күркәм күренә— Парижның матурлыгын һәм мәһабәтлеген нәкъ менә шушындый биналар күрсәтеп тора да инде Әлбәттә, йортның баштагы кыяфәтеннән хәзер тышкы кабыгы, анысы да оста итеп янартылганнан сон гына сакланып калган, эчтәге бүлмәләре барысы да күптән инде янадан төзелгән һәм йорт үзе өр-яна. заманча коммуникация һәм техник чаралар белән тутырылган булырга тиеш Карлен Парижда эшләгәндә мондый йортларда булгалады, танылган кешеләрдән интервью алгалады. Шушындый ук йортта, әле биредән ерак га түгел бугай, чыгышы белән әрмән булган бөек француз җырчысы—шансонье Шарль Азнавур да тора иде Ни
дисән дә. үз милләттәшен бит, Карленнын Парижда язган беренче репортажы да анын турында булды.
Шулай истәлекләргә бирелеп, уйланып торганда, тәрәзәсендә консьерж-хезмәтче башы күренгән будкаларның берсе янына әллә кайдан гына бер пикап машинасы килеп туктады, андый машиналарны Россиядә «пирожковоз» яки «каблучок» дип йөртәләр. Машина кабыргасындагы реклама язуларына күз йөгертеп алгач. Карлен койма белән тотылган әлеге йорт янына сөт сатучы килгәнен абайлады. Алар шулай һәр йортта яшәүчеләргә эремчек-кефир. сөт-каймак, йогурт-тундырма ише азык- төлекләрне ишек төбенә үк китереп бирә Бөтен дөньяда шундый хезмәт күрсәтүгә күчсәләр дә. Россиядә бу әле хыялга сыймас бер нәрсә генә булып кала бирә. Иорт хужасы вакыт-вакыт телефоннан гына заказ бирә дә азык-төлекне ишек төбенә чыгып кына ала, түләү кәгазьләре җыела төшкәч, аларны күрше кибеткә кереп түләп чыга.
«Каблучок»тан джинсы чалбарлы, күн курткалы, зифа гәүдәле бер кыз оста гына очып чыкты да, машина ишеген ябып та тормыйча, будка янына йөгерде Консьерж белән нәрсәдер сөйләшеп алгач, ул саклана торган ишегалдына кереп китте һәм шундук күтәрмә әвеслек эченнән резин көпчәкле, хромланган ике күчәрле җиңел арба тартып чыгарды Каравылчылар ана авыр тимер капканы ачты. Карлен андап алды, ишегалдына хәтта сөт сатучы кызга да машинасы белән керү тыела икән.
Арбасын тиз генә пикабының арткы ишеге янына тартып китергәч, кыз ниндидер бер педальга басты, арбаның йөк төяләсе идәне машинанын төбе белән тигезләнде, кыз азык-төлек төялгән зур әржәне көчәнми генә, машина эченнән бер кулы белән шудырып тартып төшерде. Әржә утыртылган арбасын арттан жинелчә генә этеп, беренче ишек гәбенә тәгәрәтеп алып китте. Капка шундук ябылды, күренеп тора—бу эш көн дә шулай минуты-минутка төгәл башкарыла һәм кыз да оста-житез эшли икән. Карлен, кызнын ин якын ишек төбендә ничә минут тоткарланганын белер!ә теләп, сәгатенә күз салып алды.
Кыз нәкъ биш минут торды—мондый йортлардагы лифтлар тиз йөрешле, бушлар, аннары һәр квартира да сөт-фәлән алмый торгандыр Карлен инде беренче очраган буш таксины туктатырга ниятләнгән иде, әмма кинәт кенә башына бер тәвәккәл уй килде: ә бәлки, нәрсә дә булса белешә алырмын9 һәм ул. пикап яныннан үтеп барышлый, жәлт кенә итеп шофер янәшәсендәге алгы утыргычка кереп тә утырды Машина эчендә җылы, рәхәт, таныш булмаган хушбуй исләре күңелне кытыклый Машинанын ачкычы да алынмаган иде. Карлен музыка уйнатып жибәрде. сигарет кабызды һәм бер мизгелгә эшен-йомышын да онытып, уйлап куйды: «Ә сөт сатучы кыз чибәр генә, зифа буйлы, хәрәкәтләре жинел-йөгерек, бәлки, үзен бүген кичкә берәр жиргә чакырыргадыр?» Бу фикердән ана күңеллерәк булып китте, үзен иркенрәк тота башлады.
. Сөт сатучы кыз, аны машинасы эчендә күреп, бер дә гажәпләнмәдс. ул шактый кыю-чая, әле җитмәсә шаян да булып чыкты. Беренче «бонжур» сүзеннән соң ук ул:
—Мин үземнең фонотекам белән кәефегезне бозмадыммы9-дип сораган булды.
Карлен да, елмаеп, шундый ук шук тавыш белән жавап кайтарды:
— Юк. хәтта киресенчә. Безнен зәвыкларыбыз бертөсле диярлек икән Мин дә Патрисия Каасны, Далиданы һәм Иглесиасны яратам Кызганыч, сездә Шарль Азнавур юк икән, мин кайчандыр анардан интервью алган идем.
—Ә-ә-ә. сез журналистмыни?—дип сорады кыз, кызыксынып һәм машинасын кузгатып жибәрде.
—Әйе. мин шул юньсезләр токымыннан,—дип жавап бирде Татлян һәм кызга сигарет тәкъдим итте. Анын үзенә уңай карашын сизеп, танышырга кирәк тапты.—Минем исемем Карлен, дөньяви хәлләр хәбәрчесе
—Ә мин Колетт. Әллә сез миннән интервью алмакчы буласызмы?— дип сорады кыз, кыланчыкланып.
Бу егет аңа ошый иде: пөхтә киенгән, үзен ышанычлы тота, әдәпсспәнми-оятсызланмый.
—Ә нигә алмаска, ди? Сөт сатуны Чибәркәйләр үз клиентлары турында әллә нинди серләр беләләрдер әле!—Ләкин Карлен шаян сөйләшүдән шундук җитдигә күчте —Дөресен генә әйткәндә, бик тә тунган идем, сезнен машинагыз мине катып үлүдән коткарып калды. Ә биредә мин сез сөт-фәләннәр китерә торган шушы йорттагы бер бай мадамны сагалый идем. Миңа аннан интервью алу яки аның турында мәкалә язу бик кирәк.
—Сер булмаса, әйтегез әле, кем ул?—дип сорады Колетт.
—Журналистның нинди сере булырга мөмкин' Киресенчә, үзен белгәннәрне бар дөньяга сөйләп бирәсе килә, үз героинян. анын сәер- кызык гадәтләре, дәрт-теләкләре, омтылышлары-кызыксынулары. зәвыклары. гөнаһлары—кыскасы, барысы турында да. Ә мин бер урыс хатын- кызын сагалый идем, ул бирегә ире белән күптән түгел генә күчеп килгән бугай. Сезгә аның хәтта фоторәсемен дә күрсәтә алам...
—Сезнең кем турында сөйләгәнегезне аңладым инде,—дип ашыгып бүлдерде аны Колетт —Бу йортта бер генә урыс хатын-кызы бар—Натали. Чынлап та, соклангыч хатын, ягымлы, көләч йөзле, юмарт, күршесендәге карт ана каз кебек түгел инде,—дип, көтмәгәндә үртәлеп нәтиҗә ясап куйды ул.
Карлен шулай да үзен Париҗга очып килергә мәҗбүр иткән журнал битен ачып күрсәтте.
— Мин ялгышмаганмын, шул үзе,—дип баш какты Колетт,— рәсемнәргә карап —Сез аңардан нәрсәләр сораштырмакчы буласыз инде?
— Барлык чибәр һәм бай хатын-кызларга бирелә торган сораулар, ни өчен ул торыр-яшәр өчен Парижны. Францияне сайлаган, ни өчен «мазерати» машинасын, әле җитмәсә аның да кабриолет моделен сайлап алган, Булон урманы янындагы йорт аңа ошыймы, атка атланып йөриме, кем ана шундый матур кием-салымнар тегә. Раштуаны кайда каршы алырга уйлый, яраткан иренә нинди бүләк бирер икән? Россия турыңда да нәрсә булса да сорашырмын. Һи, шундый матур елмаючы яшь хатын- кыздан сорашыр нәрсәләр беткәнме сон? Әгәр минем урында булсагыз, сез үзегез аңардан нәрсәләр сорашыр идегез?
—Белмим шул,—дип аптырабрак жавап бирде Колетт Аннары кинәт күңелле генә итеп әйтеп ташлады:—Ә мин сезнең кайбер сорауларыгызга үзем дә жавап бирә алам. Бәлки, алар эшегездә ярдәм итә алыр.
—Сезнен миңа күрсәткән игелегегез булыр иде ул,—дип кабынып китте Карлен.—Мин бит әле язасы мәкаләмә кайсы башыннан тотынырга да белмим. Ә сез сөйләсәгез, мин, мөгаен, башлап китә алыр идем. Әйтик, ул мадам сатып алган йортка нинди гүзәл кыз сөт-каймаклар китереп йөрүдән
—һәм укучыларны саташтырыр идегез,—дип бүлдерде Колетт, юлдан күзен алмыйча, тыз-быз чабышкан машиналар арасыннан оста гына уза барып - Йорт, чынлап та, бик күркәм-бай, шәҗәрәсе дә кызыклы, анда бик күп атаклы кешеләр яши. әмма мадам Натали, икенче ишектән кергәч, бишенче каттагы алты бүлмәле квартирага түләп кенә яшәп тора. Алар бирегә күптән түгел, әле ай да юктыр, күчеп килделәр, ә квартира хокук фәннәре профессоры Огюст де Брессонныкы. дөресрәге, борын-борыннан ук алар нәселенеке булган—Франциядә бик билгеле нәсел-аның ата-бабалары әле Бурбоннар заманында ук патша сараенда хезмәт иткән Профессорны Мексикага илче итеп билгеләгәч, ул танышлары аша квартирасын бөтен йорт җиһазлары белән ике елга арендага биреп калдырган Хәзер Парижда мондый абруйлы районда тулы бер катны алып гору бик кыйммәт, ә Булон урманы тирәсендә буш квартиралар булмый диярлек, биредә француз аристократлары—аксөякләр яши. мөгаен, мадам Каталины шунысы кызыктыргандыр да әле
—Сез аның белән таныштыгызмы сон. анын өендә булганыгыз бармы?—дип. Карлен сөйләшүне үзенә кирәкле якка борды.
—Әйе. ул монда күчеп килгәннең икенчеме-өченчеме көнендә үк таныштык. Шалтыр-шолтыр йөрүемне ишетеп, ул үзе мине чакырып кертте дә. хатын-кызларча сораштыра башлады: бу райондагы кибетләр, кер юу урыннары, чәчтарашлар, косметика салоннары турында — Егетнен йөзендәге гаҗәпләнү чалымнары күреп. Колетт мактангандайрак итеп әйтеп куйды:—Безнен танышуыбыз, миңа калса, бер дә гаҗәп түгел икебез дә бер яшьләр тирәсендәрәк, мин Париж кызы, анын миннән сораштырыр нәрсәләре шактыйдыр, мәсәлән, күршеләре турында Әле мин сезгә анын кайсы салонда шулай матур итеп киенеп йөрүен дә сөйли алам.
—И-и-и, чибәр һәм атаклы хатын-кызларга бирелә торган сорауларның иң кызыклысы инде ул.—дип, Карлен кызны тагын да үсендереп җибәрергә тырышты —Аның җавабы да безнен хатын-кыз укучыларыбыз өчен ин кирәклесе булыр...
—Бу мәсьәләдә Наталины бәхет баскан. Аның ире,—дөрес, мин аны алгы бүлмәдәге көзге янында эленеп торган фоторәсеменнән генә күреп калдым,—менә шул: аның ире атаклы кутюрье Кристиан Лакруада эшли, ниндидер югары урында утыра. Натали үзенен Россиядә Кристиан Лакруа сәүдә йортында эшләгәнлеген, мсье Робер фирма эшләре белән шунда баргач, танышканлыкларын да әйткән иде.
—Димәк, анын ире француз?—дип, гаҗәпләнүен яшерергә тырышып, ашыгып сорады Карлен.
—Ә сез кем дип уйлаган идегез, немец дипме әллә?—дип көлеп җибәрде Колетг.—Шуна күрә дә Натали анын янына Парижга күчеп килгән дә инде.
Көтелмәгән бу хәбәрдән Карлен ирексездән утыргыч аркасына ауды һәм маңгаена бәреп чыккан тирләрен сөртеп алды. Машина эчендә, чынлап та, бик җылы иде, әмма егет Колетт сүзләреннән сон. тирләп чыкты. Бөтенләй көтелмәгән, алдан әйтеп булмый торган яңа хәл килеп туа түгелме сон? Гүзәл Наталиның ире кайчандыр законлы карак легендар Рафик Сво бик югары бәя биргән алтын куллы оста түгел икән, ә ин зәвыклы модаларга мөнәсәбәте булган Робер исемле ниндидер француз икән бит Бу очракта үзеннән-үзе меңләгән сораулар кайный башлый: иң әвәл, алай булгач, Мәскәүдә күптән түгел шау-шулы туй үткәреп уйнау нигә кирәк булган? Нигә ул туйда үзләре тирәсендә ыгы-зыгы тудырунын һич хаҗәте юк бер вакытта—Россия тәхетенә дәгъва кылып йөргән Шаман белән Дантес та катнашкан? һәм, гомумән, җинаятьчел даирәләрдә зур абруйлы, чәчләренә чал куна башлаган горур әфәнде кая киткән? Карлен бит аны урыс «граверы»дыр яки. һич югында, ялган долларларны шудырып ятучы берәр эре аферисттыр дип фараз кыла башлаган иде. Мәскәү чибәре янында ниндидер Робер пәйда булу Карленга нәрсә вәгъдә итә—супербанкнотларнын яна, француз эзенме? Гүзәлләрнен гүзәле супермодель Натали түгел, әйтерсең лә, ниндидер атаклы шымчы яна Мата Хари: Мәскәүдә дә ирле, Парижда да ирле, туенда кияү егетләре җинаятьчел генераллар, калган кунаклары да шул өердән, француз ире иң атаклы модалар салонында—һич аңлашылмый, башка сыймый торган винегрет була бит әле бу, дигән нәтиҗәгә килде Карлен.
Серле Наталиның ирләре мәсьәләсен тәгаенләп бетерү ниятеннән. Карлен шаяртып сорады:
—Мөгаен, мсье Робер шактый өлкән яшьтәге, чал чәчле, әмма әле корсак үстермәгән Карл Лагерфельдка охшаш кешедер, ә?
Колетт рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
—Сез мине көлдереп үтерәсез бит' Мин хәзер күңелемнән генә мадам Натали янәшәсенә ягымлы юанбай Лагерфельдны куеп карадым— и көлке дә пар килеп чыгасы икән! Хәер, мин Лагерфельднын модельләрен дә югары бәялим. Ә мсье Роберга килгәндә, ул үзенен чибәр хатынына
бик тә лаек: яшь, төз буйлы, сөйкемле һәм талантлы. Мадам Натали әйтә, ул Кристиан Лакруалан бүленеп чыгарга тели, үз салонын ачып, анда ин күркәм модель сезне кызыксындырган урыс мадамы үзе булачак, имеш.
— Искиткеч кызык, баш әйләндергеч сюжет' Димәк, мин героинямны дөрес сайлаганмын Булачак топ-модельне алдан белеп тору бик сирәкләргә генә эләгә,—дип. барлык артистлык сәләтен жигеп. сокланган булды Карлен Ул үзенен тагын да буталыбрак беткәнен тойды, әгәр дә мсье Робер Мәскәүнен алтын куллы «граверы» булса. Карлен өчен бик әйбәт буласы иде дә бит
Әйе. дулкынланырлык та. каушап калырлык та булды шул Бу очракта Карленнын бердәнбер куанычы—ярый әле Колетгка Натальяның Мәскәүдәге туй фоторәсемнәрен күрсәтмәде. Ул рәсемнәр сөт сатучы кызда берсүзсез шик тудырыр иде Карленга хәзер күп нәрсәләрне янабаштан уйларга кирәк инде, ләкин ул әсәрләнеп әйткән генә булды: —Әйе. Кристиан Лакруа салоны соңыннан менә дигән өстәмә реклама алачак. Натали, чынлап та. бик купшы-нәфис киенә бит .— Карлен кирәгеннән дә артык яңалыклар ишетте, хәзер тыныч фикер йөртеп, нәтиҗәләр ясарга вакыт иде, шуңа күрә ул сүзен йомгакларга ашыкты —Мин сезгә бик рәхмәтлемен, Колетт, аннары сезнең белән танышуыма да бик шатмын Әгәр вакытыгыз һәм теләгегез булса, мин бүген сезне рәхәтләнеп берәр жиргә чакырыр илем—күнел ачып, матур кич үткәреп кайтыр идек,—шулай дип. ул бит очлары алсуланып киткән кызга карады.
—Рәхмәт, мин дә сезнең белән танышуыма шатмын—көн саен журналистлар белән әңгәмә корып торалмыйсын бит Ләкин бүген минем башка эшләрем бар—гаилә тантанасы,—дип. үкенечле тавыш белән жавап бирде Колетт,—Әгәр иртәгә чылтыратсагыз, бик теләп сезнен белән очрашыр идем,—ул үзенең визит карточкасын алып. Карленга сузды.
4
олетт белән аерылганнан сон. Карлен бик озак шәһәр үзәгендә жәяүләп йөрде, ничек кенә сәер булмасын, ул хәзер, ни салкынны, ни юешне, ни җилне тоймый иде. ә бит юкса көн һич тә үзгәрмәде, һич тә җылынмады—анын уйлары һаман Наталья турында булды бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте бит әле ул мадам, аның турында хәзер теләсә ничек фараз корырга була. Кристиан Лакруа сәүдә йортында эшләүче ниндидер француз Робер Натальяның ире булып чыкты да. бөтен эшне чуалтып ташлады «Франк Мюллер* сәгатенә күз салып алгач. Карлен гаҗәпләнүеннән хәтта сызгырып җибәрде көн уртасы булып килә икән ич инде, ә ул Мәскәүдә вакытында шәпләп ашарга күнеккән, шуңа күрә бик нык тамагы ачканын да шундук сизде. Елисей кырларындагы отельгә кайтып ашап алырга, аннары жылы рәхәт номерда, телефоны янында янача уй-ниятләр корып удырырга кирәк иде.
Кыскасы. Париждагы беренче көнен уңышлы санарга була ана «Себастьян» кибетендә дә фарт килде, Колетг белән дә—ал ардан кирәкле мәгълүматлар алынды, ә шулай да килеп туган хәлне аңлап бетерү өчен бераз ял итеп алмый булмый иде
Әбәт ашап утырганда. Татляннын башына кинәт һич ышанып булмаслык уй килде, ул кулындагы кашыгын чак кына шулпалы тәлинкәсенә төшереп җибәрми калды Мәскәүдәге туй. җинаятьчел даирәләрдә танылган алтын куллы кияү. Парижда югары мода өлкәсендә кайнашучы француз ир. анысы Карленны бөтенләй таң калдырган иле- әгәр лә бу вакыйгаларның башында ир кеше түгел, ә хатын-кыз торса: Мәскәүдә- кәләш. Парижда—ир хатыны, әнә шундый сокландыргыч гүзәл марҗа кызы Наталья торса, —ни әйтерсең’’
К
Көлке хәтта, һәммәсе дә нәкъ французча килеп чыга, шерше ля фам—хатын-кызны эхчәгез! Бу хакта әле разведка мәктәбендә үк тукыган иделәр: хатын-кыз, анын сәер кыланышлары, көйсезләнү-холыксыз- ланулары, зәвыклары, теләк-таләпләре һәм хәтта аның җинаятьләре дә кабатланмас үзенчәлекле һәм үзенә генә хас булырга мөмкин! Супер- банкнотларны сугып яту үзәгенең башында хатын-кыз булу мөмкинлеге Карленның күңелен шундый айкап ташлады ки, ул ашавын да онытты, десерт биргәннәрен дә көтеп тормастан, тизрәк үз номерына күтәрелде.
Парижга Карлен озакка дип түгел, күп булса, берәр атнага гына дип килде, шунлыктан эшне тиз тотарга кирәк иде. Франциядәге тәүге көн бетеп килә, ә Карленның әле нәрсәдән башларга дигән бер ачык уй- нияте дә юк. Менә шунда ул бер ялгызын гына, дөресрәге, үзен өчен генә эшләүнең авырлыгын беренче мәртәбә тойды. Әгәр дә ул ялган акча ясаучыны көч-куәтле Америка исеменнән эзләсә, Парижда аңа шундук ярдәмгә килеп, Булон урманы янындагы күркәм йортны да, анда ире белән яшәүче гүзәлне дә хәзер тәүлек буе күзәтү астына алып, телефоннарын тыңлый башлар иделәр. Ә егерме дүрт сәгать, йә, ярый, кырык сигез сәгать эчендә булсын, ди, әгәр дә мсье Робер чынлап та бөек кутюрье Кристиан Лакруада эшли икән, анын турында бөтен мәгълүматны алган булыр иде инде. Әмма юк тек юк—аның каравы уңышын да беркем белән дә бүлешергә туры килмәс. Әгәр дә инде «граверның» эзенә төшсә, анын яшерен үзәгенә барып чыга калса, ике-өч айлык хезмәт хакына тиң премия һәм чинын-дәрәжәсен күгәрү генә булмас, ә гомеренә җитәрлек зур байлык алыр. Бу сонгы өмет-хыял Карленны дәртләндереп җибәрде, аның өметсезлеккә бирелергә хакы юк, аннары уңыш дигәне дә әлегә аңардан мыскыллы йөзен чөергәне юк ич әле.
Кич җитте. Париждагы беренче кич... Карлен уйларыннан айнып, уянып киткәндәй булды. Сөт сатучы чибәр Колетгның бүген кич буш булмавына ул чын күңелдән үкенеп куйды, ә кичен номерда бер ялгызы утырып үткәрергә егет һич уйламый иде Парижда аның барып керерлек яки кайда булса да ресторанга дәшеп, кәеф-сафа корырлык дуслары, артык якын кешеләре юк, димәк, кайчандыр, «Франс-суар» газетында стажировка үткәндә, иске сигез катлы йортның түбә астындагы акча түләп торган кысан бүлмәсенә алып кайтып күңел юата торган кызлары кала. Ә андыйлары бар иде.
«Дипломат»ыннан электрон блокнотын алып, Карлен шул кызларның Париждагы элекке телефон номерларын эзли башлады. Изабель... Беатрис.. Мануэла... Жанетт...—дип Париждагы элекке мәгьмуналарының исемнәрен укыды ул, алар белән күптәнге очрашуларның нинди дә булса кызыклы- рәхәт мизгелләрен дә исенә төшерергә тырышты. Очрашуларның аерым рәхәт вакытларын тәфсилләп, бутап җибәрергә Ходай язмасын—хатын- кызлар бик тә үпкәләүчән, алар бит үзләрен ирләр хәтерендә бердәнбер һәм кабатланмас булып кала дип уйлый.
Карлен, күзен йомып, тисә-тиенгә, тимәсә—ботакка дигәндәй, бер исемгә төртте Беатрис килеп чыкты Кайчандыр Сорбонна университеты студенткасының телефон номерын бер сулыш белән җыеп та өлгерде. Хәзер инде Беатрис укуын тәмамлагандыр яки филфакның сонгы курсын кимереп ятадыр. Бәхеткә, Беатрис өендә иде, кияүгә чыкмаган, беркая китмәгән, кәефе әйбәт һәм хәтта Карленның чылтыратуына шатланган да иде. Күрәсең, егетнең ярлы стажер студент тормышын онытмагандыр, аны үртәп:
—Бәлки, син мине «Максим» ресторанына кичке ашка чакырырсың?—диде.
—Ә нигә чакырмаска, ди?—Карлен җавабы белән кызнын бераз һушын алды шикелле,—Мин хәзер Мәскәүдә эшлим, анда да «Максим» рестораны ачтылар, ачу тантанасына мэтр Карден үзе килгән, дип сөйләделәр Дөрес, минем әле анда булганым юк-югын—эш, төрле мәшәкатьләр... Париждагы «Максим» белән Мәскәү «Максим»ы соңгы
тәлинкәләренә, сонгы бокалларына һәм гардеробтагы элгечләренә хәтле бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаш, диләр Шулай мы-түгелме икәнен, димәк, бүген ачыкларга менә дигән мөмкинлек туа, бәлки, берәр гаугалырак мәкалә дә язып ташлармын «Максим- икән—«Максим» булсын, мин синен тәкъдименне кабул итәм
—Шаяртмыйсынмы? Яки көтмәгәндә баеп китгенме?—дип мыскыллап сорады Беатрис
— Мин озак очрашмый торганнан сон янадан очрашуыбызны зиннәтле «Максим»да билгеләп үтәрлек вакыйга дип саныйм Аннары, минем өчен дә, синен өчен дә Карден гастрономиясе белән беренче танышуыбыз булыр,—дип шаярткан булды егет —Йә, сине анда сәгать ничәдә көтим? Бәлки, сине кереп алыргадыр9
— Юк, рәхмәт, мин үз машинамда килермен. Бер яхшылык эшлә, андагы метрдотельне кисәтеп куй. минем «Максим»га даими йөрүчеләргә охшамаган булуым да мөмкин. Анда мин төгәл икс сәгатьтән сон килермен.
5
л уңаеннан бик матур ак розалар бәйләме алып. Карлен *Максим»га билгеләнгән вакыттан егерме минут алданрак килде. Ул ялгызы гына ресторанның эчке бизәлешен карап йөрергә теләмәде, алдан алып куйган өстәл янына ашыкты—тыныч кына, жентекләп кенә сый-нигъмәт сайларга кирәк, аның элекке чибәркәен малайларча таң калдырасы килә иде. Метрдотельнең ярдәме белән тиз генә менюны хәл иттеләр: табынга «яна урыслар» яратып эчә торган «ТаЙтгингер» шампан шәрабе, Карлен үзе бары тик Мәскәүдә генә беренче мәртәбә авыз итеп караган устрииалар, французларның диңгез сыен ошатканнарын исенә төшереп, зур гына лобстер һәм кара уылдык белән затлы семга балыгы китерергә кушты Табын гел диңгез азыкларыннан гына торачагын чамалагач, төп ризык итеп берәр төрле кош ите өстәргә булды—эченә нарат жиләге белән ак гөмбә тутырып әзерләнгән ак көртлекләргә тукталды. Көртлек белән гөмбәләрне «Максим»га Польшадан китерәләр икән. Кыскасы, табын. Карлен Мәскәүдә күнегеп өлгергәнчә, урысча-кавказча бай булып чыкты.
Беатрис килеп җиткәнче барысы да әзер иле инде: заказ бирелгән, чәчәк һәм бүләкләр өстәлдә
Кыз белән егет ул кичне «Максим» ресторанында бик матур итеп үткәрде, ресторан икесен дә сокландырды, бераз капкалап алганнан сон. алар икәүләп аның залын әйбәтләбрәк карап чыктылар. Әгәр дә бу НОЯбрь кичендә Карлен белән Беагрисны читтән карап торучы берәрсе булса, мөгаен, бер дә шикләнмичә «Нинди бәхетле пар'»- дияр иде
Елисей кырларындагы отель янында Беатрис белән саубуллашканда. Карлен сүз уңаенда гына әйтел куйды
Мина иртәгә синен ярдәмен һәм машинан кирәк булачак. Мескен хәбәрчегә булышырга вакытын һәм теләген булырмы’ Мин бер бик житди-мөһим мәкалә әзерлим, барып чыкса, ул минем киләчәк үсешем өчен зур эш булачак.
—Сон, эш синең киләчәгенә бәйле һәм әгәр лә шуннан сон син Парижга ешрак та йөри башласаң, үзем дә. иске калтырчам да синең ихтыярында. Бәхетле кыз һәммәсенә дә риза шикелле иле —Сәгать ничәдә һәм кайда килим9
-Рәхмәт' Мин сиңа бүгенге матур кичебез өчен дә бурычлы һәм синең янәшәмдә булуын эшемә дә ярдәм итәр дип ышанам Әгәр каршы булмасан. иртәнге сәгать тугызга шушында, «Палас-отель» янына кил. Бергәләп капкалап та алырбыз
Иртән ашап утырганда. Беатрис Карленнын үзеннән нинди ярдәм көткәнен белергә теләде Егет ана ин »лек «Себастьян» кибетендә төшереп алынган фоторәсемле Мәскәү журналын күрсәтте Әлбәттә.
Ю
рәсемнәрне Беатрис сокланып карады; ана кабриолет та, машинаның хужабикәсе дә бик ошады, өем-өем долларларга да тиешле бәясен бирде Карлен кызнын ничек тәэсирләнгәнен рәхәтләнеп карап утырды, аннары чын серен ачмыйча гына, Беатриска бераз мәгълүмат бирүне кирәк тапты.
—Мин «яна урыслар» турында мәкалә язам Алар хәзер үзләренең кыланышлары белән гарәп шәехләрен дә уздырып җибәрде. һәркайда бик күп акча күтәреп йөриләр... Мине менә шушы «мазерати» эчендә утырган яшь хатын кызыксындыра. Аның исеме Натали, ул урыс кызы. Мәскәүдән. Хәзер Парижда—абруйлы-дәрәҗәле районда, Булон урманы янындагы күркәм бер йортта тора. Мина мәгълүм булганча,—анысын ныклап ачыклап бетерәсе бар әле,—ул ниндидер француз мсье Роберга кияүгә чыккан. Мсье Робер Кристиан Лакруа салонында зур урында утыра... Тиздән, ул бөек кутюрьедән бүленеп чыгып, үз модалар салонын ачарга җыена, анын ин төп моделе үз хатыны, шушы Натали булачак. Әгәр дә бу мәгълүматлар дөрескә чыкса, минем язасы мәкаләм бөтенләй башка төсмер алачак. Сина тыңлавы кызыкмы?—дип, аңына килеп сорады Карлен.
—Бик тә кызык. Әмма мин сиңа ничек ярдәм итә алам сон?— Беатрис, аптырашта калыбрак, җилкәләрен сикертеп алды.
—Ашыкма, кофеңны эчеп бетер, китәр вакыт җитте. Барып җиткәч, вакыйгалар агышына карап эш итәрбез
Машинага кереп утыргач, Карлен ялган долларларны юмарт сибә торган, Парижнын әле яна «пешеп чыккан» бу мадамы яшәгән йортның адресын әйтте.
Булон урманы янындагы әлеге күркәм йорт янына бик тиз барып җиттеләр һәм Карлен кичә үк билгеләп куйган урынга барып туктадылар. Нәкъ шул вакытта консьержлар каравыллап торган ике капкадан ике машина чыгып килә иде: берсе—кара «мерседес», икенчесе шулай ук немец машинасы—«порше», нәкъ шундыйны Карлен кичә «Себастьян» кибетендә күргән иде. Боларның теләсә кайсысында эшкә китеп баручы мсье Робер булырга мөмкин—мөгаен, аларнын гаражында бер «мазерати» гына тормыйдыр Шул хакта уйлана-уйлана, Карлен бакча түрендәге йортны игътибар белән күзәтеп утыручы Беатриска әйтте:
—Без уйлап-нитеп тормастан килдек. Мин очраклылыкка ышанам, «кинәт» дигән сүз минем яраткан сүзем. Нәкъ бер сәгать көтеп торырбыз, әгәр дә безнең бәхеткә таныш «мазерати» килеп чыкмаса, туп-туры Кристиан Лакруа салонына китәрбез һәм, шунда мсье Роберны күрергә тырышып, күрә алсак, анын Мәскәү гүзәле Наталита нинди мөнәсәбәте барлыгын сорашырбыз. Минем хәтта бу җәһәттән кайбер уй-ниятләрем дә бар, ләкин вакыйгаларны ашыктырмыйк, минем эшем уңучан була... Музыкаңны кабызып җибәр дә, мина Сорбонна студентлары тормышыннан берәр кызык сөйлә,—дип елмайды ул.
Бер егерме минутлап вакыт үтте, капкалардан бер-бер артлы машиналар чыгып китә торды Карлен бик вакытлы килгәнлекләрен искәртеп алды: мсье Робер мода салонында гади тегүче генә түгел, анын эшкә дә минутын минутка барасы юктыр.
Вакыт ага, эшнең уңышлы чыгасына өметләр дә эри бара иде. Карлен, бер минутка гына тимер капкалардан карашын алып, уйга калды нишләргә сон хәзер? Монда Наталины эләктереп булмаса, чукынмыш Робер хезмәт иткән Кристиан Лакруа салонына бармыйча да булмас шул.
Кинәт бакча түрендә «мазерати»нын ерткычларча озын күләгәсе чалынып китте, Беатрис ирексездән күзләрен уып алды: әллә күзенә генә күренәме сон? Ул бит әлеге машинаның чыгуын түземсезлек белән көтә иде Шунда ул капканың әкрен һәм тавышсыз гына ике якка ачылып киткәнен күрде—машина чыгып килә иде. Дулкынланудан Беатриснын сулышы кысылды, пышылдап кына нәрсәдер әйтергә теләсә
дә, авызыннан сүзе чыкмады, ул уйларына чумган Карленга бары тик йодрыгы белән каты гына төртеп алды. Егет шундук исенә килде һәм шатланып раслады:
—Ул үзе, жанашым. Кабыз моторынны. артыннан элдерәбез, тик күздән генә югалта күрмә Мин мадам Натали ирен эшкә илтәдер дип уйлыйм, әгәр, әлбәттә, анын янәшәсендәге кеше мсье Робер булса.. — «Мазерати»да ике шәүлә: ир һәм хатын-кыз шәүләсе яхшы күренә иде.
Берничә квартал үтүгә. Беатрис шатланып
—Чынлап та. Кристиан Лакруа йортына баралар, ахрысы,—диде
—Алайса. Беатрис, тынла мине яхшылап. Бу очракта безнен бурыч бик гади һәм ачык. Автомобиль мода йорты янында туктагач, мадам Натали белән анын юлдашы машинадан чыгарлар, син алар артыннан барырсын Мадамнын өстендә нинди плаш яки пәлтә икәнен исендә калдырырга тырыш Монысы—алар холлда туктап тормыйча, икәүләп лифтта мсье Робер бүлмәсенә күтәрелгән очракта. Ләкин, алар тукталып, аста берәрсе белән сөйләшеп китәргә дә мөмкин—франиухтар тел тегермәнен әйләндерергә ярата. Бәлки, кемдер мадам Наталита берәр мактау сүзе әйтер яки мсье Робер белән исәнләшер—кемнең кем икәнлеген аңлар өчен безгә шул җиткән. Журналдагы рәсемдәге дама мадам Наталига охшаганмы һәм мсье Робер ниндирәк кыяфәтле кеше,—анын фоторәсеме миндә юк—менә шуларны белү бик кирәк.
—Мин үзем генә бараммы?—дип кабынып китте Беатрис —Бу мажара аны кызыксындырганнан-кызыксындыра бара иде.—Әгәр дә
— Мин дә синен арттан барып керермен,—дип тынычландырды аны Карлен.—Әгәр алар холлда. мин уйлаганча, ике-өч минутка гына тоткарлансалар да. мин эшнен нәрсәдә икәнлеген анлап алырмын. Ләкин монысы безнен өчен ин уңышлы вариант. Әгәр дә инде алар холлда тукталып тормастан, өскә менеп китсәләр, син заказлар кабул итүче хатынга мөрәжәгать итәрсең Әле генә бер чибәр хатын-кыз белән ир кеше үтеп китте, ул мадамның өстендә бик матур көзге пәлтә, мин дә үземә шундыйны тектермәкчс идем, диярсең. Инде, «нинди хатын иде* дип сораштыра башласа, алар әнә теге, тәрәзә буенда торган купшы «мазерати •> дан төштеләр, мөгаен, шушында эшлиләрдер, диярсең
— Мина Кристиан Лакруада пәлтә яки плаш тектерергә туры килермени ’ Ул бит коточкыч акча тора. -Беатриснын күзләре гажәплә- нүдән шар булды. Карлен кычкырып көлеп җибәрде, хатын-кыз хатын- кыз шул инде.
Ул кызның тезенә кулын куеп, тынычландырып әйтте
—Борчылма Әгәр эш шуна барып терәлсә, заказын ла бирербез, түләрбез дә. ул пәлтә синен бүгенге маҗараларыңның бер истәлеге булыр Мин якын-тирәдә генә булырмын, кирәгем чыкса, шундук янына килермен, яме
Беатриснын иске генә, әмма җитез «рено» машинасы алтынсу «мазерати*нын артына ук килеп туктады, «мазерати» эченнән ике пассажир да чыкты, монысына Карлен шатланып куйды. Натали, мсье Роберны гына төшереп калдырып, үз йомышлары белән китеп барырга да мөмкин иде бит—ул чагында хет икегә ярыл башта кайсысы артыннан барырга’ Эш тагын ике-өч көнгә сузылырга мөмкин, яңадан Беатристан ярдәм сорарга кирәк булачак иде.
Теге парлар артыннан Беатрис та машинасыннан тиз генә чыгып китте. Карлен ана:
— Пәлтәсен исендә калдыр, ул дөрестән дә бик матур -дип пышылдап калды.
Алгы ишектән Натали белән мсье Робер һәм алар артыннан ук Беатрис кереп китүгә. Карлен да машинадан чыкты
Зиннәтле итеп җиһазланган, хушбуй исләре анкып торган иркен холлга барып кергәч, берничә минут элек кенә Беатриска күрәзәлек итеп әйткән күренешкә тап булды: ихтимал, мадам Натали иренен эшендә
еш булмыйдыр һәм хәзер мода йортынын мсье Роберны каршы алган хезмәткәрләре, шаулашып, анын гүзәл хатынына, кигән киемнәргә соклану белдереп «Нинди бәхетле парлар!»—диешә иделәр Алардан ерак та түгел тукталып. Беатрис сатарга элеп куелган үрнәкләрне игътибар белән карарга кереште. Карлен белән күз карашлары очрашкач, бәхетле елмаеп, нәрсәләрдер ымлап анлатырга тырышты—янәсе, ул бөтенесен дә белеп өлгергән иде. Хәер, биредә әллә ни сер дә юк, бәхетле парларга әйтелгән берничә сүзне ишетеп калуга. Карлен үзе дә кемнең кем икәнен аңлап алды Әйе, мадам Натали журнал рәсемендәге «мазерати»да утыручының нәкъ үзе. анын ире мсье Робер да коеп куйган француз һәм Мәскәүдәге кияүгә һич тә охшамаган иде.
Иркен холлның аргы башында, коелган көзге яфраклар төсендәге матур келәм жәелгән баскыч янында—баскыч икенче катка менеп китә,- дүрт кешелек урынлы кафе-бар урнашкан, килүчеләр өчен баскыч астына ук өч кечкенә өстәл куелган. Бик унайлы, Кристиан Лакруа үзе яхшылап уйлап ясаткан урын иде бу. Карлен Беатрисны шунда чакырды. Холлны күзәтеп торырга жайлы бер өстәл янына килеп утыргач, Карлен Беатристан сорады:
— Бу мода йортында бер күлмәкне киеп карау күпме вакытны ала икән, белмисеңме?
—Нинди күлмәктер бит,—дип көлемсерәде Беатрис —Биредә һәр әйбер кулдан тегелә, димәк, кырык минуттан да ким булмастыр. Син мина пәлтә урынына күлмәк тектерергә уйладыңмыни?—дип хәйләкәр генә төрттереп куйды кыз.
Карлен, елмаеп, үкенечле кыяфәттә кулларын жәеп жибәрде:
—Күрәсең. Ходай язмагандыр, Беатрис, ә сиңа пәлтәгә заказ бирә ала идек юкса. Ләкин син пошынма,—диде ул, кызның күзләрендәге моңсулыкны күреп,—син бүләккә лаек эш эшләдең, минем өстә калмас. Ә үлчәү-киеп карау мадам Наталиның үзенә кирәк, ул шуның өчен иренен эш урынына килгән дә, мин моны ишетеп калдым. Безгә ул марҗаны шушы рәхәт җылы урында көтеп утырудан да яхшысы булмас. Каршы килмисенме? Сиңа нинди кофе китертим? Ә бәлки, берәр чәркә шатрез яки бенедиктан кирәктер? Урамда салкын бит...
Алар кафе-барда кырык минуттан артык утырдылар, шуннан соң гына холлда Натали күренде, анын артыннан мсье Робер килә—киеменә караганда, ул хатынын машинага хәтле генә озата иде. Шулай булып чыкты да, алар «мазерати» янында үбешеп саубуллашып торган арада, Карлен белән Беатрис үз машиналарында моторын кабызып утыра иде инде. «Мазерати» кире кайтыр юлга борылмады, юкса Карлен шулай булыр дип уйлаган иде, ә алга таба кузгалды, күрәсең, Натали Елисей кырларындагы кибетләрне бер йөреп чыкмакчы булгандыр, тик ул машинасын куярга урын таба алмыйча озак кына изаланды, аннары, ниһаять, кечкенәрәк бер кунакханәнең түләүле мәйданчыгына кереп туктады. Карлен, аның бераз китеп барганын көтеп торды да, артыннан атлады. Беатрис машинасында утырып калды, хәзер эшкә дөньяви хәбәрләр репортеры үзе кереште.
Наталиның балкып торган витриналарны сокланып күзәтүеннән, юлында очраган һәр кечкенә кибет яки салонга кереп чыгуыннан Карлен шуны анлап алды Натали әле Парижны яхшылап белми, ана ияләшмәгән, әмма шәһәр белән менә шулай ялгызы гына капшанып-танышып йөрү аңа рәхәт иде.
Биек үкчәле түфлидән булса да, Натали тиз-тиз, ашкынып атлый, анын атлавында ук ниндидер килешле нәфислек бар һәм ул ир-атларнын кызыксынулы карашларын тоеп бара иде. Куеп калдырган «мазерати»еннан шактый ерак китеп өлгерде ул, мадам ерагайган саен Карлен шатлана барды Иртәме-соңмы «биек үкчәле туфли үзен сиздерәчәк һәм Натали, бераз тын алып, аякларын ял иттерер өчен, Елисей кырларындагы берәр кафе яки ресторанга кереп утырырга мәҗбүр булыр. Менә шунда инде
Карленга жай чыгар: ул анын янына барып кунаклар, арган, хәлсегтәнгән мадамга үзенен «көйсез» сорауларын бирер
Хәзер инде хатыннын атлауларында арыганлык сизелә, хәрәкәтләрендәге нәфислек юкка чыкты, биек үкчәле туфли кигәненә үкенүе йөзеннән үк күренеп тора. Карлен алдан уйлаганча. Натали юлында очраган кафе һәм бистроларга караштыргалый башлады Берәр чынаяк кофе эчеп, ял итеп алырга, хатын-кызлар бүлмәсенә кереп, үзен тәртипкә китереп чыгарга унайлырак урын эзли иде ул. Карлен да арыды, ул да бераз утырып торырга, кофе гына түгел, берәр чәркә әйбәт коньяк та йотып куярга каршы килмәс иде. Көн шатланырлык түгел, ләкин Карленны аучы дәрте куа: Натали менә-менә үзенә әзерләп куелган капкынга килеп кабарга тиеш
Алда «Гранд-отель»нен мәһабәт борынгы бинасы күренде, унтугызынчы гасыр азагында һәм октябрь революциясенә кадәр урыс байлары шунда яшәргә бик яраткан, отель шуңа күрә дә беренче дулкын урыс мөһаҗир язучыларынын күп кенә романнарында сурәтләнгән Кунакханәнең янартылып, заманча стильдә гел пыяладан эшләнгән алгы өлеше тротуарга чыгып ук тора диярлек. Карлен: «Ял итеп алырга моннан да әйбәт урынны таба алмассың»,—дип уйларга да өлгермәде. Натальяга әллә үз артыннан бер дә калмый ияреп килгән американ шымчысынын уй дулкыннары барып иреште шунда, әллә үзе «отель отель булыр инде».— дип абайлап алды, әллә тагын зур пыяла дивар аша кергәч тә ишектән ун якта. Кристиан Лакруа модалар йортындагы шикелле, шулай ук баскыч астына урнашкан кафе-барны кү-реп алды,—ул ышанычлы адымнар белән ишеккә таба атлады, купшы униформа кигән горур швейцар ана тәкәллефле генә итеп ишекне ачып җибәрде һәм елмаеп нәрсәдер әйтеп алды. Кунак мадам да ана елмаеп җавап кайтарды
Карлен да ишеккә якынайды, пыяла аша «Гранд-отель»нен иркен холлы яхшы гына күренә иде Ул Натальяның кафе-барга. дөресрәге, ресторан гардеробына таба атлаганын шәйләде—түрдәрәк ресторан ишеге үзе дә күренеп тора иде. Парижга хас кечкенә өстәлчекләрнең күбесендә парлылар утыра, берсен генә өлкән яшьтәге өч кеше биләгән, иң аргы бер өстәл генә буш иде Карленнын башына әйбәт фикер килде Натали хатын-кызлар бүлмәсенә кереп, төзәтенеп-ясанып чыккан арада, әлеге буш өстәл янына барып утырырга кирәк Әгәр Натали кафега керергә уйласа, аңа Карлен янындагы буш урынга барып утырудан башка чара калмый, әгәр дә инде ресторанга юнәлсә, шымчыга да шунда барырга туры киләчәк Анын каравы, әгәр Карленнын чамалавы дөрескә чыкса. Наталины ул искәртмәстән. капылт эләктерәчәк: көтелмәгәндә кинәт һөҗүм итү—уңышның яртысы, дип өйрәттеләр аны разведка мәктәбендә
6
арлен соратып алган «Наполеон» коньягынын бер чәркәсен эчеп бетергәндә, бар дәрте ташып торган, жыйнак-пөхтә. җинел адымлы Натали килеп керде Көзге белән ихтыяр көче хатын-кызны ничек кенә үзгәртми, диген' Буфетчы янына барып, ул нәрсәдер сораштырганда. Карлен алдан әзерләп куйган «Фигаро» газетына төртелгән булды, үзенә атап әйтелгән сораудан сон гына ул газетган башын күтәрде
— Мин бирегә утырсам, каршы килмәссезме?—дип сорады Натали Аның французчасы ярыйсы гына, әмма урыс акценты барыбер сизелә иде
—Әйдәгез, рәхим итегез!—дип җавап бирде Карлен һәм канәгать йөзен газет артына яшерергә тырышты Һәммәсе лә атегә нәкъ ул дигәнчә бара иде
Натали иркен сулап, рәхәтләнеп урынлыкка утырды, әгәр дә янәшәсендә бу яшь кеше булмаса, хәзер ул аякларын зур ләззәт белән сузып җибәрер иле. аяклары, салкында кылдай тартылган телефон
К
чыбыклары шикелле, гүләп тора. Елисей кырлары буйлап кибеттән- кибеткә кереп йөргән сонгы минутларында ул кулына беренче очраган үкчәсез, жинел табанлы берәр туфли алып кияргә дә теләгән иде. Әмма хәзер ул үзе белән горурлана—түзде бит! Ни өчендер, мәрхүмә әнисенең яшьлегендәге әйтемен исенә төшерде: калтырансаң—калтыран, әмма фасонынны китереп йөр. Дөрес, бу сүзләрне кырыс урыс кышларында да капрон оек киеп йөрүче кызларга карата әйтәләр иде, әмма асылы барыбер шул булып кала—мода һәрвакыт, һәр заманнарда да корбаннар сорый.
Наталига сораган ашамлык-эчемлекпәрен китергән гарсон, Карлен- ның буш чәркәсе белән кофе чынаягын жыеп алганда, сорап куйды:
—Тагын нәрсә булса да теләмисезме?
Карлен, бер генә мизгелгә газетыннан аерылып:
—Рәхим итеп, шуларны ук кабатлагыз,—диде һәм яңадан газетына кадалды.
Натали, үзе теләгәнчә аякларын сузып утыра алмаячагын аңлады, кинәт кенә үзенең туңганлыгын да тойды һәм үзенә дә берәр рюмка эчемлек-фәлән алмаганына үкенде—ул әле Париж хатын-кызлары роленә кереп бетмәгән иде.
Ул кул изәп гарсонны чакырып алды һәм зур бер чынаяк ликерлы кайнар шоколад китерергә кушты, ә кофены соңрак бирүләрен үтенде. Кайнар шоколадның рәхәт жылысы тәненә тарала баруын тоеп, аны эчеп бетергәндә генә, күршесе, газетын бер якка куеп, илтифатлы елмайды һәм бик әйбәт итеп урысча сорап куйды:
— Парижда ничек яшисез соң, Россияне, Мәскәүне сагынмыйсызмы?
Егет елмаеп кына сорады шикелле, аның соравында бернинди күңелсезлек сизелмәсә дә, Наталиның эченә салкын йөгергәндәй булды, хатын-кыз сизгерлеге белән үзенә бәла киләсен бик тиз тоеп алды. Шул чагында гарсон ана кофе китерде һәм Наталига уйларын тәртипкә китерерлек вакыт калган иде, ләкин башына бер юньле-рәтле фикер дә килмәде; кинәт үзен тораташ калдырган курку хисе ихтыярын гына түгел, бөтен тәненең жегәрен алган иде, ул гарсоннан бер рюмка коньяк китерүен үтенде, шуннан соң гына күршесенә таба борылды һәм жавап урынына елмаеп, үзе сорау бирде:
—Ә сез минем француз кызы түгеллегемне ничек чамаладыгыз? Сез урысча бик әйбәт сөйләшәсез. Россиянмы сез, Мәскәүлеме?
—Юк, мин американ, Лос-Анджелес шәһәреннән. Урысчадан тыш, тагын әле француз, инглиз, итальян телләрен дә беләм,—дип мактаныбрак ташлады Карлен.
—Сез минем соравыма жавап бирмәдегез: минем урыс кызы икәнлегемне каян белдегез? Күпләр мине француз кызы дип кабул итә, француз телен яхшы белә, дип саныйлар...
—Әйе. французча сез шактый әйбәт сөйләшәсез,—дип, аның белән килеште Карлен, үзе Натальяга сынап карап тора иде,—Ләкин мин нәкъ менә урыс акцентыгызны чамаладым. Шулай да мин сезне акцентыгыз буенча танымадым. Минем һөнәрем шундый—күпне белү, мин кеше серләрен аулаучы —Ул инде Натальяның эчтән сагаеп, киеренке халәткә кергәнен сизеп алган иде. Бу халәт артык сизелерлек тә түгел шикелле, әмма шымчы-шымчы инде ул, ә Наталья тәжрибәсез бер урыс кызы — Мин сезне Мәскәүдән үк беләм, минем өчен сез бик кызыклы шәхес һәм сезгә берничә сорау бирмәкче булам,—дип юри тыныч кына дәвам итте Карлен, шуннан сон югалып калу, нишләргә белмәү һәм хәтта курку хисе Натальяның бөтен чибәрлеген күз алдында юды да төшерде. Сорау алып, тикшерү үткәргәндә, «хакыйкать мизгеле» дигән бер мизгел туа, әнә шул мизгелне ычкындырмаска гына кирәк, һөжүм никадәр аптырашта калдырырлык булса, уңышка ышаныч та шул кадәр зуррак була. Боларын Карлен яхшы белә иде.
—Кызык, кызык,—дип елмайгандай итте Наталья, каушап калуын
яшерергә теләп кофелы чынаягына үрелгән булды, әмма хәрәкәтләре ышанычсыз, кызганыч иде. ул бөтенләй коелып төште
Ул «Гранд-отель*гә ник кергәненә үкенә башлады, аннары кинәт сорау алуга күчеп барган бу сөйләшүдән берничек тә котылып калып булмаячагын, бу американның әлеге өстәл янында янәшә туры килүе һич тә очраклы түгеллеген аңлап алды. Ә Карлен, анын кәефен җибәрүне максат итеп куйгандай, ашыкмый гына сүзен дәвам итте
—Мина сезнен Мәскәүдә, «Пекин» ресторанында күптән түгел булып үткән туегыз бик ошаган иде. Бик бай туи, күп кешеле, ә кунаклары! Кунаклары нинди! Сезнен киявегез дә аерым даирәләрдә танылган кеше. Сүз унаенда күрсәтим әле, сез икәү бергә бик матур күренәсез—Ул кесәсеннән әлеге туйда төшерелгән берничә фоторәсем алып, аны Натальяга сузды —Ә хәзер сезне Парижда очраклы гына очратам да. биредә дә. гажәп ки. күптән түгел генә ирегез барлыгын беләм—мсье Робер, ул да билгесез кеше түгел. Шуннан сон ничек инде copav.iap тумасын, ди? Шулай түгелме?
Наталья бу фоторәсемнәрне беренче күрә: ул «Пекин» рестораны янында, туй күлмәгеннән Константин Николаевич белән бергә басып тора Димәк, бу адәм, чынлап та, анын турында бик күпне белә Ул инде елап җибәрергә яки. истерикага бирелеп, кычкырына башларга әзер иде. шулай да үзен кулга ала алды һәм. тыныч булырга тырышып, сорады:
—Сез кем? Ни өчен сезне минем шәхси тормышым кызыксындыра9 Карлен. Көнбатышта яшәүче һәр кешегә хас булганча, бу «шәхси тормыш» дигән сүзләр белән хатыннын һөҗүмгә күчәргә маташуын аңлады. Шәхси тормыш—ул тыелган зона, анда чит кешеләр кереп тыкшынырга тиеш түгел. Ләкин шымчы югалып калмады, өстенлекне үз кулыннан ычкындырмады.
—Сез хаклы, сезнен Мәскәүдә булсын. Парижда булсын—никахларыгыз. билгеле, шәхси тормышыгыз һәм ул мине һич тә кызыксындырмый, ышаныгыз, мин әдәп-әхлакка өйрәтүче түгел —Ул. кулындагы кофе чынаягын әйләндергәләп, беразга тынып калды, гүя Натальянын сорау биргәнен көтә иде. ләкин Наталья дәшмәде.—Мине бөтенләй башка нәрсә кызыксындыра. Сез һәркайда күп долларлар белән акчалата түлисез, менә «Себастьян* кибетендә дә шулай эшләгәнсез —Ул хатынга тиешле битендә ачылган журналны этәрде
Наталья «Себастьян» кибетеннән «мазерати» сатып алган көнне төшерелгән бу фоторәсемне беренче тапкыр күрә иде ахрысы Үзен фотога төшерүчене ул берәр очраклы сатып алучы гынадыр, чибәрлегенә һәм бик кыйммәтле машинасына сокланып кына төшергәндер дип уйлаган иде. Ул иртәдә, бигрәк тә кабриолеты янында басып торганда. Наталья үзен Голливуд кинойолдызларыннан да ким хис итмәгән иде! Менә сиңа фоторәсемгә төшүеңнең нәтижәсе! Туйда һәм кибеттә төшереп алынган фоторәсемнәр махсус сайланган—алары билгеле. Натальяны уңайсыз хәлдә калдырса да. ул әлеге үҗәт американның нәрсә төпченгәнен анлап бетермичә, үзе һөҗүмгә күчмәкче булды: һөҗүм—ин яхшы саклану чарасы, диләр бит.
—Ә нигә, сатып алган әйберләренә акчалата түләү ярамынмы әллә? Мин биредә бертөрле дә җинаять күрмим —диде ул.
— Юк. ярамый дип әйтмим,—дип килеште Карлен —Әмма сез һәркайда бер үк сериядәге эре акчалар түлисез. Ә ул сериядәге егерме миллионнан артык долларлар. Американын Федераль резерв банкы подвалларыннан алынып. Россиядәге сәүдә максатлары өчен китерелгәч. Шереметьево аэропортында моннан ел ярым элек урланганлыгы сезгә билгелеме’—дип. ышандырырлык игеп аллашты Карлен һәм. хатыннын күзләреннән карашын алмыйча, кырыс кына сорады —Ул акчалар сезгә ничек килеп керле.’
Наталья, күрәсен. теләсә нинли сорау көткәндер, ләкин мондый
78 РАУЛЬ миясаадмы
куркыныч сорауны—ай-һай! Хәер, ул әле Мәскәүдә үк, иренен Кутузов проспектында булган остаханәсендәге яшерен урыннан шул долларларны табып алгач, нәрсәдәндер бик шикләнгән иде. Ләкин акчаларның урланган булуы һәм аларны эзләүләре анын башына да килмәгән иде. алар бит инде ул долларлар белән күптәннән һәм теләсә кайда, шул исәптән. Парижда да түли тордылар. Әгәр дә Наталья моны сизенгән булса, акча урларга кулы күтәрелмәс тә иде. Бар нәрсәсе җитеш булып торган чагында, яшь гомерен ни өчен шундый куркыныч астына куяр иде икән ул?! Һәр әйбер законлы иде бит—хатын иренен гөнаһлары өчен җавап бирми, ул моны гына белә иде. Хәзер инде менә ул үзе карак (икеләтә карак!) булып чыга һәм аны. гаепләп, җаваплылыкка да тарта алалар. Әмма шундый рәхәт ирекле тормышны. Парижны югалтып, төрмәгә кереп утырырга анын бер дә теләге юк һәм ул, өметсезлектән гаҗиз булып, үзен-үзе белештермичә кычкырып җибәрде:
—Минем акчаларым түгел алар..
—Ә кемнеке сон?—«хакыйкать мизгеленең» нәкъ менә хәзер булганын аңлады Карлен, инде аны сонгы тамчысына кадәр кысып чыгарырга гына кирәк. Натальяның бөтенләй мәлҗерәп төшкәнен тоеп, ул тагын да кырысрак итеп кабатлады:—Кемнеке сон, йә?..
Хатын ынгырашып пышылдады:
—Фешин Константин Николаевичныкы...
—Ул кайда яши, нәрсә белән шөгыльләнә, берәр кушаматы бармы?- Наталья исенә килеп өлгергәнче, Карлен тизрәк ин кирәкле мәгълүматларны алып калырга ашыкты. Сөйләшү-сорашуның рәсмилеген белдерү өчен, ул әңгәмәне язып барган кесә магнитофонын өстәлгә үк чыгарып куйды.
—Мәскәүдә, Кутузов проспектында,—Наталья йорт, квартира һәм телефон номерларын әйтте.—Һөнәре буенча рәссам ул. Дуслары ана кайчакта Тоглар дип дәшәләр, ләкин мин аның кушаматмы-түгелме икәнен белмим.
Хатынның кинәт үлек төсле агарынып киткәнен күреп, Карлен:
—Әгәр саф һавага чыгып, әңгәмәбезне башка урында дәвам итсәк, каршы килмәссезме?—диде.
Наталья хәлсез-ихтыярсыз гына урыныннан кузгалды, алар бергәләп кафедан чыгып киттеләр. Тротуардан берничә адым атларга да өлгерә алмадылар. Карлен артта үзен искәртеп кычкырткан автомобиль тавышын ишетте, борылып карагач, «Гранд-отель» янына килеп туктаган машинасыннан елмаеп карап торучы Беатрисны күреп алды. «Егет икән!»—дип, күңеленнән генә мактап куйды аны Карлен, ә Натальяга борылып:
—Биредә шоферы белән минем машинам тора, ул безне сез калдырып киткән «мазерати»ыгызга кадәр илтеп куяр. Каршы килмисезме?—диде.
— Рәхмәт Мин, мөгаен, җәяү барып җитә алмас идем, аякларым һәм аркам бик сызлый,—дип зарланды Наталья һәм алар ак «рено» машинасына юнәлделәр.
Карлен машина ишеген ачып, алдан аны кертте дә, янәшәсенә үзе утырды.
«Мазерати»ны куйган урынга барып җитеп, машинадан төшкәч, Карлен Натальяны култыклап алды:
— Катлаулы әңгәмәбезне хет сезнең өйдә, хет «Палас-отель*дәге минем номерда дәвам итәргә кирәктер дип уйлыйм. Кунакханә моннан ерак түгел, шул ук Елисей кырларында, бары тик икенче башына таба гына.
—Сездә яхшырак булыр, якын гына да дисез. Шул кадәрле арыдым, бу коточкыч вакыйгадан тизрәк котыласым килә,—дип. мәҗбүри ризалашты Наталья. Анын элекке гүзәллегенең эзе дә калмаган иде инде
—Тизрәк булмас дип куркам, сез бик күңелсез хәлгә килеп капкансыз Мондый зур күләмдә урлашу гадәти җинаять кенә түгел, дәүләтнең икътисадына зыян китерү санала—Америкада акчага бөтенләй
башка мөнәсәбәт бит. Әгәр дә без « Палас-отель»гә барырга уйласак, мин машинамны жибәрәм...—диде Карлен
Ул «рено» янына барып. Беатрис белән саубуллашканда, кич белән шылтыратырга вәгъдә итте. Наталья янына әйләнеп килгәч, анын бөтенләй мәлжерәп төшүен күреп:
—Рульне үзем тотсам, каршы килмәссезме0—дигән булды Наталья, бер сүз дә әйтмичә, ана ачкычларын тоттырды
7
омерына кайтып кергәч, кунакны чишендерергә булышканда. Карлен анын көч-хәл белән генә басып торганын абайлады. Андый мизгелләрдә кеше, үзен-үзе белештермичә, теләсә нәрсә эшләргә мөмкин «Алдан әйтеп булмый торган стадия > Иллинойстагы укытучылар мондый халәтне шулай атыйлар иде бугай Натальяның киеренкелеген бик тиз йомшартырга кирәк иде. шунлыктан Карлен, ресторанга шылтыратып, бер шешә әйбәт коньяк, урысча шәп саналган кара уылдык, балык, дердериле тел-мазар. яшелчә һәм кофе китерүләрен сорады Кофены янып торган спиртовкалы кофе савыты белән бирүләрен үтенде—әнгәмә озакка сузылырга мөмкин иде Наталья анын телефоннан сөйләшүен ваемсыз гына тынлады. ул хәзер нәрсәне булса да аңларлык хәлдә түгел, үзенен өметсез уйларына кереп баткан иде.
Әнгәмәне дәвам иттерергә кирәклеген һәм хәлнен бик җитдилеген аңлатып. Карлен өстәлгә анын алдына ук диктофонын куйды да кабызып җибәрде Әмма әлегә кадәр язып алынган күнелсез сорауларга газапланып биргән җавапларны тынлап бетереп булмады—көндезге ресторанның өлгер гарсоны номерга арбасын тартып килеп тә керде, «ә» дигәнче табынны да корып куйды.
Карлен Натальяны табын янына чакыргач, хатын сискәнеп китте һәм кинәт күңелле генә итеп:
—Әйе шул, мина хәзер шәпләп кенә эчеп кую комачауламас.— диде.
Татлян анын теләсә нәрсә эшләргә әзер икәнлеген сизенеп, ул-бу булмагае, дигәндәй, диктофонның мини-кассетасын алды да аны кесәсенә яшерде: бу марҗадан барысын да көтәргә була.
Ул чәркәләргә коньяк салды, көннен начарлыгын әйтеп, кәеф турында да нәрсәдер сөйләнеп, эчеп куярга тәкъдим итте Наталья кыстатып тормады, көтмәгәндә шешәне кулына алып, коньякны су эчә торган фужерга салды, чәркәдәгесен дә шунда өстәде һәм. берсүзсез- нисез, берничә йотымда су эчкән кебек кенә итеп зчеп тә бетерде - урыс гадәтләренә күнеккәнлеге күренеп тора иде Табын янында Карлен эш зурында бер сүз лә кузгатмады, күбрәк Париж һәм һам хәлләре дигән булып сөйләнеп утырды Эчкәне башына китә башлагач. Наталья үзе «Гранд-отел ь»дә кузгатылган күнелсез әнгәмәне яңартырга маташмакчы иде. ләкин Карлен урынлы гына әйтеп куйды
— Россиядә шундый мәкаль бар бугай һәрнәрсәнең—үз вакыты
Бу сүзләр Натальяга икеле-микеле булып тоелды, ахрысы, кинәт кенә ул Карленга күз уйнатырга, бодай да сыланып торган оекларын төзәтер!ә тотынды, әмма, башына киткән булса да. американның битараф күз карашын күреп, үзенен әшәке кыланганын сизенде Кофега чират җиткәч. Карлен:
Менә хәзер без әңгәмәбезгә кире кайта да алабыз.—диде.—һәм аны кул хәрәкәте белән тәбәнәк өстәл янындагы кәнәфигә күчәргә чакырды, кофелы чынаякларны да шул өстәлгә китереп куйды
Хәер, анын артык мөһим сораулары ла калмаган иле инде, ул үзенә кирәклесен алып бетергән иде Әмма Натальяның сүзләрендә, үз- \1СН тотышында ниндидер әйтеп бетерелмәгән серләр кала шикелле үзен гаепсез сарык бәрәне итеп кенә күрсәтәсе килсә дә. анын алай
Н
беркатлы гына түгеллегенә Карленнын иманы камил иде. Көтмәгәндә, ана тәвәккәл бер уй килде:
—Мин сезне Мәскәүгә алып кайтырга тиешмен. Сезне Фешин әфәнде белән күзгә-күз очраштырырга кирәк, бәлки, сез ана яла ягасыздыр—кем белә. Акчаны ниндидер Тоглар түгел, ә сез унга-сулга сибәсез бит, шулай түгелме?—Килеп туган хәлдә бик урынлы сораулар иде шикелле болар, әмма һич көтелмәгән тәэсирле булдылар.
Наталья, агарынып, чыелдап кычкырып, кофе чынаягын кулыннан төшереп җибәрде, чынаяк тәлинкәгә бәрелеп чынлап куйды.
—Юк, юк! Үтерсәгез дә, Мәскәүгә кайтмыйм мин! Теләсә нәрсә эшләтегез, ләкин кайтмыйм, ялварып-ялынып сорыйм, зинһар...—Һәм ул, Карлен һич көтмәгәндә, кәнәфидән шуып төште дә аның алдына тезләнде.—Ин яхшысы, мин үземне-үзем шушында, Парижда үтерәм, анда кайтсам да, мине бары тик үлем генә көтә.
— Нишләп? Кем сезне анда үтерергә тели?—дип, шәфкатьсез сорау бирде Карлен, ул аны тынычландырырга да тырышмады, чөнки тагын ниндидер бик әһәмиятле сергә килеп төртелгәнен сизде.
Мона кадәр шактый озак үзен кулда тотып килгән хатын түзмәде, акырып елап җибәрде, күз кырыеннан агып төшкән сөрмә буяуларын сөрткәләп. әйтергә мәҗбүр булды:
—Мин ул акчаларны Мәскәүдә Фешиннан урладым, әгәр анын дуслары моны белсә, мине өзгәләп кенә ташлаячаклар,—диде.
—Ә-ә-ә, эш менә нәрсәдә икән!—дип чын күңелдән көлеп җибәрде Карлен, әмма шундук җитдиләнде.—Каракныкын бур урлаган булып чыга, ә җавап тотарга теләмисез, Парижда ин бай дамаларның берсе булып яшәргә хыялланасыз: квартира, «мазерати», мода дөньясында танылып килүче ир. Акылың алтын икән! Күпме урладыгыз инде сез?
Наталья, ничек кенә сындырылган-изелгән булмасын, кинәт акылына килеп, чын күңеленнән үкенгәндәй, уйлап та тормыйча:
—Әй, күп, бик күп, тулы дүрт миллион доллар!—диде. Югыйсә әйтелгәннән шактый артык чәлдергән иде.
—Аз түгел. Фешин әфәндегә яшәргә күпмесен калдырдыгыз инде?— дип, мыскыллап ачыклады Карлен.
— Бер дә калдырмадым, соңгы тиененә кадәр алдым...—Наталья гаепле башын игән булып кыланды.
Карлен «әдәп-әхлак» дип, сөйләшеп тормады, ачу белән кистереп: —Сез мәкерле генә түгел, комсыз да хатын икәнсез. Ничек диләр әле: комсызлык фраерны һәлак иткән, диләрме? Бер нәрсәне генә аңлый алмыйм: нигә сез моны эшләдегез? Сез бит анын хатыны идегез, акчалар болай да законлы нигездә сезнеке иде... Мантыйкка сыймый, мадам Натали. Ман-тыйк-ка...
Хатын көлемсерәп куйды, анын күзләрендә очкыннар кабынды:
— Шулай дип уйлыйсызмы? Әле җитмәсә, минем хакта барысын да беләм, дип раслаган буласыз. Ул вакытта сез минем Фешин белән очрашканга кадәр, әллә кайчаннан Робер Платгнын сөяркәсе булуымны да белергә тиешсез, ул бары тик финанс мөмкинлекләре булмаганлыктан гына мина өйләнә алмый йөрүен кат-кат әйтә килде. Менә мин шул четерекле мәсьәләне үземчә хәл итмәкче булган идем...
—Фешин хисабыннанмы? Анын акчалары һәм язмышы хисабыннанмы? Башкаларны бәхетсез итеп үз тормышыңны бәхетле итеп буламы сон9 Мина Тоглар да сезне ярата шикелле тоелган иде. һәрхәлдә, сезнен туегызда ул бик бәхетле күренгән иде...—Бу сүзләрне Карлен кырыс итеп, гаепләп әйтте.
Наталья дәшмәде, үзенең бу үҗәт шымчы күз алдында нинди түбән- кабахәт кеше булып калганлыгын анлый иде инде ул. Ләкин комсызлык турында әйтелгән сүзләр аны тәвәккәл бер фикергә китерде: әй, беткән баш беткән! Бик нык килеп капканын сизгәч,—әле белеп булмый, кемнәр куркынычрак: братвамы, дәүләтме, әллә бу американмы,—ул идәннән
ҺӘРНӘРСӘГӘ-АКЧА л ATA ______________________ ________________________ 81
күтәрелде, юбка итәгендәге юк чүпне каккалаган булды һәм көр тавыш белән, бөтенләй җинаятьчеләрчә кыланып
—Әйдә, начальник, тыныч кына килешеп аерылыйк. Син мине тапмадын. мин сине күрмәдем. Шулай буламы?—диде.
Аның мондый оятсызлыгыннан көлә-көлә. Карленнын эченә кату чыкты, ниһаять, күзендәге яшьләрен сөртеп, мыскыллап сорады:
—Сез моны ничек күз алдыгызга китерәсез инде, мадам?
— Мин сезнен белән долларларымны бүлешәм һәм сез мине онытасыз Шереметьево-2 аэропортында югалган долларларыгызнын жеп очын кулыгызга тоттырдым, рәхәтләнеп Мәскәүдә казыныгыз—флаг хәзер сезнен кулда.
—Ләкин сез онытасыз, мин ришвәткә сатылып теләсә ни эшләргә әзер урыс милиционеры түгел, мин яшерен хезмәт агенты А-ме-ри-ка- ны-кы.. — дип, Натальяга барып җитсен өчен иҗекләп әйтте Карлен — Хәзер аңладыгызмы инде?—һәм ул. бераз кәпрәебрәк, ана үзенен ин соңгы чиктә генә күрсәтелергә тиешле чын таныклыгын күрсәтте Ләкин хатын ул документка карап та тормады
— Барлык ментлар да бер төсле, вакыты җиткәнче генә алмый торасыз, ә мин сезгә җитди сумма тәкъдим итәм —диде ул
—Җитди дигәнен күпме була инде ул?—дип кызыксынды Карлен һәм кәнәфигә аркасын терәп, хатыннын икенче кыяфәткә керә барганын күзәтә башлады
—Сез мине яңадан да комсызлыкта гаепләмәс өчен, нәкъ яртысын бирәм Шулай гадел булыр, дип уйлыйм мин дә бит үз тормышымны куркыныч астына куйган идем.
—Юк, анысында һич шигем юк.—дип көлемсерәде Карлен
—Тик торганда, бер дә юктан берьюлы ике миллион бакс алу—һәр агентка да эләкми ул, хәтта Американыкы булса да,—дип. үз чиратында Наталья да мыскыллы төрттереп алды, шымчының да карашы алмашынганын сизде, күрәсең.
—Бу тәкъдим турында уйларга, һәрьяклап үлчәп-исәпләп бетерергә кирәк,—диде Карлен, аның тавышы элекке шикелле үк кырыс түгел иде инде һәм хатынны яңадан өстәл янына чакырды—анда ашар-эчәр нәрсәләр калган иде әле.
Бу юлы коньякны чәркәләргә Наталья үзе салды һәм тост тәкъдим итте; шәфкатьлелек өчен. Карлен сүзсез генә эчеп куйды, аннары хатынга сынаулы караш ташлады
—Акчаны мин хәзер үк, шушында ук кулдан-кулга ала аламмы?— дип сорады ул.
—Әйе, бер кырык минуттан. Безгә барабыз да, мин сезгә туп-туры кулдан-кулга бирәм. Әлбәттә, шундый суммадан аерылуы кызганыч, әмма ирек анлык кына торадыр Дөрес, минем бер шартым булыр
— Нинди?—дип ачыклады Карлен. Бу хатыннын бөтенләй үзгәреп китүе аны хәйранга калдырган иде Шайтан алгыры, бу ана хәтта ошый да башлады.
— Беркайчан да һәм беркайда да сез мине Парижда күргәнегезне телгә алмаска тиеш буласыз,—дип чатнатып әйтеп салды Мәскәү карагы яки әле пешеп җитмәгән Париж мадамы -Яки—яки
—Офицер сүзе бирәм,—дип, ихластан һәм житди ант итте Карлен
Бер сәгатьтән кесәсенә ике миллион доллар керү уе инде хәзер үк аның күңеленә рәхәтлек бирә иде Атай гынамы сон—анын күнеле җырлый, ул биеп китәргә әзер тора иде: вакыйганың бодай хәл ителерен ул хәтта күз алдына ла китермәгән иле бит
— Нишлисең бит, Америка офииерынын намуслы сүзенә ышанырга кала инде —Наталья, үзен тәртипкә китереп, бизәнеп-ясанып алыр өчен кечкенә сумкасына үрелде
• Бигрәк тә сезнең башка юлыгыз калмаган чагында, мадам».—дип күңеленнән нәтиҗә ясап куйды журналист
ке сәгатьтән сон Карлен, нәкъ ике миллион доллар салынган пластик пакет тотып, номерына кайтып керде. Ул шундук акчаларны санап чыкты—чибәр Натали бу юлы алдамаган, әйткәнен намус белән үтәгән иде. Карленнын Франциягә килгәненә ике генә көн үткән иде әле—ә ул инде барлык мәсьәләләрен дә хәл итеп бетергән—ул болай ук тиз укышка ирешермен дип уйламаган да иде Шатлыгыннан ул Мәскәүгә, үзенен Ольгасына чылтыратты: анын ое һәм аяк киеме үлчәмнәрен ачыклады—хәзер ул акчасын күпме кирәк, шул кадәр исраф итә ала иде Крис белән Абрекны да онытмады, ләкин аларга чылтыратып тормады, болай да зәвыкларын һәм гадәтләрен белә бит, күңеленнән генә аларга яшел тышлы дипломатик паспорт өчен рәхмәт укыды. Бу паспорт белән Карлен Россия башкаласына тикшерүсез- нисез теләсә ни чаклы акча алып кайта ала иде. Мондый байлык белән ул бөтенләй башкача яши башлаячак: туен да шаулатып үткәрәчәк, хатыны исеменә яздырып менә дигән квартира сатып алачак—кыскасы, исең- акылларын китәрлек мөмкинлекләр ачыла, ул бит, ниһаять, тегеләйме* бодаймы, супербанкнотлар ясау белән яки аларны шудырып тору белән шөгыльләнүче Тоглар кушаматлы кешегә килеп чыкты.
Шул ук кичне сөт сатучы Колеттка шылтыратып, аны ресторанга чакырды Ырымнарга ышанучан Карлен үзенең Париждагы уңышлары шул кыздан башланды дип исәпләде, аннары ошый да иде ул аңа—сүзгә үткен, сөйкемле кыз.
Парижда ул тагын ике көн торды, чөнки көннәр бик матурланды: җылытты, кояш күренде, болытлар эреп бетте һәм җил тынды—әйтерсең лә, Франция башкаласына әбиләр чуагы кайтты. Мондый көннәрдә, анын күңелне кузгата торган урамнарында иркенләп йөрмичә китеп бару—гөнаһ булыр иде. Әле бит Беатриснын да күңелен күрәсе бар иле ул ана тән жылысы да. жан җылысы да бирде, вәгъдә ителгән бүләкләрен дә кызганмады . Карлен хәтеренә Париж серле, ягымлы, уныш вәгъдә итә торган шәһәр булып кереп калды. .
Күп бүләкләр төяп, ул «Эйр-Франс»нын төнге рейсы белән кайтып китте. Самолет Мәскәүгә тан атканда килеп төшәсе, шуңа күрә Карлен, үзен каршы алуларын үтенеп, дусларын борчып тормаска булды. Ихтимал, кәефе яхшы булгангадыр, самолетта ул черем итеп тә алмады—һаман төрле планнар корып утырды Хәзер бит ул максатына шактый ук якынлашкан иде. шунадырмы, вакыт-вакыт эченнән генә ялган долларларның серен белгән кешенен кушаматын кабатлады. Башында, һич көтмәстән шул бер үк сүз бөтерелә иде: «Тоглар.. Тоглар...». Кинәт кенә ана бу исемне үзе кайчандыр ишеткән шикелле булып китте Сирәк кушамат, буташтырырга һич мөмкин түгел. Ләкин Карлен анын белән бер нәрсәне дә бәйли алмады, әмма башындагы уйдан ла котылып булмый иде..
Өенә кайтып кергәч, ул әйберләрен дә сүтеп-бушатып тормыйча, үзенен һәрнәрсәне белүче компьютеры янына ашыкты, анда бит ялган акча ясаучыларның барысына да мәгълүматлар тупланган. Тоглар кушаматлы кешене бик күп бүлекләрдән эзләп карады, хәтта охшаш исем дә чыкмады, инде өметен өзеп, ул, тисә—тиенгә, дигәндәй генә, үлгән -граверлар» исемлеген ачты. Шунда эше уңды да: исемлекнең ин сонында ул тырышып эзләгәнен тапты—ФБРдагы коллегалары юкка гына ипи ашамый икән шул. Мәгълүматлар мондый иде: «Фешин Константин Николаевич. 1943 елны туган, дәүләт өчен әһәмиятле документларның ялганнарын ясаганы өчен хөкемгә тартылган. 1966 елдан бирле даими Мәскәүдә яши. өйләнмәгән. Җинаятьчел даирәләрдә абруй-дәрәжәлс кеше. Бик сирәк һөнәр иясе—теләсә нинди документны чыныннан аермаслык итеп охшатып ясый, димәк, аерым хәлләрдә акчаларны да ясый ала. дигән сүз. Кушаматы—Тоглар 1990 елның декабрендә Мәскәү тирәли әйләнмә юлда автокатастрофада һәлак булган, Востряков зиратына җирләнгән, кабер номеры—11632".
И
һәлак булган? Янә ниндидер сер. Ә бәлки, хокук органнары яки көндәшләре күзеннән озакка юкка чыгып, ялган супербанкнотлар ясауны юлга салу максатыннан, оста оештырылган ялган үлемдер. Вакыт ягыннан бөтенесе дә туры килә ич. Шунда Карлен «Пекин»дагы туйдан төшереп алынган фоторәсемнәргә Абрек биргән аңлатмаларны исенә төшерде, әле бик иртә булуга карамастан, дүртенче катка чылтыратты Трубканы Абрек үзе алды Исәнләшкәч һәм үзенен кайтып төшкәнен әйткәч. Карлен сүзен озын-озакка сузып тормыйча, туп-туры сорады
—Хәтерлисенме, без ничектер «Пекин» ресторанында үткән бер бик бай туй һәм андагы кияүне кайчандыр Рафик СВО агай бик югары бәяләве турында сөйләшеп утырган идек? Исенә төшер әле, зинһар, анын кушаматы Тоглар түгел идеме?
—Әйе. нәкъ шулай—Тоглар!—дип шатланып җавап бирде Абрек— ниһаять, искә төште бит. Сон. шундый сәер кушаматны хәтердә калдырып буламыни? Кувалда түгел. Кистән түгел. Балда түгел. Сиңа нигә кирәк булды соң әле ул? Анын турында мәкалә язып бастырырга телисенме әллә?—дип, йокылы тавышы белән иснәп куйды Абрек.
Ләкин Карлен анын нәрсәләр мыгырданганын ишетмәде дә... һәммәсе дә тегеләй дә, болай да туры килә: АКШнын махсус хезмәт оешмалары җир бетереп эзләгән кешенен кушаматы—Тоглар
Ахыры киләсе санда