Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБРӘТ АЛЫЙМ ДИСӘҢ...


зучы өчен шушы чорда туып, иҗат итү бәхет үк булмаса да, бәхетсезлек тә түгелдер. Вакытлар үткәч, бездән көнләшеп тә куярлар: бер гомер эчендә ике система җимешен татып карадык, яңа гасыр, яңа меңъеллыкның башлануына шаһит булдык. Меңъеллыкны көтеп, бер ел бусага төбендә таптанып тордык, ул арада иске проблемалар яңа дәвергә үтеп, шактый ерак китеп өлгергәннәр булып чыкты. Шулай да сөеник: теләсә кемгә тәтеми безнең чорга килгән үзгәреш, буталыш, болганышлар! Бигрәк тә моннан язучы халкы язарына ни дә булса эләктерми калмас.
Ике съезд арасында укучыга барып ирешкән проза әсәрләре белән танышып чыккач, әлеге фикер миндә тагын да ныгыды. Күпме генә зарланмыйк—язучыларның биш-ун ел китап чыгара алмый җәфаланучылары да, ел саен өч-дүрт китап әмәлләп торучылары да яздылар, язалар, әле дә язып ятмышталар. Әдәбият җәмгыятьнең рухи халәтенә, иҗтимагый фикер үсешенә йогынты ясый, иҗтимагый фикер исә, формаль яктан караганда абстракт тоелса да, чынлыкта, социаль мохиткә, икътисад үсешенә тәэсир итүче факторларның берсе, димәк, җитлеккән әдәбият тормышны көйләргә ярдәм итә.
Проза осталарының зур күпчелеге шушы миссияне аңлап иҗат итәләр. Бәхеткә, язганнарны бастырып чыгарырга әзер торучы газета-журналларыбыз бар, менә алар булмаса, һәм язучы, һәм укучы өчен чын кара көннәр башланыр иде! Уку культурасы халыкта бераз саклана икән, беренче чиратта вакытлы матбугатка бурычлы без. Үткән өч ел эчендә «Казан утлары«нда 12 роман, 14 повесть, 30 дан артык хикәя дөнья күргән. «Идел» журналы ел саен нигездә заманга адекват, үткен мәсьәләләр күтәргән 1-2 роман, 7-8 повесть, унлап хикәя бастырып чыгара. Нәбирә Гыйматдинова, Эсфир Яһудин, Нурислам Хәсөнов, Вахит Имамов. Фоат Садриев, Рафаэль Сибат, Вахит Юныс, Фәнис Яруллин, Солтан Шәмси, Сәмига Сәүбанова, Хәбир Ибраһим кебек язучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Шунысын да әйтергә кирәк, «Идел» — авторларга таләпчән, үз йөзен һәрдаим сакларга омтыла. Прозага «Мирас» журналы да битараф түгел. Барлас Камаловның «Дулкынлана хәят» повесте. Вакыйф Нуруллинның «Хыянәтчеләр» әсәре. Мөсәгыйт Хәбибуллинның •Атилла» романы, Фәүзия Бәйрәмованың «Соңгы намаз» романы, Фирдәвес Зариф, Хәләф Гарданов, Әхмәт Гадел, Әсгат Сәләх, Хәнәфи Бадигый әсәрләре һәм классик язучыларыбызның әдәби хәзинәсе белән шушы журнал аша таныштык. Журналда басылып чыккан әсәрләрнең әдәби эшләнешләре төрлечә, еш кына әсәрләрне бастырып чыгарганда талымсызлык та күрсәтелә дигән фикер туа. Оештыручылары Чаллы шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге булган «Мәйдан» журналы шушы вакыт эчендә унлап повесть, дистәгә якын хикәя бастырып чыгарды. Алдагы саннарда Вахит
Я
Имамовның «Тозлы яра» романы, Газиз Кашаповның «Дисбат» повеете, Фаяз Дунайның «Алданган пәйгамбәр» әсәрләре һәм аерым санда «Чаллы хикәяләре антологиясе» дөнья күрәчәк. Укучылар Рәшит Бәшәр повестьларын, яшь авторлардан Амур Фәләхнең «Таш бәгырь» повестен, Айгөл Әхмәтгалиева хикәяләрен яратып кабул иттеләр.
Чорыбыз катлаулы, каршылыклы, аңлаешсыз да. Менә шул ягы белей дә язучы өчен кызыклыдыр ул. Язучы заман, вакыт колы була алмый дисәләр дә, эпоха, социаль мохит һәр шәхескә йогынты ясый. Без үзгәрешләрнең тормышны җайга сала торган уңай һәм аңлаешлы булганнарын көтәбез, әммн кеше өчен яшәеш кануннары һәрвакыт кырыс, иң кулай дип фаразлаган системаның да Шәхескә тулы ирек, бәхет, сәгадәт бирүе шикле. Барысы да кешенең үзеннән, аның иҗтиһат итүеннән, омтылышының реаль нигезгә корылган булуыннан тора. Без укучыны үткән, мәрхүм «бәхетле чор» иллюзиясеннән арынырга ярдәм итәргә бурычлы. Әдәбият—кеше рухын дәвалаучы ашыгыч ярдәм чарасы ул! Язучы нәкъ вакытында һәм кеше җанын дәваларлык итеп әйтә белергә тиеш үз сүзен. Бүген безнең халыкта үткән чорны сагыну, илаһи романтизм дәрәҗәсенә күтәрү тенденциясе көчәя. Язучыга да җиңел түгел. Кайберәүләр, аңлы рәвештә, язучының башын әйләндерергә азапланалар. Бүгенге чорны язса—укучыга хәзергене язып күрсәтүнең хаҗәте юк, тарихны язарга кирәк дип ысылдыйлар; тарихны язганына—ник кирәк ул тарих, хәзерге чорны яз син, укучы шуны көтә, бүгенгене мунча ташы кебек әйләндереп, салып күрсәт, диләр. Теге темага әсәрләр язылмаган, язучылар тарафыннан бу төп тема күтәрелмәгән диючеләр дә бар, яисә кайсыбер язучы ниндидер бер китап укып чыга да башка язучылар моны укымаган, шуңа күрә алар язучы түгел дип сөрән салып йөрүчеләр дә бар. Кыскасы, безнең каләм әһелләре бер-берсенең башын әйләндерергә әллә нәрсәләр табалар. Әгәр дә барлык темаларга да әсәрләр язылып бетсә язучы булып йөрүнең кирәге дә калмас иде. Без яшәгән көннәрдән бераз артка чигенеп, үткән тоталитар, коммунистик режим чорын, искиткеч кысым шартлары аша үткән язмышларны күрсәтеп, гыйбрәт-сабак алырга чакырган әсәрләр кайберәүләрнең бигрәк тә ачуын китерә. Югыйсә, үткәнне барлау— бүгенгенең социаль-иҗтимагый яшәеш призмасы аша киләчәккә карау икәнлеген һәркем белә. Мондый язучыларга җай чыккан саен типкәләп китү түгел, рәхмәт әйтергә кирәк, чөнки үткән совет режимы кеше шәхесен изүдә тиңдәше булмаган машина иде, аны истән чыгару ахмаклык.
Бүгенгене идеаллаштыру, һәрьяктан камил җәмгыять дип расларга тырышу да дөрес булмас иде. Кешелек дөньясы абына сөртенә үзенең билгесез киләчәгенә баруын дәвам итә, искедән сабак алуны уйламый да. Әмма безнең чор кешегә иҗтиһад итү мөмкинлеген арттырды, язучыны тасвирда хәзер Вакыт һәм Пронстранство чикләре тотып тормый, әсәрләрдә геройның хәрәкәт диапазоны киңәйде. Яңа шартларда милли әхлак тәрбияләүгә нигез салынды, яңа милли кадрлар үсеп килә, милли кыйбла ачыклана, татарның бердәм халык булып яшәвенә комачау тудырылган сәбәпләр күрсәтелә.
Яңа гасырның беренче елларында да, социаль-лингвистик шартлар, лингвистик-психологик мохит зур үзгәреш кичермәде, татар теленең чынлыкта дәүләт теленә әверелмәве аның кулланыш сферасын янә чикли башлады. Инде халык санын алу вакытында Рәсәй империясе татарга соңгы һәм, аларның нияте барып чыкса, яңадан һуш җыя алмаслык удар ясап маташа— моңарчы бер рухи, тел пространствосында яшәгән халыкны этник төркемнәр җирлегендә аерым милләтләр итеп бүлгәләү турында карар кабул ителде. Шуны гына көтеп торган кебек «бүлгәләнергә» теләүче азгыннар да табылды. Алар арасында үзләрен язучы дип санаучылар да юк түгел.
Менә шундый шартларда проза нинди үсеш, үзгәреш кичергән, нинди табыш, югалтулар бар?... Югалту дигәннән, үткән чорда татар әдәбияты иң саллы жанрда—проза өлкәсендә эшләүче бөек язучыларыбызны бер-бер артлы югалтты. Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләжев. Тәүфикъ Әйди кебек проза осталарының мәңгелек йортка күчүен бик авыр кичердек. Алар ышыгында артык хафаланмыйча гына иҗат иткән яшьрәк буын прозаикларына якты дөньяга чыгарга, эш күрсәтергә вакыт җитте. Безгә язучы батырлыгы үрнәген Гомәр ага Бәширов күрсәтте, йөзьяшәр әдип
гомеренең ахырына кадәр язу өстәленнән аерылмады, «Гыйбрәт» дигән роман язды. Язучылыкны миссия дәрәҗәсендә иңсәсенә алган әдипләргә сокланырлык, гыйбрәт алырлык үрнәк бу. Милләт белән, әдәбият белән, укучы, ахыр чиктә, җәмгыять белән бергә-бер калу авыр да, шактый куркыныч та икән. Җаваплылык тойгысы инде чынлап торып проза язучыларны эзәрлекли, эш күрсәтергә өнди.
Корылтайда сөйләрлек, фикер алышырлык нигез бар прозада. Нәшриятлар чыгарган китаплар, газета-журналларда басылган чәчмә әсәрләр белән танышып чыккач, хәйран калып тордым. Болар хакында тәфсилләп сөйләү өчен бер корылтай түгел, ике съезд вакыты да җитмәс. Язучылар яза тора, укучылар карап тора дип, шаяртып әйтсәк тә, укучылар йотлыгып укый торган әсәрләр дә аз язылмаган икән. Татарстан китап нәшрияты ике корылтай арасында 45 ләп проза китабы бастырып чыгарган. Әлеге китапларның байтагы классик язучыларыбызның күптомлыклары, кайбер авторларның кабат бастырып чыгарган әсәрләре икәнен исәпкә алганда да. алар арасында Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Аллаһы бүләге». Фоат Садриевның • Бәхетсезләр бәхете», Камил Кәримовның «Ком сәгате». Адлер Тимергалин ның «Кабул булсын теләгең», Алмаз Гыймадиевның «Хуш. Тамчыгөл», Нәбирә Гыйматдинованың «Сәвилә», Нурия Измайлованың «Язылмаган хатлар», Таһир Нәбиуллинның «Качкын», Вакыйф Нуруллинның «Җавап бир, кеше», Вахит Имамовның «Утлы дала», Флүс Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет», Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым», Рафаэль Сибатның «Ялгызак», Айдар Хәлимнең «Татар моңы», Ркаил Зәйдулланың «Ил». Нурислам Хәсәновның «Җан авазы» кебек укучылар күңелен җәлеп итәрлек яңа әсәрләрдән тупланган китаплар бар.
Күренгәнчә, авторлар төрле, аларның язу рәвеше, дөньяны тою. сурәтләп бирү үзенчәлеге төрле, холыклары төрле. Шушы ук нәшриятта «Татар хикәя ләре антологиясе» дөнья күрүе бөтен әдәбиятыбыз өчен куанычлы вакыйга булды. Антология татар хикәя жанрының үсеш юлын күзалларга ярдәм итә, перспективасын күрсәтә. Төзүче Мәгъсүм Хуҗин гаять кирәкле һәм зур эшне югары кимәлдә башкарып чыга алган. Егерменче гасыр хикәясе авторларга бай, төсмерләргә мул, киң сулышлы һәм татар прозасының төп үсеш тенденциясен фактта раслый. Тик бу эшне дәвам итәргә кирәклеге күз алдында: әле прозада озак еллар ат уйнатып та, антологиягә керми калучы язучылар, аларның шәп хикәяләре бар. Моны хикәя жанрын үстерүгә бар иҗат гомерен биргән Мәгъсүм ага үзе дә яхшы беләдер кебек. «Мәгариф» нәшрияты нигездә инде сыналган, укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән һәм теге яки бу дәрәҗәдә мәктәп, ВУЗ программаларына кертеп, өйрәнелә торган әсәрләрне югары полиграфик сыйфатта кабат бастырып чыгарып, бик тә игелекле эш башкара. Чаллыда «КамАЗ» китап нәшрияты. «Райнур» нәшрияты. «Матбугат Йорты» нәшрияты, «Рухият» нәшриятлары да проза китаплары чыгара киләләр. Әмма ике съезд арасындагы прозадагы үсеш үзгәреш хакында, жанрга хас төп тенденцияләр турында сөйләгәндә без хаклы рәвештә инде сиксән еллык тарихы булган мәртәбәле «Казан утлары» журналына мөрәҗәгать итәбез. Журналның төп уңышын яхшы проза әсәрләре билгеләве беркемгә дә сер түгел, шуңа күрә чәчмә әсәрләрнең төп казаны да шушы редакциядә.
Инде алда әйткәнчә, үткән өч елда «Казан утлары» журналында байтак роман, повесть, хикәя һәм истәлекләр, хатирәләр, көндәлекләр тибындагы чәчмә әсәрләр, эсселәр урын алган. Байлык бу, җәмәгать, халкыбызның акыл хәзинәсенә язучыларның керткән өлеше. Журнал әсәрләрне сайлап алуга зур әһәмият бирә, әдәби зәвык дибез икән, ул бүген укучыда «Казан утлары» аша тәрбияләнә. Редакциядә Флүс Латыйфи, Камил Кәримов, Марат Закир кебек прозаикларның эшләве дә моңа тәэсир итми калмыйдыр
Ирек мәгънәсен проза язучылар жанр кысаларын ватуда, әлеге критерийның асылын аңлаешсыз дәрәҗәгә җиткереп әсәр язуда күрделәр дисәк тә хата булмас. Укучы, әсәр кызыклы икән, ни язсаң, шуны кабул итә, жанр турында уйлап баш ватмый. Әлеге проблема галимнәрне утка салды. Язучы халкы үҗәт, үзсүзле, хәтта үчлекле халык, алар «роман» дип мөһер сукканны повесть дисәң, күрмәгәнеңне күрсәтерләр! Гомумән, авторлар тарафыннан тәнкыйтькә басым ясау күренеше бар. Шуңа күрә Рифат Сверигин
әйткәнчә, «дәшми калып тәнкыйтьләү» формасына күнегеп киләбез.
Чыгыш кысасында әсәрләрдәге тематик уртаклыкларны күрсәтеп, мәсләк-фикер якынлыгы җирлегендә язучыларны төркемнәргә бүлеп, прозадагы вәзгыятькә гомумкүзәтү генә ясап «котыла» алган булыр идем. Шулай эшләгәндә күбрәк исем атала, чыгышны әзерләү дә уңайлы булыр иде. Башкачарак юлны сайлап, прозада бүген җиң сызганып эшләгән язучыларга аерым тукталып китәргә булдым. Алдагы дистә елларда прозабыз дилбегәсе мин телгә алачак авторлар кулында булачак бит. Әдәби барышка нинди йогынты ясый алар, аларны нинди проблемалар борчый, Тукайчалап әйтсәк, мондый авторлар белән «без әле кая барабыз?»—шуларга җавап табу төп максат иде.
Соңгы елларда прозада ныклы урын алган язучы. Мөдәррис Әгъләм әйтмешли. Мөслим «Шолоховы»—Фоат Садриев. Аның «Бәхетсезләр бәхете» романы соңгы елларның зур казанышы буларак кабул ителде. Өч китаптан торачак зур романның беренче китабын Рифат Сверигин «үткәнне каһәрләү» үрнәге итеп күрсәтте. Бүген җитмеш яшьлек Рифат ага Сверигин заманында социалистик реализм кысаларында хәләл көче белән әдәбият фәне үрләрен яулаганда, үткән ел гына алтмыш яшен тутырган Фоат Садриевка район масштабында әлеге реализмның бөтен хикмәтләрен үз башыннан кичерергә туры килә. Автор, мондый гаепләүләрне алдан күргән сыман: «Халык тормышының теләсә кайсы чоры олы сабак алырлык, һәр чорның үз хакыйкате әйтелергә тиеш. Шул дәвер тегермәнендә тартылган кеше буларак, мин әйтмәсәм, аны кем әйтер?..»—дип, иҗат принцибының асылын ачып бирүне кирәк тапкан. Әсәр буена хәрәкәт итүче герой—Ирек Сабитов, башта шактый үзсүзле күренгән булдыклы егет, партия әһелләре куйган тозакка килеп капкач, үзе өчен көрәшкә талпынып ала. Әмма мәхәббәт, тормыш сынауларыннан районнан китеп тә котыла алмый ул. Партиянең җәтмәсенә бер эләксәң, аннан исән-имин котылуың шикле иде шул. Фоат Садриев үз геройларын Мәскәү күрсәтеп кайтарырга һәвәс. «Таң җиле»ндә Нуриәсма да йөрде Мәскөүдә, Ирек тә белем алу теләге белән Мәскәүгә юл тота. Әмма Ирекнең Мәскәү чоры әсәргә ышанычны киметте. Стильдә һәм тасвирда ниндидер алышыну барлыкка килә.
Быел Флүс Латыйфи ике романы: «Хыянәт», «Ишелеп төшкән бәхет» әсәрләре өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Зур прозаны иярләгән останың хакыйкән танылу алуы билгесе дип карарга кирәк моны. «Хыянәт» хакында шактый күп сөйләнде, ул «Мәгариф» нәшриятында искиткеч матур итеп кабат басылды һәм тагын тиз арада таралып та бетте, бүген мин «Бәйсез этләрне атарга» әсәре белән «Ишелеп төшкән бәхет» романына тукталам. Беренчесен автор роман-нәсер дип тамгалап, күпләрнең һушын алды, һичшиксез, әсәр җыйнак повесть кимәлендә язылган. Флүс Латыйфиныц теле җырлап тора, шактый катлаулы нәрсәләр хакында язып та, теле аһәңлекне, сыгылмалыкны югалтмый, төсмер-табышларга бай. «Бәйсез этләрне атарга* әсәрендә ачык буяулар белән совет режимы чорында яшь гражданнарны тәрбияләүнең типик алымнары күрсәтелә, һәр гамәлдә курку, гаиләдә пышылдап кына сөйләшү, дөнья көтүгә җайлашуның примитив ысуллары, хокук органнарының кылган гамәлләре—барысы да ышандыргыч һәм гыйбрәт алырлык итеп сурәтләнгән. Шул ук вакытта әсәр сәнгатьле эшләнеше ягыннан да ота. Үсмер Харис белән Лилия арасында кабынган якты вә саф мәхәббәткә тартым хисләр әсәрне кызыклы, персонажларның язмышын өметле итә. «Ишелеп төшкән бәхет» романы—совет армиясендә үткәрелгән экспериментлар корбаннарына—яшьли һәлак булган милләттәшләргә реквием ул! Автор татар милләтенә карата алып барылган астыртын геноцид сәясәтен ачып салды, аның ысулларын, башкаручыларын күрсәтте... Романны Флүс Латыйфиныц гражданлык батырлыгы дип бәяләсәк тә урынлы булыр. Сирин Сабиров үз илендә геноцид процедураларын башыннан кичерә, Акчуриннар исә чит илгә качып та, коммунистлар эзәрлекләвеннән котыла алмыйлар. Өлкән Акчурин гомер буе туган җиренә кайтырга, һич тә булмаса туганнарына исәнлек хаты җибәрергә хыялланып йөргәндә, Сирин бу илдән китеп кенә Шәхесен саклап калырга мөмкин дигән карарга килә... Саф мәхәббәткә тару, университетка укырга керү, якты киләчәккә ныклы ышаныч
авыл малаеның өстенә ишелгән бәхет булса; кысымнар, ракета гаскәрләренә эләгеп сәламәтлекне югалту, эзәрлекләүләр, туган илдән аерылу—шушы бәхетнең явып, ишелеп төшүе. Роман авторның зур уңышы, әдәбиятыбызның казанышы.
Әдәби мәйданда инде шактый еллар бил бирмәгән язучыларның берсе ___________
Вахит Имамов. КамАЗ нәшриятында «Могикан» исемле китабына шул исемдәге повесть һәм «Кәнәфи» исемле әсәре, Татарстан китап нәшриятында исә «Утлы дала» романы, берничә китаптан торачак эпопеяның беренче кисәге дөнья күрде. Повестьлар һәм роман язылышы белән актуаль, әмма эшләнешләре төрлечәрәк. «Кәнәфи» повесте провинциядәге партократиянең кылган гамәлләре, аларның хакимлектәге соңгы көннәре, үзара яклашу, хыянәт итү, форсат чыкканда типтереп калулары, ахыр чиктә төп персонаж Кадриянең дусларсыз, сөйгән ярсыз ялгыз калуы белән төгәлләнә. Кадриянең кылган гамәлләре, кичерешләре, дөньяга, димәк кәнәфигә чытырдап ябышуы җете буяулар белән тасвирлана. «Могикан» повестенда тыныч кына яшәп яткан татар жиренә, шунда гасырлар буена үз жае белән яшәгән татар халкына КамАЗ дигән монстрның нинди афәтләр алып килүе, язмышларны жимерүе сурәтләнә. Әсәрне КамАЗ турында белеп язылган беренче саллы әсәр дисәк тә ялгышмабыз. «Могикан» повесте хакында сүз күп булды, житмәгән якларын да әйтеп бирделәр, уңышлары да күрсәтелде, әсәрнең каршы кую алымы белән язылуы аеруча хупланды, кыскасы, кимчелекләре булуга карамастан, повесть укучыларны битараф калдырмады. «Утлы дала» романы исә— гомумтатар әдәбиятының уңышы. Уникенче-унөченче гасырда магул далала рыннан алып кыпчак, урыс жирләре, Идел буйлары. Болгар дәүләтендәге хәл-әхвәлне чагылдырган әсәр тарихи чынбарлыкка нигезләнгән. Әгәр галимнәр тарихи әсәр нинди дә булса концепцияне тудырырга, шуны тормышка ашыру юлларын күрсәтергә, ягъни фәнни югарылыкта булырга тиеш дип саный икән, мондый әсәр нәкъ менә «Утлы дала» романы инде. Төп герой тарих, төп проблемалар—татарның дәүләтчелеген булдыру һәм саклап калу юллары, күршеләр белән мөнәсәбәт, татар тарихының шул чордагы тарихи процесслар белән тыгыз бәйләнеше: үзсүзле хакимнәрнең кылган гамәлләре, акыл иясе булган кавемдәшләреннән төрлечә үч алулары. халык, ил язмышына бәла-казалар китергән хыянәт мисаллары да үтә дә гыйбрәтле. Бүген дә нәкъ менә үзен күрсәтү өчен генә яшәүче, башкаларны исәпкә алмый, үзенекен генә сүз итәргә тырышучы, үз мәнфәгате өчен теләсә нинди явызлыкка, хыянәткә бара торган бәндәләр юкмы? Вахит Имамов шушы көннәрдә яңа роман төгәлләде, насыйп булса, ул «Мәйдан» журналының алтынчы санында роман-газета шәкелендә басылып чыгар дип өмет итәбез.
Чаллы авторлары турында сүзгә керешкәч. Айдар Хәлимнең соңгы елларда проза өлкәсендә уңышлы эшләвең билгеләп китәргә кирәк. Язучының бер карасаң стиле үзенчәлекле: вакыйганы умырып-умырып алып мөшкә авызына ыргыта, сюжет буенча кисәк-дуамал ыргымнар белән алып бара укучыны. Шул ук вакытта Айдар Хәлимне һәм тел жәһәтеннән булсын, әсәрнең төзелеше, аңа салынган эчке накал, сюжет кору осталыгы, образлы сурәтлелек, фикер ягыннан булсын, укучыны жәлеп итәрлек дәрәжәдә кызыклы, гыйбрәтле. Аның геройлары үз чоры кармавыкларына эләгеп, изелеп басынкыланган, йончыган татар кешеләре. Автор, үзе әйткәнчә, шушы хәяткә тереклек суы бөрки, персонажларны башларын күтәреп як якка карарга мәҗбүр итә, татарны татарлыгы өчен кыздыра-кыздыра. аларны тормышка, яшәешкә өстери. Айдар Хәлимнең «Татар моңы» дигән китабы соңгы елларда татар әдәбиятында күренмәгән биеклек. Анда укучылар яратып кабул иткән һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан уңай бәяләнгән «Өч аяклы ат». •Татар вакыты» әсәрләре һәм бай палитралы новеллалары тәкъдим ителгән. Аларда тормыш кырыслыгы, халыкның ачы язмышы, җавапсыз йөрәк ншкынуы, иманга кайтуның авыр юлларын, рухи геноцидка китергән шартлар һәм империянең тоткасына әверелгән күрә караучы үз татарларымыз • Кыйбла». «Эңгер». «Авылдаш». «Берлинга хат». «Казыктагы итальян» новеллалары, алардагы төп персонажлар Гарифулла карт. Җәүдәт. Сөендек, Кадерҗан. Бәгырь образлары татар әдәбиятын яңа тип геройлар белән баеттылар. «Мәйдан» журналында басылган «Җырлар вакыт» әсәре татар
моңына гимн дип бәяләнде, «Казан утлары *нда дөнья күргән «Бөркетле баганалар» новелласы татар әдәбиятының географик чикләрен киңәйтеп җибәрде. Автор Сәет образы аша татарның кайда да татар булып калуын, күпме маңгай тирен түксәң дә татарга тиешле әҗер башка милләтләргә караганда күпкә ким билгеләнгәнен оста тасвирлап бирә алган. Системаның шәхесне сындыру юллары бер төрле, ул милләткә карап тормый, ләкин татарга карата ул аеруча мәкерле һәм аяусыз кылана. Айдар Хәлим традицион жнрлектә ижат итеп тә, әдәбиятта яңа катламнар ачарга мөмкин икәнлеген күрсәтте. Әгәр бездә кинога төшерү индустриясе булса, Айдар Хәлим әсәрләре әллә кайчан экраннан төшмәс иде.
Тагын бер кызыклы прозаикны телгә аласы килә—ул Киров өлкәсендә яшәп. Казанда бер-бер артлы әсәрләр бастырып чыгаручы Рафаэль Сибат. Авторның прозасы үзенчәлекле, ул роман, повестьлар, эссе жанрында нәтижәле эшли. «Ялгызак» романындагы Заһидулла образын гасыр герое дип атарга омтылучылар да булды. Мин романның уңышлы һәм кызыклы, жанр таләпләре жирлегендә киң колачлы булуы белән килешәм, шулай ук Рафаэль Сибатның күп авторларыбыздан аермалы буларак, көчле герой тудыру юлында эзләнүләрен хуплыйм. Шулай да татар әдәбиятын үзгәрешләр чоры башыннан бирле борчып килгән «көчле кеше» концепциясе, заман каһарманы миссиясен Заһидулла үти алмый, чөнки аның милли йөзе зәгыйфь. Әсәрнең соңында, картаеп беткәч тә, намаз-нияз турында уйлыйсы урынга Заһидулланың Франциягә, яшьлектәге мәгъшукасы маржа Тамара янына барырга хыяллануы тормыш белән җан-фәрман тартышып ятучы карт зимагурга сагышлы ихтирам хисләре уята уятуын, ләкин аны милләткә үрнәк герой буларак тәкъдим итеп булмый. Шунысы куанычлы: Рафаэль Сибат туктаусыз ижатта, димәк, туктаусыз эзләнүдә, туктаусыз януда. Автор мавыктыргыч сюжетлар табып, аны тиз арада укучыга житкерергә ашыга. Әсәрләрендәге кайбер мантыйкка ярашып бетмәгән якларның сәбәбе нәкъ менә шунда да бугай—Сибат бер язганына яңадан әйләнеп кайтмый. Мөхәммәт Мәһдиев шаяртып, әмма белеп әйткән «әсәр өстендә эшләү»нең җитмәве әдәбиятның бәласенә әйләнеп бара. Сүз уңаенда, прозаик язганда гына түгел, булачак әсәре хакында язганчы да, әсәр язылганнан соң да житди уйларга тиеш дип әйтәсе килә.
Камил Кәримов соңгы еллар прозасының ачышы булды дисәң дә хата булмас. «Ком сәгате» әсәре тел жәһәтеннән дә, әсәрне оештыру, геройларның эш-гамәлләре мантыйкка сыешлы булу ягыннан да, жыйнак булуы белән дә күңелгә ятышлы. Фазыл конкрет эш кешесе булса да, әсәрдәге башка байтак вакыйга, күренешләр, образлар, детальләр кебек үк кинаягә ия персонаж. Гомере буе су эзләп, халыкны кинәндереп яшәгән кеше, ахыр чиктә Казанда су-сазлык уртасында, бакалар арасында җан асрарга мәҗбүр, һәрнәрсәне Вакыт үз урынына куя дип, кысыр өмет белән яшәүчеләргә, Язмыш иркенә гомерен салганнарга сабак бу—Вакыт өнсез, Вакыт битараф. Ә бит әсәрнең һәр бүлеге бер кыз исеме белән аталган. Тыштан караганда тормышның матурлыгына ишарә бу. Яшьлек хыяллары, яшәүгә омтылыш, билгесез тирәнлекләрдән илаһи тормыш чыганагы эзләү ымсындыра, иләсләндерә адәм баласын. Вакыт, Су, Язмыш—әсәрне фәлсәфи яссылыкка күчерүче ачкычлар әнә шулар. Автор әсәрнең икенче кисәген тәмамлады. Күренгәнчә, хәзер татар әдәбияты җыйнак романнарга йөз тота дип, моны тенденция буларак расларга маташу урынсыз. Фоат Садриев. Вахит Имамов, Факил Сафин, Камил Кәримов шактый перспективалы темаларны алып, икешәр, өчәр кисәкле романнар яздылар. Кыска җиңле романнар күренеш буларак кына бәяләнергә хаклы, тенденция дип түгел.
Прозада сирәк табыш—Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» романы. Әсәрне бер тында укып чыктылар. Матбугатта аны хуплап рецензия язган филология фәннәре докторы Дания Заһидуллинадан да әсәр турында тулырак итеп әйтеп булмас. Галимҗан Гыйльманов татар мифларын туплап, дөньяга чыгарып та милләткә зур хезмәт күрсәткән галим. Әдәби тәнкыйтьтә яңа эз, яңа юнәлеш салган шәхес, инде саллы прозада да уңышлы эшләрлек тормыш тәҗрибәсе булган, яшәеш агышында әхлакый-психологик моментларны дөрес тота һәм җиренә җиткереп тасвирлый алырлык автор
итеп күрсәтте, образлы фикер остасы итеп танытты. «Албастылар »ны укыгач: гасыр башында Г. Рәхим, М. Хәнәфи тарафыннан нигез салынган модернизм үрнәгенә якын әсәр язуга уңышлы омтылыш ясалды дип әйтә алабыз.
Татар халкының күцел байлыгын өйрәнеп, матур әсәрләр иҗат итүче Фәрит Яхинны да күрсәтеп китү зарур. Ул кид катлам укучыга популяр формада дини белем бирүне башлап җибәрүче беренче галимнәрдән булды, борынгы әдәбиятны кайтаруда нәтиҗәле эшләве белән дә ихтирамга лаек.
Зиннур Хөсниярның «Терсәк сугышы» романы тормышның кырыс кануннары белән очраштыра. Кеше һәм аның эчке дөньясы, табигать һәм кеше мөнәсәбәтләрендә безнең буын язмышы, рухи халәте ачык буяулар белән тасвирлана. «Терсәк сугышы» әсәрендә кайбер кеше ышанмастай нәрсәләрне дә үткәреп җибәрергә кирәктер, башка әдәбиятта әллә ниләр язалар бит әле, бездә нигә булмаска тиеш ди моның ише хикмәтләр! Урманы булгач, бүресе бардыр, бүресе булгач, риваятьләрдәге хәлләр дә кабатланмый калмастыр дигәндәй...
«Язучының бурычы,—ди Туфан Миңнуллин,—кешене шәхес итеп, татарны милләт итеп, дөньяны камил итеп саклап калу. «Нәбирә Гыймат динова әсәрләре кешене шәхес итеп, дөньяны камил итеп саклап калуга хезмәт итә дип әйтә алабыз. Лирик-психологик сурәтләү остасы булган язучы геройларның эчке дөньясын, күңел омтылышын, җан сурәтен ачу юлында традицион булмаган алымнарга мөрәҗәгать итә һәм сизелерлек осталыкка иреште ки, әгәр әсәрендә медитатив алымнар, күз буяулар, күрәзәлек кылулар, урман-чытырманлыклар, сәер холыклы персонажлар килеп кермәсә. аны Нәбирә ханым язган дип тә әйтәсе килми. Нәбирә Гыйматдинова—кеше табигать белән, үз-үзе белән, янәшәдәге башка кешеләр, җан ияләре белән килешеп яшәргә тиеш дигән илаһи принципка тугры калып ижат итә. Геройлары нык холыклы, баш бирмәс, сыктап утыручылар түгел. Нигәдер ир-ат язучылар шундый образлар иҗат итмиләр. Нәбирә Гыйматдинованың «Аргы очта, бирге очта» повестен укыгач, күңелгә икенче бер автор Гөлчәчәк Галиеваның «Тулгак» повестен искә алмый булмый. Гөлчәчәк Галиева исеме хәзер укучыларга яхшы таныш, «Тулгак» әсәре чыннан да күпләрне тормыш, яшәешнең асылы хакында уйланырга мәҗбүр итте. Телгә алынган ике әсәр охшаш ситуациягә корылган кебек. Әмма тышкы охшашлык шуның белән бетә, Нәбирә Гыйматдинова әсәрне лирик драматик яссылыкта, эмоциональ нигездә хәл итсә, Гөлчәчәк Галиева, тәҗрибәле педагог буларак, тормыш чанлыгы белән алдыра, ике гаилә арасында килеп туган катлаулы ситуацияне социаль-психологик контекстта чишә.
Хатын-кызларыбыз проза өлкәсендә нык куллы булуларын көннән-көн ныграк сиздерәләр. Фәүзия Бәйрәмова «Соңгы намаз» әсәрендә иман, дин юлына баскан шәхеснең өзгәләнүләрен, уй кичерешләрен җан тетрәтерлек итеп сурәтләде. Чәчән сугышы әле безне озак бимазалар. Әлеге әсәрнең уңай сыйфатлары хакында Рифат Сверигин үтемле итеп әйтеп бирә алды. Галим белән килешмәү гөнаһ булыр. Мәдинә Маликованың «Алтын ятьмә», Халисә Мөдәррисованың «Бәйге хакы» повесте да җылы тәэсир калдырды, заман проблемаларын хатын кызлар тойганча оста итеп тотып алулары һәм сәнгатьле итеп чишә алулары белән истә калдылар.
Прозада армый-талмый эшләүче әдип—Фәнис Яруллинны яратып укымаган кеше юктыр. Аның геройлары тормыштан алынганнар, ясалмалык юк, автор вакыйгаларны ихлас тасвирлый, безнең белән янәшәдә гомер итүче олы җанлы, матур уйлы, игелекле гамәлләр кылырга сәләтле кешеләрне сурәтләп, җаннарны сафландырып җибәрде. Америкага киткән ятимнәр өчен җан атучы Миңлегөл апа әдәби әсәр кысаларыннан чыгып, татар хатыны эталонына әверелде. Авторның әлеге «Язмыш яралары» китабы берьюлы өч телдә басылып, дөньяга таралды, һәм. шикләнмичә әйтергә була, әсәр татар әдәбиятының казанышы, йөз аклыгы.
Тарих өлкәсендә Солтан Шәмсинең эзләнүләре нәтиҗәле. «Идел» журналында басылган «Корбанбикә» повесте кирәкле әсәр иде. Сөембикә ханбикәне әхлакый йомшак табигатьле итеп күрсәтеп, гамәлләренә бәя биреп бетер,» алмаган, шул сәбәпле Казан ханлыгына килгән афәтне туктата алмауда гаепләүчеләрне ишеткән бар. Болай дип сөйләнүчеләр аерым максатны күздә
тоталар, билгеле. Солтан Шәмси әсәре әнә шундый яла ягуларны кире кагарлык, матур әсәр булды. Аныц «Низаглы йортта» дип аталган эссесы биниһая хезмәт җимеше. Үткәнне язып, Солтан Шәмси бүгенгә сабак бирә, дәүләт белән идарә итүдә ялгышларның, аерым шәхесләрнең кирәк чакта килешүгә бара белмәүләре, кирәк чакта принципларыннан бер адым да чигенмәскә тиешлеген искә алмаулары аркасында дәүләт җимерелә, халык һәлакәткә дучар була. Тарихи әсәрләр язу остасы Мөсәгыйт Хәбибуллин, Нурихан Фәттах, Рабит Батулла кебек өлкәннәр янына Ркаил Зәйдулла, Нурулла Гариф кебек яшьрәк буын язучылар өстәлә тора. Бу жанр безнең милли күтәрелеш чорында алгы планга чыккан иде, киләчәктә дә ул үз позициясен бирмәсен—чөнки тарихи әсәрләр җирлегендә тәрбияләнгән яңа буын үсеп килә, аларның халкыбыз язмышы хакында тирәнрәк белергә булган омтылышын сүндермәскә иде.
Тагын бер язучыны телгә аласы килә, ул—Рәшит Бәшәр. Балалар һәм үсмерләр өчен дистәләгән повестьлар язган һәм ышанып әйтәм, бу жанрда нәтиҗәле эшләүче бердәнбер прозаик, актуаль, күңелне җәлеп итәрлек темалар күтәрүе белән игътибарга лаек. Аның теле җырлап тора, образлы.
Ике съезд арасында Адлер Тимергалинның «Игезәкләр» повесте, Миргазиян Юнысның тирән эчтәлекле, фәлсәфәгә һәм хискә бай эсселары, Нур Әхмәдиевның «Амбирак яки Кара каен кыйссасы», Марат Әмирханның ♦ Тәкъдир» романы, Якуб Зәнкиевнең «Өтелгән мәхәббәт» романы, Факил Сафинның «Саташып аткан таң» романы, Мансур Вәлинең истә калырлык новеллалар циклы, Сафа Сабировның «Алтын балдаклы абыстай» документаль повесте, Әхсән Баян әсәрләре. Зәки Зәйнуллинның «Гарасатлы юллар» повесте, Әхәт Гаффар, Рафис Гыйззәтуллин, Сәйдә Зыялы, Кояш Тимбикова, Марат Закир, Рифә Рахман хикәяләре, Ләлә Гыймадиева, Дания Гайнетдинова әсәрләре дөнья күрде. Күренгәнчә, исемнәр байтак. Шулай да прозабыз язмышын үз җилкәсенә алырлык көч, теләк-дәрман да бармы әдипләребездә? Бүгенге көндә зур прозада үз сүзен әйтерлек язучыларны яшь ягыннан барлаганда, барлыгы ундүрт язучыны: 50-60 яшьлекләр арасында Флүс Латыйфи, Рафаэль Сибат, Солтан Шәмси, Марсель Гали, Нур Әхмәдиев, Камил Кәримов. Әхәт Гаффар; 40-50 яшьлекләр арасында Вахит Имамов, Факил Сафин, Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Хөснияр, Галимҗан Гыйльман; 30-40 яшьлекләр арасында Марат Закир, Алмаз Гыймадиев иҗатларына гына ныклы өмет белән карарга нигез бар. Боларның да зур күпчелеге хезмәт Вазыйфаларына кереп чумган кешеләр. Алар җилкәсендә дөнья, гаилә мәшәкатьләре, җан саклау кайгысы. Бу мәсьәләгә ныклап игътибар итәргә кирәк—эш арасында гына татар әдәбиятын яңа биеклекләргә күтәргән әсәрләр язып булыр микән? Бүгенге прозаикларның уңышлы әсәрләре, ни сәбәптәндер, мәктәп, ВУЗ программаларына кертелми, ныклап өйрәнелми, монысы да җитди проблема. Әйткәнемчә, проза язмышы хакында җыелыш, корылтай вакытларында гына уйланып калмаска, берлек кысаларыннан чыгып, дәүләт югарылыгында уйлану да зыян итмәс иде. Быел прозага игътибар булды анысы, Якуб Зәнкиевкә «Иртеш таңнары» дигән этнографик романы өчен Тукай премиясе бирелде, өлкән язучыбыз Хисам Камалов «Халык язучысы» исеменә ия булды. Әмма ни Язучылар берлеге тәкъдим иткән Мөсәгыйт Хәбибуллин, ни «Казан утлары» кандидаты Флүс Латыйфи комитетта кирәк кадәр тавыш җыя алмадылар. Бу нәрсә дигән сүз? Язучылар берлеге абруеның какшавын аңлатмыймы?.. Иҗат барышын үз кулларында тоткан мәртәбәле оешмаларның фикерен санга сукмау, соңгы елларда премия мәсьәләсендә Марсель Гали исеменә бәйле ыгы-зыгылар белән бер дә килешәсе килми.
Проза әсәрләре языла тора. Сөендергәне шул: авторлар телгә игътибарлы була башладылар. Бәлки редакцияләр әлеге мөһим өлкәгә таләпчәнлекне арттырганнардыр. Әмма иркенәергә иртә әле, телсез әсәр корыштыручылар һаман да бар. Кайбер басмалардагы корректура эшенең сыйфаты белән дә риза түгел без.
Соңгы елларда игътибарны җәлеп иткән автор Уфадан Марат Кәбиров булды. «Казан утлары*нда басылган «Сары йортлар сере» повесте сурәтләү манерасы, хикәяләү ысулы белән бөтенләй яцача, без латин Америкасы әдәбиятында күргән сюрреалистик алымга тартым. Әсәр күңелне тетрәтә.
гыйвгат ллыйм дисәң 239 укый башлагач тиз генә ачкычын табып та булмас кебек. Әсәрне укып чыккач, авторның үтә дә гыйбрәтле әсәр язганын аңлыйсың. Кешелексез, игелекнең кадерен белмәгән, җан асрауны яшәү дип уйлаудан ерак китмәгән буынның тирән фаҗигасе тасвирлана монда.
Истәлек-хатирәләргә, документаль нигезгә корылган әсәрләр дә күп дөнья күрде үткән чорда. Аларның иң күренеклесе, әлбәттә, Әдип ага Маликовның «Гомер мизгелләре» дип аталган китабыдыр. Әдип ага ихлас рәвештә замандашлары, әдәби мохит хакында яза. Саҗидә Сөләйманова турындагы истәлекләре аеруча кадерле безгә. Рахмай Хисмәтуллинның Нур Баян хакында «Оныкларым, сез бәхетлеме», Әнәс Галиевнең «Чигенгәндә», Кави Латыйпның »Үр арты үр», Гариф Ахуновның «Күз нурым». Аяз Гыйләжевның «Күңел серләре», Суфиян Поварисовның Галимжаи Ибраһи- мовның тормышына һәм ачы язмышына багышланган трилогиясе, Равил Мирхәйдәровның «Иртәләгән сагыш» романы (Марс Шабаев тәрҗемәсе), Октябрьск каласында яшәүче Гали Гыйззәтнең «Киттем галәм киңлегеннән...» китабындагы хикәяләр дә гыйбрәтле, укучыны уйга сала.
Зур әдәбият, тынгысыз әдәби барыш хакында сүз йөрткәндә жанр эчендәге бүленешләргә дә игътибар итәргә туры килә. Әдәбият тулы канлы булсын өчен барысы да кирәк. Детектив прозаның уңышлы үсеше өчен шартлар үтә дә уңай. Җәмгыять үсешендәге безнең чор гариплекләре киләчәк буыннар язмышына туры килмәсен иде инде. Туксанынчы еллар әдәбияты казанышы дип хаклы кабул ителгән Тәлгать Галиуллинның «Тәүбә», «Элмәк» роман нарының уртак герое Сәет Сакманов кебек типларны алга табан үстергән, шушы юнәлештә иҗади тикшеренүләргә керешергә башка авторларның көче җитмәде. Югыйсә Тәлгать аңа яңа чор тудырган яңа типны (тискәре сыйфатта, әлбәттә) эзләү, табу өчен әйбәт оеткы салып куйган иде. Детектив әдәбият та тәрбия көченә ия. Нияз Акмал, Госман Гомәр, Әхәт Сафиуллин, Илдус Хуҗин детектив, маҗаралы әсәрләр жанрын бераз тотып тора алдылар, әмма, алга табан эшләр хөрти сыман тоела, бу юлда актив эшләүче язучылар юк диярлек.
Фантастик әсәрләр язу остасы Радик Фәизов бик шәп «Гаделлек иясе» әсәре белән сөендерде безне. «Рәхим итегез, сэр» хикәясе дә кызыклы. Бу өлкәгә Эсфир Яһүдин, Адлер Тимергалин, Заһид Мәхмүди, Флүс Латыйфи. Ринат Якуштан башка килгән кешеләр күренми.
Сатира-юмор—прозаның потенциаль мөмкинлекләре зур булган өлкә. Безнең бер дигән юмор-сатира осталары бар. Бу өлкәдә армый -талмый эшләүче Фәнзаман Баттал. Шунысын әйтеп китү урынлы булыр. Фәнзаман Баттал каләмдәшләре белән булышуга күп көч сарыф итә торган аерым категорияне тәшкил иткән язучыларыбызның берсе. Туфан Миңнуллин, Фоат Садриев. Камил Кәримов, Илфак Шиһапов, Әхәт Сафиуллин кешелекле юмор сатирада уңышлы эшләүләрен дәвам итәләр. Тәлгать Нәҗмиев Сабаны мәзәкләштереп. мәзәкне сабалаштырып бетерде бугай инде. Ни дисәң дә. Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Нәҗмиевнең үҗәтлек белән шушы юнәлешне алып баруын хупларга гына кирәк. Юмор-сатира урыста индустрия төсен алганда, бездә бу тармак халыкчанлык дәрәҗәсендә үсеш алып китә алмый әле. Тормыш булгач, укучыга юмор-сатира да кирәк. Юкса, безнең әдәбият тоташ фаталь язмышлы геройлар әдәбиятына әйләнеп бара. Кайбер әсәрләр «фильм ужасов«ны хәтерләтә, янәсе автор тормыш кырыслыгы хакында язып, укучының йөрәгенә шом салып, аны милли, дини тәрбия алырга этәрә. Тик шуны онытмаска иде: куркыту—ул басым ясау, ә басым ясауны, фикерне көчләп тагарга маташуны бер китап та мактамый. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре сагындыра, күңел җан бөеклегенә әйдәүче, яшәүгә оптимизм тәрбияләүче әсәрләргә ныграк тартыла
Бүгенге прозада әдәби барышны чикли торган тенденцияләрне искә алсак, беренче чиратта, тирән аналитик куәгә ия булган әсәрләр аз. Интеллектуаль әсәрләр язарга сәләтле берничә исем генә әдәбиятның зурлыгын күрсәтә алмый. Нинди дә булса вакыйганы сөйләп бирүгә генә корылган роман повестьлар белән бүгенге шактый хәзерлекле укучыны әдәби хәяттә тотып тору кыен булачак. Мондый әсәрләрнең эчке энергиясе юк Милли идеягә дә хезмәт итми алар, актуальлеге дә чамалы. Геройлар сыек буынлы, күңел халәте, эш гамәле, әсәр буена үсеш эволюциясе сизелми, бармактан суырып чыгарылган ситуацияләргә корылган схематик әсәр укучыны тиз
ялыктыра. Әсәрләрдә мотивлаштыру, мантыйк искә алынмый, сюжет- борылышлары зәгыйфь, ягъни күп авторлар әсәрне сәнгатьле иткән төп принципларны да санга сукмыйлар. Кайбер исемнәре танылган язучылар, җиңел кулдан әсәр язып ташлап, һәм шуны мактатып язылган рецензияләргә төреп, анын шәп әсәр икәнлегенә үзләрен дә, укучыны да ышандырып, әдәби зәвыкка зур зыян салалар...
Тагын һәрчак борчып торган сорау—прозага яшьләр киләме? Аяз Гыйләҗев бу сорауга: «Проза бит ул шундый нәрсә, көтмәгәндә берәү килеп чыга...» дип җавап биргән иде. Зур проза өчен өлгереп җитүнең «яшь ценз»ы бар—ул 35 яшьләр тирәсе. Дөнья күргән, күцел тарихы, яшәешне ацлауда азмы-күпме тәҗрибәсе булган, тормышка фәлсәфи караш тәрбияләнгән, башкалар күңелен яулап алырлык әсәрләр язарга сәләтле Рахман Шафигуллин, Илдус Хуҗиннар ышаныч уята. Бүген без Алмаз Гыймадиев, Равил Сабыр. Айгөл Әхмәтгалиева, Амур Фәләх. Нурзилә, Рәмзия Габделхакова кебек авторларга өмет баглыйбыз. Алар әле эзләнәләр, иманнарын ныгыталар. Талантларны барлау, табылганнарын югалтмау—берлекнең мөһим бурычы. Бүген берлеккә яшьләр шактый кабул ителде, тик алар арасында прозаиклар юк диярлек. Алынганнары да әдәбиятка, милләткә риясыз хезмәт итәрләрме, юкмы? Бәлки, иҗаты белән ышаныч тудырганнарны беренче нәүбәттә берлек әгъзалыгына кандидатлыкка алу яхшырак һәм мәгънәлерәк булыр? Бу хакта Рифат Сверигин: «Әдәби әсәр иҗат итү инде формалашкан шәхеснең таланты, гражданлык һәм кешелек дәрәҗәсе белән бәйле була» дип күрсәтә. Уйланырга урын бар. Хәзер карап торасың да, әллә берлектә бер детсад бүлеге һәм дә яңа кабул ителгән өлкән яшьтәгеләр өчен ветераннар клубы оештырасы микән дип куясың. Талантларны үстерү, башка төбәкләрдән эзләп табу, зур иҗатка әзерләү максатыннан Казанда бер югары уку йортында бүлек рәвешендә Югары әдәби курслар ачуны кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Мәскәүгә җибәреп укыту проблема хәзер. Милли университет юк, әдәбият институты мәңге ачылмаячак, димәк, бер юл—хөкүмәт белән килешеп, быел ук югары белемле талантлы җиде-сигез яшь кешене укыту эшенә, махсус семинарларда тәрбияләү эшенә керешергә кирәк. Семинарларны җитәкләрлек хәзерлекле Туфан Миңнуллин, Марсель Галиев, Мансур Вәли, Флүс Латыйфи, Солтан Шәмси. Галимҗан Гыйльман, Ренат Харис. Равил Файзуллин. Зиннур Мансуров, Камил Кәримов кебек әдипләребез бар. Шундый остазлар җитәкчелегендә ике-өч прозаик, ике-өч шагыйрь, бер-ике драматург, әдәби тәнкыйтьче быел ук белем эстәүгә керешергә тиеш дип уйлыйм. Әдәбиятның киләчәк язмышы өчен борчылу чынмы, әллә юри генә уфтанып йөрүме—Югары әдәби курслар эшен башлап җибәрү проблемасын хәл итүдә үк күренәчәк. Болай эшли алсак, «башка төбәкләрдән талантлар килми, кан яңармый* дип сыктап йөрүгә дә нокта куелыр иде бәлки.
Миңа проза хакында чыгыш ясарга тәкъдим булгач, бер идарә әгъзасы яныма килеп: «Син аларны мактыйсың гына инде, әйеме?» дип сорады. Ягъни, аның уенча, мин корылтайда проза язучыларны туздырып, тетеп ташларга тиешмен икән. «Нигә аларны хурларга тиешле әле мин?»—дип сорауга каршы сорау бирдем. Шигырь язгалап гомер уздырган кеше роман-повестьлар язуны аңлый алмас шул. Проза жанры язучыдан талант кына түгел, акыл һәм физик энергиясен, тормыш әзерлеге, белем, рухи һәм тән сәламәтлеге таләп итә. Шөкер, бүгенге прозаның уңышы саналган әсәрләрнең фикер структурасы таза, культура катламы тирән. Романнар дистә еллар дәвамында языла, алар— акылның системалы эшчәнлеге продукты. Проза «катер» эше, җәза, ә шул хезмәткә әҗер, гонорар юк дәрәҗәсендә! Шундый шартларда прозага тугры калган авторларга рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Кыскасы, бүгенге прозага, гомумән әдәбиятка уйламыйча, хаксыз тел-теш тидергән каләм әһелләренә Гомәр Бәшировның «Гыйбрәт» романындагы Садыйк хәлфә сүзләре белән җавап бирәсе дә килә: «Йа Алла, Йа Раббым! Ниләр ишетәсебез бар икән! Ничек син. бичара бәндә, китапка кизәндең?! Ничек син, әлифне таяк дип белмәгән башың белән, китап хәтле китапка тел озайттың? Нәрсәгә кул суздың? Бабайларның акыл хәзинәсенә, гыйлем чишмәсенә!»
Ышанып әйтәм: бүгенге әдипләребез язганнарның зур күпчелеге халкыбызның акыл хәзинәсен арттыруга хезмәт итәр, гыйлем чишмәсенең саф суына кушылып куәтле агымга әверелер!