Логотип Казан Утлары
Хикәя

Бүләк


Памир шәһәр урамы буйлап жил-жил атлап барган хәлдә, кесәсен капшап куйды. Анда
күңелгә җылы кертә торган кыштырдауны тойгач, ул үзалдына елмаеп куйды—хатыны
Гөлназ белми торган милек үз урынында иде «Тә-әк, нәрсә алырмын икән соң?—дип
куйды ул шәһәр үзәгендәге базарга якынлашкач —Илле тәнкәгә генә артык кыланып
булмас шул»
Дөресен әйткәндә, хатыны белән инде унбиш ел торса да. Гамирнын беренче тапкыр
гына бүләк алуы иде әле. Гөлназ белән начар яшәмәсәләр дә. йорт кирәк-ярагы, азык-төлек,
гомумән, яшәеш кайгырткан Гамирнын бүләк- мазар алу турында мона кадәр уйлаганы да
булмады Ә менә бүген бүләк кирәк. Нәрсә генә алырга соң? Инде ике атналап бер тамчы да
аракы эчкәне булмагангамы, яисә бүтән берәр сәбәп аркасындамы, Гамирнын уйлары төрле се-
төрле якка йөгерешә иде.
Базарны, якынча унсигез тапкыр әйләнгәч, ир, ниһаять, кесәсендәге иллелеккә алырдай
бүләк тапты Чәнтеки бармак башы хәтле генә ислемай белән ялтыравык кәгазьгә төрелгән өч
чәчәк—төп-төгәл илле сумлык булды «Шатландырыйм әле бүген Гөлназны».—дип уйлады ул.
өйләренә таба атлый- атлый. «Нәрсә, мин бүләк алмаслык кешеме әллә?»
Ләкин үз уйларына үзе елмаеп атлаган Гамирнын кинәт башына «Ә бүләк алуыма
Гөлназ ни әйтер?»—дигән уй килде «Хатын-кыз шундый зат бит ул. иркәләгән саен иркәләнә.
Аннары нигә элек бер нәрсә дә бүләк итми идеи Ни булды сиңа?..»—дип сораша башласа9
Яратам бит сине,—дияр идең, ә элек яратмый идеңмени, дисә». Гамирнын болай да таркау
уйлары бөтенләй чуалды Хәзер ул өенә таба жил-жил атлап түгел, ә аякларын кузгатыйммы
кузгатмыйммы дигәндәй, сөйрәлеп кенә кайта иде.
Уйга чумган ир кесәсендәге ислемай тартмасын капшап карады. кулындагы чәчәкләргә
күз салды. «Шушы шухыр-мухырны алганчы, бер килограмм май алсам, күпме файда буласы
иде бит»,-дип уйлады ул «Акчасы чукынсын да әле аның, менә Гөлназ ни дияр? Бер
йомшаклыгыңны сизеп алса, хатын-кыз җилкәңә менә дә менә инде ул. Аннан бәйрәм саен
бүләк сорый башласа’ Тора-бара савыт-саба юарга да калуын бар. Аннары өй җыештыру, кер
юу китә»
Гамирнын кәефе бөтенләй төште Чыннан да, хатынга бүләк бирүдән кер юуга кадәр ара
бик кыска булып тоелды ана Колагына каяндыр кер юу машинасының гөжелдәвек тавышы да
килеп киткәндәй булды «Машинадан алгач, керләрне юыну бүлмәсендә чайкыйсы була», -дип
уйлады ул Аннары суын сыгып, балкондагы кер бавына эләсең». Гамир күз алдына үэенен ничек
итеп кер бавына Гөлназның эчке киемнәрен элүен китерде Ә бу вакыт күрше Хәмит балконында
тәмәке пыскытып тора Икенче көнне эшкә барып, көлә- көлә егетләргә сөйли Аннары аннары
Гамир нәфрәт белән кулындагы чәчәкләргә карады Үз өйләренә кайтып җиткән иде инде
ул Ир. әз генә уйланып торды дә, чәчәк бәйләмен ниндидер эчке бер ләззәт белән чүп савытына
ташлады «Үзен юарсын керләреңне бәгырькәем» -дип уйлады ул. Гөлназын күз алдына китереп
«Керләреңне дә. идәнне дә, савыт-сабаны да» Шул ук ысул белән кесәдәге ислемайдан да
котылгач. Гамир башыннан олы кайгы төшкән кеше кебек, жил-жил атлап подъездларына кереп
китте