Логотип Казан Утлары
Публицистика

29—ГАНКӘБУТ (ҮРМӘКҮЧ) СҮРӘСЕ


Ганкәбут сүрәсе 69 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Ганкәбут—үрмәкүч дигән сүз. 41 нче
аятьтә кяфердәрнен мәкерле эшләре үрмәкүч пәрәвезенә охша тыла; сүрәнен исеме шуннан
килә.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
1. Әлиф. Ләм. Мим.
2. Иман китердек (бер Аллаһка инандык). дип әйткәннән соң. авырлыклар аша
сыналмабыз, безне игътибарсыз калдырырлар, дип уйлыйлармы әллә кешеләр’ (3) Хактыр ки,
Без алардан элек яшәп киткәннәрне дә сынаулар аша уздырдык. Әлбәттә, Аллаһ кем дингә
тугры, кем монафикъ (иман китереп та дин тотмаган, ялганчы) икәнне дә белеп тора
4. Яманлык кылганнар: Аллаһтан качып котылырбыз, дип уйлыйлармы әллә’’ Бик тә
ялгыш-начар фикерли алар
5. Кем Аллаһ белән кавышуга өмет баглый, белеп торсын, Аллаһ билгеләгән ул вакыт
(Кыямәт), һичшиксез, киләчәк Ул бар нәрсәне дә ишетә, күрә
6. Жиһадта катнашкан, бары тик үз файдасы өчен генә сугышыр Шөбһәсез. Аллаһ
бернигә дә, беркемгә дә мохтаж түгел
7. Иман китереп, игелек кылганнарның хаталарын кичереп, (кылган игелекләреннән
дә артык) әжер бирербез (8) Без кешеләргә ата-анага игелекле булуларын васыять иттек Әгәр
алар син танымаган, белмәгән башка бер нәрсәне Мина тиңләштерсәләр (һәм шуңа инанырга
кушсалар), аларга итагать итмә. Сез Минем янга кайтарылачаксыз. Шул чакта Мин сез
кылганнар турыңда хәбәр бирермен Сез минем янга кайтарылачаксыз, шул чакта Мин
кылганнарыгыз турында хәбәр бирермен (9) Иман китереп, игелек кылганнарны саф
мөселманнар хисабына язарбыз. (10) Кешеләр арасында шундыйлары да бар ки:
—Аллаһка инандык,—диләр дә, дин юлында кыенлыкларга дучар булгач, кешеләр
күрсәткән жәфаларны алар Аллаһның газабы буларак кабул итәләр. Аллаһ тарафыннан берәр
муллык килсә, алар:
— Без дә, хакыйкагән, сезнең белән бер юлда идек,—диләр Аллаһ галәмнәрдә (һәр
кешенең күңелендә) ниләр барын бик яхшы белеп торучы түгелме’’ (11) Чыннан да. Аллаһ
кемнең иман китергәнен, кемнең монафикъ икәнен бик яхшы белә (12) Кяферләр нманлыларга
әйтер
—Безгә иярегез, (безнең динне тотсагыз) без сезнең гөнаһларны да үз естебезгә
алырбыз,— диярләр Ләкин алар ул юнаһзарнын берсен дә үз өсләренә алмас Хактыр ки, алар
ялганчы (13) Алар үз гөнаһларын да. (үзләре юлдан яздырган мөэминнәрнекен дә) үз
жилкәләрендә күтәреп Кыямәткә атып килерләр Һәм ялганнары өчен жавал тотарлар
Журнал очен Рабмг БАТУЛЛА әзерләде
14. Хактыр ки. Без Нухны үз халкына (пәйгамбәр итеп) күндердек. Ул үз халкы
арасында тугыз йөз илле ел яшәде. Аның халкы барыбер иман китермәде (бозыклык вә гөнаһка
батып бетте) һәм аларны Туфан суы йотты (15) Әмма Без аны да. көймәдәгеләрне дә сау-
сәламәт коткардык вә моны бөтен дөньяга үрнәк итеп куйдык.
16. Ибраһимны да (пәйгамбәр иттек)- Ул үз халкына әйтте;
—Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Аннан (җәзасыннан) куркыгыз Әгәр белсәгез икән, бу эш
сезнең өчен гаять хәерле булыр иде,—диде. (17)—Сез Аллаһка тиң диеп, үзегез уйлап чыгарган
потларга табынасыз һәм ялган сөйлисез. Гәрчә, сезнең Аллаһтан башка табынган сыннарыгыз
сезнең өчен бер бөртек ризык бирергә сәләтсез нәстәләр. Бәс, ризыгыгызны Аллаһ хозурында
табарсыз. Ана гыйбадәт кылыгыз. Аңа шөкер итегез Сез бары тик Анын янына гына
кайтарылачаксыз; (18) әгәр сез болармы ялган дип уйласагыз, сездән элек яшәп киткән
халыклар да (уз пәйгамбәрләрен) ялганчы дип атадылар (бәс. сезне дә шул кара язмыш көтә)
Пәйгамбәрләр өстенә төшкән вазифа бары тик (Аллаһның әмерләрен) ап-ачык итеп аңлату
19. Әллә сон алар күрмиме, ничек итеп Аллаһ башта барлыкка китерде, аннан соң
юкка чыгарыр, соңра тагын терелтер. Боларны эшләү Аллаһка бик тә жинел
20. Әйт.
—Дөнья буйлый сәяхәт итегез, багыгыз: Аллаһ ничек итеп башта барлы кка китергәнне
күрегез. Аллаһ тагын Ахирәт тормышын да бирәчәк Аллаһның бөтен нәрсәгә кодрәте житә,—
диген.
21. — (Аллаһ) ихтыяр иткән кешесен җәзалар, теләгәнен ярлыкар Барыгыз да бары
тик Ана кайтарылачаксыз,—диген. (22)—Сез Жирдә дә. Күктә дә Аллаһны бичара хәлдә
калдыра алмассыз. Аллаһтан башка сезнен һичбер химаячегез һәм ярдәмчегез булмас,—диген.
(М. Алидә: и не можете вы спастись ни на земле, ни на небе.)
23. — Аллаһның аятьләрен вә Аның белән (Ахирәттә терелеп) кавышуны инкарь
иткән кяферлар рәхмәтемнән мәхрүм калачак Аллаһның ачык газабы да аларга тияр
24. Халкы ана (Ибраһимга) шулай жавап кайтарды:
—Үтерегез аны яки яндырыгыз,—диде. Аллаһ аны уттан коткарып калды. Хактыр ки,
иманлылар өчен монда гыйбрәтләр бар. (25) һәм ул (Ибраһим) әйтте:
—Сез дөнья хәятендә Аллаһтан башка потлар уйлап чыгарып, шуларга барыгыз да
мәхәббәт тәрбия иттегез. Ләкин ахырда. Кыямәт көнендә сез бер-берегездән ваз кичеп, бер-
берегезгә ләгънәт орачаксыз. Сез барачак жир—утлы тәмугтыр. Анда сезнен һичбер
ярдәмчегез булмас,—диде
26. Шуннан сон (Ибраһимның туганнан туган энесе) Лут иман китерде (Ибраһим)
әйтте:
—Хактыр ки, мин Раббым ягына һижрәт итәчәкмен (Аллаһ кушкан җиргә күчеп
китәчәкмен) Шик юктыр ки. һәрвакыт жиңүче, хөкем вә хикмәт иясе—Улдыр,—диде.
27. Без аңа Исхак илә Ягькубны багышладык. Пәйгамбәрлек һәм Китапларны
(Тәүрат, Инҗил, Зәбур, Коръәнне) анын токымына васыять иттек. Дөньяда ана бүләкләр
бирдек. Хактыр ки, ул Ахирәттә дә һәрхәлдә изгеләрдән саналачактыр
28. Лутны да Без (үз халкына пәйгамбәр итеп күндердек) Хәтерлисенме, ул халкына
болай дигән иде:
—Сез мона кадәр дөньяда һичбер халык кылмаган нәжес эш эшлисен (егетләрне
хатын итеп кулланасыз),—диде (29) —Сез һәрвакыт ирләрне (хатын итеп) кулланачаксызмы,
юлбасарлык кылырсызмы, өерелешеп, шәригатьтә булмаган бозыклыклар кылырсызмы?—
диде Халык болай жавапланлы
—Әгәр дә син дөрес сөйлисен икән, (хаклы икәнеңне исбат итәр эчен) өстебезгә
Аллаһнын жәзасын иңдерт,—диделәр
(Народу Лотову приписываются три порока—противоестественный грех, разбой на
дорогах и свершение злодеяний на сборищах их. Поэтому неверно сводить все их
прегрешения, описанные в истории Лота, лишь к противоестественному греху, якобы
единственной причины их виновности
Мөхәммәл Али тәфсиреннән.)
30. (Лут ялварып)
—Йа, Раббым, бозык халыкка каршы көрәшергә көч бир,—диде
31. Илче (фәрештә) ләребез Ибраһимга (угыллары булачагы турында) сөенче
алырга килгәч, әйттеләр:
—Без бу төбәкнен бозык халкын һәлак итәчәкбез. Чөнки, чыннан да. ул залимнәр
гөнаһка кереп батканнар. (32) (Ибраһим әйтте).
—Алар арасында Лут та бар бит,—диде.
—Без анда кем булганлыгын бик тә яхшы беләбез,—диделәр,—(Һәлакәткә дучар
гөнаһлылар һәм) хатыныннан башка, анын үзен һәм якыннарын, һичшиксез, коткарачакбыз.
33. Илчеләребез (фәрештәләр) килгәч, Лут хафага тарды (аның өенә килеп кергән
(фәрештәләр бик тә чибәр егетләр рәвешендә иде Лут аларны хатын итеп
файдаланырлар, дип курка калды). Шул сәбәпле анын йөрәге кысылып куйды.
— Курыкма син, борчылма,—диде (егет кыяфәтендәге фәрештәләр).—Ьез сине дә,
якыннарыңны да коткарачакбыз. Әлбәттә, (һәлак булачак) хатыныңнан башка, (34) һичшиксез,
бу төбәкнен халкына, кылган гөнаһлары өчен. Күктән хәтәр жәза иңдерәчәкбез.
35. Хактыр ки, акылы башында булганнарга Без шушы вакыйгаларны сабак булсын,
дип калдырабыз
36. Үз кавеменә—Шөгаебне (күндердек), ул әйтте
—Әй, кавемем, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Ахирәт көненә өмет баглагыз (ахирәт
көнендә Аллаһ каршысында әҗер алыр өчен, гөнаһ кылудан сакланыгыз) Җир йөзендә фетнә
чыгара торган бозыклыклар таратмагыз,—диде. (37) Ләкин аны ялганчы дип атадылар. Шуна
күрә, аларны хәтәр зилзилә тотты һәм аларның барысы да үз өйләрендә муеннары аска килеп,
(йөзтүбән) харап булды.
38. Гад белән Сәмуд кавемнәрен дә (һәлак иттек) (Алар белән ни булганын) сез
хәрабәләргә калган өйләреннән күреп белерсез. Аларның яман эшләрен шайтан яхшы итеп,
бизәп күрсәтте һәм атлырды Юкса, алар дөньяга ачык күз белән бага иде
39. Карунны, Фиргавенне, һамәнне дә (һәлак иттек) Хактыр ки, Муса аларга ап-ачык
дәлилләр китерде, ләкин алар дөньяда тәкәбберләнделәр. Газаптан котыла алмадылар.
40. Менә шулай игеп. Без аларның һәммәсен дә гөнаһларына күрә жәзага тоттык.
Кайсысынын түбәсенә (таш яудырган) давыл белән (Лут халкын), кайсысын коточкыч бер
үкерү (Сур быргысы) готты (Мәдьян. Сәмуд кавемнәрен), кайсысын жиргә уптырдык (Карунны),
кайсысын суга батырдык (Фиргавен һәм Нух токымнарын), Аллаһ аларга золым китермәде,
алар үзләренә- үзләре золым китерде.
41. Аллаһтан башка нлаһлар уйлап табынучыларның гамәле пәрәвез корган
үрмәкүчнекенә охшаш Әгәр алар аңлый торган затлар булса, үрмәкүч оясы—пәрәвезнең
никадәр дә чыдамсыз икәнен белерләр иде! (42) Аглаһ Үзеннән башка нәрсәләргә
табынганнарын, һичшиксез, бетә Ул—һәрвакыт кодрәтле жинүче һәм хикмәтләр ияседер
43. Менә без бу мисалларны, гыйбрәтләрне кешеләр сабак алсын өчен китерәбез
Аларны фәкать белемле, зиһенле кешеләр генә аңлар
(•Кураешнең җаһил, башсыз адәмнәре: ‘Мөхәммәдиең Раббысы. чебен-черки.
үрмәкүчләрдән мисаллар китерә»,—дип мыскыллы көлделәр Бу мисалларның мәгънәсен
наданнар, хайван дәрәҗәсендәге мәхлук җаһиллар аңламас, әлбәттә».
Ибраһим Донмаз тәфсиреннән )
44. Аллаһ күкләрне һәм Җирне чынбарлык буларак яралтгы. Хактыр ки, монда
(Аллаһның бу могҗизалымиләрендә) яманлылар өчен гыйбрәт алырлык нәрсәләр бар.
45. (Рәсүлем Мохаммад) үзенә вәхий ителгән Китапны укы һәм намаз кыл. Хактыр ки.
намаз бит бозыклыклардан, акылга һәм шәригатькә сыймаган нәрсәләрдән саклый. Аллаһны
зикер итү. әлбәтгә, (гыйбадәтләрнең) иң әһәмиятлесе Аллаһ ни кылсагыз, шуны белеп торучы.
46. Залимнәреннән башка, китаплылар (яһүдләр) белән бозылышмагыз, әдәпле
сөйләшегез, матур мөгамәләдә булыгыз—Үзебезгә иңдерелгәнгә (Коръәнгә) аэ. сезгә
иңдерелгәнгә дә (Тәүраткада) иман китердек Безнең Тәңребез дә. сезнеке дә—бер Аллаһтыр
һәм без аңа итагать иттек,—дип әйтегез.
47. Шулай итеп. Без сиңа (алда иңдерелеп тә, соңра кешеләр тарафыннан бозылган
изге китапларны дөресләүче) бу Китапны иңдердек. Шуңа күрә, китап әһелләре (яһүдләр дә)
моңа иман китерде Тегеләре арасында да аңа иман китергәннәр бар Безнең аятьләребезне
кяферләрдән башкасы, белгән көенчә, беркем дә инкарь итмәс (48) Син моннан әүвәл һичбер
китап укымадың Кулың белән дә китап язмадың. Әгәр шулай булган булса, мөшрикләр
(аятьләрне ялган дип), әлбәтгә. шикләнер иде.
49. Юк шул. ул (Коръән Аллаһ тарафыннан бирелгән һәм) гыйлем ияләренең
күңелләрендә яктылык булып сакланучы ап-ачык аятьләрдән тора. Безнең аятьләребезне
гаделсез залимнар инкарь итә.
50. Мөшрикләр әйтте
—Ана (Мөхәммадкә) Раббыдан (аның пәйгамбәрлеген исбат итә торган) могҗизалар
иңдерелсә иде (без иман китерер идек).—диделәр. Әйг син аларга:
—Могҗизалар фәкать Аллаһ ихтыярында гына. Мин бары тик Аның әмерләрен җиренә
җиткезеп кисәтүче генә,—диген (51) Сиңа иңдерелгән һәм укып аңлатыла торган Китап аларга
могҗиза түгелмени’ Ана иман китергән кавем өчен, әлбәтгә. кин рәхмәтләр вә гыйбрәтләр
бардыр (52) Әйт син:
—Минем белән сезнең арала Аллаһның. чыннан да, шаһит икәнлеге бик җиткән,—диген
—Күкләрдә. Җирдә ни булса. Ул шуларны белеп тора Ялганга йөз тотып, Атлаһны инкарь итеп,
кяфер булганнар байтак. Менә шулар инде зыян күрәчәк.
53. Алар синнән газап килүне (өстебезгә таш яудыр, дип) ашыктырыр. Әгәр дә
махсус билгеләнгән вакыт булмаса, ул (җәза) әллә кайчан килеп тотар иде. Ул (җәза) аларга
абайлама!анда, һичшиксез, кинәттән киләчәк (54) Әйе. алар җәзанын тизрәк килүен телиләр
Гәрчә, чынлыкта исә җәһәннәм кяферләрне уратып алган бит инде (55) Шул көндә газап аларны
өсләреннән дә. аяк асларыннан да тотачак Аларга әйтеләчәк:
—Кылган гөнаһларыгызнын җәзасын татып карагыз,—диелер.
56. Әй, иман китергән колларым, хактыр ки. Минем җирем киндер Шулай булгач, бары
тик Мина гына гыйбадәт кылыгыз. (57) һәр жан иясе үлем әчесен татыр Аннан сон һәркем
хозурыбызга күндерелер. (58) Иман китереп, игелек кылганнар да байтак. Без аларны
арыкларыннан чишмәләр агып торучы җәннәтнең иң түренә урнаштырырбыз. Алар анда
мәңгегә калыр. Игелек кылганнарның әжере ничек гүзәл.
59. Азар (кяферлар, мөшрикләрнең кыерсытуларына түзүчеләр) сабыр итүчеләр
һәм бары тик Раббыга гына инанганнар. (60) Үзләренә ризык табалмаган никадәр җанлы мәхлук
бар бу дөньяда Шундыйларга ла. сезгә дә Аллаһ ризык бирә. Ул чыны белән ишетүче һәм
мөкаммәл белеп торучы (61) Алардан:
—Күкләрне һәм Җирне кем яралткан? Кояшны. Айны буйсындырып йөртүче кем'.’—дип
сорасан алар мотлак:
—Аллаһ.—дип жавап бирер Шулай булгач, нигә сон алар (тормыш Мдшокать.юре
белән мавыгып, иманнан) йөз чөерәләр9
62. Теләгән кешесенен ризыкларын Аллаһ кин итәр Бәгъзе колларының өлешен
киметер. Шик юк ки, Аллаһ һәрнәрсәне дөресе белән белеп тора.
63. Алардан
—Күктән су индереп. корыган туфракны тергезгән кем9—дип сорасаң —Әлбәттә.
Аллаһ.—дип жавап бирерләр Әйт син аларга
—Әлхәмдүлилләһ, бөтен мактаулар да Аллаһка гына булсын, диген Ләкин аларнын
күбесе шуны аңламый
64. Бу дөнья хәяте уен гына, күңел ачу гына—башка түгел. Чын тормыш—ул Ахирәт
тормышы, бу турыла шик булырга мөмкин түгел. Алар шуны белсә (фани дөньяда гөнаһ кылмас)
иде.
(«Имам Галидән сораганнар, имеш: донья ни-нәрсәул ’’—дигәннәр Хәзрәти Гали
әйткән сине Лллаһтан аерып торучы нәрсә.—дигән»
Хәсән Чантай тәфсиреннән )
65. Көймәдә барган чакта (куркыныч янаганда) алар чын мөселман кебек. Аллаһка
ялваралар. Аларны исән-сау килеш коры җиргә чыгарып бастыргач. Лллаһтан башкаларга
габыналар (66) Үзләренә биргән нигъмәтләргә шөкер итмиләр, кәеф-сафа коралар. Ләкин алар
озакламый (өсләренә ни киләсен) белер. (67) Мәккәнең тирә-ягында кешеләрне тотып үтерәләр
ңдс. Мәккәне Без (җинаять кылу) чарам ителгән иминлек урыны итеп ясадык Алар шуны күрмәс
дәрәҗәдәмени9 Ялганга ышанып. Аллаһнын нигъмәтләренә көферлек кылырлар микәнни?
68. Аллаһ турында ялган сөйләгән (Аңа тиңдәш ззләүче) яки үзләренә Хакыйкать
(Коръән, пәйгамбәрләр) килгәннән сон да аны ялганга чыгарганнардан да залимрәк кем бар9
Җәһәннәмдә кяферләргә урын беткәнме9
69. Безнен юлда тырышканнарга (Жиһадтакатнашканнарга) Без, әлбәттә, тугры
юлны күрсәтербез Шик юктыр ки. Аллаһ бары тик игелек кылганнар белән генә бергә
30—РУМ (РУМ) СҮРӘСЕ
Рум сүрәсе 60 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Иран гаскәрләре белән сугышта җиңелгән
Рум гаскәрләре турында сөйләнгәнгә күрә, шушы исемне алган.
Бисмилләһир-рахмәнир-рачим
1. Әлиф. Ләм. Мим
2. Румнар җиңелде; (3) якын үзәндә Гәрчә алар шушы җиңелүдән сон җиңүче булачак.
(4) берничә елдан сон Алдагысы да. соңгысы да Аллаһ хөкемендә булыр Ул көнне мөэминнәр
дә куаначак; (5) Аллаһнын кодрәте илә Ул теләгәненә ярдәм итәр Ул мотлак кодрәтледер
Ярлыкаучыдыр
(«Китаплы кешеләррумлылар (бизанслар) мәҗүси Иран гаскәре тарафыннан
җиңезлзч. Мәккә мөшрикләре бик сөенде Алар мөселманнарга әйтте әгәр <Ь Аиаһыгыз. сез
әйткәнчә бердәнбер җиңүче булса, китаплы казыктан булган бизансларны җиңүче иткән
булыр иде, диделәр Шуннан соң Коръән, бер могҗиза буларак. киләчәктә бу шчак вакыйга
турында хәбәр бирде өч яки тугыз ел зчендә бизанслар иранлыларны тар чар итәчәк һәм
мчзминнәр дә сөенәчәк Чыннан ди. 624 е. зда би юне зар Иранга басып керде tap һәм җиңделәр
Шу t ук езда мөселманнар Бәдср сугышында зур җиңүгә иреште»
Хәсән Чантай тәфсиреннән )
6. Бу—Аллаһнын вәгъдәседер. Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас. Ләкин кешеләрнен күбесе
бу турыда белми. (7) Алар дөнья тормышының өске катын гына күреп беләләр. Ахирәт
мәсьәләләрендә алар—наданнарның да наданы.
8. Аллаһнын күкләрне. Җирне вә алар арасындагы барлыкларны Хакыйкать буларак
яралтып, Үзенә генә мәгълүм вакыт биреп, аларның тәкъдирләрен алдан билгеләгәнлеге
турында алар үз башлары белән уйлап карамадылармыни? Инсаннарның күбесе (үлгәннән соң
терелеп. Кыямәт көнендә) Аллаһ хозурына киләчәкләренә ышанмыйлар.
9. Дөнья буйлап йөреп, үзләреннән элек яшәп киткәннәрнең язмышы ничек беткәне
белән кызыксынмадылармы'.’ Алар (Гад, Сәмуд кабиләләре) тегеләреннән гаять куәтле иде.
Иген иктеләр, җирнең астын өскә әйләндерделәр (су эзләп кое казыдылар, каналлар
төзеделәр). Болар (Мәккә кяферләре) корган биналардан да яхшырак биналар кордылар.
Пәйгамбәрләре аларга байтак кына дәлилләр, кисәтүләр белән килде Аллаһ аларга золым
итмәде. (гаделсезлекләре, кылган гөнаһлары белән) алар үзләренә-үзләре золым итте.
10. Аллаһнын аятьләрен ялганга чыгарган вә аларны мәсхәрә итеп көлгән һәм
гаделсезлек кылганнарның ахыры бик тә яман булды. (11) Аллаһ башта жанлыларны юктан бар
итәр Аннан сон үтерер һәм яңадан тергезер. Иң соңында барысы да Анын хозурына китерелер
(кайсысына—җәннәт, кайсысына җәһәннәм бирер). (12) Кыямәт купкан көнне гөнаһкярлар
телсез- тавышсыз калачак. (13) (Аллаһка тиң күрелгән) ясалма илаһлары аларга һичбер ярдәм
күрсәтмәячәк. Соныннан алар ясалма илаһларыннан да баш тартачак. (14) Кыямәт купкан көн—
(мөэминнәр белән инкарьчыларның) бер-берләреннән аерыла торган көн.
15. Иман китереп, игелек кылганнар җәннәттә нигъмәтләр һәм куаныч эчендә
яшәрләр. (16) Инкарьчылар, аятьләребезне вә Ахирәт көнен ялганга чыгаручылар исә рәхимсез
газап эчендә калдырылачак. (17) Бәс, шулай булгач, кич җиткәч тә, иртән дә Аллаһка тәсбих
тартыгыз (намазукыгыз)
18. Күкләрдә (фәрештәләр) һәм Җирдә (мәхлукат) бары тик Ана мактау җырлый
Көндезен (икенде намазында да), төш турында (өйлә намазында) да (Аллаһнызикер итегез.
Аңа мәдхия әйтегез) (19) Ул җансыздан җанлыны (шәһвәттән кешене, йомыркадан кошны)
чыгаручы. Үлгәннән сон терелтүчедер Менә шулай итеп, сез дә (үлемегездән соң
каберләрегездән) чыгарылачаксыз.
20. Сезнең туфрактан яралтылуыгыз Аның кодрәтенә дәлилдер. Соңра сез үрчеп.
Җир йөзенә таралдыгыз.
(Соңгы җөмлә М Алидә: соңыннан сез әҗәлле булдыгыз, череп таралдыгыз, дип
бирелгән.)
21. Үзегездән хатыннарны яралту да, ул хатыннар белән (ләззәтләнеп) бергә
яшәвегез дә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәт һәм наз, бербереңнең хаталарын кичерә
белү, һичшиксез, Аллаһнын кодрәтенә ачык дәлилләрдер. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли
белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар.
22. Аның күкләрне һәм Җирне юктан бар итүе дә, Ана телләрегезне, тән төсләрегезне
төрле-төрле итеп яралтуы да—Аллаһнын бәхәссез дәлилләредер. Хактыр ки, боларда
хәбәрдарлар өчен гыйбрәтләр бар
23. Төннәрен йокы ләззәтен татуыгыз да, көндезләрен ятып хәл алу һәм (өзешегезгә
тигән) ризыкны табуыгыз да—Аның могҗизаларына ачык дәлилдер. Хактыр ки. бу хәлләрдә дә
(күңел колагы) саңгырау булмаганнар өчен гыйбрәтләр бар.
24. Ул яшен яшьнәтеп, сезгә (яшен сугар дип) курку һәм (яңгыр явып, иген мул булыр
дигән) өмет бирә Ул янгыр яудырып, корып үлгән туфракка җан өрә Хактыр ки. фикерли
белгәннәр өчен гыйбрәтләр бар.
25. Күк белән Җирнен Атлаһ ихтыярына буйсынуы да—Раббының могҗизасы. Ахырда
ул сезне чакырыр, һәм сез шундук каберләрегездән кубып, Аның янына җыелырсыз. (26)
Күкләрдәге һәм Җирдәге барлыкларнын һәммәсе дә—Аныкыдыр. Барысы да Аңа гына
буйсынган (27) Ул иң башта юктан бар итеп, аны (үтергәннән соң яңадан) тергезүчедер. Аның
өчен бу эшләр бик тә ансаттыр Күкләрдәге һәм Җирдәге ин югары сыйфат (әхлак, миһербан,
гафу итә белү, сүзгә тугры калу) Аллаһнын Үзендәдер. Аллаһ—һәрвакыт җиңүче, кодрәт иясе
һәм хикмәтләр хуҗасы.
28. Ул сезгә (мөшрикләргә) үзегезнең тормышыгыздан мисал китерә
—Сезнең әмерегездә булган коллар арасында сезгә Без биргән ризыкларны тигез итеп
бүлешергә теләгәннәре бармы? һәм сез алар белән тигез булып (малыгызны тигез бүлеп),
үзегезне хөрмәт иткән кебек, аларны хөрмәт итәрсезме (тиңнәрегездән курыккан кебек,
куркасызмы)? Акыл белән эш итүчеләр өчен Без аятьләребезне менә шулай аңлатабыз.
29. Юк шул, (алай итмәделәр, малларын колларына бирмәделәр) алар, ни
кыланганнарын да белмичә, үз нәфесләренә буйсындылар Аллаһ Үзе юлдан яздырганнарны
кем тугры юлга кертә алыр икән? Аларга һичкем ярдәм итә алмас.
30. Бәс, син (ий, Мөхәммәд) Аллаһка тугры буларак йөзеңне тугры дингә туры тот. Ул
инсаннарны шушы дин өчен яралтты Аллаһнын динендә үзгәрешләр булмас Бу дин—нык һәм
ин дөрес диндер. Ләкин инсаннарның күбесе бу турыда белми. (Шуңа күрә алар иман китерми)
(31) Барыгыз да Ана юнәлегез, Аңардан куркыгыз, намазны дөрес укыгыз , мөшрик булмагыз.
32. Диннәрен фирка-фиркага бүлгәләп, аерып, таркатып бетерүчеләр кебек булмагыз.
Аларнын һәрберсе үз фиркасы белән (безнең дин—иң яхшы дин. дип) мактана.
33. Кешеләрнең башына берәр бәла килсә, Раббыга, бары тик Ана баш орып, дога
укыйлар. Аллаһ аларга рәхмәт (нигъмәт, муллык) бирсә, күреп торыгыз, аларнын бер кавеме
тагын Аллаһтан башкага табынырга тотына. (34) биргән нигъмәтләребезгә шөкранә итмәстән
Әйдә, кәефләнегез, ләкин сез озакламый ни буласын беләчәксез. (35) Юкса. Без аларга
Аллаһнын тиңдәше барлыгы турында дәлилләр китермәдек. (Без аларны мвшрик булырга
өндәмәдек.)
36. Инсаннарга рәхмәт (байлык, ләззәт, шөһрәт) иңдерсәк, алар куана. Гөнаһларына
күрә, башларына афәт төшсә, шундук өметсезлсккә биреләләр (37) Әллә соң алар күрмиләрме.
Аллаһ ризыкны теләгәненә мул игеп бирә, кайсыларына киметә. Шик юктыр ки. иманлылар өчен
монда гыйбрәтләр бар
38. Туганнарыңа, ярлыга, сәяхәтгәгеләргә тиешлесен бир. Аллаһнын ризалыгын
казанырга теләгәннәр өчен моннан да игелеклерәк эш юк. Менә шулар инде (җәзадан) котылып,
(Сәгадәткә) ирешәчәк.
39. Байлыгыгызны күбәйтер өчен, арттырып кайтару шарты илә алган керемнәрегез
Аллаһ катында артмас (сезнең файдага булмас). Аллаһ ризалыгы өчен зәкят бирсәгез,
(савапларыгыз, малларыгыз) кат-кат артгырылыр
40. Аллаһ сезне бар итүче, соңра ризыкландыручы, ахырда җансыз итеп, тагын
терелтер Сез табынганнарның берәрсе шушы эшләрнең, ичмасам, берәрсен башкара аламы?
Аллаһ аларнын уйдырма илаһларыннан пакь һәм бөек.
41. Кешеләрнең кылмышлары (фәхешлекләр) аркасында коры җир өстендә лә.
дингезлә дә тәртип бозылды. (Сугышлар. янгыннар, чирюр. рәхимсез талаулар аркасында
урман, дала. елгалар пычрана бара) Кылмыш гөнаһларына күрә (Ахирәттә) бирелә торган
җәзаларның бер өлешен (бу дөньяда) татытыр Бәлки, алар тәүбә итәрләр!
42. (Ий. Рдсүлем Мөхәммәд) әйт син
—Дөнья буйлап йөреге» һәм сез әүвәл яшәп киткәннәрнен ахыргы
язмышы ничек булганын күрерсез. Аларнын күбесе мөшрик иде,—диген
43. Бу дөньяга кире кайтарылмый торган Көн (Кыямәт) килгәнче син йөзенне хак
дингә бор Ул Көнне кешеләр аерым-аерым төркемнәргә бүленер
( Мөселманнар—җәннәткә, кяферләр, мөшрикләр. монафикълар—җәһәннәмгә)
44. Кем инкарь иткән, инкаре үз башына булыр. Игелек кылганнар үзләре өчен җәннәт
хәзерләде (45) Иман китереп, игелек кылганнарга Аллаһ үз тарафыннан әжер бирер Шик юк ки,
Аллаһ имансызларны сөйми
46. Нигъмәтләремне татысыннар. Аның әмере илә йөри торган көймәләргә утырып,
насыйп ризыкларын казансыннар дип, шуларга шөкер итсеннә р дип, сөенечле хәбәрләр
китерсен дип, җилләрне истерү галәмәте дә Аллаһның барлыгына, чиксез кодрәтенә бәхәссез
дәлилләр булып тора
47. Хактыр ки, Без синнән элек тә халыкларга үзләре арасыннан чыккан пәйгамбәрләр
күндердек һәм аларга да ачык дәлилләр бирдек. (Ул пәйгамбәрләргә ышанмыйча) гөнаһка
батканнарны тиешле җәзага тарттык Мөэминнәргә ярдәм итү—Безнең эш.
48. Җилләрне истереп, болытларны кудыручы—Аллаһ. Болытларны, Үзе теләгәнчә.
Күк йөзенә таратучы да, кисәкләп-кисәкләп яңгыр яудыртучы да— Аллаһ. Аллаһ, яңгыр
яудырып, теләгән колларына куаныч иңдерә. (49) Юкса, озак яңгыр яумый торса, алар хафага
төшә
50. Бак син Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләренә.' Корып, үлгән туфрак ничек янадан терелә 9
Шик юктыр ки. Ул мәетләрне дә шулай тергезәчәк, Аллаһның бар нәрсәгә дә кодрәте житә. (51)
Хактыр ки, әгәр дә Без коры җилләр истереп, бөтен әтрафны саргайтсак, шуннан сон да алар
Аллаһка иман китермәс, шөкранә кылмас
52. (Рәсүлем) әлбәттә, син (тере) мәетләргә (хак сүзне) ирештерә алмассың,
(Аглаһтан килгән хак сүзләреңә ышанмастай) арка биреп китеп барган (күңеле) чукракларга
(Апайның чакыруларын) ишеттерә алмассын. (53) Син тугры юлдан язган (күңел күзе)
сукырларны да һидаяткә илтә алмассын Син бары тик аятьләребезгә иман китереп, мөселман
булганнарга гына (хак сүзне) ишеттерә алырсың
54. Аллаһ сезне хәлсез (бала) итеп яралткан. Аннан соң хәлсезлектән хәлләндереп,
куәт биргән; куәт артыннан тагын сезне хәлсезләндергән (картайткан) Ул үзе теләгәнне
башкара. Ул—һич шик юктыр ки, барысын да мөкәммәл белеп торучы кодрәт иясе.
55. Кыямәт купкан Сәгатьтә гөнаһкярлар (фани дөньяда, кабердә) бер сәгатьтән дә
артык тормадык, дип ант итәчәкләр. Менә шулай, алар (фани дөньяда алданып) бозылганнар.
56. Гыйлемле һәм иман китергәннәр шулай әйтер:
—Хактыр ки. Аллаһнын китабында язылганча, сез янадан терелү көненә (Кыямәткә)
кадәр яшәдегез. Менә бүген (Кыямәт сәгате сукты, сез) янадан терелдегез Ләкин сез мона
ышанмадыгыз (57) Ләкин ул көнне акланырга тырышулары аларга файда китермәс, һәм
алардан Аллаһ ризалыгын казанырга маташулары да таләп ителмәс
58. Хактыр ки. кешеләр (гыйбрәт, сабак алсын) өчен Без Коръәндә төрле мисаллар
китерәбез Ләкин (ий, Мөхәммәд) син аларга бер аять китерсәң, кяферләр мотлак әйтәчәк:
—Сез ялган сөйләүдән башканы белмисез,—диячәкләр (59) Менә, белмәгәннәрнен
(итагать итәргә теләмәгәннәрнең) күңелләренә Аллаһ шулай итеп мөһер суга.
60. (Ий, Мөхәммәд) син хәзергә сабыр ит Шик-шөбһә юк ки. Аллаһнын вәгъдәсе
хактыр. Сак бул! Мона инанмаганнар синен иманыңны какшатмасын'