ҖЫРНЫ—ҖЫРГА, СЕРНЕ—СЕРГӘ...
Мәйданнарда ачыла җан
Әй, күңелләрнең чишелгән, очынган мизгелләре! Кояшы сүнгән күзләрнең очкынланган көннәре!
Ялтыран кояш чыгуы болытлар арасыннан, Җаннарның аралануы ямансу ярасыннан!
Бар дөньяга түгелүе кояшлы сагышларның, Кушылуы бер-оеренә җан—канат кагышларның!
Тургайларның бер мизгелгә тынын, тыңлап торуы...
Сабан туең гөрли илдә, ата-баба ыруы!
Телдән телгә, илдән илгә моң ага, сагыш ага, Моң-сагыш, кайгы-хәсрәтне кояшлы җырлар «чага»!
Мәйданнарга чыга тальян, менә ни чишә җанны!
Сөлге тоткан көрәшчеләр алачак бүген данны!
Моң-шатлык кушып чигелгән сөлгеләр каралмыйлар.
Яңгырлар коен яуса да, мәйданнар таралмыйлар!
Килә-кнтә ява яңгыр, җырлар чыланмый икән! Халык чынлап бәйрәм итә, юри кыйланмый икән!
Чүлмәкләрне чәлпәрәмә коеп төшерә колга...
Баганадагы әтәчне малай төшергән кулга!
Нәжнбә САФИНА- шагыйрә. публицист. ‘Таң кошы* -Әгер &з уйлаганда*. • Аккош куле» һ 6 китапшр авторы Казанда яши
Парлап бәйләнгән аяклар тәки ярашып бара. Нәрсә ул парлап йөгерү, син капчык киеп кара:
Богауларның, капчыкларның ни икәнен белгәнгә.
Җиңгәннәргә мәртәбә зур, асыл бүләк—җиңгәнгә!
Мәйдан әйләнеп узыша елтыр күзле малайлар!
Киләчәккә—фатиха!—дип, куаныша агайлар!
Колгадагы сөлгеләрнең барыбер чиккәне матур. Бары мәхәббәт алдында тезләнгән егет батыр!
Эй, күңелләрнең күкләргә менеп күкрәгән чагы!
Сабантуйдан олы оәйрәм—бармы соң җирдә тагы!
Әй, туган тел
Тон карасы тәрәзәмнән керә дә керә.
һич туктамый «зимагур» эт өрә дә өрә.
Җил оныткан тукталышын, исә дә исә.
Яфракларны кәүсәсеннән кисә дә кисә.
Кем оныткан кара төндә кайтырга өйгә?—
Атлый да атлый туктамый һаман бер көйгә.
«Зимагур» җил, «зимагур» эт, ул да «зимагур»...
Әй. туган тел. бәйләнгәнсең Җанымдагы һәрбер хискә. Фани дөнья йөзләрендә Мин эшләгән һәрбер эшкә.
Әй. туган тел, бәйләнгәнсең Уйларымның һәр очына. Хәтта бәйсез дип уйлаган Зәңгәр күкнең һәр кошына.
Әй туган тел, нигеземә, Тамырыма бәйләнгәнсең. Тамырларны яшәтүче Яфракларга әйләнгәнсең.
Бәйләнгәнсең искән җилгә, Тәпи баскан туган җиргә.
Әйләнгәнсең Иделемнән Җанга аккан олы җырга.
Әй, туган тел, бәйләнгәнсең Урамга да, Уралга да. Себерләрне Себер иткән Ап-ак карлы буранга да.
Бәетләргә бәйләнгәнсең, Әкиятләргә әйләнгәнсең. Мәңгелеккә бару юлын, Туган телем, шәйләгәнсең.
Әй туган тел, әй генәм лә, Җанны җанга, җирне җиргә. Җырны җырга, серне сергә Бәйли торган бәй генәм лә!
Талчыккансың, тәрәз ачам, әйдә, миңа кер!
«Уф* диде дә кереп ятты тәрәз төбемә. Баш астына яфрак салып.
салкын җил генә...
Эт тә өрми, җил дә йөрми, атламый беркем.
Чакырсаң да, җилләр генә керәчәк беркөн...
Халәт
Булуы кыйммәт
Син үзеңнең зурлыгыңны бел, диләр миңа.
...«Мин—зур!»- дисәм, кычкыралар:
—Ни җитми сиңа?
Ә миңа бит зурлык түгел, милләтем кирәк.
Э ул булса, яшибез без,— булуы кыйммәт!
...Юкса Идел белән Урал Тирән дә, бнек тә бит. Мөселман халкы бу җирдә Борынгы, боек тә бит...
Ачалса әгәр күзен Танып алачак үзен. ...Томаласаң да авызын, Ярып әйтәчәк сүзен.
Мәңгелекнең ни икәнен белми, Иләнгәидә гомер иләгендә. Мин җылысын тойдым сабыемның. Биләвендә ята беләгемдә.
Эшлисе эш баштан ашкай, Җангынамнан хисләр ташкай. Күк кырында яшьнәп йөри, Мәхәббәтем шундый шашкын.
Их, яшен булып яшьнәсәм. Йә чаптар булып кешнәсәм. Кайнар кояш булып янсам, Ләйсән яңгыр булып тамсам...
Э мин исә эш тә кырмыйм. Гел сөю турында җырлыйм. Теләгем—яшьлектә яшьнәү! Бу хакта хәерле дәшмәү...
Дәштең исә, яшен ата. Күңел яшьлегенә кайта... Күк бишегендә сабый чак Күкрәү булып елап ята...
Авылыннан китсә дә кеше, Кавеменнән китмәсен. Кавеменнән киткән кеше Бәхет өмет итмәсен!
Ярдан ярга бәргәләнә— ватыла боз.
Туган җир һәм торган җиргә бәреләбез,— ватылабыз...
Ә кеше без...
Рәхәтләнеп ява карлар,— Күк бәгыреннән өзелсә...— Туңган күз яше алар.
Җанда янган утны күрми, И бәндә...
Утын эзләп, китереп чапты Имәнгә...
Очкан чакта уйланырга Вакыт бик тә. бик тә тар. Карларны—җилләр...
Кешене
Ашыктыра вакытлар.
—Синең йөздә нинди сырлар?
—Әйтмим, сер бар...
—Синең йөздә пар буразна?
—Әйтмим әле, түз беразга...
—Синең йөздә ачы сагыш йөзеп бара?
—Син белергә телисеңме?
Җанны кара:
Ул—язмышлар ярылганда алган яра.
Мин сине дә укып чыктым,— Сәер китап булдың син. Күңелгә җыр да, сагыш та,— Ачы булып тулдың син.
Җырың—сөю мизгелләре, Сагышы—югалтулар.
Ачылары—хакыйкатьнең Җимешләрен татулар.
Мин сине дә укып чыктым. Авыр китап булдың син; Җаныңа гасырлар сыйган Дәвер-китап булдың син!