ЯҢАЛЫКЛАР
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ НЫҢ XIV КОРЫЛТАЕ
ДЕЛЕГАТЛАРЫНЫҢ ТАТАР ХАЛКЫНА
МӨРӘҖӘГАТЕ
Газиз халкыбыз'
Мәгълүм булганча. 2002 слнын Октябрендә
Россия Федераииясенда халык санын алу
кампаниясе узачак Бу тарихи вакыйганың
әһәмиятен статистика яки гражданлык
проблемалары белән генә чикләү дөрес булмас
иде. Әлеге эш тирән сәяси төс ала бара Татар
милләтен берничә •кавсм»гә бүлеп карарга
тырышу—шунын бер дәлиле. Бу хәл татар
әдипләрен дә бик борчуга салды. Чөнки татарны
ваклау, милләтне таркату—ул мен еллык тарихы
булган әдәбиятны ваклау һәм таркату да Татарны
төрле якка тарткалау—хәл итеп булмаслык авыр
тел. мәдәният, йола, дин проблемаларына
китерәчәк, милләтнең болай да шактый какшаган
хәлсез рухын тәмам юкка чыгарачак.
Мәшһүр Тукаебызнын шигырьләрен тагын
биш-алты стильгә төрләндереп укыйкмы9 Г Исхакый
әсәрләрен төзәтеп утырыйкмы9 һ. Такташның
бунтарь поэзиясенә, X. Туфаннын ягымлы
лирикасына ревизия ясыйкмы? Бүген әдәби иҗатта
беренче адымнарын гына ясаучы яшьләрнең
кыйблаларын буташтырыйкмы9 Аларнын
тернәкләнеп кенә килгән ышанычларын
югалтыйкмы9 «Кайсы матбугат органын кайсы
кавемгә кертәбез?» дип бәхәсләр кузгатыйкмы9
Ниһаять, ярсый-ярсый татар әдипләрен бүләргә
керешикме9 Бу хәлләрне күз алдына китерү дә кыен
Татар әдәбияты бер генә ул' Татар теле дә бер
генә' Йоласы ла. рухы да. язмышы ла бер генә
аның! Шушы берлекне саклый алсак кына
бөеклегебезне, милли үзенчәлегебезне һәм
киләчәгебезне тәэмин итә алачакбыз.
Сүзебез бер булсын без -татарлар Аннары
гына—мишәрләр. әстерхан, себер татарлары,
нугайлар, керәшеннәр, типтәр ләр Болары инде—
татарнын милли аерымлыгы түгел, ә бәлки, күнсл
байлыгы, ру х байлыгы, тел байлыгы Менә шушы
күнсл. рух байлыгын югалтмыйча, бердәм нык һәм
өметле тагар милләте булып яшәргә дә яшәргә
безгә!
Газиз халкыбыз! Дәрдсмәнд тә. «Татарлыгым
өчен Ж.1Н атармын», дигән Без дә бу хакта
онытмыйк, халык санын алу кебек жаваплы. мөһим
вакыйганы бер милләт булып, «татар» булып
башкарып чыгыйк
Безнсн бердәмлеккә омтылышыбыз һич тә
милләтебезнең башка халыклардан өстенлеккә
ирешергә теләвен аңлатмый Без. татарлар, һәр
халыкны ихтирам итәбез. Шул ук вакытта алардан
үзебезне дә ихтирам итүне таләп итәбез
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
Татарстан азучыларының XIV корылтаенда (31
май) ижат берлегенең рәисе һәм 22 кешедән торган
идарәсе сайланган иле Июнь башында яна
идарәнең беренче утырышы үткәрелде Анда үткән
корылтай йомгаклары буенча эшлекле-житди
сөйләшү булды. Берлек рәисе Фоат Галимуллнн
һәм идарә әгъзалары корылтай кабул иткән
резолюцияне тормышка ашыру буенча эш
юнәлешләрен билгеләделәр
Идарә утырышында берлек рәисс
урынбасарлары итеп янадан Галимҗан
Гыйльмяиов һәм Шаһинур Мостафии сайланды
Журналны гамәлгә куючылар белән килештерелеп.
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп
Равил Файзуллин расланды «Идел». «Салават
күпере». «Мәйдан» журналларының баш мөхәррир-
ләре Рашат Низамиен. Зиннур Хөснияр, Факнл
Сафии шулай ук үз урыннарында калдылар—идарә
әгъзалары аларга да берта- выштан ышаныч
күрсәтте Язучылар берлегенә кабул итү
коллегиясенең рәисе итеп янадан Равил
Фәйзуллии, Аксакаллар шурасы рәисе итеп
Мөсәгыйт Хәбибуллии сайланды.
Остаханә җитәкчеләре итеп Зиннур Мансуров
(шигърият). Солтаи Шәмси (проза) Кыям
Минлебаев (әдәби тәрҗемә). Җәүдәт Дөрзаман
(балалар әдәбияты) Мансур Валиев (әдәби
тәнкыйть). Владимир Корчагин (рус әдәбияты)
расланды
Татарстан Язучылар берлегенең һәм Лаеш
районы хакимнятенен Г Державин исемендәге
премиясен 2002 ел өчен рус телендә ижат итүче
прозаик Әхәт Мушяи- скмйга бирү турында ла карар
кабул ителде
САБАНТУЙЛАР ДОНЬЯ H1L1H
Татар халкынын нн күркәм милли бәйрәме
Сабантуй сонгы елларда дөньяның
H
тормышыбыздан
төрле кыйтгаларында даими үткәрелә башлады
Быелгы Сабантуйлар Россия регионнарында
аеруча оешкан төстә үтте һәм безнен язучылар бу
бәйрәмнәрдә актив катнаштылар Июнь-июль
айларында Мәдинә Маликова—Саратов Ренат
Харис Пермь һәм Пенза. Фоат Галнмуллнн-Санкт-
Петербург Равил Файзуллин Түбән Новгород,
Айдар Хәлим. Фәүзия Бәйрәмова. Факнл Әмәк.
Вахит Имамовлар— Чнләбе Рашат Ннзамиев -
Төмән Шаһинур Моста- фин—Йошкар-Ола, Рәдиф
Сәгъди—Сургут Сабантуйларында булдылар.
милләттәшләребезгә язучы-әдип сүзен
ирештерделәр
МАТБУГАТ БЕРЛӘШТЕРСЕН
27 июнытә «Ливадия» санаториенда Россия
Федерациясе төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен
бастырып чыгарыла торган массакүләм матбугат
чаралары баш редак- торларынын беренче
семинары булды.
Семинар ТР Министрлар Кабинетының
нжтимагый оешмалар һәм массакүләм матбугат
чаралары белән эшләү бүлеге инициативасы
буенча оештырылды Анын эшендә Россиянен 15
төбәгеннән 23 кеше катнашты Бүлек вәкиле Равил
Хэсәншин әйтүенчә, семинар массакүләм
мәгълүмат чаралары аша Россия төбәкләрендә
яшәүче татарларны берләштерүдә беренче
омтылыш булып тора һәм аны август аенда чакы-
рылачак Бөтендөнья Тагар конгрессы алдыннан
үткәрү бик та актуаль Семинар эшендә ТР Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары Роберт Миииу.тлин.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты
рәисе Индус Таһиров Дәүләт Советынын фән.
мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр
комиссиясе рәисе Разил Вәлнев тарих фәннәре
докторы Дамнр Исхаков Бөтендөнья татар
конгрессы баш карма комитеты рәисе урынбасары
Рим- тил Вәлиев катнашты һәм докладлар белән
чыгыш ясады.
Семинар кысаларында «Татарстан яшьләре»
газетасы. «Татарстан» журналы. «Татарстан—яна
гасыр» телскомпаниясе оештырган «түгәрәк өстәл»
утырышлары булды
Семинар эше тәмамлангач, анда катна-
шучылар белән Татарстан Премьер-министры
урынбасары Зилә Вәлиева очрашты. Әнгамә
барышында Россия төбәкләрендә массакүләм
матбугат чараларынын хәле, татарлар өчен
чыгарыла торган массакүләм матбугат чаралары
алдында тора торган проблемалар турында
сөйләнде.
«ИДЕЛ» ДӘ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ
6—13 июль көннәрендә «Идел» халыкара
туристлык лагерынла «Твтвр яшьләре көннәре»
фестивале үтте Инде 13 нче тапкыр уздырыла
торган бу очрашуларда 23 регионнан 100дән артык
егет һәм кыз катнашты Килгән кунаклар агна
дәвамында татар халкынын культурасы, милли
мохите белән якынрак таныштылар, төрле ижти-
магый оешма, ижат берлекләре вәкилләре белән
очрашып, яшыәр мәсьәләләре буенча фикер
алыштылар
Фестиваль көннәрендә яшьләр Бөтендөнья
Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчеләре
белән очрашты. БТК рәисе Индус Таһнров -Яшь
буын үзенә йөкләнгән миссиянең ни ләрәжәдә
җитди икәнлеген анласын иде Туган телебезне,
милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне
саклау һәм үстерү яшьләр кулында Казан шәһәре
бөтен татарларны берләштерүче рухи һәм мәдәни
үзәк ролен үги».—диде ул Кунаклар, үз чиратында,
конгрессның эше белән кызыксынды Алар
үзләренен эшчәнлекләре турында да сөйләделәр
Фестиваль кунаклары шулай ук ТР Мәгариф
министрлыгында. ТР Диния нәзарәтендә.
Республика балалар китапханәсендә булды Анда
ТР мәдәният министры Илдус Тарханов яшьләргә
Татарстанның мәдәни куәте, мөмкинлекләре һәм
монда үткәрелгән республика һәм халыкара
акцияләр хакында сөйләп үтте
Кунакларның исендә калырлык вакыйгаларның
берсе изге Болгар жнренә сәяхәт булды
Фестивальгә килгән яшьләрнең күбесе иҗат
кешеләре Алар биредән яна көч, дәрт- илһам алып
киттеләр
КЫРЫМНАН КАРДӘШЛӘР КИЛДЕ
Июнь аенда—21еннән 24енә кадәр
республикабызда Кырым Республикасы көннәре
булып үтте.
Кырымнан зур делегация килде Анын
составында кырымтатарларынын Украина
Президенты каршында вәкилләре советы
секретаре. Мәдәният министрлыгы вәкилләре.
сәнгать оешмалары, фольклор ансамбльләре
җитәкчеләре, язучылар, журналистлар бар иде.
Татарстанда Кырым мәдәнияте көннәрен 1941
елла ук уздырырга планлаштырылган булган Бу
планнарны сугыш жимереп ташлый һәм әлеге чара
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
белән Украина дәүләте арасында кул куелган
килешү кысаларында алтмыш елдан артык вакыт
узганнан сон гына тормышка ашты. Очрашуда
мәдәният, әдәбият һәм башка өлкәләрдәге
хезмәттәшлекне дәвам итәргә дип килешенде
ЮБИЛЕЙ ЭМБЛЕМАСЫ БУЛЫР
Татарстан башкаласы хакимияте Казан- нын
1000 еллыгына ин яхшы эмблема- символга конкурс
игълан итте
Конкурста безнен республикада һәм Россиядә
яшәүчеләрдән тыш. башка ил вәкилләре лә
катнаша ала Катнашучылар Казанның тарихи,
милли, мәдәни традицияләре идеяләренә
гаянырга. үз уйларынын төпле, аңлаешлы һәм
үзенчәлекле чагылышына омтылырга тиеш
Беренче урын алган проект Казаннын 1000
еллыгын бәйрәм итүгә рәсми эмблема- символ дип
игълан ителәчәк Ия яхшы эшкә бүләк—25 мен сум.
Конкурс эшләрен тапшыруның сонгы срогы—бу
елнын 15 октябре
БЕРЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ
28 июнь көнне республикабыз башка-
ласындагы Россия Ислам университетында (РИУ)
беренче чыгарылыш шәкертләрен олы тормыш
юлына озату вакыйгасы булды.
Ислам университеты ачу бик күп дин
әһелләренең хыялы иле
1998 елнын мартында Тукай урамындагы Гали
мәчете бинасында. Казан мәдрәсәләрендәге ин
сәләтле шәкертләрне җыеп. РИУнын әзерлек
бүлеге эшли башлаган иде (шул вакытта кабул
ителгән 18 шәкертнең 14е укып бетерде ) Анда ике
ел ярым яшәгәннән сон. 2000 елнын сентябрендә
университет заманча жиһазландырылган яна
бинага (Газовый. 19) күченде Хәзер атна саен
диярлек бирегә РФнын төрле төбәкләреннән генә
түгел, чит илләрдән дә кунаклар килә
Чыгарылыш тантанасында Татарстан мөфтие.
РИУ ректоры Госман хәзрәт Исхакый ТР
Президентының тышкы эшләр департаменты
директоры Тимур Акулов Татарстан буенча
федераль инспектор Денис Әхмәдуллнн. ТР
Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре
шурасы рәисе Ринат Нәбиев ТФАнын баш гыйльми
сәркатибе Илдус Хайбуллин БТК рәисе, академик
Ицдус Таһнров. академик Мирза Мәхмүтов.
политология фәннәре докторы Рәфыйк
Мөхәммәгшин. Ульяновск өлкәсе мөфтие Фатыйх
хәзрәтләр чыгыш ясадылар, яшь дин хадимнәрснә
уңышлар теләделәр
ГЫЙЛЬМИ ДӘРӘЖӘ АЛДЫЛАР
Казан дәүләт университетының филология
фәннәре буенча диссертацияләр яклау советының
6 майдагы утырышында Зөфәр Рәмнев «XX гасыр
башында татар әдәбияты авторлык, төп текст,
хронология проблемасы» дигән темага филология
фәннәре докторы дәрәжәсенә. Илсөяр Рәмиева
«Әдәбиятта Сөембикә образы» (чор һәм әдәби
герой) дигән темага филология фәннәре кандидаты
дәрәжәсенә диссертацияләр якладылар
Ә 13 майдагы утырышта Гүзәл Насыйрова
«Каюм Насыйринын татар тел гыйлеме өлкәсендә
эшчәнлеге» темасына Нурфня Гафнатуллнна «XX
гасыр татар шигъриятендә Тукай образы» дигән
темага. Рнфә Харрасова • Гаяз Ис хакыйнын
башлангыч прозасы әдәби багланышлар
контекстында (18951905). дигән темага филология
фәннәре кандидаты дәрәжәсенә диссертацияләр
якладылар
ТУГАННАРМЫН САГЫНГАН ЧАГЫ
Башкортстан Республикасының «Рамазан»
төрки милли агарту үзәге татар халкын үз тарихына
якынайту һәм Татарстанның тарихи урыннары
белән таныштыру максатында шушы елнын 5-12
июлендә Уфа- Сертеевка-Түбән Кама-Болгар-
Казан-Чаллы- Уфа маршруты буенча «В Зайцев»
теплоходында унынчы юбилей круизын оештырды
Анда Башкортстан һәм Татарстанның сәнгать
йолдызлары, күренекле язучылары,
Башкортстаннын Дәүләт Җыены депутатлары,
жәмәгатьчелек вәкилләре катнаша
9 июльдә Казаннын елга портында «Бөек
Болгарга сәяхәт» программасы кысаларында узучы
шушы круизда катнашучыларны тантаналы
каршылау булды Кунаклар башкалабыз Казаннын
тарихи урыннары белән таныштылар, шәһәр
жәмәгатьчелегс. Бөтендөнья татар конгрессы һәм
татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләре белән
очраштылар
ҮЛГӘННӘРНЕҢ КАБЕРЕН БЕЛ
28 июнь көнне Казаннын Иске Бистәсендәге
татар зиратында күренекле әдип. Татарстанның
халык язучысы Гомәр Бәши- ровнын каберенә таш
куелды.
Гомәр Бәширов. моннан 3 ел элек. 98 яшендә
вафат булган иле Яшел төстәге, гади дә. шул ук
вакытта затлы һәм милли бизәкле бу мәрмәр таш
Татарстан Мәдәният министрлыгы. Арча районы
хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге
инициативасы һәм ярдәме белән ясатылган
Быел, шулай ук. әдип яшәгән йортка
(Маяковский ур 23 а йорт) истәлек тактасы ла
куелган иле
ИГЪТИБАР: КОНКУРС
«Татарстан республикасы халыклары
телләре» һәм «Татар алфавитын латин графикасы
нигезендә торгызу» турындагы Татарстан
законнарын гамәлгә ашыру йөзеннән.
Рсспубликабызнын Элемтә министрлыгы ин яхшы
язмаларга конкурс игълан итә Мәкаләләрдә
күпмилләтле республикаларда икс дәүләт теле һәм
башка телләрнең яшәү үзенчәлекләре, латин
әлифбасына күчү проблемалары яктыр тылырга
тиеш Оештыру-хокукый формасы ягыннан нинди
ведомствоныкы булу- булмавына карамастан әлеге
конкурста барлык газета-журналлар катнаша ала
Грант алу өчен мннистрлыкнын массакүләы
мәгълүмат чараларына булышлык итү бүлегенә II
яргыеллыкка эшләнгән план- проект җибәрергә
кирәк Анда басылып чыгачак язмаларнын эчтәлеге,
вакыты, автор турында мәгълүмат бирелә Шулай ук
фаразланган нәтиҗә, чыгымнарның сметасы һәм
мөмкин булган финанс чыганаклары күрсәтелергә
тиеш
Хәбәрләшү өчен телефон 92-72-00. 3675-25.
Телефакс (8432) 64-51-42
•ТАТАРСТАН—НОВЫЙ ВЕК»—«ТАТАРСТАН-
ЯНА
ГАСЫР. РЕСПУБЛИКА НҖТНМАГЫЙ-СӘЯСИ
ХӘРӘКӘТЕНЕҢ СӘЯСИ СОВЕТЫ
ПРЕЗИДИУМЫ МӨРӘҖӘГАТЕ
2002 елнын 5 июнендә Россия Федерациясе
Федераль Җыены Дәүләт Думасы беренче
укылышта «Россия Федерациясе халыклары
телләре турында- законга төзәтмәләр кабул итте
Алар күпмилләтле Россиянен барлык халыклары
язуында кириллица графикасын гына файдалануны
беркетә Ә бу карар Россия Конституция- сенен
«Республикалар үзләренен дәүләт телләрен
урнаштырырга хокуклы» һәм •Россия Федерациясе
үзенен барлык халкына туган телләрен саклау
хокукын, телне өйрәнү һәм үстерүгә шартлар
тудыруны гарантияли»,—дигән 68 нче маддәсен
кире кага Шул ук вакытта әлеге төзәтмәләр Россия
кул куйган кайбер халыкара документларга да
каршы килә
Дәүләт Думасы кабул иткән карар унаеннан.
үзенен сафларында төрле милләттәге һәм диндәге,
төрле социаль катлаудагы һәм сәяси караштагы йөз
меңләп республика кешесен берләштергән
«Татарстан—новый век—«Татарстан—яна гасыр-
нҗгимагый- сәяси хәрәкәте җыснынын игътибарын
үзвакытында Россия Федерациясе Консти-
туциясенең күпмилләтле халык исеменнән кабул
ителүенә, «халыкларның тигезлегенә һәм
үзбилгеләнүенә- нигезләнгән булуына юнәлтә
Безнең илебез тарихи яктан күпмилләтле дәүләт
буларак формалашканга күрә, халыкларның
урнашуы, аларның хәл- әхвәле. киләчәк үсеше
дәүләт сәясәтендә үзәк мәсьәләләрнең берсе
булды
Россия Федерациясендә һәрбер халыкнын
үзенчәлекле милли тормышын саклау беренче
чиратта телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне
үстерүгә шартлар тудырудан башланырга тиеш
Татар халкы X гасырда ук рун язуыннан
гарәпнекенә күчкән 1929 елда латин графикасы
кертелгән һәм ул 1939 елга каләр сакланган Аннан
сон СССРда яшәүче күпчелек халыкның, шул
исәптән татарларның да язуы административ
рәвештә кириллицага күчерелгән Төрле алфавит-
лардан файдалану тәҗрибәсе, татар теле өчен иң
туры килгәне—дөньяви үсешнен заман
таләпләренә җавап бирә торган латин графикасы
булуын күрсәтте II Бөтендөнья татар конгрессының
Татарстан Республикасы җитәкчелегенә татар
язуын латин графикасына күчерүнең максатчан
чара һәм кирәкле гамәл булуы турында махсус
мөрәҗәгать кабул итүе дә тикмәгә генә түгел Әлеге
мөрәҗәгать 1999 елнын сентябрендә Татарстан
Республикасы Дәүләт Советынын •Татар
алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу»
турында закон кабул итүенә этәргеч ясады
•Татарстан—новый век»—«Татарстан—яна
гасыр» хәрәкәтенең сәяси советы президиумы
Дәүләт Думасының «Россия Федерациясе
халыкларының телләре турында»гы законга
керткән төзәтмәләрен татар халкының мөстәкыйль
рәвештә үз телен үстерүгә булган хокукын боза һәм
аны үз карамагындагы мәсьәләләргә һәм
Татарстан Республикасы гамәлләренә тыкшыну
дип бәяли.
•Татарстан—новый век»—«Татарстан—яна
гасыр» хәрәкәтснен сәяси советы президиумы сан
ягыннан Россиядә ин зур милләтләрнең берсе
булган халыкның фикерен, тарихи тамырларын,
социаль- мәләни үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып
Дәүләт Думасы депутатларын әлеге мәсьәлә
турында тагын бер тапкыр фикер алышырга чакыра
Федерация субъектлары хокуклары, татар
халкының ру хи үсеше мәнфәгатьләре турындагы
мәсьәләләр урындагы хәлләрнен барысын да
исәпкә алып, төгәл хәл ителергә тиеш Бүгенге
көндә Дәүләт Думасы депутатлары алдында латин
хәрефенә күчү яисә кириллицаны саклап калу
түгел, ә федерализм белән унитаризм арасында
Россиядәге этник-милли хәлләрне демократик һәм
авторитар ысуллар белән чишү мәсьәләсе тора