Логотип Казан Утлары
Публицистика

XIII—XIV КОРЫЛТАЙЛАР АРАСЫНДАГЫ (1999- 2002) ЭШЧӘНЛЕГЕ ТУРЫНДА ХИСАП ДОКЛАДЫ


Хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәрипович!
Хөрмәтле каләмдәшләр!
Хөрмәтле кунаклар, әдәбият сөючеләр'
Вакыт агышынын тизлегенә хәйран капырсын 1999 елның 23 июлендә тәмамланган XIII корылтай әле кичә генә булган кебек! Баксан, ике ел да ун ай вакыт узган икән Без инде бүген. Сезнен каршыга басып, шушы 34 ай вакыт эчендә эшләгәннәребезгә хисап бирәбез.
һәммәбезгә билгеле, без йомгак ясый торган еллар (1999—2002) гади генә чор булмады һәм сәяси, һәм икътисади, һәм рухи өлкәләрдә без көтелмәгән сынаулар аша үтәргә, үзебезнең яшәүгә булган хокукыбызны адым саен көрәшеп яулап алырга тиеш булдык. Татарстан дәүләте яшәешенсн хокукый нигезләре үзгәрү дә безне өстәмә кыенлыклар каршына кигереп чыгарды. Ләкин шулай да халкыбызнын затлылыгы. элек-электән килгән асыл әхлагынын нигездә тотрыклы булуы. Республикабыз җитәкчелегенең акылы, аның Татарстанда, тулаем Россия Федерациясендә һәм дөньякүләм олы абруе безгә күп кенә мәсьәләләрне унай хәл итәргә, шушы шартларда ла билгеле бер тигезлекне саклап калу, алай гына да түгел, байтак күрсәткечләр буенча үсешкә ирешергә мөмкинлек бирде Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә шактый алга китеш тәэмин ителде. Газлаштыру. юллар салу. Казанда метро төзү. Чулман аша күпер булдыру, моңа кадәр күрелмәгән күләмдә уныш үстерү. КамАЗны аякка бастыру—саный китсән. халкыбызнын фидакарьлегенә исен китәрлек. Казан Кремле диварлары эчендә Кол Шәриф мәчете төзелү генә дә җитәкчелегебезгә һәм халкыбызга гасырлар дәвамында дан китерерлек һәйкәл буларак кабул ителде Тузган торакларны бетерү сәясәте халыкта зур яклау тапты.
Шул ук вакытта җәмгыятебездә ачык күренеп торган тискәре күренешләр барлыкка килде. Халык тиз арада ике якка аерылды: артык байлар һәм хәерчеләр. Әхлакый кыйммәтләр полярлашты: бер яктан дини гореф-гадәтләрне торгызу өчен унай шартлар тудырылды: икенче яктан исереклек, фәхишәдек. наркоманлык кебек, яман[ чирләр алгы планга чыкты. Яшәешне намуслы хезмәт белән тәэмин итү омтылышларының бәясе төште. Мондый шартларда тормышта чын әдәбият һәм сәнгатьнең кадере китүгә аптырарга кирәкме икән9 Театрларның репертуарларына коры көлдерүләргә исәпләнгән арзанлы комедияләр кереп тулды Жыр сәнгате үзенен гасырлар буена үстерелеп киленгән асыл үзенчәлекләрен тизлек белән югалта башлады, эстраданы талантсыз башкаручылар һәм аларнын арзанлы җырлары басып алды, тамашачыларның һәм укучыларның затлы зәвыкларын
Фоат Галимуллин
НӘТИҖӘЛӘР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
бозу өчен җирлек барлыкка килде. Бүген язучы һәм икътисади, һәм әхлакый кризис шартларында калды. Мондый хәлдә ижат итү. бигрәк тә уңышлы ижат итү. сүз сәнгатенен көченә ихлас ышанган хәлдә генә булырга мөмкин
Шунысы куанычлы: ижат берлеге әһелләре каләмнәрен читкә куймадылар Киресенчә, бик күбе ижат активлыгын тагын да арттыра төште Халык мондый болганчык шартларда туры, ачык сүзне язучылардан көтә Безнен карашка, сез. хөрмәтле каләм осталары, бу өметне билгеле бер дәрәжәдә аклый алдыгыз
Шигърият өлкәсендә Гамил Афзал. Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Ренат Харис. Әхсән Баянов. Роберт Миннуллин. Фәнис Яруллин. Равил Фәйзуллин. Зөлфәт. Мөдәррис Әгьләмов. Лена Шагыйрьжан. Зиннур Мансуров. Гәрәй Рәхим. Газинур Морат. Разил Вәлиев. Рәдиф Гаташ. Сергей Малышев. Лилия Газизова. Роберт Әхмәтжанов. Айдар Хәлим. Флера Гыиззәтуллина. Эльмира Шарифуллина. Гөлшат Зәйнашева. Роза Кожевникова. Резеда Вәлиева. Әхмәт Рәшитов һәм башкалар аеруча ижат активлыгы күрсәттеләр Алар ижатында бүгенге көн проблемаларынын үзәктә торуын билгеләп үтү зарур Бу яктан Л Шагыирьжаннын 11 сентябрьдә Нью-Йоркта булган фаҗигаләрдән сон татар халкынын дөнья күләмендәге урынын ачыклап ижат иткән поэмасы әдәбиятыбызның җитлеккәнлеген күрсәтте Шуны ук Р Харис поэмаларына карата да әйтергә кирәк.
Прозада Тәүфикъ Әйди. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Якуб Зәнкиев. Әдип Маликов. Рауль Мирхәйдәров. Зөфәр Фәтхетлинов, Әдип Маликов. Мәдинә Маликова. Ләбибә Ихсанова. Нәбирә Г ы и матди нова. Сафа Сабиров. Радик Фәизов. Нонна Орешина. Владимир Корчагин. Рафаэль Сибат, Солтан Шәмси. Фоат Садриев. Факил Сафин. Галимжан Гыйльманов. Флүс Латыйфи. Фәүзия Бәйрәмова. Зәки Зәйнуллин. Әхәт Гаффар, Адлер Тимергалин. Зиннур Хөснияр. Вахит Имамов. Миргазиян Юныс. Евгений Сухов һәм башкалар бик җимешле ижат иттеләр Әсәрләрнең тыгызлыгы, җыйнаклыгы күзгә ташлана Проза шигырь кебек оператив төргә әверелә бара. Романга алмашка повесть жанры активлаша төште Хикәянең абруе күтәрелә Мона әдәби журналларыбызнын оештыру эшчәнлеге дә этәргеч ясый.
Драматургиянең үзәгендә һаман да Т. Миннуллин кала килә Ризван Хәмид. Данил Салихов. Рәдиф Сәгъди. Аманулла. Зөлфәт Хәким. Мансур Гыйләжсв бүген ижатларынын чәчәк ату чорын кичерәләр. Лев Кожевников. Борис Сулимов га каләмнәрен ныгыта баралар
Бу каләмдәшләр янына бик өметле яшь шагыйрьләр һәм прозаиклар өстәлә бара. Луиза Янсуар. Сөмбел Гаффарова. Альбина Әисәләмова. Лиана Әмирханова. Алмаз Гыймадиев. Гөлназ Вәлиева кебек яшь каләмнәр өмет уята.
Язучы ижатынын гөп һәм бердәнбер нәтижәсе—китап Беренче карашка, хәзер китап бастыру өчен мөмкинлекләр шактый кинәйде. Татарстанда 40 тан артык нәшрият яши. аларда елга 500 ләп китап чыга дигән мәгълүмат бар Әйе. алар хәзер шактый үрчеде Ләкин язучы карал торган нәшриятлар берничә генә. Алар: Татарстан китап нәшрияты. «Мәгариф» нәшрияты. Чаллы нәшрияты. •Раннур» нәшрияты. «Рухият» нәшрияты. «Матбугат йорты» нәшрияты. Әлбәттә, алар арасында Татарстан кигап нәшрияты ин алгы планга чыга. Китап басумын бүгенге торышын ин беренче чиратта нәкъ менә шушы нәшрият билгели Моны басылган китапларның саны һәм сыйфаты күрсәтеп тора. 1999 елда биредә-44 исемдә. 2000 елда—52. 2001 елда—62. 2002 елда бүгенге көнгә 17 китап басылды Жәмгысы —177 китап «Мәгариф» нәшриятында 35 китап Болар—тиешле таләпләргә гуры китереп, редакиияләнеп һәм авторга гонорар түләп басылган китаплар.
Чаллыда бу вакыт эчендә 74 китап чыккан Биредә Ф Бәйрәмова актив эшли, ул 7 китап. А. Хәлим —5. мәрхүм язучыларыбьв Нәҗип Мәдьяров һәм Заһидә Грмәрова 3 әр китап чыгарганнар. Шунысы кызык Чаллыда яна. яшь ангорларны барлауга һәм бастыруга игътибар бирәләр Аларнын байтагы әле казанлыларга ачыш булып кабул ителә Биредә 7 яшьлек Булат Саләймановнын «Хикмәтле малай» исемле китабы чыгу һәм анын яратып кабул ителүе әдәбиятыбызда күнелне сөендерерлек бер вакыйга буларак бәяләнде
• Раннур» нәшрияты китапларны затлы итеп чыгаруга зур игътибар бирә
Затлылык басыласы әсәрләрне санлап алуда һәм матур эшләнештә күренә Биредә аеруча Резеда Вәлиеваны яраталар, анын 7 китабы. Разил Вәлиевнен—6. Г Туканның—5. Ф Яхиннын 3 китабы дәнья күргән Ниһаять. «Тагар әдәбияты тарихы»нын алты томы да басылып бетте. Анын соңгысын «Раннур» нәшрияты чыгарып бирде Бу нәшрият барлыгы 42 китап чыгарырга өлгерде
Н Фәттахның «Язык богов и фараонов» китабы Татарстанда гына түгел. Россия күләмендә кызыксыну уятты.
Без Мәдинә Маликованын актив ижат итә башлавына куандык Гөлчәчәк Галиеванын «Тулгак» исемле китабы да әдәби тормышны җанландырып алды.
Ике корылтай арасында укучы үзенә Рафаэль Сибатны ачты һәм кабул итте, дисәк, урынлы булыр Ул. байтак уңышлы әсәрләр авторы булса да. китапсыз язучы иде. Шушы арада анын 3 китабы укучыга барып иреште, ә «Ялгызак» романы Г Исхакый бүләгенә лаек булды «Матбугат йорты» нәшрияты да хисап чорында 33 китап баскан Алар арасында Суфиян Поварисовның Г Ибраһимовка багышланган трилогиясенең. Мөбарәк Мусин тарафыннан төзелгән «Гомәр Гали» исемле китапның әдәбиятыбыз өчен аеруча кыйммәтле икәнен әйтеп китү зарур
Әдәбият үзе турындагы фәнсез һәм тәнкыйтьнең тиешле дәрәҗәдә куелуыннан башка сәламәт яши алмый Бу өлкәдә китаплар күп түгел, әмма алар тирәнлекләре һәм җитдилекләре белән аерылып тора Әлеге мәсьәләдә хәзер Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшрияты бик файдалы эш башкара. Әле янарак кына Фәрит Бәширов, Эльмира Галиеваларнын хезмәтләре басылды. «Мәгариф» нәшрияты. Т Галиуллиннын егерменче гасыр татар шигъриятен иңләп өйрәнгән хезмәтен укучыларга ирештереп, үзенен изге максатына тугры калуын раслады X Миннегулов. Ә Кәримуллин китаплары әдәбият турындагы күзаллавыбызны баеттылар «Хәсән Туфан». «Сибгат Хәким». «Һади Такташ»ларга багышланган китап-альбомнар сериясе шушы вакыт аралыгында туды. Аларны төзүдә Р Батулла зур тырышлык куйды. Әлеге зур эшнең инициаторы—хөрмәтле Президентыбыз М Ш Шаймиев Ул уены-чыны белән: «Хәсән Туфанның юбилеена шушы китапны өлгертмәсәгез. кичәгә килүем икеле» дигән иде Бу безнең алга, нәшрият алдына куелган бурыч буларак кабул ителде. Китап көненә- сәгатенә өлгерде Минтимер Шәрипович юбилей кичәсенә килде, бик кызыклы чыгыш ясады Без Габдрахман Әпсәләмовнын юбилеена да матур гына китап чыгаруга ирештек. Хәзер Г Кутуйнын 100 еллыгына шундый ук әзерлек алып барабыз
Публицистик әсәрләргә килгәндә. Р Юнысовнын «Татарстан референдумы». В Якупованын «100 историй о суверенитете» китаплары кин янгыраш алган әсәрләр булды.
Мәгьсум Хужин тарафыннан «Татар хикәяләре антологиясе» төзелү һәм басылып чыгу шулай ук гадәти генә хәл түгел. Хәзер анын икенче кисәген әзерләү буенча эш башланырга тора Равил Бохараев исә Лондонда инглиз телендә •Татар шигърияте антологиясе» чыгарды Безнең шагыйрьләр, шул рәвешле, дөнья укучыларына барып ирешә башлады. Шуңа Торкиядә чыккан шигъри антологияне дә өстәргә кирәк.
Китапның укучыларга барып җитүе турында сүз чыккан икән, хөкүмәтебезнең китапханәләрне безнең китаплар белән тәэмин итү өчен шушы өч ел эчендә биш миллион сум акча бирүен рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәсе килә. XIII корылтайда биргән вәгъдәгезне. Минтимер Шәрипович. үтәдегез, рәхмәт Сезгә!
Бу очракта «Татнефть» җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтү урынлы булыр. Моннан берничә ел элек алар оештырган «Рухият» нәшрияты 14 затлы китап чыгарып бирде Әлмәттә шул китапларны тәкъдим итү кичәсе зур бәйрәмгә әверелде М Әгьләмов иҗатын шактый тулы итеп халыкка җиткерүдә әлеге нәшрият чыгарган «Кан тамырын кистем» китабы аеруча әһәмиятле булды.
Татарстан милли китапханәсе һәм Язучылар берлеге быел да ин күп укылучы китапларны һәм аларнын авторларын билгеләделәр Азар арасында Разил Вәлиев. Фә>зия Бәйрәмова. Госман Гомәр. Зөлфәт Хәким Хәсән Туфан. Фирая Зыятдинова. Гөлшат Зәйнашева. Айдар Хәлим. Мөжәһит Әхмәтжанов. Жәүдэт Дәрзаман Рафис Корбан. Зөфәр Фәтхетдинов. Әхәт Мушинский. Харис Закиров.
Гөлназ Вәлиена Мансур Сафин бар. Әле. шөкер, китапларыбыз укыла, әдәби сүз халыкка барып җитә Монын кадерен белергә, әлеге хәлне тотрыклы итәргә кирәк Бу—безнен аллагы төп бурычларыбызнын берсе
Шул рәвешле, ижат активлыгын арттыру, аны көндәлек хәлгә әверелдерү— идарә эшенен төп юнәлешләреннән берсе булды. Шушы арада без ике тапкыр әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми жыелышларыбызны уздырдык. Алар Г. Ибраһимов башлап җибәргән еллык иҗатны гомумиләштерү бурычын тормышка ашыруда бик әһәмиятле роль уйныйлар Шуна тагын «Казан утлары* журналы идарәсенен һәр ярты ел саен кинәйтелгән утырышлары уздырылып баруын. «Идел». «Салават күпере» журналлары турындагы мәсьәләләрнең Язучылар берлеге идарәсе утырышларына куелуларын өстәсән. әдәби ижат хәрәкәтендәге тенденцияләрнең даими билгеләнеп барылуын күрми мөмкин түгел
Бу өлкәдәге эшне күзәтеп бару—эшнен бер генә ягы. Монын белән генә чикләнү пассив теркәп барудан гайре нәрсә булмас иде. Ин мөһиме—иҗади хәрәкәтне оештыру Бездә монын сыналган, отышты инструменты, системасы бар. Бу эшкә гомумән җитәкчелек итүче рәистән тыш. анын бер урынбасары— бу очракта 111. С. Мостафин—бары тик шушы өлкә буенча гына эшли Анын ин нәтиҗәле булышчылары—остаханә җитәкчеләре Алар бездә—алтау проза, драматургия һәм публицистика; шигърият; балалар әдәбияты; рус телендә ижат итүчеләр; тәнкыйть; тәрҗемә Бу сонгы икесен булдыруны безгә үткән корылтайда сез. хөрмәтле язучылар, безнен алга бурыч итеп куйган идегез Без моны үтәдек Әлбәттә инде, остаханәләргә. бөек шагыйребез Г Тукай әйтмешли, бу өлкәдә үзләре «ат уйнаткан* каләм әһелләре җитәкчелек итәргә тиеш Без бу яктан җитәкчеләрне бик унышлы сайлаган булып чыктык Солтан Шәмси. Зиннур Мансуров. Җәүдәт Дөрзаман. Мансур Вәлиев. Кыям Минлебаев. Владимир Корчагин инициативалы, кызыксынып эшләделәр Ижат мәсьәләләренә караган төрле мәсьәләләрне табып игътибар үзәгенә куя алдылар Кирәк икән, ике яки өч остаханәнен берләштерелгән утырышларын да уздырдылар, яшьләр иҗатын, яки. моңа кадәр байтак еллар каләм тибрәтеп тә. язганнарына әлләни игътибар ителмәгән кешеләрне күрә аллылар, лаеклыларын безнен сафка тәкъдим иттеләр
Кабул итү турында сүз чыккан икән, бу эш белән махсус шөгыльләнүче Коллегия эшенә дә унай бәя бирү дөрес булыр Равил Фәйзуллин җитәкчелегендәге бу коллектив үз эшенә бик жаваплы каралы Безгә мирас булып 55 гариза һәм бу кешеләрнең документлары калган иде Без исә шушы арада 43 кешене язучылар сафына кабул иттек Унга якын кешегә унай жавап бирелмәде Ләкин әле бу алар алдында ишек ябып куелган дигән сүз түгел Алар яна ки ran чыгаргач, яки Коллегия күрсәткән башка җитсшсезлекләрен бетергәч, я надан морәжәгать итә алалар Без әдәбиятка килергә теләгән һәр кешегә бик сак карарга тиешбез.
Сонгы унъеллыкларда безнен сафка нигездә Татарстаннан гына килә иделәр Татарлар яши торган башка төбәкләр белән эшләү кайбер нәтиҗәләр бирде Без Ульяновск. Пермь. Киров өлкәләреннән. Башкортстан. Удмуртия республикаларыннан. Мәскәү шәһәреннән үз арабызга яна әгъзалар кабул итә аллык Якын араларда Казакъстаннан. шулай ук Удмуртиядән яна әгъзалар алуыбыз көтелә Сүз уңаенда әйтергә кирәк. Әгерҗе районы һәм Удмуртиядә яшәүче язучы- ларыбызны берләштереп, без Әгерҗедә Татарстан Язучылар берлегенең бүлекчәсен ачу турында да уйланабыз.
Яшьләр белән эшләү дигәннән, безгә бу юнәлештә Мәгариф министрлыгы. Яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгы белән элемтәләр урнаштыру бик файдалы булды. Алар ярдәмендә яшь иҗатчыларның очрашуларын уздыру гадәткә кереп бара Быел март аенда яшь каләмнәрнең республика күләмендәге семинарын уздыру аеруча отышлы булды Беренче тәҗрибәләр әйбәт, хәзер инде аларны ныгытырга, үстерер! ә кирәк Монын өчен рәиснен яшьләр белән эшләү буенча махсус урынбасарын булдырырга кирәк дип саныйбыз Заманында ул бар иде. аны күп еллар буена халык шагыйребез II Юзеев җитәкләде Әмма безгә кадәрге җитәкчелек бу шгатны саклап калуга җитди карамаган булып чыкты
Элеккеге җитәкчелек әдәбиятны пропагандалау бюросын ла бетергән иде XIII корылтай безгә бу оешманы торгызуның кирәклеген басым ясап әйтте Дөресе дә шулай бит бигрәк гә хәзер, әдәбиятны пропагандалауны даими.
эзлекле оештырудан башка ижат оешмасының эшен күз алдына да китереп булмый Без бу структураны торгыздык. Ана җитәкче итеп яшь драматург Р. Сәгъдине билгеләдек Хәзер алар әдәби консультантлар Ф. Әһлня. В Корчагин белән берлектә эшне әйбәт кенә оештырып киләләр.
Чаллы һәм Әлмәт язучылар бүлекләре дә эшне сизелерлек яхшырттылар. Алар үз районнарында әдәбиятны пропагандалау буенча бик файдалы эш алып баралар Чаллыда «Мәйдан» журналын оештыруга ирешү аның редакторы Ф Сафин һәм бүлек җитәкчесе В Имамовның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу очракта Чатлы шәһәр хакимияте башлыгы Рәшит Сәетович Хәмәдиевка рәхмәт әйтергә тиешбез. Матди якны ул тәэмин итте. Журнал тиз аякка басты, үз йөзен тапты Хәзер аны республика бюджетына кертү мөһим бурыч булып тора Шуннан башка ул яшәп китә алмаячак. Һәрхәлдә ул—житди журнал, кирәкле журнал! Шуна күрә без «Мәйдан» кебек изге максатлы басмаларыбызны хөкүмәт канаты астына алырга тиешбез.
Журнал днмәктән. шушы көннәрдә безнең төп басмабыз «Казан утлары» журналының оештырылуына 80 ел тулды. «Безнең юл». «Агака», «Яңалиф». «Совет әд.гбияты» исемнәре астында ул данлы юл үтте. Бүген дә ул үзенен җәмгыятебездә, әдәбиятыбызда әйдәп баручы, эталон булу ролен саклап килә. Әдәби-нәфис һәм ижтимагыи-сәяси журнал шундый булырга тиештер Ул шуна күрә 10 меңгә якын тираж белән чыга. Халык аны укый, ярата, чөнки мәсләге, эчтәлеге, халкыбыз мәнфәгатен олпатлылык белән яктыртуы сәбәпле, абруе елдан-ел арга бара Бүген. Мәскәүдә чыга торган калын журналларның тиражы 3-4 меңнән артмаган чакта. «Казан утлары» бу яктан да шактый жегәрле булып күренә. Бу— баш мөхәррир Р Фәйзуллиннын һәм журнал коллективының, авторларның зур казанышы Журналга котлавында хөрмәтле Президентыбыз мөһим бурычларның берсе сыйфатында журнал алдына, димәк, барыбызга да. мондый бурыч куя: «заман шаукымына бирелмичә, халкыбызның күпгасырлык рухи, әхлакый кыйммәтләрен саклап калу»ны кыйбла итәргә. Бу. дөресен әйткәндә, тулаем җәмгыять алдына куелган бурыч. Әдәбият-сәнгать. фән. дин әһелләре—тулаем барыбыз да барлык эшчәнлегебезне шушы юнәлештә оештырырга, әлеге олы максатка баруны изге юл дип санарга тиешбез.
Ижат оешмасының төгәл һәм нәтиҗәле эшләве күп яктан аның җитәкчелегенең, идарәнен эшчәнлегенә бәйле. 32 ай эшләү дәверендә 26 идарә утырышы уздырылды. Аларда 129 мәсьәлә тикшерелде. Ижат остаханәләренен эшен нәтиҗәле игеп оештыру, берлеккә кабул итүнең Положениесен камилләштерү, Г. Тукай исемендәге клубның эшен яңабаштан оештырып җибәрү, татар телендә әдәби консультация эшенең торышы, русча язучылар остаханәсенең эше. гонорарның хәзерге торышы. «Идел» журналының эчтәлеге һәм бизәлеше, торак- көнкүреш комиссиясенең эше турында. М. Җәлил бүләген яңадан торгызу буенча тәкъдим эшләү. Җ. Вәлиди. Г Державин исемендәге бүләкләрне торгызу, язучыларга социаль ярдәм итүнен торышы һәм аны яхшырту юллары, арабыздан киткән язучыларның мирасын барлау һ. б. күп мәсьәләләр. Күренгәнчә, әдәби тормышның гаять күп төрле аспектлары каралып барылган. Ин мөһиме—идарә бу һәм башка мәсьәләләр буенча үзе кабул иткән карарларны үтәүдә оешканлык һәм бердәмлек белән эшләде дип әйтергә мөмкин.
Идарә әдәби премияләр бирүдә дә гаделлеккә нигезләнеп эш итте дияргә мөмкин. Фәнис Яруллинга—Татарстанның халык шагыйре. Хисам Камаловка— Татарстанның халык язучысы исемнәре бирелү тулаем җәмәгатьчелектә хуплап кабул ителде. Зөлфәт. Роберт Әхмәтжанов. Якуб Зәнкиевләргә Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелү белән дә шул ук хәл. Г Исхакыи. А. Алиш, Ж. Вәлиди. Ф Хөсни. Г Державин бүләкләрен бирү дә ин демократик шартларда хәл ителде. Шул ук вакытта әйтергә кирәк идарә әгъзаларына теге яки бу кешене бүләкле итүне үзмаксат итеп куйган төркемнәр нык тәэсир иткән чаклар да булды. Мондый күңелсез нәрсә алга таба булмаска тиеш Кайчакта «халык язучысы», «халык шагыйре» исеменә иронияле караш белән очрашырга туры килә. Н Исәнбәт. Г Бәширов. С Хәким. X Туфан. Ә Еники. Г Ахунов. М Мәһдиев. А. Гыиләжев горур йөртеп, шуна лаек булган өчен халык тарафыннан аеруча хөрмәт ителгән әлеге исем тирәсендә мондый тотнаксыз фикер йөртү—әхлаксызлык. Әдәбиятны изге эш итеп караучылар болаи әйтмәс. Болаи уйлаучылар—әдәбиятка башка максатларны күздә тотып килгән кешеләр алар Республикабыз җитәкчелегенә бу урында «халык шагыйре», «халык язучысы» исемен йөрткән әдипләрнен статусын ачыклау юнәлешен тотканнары өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә. Без бу хакта тәкъдимнәребезне Мәдәният министрлыгына җибәрдек Сүз уңаеннан әйтер!ә кирәк. Мәдәният министрлыгы иҗат берлекләренә бик хәерхаһ карый, без күп эшләрне кулга-кул тотынып эшлибез. Министр И Г Тарханов бөтен мәсьәләләрне тирән белеп һәм оператив төстә хәл итә. безгә ярдәмен кызганмый.
Әйе, Язучылар берлеге башка иҗат оешмалары белән дә элемтәләрен ныгытты Без 2000 елда иҗат берлекләренең берләштерелгән пленумын уздырдык Президент аппараты җитәкчесе Ә С. Гобәидуллин. пленумда үзе катнашып, анын карарларының үтәлешен үз контроленә алды. Пленумнан соң Дәүләт Советы Рәисе Ф X. Мөхәммәтшин иҗат берлекләре җитәкчеләрен кабул итте, аларнын эшчәнлеген яхшыртуның кануныи нигезләрен булдыру кирәклеген ассызыклады Безнең җитәкчелектә Дәүләт Советында «Мәдәният турында»гы законга яна бүлек—иҗат берлекләре турындагы бүлек әзерләнде Хәзер исә бу хакта махсус закон кирәк дигән фикергә киленде һәм ул закон проекты әзерләнә.
Әдәби тормыш тулы канлы барсын дисәк, безгә башка әдәбиятлар белән бәйләнешне дә ныгытырга кирәк. Бу җәһәттән дә байтак эш башкарылды Истамбулда уздырылган төрки әдәбиятлары форумында, Бакуда «Китабы Дәдә- Коркыг» эпосының 1300 еллыгына багышланган халыкара конференциядә катнаштык. Халыкара «Ауразия диалогы» (Төркия) журналын оештыручыларның берсе шулай ук без булдык LUai ыирьләр Р Харис һәм Р Фәйзуллин. Төньяк Кипрда уздырылган төрки шигъриятләр фестивалендә катнашып, безнен әдәбиятыбыз турында югары фикер тудырып кайттылар Казакъстаннын Жаек каласына бөек шагыйребез I Тукайнын бюсты Татарстан тарафыннан Һәдия ителде. Бу исә ике туганлаш халыкларны һәм аларнын сүз сәнгатен якынайтуга ярдәм итәчәк Чөнки без алга таба хезмәттәшлек итү өчен ныклы нигез сала алдык Мордовиядә. Удмуртиядә. Ульяновск, Оренбург Төмән. Пермь өлкәләрендә татар әдәбияты көннәре уздыру шулай ук мөнәсәбәтләрне якынайтуга хезмәт итте. Чувашстан язучылары белән арабыз аеруча җылы дип әйтер идем Татарстанда П. Хузангай музее ачылу дуслыкны тагын да ныгытты 2003 елда Чувашстанда татар әдәбияты көннәре уздырылачак. Быел көз Әстерханда зур әдәби чаралар үткәрү планлаштырыла
Россия язучылар оешмасы белән дә хезмәттәшлек юлга салынып килә. Аралашу, бер-береннс баетышу—тормыш таләбе Башкортстаннын Бәләбәй шәһәрендә ел саен уза торган шигъри фестивальләр моның ачык чагылышы Соңгы өч елда анда бирелә торган Ф Кәрим исемендәге бүләккә Р Гаташ. 3. Мәжитов. Р Миннуллиннар лаек булды
Берлекнең җитәкчелеге һәм идарә язучыларнын рухи һәм матди мәнфәгатен кайгыртуны үзләренең әһәмиятле бурычларыннан санады Каләм әһелләренең торак шартларын яхшырту буенча сизелерлек эш башкарылды Аксакаллар шурасы рәисе М. Хәбибуллин җитәкчелегендәге тормыш-көнкүреш комиссиясе горак- фатир шартларын яхшыртуга дәгъва итүче язучыларнын гулы исемлеген төзеде. Исемлектә 34 кеше булып, тулардан 4 кеше генә бөтенләй фатирсыз, калганнар— торак-көнкүреш шартларын яхшыртуны сорап гариза бирүчеләр Роза Халиуллина. Нияз Акмалов. Әмир Махмудов 40 ар квадрат метрлы берәр бүлмәле фатир алдылар. Газинур Морат. Йолдыз Шәрәпова. Резеда Әхтәмова һәм башкаларның фатир алуында да берлек җитәкчеле!енен ярдәме булды Хәзер тагын өч язучыбыз торак шартларын яхшыртачак.
Язучылар берлеге 621 кеше! ә акчалата ярдәм итә алды Бу исәпкә пенсия яшендәгеләргә һәр ай саен бирелеп бара торган 100 сум керми Шулай ук аерым язучыларга, вафат булган язучыларның гаиләләренә дә 3 меңнән атып 5 мен сумга кадәр дистәләрчә тапкыр ярдәм күрсәтелде Авыру һәм мохтаҗ язучыларнын өйләренә барын хәлләрен белү, мөмкин булганча ярдәм күрсәтү игелекле традициягә әверелеп бара. Өлкәннәргә һәр елны 100 данә «Казан утлары», соңгы елла «Мәйдан» журналын яздыру гадәткә керде Берлек ярдәме белән 16
язучыны әйбәтрәк хастаханәләргә урнаштыру мөмкин булды. Шифаханәләргә юллама алуга, телефон куйдыруга, мәрхүм язучыларнын каберләренә таш куюга, истәлек такталары ачуга даими игътибар ителә Әле кичә генә халык язучысы Гомәр ага Бәширов яшәгән өйгә истәлек тактасы куелды
Бу вакыт эчендә Г Исхакый. М Мәһдиев. X. Туфаннарның музей йортлары ачылды К. Сибгатуллин музее да әйбәт кенә эшләп китте.
Бу өч ел—Язучылар берлеге бинасын карау, ныгыту еллары да булды. 1999 елнын көзендә жылылык системасы тулысынча янартылды. Сафтан чыккан су челтәре 2000 елда янадан булдырылды Өлешчә түбә ябылды Эш бүлмәләре төзәтелде Г Тукай клубы ремонтланды Хәзер бинага капиталь ремонт ясатуга әзерлек бара Берлек карамагындагы «Ока». «УАЗ» машиналары Чаллы. Әлмәт бүлекләренә бирелде Берлеккә өр-яна ике машина сатып алынды. Компьютер, теле-радиоаппаратуралар алынды. 200 мен сумга мебель яңартыллы
Шул ук вакытта әләби тормышны тагын да җанландыру, тулы канлы итү, анда барлык язучыларнын катнашуына ирешү, ягъни аларнын шәхси активлыгын булдыру мәсьәләләрендә эшлисе эшләр шактый әле Язучылар берлеге оештыручысы булган «Казан утлары-. «Идел». «Мәйдан». «Салават күпере» журналлары да көндәлек игътибар сорый Аларнын сыйфат ягыннан яхшыруы, эшләнешенең игътибарны жәлеп итәрлек булу-булмавы. тиражларын арттыру проблемасы шулай ук авторлар коллективыннан, димәк, язучылардан тора. Чаллы. Әлмәт бүлекләренә игътибарны арттырасы бар. Язучыларнын матди ягын кайгырту юнәлешендә дә хәл итәсе мәсьәләләр күп Ижат йорты эшен жайга салып җибәрәсе. Язучылар берлеге бинасына капиталь ремонт ясыйсы бар. Боларнын һәммәсе аерым-аерым алганда да гаять катлаулы бурычлар. Әмма аларны бер үк вакытта, ягъни комплекслы алып барырга кирәк. Яна идарәне, шул рәвешле, җитди эшләр көтә. Ана унышлы эш. оешканлык һәм уртак эш хакына тупланганлык телисе генә кала.
Бер докладта өч йөзгә якын язучыны берләштергән ижат оешмасының эш юнәлешләре турында барысын да сөйләп бирүне максат итеп булмый. Кулыгызда хисап китабы, унышлы якларны да, кимчелекләрне һәм бурычларны да шуннан ачыклау мөмкинлеге бар.
Хөрмәтле каләмдәшләр, без хәлдән килгәнчә эшләргә тырыштык Бөтен эшебез сезнен күз алдында. Инде хезмәтебезне бәяләү сезнең карамакта, һәрхәлдә— булсын лип тырышкан көн Кимчелекләр дә бардыр Аларын да күрсәтерсез, эшне камилләштерү юлларын билгеләрсез дигән өметтә торабыз.