Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИЯДӘТЕ ИКЕ МИЛЛӘТТӘШЕМ


змышның кырыс вә рәхимсез җилләре тарафыннан җир йөзенә сибелгән татарларның сан буенча төп өлеше Төркиягә туры килә Милләттәшләребез ул илгә төрле чорларда, төрле яклардан—Русиянең Идел-Урал буйларыннан. Себер киңлекләреннән. Кытай. Япония. Кореядан дулкын-дулкын, төркем-төркем булып барганнар һәм хәзерге көндә Төркнянең дүрт-биш шәһәрендә, өч-дүрт авылында тәмам җирләшеп гомер кичерәләр.
Төркиядә яшәгән төрки-татарларның төгәл санын берәү дә кистереп кенә әйтә алмый, чөнки бу четерекле эш белән берәү дә. беркайчан да шөгыльләнмәгән. Алай да матбугат битләрендә кайбер якынча саннар очрый. Узган гасырның җитмешенче елларында Анкарада чыГып барган «Казан» журналында мәгълүм татар-төрки профессоры Надир Дәүләт «Төркиядә Казандылар» дигән мәкалә бастырган Анда ул шул заманда Анкарада 900-1000, Истанбулда 500-600, Иске шәһәрдә 300-400. Измирдә 20-30. башка шәһәрләрдә 90-100 чамасы «Казан төреге» яшәвен хәбәр итә («Казан» —1975.—15 сан.— 31 б.) Шул ук вакытта мәкаләдә Төркия авылларында яшәүче татарлар хакында бер ни дә әйтелми. Моннан ун еллар элек Казанда оешкан «Ватан» җәмгыятендәге мәгълүматлар буенча Төркиядә гомер гпүче тагарлар саны ун менгә якын дип исәпләнә иде. Мин үзем менә шушы санны дөреслеккә якындыр дигән фикердә торам. Монда шунысын да истән чыгармаска кирәктер: Төркиядә яшәүче татарларның шактые инде төрекләшкән дияргә була, чөнки телләр якынлыгы, дини мохит бердәмлеге һәм мәдәни тормыштагы уртаклыклар табигый рәвештә төрекләшүгә булышлык иткән Нәтиҗәдә, байтак татарлар ерак тамырларын хәтерләсә дә, туган телләрен онытып бүген инде төрек булып йөриләр Моның мисаллары бихисап, тик аларга бу урында тукталып тормыйбыз
Әйе. бусы шулай Әмма Төркиядә гомер итүче татарлар арасында үз милләтен онытырга теләмәгән затлар да аз түгел. Боларнын төп өлешен Төркиягә 1950 еллардан сон Ерак Көнчыгыш илләреннән күченеп килгән татар зыялылары тәшкил итә Алар бүген дә Русиядәге сәяси вәзгыять белән кызыксынып. Татартстаннын. татар халкының язмышы өчен борчылып, хафаланып яшиләр. Үзара очрашканда алар туган телләрендә сөйләшүдән, милли моңнарны тыңлаудан, милли ашларны авыз итүдән әйтеп бетергесез ләззәт һәм тәм табалар...
Минем бу мәкаләмдә гомерләре Төркия белән бәйләнгән шундый ике зат турында сүз бара Аларнын берсе-Фәрит Бичури, икенчесе—Мәхмүт Әлүкәй. Икесе дә Төркиядә тереклек итүче татарларнын мәдәни һәм жәмгыяви тормышында хөрмәтле урын биләүче мәгълүм шәхесләр, икесе дә Казанда булып, монда үзләренә дуслар тапкан ачык күңелле, самими кешеләр. Әмма бу урында кайгылы бер хәлне искә төшерергә мәжбүрбез. Моннан ел ярым әүвәл һич көтмәгәндә Мәхмүт әфәнде Әлүкәй бу якты дөньяны калдырып мәңгелек йортка күчте. Урыны оҗмахта булсын!
Төркиядә очрашкан вакытларымда мин бай рухлы бу ике милләтгәшемнен гомер юллары турындагы истәлекләрен языл бардым. Берничә дәфтәр жыелды Гажәеп хатирәләр Алар кызыклы һәм гыйбрәтле, чөнки алар гадәти түгелләр. Бу истәлекләрдә мөһажирлек язмышына дучар булган татарларнын йөрәк тибеше ишетелә, алар—халкыбыз тарихынын онытылмаска тиешле кыйммәтле сәхифәләре
Я
Фәрит Бичури
нын белән очрашулар хәтердә уелып калучан Сәбәбе шулдыр, ул дөньяви хәлләрне, сәясәт нечкәлекләрен, төрле халыклар тарихын әйбәт белә, саф татар телендә сөйләшә, теле үткен, вакыты белән ачы Мин ул сөйләгәннәрне композицион яктан тәртипкә китереп җыйнакладым Истәлекләренең эчтәлеге шул хәлендә калды
— Минем тәкъдир дәфтәремдә шаккатырлык хәлләр язылган дип әйтә алмыйм,- дип башлады ул сүзен беренче күрешкәндә Бу күрешүебез 1995 елнын маенда Бичуриларнын Мәрмәр диңгезе буендагы дачасында булган иде.— Язмышым юллары Кытайда башланып, Төркиядә дәвам итте, күрәсең, шушында тәмамланыр да. Тәкъдирнең ата-бабаларым яшәгән җирдән аерып, ят илләр белән бәйләве күңелдә төрле уйлар уята, бу миңа гайре табигый бер хәл булып күренә. Дөрес, татар халкы тарихына күз салсаң, анда һиҗрәт кылучылар, бәхет эзләп чит җирләргә китүчеләр бихисап булган. Бу сыйфаты белән безнең халык алдынгылар рәтендә тора шикелле.
булган чакларымда мин Борай авылындагы туган-тумачалар белән күрешеп торам. Күрешкән саен, миндә туган җиргә якынлык тойгысы көчәя бара дисәм, бу арттырып сөйләү булмас.
Әтием белән әнием Харбинда 1942 елда өйләнешкәннәр. Тик озакламый Кытайда яшәүче төрле милләт Мөһаҗирләре тормышында газаплы чор башлана. Илленче еллар башында Кытай коммунистлары оештырган «культура революциясе» андагы Мөһаҗирләрне дөнья буйлап кабат куалый. Кытайдан татарлар гына түгел, руслар да, яһүдләр дә Америка, Австралия, Канада. Төркия кебек илләргә күчеп китәргә мәҗбүр булалар... Шулай итеп, әти әнием ике яшь баланы Фәридә апам белән мине алып Төркиягә киләләр Мин шушында урта белем алдым, лицей бетердем, университет тәмамлап инженер механик булдым. 1970 елда Истанбулда яшәүче татар кызы Рәшидә белән гаилә кордык. Аның әтисе чыгышы белән Бөредән, әнисе Пензадан. Рушан һәм Йолдыз исемле ике кыз үстердек. Зур кызыбыз югары белем алып, әйбәт кенә эшләп йөри, кече кызыбыз әле институтта укый. Сүз ара сүз дигәндәй, бер уңайдан Рушанның 1991 елда Казанда булуын һәм «Идел» халыкара яшьләр лагерында ял итүен дә искә төшерәсем килә. Шул вакыттан башлап Рушан Казандагы дуслары белән элемтә тота. Шуларның берсе - «Азатлык» радиосының күптәнге хезмәткәре Лилия белән алар көн аралаш диярлек Интернет челтәре аша хәбәрләшеп торалар. Без гаиләбездә татарча сөйләшәбез, милли музыка тыңларга яратабыз, кызларыбыз Казанда басылган татар китапларын рәхәтләнеп укыйлар. Гомернең гаилә белән бәйле өлеше турында менә шуларны әйтәсем килде.
Форш Бичури белән безнең икенче әңгәмәбез 1998 елның маенда Истанбул үзәгендәге «Таксим-Селект» липзн кунакханәдә булды Бу юлы мин
А
Мин 1946 елның августында Харбин шәһәрендә туганмын. Булачак әтием Таһирның гаиләсе Кытайга Русиядәге кызыл кузгалыштан соң Пензадан күченеп килгән. Ул вакыт әтием әле сабый гына була. Әнием Сатыйга Кытайда 1920 елда дөньяга килгән. Ул бүген дә Истанбулда безнең белән матур гына гомер кичерә. Аның әти-әнисе хәзерге Башкортстанның Бөре районы Борай авылыннан. Бабам Шәрәфи зур байлардан саналган. Ул яшәгән йорт әле дә исән, анда хәзер музыка мәктәбе. Русиядә
Сулдан уңга. Форит Бичури һом Илбарис Надиров. Истанбул, 2002 ел
аннан Торкиягә килгәннән сон мондагы татарларның ижтимагый-мәдәни тормышында катнашуы белән бәйче истәлекләрен сөйләвен үтендем. Әмма ул сүзен ерактан башлады һәм Торкиядәге татарлар тарихының аз билгеле сәхифәләре хакында кызыклы гына мәгълүматлар хәбәр итте
- Тарихтан белүемчә—диде ул,—татарларның берничә меңнән торган зур төркемнәре Русиядән Төркиягә XIX гасыр ахыры, XX гасырның башында күченеп килгәннәр. Аларның төп өлешен хәзерге Татарстанның Бөгелмә. Шөгер. Аксубай якларыннан, Уфа. Оренбург, Самара тирәләреннән, Омск янындагы авыллардан чыккан крестьяннар тәшкил иткән. Ул вакытлардагы төрек падишаһы Солтан II Габделхәмит аларга Искешәһәр. Конья, Кутаһия шәһәрләре янындагы буш җирләргә урнашырга рөхсәт биргән. Нәтиҗәдә. Әфәнде Көпрүсү. Зинҗирликуйу: Куруһуйук. Бөйруделик исемле татар авыллары барлыкка килгән.
Аннары Фәрит Бичури бу авылларның кайберләрсндә үзенең дә булганлыгын искә төшерде.
—Дөресен әйткәндә, ул авылларда милли тормыш билгеләре елдан-ел кими бара,—диде ул уфтанып. —Ни өчен дисәң, аларда татар мәктәпләре булмау сәбәпле, яшьләр туган телләрендә сөйләшүне онытып баралар, милли рух бирердәй клублар да. матбугат та юклыгы үзен нык сиздерә. Табигый ки, андый шартларда төрекләшүдән котылу мөмкинлеге юк диярлек...
Үзенең тарихи истәлекләрен дәвам итеп. Фәрит Бичури янә мөһим генә хәбәрләр сөйләде Анын әйтүенчә. Торкиядәге татар Мөһаҗирләренең икенче катлавын узган гасырның 50-60 елларында Ерак Көнчыгыш илләреннән күчеп килгән милләттәшләр тәшкил итә. Болар инде шәһәри татарлар, күпчелеге Харбин. Хаилар. Мукден, Тәнзин кебек шәһәрләрдә яшәп, шәһәр мәдәнияте рухында тәрбияләнгән, укый-яза белүче, чит телләрдә сөйләшә алучы һөнәрле татарлар. Кагыйдә буларак, алар Төркиянен эре шәһәрләрендә яшиләр. Бу татарлар Кытайда һәм башка илләрдә торганда күңелләренә сенгән милли гореф-гадәтләрне дәвам итәргә теләп, үзләре урнашкан Төркня шәһәрләрендә мәдәни мохит булдыру, яшьләр өчен күңел ачу урыннары табу, матбугат оештыру юлларын эзлиләр. Башкача әйткәндә, әүвәлдән милли идея белән сугарылганга күрә, алар монда да татарны саклау турында уйланалар. Бу эшләрне башкару мәшәкатьләрен, табигый, яшьләр үз өсләренә алалар. Шул уңайдан Фәрит Бичури 1963 елның көзендә Истанбулда оешкан •Тукан яшьләр клуб»ын хәтергә төшерде.
Мин инде 17 яшьлек егет идем,—дип дәвам итте ул истәлеген.— Дәртле, гайрәтле чак. Кытайдан Истанбулга күчеп килгән гаиләләрдә минем кебек яшьләр байтак иде. Тукай клубын оештыруны бергәләп башкардык. Бу ашкә мәгънәви юнәлеш, милли эчтәлек бирүдә безгә өлкәннәр киңәш ярдәм итеп тордылар. Моңда иң әүвәл татар тарихы буенча мәкаләләр, шигырь китаплары язган танылган табиб Әхмәт Ләбиб Каранны хөрмәт илә телгә аласым килә. Казан тирәсендәге Каран авылында туган бу акыл иясе чын мәгънәсендә милләтче иде. Тукай клубына һәм шул ук 1963 елда басыла башлаган «Тукай бюллетене» исемле кулъязма журнал өчен дип ул безгә үз йортының астагы катын бирде, без шунда җыелыша идек. Тукай клубының мәдәни эшчәнлеге 1969 елга кадәр дәвам итте. «Тукай бюллетене» дә шул елларда чыгып барды. Алар бер-беренә тыгыз бәйле иде.
Тукай клубын мин Торкиядәге татарларның милли-мәдәни тормышына җан биреп торган бер үзәк булды дияр идем. Истанбулда корылган булса да. клуб оештырган Тукай кичәләренә Анкара, Искешәһәр, Измир һәм башка шәһәрләрдән, авыллардан халык төркем-төркем килә иде. Без андый кичәләрне елына дүрт-биш мәртәбә үткәрә идек. Кайвакыт бишәр йөз кеше җыела иде. Клубта үзебезнең кечкенә оркестрыбызны булдырдык. Кичәләр барганда ул милли көйләр уйнап тора, татарча җырлар җырлата, биюләр биетә иде. Иң яраткан күмәк жырыбыз «И туган тел» иде. Үзебезнең театр түгәрәген дә оештырдык. Хәтеремдә, һәвәскәрләребез сәхнәдә Галиәсгар Камалның «Беренче театр», «Өйләнү түгел, сөйләнү». Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» комедияләрен уйнап күрсәттеләр. Кичәләр үткәрүдән, театр уеннарыннан
кергән акчаны аренда өчен, музыка кораллары, костюмнар әзерләү өчен тота идек. Татарстан белән бәйләнешләр бөтенләй өзелгән еллар иде. Алий да без Америка, Финляндиядә яшәүче татарлар ярдәмендә Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Рәшит Ваһапов, Әлфия Авзалова пластинкаларын, җыр-нота китапларын клубта булдырырга тырыша идек.
Монда тагын Тукай клубының Төркиядә яшәгән аерым татар галимнәре һәм журналистлары белән очрашулар үткәрүен дә искә төшерү кирәктер. Андый очрашуларда мин Абдулла Баттал Таймас, Рәшит Рәхмәти Арат, Әхмәт Тимер, Ләбиб Каран, Әхмәтвәли Мәңгәр, Мәхмүт Таһир, Рифат Мөхтәсиб, Наилә Бинарклар катнашканын әйбәт хәтерлим... Бу зыялылар безгә татар тарихының төрле мәсьәләләре буенча лекцияләр укыйлар, сорауларыбызга җаваплар бирәләр иде. Ахырдан без алар өчен чәй мәҗелесе тәртипли идек...
«Тукай яшьләр клубы»ның төп максаты Төркиядәге татарларның рухи тормышын эчтәлекле итү иде. Берүк вакытта без үзебезне төрекләргә таныту максатын да күз алдында тоттык. Клуб оештырган концертларга төрекләрне, шулай ук төрек-татар катнашындагы гаиләләрне дә чакыра идек. Мондый аралашулар ике халык мөнәсәбәтләрен ныгытуда азмы-күпме булышкандыр дип уйлыйм.
«Тукай бюллетене» турында да берничә сүзем бар. Әйтүемчә, ул кулъязма журнал иде. Күләме кечкенә, бит санын хәтерләмим инде. Аена бер мәртәбә чыгып килде. Аны 100-150 данәдә күбәйтеп бастыра идек. Журналда Төркия татарлары тормышыннан кыска-кыска мәгълүматлар, танылган зыялыларыбыз хакында хәбәрләр, Тукай клубының эшчәнлеге белән бәйле парчалар, мәдәни хәятка караган белдерүләр төп урынны алып тора иде. Без журналны Төркиядә генә түгел, Америка, Финляндия, Алмания һәм башка илләргә дә тарата идек. Янә шуны әйтүне дә кирәк саныйм. Тукай клубы һәм дә «Тукай бюллетене» белән бәйле Вазыйфаларны башкару бер төркем яшьләр җилкәсенә төште. Шуларның берничәсен искә төшерәсем килә. Алар—Надир Дәүләт, Фәри Аги, Адилә Айгүн, Рәшидә Дәвеш...
Алда әйткәнемчә, яшьләр клубы да, бюллетень дә 1969 елда яшәүдән туктадылар. Әмма тормыш тукталмады. 1970 елда Анкарада «Казан төрекләренең мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте» оешты. Аны үзенә күрә «Тукай яшьләр клубы»ның шул заманга ярашлы бер дәвамы дип санарга була кебек. Җәмгыять үз тирәсенә яшьләрне һәм өлкәннәрне җыйды, Төркиянең төрле шәһәрләрендәге татарлар белән элемтәләрне көчәйтте, аралашуларның яңа юлларын билгеләде. Бу җәмгыятьнең Истанбул белән бәйле кайбер эшләрен үзем башкарган чаклар да була иде. Җәмгыятьнең беренче рәисе итеп Рәүф Кереш дигән зыялы татар сапланганы истә калган. Үкенечкә күрә. «Казан төрекләре» җәмгыяте озын гомерле булмады, 1979 елда төрле сәбәпләр аркасында ябылды да кабат торгызылмады.
Шунысы игътибарга лаек, 1970 елда Анкарада «Казан» журналының беренче саны дөнья күрде. Моны без «Татар бюллетене»нең уңышлы дәвамы дип кабул иттек. «Казан» журналы турында Татарстанда беләләр дип уйлыйм. Ул 1980 елга хәтле чыгып килде. Ун елга якын арада аның 23 саны басылды. Кызыклы, файдалы басма иде. Аның кыйбласы Төркиядә яшәүче татарларга гына түгел, чит илләрдәге татарларга да төбәлгән иде. Ул журналда үземнең дә берничә мәкаләм басылды. Редколлегиясендә танылган тюрколог Әхмәт Тимер, Мәхмүт Таһир. Рифат Мөхтәсиб, Надир Дәүләт, Наилә Бинарклар эш алып барды, ә доктор Мәхмүт Әлүкәй журналның шәрәфле редакторы булды. Бу журнал татар диаспорасы тарихын өйрәнүчеләргә менә дигән чыганак булып тора дип уйлыйм, чөнки анда тарихка, әдәбиятка һәм сәнгатькә караган мәгълүматлар гаять күп. Журналны бастыру, тарату чыгымнарын Алманиядә корылган «Мерседес Бенц» фирмасының Төркиядәге хуҗасы Әхмәтвәли Мәңгәр үз өстенә алды. Ул анда үзе дә татарлар тарихы турындагы кызыклы мәкаләләре белән катнаша иде...
Белүемчә, хәзерге вакытта Төркиянең берничә шәһәрендә татарлар тарафыннан корылган эреле ваклы мәдәни җәмгыятьләр бар. Искешәһәрдә ул «Идел Урал төрекләренең мәдәни вә ярдәмләшү жәмгыяте* дип атала.
Аларның эшчәнлегендә төп урынны бергәләп дини бәйрәмнәр үткәрү, җәй башында Сабантуй бәйрәмен тәртипләү, шунда укучы татар-башкорт студентлары белән сирәк булса да җыелып милли кичәләр уздыру кебек эшләр алып тора. Ул җәмгыятьләрнең матди мөмкинлекләре бик аз. шул сәбәпле мәдәни тормышка бәйле күп кенә хыялларын тормышка ашыра алмыйлар. Шунысы да кызганыч, «Казан» журналы чыкмый башлагач, Төркиядәге татарларның иҗтимагый тормышы, бүгенге хәлләре һәм ихтыяҗлары турында хәбәрләр бирердәй матбугатыбыз тернәкләнеп китә алмады...
Өченче очрашуыбыздан файдаланып (Истанбул, 2002. гыйнвар, •Йолдыз» кунакханәсе), мин Фәрит Бичуридан аның 1990 еллардан сон Казанга килүләре белән бәйле хатирәләрен сөйләвен үтендем. Ул истәлекләр шактый озын вә тәфсилле килеп чыкты. Мин аларнын кызыклы һәм үзенчәлекле булып тоелганнарын бирегә күчердем.
—Читтәге татарларның туган якларына кайта алмыйча, туганнарын күрә алмыйча яшәүләре бигрәк тә озакка сузылды шул. Советлар иле белән башка илләр арасына корылган тимер диварлар җимерелүен көтә-көтә меңләгән җаннар сагыштан саргаеп, тилмереп күзләрен йомды. Инде, иншалла, безгә-яшьрәкләргә ул диварлар җимерелүен күрү насыйп булды, сиксәненче еллар ахырында, туксанынчы еллар башында йөзләгән татар тарихи ватаннарына кайтып, ата-бабалары рухына зиярәт кылдылар, туган- тумачаларын күрделәр. Ватан дип аталган газиз җирнең йомшак туфрагы җылысын күңелләренә сеңдереп ләззәт кичерделәр. Мин дә шуларның берсе идем. Татарстан җиренә беренче кат аяк басуым 1992 елда булды. Ул вакыт Казанда дөньяга таралган татарлар белән бәйләнешләр оештыру өчен корылган «Ватан» җәмгыяте дәртләнеп эш алып бара иде. Мин Казанга шул җәмгыять чакыруы буенча килгән идем. Җәмгыять рәисе Дамир Гыйсметдин белән шунда таныштык. Ахырдан без аның белән дуслар булып киттек. Сез дә, Илбарис абый, шул җәмгыятькә булышып йөри идегез. Безнең танышуыбызга, димәк, быел ун ел тулачак икән. Ул көннәрдә «Ватан» бөтендөнья татарларының беренче Корылтаена хәзерлек эшләре белән шөгыльләнә иде. Чит илдә яшәүче бер татар буларак мин дә шул эшләрдә катнаштым. Шул вакытлардан башлап • Ватан» җәмгыяте мине үзенең идарә әгъзасы итеп сайлады. Берничә ел дәвамында мин җәмгыять эшчәнлегенә хәл кадәри ярдәм итәргә тырыштым...
Төркиядән сайланган делегат сыйфатында Беренче бөтендөнья татар конгрессы корылтае эшендә катнашкан көннәрем әле дә хәтеремдә саклана. Гади сүзләр белән генә аңлата алмаслык олы. тарихи вакыйга булды ул Корылтай. Төркиядән 34 делегат килгән иде. Корылтайның төп утырышында аларның өчесе чыгыш ясады. Барыбыз да Татарстанның суверен дәүләт булуына, татар халкының милләт буларак якты өметләр белән яшәвенә чын күңелдән куандык. Ул Корылтай безнең халыкның җегәрле, көчле булуына, дөньяга әйтер сүзе, күрсәтер эшләре булуына ышаныч уятты дияр идем. Корылтай тәмамланып Төркиягә кайткач, Татарстанны, татарны дөньяга танытыр өчен ниндидер эшләр эшлисе килү дәрте күңелне биләде. Төркиядә һәм Аурупа илләрендә Татарстанны, татар халкын бик аз белүләренә элек- электән күңелем сызлана иде. Шул вакытларда теләгемне аз булса да тормышка ашырырдай форсатлар да килеп чыкты.
Сиксәненче еллар башында Төркиядә халыкара балалар фестивале үткәрелә башлады. Һәр елны апрель аенда дөньяның төрле илләреннән килгән балалар күңелле концертлар биреп, кызыклы тамашалар күрсәтеп китәләр иде. Мин Казанда чакта «Ватан» җәмгыятендә бу фестивальгә Татарстаннан да бер ансамбль җибәрергә булдык. Әмма 1992 елда бу теләгебез барып чыкмады. Мәскәү чиновниклары «Татарстан мөстәкыйль дәүләт түгел» дип, рөхсәт бирмәделәр. Алай да без бирешмәскә карар кылдык. Төркиянең премьер-министры Сөләйман Демирельгә махсус мөрәҗәгать иттек. Бу кыен мәсьәләне ул Татарстан файдасына хәл итүдә булышты. 1993 ел язында Чаллы шәһәренең «Чулман» балалар ансамбле Төркиягә барып зур уңыш казанып кайтты.
Бу урында мин Фәрит Бичури хикәясенә өстәп ул искә алган вакыйга
турында «Шәһри Казан» гәзитәсендә (1993, 4май) «Татарстан әләмен баталар күтәрде» дигән исем астында басылган бер хәбәрдән өзекләр китерү дөрес булыр дип уйлыйм: «Истанбул аэропортында безне Төркиядә яшәүче татарларнын «Ватан» җәмгыяте вәкиле Фәрит Бичури әфәнде һәм Назлы Имре ханым каршы алды Икенче көнне алар биргән автобус белән Анкара шәһәренә килдек 23 апрель көнне алты мен кеше сыя торган спорт залында гала-коннерт башланып китте. Аны Төркия радио-телевидсние берләшмәсенең балалар ансамбле ачып җибәрде Аннары зал уртасында фестивальдә катнашучы 39 илдән беренче булып. Татарстан әләмен югары күтәреп, безнен «Чулман» ансамбле чыгып басты. «Әссәламегаләйкем» дигән жырыбыз Татарстан халкының бөтен дөнья халкын үз телендә сәламләве, дуслык, иминлек теләү авазы булып янгырады. «Сабантуй» дигән җырлы-биюле тамаша да җыелган халыкка бик охшады Бу концертны Төркия телевидениесе турыдан-туры күп илләргә тапшыруны оештырган иде •
Фәрит Бичуринын бүленгән сүзен дәвам итик.
— 1993 елның җәендә миңа Казаннан хәбәр килде. Татарстаннан Алмаз Алиев исемле бер яхтачы егет үзенең иптәшләре белән Төркиягә киләчәк икән. Алар Мәрмәрә диңгезендә үткәреләчәк халыкара ярышларда катнашачак икән. Казан егетләрен каршылау, аларга булышу вазыйфасын миңа йөкләделәр. Яхтаны яхшы итеп әзерләргә тырыштык, аңа күренеп торырлык итеп Татарстан әләмен элдек. Алмаз яхтасы ярышларда алдынгы урынны алды.
Яхтага бәйле янә бер истәлекне искә төшерәсем килә. 1997 елда Русиядә яхталарда дөнья тирәли сәяхәт кылу ярышлары уздырылды. Бу ярышларда Татарстаннан Казан шәһәре командасы да катнашты. Шәһәр хакимияте «Локомотив» спорт җәмгыятенең бер яхтасын хәзерләргә карар кыла. Аның җитәкчесе Олег дигән бер егет иде. «Тимер Казык йолдызы» исемле ул яхтаны Истанбулга җибәрделәр. Әзерлек эшләрендә миңа да катнашырга тәкъдим булды. Яхтаны озын юлга дүрт ай чамасы әзерләдек. Татарстан әләме эленгән яхтадагы егетләр дөнья тирәли елдан артык сәяхәттә йөреп, Татарстанны танытып, исән-сау Истанбулга кайттылар. Аларның кайтуы хөрмәтенә без Истанбулда тантана оештырдык. 1993 елда да, бу юлы да Татарстан яхтачалары турында Төркиянең яхтачылар журналында, гәзитәләрдә яздылар, телевизион тапшырулар күрсәтелде. Сурәтләрдә һәрчак Татарстан әләме җилферди иде. Боларны күрү күңелне күтәрүен, Татарстан өчен горурлык хисләре уятуын әйтсәм, моны арттырып әйтү дип уйламасалар.
Әңгәмәбез ахырында күбрәк сонгы еллар турында сөйләштек. Шул уңайлан Фәрит Бичури мөһим генә фикерләр әйтте Аның карашынча, хәзерге Татарстан халыкара мәйданга чыккан бер ил. чөнки ул байтак кына илләр белән икътисади өлкәдә килешүләр төзегән, аны таныйлар, аны беләләр Төркия белән Татарстан арасында икътисади өлкәдән тыш мәдәни өлкәдә дә килешүләр төзелгән Шунын нәтиҗәсендә рухи-мәдәни багланышлар елдан-ел киңәя, тирәнәя бара Моңа мисал итеп Фәрит Бичури сонгы елларда Төркиягә Г Камал. К. Тинчурин исемендәге танылган театрларның. Дәүләт Курчак театрының. Тагар җыр-бию ансамбленен. атаклы җырчыларның килүләрен искә төшерде Аннары ул Татарстаннан килгән театр тамашаларын, концертларны карау өчен Теркиндәге татарларнын яратып йөрүләре хакында сөйләде һәм —Ни генә димә, милли телнен. милли моңның, милли тамашаның сүз белән айлата алмаслык сере, сихере бардыр, алар хәтта төрекләшкән татарлар күңеленә дә мәңге онытылмаслык булып уелгандыр.-дип сүзен тәмамлады Әйе. аның бу фикерләренә кушылмый мөмкин түгел
Бу урында мин дә. сүзгә катнашып, моннан берничә ел элек Казанда Төркиянең дөньяга мәгълүм «Тумага» ансамбле концертларын каравыбызны, бигрәк тә мөлаем татар кызы Голтән Ураллы җырларын яратып тыңлавыбызны, төрки халыкларының Казанда үткәрелгән театрлар фестивалендә төрек театрының зур уңыш казануын искә төшердем
Дөрестән дә. төрск-гатар арасындагы мәдәни бәйләнешләр хакында сәгатьләр буе сөйләргә була.
Без Фәрит Бичури белән быел җәен Казанда очрашырга булып саубуллаштык.
Мәхмүт Әлүкәй
езнен тәүге күрешү елның жәендә Бөтендөнья татарлары конгрессы корылтаенда булды. Мәхмүт Әлүкәй Төркиядән килгән делегатларның берсе иде. -Татар эмиграциясенең тарихы һәм бүгенге хале* дигән секциядә бергә утырдык Ул анда Төркиядәге татарлар тарихы һәм бу Корылтайның милләтебез тормышында мәртәбәле вакыйга булуы турында сөйләгән идс Корылтайга багышланган китапта аның рәсеме дә бар. Кучкыл йөзле, җитди карашлы, тапкыр сүзле бу милләттәшем белән мина ахырдан күп тапкыр Истанбулда һәм янә бер кабат Казанда очрашырга насыйп булды. Фикер күгенең киңлеге, хәтеренен әйбәтлеге, укымышлы булуы һәм юмор хисенә байлыгы белән сокландырды ул мине.
Мәхмүт Әлүкәй истәлекләренең төп өлешен мин 1996 елның мартында Истанбулда язып алдым Анкарада булган халыкара «Нәүрүз» конференциясеннән кайтып барганда. Мәхмүт мине үзләренә алып китте һәм без тәүлектән артык аларда дусларча аралашып яшәдек. Монда шуны әйтү зарурдыр. Әлүкәй һәм анын ханәле Зөһрә ханым гадәттән тыш ачык чырайлы, кунакчыл кешеләр. Моны мин генә түгел, бу гаиләдә булып киткән кайбер казандылар да ихластан таныйлар дип әйтә алам. Аларнын иркен фатирында татар, төрек, рус. инглиз телләрендәге бай китапханә һәм төрле илләрнең музыкаль классикасын эченә алган лискетлар тупланмасы бар. Мәхмүт Әлүкәй гомере буена әдәбиятка, музыкага табынып яшәгән кешеләрнең берсе Ул Тукай. Пушкин. Омар Хайямнарнын байтак шигырьләрен яттан сөйли, ә мәгълүм рус тәнкыйтьчесе Дмитрий Писарев әсәрләреннән өзекләрне күнелдән белә Бу уңайлан мин анын Писаревка булган кайнар мәхәббәтенең серен сорадым «Писарев—XIX гасырның атаклы публицисты, нибары 28 ел яшәгән трагик шәхес»—диде ул.—Анын әсәрләре вулкан кебек, ялкын белән сулый. Ул нигилист, дөньяны ачы тәнкыйть аша кабул иткән. Анын менә шушы сыйфаты ошый миңа- Музыкага килгәндә, Мәхмүт Әлүкәйнең иң яраткан композиторлары Чайковский. Шопен һәм Сәйдәшев икән. Җырчылардан ул Илһам Шакировны һәм Американың дөньяга танылган җырчысы
Мәхмүт Әлүкәйнең тәрҗемәи хәле кызыклы да. кызганыч та. маҗаралы да дияр идем. Тормыш юллары турында мина ул менә нәрсәләр сөйләде. Кытайның төньягында эчке Монголия дип аталучы бер төбәк бар. Менә шунда—Русия чик буена диярлек урнашкан Хайлар шәһәрендә 1930 елда туганмын мин. Әтием белән әнием дә XX гасыр башында Кытайда —Харбин шәһәрендә туганнар, ә бабам бу илгә XIX гасыр ахырында ук килгән. Чыгышы белән ул Сарытау губернасының Яңа Кулаткы авы
Б
лыннан. әбием исә Пенза тирәсендәге Юнә авылыннан... Хайлар нигезен XX гасыр башында кытайлар салган. Бу шәһәр мөһажирләр күплеге белән аерылып торган. Төгәл хәтерлим әле. 1940 елда анда 30 мең кеше бар дип исәпләнә иде. Шуның 25 меңен кытайлар. 2 меңен япон хәрбиләре, 2 меңгә якынын руслар. 600 дән артыгын татарлар, калган кечкенә өлешен башка халыклар алып тора дигәннәре истә калган. Шәһәрдә берничә урамнан торган руслар бистәсе, бер урам хасил иткән татарлар бистәсе бар иде. Бу бистәдәге халыкның төп кәсебе һөнәрчелек һәм сәүдә белән эш итүдән гыйбарәт иде. Татар бистәсендә иң бай гаиләләр булып Тарпищевлар, Акчуриннар. Агеевлар. Кудяковлар. Тенишевлар санала иде.
Над Кинг Колны тыңларга ярата.
Сулдан уңга Зоһрә ханым Әлүкәй. Мәхмүт Әлүкәй. Фәрит Бичури. Рәшидә ханым Бичури Истанбул, 1998 ел.
Белүемчә, 1914 ел башында Хайларда татар җәмгыяте корыла, ә 1919 елда бу җәмгыять хисабына мәчет һәм мәктәп салына. Шул ук елда Казаннан Хатип Халиди исемле бер мөгаллим чакыртып, аны мәктәп директоры итәләр. Мәктәп акрынлап 6 сыйныфлыга әйләнә. Укытучылар да арта. Хәтерлим әле. тора-бара ул мәктәп Хайларның милли-мәдәни бер учагы булып китте. Мөгаллимнәр һәм укытучылар төрле елларда «Галиябану». «Сүнгән йолдызлар», «Таһир-Зөһрә», «Җан Баевич* пьесаларын уйнап халык күцелен күрәләр иде. Мәктәптә яшьләрнең күңел ачу кичәләре дә еш була иде. Пьесалар кую, күңел ачуларның төп максаты татарлык тойгысын саклау, телне, гореф- гадәтләрне онытмауга юнәлгән булуын, боларның өлкәннәр уе белән эшләнүен мин үсә төшкәч ныграк аңладым.
Хайларда VI еллык татар мәктәбендә укыганнан соң, шул ук шәһәрдә ун еллык рус мәктәбенә йөри башладым. 1949 елда аны бик яхшы билгеләренә тәмамладым. Шул елларда рус әдәбиятын, дөнья әдәбиятын күп укый идем. Сәләтле, үткен булганмын күрәсең, 10 да укыганда мине сыйныф җитәкчесе итеп сайладылар, укучылар исә миңа «Князь Алюкей» дип. хөрмәтләп дәшәләр иде. Урта белемгә ия булгач, Харбинга юл тоттым, анда медицина институтына кереп, аны уңышлы тәмамлаганнан соң табиб булып Хайларга кайттым...
Мәхмүт Әлүкәй сөйләвенчә, ул елларда Хайлардагы ижтимагыи-сәяси вәзгыять шактый буталчык була. СССР чикләренә якын торганга күрә, шәһәрдә советлар йогынтысы нык сизелә. 1946 елда Хайларда совет паспорты кабул ителә, бераз сонрак «Совет яшьләре берлеге» дигән фирка оештырыла, сталинизм тәгълиматы кин колач җәя. Әлүкәйне дә көчләп яшьләр берлегенә кертәләр һәм Казакъстанга чирәм жирләр күтәрешергә жибәрмәкче булалар. Әмма Мәхмүт Әлүкәй бу эшнен асылында кара мәкер ятканын сизеп, анда китүдән баш тарта. Монын өчен аны берлектән куалар, ул жәбергә дучар ителүчеләр исемлегенә эләгә.
Хайларда егерменче-утызынчы елларда күркәм генә булып оешкан милли татар хәяты илленче еллар уртасында туза, жимерелә башлый СССРдагы яшерен •иминлек» оешмалары монда да тамыр җибәреп, татарларны Русиягә кайтырга өндиләр, ялган вәгъдәләр бирәләр, куркыталар, яныйлар -Безне кеше иреген буа торган каһәрле сәясәт болытлары каплап алды Хайларда тыныч кына яшәү мөмкинлеге калмагач, без Торкиягә китәр өчен яна паспортлар артыннан йөри башладык, ләкин безгә совет органнары белән килешеп эш итүче кытайлылар адым саен аяк чалдылар, төрле тотаклар корып жанга тиделәр Мине табиб булып эшләгән хастанәдән кудырдылар, ике ел буена эшсез йөрттеләр».-дип искә ала ул караңгы елларны Мәхмүт Әлүкәй
1956—1958 елларда Хайларда! ы татар җәмгыяте тәмам гаркала Андагы татарлар кабат мөһажиргә әйләнеп күп өлеше Төркиягә. бер өлеше Америкага күчеп китәләр. Бүгенге көндә Хайларда бер генә татар да яшәми Менә ул СССРда һәм Кытайда урнашкан ике тоталитар режимның азсанлы татарларга карата алып барган мәкерле сәясәт нәтиҗәсе
Мәхмүг Әлүкәйгә Төркиягә китү рөхсәте иң соңыннан—1958 елда гына бирелә Шыксыз коле көннәрнең берендә ул әнисе Шәмсинур апа. хатыны Зөһрә ханым, уллары Шамил белән башта Пекинга, аннары Гонконг һәм Италия аша диңгез юлы белән Торкиягә килә. Илгизәрлек сәяхәте озакка сузыла, юл михнәтләре күп була, ләкин киләчәккә баглы өметләр газапларны җиңәргә көч бирә
Мәхмүт Әлүкәй истәлекләренең дәвамын мин 1997 елнын апрелендә, Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфы эшләре уңаеннан чакыру килеп. Истанбулга баргач «Таксим-Уста» кунакханәсендә очрашканда язып алдым.
Менә кырык елга якын инде Төркиядә яшибез,—дип башлады ул сүзен. -Монда безне берәү дә кочак җәеп каршы алмады. Беренче елда бигрәк тә авыр булды. Ярый әле Кытайдан элегрәк күченеп килгән якташлар бар иде Шуларның киңәш-табышы, ярдәме белән тормышны җайлап җибәрә алдык. Тагы шунысы да әйбәт булды, мондагы кануннар буенча безгә мөһаҗир буларак биш ел буе налог түләтмәделәр. Тик эш табуы кыенга әйләнде. Табиб булып эшләр өчен яңадан имтиханнар бирергә, яңа диплом алырга кирәк иде. Елга якын вакыт эчендә бу мәшәкатьләрдән дә котылдым
Шул елларга бәйле бер хатирә сөйлим әле. Көннәрнең берендә мине
Иставбул университетының тюркология факультетына чакырдылар. Профессор Зәки Вәлиди янына. Килдем, таныштык. Ул әлеге факультет башлыгы иде. Минем рус телен белүем белән кызыксынды. Ахырдан шул факультет студентларына рус теленнән өстәмә лекцияләр укырга чакырды. Сәгатьләп кенә. Риза булдым. Берничә ел шунда лекцияләр укып йөрдем.
Төрек телен яхшылап өйрәнгәч, медицина фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәжә алыр өчен диссертация якларга ниятләдем. Бу авыр эш алты елга сузылды. 1970 елда теләгемә ирештем. Шуннан соң озак еллар дәвамында Истанбулныц зур бер хастаханәсендә терапия бүлеге мөдире булып эшләдем. Шулай итеп. Кытайдагы шаян «Князь Алюкей» Төркиядә җитди «Доктор Әлүкәй »гә әйләнде. Мондагы кануннар буенча 1985 елда пенсиягә чыктым. Әмма әле бүген дә «Мерседес-Бенц» ширкәтендә табиблык хезмәтен дәвам итәм.
Мәхмүт Әлүкәйнең Теркиндәге татарлар турындагы фикерләре аерым игътибарга лаек. Ул бу илдәге татарларның миллилеге хәзер күбрәк гаилә мохите белән чикләнгәнлеген таный. «Илленче-алтмышынчы елларда хәл үзгәрәк иде».— ди ул. Кытайдан күчеп килгән мөһажирләр гайрәте белән Тукай клубы оешуын, төрле шәһәрләрдә милли-мәдәни жәмгыятьләрнен матур гына эш алып баруын. • Казан» журналы чыгуын искә төшерә. «Тик заман агышы үзгәртә хәлләрне, киләчәктә мондагы татарларның төрекләшүен туктатырдай көчләр әлегә күренми, милли телне, гореф-гадәтләрне саклый торган учаклар сүнеп бетте диярлек»— дип. күнелссз сөземтә ясый ул.
Мәхмүт Әлүкәй Россиядә барган үзгәрешләрне тулаем хупласа да. ул үзгәрешләрнең байтагы тирәннән уйламыйча эшләнүенә пошыну белдерә. Рус шовинистларының латинга каршы киртәләр коруына бирешмәскә кирәген искәртә, чөнки латин татарны руслашудан аерып Европага якынайтачак, ди.
Монда шуны искә төшерәсе килә. Безнең бу очрашудан сон ике ай үткәч. 1997 елның июнендә Төркиядән Казанга өч кеше килде: Әхмәтвәли Мәңгәр вакыфы президенты Сафия ханым Имре. аның ире доктор Иззәт Имре һәм вакыф президентының урынбасары доктор Мәхмүт Әлүкәй. Сәяхәтләре вакытында алар Әгнә районының Олы Мәңгәр авылында Сабан туе карадылар, Казан белән таныштылар, галимнәр белән очраштылар. Көннәрнең берендә кунакларны Татарстан президенты Минтимер Шаймиев кабул итте. Шунда Сафия Имре республикабыз җитәкчесенә татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның Төркиядә сакланучы архивының бер өлешен Һәдия кылды. Минтимер Шаймиев бу бүләк очен вакыф җитәкчеләренә зур рәхмәт белдереп, аларга уңышлы эшләр теләде. Бу урынла Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфы эшчәнлеген оештыруда Мәхмүг Әлүкәйнен күп һәм төрле файдалы хезмәт күрсәтүен әйтүне кирәк саныйм. Бу вакыфны кору тарихы турында сүз чыккач, ул шулай дигән иде:
—Мин бит Әхмәтвәли абзый Мәңгәрне Кытайдан ук беләм. Ул әле анда чакта ук үзен милли җитәкчебез итеп таныткан иде. Монда Төркиядә күрешеп тордык. 1985 елда мине үзенең «Мерседес-Бенц» ширкәтенә табиб итеп чакырды... Әхмәтвәли абзый тумыштан талантлы кеше иде. Ул бит сәүдә эшенә әле нәни малай чагында ук тотынган. Садри Максуди аны юкка гына •Сәүдә даһие» дип атамаган. Меценат буларак анЫң дистәләгән татарга булышканын беләм. «Казан» журналы ун ел буе аның матди ярдәме белән чыгып барды. Миңа ул тәрҗемәи хәлен тәфсилләп сөйли иде. Маҗаралы романнан ким түгел аның гомер юлы. Язар идем, андый кабилият бирмәгән миңа Раббым. Сафия Имре әтисе исемендәге вакыф корып Әхмәтвәли Мәңгәр рухына изгелек эшләде дип әйтер идем. Бүген бу вакыфның телгә алып сөйләрдәй эшләре аз түгел.
һай. гомерләр Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфын җитәкләгән Сафия ханым Имре дә. аның төп ярдәмчесе булган Мәхмүт әфәнде Әлүкәй дә бу дөньядан бер-бер артлы китеп бардылар. Урыннары җәннәттә булсын. Әмма алар башлаган эшләр ләвам итә Вакыфнын хәзерге җитәкчесе Эргин Имре Сафия ханым һәм Иззәт Имренен улы Төркия—Татарстан арасындагы мәдәни бәйләнешләрне баету һәм төрләндерү өлкәсендә яна юллар эзли...