ШИГЫРЬДӘ—НАЗ ИЯЛӘРЕ
Күзәтеп киләм: безнең хатын-кызларның беришесе әдәбиятка—шигырьгә бик яшьтән кию. тиз таныла (бу бигрәк тә соңгы елларда, күз алдыбызда булганнан чыгып әйтәм), шулай иртә килеп, күренеп, аннары озак эзләнүләр чорын үткәрә, -бишектәге бишкә төрләнә» дигәндәй. )та- усә үзен таба, хәтта күренекле шагыйрәгә әверелә (Клара Булатова. Лена Шагыйрьҗаннар һичшиксез, шулай дип ышанам). Һәм шундый шагыйрәләребез бар—болары күпчелек булса кирәк.—тормышта башта үз урынын табып, дөньяны кузаллау. яшәү тәҗрибәсен—шигъри фәлсәфәгә. фикер һәм сурәт дөньясына әверелдерү куәсенә ия булгач кына, тумыштан бирелгән табигый сәләтләре (ә ул бик күпләргә бирелгән! Бигрәк тә безнең татарда. ) уянып, ачылып китеп, дөрләп яна, яза башлыйлар Саҗидә апабыз шундый иде. Резеда Вәлиева. Флера Гыйззәтуллина. Бикә Рәхимоваларның да шагыйрьлек
язмышы шулай булды Эльмира Шәрифуллинаның да гомеренең авыр сынауларыннан, тетрәнүләрдән соң. күңел яраларын ил гаме, халык кайгыларына кушу сәләте ачылып китте хатын-кыз буларак та дөньяны үзенчә күрү, тасвирлау аша шигърилеккә килде бу шагыйрәбез Мәгълүм юбилее уңаеннан быел дөнья күргән поэмалары, шигырь бәйләмнәре дә сөенечле уйларга этәрә.
Без бүген шигырыәрен тәкъдим итеп, хатын-кызлар гына билгели торган, чуак җәй бәйрәме кебек матур юбилей елында бер-ике сүз әйтергә җыенган авторыбыз Флера ханым Тарханова да шулар кауменнән Әйе. -язмышларны энә күзеннән үткәрергә шигърияткә килгән хатыннар» нәселеннән ул Шигъри исеме, аты-затына бер борынгылык, хәтта мәгълүм бер болгарлык та биргән Тарханова фамилиясе белән инде шактый вакыт күренеп килә ул матбугатта Берничә китабы да дөнья күрде. Флераның язганнарына карата берничә сүз белән генә шулай дип әйтергә җөрьәт итәр идем: бүгенге татар хатын-кызының иң типик язмышы, бәхете, югалтулары, табышлары, шатлык- сагышлары, эзләнүләре. ялгышлары. үзенчә саф алтыны—акылы, исәрлеге, мәхәббәте, яшәү тәҗрибәсе һә и инде (шуны) -оныкларына васыятьләре»—барсы да табигый ярашкан бу шигырьләрдә Шунсы истәлекле булды беренче лирик бәйләмнәре басылгач та. аксакал әдип Томәр ага Бәширов шагыйрәнең үзенчәлеген танып, нечкә-назик. хәтта ки нәфис җан иясенең эзләнү. юрен. бу дөньяда өзгәләнүләрен тирән аңлап язып чыккан иде Аннары башка каләмдәшләре дә язды—-Синең җылы сулышың* китабына, шактый популяр булган күпсанлы җырларына карата сөенеч уртаклашып, киңәшләр белән... Иң соңгы дөнья к үргән • Йөрәгемә яшерелгән серләр- китабына карата Зөлфәт тә бик матур шигъри эссесын язып бастырды
Шу заи • Шигърияттә күпме илаһият—шагыйрь дусты булса шагыйрә. - дип үзем дә уйлана идем бит яшьтә Безнең әдәбиятта да. рус. дөнья шигъриятендә дә аерым бер Наз иясе-шагыйрәләр белән дуслык—үзе бер тема, матур бер фал бугай Флерабызның да шигырь язмышында шагыйрьләр белән мөнәсәбәт, аралашу, хәтта бәхәсләр, полемика
да булды шикелле—язганнарыннан моны сизү кыен түгел. Әйе, мохит тэ күпне сөйли, зур стимул бирә ала. Иҗтимагый тормышны да якын алган. Исхакыйны тудырган Яуширмә туфрагыннан калыккан милли җан да булсаң.
Ә бәлки. Гомер—үзе үк бер сер, мәңге язып бетмәс Шигырьдер ул? Сер булса, әлбәттә. Сөю биргән тылсым инде: кайсы шагыйрәбез ансыз гына ачыла алсын ?
Ә безгә, ир-ат шагыйрьләргә шуны икърар итү тиештер: билләһи, рәхәт бит янәшәдә нәфис затлар булганда. Көчлерәк, дәртлерәк язасы килә. Шагыйрәләргә дә кайчак •өф-өф итеб»рәк карарга кирәк, бәлки?.. Юк. һич тә ташлама ясап түгел Моны үзләре дә теләмәс иде алар. Көчле һәм горур заттан бит бу «тарханбикә»ләр. Чын татарча заттан—Газизә апа Сәмитова, Мозаффария ханым. Гыйффәт туташлар кебек һәм һәрберсе—аерым донья, аерым холык!
Рәдиф ГАТАШ-
Флера Тарханова
ИСЕМЕБЕЗДӘ—СЕР, КӨЧ БАР-
Ни кызганыч!
Сине көтеп ала алмый интектем мин, Төннәремдә мендәр тешләп яшь түктем мин. Язмышымны бер чорнадым, бер сүттем мин. Эзләгәнем табалмадым—ни кызганыч!
Тавышыңны ишеттем дип, колак салдым, һичбер аваз килмәгәнгә, гаҗиз калдым, Керфекләрем янә кайнар яшькә мандым, Юлыц ятмый бу якларга -ни кызганыч!
Боелеп торган хисләремнән кайчак тулам, Сине йөрткән уйларымнан качмак булам, Күңелемне башкаларга ачмак булам. Тик буйсынмый йөрәккәем- ни кызганыч!
Юлларыма киртә булып нигә яттың?
Дөрли-дөрли шашкан утлар нигә яктың? Бәгыремә нинди уклар киереп аттың? Ычкыналмыйм кармагыңнан- ни кызганыч!
Үзең тагын килдең төшләргә
11 Ходаем, оныталмыйсың ахры - Күпме гомер үтте бит инде. Барган җирләреңдә урын табып. Тыныч кына миннән кнт инде!
Фани дөньялардан бакыена Киткән чакта, инде бнк күптән. Әйткән идең: «Яңа йортка күчәм, Килә алмам инде мин бүтән».
Сүзләреңдә генә торалмыйсың- Тотасын да килеп керәсең Төшләремә, мине яратуың һаман кайнар, сүнми күрәсең.
Кичә тагын йөрдең сабыр гына, Төсең үзгәрмәгән әллә ни— Яшь чактагы килеш, ә менә мин— Инде хәйран вакыт дәү әни.
Ниләр бимазалый җаннарыңны. Ни әйтергә миңа телисең?
Сер ачасы килгән кеше сыман Бөтерелеп янда йөрисен.
Әйт тә инде шушы сүзләреңне. Тынычлыкта калдыр син мине. Әллә инде синең беркайчан да Китәсең дә миннән килмиме?
И Ходаем, онытылмыйсың ахры— Аерылмыйсың миннән һнчләр дә. Бәхилләшеп киттең бит. югыйсә. Үзең тагын килдең төшләргә.
Соңгы сәлам
Авыр хәбәр килеп җитте, тетрәндереп, Нн дисәң дә. фани дөнья гаҗәеп тар: <Исемеңне кат-кат әйтеп дөнья куйды. Исемеңдә синең, әйтче, нинди сер бар?
Газраиле килеп баскач каршысына. Якасыннан тотып алгач, елады зар. Бары синең исемеңне тәкърарлады— Әйтче, синең исемеңдә нинди көч бар?
«Чакыртыйкмы?»—диде сине белгән берәү, «Юк-юк»,— диде, агарынды, куркып китте: «Бу хәлемдә мине ул күрмәскә тиеш. Тик ул гына белгән йөзем сулды, кипте. Ул бит мине яшьнәп торган матур чакта. Үзен үлеп яратканда кире какты. Ул вакыттан бирле күпме гомер үтте. Күпме сулар бәргәләнеп, дулап акты.
Тормышым тормыш булмады аннан башка, Гомер үтте кайчак башны орып ташка, Дөньялыкта рәхәт күрү язмагандыр. Бәлки менә ахирәттә булыр башка.
һәр иртәдә күз алдымда булды йөзе. Көндезләрен озата йөрде сөрмә күзе, Нн сөйләсәм, телдә булды аның сүзе. Тик беркайчан күренмәле бары үзе.
Соңгы сәламемне аңа җиткерегез, Гомер буе оныта алмаган, диегез, Булдыралса. каберемә килеп китсен. Соң булса да, бер уч туфрак алып сипсен.
Һәм әйтегез: рәнҗеп китмим мин анарга. Хәтта шатмын күңелемдә ул да барга. Сүрелмәгән сөюем белән бергә китәм. Йә, хушыгыз, борчымамын сезне бүтән»,— диде дә ул авыр сулап, күзен йомды. Яшь бөртеге тәгәрәп төште, аңын җуйды, Килгән һәркем бу эшләргә хәйран булды. Барысы да тып-тын торды, күңеле тулды...»
Авыр хәбәр очып кына килеп җитте— Киң булса да, фани дөнья гаҗәеп тар: «Исемең белән бу дөньядан китеп барды. Әйтче, зинһар, исемеңдә нинди коч бар?»
Оныкларга әйтер сүзем
F
Кешеләргә ярдәмчел бул һәрвакыт - Үрнәк алыр күпләр синең ишедән, Шәфкатьле булмасаң әгәр син үзең. Мәрхәмәтлек көтмә башка кешедән.
f-
Аңгыралык килә кайчак тумыштан. Ә кайчакта чеп-чи надан булмыштан. Зирәк булсаң, исәп йөртсәң—юл ачык. Яшәү җирең булмас тишек алачык.
е
Мин баймын, дип, борын чөймә һичкайчан. Тормышы авыр кешегә үч итеп. Рәнҗеше көттермәс сизми калырсың: Кителен төшәр тормышыңның бер чите.
*
Серләреңне чишмә, эшне белмичә. Теләктәшлек күрсәтә дип бу бичә. Кайткан сүзең салмасын дисәң чиргә. Авызыңны чамалап ач бар җирдә.
е
Милләтеңнең бөеклеген онытма.
Үз җиреңне каплаттырма «болыттан». Кардәшеңә изгелекләр кыла бел, Үзеңә кылган яхшылыкны күрә бел, Бисмиллаңны әйтеп башла юл башың, һәрвакытта сөю булсын юлдашың: Сөйсәң илне, сөйсәң ага-анаңны. Истә тотсаң һәрчак газиз Ватанны Сәбәп булыр канатың талмавына. Ирешерсең халкыңның данлавына!
Рөстәм
Акъегет
Атлантида!—Беркет моны, хәтер!
Атлантида!—Уян, йоклаган!
Шул чак кемдер, тыныч кына әйтә: «Атлантида, имеш, булмаган...»
Яшәешнең, имеш, язы була, була, имеш, аның бер кышы...
Атлантида, бәлки, булмагандыр, яши килә ләкин язмышы...
Ике хатирә
Тышта болытларны шәрә ботак тарый, җылы өйдә әни эрли йон... Таралып ята песи янәшәдә...
Гади манзара.
Вакыт үткән саен күңелләрдә күпме уй-тоем?!.
Кышкы иртә.
Саран кояш.
Песнәк күзләп, мәче тора тәрәз төбендә. Мич ягылган.
Әни оек бәйли.
Моңсуланып
ерагая йөзе тонык офык—
__ _____________ кыз чагында алган көзгедә.
Рөстәм АКЪЕГЕТ (1951)—шагыйрь. »Акбо.гытшаүләсе*. »Янды бер шам таңнарда» һ. б. китаплар авторы Казанда нши
ЯЗМЫШ АТЛАНТИДАСЫ
Хөкем
Кодрәте киң: йә тамчылап та бирми, йә чиләкләп коя:
Алла бар ул!
Иртән кешедән көлгәнне хурга калдыра кичкә.
Малга хнрес бәндәләрне мәхрүмнәр итә хистән.
Ялгызлык белән түләтә һәр азган-тузганына...
Беркем калмый, җавап бирә үзенең узганына.
Алла бар ул!
Тик нигә соң кызгану юк аз гына? — Гарип колын хөкем иткән Мәхәббәт җәзасына...
Л.
Җәйләр җитте... сүз катмадым. Әйтер сүз: җиләк пеште...
Көз килде дип, ым какмадым, өзелеп алма төште...
Әгәр кунсам керфегеңә
Мин ләйсән яңгыр идем лә,— булдым кар, булдым боз, булдым болыт...
Хәзер инде гаҗәпләнмә, рәнҗемә дә, әгәр кунсам керфегеңә ялгыш күз яше булып...
Октябрь
Барысы онытылган вәгъдәләр, антлар, күз яшьләре...
Октябрь.
Шәрә болытларда яна миләш тәлгәшләре...
Көзге җил
—Мин—жил бары.
Мин үтешли генә.
озакка түгел,—дидең,—исәбем...
Иркәләдең...
Кәүсә калды.
жирдә—
яфракларның юктыр исәбе...
Урман кызы
Абагалар, серле борылмалар, якты аландагы рәшә...
Урман кызы, үзең булмасаң да. дөнья тулы синең барлыгына ишарә!..
Кызлар хаты
Яшь иде шул... Тагын ни язарга, дип утырганда, хатка нокта куйды күз яше...
Йолдыз гыйшкы
Йолдыз атылды, су өстендәге үз чагылышында сөйгәненең күреп сурәтен... Йолдыз белән сүнде чагылыш, кавышу иде—шул сүнү сәгате...
Гөлләремне үбеп үгге, ялап үтте буран итәге... ... Чәчәкләргә коелырга, коелырга иртә иде. Көзге буран үзе болай, юаш. назлы, иркә иде...
Урманда
Яңа гына киселгән төпкә кунды агач яфрагы...
Хәл җыйды да, очып китте тагы...
Шуны карап бактым әле күздән югалганга чаклы: көзге урман... бер ялгызым... дөнья моңсу, якты...
Әбиләр чуагы
Ә күк шундый зәңгәр, шундый зәңгәр— тамчы булып тама зәңгәрлек! Шундый нркен дөнья, шундый җиңел!— Пәрәвезләр оча, мамык оча һаваларга Җирне күтәреп!..
Яшерен генә
Җилләр назлап уятканчы яфрак-үлән талган йокыга... Тып-тын.
Лй чыга.
Зөһрә кызның күз яшьләре яшерен генә әйләнә бара чыкка...
Җәй айлары
Печән чаптым, яттым пакусларга...
Җир- бер бишек.
Ә мин бер бәби.
Күктә кошлар.
Оялары—кояш.
Әйләнәләр оя тирәли.
ft