ШАГЫЙРЬ АРХИВЫННАН
Зәет ага Мәҗитов—соңгы елларда бик актив язды, гамьле, чәмле, хәтта усал,
заманча шигырьләр бастырды Яңа китаплары да дөнья күрде Беребез дә көтмәгәндә
дөньядан киткән өлкән казәмдәшебез. озак еллар университет доценты, фольклор һәм
поэзия, аерым азганда Фатих Кәрим иҗаты буенча белгеч булган шагыйрьгә быелның
августында 75 яшь тулачак иде Үлгәннән соң аңа Бәләбәй шәһәре (Башкортстан
Язучылар берлеге) бүләге—үзе гомере буе иҗатын, тормышын өйрәнгән, әсәрләрен
чыгарган Ф Кәрим исемендәге премия дә бирелде. Исеме яд ителә, шигырьләре дә басыла
тора Без бу санда тәкъдим иткән шигырьләре шагыйрьнең архивыннан азынды: алар—
төрле елларда язылганнар
Зәет Мәҗитов
Рәнҗемәгез!
Рәнҗемәгез миңа, чәчәкләр, Сирәк мактыйм сезне шигырьдә.
Килгәнем юк күптән күрергә, Хозурланып карап йорергә, Рәнҗемәгез
мина, чәчәкләр.
Рәнҗемәгез миңа, былбыллар, Җырыгызны язмый башладым,
Язганын да ертып ташладым, Тыңлаучыны чөнки тапмадым,
Рәнҗемәгез миңа, былбыллар.
Рәнҗемәгез миңа, чишмәләр, Хәлегезне күптән белгән юк. Йөзек
салып сәлам биргән юк, Суыгызга башым игән юк, Рәнҗемәгез миңа,
чишмәләр.
Рәнҗемәгез, урман-кырларым, Чыкканым юк сезгә күптәннән. Дөнья
баскан мине, күмгән гамь, Әйтерсең мин җансыз бер адәм,
Рәнҗемәгез, урман-кырларым.
Рәнҗемәгез, зәңгәр күкләрем, Айлы төннәр, гафу итегез, Шигыремнән күптән
киттегез. Шаян түгел хәзер, җитди без. Рәнҗемәгез, зәңгәр күкләрем.
Рәнҗемәгез, гашыйк чибәрләр, Зурласам да тиң, саф сөюне, Югалттым мин
гыйшык көемне, Җырлы түгел җаным, көюле, Рәнҗемәгез, гашыйк чибәрләр.
Рәнҗемәгез, илдәш-кардәшләр, Онытып барам сезнең кадерне, Үз җаена борып
тәкъдирне, Талый заман җанны, бәгырьне, Рәнҗемәгез, нлдәш-кардәшләр.
Рәнҗемә син миңа, Гүзәллек, Матур хисләр бизә күңелдән, Тәмле сүзләр китә
телемнән, Ямь тапмыйча йөрнм илемнән, Рәнҗемә син миңа, Гүзәллек.
Рәнҗемә син миңа, Каләмем, Язмыйм бүген шат җыр, тантана, Имансызлык аза,
мактана, Йөрәгемнән сызлап кан тама, Рәнҗемә син миңа, Каләмем.
Төрле еллардан
Шаяру
Уема да кермисең дип, Снн юри кыйланасың. Хәзер машина да уйлый, Ник кеше
уйламасын?!
«8
Бөртекләп җыела бөртекләр. Бөртекләрдән туа көшелләр, Күптән белгән моны
кешеләр, Белмәгән тик минем ишеләр.
а
Болытлар артында болыт бар, Офыклар артында офык бар, Карама карашы
болытка, Җит үз таңың аткан офыкка
эөкт мэҗитон
Кайчагында
Ник бу шулай: тел әйләнми тора Әйтәсе сүз бик күп булганда? Ник
кайвакыт күңел ялгыз була Кеше кайнап торган урамда?
Кеше
Эше белән кеше булып яши кеше. Нидер төзү, нидер көйләү кеше
эше. Кеше түгел, яшәсә тик үзен уйлап. Кешеләрне уйлап кына кеше—
Кеше.
а
Мәхәббәтнең тонык чишмәсенә Син шаярып балчык ташладың.
Офтанасың хәзер үзең менә. Инде үзең сусый башладың!
«
Телсез йөрде гомергә.
Хәзер баеган сергә. — Бик тели
сөйләшергә. Тик шунсы гына
яман- Бер якыны калмаган.
Сөйләшә алмый агаң.
а
Бер хакыйкать әйтәм аңла аны— Заман үзе кат-кат раслаганы: «Әгәр
өскә менсә ашказаны, Лска төшә, шиксез, баш казаны».
Яшәдем
Яшәдем мин намус саклап, сабыр итеп.
Аз-маз гына үземә дә өлеш көтеп.
Төшендем мин беткән чакта гомер үтеп: Өлешемә тигән көмеш тишек,
китек.
Й
Бер уңмаган сәфәр кабат уңмас. Уты сүнгән учак кабынмас.’
Яшәлгәнне кабат яшәп булмас. Бер югалткан бәхет табылмас.
Беләм, язмыш
Беләм, язмыш, сине: шук нәрсә син, Күп шаярдың инде минем белән. Тик барыбер
мине—җиңәлмәссен, һич югында жнңәм... үлем белән.
Бәйрәм көткәндә
И бизәнә соң Казан, и бизәнә, «Мин—мөстәкыйль» дип бәйрәмгә кинәнә. Ике
башлы бөркет исә кизәнә: «Җырла, тик бел: син әле дә биләмә».
Й
Язмасаң каләм дә тутыга, Карасы кипшенә аның да, Янмасаң йөрәк тә сулыга, Ут
бетә, дәрт сүнә канында.
Учак
Кабыздым да учак, көтәм карап Ялкын теле үрләп киткәнен. Искә төшә, язмыш уты
ялап, Көеп беткән өтек үткәнем.
Тавыш купкан
Ир белән хатын арасында тавыш купкан, Эчмәдем, дип
аклана ир—каһәр суккан. Ир генәме, бүген бездә ил исерек,
Юк, акылга кертәлмәссең хст ат туптан.
Каян әле?
Урамнарга чыктык сыймый базарга без, Каян әле баедык соң товарга без?
Гаделләрне калдырдык та хәерчегә, Ертлачларга юлны ачтык азарга без.
Ак юл сезгә
Күбәләктәй уйнап ява эре карлар, «Бәхеткә ул» дип сөенеп йөри парлар. Гашыйкларга
карың ни дә. бураның ни?— Наз бит яз ул. Ак юл сезгә, язы барлар!
Янды офык
Чирәмнәргә снбә-сибә көмеш чыкны Янды офык,
бишегеннән кояш чыкты. Әрсезләнеп тутырдым да
йөрәгемә Шигырь нтеи чәчәм шушы Хозурлыкны.
Инде сип су
Бер генә кат карадың нч нурлы итеп. Нинди утын бу җанымны алды
өтеп. Көне-төне янам инде- ялкында мин. Утын төрттең, инде снп су
салкын ите п.
Й
Мин еш кына шундый хәл кичерәм:
Мен уй килә башка берьюлы, Шатлык катнаш була
кайгым белән. Дәртем әсир кебек тыюлы.
Й
Булмады Рәсәй илендә Хөр
яшәүнең яктысы. Сызланды ил
читлегендә Тукайның да җан
кошы.
1968—1999.