САН АЛУДАГЫ СЫРТ СЫНАУ
СОНГЫ ВАКЫТЛАРДА
Кепә-көндез талау
Рәсәйдә халык санын алу тирәсендә барган вәзгыятьнен максаты: сибелергә мәжбүр ителгән татарны тагын да бүлгәләү, ваклау, санын азайту һәм. ахыр чиктә, эретеп йоту, ягъни ассимиляцияләү. Чөнки аз санлы, таркалган халыкны бетерү жинелрәк Янә килеп. Урта Идел буйларындагы көчле республиканы төрле юллар белән какшату һәм якын киләчәктә аны губернага әйләндерү Татарларның саны республикадагы башка милләтләр саныннан аз булса, бу ихтималнын тормышка ашуы бик мөмкин. Ходай сакласын. Халык әйтсә хак әйтә -Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар». Бу 1ыйбарә юкка гына барлыкка килмәгән. Алар халыкнын тормыш тәҗрибәсенә, күзәтүенә таянып туганнар Оста уйланган бу сәясәт бер кан һәм бер жан булып яшәгән бсрбөтен гәүдәне тугыз кисәккә бүлү белән бер инде Утырып уйлар уйласан. әрнүдән йөрәген шартлар татар тарихыннан көчләп югалттырылган зиннәтле рухи һ. б. кыйммәтләрне нинди үлчәүләргә салырга һәм нинди юллар белән, ничек үлчәп бетерергә" Киләчәктә монын өчен җавап тотучылар булырмы? Яисә Аллаһы Тәгаләнен сабырлыгы төкәнеп, бөтен империяне берәр афәт, зилзилә селкетерме9
Борынгы заманнардан ук дәүләт төзү күнекмәләренә ия булган татарник дәүләте явызларча җимертелде Шуннан сон анын денен җаныннан суырып алу кебек коточкыч вәзгыять—чукындыру калкып чыкты. Туган туфракны, туган җирне ташлап төрле урыннарга тузгып утыру, кагылу-сугылу һәм кангыру. аны иола-кануннарсыз. гореф-гадәтләрсез, телсез һәм моңсыз калдыруга корылган сәясәт—болар барысы да татар башына төшкән авыр афәтләр. Соңгы максат итеп татарны бетерүгә корылган мондый вәзгыятьтә дәүләтсез халыкнын 500 елга якын изелү һәм коллык хәлендә яшәп, әле дә исән калуы—феноменаль күренеш. Исән калунын нигезендә милләтебезнең аеклыгы, тамырлары, традициясе, йола-кануннары. гореф-гадәтләре, теле, дине һәм монынын бик нык һәм борынгы булуы ята Әдәбияты, теле, мәдәнияте, әхлагы һәм дәүләт төзү күнекмәләре югары үскән милләт буларак, татар халкы дөньянын төрле кыйтгаларындагы мөстәкыйль дәүләтләр белән бер яссылыкта торып, дустанә яши белер һәм кирәк икән ярыша да алыр иде Анын һәр гамәлгә карата үз фикерен, үз уен әйтерлек гыйлем һәм тәжрибә туплаган, җитлеккән дәүләт эшлеклеләре. галимнәре, зыялылары, эшмәкәрләре (әгәр аларга юл бирелсә) һ. б. бар Жир өсте һәм жир асты байлыклары мул. ләкин үз дәүләте, мөстәкыйльлеге булмау аркасында ул күләгәдә кала килә, үз сүзен кистереп әйтерлек хокукы юк Әйе. чал гасырлар белән үлчәнә торган мондый кыйммәтләргә ия халыкнын. күзгә төшкән ак кебек, кемгәдер һәм нәрсәгәдер комачаулавын күрү һәм чамалау авыр түгел Шуна да һаман таланды һәм талануын дәвам итә. Сонгы утыз ел эчендәге талаунын өстәмә тагын бер котсыз формасын ут күршеләребез башкорт «туганнарыбыз»дан күрәбез Анын артында Мәскәү тора. Милләтебезнең намусы һәм горурлыгы Габдулла Тукай «. тотса Мәскәүләр якан . » дип юкка гына язмаган. Мәскәү канаты астында икәнлекләрен белгән кайбер башкорт экстремистлары чаманы бөтенләй югалттылар. Татарлыклары каннарында. Жаннарында, рухларында, иманнарында һәм геннарында булган. Башкортстанда көн итеп ятучы икс миллион татарны башкорт итеп яздыруга интенсив әзерлек бара. Татар һәм башкорт тарихын, телен фальсификацияләп язган хезмәтләр нигезендә Башкортстандагы татар халкын башкорт дип яздырып, бераздан аларга башкорт телен, мәдәниятен көчләп тагу нинди нәтиҗәләргә китерер, бу вәзгыять нигезендә нинди милләт ясап булыр икән? Уйлар, уйлар... Әгәр бу кыямәт тормышка ашса, андагы татарларның киләчәк буыны гасырлар буена ата-бабадан кадерле мирас итеп алган телен ярты-иорты беләчәк һәм ахыр чиктә телсез калачак һәм милләтебезнең бай әдәби һәм мәдәни хәзинәсен өйрәнүдән мәхрүм булачак. Моны геноцид дип әйтмичә ни диярсең һәм гөнаһын кая куярсын? Башкорт экстремистларының татарга каршы юнәлтелгән бу авыр һәм кара казалары, татар башына төшкән башка казалар кебек
САН АЛУДАГЫ СЫРТ САНАУ
үк. Галиҗәнап тарих тарафыннан беркетелеп барачак. Башкортның кайбер галимнәре тырыша-тырмаша татарга чокыр казый «Кешегә чокыр казыма, үзен төшәрсен* дигән хакыйкать онытылмасын иде. Шуны һәрдаим истә тотарга кирәк, татарны бүлгәләү һәм Башкортстанда аны башкорт дип яздыру максаты тормышка ашса, тиз көннән башкорт та бүлгәләнәчәк. Нинди төркемнәргә бүлеп буласын Мәскәүдә әллә кайчан һәм Уфада да бик әйбәт беләләр. Андый гамәлләр берәм-берәм, чиратлап башкарылалар. Юкка гына халык телендә: «Бүлгәлә дә хакимлек ит» дигән мәкаль яшәми. Хәзерге мондый гыйбрәтләр күз алдыбызда, ә элгәреләре—тузан белән капланган борынгы чыганакларда.
Башкортстанда үз көчләре белән дөнья көтә торган гади халык: татарлар, башкортлар, руслар, чувашлар, мари, мордвалар һ. б. бергә яши башлаганнан бирле гомер бакый дустанә көн итәләр. Үзләренен иманнары һәм кыйблалары кая караганлыгын алар бик әйбәт беләләр Ясалма рәвештә тудырылган бу мәрәкәдә гади халыкның бер катнашы ла юк
Бай табигатьле. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән җир өсте һәм җир асты байлыклары күп булган Идел-Урал төбәгендә көн иткән татар, башкортлар кулга-кул тотынышын бассалар, Рәсәйнен үзәк өлешендә корычтай нык Берләшмә барлыкка килер иде һәм федераль империализмның моның белән исәпләшмичә чарасы калмас иде. Әмма Шушы җәһәттән борынгы чорларда булып үткән күп гыйбрәтне вакыйгаларның берсен искә алып китү урынлы булыр.
Тарихтан билгеле булганча. Византия империясе чикләрендә күп сандагы төрки кавем-кабиләләр: бәжәнәкләр. угыхлар. команнар һ. б яшәгәннәр Византия императорлары үз тәхетләре янында тирә-юньнәрендәге төрки кабилә-кавемнәрнең телләрен яхшы белә торган, интригаларга оста, махсус хәзерләнгән агент- дипломатлар тотканнар Алар төркиләр арасына кереп, астыртын гына төрки кавемнәрне бер-берсенә каршы котыртканнар. Нәтиҗәдә бер кабилә икенче кабиләне кырып бетерә торган булган (дошманнарыбыз безне берәм-берәм бетерергә уйлыйлар дип нәтиҗә ясый белмәгәч, ник кырмасыннар да, ник асып-кисмәсеннәр, ник бетермәсеннәр?) Ә исән калганнарын бераз вакыттан соң. Византия империясе гаскәре килеп, кырып салган. Әтисенең батырлыклары турында күп язган Византия императоры Алексей Комнин кызы принцесса Анна Комнина төрки кавем-кабиләләр, аларнын тормыш-көнкүрешләре, йола- кануннары, гореф-гадәтләре. Византия империясе белән мөнәсәбәтләре, сугышлары, төркиләрнең бер-берсен юкка чыгару зары турында да күп мәгълүматлар калдырган1. Анна Комнина укымышлы, һәр әйбер һәм вакыйгалар белән кызыксынучан. күп язган, күп белгән шәхес булган Ул калдырган хезмәтләрдә кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар бик күп Мондый типтагы хезмәтләрне уку Һәркемгә үз гадел кыйблаңны сайлау һәм яшәү өчен күп тәҗрибә бирә Башкортның кайбер галимнәренә шушындый типтагы хезмәтләрне укып гыйбрәтле сабак алырга иде дә бит..
Татар халкы тарихын өйрәнү барышында башкорт тарихы да татар галимнәренең һәрдаим игътибар үзәгендә булды. Бу өлкәгә караган проблемалар күренекле тарихчылар М. Г Госманов. М И. Әхмәтжанов, Р Г Фәхретдинов. Д М Исхаков һ. б. хезмәтләрендә күтәрелде. Алар һәм башка галимнәр хезмәтләрен тарихи чыганакларга нигехләнеп төпле һәм объектив итеп яздылар. Кайбер башкорт галимнәренең татар проблемасын ясалма кабартулары, аңа экстремистик рухта якын килүләре, татар тарихын, телен фальсификацияләгән хезмәтләр язулары, татар галимнәре алдына башкорт тарихын тагын да тирәнтен. борынгы тарихи чыганакларны күгәреп, тел факторын катнаштырып, системалылык белән һәм комплекслы итеп язуны өр-янадан көн тәртибенә куйды. Чыганаклар- тарих шаһитлары, алар тарихи чынбарлыкны объектив чагылдыралар һәм аларга каршы бару мөмкин түгел. Көн кадагына суга торган жавап рәвешендә, фәнни объективлык рухында, борынгы карталарны, бик борынгы тарихи чыганакларны нигез итеп алган хезмәтләр бер-бер артлы басылып чыга торалар. Шундый яссылыкта дөнья күргән хезмәтләр рәтенә Марсель Әхмәтҗановның 2001 елда • Мәгариф» нәшриятында басылган «Меңъеллык татар нәселе»1 дип аталган китабын китерергә мөмкин Китабының беренче бүлегендә автор башкортларның килеп чыгышларын, кемнәр булуларын, яшәгән урыннарын, алар турында урта гасыр чыганакларында сакланган хәбәрләрне бер ноктага җыеп бирә. Бу бүлекчәгә җыелган документаль фактлар кайбер башкорт галимнәренең тешенә тияр тиюен Әмма документаль булгач берни дә эшли алмыйсын. Документ ул ташка сугылган мөһер
Урта гасырларда сызылган карталарны алга куеп, тәфсилләп тикшереп, мондагы мәгълүматларның шул ук гасырларда дөнья күргән тарихи чыганакларда урнаштырылган фәнни материаллар белән туры килүе нигезендә Марсель Әхмәтжанов түбәндәге фикерләрне әйтә.
Ин борынгы карталардан саналган Мәхмүт Кашгари хезмәтендә башкортлар яшәгән җирләр Иртыш елгасы буйларында күрсәтелә. Бу урында хәзер Себер татарлары яши Аларны күршедәге казакъ халкы иштәк дип атый. Себер татарларының күршеләре булган башкортларны да казакълар иштәк дип йөртәләр. Иртыш буйларында, татарларга күрше булып, угыр кавеменең ханты-манси халкы ла көн итә. Аларны урыслар әүвәлдә остяк дип атаганнар.
Гарәп географы Идриси тарафыннан 1154 елны сызылган дөнья картасында башкорт кабиләсе урнашкан жирләр Кама елгасының югары агымы ярларында итеп күрсәтелә.
Итальян картографлары бертуган Пиииганилар тарафыннан 1367 елла эшләнгән каргада Каманын башланган урынында пасхерти (башкортлар) кабиләсе яшәве күрсәтелә. Шул ук информация 1375 елла сызылган «Каталон атласы»нда да кабатлана.
XVI—XVII гасырларда сызылган карталарда: (Баггиста Агнезе (1525 ел). Сигизмунд Герберштейн (1556 ел). Антоний Джекинсон (1565 ел). Гессель Геритс (1613 ел). Адам Олеарнй (1647 ел) һ. б. бүгенге Башкортстан Республикасы җирләрендә татарларның Нугай Урдасы дәүләте булганлыгы күрсәтелә.
Беренче урыс картографларыннан Петр Годунов (1667) һәм Семен Ремезов эшләгән сызымнарда башкорт кабиләсе яшәгән урыннар итеп Урал һәм АгыЙдел елгалары башланган регион күрсәтелә. Бу регион бүгенге көндә Чиләбе төбәгенә карый.
Йомгаклап әйткәндә,—дип яза М. Әхмәтжанов, карталарда башкорт- иштәкләрнен XI гасырда—Себердә. XII гасырда Төньяк Уралда яшәүләрен. XIV йөз тарихи чыганакларында да шул ук регионда калуларын раслаучы фактлар бәхәсләргә урын калдырмаслык итеп теркәлгән
Борынгы башкортларның этник яктан кемлеге проблемасы тарихи язма 'Әхмәтжанов Марсель. Меньеллык татар нәселе. Татар шәжәрәләре һәм этник тарихыбызга бер караш —Казан. 2001
чыганакларда шактый ачыклана.—дип яза Марсель Әхмәтжанов һәм түбәндәгечә йомгак ясый:
I Ин борынгы башкортлар Иртыш елгасы тамагында, Жаек (Урал) елгасы югары өлешенен унъяк ярында, Кама елгасынын югары өлешендә урнашкан булганнар.
2. Бу башкортлар барысы да угыр телләре диалектларында сөйләшкәннәр Алар. XVI гасыр башларында татар дәүләтләре кул астына эләгеп, Себер. Казан ханлыкларында һәм Нугай Урдасы составында татарлашып беткәннәр
Пермь якларындагы угыр-башкортлар Казан шивәсен үзләштергәннәр. Чиләбе һәм Урал буендагылар Нугай Урдасы татарлары тел үзенчәлекләрендә татарлашканнар, Себердәге Иртыш буе угырлары нугай-кыпчак сөйләшләрен үзләренә алган.
3. Себер угырлары татарлашсалар да, күршеләре аларны, борынгыча, иштәк дип атауны дәвам иткәннәр.
Көньяк Уралдагы татарлашкан угырларны да күршеләре (аеруча казакълар) иштәкләр дип атаганнар
Пермь ягында! ы угырларны да нугай татарлары иштәкләр дип йөрткән. • Иштәк» кушаматы Нугай Урдасы татарлары һәм казакълар тырышлыгы белән үзатама-этнонимга да әйләнеп китә
4 Җирле Болгар дәүләте кул астында калган угырларга «башкорт, исеме Идел-Кама болгарлары тарафыннан (агылган атама була Венгрлар болгарлар килгәнче үк Урал буйларыннан киткәнгә, алар бу кушамат-этноним белән таныш булганнар. «Башкыр», «башгыр», «башкорт» этник атамасы болгар теле мәдәнияте аркылы мордваларга, урысларга, мөселман дөньясына гарала һәм таныла.
5. Хәзерге Башкортостан Республикасы территориясе Бөек Нугай Урласынын төп җирләре булып, анда иштәкләр азчылыкны тәшкил иткәннәр. Нугай Урдасы XVII гасыр урталарында таркалып беткәч, анын буш җирләренә көньяктан һәм төньяктан иштәкләр (башкортлар) кереп урнаша, ә урыс хөкүмәте үзенең иштәкләренә, калган нугайларга караганда, льготаларны, «башкорт» дип раслап, мул бирә Нугай Урдасының элекке гражданы булу халыкка льгота бирмәгәч, ул вакыйгалар өлешчә, тарихи хәтер булып, риваятьләрдә һәм язма тарихларда, топонимнарда, шәҗәрәләрдә генә сакланган
Бүгенге Башкортстан Республикасындагы татар халкының күп өлеше— әүвәлге Нугай Урдасы дәүләтенең гражданнары. һәм алар мондагы төп «башкорт» дип саналган иштәкләрдән борынгырак Шунлыктан алар—иштәк-башкортлардан ассимиляцияләп ясалган түгел, ә бәлки, табигый татар кабиләләреннән формалашкан халык Нугай Урдасындагы татар кабиләләреннән килүче нәселләрендә сакланган шәҗәрәләрнең «башкорт» дип саналган иштәкләргә бер бәйләнеше дә юк. «Башкортлык»—алар очен фәкать социаль термин. Социаль терминнар белән эш итсәң, татардан, башкорт кына түгел, солдат, лашман алпавыт, морза, чемоданный, тархан, игенче, казакъ, чуваш, ясак һ б дистәләгән милли этнонимнар әвәләргә мөмкин Марсель Әхмәтжановнын бу хезмәте татар һәм башкорт тарихыннан, теленнән, мәдәниятеннән әкият ясарга маташучы кайбер башкорт галимнәренә чын фәннең нинди булуын күрсәтә торган бер принципиаль тикшеренү өлгесе.
Татар гуманитар фәннәре өлкәсендә эшчәнлек алып барган галимнәр гаделлек, сабырлык, киң күңеллелек белән, югары фәнни-теоретик яссылыкта иҗат итәләр, конфронтация турында уйлап та карамыйлар. Әмма алар фәндә һәм кешелектә тарихилыкны, гаделлек-принципиальлелекне алга куеп, халкыбызның рухи мирасын өйрәнү, саклау, алга таба үстерү, рухи талауларга каршы тору юнәлешендә эшлиләр
Башкорт тогюнимистлары да хезмәтләрен татар гапонимиясен талау рухында язалар Мондый авторлардан Ф Хисаметдинова, А. Камалов һ б.. тарихчы Ә Әсфәндияров һ б. күрсәтер!ә мөмкин Бу авторлар Татарстан Автономияле Республикасы һәм Башкортстан Автономияле Республикасы оешканда татарлар компакт төстә оешып яшәгән төбәкләрнең Башкортстан ягыңда калуын «онытып» Республикаларының төньяк көнбатышындагы татар авылларын башкортка әйләндерү сәясәте белән генә канәгатьләнмичә. Әгерҗе, Азнакай. Актаныш. 8*
Сарман. Әлмәт. Баулы. Алабуга. Мөслим. Лениногорск. Нурлат (элекке Октябрь). Бөгелмә. Минзәлә. Кукмара. Чүпрәле. Апае. Тукай районнарында урнашкан татар авылларында да башкортлар яши дигән абсурдка барып җитәләр.
Шунысы игътибарга лаек. Урта Идел һәм Урал топонимиясен бер система итеп өйрәнгәндә, ул нәкъ бертөсле, бер системага нигезләнеп барлыкка килгән, башкорт топонимиясе өчен хас булган аерым үзенчәлекләр юк. Башкорт топонимистлары тарафыннан башкорт топонимиясе үзенчәлеге итеп карала торган каран компоненты төркиләр яшәгән күп җирлекләрдә, аерым алганда, төрекмән, гагауз топонимиясендә. Кырымда. Ука (Ока) суы бассейнында. Татарстанның Тау ягы. Казан арты. Кама аръягы төбәкләрендә очрый.
Дүртөйле районындагы Бишнарат авылы. Федоровка районындагы Кече Чытырман. Бала Чытырман. Болгар авыллары. Илеш районындагы Бүләр авылы. Әлмәт районындагы Бөгелмә бистәсе. Янавыл районындагы Булат Елга авылы. Авыргазы. Балтач. Илеш. Нуриман. Эстәрлебаш районнарындагы Бүләк авылы. Миякә районындагы Кече Кәркәле авылы. Кырмыскалы районындагы Олыкүл авылы. Чакмагыш районындагы Рәҗәп авылы атамалары. Мәләвез районындагы Буташ елгасы. Краснокама районындагы Иске Каенлык җирендәге Кендекле күл. Зианчура. Әбжәлил. Белорет. Бүздәк. Зилаир, Күгәрчен. Мәләвез районнарындагы Олы елга. Белорет районындагы Ташлы елга. Әлшәй. Бишбүләк, Илеш. Караидел. Мәләвез районы авылларындагы Ташлы Күл. Кырмыскалы районы Шәрипкул авылындагы Тирәкле күл. Зианчура районындагы Тирәкле елга. Хәйбулла районындагы Тирән үзәк. Әбжәлил. Баймак. Күгәрчен, Күмертау, Мәләвез районнарындагы Ялтыр күл. Миякә районындагы Карлыган күле. Мәчетле районындагы Төлкеле күл атамалары ясалышы, номинация, мотивация принциплары татар топонимиясендәге топонимнар һәм гидронимнар ясалышыннан берни белән дә аерылмыйлар. Бу өлкәдә ниндидер аермалыклар эзләп көчәнү нәтиҗәсез эш.
Башкортстаннын төньяк-көнбатыш һәм көнбатыш районнарында яшәүче татарлар сөйләше күп галимнәр: А. Г Бессонов. Н Ф Катанов. А. А. Юлдашев. Ж. Алмаз. Ә. Ш Эфлэгунов. Л. Т. Мәхмүтова, һ. б. тарафыннан өйрәнелгән һәм мондагы халыкнын татар телендә сөйләшүләре кире какмаслык итеп дәлилләнгән. Татарча сөйләгән, уйлаган, фикерләгән, татар рухы бөтен халәтендә, җанында, канында булган халыкка ясалма башкорт телен көчләп тагу, башкорт итеп яздыру нинди нәтиҗәләргә китерер’ Әкиятләрдә генә чагылыш таба алган мондый хәлнен тормышка ашу-ашмавы Башкортстан татарларының үз сүзләрендә һәм кыйблаларында нык торуларына да бәйле. Татар, башкорт проблемаларын татарны таптап, татарның рухи мирасын көпә-көндез талау, аны халык буларак ассимиляцияләргә тырышу юлы белән түгел, бер-береңә ярдәм итеп, кулга-кул тотынышып, дустанә рәвештә хәл итәргә кирәк.
Чираттагы тозак
ХАЛЫК САНЫН алу белән бәйләнешле рәвештә керәшеннәр мәсьәләсе дә калкып чыкты.
Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, татарларны көчләп христиан диненә күчерү 1552 елдан. Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алганнан сон башланып китә
Керәшеннәрнең тел үзенчәлекләрен һәм йола-кануннарын өйрәнгән галимнәр: «Керәшеннәр—христиан динендәге татарлар. Керәшен сүзе рус телендәге крешен. крешенный дигән сүздән татар теленен янгырашына җайлаштырылып, үзгәртелеп кабул ителгән»,—дип язалар1
Галимнәр керәшеннәрне, христиан диненә күчерелү вакытларына мөнәсәбәтле рәвештә «иске» һәм «яна» керәшеннәргә бүлеп йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан буйсындырылганнан соң. ягъни XVI гасыр урталарыннан башлап. 1731 елга кадәр христиан диненә күчерелгән татарлар
Баязитова Ф С Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола ижаты -Казан. 1937.
«иске керәшеннәр» дип йөртелгән. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да киңрәк жәелдерү һәм үстерү максаты белән махсус комиссия (новокрешенская комиссия) оештырыла Бу комиссия төзелгәннән соң христиан диненә күчерелгәннәрне—«яна керәшеннәр» дип атый башлыйлар.
Хезмәт вазифаларыма мөнәсәбәтле рәвештә мин 1971 елдан бирле күп төбәкләрдә экспединия-сәфәрләрдә йөрдем, халык белән аралаштым Шул аралашу җирлегендә язып алынган материалларны, күңелемдә туган фикерләрне һәм кайбер тарихи фольклор чыганакларыннан алынган мәгълүматларны укучылар белән ургаклашмакчы булам.
Мин керәшеннәр яши торган авылларда да күп булдым, шактый гына мәгълүматлар тупладым, аларның тел үзенчәлекләре, тормыш-көнкүрешләре, уй- фикерләре. гамәлләре белән таныштым. Аудый (Авдотья), Сандра (Александра), Кәтүк (Екатерина), Гөрпинә (Агриппина), Татый (Татьяна), Палый (Пелагея). Әүдәки (Евдокия) һ. б. апаларның тәмле ризыкларын, ак һәм кара мунчаларының сихәтле парларын, йомшак урыннарын, кече һәм киң күңелләрен, кунакчыл гадәтләрен, игелекле гамәлләрен еш исемә төшереп рәхмәт әйтәм (Исәннәрегез сәламәт һәм бәхетле яшәгез, вафатларыгызнын урыннары җәннәттә булсын!)
1973 елның бер көнендә мин Киров өлкәсенең Малмыж районында керәшеннәр яши торган Нослы авылына килдем. Бу авыл Балтач районындагы Смәел авылыннан 2-3 чакрым ераклыкта урнашкан Мине Анна исемле апага фатирга керттеләр. Аның йортында мин дүрт кич кундым Сөйләшер сүзләребез күп булды Анна апа таба ашлары пешерде, мунча якты, ә мин үз эшемдә булдым, информантлар белән сөйләштем. Хужабикә апам һәм авыл өлкәннәре мина кызыклы мәгълүматлар яздырдылар, гыйбрәтле вакыйгаларны күп сөйләделәр.
Анна апа һәм авыл өлкәннәре мина үз авыллары халкынын Татарстандагы Балтач районында урнашкан Смәел авылында туганнары яшәвен сөйләделәр Халык әле туганлык җепләрен онытмаган. Смәеллеләрнен дә кайбер нәселләре Нослы авылында туганнары көн иткәнлеген беләләр икән Авыллар бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә көн итә Анна апа һәм авыл халкы ерак бабаларының тагар икәнлекләренә, заманасында көчләп чукындырылганнарына инанып яшиләр Нослыда халык татарча сөйләшә, христан дине тота. 1887 елда авылда миссионерлык мәктәбе (миссионерская школа) оештырыла Анда кызлар укыган
Шунысы игътибарга лаек, Нослы авылы тирәсендәге географик берәмлекләрнен үзенчәлеге нәкъ татар топонимиясе системасыныкы кебек Гадәттә су чыганаклары атамаларын галимнәр борынгылыкка китә дип исәплиләр Нослы халкы тормыш-көнкүрештә түбәндәге атамаларны кулланып яши: Ходай елгасы. Тегермән елгасы, ӘләЙ елгасы (Әләй—Алексей исеменең кыскартылган төрдәше). Шомыртлы куак елгасы, Микулай коесы (Николай исеменең үзгәртелгән төрдәше). Урыс үзәне (урыс авылы янындагы үзән), Татар баш (Носты белән Балтач районының Шөшеңәр авыллары арасындагы басу). Каенлык турылары. Татар межасы, Суык чишмә. Кирәмәт чишмәсе, Сөләйләр чишмәсе—Суляев фамилиясе йөрткән кешеләрнең йортлары янындагы чишмә һ. б.
Чистам районындагы татар авылы Мөслим янында гына керәшеннәр яши торган Бахта авылы урнашкан Мина күп мәгълүматлар яздырган Анна Петровна Ванифатьева һәм башка өлкәннәр Бахта авылындагы аерым нәселләрнең туганнары Мөслим авылында яшәгәннәрен әйттеләр. Бу хакыйкатьне Бахта авылынын өлкән буыны бик әйбәт белә Мөслим авылынын өлкәннәре дә Бахтанын кайбер нәселләре белән туганлык җепләре бар икәнлеген исләрендә тоталар Ике авыл халкы да дустанә яшиләр, ярдәмләшәләр һәм киңәшләшәләр
Бахга авылында беренче дини мәктәп. Анна Петровна язмаларыннан күренгәнчә, 1874 елларда ачыла һәм анда поплар укыта
Бахта халкы телендә гомер-гомергә шушындый атамалар кулланылып килә Бахта елгасы, Иманай елгасы. Ындыр елгасы, Чишмә елгасы. Каен чишмәсе. Олы күл. Кул (урман буенда) һ б Мисаллардан күренгәнчә, керәшеннәр телендә татар топонимнары кулланыла Алар татар топонимиясе системасында үзләренен законлы урыннарын алып торалар. Халык христиан дине тота, әмма телләре татар Керәшеннәрнең сөйләм гелендә сакланган үзенчәлекләр, тагар сөйләшләрендә очрый торган үзенчәлекләрнең бер кыйпылчыгы буларак игътибарга
лаек. Керәшеннәр сөйләшендә очрый торган кайбер лексик берәмлекләрнен борынгылыгы, халыкның татарлардан беркадәр аерымланган (изоляцияләнгән) хәлдә яшәве, татар йогынтысыннан саклар өчен төрле урыннарга күчереп утыртылулары, христиан диненә күчерелгәч, телгә бу дин белән бәйләнешле лексик берәмлекләр керүгә нисбәтле.
Мөселманлыкны ташлап христиан диненә чыккан кешеләргә көнкүрештә җиңеллекләр тудырыла Ләкин халыкнын күбесе үз динендә калып, авырлыкларга бирешмичә яшәүне яисә үлемне кулайрак күрә «Риваятьләр һәм легендалар, томында шушы тирәләр белән бәйләнешле «Әбүбәкер» дип аталган легенда урнаштырылган Патша Россиясенең татарларга карата милли һәм дини изү сәясәте алып барунын бер күренеше монда ачык чагылыш таба. Риваятьнен эчтәлеге моннан гыйбарәт
Нарат-Етганын Мөслим ягындагы кыр капкасыннан алып Мөслим сыртына кадәр жирләр сукаланмаган булган Хатык аны печән чабып файдаланган. Менә бервакыт, җиләкләр пешеп өлгерә башлаган чакта, унике яшьлек бер кыз бала хәзерге таш утыртылган зират турысында җиләк җыеп йөри икән Шул вакыт якыннан рус туе үтеп бара икән Туйдагы кешеләр гармуннар уйнап, җырлап барганнар Туй алдындагы мәдәк (яшь киленне утыртып, егет өенә алып килә торган өсте ябулы арба, кибитка) арбасының алдына икона беркетелгән булган. Туйдагы кешеләрнең күбесе исерек икән Әлеге җиләк җыеп йөрүче кыз туйнын янына ук килгән Шул вакыт бер егет бу кызны мәдәк арбасына күтәреп салган Кызны алып киткәннәр Кыз кычкырган, елаган Шул вакытта Нарат-Елга авылынын Әбүбәкер исемле урта яшьтәге бер кешесе килеп чыккан Әбүбәкер туйны туктаткан да кызны бирүләрен сораган Тегеләр бирмәгәннәр. Әбүбәкернең кулында балтасы булган, ул урманнан кайтып килә икән Ул. каты ачуланып, кызны җибәрүләрен таләп иткән Тегеләр кызны арбадан төшерергә мәҗбүр булалар Ләкин Әбүбәкерне җибәрмичә. Нарат-Елгага кайтып, старостага алып баралар да. исемен, фамилиясен язып алалар «Менә бу кеше туебызны туктатып, иконабызны хурлады».—дип әйтәләр. Әбүбәкерне судка бирәләр. Суд аны үлем җәзасына хөкем итә. Әгәр чукынса, үлем җәзасын алмаштырырга булганнар. Ләкин Әбүбәкер мона риза булмаган Аны төрле рәвештә җәзалаганнар. Соңыннан мунча себеркесенә керосин сибеп, себеркене аркасына бәйләп, ут төртеп яндырганнар Әбүбәкерне, васыяте буенча, туйны туктатып, кызны коткарган урынга кабер казып күмгәннәр. Таш утыртканнар.
В. Н. Витевский һ. б. галимнәрнең мәгълүматларына караганда, патша хөкүмәте чукындырылган кешеләргә күп өстенлекләр биргән. Алар дәүләтнең күпсанлы төрле түләүләреннән, армия хезмәтеннән азат ителгәннәр, жир һәм акча белән бүләкләнгәннәр, кеше башыннан йөри торган төрле җәзалардан азат ителгәннәр Мондый кешеләргә 3 елга төрле өстенлекләр бирелү 1731 елгы Указ белән дә ныгытылган. Ләкин уңайлы очрак булу белән керәшеннәрнең күбесе мөселманлыкка кире кайткан Гажәп түгел, дин—ана карынына ген белән кергән, ана сөте белән ныгытылган иман. Аны указлар, шикаятьләр, көчләүләр, асу- кисүләр белән тиз генә чыгарып ташлап булмый шул. Татар халкы тарихындагы мисаллар әнә шул турыда сөйли
Теләче районында Олы Кибәхужа авылы бар Казан ханлыгы егылганнан соң. бу авыл халкы да көчләп чукындырыла, авырлыкларны күп күрә Чукындырылганнан сон авыл Макса елгасы буйлап Мишәгә таба бер чакрым арырак күчереп утыртыла Халык чукындырылса да ислам дине тотуын дәвам итә Бервакытны авылга Бикуш исемле карт килеп урнаша Ул мөселманлыкны ташламаска кирәк дип. яшерен рәвештә генә агитация алып бара (Бикуш карт- фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллиннын бабасы) Авыл халкы мөселманлыкка кире кайтуны сорап патшага үтенеч кәгазьләре (прошениеләр) яза. Олы Кибәхужа керәшеннәренең шундый үтенеч кәгазьләренен берсе 1867 ел. 4 июль датасы белән «Аграрный вопрос и крестьянское движение в Татарии XIX века» (М.—Л., 1936. 247—249 битләр) дигән тарихи чыганакта беркетелеп калган .Алар рәсми төстә мөселманлыкка кире кайтаруын үтенеп патша Александр Икенчегә мөрәҗәгать итәләр.
Олы Кибәхужага рәсми рәвештә мөселманлыкка чыгарга рөхсәт бирелә
бирелүен, ләкин халык алдына бер шарт куела. Мөселманлыкка чыгарга теләүчеләр 80 тал чыбыгы белән суктыруны кабул итәргә тиеш булалар. Бикуш карт та әйтелгән санда тал чыбыгы белән суктырылырга риза була. Ул исән кала һәм ачыктан-ачык рәвештә мөселман дине тота башлый. Бу җәза мөселман диненә кире кайткан һәрбер кешегә эләгә. Күп кеше җәзаны күтәрә алмыйча үлә. Тал чыбыгы белән суктырылмыйча гына мөселман диненә кире кайтучылар Себергә сөрелә Авылда мөселман диненә кире кайту 1864 елдан 1880 елга кадәр дәвам итә. Шушы еллар эчендә авыл халкы тулысынча мөселманлыкка кире кайтып бетә.
Кире мөселманлыкка кайту өчен көрәш көчле була. Төрмәгә утыртулар, чыбык белән суктырулар, сөргенгә сөрүләр гадәти хәлгә әверелә Ләкин халык бирешми, күп авыллар кире мөселманлыкка кайта.
Керәшеннәрнең кире мөселманлыкка кайтуларына каршы патша хөкүмәте кискен чаралар күргән. Аларны туган җирләреннән рус авылларына яисә христиан динен нык саклый торган керәшен авылларына күчереп утырткан. Н Черняховский мәгълүматларына караганда. 1827—1828 елларда кире мөселманлыкка кайткан өчен, хөкүмәт карары белән 90 гаиләне Казан губернасындагы туган нигезләреннән кубарып. Оренбург губернасында урнашкан Чиләбе өязендәге рус авылларына таратып утырталар.
Югарыда искә алынган чыганакта («Аграрный...») хәзерге Бисктау районының Зур Солабаш авылы атамасы да теркәлеп калган Авылда зур бер чуалышка нисбәтән авыл исеме, анын тарихындагы бер кара вакыйгага мөнәсәбәтле рәвештә бу китапка кереп кала.
Авыл халкы чукындырылганнан сон. 1866 елнын 6 июнендә Зур Солабаш авылында бер керәшен татарының хатыны Акулина Павлова вафат була. Анын ире Максим Федоров (татарча исеме: Ишимъяр Ишимов) хатынын күршедәге урыс авылы Рус Алаты зиратына күмдермәс өчен, аны вакытлыча үз өенен ишек алдына күмә. Килгән тикшерүчеләр мәетне алып китәргә теләгәч, авыл хатын- кызлары моңа комачау итү өчен кабер өстенә сузылып яталар шул сәбәпле мәетне алып китә алмыйча, хакимият кешеләре буш китә.
Авыл халкы чукындырылганнан сон бирелгән ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре дә бу чыганакта теркәлеп калган. Менә алар: Ишимъяр Ишимов (Максим Федоров). Тимергали Халитов (Яков Алексеев). Бибимәдинә Тахтарова (Федосья Семенова). Бибилатыйфә Халитова (Акулина Семенова). Бибифатыйма Халитова (Ирина Иванова: 236—239 бишар).
Татарларны христианлыкка көчләп күчерү читтәге төбәкләрдә дә барган Мондый сәясәт халык хәтерендә сакланып калган легенда һәм риваятьләрдә дә чагылыш тапкан. Бу җәһәттән «Татар халык ижаты»нын «Риваятьләр һәм легендалар» томына урнаштырылган (Казан. 1987. 74-75 бишар) «Югалган авыл» дигән легенда гыйбрәтле.
Моннан байтак еллар элек миссионер Богослов, үзенең әтрәде белән. Әже тирәсендәге (Рязань өлкәсенең Ермишин районындагы авыл) авылларны христианлыкка кертеп йөргән Ул кайсы авылларда көчләп, үлем белән куркытып, кайсы авылларда хәзинәдән җир-су бирергә вәгъдә кылып, максатына ирешә икән Менә ул Әженен шәрекъ тарафында шул эшләрне эшләп йөргәндә, чукынган мишәрләрдән берничә кеше анар тау астында Әҗе дигән бер татар авылы барлыгын сөйләгәннәр һәм берникадәр акча бәрабәренә бу авылга юлны күрсәтүне үз өсләренә алганнар Әлеге миссионер теге кешеләрне юл күрсәтүче итеп үзенен әгрәде белән Әже халкын христиан ясарга юлга чыккан Жәй башы булганлыктан, һәр елдагы шикелле, авылны оч яктан ташкын суы чолгап алган икән Богослов Әҗегә якынлашкач, тау өстеннән караса—түбәндә дингез шикелле зур ташкын суы җәелеп яга Ул. бу манзараны күргәч, аптырап, җитәкләүчеләр!ә бәйләнә башлый. Аларны үзен һәм әтрәден суга батырып үтерергә теләүчеләр дип уйлап, алга барудан туктый Тегеләр үзләренең ярым порты русчалары белән гүбәндә татар авылы барлыгына ышандырырга теләп никадәр сөйләсәләр лә. Богослов аларга ышанмыйча, башларын кистереп, Әжсгә житмәенчә кире кайтып китә вә шул кайтышында Яна Сала дигән татар авылын көчләп христианлыкка кертә лә. Төмәнгә (Мордовиядәге Темников шәһәре) карап юл тота
Хәзер Новоселовка дип йөртелә торган рус авылы элек Яна Сала исемле татар авылы булып, бөтен халкы белән көчләп чукындырылган Шул вакыт Бадраковлар. Әжегә качып килеп, чукынудан котылып калганнар. Хәзер Новосе.товкада Бадраков фамилияле руслар байтак кына бар Шунын өстенә Әжедә хәзер Байчыгов фамилиясе белән йөри торган кешеләр дә Яна Саладан Әжегә качып килеп тора башлаган бер гаиләдән таралганнар Боларнын кан- кардәшләре булган рус Байчыговлар Яна Салада хәзер унберләп гаилә саналадыр
Элегрәк бу христиан Баичыговларнын хатыннары Әже урманнарына жиләк. гөмбә җыярга килгәндә туры татар кардәшләренә төшеп кунак булалар икән Шулай ук татар Байчыговлар да Яна Салага барганда, православный кардәшләрендә кунак булып, берникадәр хөрмәт күрәләр икән Хәзерге заманда болар арасында мондый кардәшлек мөнәсәбәте катмаган инде Хәтта бик күбесе үткәндәге хәлләрен онытыр дәрәжәгә килгәннәр. Богословны исә. Төмән буенда йоклап яткан вакытында. Янгузов авылынын бер егете чәнчеп үтергән дә. үзе качкан Башлыклары үлгәч, анын кул астындагы кешеләрнең бөтенесе кайсы-кая таралып беткәннәр.
Беренче Петр 1682 елда (Петр I нен татар морзаларын чукындыру турындагы указлары 1713 һәм 1715 елларда чыга) «Мөселман алпавытлар һәм мирзалар егерме биш көн эчендә чукынмасалар. аларнын бөтен крестьяннары вә күчми торган милекләре мөсадәрә кылыныр» дигән указ чыгаргач, тирә-яндагы Янзаличсв. Киллишев. Маисов. Кутушев. Кудашев. Мирлин. Маманов. Балашов. Шәкүров шикелле татар байлары, жирләрендән вә крәстиән биләүдән аерылмас өчен, бер-бер артлы чукынганнар.
Бу чукынган татар мирзаларының башта Әже тирәләренә Кырымнан күчеп килгәнлекләрен белдерә торган бәгъзе бер галәмәтләр бу көнлә бөтенләй юк түгел. Гомумән бу тирәләр белән Кырым арасында борынрак ниндидер бер мөнәсәбәт булган. Хәтта бу көнге Бигишевләрнен дә бер вакыт Кырымнан килеп Әжегә урнашулары турында дөреслеге бик ачык мәгълүм булмаган кайбер риваятьләр телләрдә йөри
Талар халкы күтәрелмәслек авырлыклар күреп, әле дә исән яшәвен дәвам итә. Үзәге нык булгач, аны экстремаль шартларда да сындыра алмаганнар.
Керәшеннәр, керәшен татарлары безнен кан-кардәш туганнарыбыз Мона кадәр бергә-бергә яшәдек, моннан сон да гомергә бергә дустанә булып көн итәрбез дигән ныклы өметтә калабыз...
Бу мәкалә ярдәмендә халыкка әйтәсе килгән сүзем шул халык санын алу вакытында татарны бүлгәләргә ирек бирмичә, акыл белән, ата-бабаларыбыз рухына тугрылыклы калып һәм бер йодрык булып килик. Милләтебезнең газаплары һәм югалтулары күп булды: ул сыналды, ләкин сынатмады. Әйдәгез, чираттагы тозакка төшмичә, көпә-көндез талауларны тибәреп, тыгыз сафларда, арабыздан жил үтмәслек итеп басыйк та. татар дип язылыйк—бергә һәм бердәм булыйк. Бүгенге ныклыгыбыз, берләшкәнлегебез ул—безнен киләчәктәге иминлегебез