Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рифат Сверигинга - 70 яшь


Хәзерге әдәби тәнкыйтьнең алгы сафында баручыларны ачыкларга телибез икән,
беренчеләрдән булып тәнкыйтьче һәм галим Рифат Сверигин
исемен атыйбыз. Ул кырык еллап фәнни һәм әдәби ижат
юлында ару-талу белмичә хезмәт итеп килә. Аның татар
прозасының үсеш тенденцияләрен ачыклауга багышланган
күпсанлы хезмәтләре, язучылардан Ә. Еники, Ф. Хөсни, А. Расих.
Р. Төхфәтуллин һ. б. ларның иҗади үзенчәлекләренә,
психологик һәм рәссамлык осталыкларына караган саллы-
саллы мәкаләләре республика матбугатында, аерым китап-
ларда һәм төрле фәнни җыентыкларда даими басыла.
Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгәч анын иҗади
активлыгы тагын да артты. Рифат ага язучылар алдында
кызыклы, тыңлаучыга күп мәгълүмат бирә торган докладлар
белән дә еш чыгышлар ясый, прозаның ин актуаль
проблемаларын иҗатчылар алдына калку итеп куя, аларны яңа уйлануларга, тагын да
нәтиҗәлерәк эзләнүләргә чакыра. Тәнкыйтьче повесть җанрының торышы белән бигрәк тә
якыннан кызыксына, системалы рәвештә шөгыльләнә.
Рифат Сверигин үзенең актив иҗатын Казан дәүләт педагогия университетындагы укыту
эшчәнлеге белән бергә алып бара. Ул озак еллар укыту дәверендә бу коллективның тырыш,
намуслы һәм якты күңелле, алы җанлы шәхесе буларак зур абруй казанды
Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть буенча бирелә торган Ждмал Вәлиди
исемендәге премиясенә дә 2001 елдагы актив ижаты һәм эшчәнлеге өчен Рифат Сверигин лаек
булды.
Талантлы әдәбият галимен, журналыбызның актив авторын олы юбилее белән кайнар
котлыйбыз, саулык-саламәтлек һәм янадан-яна ижат уңышлары телибез'