Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕҢ ЯРЫМ ЕЛ ЭЛЕК

ЕВРОПУ ХАЛЫКЛАРЫ ЭПОСЫНДА ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫНДА АТИЛЛА ОБРАЗЫ
Бөек исемгә ябышып...
вразия халыкларының матди һәм мәдәни тарихында Атилланын шөһрәтле урын биләгәнен хәзер инде күпләр белә. Югыйсә, анын исеме мен ярым ел буена күңелләрдә сакланмаган булыр иде Әнә шул хакыйкатьне яхшы аңлаган немец язучысы Феликс Дан шушы исемдә—«Атилла» дигән роман яза Китапка бирелгән аннотациядә әйтелгәнчә, автор халыкларның боек күчеше чорындагы конкрет гарих вакыйгаларын яхшы белеп яза. Әсәрдә сүз барыннан да элек һуннарның Европаны яулап алуы һәм шул яулап алучыларга каршы көчле көрәш турында бара. Беренче карашка, романның хронологик рамкалары шактый тар: анда сүз нигездә Атилла гомеренен сонгы елы хакында гына бара Шулай да әсәрдә һуннар тарихына, аларнын Көнбатыш Европа халыклары тормышында уйнаган роленә, гот һәм һун кабиләләренен мифологиясенә һәм көндәлек тормышына, хуҗалык эшләренә хас үзенчәлекләр ярыйсы ук кин чагылыш таба Тик әсәргә гомуми бәя биргәндә, мәсьәләгә бик сак килергә һәм ифрат та мөһим ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, һуннар һәм готлар арасындагы җитди каршылыкларны һәм шулар белән бәйле кайбер конкрет фактларны автор яхшы гына белсә дә. анын төп концепциясе, роман сюжетының нигезендә яткан идеясе үтә дә каршылыклы Язучының төп максаты—гот-герман вәкилләрен күкләргә чөеп мактау, ә һуннарны, аларнын юлбашчысы Агилланы мөмкин кадәр хурлау, фаш итү. юкка чыгару. Ф Дан—мәгълүм европоненгризмнын ортодоксаль вәкиле. Анын субъектив карашы романының беренче битләреннән үк күзгә ташлана Тарихи дореслеккә каршы торган идея баштан ук әсәрнең абруен төшерә, авторның обеъктивлыгында тирән шик уята. Романда кин чагылыш тапкан тупас бер фактик хатага да игътибар итмичә мөмкин түгел. Автор үтенеп кемнәр турында язарга тиешлеген рәтләп белми, һуннарны ул монгол кабиләләре дип атый. Күрәсен. ул XIII гасырның беренче яртысында яргы Европаны айкал чыккан монгол-татар халыклары да. V гасырның урталарына таба Европа һун державасын төзегән һуннар да бер үк халыклар булган дип уйлый Батый хан гаскәрләренең дә. Атилла урдасының да тон өлешен төрки гагар кабиләләре тәшкил иткәнлеге шиксез, әлбәттә Әмма шуның белән бергә һуннарнын монгол булмавы да күптән ачыкланган факт бит Икенчедән, бер кабиләне мактап, икенчесен мөмкин кадәр хурлау шулай ук язучыны дөреслектән нык кына ераклаштыра. Хәлбуки, язучы, телиме ул моны юкмы, һуннарның римлеләрдән
Ахыры Башы 7 санда.
T
Е
144
өстен торуын адым саен конкрет фактлар белән раслап бара Романның төп вакыйгалары нигездә берничә тарихи шәхес: кораль Визигаст, аның кызы Ильдихо, сонгысынын яраткан егете, скирлар ханзадәсе (королевич) Даггар һәм Атилла тирәсенә тупланган Вакыйгалар барышында шулай ук Атилланың әтисе Мундцук. уллары Дзенгизип. Эрлак. Эллак. аксакал-киңәшчесе Хелхал, абыйсы Бледа һ. б катнаша. Романнын барлык вакыйгаларын бер тирәгә туплаган төп сюжет сызыгы— Ильдихо һәм Даггар мәхәббәте Алар бер-берсен өзелеп яраталар. Әмма төрле тарихи вакыйгалар, язучы фикеренчә. һуннарның юлбашчысы Атилланың баскынчылык сәясәте, һуннар алып барган туктаусыз сугышлар әлеге саф мәхәббәткә киртә булып торалар. Даггар. бигрәк тә Ильднхо образларын сурәтләгәндә автор еш кына гот-скандинав риваять-легендаларына да. мифология мәгълүматларына да мөрәжәгать итә. Мәсәлән, анда герман кабиләләренең иң югары дәрәжәле алласы. Җиһан белән идарә игүче Вотан, аның улы. сугыш алласы Циу. Вотаннын хатыны, югары дәрәжәле алиһә Фригга, мәхәббәт һәм никах алиһәсе Фрейа. Күк күкрәү һәм жнр эшкәртү алласы Донар. аның әнисе- Җир. тынычлык һәм килешү алласы Форзете һ. б. турында үзенчәлекле мәгълүматлар китерелә Гот-гсрман кабиләләре вәкилләре, аеруча Ильднхо һәм Даггар әлеге алла-алиһаләргә ихлас күнелдән ышаналар, аларга төрле үтенечләр белән мөрәжәгать итәләр. Күрсәтелгән алла-алиһәләр. әлбәттә инде, гот- германнарга һәрвакыт ярдәмгә килеп торалар.
Шулай да биредә безнең төп максат—романда һуннарны һәм аларның юлбашчысы Атилла образын ничек сурәтләүне ачыклау. Объектив тарихтан нык кына ераклашып, язучы һуннарга һәм Атиллага тирән нәфрәт белән карый, һәм моны ул яшерми генә түгел, бәлки, киресенчә, кат-кат һәм ассызыклап әйтеп бара Һуннарга һәм Атиллага карата кулланылган бер үк яманлау, хурлау сүзләрен романнын башыннан ахырына кадәр туктаусыз кабатлау укучыда ризасызлык хисе, язучының объективлыгына карата тирән шик уята. Бу жәһәтгән жырчы- ханзалә Даггарнын зур күләмле ярыммифологик рухтагы жыры аерым бер игътибарга лаек. Анда әйтелгәнчә, герман, дат. сакс, норвег, франк һ. б. кабиләләрнең барысы да Вотан алладан яки аның якын туганнарыннан «үрчеп киткәннәр». Романда әлеге арии кабиләләренең барысы да—Җиһандагы иң югары дәрәжәле затлар, расалар дигән фикер ярылып ята Әсәрдә ул кат-кат тәкърарлана. Шуннан сон инде Даггар «рәхәтләнеп» һуннарның шәжәрәсен бәян итәргә керешә, башта ук «һуннарның килеп чыгышы турында коточкыч риваятьләр йөри- дип әйтеп үтә. Кайчандыр готлар белән танылган король идарә иткән. Ул финн кабиләләреннән бик күп хатыннарны әсирлеккә алган. Бу хатыннар, көндәлек гормышта бик тә уңган булып, шул ук вакытта төрле ырым-сихерләргә дә оста булганнар алар мал-туар харап итү. иген кырларын яндыру, бозлы яңгыр «чакыру», кыю сугышчыларны акылдан шаштыру кебек гамәлләр кылганнар. Нәтиҗәдә, гот җирләрендә коточкыч фаҗигаләр башланган Гот ир-егетләре әлеге финн хатыннарын үз җирләреннән ерак төньякка, кеше яшәми торган жирләргә куганнар. Әмма әлеге төньякта бик килбәтсез, явыз рухлар гомер кичерә икән. Алар үзләренең иксез-чиксез далаларыннан, төпсез баткак-сазлыкларыннан, тау-таш араларыннан чыгып, әлеге сихерче финн хатыннары белән кавышканнар. Әнә шундый йөхтәрчә-меннәрчә никахлардан һун кабиләләре барлыкка килгән, имеш. Тора-бара аларнын саны берничә йөз менгә җиткән Тышкы кыяфәтләре белән һуннар бик ямьсез булсалар да. алар искиткеч кыю. батыр, куркусыз һәм оста яугирләр булганнар Европа халыкларының бәхетсезлеге. фажигасе әнә шул һуннардан килә дә инде. —дип тәмамлый үзенен жыруын Даггар. Бу риваятьнен беренче версиясе Иорланнын мәгълүм китабында китерелә Риваятьтәге «Җиһанда Европа халыкларыннан да .мәдәниятлерәк халыклар юк», дигән фикер европа- ңентризм галимнәре күңеленә бик тә хуш килә, һуннарның килеп чыгышы явыз көчләр, жен-шайтаннар белән бәйләнгән дигән әлеге риваять нык кына популярлашып китә.
Ф Дан романы баштан ахырга кадәр һун халкына һәм Атиллага тирән нәфрәт белән сугарылган, дидек Нәкъ әнә шуңа күрә романны укуы шактый авыр Чөнки анда бит саен нәфрәт, ялган, яла ягу. явызлык мотивлары Ә бит конкрет тарих вакыйгаларыннан, скандинав сагаларыннан һәм герман эпосы
әсәрләреннән билгеле булганча, Европа халыклары Атилланы тик тискәре яктан гына бәяләгән дип булмый Хәтта һич тә теләмәсә дә. моны Ф Дан да танырга мәжбүр Романнын кайбер эпизодлары нәкъ әнә шул хакта сөйли. Әйтик, язучы Атилланың гомер буена бер тамчы аракы, хәтта шәраб та капмыйча, һәрвакыт агач савыттан тик салкын чишмә суын гына эчеп торуы турында кат-кат әйтеп үтә. Аның хәрби таланты, шәхси ихтыяр көче, гаделлеге хакында да әсәрдә махсус искәртелә Автор Максимин исеменнән Атилла турында түбәндәге сүзләрне әйттерә: «Тарихтан билгеле тулганча, әлегә кадәр бер генә зат та, хәтта Александр Македонский белән бөек Юлий Цезарь да. шулкадәр кыска вакыт эчендә мондый зур нәтижәләргә ирешә алмаган иде- Димәк, язучы Атилланың хәрби һәм оештыру талантын Искәндәр Зөлкарнәйн белән Юлий Цезарьдән өстен куя һәм бу хәл Атилланың хәрби талантында гына түгел, хан урдасынын көндәлек тормышында да ачыктан-ачык күренеп тора. Бу жәһәттән романнын түбәндәге күренешләре игътибарга лаек, һуннарга әсирлеккә төшеп, Атилла кулына эләккән грек сәүдәгәре Гелиос үзенең һуннар урдасындагы тормышы турында Прискка— Византиянең Атиллага илчелеге әгъзасына тәфсилләп сөйли һуннар кулына тоткынлыкка эләккән кеше аларнын яуларында катнаша алган Ана шул сугыш вакытында кулына төшергән байлыкның бер өлешен түләп, тулы азатлыкка ирешү мөмкинлеге дә бирелгән. Бер сугыштан сон әлеге грек, яуда алынган алтын хисабына азатлыкка ирешә. Ягъни ул хәзер ни теләсә, шуны эшли ала теләсә, һун илендә кала; теләми икән, үзенен туган иленә кайтып китә. Талантлы кеше буларак, ул Атилла алдында зур дәрәжә яулап ала: хан хәтта аны үз өенә кунакка да чакырып тора икән. Гелиос үз иленә кайтудан баш тартып, һуннар илендә яшәп кала һәм мона һич тә үкенми, «һуннар күп сугышлар алып баралар дисәң, Византия дә бу яктан һич тә ким түгел бит,—ди ул —Аерма тик шунда гына: Византиянең ялкау, талантсыз яу башлыклары бик күп очракларда җиңеләләр, меңнәрчә гаскәр бер дә юкка яу кырында ятып кала. Ә инде Атилла яуларына килсәк, ул һәрбер сугышта җинсп чыга». Димәк, һәрбер гади гаскәри кулына ла һәр орыштан сон шактый байлык эләгә. Әйтелгәннәр хәрби сугыш вакытларына гына түгел, тыныч тормыш чорына да карый. Анда. Византиядә ясак җыючы дәүләт чиновниклары бертуктаусыз гади халыкны кыерсытып, җәберләп, талап торалар; гади кешеләр Византиядә тәмам хәерче хәлендә калган Византия белән чагыштырганда, биредәге, һун урдасындагы тормыш—оҗмах Византиядә гади кеше беркайчан да үзенен язмышына кагылган мәсьәләләр буенча гадел хөкем чыгартуга ирешә алмаячак Анда вөҗдан, хакыйкать, гаделлек кебек төшенчәләр гомумән онытылган, күптән юкка чыккан Берәр гадел карар кабул итүгә ирешү өчен, шул суд биналарындагы привратниктан башлап, иң югары дәрәҗәдәге судьяга кадәр—уннарча, йөзләрчә чиновникларга күп игеп ришвәт бирергә кирәк. Әле алай иткәндә дә кешенең гадел карарга ирешүе икеле Ә бирелә, һун илендә барысы да бик җиңел хәл ителә Беренчедән, һуннарда. Византиядән аермалы буларак, ин бай кешедә лә йөгерек ат белән сугыш коралыннан башка берни дә юк. Дөресрәге—һуннарның ин бай кешесенә дә башка бернәрсәнең дә кирәге юк Ә инде сүз Византия чиновниклары турында барса, андыйлар биредә—һун илендә гомумән була алмый Бу жәһәттән Гелиос мондый бер хәл турында да сөйләп үтә: күптән түгел сармаг кенәзләреннән берәү ярлы гына бер һунның таен урлап китә Бер сәгатьтән сон инде ул—әлеге кенәз җәзага тартыла, аны аяк-кулларыннан агач тәрегә кадаклап куялар. Биредә, һун илендә исә тик бер генә кешенең минем мал-байлыгымны. хәтта хатынымны да тартып алырга кодрәтеннән килә Әмма ул зат үзенә тугрылыклы кешеләргә бармагы белән дә кагылмаячак Башкаларга ла моны рөхсәт итмәячәк Минемчә, мең чиновникның даими җәзасына дучар булып торганчы, бер гадел хокемдарга тугрылыклы булып калу мен тапкыр артыграк. «Шу на күрә мин Афины шәһәрендә сәүдәгәр булганчы. Атилла кул астында яшәү хәерлерәк дигән карарга килдем»,-дип бетерә үзенен сүзен грек Гелиос Китерелгән өзек шул яктан аерым бер мәгънәгә ия Әлеге сүзләрне язучы үз илен яраткан һун авызыннан түгел. ә бәлки элеккеге әсир, грек сәүдәгәре Гелиос исеменнән әйттерә һәм бу хакта кем эләкте шул түгел, ә тарихта мәгълүм объектив галим һәм язучы Приск сөйли.
Романнын идея эчталеген һәм Атмлланын эшчәнлегенә хас үзенчалскләрне
ю.
146
ачыклау өчен, тагын берничә күренешкә тукталып үтәргә кирәк. Бу җәһәттән Атилланын могҗизалы төше зур әһәмияткә ия. Төшендә ул һун пантеонынын баш алласы, сугышлар һәм үч алу алласы Пуруны күрә. Әнә шул төш ханның киләчәген билгели. Атилланын төшендә Пуру-алла Европаның төрле халыклары турында мөһим мәгълүматлар китерә. Бигрәк тә Византия. Рим һәм римлеләр хакында Биредә шул Пуру-алла сүзләреннән аерым өзекләр китерү кызыклы булыр: «Әгәр син минем сүземне тынлар булсаң, уян. Атилла!—ди ул -Римнең мен еллар буена җыелып килгән коточкыч әхлаксызлыгы үч алуны таләп итә. Мин—үч алу алласы. Телисеңме минем кылычым булырга? Ризамы? Әгәр риза булсан. үзеннен йомшаклыгыннан, мәрхәмәтлелегеннән ваз кич! Барлык хисләреннән арын! Минем кулымдагы кылыч кебек бул! Минем ихтыярыма гына буйсын!..» Атилланын бераз куркып калуын күреп. Пуру-алла ана үзенең жинелү белмәс кылычының кайда икәнлеген әйтә. Әнә шул легеңда-төштә әйтелгәнчә. Атилла Европа халыклары мифологиясендә һәм эпосында Алла кылычына ия була һәм үзе «Алла камчысы» дигән исем ала. Китерелгән өзекләр нигезендә шундый бер нәтиҗә ясарга мөмкин: Рим империясе мең елдан артык колбиләүчелектә гомер кичерә, яу кырларында әсир булганнарның барысын да колларга әверелдереп, рәхимсез рәвештә аларның хезмәтеннән бушлай файдалана, аларны арзан бәягә башка илләрдән сатып алып, коллар белән даими сәүдә итә. Римдә ачлыктан, ялангачлыктан, даими авыр хезмәттән интеккән колларның байтагы—Жаек. Түбән Идел. Тын (Дон) буйларыннан башлап. Кара диңгез. Дунай буйларына кадәр җәелеп яткан дала-кырларда, урман-тау итәкләрендә гомер итүче күчмә кабиләләрдән була. Пуру-алладан алынган тылсымлы кылыч ярдәмендә Атилла Европада колбиләүчелеккә чик куярга, шул явызлыкның мен еллык үзәге булган Рим империясен тар-мар итәргә тиеш була. Атиллага нинди генә мөнәсәбәттә булса да. язучы Ф. Дан аның төп миссиясен танырга мәҗбүр: Атилла бу дөньяга Европа илләрен колбиләүчелектән азат итү өчен җибәрелгән! Пуру-алла кылычы ярдәмендә ул бу бурычны нигездә башкарып чыга. Дөрес, изге Рим империясенең акрынлап таркалуын һәм тора-бара тәмам юкка чыгуын тик Атилла эшчәнлеге, анын яулары белән генә бәйләп карау тарихи объективлыкка бөтенләй үк туры килеп бетмәс иде. Атилла чорында—V гасырның урталарына таба адәм балалары өчен коточкыч тормыш шартлары тудырган колбиләүчелек Кешелек тарихының инде узган чоры иде Изге Рим империясенең үзендә дә моны бик күптән аңлаганнар иде Рим империясенең эчтән череп таркала башлавы инде безнең эранын I—II гасырларында ук ачык сизелә. Атилла һәм анын яулары, ул төзегән Европа һун державасы әнә шул тарихи процессны тизләтүдә, ахыр чиктә ана нокта куюда хәлиткеч роль уйный.
Атилла тормышын һәм анын хәрби эшчәнлеген яктырткан һәрбер фольклор әсәренен яки әдәби романнын һәркайсы төп игътибарны хан тормышындагы аеруча мөһим мизгелләргә яки вакыйгаларга юнәлтә. Шундыйларның берсе— ханнын үлеме Тарихтан билгеле булганча. Атилла чыннан да ниндидер серле шартларда үлә. Бу фаҗиганең чын сәбәбе әлегә кадәр төгәл ачыкланмаган. Бәлки, нәкъ әнә шуна күрәдер, әлеге фаҗига белән бәйле вакыйгаларны төрлечә, дөресен әйткәндә—ничек теләсәң шулай яктыртырга мөмкин. Ф. Дан бу •мөмкинлектән» бик киң һәм. әйтергә кирәк, шактый оста файдалана. Башта язучы Атилланын үлеме нидән буласын берничә тапкыр сүз уңаеннан гына искәртеп үтә Юраучылар, мәсәлән, ханны түбәндәгечә кисәтәләр: «Сине. Атилла, бернәрсә дә: металл да. таш та. агач та. пычак та. кыска сөңге дә, ук та. айбалта да. чукмар да яралый алмый. Син үзеннен йокы бүлмәңдә, искиткеч гүзәл хатыннын назлы кочагында үләчәксең».—диләр. Бу юрауга хан әллә ни борчылмый. Әлеге фаҗигане алдан кисәткән икенче хәл: хан гомере буена сары чәчле сылу кыз—гот-герман кызы турында хыяллана. Роман вакыйгалары дәвамында ул кыз-шаһзадә-королевич Даггарның сөйгәне, король Визигастнын кызы Ильлихо булып чыга Королевич Даггар да король Визигаст та Ильдихоны Атиллага кияүгә бирүгә кискен каршы чыгалар (Язучы әйтүенчә, әлеге кыз—хан Атилланын ике йөз лә беренче хатыны булырга тиеш икән!) Ильдихо үзе дә һич тә беркатлы кыз түгел, ул-кыю. ү-зсүзле. искиткеч чибәр, ярыйсы ук көчле; романда ул-халык эпосында еш очрый торган пәһлеван кыз сыйфатында сурәтләнә. Моны Атилла
147
кызны беренче күрүдә үк сизә һәм гомере буена беркайчан да. беркем алдында да куркуга төшмәгән хан каушап кала. Чынлыкта мондый хәлләр булганмы- юкмы, моны хәзер беркем дә әйтә алмый. Тик язучы Ф Данга Атилланы әнә шулай сурәтләү кирәк анын төп максаты—Атилланың эпик образын мөмкин кадәр түбәнәйтү Табигый, романда да хикәяләү нәкъ әнә шул рухта алып барыла. Атилла үзенең иң якын киңәшчесе Хелхал картка болай әйтә «Син беләсең, менә мин инде кырык алты ел дәвамында судан башка берни эчкәнем юк... Бүген йокы бүлмәсенә Аквилейдән алынган зур алтын кувшинга ин көчле шәраб коеп куй’»—ди. Ильдихо Атилладан ничек булса да котылып калу турында уйлый. Әмма корал тапмый. Тик ана ярдәмгә хан үзе килә Йокы бүлмәсенә кергәч тә ул әлеге алтын кувшиндагы шәрабны төбенәчә эчеп бетерә Кырык алты ел буена бер тамчы шәраб капмаган хан. әлбәттә, исерә Биредә романга тагы бер мәгълүм эпик мотив килеп керә: эпик каһарманнарның кайберсе, эчеп- исереп. зур бәлагә дучар була (мәсәлән: Алпамыш)... Форсаттан файдаланып. Ильдихо Атилланы үзенен озын чәче белән буып үтерә Ә инде хатын-кыз кулыннан һәлак булу һәр җәмгыятьтә, бигрәк тә борынгы һуннарда, әйтеп бетергесез зур хурлык дип саналган Шул рәвешчә, тарихтан билгеле күренешләрне төрлечә үзгәртеп, еш кына—фальсификацияләп. Ф Дан үзенен шикле максатына ирешә: ул бөек яугир-полководец Атилладан «үч ала». Тик бер нәрсәне һич тә онытырга ярамый; Атилла—Европа тарихында, анда яшәүче халыкларның мифологиясендә һәм эпосында атаклы каһарман Немец халкынын алдарак күзәтелгән «Нибелунглар турында жыр»ында бу аеруча ачык күренә. Ничек кенә тырышсаң да. бөек хан Атиллага нисбәтле карашларны төптән үзгәртеп булмый Чөнки анын образы Ф. Данга кадәр «Вельсунглар турында сага». «Өлкән Эдда». «Нибелунглар турында жыр» кебек классик әсәрләрдә төрле яклап, кирәк ләрәжәдә киң һәм тирән яктыртылган иде инде Европа халыклары аны шулай дип кабул итә дә! Аны берничек тә шул югарылыктан гөшереп булмый Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер ул, язучының ничек сурәтләвенә карамастан, әлеге романда ла гаять югары дәрәжәдә торган, чын мәгънәсендәге эпик-мифологик каһарман булып кала бирә.
Атилла турында соңгы сүз
үп санлы тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбибуллиннын ике китаптан торган, беренче тапкыр 1998—1999 елларда «Мирас» журналында басылып чыккан тарихи романы шулай ук «Атилла» дип кенә атала. Атиллага багышланган башка күп кенә әсәрләрдән аермалы буларак, әлеге романда Атилланың тормышы, анын ата-бабаларыннан башлап үлеменә кадәр шактый тәфсилле сурәтләнә. Романда үзәк урынНЫ. әлбәттә, Атилла образы алып тора. Әсәрнен беренче бүлекләреннән ук авторның төп игътибары Европа халыклары күңеленә гаять тә үзенчәлекле, катлаулы, каршылыклы һәм кырыс шәхес буларак кереп калган Атилланың холкына, әхлакый сыйфатларына, үз-үзен тотышына юнәлтелә. Шушы уңайдан язучы Приск Панияле язмаларында. Ф. Дан романыңда һ. б. кайбер китапларда чагылыш тапкан Тәнре кылычына да туктала Бу җәһәттән М Хәбибуллин Угыз ханнан калган һәм Евразиядә киң гаралган Тәнре кылычы турындагы мәгълүмат легенданы китерә: «Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыкта утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә Күрә дә кан эзе буйлап сазлыкка юнәлә. Бакты исә. сазлыкта угы күккә карап торган кылычны күрә -Күрә дә аны көч-хәл белән тартып чыгара һәм Угы» ханга кайтарып бирә Угыз хан кылычны кулга алуы була, күктән Тәнре тавышы килә: «Угыз хан. бу кылычны енна Тәнрен җибәрә Бу кылыч синен кулында булганда сине беркайчан ла. беркем дә жггнә алмас Ошбу кылыч кем кулына керсә дә. кылыч иясе хан булыр» Шул рәвешчә, төрки-татар дөньясында Тәнре кылычы атадан—балага, баладан—оныкка тапшырылып, көч. куәт, батырлык, гадел хакимият символына әверелә Һәм бу хәл һун-кыпчак далаларында мен ярым ет буена дәвам игә Тәнре кылычын беренче тапкыр агасы Мәңгүк тәхеткә күтәрелгәндә күргән сабый Атилла, үзалдына сөйләнгәндәй; «Килер бер көн.
К
мин дә Тәнре кылычын тагып яу чыгармын һәм Рим легионерлары сатып вә урлап алып киткән канкарләшләремне мәңгегә азат итәрмен»,—дип кинәнә. Романны укучы «сабый Атилла күңелендә шундый тирән сәяси мәгънәгә ия фикерләр тугандыр» дип раслауга ышанмаячак, билгеле. Биредә язучы үзенең төп идеясе белән мавыгыбрак киткән. Әмма шуна да карамастан, анын нияте изге. Ни өчен дигәндә. Атилла шәхесенә һәм аның яуларына карата Европа халыклары иҗатында да, тарих фәнендә дә (бигрәк тә совет историографиясендә) капма-каршы карашлар яшәп килә. Хәтта борынгы төркиләр тарихы буенча күпсанлы җитди хезмәтләр язган Л. Н Гумилев га һун яуларын тик тискәре күренеш дип кенә бәяли. М. Хәбибуллин исә мона капма-каршы фикер уздыра һәм романнын башыннан ахырына кадәр һун державаларының хәрәкәтен. Атилланың колбиләүчелеккә, төрле халык вәкилләрен коточкыч фаҗигаләргә дучар иткән Рим империяләренә каршы көрәшен тарихи уңай күренеш дип бәяли һәм моны күпсанлы конкрет мисаллар белән раслап бара. Колбиләүчелек белән генә череп баеган Рим империяләрен юкка чыгаруның зарурлыгы Европа галимнәренең кайберсе тарафыннан да таныла.. Әнә шундый мөһим идеягә нигехзәнгән романында татар язучысы Евразиянең шул чорлардагы киң тарихи панорамасын күз алдына китерергә омтыла. Романнын беренче китабында Иделнең түбәнге агымы. Жаек. Тын (Дон). Кара диңгез буйларында урнашкан Көнчыгыш һун дәүләтенең Урта Азия, Иран-фарсы илләре белән бәйләнешләре турында шактый кин мәгълүмат бирелсә, икенче китапта сүз күбрәк Европа һун дәүләтенең шул яктагы илләр, бигрәк тә Көнбатыш Рим һәм Көнчыгыш Рим-Византия империяләре белән багланышлары турыңда бара. Тик шуны әйтеп үтәргә кирәк: кин тарихи панораманы күз алдына китерү идеясе белән мавыгып, автор ара- тирә гади тарих сөйләүгә күчә. Бигрәк тә ерак Иранда һәм Византиядә булган вакыйгалар хакында язганда. Мондый очракларда (ә алар әсәрдә—байтак!) роман художество әсәре булудан бигрәк, тарихи трактат формасын ала башлый.
Ерак чорларда яшәгән халыкларның көндәлек тормышын күз алдына китерү өчен, аларнын ышануларын, йолаларын, гореф-гадәтләрен яхшы белергә кирәк. Язучы бу мәсьәләгә бик җитди якын килә һәм борынгы һуннарның тормыш- көнкүрешенә нисбәтле мөһим мәгълүматлар китерә: иртән торгач ук. тирмәдән чыгып. Кояшны сәламләү; вафат булган хан-хөкемдарларны җирләү, тәхет варисы кулына Тәнре кылычын биреп, аны хан дәрәҗәсенә күгәрү һ. б. Биредә без бер генә җитди Йолага тукталып үтик Сүз ике яшьнең өйләнеп, гаилә коруы турында бара М Хәбибуллин язуынча, берәр кызга гашыйк булган егет елның билгеле бер вакытында уздырыла торган махсус бәйрәм-тантанада атка атланып качкан кызны куа китә Әгәр ул кызны аткан ук очар җирдә куып житсә, ана өйләнү хокукы ала Ягъни, үзенен булачак хәләл җефетен, чынлыкта егет түгел, кыз сайлый, әлеге егеткә кияүгә чыгу дәрте булган кыз «әлләни ашыкмый»; ә инде ул никахка каршы булса, ничек тә качып котылу ягын карый. Әнә шундый күренешләрнең берсен сурәтләгәннән сон, язучы түбәндәгечә дәвам итә: «Ул арала кызлар егетләрне сайладылар ла елга буена төшеп, бер-берсенең күзләренә карашып, битләрен-биткә куеп менделәр Һәм китге атларга йөгән кигерү һәр кыз үзе сайлаган егет атына йөгән кигерде һәм тезгенне уң кулына бирде Аннары кардәшләре кызга ат китерделәр һәм ике яшь Сафура бикә янына узды Сафура бикә гадәттәгечә аларнын чәчләрен чәчкә бәйләде, димәк үз фатихасын бирде» Язучы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге фатиханы алганнан сон, сарматларда егет белән кыз икесе ике атта далага чыгып китәләр һәм шунда, үз җайларын үзләре табып, бер атна яшиләр «Бер атнадан соң. хәзер инде ир-хатын йөзендә өйләнешкәннәр ыстанга кайталар һәм ил башы Сафура бикәдән фатиха алып, яшьләрне гаилә алласы (алиһәсе булырга тиеш!—Ф У.) Инәйгә тапшыра» Сүз V гасырда (ә бәлки аннан да элегрәк) булган хәлләр турында бара Димәк, бу чорда сарматларда (уйларга кирәк, аларга тугандаш халык һуннарда ла—Ф У.) матриархаль гореф-гадәтләр дә билгеле бер урын азып торган Мәгълүм ки. Шәрекътә хатын-кызлар культы элек-электән зур роль уйнаган һәм бу—романнан әле генә китерелгән күренешләрдә генә чагылып калмый Бу җәһәттән романнын беренче китабында житди урын алып торган Сафура бикә образы аерым бер игътибарга лаек Әсәрдә әйтелгәнчә. Сармат-
ханнын ир баласы булмый. Икенче төрле әйткәндә, әсәргә Борынгы Мисыр ташъязма истәлекләрендә, изге китаплардан Тәүратта һәм Коръәндә, борынгы һәм урта гасырлар төрки-татар эпосында кин таралган баласызлык бәласе мотивы килеп керә Үзенен ир баласы булмагач. Сармат-хан яраткан кызы Сафураны фарсы шаһиншаһыннан килгән Бәһрамга кияүгә бирә. Шулай итеп, романда Иран мифологиясенең мәгълүм персонажы Бәһрам Гур билгеле бер урын ала. Әмма Сафура яшьтән үк Атилланың әтисе Мәнгүк-ханны ярата Һәм алар, шактый сонарып булса да. кавышалар. Ягъни. Сафура бикә-кыю. үзсүзле, беркемнән дә курыкмыи торган асыл зат Бәһрамда кияүдә булганда, ил. тәхет мәсьәләләрен Сафура бикә үзенчә һәм бик гадел хөкем итеп утыра. Биредә дә Борынгы Шәрекътән килгән унай традиция дәвам итә халык һәм ил алдында ир хөкемдар белән анын хатыны бер үк дәрәжәдә торалар, ил белән ир һәм хатын бергәләп идарә итәләр. Романда бу хакта конкрет сүз дә бар Мәнгүк ханга «янә шунысы ошады—түр якка ике тәхет куелган иде. кайтышында хатыны утыра—Сафура ханбикә». Әлеге сүзләр Борынгы Хетт илендәге сарай тормышын хәтерләтә Шундый ук гадәт башка илләрдә дә булган. Монын ачык мисаллары итеп Борынгы Мисыр патшабикәләре, мәшһүр Эхнатопнын хатыны Нефертитине (б.э.к. XIV гасыр). Юлий Цезарьнын һәм Антонийнын хатыны, шәжәрә башы Искәндәр Зөлкарнәйннән килгән Птолемейлар нәселеннән сонгы патшабикә Клеопатраны (б.э.к. I гасыр), урта гасырлар тарихына тукталсак. Казанным сонгы ханбикәсе Сөембикәне (1520—1557) күрсәтергә мөмкин М Хәбибуллин романындагы Сафура бикә дә әнә шундый асыл затлардан Тик бу бикә хакында укыганда, бер шик тә туа. Мәгълүм ки. Сафура—гарәп теленнән кергән исем Анын бер мәгънәсе—һәр кешенең игелекле эшләрен язып баручы фәрештә. V гасырда Коньяктагы дала-кырларда гомер иткән сармат-һуннарда гарәп теленнән алынган исемнәр булдымы икән?!
Билгеле булганча, борынгы чорларда, шулай ук «дөнья буталган» 11—V гасырларда (халыкларның бөек күчеше) төрле илләр тарихында аерым диннәр житди роль уйный. Әйтик. Ill гасырда Якын Көнчыгышта манихейлык лине барлыкка килеп, тора-бара ул Рим империясеннән Кытайга кадәр тарала Шул ук вакытта элегрәк барлыкка килгән диннәрдән тәңречелек тә (б.э к IV—III меңъеллыклар), зәрдөштлек тә (зороастризм, б.э.к. X—VI гасырлар), христианлык та (эралар чиге яки б.э.к. I гасыр) төрле халыкларның көндәлек тормышында әһәмиятле роль уйнавын дәвам итә Кайдадыр бу диннәр арасында кискен каршылыклар барлыкка килсә, икенче бер очракларда алар аралашып, укмашып, бер-берсенә ярдәм итеп «яшиләр». Шул чор тарихын гади халыкның көндәлек тормышына турыдан-туры «катнашкан» әлеге катлаулы идеологик процесслардан тыш күз алдына кигереп булмый. Моны роман авторы да бик яхшы аңлый төрле халыкларда таралган диннәр, аларнын төп үзенчәлекләре турында ул киңәеп, тәфсилләп сөйли. Моны тискәре күренеш дип булмый, әлбәттә Тик бер нәрсәне генә онытырга ярамый: дин. ана хас үзенчәлекләр, анын тарихы ифрат та катлаулы һәм каршылыклы фәлсәфи-мифологик категорияләр Аларны яктыртуга бик тә сак килү таләп ителә Кайвакыт язучы бу хакта онытып җибәрә: романның беренче китабында ул утка табынучылар. Мәңгелек ут храмнары турында сөйли Бу күренешләрне манихейлык дине белән бәйләп, язучы болай ди: «Манилар (Мани динен татучылар дип уйларга кирак-Ф У) империя куәтенә мәдхия укырга, анын нигезен ныгытырга, тәхеттә утырган сасанидлар династиясен мактарга тиеш булалар Нәкъ шул чорда храмнарда мәңге сүнмәс утлар яна башлый, утка табынучылар исә руханилар йөзендә дәүләт белән идарә итәргә керешәләр» Авторның бу сүзләре белән килешеп булмый, әлбәттә Манихейлык линен тотучыларны автор утка табынучылар дип игълан игә Билгеле бер дәрәжәдә утка табыну байтак диннәрдә бар Тик шунысы да төгәл мәгълүм утка табынучылар дип манихейлык тотучыларны түгел, ә балки зәрдөштлекне кабул итүчеләрне атыйлар XIX йөз һәм XX йөз башы дин белгечләре зәрдоштлектә торучыларны утка табынучылар дип кенә атаганнар Манихейлыкның барлыкка килү вакыты III гасырга карап, ярым мифологик рухани Мани (216-277 еллар) исеме белән генә бәйләнгән булса, утка табынучыларның һәм беренче Мәңгелек ут храмнарының пәйда булуы
б.э.к. X—VI гасырларга карый һәм Зәрдөшт-пәйгамбәр (Зоростр. Заратуштра) исеме белән бәйләнгән.
Тик шулай да язучы һуннарның асыл максатын беркайчан да онытмый: Атилланың һәм һун гаскәренең төп бурычы—нигездә «варвар*лардан җыелган колларны, шул ук далаларда яшәүче ярым күчмә халыкларның бәхетсез улларын ничек кенә булса да әнә шул коточкыч язмыштан коткару. Бу хакта әсәрдә кат- кат әйтелә; еш кына конкрет күренешләр, канлы орыш-сугышлар да шул фикерне раслый Мисал рәвешендә түбәндәге сүзләрне китерергә мөмкин: «Соңгы елларда тоташ катлар базарына әйләнгән Ольвия каласы Атилла яубаш юлында аркылы ята иде». Әнә шул шәһәрдәге колларны азат итүне һәм рим легионнары белән сугышны язучы киеренке, кырыс күренешләр ярдәмендә сурәтли. Шушы уңайдан һун дәүләте хөкемдарларының, шул исәптән Атилланың да. колбиләүчелеккә мөнәсәбәте турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ольвия шәһәрен яулап алгач. Атилла кулына бик күп әсирләр эләгә. Хан алдында «аларның язмышын ничек хәл итәргә?»—дигән сорау калкып чыга. Хилхәй атакай «Син аларны иреккә җибәр».— ди Тик бу киңәш ана башта ошамый «Ләкин бераздан соңгы улына атакайдан исем куштырганда анардан балага әйткән сүзләрне үзенә алып: «Кеше явызлык кылыр өчен дөньяга килми, олан».—дип балага дәшүен ишеткәч, уйга калды, һәм инде хәзер әсирләргә чынлап та ирек бирергә дигән фикергә килде. Тик менә белми иде: ышанырлармы мона варварлардан үлем көткән легионерлар. Чөнки алар үзләре хуҗасыннан качкан һәр колны җәзага тарткан кешеләр иде». Язучының бу сүзләре тарихи чынбарлыкка никадәр туры килә? Чыннан да булганмы шундый хатләр? Бу сорауга төгәл җавап бирүе җиңел түгел. Кайбер фаразлаулар белән чикләнергә туры килә. Алдарак күзәтелгән, тулысыңча европоцентризм рухында язылган Ф Дан романыңда да шуңа якын фикерләр бар. һәм аларны. инде әйткәнебезчә, һуннарда тоткынлыкта булган грек Гелиос әйтә. Һун дәүләте һәм шул дәүләтнең башында торган Атилла хакында шактый бай мәгълүмат тупланган «Нибелунглар турында җыр»да һуннардагы колбиләүчелек яки коллар белән сәүдә итү турында шулай ук бер сүз дә юк. Димәк. М. Хәбибуллин романыннан әле генә китерелгән сүзләр дә тарихи чынбарлыктан ерак булмаса кирәк
Тарихи чыганакларда һәм төрле әдәби әсәрләрдә Атилланың абыйсы Биләү (тарихи чыганакларның кайберсендә— Бледа; * Нибелунглар турында җыр»да—Бледель; Ә Мөхәммәди хезмәтләрендә Белит) белән мөнәсәбәтләре төрлечә сурәтләнә. М. Хәбибуллин романында бу хакта түбәндәге мәгълүматлар китерелә, «һун аксакаллары һәммәсе дә Атилланың башкаласына җыелалар һәм һуннар ханы итеп агалы-энсле Атилла белән Биләүне сайлыйлар. Тик Тәңре кылычы Биләү угланга тапшырыла, гәрчә ике туганга да хан титулы бирелсә дә». Әлеге хәл кыю. кырыс, үзсүзле Атилланың ачуын китерә. Һәм бу аңлашыла да: яубаш буларак кылган эшләре ягыннан, киңрәк алганда, гомумән шәхес буларак Атилла үзенен абыйсы Биләүдән күп өстен тора. Димәк. Тәңре кылычы да аның кулында булырга тиеш Тик Атилла абыйсын әлеге кылычны үзенә алу өчен генә үтерми. Ул Биләү ханнын хыянәт юлына басуын, колбиләүче римлеләр белән төрле килешүләр төзеп, «ант эчүен» ачыклый Атилла хан шул дәрәҗәгә җиткән хыянәтне кичерә алмый: Тәнре кылычы да, бернәрсә белән чикләнмәгән хакимият тә хәзер тулысынча аның кулына күчә. Табигый, роман вакыйгаларының барышы да хәзер тик Атилла ихтыярында гына кала.
Романнын искиткеч бай, үзенчәлекле, катлаулы һәм шактый каршылыклы эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен зур булмаган бер күзәтүдә тулысынча инләп булмый, әлбәттә Шулай да анын ин әһәмиятле сыйфатлары турында махсус әйтеп үтәргә кирәк Барыннан да элек, язучы М Хәбибуллин үзалдына бик тә катлаулы бурыч куйган: бу—моннан мең ярым ел элек яшәп. Кешелек тарихында ифрат зур роль уйнаган атаклы шәхеснең гаилә тормышын, кылган җитди тарихи гамәлләрен хәзерге заман укучысына җиткерү. Тик сүз бер тарихи шәхес турында гына түгел, ә бәлки безнең борынгы ата-бабаларыбыз булган һун-сарматларнын гомуми тарихта тоткан урынын, аларнын хәрби яуларын, бер яктан икенче якларга күченеп йөрүләрен, хужалык-икътисадларына. көндәлек тормыш-көнкүрешләренә. дини-мифологик карашларына, гореф-гадәтләренә.
аларнын этнографиясенә (өй-тирмә, кием-салым, савыт-саба, аш-су һ. б.) хас үзенчәлекләрен ачыклау һәм алар хакында да һәркемгә аңлаешлы телдә сөйләп бирү турында бара. Бу яктан әсәрдә аеруча уңышлы сурәтләнгән түбәндәге моментларны билгеләп үтәргә мөмкин көндәлек тормышта һәм төрле орыш- сугышларла хатын-кызларнын роле; һун-сарматларнын бик тә үзенчәлекле никах туе йолалары; мәет, бигрәк тә ил башын, хан-хөкемдарны жнрләү һ. б Күрсәтелгән һәм башка шундый мәсьәләләрне ачыклау өчен, язучы бихисап тарихи чыганакларны өйрәнеп чыккан. Аларнын барысы белән дә ул изге ният белән танышкан Әнә шул чыганакларга таянып, ул әлегә кадәр үтә дә каршылыклы күрсәтелеп килгән Атилланы тулысынча уңай герой буларак сурәтләүгә ирешкән Язучынын һун-сарматларны сурәтләвенә карата да шул ук фикерне әйтергә мөмкин. Гомумән алганда, язучы М. Хәбибуллин изге эшкә алынган һәм аны, һичшиксез, унышлы башкарып чыккан.
Тик романның яна басмасын әзерләгәндә, анын кайбер моментларына аерым бер игътибар белән якын килү таләп ителә. Әйтик, төрле диннәр һәм дини мәзһәбләр турында язганда, автор кайвакыт роман сюжетына катнашы булмаган илеологик көрәш мәсьәләләре белән кирәгеннән артык мавыгып китә Әсәрнен ахырына якынайгач, ул башлангыч христианлык (первоначальное христианство) турында тәфсилләп сөйли. Авторнын Атилла тарихыннан шактый ерак торган бу мәсьәлә белән кирәгеннән артык мавыгуын гафу итеп тә булыр иде. Тик шунда ук әлеге катлаулы проблеманың икенче—гаять тә катлаулы ягы калкып чыга: автор тәңречелекне христианлыкка каршы куеп, сонгысынын кайбер кимчелекләре турында кинәеп, әйтергә мөмкин, хәтта рәхәтләнеп сөйли Әлеге каршылыклы мәсьәләгә бодай якын килү, бәлки, кемгәдер ошар да, кемнеңдер күңеленә хуш та килер. Тик мәсьәләнең икенче, җитдирәк ягын да истән чыгарып булмый Фәндә күптән ачыкланганча, һәрбер дин, иудаизм, хрисганлык һәм ислам кебек дөньякүләм диннәрне дә кушып, халыкның бик борынгы мифологик карашлары нигезендә барлыкка килә һәм төгәл бер идеологик система булып оеша. Төрле халыкларның мифларын һәм мифологик системаларын тәнкыйть итеп булмаган кебек, аерым диннәрне дә «фаш итеп» булмый һәм моның, бигрәк тә XX гасыр ахыры—XXI гасыр башыңда һич тә кирәге юк. Аерым диннәрнең хосусый үзенчәлекләрен, тарихын, халыкның көндәлек тормышында тоткан урынын махсус өйрәнү—күп тапкыр әһәмиятлерәк, җитдирәк, нәтиҗәлерәк бурыч
Романда сүз моннан мен ярым ел злек булган зур тарихи вакыйгалар турында бара, дидек Алар укучыларга аңлаешлырак булсын өчен, автор романның башыннан ахырына кадәр бик күп тарихи хезмәтләрдән, тикшеренүләрдән, монографияләрдән алынган өзекләр китереп бара Аларнын әдәби-сәнгати хикәяләүгә катнашы булмаса да, роман эчтәлеге өчен алар, тулаем алганда, артык түгел. Тик бу үзенчәлекле алымга мөрәҗәгать иткәндә, мәсьәләгә бик сак килү таләп ителә Беренчедән, әлеге саф фәнни өзекләрнең байтагы хронологик яки вакыйгалар барышы ягыннан роман эчтәлегенә туры килми һәм әсәрнен сюжетың «бутый», бөтенләй икенче якка яисә башка тарихи дәвергә алып китә Икенчедән, сайлап алынган өзекләрнең кайберсе теоретик яки фактик яктан дөрес түгел Романный XV бүлегендә автор Л Н Гумилевнын «Хунны в Китае» (М . 1974) хезмәтеннән түбәндәге өзекне китерә, -һун этногенезы бары тик кешелек тарихындагы этник чыгыш кына ул Этногенезда башка хәлләрдәге кебек берлек, күплек белән шул чиккә җиткерелеп буталган ки. кисәк кенә берсеннән икенчесен аеру мөмкин түгел. Бишенче гасырда һун этносы Жир шарынын дүрт җирендә юкка чыга, көнчыгышта, көнбатышта, көньякта һәм төньякта» Нинди дә булса этноснын тулысынча юкка чыгуы гомумән мөмкин түгел Ул ниндидер күбрәк санлы һәм көчле, «перспективалы» кабиләләр һәм халыклар арасында «эреп», яна бер этноснын яки этносларнын барлыкка килеп, оешуында билгеле, ә кайвакыт хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Шуның белән бергә скиф-һун-сармат кабиләләре дә күпсанлы төрки халыкларның оешуында бик зур роль уйныйлар
Тулаем алганда. М Хәбибуллиннын «Атилла» романы—бүгенге татар тарихи әдәбиятының JVP казанышы Күрсәтеп үтелгән аерым кимчелекләрдән арындырганда, ул тагын да камилләшә төшәчәк
Күзәтелгән материаллардан күренүенчә. Атилла—Европа дәүләтләре һәм
халыклары тарихында, һичшиксез, зур роль уйнаган тарихи шәхес. Аның исеме белән бәйле
риваять-легендпарнын беренче үрнәкләре әле ул исән чакта ук ижат ителеп, төрле халыклар
күңеленә тирән үтеп керә һәм шактый киң тарала. Җиңелү дигән нәрсәне белмәгән легендар
яугир тормышның иң киеренке мизгелләрен чагылдырган әлеге әсәрләр Европа халыклары
күңелендә-телеңдә чарлана бара һәм берничә гасыр буена яши. Атилла бу дөньядан китеп
5—6 гасыр узгач, әлеге әсәрләр нигезендә Европа, бигрәк тә Скандинавия. Ирландия
халыкларында чагыштырмача зур күләмле сагалар, дастан-жырулар барлыкка килә Атарнын
барысында да диярлек Атилла нигездә уңай герой, ә инде немец халкынын «Нибелунглар
турында жыр» дастанында талантлы, игелекле, гадел, бер сүз белән әйткәндә—идеаль
хөкемдар буларак сурәтләнә Тагын 7—8 гасырдан сон Атилла образы язма әдәбият
әсәрләренә килеп керә һәм анда шактый каршылыклы чагылыш таба. Индоевропеистика,
европоцентризм идеяләренә нигехләнгән Феликс Дан әсәрендә Атилла кире, тискәре герой
буларак сурәтләнсә, татар язучысы М. Хәбибуллин романында ул уңай герой буларак
гәүдәләнә.
Татар халкынын тарихи үткәнен өйрәнү яңа бер югарылыкка күтәрелгән безнең
көннәрдә ата-бабаларыбыз арасында булган, төрле халыклар язмышында тирән эз
калдырган зур шәхесләр тормышы белән кызыксыну да тирәнәя һәм кинәя бара. Әнә шундый
шәхесләр арасында беренче урында Атилла тора булса кирәк
Авторлар