Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДАСТАННАР ҖИРЕ


Казанга мәдхия
Балкыта җирне мәңгелек язың, дәртле көйләрне уйныйдыр сазың... Ак диварларың хәтерли барын, мең яшьлек Казан, мең яшәр Казан!
Иркәли җанны Идел һавасы, ншетәм синдә әнкәм авазын. Мәхәббәтем син, бәхетем каласы, мең яшьлек Казан, мең яшәр Казан.
Сиңа, ак калам, безнең язмышта изге йортыбыз булырга язган. Дастаннар җире, яугнрләр иле, мең яшьлек Казан, мең яшәр Казан!..
Роберт ӘХМӘТЖАН (W-Я шагыйрь. күпсанлышигырькитаплары(•ТаншаЪлрв». »Идел-йорт* •Ж.аяүле кубалак» һ. 6 ) акторы. Г Тукай исемендәге Дәүләт пркыиш-r мкмжы ГлшДл аши
Һәр ташын синең җанлы, хәтерле, сиңа мәдхия Тукайлар язган... Милләтемнең син алтын бишеге.
Мең яшьлек Казан.
мең яшәр Казан!..
Кайталар сиңа Сөембикәләр. Колшәрифләрең калка яңадан. Бәйсезлек рухы яшәр мәңгегә, яшәр мәңгегә.
мең яшә. Казан!..
Әманәт
I
Безне сулардан кутаннар, «бөек милләт» булганнар, уттан алып, бозга салып, чукындырмак булганнар. Уттан алып, суга салып, бары чыныктырганнар!..
Итил-суларга ятып, бер батып та. бер калкып, түләгәндер бу халкым җирдә яшәүнең хакын!..
Безне бозлы Казан-суга кылыч айкап куганнар «Бөек урыс туганнар*. Баткан-чумган. чукынмаган, иман -имин, туганнар.
Үлсәк үлгән, иман бар!
Килсә килсен Идел-йортка күпме Явыз Иваннар, сер бнрмикче, оланнар!
Безне сулардан куганнар, үзебезнең сулардан...
Ыруым кабер ташлары кан-яшькә чыланган.
II
Биш йөз ел элек батканнар калкабыз сулардан.
Чыгабыз төптән ишелеп азатлык суларга. Яшәвебез-дәшмәвебез кыйммәт соң һаман да, маңкортлар баш түбәбездә биегән заманда!..
Үз кадереңне белмәгәч, кем безне кадерләр? Бетен суларны буйлатып, изге дулкыннарга ятып, Чулманнан—Хәзәргә чаклы чайкала тәреләр, чайкала тәреләр!
Җыйналыйк, милләт рухына бер дога кылганнар.
Әманәт: чынкый тарихны укысын оланнар!
Азатлыкка кереш
Азатлыкның бер йотымын гына татып карар өчен... үлә халык!.. Чапаланып ята ярда балык, саңаклары белән сулыш алып, күккә багып ята, «хәйран калып!..» Аяз күктә азат кояш балкый!— ... Ә ул йөзә алмас гомер бакый!.. Су буенда ята суга сусап...
Тик бер йотым азатлыкка сусап, гыны беткән балык мисле халык...
Балык дәшә алмый, халык ләм-мим Шул балыктан әллә үрнәк алып?!..
Җитте, вакыт! Ятма оеп-талып. Азатлыкмы сиңа бер йотарлык?
Вакыт инде, татар, Ил-байталның дилбегәсен үзең нык тотарлык!
Пидән өркеп калдың?
Әллә инде кылган гамәлләрең җир йотарлык?
Ант-шигарең җирдә ятарлыкмы, әллә юлдан тибеп атарлыкмы? Күрсә иде гавам: җирдә ныклы сан сыйфатка үскән татарлыкны!
2*
Азатлыкмы сиңа бер йотарлык, урыс бәлзәмеме—үт сытарлык?.. Иле белән чүккәнме
татарлык?— нинди тарлык!..
Түгел инде җирдә бу тарлыкны бүтән тарлык белән һич бутарлык!..
Гомер юлы
Гомер тирәгемнең ябалдашын Алтмыш еллар җиле шаулатты. Аңлатты ул күкләр төпсезлеген. Еллар чиксезлеген аңлатты.
Шунда белдем, тиңсез гомерләр дә Чиксезлектә—төтен, бер тузан. Чәчрәп очкан йолдыз кыйпыл чыгы, Чәрдәкләнгән Айдай, фаразан!..
Кыйблаларын җуйган кәрванмыни— Болытларым йөрде каңгырып.
Әле дә булса газиз башларыма Пыскып тора салкын яңгыры...
Кешни анда җилләр, елый болыт, Көлә Кояш, укшый гамьсезлек. Мәнсезлекләр тулы игелекләр, Изгелекләр катнаш мәйсезлек!..
Гомер тирәгемнең һәр яфрагы Вакыт узуларга бик сизгер. Мизгелләре кайчак—тулы гасыр, Гасырлары—тулмас бер мизгел!..
Дөньягызга килеп бәхетле мин, Йә, Ходаем, килеп шаккаттым!— Гасырларын сабыр кичтем кебек, Мизгеленә—
бетте «тәккатем!..»
Дөньяларга килеп яшәүләрнең Бер ядкаре әле ярады: Болыннарда үскән яшьлегемне Урлап очты Энә Карагы!..
Мизгел булса, гасыр яшәр иде,— Бер гасырга—мизгел сынмады...
Узып китте бер гасырлык мизгел, Бер гасырлык!-
беркем тоймады!..
*
Елганың борылган төшендә..
С. Хаким
Карадым борылып елларга Борылган төшендә елганың... Елга да, минем күк, борылып, Карыймы үтелгән юлларын?..
Елганың борылган төшендә Кычкырып әйләнә тәкәрлек... Аккан су, искән җил—мәңгелек, Гомерләр—бер генә сәфәрлек!..
Елганың борылган төшендә Карт тупыл сөйләшә җил белән. Бу җиргә ябышып үскәнгә, Аларның телләрен бик белам.
Яшәгән еллары билгесе- Карт тупыл тәнендә—мугыллар... Елганың борылган төшендә Уйланып торадыр ул еллар?...
Үзем дә шауладым гомеремдә, Ил буйлап үткәндә күп юллар... Үзем дә карт тупыл шикелле,— Йөрәктә ишәя... мугыллар.
Ел саен ачыла тамырлар, Карт тупыл текә яр өстендә... Минем дә
Яшәвем, эшем дә
Елганың борылган төшендә.
Яшим тик. туп-туры, үч итеп, Үзем һәм бүтәннәр өчен дә. Борылмыйм әле мин.
төз яшим,—
Елганың—
Язмышның борылган төшендә!..