Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫГЫШЛАР

Вахит
Имамов,
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе
КҮҢЕЛНЕ БОРЧЫГАН УЙЛАР
на корылтайга җыелдык... Өч елга бер генә үтә торган корылтай булгач, ике арада башкарылган эшләр хакында исәп-хисап тотарга һәм, әлбәпә. алла торган бурычлар, үзебез кичереп яшәгән сызланулар турында да әйтергә тиештер инде без.
Чаллы язучылар оешмасы соңгы 3 елда да бернинди тукталу, таптану белмичә яшәвен дәвам итте Башкарылган һәрбер эш яки һәрбер юнәлеш хакында бәйнә- бәйнә сөйләп тору, мөгаен, урынсыздыр. Чаллыдагы әдәби мохит, әдәби дөнья белән кызыксынган күлләр өчен безнең язучыларыбызның эшчәнлеге болай да ару гына таныштыр, дип уйлыйм. Исәп-хисабыбыз коры сүзләр белән генә узып китмәсен өчен фәкать ике санны гына искә алып үтәм. Кама буенда һәм Чаллы төбәгендә яшәүче язучылар һәм яшь каләмдәшләребез ике съезд арасында 80га якын шигырь, проза һәм публицистика җыентыгы чыгаруга ирештеләр. Чаллынын үзендә һәм районнарга чыгып үткәрелгән әдәби кичә һәм әдәби очрашуларның саны 150 дән артып китте. Шулай да сонгы елларда безнен Чаллы төбәге һәм. гомумән, татар язучылары өчен иң зур сөенеч—ул да булса Чаллыда «Мәйдан* дигән яңа әдәби-нәфис журнал нигезләнү Әйе, Аллага шөкер, узган елда Чаллыда шәһәр хакимияте, анын башлыгы Рәшит Хәмәдиев хәерхаһлыгы һәм. әлбәттә. Чаллы язучылар оешмасы тырышлыгы белән «Мәйдан» журналы дөньяга чыга башлады һәм кыска гына вакыт эчендә ул үзенең кабатланмас йөзен дә табып өлгерде Үзебезнең үк кайбер каләмдәшләребез ничек кенә итеп тырнак астыннан кер эзләп яки төрттереп маташмасын, «Мәйдан» ул—бүген бөтен Россиялә аерым бер шәһәр бюджетына нигезләнеп чыгарыла башлаган бердәнбер журнал, эчтәлеге.
Я
формасы белән дә ул бердәнбер. Корылтаебызда республика җитәкчеләре катнашудан файдаланып шуны гына сорыйсы һәм үтенәсе килә: «Мәйдан» журналы киләсе елдан да калмыйча республика бюджетына кертелсен һәм чынлап торып бөтен татар халкының, татар язучыларынын уртак журналына әверелсен иде. Бер миллионга якын халыкны үз авызына каратып торган Чаллы каласы һәм Чаллы төбәге өчен «Мәйдан» кебек мөстәкыйль бер журнал чыгу һич тә артык түгел. Элек Уфада. Оренбург. Троицкида гына түгел, хәтта Минзәләдә дә аерым журналлар чыгып килгән бит әле. Татарстанның икенче зур шәһәре булган Чаллыга да мөстәкыйль журнал кирәк һәм бик тә кирәк!
Инде күнелне тырнаган борчу һәм сызлануларны әйтеп үтәсе килә. Менә алары, чынлап та, бихисап. Сүзне озынга сузмас өчен санап чыгу урынлырак булыр.
I Гәрчә инде 22 ел буе яшәсә дә, Чаллы язучылар оешмасының бүгенге көнгә кадәр бернинди дә бюджетка куелганы юк. Әйе. менә шушындый әкәмәт көлкеле хәл! Оешма бар, әмма ул ни республика, ни шәһәр бюджетында тормый. Үзебез арендага алган бинага, тоткан җылылык һәм энергиягә, коммуналь чыгымнарга түләү, пенсионерларга һәм авырып киткән язучыларга ярдәм итү, үлем- китем очраклары өчен безгә беркем тарафыннан да һәм бер тиен дә акча бирелми.
2. Казанда яшәүче язучыларның (исәннәренекен дә һәм арабыздан китеп барганнарыныкын да) юбилейларын яки искә алу кичәләрен үткәрәләр. Бик тә кирәк эш, без бер дә каршы түгел. Әмма шул ук вакытта Чаллы каласында исә Кама буенда тагын бер төркем татар язучылары яшәп ята бит әле. Аларнын да юбилейлары булып тора, алар да хөрмәтләү-зурлауларга бик лаек кешеләр. Ләкин ни хикмәт, Чаллы язучыларынын 50, 60, 70 еллык юбилейларын үткәрү өчен безгә шулай ук бер генә тиен дә акча бирелми. Алай гына да түгел. Чаллы төбәгендә яшәүче язучыларның инде 15 ел буена бернинди мактаулы исемнәр алганы юк. Без Рәшит Бәшәргә, Мәхмүт Газизовка, инде арабыздан китеп барган Заһирә апа Гомәровага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирүләрен сорап документлар җибәреп карадык, ләкин йә «яше үткән», йә «фәлән кәгазе житми» дип, аларны безгә кире борып кайтардылар. Инде һаман шушы ук теманы дәвам итсәк, Казанда язучыларның юбилейларына багышланган китаплар. Аллага шөкер, чыгып кына тора. Ләкин ни галәмәт, алар арасында безнең Чатлы каласында яшәп дөнья куйган Кадыйр Сибгатуллии, Ямаш Игәнәй, Хәниф Хөснуллин. Газиз Кашапов, Эдуард Касыймовларга багышланганнары гына юк.
3. Без ел саен кабынып. Габдулла Тукай исемендәге премия тирәсендә бара торган хәлләрне күзәтеп барабыз инде. Г. Исхакый. А. Алиш. Ф Хөсни исемендәге премияләр тирәсендә барган көрәш, төрткәләшү дә безгә яхшы таныш Мин быел Тукай премиясенең Себердәге Якуб ага Зәнкиевкә бирелүен әйтмим. Әмма башка елларда Тукай исемендәге яки башка премияләр өчен тарткалашу фәкать Казан язучылары арасында гына бармыймыни? Ә ярты миллионнан артык халкы булган Чаллы—ул Татарстан республикасының бер өлеше ләбаса. Башка вакытларда «бердәмлек, бергәлек» дип сөйләнергә һәммәбез дә яратабыз бит Ә нигә сон ярты миллионлы Чаллыда бүген бер генә Тукай премиясе лауреаты да юк? Татар публицистикасын сөйрәп баручы Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, йә булмаса татар балалар прозасын сөйрәп баручы Рәшит Бәшәр ул исемгә лаек түгелмени? һәм бу мәсьәләне тагын да тирәнәйтә төшсәк. Тукай премиясен хәл итә торган дәүләт комитеты составында ни өчен йә Чаллыдан, йә Әлмәттән бер генә язучы яки сәнгать эшлеклесе дә юк?
Безнең татар әдәбияты бүген алга барамы, чәчәк атамы соң9 Аеруча әдәбиятның умырткасы булган прозаны алыйк. Әмирхан Еники. Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев кебек корифейларыбызны югалткач татар прозасы аксакалларсыз, алай гына да түгел, байракчысыз калды. Прозаның намус барометры булып торган шушы остазларыбызны югалтканнан соңгы еллар әдәбиятында «роман» дип мөһер сугылган шактый сәер язмалар күренгати башлады Ун табаклык ниндидер бригада көндәлекләрендә дә «роман» мөһере. 7-8 табаклык фәлсәфәдә һәм хәтта 4-5 табаклык хатирәләрдә дә «роман» мөһере Әйтерсен лә, болар яһүдләрнен Манделынтамнары белән ярыша башладылар! Профессиональ язучы булып йөргән кешеләрдә дә үз-үзләренә карата таләпчәнлек бетте Нәтиҗәсе
шул—татар прозасы ваклана башлады, татар укучысын әдәбияттан читкә этәрә башладык. Ә чынлап торып, кулны йөрәккә куеп саный башласак. 7 миллион хат ы к дип йөргән милләттә. 300 әгъза бар дип йөргән Союзда бүген чын Роман, зур хәрефләр белән атала торган, татар милләтенең язмышын-мнхнәтләрен чагылдыра торган Роман яза алучыларның саны бер дистәдән дә артмый. Прозада әле тагын гаять аяныч хәлдә калган бер өлкә бар—ул да булса тарихи роман жанры. Бу жанрнын нинди мескен хәлгә калуын исбатлау, ачыклау өчен бер генә мисал китерү дә житә. Безнең милләтнең ин авырткан, иң яралы җиребезнең дәүләтебезне югалтуыбыз. 1552 ел фажигасе. Ни үкенеч, «безнең бер мен еллык язма әдәбиятыбыз бар бит», дип күкрәк суккан әдәбиятта бүгенге көнгә кадәр шушы ин олы фажигага багышланган һәм барча әдәбият дәреслекләренә кертелергә лаек булган бер генә роман да юк.
Нигә соң безнең проза болай коргаксыды? Һәм. гомумән, нигә безнен әдәбият олы талантларга коргаксыды'’ Әдәбиятка, аның киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр, мөгаен, күзәтәдер: әдәбиятка соңгы елларда яшьләр килү бетте. Бүген без көндез чыра яндырып эзләсәк тә. 40 яшьтән дә яшьрәк булган, әмма инде роман яки җитди повесть яза алырдай бер генә талант иясен дә таба алмыйбыз. Бүген без Тукай яки Такташ кебек 20-30 яшьлек талантлар турында сүз дә алып бара алмыйбыз. Соңгы бер дистә елда шәһәрләрдә дистәләгән татар мәктәпләре, тагар гимназияләре ачтык, шуларга меңәрләгән татар балаларын бирдек. Әмма ул мәктәп һәм гимназияләрдә чип-чиста татар мөхите дә. чип- чиста татар теле дә юк. Авыллардагы мәктәпләребез корыды. Нәтиҗәдә кулларына каләм алып саф татарча яза ала. яки кулларына гармун алып саф татар көйләрен уйный ала торган татар балалары бик санаулы калды. Өстәвенә, хөкүмәт язучылар хезмәтенә тиешенчә каләм хакы түләмәгәнгә күрә, татар язучысы үзе язган китапны дөньяга чыгару өчен яна байлар яки җитәкчеләр каршында хәер сорашып йөри торган хәлгә куелганга күрә—әдәбиятның дәрәҗәсе бик нык төште. Язучылар берлегендәге әгъзалар санын фәлән кешенен баласы, туганы яки якташы исәбенә арттырып була ул. Әмма ләкин талантларны алай табып та. үстереп тә булмый! һәм. ни үкенеч: татар әдәбиятының бүгенге аяныч хәле турында ни хөкүмәт, ни җитәкчеләр чан сугарга бер дә ашыкмыйлар.
Моннан 95 ел элек үк бөек Тукаебыз «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы9» дип бик тә сызланып язып чыккан иде Әйе. йокыда идек без ул вакытта Шуннан сон 1917 нче елда бер уянып алдык, дәүләтле булабыз, дип өметләндек «Автономия» дигән сөяк ыргытып ул чагында безне беренче кат алдадылар. Моннан 15 еллар элек. 80 нче еллар ахырында, тагын бер кат уянгандай булдык. Татар милләтен уятуда безнен язучыларыбыз башлап йөрде. Әллә никадәрле митингларда, мәйданнарда булдык. Инде бу юлы да «дәүләтле булабыз, мөстәкыйль булабыз», дип өметләнгән идек. Тагын алдадылар, һәм, беренче чиратта, без- язучылар һәм сәнгать кешеләре—алдандык шикелле. Чөнки без сәүдәгәрләр дә, алып сатарлар да түгел шул. бездә хәйләкәрлек, елгырлык юк. Митингларга йөрдек, азатлык дәгъваладык, ә ул чордагы беркадәр иркенлектән файдаланып үз мәнфәгатьләребез турында кайгырта белмәдек Нәтиҗәдә Язучылар берлеге ни Мәскәүдән, ни үзебезнең хөкүмәттән Язучылар берлегенең мөстәкыйль, махсус нәшриятын булдыру өчен акча таләп итә белмәде. Берлек бүген бер генә нәшрият эшчәнлегенә дә күрсәтмә бирә яки аннан ни дә булса таләп итә алмый, чөнки бүген һәр өлкәдә базар экономикасы. Элек язучыларның китапларын дөньяга чыгарып килгән Татарстан китап нәшрияты да эш күләмен нык киметте, чөнки татар әдәбиятын, татар китапларын саклап калу өчен аңа хөкүмәт тарафыннан дотация яки өстәмә түләү тиешле дәрәҗәдә бирелми. Ягъни бик күп язучылар өчен бүген нәшриятларның юлы ябык Аннары икенче мәсьәлә. Хәтта нәшриятларда китап чыгару бәхетенә ирешсән дә. анда каләм хакын тиеннәр белән генә түлиләр. Тагын шул ук бәла: хөкүмәт тарафыннан язучынын хезмәтен бәяләү-олылау юк. ничә еллар буена гонорарлар күләмен юньләп арттыру юк Сүз язучынын. талантларның кадере турында бит! Бу өлкәгә керсәк, ут күршеләребез—Башкортстан язучыларыннан көнләшерлек. «Халык язучысы», «халык шагыйре» дигән мактаулы исемнәр бирү аларда да бар. бездә дә бар Ләкин «халык язучысы» булган талантларга Башкортстанда хөкүмәт хисабына
катлы-катлы коттеджлар төзеп бирәләр, ә бездә, әнә, Әлмәттә халык шагыйре булган Гамил Афзалның ярымкарангы. кысан фатирына ремонт үткәрү өчен кирәкле акчаны да нефтьчеләр каршына барып теләнәләр Ә язучылар өчен ижат йоргы булдыру турында инде әйткән дә юк! Корылтай артыннан Корылтай уза тора, вәгъдәләр су буе тезелә, ләкин бу мәсьәлә һаман сакаллы бер проблема булып кала бирә Менә шулай җәмгыять һәм хөкүмәт өчен бүген кирәксез бер кашык булып яшәп ятабыз без. Берзаманны бу жәмгыять һәм хөкүмәтнең ашы да булыр, бәлки. Ләкин бик шикләнәм. ул чакны табын янына чакырып утыртырга татар язучылары табылыр микән9'
Разим Валиуллин,
Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе
НЕФТЬ ТӨБӘГЕНДӘ ӘДӘБИ МОХИТ
лмәт Язучылар оешмасы нефть районнары белән эшләгәнгә һәм алардагы әдәбият-иҗат көчләрен берләштергәнгә күрә, табигый ки, әдәби хәрәкәттә, язучыларның иҗатында нефть темасы һәрвакыт калку яңгыраш таба килде. Бу корылтайлар арасындагы елларда да шулай булды. Барлык берлек әгъзалары диярлек һәм яшь авторларыбыз әдәби һәм публицистик әсәрләр, язмалар белән вакытлы матбугатта чыгыш ясадылар. •Татнефть» нең 50 еллыгына, «Җәлилнефть» идарәсенең 500 миллионынчы тонна нефть бирүенә багышланган тантана һәм вакыйгаларны бәян иттеләр.
Соңгы елларда Әлмәт Язучылар оешмасы бу төбәкнең сәнәгать ягыннан, җир асты байлыклары ягыннан гына түгел, ә әдәбият-сәнгать көчләренә бай булуы ягыннан да атаклы һәм мәртәбәле икәнен күрсәтү буенча иҗтиһат итә.
Моның өчен берничә гасырлар элекке тарих төпкеленнән башлап бүгенге көннәргә кадәр мөрәҗәгать итү, репрессиягә эләгеп, көчләп оныттырылган, мираслары юкка чыгарыла язган, әмма дөнья тәрәккыятенә, татар милләтенең әдәби-мәдәни байлыгына зур мирас калдырган Ризаэтдин бине Фәхретдин. Гыйльман ахун Кәрими, Фатыйх Кәрими. Һади Атласи, Рәшит Ярулла, Ләбиб Гыйльми, Афзал Таһири һәм башка мәшһүр шәхесләребезнең исемнәрен, иҗатларын, кылган гамәлләрен халыкка кире кайтару, аларның ядкарьләрен мәңгеләштерү буенча эзлекле, җитди эш алып барыла. Зур хәзерлек белән шәхесләрнең юбилейлары, төрле форумнар үткәрелде.
1999 ел Әлмәт төбәгендә Ризаэтдин бине Фәхретдин елы дип билгеләп үтелде. Бик күп чаралар үткәрелде. 2000 елның мартыннан 2001 елның мартына кадәр Фатыйх Кәрими елы үткәрелде. (Фатыйх Кәрими 1870 елның 30 мартында Миңлебай авылында дөньяга килгән. 1937 елда Сталин палачлары тарафыннан атып үтерелгән.)
Еллыкны үткәрү өчен Әлмәт Язучылар оешмасы, әдипләребез имзасы белән җирле газеталарда хакимият. «Татнефть» җитәкчеләре, оешмалар, эшмәкәрләр исеменә мөрәҗәгать белән чыкты. Язучылар оешмасы белән берлектә мәдәният, мәгариф идарәләре, китапханәләр, мәктәп-гимназияләр җиң сызганып эшкә кереште. Кыскасы, мөрәҗәгать киң җәмәгатьчелек тарафыннан яклау тапты. Март-апрель айларында шәһәрнең № 1. 7. 17 мәктәпләрендә, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә, техник лицейда кичәләр, ачык дәресләр үткәрелде («Язучылар дәрес бирә» циклыннан). Безнең катнаш һәм ярдәм белән Оренбургта фәнни гамәли
Ә
конференция узды. Гыйнвар аенда Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә дә татар зыялылары, милли хәрәкәт һәм дин әһелләре белән берлектә конференция үткәрелде.
Фатыйх Кәриминең туган авылы Миңлебайда берничә ел элек ачылган музей экспонатлар белән баетылды. Нефтьчеләр иганәчелеге, ярдәме белән әле генә дә күп тарихи ядкарь сатып алынды, һәм, ниһаять, бер елдан артык әзерлек чаралары күрелгән Республика күләмендә фәнни-гамәли конференция 17 август көнне Миңлебайда узды.
Әлеге зур форумда Казаннан, Әлмәттән, Сарманнан, Алабугадан, Җәлилдән һәм башка төбәкләрдән хакимият, сәнгать вәкилләре, язучылар, галимнәр, дин вә җәмәгатьчелек әһелләре катнашты.
Бу көнгә «Татнефть»нең «Рухият» фонды «Фатыйх Кәрими» исемле фәнни-биографик җыентык бастырып чыгарды.
Хәсән Туфанның 100 еллыгы уңаеннан шулай ук ел дәвамында әдәби- музыкаль кичәләр, очрашулар, әдәби укулар уза. Беренче зурлап әзерләнгән шундый кичә 1 март көнне район мәдәният йортында узды. «Гомер эзләрең буйлап» дип аталган бу кичәне Разим Вәлиуллин алып барды һәм X. Туфан, аның Әлмәттә булган чорлары турында истәлекләр сөйләде. Язучылардан Миргазыян Юныс, Илдар Әхсәнов, Клара Булатова һәм башкалар чыгыш ясады, X. Туфан шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
1994 елдан башлап, 4 номинациядә Әлмәт хакимияте белән берлектә • Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия» бирәбез. Аның комитеты, уставы, эш документлары бар. Бу еллар эчендә 35 шәхескә лауреат исеме бирелде.
һәр елны нефть төбәге районнарында һәм шәһәрләрендә яз көне Г. Тукайга багышланган «Туган тел» бәйрәмнәре, шигъри митинглар үткәрәбез. Традиция буенча, көз көне Саҗидә Сөләймановага багышланган әдәби шигърият айлыгы үткәрелә. Бу айлык кысаларында яшь һәм башлап язучыларның әсәрләреннән әдәби битләр, конкурслар уздырабыз. Яхшы дип табылган әсәрләрдән балалар шигърияте альманахы бастырып чыгарабыз. Мәсәлән, 2001 елда шундый альманахта 150 мәктәп баласының шигырьләре дөнья күрде.
Ике корылтай арасында барлык каләм ияләребез фидакарьләрчә хезмәт итте, уңышлы әсәрләр тудырдылар. Гамил Афзал, мәсәлән, ике китап бастырып чыгарды. Әдип Маликов «Гомер мизгелләре» исемле документаль әсәрен төгәлләп, «Рухият» нәшриятында дөньяга чыгарды. Энҗе Мөэминова—ике китап, Илдар Әхсәнов биш поэма, күпсанлы шигырьләр бастырып чыгарды. Миргазыян Юнысның сигез томда әсәрләре тупланып нәшриятка тапшырылды һәм бер мәҗмугасы инде китап сөючеләргә барып иреште. Дамир Гарифуллин— өч, Клара Булатова—1, Азат Ганиев—1, Әсгать Салах—3, Нур Әхмәдиен—3, Разим Вәлиуллин- 3, Фоат Садриев—2, Илдус Гыйләҗев—1, Фәйрүзә Исмәгыйлова—1, Альберт Хәсәнов—1, Рәшит Шиһап 3 китап нәшер иттеләр.
• Рухият» нәшрияты нефть төбәгендә яшәүче 51 авторның шигырьләрен туплап, укучыларга саллы китап бүләк итте. «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» исемле бу китапта нефть төбәгендә эшләүче Әлмәт «Кызыл каурыйлар» (җитәкчесе—Әхмәт Фәтхи), «Җәлил чаткылары» (җитәкчесе— Илдус Мәрданшин), «Моңсар» (җитәкчесе—Мәхтүм Мостафин), «Чишмә» (җитәкчесе —Рәмзия Габделхакова). «Гөлстан» (Нәфис Гәрәйшин), Сәгадәт Әхмәтшин җитәкләгән Баулы берләшмәсе һәм башкалар, нефтьчеләр, төзүчеләр, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз иҗат җимешләрен киң катлам җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.
Шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өлкәсендә башкарган эшләребез байтак. Габдулла Тукайның Әлмәттә 1972 елда ачылган һәйкәленә реставрация ясап, яңартып, мәйданын бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртеп кора алдык. 15-20 елларга сузылган иҗтиһатның нәтиҗәсе буларак Г. Тукайның һәйкәле Лениногорск шәһәрендә дә ачылды. Әлмәт районының Кичүчат авылында Ризаэтдин бине Фәхретдин музее зурайтылып, яңа экспонатлар белән баетылып яңадан ачылды. Миңлебай авылында Фатыйх Кәрими музее аякка басты. Нефть төбәге шәһәрләрендә язучыларның исеме белән урамнар атау да уңышлы дәвам итә.
Оешмабыз актив тормыш позициясе белән яши. Без нефть төбәгенең рухи мирасын, әдәби панорамасын тудыра алдык.
Мансур Вәли, әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе ТӘНКЫЙТЬНЕ ҖАНЛАНДЫРУ—УРТАК БУРЫЧ
үзебезнең башында ук шуны искәртеп үтәсе килә
Безнең әдәби җәмәгатьчелек тәнкыйтьнең торышыннан беркайчан да канәгать булмады. Хәтта атаклы Ибраһим Нуруллиннар. Фәрваз Миңнуллиннар, Нил Юзиевлар заманында да'
Ни өчен шулай килеп чыга сон?
Моның берничә зур сәбәбе бар Шул сәбәпләрне ачыкламыйча, без әдәби тәнкыйтьне үстерә алмаячакбыз.
I «Сөбханалла» дип әйтик—милләтебезнен ижади мөмкинлекләре бик тә зур: бездә әдәби әсәрләр шактый ук мул күләмдә языла тора, басылып чыга тора Димәк, алар хасил иткән фәлсәфи һәм эстетик проблемалар мәйданы ла гаять зур! Ә безнең тәнкыйтебез исә. әлеге гаять кин мәйданны фәлсәфи һәм эстетик яктан эшкәртеп, үзләштереп өлгерә алмый' Икенче төрле итеп әйткәндә— атның алдарак. арбаның арттарак барырга тиешлеге кебегрәк. котылгысыз бер закончалык килеп чыга
2 Совет чоры башланганнан бирле һәм әле соңгы елларда да бездә чын мәгънәсендәге бәйсез, ирекле матбугатның булганы юк Әнә шуна күрә, чын мәгънәсендә ирекле матбугат булмаганга күрә, бездә чын әдәби тәнкыйть— гадел, кыю. үткен фикерле һәм кызыклы әдәби тәнкыйть үсәр өчен иң кирәкле шарт, төп нигез юк
3. Безнең милләтнең иҗади практика белән шөгыльләнүче катламы—ягъни язучылар, шагыйрьләр катламы—шактый куәтле, күп санлы, ә менә әлеге ижади процесс һәм әсәрләр хакында тирәннән, үзенчалекле рәвештә фәлсәфи, эстетик яктан фикер йөртүче, әнә шул эш белән системалы рәвештә шөгыльләнүче зыялылар катламы исә чагыштырмача юка. ягъни азрак санлы
Тагын бер сәбәп һәрбер автор да диярлек үзе язган әсәр турында югары фикердә була һәм. бер караганда, аны монын өчен гаепләп тә булмый шикелле Чөнки әсәр—ул анын баласы кебек бит инде Әнә шуна күрә һәр автор ла үз әсәренә матбугат, әдәби тәнкыйть тарафыннан игътибар көтә Ә тагын да ачыграк итеп әйтсәк: һәр автор ла диярлек бары тик мактау гына, жылы сүз генә көтә Андый мөнәсәбәт юк икән—автор күнелендә ризасызлык туа. теленә исә «бездә тәнкыйть юк» дигән кискен сүзләр менә
Без сүз йоретә торган соңгы 3 ел турында уйланганда да әдәби тәнкыйтьтән канәгатьсезлек белдерергә сәбәпләр күп Чөнки бу елларда бик күп һәм кызыклы әдәби әсәрләр, китаплар, хәтта менә дигән күптомлыклар дөнья күрде—ә аларга эстетик яктан бәһа бирү, аларны анализлау эше тиешле дәрәҗәдә актив бармады
Кешелек дөньясының һәм, аерым алганда, безнен из жәмгыятенен яшәү рәвеше үзгәрү аркасында, әдәби иҗат процессы үзе лә бик үзенчәлекле чор кичерә Әнә шул хакта тирәннән уйланган, бүгенгене һәм перспективаны ачыкларга тырышкан житли тәнкыйди хезмәтләр лә сирәк күренә Соңгы елларда актив ижат итүче бик талантлы әдипләребез, шагыйрьләребез бар—аларның ижат портретларын тудыру өстендә дә безгә нәтиҗәлерәк этләргә кирәк булгандыр
Әмма, гадел бутыйк югарыла күрсәтелгән һәм тагын башка байтак җитеш сезлекләр белән бергә, әдәби тәнкыйтебездә унай күренешләр дә юк түгел бит
Аерым алганда, сонгы корылтайдан сон ук. һәм тиз арада, әдәби тәнкыйть буенча махсус остаханә оештырылу -Ягучылар берлегенең матур эше бутлы Юк ул остахаиәдә тәнкыйтьчеләр үг казаннарында гына кайнап ятмыйлар Алар әдәби пропесска тәэсир итәрдәй чараларны байтак у пырлылар Мәсәлән «Иде т-
С
журналынын 2000 иче елгы октябрь санында Вахит Имамовнын «Могикан, исемле повесте дөнья күргәч, тәнкыйтьчеләр һәм прозаиклар җыйналып «Хәзерге повесть турында» бик мәгънәле фикер алышу уздырдылар... Шулай ук шагыйрьләр остаханәсе белән берлектә үткәрелгән «Бүгенге поэмалар турында» сөйләшүгә дә иҗатчылар һәм тәнкыйтьчеләр күп килгән иде... Анда да кызыклы гомумиләштерүләр ясалды, җитди күзәтүләр, тирән мәгънәле чыгышлар булды.. Һәр ике җыелышнын материаллары матбугатта басылып чыкты, димәк алар тагын да кинрәк даирәгә барып иреште... Без. бергә җыйналып, әдипләребезнең иҗат портретларын язу эшенен ничек торышын да тикшердек... Икенче бер утырышта рецензия жанрындагы .хәлләрне барладык... Ә остаханәнең тагын бер утырышын •Ватаным Татарстан» газетасына барып үткәрдек. Ул «әдәби тәнкыйтьне ничек җанландырырга?» дигән сорауга багышланган иде. Анда да күп иҗатчы катнашты, ул очрашунын тулы язмасы зур сәхифә булып газетада басылып чыкты.
«Казан утлары» журналында иң яхшы рецензиягә яисә әдәби тәнкыйть мәкаләсенә ачык ижади конкурслар уздыру да. җиңүчеләргә бүләкләр бирү дә— редакциянен матур традициясенә әверелеп килә. Бу чаралар тәнкыйтьчеләрдә сизелерлек җанлану тудыра.
Ике корылтай арасында уздырылган «Туксанынчы еллар әдәбияты» дигән һәм ел буена барган зур сөйләшү дә иҗатчылар өчен җитди яңалык булды, күп санлы мәкаләләр «Казан утлары»нда басылып чыкты.
Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть буенча бирелә торган Жамал Вәлиди исемендәге еллык премиясен булдыру да тәнкыйтьчеләрнең авыр шөгыленә стимул тудыру дип саналырга тиеш Премияләр дигәннән: ижат берлегебезнен һәр әдәби жанр буенча бирелә торган премияләрен булдыру— шулай ук мөһим чара. Бу-безнен ижади казанышларыбызны билгеләүнең бер ысулы Ләкин менә шигърият тармагының гына әлегә мондый, махсус премиясе юк. Аны булдырырга вакыт җиткәндер сыман. Шигърият буенча елга бер мәртәбә бирелүче, олуг шагыйребез Һади Такташ исемендәге премия булса—ямь өстенә ямь дип кенә кабул ителәчәк бит!
Соңгы елларда нәтиҗәле эшләүче тәнкыйтьчеләрдән Рифат Сверигиннын. Рәфыйк Шәрәфиевнен. Әнвәр Шәриповнын, Гөлчәчәк Галиеваның, Фәрит Бәшировнын ижат берлегебезгә тәкъдим ителүе һәм күбесенең инде аңа керүе- шулай ук жаваплы баскычны атлау булып тора.
Әдәби тәнкыйть язмаларын даими рәвештә һәм системалы биреп барып, «Казан утлары» журналы һәм «Мәдәни җомга» атналык газетасы әдәби процесс өчен юл күрсәткеч маяк ролен үтиләр «Казан утлары» журналының җитәкчелеге, аерым алганда халык шагыйре Равил Файзуллин, бу жанрга ихлас кайгыртучанлык күрсәтә, әдәби тәнкыйть бүлегенең һәрбер кызыклы идеясенә яшел урам ача. ярдәм итә.
«Шәһри Казан» газетасы һәм анын җомга көннәрендә чыгучы «Илһамият» кушымтасы үзендә кыю. кызыклы мәкаләләр еш бирелү белән аерылып тора Сонг ы арада Рәмие Аймәт белән Нәсим Акмал эшли башлагач бу газета бигрәк тә җанланды: анда аерым әдипләргә багышланган тулы сәхифәләр бирелә, анкета сорауларына җаваплар урнаштырыла, проблемалы мәкаләләр еш чыга. Без «Илһамият»не үзенчә бер әдәби газета дип кабул итәбез.
Ике корылтай арасында талантлы каләм белән язылган бик күп әдәби тәнкыйть әсәрләре донья күрде. Фәүзия Бәирәмованын «Казан утлары»нда басылган «Ак һәм кара көрәше» дигән. Дания Заһидуллинанын «Албастылар...» турындагы хезмәте. Лена Шагыйрьҗаннын «Сүзләр...» дигән әсәре. Бикә Рәхимованын «Бакыр тышлы, көмеш тышлы...» язмасы—истә калырдай матур күренеш иделәр!
Бу елларда Рифат Сверигин проза турындагы саллы мәкаләләре белән. Фәрит Хатипов хикәяче Мәгьсум Хужиннын бер әсәрен җентекләп анализлавы белән. Равил Рахмани Миргазиян Юныснын ижади портретын тудыруы белән. Азат Әхмәдуллин бүгенге драматургия турысындагы мәкаләләре. «Әле нокта куймыйбыз исемле» җитди хезмәте белән безгә үрнәк күрсәттеләр.
Ике корылтай арасында шулай ук Рифә Рахманның «Шәһри Казан» битләрендә. Нәжибә Сафинанын бөтен газета-журналларда да диярлек. Әлфәт Закир-
ждновнын «Ватаным Татарстан» һәм «Казан утлары»нда. Айдар Хәлимнен •Мираота һәм башка басмаларда гаять үзенчәлекле тәнкыйди язмалары урын алды
Халык шагыйре Равил Фәйзуллин. күренекле шагыйрьләр Рәдиф Гаташ белән Зөлфәт үз каләмдәшләре турында тирән эчтәлекле житди мәкаләләр бастырдылар
Авыр чор булса да, әдәби тәнкыйть китаплары да чыккалап тора. Ижади берлегебез җитәкчесе Фоат Галимуллиннын «Әле без туганчы» исемле кин колачлы хезмәте, Тәлгат Галиуллиннын «Шигърият баскычлары» исемле китабы. Равил Фәизуллиннын мәкаләләрдән торган ике томлыгы. Фәрит Бәшировнын тәүге китабы—безне сөендерделәр.
Бу чорда Дания Заһидуллина белән Фәрит Бәширов докторлык. Рифә Рахман кандидатлык диссертацияләре якладылар һәм сафларыбызны теоретик яктан нык әзерлекле кадрлар буларак тагын да ныгыттылар
Әйе, әдәби тәнкыйть тармагында күзгә күренерлек унышларыбыз да бар— аларга күз йому ярамас. Ләкин, шулай ук килешергә кирәк,—тәнкыйтькә кыюлык, активлык җитми. Менә бу яна корылтайдан сон. әдәби тәнкыйтебезне җанландыру— ижади берлегебезнен ин төп эшләреннән берсенә әйләнсен иде. Ә бәлки безгә «Әдәбият» дигән аерым басма булдыру мәслихәттер9 Меңләгән укучыларга, студентларга, укытучыларга, язучыларга һәм журналистларга—бөтен әдәбият сөючеләргә ярдәмче һәм хәзерге зур әдәбият диңгезендә юл күрсәтүче булыр иде бит ул. Әдәби тәнкыйтьне үстерү ул басманың ин төп максаты булыр иде'
Ничек кенә булмасын: тәнкыйтьне җанландыру—уртак бурыч Бу корылтайдан сон без барыбыз бергәләп әнә шул мөһим эшкә тотынсак иде'
Рафис Корбан
БАЛАЛАР КИТАБЫНА МӨНӘСӘБӘТ
алалар әдәбияты беребез очен дә чит түгел Бу гүзәл бакчага кереп чыкмаган бер генә язучы да юктыр. Алма урларга түгел, алмагач йә чәчәк утыртырга кергәлиләр Әмма, доресен генә әйткәндә иҗатларын тулысы белән бары тик балалар әдәбиятына гына багышлаган бер генә язучы да юк бүген безнен арада Шулай да балалар очен аеруча унышлы. талантлы әсәрләр ижат итүчеләр бар һәм алар Аллага шокер, шактый1 Докладны әзерләгәндә мин ике корылтай арасында балалар очен китап чыгарган язучыларның исемлеген төзедем. Ул исемлек җәмгысе 50 ләп автордан тора.
Мин иллеләп язучынын китабы дидем Ләкин китапларның ин яхшылары, -менә ичмасам китап бу!- дип сокланып укырдайлары. нигездә ике нәшриятта басылган— Татарстан китап нәшриятында һәм -Мэгариф-тэ
Бүгенге балалар китапларының сыйфаты хакында «Казан утлары- журналынын быелгы апрель санында «Мәгариф- нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиевнен «Сөенсеннәр эле сабыйлар- дигән мәкаләсен күбегез укыгандыр Балалар китабы проблемалары хакында «Мәгариф- нәшрияты каланчасыннан торып кына язылмаган, төпле урынлы мәкалә бу Әйе. «Мәгариф-нен төп вазифасы—уку-укыту әсбапларын әзерләп бастыру Ә инде балалар китабын нәшер итү -Мәгариф- очен. Шәүкәт Галиевнен бер шигырендә әйтелгәнчә, топ эштән сон башкарыла торган гөп эш- булып кала Менә шуна күрә дә һәртөрле тикшерүләр вакытында -Мәгариф- нәшрияты җитәкчеләренә дә. шулай ук Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренә дә әлеге төпченүче, таләпчән тикшерүчеләр каршында үзләренең хаклыкларын исбатлап
Б
шактый гына тир түгәргә туры килә Имеш, хөкүмәт тарафыннан бирелгән акча «нецелесообразно" сарыф ителгән.
Модэррис Харисович балалар очен китап чыгаруны президентыбыз фатихасы белән һәм хөкүмәтебез карары нигезендә эшләнә дип язып, булган проблемаларны никадәр генә йомшартырга тырышса да. мәсьәлә һаман да хәл ителмәгән килеш кала бирә Ә мәсьәлә шуннан гыйбарәт балалар очен китапларны гафу ителмәслек дәрәжәдә бик аз чыгарабыз! Татарстан китап нәшрияты, мәсәлән. 1999 елда—13. 2000 елда—10. 2001 елда—13 балалар китабы бастырып чыгарды Быел 15 ләп булыр дип көтелә -Мәгариф" 1999 елда—4. 2000 дә—8. 2001 дә—6 балалар китабы чыгарды Язучыларыбызнын затлы-затлы китапларын чыгарган «Рухият", «Раннур* нәшриятлары да балалар китабы чыгарырга бик атлыгып тормыйлар. Элегрәк балалар өчен матур-матур берничә китап чыгарган «Заман- нәшрияты да бу изге эштән туктап калды. Сәбәп ачык—балалар китабынын үзкыйммәте югары. Ул табышлы эш түгел Ә әлеге нәшриятлар табыш алу өчен эшли Шуна күрә, балалар китабын чыгару нигездә дәүләт дотациясендә яшәүче нәшриятлар эше булып кына кала. Ә ул нәшриятларнын. әйткәнемчә. балалар китабына булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерерлек дәрәжәдә эшләргә мөмкинлекләре юк. Юрганнарына карап аякларын сузарга мэжбүрләр Елына әнә шул 10-15 балалар китабы белән чикләнергә туры килә.
Татарстан язучыларынын беренче съездында балалар әдәбияты хакында ясаган чыгышларында Муса Жәлил белән Фатих Кәрим «Бездә әле балалар язучыларынын хезмәтләрен исәпкә алмау, ул язучынын иҗатына зурлар өчен язылган әсәрләр белән бер дәрәжәдә бәя бирмәү шушы көнгә кадәр яшәп килә-.—дип әйткән булганнар Кызганычка каршы, хөрмәтле каләмдәшләр, моннан 68 ел элек әйтелгән бу сүзләрне бүген, егерме беренче гасырга чыккач та кабатларга мәжбүрбез. Зур үкенеч белән шуны әйтәсем килә мин Татарстан язучыларынын сонгы дүрт корылтаенда катнаштым, бүгенгесе—бишенчесе һәм һәрберсендә дә балалар әдәбияты хакындагы докладларда нигездә бер үк сүзләр кабатлана—балалар әдәбиятына, балалар китапларын чыгаруга мөнәсәбәт тиешле дәрәжәдә түгел1 Кызганыч. Монын сәбәбе бер генә—ул да булса, балалар әдәбияты, балалар китабына карата дәүләт сәясәте булмау. Балалар әдәбиятын һаман да икенчел итеп күрү Яңа кеше тәрбияләү эшендә балалар әдэбиятынын әһәмиятенә тиешле бәяне биреп бетермәү.
Балалар китабына мөнәсәбәт ул безнен жәмгыятебезнен йөзен күрсәтә.
Бүген бездә ятим балалар проблемасы килеп туды Мин Бауман урамы буйлап эшкә йөрим Андагы урам малайларын күреп йөрәк әрни. Бу да. мәгълүм бер дәрәжәдә. китапка мөнәсәбәт күрсәткече бит! Мәскәүдә Президент Путин -беспризорниклар- мәсьәләсен күтәргән булды. Бездә дә нәрсәдер шаулашкан булдылар. Ләкин бит болар барысы да чираттагы компанейшина гына! Ә ныклап бер эш тә эшләнми! Телевизордан ни генә күрсәтмиләр: үтереш, суеш. секс, урлашу, бандитизм! Шуларны гына карап үскән, китап укымаган балалардан нәрсә көтәргә мөмкин?!
Балалар китабы хакында шулай җәелеп, хәтта ике съезд арасында дөнья күргән китапларга тәфсилле күзәтү ясамыйча да. тукталуымның сәбәбе шунда; мин бүген «бары тик балалар китабы чыгару белән генә шөгыльләнүче аерым нәшрият булдырырга кирәк'- дигән иске тәкъдимне янадан күтәреп чыгарга телим. Мөдәррис Вәлиев моннан берничә ел элек язучыларыбызнын -Балалар әдәбияты яклауга мохтаж- дип аталган хат белән республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итүләре эзсез калмады дип билгеләп үтсә дә. минемчә, ул хат әле дә актуальлеген югалтмады, хәтта әле көтелгән нәтиҗәсез дә калды кебек. Чөнки китапларыбызнын саны, язучыларнын китап чыгару мөмкинлекләре нык кимеде. Классикларыбызнын балалар өчен язган әсәрләрен янадан бастырып чыгару юк дәрәҗәсендә! Мирасны кайтару, балалар әдәбияты мирасын кайтару да юк Ибраһимовларны онытканда бер булса да чыгаргалап торабыз, ә менә Мэжит Гафури. Нәжип Думави. Һади Такташ. Фатих Кәрим. Абдулла Алиш. Муса Жәлил, Хәйретдин Можәй. Мөхәммәт Әхмәтгалиев. Әхмәт Фәйзи. Бари Рәхмәт. Зәкия Туфайлова. Әминә Бикчәнтәева. Шәйхи Маннурларның балалар өчен язган әсәрләрен бүгенге балаларыбыз каян алып укысын9 Исән язучыларыбыз да балалар очен ижат иткән ин яхшы әсәрләрен кабат-кабат бастырудан мәхрүм
Мәрхүм Хәкимҗан Халиков, гомере буе балалар очен ижат итеп, үзенен каты тыш белән, затлы итеп чыгарылган бер китабын да күрмичә арабыздан кител барды
Быел чыккан -Сакаллы малай-- дигән китабын да күрмичә жан тәслим кылды Гомере буе балалар өчен ижат итеп, ничәмә буын балалар өчен матур-матур хикәяләр, повестьлар язган, үзгәртеп кору матавыкларына килеп кергәч. 70 яше тулган конга дә китабын бастырып чыгару бәхетеннән мәхрүм калган, инде 80 яше тулып килгәндә шул хәл кабатланмасмы дип куркып яшәүче күренекле әдибәбез Ләбибә апа Ихсанова. быел лаеклы ялга чыгучы әдибәбез Эльмира Шәрифуллина. шулай ук гомере буе балалар матбугатында эшләгән, матур-матур хикәяләр, повестьлар, әкиятләр ижат иткән Роза Хафизова, шагыйрә Мәрзия Файзуллина һәм тагын бик күпләр шатланып жинел сулыш алмас иде микән балалар китабы нәшрияты оештырылса9' Гомерләре буе балалар әдәбиятына хезмәт итеп тә. балалар өчен 4-5 елга бер китап чыгару бәхетен генә татучы күренекле әдипләребез Шәүкәт Галиев. Рабит Батулла. Җәүдәт Дәрзаман. Рәшит Бәшәр. Энже Мөэминова. Адлер Тимергалиннар сөенмәс иде микән9' Әйе. балалар китабына дәүләт сәясәте булмыйча торып, базалар китабы нәшрияты оештырылмыйча торып, балалар өчен төрле жанрлардагы, торле юнәлештәге, торле эчтәлектәге, торле максатларны күз алдында тотып чыгарылган китапларны күрербез дип һич тә өметләнеп булмый.
Кыскасы, мин үз чыгышымны, хормәтле каләмдәшләр, сезгә шундый морәжәгать белән төгәлләргә телим: бүгенге корылтайда республикабызда балалар китабы нәшрияты оештыруны сорап Президентыбызга һәм хокүмәт җитәкчеләренә морәжәгать белән чыгарга, бу хакта корылтайның резолюциясенә язарга һәм бүген сайлана торган яна идарәгә әлеге нәшриятны оештыру буенча конкрет эш башкару бурычын йөкләү турында махсус карар кабул итәргә кирәк1