Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ КОРЫЛТАЕ
Шушы елнын 31 маенда К Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Татарстан язучыларынын XIV корылтае булды Аны кереш сүз белән яшь ягыннан ин өлкән аксакал язучы Сафа Сабиров ачты
Корылганда катнашучыларны Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев котлады. •Язучыларның зур жыелышы—Татарстан өчен гаять әһәмиятле вакыйга,—диде ул үэенсн чыгышында.—Безнең республикабыз халкы, гомумән, татар халкы әдәбиятны ярата Күп гасырлар буена әдәбият үзенә күрә мәктәп, тәрбия һәм жан азыгы булып хезмэт итте, алдынгы идеяләрне алга сөреп, тормышнын катлаулы сорауларына җаваплар бирә килде*
Президент бертөркем каләм әһелләренә—Кави Латыйп белән Разим Вәлиул- линга Татарстан Республикасының Мактау грамотасын, ә Азат Вергаюв белән Вахит Имамовка -Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре* дигән мактаулы исемнең диатом һәм билгеләрен, шулай ук Язучылар берлегенә яна микроавтобус ачкычын тапшырды
Язучылар берлеге идарәсенең ике корылтай арасындагы эшчәнлеге турындагы хисап доклады белән идарә рәисе Фоат Галимуллин чыкты Ревизия комиссиясе хисабын Лирон Хәмидуллин ясады Әдәби жанрлар буенча Резеда Әхтәмова (шигърият), Факил Сафин (проза һәм публицистика). Рафис Корбан (балалар әдәбияты). Дания Гыймранова (драматургия). Мансур Вәлиев (әдәби тәнкыйть). Флера Сафиуллина (әдәби тел мәсьәләләре) өстәмә докладлар ясады.
Докладлар буенча фикер алышуда Гөлшат Зәйнашева. Гәрәй Рәхим. Вахит Имамов. Разим Валиуллин. Зиннур Мансуров. Мәдинә Маликова, Рабит Батулза. Фәүзия Бәйрәмова. Жэүдәт Дәрзаман Лена Шагыйрьжан. Зәки Зайнуллин, Айдар Хәлим. Владимир Лавришко. Илсур Хөснетдинов һ. б чыгыш ясады
Корылтайда альтернатив нигездә күпчелек тавыш белән Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп Фоат Гали- муллин сайланды Берлек идарәсенә түбәндәге язучылар үтте Харрас Әюпов. Фәүзия Бәйрәмова. Мансур Вәлиев. Мөдәррис Вәлиев. Разил Вәлиев. Разим Валиуллин. Лилия Газизова. Галимҗан Гыйльман Жәүдәт Дәрзаман. Вахит Имамов. Рәфкать Кэрами. Зиннур Мансуров. Хатип Миннегулов. Газинур Морат. Шаһинур Мостафин. Рашат Низами. Гәрәй Рәхим. Данил Салихов. Равил Фәйзуллин. Мөсә- гыйт Хәбибуллин. Зиннур Хөснияр. Солтан Шәмси
Язучылар корылтаеңда шулай ук ревизия комиссиясе сайланды
Шушы елнын октябрь аенда Русиядә үткәрелә торган халык санын алу уңаеннан съездда катнашучылар татар халкына мөрәҗәгать кабул иттеләр
Татарстан язучылары корылтае эшендә Премьер-министр урынбасары Зилә Валиева. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миннуллин, мәдәният министры Илдус Тарханов. Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов һ. б. рәсми кешеләр катнашты
11ДЕЛ-УРАЛ ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ
Татарстан республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында икътисад һәм мәдәният килешүенен 5 еллыгы уңаеннан Свердловск өлкәсендә Татарстан көннәре булып узды Анда Президент Минтимер Шаймиев җитәкчелегендә республика хөкүмәте әгъзаларыннан. Югары Совет, милли автономия. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләреннән. эре предприятиеләр җитәкчеләреннән торган рәсми делегация катнашты
Ике арадагы хөкүмәтара килешүгә 5 ел тулу күп вакыт түгел, әмма ул һәр якның да икътисади һәм мәдәни үсешенә зур этәргеч ясады 1999 елда ук Татарстанның Свердловск өлкәсе белән товар әйләнеше 2.4 тапкыр артты Безнең республика Урал төбәгенә авыр йөк машиналары, жиңел автомобильләр. шин. мазут, азык-төлек, синтетик-каучук. эчемлекләр куллану әйберләре җибәрә Татарстан аннан кара һәм төсле металл, корыч торбалар, экскаваторлар, төзү материалы, бизәнү әйберләре ала
Бу төбәктә 240 мен татар яши Өлкә губернаторы Эдуард Россель аларнын эшчән
халык булуы белән горурлана Татарлар күп районнарда зур-зур авыллар булып тупланган «Уралтрансмаш» предприятие сендә, оешмаларда булган очрашуларда милләттәшләребез Минтимер Шаймиев белән рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр Якынлык һәм ихтирам хисләре сәүдәгәр Агафуров йортында «Татарстан-Яна гасыр, телеканалын һәм «Татарстан» журналының Свердловск өлкәсенә багышлап чыгарылган санын тәкъдим итүдә дә сизелеп торды
Минтимер Шәймиев һәм Эдуард Россель Татарстан һәм Свердловск өлкәсе Россиянен ин көчле икътисади төбәкләре икәнен искәртеп, алар нык булганда гына Россиянен көчле булачагын әйтеп үттеләр
Свердловск өлкәсендә Татарстан көннәре барышында Минтимер Шәймиев һәм Эдуард Россель 5 ел элек төзелгән килешүгә өстәмә рәвештә 2002—2003 елларга сәүдә- икътисали хезмәттәшлек турында беркетмәгә һәм үзара аңлашу меморандумына кул куйдылар
ФЕСТИВАЛЬЛӘР. ФЕСТИВАЛЬЛӘР ..
Май аенда Казан төрле ижат фести-вальләренең үзгә бер «Мәккә«се булып торды, башкалада халыкара дәрәжәдәге берничә фестиваль-тамаша узды 20-26 май көннәрендә төрки халыкларның VII «Нәүрүз» театр фестивале үткәрелде Анда 14 театр— Анталия дәүләт театры (Төркия). Дәүләт яшь тамашачы театры (Әзәрбайжан). •УЧУР» яшьләр телетеатры (Кыргызстан). Г Мусрепов исемендәге Казакъ дәүләт балалар һәм яшүсмерләр академия театры. Кырым татарлары музыкаль-драма театры. Саха республикасы дәүләт юмор һәм сатира театры. Хакасия милли театры. В Кок- ола исемендәге Туты музыкаль-драма театры. М Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры. «Нур» Уфа татар дәүләт театры. К В Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. К Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. М Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры катнашты
• Нәүрүз» фестивале ТР Мәдәният министрлы™ тарафыннан Россия Мәдәният министрлыгы. Россия геатр әһелләре берлеге, төрки мәдәниятен һәм сәнгатен бердәм үстерү халыкара оешмасы •ТЮРКСОЙ» катнашында үткәрелде
Фестивальне ачу тантанасыаы Татарстан Президенты М Шәймиев катнашты һәм чыгыш ясады
22 май көнне Муса Жалил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театры бинасында Рудольф Нуриев исемендәге XVI хзшыкара классик балет фестивале ачылды Ул композитор I ЛюбовскиЙнын шатйрь Р Харис либреттосына язылган «Йосыф кыйссасы» балеты белән башланып китте 31 майга кадәр дәвам иткән бу фестивальдә П Чайковский Ф Яруллин. А .Адам һ б композиторларның әсәрләре башкарылды
Шул ук театр бинасында нефть төбәге сәләтле балаларының «Сандугач сайрар илем» дип исемләнгән сәнгать фестиваленең йомгаклау концерты булып үтте Анда Татарстаннын көньяк-көнчы™ш районнарыннан килгән 400ләп яшь башкаручы катнашты Фестивальне «Татнефть» ААЖнен • Рухият» фонды оештырган
КАЛӘМДӘШЛӘРЕБЕЗ БҮЛӘК АЛА
•Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсына йомгак ясалды «Журналистикада исем» номинациясендә «Бәллүр каләм» призы А Юнысова. Й Шәрәпова. Р Вафин. И Шиһапов. Р Щербакова. Л. Толчинский. Н Кәримова. Н Гыймат- динова. Э Хамматова. Т. Нәжмиевкә бирелде Шушы ук номинациядә ТР прокуратурасының матбугат үэәге житәкчесе Р Хажиевны (үлгәннән сон) билгеләп үтәргә карар кылынды (Искәртеп үтик, бүләкләнүчеләрнең өчесе—Татарстан язу-чылар берлеге әгъзалары А Юнысова, Т Нәжмиев. Н Кәримова—безнең журналның да авторлары )
• Ел дебюты» номинациясендә «Бәллүр каләм» бүләкләре А Цыганов белән Л Хәируллинага тапшырылды «Журналистлар белән аралашуда ачыклык өчен» дигән призга Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Р Әбүбәкеров лаек булды
ЯНА РӘИС
Татарстан Президенты М Шәймиевнен 2002 елның 5 июнендә чыккан Указы белән Моргазин Ирек Минзәки улы «Татарстан» дәүләт телевидение 1>әм ралиогапшы рулар компаниясе рәисе итеп билгеләнде И Моргазин моңарчы соңгы өч елда Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге җитәкчесе булып эшләгән иде
МУЗЕЙЛАР ДА ЯРЫША
Мәдәният министрлыгы коллегиясе кззрзры белән елның ин яхшы ике музее билгеләнә Музейларның былтыр™ эшчәнлекләренә йомгак ясап, җиңүчеләр дип Г Тукайның казанда™ алиби музее һәм Лаешнын төбәкне өйрәнүче тарих муэее табылды 16 май көнне мәдәният министрының беренче срынбк.зры Рафаэль Вәлиен Г Тукай музеена китеп, мхтей имчәклегенә тур б.ы бирле, анда™ хезмәткәрләрне Халыкара музейлар көне бетон катлады Эмаль Жәъпетдинов 1өһрә Сәхабиеванын Тукай сүсләренә язган җырларны башкарулары тамашачылар
күңеленә бик тә хуш килде
Музей директоры Мөжип Низамиев килгән
кунакларга, бүләк ияләренә бик зур рәхмәт әйтеп,
музейның кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне
тәрбияләү өлкәсендә әһәмияте зур икәнен
искәртеп үтте.
КИРӘКЛЕ СӨЙЛӘШҮ
Башкалада «Республика мәктәпләрендә һәм
келлюгтләрендә татар телен латин графикасы
нигезендә укыту буенча эксперимент эше» дигән
темага семинар- кинәшмә үткәрелде Татарстан
Мәгариф министрлыгы һәм Укытучылар белемен
күтәрү институты тарафыннан үткәрелгән әлеге
семинар-кинәшмәдә татар телен латин
графикасында укыта башлау турында эшлекле
сөйләшү алып барылды һәм тәкъдимнәр кертелде
МУСА Ж.ӘЛИЛ ФОНДЫ ОЕШТЫ
Оренбург өлкәсенен Шарлык районы Мостафа
авылында Муса Җәлил исемен мәңгеләштерүче
төбәкара иҗтимагый фонд оешты
Фонд хезмәткәрләре шагыйрьнең туган
авылында мемориаль музей комплексын төзү
башлангычы белән чыкты, шагыйрьнең
тормышына һәм иҗатына бәйләнешле булган
төбәкләргә—Оренбург өлкәсе. Татарстан.
Башкортстан республикалары дәүләт
структураларына ярдәм күрсәтү үтенече белән
мөрәҗәгать итте Мемориалны ачу татар халкының
бөек улы. Советлар Союзы Герое Муса Жэлилнен
тууына 100 ел тулган көннәрдә, ягъни 2006 елда
планлаштырыла
ЖАНГА ЯКЫН ӘДИПЛӘР ЯГЫНДА
Язучы Фәүзия Бәйрәмова Мордова
Республикасында булып кайтты Ул затарлар
күпләп яшәгән Белозсрье авылында. Шәриф
Камалның туган авылы Татар Пешләсенлә.
Ләмбрәдә. Һади Такташнын туган авылы
Сыркыдыла. Гафур Колахмәтов җирләнгән Юнә
авылында. Габлрахман Әпсаләмовнын туган
авылы Аллаголда, шулай ук Рузаевка һәм
Сарански шәһәрләрендә булды, мәчетләрдә,
мәктәп, китапханәләрдә халык белән очрашулар
үткәрде.
АЛЬБАТРОС ЯЗМЫШЫ
Май аенда күренекле прозаик, публицист
Миргазиян Юныска 75 яшь тулды. Ул— «Тозлы
җил». -Теләп алган давььл». «Энже иләүчеләр». -
Биеклектә калу». «Табу һәм югалту- кебек халык
арасында ихтирам казанган әсәрләр авторы.
Юбилей алдыннан анын тагын бер китабы
«Альбатрос язмышы» исемлесе дөнья күрде. Шул
китапны тәкъдир итү кичәсе Казанның Халыкара
дуслыгы Йортында үтте
СӨЛӘЙМАНОВ УКУЛАРЫ
Төмән шәһәренең Д Менделеев исемендәге
фәнни китапханәсендә 2002 елгы Сөләйманов
укулары узды Монда ике көн дәвамында Себердә
туып үскән күренекле тагар шагыйре, җәмәгать
эшлек- лесе Булат Сөләйманов рухы хәтердә
яңартыллы.
Ул «Көнбатыш Себер татарлары: башка
халыклар белән этно-мәдәни мөнәсәбәтләр»
дигән темага узды. Эшлекле әңгәмәләр
барышында милләттәшләребезнен мәдәниятен.
мәгарифен, матбугатын, тарихын, әдәбиятын,
сәламәтлеген саклау һәм үстерү хакында ихлас
чыгышлар ясалды.
ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН
Язучы Әбрар Шәминнын тууына 90 ел тулу
унаеннан 6 июньдә аның туган төбәге Кайбыч
районы үзәгендә Татарстанның халык артисткасы
Галия Кайбицкая музеенда китап укучылар
конференциясе үткәрелде Анда әдипнең
якташлары, музыка белгече Зәйнәп Хайруллина.
Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев,
балалар шагыйре Рафис Корбан, шулай ук
мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм язучының
туганнары катнашты Ә Шәмин туып- үскән урамга
анын исеме бирелде.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары
һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан
Республикасы Министрлар Кабинеты
аппаратының баш референты Тарханова Флера
Габдрахман кызы Татарстан Республикасының
Мактау грамотасы белән бүләкләнде.