ТУЙКӘ БУЙЛАРЫННАН КОЯШ КАЛКА
Аңларга вакыт
♦ Коры җирнең алтыдан бер өлеше»ндә Яшәдек без-җитмеш еллап...
«Бездән дә бәхетле халык булмавы «на Ышандык бит чын-чынлап.
Коры җирнең сигездән бер өлешендә Яшәп калдык—оя тузгач.
Без гайрәтле, кодрәт бездә, диеп һаман Мактанабыз—ил зур булгач. Тормыш дигәннәре генә яхшырмый шул. Күптер дә бит алтын, көмеш.
... Чалбар алыштырып кына кем маитыган. Кесә төбе... тишек килеш...
Еллар шәүләсе
«Кемең бар соң синең читтә?—дисең,— Назың калмады бер чеметем;
Күз карашың, хәтта, хәлсезләнде. Йончыдың син, беттең, егетем». «Дөрес сүзгә җавап булмый», диләр. Дәшми генә күнәм, килешәм. Төртеп егу. тартып торгызулар Дәртле чакта гына килешә.
Хәле беткәннәргә мәрхәмәт юк,
Илдус гыЙЛӘЖЕВ (/Wrt) шагыйрь. >Җир китабы». ‘Cepir могар*». •Хак сүз» һ. б китаплар авторы А знакай районында яши
Арылды шул, түгел җәлләсе. ...Илле яшьне кая куябыз соң??
Арабызда ята шәүләсе...
Алга карап
Әле бар да алда кебек: Тауларга менәселәр. Яннарына киләселәр. Шашынып сөяселәр.
Матур сүзләр сөйлисем бар, Яраса-ярамаса.
...Картайган гел сизелми ул. Артыңа карамасаң...
Юмарт чишмәләр
Җырыгызны ятлап йөрим. Туган ягым чишмәләре. Челтер-челтер моңнар белән Тулды күңел киштәләрем. Күп чөмердем суыгызны. Камаштырып тешләремне: Сезнең аша алдым бугай Булган барлык көчләремне.
Иң якыны кайсыгыздыр. Беренчесе, соңгысымы? Әйтә алмыйм соң минутта Кайсы суны сорыйсымны... Барыгыз да якын миңа! Җырдан үрәм улакларны. Сезгә охшап, хисләр ургый. Күңелем бик юмартланды.
Туйкә таулары
Туйкә тауларында кылган үлән. Җил искәндә китә дулкынлап. Шул таулардан илгә күз сирпесәң, Җаның, тәнең куя сулкылдап. Туйкә тауларында хәтер йоклый. Чокырлары тарих күзләре. Чокыр-чакыр булып сибелгәннәр Путач яуларының эзләре.
Туйкә тауларында мунча ташы. Катыльп ын җыйган хаклыкның. Көчле рухы яши бу якларда Ирек. Хөрлек сөйгән халыкның. Туйкә тауларыннан кояш калка. Киләчәккә сибә нурларын. Исәнлеген сорыйм бездән соң да Шул тауларга карар улларның...
Кемгә мин кирәк?
Рәис булып элек эшләгәндә. Сөтләр кимеп, эшләр пешмәгәндә. Бармак янап, кычкырды түрә:
Безгә шагыйрь түгел, җитәкче кирәк!
...Төннәр ката язып утырганда,
Дәфтәр арты дәфтәр тутырганда.
Авыр сулап, кисәтте хатын:
Мица—шагыйрь түгел, көчле ир—алтын!
Икесе дә дөрес сөйләгәннәр. Уем читтә... шуны сөймәгәннәр.
Хисләр күп тә, акыл бит кимрәк:
Язмый түзеп булмый... кемгә мин кирәк?
Шулар гына калды
Баскынчылар тиеп пычратмаган Дүрт байлыгым бар сөеп карарлык: Бала бишеге—әткәй ясаган. Үзем салган, үзем яккан мунча. Тау буендагы татар зираты, Иркәм бәйләп биргән намазлык...
Төзәтмә кертәм
Ата-анаң сине өйрәткәндер: —Егетләргә якын барма! Алар фәлән, алар фәсмәтәннәр. Якларына күз дә салма.
Якын китермисен шул сәбәпле...
Хупласам да. бар аерма: Алар сиңа әйтеп бетермәгән - Якын жибәр. үзең барма...
АСЫЛЫ үзгәрми
«Яңа» урыс, «иске» урыс... Аермасы юктыр аның.
Максат бер бит: алдап-йолдап.
Талап җыю кеше малын...
Рәсәйдә
Үзеңнән мең кат тинтәк бәндәләр
Түрә була. яный, акыра.
Шулар бүген, әнә. баеп ята Туяр микән бу ил акылга?
Салават күпере
Матур дуга булып каерылды Аллы-гөлле төсләр сызыгы. Җирдән күтәрелде, жнргә төште Кеше гомеренең сызымы...