Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРЕК ТАТАР ӘДӘБИ БӘЙЛӘНЕШЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР СӘХИФӘЛӘРЕ


зын һәм бай тарихлы төрек-татар әдәби бәйләнешләрен ике гасыр чигендә формалашкан жәдидчелек хәрәкәте юламаннарыннан саналырлык Исмәгыйль Гаспралыдан һәм анын «Тәржеман» газетасыннан башка күз алдына китереп булмый Төрки халыкларны бөтендөнья әдәбиятлары эченә алып керүдә. Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында күпер салуда аларнын хезмәте бәяләп бетермәслек зур.
Исмәгыйль Гаспралы эшчәнлегенә кагылышлы материаллар цензура архивларында байтак Шулар арасында ин игътибарга лаеклысы—Вакытлы матбугат буенча Баш идарәнен 71 санлы эше буларак теркәлгән «Мөселман матбугаты һәм мөселманнар арасында мәдәният таралу» язмасы. Анын «Татар матбугатында яна агымнар» исемле бүлегендә Одесса гимназиясен тәмамлап бетермәгән Кырым морзасы Исмәгыйль Гаспралынын. Парижга барып, яшь төрекләр белән танышуы һәм Абазы әфәнде матбугат башында торганда (ә Лорис-Маликов Тышкы эшләр министрлыгын җитәкләгән вакытта) Бахчасарайда, тәржемәсен бирү шарты белән, газета оештыруы бәян ителә Цензор анын берничә елдан Төп тикшерүче күзәтүеннән чыгуы, русча һәм татарча вариантлар арасында аерма булу, оештыручының хәйләкәр сәясәте хакында хәбәр итә
Исәп-хисап тотучы, фикерле татарлар Гаспралынын максаты, халык милләт буларак урыслар арасында эрегәнче, милли узаннарын уятырга теләү икәнлеген акладылар, ди Анын аваз методы белән укыту өчен тырышуларын, ана тарафдар кешеләрнең әхлаксыз муллаларны, искелек тарафдарларын тәнкыйтьләп язуларын әйтә, тәрәккыятьчеләрнен беллетристик формада, проза әсәрләренә яшереп, яна идеяләр пропагандалавын күрсәтә һәм мисалга Р Фәхретлиновнын •Сәлимә яки гыйффәт» әсәрен китерә
Риза Фәхретдинов хезмәтләрендә дә цензорның хаклыгын раслаучы юлларны еш очратырга мөмкин Мәсәлән, үэе язган тәржемәи хәлдә, кызынын истәлекләрендә беллетристик юнәлешне сайлау һәм тәхәллүс астына качунын сәбәпләре хакында сөйли (шда телгә алынган китап—36, 48 битләр).
Хисапта тәрәккыятьчеләрнен халыкны алга җибәрәчәк биш юлны күрсәтүләре хакында да фикерләр бар. Алар Гаяз Исхакыйнын «Ике йөз елдан сон инкыйраз» әсәрендә саналган юлларга өлешчә туры килә: 1) сәүдәне үстерү; 2) сәнәгатьне алга җибәрү; 3) балаларга һөнәр бирү; 4) көнчыгыш һәм көнбатыш телләрен өйрәтүче мәктәпләр ачу; 5) рус телен белү.
Цензор карашынча. яналык та. искелек тә—милләтне саклауны максат иткәнлектән—бердәй куркыныч!
Р Фәхретдинов үзенен дөньяга күзе ачылуда «Тәрҗеман» газетасын шулай ук бик югары бәяли Беренче тапкыр әлеге басма кулына килеп кергәч, ул Фәрид исемле иптәше белән идарәгә хат яза һәм шул көннән башлап анын бер генә санын да калдырмыйча укып бара (•Тәрҗемәи хәлем-, 20бит)
Газетанын татарлар тормышында мөһим роль уйнавы хакында хатлар идарәгә гет килеп тора Кайвакыт газета аларны үз битләрендә дә урнаштыра 1898 елнын 18 санында Оренбург өлкәсендәге Иманкол авылы кешесе А.
О
Мортазин «Тәржеман» газетасы тәэсирендә мәктәпкә янача уку керүен һәм анын көткәннән дә зуррак унышлар китерүен хәбәр итә
Цензураның әлеге хисабыннан Гаспралы дәреслеге тәэсирендә дистәләгән китаплар язылуы хакында да беләбез. Ул пропагандалаган «ысулы жәдид* мәктәпләре өчен татарлар эшләгән мөгаммә үзенен унай нәтиҗәләрен бирә Аны төзүчеләр хәтта китапханәдә булырга тиешле китаплар исемлеген лә язалар Алар арасында Г Исхакыйнын «Инкыйраз*ы. Ф Кәриминен «Шәкерт илә студент» ы. Рәшит Ибраһимовнын дөнья шаулаткан рисаләләре. «Тәгьлимати шәйтания»—кыскасы. татар ижтимагый-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаган әсәрләрнен күбесе бар (Дәуләт Надир Русия төркиләренең милли көрәш тарихы (!905— 1917).—Казан Милли китап. 1998.—62-64 битләр)
«Тәржеман» газетасының ике телдә чыгуы рус-татар. төрек-татар әдәби бәйләнешләренең көчәюенә китерә Аны тулаем, махсус һәм жентекле өйрәнү безнен бу юнәлештәге белемнәребезне әле тагын да тирәнәйтә алачак
Газетанын даими авторлары да була. Шулар арасыннан ташкентлы Мулла Габбас әсәрләре, әдәби бәйләнешләр ноктасыннан караганда, аеруча игътибарга лаек. Чит әдәбиятларны яхшы белгән. «Француз хатлары* белән танылган әдипнен ләкабе дә аерым фикерләргә этәрә һәм бик үзенчәлекле
И Гаспралы төрки халыкларны дөнья әдәбияты үрнәкләре белән танытуга зур өлеш кертә Даниэль Дефо «Робинзон»ынын камилрәк 1904 елгы басмасын да ул хәзерли С Максуди кебек яшьләрнен милли карашлары формалашуда, чит илләргә китеп, югары белемнәр алуында анын роле зур була Татар язучыларынын күбесе аны остаз, үз милләтләренең ин бөек каһарманы саныйлар «Тәржеман» бабанын үлеменә мөнәсәбәтле мәкаләсендә С. Максуди түбәндәгеләрне яза «Хакыйкатен уйлап карагыз. Исмәгыйль бәктән бөек безнен күпсанлы татарның кеме бар? ( .) Гаспринскийнын мәйданга чыгуы, анын мөнбәр гәгьлиме булган «Тәржеман»нын һозуры—Русия мөселманнарында яна хәятнын башыдыр Беренче буларак, мәгънәсез хәятыбызга бер мәгънә биргән, максатсыз яшәешебезгә ижади әмәлләр иткән, шатлыксыз тормышыбызда өмидләр тудырган кешебез Исмәгыйль бәк булды» (Максуди С Әмәлләр остазы // Йолдыз. 1911 —22 сентябрь >
Сонрак милли хәрәкәтнен төрле төркемнәренә керсәләр дә. Гаяз Исхакый. Фуад Туктаров кебек мөхәррирләрнең вакытлы һәм гомумән матбугатка бәйле карашлары ла Исмәгыйль Бәк. анын газетасы үрнәгендә, йогынтысында формалаша.
1903 елны Кырымга ясаган сәяхәтен тасвирлаган юлъязмасында Ф Кәрими, «Тәржеман» газетасының төп хезмәте итеп, анын «милләт—кэнденен хаста илекен. дәвага мохтаж булдыгын. караңгылыкта идекен—зыяга мохтаж булдыгын игътираф итмәгә (танырга) башлау*ны күрсәтә (Кәрими Ф Кырымга сәяхәт // Морза кызы Фатыйма — Казан Тат кит нәшр . 1996 —371 бит.)
•Тәржеман»ны укып рухланган, фикерләнгән Гаяз Исхакыйнын ла бөтен әдәби эшчәнлегенен шул юнәлештә булуын һәм аеруча «Ике йөз елдан сон инкыйраз»да әдипнен милләт хасталыгын һәрьяклы аңлатуын беләбез
И Гаспралы чыгарган газетанын егерме еллыгына бөтен дөньядан җыелалар һәм котлау телеграммалары килә Мәҗлестәге чыгышлар анын татар мөхәррирләрен үстерүдәге өлешен ачык күрсәтә
Төрек-татар әдәби бәйләнешләрен тикшергәндә, икенче бер мөһим затны - Нәмык Камалны ла онытырга ярамый Ул галимнәр тарафыннан остазы Ибраһим Шинаси беренчеләрдән булып әсәрләренә керткән евролачатык идеяләрен дәвам игүче. Көнбатыш тәэсиренә аннан да ныграк бирелүче буларак бәяләнә (Akyuz Kenan. Ban Tesirinde Turk Siiri Antolojisi - Ankara. 1970-S 54-56)
Мүйжән Жүнбур әдипнен бөеклеген төрки халыклар арасында эшләгән эшләренең зурлыгында дип саный Анын. халыкның хиссиятен анлап. гыштан кергән фикерне эчтәге белән яраштырып, иҗатына умырганлыгын әйтә
Нәмык Кәмал бөтен гомерен вакытлы матбугатны демократ зацияләү һәм сәяси карашларны умыру чарасы итүгә, яшь төрекләр хәрәкәтенә, аларнын идеяләрен әсәрләре аша пропагандалауга багышлый
«Төрек энииклопедиясе»ндә Яна заман әдәбиятын төзүчеләр хакында шушындый юллар бар «Романда-Әхмәт Мидхәт исә Нәмык Кәмал, шигырьдә янә—Нәмык Кәмал илә Әкрәм вә Хәмид. әдәби тәнкыйтьтә Кәмал вә Әкрәм, театр турында исә бонларнын һәммәсе бердән бу әдәбиятның корылмасында* (Turk ansiklopedlwi. (ihXXXH - Ankara. Mill) tcitim hastmaavt. 1983-S 512.)
Нәмык Кәмалны драматург итеп «Заваллы чужык» таныта Пьеса тиз
арада бөтен төрки дөньяга тарала Аныкына охшаш эчтәлектәге әсәрләрнең күпчелеге пьесаның тәэсирен тойган яисә ана ияреп язылган була.
Сәхнә өчен ижат ителүенә карамастан, ул прозабызга да үзенең эзен сала Драматургиябезгә тәэсире исә озак елларга сузыла. Октябрь инкыйлабы алдыннан язылган «Галиябану»дагы (М Фәйзи) сонгы күренеш «Кызганыч бала.дагы Шәффыйканың Ата (Гата) белән хушлашуын хәтерләтә. Анда да өлешчә әтисе мәнфәгатьләре хакына корбанга китерелгән кыз язмышы сурәтләнә.
• Кызганыч бала» драмасы тәүге тапкыр 1901 елда—Бахчасарайда. 1904 тә—Казанда. 1909 елны Әзәрбайжан театрында куела. Нәкъ менә татар каләм ияләренең, ин беренчеләрдән булып, пьесаны тәржемә итүе һәм аның белән милли театрыбыз ачылу көнен билгеләве күп нәрсә турында сөйли. Г Камал татарча варианттагы китапның титул битенә, әдипкә мөнәсәбәтен белдереп, •прогрессив торек язучысыныкы» булуын әйтә.
Нәмык Кәмал бу пьесаны Дюма Баласы әсәрләре тәэсирендә яза Шулай итеп, татар әдәбияты инде яңа жанр формалары аша дөнья мәдәниятләре белән бәйләнешкә керә.
Нәмык Кәмалның башлангыч чор ижатына озын монологлар, артык купшылык, ясалмалылык хас. Галиәсгар Камал да «Кызганыч бала»нын теленә, исемнәрнең татарча яңгырашын һәм кайбер башка нәрсәләрне исәпләмәгәндә, зур үзгәрешләр кертми, шунлыктан анда «Зәваллы чужык»ка хас бөтен кимчелекләр чагыла.
•Кызганыч бала» тәэсирендә язылган әсәрләргә чит әдәбиятлардан да мисал китереп булыр иде. Мәсәлән. А. Ахвердовнын «Бәхетсез үсмер»е һәм Нәмык Кәмал пьесасы арасында идея-эчтәлек охшашлыклары ярылып ята. әмма ни өчендер совет чорында язылган әзәрбайжан әдәбияты тарихы буенча мөһим хезмәтләрдә бу күрсәтелми. Әйтергә кирәк, хәтта ике милләт арасындагы бәйләнешләргә бөтенләй игътибар бирелми, ике гасыр чигендәге әдәбиятта үзәккә М Ахундов исеме куела һәм аның ижаты да руслар йогынтысында гына формалашкан кебегрәк фикергә урын калдырыла.
Реалистик әдәбиятның туу. үсү баскычларын күрсәткән «Азербайджанский реализм» (Ариф Гаджиев. Баку. Язычы. 1984). «Этапы азербайджанского реализма» (Яшар Караев. Баку: Язычы. 1983) хезмәтләрендә дә төрек каләм ияләре ирешкән уңышларның әзәрбайжанлыларга тәэсире турында өстән генә, гомуми планда гына әйтелеп кителә Шул ук «Бәхетсез үсмер» әсәре дә бары тик рус әдәбияты тәэсирендә генә туган кебек аңлашыла.
А. Ахвердов пьесасында да мәгърифәтчеләргә хас үзәк фикерләр бар: иске гореф-гадәтләргә таянып яшәү адәм баласын бәхетсез итә. белем, аң биреп кенә, аны рухи томаналыктан алып чыгып була. Дөрес. «Бәхетсез үсмер»нен төп геройларыннан булган Фәрхад русча укыган. Рәсәйдә табиб һөнәрен үзләштергән, әмма бу фактлар гына әле драманың төрек йогынтысыннан азатлыгы хакында нәтижә ясау мөмкинлеге бирми Аның басылып чыгу вакыты да (1990). бездә «Зәваллы чужык» пьесасына ияреп ижат ителгән «Кызганыч бала»ныкы белән бер үк
Нәмык Кәмал 1873 елны «Ватан яки Силистрә» драмасын да язган була. Урыс-төрек сугышы хакындагы сюжетны нигез иткән бу пьеса татар әдәбиятына ватандарлык идеяләрен пропагандалауны алып килә. Нәмык Кәмалның икенче бер кечкенә күләмле проза әсәрендә («Ватан») әлеге идеяләр бергә туплап бирелә.
Фатыйх Сәйфи-Казанлынын «Ике татар классигы турында» китабында Галиәсгар Камалның әдәби мирасы турында мәгълүмат бар. Андагы төрек һәм рустан тәржемәләр арасында без Нәмык Кәмалдан алынган «Ватан»ны. «Кызганыч бала»ны, Әхмәт Мидхәтнең «Саран»ын, «Шкабионнын хәйләсе»н, Әхмәт Пашаның •Хәстә»сен күрәбез Атар исә—үз чиратында. Көнбатыштан фикер алып. Көнбатыш мираска ияреп яисә турыдан-туры төрекчәләштерү юлы белән язылган әсәрләр. Шулардан нәкъ менә Нәмык Кәмал каләменнән чыккан «Ватан» гына үзәккә ватанпәрвәрлек идеяләрен куя.
Меһмет Каплан «Ватан яхуд Силистрә» пьесасы сәхнә әсәре буларак эшләнеш ноктасыннан тәнкыйтьләнә ала. әмма төрек тупламы хәятына тәэсир иткән, аны яшәткән фундаменталь кыйммәте—халыкка аңлаешлы телдә, аны хисләндерерлек вә сәнгатьчә өслүб белән аңлату ноктасыннан бәяләп бетермәслек бер әсәрдер». —ди (Kaplan Mehmet • Vatan yahut Silistre* //
Hareket. 1980. —№ 14 —S. 30.)
Нәмык Кәмалның публицистик китапларыннан ин кызыклысы—«Төш» тер (Рөя») Анын элгәресе Зыя Пашанын да мәгърифәтчелек карашларын уздыручы һәм шул исемдәге сатирик проза үрнәге була. Нәмык Кәмал фикердә остазыннан да югарырак күтәрелә, үз ватанынын якты киләчәген сурәтли. Ул вәхшилек юкка чыккан, яхшылык һәм мәгърифәт жингән. социаль гаделлеккә нигеътәнгән ил булачак, имеш. Әлеге публицистик үрнәкнен татар язучыларына тәэсире шик тудырмый. Гаяз Исхакый кебек милләтпәрвәрләр ижатыннан да бу китапка реминисценнияләр күрсәтеп була (• Ике йөз елдан соң инкыйраз*) -Рея- бераз соңрак. 1909 елда, Айдаров исемле кеше тарафыннан татарча да чыгарыла.
Нәмык Кәмалның тарих, әдәбият теориясе буенча мәшһүр хезмәтләре бихисап Аларда шул чорның алдынгы карашлары, алгарыш, дөньяви фәннәр, дин, милләт, ватанга мөнәсәбәтле, әдәбият, чит ил әдәбиятлары турында һәм башка фикерләре тупланган. Ул кайсы әдәби жанрда ни өчен хезмәт иткәнлегенә кадәр аңлата, мисаллар белән раслый Әхлакны төзәтүдә театрга йөкләнгән дәрәжәле эшне бер генә әдәби жанр да башкара алмый дигән фикердә тора.
XVIII гасырда төрекләрдә Расин идеяләренең популяр булуын бетәбез Ә Мидхәт гә классицизм вәкилләренең ижатыннан шактый нәрсә өйрәнә Атар—шул ук Расин. Корнель—театрны әхлак төзәтүче төп чара дип карыйлар Беренчесе кешенең эчке дөньясын игътибарга алса һәм сәхнә әсәрләрендә психологизмны үстерсә, икенчесе әхлаклылыкны гражданлык хисләре белән дә бәйли
Төрле философларга мөнәсәбәте ачыктан-ачык чагылган «Аурупа сәяхәтнамәсе»ндә Ф Кәрими Корнель. Расин исемнәрен дә атый Дөрес, ул аларны шагыйрь буларак телгә ала, ә бит мәгърифәтчелек чорында каләм ияләренең күбесе төрле жанрларда язганнар һәм. теге яисә 6} әдипләрне үзләренә үрнәккә куйганда, беренче чиратта, нинди төрдә ижат итүеннән бигрәк, фикеренә игътибар иткәннәр.
Шушы заманда татарлар арасында таралыш тапкан карашлар әле Беренче рус революциясеннән сон да шифалы тәэсирен киметмәгән була Г Тукайның 1907 елда язган «Театр» шигыре—әйтерсең лә. Нәмык Кәмал язганнарның поэзиядәге кайтавазы
Үткен телле Тукайның төрек милләтпәрвәре эшчәнлеге белән танышлыгы күренеп тора. Ул. башында Нәмык Кәмал, аның каләмдәшләре торган Яшь госманлылар хәрәкәтенең үз принципларыннан ваз кичүе өчен борчылып. «Бөраларәнә насихәт» шигырен ижат итә Нәмык Кәмалның үзенә багышланган эпиграммасы да бар Гомумиләштереп әйткәндә, төрек язучысы әдәбиятыбызга Тукайлар буынын да үстерешә
Нәмык Кәмалның «Таралган битләр яисә яфраклар» («Эвраки перишан-) китабында ислам галимнәренең портретлары сурәтләнә, аларнын биографияләре бирелә Бераз сонрак бездә дә бу эш жанлана Риза Фәхретдиновның теологлар, төрле философлар турындагы китаплары тууга Нәмык Кәмал язганнарның да йогынтысы булырга тиеш.
Унтугызынчы гасырда яшәгән, төрки халыклар мәдәният үсешендә билгеле бер эз калдырган шәхесләр арасында Тәүфикъ бәй Әбуззия лә бар Аны төрек әдәбият фәнендә, беренче чиратта, күренекле тәнкыйтьче буларак бәялиләр Ул мәдәни мирасның иҗтимагый мәгънәсен аңлату, төрек әдәби үрнәкләрен, сайлап, китап итеп бастыру эше белән шөгыльләнә Халыкка белем бирү, аны агарту максатыннан, күп еллар дәвамында январи календарьлар чыгара Белгәнебезчә, бездә шушы ук эшне Каюм Насыйри башкара.
«Тәржсман» газетасының редакторы Исмәгыйль Гаспринский аннан. Мәкәржә ярминкәсендә сату өчен, зур күләмдә календарь бастыруны үтенгән була Үз илендә ун унике мен күләмендә генә тарала алган әлеге хезмәт бездә алтмыш мен данәдә сатыла (Гордлевский В. А Очерки по новой османской tumepamype // Избранное В 4-х томах Т II— М Изд-во Восточной литературы. 1961 -С. 376.) Төрек әдәбияты, халык авыз ижаты. фикере әнә шундый юллар белән дә гади халыкка ла барып ирешә
Шулай да Тәүфикъ бей Әбүззияне урыс ориенталистларына һәм тагар Мәгърифәтчеләренә ин таныткан әсәре-«Госманлы әдәбиятының үрнәкләре- («Нәмүнәи әдәбияты Османия») китабы Үз илендә әллә ни популярлык казанмаган бу кигап. нигездә, шулай ук Рәсәйдә сатыла Гордлевский һәм Смирнов кебек ориенталистлар. төрек әдәбияты хакында мәкаләләр, язганда шуна таянып, яна заман төрек әдәбияты хакында фикер йөртәләр
1895-1905 еллар прозасындагы тәрҗемәләрне тулаем караганда, аларнын ин күбесе Әхмәт Мидхәттан икәнлек күренә. Бу исә. үз чиратында, аның ижатынын Яна заман әдәбиятыбызның чишмә башында торуына ишарәли
Кем сон ул Әхмәт Мидхәт һәм татар мәгърифәтчеләре ни ечен аның ижаты. ижтимагый эшчәнлеге белән кызыксынганнар дигән сорауга кинрәк тукталасы килә.
Ә Мидхәт Төркиянен Стамбул шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туган. Болгариядә француз лицеен тәмамлаган. Яшьтән үк ата-анасыннан һөнәрчелеккә өйрәнгән һәм 1869 елда Багдадта типография ачкан. Шул елларда ул үзенең ижади эшчәнлеген дә башлаган.
1871 елда Ә Мидхәт тагын бер типография ача. шулай итеп. Төркия матбугатын үстерүдә зур эш башкара. Ижтимагый-сәяси эшчәнлеге. Нәмык Кәмал белән бәйләнешләре өчен аны сөргенгә сөрәләр, әмма ул анда да язучылык эшен туктатмый.
Ә Мидхәт әдәби әсәрләр язу өстенә. фәлсәфә белән дә шөгыльләнә Ул кешенен анын данлаган, ижтимагый алгарышны хуплаган. Ислам белән фән бер-берсенә каршы килми дип уйлап, аларны берләштерергә омтылган Анын фәлсәфәсе татарларны, мөгаен, шундый юнәлешле булуы белән дә тарткандыр
Хезмәтебезнең алгырак өлешендә без татар мәгърифәтчеләре арасында да андый карашларнын булуы хакында язган идек инде Әхмәт Мидхәт төрек-чәләштергән мәсәлләрнен авторы Жан де Лафонтенны искә төшерик Анын •тормышы һәм ижаты—Аллага табыну белән хөр фикернен пародокс дәрәҗәсендәге берлеге-, дияргә мөмкин (Строев А Жан де Лафонтен // Французская литературная сказка XVH-XVHI веков - М Худ лит., 1990-С 668.)
XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында яшәгән Ш Мәржани. Р Фәхретдинов Ф Кәримиләрнен ижтимагый эшчәнлеге. әдәбиятка, дөньяви фәннәргә, икътисади алгарышка, дингә карата фикерләренең, хәтта әдип буларак эволюцияләренең Ә Мидхәтнен ижтимагый эшчәнлеге. карашлары һәм ижатынын үсеш-үзгәрешләренә аваздаш икәнлеген күрербез Гаяз Исхакый да аның яшәү, көрәш рәвешен үзенә үрнәк итеп алган.
1905 елда Харитонов матбагасында авторы күрсәтелмичә басылган «Ике баһадир- рисаләсендә төрек әдибенен инглиз жәмәгать эшлеклесе Джон Вольтер белән янәшә куелуы һәм анын милләтпәрвәрлектә үрнәк итеп күрсәтелүе дә Ә Мидхәт исеменен татарлар арасында популярлыгы хакында сөйли
Бу рисаләне И Гаспринский газетасындагы мәкаләдән алып нәшер иткәннәр Анда Әхмәт Мидхәт хәтта сөргендә дә милләт мәнфәгатьләрен күздә тотучы, анар мәгърифәт нуры үткәрүче, халык бәхете өчен көрәшүне иректән дә артыграк күрүче итеп гәүдәләндерелә.
Бу елларда халыкта кемнен популяр булуы әдәби әсәрләрдән дә күренә Герой алдынгы карашлы булса, һичшиксез, милләткә файдалы китаплар укыган. Әйтик. Закир Һадиның мәгълүм шәкертенең кулында да Исмәгыйль бәкнең «Ике баһадир- атлы рисаләсе бар
Төрки халыклар, аларнын күренекле идеологы И Гаспринский үзе дә Вольтерның биографиясе белән Әхмәт Мидхәтнен «Вольтер егерме яшенлә яхуд элк мушакасы (беренче мәхәббәте)- язмасы аша танышалар. 1883 елда ул китап булып та басыла. Ә Мидхәт аны француз әдибенен Мадмуазель де Новерьега юллаган гыйшык хатларына тәфсир рәвешендә яза.
Ни өчен Ә. Мидхәт нәкъ менә Вольтер идеяләрен пропагандалау, анын әсәрләрен тәржемә итү белән шөгыльләнә? Әлбәттә, эш. беренче чиратта, максатлар уртаклыгында.
Ә Мидхәт төрле сәяси карашлы мәгърифәтчеләрнең язганнары белән таныша һәм һәрберсеннән шул чорда Төркия өчен мөһим дип саналган унай сыйфатларны ала Әйтик, Руссо халыкның ин демократик катламнары тормышын яхшыртуны күздә тотса. Вольтер һәм Монтескье урталык сәясәтендәге мәгърифәтчеләр санала.
Вольтер янача уйлаучы тулы бер яшь буынны тәрбияли, аны мәгърифәтчеләрнен -укытучысы- дип саныйлар, хәтта шул ук Руссо да Вольтер язган бер генә нәрсәнен дә игътибардан читтә калмавын әйтә
Алда Ф Кәримидән китерелгән өзекләрдә без анын да әлеге ике философны башкалардан аерып алганын күргән идек Бу исә. үз чиратында.
ике тугандаш халыкта да үзгәрешләр чорында бер үк акыл ияләренең укылуын, өйрәнелүен күрсәтә
Әхмәт Мидхәт белән шәхси дус булган һәм анын «Тәржемани хакыйкать» газетасына охшаш вакытлы матбугат органы чыгарган И Гаспринский төрек әдибен тугандаш халыкларга якынайтуда зур эш башкара. Ф Кәрими. Р Фәхретдинов кебек татар укымышлылыры да Ә Мидхәтне якыннан беләләр һәм аларнын ижади ярдәмләшүе турындагы фактлар төрек-татар әдәби бәйләнешләренең берьяклы гына булмавын сөйли
Р Фәхретдиновнын татар-төрек әдәби багланышларын тасвирлаган «Әхмәт Мидхәт» брошюрасы—аеруча кыйммәтле документлардан Каләм әһлебез. төрек әдәби бәйләнешләрнең ерак тарихын күздән кичергәннән сон. түбәндәге сүмәрне яза: «Төркиядә булган соңгы галимнәрдән Русия мөселманнары арасында зур шөһрәт табучылар Әхмәт Мидхәт әфәнде илә Шәмсетдин Сами булса кирәк. Монларнын өченче барлыгы мәгълүм түгел. Әбүл Зыя Тәүфикъ, мөгаллим Наҗи Кәбиләр исеме икенче вә өченче дәрәжәдә булырга тиешле» (Фәхретдинов Р Әхмәт Мидхәт — Оренбург: Вакыт. 1913 —120 бит.)
Р Фәхретдинов беренче ике әдипне янәшә куйса да. хәтта Ш Сами эшчәнлегенен дә Ә. Мидхәтнекеннән түбәнрәктә торуын әйтә Бу хезмәттә ул Фатих Кәрими белән Әхмәт Мидхәт арасында барган хат алышу. Ф Кәриминен. Әхмәт Мидхәтне таныштыру өчен махсус рәвештә, төрекчәгә әсәрләр тәржемә итүен яза. Аларны барлау да төрек татар әдәби багланышларының икеяклылыгын күрсәтүдә зур бер эш булыр иде Ә. Мидхәт белән башка татар укымышлылары да бәйләнештә торган Бертуган Рәмиевләр ул чыгарган «Тәржеман ал-хакыйкать» газетасын алдырганнар
Бездә Ә. Мидхәткә кагылышлы шактый гына әдәби-тарихи материаллар сакланып калган Мәскәү һәм Санкт-Петербург китапханәләрендә анын теләсә кайсы әсәрен диярлек табарга мөмкин. Белгәнебезчә, аларнын шактые Казаннан күчерелгән
Р Фәхретдинов Ә. Мидхәтнең ни өчен шул дәрәжәдә популяр булуы, күпчелекнең карашларын кыйбла итүе турында уйлана һәм анын сәбәпләре— халыкның барлык катламнары өчен язуда. «Бөтен әдәбиятлары дин бәхәсләреннән читкә чыга алган Руссия мөселманнары өчен олуг бер галим булуында» (Фәхретдинов Р Әхмәт Мидхәт Оренбург Вакыт. 1913. 1913 — 120 бит ) дигән нәтиҗәгә килә Болардан Ә. Мидхәтнен. беренче чиратта, мәгърифәтче язучы буларак танылуы аңлашыла Руханилар катламыннан чыккан бу каләм әһленен әдәбиятка мөнәсәбәтле фикерләре, ана бәяләмәсе үзенчәлекле булуы, кыюлыгы белән шаккатгыра
Күп кенә язучыларның әдәби мирасы Ә Мидхәт язганнарны уку тәэсирендә туганлыкны Риза Фәхретдиновнын «Монын әсәрләре яшьлек вакытымызнын ядкарьләре булдыгыннан. катымызда аерым хөрмәтләре вә күңелемезнен ин тирән йирендә махсус урыннар бар» (Шунда ук.-45бит.) сүхзәре дә раслый
Төрек әдәбиятында барган әдәби процессны дөрес күзаллаган Р Фәхретдинов Ә. Мидхәтнен үз халкына кылган хезмәтен Толстойнын рус дөньясына эшләгәннәре белән чагыштыра Рус классигы кебек үк. иҗаты белән халыкка хезмәт игүне күз алдында тоткан төрек язучысы күп язуда, тиз язуда, милләтпәрвәрлектә аннан да алда тора иде дигән фикергә килә
. ихтимал ки. Ә Мидхәт әфәнде, әсәрләренең кыйммәте, игътибары илә түбән булса булыр». «Толстойны Толстой итүче вә шөһрәтене дә читләргә җибәрүче нәрсә: Толстойдан бигрәк, мохит, мәмләкәт, әмсал вә әкрам. вә кавем, вә кабиләдер».—ди ул. (Шунда ук —45бит )
Р Фәхретдинов әлеге сүзләре белән Көнбатыш әдәбиятына ияреп язунын максаты—осталыкта ярышу булмыйча, ә үз халкына тәэсир итүдә икәнлекне күрсәтә Икенче төрле әйткәндә, ул Ә Мидхәтнен Көнбатыш әдәбиятлардан, беренче чиратта тема, фикер алганлыгына игътибар итә
Әхмәт Мидхәтнен үлеме уңаеннан «Йолдыз» газетасының 23 декабрыә чыккан мәкаләдән түбәндәге юлларны китереп узасы килә «Бу галим әфәнде беренче галим улмаклыгы илә бәрабәр төрекләрнең беренче әдибе вә мөселманнарнын беренче философы иле Төркиядә ин элек әхлакый вә милли роман язучы бу иде Ауру па ie гзәреннән фәнни вә фәлсәфи әсәрләрне тәржемә кылуда да бу беренче иле Бу затның тәзлиф (иярен язылган) вә тәржемә тарихына тәртип иткән әсәрләре йөздән зыядәдер (артыктыр)»
Шушы ук газетаның 1912 ел 25 декабрь санында Тәкый Бәдигь Русиядә Әхмәт Мидхәт исемен ишетмәгән кешенен азлыгын, үз вакытында зур шөһрәт тапкан «Җәллад» романын укыганнарның да барлыгын әйтә Аны шулай ук Толстой белән чагыштыра Анын христианнар арасында тоткан урынын Ә Мидхәтнең ислам галәмендә биләгәненә тин күрә һәм рус әдибенә зур игътибар күрсәткән татар матбугаты үз кешесенә тагын да кин күңеллерәк булыр дип өметләнә Зыялы кешеләрнең күнчелегенә анын йогынтысы бар дип саный
Әхмәт Мидхәт 1912 елның 15 декабрендә Истанбулда үлә Анын белән бөтен төрки халыклар хушлаша Татар зыялылары исеменнән Г Камал барып җиткәнче аны ин мәртәбәле урынга җирләгән булалар инде («Йолдыз». 9l2e.t. 23 декабрь) Шулай да җирләү вакытында күбесенчә шәкертләр катнашканны, олы затларның нибары егерме-егерме бишкә генә җыйналуын күргән әдибебез бу хакта «Мәрхүм Әхмәт Мидхәт әфәнде* мәкаләсендә бик үкенеч белән түбәндәге юлларны бастыра: «Әгәр Мидхәт әфәнде шикелле бөек бер зат вафат итсә, башка милләтләр дөньяны кубарырлар, җеназасына ничә вә ничә мең халык җыелыр иде Төрекләрнең бундый иң газизә бер кешеләренә бу рәвешчә илтифатсыз кыйланулары шаян тәәссефтер (кызгануга лаектыр)»
Г Камал мондый хәлләрнең төрки дөнья өчен гадәтилеген әйтә һәм. күптән түгел генә вафат булган, гыйлемлелегенә Төркиядә тиңнәр булмаган ин зур мөгаллим Монастырлы Исмәгыйль Хаккый күмелгәндә лә. бары тик якыннары гына катнашуны әйтә.
Без алдагы сәхифәләрдә китергән мисаллардан тыш та. татар әдәбиятында Әхмәт Мидхәттән тәрҗемәләр бар Болар С. Максуди башкарган «Яшълек- жүләрлек» (1897) һәм татарчалаштыручысы аталмыйча. Садыйк ибн Габдрахман дип редакторы гына күрсәтелгән «Яшь егетләр өчен гаять файдалы бер киңәш* (1902) һ. б 1904 елда Харитовнов матбагасы тәкъдим иткән китаплар арасында гына да анын 5 әсәре аталган «Әпипә ханым». «Хыял вә хакыйкать». «Дәрдәнә ханым*. «Кыйссадан хисса*. «Паластагы әсрар»
В А Гордлевскийнын әйтүенә караганда, тумышы белән черкес булган Әхмәт Мидхәт иҗатында безнең өчен ятрак сюжетлар да бар. әлбәттә. Ул инде анын әсәр исемнәрендә үк чагыла Кайвакыт французча киенгән, зыялы тормыш кичергән геройлары да һәрвакыт татар кешесенә якын тоелмыйдыр, әмма ул уздырган фикерләр, ул ижат иткән тел-гасыр башы укучысы өчен анлаешлы. якын, кирәк
Р Фәхретдинов. бик хаклы рәвештә. Ә Мидхәтнең татар әдәбиятына тәэсире кыска җөмләләр, ачык тел белән, гыйбрәтле, укырга күңелле итеп язуда дип билгели Чыннан да. анын санап кителгән тәрҗемәләренә нәкъ шундый сыйфатлар хас.
Сәяхәтнамә жанры Әхмәт Мидхәт иҗатын да читләп үтми. Татар укучысына анын «Аурупага бер сәяхәт» китабы таныш була. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында үз азучыларыбыз да сәяхәтнамә жанрында актив эшлиләр. Ф Карими. Р Фәхретдинов һәм төрекләрнең көчле әдәби тәэсирен тойган Заһир Бигиевләр мирасында моңа мисаллар бар Ф Кәримнең шул жанрдагы язмасы хәтта исеме белән дә Ә Мидхәтнекенә аваздаш «Аурупа сәяхәтнамәсе» (1902)
X Камилев «Хәзерге төрек прозасының чишмә башында» («У истоков современной турецкой прозы») китабында Ә Мидхәтнең публицистик әсәрләрендә дә. нәфис әдәбиятында да көнбатыш мәдәниятне пропагандалавын, халыкның культура дәрәжәсен күтәрергә омтылуын яза
•Ул феодал искелеккә каршы көрәште, кадимчеләрне көлкегә калдырды. Хатын-кызны, анын гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге феодал искелек калдыклары зынҗырыннан коткаруны яклап чыгышлар ясады Хатын-кызларны Ә Мидхәт һәрвакыт зур теләктәшлек белән, аларнын фажигале язмышына игътибар җәлеп
—ДИ' Кямилев XУистоков современной турецкой прозы —
Ә Мидхәт иҗатына хас әлеге сыйфатлар ике гасыр чигендә әдәбият мәйданын тоткан татар каләм ияләрендә дә күренә Р Фәхретдиновнын «Әсма яки гамәл вә жәза* әсәрен укыганда да. без героиняны көчле кызгану тойгылары кичерәбез.
Әхмәт Мидхәт ижат итхан геройлар еш кына француз теленде яхшы гейл.тни төрле философлар язганнардан хәбәрдар Ф Карими иҗатында да геройны шул рәвешче ижат итуга юлыгабыз .Салих бабайнын ейләнуе. (18971
хикәясендә челем тартып, бакча каравыллап утыручы гына булган Салих бабай француз язучыларынын әсәрләре, фикерләре белән таныш -Нуретдин хәлфә-сендә (1900) янача укытунын искечәдән нәрсә белән аерылганлыгын да аңлый алмаган хәлфә төрле фәлсәфи терминнар белән эш итә. танылган философларның карашларына үз мөнәсәбәтен белдерә.
Ә. Мидхәт карашларын кабул итмәгән, әмма ижатына кагылышлы трактат чыгарган Шопэнһауэрнын исеменә дә юлыгабыз без «Нуретдин хәлфә»дә. Әлеге философ һәр теләк, өмет газап алып килә, аларнын үтәлүе исә янадан-яна өметләр, шулай булгач, газаплар чылбыры тудыра дип санаган. Анын этикасының нигезендә антропологик пессимизм яткан. Ул хәрәкәтсезлеккә. нирванага чакырган.
Инде «Нуретдин хәлфә-дән аерым юлларны укыйк: «Дөнья—өмид дөньясыдыр Бу кадәр авыр мәшәкатьләргә вә мөмкин зәхмәтләргә адәмнен түзеп торуы ялгыз өмид саясендәдер. Өмид вә тәхәййил иткән бер нәрсәсенә житешер өчен, бичара инсан нә кадәр зәхмәтләргә тәхәммел итәдер
•Дөнья—бер жәһәннәмдер. гакыйл (лы—Р. X.) өчен анда яшәмәк лаек түгелдер»,—дигән Шопэнһауэр кеби философлар бар исә дә. бәрәкәт бирсен ки, бонлар бәк аздыр. Инсаннарның күбесе дөньяда яшәмәк вә мөмкин мәртәбәдә чук яшәмәк тарафындадыр.» (Карими Ф. Морза кызы Фатыйма —Казан Тат кит. нэшр .. 1996,— 78 бит.)
Әсәр башында Шопэнһауэрнын әйткәннәрен кабул итеп тә. тормыш бәхетеннән, димәк, газапларыннан да ваз кичәргә теләмәгән Нуретдин финалда, бер теләгенә дә ирешмәгәч, анын хаклыгын танырга мәжбүр була Язучы, шулай итеп, геройның фикердә тотрыксызлыгын күрсәтә Ижатында хәрәкәт кешеләрен тасвирлаучы Ф Кәриминең үзе өчен дә Шопэнһауэр фәлсәфәсе таяныч була алмый
Китапларны теләгәнчә бастырырга мөмкинлекләр аз. дөньяви фәннәргә нигез генә салынып килгән бу унъеллыкта һәрбер әсәрне публицистик максатларда кулланып калырга омтылу төрек һәм татар язучыларның күпчелегенә хас була Күргәнебезчә, Ә Мидхәт исеме татар-төрек бәйләнешләре тарихында төп урынны алып тора Әлбәттә, XIX гасырның икенче яртысы төрек әдәбиятын татар укучысы анын ижаты аркылы гына күзаллаган, дисәк тә, хата булыр Ана Мехмет Рәүф. Т Фикрәт, X. 3 Ушаклыгөл һәм башкаларның ижаты да яхшы таныш булган.
X. 3. Ушаклыгөл төрек әдәбиятында атаклы новеллачы буларак үз урынын алган. Сами Паша, Әхмәт Мидхәт башлаган традицияләрне дәвам итеп, ул бу жанрны идея-сәнгати яктан тагын бер баскычка югарырак күтәрә
X 3. Ушаклыгөлнең кечкенә күләмле әсәрләре үтәгендә. гадәттә, нинди дә булса бер сәбәп аркасында сөеклесенә бәйле хыяллары чынга ашмаган герой тора Аларда эротика белән хыялланган яшь егетне дә (шунда ук Гаяз Исхакыйнын аерым әсәрләре искә төшә) мәхәббәттә үге теләгәнгә ирешмәгән яисә күңел кичерешләренә артык бирелгән, хисләре яшь булып аккан сентименталь гашыйкны да очратасын.
Ике гасыр чигендәге унъеллыкта иҗат ителгән әсәрләр арасында Ф Кәриминең «Каенана» хикәясе бар Ул. хатлар формасында язылуы бай һәм байбичөләрнен икейөзлелеген, гаиләдә, каенана аркасында төрле авырлыкларга төшкән килен образын ачуы белән. X 3. Ушаклыгөлнең -Язылып бетмәгән дәфтөрдән»енә охшаш.
Язучы урнаштырган керештән үк әсәрнен сентименталь рухы, иҗтимагый тормышта зур әһәмияткә ия булмаганлыгы аңлашыла Чынлыкта да. хнкәянен башы, уртасы үтә хисчән, тойгылы җөмләләрдән генә тора диярлек
' X. 3. Ушаклыгөлдән китерелгән мисалда кнленнен рухи тормышын каенана бозарга тиеш түгеллек, кешенен үзен гаиләдә ирекле итеп тоярга хокукы барлык ассызыклана. Ата-ананын табаны астында яшәүче ир тормышта мөстәкыйльлеккә, димәк, бәхеткә лә ия булмый дигән фикер у здырыла Вакыйгалар каенана алып барган көндәлек рәвешендә бирелә
Ф Кәриминең әсәре исә Зөһрә һәм анын ире арасында барган хатлар буларак оеша, һәм аны татар әдәбиятында эпистоляр жанр формалашуга нигез биргән хикәя дип гә санал була. Реформалар заманы төрек әдәбиятында да эпистоляр жанрдагы әсәрләр шактый була Алар арасында героиняның тирән кичерешләре күрсәтелгән -Хатын-кыз фәлсәфәсе» бар Анын авторы булган Ә
Мидхәт шулай ук гаиләдәге хокухсыггыкка. рәнжетелү.тәргә каршы чыга 12*
Бу әдәби үрнәкләр гаилә бәхетенең күпчелек очракта хатын-кызның үзенә, анын холкына бәйлеген күрсәтәләр, алар тирән психологизм белән язылганнар Төрек әдәбиятына тәкълид рәвешендәге Ф Кәрими хикәясендә каенана-килен конфликты бик гади юл белән хәл ителә
X 3 Ушаклыгөл әсәрләрендә финал укучы көтмәгәнчә була. Әйтик. •Алданган» хикәясе Хатыны ял итәргә киткән жирдән хәбәр алган ир. хатны ачып та тормастан. анын эчтәлеген фаразларга керешә. Авыру хатыны үлгәндер дип уйлап, яшь. чибәр кәләш алу турында хыяллана башлый Төрле планнар корып бетергәч кенә, хатны ачып укыса, аптырашта кала: хатыны сәламәтләнгән һәм кайтырга тора икән
Гаяз Исхакыйнын «Көтелгән бикәч»е дә әлеге әсәргә күп ягы белән тартым, шулай да без сүз алып бара торган чорыбыздан Ф Кәриминең 1900 елда язган «Нуретдин хә.лфә»сен искә төшерик. Героеннан үтергеч көлү алымы белән, ул югарыда сөйләнгән хикәягә аеруча аваздаш.
Нуретдин хәлфә. Гайнетдинов исемле кешеләрнең бик тә чибәр кыхлары белән башкорт ягына ял итәргә киләчәкләрен алдагы елда ук белешкәннән сон. кызның атасын үз ягына—кадимчелеккә аударырга, инде булмаса. өйләнү һәм баю бәрабәренә үзе жәдидчелеккә күчәргә уйлап, шулай ук «кымызга бара»
Зур хыягтар белән йөргән хәлфәне яшен суккандай була: ни гомерләр ана хатын булыр дип исәпләгән кыз тарантастан ире белән төшә. Наданлыгына да карамастан, мәгърифәт, галим-голәмә, танылган китаплар турында зур фикерләр йөртеп яшәгән Нуретдин хәлфәнен бушкуыклыгы гади бер тормыш вакыйгасы аша күренә.
Ф Кәрими иҗатында новелла жанрындагы әсәр булуга бары тик төрек яисә француз әдәбияты гына йогынты ясамаган, билгеле Хикәянең буеннан- буена Гогольгә хас шаярту, кечкенә кеше хисләре белән уйнау күренеп тора Гомумән, бу чорда ижат ителгән оригинал әсәрләрнең кайсысын гына алып тикшерсәң лә. Көнчыгыш һәм Көнбатыш йогынтыларының һәр икесен сизәсең Аерым бер китапны шушы тәэсир нәтижәсендә туган дип кистереп әйтү дә кыен Җитмәсә, рус. төрек әдәбиятларының үзләренең дә таянган нокталары— бер.
Гадәттә, каләм ияләре табигатьтән килгән талантларын ачарлык үрнәк ижатларны өйрәнәләр, әсәрләрнең үз зәвыкларына туры килерлекләрен сайлыйлар. Бер үк ихтыяҗларны төрле мәдәниятләр аркылы канәгатьләндерә алу да язучрга берьюлы төрле әдәбият йогынтысы булуга китерә. Ф Кәриминең «Европа сәяхәтнамәсе»н уку гына да бу чорда галим-голәмәнең (алар ук—язучы да!) бөтен дөнья фәннәреннән, фәлсәфәләреннән, тарихлардан, шәхесләрдән һәм башка бик күп нәрсәләрдән искиткеч, хәлла ки бүгенге көн кешесе кызыгып карарлык хәбәрдар булуларын раслый
Бу унъеллыкта язылган әсәрләрне укып кына да, рус һәм төрек әдәбиятларының үхләрендә дә охшаш процесслар баруын күрә алабыз. Әйтик, ике әдәбиялта да чит ил. аеруча инглиз, француз эстетик һәм фәлсәфи фикерен өйрәнү көчәя Шулардан Жан-Жак Руссо. Шатобриан. В Гюго. Шекспир. Мольер. Дарвин. Вольтер. Карнель. Расинга игътибар бигрәк тә зур Төрекләрдә лә. русларда да болар хакында дистәләгән китаплар басыла. Ул исемнәр әледән-әле. берәмтекләп яисә күпләп безнең әсәрләребездә дә күренә.
Татарлар арасында төрле фәлсәфә агымнары формалашуда үз язучыларыбызнын хикәя, романнары һәм педагогик, иҗтимагый, дини эчтәлекле трактатлары ныклап тарала башлау да зур роль уйный. Әмма 1905 елга кадәр басылган татарча әсәрләрдә дә. мәкаләләрдә дә нинди дә булса концепцияләрне бөтен тулылыгы белән чагылдыру күренми әле Милләт өчен максатчан, үз юлы белән эшләүчеләр арасында бу чорда Рәшит казый аерылып тора, ул хәтта рус хөкүмәтен куркуга салырлык хезмәтләр дә бастыра.
Төрек-татар әдәби бәйләнешләре әдәбиятыбызга алып килгән сыйфат үзгәрешләрен тикшерүдән чыгып, бу бәйләнешләр берьяклы гына икән дип нәтижә ясау хата булыр Татар зыялылары үзләре дә төрекләрне рус әдәбияты белән таныштыруга зур көч куйганнар. Казан шәһәр башлыгының хатыны О С Лебедева (Гөл нар ханым) татарча яхшы гына аралаша, һәм ул. Стокгольм ориенталистлар конгрессына баргач. Ә Мидхәт белән таныша, ана русчадан тәрҗемәләр вәгъдә итә. Анын тырышлыгы аркасында, төрек-татар телендә Пушкин.
Лермонтов. Толстой әсәрләре дөнья күрә. Гөлнар ханым төрекләр өчен рус әдәбиятының кыскача махсус тарихын да төзи Сонрак төрекләрне рус әдәбияты белән таныштыру эшен татар-кавказ эмиграциясе вәкилләре дәвам итә.
Русларны горек әдәбияты белән таныштыруда татарларнын да билгеле бер өлеше бар «Төрек жыентыгы. Якын Көнчыгыштагы хәлләргә» (1909) дигән китапта кайбер әсәрләр Казан татарлары тарафыннан тәржемә ителгән.
1905 елдан сон да төрек әдәбиятыннан күп кенә әсәрләр татарчаташтырыла Беренчедән, матбугат иреге алу да мөмкинлекне зурайта, икенчедән, революциядән сон да үз китапларыбызнын азлыгы аны башка әдәбиятлар хисабына баету зарурлыгын тудыра (ә төрек әдәбиятыннан тәржемә итү кыен булмый) өченчедән, мәгърифәтчелек реализмыннан үзгә алым белән язылган әсәрләргә күчү процессы билгеле бер вакыт таләп итә
Ә без күзәтә торган чорда Ә Мидхәт ижатына күбрәк игътибар биреп, революциядән сон аны арткырак планга күчерү, сәнгати остатык ягыннан югарырак торган, импрессионистик алымнарга бай. субъектив-психологик сурәтләрне еш кулланган X 3. Ушаклыгөл. И. Шинаси, Т Фикрәт әсәрләренә күбрәк мөрәжәгать итү белән аңлашыла.
Төрек әдәбиятының шифалы йогынтысы татар әдәбиятында новелла жанрын тагын да бер баскычка күтәргән Шәриф Камал ижатында аеруча нык күренә. Шәриф Камал новеллаларының чишмә башында Ф Кәриминен -Нуретдин хәлфә»се тора дисәк тә. һич тә ялгышмабыз
Төрекләрдә дөнья күргән әсәрләрнекенә охшаш исемнәр белән бу унъеллыкта бер-бер артлы татарча китаплар чыккан Аларнын күп вакыт идея эчтәлеге дә якын яисә бердәй икәнлекне лә әйтеп узарга кирәктер Мисалга Н Назыймның •Бәхетсез кыз»ы (1886) белән X. 3 Ушаклыгөлнен «Бәхетсез» 1893) әсәрләренә охшаш Фатих Халидинын һәм Закир Һадиның мәгълүм повестьларын китереп булыр иде
Гаяз Исхакый да үзенең автобиографик повестена X 3 Ушаклыгөлнен «Тормышмы бу?» әсәренең атамасын куя X Гюрпынарнын 1897 елда «Гыйффәт- исемле китабы чыкса. Р Фәхретдинов 1899 елда «Салнмө яки гыйффәт» не бастыра. Мондый мисаллар байтак.
Аннан соңгы елларда ла бу күренеш дәвам итә. татар китапларында төрек әдәбияты үрнәкләренең исемнәре кабатлану еш очрый - Мәрхүмнең дәфтәреннән» (Г Ибраһимов)—«Бер үленең дәфтәре» (X 3 Ушаклыгөл). «Хыял вә хакыйкать» (Ә. Мидхәт)—«Хыялмы, хакыйкатьме?» (Ф Кәрими). -Уяну- (Н Камал һам III Камал).
Төрек татар әдәби бәйләнешләре турында сүз йөрткәндә боларны ла искә алмый булмый чөнки әйткәнебезчә, тәржемә әсәрләр беренче тәэсирдән соңрак барлыкка килә һәм шул тәэсирне тагын ла көчәйтә
Р К Ганиева төрек әдәбиятының Г Ибраһимов. Н Думави һәм башкаларга ла зур йогынты ясавын яза (Ганиева Р К Канчыгыш традицияләрен үстереп // Татар әдәбияты тарихы 6 томда Т 3 (Баш ред Ючиев Н Г ).— Казан: тат Кит Нәшр . №86 -523-538 бит )
Төрек әсәрләре, тәржемәләре. яларга урнаштырылган кереш сүнәр аша әдәбият теориясеннән дә шактый мәгълүмат кергәнлеген онытырга ярамый Бу үз чиратында, әдәбиятны һәм ана хезмәт итүче фәннәрне үстерергә булыша
Йомгаклап шуны әйтәсе килә 1895-1905 елларда ла төрек -татар бәйләнешләре нык була, танылган тагар әдипләре әле һаман төрек әдәбиятын башка төрки халыкларныкыннан һәм моңа кадәр үрнәк иткән фарсы гарәп телендәге мирастан шактый өстен саныйлар, анын аша көнбатыш мәдәнияткә якынаю мөмкинлеген аңлыйлар