ШИГЫРЬЛӘР
КАРИДЕЛ АРЪЯГЫНДА
Теркиләр—күк уллары...
Күктән килә юллары...
Күлмәкләре—ак канат.
Канат саен каһанат...
Челләдә, бик эсседә
Энкә-Су—Енисейдә
Юам канат-күлмәгем. ...Искә төшә Күлтәгин.
Госел
II диндәш кардәшем! Ходайдан син сөел, Уян да таң белән нң әүвәл кыл госел.
Хак Раббы илчесе безләрне өйрәтте: «Зиһенгә юл ача тере су кодрәте».
Кыйблаңа йөз борып, йөзеп кер догаңа— Яңа көн яудырыр бәрәкәт дөньяңа.
•К у рек- атом су асты көймәсе фаҗигасеннән соң язылган шигырь
Батты суга Рәсәй балтасы...
Су төбендә чумды йокыга
Йөз унсигез газиз баласы.
Яшәр чакта гына балкып ла...
Балык кебек, диңгез төбеннән
Чыгалмады алар калкып ла.
Дулкын җыры моңсу—бик таныш...
Рәсәй тагын-тагын алдады:
Алмалардай гомер—аяныч!
Кемгә кирәк соңын аклану...
Балтаң ничек суга төшмәсен
Бу ничәнче безнең алдану!
Йомык күзләр—гомер төймәсе.
Көтә тагын-тагы кемнәрне
Су төбендә үлем көймәсе?..
Диңгез безгә—кайгы кардәше...
Бардыр җаны... җаны суның да—
Суга тама кайнар күз яше.
Кара төндә карый сөзеп Кара көзнең кара күзе. Кара ташта кара елан— Каргыш сыман кала эзе.
Кара елан урын эзли Көзге төннең карасында Кара янып йоклар өчен Кара ташлар арасында.
Йомарланып йомгак сыман, Күзен йома кара елан. ...Тизрәк теләп котылырга Кара төннән, караңгыдан—
Уяна таң!
Кара көзнең
Эзе дә юк—ап-ак булган. Ап-ак кышта ап-ак ташта Уйнап йөри ап-ак куян.
Бәлкем, син йөзек кашыдыр Фәрештә бармагында...
Ак чатыр кордым сиңа дип Каридел Аръягында.
Ай юлы килә сузылып
Аргы ярдан бу ярга.
Яр буйлап кил син йөгереп Елга шавын тыңларга.
Фәрештә үзе күренми...
Кирәкме эзләп йөрү?
Ай, чатыр шаһит: булыр бу Оҗмахка безнең керү.
Мин керермен янган утка, Сине аралап, Ялкын теле алса әгәр Ялмап-аралап.
Күрәләтә утка керү— Сирәкләр эше.
Утсыз гына гомер кичә Җирдә күп кеше.
Утлы юллар билгелидер Гомер агышын.
Янар таулар түбәсенә Менеп барышым...
Тарта күрмә жиң очымнан Аска өстерәп.
Йөрәк кенә таулардан да Яна көчлерәк.
Алар минем йөрәгемнән
.Алыр жыр отып.
Янар таулар, янар алар Безне җылытып.
Өстенлек кылса бер тел...
Картаялар сүзләр дә, Теше төшкән атлардай. Китә тора картлар да Сүз кадерен саклардай.
Бер телдән икенче тел Кыла икән өстенлек.
Югала сүзләр эреп, Комга сеңгән су кебек.
...Аңламыйм күп сүзләрне, Картаеп алар үлгән.
...Картайсак әгәр без дә... —Ни калыр туган телдән???
Кипарис
Урман арты.
Урман аръягында
Үсә. дисә кемдер,-кипарис.
Мин ышанам шушы нлаһ сүзгә. Илаһилык безгә ул фарыз.
Кипарисны, сеңел, сиңа тиңлим: Сокланасың иртән күргәндә. Ул үзе дә сиңа карап тора, Чәчләреңне иртән үргәндә.
Синең көлү килә еллар буйлап, Яктыдан да якты юл сызып. Уйда гына иртән каршы алам, Таң нурыдай балкып-сызылып.
Урман арты. Урман аръягында Үсә. дисә кемдер,— Кипарис.
Ышан, сеңлем, шушы гүзәл сүзгә: Бу урманга үзең сыйган ич!
Яланнарым минем—җыр юлдашы.
Уем ерак яман-ялганнан.
...Бер Кипарис үсә урманымда. ...Җырым өчен сакла, йа Аллам!
Сөю таҗы кигән таулар гына
Сонет
Мин үтенәм синнән: сөй син мине! Сине көтәм—айлы кич җитә.
Бу сөюнең җирдә булмас тиңе, Хис акылны били—исертә.
Учак ягам. Нуры сиңа илтә Хисләремнең кичке күкрәвен. Тулган айның йөзен хәтерләтә Ярым ачык ап-ак күкрәгең.
Кичке шәфәкъ җиргә иңү белән. Мин туктатып ялгыз биюеңнән, Чакырырмын сине тауларга.
Ява анда ап-ак карлар гына... Сөю таҗы кигән таулар гына Яратылган безне аңларга.
Дүртьюллыклар
1
Кеше үлгәч, җаны кая китә? Югаламы эреп бер эссез?
Тере чакта моны кем дә белми, Үлгәч кенә бары белерсез.
II
Яз җитүгә җирдә гөлләр калка, Гөлләр белән тула һәр тараф. Кеше үлгәч, җаны гөлгә күчә... Булма, берүк, гөлгә битараф.
III
Картайсаң да үзең, җан картаймый. Бу сүзләрне бик еш ишетәм.
Җаным күккә очар... соңгы тапкыр Чыккан чакта гәүдәм ишектән.
IV
Бер күбәләк кунган тәрәзәмә... Иреккәдер тели чыгарга.
Аңлыйм аны: ул да кемдер җаны. Кеше җаны тиеш очарга!