Логотип Казан Утлары
Драма

САРМАТ КЫЗЫ СӘРИНӘ


ТАРИХИ ДРАМА
Катнашалар:
Сәринә
Байсар б и—сарматларның Сарайгыр ыруы атасы.
Бигәнәй бикә—Байсар бинен хатыны.
Котае б и—сарматларның Алас ыруы атасы.
Юлдаш баба—аксакал.
Та н а й .
Ф и л е б.
Жал и ка.
М а м и х а.
Бикә —Котае би хатыны.
Карт.
Кортка.
Малай.
Ир сугышчылар, кыз сугышчылар, ирләр, хатын-кызлар.
Вакыйганың урыны—Кара диңгез буе далалары, вакыты—безнең эрага кадәр III гасыр, ягъни моннан 2200 еллар элек.
Сарматлар—борынгы күчмә кабиләләр. Баспурлар—Керчь ярым атавында һәм Кара дингезнен көнчыгыш яры буенда урнашкан борынгы Боспор патшалыгы греклары.
Ага—ыру башы (ир кеше), амага—ыру башы (хатын-кыз).
Нурихан ФӘТТАХ (1928)—Татарстанмын халык язучысы, про шик. драматург -Сезнеңчә ничек?». •Этил суы ака торур». -Сызгыра торган уклар» һ.б. романнар. «Шәҗәрә». «Фест дисбесе» кебек фәнни-тарихи хезмәтләр авторы Казанда яши
Беренче бүлек
Беренче күренеш
Дала. Киез өйләр, түбәсе ябулы Якындагы өйдән Кортка чыга.
Кортка (кире борылып, ишек ягына кычкыра). Синайтәм. тордынмы9
Өйдән карт чыга.
Карт Ә? Нәрсә'’
Кортка. Әнә. кояш чыгып килә Ниңди матур. Илаһым!
Карт (кояш ягына карап). Тагын бер көн яшисебез бар икән әле бу якты дөньяда.
Кортка (тезләнә, адарынып, кулла-рын югары күтәрә) Тәнрем-Аллам. изгелегеннән ташлама без гөнаһлы бәндәләреңне!
арбалар. Тан ата, кояш чыгып килә.
Карт (тезләнә, адарынып, ку. нарын югары күтәрә). Бар ышаныч синдә. Раббым. Илгә иминлек бир. бигә— акыл, үземә көч-куәт бир!
Кортка Җыясы ризыкларыбыз, эчәсе суларыбыз бетмәсен, Илаһым!
Икесе бергә (дога кылып) Амин! Шулай булсын!
Аягүрә басалар, күтәрелеп килгән кояшка карап, сокланып торалар да, ашыкмыйча гына өйләренә кире кереп китәләр. Җиһанда балкып кояш чыга.
Икенче күренеш
Дала. Киез ойләр, түбәсе ябулы арбалар. Ун якта—Сараигыр ыруы агасы Байсар би ое. Киез өи итәгендә сурәтләр: чабып баручы боланнар, киек бугазлаучы ерткычлар.
Пәрдә ачылып бераз вакыт үгкәч, еракта сузып-сузып кычкырткан быргы тавышы ишетелә. Таяк атка атланып, «атын* чыбык белән кыйный-кынный, сәхнә аша Малан йөгереп үтә.
Малай. Кайталар! Киләләр! Сөен-че!
Өй ишеге ачыла, ялт-йолт каранып, Җәликә чыга.
Җәликә. Кем булды ул?
Бнгәнәй бикә чыга.
Бигәнәй Кем бар анда?
Җәликә Әле генә кемдер кыч-кырды, бикә.
Бигәнәй Йөрсен әле ул кыпарны борчып Мин әле аны менә’ «Атын» кыйный-кыйный Малай керә.
Малай Кайталар! Сөенче!
Бигәнәй (еракка карый) Берни күрмим Йөрисе! шунда кычытынып
Җәликә (Малайгакүрсәтеп). Менә бу VT күз ич'
Малай Ут күз түгел, ут калак!
Тынлык. Еракта сузып-сузып кычкырткан быргы I авышы ишетелә.
Җәликә Әнә!
Малай Ишеттегезме инде’
Бигәнәй Ишеттек, балам Биебез кайта!
Җәликә. Нишләп ул яктан кайтыр икән сон ул. бикә9
Бигәнәй Кайсы яктан кайтса да барыбер түгелмени синен өчен?
Малай Сөенче! Би кайта! Сөенче! (Чыга.)
Мамнха керә.
М а м и х а . Бикә! Котас би килә. Әле генә кешесен очраттым.
Бигәнәй. Н и иди Котас би?
Мамиха Алас ыруыннан Котас би килә. бикә.
Бигәнәй Ник килә, ничек килә9
М а м и х а Кешесе әйтте: кода булып килә диде.
Бнгәнәй. Котымны алдын! Ник аны башта ук шулай димисен9
М а м и х а Кешесе әйтте .. монда килсеннәрме, шунда туктап калсын-нармы’
Бигәнәй Менә сиңа кирәк булса! Беркем дә өйдә юк чагында
б. .к. У • м т
Мам и ха Урдага аяк басарга рөхсәт юк дип әйтеп әйттеләр дип әйтиммени, бикә?
Ж.ӘДИКӘ Бар. бар. шулай дип әйтеп әйтте диген Йөрмәсен анда юлбасар башына кода булган булып!
Бигәнәи (Жаликәгә) Кирәкмәгән жирдә кысылсак. менә моннан мин сине' (Мамихага.) Изге ният белән кода булып килгән кешене кире борып җибәрү йоласы юк. Әйт: туктаган җирләрендә өй корсыннар.
Мамиха Шулай дип әйтермен, бикә. (Чыга.)
Икенче яктан икенче төрлерәк кычкырткан быргы тавышы ишетелә.
Жәликә. Менә монысы—алар! Бигәнәй. Алар, балам, алар!
Малай керә.
Малай Кайталар! Кайталар! Сөенче!
Бигәнәй (Малайга). Бар. улым, йөгер каршыларына!
Малай Сөенче' Байсар би кайта! (Чыга.)
Быргы тавышы якыная. Әкренләп халык җыела. Юлдаш баба керә.
Юлдаш Биебез кайта дип ишет-тек—дөресме, кем. килен?
Бигәнәй Дөрес булырга охшый, Юлдаш баба.
Танай керә. Ул сугышчы киемендә.
Танай Исәнме, инәй!
Бигәнәй. Улым. Танай! (Кочак-лашалар.)
Танай Исәнме, Юлдаш баба!
Юлдаш Исәнме, кем, улым Танай.
Бигәнәй Барыгыз да исән- саумы0 Атан?
Танай (тотлыгып) Ы-ы-ы... Әтәй дә исән
Бигәнәй Атана ни булды?
Танай. Әтәй яралы.
Бигәнәй. һай Аллам!
Танай Куркыныч түгел... әз генә, нәни генә..
Бигәнәй. Котымны алдын!
Ьаисар би керә. Үзенен яралы икәнлеген күрсәтмәскә тырышып әкрен генә атлый. Анын янында кораллы ирләр.
Байсар Менә, мин кайттым, бикә
Бигәнәй. Бием! Атасы! (Байсар алдында 6ILI бөгә)
Байсар Үзегез ни хәлләрдә ятасыз0 Иминлекме?
Бигәнәй Иминлек, атасы. Син киткәннән бирле ут йоттым—ашаганым аш булмады, йокым йокы булмады
Күңелле ыгы-зыгы. Өйдән кызлар тире савытлар белән кымыз алып чыгалар. Кымызны алтын кәсәгә салып, нн элек Байсар бигә бирәләр. Бераз эчкәч, Байсар би бикәгә бирә, бикә— Танайга, Танай—Юлдаш бабага бирә. Кымызлы кәсә түгәрәк буенча кулдаи- кулга китә. Җыр. бию. музыка.
Байсар (халыкка) Исәнме, ил- көн! (Юлдаш бабага.) Исәнме. Юлдаш баба!
Халык Амин!
Бик исәнбез, би!
Юлдаш Үзен ничек йөреп кайт-тың, би? Юлын уңдымы?
Байсар (сул кулы белән эчен тотка- лый, авыртынып чыраен сыта Танайга). Улым, Танай, әйт әле—кертсеннәр теге сандыкларны
Танай Хәзер, әтәй! (Чыга.)
Бигәнәй (Байсарның авыртынуын күреп). Әллә өйгә керәбезме, атасы?
Бер-ике нр белән Танай авыр сандык күтәреп керә.
Байсар (халыкка). Туганнар, ил- көн! Хәзер бүләкләр өләшербез.
Халык Биебез баеп кайткан.
Биебез чит ил бүләкләре алып кайткан.
Байсар би авыртынып сандык «стою утыра. Халык агпырабрак кала. Танай өйдән аркалы урыштык—тәхет алып чыга.
Танай. Әтәй! Каяле, утыр әле менә монда.
Бигәнәй. Бигрәк төсен киткән Өзлекмәсен ярар иде, атасы.
Байсар (җайлабрак утыра, сан-дыкны ачып җибәрә Әле бер әйберне, әле икенче әйберне алып карый Эре таш төймәләр тезеп ясалган затлы муенса чыгара Бигәнәйгә) Беренче бүләгем сина, бикә
Бигәнәй (муенсаны ала) Бай бул, бием Бигрәкләр матур икән!
Байсар Ерактан, диңгез аръягын-нан кайтарылган. Мондый муенсаларны Мисыр патшаларының хатыннары гына тагып йөри (Авыртынып эченә тотына) Танай! Улым Танай!
Та на й Әтәй, ни булды?
Б и г ә н ә й - Бүләкләр өләшүеңне хәзергә калдырып торасыңмы әллә?
Бай cap Бетте, бетте. Юлдаш баба, кил әле бирерәк
Юлдаш Мине дә исеңдә тотгын- мени, кем, Байсар, улым9
Байсар. Беркайчан исемнән чык-мадың, Юлдаш баба (Сандыктан чапан ала) Менә сиңа—чапан Баспур оста-лары теккән.
Юлдаш (бүләкне ала. караштыра) Бай бул, кем, улым Байсар. Үземә атап теккән кебек.
Байсар (сандыктан асылташлар куеп тегелгән затлы мех бүрек ала) Монысы—Сәринәгә! Кияүгә чыгасы кызыма дип, бөтен калаларының астын өскә китертеп эзләттем (Як-ягына карана) Кызым, Сәринә! Каяле. кил әле монда.
Тынлык.
Бигәнәй. Өйдә юк әле ул, атасы.
Байсар Әйтәм, күренми. Кайда сон ул?
Та най Ул. әтәй, әйтми-нитми яуга китеп барган.
Байсар. Нинди яу ул тагын?
Бигәнәй (Танайга). Кем әйтте, каян ишеттең әле син аны?
Та най Ишеттем инде. Үзебезнең урдага кайтып «.иткәнче барысын да сөйләп бирделәр очраган кешеләр.
Байсар. Нишләп миңа берни дә әйтмәдең, улым?
Та н а й Сине борчыйсым килмәде, әтәй.
Байсар (Бигәнәйгә!). Шулай да ни булды?
Бигәнәй Кичәгенәк төнлә нин-дидер угрылар барымтага килгәннәр.
Танай Кичә төнлә түгел, инәй- өченче көн таң алдыннан!
Бигәнәй Кай арада барысын да белеп өлгердең әле син, Танай улым?
Танай. Башбаштак Сәринәне далада белмәгән кеше юк.
Байсар (сандыкны ябып куя). Арыдым Эчем!.. (Эчен тота) Бүләк-ләрне... үзең., таратырсың
Танай. Әтәй. әйдәле. ятып тор
Бигәнәй Бием, атасы, ниләр булды-ник әйтмисен?
Байсар Очлы тау яныңда, төнлә юлбасарлар чыкты. Сугыштык
Бигәнәй (Танайга. ирләргә) Бие безне өйгә алып керегез Карагыз аны—ипләп!
Байсар. Кертмәсеннәр. Монда рәхәт Туган даламны... көтүләремне карап утырыйм әле . шушында гына...
Бигәнәй (халыкка). Хәзергә тара-лып торыгыз, туганнар.
Халык тарала.
Байсар (Танайга) Бар. улым, син дә ял ит Ирләр дә ял итсеннәр.
Танай Ярар. әтәй. (Чыга.)
Бигәнәй Нәрсә булган бу Танайга? Синең алда тыз да быз килә, кирле-мырлы сөйләнә
Байсар. Сәринәдән көнләшәдер.
Бигәнәй Башлы-күзле итәргә кирәк аны да. Өйләндерсәк, көнләш-мәс.
Байсар Карарбыз әле.
Танай керә.
Танай. Анда кодалар килгән икән—әйттеләрме әле, инәй?
Байсар Нинди кодалар ул тагын?
Танай Котас би. әтәй.
Бигәнәй (Танайга. ачуланып) һай. улым! Ниеңә кирәк булды әле ул кодалар сина9 Күрәсең ич. атаннын хәле болай да начар
Байсар. Котас би... Котас би Ничек оялмаган ул?!
Танай Уртанчы улы Баракка безнең Сәринәне сорап килгән ди.
Байсар (ярсып) Ничек аяк баскан ул минем «иремә91 Кем керткән аны минем урдама9'
Танай Мин лә шулай димен шул. әтәй.
Бигәнәй Кызмале. атасы Илчегә үлем юк. Котас би илче булып, кода булып килгән. (Танайга. ачуланып) Нәрсә катып торасын—атанны өйгә кертергә кирәк!
Танай кабаланып Байсарга килеп тотына.
Байсар (усалланып аягына баса) Юк! Мин әле, мин Котас би алдында күтәрәмгә каламмы соң9!
Танай Әтәй. тынычлан. Әйдәле. әйдә (Байсарны бер яктан култыклап aia)
Бигәнәй (Байсарны икенче яктан култыклап) Күрше хакы—Алла хакы. Күршеләр белән татулыкка ни жигә'
Байсар (Танай белән Бигәнәйдән
ычкынып китә, ачуланып йөренә) Өченче ел бер көтү куйларымны куалап киттеләр, дүрт кешемне үтерделәр Былтыр илле баш жылкымны алып качтылар. Барысы да Котас би эше!
Бигәнәй. Тотмагач, алай дип тә булмый инде, атасы.
Бай cap Тоткан булсаммы тоткан булсаммы мин аны! Юлбасар ул яктыдан курка—гел төнлә йөри Аткан уклары менә монда тиде (күрсәтә). Угы агулы булды, ахрысы, бикә
Бигәнәй (куркып). Агулы дисенме?
Б а й с а р (эчен тота, утыра) Үзе болай сыдыртып кына китте. Шулай да менә авырта
Бигәнәй (каушап-кабаланып) Нигәләр генә искә төшерден шул ко... ко. кодаларны, улым Танай? Жэликә! Мамиха! Кая олагып беттегез барыгыз да?
Өйдән Жэликә белән Мамиха чыга.
Жәликә Син чакырдынмы. бикә? Мамиха. Без монда, бикә.
Бигәнәй Барыгыз әле тиз генә яна сауган жирен бия сөте алып килегез
Танай (ашыгып). Үзем, инәй! (Чыга).
Жәликә, Мамиха Хәзер, бикә, хәзер. (Чыгалар).
Бигәнәй Яна сауган җирән бия сөте эчеп җибәрсәк, агуы да чыгар, ярасы да төзәлер, боерса.
Бай cap Укнын агуы чыгар, тик менә йөрәккә кара кан булып укмаш-кан ачу чыгып бетәр микән?
Бигәнәй (Байсарны култыклап урыныннан алып китмәкче була). Анысы да чыгар. Өйләле, мамык түшәкләргә ятып бер тынычланып йоклап ал. Торуына таш кыздырып мунча әзерләргә кушармын, имчеләр чакыртырбыз.
Бай cap (битараф) Урдаңда Котас би булганда мамык түшәкләрдә йоклап яту килешмәс, бикә. Борын төбендәге айгырынны. куенындагы хатынынны алып кача торган кешеләр алар... Котас биләр. Барак угланнар.
Бигәнәй Барак углан?
Байсар. Әйе, әйе, Котас биләр. Барак угланнар!
Ике кулына ике тире савыт тотып Танай керә. Аннан бераз калышып Жэликә белән Мамиха керә.
Танай Менә. әтәй. берсе яна сауган җирән бия сөте, икенчесе яна сауган кара сыер сөте.
Бигәнәй. Яңа сауган кара сыер сөте әлеге кирәкми.
Жәликә. Без дә шулай дидек ана. бикә.
Мамиха Кеше сүзенә колак та салмый ул, бикә.
Бигәнәй (Байсарга касә белән сет бирә). Менә, эчеп җибәр әле, атасы
Байсар (эчә). Тыннарым озаеп китте!
Бигәнәй. Хәлләнерсең. Алла боерса.
Байсар Яралангач... ике көнгә Йөкәнәс җәйләвендә тоткарландык.
Танай. Анда да имче карчык яна сауган җирән бия сөте эчерде, иеме, әтәй.
Байсар (яратмыйча). Улым, мин бит сина ял ит дигән идем.
Танай. Син авырганда мин ни җаным белән ял итеп ятыйм, әтәй9
Бигәнәй ( Танай белән асрауларны куалап). Барыгыз әле. бар! Кирәк булгач үзем чакырырмын.
Танай белән асраулар чыга.
Байсар Имче карчык тагын бер-ике көн ятып торырга кушкан иде— йөрәгем түзмәде Сине, Сәринәмне сагындым.
Бигәнәй. Ул да озаклады. Кода-ларга җавап бирәсе дә бар.
Байсар (кискен). Кодаларга жавап бер генә: юлбасарга бирә торган кызым юк минем!
Бигәнәй Тоткан җирдән өзү дөрес булыр микән?
Байсар. Мин әйткәч, булыр!
Бигәнәй. Алай димәле син, атасы Кызың турында да уйла, Танаенны да онытырга ярамый
Байсар Алар турында баш ватам да инде мин Кинәт үлеп-нитеп китсәм
Бигәнәй. Әйттем исә кайттым диген!
Байсар Беребез дә мәңгегә кил-мәгән, бикә Миннән соң Сарайгырда ыру башы булып кем калыр—менә нәрсә борчый мине.
Бигәнәй. Юк белән башымны катырма әле. Син әле үзең!..
Байсар (тавышын әкренәйтеп) Мина агулы ук тигәнен белгәч тә... Бар әле карап кил—тыңлап тормый-лармы?
Бигәнәй торып як-ягына караштыра, өйгә кереп чыга, яңадан үз урынына килеп утыра.
Бигәнәй Ул-бу сизелми.
Бай cap Агулы ук тигәнен белгәч тә, безнен улыбыз Танай күз алдында үзгәрде, бикә Мин хәтта курка башладым
Б игән әй. Алай ук түгелдер лә инде, атасы!
Байсар Алай ук шул, Бигәнәй бикә.
Бигәнәй. Сине кызганыптыр ул.
Байсар. Кеше кызгана торган кеше түгел ул синен Танай улын.
Бигәнәй. Анысы шулай
Байсар Мин бер нәрсә уйладым әле, бикә.
Бигәнәй Нәрсә икән ул?
Байсар. Су төбенә салынган теге серне чишеп Сәринә белән Танайны кавыштырсак, ничек булыр икән димен.
Бигәнәй. Менә сина кирәк булса! Иске авыздан яңа сүз. Үзең әйтеп торасын кансыз дисен, үзгәрде дисен
Байсар Сарайгырны таратмас өчен шулай эшләргә кирәк, бикә
Бигәнәй Гомер буена агалы- сенелле булып йөрсеннәр дә, кинәт кенә ирле-хатынлы булып китсеннәр имеш! Ил-көн алдында ни диярбез дә, күршеләр күзенә ничек күренербез'’
Байсар Кысыр хәсрәт менә шул була инде, бикә.
Бигәнәй. Әйтмәм дигән идем Болай булгач, әйтмичә булмас, ахрысы
Байсар (сагаеп) Тыңлыйм, бикә, сүзеңне.
Бигәнәй. Өченче көн. угрыларны куа китәр алдыннан, Сәринә әйтте: мин югында кодалар килсә, борып жибөрмәгез, мин кайтканчы көтеп торыгыз, диде
Байсар Кемнән кодалар килсә дигән иде сон ул?
Бигәнәй Шул инде, шул. теге ни. Ко Котас бинең уртанчы углы Барактан дигән иде
Байсар (тора, ияренә. үртәлеп) Башсыз булып чыкты синен ул Сәринә дигән кызын, Бигәнәй бикә Минем кан дошманым белән, юлбасар белән Кара син аны'
Бигәнәй Яратышалардыр. Бай - cap би Яралунын түрәсе дә, йоласы да—бер.
Байсар (тупас). Юк. бер түгел' Бигәнәй. Син. бәлки, үзеннен дә яшь чакларынны исенә төшерерсен, Байсар би9 Шүнәк ыруынын бердәнбер мактанычы булган Бигәнәйне өзелеп яраткан өчен, син дә шүнәкләрне юлбасарларча барып басмадыкмыни?!
Байсар (караңгы чырай белән). Искегә тисән исен китәр. Искене актарырга булдыңмыни. Бигәнәй бикә0
Бигәнәй. Ш үнәкләр белән су-гышкан чакта син лә Котас биләрдән. Барак угланнардан ким кыланмаган идеи.
Байсар (эченә тотына). Тагын шулар!
Бигәнәй Котас би улы Барак углан да Сәринәне өзелеп яратадыр димәкче генә булам мин сина. Байсар би.
Байсар (утыра, йомшарып). Яратадыр, яратадыр. Кил әле янымарак. Сәринәдән бигрәк мин сине сагынып кайттым, Бигәнәем-Бергенәем.
Бигәнәй (утыра) Сәринәне сагынсаң да бер сүзем юк.
Байсар Шәп илен син яшь чагында, Бигәнәй!
Бигәнәй (балавыз сыгып ала) Бар карап торганым шул Сәринә
Байсар Минем дә бар карап торганым—Сәринә Шулай да ин якыны—син Моңарчы мин сина карата тупас булдым бугай. Хәзер менә сине гел мактыйсым килә.
Бигәнәй. Ярар инде...
Байсар Тегендә—диңгез, таулар. Өйләре гел таштан, балчыктан. Суларга тын житми анда. Даладагы кебек жил юк, иркенлек юк.
Бигәнәй. Безнең дала ожмах ул, ожмах!
Байсар Анда мин гел сине уйладым. Яратып, сагынып уйладым.
Бигәнәй. Үз илебезгә, үз жире- безгә ни җитә! Утырыйк әле бер иркенләп.
Байсар (беравык тынып утырган-нан соң) Угрылар кайсы яктан килделәр и кән—бел мәде нм е °
Бигәнәй Төньяктан диделәр.
Байсар Димәк, Очлы тау ягын-нан!
Бигәнәй Датаның киртәсе юк—
кайсы яктан килсә дә ирек.
Байсар (кврсенеп) Бозылды дөньялар Үз илеңдә, үз жиреңдә ты-нычлап яшәве елдан-ел авырлаша бара
Б игән әй. Шуна күрә дә күршеләр белән тату булырга кирәк безгә.
Бай cap Юлбасарлар мине өченче көн кич карангы төшәр алдыннан яраладылар Сугыш ярты сәгать чамасы барды. Без аларны куып җибәрдек.
Б и г ә н ә и . Качтылармы?
Байсар Качтылар. Шуннан сон алар әнә минем җәйләвемә килеп чыкканнар, көтүемне куып киткәннәр.
Бигәнәй. Син инде андагы юлбасарларны да. мондагы угрыларны да бер үк кешеләр булган димәкче буласынмы*’
Байсар Шулай димәкче булам. Шуларнын берсе, беләсеңме, кем булган9 Бигәнәй (сизенеп) Юк. булмас! Байсар Буласы булган инде, Бигәнәем-Бергенәем Юлбасарларның берсе атаманы... Котас бинең уртанчы улы Барак углан булган!
Бигәнәй. Аи-һай. ялгышмадың микән. Байсар би9
Танай керә.
Танай Кодаларның сине күрә-селәре килә, әтәй.
Байсар белән Бигәнәй сүзсез генә бер-берсенә карашып алалар.
Байсар. Син. Танай улым. Котас бинен йомышчысына әйләнмәгәнсендер ич?
Танай Ул синнән бераз шүрли бугай—минем аша эш йөртмәкче була.
Байсар Кем аша эш йөртергә кирәклеген белә ул. ата юлбасар
Танай Нәрсә дип әйтим сон, әтәй9
Бигәнәй. Байсар бинен хәле юк. арыган, әлегә беркемне күрәсе килми дип әйттеләр диген
Байсар Менә монысы инде булмас! Котас би алдында сер сына-таммы сон?! Авызымда кара кан булса да . (Кискен.) Әйт. килсеннәр! (Тора, йөренә, эченә тотына.) Ах, эчем!
Кодалар керә. Алар өч кеше. Берсе Котас би. Кодалардан соц Танай белән Юлдаш керә.
Котас (түргә уза, Байсар би алдын-да бил бөгә) Илен имин булсын, терлек- туарын көр булсын. Байсар би
Байсар Амин, шулай булсын.
Котас Үзенә, бикәнә, иленә- көненә озын гомер, байлык, тазалык бирсен Раббым
Байсар Әйткән сүзләрен изгеге юралсын, Котас би.
Бигәнәй. Теләгән теләкләрең үзеңә яхшылык булып кайтсын, Котас би.
Байсар Әйдәгез, утырышыгыз, кодалар.
Кодаларга урын бирәләр. Алар Байсар би һәм башка сарайгырлар каршы- сына утыралар.
Котас Сарайгырлар белән без- аласлар. күрше генә булсак та үзара йөрешмибез. белешмибез. Моннан соң алай булмасын дип. ике арада дуслык, татулык сукмагы салынсын дип. мин сиңа зур йомыш белән килдем, Байсар би.
Байсар Мин болай үзем күршеләр белән аралашып яшим. Кеше малына кул сузмыйм. Жирем-суым җитәрлек Өстем бөтен, тамагым тук дигәндәй... Инде сиңа килгәндә, Котас би...
Котас (бүлдереп). Диңгез буенда, баспурларда сәүдә эше белән йөреп кайткан диләр сине. Дөресме шул. Байсар би?
Байсар. Баспурга сатарга терлек куалап бардым Эшем уңды, Котас би. Сатир патшада кунакта булдым. Бик күп бүләкләр биреп, далага чаклы озатып куйды.
Котас Сатир патшаны мәкерле, икейөзле диләр.
Байсар Сизмәдем. Минем белән эчкерсез булды. Моннан сон да йөрешергә, сату-алу итәргә сүз куеш-тык Аларнын җирләре аз.
Котас. Беләм. Баспурларның күптән безнең калага күзләре кыза.
Байсар Мал-туарлары бөтенләй диярлек юк Иген игәләр дә, чүлмәк ясыйлар, балык тоталар.
Котас. Беләм Көтү-көтү терлек- туарын булмаса. ничек җан асрамак кирәк бу дөньяда?
Байсар Калалары ике кат койма белән әйләндереп алынган.
Котас. Көче, гаскәре күпме Сатир патшанын?
Байсар Менә анысын сорарга онытканмын. Котас би.
Котас. Сатир патшаны әледән- әле күршеләренә яу чаба диләр.
Байсар Күршеләренә яу чаба торган юлбасарлар үзебезнен сармат даласында да җитәрлек, Котас би.
Котас. Әйе, далада тәртип бетте Барысы да үзара талаша, сугыша.
Бай cap Андыйларга мине кысты-ра күрмә, Котас би
Котас Аннары—йола! Йола харап итә безне, Байсар би Безнен Алас ыруында шулай: яшь жегет барымтага барып, күршеләреннән бер көтү мал куып кайтмаса, аны иргә дә санамыйлар, ана кыз да бирмиләр.
Байсар (тынычсыз) Беләм мин сезнен юлбасарлар йоласын.
Бигәнәй. Андый гына Йолалар бездә дә бар инде, атасы. Ирләр кебек кулына корал тотып яу чаба алмаган, кимендә бер дошман башы алып кайта алмаган кызга бездә кияүгә чыгу тыела Шунлыктан менә Сарайгыр кызларының күбесе утырып кала.
Байсар Безнеке—изге йола!
Котас. Алайса, Байсар би, сез дә күршеләр белән сугышмыйча тора алмыйсыз икән9
Бигәнәй. Әллә хәзергә яу-сугыш турындагы сүзләрне онытып торабыз-мы9
Байсар. Котас би безгә үзенен йомышын әйтмәде. Тынлап карыйк аны.
Котас. Мин. Байсар би, Бигәнәй бикә, уртанчы улым Баракка сезнен кызыгыз Сәринәне сорап килдем Йомышым минем шул
Байсар Кызым Сәринә үзе өйдә юк. Анын үзеннән башка мин бер сүз дә әйтә алмыйм, Котас би
Бигәнәй Сәринә үзе кайтсын инде Килешербез, боерса
Юлдаш Кем, Байсар би. Бигәнәй бикә, ... Сәринәне кияүгә бирү-бирмәү ул сезнең эшегез генә түгел—бөтен ил-көн эше. Сәринәнен язмышы ул бөтен Сарайгыр язмышы Шуна күрә сез мине дә тынлап карагыз әле. Байсар би, Бигәнәй бикә
Байсар Тыңлыйбыз, Юлдаш баба.
Еракта сузып-сузып кычкырткан быргы тавышы ишетелә. Барысы да тынып калалар.
Бигәнәй. Әнә үзе дә кайта!
Малай керә.
Малай Сөенче' Кайталар! Кайталар1
Җилләнеп Сәринә керә. Анын янында бер-ике кыз сугышчы.
Сәринә әтисе алдына килә, тезләнә. Исәнме, әтием!
Байсар. Кызым. Сәринәм! (Кочаклый)
Бигәнәй. Кайтты. Сәринәм дә кайтты! (Кочаклашалар )
Сәринә. Кайттым, әнием Мина ни булсын—мин жил кебек. Мине сөнге алмый, кылыч чапмый.
Бигәнәй. Тәүбә диген!
Котас (үзалдына) Карап туйгысыз Ут кебек, жылан кебек!
Т а н а й. Сәринә! Сеңлем!
Сәринә Абыем' Барыгыз да исән-саулар. Нинди куаныч!
Бигәнәй. Почмагыбыз түгәрәк-ләнде. кызым.
Сәринә. Арыдым Үтереп йокы килә.
Байсар. Сөйлә, кызым—кайларда булдын, ниләр күрден?
Сәринә. Без аларны куып бар-дык...
Байсар Кемнәрне, кызым?
Сәринә Угрыларны Өченче көн тан алдыннан безнен көтүләрне куып киткәннәр Кораллы кыъзарымны җыйдым да. киттем артларыннан
Бигәнәй. Куып житгегезме?
Сәринә Икенче көнне без аларны Очлы тау ягында очраттык
Байсар Очлы таудамыни9..
Сәринә Очлы тауга житәрәк Күрделәр дә безне, әрәмәләр арасына кереп качмакчы булдылар. (Тыела алмыйча көләргә тотына. Ул әле Котас бине дә, аның юлдашларын да күрми Күрмәмешкә салына.) Өч йөз баш жылкыны куып киткәннәр дә. жинел генә безне алдамакчы булганнар. Өч йөз баш! Берсен дә бирмәдек. Барысын да куып алып кайттык
Байсар Менә ул минем батыр кызым!
Котас (шомланып). Тегеләр угрылар качтылармы?
Сәринә (квлә-квлә Котас би ягына боры-ш) Юк, берсе дә качып котыла алмады, Котас би Утызын ла кырып салдык Сарайгырнын угыз кызы яудан утыз дошман башы алып кайтты
Котас (ыңгырашып) Йа. Раббым'
Сәринә Сарайгырнын утыз кызы бүгеннән башлап үзенә кияү сайлый ала
Байсар Син дә алып кайттыңмы. кызым9
С ә р и н ә (тыела атмыйча көлә дә көлә Көлүендә газап сизелә). Яудан мин бүген өченче баш алып кайттым. (Сугышчы кызларга ) Күрсәтегез мин алып кайткан дошман башын!
Сугышчы кыстар күн капчыктан баш алып күрсәтәләр.
К о т а с (якынрак килеп карый, коты атынып кычкырып җибәрә). Улым! Барак! (Егыла.)
Бигәнәй. Ай Алла, харап булдык' Танай (үзалдына). Менә кызык!
Өй эчендә ыгы-зыгы башлана. Котас бине кодалар аягына бастыралар.
Б а й с а р (чыраен сытып, эченә тотына) Күңелем сизенгән иде аны.
Сэр инә Без аларны сиздермичә генә уратып алдык, йоклаганда өслә-ренә барып бастык.
Котас (кыныдан хәнҗәрен тартып чыгара Сәринәгә ташлана) Сез йоклап яткан кешеләрне үтергәнсез. Сез үзегез—угрылар'
С ә р и н ә (чигенә, хәнҗәрен чыгара Арага кораллы кызлар баса, атылып Танай килеп җитә) Син. Котас би, ялгышасын: үтерер алдыннан без аларны уяттык.
Котас (чигенә) Улым, балам!
Бигәнәй Бәхетсез бала
Котас. Соңгы сулышында берәр сүз әйттеме ичмасам?
Сәринә Әйтте Сиңа миннән кодалар килер диде Мин аны кызган-дым. Бар, кач. без бит вәгъдәләшкән кешеләр, безнең туебыз булырга тиеш ләбаса дидем
Котас. Ул ни диде?
Сәринә Син—җиңүче. Җиңүченең каты буласым килми—үтер мине диде.
Котас (елый). Улым, балам... Бир ул башны мина, Сәринә?
Сәринә Юк. Котас би!
Котас Байсар би! Бигәнәй бикә!
Сез дә ата кеше, ана кеше
Байсар Кызым, Сәринә' Синең яудан өченче баш алып кайтуыңны барыбыз да күрдек.
Юлдаш Күрдек, кызым.
Бигәнәй. Бир син аны, кызым, бир ана.
Байсар (аягүрәбаса) Котас би! Бигәнәй бикә! Кызым Сәринә! Ил- көн' Бу күңелсез хәл безгә мәңге сабак булсын. Элекке дошманлыкны онытып, безгә—сарай гырлар белән аласларга—киләчәктә мәңге дус-тату булырга кирәк.
Сәринә Әтием Байсар би' Әнием Бигәнәй бикә! Ил-көн! Атаслар белән дуслашырга теләгән өчен дә мин үзем теләп Баракка кияүгә чыгарга ризалык биргән идем Биргән сүзне мин түгел, ул бозды Шуның өчен менә башы белән жавап бирде.
Байсар Шулай да бир син ул бәхетсез башны аның атасына, кызым
Сәринә Бу бәхетсез башны мин яраттым, әтием. Бу баш бары минем үз башым белән бергә генә биреләчәк
Котас (үзгәреп) Сәринә! Батыр ларның батыры, гүзәлләрнең гүзәле' Син мине... улым Баракны хур итген Син безне—аласларны аяк астына салып таптадың. Аласлар өчен дә бу күңелсез хәл мәңге сабак булыр Моннан соң алар беркайчан күрше малына кул сузмаслар!
Кодалар Моннан сон аласлар Сарайгыр белән мәнге дус булырлар
Байсар Амин, шулай булсын Бигәнәй. Теләгең изге, Котас би.
Юлдаш Татулыкка ни жите, балалар!
Котас. Байсар би! Бигәнәй бикә' Сарайгырлар! Уртанчы улым Барак үтерелгән өчен генә мин сезнең белән туганлашудан баш тарта алмыйм (Сәринәгә) Сәринә! Мин Барак улым кебек тәкәббер түгел. Мин синен колын булырмын (Тезләнә.) Чык мина кияүгә!
Тынлык
Сәринә Яудан өч дошман башы алып кайткан кыз буларак, мин үзем яраткан теләсә кемгә кияүгә чыга алам Бу безнең сарайгырларнын борынгы йоласы. Кияүгә чыгарга дисен инде син, алайса, Котас би?
Котас. Аласта, бөтен далада беренче бикә булырсын. Сәринә.
Сәринә (икеләнеп). С и н а кияүгә...
Байсар Үзен бел, кызым.
Бигәнәй. Без каршы түгел, кызым.
Сәринә. Юк. Котас би. юк! (Көлә) Мин сине түгел, улын Баракны яраттым Син... бераз гына картрак, бераз гына ямьсезрәк, Котас би. Юк. юк! (Үкси).
Котас (ялварып) Байсар би!
Бигәнәй бикә! Ник якламыйсыз мине?
Б а й с а р (эченә тотына). Мин... кызымның теләгенә каршы... килә алмыйм...
Бигәнәй. Сәринә үзе риза булса, без риза, Котас би.
Юлдаш. Уйлашырга кирәк, бала-лар.
Котас (Сәринәгә). Икеләнмә, Сәринә!
Б а й с а р (бик нык авыртынып). Кызым... Сәринә...
Сәринә. Әти, сиңа ни булды?
Бигәнәй. Бием! Атасы!
Та най. Әтәй!
Бай cap (хәлсез). Миңа аткан угы... чыннан да... агулы булган... Барак угланнын. Имче карчык әйтте... өч көнгә түзсәң... исән калырсың диде.
Бигәнәй. Түз, атасы, түз.
Б а й с а р (бик нык авырлык белән). Минем урынга, амага булып... син каласын...
Т а н а й (Байсарның янына ук килеп). Кычкырып әйт—кем кала, кем, әтәй?!
Бай cap. Сәринә... син каласын..-
Т а н а й . Әтәй! Кабатла!
Бигәнәй. Күчте.
Та н а й (шашып, Байсар янындагы кешеләргә). Сез ишетегезме: ул кем диде?
Юлдаш. «Сәринә* диде, кем, Танай улым.
Та н а й (үле Байсарның якасыннан эләктереп ала). Карт алдакчы! Тәмуг кисәве!
Сәринә (Танайны этеп җибәрә). Син үзен тәмуг кисәве!
Бигәнәй (Танайга). Н и шләвен бу?! Кулың корыр!
Танай. Йола буенча, Сарайгырда ага булып мин калырга тиешмен. Байсар бинен өлкән улы, бердәнбер улы—мин... Танай!
Юлдаш. Кем, Танай улым, ямь-сезләнмә. Байсар би үз авызы белән әйтте: Сәринә кала диде.
Танай. Сез барыгыз да бер сүздә, барыгыз да дошман мина. Чәнчелеп китегез! (Тузынып чыгып китә.)
Юлдаш. Әл-лә-лә! Менә нинди икән әле ул безнең Танай улыбыз!
Бигәнәй Бары да язмыш кулында.
Сәринә. Язмыш кулында гына түгел, әнием.
Бигәнәй. Язмыштан узмыш юк, кызым.
Котас. Язмышны аны сугышып җиңәргә кирәк! (Чыга. Кодалар да чыгалар).
Юлдаш. Менә шулай кеше: кайгыра, даулаша—бар дөньяны яулап алмак була. (Үле Байсарга күрсәтеп). Ана инде берни кирәкми.
Өченче күренеш
Өй эче. Сәринә түрдә. Анык тирәсендә кызлар бөтерелә. Алар аны киендерәләр, төзәндерәләр.
Бигәнәй керә.
Бигәнәй Кызым, Сәринә! (Сәринә ишетми). Сәринә дим! Тамактан калдың, инде колактан да Калдың-мени?
Сәринә Әү? Әни, синмени?
Бигәнәй. Үлгән артыннан үлеп булмый—шул кадәр бетеренмә
Сәринә Мин уйланам, әнием
Бигәнәй. Бүген менә ил-көн сине Сарайгырнын амагасы итеп күгә-рәчәк. Каршы килүчеләр булмасмы, үзара тавыш-гауга чыкмасмы’
Сәринә Борчылма, әнием, берни булмас
Бигәнәй Үз-үзенө артыграк ышанмыйсың микән, кызым?
Сәринә Үземнән бигрәк мин халкыма, ыруыма ышанам
Бигәнәй. Ждн сердәшен булса, үзеңә җиңелрәк булыр иде ди мен шул.
Сәринә Ин ышанычлы сердәшем син—әнием... Бигәнәй бикә.
Бигәнәй (җиңелчә ачуланып) Башынны жүләргә салып утырган булма. Сина хәзер үк кияү турында уйларга кирәк
Сәринә (таркау). Кияү Кияү алырга. Кияүгә барырга
Бигәнәй Шундый яшьлеген белән, шундый чибәрлегең белән кайгыга сабышып утырырга монда!
Сәринә Кемгә чыгарга соң. әни’’
Бигәнәй Үзен теләгәнне сайла Сэр инә Сайлыйсым килми.
Бигәнәй Синен урында булсаммы мин!
Сэр инә (кәлеп) Утыр минем урынга.
Бигәнәй Яшьлекне атай гына кайтарып булса иде ул. кызым! Минем яшьлек инде узды күренмичә, сизелмичә узды Синеке әле башлана гына. Сөекле ирен, итәген тулы балаларын булсын—миннән теләк шул сина.
Сәринә Кайгым бар. әни.
Бигәнәй. Нинди бетмәгән кайгы инде ул?
Сәринә. Мин үземә ир дә табар-мын. бәхетле дә булырмын
Бигәнәй Бирсен Раббым!
Сәринә. Мин бәхетле булган белән генә Сарайгырнын барлык кызлары да бәхетле булыр микән соң?
Бигәнәй Кайсы кызларны әйтәсен?
Сәринә. Кияүгә чыгарга хокукы булмаган кызларны
Бигәнәй Бәрәч! Синен белән бергә аласларны жинеп кайткан егерме тугыз кызнын барысы да кияүгә чыгып бетте ләбаса инде Син генә калдын
Сәринә Мин—булачак ыру башы. үзем белән аласларны жинеп кайткан кызлар турында гына түгел, барлык ил-көн турында кайгыртырга тиешмен
Бигәнәй Анысы анын ярый инде ул, кызым Шулай да син Сарай-гырнын барлык кызлары кияүгә чыгып беткәнче дуадак каз кебек утырырга жыенмыйсындыр ич?
Сәринә. Җыенам, әнием
Бигәнәй Андый сүзне кеше- кара ишетә күрмәсен—яман атын бөтен далага таралыр, йөзенә карап көләрләр
Сәринә. Үз уемнан мин кире кайтмаячакмын йөземә карал көлсә-ләр дә, яман атым бөтен далага таралса да!
Бигәнәй Карале, шуны әйтим дигән идем Мәрхүм әтиеннен бер теләге бар иде Бүген, кырыгы тулган көнне...
Сәринә Мин анын теләген беләм, әнием
Бигәнәй. Үзен белгәч, бигрәк тә яхшы!
Сәринә. Мәрхүм Байсар бинең теләген һәркем белә: үзе урынына ул мине
Бигәнәй. Белмисен! Сарайгыр таркалмасын өчен, ул сине...
Юлдаш керә.
Юлдаш Исәнме-саумы. кем, кызым Сәринә Исәнме, килен.
Сәринә Түрдән уз, Юлдаш баба.
Юлдаш Ярый әле икегез дә бергә туры килдегез. (Сэринәгә). Минем сина әйтәсе бик кирәкле сүзем бар иде, кем, кызым Сәринә.
Сәринә Әйтеп кара, Юлдаш баба.
Юлдаш Үзең яшьсең, үзең чн- бәрсен Батырлыгың да ярыйсы. Бүген менә үзеңне амага итеп күтәрәчәкбез. Тормышын түгәрәкләнсен дисәң, кызым, сина кияүгә чыгарга кирәк.
Бигәнәй. Мин дә шуны сөйләп торам әле, Юлдаш баба
Сәринә. Бик акыллы кинәш бу. Юлдаш баба Синен әллә димләр кешен дә бар?
Юлдаш Менә дигән кешем бар, кызым.
Сәринә Кем икән сон ул, Юллаш баба?
Юлдаш (чыга, шундук Танай белән бергә керә). Менә бу чибәр угланны беләсеңдер.
Сәринә (аңламаган булып). Танайны әйтәсеңме, Юлдаш баба?
Бигәнәй (җиңелчә ачуланып) Кыланып утырган булма! Юлдаш бабан, олы башын кече итеп, синен белән сөйләшә икән, тынлап кына тор.
Юлдаш Шул инде, шул... бәхете булгыры. абыен Танайны әйтәм.
Сәринә (квлеп). Син мине абыем Танайга димләргә жыенасынмыни?
Юлдаш Юк ла, ниткән абыең булсын ул синен! Атан мәрхүм—урыны ожмахта булсын!—яудан, шүнәкләрдән алып кайтты аны
Танай Мәрхүм әтәй... Сарай-гырнын элекке агасы Байсар би— яткан җире мамык булсын—моннан бик күп еллар элек шүнәкләргә каршы яу чапкан. Шунда ул мине янган өй яныннан табып алган Минем ырудаш-лар... шүнәкләр, арбаларын, өйләрен яндырып, минем кул-аякларны бәйләп... мине шунда утыртып калдырган булганнар Мина бары ике-өч яшь булган.
Юлдаш Әниен Бигәнәй бикәне дә Байсар би шуннан алып кайтты.
Сәринә. Каян алып кайтты?
Юлдаш Шуннан инде, шуннан— Шүнәктән.
Сәринә. Кичә үлгән булсам, бүген ишетмәгән булыр идем' Дөньяда мин белмәгән серләр житәрлек икән әле.
Юлдаш. Кем, кызым, Сәринә. дөньяның син белмәгән серләре күп Ул серләрне бары берничә кеше генә белә. Хәзер менә син дә белә башлар-сың.
Сәринә. Белмәгән булсам, нинди яхшы буласы икән!
Юлдаш Амага кеше чынын да. ялганын да белергә тиеш. Шүнәкләрне жинеп кайткач, Байсар би әйтте халыкка: яшь баласы белән яшь хатын алып кайттым диде. Танайны.. ырудашын әниең Бигәнәй бикә, жил-янгыр тидермичә, үз баласы кебек карап үстерде.
Сәринә. Нишләп мин берни дә сизмәдем икән сон?
Бигәнәй Танай улым үзенең ятимлеген белмәсен, күңеле китек булмасын дип тырыштык инде, кызым Шуңа күрә сиңа берни сиздермәдек.
Сәринә. Ул үзе каян белгән сон?
Танай. Былтыр монда Шүнәктән бер теләнче килеп чыкты—шул сөйләде
Сәринә. Дөрес. Шүнәктән бер теләнче булды бездә!
Юлдаш (бер кулы белән Танайны. икенче кулы белән Сәринәне тотып, икесен дә бер-берсенә якын китермәкче була). Дөньяның бер сере чишелде. Бәхетле булыгыз, балалар
Бигәнәй Бәхетле булсыннар, тигез гомер итсеннәр.
Сәринә (карышып) Ләкин мин Танайга чыга алмыйм!
Юлдаш Нишләп алай?
Сәринә Мин аны яратмыйм. Юлдаш баба, әнием Бигәнәй бикә!
Танай Мин сине яратам. Сәринә!
Сәринә (көлеп). Син мине яра-тасын’! Нишләптер моңарчы сизелмәде Миңа карага син һәрвакыт көнчел, үпкәчел һәм кансыз булдың сыман.
Танай Моннан сон алай булмас. Сәринә.
Сәринә Шулай бик тиз үзгәрерсең микәнни. Танай.’
Танай Үзгөрөм! Утка керергә кушсан. утка керәм. суга керергә кушсан, суга керәм!
Сәринә (чит, салкын) Әгәр мин сине белмәгән булсам, бәлки әле ышанган да булыр идем. Ләкин мин сине биш бармагым кебек беләм. Беркайчан да син мине яратмадың, туганын-сенлең буларак та, хатын- кыз буларак та. Син бары үзеңне генә яратасын, Танай.
Таут ай (хурланып) Үзен әллә кем инде!
Сәринә Юк. яратмыйм мин сине, яратмыйм!
Танай Карак калдыгы! Исенә төшәр дә, соң булыр! (Тузынып чыгып китә)
Сәринә. Менә монысы Танайча!
Барысы да аптырап Танай артыннан карап калалар.
Бигәнәй (Сәринәгә). Кешенен йөзенә бәреп «яратмыйм» дип әйтергә теге... кем булдың шул кадәр? Син дә күктән төшмәгән'
Юлдаш (Сәринәгә) Хәзер инде мине тыңлап кара, кызым Сәринә Ярату кемгә дә кирәк. Яратудан бигрәк, сина ир кирәк Ирен, терәгең булмаса, Сарайгырда сине беркем санламаячак Үләр алдыннан Байсар би сине ыру башы итеп калдырган икән, димәк, ул барысын да ныклап уйлаган
Бигәнәй. Уйлады, Юлдаш баба, бик нык уйлады
Юллаш. Син, кызым, алай-болай чит ыруга кияүгә чыксаң, Сарайгыр бик кыен хәлдә калыр иде. Синең бирнәң булып. Сарайгыр чит ыруга кушылыр иде Син чит ыру кешесенә чыкмасын өчен мәрхүм Байсар би сине Танайга бирергә исәпләгән
Бигәнәй Исәпләде, Юлдаш баба! Икәү бергәләп исәпләдек.
Юлдаш Шулай булгач. Сарай- гырнын байсезлеген саклап калыйм дисәң, сина бары Танайга гына чыгарга туры килә. Сәринә кызым
Сәринә (көрсенеп) Нинди авыр икән амага булу!
Юлдаш. Сина тагын шуны да әйтим, кызым Сәринә: безнең сүзгә колак салмыйча, киреләнә башласаң, без сине амага итеп күтәрмәячәкбез
Сәринә Куркытма, Юлдаш баба! Мәрхүм Байсар бинең ыру башы булырлык баласы бер генә. Ул да булса, мин—Сәринә!
Юлдаш Син ате берни белмисен
икән, кызым—мәрхүм Байсар бинең
ыру башы булырлык ир баласы бер генә. Ул да булса—Танай.
Сөр инә (нәфрәтләнеп). Син Юл-даш баба, ни сөйләгәнеңне белеп сөйлисеңме"”
Юлдаш Бик белеп сөйлим, кызым. Мәрхүм Байсар бинең варисы— Танай
С ә р и н ә (тыела алмыйча). Бар чыгып кит моннан, ялганчы карт!
Бигәнәй. Кызым, тукта хәзер үк!
Сэр инә (Бигәнәйгә). Әллә син дә аның яклы. Бигәнәй бикә?
Бигәнәй. Үлсәм дә. калсам да— бергә. Ил-көн белән, халкым белән.
Юлдаш (чигенә, ишекне ача. Ишек артында җиңелчә гүелдек ишетелә Анда— халык) Ашыкма, кызым, куарга. Сиңа соңгы сүзем шул: халык алдында мин Танайны яклаячакмын'
С ә р и н ә (атылып ишек янына килә). Син әле шулаймыни?!
Юлдаш Шулай, кем. кызым Сәринә.
Бигәнәй (Сәринәгә каршы якка. Юлдаш янына баса). Мин дә «шулай», кызым.
Сәринә (ярсып ары-бире йөренә дә. туктап кага. Дәртсез). Мәрхүм әтием Байсар бинең теләген үтәп... Сарай- гырның бәйсезлеген саклап калу өчен мин риза Танайга кияүгә чыгарга.
Юлдаш Менә монысы акыллы сүз. кызым'
Бигәнәй. Уф' Авызыннан тартып алгандай алдык акыллы сүзне. Тагын бер кабатла әле.
Сәринә (дәртсез) Кабатлыйм: мин Танайга кияүгә чыгарга риза. Бигәнәй бикә. Юлдаш баба (Кискен рәвештә башын калкыта) Хәзер мине тыңлагыз!
Юлдаш. Тыңлыйбыз. Әйтәсе сүзләреңне әйтеп бетер, кызым.
Бигәнәй. Тыңламаган кая ул. тыңлыйбыз!
Сәринә. Мин Танайга кияүгә чыксам, мине амага итеп күтәрәчәксез. Булды бер.
Юлдаш. Күтәрәбез.
Бигәнәй. Күтәрәбез, кызым.
Сәринә. Мин амага булгач, ил- көн алдында мине якларсыз. Булды ике.
Юлдаш. Якларбыз.
Бигәнәй. Үз кызымны да якла-магач. тагын кемне якларга?!
Сәринә. Карагыз аны. әйткән сүзегездән кайтасы булмагыз!
Юлдаш. Әйткән сүздән кайтма-быз.
Бигәнәй. Сүзебездә торырбыз, кызым.
Тышта тавышлар ишетелә.
Юлдаш Халык жыелды. Ил- көнгә күренергә вакыт.
Сәринә. Мин әзер Керсеннәр
Бигәнәй бикә ишекне ача, халыкка керергә куша. Халык керә.
Сәринә (түргә утырып, халыкка эндәшә) Мәрхүм Байсар бинең хатыны сөекле әнием Бигәнәй бикә мондамы?
Җавап. Монда.
Сәринә. Сарай гырның акыл иясе, атаклы аксакал Юлдаш баба мондамы1’
Җавап Монда.
Сәринә. Минем батыр ир туган-нарым мондамы?
Җавап. Монда.
Сәринә. Минем батыр кыз туганнарым мондамы?
Җавап. Монда.
Сәринә (аягүрә баса). Сөекле әнием Бигәнәй бикә! Атаклы аксакал Юлдаш баба! Туганнар! Моннан кырык көн элек Сарайгыр ыруының курку белмәс олуг агасы әнием Бигәнәй бикәнең яраткан ире минем сөекле әтием кара жир астына керде
Халык (авыр ыңгырашып) Кара жир астына керде.
Сәринә. Курку белмәс батыр Байсар бине дошман угы үтермәде- үзара дошманлык, явызлык, кыргыйлык үтерде. Моны беркайчан онытмыйк, сарай гырлар.
Халык (авыр ыңгырашып). Мәңге онытмабыз.
Сәринә. Үләр алдыннан мәрхүм әтием үзенең теләген әйтеп калдырды Ул мина Сарайгырнын амагасы булырга боерды. Син—әнием Бигәнәй бикә! Син—атаклы аксакал Юлдаш баба! Мәрхүм Байсар бинең боерыгын яклыйсызмы?
Бигәнәй. Яклыйбыз, кызым.
Юлдаш Яклыйбыз, кызым Сәринә.
Сәринә. Сез—минем батыр ир туганнарым, сез минем кыю кыз туганнарым... сез—ырудашлар... мәрхүм Байсар бинең боерыгын яклыйсызмы9
Бераз вакытка тынлык.
Тавышлар Яклыйбыз, Сәринә! Мен яшә, амага!
Гомуми күтәренкелек, шау-шу. Сәринәне ак киезгә утырталар. Киезнен ике ягыннан ике ир кеше, ике ягыннан ике хатын-кыз тота. Тотучылар арасында Бигәнәй бикә белән Юлдаш баба да бар. Киезне югары күтәреп түбән төшерәләр. Сәринә тәхеткә утыра.
Сәринә. Рәхмәт сиңа, әнием Бигәнәй бикә! Рәхмәт сиңа Юлдаш баба! Рәхмәт сезгә ырудашлар. Сарматларның Сарайгыр ыруы амагасы Сәринә сөйли. Мине тыңлагыз. Сезнен күбегезнең аталары, ирләре, уллары, кызлары ел саен, көн саен диярлек булып торган төрле яуларда башларын салдылар Мин белгәндә генә дә Сармат даласында күпме сугыш булды! Күпме хатыннар тол калдылар, күпме балалар ятим калды! Безнең жиребез батыр ирләрнең, гүзәл кызларның кайнар каны белән сугарылган.
Халык (авыр ыңгырашып) Дөрес. Сәринә!
Сәринә. Далада гомер-гомергә килә торган дошманлык, кыргыйлык сезнен ирләрегез, сезнен туганнарыгыз белән бергә., мәрхүм әтием Байсар би белән бергә минем сөйгәнем Барак угланны да гүргә салды. Дөрес, Барак угланны мин үзем үтердем Безне туктаусыз үзара сугыштыра торган әшәке йола минем акылымны томалаган. Моны мин бик соңлап аңладым. Тагын мин шуны аңладым, сарайгыр- лар—жирдә беркайчан да толлар, ятимнәр, гарипләр булмасын дисәк, иң элек безгә үзара дошманлыкны бетерергә кирәк Дошманлыкны бетерү өчен... яман йолаларны юкка чыгарырга кирәк!
Авыр тынлык.
Юлдаш (ачулы, тыелып) Йола безгә ата-бабадан калган. Йола безнен какшамас терәгебез! и
Тавышлар Йола—изге! Иоланын яманы юк!
Сәринә. Йоланың яманы да бар. сарайгырлар' Яшь кызларны корал тотып яу чабарга мәжбүр ито торган йола-яман йола! Хатын кызны гәңре җирлә нәсел калдыру өчен яраткан
Хатын-кызлар Дөрес. Сәринә' Дөрес, амага!
Сәринә. Сарайгырнын бик күп яшь кызлары яуда катнаша алмыйлар. Шунлыктан аларнын иргә чыгарга хаклары юк. Бу—кансыз йола!
Хатын-кызлар Кансыз йола! Яман йола!
Сәринә. Бу йола күршеләр белән туктаусыз сугышып торуны таләп итә Сугыш берәүләргә байлык китерсә, икенче берәүләргә үлем, хурлык китерә. Бүген без жинсәк, иртәгә күршеләр жинәчәк.
Халык Дөрес, амага!
Юлдаш Дөрес түгел, амага!
Сәринә. Ни дөрес түгел, Юлдаш баба?
Юлдаш Күршеләр белән чагыш-тырганда. Сарайгырнын халкы азрак. Шулай да бик күпләр бездән шүрләп торалар Ник? Чөнки сарайгырларнын ирләре генә түгел, кызлары да яу чаба. Шуңа да Сарайгыр. беркемгә буйсынмыйча, үз көнен үзе күрә. Инде килеп син, кызым Сәринә, әлеге йоланы юкка чыгарасын икән, ул чагында Сарайгыр көчсезләнәчәк.
Аксакаллар
—Усал күршеләр безне таптап китәчәкләр!
—Сарайгыр юкка чыгачак!
Сәринә Сарайгыр юкка чыкмая-чак1
Юлдаш. Амин, шулай булсын. Шулай да син аңлатып бир Кызла-рыбыз корал ташласалар, Сарайгыр гаскәре бермә-бер кимиячәк. Ничек итеп каршы торырбыз сон дошман явы килсә?
Сәринә Моннан сон беркем Сарайгырга каршы корал күтәрмәячәк, Юллаш баба!
Юлдаш Син аны каян беләсен?
Сәринә. Мин үзем башлап беркайчан күршеләргә каршы яу чапмаячакмын
Юлдаш Шулай да булсын.
Бигәнәй Ниятен изге, кызым.
Сәринә. Мин үзем беренче булып корал күтәрмәгәч, башкалар да безгә каршы яу чапмаячаклар.
Юлдаш Шулай да чабарга телә-сәләр?
Сәринә Мин ничек тә эшне зурга җибәрмәскә тырышачакмын Мин
ничек тә дошманлыкны дуслыкка әйләндерергә тырышачакмын Мин далада мәнге иминлек урнашты-рачакмын*
Юлдаш. Көненне хатын-кызга калдырмасын икән Раббым.
Бигәнәй Хатын-кызга тел тидермә, Юлдаш баба. Ни күрсәк тә бергә күрербез Мин кызым яклы
Хатын-кызлар. Яклыйбыз, амага! Яклыйбыз!
С ә р и н ә (аксакалларга). Сез— аксакаллар?
Аксакаллар. Без... үзен беләсең... Уйларга кирәк.
С ә р и н ә . (Юлдашка). Син— Юлдаш бабай?
Юлдаш (төшенке) Мин инде карт кеше, балалар.
Сэр инә. Син. Юлдаш баба, бер дә курыкма. Күршеләр безне көчле дип уйлыйлар. Уйласыннар! Без аларга берни сиздермәбез. Берничә елдан Сарайгыр даласын шат балалар тавышы күмеп китәр. Күршеләр аны-моны сизеп өлгергәнче, ир балалар үсеп житәрләр, әниләре урынына сакка басарлар
Юлдаш. Теләген изге, кызым, амага. Тик менә...
Сәринә. Тик менә... Син мина сүз бирден, Юлдаш баба.
Юлдаш (авырлыкбелән). Мин сине яклыйм, амага.
Аксакаллар (җанланып). Як-лыйбыз. амага! Бетсен яман йола!
Сәринә. Шулай итеп, Сарай- гырнын яшь кызларны корал тотып яуда катнашырга мәжбүр итә торган йоласын юкка чыкты дип исәплибез.
Аксакаллар. Амин, шулай булсын.
Бигәнәй (Сәринәгә). Без синен теләкне үтәдек, инде син безнең теләкне үтә.
Юлдаш Барысы да ишетсен- әйт кычкырып безнең теләкне.
Сәринә. Сөекле әнием Бигәнәй бикә! Атаклы аксакал Юлдаш баба! Сарайгырлар! Мин—Сарайгырнын амагасы Сәринә... моннан унсигез ел элек мәрхүм әтием Байсар би шүнәк- ләрдән яулап альт кайткан... үз баласы кебек итеп тәрбияләп үстергән Танайга кияүгә чыгарга риза.
Бигәнәй. Атан мәрхүмне иска алган бу изге көндә... Исән булса, ул да сөенер иде (күз яшьләрен сөртә) Юлдаш. Инде күңелем тыныч— Сарайгыр исән калыр. Ата-баба рухы мәңге онытылмас.
Аксакаллар. Изге эш—яклыйбыз! Сарайгыр таркалмас!
Сәринә ( Танайны эзләп як-ягына карана. Күренмәгәч, халык ягына карап) Танай, син мондамы?
Барысы да, Танайны эзләп, як- якларына караналар. «Танай кая?» •Танай юк!» дигән тавышлар ишетелә. Сәер тынлык, гомуми аптыраш.
Бигәнәй (ашыгып). Жрликө! Ма- миха! Барыгыз тиз генә Танайны эзләп табыгыз. Әйтегез—хәзер үк килеп житсен!
Пәр<)ә ябыла
Икенче бүлек
Беренче күренеш
Дала. Киез өйләр, түбәсе ябулы арбалар. Бигәнәй бикә ялгыз. Ул еракка
карап уйга калган. Еракта күнелле шау
Бигәнәй. Кемнәр килеп кемнәр китми бу дөньядан... Кичә—бар, бүген—юк.
Юлдаш керә.
Юлдаш Исән.ме. кем, килен.
Бигәнәй. Исән әлегә. Юлдаш баба.
-шу, күтәренкелек.-
Юлдаш Моңаясынмы, килен?
Бигәнәй Моңаям Менә шушы вакытта, кояш кичкә авышканда моңаям Никтер мәрхүм Байсарныи мина үпкәсе бардыр кебек. Сезгә, исәннәргә рәхәт, безгә—үлеләргә бик кыен дип әйтәдер кебек.
Юлдаш Исәннәргә дә бик үк жинел түгел, килен
Бигәнәй. Түгел, Юлдаш баба. Кайда рәхәттер—белгән юк
Юллаш Минем дә менә тыныч-лыгым качты Сарайгырда хәзер көн дә бәйрәм, көн дә туй
Бигәнәй. Бу арада туйлар күбәеп китте шул.
Юлдаш белән Бигәнәй, тын калып, ерактагы күнелле шау-шуны тынлап торалар.
Юлдаш. Яшьләрнең күңел ачула-рын күрдемме, эчем поша башлый.
Бигәнәй Картаябыз, яшьләрне яратмыйбыз. Юлдаш баба
Юлдаш. Юк. килен, картлыктан гына түгел—яшьләрнең гамьсезлегенә. аңсызлыгына эчем поша. Бүген күңелле булса, аларга шул җиткән Гел менә ниндидер бәла-каза булыр кебек.
Бигәнәй Бәла аяк астында.
Юлдаш Ниме соң, андый- мондый хәбәр юкмы9
Бигәнәй Танайны әйтәсеңме?
Юлдаш. Шуны инде. шуны.
Бигәнәй Юкка чыкты безнен Такаебыз. Нәрсә уйларга да белгән юк. Эзләргә җибәргән кешеләребез дә кайтып җитмәде.
Таяк атын кыйный-кыйный Малай керә.
Малай. Сөенче! Киләләр! Кайта-лар!
Бигәнәй (өйгә кереп барган җирен - нән туктап кала) Кем кайта, балам ’
Юлдаш. Бу вакытта кем генә булыр икән ул?
Малай Әнә. тыңлагыз әле
Тыңлыйлар Еракта сузып-сузып кычкырткан быргы тавышы ишетелә.
Юлдаш Берни ишетмим
Малай Ни. шуны ла ишетмәгәч'
Бигәнәй Югалган Танай улым кайтамы соң әллә?
Малай Кайталар' Киләләр! Сөен-че! (Чыга.)
Мамиха керә.
Мамиха. Бикә' Юллаш баба' ИлчеЛәр килә!
Өйдән Сәринә чыга.
С ө р и н ә (Мамихага) Кемнәр килә дисен9
Мамиха Илчеләр килә, амага
Сәринә Белмәдеңме-каян, кемнән икән?
Жэлнкә керә.
Ж.ӘЛИКӘ. Амага! Сәринә! Баспур- дан илчеләр килгән.
Бигәнәй Сатир патшаданмыни9
Юлдаш. Баспурлардан безгә илче-ләр килгәне юк иде—хәерлегә булсын, балалар.
Сәринә (Жаликө белән Мамихага). Барыгыз, каршы алыгыз
Мамиха белән Жэлнкә чыга Сәринә шунда калку урынга утыра. Бераздан Жэлнкә белән Мамиха һәм Филеб керә. Филеб янында бер-ике баспур кешесе.
Филеб (Сәринәгә Ькынрак килә. бил бөгә) Баспур патшасы Сатирның өткән улы Филеб синен алда баш ия. бөек амага.
Сәринә Исән-имин минем җиремә, урдама килеп җитүен белән котлыйм сине. Сатир патшанын өлкән улы Филеб
Филеб Илен имин булсын, терлек-туарын көр булсын, халкын бай булсын, бөек амага
Сәринә. Амин, шулай булсын
Бигәнәй Яхшы сүзләрен үзенә изгелек булып кайтсын
Юлдаш Шулай булсын, балалар.
Сәринә Бик ерактан килгәнсең, Сатир пашта улы Нинди жилләр ташлады сине безнен бу дала якла-рына?
Филеб Сармат сарайгырларының бөек агасы Байсар бинен үлеме турын-дагы күңелсез хәбәр безнен Баспур җирләренә дә барып җитте Байсар бинен үлеме Сатар патшанын күнеленә кара кайгы булып ятгы Үзенен кайгысын белдерү өчен әтием Сатар патша мине сина илче итеп җибәрде, бөек амага
Сәринә «Әтиебез олуг Байсар бинен үлеме безнен үзебезгә дә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Сарайгырларнын кайгысын уртаклашкан өчен Сатир патшага миннән рәхмәт әйтерсен, илче
Филеб Тагын шул. бөек амага Сатир патша сине Сарайгыр тәхетенә утыруын белән котларга кушты, синең үзенә озын гомер, байлык, көч-куэт теләде
Сәринә Сатир патшаның изге
теләкләре өчен миннән ана шулай ук рәхмәт әйтерсен. илче.
Бигәнәй Рәхмәт инде Сатар
патшага—бигрәк олылаган безне.
Юлдаш Бай булсын Сатир патша.
Ф и л е б. Байсар би исән чакта без—баспурлар. сарай гырлар үзара дус- тату яшәдек. Сатир патша киләчәктә дә сараигырлар белән туганнарча дус яшәргә дигән теләк белдерде.
Сәринә Сарайгырлар да баспур-лар белән элеккечә дус-тату яшәргә телиләр.
Б и г ә н ә й. Баспурлар белән бары - шып-килешеп яшәргә язсын, тәңрем
Филеб. Мәрхүм Байсар би мина сау-сәламәт, таза булып күренгән иде Анын үлеменә без бик аптыраштык
Сәринә. Баспурдан кайтканда аларга юлбасарлар чыккан Шунда әтиемә агулы ук тигән.
Филеб Нинди зур кайгы. Юлба-сарлардан беркайда да качып котылып булмый бу дөньяда.
Сәринә (кыеп). Сүзен дөрес, илче. Син мина бик таныш бер юлбасарны хәтерләттең.
Филеб (куркып битен каплый) О. Зевс' Мин. юлбасарга охшаган-мынмы'.’!
Сәринә. Нәкъ үзе. Суйган да каплаган!
Б игән әй. Кызым. Сәринә. олы кунакның йөзен ерту килешмәс.
Сәринә. Ул чыннан да мәрхүм Баракка охшаган, әнием.
Бигәнәй. Авыр юлдан соң илче-ләрнең ял итәселәре, ашыйсылары- эчәселәре киләдер
Сәринә. Ш улай шул. әнием Син анда зурлап аш-су әзерләргә куш әле.
Бигәнәй Ярар, кушармын (Кузгала.)
Юлдаш Мин дә китим әле.
Чыгалар.
Сәринә. Мин синең хәтереңне калдырдым, ахрысы, илче?
Филеб Хәтер калырга мөмкинме сон сиңа, бөек амага9!
Сәринә. Ялгыш әйтелгән сүздән генә түгел, кырын күз карашыннан да хәтер кала кайчагында.
Филеб Минем сиңа хәтерем калмады. Сәринә Минем күзем тома-ланды! Мин сине болай уктыр дип уйламаган идем.
Сәринә (келеп) Нишләп әле син минем турыда уйладын. илче?
Филеб Синең турыда ишеткәннән бирле., гел сине уйладым.
Сәринә Баспурда мине күргән- белгән кеше юк Кем әйтте сиңа минем хакта?
Филеб. Син ул кешене беләсең. Ул мина үзенең уңышсыз мәхәббәте турында сөйләде
Сәринә Танаймыни?!
Филеб. Танап. Без аның белән дуслашып киттек. Байсар бинең үлеме турында да ул әйтте. Шуннан сон менә җыендым да. илче булып синен катына килдем
Сәринә. Сине монда Сатир патша җибәрмәдемени, алайса?
Филеб Мин теләдем, ул җибәрде. Синең чибәрлегең, батырлыгын турыңда күбрәк белгән саен, миндә сине күрәсе килү теләге туа барды.
Сәринә. Шулай да син кем: илчеме. Сатир патшаның улы гынамы'1 Филеб Илче дә. гашыйк та.
Сәринә. Син бик кыю күренәсең, Сатир патша улы.
Филеб Безнең нәселдә кыюсызлар юк. бөек амага. Син әле генә мине үзең белгән ниндидер юлбасарга охшаттың. Син хаклы ахрысы—бик ерак бабаларым минем диңгез юлбасар-лары булган.
Сәринә Син бераз гына мактан-чык та бугай, диңгез юлбасары.
Филеб. Бераз гына түгел, бик зур мактанчык мин. Сәринә!
Сәринә (ком). Нинди күңелле кеше икәнсең син. илче'
Филеб Ләкин минем башка мактанчыкларга охшамаган бер ягым бар. Башка мактанчыклар бары үзләрен генә мактасалар, мин йә ата-бабамны, йә хатын-кызны мактыйм.
Сәринә Һөнәрләрен күп икән синен. Мактанчык Филеб Ата-бабаңны мактап син бер һөнәреңне күрсәттең, башка һөнәреңне әлегә күрмәдек.
Филеб (күтәренке). Тудыручы бөек Ана сиңа Афродита гүзәллеген, Афинаның батырлыгын биргән. Искитмәле күркәмлеген белән безнең кебек ир кешенең зиһенен буташтыру өчен изге Зевс сине алтын түргә утыртып куйган.
Сәринә. Синең чыннан ла зиһенен буталган, ахрысы, илче Филеб. Түргә мине баспурлар алласы Зевс утыртмады Тәңренең боерыгын, мәрхүм әтиемнең теләген үтәп, мине монда ил-көн утыртты.
Филеб. Сарайгырнын сылу амага- сы' Синең урынын дәрәжәле, ләкин, белүемчә, син дә ялгыз.
Сәринә Минеке кебек дәрәжәле урында ялгыз утыру хәерлерәк, илче Филеб
Филеб Бөек амага! Мин сина моннан да дәрәжәлерәк урын тәкъдим итмәкче булам.
Сәринә. Минем өчен Сарайгыр тәхетеннән дә дәрәжәлерәк урыннын булуы мөмкин түгел.
Филеб Сарайларымны, бүлмә тулы алтын-көмешләремне—барлык байлыгымны таудай итеп синен аяк астына өеп куярга әзермен. Сәринә!
Сәринә. Мин—дала кызы Аяк астының тигез булганын яратам
Филеб Көннәрдән бер көнне озакламый Баспур тәхетенә Филеб патша утырачак. Филеб патша Баспур жирләрен Сарайгыр жирләренә кушса, Сәринәнен байлыгына кызыкмаган кеше калмаячак. Ал мине үзенә кияү итеп, Сәринә!
Сәринә (тора, йөренә, тынычсыз) Синең кебек сораучылар булмады түгел, булды. Ялындылар, янадылар. Синен кебек тау-тау алтыннар, көтү-көтү маллар вәгъдә иттеләр. Берсе ялынмады да, янамады да, байлык та вәгъдә итмәде. Мин аны.үзем тарттым Ләкин ул мине алдамакчы булды! Шунын өчен мин аның... башын чаптым (Тәхеткә утыра, кискен.) Юк, Филеб патша! Син мина кияү була алмыйсын
Филеб Ник, Сәринә9
Сәринә. Син яшь, чибәр Ләкин син—чит халыктан Син—баспур Мин—сармат, син—су, мин—уг Минем кендегем Сарайгырга береккән.. халкыма. ыруыма Мине моннан бу биек урыннан беркем, берни кузгата алмый
Филеб Бик кызганыч, гүзәл амага.
Бнгәнәй керә.
Бигәнәй Кызым, олы кунакны ялыктырма Аш-су житеште.
Сәринә Әни' Күңелле сүз ише-тәсең киләме9 •
Бигәнәй Күңелле сүзләрне безгә сирәк ишетергә туры килә
Сәринә Танай исән икән бит. өни!
Бигәнәй Танай9! Кайда ул минем Танай улым’
Сәринә (Филебкә) Илче Филеб.
Танайны син кайда, ничек күрдең?
Филеб Байсар би Баспурга терлек алып килгәч, беренче мәртәбә мин аны шунда күрдем, бөек амага.
Сәринә Икенче мәртәбә кайда күрден?
Филеб Икенче мәртәбә ул Баспурга качып килгәч күрдем. Очрашкач әйтте: Сарайгырдан киттем диде, анда мине яратмыйлар диде.
Бигәнәй. И. бала. бала.
Филеб. Ул тагын шуны да әйтте: исән чагында Байсар би мине үзенен варисы дип белде, үләр алдыннан баш тартты диде.
Сәринә Монысы дөрес түгел.
Бигәнәй Бигрәкләр хурланган икән шул, балакаем
Филеб Мин аны кызгандым, кораллы сакчы итеп, үз яныма сарайга алдым.
Сәринә. Ул хәзер кайда?
Филеб Ул минем белән килде, бөек амага.
Бигәнәй Бу сөенечле хәбәрне Юлдаш бабана да әйтергә иле Кая булды соң әле ул?
Юлдаш керә.
Сәринә Гомере озын булыр әле—менә ул үзе!
Юлдаш (шомлы. каушап-калтыра-нып) Кызым. Сәринә! Кем, килен, Бигәнәй бикә!
Бигәнәй Без монда сина сөенечле хәбәр әйтмәкче булып торабыз.— синен анда нишләптер төсен качкан әле, Юлдаш баба
Сәринә Нәрсә булды. Юлдаш баба9
Юлдаш (Сәринәгә, таләпчән) Кая безнең батыр ирләр, кая безнең сугышчан кызлар, амага9
Сәринә (каушап) Туктале. сорау алмале син миннән. Юлдаш баба
Юлдаш Синнән сорау алыр вакыт житте, амага! Котас би көчле, Котас бине син мыскыл итген.
Бигәнәй Котас бигә нәрсә булган тагын?
Юлдаш Котас бигә берни булма-ган. Безгә булыр. Анысы менә көн кебек ачык Бетте Сарайгыр. бетте, балалар!
Сәринә. Кода булып безгә тагын Котас би киләмени. Юлдаш баба9
Юлдаш Кода булып түгел, яу
булып килә!
Сәринә. Яу булып?!
Б и г ә н ә й Башы аягы астына гына килгере икән!
С ә р и н ә (аяк үрә баса, тәвәккәл) Бетмәс Сарайгыр, Юлдаш баба' Яуга каршы—яу! Кыхларымны коралландырып, барлык ирләремне алып. Котас бигә каршы мин яуга чыгам.
Юлдаш Күпме генә кызларыңны, ирләреңне жыя алырсың икән, амага?
Бигәнәй Яшьләр күңел ача. Аларда яу кайгысы юк.
Юлдаш Котас би Сәринә өчен килә. Безгә хәзер икенең берсен сай-ларга кала: син, кызым, Сәринә, яхшылык белән Котас бигә кияүгә чыгарга ризалык бирәсең яисә сугышып аны җиңәсең.
Сәринә (Филебкә) Илче Филеб!
Филеб Мин сине тыңлыйм, бөек амага.
Сәринә Үзен белән синең күпме гаскәрен бар9
Филеб Барлыгы биш йөз.
Сәринә. Сарайгырга каршы Котас би килә. Син кем яклы, Баспур патшасының улы?
Филеб (уйланып). Син беләсең, мин монда сугышыр өчен килмәдем, бөек амага. Ләкин мин сине кыен хәлдә калдыра алмыйм. Мин... Сарайгыр яклы.
Бигәнәй (җиңел сулап). Йа Аллам! Җыясы ризыкларыбыз, эчәсе суларыбыз бетмәгән икән әле.
Филеб. Ләкин минем сезгә бер үтенечем бар
Сәринә Нинди үтенеч?
Филеб Әгәр мин Котас бигә каршы сугышсам әгәр без аласларны жинсәм син миңа кияүгә чыгасын, бөек амага.
Бигәнәй. Баспурга, чит халыкка!
Сәринә Мин риза.
Бигәнәй. Авызыңнан җил ал-гыры!
Юлдаш Син Танайга ярәшелгән' Танайдан башкага чыксан, сине жир йотачак, амага!
Сәринә «Талак» әйтеп Танай миннән баш тартса, мине жир йотмая-чак. Юлдаш баба.
Юлдаш (мыскылбелән) Кая сон ул сиңа «талак» бирәчәк Танай?
Филеб. Танай монда. Керсенме?
Сәринә. Керсен.
Филеб ("уз кешесенә). Танайны чакыр.
Филебнен юлдашы чыга һәм бераздан Танай белән керә. Танай баспур сугышчысы киемеңдә.
Танай. Исәнмесез, әнием Бигәнәй бикә, Юлдаш баба. Исәнме, Сәринә
Бигәнәй (Танайга таба омтылып) Танай, улым!
Юлдаш (исе китеп) Нәрсә соң бу? Өнме, төшме? Танай улым түгелме сон. чынлап та?!
Сәринә. Танай! Илгә яу килә. Котас би килә. Ул үзенә үтерелгән Барагы өчен миннән канлы үч алмакчы була. Сарайгырның киләчәге синең кулда. «Талак» бир мина, Танай!
Бигәнәй. «Талак» бир, улым. Юлдаш Коткар Сарайгырны! Танай (тәкәббер). Сез мине бик нык рәнҗеттегез, сез мине читкә тибәрдегез. Үзегезгә кыенлык килгәч, хәзер миннән «талак» сорыйсызмы9
Юлдаш Элеккеләрне оныт, Танай улым Илеңне, халкыңны уйла Баспурлар белән бергәләп Котас бине жинсәк, без сине Сарайгырнын агасы итеп китәрәбез
Бигәнәй. Танай улым ага булыр
Сәринә Котас бине җиңгәнне көтәсе дә юк Ул мине үзеннән азат итсә, без аны хәзер үк ага итеп күтәрәбез, баспурлар белән бергәләп Котас бигә каршы яуга ташланабыз. (Филебка) Син кире уйламадыңмы. Филеб9
Филеб Мин әйткән сүземнән кире кайтмадым, сөеклем Сәринә.
Танай. Болай булгач, мин каршы түгел Сарайгырның агасы булуга Тыңлагыз: Сәринәгә миннән талак, талак, талак!
Икенче күренеш
Дала. Киез өйләр, түбәсе ябулы арбалар Бигәнәй бикә ялгыз. Ул еракка карап уйга калган. Каяндыр жинелчә шау-шу. җыр авазлары ишетелеп китә.
Юлдаш керә.
Юлдаш. Исәнме, кем, килен.
Бигәнәй Исән әлегә, Юлдаш баба.
Юлдаш Моңаясынмы, килен?
Бигәнәй. Моңаям да, уйланам да. Менә шушы вакытта, кояш кичкә авышканда моңаям Шуны әйтәм әле. Юлдаш баба, Байсар бинең күңеле нишләптер гел шул якка тартты Бас- пур ягына. Шулар белән аралашып йөргән булды. Әнә, Сарайгырны хәзер баспур каплап алды
Юлдаш Каплап алды, килен
Бигәнәй. Болай булыр дип күз алдына да китермәгәндер, мәрхүм.
Юлдаш Китермәгәндер, килен
Бигәнәй. Үзе менә кара җир астында ята
Юлдаш. Барыбызның да төп йорты—кара жир астында.
Бигәнәй Шулаен шулай да. кызым Сәринә дә шул якта бит әле. Юлдаш баба.
Юлдаш. Сәринә китте—дала кот-сызланып калды.
Бигәнәй Бар терәгем Сәринә булган икән...
Юлдаш. Синең генә түгел, безнен барыбызның да терәге Сәринә булган. Соңлап булса да, менә шуны аңладым мин, килен.
Бигәнәй. Аңлавын аңладык та. аңлаудан ни файда9
Юлдаш Башта ук безгә барлык баспурларны кире борып, үз илләренә кайтарып җибәрергә кирәк булган
Бигәңөй Танай нык торды бит. калдырабыз диде. Котас би янадан яу белән килә-нитө калса, кирәк булырлар диде.
Юлдаш Шулай диде шул.
Бигәнәй Без каршы килмәдек Танайга ышандык.
Юлдаш Ярар, тыңлале син мине, килен. Мин болайрак уйлыйм көч сорап шүнәкләргө, Котас бигә кешеләр җибәрергә кирәк безгә Күршеләр ярдәменнән башка без бу хурлыктан котыла алмабыз кебек
Бигәнәй Шулай да булсын Ләкин син әйтмәдең Сәринәне кая куясын. Юлдаш баба?
Юлдаш Сәринә кияүдә. Анын эше катлаулы. Сәринәдән бигрәк безгә Сарайгырны. илне-көнне коткарырга кирәк
Бигәнәй (ныклык белән). Шүнәк- ләр дә. Котас би дә. баспурларны жинсәләр дә, ахырда Сарайгырны үзләренә буйсындырырга тырыша-чаклар Сарайгырны Сәринәдән башка беркем килеп коткармаячак, Юлдаш баба!
Юлдаш Сүзен хак. кем. килен. Болай булгач, ин элек безгә Сәринәне эзләп табарга кирәк. Кайтсын Сарай- гырга. Алсын дилбегәне янадан үз кулына!
Бигәнәй Ул кайтканчы без үзебез дә йоклап ятмабыз.
Юлдаш Ниткән йоклап яту ди ул9! Халык ачулы. Халыкны кузгату өчен бер сүз житә хәзер
Бигәнәй Синен белән мина да килмешәккә караган кебек карый башладылар
Юлдаш Карамыйча! Авыз йомып, Танайны, баспурларны яклап торгач, карарлар да шул.
Бигәнәй. Моннан сон авыз йомып тораммы сон! Сәринәм генә кайтсын. Утлы табага бастырабыз әле без аларны!
Танай керә. Анын янында ике баспур сугышчысы.
Танай Исәнме, инәй. Исәнме. Юлдаш баба.
Бигәнәй. Исәнлеккә ис киткән, печәнлеккә ут киткән, улым.
Юлдаш Исәнен исән лә. Танай улым...
Танай Мин ага булгач та таратып беттегез дип әйтимме, яшеренеп ятасыз дип әйтимме.. Кирәк чакта берегезне бер табып булмый
Бигәнәй Нишләп без синнән яшеренеп ятарбыз икән сон. улым Танай9
Юлдаш Әйтсәм әйтим, кем, Танай улым, ага булып алгач та син үзен безне читләштердең.
Бигәнәй Сина хәзер, улым, баспурлар якынрак.
Танай Баспур патшасы Сатир сина кода туры килә, инэй.
Бигәнәй Кодасын кода инде анысы.
Юлдаш. Сатир патша кода дип монда баспурларны түргә утыртырга сина беркем ирек бирмәгән
Танай (тәкәббер) Мин—ага Кемне түргә, кемне ишек төбенә утыртырга кирәклеген үзем беләм.
Юлдаш Белүен беләсеңдер дә... сарайгырлар синнән йөз чөерә шуна күрә Өйләрен, мал-туарларын алып, төркем-төркем булып күршеләргә качалар.
Танай. Сез, бәлки, үзегез котыр-тасыздыр аларны күршеләргә качарга, инәй?
Бигәнәй Башыма тай типмәгән әлеге.
Юлдаш Сарайгырнын таркала баруын нишләп син бездән күрәсен әле, Танай улым9 Сораусыз-нисез ярлыларнын мал-туарын кем тартып ала? Син! Кызларга, яшь хатыннарга кем кул суза? Син!
Танай. Мин түгел, баспурлар.
Юлдаш Алай булгач, кайтарып җибәр баспурларнын берсен калдыр-мыйча үз илләренә!
Танай Сәринә Филебне безгә ярдәмгә дип җибәргәч, баспурларны колач җәеп сез каршы алдыгыз бит' Бигәнәй Ялгыштык, улым, ял-гыштык.
Танай. Юк, ялгышмадык, инәй Филеб—безне коткаручы, баспурлар— минем таянычым
Юлдаш (аптырап) Алайса, без кем соң сина сарайгырлар кем9
Танай. Бер таянычым—баспурлар, икенче таянычым—сез... инәй. Юлдаш баба.
Юлдаш Бер дә безгә таянганын сизелми, кем, Танай улым.
Бигәнәй. Без әле кирәкмени сина?
Танай. Кирәк Күршедә генә Котас би булганда, мина сарайгырлар да, баспурлар да кирәк.
Юлдаш (килешүчән) Сарайгыр-нын. безнен иминлекне кайгыртуын яхшы анысы, кем. Танай улым. Шулай да тынлале син мине: алы яу узды, Котас би жинелеп кайтып китте Котас би безнен баспурлар белән туганлашканны белә—безгә каршы корал күтәрүдән ул хәзер тыелып торачак
Рәхмәт әйтеп, яхшылап озатып җибә-рергә кирәк баспурларны
Бигәнәй Әйе шул, әллә ничек кенә булды. Филеб киявемне рәтләп кунак та итә алмадым. Берәр атна сыйлыйк та. озатып куйыйк үз илләренә, улым Алар китсә, үзенә дә тынычрак булыр
Танай (ягышы) Мин үзем дә менә шунын өчен киңәшергә дип. сезне эзләп килгән идем. инәй.
Бигәнәй Кинәшик. Киңәшле ил таркалмас.
Танай. Башта ук шуны әйтим: минем сезгә үпкәм бар, инәй... Юлдаш баба.
Бигәнәй. Әле булса онытып бетермәдеңмени безгә булган үпкәңне, улым?
Юлдаш Ага булам диден—булдың. Тагын нинди үпкән калды безгә
Танай Баспурлар мине генә түгел, сезне дә Котас бидән коткардылар Шулай да сез мина да. баспур- ларга да сыртыгыз белән торасыз. Мин инде бер айдан артык аларны үз исәбемнән ашатам-эчертәм, кунак иләм Сез ничек тә читтә калырга тырышасыз
Бигәнәй Без беркая да китмәдек—үз урыныбызда, үз җиребездә яшәп ятабыз.
Танай. Ләкин Сарайгыр агасы Танай би урдасына килеп тә әйләнми-сез. инәй!
Юлдаш Яхшылап чакырсаң, барырбыз, кем. Танай улым.
Танай. Инәй! Син әле генә Филеб киявемне берәр атна кунак итәр идем диден.
Бигәнәй. Дидем, улым. Үз кия-вемне бер атна кунак иткәннән генә ярлыланмам, Алла боерса
Танай Биш йөз кешелек кунакны сыйларлык кына чаман бар инде синен, инәй Менә Юлдаш баба да читтә калмас
Юлдаш. Биш йөз кешелек кунак! Бөтен бер чирү!
Танай Булса була инде, Юлдаш баба Тиешенчә кунак итәрбез дә, җайлап кына озатып куярбыз. Әнә барыр юллары! Баспурлар киткәч, гөрләтеп яшәрбез элеккечә, үзебезчә!
Бигәнәй (свенеп) Шулай шул. улым Күршеләргә качкан кешеләребез дә кайтыр алар киткәч (Юлдашка.) Бер атнага гына түзәрбез. Юлдаш
баба. Танай удым шулай дип торганда. Итем-сөтем җитәрлек. Үзем сыйлармын. Килсеннәр. Танай улым!
Юлдаш. Кунак сыйлауга мин дә каршы түгел анысы. Ярый ла кунак булгач та кайтып китсәләр!
Танай (ягымлы) Китәрләр. Юлдаш баба, китәрләр. Филеб алдында йөзгә кызыллык китерәсе дә килми бит. Баспур булса да кияү бит ул безнен Шул кадәр ерак җирдән арып- талып килсеннәр дә. безнен өчен кан койсыннар да. ничек итеп кисәк кенә, барыгыз кайтып китегез! дип әйтәсен аларга!
Юлдаш Ахыры хәерле булсын, балалар. Чакыр кунакларыңны.
Танай Мина сездән шундый сүз генә кирәк тә. (Чыга.)
Тынлык. Бигәнәй бикә белән Юлдаш баба чыга. Бераздан якынлашып килгән ниндидер гөрелте ишетелә. Ара-тирә өзек-өзек кычкырган тавышлар ишетелеп китә. Өйдән ашыгып Бигәнәй чыга.
Бигәнәй Кем кычкырды ул? Жэликә! Мамиха! Кая олагып беттегез барыгыз да?
Ждликэ керә. Кемнәндер качып ул бикәгә якынлаша. Анын артыннан баспур сугышчысы куып килә.
Жөликә. Бикә! Коткар! (Бикәгә сыена Исерек баспур сугышчысы аны эләктереп ала.)
Бигәнәй (баспур сугышчысына) Кит моннан, оятсыз!
Баспур сугышчысы бикәгә ташлана.
Бигәнәй. Син әле шулаймыни’1 (Билендәге кыныдан хәнҗәрен ала. баспур сугышчысына кадый, сугышчы егыш.)
Жэликә Менә шул кирәк аларга!
Бигәнәй (тынычлана алмый) Минем җиремдә! Минем ашымны ашап! Минем кунагым булып!
Мамиха керә.
Мамиха (сүзен рәтләп сөйли алмый) Бикә! Бикә!
Бигәнәй Тагын ни булды’
Мамиха (Бикәнең күкрәгенә каплана) Безнен ирләрне, безнең кызларны. .
Бигәнәй (ачуланып). Айзаты п сөйлә!
Мамиха. Кунаклар., баспурлар. . кияү... Безнен ирләрне, безнен кызлар-ны . (Җылый.)
Бигәнәй (ярсып) Жебегән'
Жэликә. Мин дә күрдем, бикә! Исерек баспурлар тиктомалга безнеке-ләргә бәйләнә башладылар. Анда талаш, ызгыш, бикә!
Бигәнәй. Акылдан шаштыгызмы әллә—ни сөйлисез9!
Жэликә. Юлдаш баба арага кермәкче булган иде—Танай үз кулы белән чәнчеп үтерде.
Бигәнәй. Уф Алла! (Хәлсезләнеп урынга утыра.)
Ерактагы ямьсез тавышлар көчәя төшә.
Мамиха Әнә алар!
Жэликә. Монда киләләр, бикә!
Филеб белән Танай керә. Алар сугышчы киемендә.
Филеб (Танайга). Котлыйм сине. Танаис. Синен батырлыгын, осталыгын аркасында сарматларның Сарайгыр ыруы тулысынча азат ителде. Синең тырышлыгын турында мин Сатир патшага әйтермен.
Танай (Филеб алдында баш ия) Рәхмәт яусын сина. олуг Филеб. Әтиең Сатир патшаның яхшылыгын мәнге онытмам.
Ике баспур сугышчысы керә. Арттан килеп Бигәнәйне тотып алалар, кулларын каералар.
Филеб (мыскыл белән) О. Зевс1 Сөекле Сәринәмнен сөекле әнисе Бигәнәй бикә түгелме сон син9
Бигәнәй (Филебкә) Ашаган ашын тамагына таш булып утырсын Үлгән чагыңда кулын-аягын тартышып, җан бирә атмый азаплан Тфү! (Йөзенә төкерә.)
Танай Нишләтергә боерасын бу тоткынны, олуг Филеб’
Филеб Кызы Сәринә янына алып китсеннәр Өенә ут төртегез
Бигәнәйне алып китәләр. Тавыш, шау-шу, жылаш.
Өченче күренеш
Котас би урдасы. Өй эче. Вакыт кич. Уртада учак яна. Котас би белән Бикә ашап утыралар. Ашаучылардан читтә, ишек төбендә—сарайгыр качаклары Карт белән Кортка. Карт белән Кортка үзара сөйләшәләр.
Кортка Тышта кеше бар инде әллә?
Карт. Җилдер ул.
Кортка Җил күптән тынды
Карт. Алайса, песидер
Кортка Песи кеше кебек ыңгы-рашамыни, карт дивана!
Карт. Песи булмаса. албастыдыр
Кортка Бу карангыда ни калган албастыга ишек төбендә9
Карт. Ышанмагач, бар. чыгып кара
Кортка Карармын да шул, син чыкканны көтеп утырмам. (Чыга Бераздан кире керә.) Би' Бикә! Анда кемдер бар Котым алынды—йөрәгем ярыла дип торам.
Карт Калган синдә ярыла торган йөрәк
Бикә Кем дисен?
Кортка Ишек төбендә ята. Теләнче микән, сарайгыр микән.
Бикә Бетмәс анда теләнчеләр, сарайгырлар Куалап җибәр
Кортка Куаладым—китми. Хәл-сезләнгән
Бикә Әйтегез берөрсенә. өстерәп алып китсеннәр арырак
Кортка Үләр ул алай.
Бикә Үлмәгәе! (Кычкыра) Жэли- кә! Мамиха!
Ашыгып-кабаланып Жәликә белән Мамиха керә.
Жәликә Бикә, син чакырдыңмы?
Мамиха Бикә, без монда.
Бикә Барыгыз әле тышка чыгып карагыз—анда ниндидер теләнче ята ди.
Котас (сөяк кимерүеннән туктап). Башта карагыз—кем? Коралы юкмы? Яшьме, картмы, ирме, хатын-кызмы9
Жәликә, Мамиха Карарбыз, би.
Кортка Карадым, би. Үзе яшь, үзе хатын-кыз затыннан
Бикә (ачулы) Илтеп ташлагыз берәр чокырга!
Жәликә, Мамиха Ташларбыз, бикә
Котас. Монда алып керегез!
Кортка Керербез, би
Чыгалар. Беркадәр вакыттан барысы ла кире керәләр. Жәликә белән Мамиха. ике яктан култыклап, Сәринәне тотканнар. Сәрннә хәлсез, өтәләнгән. Аны танырлык та түгел.
Кортка Менә ул, би.
Карт. Аягыңда көчкә тора. Шулай да йөрәге яхшы тибә.
Кортка. Әнә, карт дивананын да теле ачылды.
Карт. Үзе яшь. үзе бик чибәр күренә, би.
Бикә (ашавыннан туктап, Сәринә каршысына килә) Адәмме, җенме син?
Сәринә Мин... мин...
Котас (табакка салып сөяк-санак бирә) Мөгез, ашасын, эчсен.
Жәликә белән Мамиха Сәринәне аерым табын янына утырталар. Карт белән Кортка ана ашарга-эчәргә китерәләр. Сәринә ашый, эчә.
Жәликә (Сәринәне таный, куркып кычкырып мсибәрә) Энекәем!
Мамиха (шулай ук таный. Җәликәнең авызын томалый). Ш-ш-ш!
Карт (уз алдына) Әллә күземә күренә инде?
Кортка Тфү, тфү! Ул түгелдер.
Бикә (тынычсыз). Бием! Йокларга вакыт. Иртәгә торасы да бар.
Котас (майлы авыз-битләрен сөрткәләп, тук кыяфәт белән беравык кәефләнеп утыра) Каяле, китерегез әле монда. Инде хәл кергәндер.
Жәликә белән Мамиха, икесе ике яктан култыклап, Сәринәне аягына бастыралар һәм Котас бн каршысына китерәләр. Икесе дә тавышсыз гына жылыйлар.
Сәринә Менә мин... Сәринә..
Котас (урыныннан сикереп тора) Сәринә?!
Кортка (Сәринәне кочаклый) Сәринә балакаем!
Карт Кызым. Сәринә! (Кочаклый.)
Бикә Шул булмыйча, шул! Ташландык! Сөйрәлчек!
Жәликә Жыгылганны түбәлә-миләр. бикә!
Мамиха (Сәринәне Бикәдән гәүдәсе белән каплап) Бикә' Авыр сүз әйтмә безнең Сэр инәгә'
Бикә (тузынып) Килмешәкләр' Тамагыгыз туйлы мени9' телләшә башла- дыгызмени9' Ат койрыгына тактырам әле мин сезнен барыгызны да!
К о тас (Бикәне читкә этәреп) Бар әле, бар, йокларга ят. Иртәгә торасын да бар
Бикә (шыңшып). Йокылар качты болай булгач. (Чыга.)
Жэликә белән Мамиха да, картлар да чыгалар.
С ә р и н ә (табактагы калдык- постыкларны ашаган арада әкрен генә сөйләнә). Гаҗәпләнмә син, Котас би. Сәринә мин. Дүрт тәүлек буена берни капмадым Төнлә кайттым, көндез качып яттым...
Котас (мыскыл белән) Син бит җиңүче! Мине җиңгән кеше. Нишләп алай минем табакны яларга кайтасы иттең?
Сәринә (тыштан тыныч, гамьсез, эчтән—киеренке). Синең табакны яларга кайттым, Котас би. Гаҗәпләнмә син. Кеше булсаң, андый гына нәрсәләргә исең китмәсен
Котас. Таный башладым мин сине, теләнче хатын. Син чыннан да минем Барагымның башын чапкан Сәринә бугай.
Сәринә Шул үзе, Котас би. Син әле аның әнисен дә беләсеңдер. Бигәнәй бикәне.
Котас Белмәгән кая ул!
Сәринә Менә шул Бигәнәй бикә белән Сәринәне Сатир патша төрмәгә яптырды. Бигәнәй бикә акылдан язды. Котас би Шунда төрмәдә җан бирде.
Котас (авырсулап). А-а-а Яхшы күңелле хатын иде. Урыны оҗмахта булсын.
Сәринә Каравылчыларны алдап... качтым мин, Котас би Сатир патшадан, баспурлардан качтыүг
Котас Шулай да нишләп минем бусагама килеп җыгылдын-шунысы аңлашылмый.
Сәринә Мин далама, халкыма кайттым.
Котас Синен инде далаң да, халкың да юк. сатлык Сәринә!
Сәринә Син мина теләсә нинди сүз әйтә аласың, тик миңа «сатлык» кына димә. Котас би.
Котас Син датаңны, хаткыины ташлап, чит халыкка, дошман халыкка бирелдең. Сатлык булмыйча, кем сон син?!
Сәринә. Сатир патшаның улына кияүгә чыгып мин үз халкымны талаудан, хурлыктан коткарам дип белдем, уйладым
Котас. Син ана бары талау, хурлык кына китердең!
Сәринә Барысы өчен дә җәзасын татыдым иңде мин, Котас би
Котас Мина качып чыккан сарайгырларны кире алырга җыенмыйсындыр ич син. Сәринә бикә9
Сәринә. Бирсәң, каршы килмәм
Котас Борыным төште дисен инде, ә? Хәтерлисенме, теге вакытта син бөтенләй икенче төрле сөйләшкән идеи?
Сәринә Мин барысын да уйлап, белеп килдем. Син минем кичәге дошманым Шулай да бөтен далада, бөтен дөньяда синнән якын беркемем юк минем. Котас би.
Котас. Якын кешегә бүләк алып киләләр. Син ни алып килден?
Сәринә. Мин сина ике башнын берсен алып килдем, Котас би.
Котас Каяле, мондамы ул? Күрсәт мина Барагымның бәхетсез башын'
Сәринә. Ул тегендә калды. Аны барып яулап аласы бар.
Котас (үзгәреп, Сәринәгә таба атыла). Төшендем мин сине, Сәринә! Мин ант итәм хурланган яшьлеген өчен, тапталган жирен-суың өчен, коллыкка төшкән халкын өчен үч алырга мин ант итәм! (Сәринәне кочмакчы була.)
Сәринә (чигенә). Синнән шундый сүз ишетү—минем өчен зур бәхет. Котас би.
Ишек артында шау-шу. Артлары белән чнгенә-чигенә Җәликә белән Мамиха, Карт белән Кортка керә.
Кортка (ярым пышылдап) Шауламагыз, биебез йоклый
Котас (ишек ягына кычкыра) Кем бар анда"’ Мин йокламыйм
Җәликә Би! Алар күп!
Котас. Кем кирәк, нәрсә кирәк аларга?
Мамиха Алар Сәринәне күрмәк-
че булалар.
Котас Керсеннәр.
Ашыгып, бер-берсен узышып ирләр, хатын-кызлар керә.
Тавышлар
—Сәринә кайткан диләр—дөресме шул?
—Сәринәне күрәсебез килә!
—Сәринә белән сөйләшәсе сүзебез бар!
Сәринә (керүчеләр ягына борыла). Туганнар! Сарайгырлар!
Тавышлар.—Без—шүнәкләр!
—Без дә синен туганнарын. Сәринә!
Сәринә. Туганнар! Сарайгырлар. шүнәкләр! Мин сезнең янга кайттым Сез мине кире какмыйсызмы?
Тавышлар.
—Син безнеке, Сәринә!
—Син безнен амага, Сәринә!
—Без синең белән. Сәринә!
Котас. Сармат даласында Сәри-нәне белмәгән кеше юк. Баспурга каршы, Танайга каршы син кузгалсаң, бөтен дала сиңа иярәчәк. Бүгеннән башлап мин үзем сиңа буйсынам, Сәринә!
Сәринә Таш сарайларга каршы, таш төрмәләргә каршы без бөтен Сармат илен аякка бастырырбыз! Са-райгырлар, шүнәкләр. аласлар... бергәләп без хыянәтче Танайны. баспурлар- ны юк итәрбез, туган далабызны хурлыклы коллыктан коткарырбыз!
Котас (Сәринәгә якынрак килеп). Шуннан сон син минеке булырсыңмы. Сәринәм?
Сәринә. Дошманнарны жиңгөч, тегендә калган бәхетсез башны коткаргач.. мин синеке булырмын, Котас би. Шуннан соң ике баш та синеке булыр, Котас би!
Тавышлар
— Баспурга—үлем!
—Танайга—үлем!
—Яшә. Сармат!
—Яшә. Сәринә!
Барысы да Сәринәне күтәреп алалар, югары чөяләр. Гомуми таигана.
Дала. Киез өйләр, түбәсе ябулы Якындагы өйдән Кортка чыга.
Кортка (кире борылып, ишек ягына кычкыра). Синайәтәм, тордыңмы?
Өйдән карт чыга.
Карт. Ә? Нәрсә?
Кортка. Әнә, кояш чыгып килә. Нинди матур, Илаһым!
Карт (кояш ягына карап). Тагын бер көн яшисебез бар икән әле бу якты дөньяда.
Кортка (тезләнеп, адарынып, кулларын югары күтәрә). Тәнрем-Аллам. изгелегеннән ташлама без гөнаһлы бәндәләреңне!
Соңгы күренеш
арбалар. Тан ата, кояш чыгып килә.
Карт (тезләнә, адарынып, кулларын югары күтәрә). Бар ышаныч синдә. Раббым Илгә иминлек бир, бигә— акыл, үземә көч-куәт бир!
Кортка Җыясы, ризыкларыбыз, эчәсе суларыбыз бетмәсен, Илаһым'
Икесе бергә (дога кылып) Амин! Шулай булсын!
Аягүрә басалар, күтәрелеп килгән кояшка карап, сокланып торалар да ашыкмыйча гына өйләренә кире кереп китәләр. Жиһанда балкып кояш чыга.
Пәрдә ябыла.