ӘХМӘТҺАДИ МАКСУДИНЫҢ ИҖАДИ МИРАСЫ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
оннан нәкъ 75 ел элек, ягъни 1927 елда Казандагы «Татарстан» типо литографиясе мәдәниятебез тарихында беренче мәртәбә фәнни универсаль белешмә чыгара башлый. Аның тышлыгына гарәп хәрефләре белән «Фәнни камус», ә кәгазь тышлыгына Кирилл алфавитында «А.-Г. Максудов. Энциклопедический словарь (Ha татарском языке). Издание А.-Г. Максудова. Казань. 1927 г.» дип язылган. Китап гарәп алфавитында басылган.
Бу хезмәтнең авторы—инде XX гасыр башында ук бөтен төрки-татар дөньясына танылып өлгергән журналист, нашир һәм иҗтимагый-сәяси эшлекле Әхмәтһади Максуди (1868-1941).
«Камус»ның кереш өлешендә ул аның максатын болай дип бәян итә: «Матбугат вә әдәбиятка катнашкан фәнни истилах (сүзләр) вә атамаларны аңлату өчен мәдәни милләтләр берничә җилдле (томлы)фәнни камуслар тәртип кылырга мәҗбүр булганнар. Хәзер бу мәҗбүрият тәрәкъкый юлына баскан безнең милләттә һәм башка төрек милләтләрендә дә хис кылына (ителә) башлады. Шул бабта бер башлангычка нигез салу уе белән мин ун мең кадәр фәнни, әдәби вә сыйнфый (икътисади) атамалардан гыйбарәт шушы камусны тәртип кылдым». Ә. Максуди фикеренчә, «Фәнни камус» дүрт томда чыгарылырга тиеш булган, ләкин 1927—1928 елларда аның беренче томы гына, дүрт өлешкә бүленеп, аерым брошюралар итеп бастырылган. Шуларның беренчесендә—48 бит (409 сүз); икенчесендә—64 бит (383 сүз); өченчесендә—55 бит (594 сүз); дүртенчесендә— 159 бит (913 сүз); барлыгы 326 бит (2299 сүз) бар.
Хезмәтенең төзелеше турында автор: «Гадәттә камуслар әлифба тәртибе белән тәэлиф кылынсалар да, бу китапта төп атамаларны башка сүзләр белән янәшә итеп язарга тырыштым. Моннан максатым һәр сүзне үзенә мөнәсәбәтле берничә сүзгә бәйләүдер.
Мәгълүмдер ки. камуслардан бер сүзне караганда, кешеләр шул сүз янындагы башка сүзләргә дә күз салмый калмыйлар. Ул сүзләр төбәп караган сүзгә мөнәсәбәтле булганда, укучыларның күңелләрендә һәрберсе бергә бәйләнеп калып, онытылмаганнары онытылганнарын искә төшерәләр». Шулай итеп укучы: «...аз бер заман эчендә күп фәннең мөһим исти-лахларыннан хәбәрдар булып китәчәк».
• Фәнни камуста барлык төшенчәләр, атамалар 126 параграфта 21 төркемгә берләштереп бирелергә тиеш булган. Хезмәтенең беренче чыгарылышында ук Ә. Максуди шушы параграфларның эчтәлеген китерә һәм бит саннарын да күрсәтә.
М
тюркология, славистика.
22 нче параграфта философема, космос, натура (природа), натуральный, макрокосм, микрокосм, ноумен, феномен, корпус (тело), материя, масса, форма, объем, молекула, атом (49—50 6.6), шул рәттән хаос, пространство, время, атараксия, эманация, эоны (52—53 б.б) һ. б. төшенчәләр бирелә.
Әйткәнебезчә, сүзлек гарәп хәрефләре белән басылган, «кара сүзләр»—атамалар—кириллицада русча, янәшәсендә шул ук сүзләр гарәп хәрефләре белән бирелгән. Аларның шактый өлеше татарчага да тәрҗемә ителгән. Күп кенә атамаларның кайсы телдән алынуы (лат., фр., рус, инглиз һ. б.) җәяләр эчендә күрсәтелгән, кайбер сүзләрнең этимологиясе турында белешмә китерелгән. Мәсәлән, 128 биттә: «Комильфотность» — төшенчәсе турында: «(фр)—әдәп; мәҗлес әдәпләрен кыла белү, үзен һәр мәҗлестә кирәгенчә килешле рәвештә тота белү. Бу сүз французча ком ил фу—ничек тиеш шулай, дигән сүздән ясалган».
Татар телендә фәнни терминологияне системага салуда зур хезмәт куйган Татар энциклопедиясе институты галимнәре билгеләп үткәнчә, Ә. Максуди сүзлегендәге җивопись-рәссамлык; сюжет-мәүзугъ; сплав-эрүле катнашма; математика өлкәсеннән: дуга—җәя; гипербола-кысынкы җәя һәм күп кенә башка атамаларны бүген дә кулланып булыр иде.
Шул ук вакытта сөйләм телендә һәм язма телдә кулланылган яки шулардан файдаланып ясалган интернациональ терминнарның синонимнары күрсәтелмәгән. Мәсәлән, поэзия, культура, филология, философия һ. б. сүзләр татарчага тәрҗемә ителмичә генә алынган. Авторның андый алынмаларны татар теле лексикасының бер өлеше булырга тиеш дип уйлавы ихтимал.
Беренче томга кергән дүртенче китапчык тышлыгында биология, анатомия, физиология, медицина, хокук һәм сәясәткә караган атамаларны эченә алган икенче томның тиз арада чыгачагы хәбәр ителә. Кызганычка каршы. «Фәнни камус» 1 томга кергән дүрт брошюрадан калган өлеше басылмаган булса кирәк. Хәзер безнең кулда барлыгы әнә шул дүрт юка китапчык кына.
Сүзлекнең аңлатма мәкаләләре турында берничә сүз.
Атамалар һәм төшенчәләрнең аңлатмалары асылда гадәти лексикографик сүзлекләрдәгедән аерылмый диярлек. Мәсәлән, глиптика сүзе бик кыска итеп аңлатылган: «...таш йә металлга сызып-казып язу, рәсем һәм бизәкләр төшерү». Хирургия терминына бирелгән аңлатма: «авыруның
10. .К У • М 7
Беренче томда барлыгы 56 параграф; беренче брошюраның башлангыч параграфында «Гыйлем вә фәннәрнед гомуми исемнәре» санап кителә, алар 15: (Фәлсәфә фәннәре; Математика фәннәре; Физика бүлекләре; Химия фәннәре бүлекләре; Мифологиягә мөнәсәбәтле фәннәр; Нәбәтат (үсемлекләр) фәннәре; Хәйванәт фәннәре; Антропологиягә мөнәсәбәтле фәннәр; Медицина фәннәре; Иҗтимагый фәннәр; Тел вә әдәбият фәннәре; Тәрбия вә тәгълим фәннәре; Космографиягә мөнәсәбәтле фәннәр; Тарихи фәннәр; Дини фәннәр (теология фәннәре).
һәр параграфта теге яки бу тармакка караган төшенчәләр, атамалар хакында кыскача гына аңлатмалар да биреп барылган. Мәсәлән, «Тарих фәннәре» дигән параграфта 18 атама теркәлгән: историка, историография, историясофия, философия истории, археология, палеология, археография (палеография), эпитаграфика, дипломатика, нумизматика, хронология логография, генеалогия, геральдика, синология, египтология, семитология.
•Камусның титул бите
146
әгъзаларын басып, тартып, кисеп, тегеп, ялгап тергезү ысуллары турындагы фән». Шундый кыска-кыска гына, гомуми, төшенчәләрнең эчтәлеген өстән-өстән генә ачыклаган аңлатмалар «Фәнни камус»ны белешмә сүзлек дип бәяләргә дә нигез бирә. Дөрес, күп очракларда аңлатма-төшенчәләргә (мәсәлән, агностизм, критицизм, рационализм, эволюционизм, философия истории, дипломатика һ. б. сүзләргә) шактый киң, эчтәлекле һәм адекват аңлатмалар бирелә. Шул ук вакытта кайбер терминнарны артык гадиләш тереп. примитив аңлату очраклары да күзгә ташлана. «Мышление» («Фикерләү») терминына бирелгән мәкалә моның ачык мисалы: «...уйлау, тәфәккер; бер фикердән икенче фикергә күчү. Ишек каккан тавышны ишеткән кеше колагы белән ишеткән тавышны тоюдан башта һавада бер тавыш хасил булганын белә. Бу беренче уй була. Ул кеше бу уйдан аның сәбәбенә күчә: бу тавыш ишектән хасил булды, ул ишек янында бер кеше булырга кирәк, ул кеше минем ишекне бер максуд (максат) өчен каккандыр, ул мине күреп сөйләшүне тели торгандыр, дип уйлана. Әнә шул тәфәккер була. Уйлау күбесенчә яңа хасил булган бер төптән башланып китә, хәтердәге хыялларны берсенең күңелгә килүендә башлана, йокламаган сау кеше һич бер уй вә уйланусыз тора алмый, уйлануның бетүе һуш китүдән гыйбарәт бер ауру була» (123 б.). Яисә: «Актуальный». Беренчедән, ни өчен автор бу сыйфат сүзен төшенчәләр рәтенә кертергә кирәк дип тапкан. Икенчедән ник шундый садә аңлатма белән чикләнгән: • фигьлый, әсәре мәйданга чыгып тора торган сыйфатлар; бер нәрсәне эретеп торган җылылык шикелле» (66 б.).
...Ә. Максуди сүзлегенең эчтәлеген, үзенчәлеген тел белгечләре һ. б. галимнәр махсус өйрәнеп тирән анализ ясарлар әле. Кыска гына бу язманың максаты—ниндидер сәбәпләр аркасында милләтебезнең рухи тормышы һәм мәдәниятебез тарихының олы юлыннан читтә, онытылып яткан хезмәткә белгечләрнең игътибарын юнәлтү. Башта мин бу мәкаләгә «Онытылган китап» дип исем бирмәкче идем, ләкин эзләнү барышында ул уемнан кире кайтырга туры килде.
Язмамның беренче вариантын бетереп барганда (2001 елның ахырында), Татарстан китап нәшрияты, билгеле язучы һәм библиограф Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиевнең (1895—1969) «Әдәби сүзлек»1 исемле хезмәтен бастырып чыгарды. Анда Ә. Максуди турында кыскача биографик белешмә бирелгән: «1927—1928 елларда аның русча-гарәпчә-татарча терминнар сүзлеге (ассызыклау безнеке—Г. С.)—500 битлек «Фәнни камус» нәшер ителгән» диелә. Соңрак тел белгече Ф. Фасеевнең «Татар телендә терминология» (Казан, 1969) дигән монографиясенең әдәбият исемлегендә «Фәнни камус»та искә алына, аның дүрт кисәктән торуы, 1927—1928 елларда басылып чыгуы әйтелә (197 б.). Дөрес, монографиядә бу китап турында бер сүз дә юк.
Өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең (1978—1981) авторлары да беренче томда бирелгән «Сүз башы»нда К. Насыйриның 1896 елда чыккан «Ләһҗәи татари», Җ. Вәлидинең 1927, 1929 елларда дөнья күргән һәм берничә хәрефкә төзелгән «Татар теленең тулы сүзлеге» белән файдаланулары турында әйтәләр, Ә. Максудиның терминологик сүзлеге искә алынмый.
Соңгы вакытта, бертуган Садри һәм аның абыйсы Әхмәтһади Максудилар турында еш искә алынган заманда конференцияләрдә укылган докладларда3, алар хакында вакытлы матбугатта басылган язмаларда3.
'Рәмиев И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек).—Казан, 2000.
Гаффарова Ф Ю. Бертуган Максудилар.—Заказанье: Проблемы истории и культуры. Материалы конференции.— Казань. 1995.
’Әхмәтжанов М. И Мәгърифәтчебез кабызган «Йолдыз». — «Шәһри Казан» газетасы. 1993, 14 сентябрь; Нуруллина Р. М Беренчеләрнең берсе (Һади Максудиның тууына 125 ел тулу белән). —«Ватаным Татарстан» газетасы.—1993, 1 октябрь; «Я ближе всех связан с И. Гаспринским. «Гасырлар авазы— »Эхо веков» журналы, 1995, май. 174-195 б. б.
китапларда' Ә. Максудиның «Фәнни камус»ы тикшеренүчеләр игътиба-рыннан читтә калган. Югарыда күрсәтелгән очрактан тыш, анын башка беркайда да искә алынмавы сәер, әлбәттә.
Бу онытылган басма авторы турында 1999 елда нәшер ителгән «Татар энциклопедик сүзлеге»ндә (русча басмасы) Ә. Максуди турында кыска гына мәгълүмат бирелә, әмма айда да «Фәнни камус» хакында бер сүз дә әйтелми.
Билгеле бу хәлнең төп сәбәбе—Ә. Максудинын, тормыш юлы һәм иҗат мирасы хәзергә кадәр бик аз өйрәнелүдә. 1996 елның май аенда махсус чыгарылган «Гасырлар авазы» — «Эхо веков» журналында «Тикшеренүчеләр Ә. Максуди исемен теге яки бу очрак уңае белән яки академик басмалардагы искәрмәләрдә һәм анда да әле идеологии штамплардан файдаланып кына искә алалар», дип, бик хаклы билгеләп үтелә (117— 178 б. б.). Тагын шуны да әйтергә кирәк, Ә. Максуди XX гасыр башында ук инде татар иҗтимагый һәм милли хәрәкәтендә шөһрәт казанган шәхесләрнең берсе буларак, 1930 елларда НКВД органнары тарафыннан контрреволюцион эш алып баручылар исемлегенә кертелгән була. Алай гына да түгел, НКВДның махсус бүлек вәкиленең 1936 елның 27 сентябрендәге йомгаклау сүзендә әйтелгәнчә: «1928 елдан кулга алынган көнгә кадәр... Совет хакимиятен корал куллану юлы белән бәреп төшерүне максат итеп куйган, Татреспубликада к-p (контрреволюцион) «Бөтенсоюз социалистик фашистлар партиясе» исемендәге баш күтәрүче милли-социалист- лар оешмасын да җитәкләгән», имеш (шунда ук, 186 б.).
Россиядә төрки халыклар арасында исеме киң танылган, Казанда 1906 елда ачылган, мөселман әдәбияты тупланган беренче китапханә— «Көтепханәи исламия»не оештыручы, 1906 —1918 елларда «Йолдыз» газетасы нашире һәм мөхәррире, мәктәп һәм мәдрәсәләр өчен уку әсбаплары төзүче шәхесне шундый мәгънәсез гаепләүләр нәтиҗәсендә 1932 елның декабрендә кулга алалар, 1933 елның маенда Киров шәһәренә сөргенгә озаталар. Хәзер «Фәнни камус» хакында бер кайда да искә алынмауның төп сәбәбе—Ә. Максудиның тормышындагы шул фаҗигале хәл булуын ачыктан-ачык әйтергә була.
1950 еллар ахырында Төркиядә нәшер ителгән «Ике бертуган Максудилар» исемле китап авторы Г. Г. Баттал Таймас (аның хакында да
• Татар энциклопедик сүзлеге»нең 64 битендә кыска гына мәгълүмат бирелә) Ә. Максудига багышлап язган очеркында аның берничә әсәрен күрсәтсә дә, безне кызыксындырган «Фәнни камус» искә алынмаган; әлбәттә, 1921 елдан эмиграциядә яшәгәнлектән, аның бу хакта белмәве дә гаҗәп түгел. Ә. Максудиның дүртенче буын оныгы Г. Г. «Зәбировның
• Максуд баба һәм Максудилар» (Казан, 2000) исемле китабыннан да кирәкле мәгълүматлар табылмады.
Шулай итеп, Ә. Максуди сүзлеге тел һәм мәдәният тарихы сәхнәсенең артында калган. Моның беренче төп сәбәбе турында әйтелгән иде инде. Ләкин бу хәлнең тагын бер мөһим сәбәбе бар, ул—халкыбызның алфавиты алышынуда. Нәкъ менә «Фәнни камус» дөнья күргән 1927 елда гарәп графикасындагы татар әлифбасын «Яңалиф»кә күчерү турында карар кабул ителә. Латинга күчү мәдәни үсеш юлында алгарыш булып саналса, гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган һәрнәрсәгә дини-милләтчелек күренеше дип кырын карау хөкем сөргән.
Әйткәнебезчә, Ә. Максудиның беренче хезмәт җимеше—«Фәнни камус» төгәлләнмәгән хәлдә калган. Шуңа бәйле бәхәссез бер фактны искәртеп үтәсем килә: Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889) . Каюм
'Айда Ааиля. Садри Максуди Ареал. —М.. 1996. Баттал-Таймас Г. Г. Два брата Максуди. Жизнь, творчество и труды.—Казан, 1999; Забнров Г. Г. Максуд баба һәм Максудилар.— Казан. 2000.
’Ш. Мәрҗани. Вафиятел әслаф вә тәхийятел әхлаф -Элгәрләрнең некрологлары һәм аларның киләчәк буыннарга бүләге VILX1X гасырларда яшәгән күренекле фән һәм мәдәният зшлеклеләре турында мәгълүматларны эченә ала; 7 томлык кулъязма Казан университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана. Ш. Мәрҗани. Мөстафадел әхбар фи әхвали Казан вә Болгар —Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр Ике китаптан тора, беренчесе - 1885. 1895 елларда, икенчесе—1890 елда. 1989 елда (кыскартылып) Казанда. 1998 елда Төркиядә басыла.
148
Насыйри (1825—1902)§ ** һәм Ризаетдин Фәхретдин (1859—1936)-’ һ. б. татар галимнәренең эшчәнлеге инде XIX гасыр ахырларында ук энциклопедик хезмәтләр ижат итүгә юнәлтелгән. Моның шулай икәнлеге югарыда искә алынган И. Рәмиев төзегән «Әдәби сүзлек» мисалында да ачык күренә. Соңыннан ул хезмәт милләтебезнең тарихын, мәдәниятен тирәнтен белүче Рәис Нәуширван улы Даутовның ижади тырышлыгы нәтижәсендә беренче мәртәбә 1992—1994 елларда «Татарстан» журналында басылды, 2001 елда аерым китап буларак дөнья күрде.
Галимнәрнең һәм мәдәният эшлеклеләренең һәр буынында татар энциклопедиясен төзү эшенә омтылучылар булган. Шулар арасыннан Казан педагогия институты профессоры Рифкат Шакирҗан улы Таһиров (1903—1978) исемен хәтергә төшереп үтәргә кирәк3. Ул энциклопедик хезмәт язар өчен бик зур көч куйган, күп материал туплап системага салып барган. Шул материалларның беренчесе папкасы тышына «Энциклопедический словарь «Татарстан» (в 11-и томах)», дип язып куйган. Кызганычка каршы, ул да үзенең күпьеллык хезмәтен тәмамлап гамәлгә ашырырга өлгерми.
Шунысын да искәртик: заманча эшләнә торган универсаль энцикло-педияләр төзү бер яисә берничә кеше тырышлыгы белән генә башкарыла торган эш түгел. Шулай да Ә. Максуди һәм алда әйтелгән галимнәрнең омтылышлары, хезмәтләре бүгенге фундаменталь фәнни белешмәләр төзү юлының мөһим бер баскычы, нигез ташы дип санарга кирәк.
Югарыда сөйләгәннәрдән безнең алга тагын бер зур һәм актуаль проблема —мәдәни мирасыбызга караш проблемасы килеп баса. Әйтергә кирәк, узган елларда гасырлар буена тупланган мәдәни мирасыбызны барлау һәм өйрәнү өлкәсендә шактый эш эшләнде кебек. Диссертацияләр яклана тора, махсус тикшеренүләр нәшер ителә, әмма 1917 елларга кадәр 1920 еллардан алып 1990 елларга кадәр—шул өлкәдә башкарылган эшләрне житди тәнкыйть күзлегеннән яңадан карап чыгасы бар. Мисал өчен 1979 елда басылып чыккан «Татарстан китаплары. Библиографик күрсәткеч» (1 том.—1917 ноябрь.—1929) дигән китапны күрсәтергә була. Анда Ә. Максудиның да ике хезмәте—1918 елда басылган грамматика дәреслеге һәм руслар өчен «Татарстан. Самоучитель татарского языка» (нәшер ителү елы күрсәтелмәгән), искә алына. Ләкин әлеге «Фәнни камус»ның дөньяга чыгуы турында ләм-мим әйтелми. Шушы китап өстендә эшләгәннәрнең берсе әйтүенчә, ул чорда Обллит вәкилләре «Библиографик күрсәткеч» төзүчеләргә сәяси дәрәҗәсе һәм абруена шикләнеп карау хөкеменә эләккән авторларның хезмәтләрен теркәүне «тәкъдим итмәгәннәр». Гыйлемлек мәҗбүрияте һәм тормыш бездән Татарстанда гына түгел, бәлки татарлар күпләп яшәгән өлкәләрдәге, шулай ук Мәскәү, С.- Петербург кебек билгеле фәнни һәм мәдәни үзәкләрдә дә дөнья күргән татар китапларының библиографик күрсәткечләрен яңадан төзү эшенә керешүебезне таләп итә.