И ГАЗИЗ ТЕЛЕМ!
уган тел—дөньяны танып белү, өйрәнү-төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал—үзара аралашу-анлашу коралы ул. Туган тел—милләтне милләт иткән, саклаган, яклаган, алгарышка алып барган иң мөһим иҗтимагый фактор, милләт яшәешенең мөкатдәс һәм асыл нигезе. Арабыздан вакытсыз китеп барган мөхтәрәм милләтпәрвәр академигыбыз Әбрар Кәримуллин үзенең «Тел—милләтнең сакчысы» дигән китабында (Казан, 1997) бик хаклы язганча: «Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт телсез яши алмый. Телнең зәгыйфьләнә баруы—ул милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече. Милләт—ул теле булган халык». Мин, соңгы җөмләне беркадәр аныклый, тулыландыра төшеп, милләт ул—туган теле булган халык, дияр идем. Туган тел—алтын багана, барыбыз өчен дә гомуми һәм уртак милли хәзинә, милләт булып яшәүдә ныклы терәк-таяныч, өмет ышаныч. Бай-мул җөүһәр-якутлардан гыйбарәт милли хәзинәбез—татар әдәби теле ярдәмендә без—татарлар—үзара аралашабыз, сөйләшәбез, аңлашабыз. Без укый- язабыз, башлангыч, урта, беркадәребез югары белем дә алабыз, әдәп- әхлакка, тәрбиягә өйрәнәбез, сәнгатебезне, әдәбиятыбызны, матбугатыбызны, фәнебезне, икътисадыбызны үстерәбез, тәрәккыят итәбез.
Туган телебез татар теле—борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул—мул сүзлек хәзинәсенә, чал тарихлы һәм даимән тулыланып-үсеп баручы бай һәм күп жанрлы милли әдәбиятка, фольклорга, мәдәнияткә, сәнгатькә, мәгърифәткә, матбугатка, дәүләтчелек теле булуга ия. Ул шулай ук илчелек-дипломатия теле Вазыйфаларын башкаруга, фән теле булуга, күп тармаклы терминологиягә, әдәби телебезне даими баету тулыландыру өчен мөһим эчке потенциаль чыганак булган катлаулы лексик-грамматик, диалекталь һәм ономастик системаларга ия. Татар теле—һәр әтрафтан гаять бай мираска ия булган тел. Аның үз эчке закончалыклары нигезендә, алга таба үсү-камилләшүе өчен зур потенциаль мөмкинлекләре һәм бай традицияләре бар. Мәгълүм ки, татар теле—ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе, җир йөзендәге 30 дан артык хәзерге төрки телләрдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗә-мәртәбәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу исә туган телебез татар теле белән
Гомер САТТАРОВ (1932)—филология фәнноре докторы. Россия Гуманитар фоннар академиясе академигы, күпсанлы гыйльми китаплар аяторы Каланда яши
Т
горурланырлык мөһим фактор, мактанырлык күрсәткеч. Шул телнең күкрәп яшәргә, гөрләп үсәргә, дәүләт теле булырга, туган халкына бар куәт-егәрлегендә хезмәт итәргә хакы-хокукы юкмыни?! Бар, әлбәттә!
Хәзерге вакытта татар халкының, татар теленең, Татарстанда яшәүче барлык башка халыкларның матди һәм рухи тәрәккыятенең нигезендә моннан унике ел элек. 1990 елның 30 августында, Татарстан Республикасының суверенлыгы турында Декларация кабул итү һәм 1994 елның 15 февралендә Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында дәүләтара Килешү-Шартнамә төзелү ята. 1992 елның июлендә «Татарстан халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. 1994 елның июлендә бу законны гамәлгә ашыру өчен «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт Программасы» һәм Татарстан халыкларының телләренә караган башка указ-карарларга кул куелды. Республикабызда татар теленә дәүләт теле статусы биреп, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә җиткерү- үстерүдә болар—һичшиксез, гаять мөһим тарихи документлар.
Дәүләт Программасының төп өлешен татар теленең сакланышы һәм үсеше, аны һәрьяклап өйрәнү һәм камилләштерү мәсьәләләре алып тора. Анда татар телендә укыту системасын булдыру, фәнни һәм педагогик кадрлар әзерләү, әдәбият, фән һәм сәнгать, радио һәм телевидение тапшырулары үсешен, татар телендә китаплар, газета-журналлар бастыру, сүзлекләр, дәреслекләр һәм укыту-методик әдәбият чыгаруны тәэмин итүнең конкрет җаваплы оешмалары һәм финанслау чыганаклары билгеләнгән. «Татарстан халыклары телләре турында дәүләт законына һәм программасына нигезләнеп, без. әлбәттә, ана телебезне үстерү өчен барча мөмкинлекләрдән файдаланачакбыз»,—дигән иде мөхтәрәм Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев «Мирас» журналындагы әңгәмәсендә («Мирас», № 7-8, 1994, 11 бит), һәрберебезнең күңеленә хуш килерлек сүзләр. Амин, шулай булсачы, дияргә генә кала.
Татарстан халыкларының телләре турында дәүләт Законын һәм Программасын тормышка ашыруда беркадәр уңышларыбыз бар, әлбәттә. Башкалабыз Казанда һәм республикабызның башка шәһәрләрендә татар урта мәктәпләре, гимназияләр, лицейлар, көллиятләр, Казанда Татар гуманитар институтын ачу, татарча газета-журналларның, фәнни һәм әдәби китапларның, мәктәп һәм вуз дәреслекләренең саны ишәю, Татарстан югары уку йортларында факультатив характерда булса да татар теле укытылу, кайбер табигать һәм төгәл фәннәр буенча дәреслек һәм кулланмалар чыгару, студентларга татарча лекцияләр укый башлау, татар телен фән һәм югары уку йортлары теле итәргә омтылыш һ. б. әнә шундыйлардан.
Хәлбуки, бу өлкәләрдә уйланырлык нәрсәләр, хәл итәсе мәсьәләләр күп әле. Шулардан, минем карашымча, иң мөһимнәре: мәктәп-гимназияләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү, татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәп программаларын укучыларның төпле белем һәм күнекмәләр алуларына ирешеп гамәлгә ашырудан гыйбарәт.
Аяныч ки, республикабызның төрле төбәкләреннән татар яки татар- рус, рус-татар мәктәпләрен, гимназияләрен, лицейларын, көллиятләрен һ.б. бетереп, КДУ ның татар факультетына укырга кергән студентларның байтагы татар сүзләрен дөрес әйтә һәм яза белмиләр. Мәсәлән: шәхәр, Тагир яки Тахир, Фәгыймә, хәм, әхәмиятле... дип сөйлиләр һәм язалар. Алар: сурәт, дикъкать, канәгать, гаярь, хакимият, икътисад, мөхәррир, Гомәр, Гыйләҗев һ. б. кебек сүзләрне дөрес язмыйлар. Татар әдәбиятыннан, мисал өчен, Татарстан халык язучылары, шагыйрьләре кемнәр булуын белмиләр. Ф. Әмирхан. Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Исхакый, Г. Бәширов, Ә. Еники һ. б. кебек классик әдипләребезнең төп әсәрләрен әйтеп бирә алмыйлар. Студентларның башка гуманитар фәннәрдән дә (тарих, география һ.б.) белем дәрәҗәләре шактый түбән. Димәк, хәзерге вакытта татар урта мәктәп һәм гимназияләрендә белемнең төпле сыйфатлы, тирән булуын тәэмин итү укытуны камилләштерү ифрат зарур көнүзәк мәсьәлә булып тора.
_ Урта мәктәп гимназияләр, лицейларыбызны максатчан юнәлешле итү (әйтик, математик мәктәп гимназия яки лицей, экологик мәктәп-гимназия яки лицеи, лингвистик мәктәп-гимназиясе яки лицее һ. б.) халык хуҗалыгы
Һәм тормыш таләпләренә ныграк җавап бирер иде. Шушы уцайдан бергәләп уйлашу өчен бер мисал рәвешендә туган авылым мәктәбе—Яшел Үзән районы Мулла Иле урта мәктәбе турында беркадәр киңәебрәк язып китмәкче булам.
2001 елның 17 февралендә Мулла Иле авылында татар-рус мәктәбе ачылуга 100 ел тулуга багышланган тантана зур юбилей-бәйрәм итеп үткәрелде. Республика күләмендә билгеләп үтелде дисәм дә, ялгыш булмас. Анда Татарстан Президенты аппарат җитәкчесе, биология фәннәре докторы Ә. С. Гобәйдуллин, Татарстан Мәгариф министры, педагогика фәннәре докторы Ф. Ф. Харисов, Яшел Үзән шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Р. Г. Зиннәтуллин һ. б. мөхтәрәм кунаклар катнаштылар, тантаналы кичәдә чыгыш ясадылар, мәктәпкә истәлеккә зур бүләкләр тапшырдылар. Бу тантанада Мулла Иле җидееллык мәктәбендә 1940—1947 елларда «бик яхшы» билгеләренә укып тәмамлаучы буларак, мин фәкыйрегез дә катнаштым. Мине, телче галим буларак, бер нәрсә сөендерде: авылым урта мәктәбе укучыларының татар телен, әдәбиятын, тарихын яхшы белүләре, бу фәннәрне яратулары! Утыз елдан артык мәктәп директоры һәм татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшләгән, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь һәм прозаик, сүз остасы Равил Гарафетдин улы Сәйфетдинов үрнәге-йогынтысында аның укучыларының 5-6 сыйныфларда ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаулары һәм, әйтергә кирәк, шактый уңышларга ирешүләре.
Менә конкрет бер мисал. VII сыйныф укучысы Майорова Рәмилә Фәһим кызы, 12 яшендә генә булуга карамастан—әдәби китап авторы да инде. Аның, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Ә. С. Гобәйдуллин булышлыгы белән басылып чыккан «Өмет бар туар көннәремдә» (» Арт-кафе» нәшрият үзәге, 2001) дип аталган бу китабы шигырь, драма һәм проза әсәрләре тупламыннан гыйбарәт.
Аның шигырь, пьеса һәм хикәяләрендә самимилек, кечкенә генә уңышка, яхшылыкка ихлас сө^нү, уңышсызлыкка, начар нәрсәләргә борчылу көенү, дөньяга балачак күзеннән карау, матурлыкны ярату, гүзәллеккә соклану, киләчәккә ышаныч-өмет белән карау чагылыш ала.
Мулла Иле урта мәктәбен телләрне тирәнтен өйрәнә, үзләштерә торган лингвистик гимназия итү өчен бөтен шартлар да бар. Бу урта мәктәпне татар теле, рус теле, инглиз теле, гарәп теле һәм төрек телләрен тирәнтен өйрәнү-үзләштерү максат ителгән тел гимназиясе ясау заманча зарур һәм урынлы булыр иде. Әлеге телләрне укыту өчен тәҗрибәле белгеч-укытучы кадрлар белән мәктәп тиешенчә тәэмин ителгән. Мулла Иле урта мәктәбе тел гимназиясе итеп үзгәртелсә, мин аңа шеф-консультант булырга риза булуымны мәктәпнең йөзьеллыгына багышланган тантаналы кичәдә ясаган чыгышымда мөхтәрәм авылдашларыма, укытучыларга, укучыларга һәм чакырылган кунакларга рәсми рәвештә белдердем.
Мулла Иле авылының тел гимназиясе Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы факультеты һәм Шәрык институты өчен база мәктәп-гимназия функциясен башкара алыр иде. Безнең студентлар Мулла Иле тел мәктәп-гимназиясенә кайтып практика үтәрләр, бу мәктәп гимназияне уңышлы тәмамлаган унберенче сыйныф укучылары КДУның әлеге факультет һәм институтының абитуриентлары, студентлары булырлар иде. Мулла Иле авылының Волгоград-Казан тимер юлындагы Албаба станциясенә якын урнашкан булуы. Албаба станциясе белән Казан арасында электр поездлары йөрүе дә шушы теләк-максатларны гамәлгә ашыру өчен зур уңайлык тудыра.
Инде оптимистик нотадан күңелсезенә күчергә туры килә. «Балык
Яхшылык, яктылык көтәм һәр туар көннәремнән. Фәрештәләр сыйпап үтә Кечкенә иңнәремнән.
Еллар караңгы булса да, Өметләрем ак минем;
Тормышлар ярлы булса да, Күңелләрем шат минем..
Минем килер бәхетемне Саклый күктә Ходаем, Яхшылык, яктылык көтәм Бу дөньядан көн саен.
166
башыннан бозыла».—ди халык. Әйе, чыннан да шулай. Татарстан Җөм һүриятендә татар һәм рус телләренең тигез хокуклы дәүләт телләре булу статусын закон-кануннар чыгара торган иң югары дәүләт органыбыз—Дәүләт Советы үзе сакламый, үзе боза: Татарстанның дәүләт телләреннән берсенә генә, рус теленә генә, өстенлек бирә. Татпарламент үткән унбер ел дәвамында сессия утырышларында русча сөйләште һәм һаман русча сөйләшә.
Дөньядагы барлык дәүләтләрнең парламентлары (парламент ижтимагый- сәяси терминының килеп чыгышы—француз телендәге parler [парлер]— «сөйләшү» сүзеннән) да диярлек үз иленең рәсми кабул ителгән дәүләт телендә сөйләшә. Англия парламенты һәм АКШ конгрессы утырышлары—инглиз телендә. Швеция риксдагы швед телендә. Норвегия стортинги норвег телендә, Польша сеймы поляк телендә, Литва сеймы литва телендә, Италия парламенты итальян телендә. Теркин Милли Мәҗлесе төрек телендә, Казакъстан Дәүләт Җыелышы утырышлары казакъ телендә алып барыла. Ни өчен Татарстан республикасы һәм дәүләтенә исем биргән титуллы халык—татар халкының туган телендә алып барылмый?! Кайчанга чаклы туган телебез—татар теле— законнар чыгара торган иң югары дәүләт органыбызда үги бала хәлендә кимсетеләчәк, исәпкә бар, санга, гамәлгә юк булачак?!
Әйе, хәзерге вакытта татар телен дәүләт теле итеп гамәлгә кертү, аның статусын, абруен үстерү, чынлап дәүләт теле вазыйфасын башкарту үрнәген республикабызның иң югары дәүләт органы булган Дәүләт Советы күрсәтергә тиеш. Якын киләчәктә Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлану өчен теркәлергә теләгән һәр кандидатның ике дәүләт телен белүе мәҗбүри булуы күрсәтелгән аерым маддәне Конституциябезгә кертү катгый зарур. Татарстан Дәүләт Советы депутаты буласың килсә—татармы син. русмы, чувашмы, маримы, армы, яһүдме—ике дәүләт телен дә бел! Татарстанның титуллы телен белмәүче, татар телен өйрәнмәүче депутат, йомшак итеп әйткәндә, Татарстан Республикасын, аның югары дәүләт органнарын, Президентын, хөкүмәтен, халкын санга сукмаучы, үзен һәркемнән, һәрнәрсәдән өстен тотучы, төзәлмәс иң яман чир—бюрократизм чире белән авыручы бюрократ бәндә була. Татарстан Дәүләт Советында татарча белмәүче яки белергә дә теләмәүче депутатлар күп булганга, парламентыбыз татарча сөйләшми, Татарстанда татар теле, рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле булуга карамастан, сессия утырышларын татар телендә алып бара алмый. Димәк. Татарстанда татар теленең дәүләт теле булу статусын Татарстан парламенты үзе тиешенчә гамәлгә кую-тәэмин итүдән, сессия утырышларында татарча сөйләү-эшләү үрнәген бирә-күрсәтә алудан мәхрүм. Ә бу инде сәяси трагедия, милли дәүләти фаҗига, афәт, әлбәттә.
Алай гына да түгел: «Татарстан халыкларының телләре турында Закон» һәм Программаны кабул иткән һәм боларны тиешенчә тормышка ашыруны даими контрольдә тотарга тиешле, татар телен дәүләт теле буларак саклау, яклау, укыту, фәнни өйрәнү һәм үстерү өчен иң беренче чиратта төп җаваплы дәүләт органы -Татарстан Республикасы Дәүләт Советы—үзе аерым сүз- атамаларыбызның татарча традицион әдәби дөрес әйтелеш һәм язылыш нормаларын бозуга, алардан тайпылуга юл куя, гамәли мөмкинлек бирә.
Моннан биш ел элек Татарстан Дәүләт Советы бер түрәнең, депутат әфәнденең кәефен бозмас өчен, аның фәнни нигезләнмәгән тәкъдимен хуплап, татарча әдәби традицион әйтелештә һәм язылышта Норлат булып йөргән шәһәр һәм район исемен, русча әйтелеш һәм язылыштагыча Нурлат итәргә фатихасын бирде. Милли әдәби телебез нормаларына, тарихи географик топонимик мирасыбызга хилафлык китереп, татарча хата әйтелеш һәм язылышка юл ачты. Законлылык, канун-тәртип саклау үрнәге булырга тиешле Дәүләт Советыбыз ялгышты, хата юлга басты. Аның карары нигезендә хәзер барлык татар газета һәм журналлары «Нурлат» дип яза, Татарстан радиосы һәм телевидениесе дикторлары татарча әйтелештә дә «Нурлат» дип сөйли. Менә шулай итеп Норлат шәһәре һәм районы атамасы, Нурлыат-Нурлат булып куйды. Хәлбуки, ат һәм башка хайваннар гына түгел, адәм баласы үзе дә фәрештәләр кебек нурдан яратылмаган.
Шулай итеп, татарча «Норлат» әйтелеш һәм язылышы да русча әйтелеш һәм язылыш белән тәңгәлләште, бердәй «Нурлат» шәкеленә керде.
Бары тик Татарстан телевидениесенең Татарстанда һава торышын хәбәр
иткәндә файдалана торган татарча картада гына Норлат булып калды.
Табигый ки, берничә гасыр дәвамында атамалары татарча «Норлат» рәвешле әйтелеп һәм язылып йөргән торак пунктларның (авыллар, шәһәр, станция, районнар) татарча язмаларда һәркайда һәм һәркайчан «Норлат» булуы яхшы аңлашыла. Тарихи чыганакларда, рәсми белешмә-сүзлекләр- дә, 1999 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты тарафыннан чыгарылган «Татарский энциклопедический словарь»да (баш редакторы академик М. X. Хәсәнов) татарча «Норлат» рәвешле, ягъни дөрес язылган.
Милли тарихи-топонимик мирасыбызны тәшкил иткән географик атамаларның татарча нормалашкан әйтелеш һәм язылышын үзгәртергә беркемнең дә, бернинди дәүләт органының да хакы юк! Аларның милли дөрес әйтелеше һәм язылышы махсус законнар белән саклана. Чөнки милли географик исем-атамалар—тел, тарих, археология, тарихи география, экология жәүһәрләре-ядкарьләре алар. Биредә шушы фикеребезне раслау өчен, күренекле әдибебез Миргазиян Юнысның «Кәрәзле телефон» кәрәзлеме?» дип аталган публицистик әсәреннән (»Казан утлары». № 4. 2001) түбәндәге өзекне китерү урынлы булыр:
♦Америка Кушма Штатларының аборигеннары индианнар бары тик резервацияләрдә генә сакланып калганнар, ә американнар шул кырылып беткән халык биргән тау, елга, күл һәм башка табигать исемнәрен үзгәрт мичә саклап тоталар: Кентукки. Арканзас, Огайо штатлары. Аппалач таула ры... Энемнең дусты булган Америка язучысына мин шушы сорауны бирдем:
— Индианнар кушкан исемнәрне сез нигә үзгәртмичә саклыйсыз?
Ул менә ничек җавап бирде:
—Алар бит шул исемне йөрткән җирләрнең җанына тиң. Гомумән, тарихи исемнәрне үзгәртү—искиткеч зур варварлык ул! Тарихка тияргә ярамый! Исем ул—шул ук археология! Казымыйча алырлык археология байлыгы» (126-127 битләр). Нинди зирәк, акыллы һәм гыйбрәтле сүзләр!
Соңгы елларда русча Набережные Челны шәһәре атамасын татарчага, туры калька итеп тәрҗемәләп, Яр Чаллы дип йөртү модага керде. Әмма тәгаен туры калька «Яр буендагы Чаллы» булыр иде. Чаллы шәһәре— борынгы болгар бабаларыбыз тарафыннан XI йөзләрдә үк нигезләнгән торак пункт. Болгар телендә чал сүзе «таш», «чаллы» сүзе «ташлы» мәгънәсен белдергән. Чулманга (Камага) коючы Чаллы («Ташлы») елгасының ташлы ярлардан гыйбарәт тамагына утырудан, Чаллы («Ташлы») елгасы исеменнән алып, аңа Чаллы дигән исем кушканнар. Татарстанда берничә Чаллы елгасы һәм атамалары составында чаллы («ташлы») сүзе булган ике дистәдән артык татар авыллары бар.
Набережные Челны атамасын, татарчага хата рәвештә калькалаштырып. Яр Чаллы дип йөртү татар әйтелеше, татарча сүз тәртибе законнарына бөтенләй туры килми. Татарлар бу атама составында яр («берег») сүзен күрәселәре килсә, Чаллыяр (ягъни «Ташлыяр» рәвешле) әйтерләр иде. Чөнки татар телендә яр «берег» сүзе, Ташлыяр (ташлы+яр), Кызылъяр (кызыл+яр), Акъяр, Караяр, Сарыяр һ. б. кебек «сыйфат+исем» конструкцияле кушма төзелешле географик атамалар составында икенче урында, икенче компонент булып килә. Мәсәлән, Кызылъяр Татарстанның Арча, Түбән Кама, Баулы район нарындагы; Иске Кызылъяр. Яңа Кызылъяр Әгерҗе районындагы татар авыллары; Ташлыяр—Мөслим районындагы татар, Теләче районындагы рус авылы атамасы; Акъяр Төмән өлкәсе Төмән районындагы татар авылы исеме; Караяр Зөя елгасының кара балчыклы яры һәм аның янындагы болын атамасы һ. б. Күрәбез, татарлар Яр Кызыл. Яр Ташлы. Яр Кара, Яр Ак. Яр Сары дип сөйләмиләр һәм язмыйлар. Димәк, «Яр Чаллы» дип әйтү һәм язу да татар милли әдәби теле нормаларына туры килми, аны вата, җимерә, боза.
Без Чаллы шәһәре исемен татарча бер генә сүз белән «Чаллы» дип әйтеп һәм язып йөрергә тиеш булабыз. Хәтта русча да «Набережные Челны» дип ике сүз белән әйткәнче. «Чаллы» дип кенә атап йөртсәк, беренчедән, әйтелеш һәм язылышта кыскалык, димәк, экономия пәйда була, икенчедән, тарихи дөреслек, атаманың болгари беренчелеге, борынчылык торгызыла, өченчедән, руслар да Чална, Челна. Челны тибындагы Чаллы сүзен (атамасын) дөрес итеп әйтә һәм яза алачаклар. Чагыштырыгыз: татарча да.
русча да—Актаныш. Мамадыш, татарча—Алабуга, русча Елабуга һ. б.
Атамалар турында сүз чыккач, башкалабыз Казанның үзәк урамнары, мәйданнарының исемнәре хакында да, галим ономаст-топонимист буларак фикеребезне әйтү урынлы булыр. Бу мәсьәлә чал тарихлы Казаныбызның меңъеллыгын 2005 елның 30 августында бөтендөнья күләмендә тантаналы итеп үткәрү—махсус бәйрәм итү-уңаеннан тагын да актуальләшә.
Соңгы ун ел дәвамында матбугатта күпме язып, радио һәм телевидение тапшыруларында күпме сөйләп, Казанның Ленин урамы исемен Кремль урамы, Куйбышев мәйданы исемен генә бөек шагыйребез хөрмәтенә Тукай мәйданы дип үзгәртеп атата алдык. Казанның калган үзәк урамнарының исемнәре искечә, совет заманындагыча: Бауман урамы, Карл Маркс урамы. Дзержинский урамы. Профсоюз урамы* Киров урамы һ. б. булып кала бирде. Казанның меңьеллыгын үткәрер алдыннан, шәһәргә нигез салынуның меңьеллыгын билгеләп үтүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча шәһәрнең комплекслы программасы әзерләнү уңаеннан, башкалабызның үзәк урам-нарына милли төс, милли йөз-pyx бирүне күздә тотып, аларны татар халкы тарихындагы күренекле олуг шәхесләребезнең исемнәре, тарихи этнонимнар, тарихи даталар белән атау, һичшиксез, мөһим һәм зарур. Бауман урамын моннан бер мең ел элек Казанга нигез салган баһадир болгар бабаларыбыз хөрмәтенә Болгар урамы дип; Киров урамын болгарларның ишле һәм куәтле кабиләсе—Татарстан Республикасы туграсы (гербы) итеп алар табынган тотем—көчле һәм җитез җанвар канатлы ак барс—рәсеме алынган барс (барсил) кабиләсе этнонимы белән Барс яки Ак барс урамы дип; Дзержинский урамын легендар милли тарихи шәхесебез Сөембикә ханбикә хөрмәтенә Сөембикә урамы дип; Профсоюз урамын татар халкының милли азатлыгы, иреге, бәхете өчен каһарманнарча көрәшкән классик әдибебез Гаяз Исхакый хөрмәтенә Гаяз Исхакый урамы дип; Карл Маркс урамын Казанның тарихи, истәлекле датасы—меңьеллыгы уңаеннан Казанның меңьеллыгы урамы дип исемнәрен алмаштыру урынлы һәм дөрес гамәл булачак. Бу исемнәр Казанның мөхтәрәм кунаклары алдында йөзебезне кызартмаслар, башкала-бызга милли тарихи рух, йөз һәм төс бирерләр иде. Казан топонимиясенә милли йөз бирү, урамнарыбызның исемнәрен татарча атау—заман таләбе, Казанның меңьеллык тарихи датасы таләбе, Республикабызга исем биргән титуллы татар халкының таләбе. Казанның Татарстан башкаласы, бөтен-дөньяга сибелгән татар халкының рухи кыйбласы, мәркәзе булуын исебездән чыгармыйк!
Башкалабыз Казанда хәзер 1785 урам һәм тыкрык бар (карагыз: Казан шәһәре урамнарының исемнәре. Белешмәлек (проект).—Казан шәһәре хакимияте. Ноябрь—2000, 8-15 битләр). Хәлбуки, «Татарстан башкаласында татар исемен йөрткән урамнар саны урысныкыннан алты тапкыр диярлек кимрәк» (карагыз: Әбрар Кәримуллин. Күрсәтелгән хезмәт.—Казан, 1997, 166 бит). Димәк, башкалабыз топонимиясендә хәзергә хәлләр татар теле файдасына түгел. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максат-бурычларыннан чыгып караганда да нисбәт һәм хәлләр үтә мөшкел.
Татар теленең республикабызда дәүләт теле буларак статусын тәэмин итү, күтәрү өчен татар милли мәгариф системасын камилләштерү, аның эзлекле башлангыч-урта-югары белем бирү алка-циклын тиешенчә тормышка ашыру гаять зарур. Хәзерге вакытта татар милли мәгариф системасының башлангыч һәм урта белем бирү буыннары заман таләпләренә туры килә, аларны канәгатьләндерә диярлек. Әмма милли мәгариф системабызның яшьләребезгә татар телендә югары белем һәм тәрбия бирү буыны бик нык аксый әле. Чөнки милли мәгариф системабызда яшьләргә татарча югары белем һәм тәрбия бирә торган бүлек, факультет һәм махсус югары уку йортлары бик аз. Менә шуңа милли мәгарифебезнең замани ихтыяҗлары тиешенчә канәгатьләндерелә алмый. Менә шуңа гуманитар, табигать һәм төгәл фәннәр буенча татарча югары белем бирә торган махсус дәүләти милли югары уку йортын—Татар дәүләт милли университетын кичектермичә ачу ифрат зарур. Аны ачу турында Татарстан Дәүләт Советында, Татарстан Президенты даирәләрендә, матбугатта, фәнни конференцияләрдә, җыелыш- җыеннарда сүз күп булды инде. Сүздән гамәлгә күчәр сәгать җитте. Татар
дәүләт милли университетын ачу—һәрьяклап өлгергән мәсьәлә, заман, бүгенге тормыш, татар дөньясы, анын киләчәге, милли мәгарифе таләбе.
Татар дәүләт милли университеты структурасында башта дүрт факультет булыр дип уйланыла: 1. Татар филологиясе, тарих һәм педагогика- психология факультеты; 2. Хокук һәм идарә факультеты; 3. Икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультеты; 4. Төгәл фәннәр факультеты. Әлеге факультетларда студентларга татарча югары белем һәм тәрбия бирү өчен әзерлекле һәм тәҗрибәле өлкән буын галим-профессорларыбыз, академикларыбыз бар. Алар көчендә чагында, алар исән чагында ашыгырга. Татар дәүләт милли университетын (ТДМУны) ачып, милли зыялы кадрлар әзерләү эшен юлга салып калырга, кичекмәстән башлап җибәрергә кирәк. Эш шунда ки: урта буын галим-голәмәбез сан ягыннан шактый аз, байтагы, заманы шулай туры килгәнгә (бу аларның гаебе түгел), татарча иркен сөйләшә, фикер йөртә алмый. Шулай булгач, студентларны татарча укыта да алмаячаклар.
Илбашыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев узган унбер ел эчендә Татарстан халык хуҗалыгын, сәнәгатен, икътисадын, авыл хуҗалыгын, мәдәниятен, мәгарифен, матбугатын, сәнгатен тотрыклы итүдә, үстерүдә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуда, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитетын булдыру һәм ныгытуда, халыкара багланышлар тудыруда бәяләп бетергесез зур өлеш кертте, күпкырлы нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтте. Боларның барысы өчен дә зур рәхмәт аңа.
2001 елның 25 мартында өченче срокка (2001 —2006 елларга) Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган хөрмәтле Илбашыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең әлегә кадәр тормышка ашмаган, халкыбызның телен, мәгарифен, мәдәниятен, фәнен үстерүдә, матур, якты киләчәген тәэмин итүдә ифрат зур тарихи өлеш кертәчәк Татар дәүләт милли университетын ачу турындагы Указга кул куюын, озакка сузмастан махсус Указ чыгаруын сайлаучы һәм татар галиме буларак сорыйм. Татар дәүләт милли универ ситетын ачу мәсьәләсе, аның үзенчәлекләре белән Президентыбыз яхшы таныш. Әмма милләтебез өчен бу көнүзәк җитди мәсьәлә, ни өчендер, уңай хәл ителмичә, һаман сузылып килә.
«Безнең сүзебез эшебездән аерылмый»,—диде Минтимер Шәрипович 12 апрельдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын башкарырга керешү уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгышында (*ВТ». 13. 04. 2001 ел, 2 бит). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, барыбызга да яхшы мәгълүм акыллы сәясәтче Фәндәс Сафиуллин 2001 елның 23 мартында «Дулкын» радиосы аша чыгышында тавышларны Минтимер Шәриповичка бирергә чакырып: Минтимер Шәрипович үзе дә хуплаган Татар дәүләт милли университетын ачу турындагы Указга яңа срокка сайлану белән кул куюына ышанам һәм бөтен күңелем белән шуны телим»,—диде. Мин дә моңа ихлас ышанам һәм бу изге гамәлнең мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашуын теләп калам. Амин!
Татар дәүләт милли университетын ачу татар халкы өчен, аның теле, милли тәрәккыяте, киләчәге өчен, фәне, мәдәнияте, матбугаты, әдәбияты, сәнгате, мәгарифе, халыкара сәясәте үсеше, гомумән, абруе арту өчен ифрат зур һәм мөһим роль уйнаячак.
Барысы да чагыштыру аша танып беленә. Татар дәүләт милли университетының халкыбыз өчен шундый зур һәм мөһим роль уйнавын дәлилләү өчен, Казан дәүләт университетында дәһшәтле Бөек Ватан сугышы барган вакытта 1944 елда ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге һәм 1989 елда шул бүлек базасында барлыкка килгән татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты укытып тәрбияләп чыгарган 2500 дән артык милли кадрларның халык хуҗалыгының төрле тармакларында җиң сызганып эшләве, милләтебез мәнфәгатьләренә хезмәт итүе мисалында шактый ачык итеп күрсәтеп булыр иде.
Кайда гына, кем булып кына эшләми КДУ ның татар бүлеген яки факультетын бетергән белгеч кадрлар?! КДУның татар бүлеге чит илләр, мәсәлән. Румыния өчен дә, югары белемле белгеч филологлар әзерләде. Фән докторлары Мәхмүт Әнвәр. Ал и Хәлил Нәдрәт, фәнни хезмәткәр Вуап
Җәүдәт Шухран татар бүлеген 1958 һәм 1960 елларда тәмамлаган студентлар.
Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге һәм факультетының төп вазыйфасы—урта мәктәп, гимназия, лицейлар, көллият- училищелар өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләү, әлбәттә. Бу бүлек һәм факультет XX гасырның икенче яртысында алар өчен белгеч филологлар—татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп чыгаруда төп терәк-база функциясен башкарды һәм башкара. Әлеге бүлек һәм факультетны тәмамлаучыларның күбесе Татарстан мәктәпләрендә һәм башка республика, өлкәләрнең башлыча татар мәктәпләре, гимназияләрендә татар теле-әдәбияты, тарих, көнчыгыш телләре (гарәп, төрек һ. б.) укытучылары булып эшлиләр.
Казан университетының татбүлек һәм татфагын тәмамлаучылар арасында журналистлар шактый күп. Татарстан Язучылар берлеге әгъзала-рының яртысыннан артыгы КДУның татбүлеген яки татфагын тәмамлаган, йә булмаса хәзер дә татфакта укучы мөхтәрәм затлар. Шуларның өчесе (Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Н. Фәттах) «Татарстан Республикасының халык язучысы, икесе (Р. Фәйзуллин, Ф. Яруллин) «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Моннан 60 ел элек Казан дәүләт университетының татар бүлеген, 12 ел элек татар факультетын тәмамлап чыккан иптәшләрнең исем-фамилияләрен санап чыгу өчен генә дә 100 битлек китапчык язу кирәк булыр иде. Без алдыбызга андый максат куймадык. Бу мәкаләмдә исем-фамилияләрен очратмаган затлар мине гафу итсеннәр! Төп максат-бурыч исә бер—Казан дәүләт университетының татар бүлеге һәм татар факультетының халкыбызның күпьяклы тормыш-яшәеш ихтыяҗларын канәгатьләндерү, халыкка хезмәт итү өчен никадәр югары белемле фидакарь белгеч, милләтпәрвәр зыялылар әзерләвен бәян итү. Шушы күркәм үрнәктә Татар дәүләт милли университетын кичекмәстән ачуның зарурлыгын нигезле итеп дәлилләү-раслау иде.
Биредә татар филологиясе фәнен үстерүдә соңгы 5-6 ел дәвамында (1995—2001 елларда) Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты каршында һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) карамагында филология фәненнән кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау Советларының уңышлы эшләвен билгеләп-бәяләп китү урынлы булыр. Киләчәктә Татар дәүләт милли университеты каршында татар теле һәм әдәбияты буенча аспирантура һәм докторантура булдырып, яклау Советы ачуның татар теле гыйлеме һәм татар әдәбияты белеме фәннәрен алтабан тагын да уңышлы үстерү өчен зур өлеш кертәчәген махсус ассызыклап әйтәсе килә.
1995 2000 елларда татар теле һәм әдәбияты буенча филология фәннәре кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен 50 дән артык диссертация якланды. Докторлык диссертацияләренең күп яклануы бигрәк тә куандыра. Чөнки һәр докторлык диссертациясе ул—филология фәненә, аның үсешенә, бу очракта татар филологиясе фәненә (татар теле гыйлеменә һәм татар әдәбияты белеменә) саллы өлеш кертү дигән сүз.
Татар филологиясе буенча соңгы елларда 24 фән докторы барлыкка килү сөенечле, шатлыклы күренеш, әлбәттә. Әмма моның көенечле ягы да бар. Бу елларда докторлык диссертациясе яклаган иптәшләрнең күбесенең яше —пенсия яшендә: 60 белән 75 яшь арасында. Эш шунда ки, мондый олы яшьтә инде аларның күбесе аспирантлар алып, аларны тиешенчә фәнни җитәкләп, үзләренең гыйльми юнәлешләрен, фәнни мәктәпләрен тудыра, үз шәкертләрен булдыра алмыйлар.
_ Татар теле буенча 30 лап филология фәннәре докторыбыздан күбесе, остаз булып, фән кандидатлары һәм докторлары әзерләү бәхетеннән мәхрүм. Күп санлы филология фәннәре кандидатлары һәм докторлары әзерләп, үзләренең фәнни лингвистик мәктәпләрен тудырган остаз галимнәрдән Л. Җ. Җәләйне (10 фән кандидаты, 4 фән докторы остазы), М. 3. Зәкиевне (30 фән кандидаты, I фән докторы остазы). Д. Г. Тумашеваны (25 фән кандидаты, 1 фән докторы °СТ=ЗЫ Х’ Хаковны (8 Фән кандидаты, 1 фән докторы остазы) күрсәтә алабыз. Минем үземнең дә 37 фән кандидаты (алар арасында татарлардан тыш, казакълар, үзбәкләр, тывалылар һәм шор), 7 фән докторы бар.
Остаз булмаган җирдә—осталык юк. Осталыкка, һәр рухи, фәнни яисә
матди-сәнәгати юнәлешкә юл күрсәтүче, өйрәтүче, чишмә башында торучы, үсешен кайгыртучы, шәкертләр тәрбияләүче, аларны җитәкләүче, белем, үгет-нәсихәт, һөнәри үрнәк күрсәтүче рухи, гыйльми яисә һөнәри ата яки ана. иң күркәм сыйфатларны һәм традицияләрне туплаган олуг зат—ул остаз. Менә шуңа «һәр эшнең остасы бар, һәр останың остазы бар» ди татар халык мәкале. Коръәндә остаз ата-анага тиңләштерелә. Галим өчен аерым фәнни юнәлеш тудырып, күпләгән шәкертләрне берләштергән фәнни мәктәп барлыкка китерүдән дә зуррак мәртәбә, күркәм дәрәҗә, хөрмәтле абруй— сан һәм дан юк. әлбәттә. Үзенең фәнни мәктәбен тудырып, күпсанлы шәкертләр тәрбияли алган галим-остаз—халык һәм ил тарихында үзен мәңгеләштерүче, үзе исән чагында ук үз-үзенә җимерелмәс мәрмәр һәйкәл коючы бөек асыл зат ул.
Татар дәүләт милли университеты чал тарихлы халкыбыз ихтыяҗларын югары зәвык белән заманча канәгатьләндерү өчен белгеч-зыялылар әзерли торган даны еракларга таралачак, абруйлы милли югары уку йорты булыр иде. Татар халкының чал тарихында мондый мәртәбәле милли югары уку йортының булганы юк иде әле. Булыр ул. булмый калмас! Чөнки милли университет—татар халкының гасырлар дәвамында өлгергән зарури рухи ихтыяҗы.
Милли университет—
Халкым өчен терәк багана! Булыр ул. булмый калмас! Чөнки милләт бөркетләре— Батыр егет, сылу кызлары Бөек хыялларга Очар өчен.
Милли чынбарлыкны
Кочар өчен канат кагына.
Литвада В. Капсукас исемендәге Вильнюс дәүләт милли университеты моннан 4 гасырдан артык элек. 1579 елда ачылган. Бу милли югары уку йортының сан ягыннан ике миллионнан артмаган литва халкын, аның телен саклап калуда, фәнен, мәгарифен, мәдәниятен тудыруда һәм үстерүдә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. олпат һәм мәһабәт.
XVI гасыр азагында литва язуына нигез салучы Микалоюс Даукша бик хаклы һәм дөрес язганча: «Не урожайностью земли, не разнообразием нравов, не красотой края, не крепостью замков и городов жив народ. Он силен прежде всего своим языком, который сохранил и на котором говорит, который возвеличивает и поддерживает общество, мир в нем и братскую любовь. Он мать единства, отец гражданственности, страж государствен ности... Уничтожь язык, и не останется мира, согласия, единства и других добродетелей! Уничтожь язык, и угаснет солнце в небе, не останется порядка в мире, не станет жизни!» (цитата, чыганактагыча русча китерелде).
Әйе. теле барның юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр! Газиз туган телебез татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик, мөхтәрәм милләттәшләр!
Туган тел—алтын багана. Буыннарны беркетүдә.
Туган тел—яшел бишек! Татарны татар итүдә.
Туган тел—гомер итүдә. Милләтне алга илтүдә
Фани дөньяны көтүдә. Могҗизалы, серле ишек!
Туган теле барның милли юлы бар. милли йөзе бар. шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе бар. кадере-бәясе. хөрмәте бар!