27—НӘМЕЛ (КЫРМЫСКА) СҮРӘСЕ
Нәмел сүрәсе 93 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Нәмел—кырмыска дигән сүз. 18 нче аятьтә кырмыскалар турында сөйләнгәнгә күрә, сүрәгә шушы исем бирелгән.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
I. Та Син. Батар Коръәннең, (яхшы бемн яманны) ап-ачык аерып бирүче Китапның аятьләредер (2) Мөэминнәр өчен тугры юл күрсәтүче һәм сөенеч хәбәре китерүчедер.
3. Намазны дөрес укыганнар, зәкят бирүчеләр—чын мөселмандыр. Алар— Ахирәт көненә дә чын күңелдән инанган кешеләр, (4) Ахирәт көненә ышанмаганнарнын яман эшләрен Без яхшы итеп күрсәттек (алар яхшы эш кылабыз, дип уйлыйлар) Ләкин аларнын күңел күхләре сукыр килеш кала (5) Алар шундый кешеләрдер ки, алар хәтәр җәзага мәхкүм. Алар—Ахирәттә дә иң күп зыянга дучар ителгән кешеләрдер (6) Шик юк ки. Коръән сина һәрнәрсәнең асылын белүче, бердәнбер, хикмәт иясе тарафыннан бирелде.
7. Исегездәме, ничек итеп Муса гаиләсенә;
—Мин ут күрдем. Анда барып юл сораштырыйм яки утлы кисәү алып килим, җылынырсыз,—диде. (8) Анда баргач, бер аваз ишетелде:
—Ут янындагы (Муса), әйләнә-тирәдәге (фәрештә)лч(з мөбарәк кылынды (азарга бирәкәт — Галәмнәрнен Раббысы Аллаһ (камаз) һич кимчелексез.
(9)—Әй, Муса, Хакыйкать—Мин ул, һәрвакыт җиңүче, бердәнбер хөкем вә хикмәт иясе Аллаһ (10)
— Карышкынны ташла!—диде Аллаһ. (Муса таягын ташлады) ул шундук еланга әверелде, аны күреп (Муса) артына борылып карамыйча, кача башлады.
—Әй, Муса, курыкма. Мин монда гына. Мин булганда пәйгамбәр бернидән дә курыкмас,—дигән тавыш ишетелде.
II. Әгәр дә берәрсе яманлык кылганнан соң (тәүбә итеп) игелек кылса, һичшиксез. Мин аны ярлыкармын һәм ана чиксез мәрхәмәтле булырмын.
12. Кулыңны куенына тык та. Фиргәвенгә вә токымына тугыз могҗизаның берсен күрсәт: (кулың) һич зыян күрмичә, (күз явын алырдай) ап-ак булып (нур чвчеп) күренер. Шик юк ки. алар азгын халык булып чыкты.
13. Аятьләребез ап-ачык булып килгәч, алар:
—Бу. һичшиксез, бер күз буу-сихер генә,—диделәр.
14. Гәрчә алар эчтән генә аятьләрнең дөрес икәненә ышансалар да, тәкәбберлекләре һәм кирелекләре аркасында, телләре белән инкарь иттеләр. Бакчы, бозыклык таратучыларның ахыры ни белән бетте!
15. Хактыр ки. без Даутка һәм (аның углы) Сөләйманга гыйлем бирдек. Алар әйтте:
— Безне мөэмин колларының күбесеннән өстен кылган Аллаһка мактаулар булсын,—диделәр.
16. Сөләйман Даугнын варисы булды. Әйтте:
Журнал өчен Рабят БАТУЛЛА
әзерләде
—Әй. кешеләр, безгә кошлар теле өйрәтелде Безгә бар нәрсәдән дә өлеш чыгарылды. Шик юк ки. бу Аллаһ Тәгаләнен безгә булган аеруча мәрхәмәте һәм юмартлыгы,—диде. 17. Сөләйман янында җеннәрдән. кешеләрдән, кошлардан торган гаскәр тупланды Боларнын барысы да (аның тарафыннан) идарә ителә иде (18) Кырмыскалар күп булган үзәнгә килеп чыккач, бер кырмыска әйтте
—Әй. кырмыскалар, оягызга кереп качыгыз Сак булыгыз. Сөләйман гаскәрләре, үзләре дә белмәстән. сезне таптап-сытып китмәсен,—диде
(•Нужно отметить. что выражение вади-л-намл нельзя перевести как ‘долина муравьев», ибо «Намл»—это имя собственное, согласно Т(см корень вади), долина Намл расположено между Джибрином и Аскаланом Намлах—зто название племени •
Мөхәммәд Али тәфсиреннән )
19. (Кырмыска әйткәннәрне ишеткәч) Сөләйман гаҗәпсенде һәм елмайды да әйтте:
—Йа. Раббым,— диде.—Үземә һәм атам-анама биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә һәм Синен ризалыгынмы алырдай игелекләр кылырга мина форсат бир Рәхмәтен илә мина да (җәннәттә) башка тугры колларын белән рәттән урын бир.—диде.
20. Ул (Сөләйман) кошларны күздән кичергәч
—Ни өчендер һөдһөдне күрмимен. Әллә ул югалып калдымы?—диде (21)—һәрхәлдә мин ана каты жәза бирәчәкмен яки анын башын чаптырачакмын, әгәр дә ул ни өчен килмәгәнен акларлык ачык дәлил китермәсә
22. Озак та узмастан. һөдһөд килеп җитте һәм әйтте:
— Мин син белмәгән нәрсәне беләмен.—диде,—Сәбәдән мин сина бик тә мөһим бер хәбәр китердем. (23) хактыр ки. мин анда патшалык итә торган бер хатынны очраттым Анын бөтен нәрсәсе бар Ул бик зур тәхеткә ия, (24) хтар Аллаһ урынына Кояшка табына торган халык. Яман гамәлләрен матур күрсәтеп, шайтан аларны юлдан яздырган Шунлыктан алар тугры юлны тапмый. (25) күкләрдә һәм Җирдәге ачык һәм яшерен нәрсәләрнең бөтенесен белеп торучы Аллаһка алар сәҗдә итми. (26) бөек Гарешнен хужасы. Үзеннән башка һичбер тине булмаган Аллаһ—бердәнбер Илаһ (дип танымый)
27. Сөләйман әйтте: /
— Карап карыйк, син дөресен сөйләдеңме, әллә ялганладыңмы?—диде (28)—Син шушы хатны алып кит. аларга тапшыр Бераз вакыт жавап көт Ничек жавап бирерләр икән'’
29. (Хатны алгач. патшабикә якыннарына) әйтте:
—Әй. яраннарым, хактыр ки. мина бик тә әһәмиятле бер хат килеп төште. (30) ул хат Сөләйманнан һәм ул рәхимле, мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән бисмилләһир-рахмәнир-рахим, дип башлана (31) «Миңа каршы баш калкытмагыз Баш орып, яныма килегез.» диелгән (32) Патшабикә:
—Әй. киңәшчеләрем.—диде - Фикерләрегезне мина җиткерегез. Сездән башка бу мәсьәләне үземә генә чишүе бик кыен булыр
33. Әйттеләр:
— Без—көч-куәт ияләре, каты сугыш өчен яралтылган. Әмер—синнәндер, үтәү—бездәндер. (Нинди әмер бирү Синең ихтыярыңда )—диделәр.
34. - Хактыр ки. патшалар берәр илгә басып керсә, шул илне туздырып ташлый Шул халыкның абруйлы адәмнәрен хур итеп, мәсхәрәгә калдыралар Болар да безне шулай итәчәк. (35) мин аларга берәр бүләк юллыймын илчеләрем нинди җавап атып кайтыр, карап багыйк
36. Илче килеп җиткәч. Сөләйман әйтте
—Сез мал биреп миннән котылмак буласызмыни9 Аллаһның мина биргән нигъмәтләре, сезгә Аллаһ биргән ул бүләгегездән хәерлерәк Сез шул бүләкләрегез белән горурланасызмы? (37) Кире кайт<ыләйп). һичшиксез, җиңелмәс гаскәрем белән мин сезгә яу чабам, хтарны хур итеп, пыран-заран китереп кайтып китәчәкмен (38) һәм тагын әйтте
-Әй. олуг киңәшчеләрем, хтар миңа баш орып килгәнгә чаклы,
кайсыгыз шул тәхетне мина хлып кайта хла9—диде
39. Җеннәр арасындагы бер гыйфрит шикеллесе:
—Син урыныңнан калыкканчы ук, мин аны сиңа алып кайтырмын. Бу эшне башкарырга куәтем житәрлек.—диде.
40. Китап укып белем алган берәү:
— Күз ачып йомганчы мин (ул тәхетне) сина алып кайтырмын, диде.
һәм ул (Сөләйман) аны (тәхетне) алдында күрде дә әйтте:
—Бу Раббымнын мине сынап каравыдыр, мөгаен: шөкер итәчәкме мин. әллә шөкер итүдән баш тартачакмынмы, дип.
Шөкер итү кешенен үз файдасына булыр Кем шөкер итми, (үзенә зыян). хактыр ки. Аллаһ анын шөкеренә мохтаж түгел Чөнки Аллаһ Үзе байлыкка хуҗа.
41. Әйтте:
—Бу тәхетне ул танымаслык итеп үзгәртегез.—диде —Күрербез, ул аны танырмы, юкмы'’ Дөрес юлдамы бу патшабикә, әллә кыек юлдамы? (42) Ханым килгәч, сорадылар:
—Бу синен тәхетенме’—диделәр. Хатын әйтте:
—Әйе. шул бугай.—диде. (Сөләйман әйтте)
—Моннан элек безгә (Азлаһ) белем бирде һәм без мөселман булдык. 43. Аллаһны инкарь итеп, табына торганнары (Кояш) Исламны кабул итәргә комачаулык иткән Чөнки ул хатын кяферләр токымыннан иде. 44. Ана (патшабикәгә) әйттеләр:
—Сарайга кер,—диделәр. (Астына су җибәрелгән бәллүр-пыяла идәнгә басар алдыннан) тирән суга керәм дип. патшабикә итәген күтәрә төште, анын матур балтырлары күренде. (Сөләйман) әйтте:
— Бу бәллүрдән түшәп салынган идәндер,—диде Бикә әйтте:
—Йа, Раббым. чыннан да. мин оятлы булдым, гөнаһ кылган хатын булып чыктым түгелме9 Галәмнәрнең Раббысы булган бер Аллаһка Сөләйман белән бергә иман китереп, мөселман булдым,—диде
(•Кояшка табына торган бу гүзәл патшабикәнең исеме Бәлкыйс иде. Аның балтырлары ток белән капланган, дигән хәбәр таралган була Имеш, ул йонлы аякларын кешеләрдән генә түгел. Кояштан да яшерә икән Шушы гайбәтнең доресме, түгелме икәнен беләсе килепме, күрсәтергә харам аякны күреп кенә Кояшның Бәлкыйскә һичбер тәэсире булмаячагын исбат итәргә теләпме, Сөләйман падиша ачык түбәле, үтә күренмәле, бәллүр идәнле сарай кордырып. бәллүр астына су тутырта, балыклар җибәрә Бәлкыйс алдана, затлы киемен чылатмас өчен, ул итәген күтәрә төшә: аның тәне һәм Кояшка, һәм Сөләйманга күренә. Әмма шунысы ачыклана ки. патшабикәнең балтырлары йонлы түгел, гаҗәеп матур икән. Күргәнегезчә, патшабикә Азлаһка иман китерә»
Хәсән Чантай белән Шәех Ногмани тәфсиреннән ) 45. Хактыр ки. Без Салихны үз халкы Сәмудка күндердек:
—Аллаһка гыйбадәт кылыгыз,—дип кардәшләрен өндәсен өчен. Ләкин алар ике фиркага аерылып, талашып беттеләр.
(•Бер фирка Азлаһка иман китерде. Икенчесе кяфер булып кала бирде Азарның һәр икесе дә: безнең дин—хак дин. ди»
Хәсән Чантай тәфсиреннән ) 46. Салих аларга әйтте:
—Әй. кардәшләрем, ни өчен сез игелек кыласы урында яманлык кылырга ашкынасыз9 Аллаһтан ярлыкау сорасагыз яхшырак булмасмы икән? Бәлки, ул сезгә мәрхәмәтле булыр.—диде 47. Атар әйтте:
—Синең арканда һәм сина ияргәннәр аркасында өстебезгә афәт (ачлык) килде,—диделәр. Салих:
—Сезнең гамәлләрегез Атлаһтан яшерен түгел. Бәлки, сез сынауга дучар ителгән нәселдер.—диде. 48. Бу шәһәрдә тугыз ир кеше (тугыз явыз төркем) бар иде. Болар тирә- якка бозыклык таратучы (башлыкларның балалары) иде Алар игелек кылу турында уйлап та карамадылар 49. Атар үзара Атлаһ исеме белән ант иттеләр:
—Ана (Салихка) вә якыннарына төнлә һөҗүм итәбез (кырып чыгабыз) Аннан сон кан үчен алучыларга әйтербез.
—Валлаһи, дөресен сөйлибез, без анын гаиләсенең һәлакәтен күрмәдек, белмибез,—диярбез 50. Шулай итеп, алар тозак корды Без дә сиздерми генә алар уйлаганның астын өскә китереп ташладык (51) Әнә кара, алар корган тозакның нәтиҗәсе ничек булганын Без аларны (таш яудырып) нәселләре белән һәлак иттек. (52) Менә, гаделсез золымнары аркасында атарнын йортыннан хәрабәләр генә калды Хактыр ки. аңлаган халыклар өчен монда гыйбрәт бар (53) Иман китереп, (гөнаһлардан) сакланганнарны Без коткарабыз
54. Лутка да (пәйгамбәрлек) бирдек. Ул халкына әйтте
—Сез белгән көе. яманлык кыласызмы (егетләрне хатын сыйфатында кулланасызмы)'1—аияе. (55) Хатыннарыгызны (нәүмиз) калдырып, шәһвәти ихтыяҗларыгыз өчен ирләр янына йөрисез Хәер, сез ни кылганыгызны белмичә, бозыклыкның аргы ягына чыккан кавем. (56) Халыкның җавабы шул булды:
—Лут токымын ватаныгыздан куып җибәрегез. Чөнки алар—сафлыкларын сакларга тырышучы нәсел.—диделәр
57. Шуннан сон Без анын үзен дә. нәселен дә коткардык, фәкать алдан ук һәлакәткә дучар ителгән хатыныннан башка (58) Аларнын өстенә шундый бер (утлы күкертләр. ташлар катнашкан) янгыр яудырдык Үгетләп тә. гыйбрәт алмаганнар өчен бик тә хәтәр иде ул янгыр
59. Әйт:
—Аллаһка булсын мактаулар Анын якын иткән бәндәләренә (нәбиләргә. рәсүлләргә) сәламнәр булсын Илаһ булыр өчен Аллаһ хәерлерәкме, әллә аларнын Ана тиңләштергән нәмәстәләреме9—диген (60)—Әллә күкләрне вә Жирне яралткан. Күктән сезнең өчен яңгырлар яудырган хәерлерәкме’’ Шул су белән сугарып. Без агачларын корытмыйча, нинди гүзәл бакчаларда үсемлек-җимешләр яралттык Аллаһка тиң башка берәр илаһ бармы әллә*’ Юк. әлбәттә, алар кыек юлдан киткән халыктыр
61. Әллә Жирне тотрыклы итеп яралткан. араларыннан елгалар агызган, биек таулар корган, ике диңгез арасына пәрдә куйган хәерлерәкме’’ Аллаһка тиң башка берәр илаһ бармы әллә9 Юк.' Ләкин аларнын күбесе (Хакны) белми
62. Кыен вакытында Үзенә дога кылган кешегә ярдәм итүчеме яисә афәтләрне кире кайтарган, сезне Җир өстендә хаким кылган хәерлерәкме’ Аллаһка тин башка берәр илаһ бармы әллә? Сез бик аз уйлый торган кавем
63. Яки коры җирдә һәм диңгезләрдә караңгы төннәрдә сезгә юл күрсәткән, юмартлыгы (яңгыр) алдыннан сөенеч китерүче җилләрне истергән хәерлерәкме9 Аллаһка тиң башка бер илаһ бармы әллә9 Алар табынганнардан Аллаһ чиксез бөек һәм пакьтер (64) Әллә башта яралтып та. соныннан юкка чыгарганмы, сезне Күктән һәм Җирдән ризыкландырганмы хәерлерәк? Аллаһтан башка Ана тиң берәү бармы’’ Әйт син
—Әгәр сез хаклы икән, сүзегезгә исбат китерегез.—диген
65. Әйт:
-Күкләрдә һәм Җирдә яшерелгән серләрне Аллаһтан башка кем белер’’ (Фәрештәләр дә. кешеләр дә, пәйгамбәрләр дә белми.) Алар да Кыямәтнең (яңадан терелүнең) кайчан булачагын белмәс.-диген
66. Юк. атарнын белеме Ахирәтне ачыклый алмый, алар бу турыда шик- шөбһә кичерәдер Юк! Аларнын күнел күзе сукыр (67) Инкарь итеп, кяфер булганнар әйтте:
-Без дә. вафат булган аталарыбыз да туфрак булгачтын. чынлап га. (яңадан терелеп, каберләрдән) чыгарылачакбызмы’ (Без моңа ышанмыйбыз'). (68) хактыр ки. бу турыда моннан алда аталарыбызга да сөйләгәннәр иде инде Бу борынгылар уйлап чыгарган әкияттән башка нәрсә түгел
69. Әйт
—Дөнья буйлап сәяхәт итегез, гөнаһкярларнын ахыры ни белән беткәнен күрерсез, диген (70) (Ий. Мвхәммәд) син алар (иман китермәгәннәр, сиңа иярмәгәннәр) өчен кайгырма Алар корган мәкерләр өчен дә борчылма (71) Алар
-Бу вәгъдә ителгән газаплар кайчан килер? Әгәр сез дәрес сөйлисез икән (әйтегез).—диләр. (72) Әйт:
—Сез тиз килсен дип теләгән жәзанын бер өлеше озакламый киләчәк.- диген.
73. Шик юк ки, чыннан да. синен Раббын кешеләргә бик гә миһербанлы Ләкин аларнын күбесе шөкер итми. (74) Синең Раббын аларнын күңелләренә ишерелгән серләрне дә, ачык гамәлләрен дә тулысы белән белеп торучы. (75) Җирдә һәм Күктә ишерелгән серләрнең барысы да ачык рәвештә китапка (Ләүхел Мәхфүзгә) язылган. (76) Шик юк ки. бу Коръән—Исраил угылларына бәхәс-гауга куптарган нәрсәләрнең күбесен аңлатып бирә торган Кигап (77) Хакыйкатен, ул тугры юлга өндәүче һәм мөэминнәр өчен бер рәхмәттер.
78. Хактыр ки. синен Раббын алар арасындагы бәхәсне тугры хөкемгә китерәчәктер. Ул—һәрчак җиңүче. дөресен белүче.
79. Бәс. син Аллаһка инанып сыен. Чөнки син ап-ачык бер Хакыйкать инындасын (80) Чыннан да, син (күңелләре) үлеләргә (вәгазьләреңне) ишеттерә алмассын. арка тарафка борылып, колаклары ишетмәс дәрәҗәдә саңгырау булып, качып баручыларны да иманга чакыра алмассын. (81) һәм син (күңел күзләре) сукырларны да адашкан юлларыннан аерып, тугры юлга күндерә алмассын. Син аятьләребезгә иман китерәчәк кешеләргә генә сүз тынлата алачаксың Менә шулар инде чын мөселман булыр. (82) Вәгъдә ителгән Көн килгәч. (Кыямәттә). пар өстенә жир аегыннан бер Даббәне (дип аталган куркыныч затны) чыгарачакмын. Ул кешеләрнең аятьләребезгә чын күңелдән инанмаганнары турында сөйләр.
83. Ул Көнне һәр өммәтнең аятьләребезне ялганга чыгаручыларын бергә жыйнарбыз. һәм алар (җәза өчен) кулга алыначаклар.
84. Ниһаять, алар (хисап җиренә) килеп җиткәч. (Аллаһ) боерыр:
— Минем аятьләремне. аларнын яхшымы, яхшы түгелме икәнен уйлап тормастан. ялганга чыгаручылар сезме9 Ни кылганыгызны аңлатып бирегезче.
85. Гаделсез жәберләр кылганнары аркасында Сүз гамәлгә кергәч, (аларга үзләре казанган җәзага әмер бирелгәч) алар телдән калыр.
86. Истирахәт кылыр өчен төнне, яктылык өчен көнне Без яралтканны күрмәделәрме? Монда иман китергәннәр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бар
87. Сурга өрелгән Көнне. Аллаһнын Үзе теләгәннәрдән башкасы, күкләрдә вә Жирдә булганнарның барысы да гарасатка дучар ителер. Аларнын барысы да түбәнчелек белән баш иеп. Анын хозурына килеп басачаклар
88. Син тауларның үз урыннарында торганнарын күрермен дип уйлыйсынмы? Алар болыт күчкән кеби күчеп китәр Бу бар нәрсәне тәртип белән яралткан Аллаһнын әмере белән эшләнер. Шик юк ки. Ул сезнең ни кылганыгызның барысын да белеп торучы
(•Бу аять Жир шарындагы бар нәрсәнең дә хәрәкәттә булганына ишарә итә, хәтта таулар да күрер күзгә генә мәңгелек кебек күренсә дә. ахырда алар да—хәрәкәттә, үзәннәр— хәрәкәттә Тора-бара Җирдәге таулар урынында—үзәннәр, иңкүлекләр урынында таулар хасил булачак*.
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән.)
89. Игелекләре белән килгән кешегә игелек бирелер. Андыйлар куркынычтан котылыр. (90) Яман кылмышлары белән килгән кешеләр йөзтүбән жәһәннәмгә атылыр. Аларга:
—Әй. кылмышларыгызга күрә сезгә бирелгән жәзалар артык гаделсез түгелме бу? Гаделсез жәза түгелдер бит?—дип әйтелер.
91. Әйт:
-Мин бары тик гөнаһ эшләүне харам кылган бу шәһәрнең Раббысына гыйбадәт итәргә күндерелдем Бөтен нәрсәгә Аллаһ хужа. һәм мин мөселман булырга боерылдым,—диген (92)—Мина Коръән уку әмер ителде,—диген —Кем тугры юлдан барса, үз файдасына.
Кем адашса, әйт
-Мин бары тик lewiok кызмагыз) дип кисагүге генә.—диген. (931 Тагын әйт —А.гтаһка мактаулар булсын.-аиген.-Ул але сезга әмерләрен житкерачак Ьәм сез ла атар белан танышачаксыз Раббы сет кылганнарны белми тугел